Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 25

Yazı tipi:

Дүртенче пәрдә

Кара урман эчендә яланда шалашлар, землянкалар. Төн уртасы. Зур ут янып тора. Чиләкләр, казаннар асылган. Качкыннар төрлесе төрле якта утырышканнар, ятканнар. Миңлегали ут яга, Пәтрәй чабата тукый, Шәйхи бабай бүрек ямый. Булат ялгыз читтә утыра. Тәмәке тарталар. Кызыл ут шәүләсе аз гына яктырта, тирә-як караңгы. Булат җырлый.

I. Булат, Миңлегали, Пәтрәй, Ми ш к а, Шәйхи бабай, Хәйри һәм башка качкыннар.

Булат (җырлый).

 
Кара урман шаулый, ирек даулый,
Ирек даулый качкын егетләргә.
Кара урман төсле шаулый-шаулый,
Дошманнарның көнен төн итәргә.
Кара урман шаулый,
Йөрәкләр ярсый
Тоткын җәнлектәй.
Кара урман шаулый,
Эчтә ут кайный,
Эчтә ут кайный,
Кайда син, бибкәй?
Кара урман кара күләгәсе
Яшерә алмый качкын эзләрен.
Кара йөрәк – патша күрәзәсе
Эттәй чаба качкын эзеннән.
Кара урман шаулый,
Йөрәкләр ярсый,
Йөрәкләр ярсый,
Тоткын җәнлектәй.
Кара урман шаулый,
Эчтә ут кайный,
Эчтә ут кайный,
Кайда син, бибкәй?
 

Их, егетләр, белмисез йөрәк хәлләрен, аңлата алмауның авырлыгын белмисез!

Шәйхи. Булат улым, карап торам-торам да сиңа, тагын бер карап куям. Уйлап, уйланып торасың-торасың да, тагын бер моңланып, үкереп куясың. Качкын димәсәң, хәтерең калыр, чынлап әйткәндә, качкын даны әрәм сиңа. Сөйгән кызың дию пәрие кочагында аунаганны күрә торып, моңланып, уйланып тору батыр егеткә килешми. Тәндә җан барында көрәшергә, сугышырга, чәйнәшергә кирәк. Көрәшмәгәндә, сугышмаганда, сиңа дигән ризыклар ятлар кулында булачак. Хатын-кызга бер бәйләнсәң, шулай була инде ул. Син егет булсаң, икенче берсен тот йә аны оныт. Оныта алмыйсың икән – монда алып кил.

Булат. Хәбәр биргәнемә ике атна булды, үзе килеп чыкмасмы, дип көтәм.

Шәйхи. Килер, тот капчыгың. Ишанның пулатларын ташлап, качкыннар оясына, синең тишек түбәле шалашыңа килде, ди, килми ни!..

Булат. Ул андый түгел.

Шәйхи. Хатын-кыз – хатын-кыз инде ул, патша булса да хатын була, чурт булса да хатын була. Кәнфит, прәннек, тәти яулыкка иманнарын саткан халык бит алар.

Булат. Юк, ул андый породадан түгел.

Шәйхи. Аларның породалары бер инде. Ул халык бит оҗмахта да маташтырмыйча чыдый алмаган. Их, картаеп киттем, егетләр, уйлану, моңлануларны яратмый торган идем мин. Башка нинди уй килсә, шуны башкаручы егет идем лә мин…

Пәтрәй. Булат молодец ул, аны обижать итәргә ярамый. Пин дә Марияне сагынып җырлый торган идем, только ул начар хатын булып чыкты, пине ташлап качты. Та, та, та… Пин дә җырлый торган идем.

Тимуш. Җырлый идем, дигән була тагын, хөлдерүш танау.

Пәтрәй. Җырлый идем жул. Ә вот син җырлый белмисең, җырлар өчен, туша кирәк. Булатта туша пар, пиндә дә туша пар, синдә туша юк. Син начар, уңмаган пальшивый монетчик кенә.

Тимуш. Ә син кем?

Пәтрәй. Пин чисный кеже, пин пальшивый монет ясап халыкны алдамыйм. Пин чисный кеже, пин чапата тукыйм, скрипкәдә уйныйм, пашкаларга пиндә усаллык юк. Закон чыкса, пин авылга да кайтырмын, мир пине какмас, ә син авылга кайта алмыйсың.

Тимуш. Авылга кайтып бояр урманыннан ун тиенлек юкә урлап, яңадан төрмәгә керерсең, урманнарда хәзерге төсле кырмыска туйдырып йөрерсең.

Пәтрәй. Син дә пит пулатта тормыйсың.

Тимуш. Мин кайчан да булса бер пулатта торачакмын. Минем юлым йә пан, йә пропал. Мин кадалып, шул урманда асылып үлсәм үләрмен, авылга кайтып чабата тукымам. Закон чыгып, иреккә чыгарга туры килсә, иң элек егерме бишәр сумлык, аннан йөзәр сумлык, аннан бишәр йөз сумлык акча суга торган станоклар ясап, дөньясын шундый кыздырыр идем, төтене күккә күтәрелер иде. Ул чагында мин первый гилди миллионер: полиция минем кулда, суд минем кулда, губернатор минем кулда, даже патшаны да кулга алырга була. Ә син, бояр урманыннан ун тиенлек юкә урлап, төрмәдә черерсең, ха-ха-ха!..

Хәйри. Тимуш агай, бәр фараз, закон чыгып, безгә авылга кайтырга рөхсәт булса, бәр фараз, син чынлап та баесаң, син миңа бер мең сум биреп торырсыңмы?

Тимуш. Юк, бирмәм!

Хәйри. Ни өчен?

Тимуш. Сиңа мең сум акча бирергә, әллә син минем үги улыммы?

Хәйри. Юк, менә танышлык өчен, бергә урманда торганга гына.

Тимуш. Әгәр дә мин урмандагы, төрмәдәге, каторгадагы бөтен танышларга меңәр сум бирә башласам, акча ясарга бөтен дөньядагы акча кәгазе түгел, тәмәке кәгазе дә җитмәс. Син, шәкерт, кеше кулына карап көн итәргә маташма, алданырсың.

Миңлегали. Молодец, Тимуш, ата-ана үгете бирдең шәкерткә. Бу укыган-чукынган халыкны әйтәм әле, кеше кулы белән утлы көл көрәргә яраталар. Син, шәкерт энем, егет кеше буласың килсә, минем арбага утыр. Валлаһи газыйм, мин сине кеше итәрмен. Мин сине шундый аргамакларга атландырырмын, оҗмахта да андый атлар күрә алмассың. Их, егетләр, ат урлауның тәмен, рәхәтен белмисез сез… Монысы юкә урлый, ә монысы шәкерт башы белән солдаттан качып, кара урманда төн саклап ята. Эшмени бу!.. Юк, егетләр, монда ятып күке тавышын тыңлаудан файда чыкмас, ахры, иртәгә миңа фатиха бирерсез, күрәм. Аллага тапшырып, теге Солтангәрәй мирзаның үзе белән хаҗдан алып кайткан аргамагын сынап карарга туры килер, ахрысы… Йә, бәхетең сынап, минем белән барасыңмы, корчаңгы?

Хәйри. Булмас, куркам мин.

Миңлегали. Куркасыз шул, куркак булгач, дөньяда ук тормаска кирәк иде дә бит сезгә. Сезнең бәхеткә дураклар күп шул дөньяда.

Пәтрәй. Яхшы кеше ат урламый…

Миңлегали. Их, егетләр, ат дигәч тә, йөрәкләргә зәмзәм сулары койган төсле булды. Белмисез, егетләр, ат урлауның рәхәтен, ләззәтен белмисез. Менә караңгы төн, ди. Ындыр аркылы корсак өстеннән килеп, сырт капканың алдына туктыйсың. Йортта эт өрә башлый, син, тыныңны чыгармыйча, күләгә төсле тын торасың. Шул арада аргамак җаныем абзарында пошкырып куя, йөрәкләр тиздән кавышуны сизгәнгә кытыкланып китә, сулышлар кысыла башлый. Капка астын казып йортка керәсең дә, салават укып, агуланган икмәк, ит кисәкләрен эткә ташлый торасың. Бер ярты сәгатьтән Аллага тапшырып эт тончыга. Аргамакның ишегендә чабата хәтле бикләнгән йозак була. Бисмилла әйтеп, отмычка белән келт итеп бер борасың да, йозак шылт итеп борынын күтәреп куя. Абзар ишеге ачылуга, карабодай басуындагы төсле хуш исләр аңкып китә. Аргамак җаныем, көяз кызлар төсле, кызыл билле прәннек кимергән кебек, шыгыр-шыгыр печән кимереп ята, сылу кызлар көлгән төсле, көязләнеп пошкырып куя. Барып ялыннан тотып сыйпагач, бәгырем, килдеңме, дигәндәй пуф итеп бер сулап ала. Шуннан иренен боргычлап, акрын гына сырт капкадан чыгарасың да, әгузе-бисмилла әйтеп атланып, әйдә… Тфф! Менә шул чагындагы рәхәтне әйтәм, кыз куенына керүләрең бер якта кала шул. Калтырап, дерелдәп торган нык гәүдәсен аякларың белән шундый итеп кочаклыйсың, Таһир Зөһрәсен дә алай кочаклый алмагандыр, йөрәкләрең оҗмах рәхәтләрен сизә инде шул чагында. Сикергән саен, бөтен гәүдәсе уналты яшьлек кызның күкрәкләре дерелдәгән төсле дер-дер килә. Менә шул дерелдәүләрдән йөрәк майларың эреп китә, әйтерсең зәмзәм күлендә йөзәсеңмени, малай… Аның көчле күкрәгеннән болыт-болыт булып чыккан сулышларын, дулкын-дулкын булып җилбердәп уйнап торган ялларын, тояк тавышларын, матур кызлар кулында уйнаган кайчы төсле колак уйнатуларын – барысын-барысын да йөрәк белән сизеп торасың. Шул чакларда үзеңнең гәүдәңне аның гәүдәсе белән бергә туып үскән төсле сизәсең, аның җаны синең җаныңа тоташып, ат белән кеше бер була да кала, шулкадәр җанлы якынлык була… Их, егетләр, ат урлауның тәмен, ләззәтен белмисез. Ул әле сезнең борыныгызга кермәгән. Их, шәйтан алгыры, тел юк аны аңлатырга!.. Шуңа күрә бик күп кеше аның тәмен дә белми…

Булат. Тотылып, кабыргаларың сынганда нәрсә уйлыйсың?

Миңлегали. Дурак син, болай булгач, синнән ир дә тумас, кыз да тумас, туса да тормас. Әй, ат күргәнең бармыни синең! Бер кыз өчен суешып, кешеләр үтереп йөргәнсең, дуракланып. Әйтерсең лә дөньяда аңа кыз беткән. Андый аргамаклар өчен кабырга түгел, баш та жәл түгел, белдеңме аны, мокыт…

Шәйхи. Карап торам-торам да, егетләр, тагын бер карап куям мин сезгә. Безнең авылның Хәйдәр карт бар иде, шул мәрхүм, бер кешедә ярамаган эш күрсә: «Синең әле, энем, Лаеш шулпасы эчкәнең юк», – дип әйтә торган иде. Лаеш шулпасы нәрсә соң ул, дисәң, күзләрен кан баса: «Бабаларыңа Грозный патша укыткан әбҗәд95», – ди торган иде, мәрхүм. Менә шуның төсле сезнең сүзләрегезне түбәтәем астына салып уйлап карыйм-карыйм да тагын бер уйлап куям. Бәрәкәтсез, төпсез сүзләр сөйлисез, балалар. Берсе ат урлау белән мактана, икенчесе ялган акча сугып дөньяның төтенен күккә күтәрмәкче була, шәкерт һавада очып барган торнадан күкәй сал, күкәй дип, күктән күкәй көтеп ята. Пәтрәй – ул инде юкә белән бергә яралган халык… Я, ярый, син аргамак урладың, ди, син миллионер булдың, ди, шуннан ни була, илгә ни файда?

Тимуш. Илдә минем ни эшем бар, үз рәхәтем миңа рәхәт.

Шәйхи. Шул-шул, Хәйдәр карт әйтмешли, сезнең әле Лаеш шулпасы эчкәнегез юк күренә. Сезнең ул һөнәрләрегез – коры матурлык кына, үзегез – коры юлбасарлар гына.

Миңлегали. Ә синең урәтник, стражник үтергәнеңнең кемгә файдасы бар?

Шәйхи. Илгә файдасы булды, илгә. Әгәр дә мин ул вакыт стражник белән землямерны чәнчелдермәгән булсам, безнең түбән болын боярга китә иде. Ил өстенә төшкән бәлане бер ялгызым күтәрдем дә илне бәладән коткардым. Минем артымда улым да, кызым да, чуртым да юк, ил өчен эшләдем. Закон чыкса, мине илдә ике куллап каршы алырга торалар. Шөкер, моңа кадәр бер җыеннан калдырганнары юк, бер дә качкын дип тормыйлар, җыенда авылда кунак булам, ә сез ил йөзенә кызыллык кына китерәсез.

Мишка. Правильно, Шәйхи бабай!

Тимуш. Правильно, дигән була, чучка танау, авылыңа кайтсаң, приговор җыеп, аягыңнан асып куячаклар бит сине.

Мишка. Никогда мин авылга зарар китерде юк, мин бояр имениесен яндырган, ещё яндыра. Понимаешь, мин ул боярны бетерә, мин авылга кайтса, тагын боярны яндыра, тагын урманга кача. Мин ундүрт боярны яндырган, ә син жулик, фальшивый монетчик, вот кто син!

Тимуш. Ничек мин жулик, ничек жулик, чучка танау? Нәрсәңне урладым? (Ябыша.) Әйт, нәрсәңне урладым, сукин сын?!

Мишка. Брось, Тимуша, брось!

Миңлегали. Сал берне кяфернең салма савытына.

Сугыш.

Пәтрәй. Господи боже мой, господи боже мой… Караул… (Кача.)

Булат (араларына кереп аера). Туктагыз, Тимуш дус, көннән-көн син канатларыңа ирек бирә барасың, вон моннан! (Этеп җибәрә.)

Тимуш. Этмә син мине, сукин сын!

Миңлегали. Тимә син аңа, син кем булдың ул хәтле?

Булат. Молчать!

Тимуш (Булатның каршына барып). Нәрсә?

Булат. Тимуш дус, яхшы чакта күз алдымнан югал, вон!

Тимуш (сызганып). Югалмасам ни эшләтерсең?

Булат. Югалмасаң, менә шулай тотармын да, вон!..

Тотып этеп җибәрә, Тимуш егыла.

Миңлегали. Теш казнасын кулына тоттыр маңканың.

Тимуш. Ах син, кеше үтерүче каторжник! Син әле монда командовать итәргә уйлыйсың икән. Ах, сволочь, негодяй, сукин сын, мин сине тәкә бугазлаган төсле бугазламасам, исемем Тимуш булмасын! Ах син, бродяга! (Пычагын ала.)

Булат (пычагын чыгарып). Әйдә, сынашып карыйк.

Әйләнә башлыйлар.

Барысы да. Ташлагыз пычакларыгызны, ташлагыз!

Аралый башлыйлар.

Миңлегали. Аралама, ул маңка малай җанына сусаган! Тимуш, када бугазына, када!

Шәйхи (урталарына кереп, салкын кан белән). Балалар, куегыз, куй!..

Миңлегали. Тыгылма син, карт шәйтан! (Төртә.)

Шәйхи (кычкырып). Югал күземнән, босяк!

Барысы да. Син урыныңда утыр, карак баш.

Миңлегалине камыйлар. Хәйри, Шәйхи, Булат Тимушны камап пычагын алалар.

Шәйхи. Таралыгыз, балалар, болай ярамый, ярамый… Кара урман уртасында нәрсә бүләргә калган сезгә!

Тимуш (Булатка килеп). Бир пычагымны!

Булат. Тимуш дус, икенче бу эшеңне күрсәм, синең белән икенче төрле сөйләшермен, аңлап тор. (Пычагын җиргә ташлый.)

Тимуш (пычагын җирдән ала-ала). Карарбыз, минем бу пычак синең эчеңне актарып чыгарырга да кыйммәт алмас. Синең күк сукин сыннарны мин күп күргән.

Шәйхи (каты кычкырып, Тимушка кизәнеп). Җитәр сиңа, дуңгыз, югал күземнән, босяк!

Тынлык. Пауза. Паузадан соң йомшак тавыш белән.

Ярамый, балалар, ярамый, үзара кырылышу ярамый. Татулык кирәк, татулык. Качкын башларыгыз белән урманда сыеша алмасагыз, белмим инде, кем генә сезне юньгә кертер икән.

Пауза.

Йә, утырышыгыз, бәрәңге дә булган.

Ут тирәсенә утырышалар. Берсе ипи кисеп тарата. Һәркайсы үз кашыкларын төеннәреннән алып килә. Пәтрәй чукына, Миңлегали кычкырып бисмилла әйтә. Ашый башлыйлар. Пауза.

Хәйри энем, Пәтрәй белән икәүләп иртәгә бәрәңгегә барырсыз. Ә сез, Миңлегали энем, Тимуш белән икәүләп ипигә барырсыз. Саламлыга бармагыз, анда сак куелган. Өч-дүрт көннән тагын да эчкәрәк күчәргә туры килер. Ә сез, Мортай белән Иван, иртә таң беленгәч, алпавыт көтүенә барырсыз, сарык, бозау, сыер булса да сыяр, буш кул белән кайтасы булмагыз. Кышны Соры урманында уздырырга туры килер.

Пауза. Ашыйлар.

Булат энем, син соңгы көннәрдә бөтенләй боегып, каңгырып калдың.

Тимуш. Әнисен сагынган ул.

Булат. Сагындым шул, әллә мине дә үзең шикелле туң йөрәк дип белдеңме?

Тимуш. Ә синдә туңы да, чие дә, пешкәне дә, берсе дә юк. Менә өеңдә булсаң, ботка ашар идең.

Шәйхи (коры гына.) Балалар, ашагыз!

Пауза.

Пәтрәй. Без, христианнар, үлгәч, Алла теге дөньяда бәрәңгене пюре итеп, майга бутап ашатыр, ди безнең поп…

Миңлегали. Әпине балга манчыпмы?

Шәйхи. Безгә, Пәтрәй дус, теге дөньяда урманнарда гына качып йөрергә туры килердер. Син түлке иртәгә күбрәк бәрәңге алып кайтырга тырыш, теге аракы заводы кырыннан сыптыр.

Xәйри. Син, Шәйхи бабай, юкка алай уйлыйсың, без барыбыз да мәзлүмнәр96, ә мәзлүмнәр оҗмахлы булыр дигән китап.

Булат. Әй, куйсана әкиятләреңне, без кая да, оҗмах кая! Дөньясы тәмуг булгач, оҗмахы пычагымамыни аның үлгәч…

Хәйри. Булат абый, ачуланма, син надан кеше, син Ходайның кодрәтләрен белмисең.

Булат. Син беләсеңме?

Хәйри. Мин китаптагыны әйтәм.

Булат. Китаптагыны сез күп әйтәсез. Әнә минем кәләшне бишенче хатынлыкка кычкыртып, кан елатып, урлап алып киткән кабан дуңгызы төсле симез ишан да гел китаптан гына карап сөйли. Китап ул бит сыйпап көн итүчеләргә китап, ә безгә ул итек подмёткасына да ярамый.

Шәйхи. Рас та, Булат. Карап торам-торам да мин сиңа, тагын бер карап куям. Егет дисәң, егетләрнең асылы, ир дисәң, ирләрнең батыры, кеше дисәң, кешеләрнең әүлиясы…

Тимуш. Әүлия кеше үтерәмени?!

Булат. Минем урынымда булсаң, син кешене түгел, Алланы да үтерер идең.

Пәтрәй. Алла үтерергә син евреймыни?

Миңлегали. Син, Булат энем, телеңне кыскарт, Алла белән маташма! Баядан бирле тыңлап торам да, һаман Алла белән булышасың. Синең үзеңнең динсезлегең җиткәч тә, монда мөселманнар бар.

Булат. Синең мөселманлыгың ат урларга гына ярый бит.

Миңлегали. Тукта, дим, чучка, юкса иманым кяфер булып чәнчелеп китсә китәр, Алла өчен чукынып китәрмен. Бел аны!

Булат. Чукын.

Миңлегали. Тукта, дим!

Мишка. Поптан курка ул.

Пәтрәй. Поп Алла урынына калган бит.

Булат. Алла кая киткән?

Пәтрәй. Как кая киткән. Еврейлар аны үтергәннәр.

Барысы да. Ха-ха-ха!..

Мишка. Всех попов үтерсә була яхшы.

Булат. Ишаннарны да шулар белән бергә.

Мишка. Була яхшы.

Миңлегали. Син әнә үз побыңны үтер, анда эшем юк, безнең мөселманнарга, ишаннарына тиясе булсаң, менә моны күрәсеңме! (Йодрык күрсәтә.)

Мишка (йодрыгын күрсәтеп). Миндә дә ведь ул бар.

Миңлегали. Егетләр, Алланы мыскыл итәргә рөхсәт юк, белегез аны, юкса чукынып шаһит китсәм китәрмен… (Тора башлый.) Бер Алланы хурларга ирек бирмәм.

Көләләр.

Шәйхи. Йә егетләр, тавышланмагыз. Миңлегали энем, дулама, үртәгәнне аңламаска бала түгел лә син.

Миңлегали. Үртәтермен мин аларга.

Хәйри. Их, менә хәзер пылау ашасаң иде.

Шәйхи. Әнә кычкырып яткан күкенең койрыгы астында сиңа дигән пылау парланып ята, ди, әнә бар…

Барысы да көлә.

Аллаһы әкбәр. Бүген дә көн үтте.

Тарала башлыйлар.

Булат. Да, егетләр, уен да көлке. Көннәр атналарны, атналар айларны куа, айлар елларны тутыра, гомер уза, киләчәкнең башы-аягы күренми.

Барысы да (авыр сулап). Да, күренми.

Пәтрәй. Та-та-та… күренми.

«Яңа кара урман» көенә җырлыйлар.

Хәйри (башлый).

 
Җитәсе ләй җиргә җитә дә генә алмыйм…
 

Хор.

 
Кара урман аша,
Кошлар сайраша шул, башлар адаша.
 

Хәйри.

 
Канаткайлар гына куеп, ай, оча алмыйм…
 

Хор.

 
Кара урман аша,
Кошлар сайраша шул, башлар адаша.
 

Хәйри.

 
Туган-үскән илләр, ай, күренми икән…
 

Хор.

 
Кара урман аша,
Кошлар сайраша шул, башлар адаша.
 

Хәйри.

 
Зарыгып көткән хәбәр, ай, ирешми икән…
 

Хор.

 
Кара урман аша,
Кошлар сайраша шул, башлар адаша.
 

Булат. Кайчанга хәтле соң без шулай, бүреләр төсле, кара урманнарда качынып йөрербез? Кайчанга хәтле иртәгә ни буласын, ни күрәсен, нәрсә белән тамак туйдырасын белмичә, аучы этләреннән качкан куяннар төсле, кеше аягы басмаган яланнарда яшәрбез? Кайчанга хәтле бәхетебезне, көчебезне кара урманнарның караңгы күләгәләренә күмеп, илдән, кешеләрдән аерылып, качкын булып йөрербез? Кайчанга чаклы безне пүнәтәйләр, стражниклар, үрәтникләр, шулай аулап торырлар? Бу сүзләргә җавап табасым килә, сез, егетләр, бу турыда ни уйлыйсыз?..

Пәтрәй. Патшаның закон чыгарганын көтәбез.

Булат. Барыбызны да берәм-берәм тотып, шул агачларга асар өченме? Закон, закон!.. Качкыннар файдасына закон чыгартырга әллә син аларны дурак дип белдеңме?! Безнең шул урман эчләрендә ачка яки туңып үлүдән патшаның нәрсәсе кими?! Безнең урында бездән башка да дураклар табылмасмыни? Их, куегыз законын!

Пәтрәй. Может быть, наследник туар, может быть, война булыр?

Хәйри. Әллә, мин әйтәм, түрәләр каршына барып, баш иясеме икән, дим?

Булат. Шуннан соң?

Хәйри. Бәлки, кызганып азат итәрләр иде.

Булат. Шәйтаннан иман алырга уйлыйсың син, шәкерт. Барып кара, кызганырлармы икән!.. Сине, солдаттан качкан өчен, иң азында алты елга дисциплинарный батальонга олактырырлар. Тимушны, ялган акчалар сугып, каторгадан качкан өчен, гомерлеккә каторгага сөрерләр. Ат урлап өч кат төрмәдән качкан өчен, Миңлегали агайны сигез елга каторгага пәчнәтерләр. Шәйхи бабайны гомерлеккә каторгага, Мишканы, алпавыт имениеләрен яндырган өчен асарга дип, дар агачы көтеп тора… Шәп бит эшләр, ә? Ха-ха-ха!

Тимуш. Син үзеңә өлеш чыгармадың, энекәш. Кеше үтергән өчен, сине дә галава итеп куймаслар.

Хәйри. Анысы шулаен шулай да бит, мәңге урманда торып булмас. Ун елдан соң булса да ирекле булып, каторгадан кайтып булыр иде, дим.

Булат. Каторгадан срок тутырып кайткан кешеләр меңгә берәү генә очрый. Катор куркынычлы булмаса, Тимуш та аннан качмас иде. Их, егетләр, йомгакны чуалтуы ансат, сүтүе кыен икән!

Мишка. По-моему, вот нәрсә. Урманнарда полно качкыннар. Вот барлык качкыннар бергә җыелып, крестьяннар белән бергә бунт чыгарган, имениеләрне яндырган, помещикларны, урядникларны к чорту матери үтергән, даже чорт с ним патшаны да төшергән, только тогда көн булган, иначы пропала башка.

Тимуш. Патшаны үтергәч, атаң башы каламыни? Патшасыз ничек тормакчы буласың, чучка танау? Патша булмагач, кем закон чыгарыр, акча кем сугар?

Шәйхи. Юк өчен кайгырасың, Тимуш энем, муены булса, камыты табылыр, этне үтергән белән, аның токымы бетми бит әле.

Мишка. Ну да, ну да, ну да, вот, например, Болотников, Булавин, Степан Разин, Пугачёв… беләсез ни эшләгән, всех помещиков, чиновников, дворян суйган.

Тимуш. Азактан үзләрен суйганнар.

Мишка. Ну так что же! Барыбер безгә көн калмаган, бүген суйган, иртәгә суйган, не всё ли равно кайчан суйган?! А вдруг если победа, ул чагында у-һу-һу!..

Тимуш. Әллә патша булмакчы буласыңмы, чучка танау?

Мишка. Зачем патша, ул вакыт патша булмас, кирәкмәс.

Пәтрәй скрипкасын сызгырта башлый.

Шәйхи. Йә егетләр, урыс әйтмешли, утро вечера мудренее. Үз бәхете үз ризыгы белән килер, көтәргә кирәк. Алай-болай була калса, уң кулга кистәнне, сул кулга күсәкне, билгә балтаны кыстырып, тәндә җан барында поход чыгарга ризамын… Бу көннән, егетләр, бу көнге иректән, сезнең шикелле егетләрдән аермаса, шушы кара урманда үләргә дә ризамын… Уйлап-уйлап торам да, егетләр, тагын бер уйлап куям: староста, старшина, үрәтникләр табаны астында изелеп ятудан кара урман уртасында үз ирекле качкын булып яшәүне артык табам. Унике ел качкын булып торам, калган гомерне дә шушында уздырырмын, ахрысы. Егетләр, мин үлгәч, шушы хәзер җырлаган үзебезнең җырны җырлап, үзем төсле карт имән төбенә мине күмәрсез. Имәннең каерысын юнып, ил өчен шушы хәтле, шушы хәтле, ел качкын булып, шушы урманда картаеп үлүче Шәйхи бабайның кабере шушы була инде дип, шәкерт, син язып куярсың. Дөньяның тәгәрмәче бер борылыр әле, шул чагында безне дә искә алучылар табылыр.

Мишка. Правильно, Шәйхи бабай!

Булат. Егетләр, минем дә сезгә бер йомышым бар. Шәйхи бабай, син дә яхшылап тыңла: мин авылдан качканнан соң, минем кәләшем Мәйсәрәне әлеге ишан дуңгыз бишенче хатынлыкка алып китте. Менә шул Мәйсәрәгә ике атна элек Мишка аркылы хат язып, үзен монда чакыруым да сезгә билгеле… Менә күрәсез, ул әле һаман юк.

Миңлегали. Остазбикәлеген ташлап, кара урманга, озынборын туйдырырга сиңа килергә, әллә син аны үзең төсле дурак дип уйлыйсыңмы?

Булат. Сүземне бүлдермә әле. Значит, ул ишан тозагыннан ычкына алмый яисә ишанның зур пулатлары, ефәк күлмәкләре мине оныттыргандыр. Менә, егетләр, Мәйсәрәне ишан тозагыннан коткарырга кирәк, мине оныткан булса (пычагын чыгарып), менә шушының белән исенә төшерергә кирәк. Бүген мин шул сәфәргә керешмәкче булам. Кайсыгыз кияү егете булып барырга риза?

Барысы да. Барабыз, барабыз!

Шәйхи. Мин ишанның йортын, капкаларының кайсы якка ачылганлыгын яхшы белгәнгә күрә, минем баруым да кирәк булыр.

Мишка. Ишанның йортын яндырырга уйласагыз, минсез эшегез барып чыкмаган. Яндыру минем специальность, значит, мин дә барам.

Xәйри. Шәйхи бабай, бәрәңгене ишан бакчасыннан казыганда ничек булыр?

Шәйхи. Барып чыкмас. Ни әйтсәң дә, шәкерт шул син, шәкерт, Лаеш шулпасы эчкәнең юк әле шул синең…

Хәйри. Кияү егете булып минем дә барасым килә.

Шәйхи. Ярый, ярый, барырсың.

Пәтрәй. Значит, пин тә парам.

Башкалар. Без дә барабыз!

Миңлегали. Мин бармыйм.

Шәйхи. Ни өчен?

Миңлегали. Ишан хәзрәтнең бәддогасыннан куркам.

Пәтрәй. Куркак ул, трус ул.

Миңлегали. Тик тор син, побыңны таларга мине чакырып кара, курыкканымны, курыкмаганымны күрерсең…

Шәйхи. Туктагыз, балалар, тавышланмагыз. Кайчан юлга чыгабыз? Мин үзем тимерне кызуында сугу ягындамын.

Булат. Хәзер чыгарга кирәк булыр, подрәткә алган эшебез юк ла безнең.

Шәйхи. Шулай шул, хәзер чыкканда да иртәгә төнгә генә барып җитәрбез, йә егетләр, юл кешесенең юлда булганы яхшы, хәзерләнегез! Ә син, Тимуш, Миңлегали белән икмәккә барырсың. Булатның туена шәйтан зәмзәме таба алмассызмы, тырышып карагыз! Ә сез алпавыт көтүенә барырсыз! Ә син, Чимон, ояны сакларсың, андый-мондый хәл була калса, елан куаклыгына безгә каршы килерсең. Без берсекөнгә төнлә кайтып җитсәк кирәк.

Булат. Егетләр, минем туйны шундаен итәрбез! Кызыл әтәч койрыгының шәүләсеннән бөтен дөнья ялтырар, шулай бит, Мишка?

Мишка. Думаю, что ишанның пулаты яхшы янар.

Шәйхи. Йә егетләр, булган булсагыз утырышыгыз.

Юлга чыгучылар кайсы күсәк, кайсы кистән яки берәр башка нәрсә тотып утырышалар. «Качкыннар» көенә җыр башлана. Музыка.

Булат (җырлый).

 
Туган илләреннән аерылып,
Киек-җәнлек төсле боегып,
Гомерләре сүнә качкыннарның,
Кара урманнарга сыенып.
 

Хор.

 
Без качкыннар, киек-арысланнар,
Урман – безнең ватаныбыз, илебез. (Тагын бер кат.)
 

Булат.

 
Зур калалар безгә
 

Хор.

 
Кара урман.
 

Булат.

 
Ташпулатлар безгә
 

Хор.

 
Киң ялан.
Аргамаклар, йон түшәкләр,
Кама бүрек, пустау камзул кирәкми,
Падишаның сенаторы, үрәтниге,
Прокуроры кирәкми.
Чум, чум, чум, чум – закон безгә нипочём.
 

Булат.

 
Биек тә биек тау менеп,
Лачын төсле үткен күз сирпеп,
Күзләсә дә туган илкәйләрен,
Күрә алмый качкын, зар егет.
 

Хор.

 
Без качкыннар, киек-арысланнар,
Урман – безнең ватаныбыз, илебез.
 

Булат.

 
Зур калалар безгә
 

Хор.

 
Кара урман.
 

Булат.

 
Ташпулатлар безгә
 

Хор.

 
Киң ялан.
Аргамаклар, йон түшәкләр,
Кама бүрек, пустау камзул кирәкми,
Падишаның сенаторы, үрәтниге,
Прокуроры кирәкми.
Чум, чум, чум, чум – закон безгә нипочём.
 

Җыр кабатланып, бию башлана. Әүвәл берәм-берәм, аннары бары бергә биешәләр. Шау-шу, ыгы-зыгы.

Пәрдә.

95.Әбҗәд – алфавит, әлифба.
96.Мәзлүм – рәнҗетелгән.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre