Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 24

Yazı tipi:

Икенче пәрдә

Урта тормышлы татар крестьяны йорты. Киртә койма, киртә капка, бер почмакта кое, өйгә керә торган ишек һәм каралтылар.

Карчыклар капкадан керә-керә җырлыйлар.

I. Карчыклар, картлар һәм Байгура.

Карчыклар.

 
Ишан хәзрәт килгән, ди,
Фатихасын бирә, ди,
Сулышы шифалы, ди,
Сүзләре хикмәтле, ди.
 
 
Ишан хәзрәт догасын,
Ихласын алыр өчен,
Нәзер сәдакаларын
Аңа китергән идем.
 

Капкадан картлар керә.

Картлар.

 
Ишан хәзрәт кая соң?
Аласы иде догасын.
Карабодай ярмасын
Аз-маз китергән идем.
 

Карчыклар.

 
Ишан хәзрәт яткан, ди,
Аштан арып кайткан, ди,
Тавышланып кычкырып
Истихарәсен88 бозмыйк.
 

Бергә (шыпырт тавыш белән). С-с-с-с!..

Картлар. Ш-ш-ш-ш!.. Менә шунда тавышсыз утырышып сөйләшик.

Утыралар.

Бергә.

 
Ишаннарның эше рәт,
Эшләре тәрәт-мәрәт.
Дөньяда да рәхәт,
Ахирәттә дә җәннәт.
 
 
Кияләр төлке тамак,
Җиккәннәре – аргамак,
Ашаганнары дисәң –
Каймак та кайнар коймак.
 

Картлар.

 
Хатын дисәң, дистәләп,
Берсе берсеннән шәп,
Ул яклардан эш рәт
Шәригатьчә торалар.
 

Җиһанша керә.

II. Шулар ук һәм Җиһанша.

Бергә.

 
Ә, кем, кара, Җиһанша,
Килгән идек ишанга.
Сәдакабыз бар иде,
Ишан хәзрәткәй кайда?
 

Җиһанша.

 
Бир монда.
 

Беренче карчык.

 
Сыерыбыз чирләде,
Җәй буе сөт бирмәде,
Менә шушы печәнгә
Ишан өшкерсә иде.
Өй тулы яшь балалар
Сөткә тилмереп торалар.
Менә шушы күкәйләр
Сәдакасыннан булыр.
 

Икенче карчык.

 
Атыбыз арт тоягын
Бәреп каерган тагын.
Кара сыер каймагын
Ишанга дигән идем.
 

Беренче карт.

 
Быел иген уңмады,
Гошер биреп булмады.
Өсәк төбен сыпырып,
Капчыгым да тулмады.
 

Икенче карт.

 
Зинһар, әйт, кайтармасын,
Аласы иде догасын.
Карабодай ярмасын
Аз-маз китергән идем.
 

Өченче карчык.

 
Шушы тавыктан башка
Байлыгым юк йортымда.
Нәзер сәдакам иде,
Эче тулы йомырка.
 

Дүртенче карчык.

 
Шушы сөлгедән башка
Бирә алмыйм сәдака.
Быел көзгә кече улым
Караладыр солдатка.
 

Җиһанша (тавыкка). Кагынма, кяфер!.. Башыңны борып ташлаганны көтәсеңме әллә. Гөлҗамал әби, бу йомыркаңны ишан хәзрәт алмас, чәберчекләнгән, сәдаканы китергәндә карап китерергә кирәк. Саттар агай, кая сәдакаңны мондарак китер!

Байгура. Бу ярлы-ябага сәдакасы түгел, төгәл биш пот бодай. Үз кулым белән ишан хәзрәткә бирермен, Алла боерса.

Беренче карчык. Ничек кенә булды инде? Кара тавык йомыркасы иде. Ярый, алмаштырырмын, бәбкәм.

Җиһанша. Картлар, ишан хәзрәт хәзер чыгар, тәрәт кенә яңарта. Килгән кире китмәсен. Нишләп монда халык аз күренә. Атна саен ишан китереп булмас, килгәндә кадерен белеп, фатихасын алып калырга кирәк… Мөхәммәтҗан агай, бар, хәзер түбән оч мәккә кяферләренә әйт, ишан хәзрәткә сәдака китерсеннәр, ашка чакырсыннар, фатихасыз утырмасыннар. Ишан хәзрәт, иртәгә иртә белән кайтып китәм, ди. Ә менә ишан хәзрәт үзе дә чыга.

Ишан керә.

III. Шулар ук һәм ишан.

Картлар. Әссәламегаләйкем. (Кулын үбеп күрешәләр.)

Ишан. Вәгаләйкемәссәлам.

Пауза.

Болар сезнең сәдакалармы? Аллаһы әкбәр. Теләгән моратларыгыз булыр, фәрештәләр шулай ди.

Байгура. Менә монысы минем сәдака – биш пот бодай, төп-төгәл. Ышанмасаң, кайткач үлчәп карарсың, төгәл биш пот. Монысы – Ишморатовлар чәе. Мунчадан соң әйбәтләп эчәрсең. Сәдакасына күрә фатихаңны бөдә.

Ишан. Бу печән кайсыгызныкы?

Беренче карчык. Өшкереп кенә бирсәгез лә, ишаным.

Ишан. Соң ничек, ягъни мәсәлән, эш нидә?

Беренче карчык. Сыерыбыз сөт бирми, ятим балалар ач торалар.

Ишан (Җиһанша белән колактан-колакка сөйләшә). Алла сакласын, кем, кортка, сыерыгызның хәле яман. Сезнең сыерыгыз хайваннарның кяфере икән, Алла сакласын, Алла сакласын. Ягъни мәсәлән, Әбүҗәһел сыерының нәселеннән килгән сыер икән. Аның сөтен төннәрдә шәйтаннар, йорт ияләре, шүрәлеләр вә һәм дә төрле-төрле гыйфрит һәм пәриләр савып эчәләр икән. Өшкерергә кирәк, өшкерергә, Алла сакласын, Алла сакласын. Хуш. Ә, ягъни мәсәлән, фараз кылдык, бозавы ни хәлдә, бозавы?

Беренче карчык. Бозавы бик таза, бик көр, көтүдә бер бозау.

Ишан. Менә бөтен хикмәт шул бозауда инде, ягъни мәсәлән, ул бозау бозау түгел инде.

Беренче карчык. Бозау, хәзрәткәем, бозау, бик һәйбәт, бик көр бозау.

Ишан. Күрер күзгә генә ул бозау, асылда, бозау түгел… шәйтан, ягъни мәсәлән, пәри ул…

Барысы бергә. Пәри!.. Кара син Ходайның хикмәтен.

Беренче карчык. Булмас, ишанкаем, булмас, пәри булмас. Бозау төсле үк, синдәй-миндәй бозау ул, сикерә дә, акыра да.

Ишан. Пәри ул, мотлак пәри… Бозау кыяфәтендәге кяфер пәрие асраган кеше оҗмах йөзе күрмәс, дигән китап. Алла сакласын, Алла сакласын, хикмәти Хода, елдан-ел дөньялар бозыла бара. Моңарчы сыерлар кяфер пәриләр бозауламыйлар иде, хәзер ул да булды. Ахыры заман алдында кяфер бозаулар дөньяны каплар, дигән китап, гөнаһларыгыз күп. Сәдака бирергә кирәк. Мондый хәлләр фиргавен заманында гына булган бит. Хуш, ягъни мәсәлән, фиргавен сыерлары кяфер пәриләр бозаулый торган булганнар. Менә шул кяфер бозауларга фиргавен токымы бара-бара сәҗдә кыла башлаган. Кяфер бозауларны асрау гөнаһларның да иң әшәддесе89. Хак мөслимә, мөэминәләргә мөселман бозаулар асрарга кирәк. Сарыкларның гына Алла иманнарын саклый күрсен, Алла сакласын, Алла сакласын.

Беренче карчык. Хәзрәткәем, соң ул кяфер бозавын нишләтәбез инде?

Ишан. Бернәрсә дә әйтә алмыйм, кем, кортка. Шәйтаннар, кяфер, пәриләр белән талаша-талаша картаеп та, арып та киттем инде, Алла сакласын.

Беренче карчык. Хәзрәткәем, зинһар, берәр чарасын күрегез, ул кяфер бозау бәласеннән безне коткарыгыз.

Ишан. Сәдака кирәк, сәдака, Алла сакласын, Алла сакласын.

Беренче карчык. Хәзрәткәем, без наданнарга юл күрсәтүче сез бит инде. Килеп, Алла хакы өчен, шул кяфер пәри бозау бәласеннән коткарыгыз безне.

Ишан. Ярый әле, кортка, бәхетең бар икән, шунысына Аллага шөкранә кыл, әгәр дә шул кяфер бозау үсеп сыер булса иде дә, сөте булып, сөтен эчкән булсагыз иде, ахирәттә кәүсәр шәрабыннан мәңгегә мәхрүм булып калыр идегез. Хуш. Са-Са дигән бер изге карт булган, мең ел тоташтан тау тишегендә бер ялгызы Аллага гыйбадәт кылган, ахыр гомерендә шәйтанның кяфер сыерының сөтен эчү белән, әлеге шул карт оҗмахка керә алмаган, Алла сакласын, Алла сакласын.

Барысы да. Кара син аны!..

Беренче карчык. Соң, хәзрәткәем, ул бозауны кая куярбыз инде?

Ишан. Аны өшкереп, иманга китереп, суеп, сөякләрен кафнун-вәләззаллин догаларын укып, җиде фәрсах кадәр тирәнлектә күмәргә кирәк. Шуннан башка чара юк.

Беренче карчык. Әй Илаһым, гөнаһ дигәнең аяк астыннан көтмәгәндә чыга икән. Ишан хәзрәткәем, нишләрбез икән?

Ишан. Әгәр дә тәүбә, иман, Коръән чыгу сәдакаларын бирә алсагыз, мин аны иманыгызның ныклыгын саклап калыр өчен эшләрмен, Алла сакласын, Алла сакласын. Аның сәдакасы дүрт аяклы мал булырга кирәк, дигән, төя, фәрәс, бәкарь үгез булса да ярый. Бәгъзе риваятьләрдә филне дә дөрес күргәннәр. Кяфер җирендәге ярлы халык өчен ике яшьлек сарык яки утыз сигез кадактан ким булмаган бәрән дә дөрес, дигән кыйль бар.

Беренче карчык. Сәдакасыннан тормабыз, ишанкаем, бирербез. Кил, Алла хакы өчен, башыбыздан ул бәлане ала күр инде…

Ишан. Китап мондый эшләрне ашыгычлык белән эшләргә куша. Озакка калганда, ул кяфер бозауның ябалак, ярканат булып очып китү куркынычы да бар, Алла сакласын, Алла сакласын.

Беренче карчык. Хәзрәткәем, ул кяфер бозауны хәзердән үк сезнең кулыгызга тапшырсак, сез аны догалар белән богаулап куеп, ярканат булып әверелергә ирек бирмәс идегез.

Ишан. Мәслихәт, хәтта моның савабы да булыр. Сез аны, беренче әтәч кычкырганда, менә шунда китереп бәйләп калдырыгыз, мин ул кяферне үз йортыма алып кайтып, бая әйткәнчә, иманга китерермен. Аллаһы әкбәр. Ярый, хәзергә өйләрегезгә китеп торыгыз, мин тәһарәт яңартып, нәфел намазларымны укып алыйм. Без иртәгә иртә намазыннан чыгуга кайтырга булдык. Нәфел сәдакалар булса, шул вакытка кадәр китереп бетерегез вә дәхи безнең мондалыгыбызны ишетмәгән мөселманнарга әйтегез, фатихадан мәхрүм калмагайлар иде. Алла сакласын, Алла сакласын.

Байгура. Ишан хәзрәт, намаздан соң безгә рәхим ит. Бик һәйбәт каклап куйган казым бар. Юри сиңа сакладым. Җелек инде, табынга куярга да кызганыч, Җиһанша, син дә кер, рәт тә бар. Төрек малае, дим, хи-хи-хи…

Ишан. Син, кем, Җиһанша, миңа су бирергә куш. Ерак булмаса, үзең шул кяфер бозауны барып кара, Алла сакласын, Алла сакласын.

Барысы да чыгалар.

Җиһанша. Баш өсте, хәзрәт, ерак түгел, күршедә генә (ишектән кычкыра). Ишан хәзрәткә тәрәткә су чыгарыгыз. (Капкадан чыга.)

Ишан. Алла сакласын, Алла сакласын… Бозавы яхшы булса, токымга калдырырбыз, симез булса, суеп ашарбыз, хи-хи-хи… Алла сакласын, Алла сакласын.

Мәйсәрә чыгып, комган һәм сөлге тотып, йөзен каплап басып тора.

IV. Ишан һәм Мәйсәрә.

Ишан (як-ягына каранып). Лә илаһе илләлла… буй-сыны җәннәт хурларыныкы төсле нәкәснең, кая, кызым. (Мәйсәрәнең беләгеннән тотып.) Китап тәһарәтне аулаграк җирдә алырга куша. (Йорт почмагына барып, Мәйсәрәгә карый-карый тәһарәт ала.) Бисмилләһир-рахмәнир-рахим, чибәр кыз, исемең ничек синең?

Мәйсәрә. Мәйсәрә.

Ишан. Бәрәкаллаһ, күркәм исем, Сөләйман пигамбәрнең дә бишенче хатыны Мәйсәрә атлы булган, ди китап. Алла сакласын, Алла сакласын. Җиһаншаның кардәше буласыңмы?

Мәйсәрә. Әйе. Җиһанша абый белән минем әти бертуган.

Ишан. Хуш, мәрхүм Мифтахетдин кызымыни син?

Мәйсәрә. Әйе.

Ишан. Бәрәкаллаһ, бәрәкаллаһ, әтиең бик әйбәт мужик иде, урыны оҗмахта булсын, амин, Аллаһы әкбәр… Йөзеңне ач, чибәр, ишаннар алдында һәрнәрсәне ачарга китап рөхсәт итә. Менә шулай. (Йөзен ача.) А, а, а, бәрәкаллаһ, бәрәкаллаһ!.. Тәмам пешеп җиткән икәнсең. Ягъни мәсәлән, мисле пешкән кура җиләге… Алла сакласын, Алла сакласын. (Мәйсәрәне сыйпый.) Мәйсәрә, Мәйсәрә, Мәйсәрә… Бәрәкаллаһ, бәрәкаллаһ. Хуш, йөзеңә караганда, синдә күкрәк авыруы булырга охшый. Өшкерергә кирәк сине. Хуш, күкрәкләрең сызламыймы?

Мәйсәрә. Юк, хәзрәт, бер җирем дә сызламый.

Ишан. Юк, чибәр, алай кырт кисеп куйма, авыру төрле-төрле була, ди китап, ягъни мәсәлән, әшкарә90 авыру, батыйн91 авыру. Эчке авырулар күп вакытта серле булалар. Алла сакласын, Алла сакласын, мотлак өшкерергә кирәк. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим… (Күкрәкләрен капшый.) Эһем, эһем, бар шул, бар.

Мәйсәрә. Ни эшлисез, хәзрәт! (Тартына.)

Ишан. Күкрәкләреңә җен оялаган, күрекле, Мәйсәрә, аны тузгытырга кирәк. Кая, тагын карыйм әле…

Мәйсәрә. Нишлисез, хәзрәт!

Ишан. Андагы җен оясын тузгытырга кирәк, иманыңны кимереп ята бит ул анда. Ул кяферне кысып чыгарырга кирәк аннан…

Мәйсәрә. Хәзрәт, болай ярамый, мин кычкырам.

Ишан. Алла сакласын, Алла сакласын, әнә күрәсеңме, җенең кычкыртмакчы була. Тыңлама син аны… (Тотмакчы була.)

Мәйсәрә. Кагылма миңа, хәзрәт, кагылма, дим…

Кача башлый, Ишан куа.

Ишан. Җенен качырыйк, ахмак, җенен качырыйк…

Мәйсәрә өйгә кереп китә.

Ишан (чалма, чапаннарын кия-кия). Алла сакласын, Алла сакласын, бу нәкәсне мотлак өшкерергә кирәк булыр. (Тәсбих тарта башлый.)

Җиһанша кайта.

V. Ишан һәм Җиһанша.

Җиһанша. Ишан хәзрәт, теге кяфер бозауны карадым, бик көр, симез, таза бозау. Ыруга калдырырга да ярарлык.

Ишан. Хода кулындагы эш, бәлки, ыруга да калдырырбыз.

Пауза.

Әле, Җиһанша, сиңа сөйләргә дә онытканмын икән, бая аштан соң яткач, гаҗәп хикмәтле төш күрдем.

Җиһанша. Хәерлегә булсын инде, хәзрәт.

Ишан. Ишаннарга һичбер вакыт шәйтани төш иңми, шаять, хәерле булса кирәк. Төшемдә синең белән икәү йортта менә шулай утырабыз, имеш, алдыбызда ап-ак бер күгәрчен җим җыеп гөлдерәп йөри, имеш… Шуннан соң әнә шул иннектән Хозыр галәйһиссәлам чыкты да, яшел таягын сиңа таба күтәреп: «Әй син, Алла бәндәсе, Мөхәммәт өммәте Җиһанша», – диде.

Җиһанша. Хуш, хәзрәт, хуш!

Ишан. Шуннан соң әлеге ак күгәрченне күрсәтеп, әнә шул күгәрченне ишан хәзрәтеңә, ягъни мәсәлән, мине күрсәтеп, шушы әүлия бәндәгә тотып һибә итеп бир, диде. Ходаның хикмәте, син шул ак күгәрченне тоттың да, минем каршыма килеп: «Хәзрәт, менә шушы күгәрченне сиңа тапшырам, кабул итеп алдыңмы?» – дидең. Мин: «Кабул итеп алдым», – дидем. Шуннан соң биш данә көмеш тәңкә чыгарып мәһәр бирдем, имеш… Шул арада Сөләйман пигамбәр, капкадан кереп, әлеге күгәрчен белән миңа никах укыды. Никах укылгач, Ходаның хикмәте, карасам, әлеге ак күгәрчен, синең тәрбияңдә үскән мәрхүм Мифтахетдин кызы Мәйсәрә булып чыкты.

Җиһанша. Бу төш, – Хәзрәт, чынлап та хикмәтле төш.

Ишан. Мин үзем шулай дип уйлыйм. Алла язганнан узып булмас, дим, ләүхелмәхфүздә безгә кардәш булырга язган булса, аны бозып булмас. Моның өчен миңа карт хатынымны аерырга туры килсә дә, бер хәл итеп булмый инде. Чөнки мөселман кешеләргә берьюлы биш хатын белән тору бик үк мәмдух92 түгел, мөстәхәбе93 аның дүрт, дигән китап. Ярый, ястүгә барыйк, тәһарәтең бармы?

Җиһанша. Бар, хәзрәт, бар.

Ишан. Булса яхшы, ястүдән соң шул турыда яхшылап бер киңәш кылырбыз. Китап киңәш белән эш күргәнне күркәм таба.

Җиһанша. Ләббәйкә, тәкъсир… Сез ни теләсәгез, шул булыр, китап кушса, үз хәләл хатынымны, аерып, сезгә бирергә риза, калганын үзең кара инде, хәзрәт.

Ишан. Бәрәкаллаһ… Фикерең бик күркәм, бик күркәм.

Чыгалар. Җиһанша капканы бикли.

Алла, сакланганны саклармын, дигән, капканы бикләп куеп күркәм итәсең, бәрәкаллаһ, бәрәкаллаһ…

Китәләр. Зур пауза.

Музыка.

VI. Булат һәм Мәйсәрә.

Булат (җырлый).

 
Канаткайлар кагып очып килдем
Сине сагнып, сине сагнып,
Абау, җаныем, чит илдән.
 

Мәйсәрә керә.

 
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Уңай чакта күршеп кал.
 
 
Сандугачларның җырларын
Яшь чагыңда тыңлап кал.
 

Мәйсәрә (җырлый).

 
Керфеккәйләр кагып, ай, саргайды
Сине көтеп, сине көтеп,
Абау, җаныем, чит илдән.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Бергә-бергә урак урып
Көн итәргә илдә кал.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Килерсеңме бүген, көткән ярым,
Әллә син дә, әллә син дә,
Баш каердыңмы миннән?
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Раушан йолдыз күптән балкый,
Булатым юк, бу ни хәл?
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Кара гына күзең, ай, түнкәреп
Ник моңландың караганда,
Абау, җаныем, күземә?
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
 

Бергә.

 
Бергә-бергә көн итәргә
Кочагыңа мине ал.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
 

Булат.

 
Әйтер сүзең булса әйт үземә,
Һич карамам дошманнарның,
Абау, җаныем, сүзенә.
Башың ялангач икән,
Бөркән зәңгәр шәлеңне.
 

Бергә.

 
Чит илләрдә бик күп йөрдем,
Белә алмыйча хәлеңне.
 

Мәйсәрә.

 
Ал яулык, зәңгәр шәл.
 

Бергә.

 
Үткән гомер бигрәк жәл.
 

Үбешәләр.

Мәйсәрә. Булат бәгырем, озакка кайттыңмы?

Булат. Ничек кунак итәрсең бит әле, карап карыйк. Йә, үзегездә Мәйсәрә, ни хәлләр бар?

Мәйсәрә. Булат бәгырем, илдә кал. (Елый.)

Булат. Син елыйсың, бу ни хәл?

Мәйсәрә. Юк, юк, болай гына, шатланганга, куану гына, белсә идең, Булат абый, Булат җаным, Булат бәгырем, шулхәтле сагындым; шулхәтле сагындым. (Сыена.) Ике ел бит. Хатларыңны кат-кат укып, төннәр буе елап үткәрә идем. Сине күрә алмыйча үләрмен төсле була идем. Заһирә синең кайтканыңны әйткәч, шашам дип торам, тыннарым кысылды, башларым әйләнеп, чак-чак кына аяк өстендә кала алдым. Булат бәгырем, безгә монда озак калырга ярамый, хәзер ястүдән кайтырлар. Беләсеңме, син ни эшлә… бар, су буена төш, бераздан мин дә шунда барырмын.

Булат. Әйдә, хәзер үк шунда барыйк.

Мәйсәрә. Юк, ярамый, әйтәм ләсә, хәзер ястүдән кайталар, дип. Аларга самавыр хәзерләп куеп, өстәл хәзерләргә кирәк. Алар яткач та, мин барырмын.

Булат. Аларга?! Карап-карап торам да, Мәйсәрә җаный, борчылып куям. Мин юк чагында монда ала каргаларыгыз, кодаларыгыз, кунакларыгыз, дусларыгыз, күбәебрәк киткән төсле күрәм. Һе, имеш, аларга… Яныңда лачын булганда төкер син ул каргаларга.

Мәйсәрә. Юк ла, ишан хәзрәт белән абый гына, шуларга.

Булат. Ул ишаныгыз әле һаман да Сабан туе саен искечә соранып йөримени? Кая куймакчы байлыгын! Шахта базына төшереп, иманын яңартасы иде кяфернең.

Мәйсәрә. Булат бәгырем, ул ишан хәзрәткә быел әллә ни булган… Әллә саташа башлаган…

Булат. Нигә?

Мәйсәрә. Бая, күзләрен тозландырып, миңа әллә нәрсәләр сөйләп маташа.

Булат. Нәрсә ди?

Мәйсәрә. Әллә нәрсәләр ди… Кулларымны да тота, күкрәкләреңә җен-пәриләр оялаган, ди.

Булат. Аның үзенең чалмасына җеннәр оялаган, карт шәйтанның.

Мәйсәрә. Көчкә качып котылдым, өшкерергә кирәк, ди.

Булат. Ул карт аюның үзен өшкерергә кирәк. Минем кулыма эләксә өшкерермен мин аны.

Мәйсәрә. Булат бәгырем, бу йортта торырлык хәл калмады. Бер яктан, төрле начар сүзләр белән Җиһанша абый тирги, кыйный, икенче яктан, төннәрдә әллә нинди шикле кешеләр килеп, эчеп, сугышып бетәләр, төрлечә мине мыскыллыйлар.

Булат. Җиһанша абзаң әле һаман шул ат караклыгын ташлый алмыймыни? Аны әллә кайчан, приговор җыеп, авылдан озатасы иде…

Мәйсәрә. Төрмәдә утырган чагында, җаным бер тынычлап киткән иде. Менә шул ишанга кул биргәч, бигрәк тә явызланып китте.

Булат. Мин ул ат карагына күрмәгәннәрен күрсәтермен әле… Менә нәрсә, Мәйсәрә җаным, мин туй итәргә дип кайттым. Туйлар уздырырлык акчам бар, синең уең искечәме?..

Мәйсәрә. Мин әйтергә дә оялам инде, бүген алып китсәң дә риза…

Булат. Алайса, булды гына, берәр атнадан шаулатып туй ясыйбыз икән. Их, Мәйсәрә, ике ел буена йөрәктән китмәдең бит. Караңгы күмер базларында эшләгән чакта, кулларым күмер куптара, күңелем сине уйлый иде. Туйлык сума ясар өчен, ике ел буена ике сменада эшләдем. Минем хәлдән таймый шулай эшләвемә утызар ел шунда эшләүче карт эшчеләрнең дә исләре китә иде.

Мәйсәрә. Мескен, бик кыен булгандыр.

Булат. Эш эш инде, эштән курыккан юк, тик менә ялгызлык бик авыр. Күпме йөрдем, Мәйсәрә җаный, үзебезнең авылдан матур җирне, синнән матур кызны күрә алмадым. Безнең авыл өстенә ай да әллә ничек матур, яктырак булып ялтырый. Әнә шул айга карыйм да, җаннарым рәхәтләнеп китә. Менә шуның шикелле сандугач, тургай тавышларын акча түлим дисәң дә ишетеп булмый анда. Сандугач сайраулары түгел, бака тавышлары да юк анда. Машина шыгырдый да тора, ә күңел һаман сине уйлый иде, малай… Их, мин әйтәм…

Мәйсәрә (кое бурасыннан сикереп торып). Харап булдык, кайттылар!

Булат. Су буена төш, көтәрмен.

Мәйсәрә. Ярый, ярый. (Йөгереп кереп китә.)

Ишан, Җиһанша Булатны күреп калалар.

VII. Ишан һәм Җиһанша.

Ишан. Бу ни хәл бу, Җиһанша, күгәрченнең карчыгасы бармы әллә?

Җиһанша. Кайгырма, хәзрәт, карчыгасы булса, аучысы да бар аның… (Күсәк алып урамга чыга.) Караул, карак, карак! Тотыгыз, тот! Караул!.. (Куа китә.)

Пәрдә.

Өченче пәрдә

Агач келәт. Крестьяннар өчен кирәкле нәрсәләр. Бикәч урыны хәзерлиләр. Кызлар, җырлашып, чыбылдык тегәләр. Урын янында өстәл, урындыклар. Мәйсәрә бер читтә кайгылы утыра, шәле салынып төшкән, башы ялангач. Заһирә, бакчага карап, келәт бусагасында утыра, кызлар «Мәйсәрә» көенә җырлыйлар.

I. Мәйсәрә, Нәсимә, Заһирә, Фатыйма, Сәҗидә һәм кызлар.
 
Чыбылдыгың чуп-чуар,
Эчләрендә кем кунар.
Сызылып моңсу, якты таңнар аткан чакта,
Мамык мендәр тешләп, кем елар.
Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.
Чыбылдыгың бизәген
Ука белән бизәдең.
Бәхилләшеп аерылганда, елый-елый,
Ал яулыгың болгап изәдең.
Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.
 
 
Чыбылдыгың ак чугын
Бәйрәмнәрдә тагарсың.
Сөйгән ярың, Булат бәгърең исеңә төшсә,
Төнлә ялгыз айга карарсың.
Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.
 

Артта казаклар җырлаган тавыш ишетелә.

Заһирә. Чү, туктагыз әле, кызлар, җыр тавышы.

 
Барысы да туктыйлар, ишеккә таба баралар.
 

Заһирә. Әй кызлар, карагыз, кара, атлы казаклар үтә.

Кызлар. Әй Илаһым!..

 
Казаклар җырлап үтәләр.
 

Нәсимә. Карагыз, кара, алдагысы ак мыеклы.

Заһирә. Әбәү, мәхәббәтсез, нинди турсаеп утырган, патшамыни!

Фатыйма. Атлары арганнар, мескеннәр.

Саҗидә. Абау, сөңгеләре бигрәк озын, нинди үткеннәр.

Нәсимә. Карагыз, кара, барысының да җилкәсендә мылтык. Болай коралланып кая баралар икән болар? Әллә төрек солтаны сугыш ачтымы икән?..

Заһирә. Каратун авыл боярының урманын кискәннәр, ди, шуңа бара торганнардыр, мәхәббәтсезләр.

Нәсимә. Кем әйтә аны?

Заһирә. Абый базардан ишетеп кайткан.

Саҗидә. Әй Илаһым, авыл халыкларын атарга баралармы икәнни, килбәтсезләр.

Заһирә. Шулай шул, базарда шулай дип сөйләгәннәр. Питердан бик күп атлы казаклар киләсе икән, дип сөйләгәннәр.

Нәсимә. Карагыз, кара, каравыл өе алдына туктадылар.

Заһирә. Әй Илаһым, яхшылыкка гына булсын иде инде, бөтен авылны суеп чыкмасалар ярар иде.

Нәсимә. Чү, Заһирә, авызыңнан җил алсын, тузга язмаганны сөйләмә.

Заһирә. Шулай шул, авыл халыкларын камчы белән суктырып, мылтыктан аттырыр өчен генә, ул казакларны асрый, ди, патша.

Саҗидә (елап). Әй Илаһым, монда килеп, безне суеп китмәсләрме икән?

Заһирә. Суйдырды, ди, суйдырмый ни, шул имансызлардан гына суйдырасы калган, ди. Килеп кенә карасыннар – энә белән күзләрен казып чыгарырмын.

Фатыйма. Карагыз әле, кызлар, араларында безнең авыл егетләре юкмы икән?

Заһирә. Булган, ди, булмый ни. Безнең авыл егетләре нишләп авыл халыкларын атып йөрсеннәр?!

Фатыйма. Кушсалар, атмый нишләрсең.

Заһирә. Шул пумала башлардан аттырып торам, ди, менә хәзерләп куйган, ди, кил, ат менә. (Кукишен күрсәтә, сызгыра.)

Саҗидә. Син ни эшлисең, Заһирә, күрсәләр, харап итәсең бит…

Заһирә. Күрсеннәр, берәү аз булса, менә икенчесе дә бар. (Ике кукишен күрсәтә.) Менә, менә, менә, әй казак, собака, чучка…

Саҗидә. Куй, зинһар, куй, курыкмыйм дигәч тә, монда берүзең генә түгел. Алай курыкмый торган булгач, араларына барып кер…

Заһирә. Казак, собака, дурак. (Йодрыгын селкеп.) У-у-у-у!..

Атларга менгән, сөңгеләр күтәргән казаклар җырлап үтәләр.

Нәсимә. Арттырасың, Заһирә, бер котыра башласаң, чамадан чыгасың.

Заһирә. Әй куян җаннар, сасы казаклардан котлары очты, ха-ха-ха…

Кызлар куркып карыйлар, Заһирә Мәйсәрә янына килә.

Мәйсәрә җаным, болай җебеп торуың бер дә килешми инде, сиздерерсең. Син булдыра алмасаң, үзем яңаклап чыгарырмын моннан, ишан дип тормам.

Нәсимә. Мәйсәрә, нигә болай кайгырасың? Атлы казакларны да карамадың. Озакламыйча, ишан хәзрәт тә килеп җитәр. Чыбылдыкларың да нинди матур булды.

Заһирә. Мин Мәйсәрә урынында булсам өйрәтер идем ул сасы дуңгыз түшен.

Нәсимә. Кемне?

Заһирә. Кемне булсын, сасы тәкә, җитмеш яшьлек ишан киявегезне.

Нәсимә. Тәүбә, диген, Заһирә, ни сөйлисең!.. Ишан хәзрәткә, тәкә, дисең, дуңгыз, дисең… Тфү, тфү, тфү! Тәүбә, диген, җир йотар үзеңне.

Заһирә. Йотты, ди, йотмаган ни. Кан елатып берәүнең яшь гомерен харап иткәне өчен, аның үзен җир йотар әле.

Нәсимә. Булат абзаң сүзләрен сөйлисең. Аңа карасаң, ерак бара алмассың. Алай ярамый, Заһирә, ишан кеше – изге кеше. Бәддога кылса, телең корыр, Алла сакласын.

Заһирә. Минем телем болай да бик коры әле, селәгәем агып тормый. Изге, имеш, аның ише изгеләр Арча базарында көн саен тулып яталар… исерешеп.

Нәсимә. Телгә оста мин дигәч тә, алай чамадан тыш булырга ярамый. Усалмы, яхшымы, Мәйсәрәнең кияве бит ул.

Мәйсәрә (кычкырып елап). Түгел, түгел, ул минем киявем түгел. Дусларым, үтерегез мине, аның куенында булганчы, җаным тәнемнән чыксын… Коткарыгыз мине, коткарыгыз!

Кызлар. Мәйсәрә, Мәйсәрә, нишлисең, болай ярамый.

Заһирә (Мәйсәрәнең колагына килеп). Борчылма, Мәйсәрә, борчылма, Булат абый борчылмаска кушты.

Пауза. Мәйсәрә «Зәңгәр шәл» көенә җырлый.

Мәйсәрә.

 
Газиз башкаемны, ай, саттылар
Суелырга хәзерләнгән,
Абау, җаныем, мал кебек.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
 

Кызлар.

 
Сөйгәнеңә кауша алмадың,
Бичаракай, елап кал.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
 

Мәйсәрә.

 
Булатымнан башка кибәчәкмен
Сусыз чүлдә корып калган,
Абау, җаныем, тал кебек.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
 

Кызлар.

 
Сөйгәнеңә кауша алмадың,
Бичаракай, елап кал.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Бигрәк читен безнең хәл.
 

Бала (йөгереп керә). Апа, әнкәй, хәзер кайтсын, диде, өебезгә атлы казаклар керделәр.

Саҗидә. Әй Илаһым, бу ниткән эш тагын?! (Кайтырга җыена.)

Тавыклар куып, Җиһанша керә.

II. Әүвәлгеләр һәм Җиһанша.

Җиһанша (Заһирәгә барып). Син явыз, кяфер, нишләп монда кеше котыртып торасың! Кем сине монда чакырды, кем чакырды, дим, ә?.. (Кизәнеп.) Һу, һу, һу, бетле күз, себерке!

Заһирә. Җикеренмә миңа! Котырган эт төсле, күзләреңне акайтма!

Җиһанша. Ах, син, урам тастымалы, себерке, хәерче, исән чакта югал күземнән! Юкса кабыргаларыңны тетеп, үләксәңне этләргә ташлармын.

Заһирә. Ах, харап, дерелдәп төштем, ди, ха-ха-ха!

Җиһанша. Яхшы чакта чык, дим, кяфер! Уйнаштан туган, ил калдыгы, чык, дим, моннан, вон! (Җикеренә.)

Заһирә. Канатларыңны җәймә миңа, мин Мәйсәрә түгел… Мин кайтарып та бирә белермен.

Җиһанша. Разбойник Булат абзаң белән минем тирәдә күп йөрсәгез, үрәтниккә әйтеп, каеннар санатканга да кыйбат алмам… Чучка борын, кяфер… Йә, нәрсә каттың, чык, дип сиңа әйтәләр бит, чык!.. Әй, үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине. (Һөҗүм кыла.)

Мәйсәрә уртага төшә.

Мәйсәрә. Абый, тимә аңа, ул миңа килгән, минем кунагым.

Җиһанша. Нәрсә? Сиңа килгән? Ә-ә-ә… ишан хәзрәт урынына бетле Булатны кияү итеп кертергә җыенабыз, диген, ә!.. Син шул хәерче зимагур Булатлар көненә калдыңмыни, себерке!.. Юк, тора тор. (Мәйсәрәне алып.) Менә шунда дөмегеп тор әле, синең белән соңыннан сөйләшербез. Ә син, чучка борын, ана көчек, шәйтан пумаласы, хәзер моннан чыгып кит! Чык, дим мин сиңа, вон, чык! (Бәрә.)

Заһирә. Кагылма миңа, карак баш.

Җиһанша (ябышып). Ах, чучкадан туган үләт, кайчан тоттың, кайчан тоттың! (Кыйный.) Нәрсәңне урладым, йә, нәрсәңне урладым!

Кызлар чыркылдыйлар, Мәйсәрә аерырга маташа, Җиһанша Заһирәне кыйнап чыгара.

Ә сез ни дип котырган чучкалар төсле чиныйсыз, әллә сезгә дә кирәкме? (Кызларга ташлана.)

Кызлар чыгып качалар.

Эзегез булмасын монда, үләт калдыклары, кяферләр!.. Син кая китәсең, кал урыныңда! (Этеп ега.)

Мәйсәрә елый.

Нәрсә шыңшыйсың, эттән туган… Пигамбәр урынына калган әүлия ишанга кияүгә биргәннең кадерен белмичә, хәерче зимагур белән уйнаш кылып ята. Кара аны, кызый, мин сине ишан кәләше дип тормам, дуңгыз урынына кисеп, чәчләреңнән аркан ишәрмен. Иртәгә никах, ә ул җыен эттән туган зимагурлар белән маташа. Минем икмәгемне ашап, пәрвасыз94 кяфер зимагур Булат белән маташа, һуу!

Мәйсәрә. Абый… (Кычкырып елый.)

Җиһанша. Ша!.. Шыңшыма, корчаңгы чучка! Кара аны, алай-болай качарга уйласаң, балта белән башыңа бер генә бирермен, анаңа юлдаш булырсың. Сезнең шикелле үз кадерләренә үзләре төкереп йөргән этләрне үтергәнгә суд та юк, закон да юк!.. Балта түтәсе синең башыңны ярырга гына чыдар әле.

Мәйсәрә (каты кычкырып, ташланып). Үтер, үтер, хәзер үк үтер. Мин ишанга бармыйм, барыбер качармын, никахтан соң качармын… Хәзер үк җанымны ал, ал, җанымны, газраил!

Җиһанша. Ша!.. Чучка танау!..

Мәйсәрә. Анамны сугып үтердең, мине дә үтер.

Җиһанша (котырынып, ташланып). Чәнчел, булмаса, бетерәм хәзер сине дә, бетерәм.

Еракта «Анда юк урак» көенә җыр ишетелә, Җиһанша Мәйсәрәне куып йөреп кыйный.

Мәйсәрә. Булат, Булат, коткарыгыз!.. Коткарыгыз!..

Җиһанша. Әле һаман чукынасыңмы!.. (Өстенә атланып кыйный.) Барасыңмы ишанга?

Мәйсәрә (хырылдап). Юк.

Җиһанша. Ризамы, кяфер, ризамы?

Мәйсәрә (хырылдап). Юк.

Җиһанша. Ишанга барырга ризамы, себерке?!

Мәйсәрә (көчкә генә). Юк.

Җиһанша. Юк булса, менә бу бар. (Кыйный.) Ризамы, ризамы, ризамы?! Тыныңны чыгарма, кяфер, тәбегә эләккән тычканны бетергән төсле изеп ташлармын. Әгәр ишанга бармасаң, исән килеш бусаганы атлап чыгу юк сиңа!.. Менә сиңа актык сүз, корчаңгы чучка… Ишан хәзрәткә чыкмасаң, җеназаң шул келәттән күтәрелер. (Чыгып китә.)

Мәйсәрә ялгыз кала, елый. Җыр һаман ишетелә, Җиһанша арттан кычкыра.

Нәрсә монда җыелдыгыз, кяферләр, югалыгыз моннан!..

Мәйсәрә (ишеккә ташлана). Булат, Булат, коткарыгыз, коткарыгыз!..

Җиһанша (кереп). Әле һаман Булатмы?

Мәйсәрә (йөгереп). Булат, Булат, коткарыгыз, коткарыгыз!..

Җиһанша. Тыныңны чыгарма, чучка! (Балта алып.) Актык сүз, ризамы?!

Мәйсәрә. Коткарыгыз! Коткарыгыз!

Җиһанша. Чукын, булмаса! (Балтаны атып бәрә, балта тими.)

Җиһанша, шәлне алып, буарга хәзерләнә. Мәйсәрә кача. Җиһанша тотып буа башлый, озак көрәш.

Җиһанша. Ризамы?!

Мәйсәрә. Юк, юк!..

Җиһанша ыржаеп буып, үлгән дип белеп, ташлап чыгып китә. Җыр һаман дәвам итә. Бераздан Мәйсәрә һушына килә башлый, торып ишеккә бара, артта Булат тавышы.

Мәйсәрә. Булат, Булат! (Елый.)

Булат керә.

III. Мәйсәрә һәм Булат.

Булат. Кайда ул, ил корткыч, карак баш, кайда ул?!

Мәйсәрә (ташланып). Булат, коткар, коткар!

Булат. Мәйсәрә, ни эшләдең син? Авызың-борының кан!

Мәйсәрә. Булат, Булат, коткар, коткар!.. Качыйк, качыйк… Кайтып килсә, икебезне дә харап итәр, качыйк…

Булат. Юк, тукта, Мәйсәрә, киткәндә, ул ат карагы белән исәпне бетереп китәргә кирәк. Анда Заһирәне канга батырып эштән чыгарган, монда сине. Юк, юк, ул котырган эт белән алыш-бирешне өзәргә кирәк булыр… Кайда ул?..

Мәйсәрә (ялынып). Булат бәгырем, мине дә, үзеңне дә харап итмә, әйдә, качыйк, качыйк.

Булат. Барыбер ул эт моның җәзасын татыр, әйдә!

Чыга башлыйлар.

Җиһанша (каршы очрап). Ә, менә ничек икән, мин сине, егет, күптән көткән идем. (Ишек ябып, балтасын күтәреп ташланырга тора.)

Булат (зур пычагын чыгарып). Шулаймы?

Тавышсыз һөҗүм бара, әйләнеп йөриләр.

Мәйсәрә (катып торып, тиз генә ишектән чыгып кычкыра). Караул! Үтереш, караул! Ярдәм, ярдәм!..

Җиһанша балта белән чабам дигәндә, Булат пычагын Җиһаншаның йөрәгенә кадый.

Җиһанша. Караул!.. Кар… (Егылып үлә.)

Булат (шашып Җиһаншага карый, артта тавышлар ишетелә, борылып). Мәйсәрә!.. (Карана да чыгып йөгерә.)

Артта шау-шу. «Тот! Пычагын ал!..» дигән тавышлар ишетелә.

Пәрдә.

88.Истихарә – төш күрү.
89.Әшәд – яман.
90.Әшкарә – тышкы.
91.Батыйн – эчке.
92.Мәмдух – макталган, хуп күрелгән.
93.Мөстәхәб – гүзәл, яхшы.
94.Пәрва – курку, тартыну.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,5, 4 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre