Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 26
Бишенче пәрдә
Зур бакча. Уңда ярым бояр, ярым шәрык стилендә эшләнгән йортка керә торган терраса һәм баскычлар. Сулда каралтылар. Бакча рәшәткә койма белән ихаталы. Уртада капка. Капканың ике ягында фонарьлар. Артта авыл мәчете, тегермәннәр һәм авыл күренә. Мәйсәрә эскәмиядә утыра, җилкәсендә зәңгәр шәл.
«Зәңгәр шәл» көенә җырлый.
I. Мәйсәрә ялгыз.
Мәйсәрә.
Башкынаем ялгыз, күңелем боек,
Далаларда ялгыз калган,
Абау, җаныем, тал кебек.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Базарларда сатыла торган
Маллар төсле үк безнең хәл.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
(Ак чәчәк канатларын йолкый.)
Беребез генә анда, беребез монда,
Закладларга гына салган,
Абау, җаныем, мал кебек.
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алты, җиде генә,
Сигез, тугыз, ай, ун гына,
Сөйгән ярым ул гына.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
II. Мәйсәрә һәм Xәдичә.
Хәдичә (чыгып). Бу ниткән эшең, оятсыз. Көпә-көндез ишан йортында, урактан кайтучы хатын төсле, авыз күтәреп улап ятасың. Яшь хатын дигәч тә, бик иркәләнеп китмә әле. Менә җирбит, остазбикә башы белән оялмыйча җырлап утыра, халык икендегә җыела. Тапкан эш, оятсыз. Ни әйтсәң дә шул, мажик кызы мажик кызы була икән.
III. Мәйсәрә, Хәдичә һәм Мәрфуга.
Мәрфуга (чыга). Дөньяларын онытып, җәелеп утырырга нинди рәхәт урын тапканнар. Гайбәтемне чәйнәргә шуннан да уңайлырак урын тапмадыгызмыни, мескеннәр, әй үләтләр!.. Берсе кабер якасына баскан, икенчесе – кеше үтерүче калдыгы, шулай да кеше тикшергән булалар бит, еланнар.
Хәдичә. Сине ялчы Галәви тикшерсен, без сине тикшерергә калмаган, кирәгең дә шулкадәр генә. Ишан хәзрәтнең фатихалы йортын уйнаш йорты итеп бетердегез инде, оятсызлар.
Мәрфуга. Әй карт үләт, убырлы карчык, фатихалы йорт дигән була тагын. Әгәр син юньле булсаң, өстеңә дүрт көндәш алмаган булыр идең. Дәҗҗал карчыгы, шәйтан анасы, мунча пәрие…
Хәдичә. Җикеренмә миңа, себерке, мин синең шикелле ялчыдан ялчыга, көтүчедән көтүчегә күчеп йөрмим…
Мәрфуга. Тоттыңмы, шакшы танау! Йә, әйт әле, кем белән тоттың?! (Төрткәли.)
Мәйсәрә. Туктагыз, кешедән оялыгыз! (Аермакчы була).
Мәрфуга (Мәйсәрәгә). Нәрсә?.. Нигә син безнең эшкә тыгыласың, себерке… Без сугышырбыз да, килешербез дә, бездә эшең булмасын.
Хәдичә (Мәйсәрәгә). Төшкәненә көн булмаган мажик башы белән хуҗалык итмәкче була, кортлы баш.
Мәрфуга. Син яшь хатын дип бик кәпрәймә, тутый кош, безнең юлбасар сөяркәләребез юк.
Мәйсәрә. Туктагыз, юкса мин сезне! (Ташлана.)
Мәрфуга. Ай-һай-һай, синең кеше үтерергә осталыгың бармы әллә?
Хәдичә. Кеше үтерергә теләсәң, бояр урманына бар, сөяркәң янына.
Мәйсәрә. Туктагыз!.. Нигә сез мине болай рәнҗетәсез, нигә сез хатын була торып, хатын йөрәген аңлый алмыйсыз! (Елый.)
Мәрфуга. Елаган булып кызгандырмакчы була, чегән марҗасы.
Хәдичә. Җыен юлдан язган, җыен эштән чыккан, җыен урам себеркеләре безгә җыелган.
Мәрфуга. Каян килгән мунча әүлиясы… Безне сукыр суфи белән тоткан кеше булмады әле.
Хәдичә. Тукта, дим, уйнашчы!
Мәрфуга. Кычкырма миңа, корчаңгы эт!
Хәдичә. Тукта, дим!
Мәрфуга (кукиш күрсәтеп). Менә туктады, ди, менә, менә!
Хәдичә. Тукта, дим.
Мәрфуга. Җикеренмә миңа, карт убыр!
IV. Шулар ук һәм Сабира.
Сабира (чыгып). Бу ни эшегез, җирбитләр, хәзрәткә йокларга ирек бирмисез!
Мәрфуга. Әй, сәләмә борын, кыланышыннан үләрсең бит.
Хәдичә. Алай.
Сабира. Көнләшәбез, диген, әй мескеннәр.
Мәрфуга. Бик исебез китте инде. Яфрак асты Рамазан кызыннан көнләшеп торабыз, ди, кыланышыннан үләрсең, ха-ха-ха…
Хәдичә. Алай, дөньяга сыя алмый, карак!
Сабира. Карак булып нәрсәләреңне урладым, нәрсәләреңне урладым? (Бәйләнә.)
Хәдичә. Канатларыңны җәясе булма, бер тешеңне калдырмам.
Сабира. Син коярлык тешләр чыкмаган әле… Әй бетле бикә, карт пәри.
Мәрфуга. Тукта әле, ни дип болай күперенәсең, шакшы, карак, хәерче!
Сабира. Ә син ана мәче!
Хәдичә. Барыгыз да бер, бер-берегездән артык җирегез юк. Берегез карак, берегез уйнашчы, берегез юлбасар калдыгы – барыгыз да бер.
Мәрфуга. Нәрсә?
Бергә бәйләнәләр, төрткәлиләр.
Сабира. Кайчан тоттың, карт пәри, кайчан тоттың?
Кыйныйлар.
Мәйсәрә (аерып). Туктагыз, туктагыз!.. Ярабби, нинди хурлык, оялыгыз. Әнә картлар икендегә бара, туктагыз, оятсызлар!
Мәрфуга
Сабира
Хәдичә
(сугышуларыннан туктап, бергә).
Ай-һай-һай!.. Каян килгән хан кызы соң син, ә? Аның карагы иде, сөйгән егетең – кеше үтерүче-юлбасар.
Сабира. Юньле булсаң, дүрт көндәш өстенә, сәлперәйгән картка да чыкмас идең.
Хәдичә. Байлык кирәк булган аңа, ишан хәзрәтне юлбасар сөяркәсе белән бергәләп үтереп, баерга уйлаганнар, бетле баш, остазбикә буласы килгән, корчаңгы.
Мәйсәрә. Зинһар, туктагыз.
Мәрфуга. Төшкәненә бер көн булмаган, нинди чәпчегән була, зимагур калдыгы, юлбасар үләксәсе.
Хәдичә. Ташландык, тастымал.
Сабира. Мунча ләгәне.
Мәрфуга. Кеше үтерүче.
Мәйсәрә (аяк тибеп, бик кычкырып). Туктагыз яхшы чакта!
Мәрфуга (өстенә барып, төртеп). Туктамасак ни эшләтерсең? Менә мә! (Кукиш күрсәтә.)
Хәдичә (чеметеп алып). Азгын эт.
Сабира. Башкисәр.
Мәйсәрә (барын бәреп). Кагылмагыз миңа!
Мәрфуга. Ә, алаймыни, безне кыйнамакчы буласың икән әле!
Хәдичә. Менә сиңа, менә сиңа!
Мәйсәрәне кыйный башлыйлар.
Мәйсәрә (каты кычкырып). Үтерәләр, үтерәләр, коткарыгыз!..
V. Шулар ук һәм ишан.
Ишан, камчы тотып чыгып, барысын да камчы белән кыйный башлый. Мәйсәрә егылган җирендә кала, аны да кыйный.
Ишан. Кяферләр, шәйтан арбалары, иблис ялчылары, рәхәтләнеп йокларга да бирмиләр. Әрәмтамаклар! Сиңа ни җитмәгән тагын, мордар, хәерче, хинзир97, күн тәпи, зимагур калдыгы. Алла сакласын, Алла сакласын, хуш…
Мәйсәрә. Үтер мине, үтер, синең йортыңда яшәгәнче, кабер газабы артыграк булыр.
Ишан. Чинама, юньсез! Бар, бар, дуңгыз, бар!.. (Мәйсәрәне кыйнап кертә, үзе дә керә.)
Пауза.
Малай (капкадан кереп). Әссәламегаләйкем. (Якягына карана.) Кеше юк икән… (Терраса ишегенә барып.) Карт абыстай! Ау-у, карт абыстай, дим. Нишлиләр анда?.. Кемнәрдер кыйныйлар бугай. Инде нишләргә кирәк? Керсәң, мулла абзый кыйный, өйгә кайтсаң, әни кыйный… Менә ничек сука ташка терәлә икән ул. Карт абыстай, карт абыстай!.. Галәви агай, Галәви агай!.. (Йорт буйлап кычкыра.) Галәви агай, дим!.. (Кулларын авызына куеп.) Галәви ага-ай!.. Ни булган боларга? Чукынды, хатын, тот кәҗәне – шул була, күрәсең!.. Абыстайларны күрмичә китү юк, үлмәгәннәр булса, бер чыгарлар әле. (Террасага менеп.) Карт абыстай! Икенче абыстай, дим!.. Өченче абыстай, дүртенче абыстай, бишенче яшь килен абыстай!.. Юк, әллә чебен даруы ашап дөмеккәннәрме икән?.. Галәви агай!..
VI. Малай һәм Галәви.
Галәви (килә). Нәрсә акырасың, маңка малай, үлгәннәр дип белдеңме әллә!
Малай. Әссәламегаләйкем.
Галәви. Бар, бар, үкчәң күтәр!
Малай. Аш өстәлгә куелды, абыстайларны көтәләр иде. Әни әйтә, хәзер килеп җитсеннәр, токмачым куера, ди.
Галәви. Бар, үзләренә әйт.
Малай. Өйдә кеше юк бугай. Кычкырдым инде, эндәшмиләр. Әни әйтә, хәзер килсеннәр, ди. Өченче кат килүем инде.
Галәви. Тыгынасылары килсә барырлар.
Малай. Менә, Галәви агай!..
Галәви. Акырма, дим, кунакчадагы тавыкларны куркытасың, бар, ишекне дөбердәт! (Китә.)
Малай (ишекне дөбердәтеп). Абыстайлар, әй абыстайлар! Карт абыстай, икенче абыстай, өченче абыстай!..
Ишан чыга.
VII. Ишан һәм малай.
Ишан (малайны ишек белән бәреп). Нәрсә акырасың, дуңгыз малай?
Малай. Әссәламегаләйкем.
Ишан. Дуңгыз, сафсата! (Таягы белән малайга суга.) Ишектән тыңлап йөрүең өчен күрсәтермен мин сиңа, чучка, сафсата! Югал, дуңгыз малай!
Малай (каушап, елап, аркасын кашый-кашый). Әни әйтә, абыстай куера, ди, токмачлар килсеннәр, ди, әни… Әй, әни әйтә, абыстайлар…
Ишан. Нәрсә туглыйсың, сафсата!
Малай (бөтенләй каушап). Әни әйтә, абыстайлар өстәлгә… Әй, ни, токмач куера, ди… (Елый.)
Ишан. Эшсез фиргавеннәр токымы, монда чыгыгыз! Алла сакласын, Алла сакласын. (Чалма, чапаннан намазга китә.)
Абыстайлар берәм-берәм чыгалар.
VIII. Малай һәм Хәдичә.
Хәдичә (чыгып). Нәрсә бар?
Малай. Әни әйтә, хәзер килсеннәр, ди, токмачым куера, ди.
Хәдичә. Мине генә чакырдымы? Карт абыстаң килсен, дидеме?
Мәрфуга чыга.
IX. Шулар ук һәм Мәрфуга.
Мәрфуга. Сине генәдер шул. Сине үзеңне генә әнә зиратка чакыралар, ди, кабер дә хәзерләнгән, ди…
Сабира чыга.
X. Шулар ук һәм Сабира.
Сабира. Юк инде, алай икәү генә сыйланып йөрмәгез, бу юлы минем нәүбәтем.
Малай. Әни әйтә, барысы бергә, көтүләре белән җыйналып килсеннәр, ди, аш җитәрлек, ди.
Мәрфуга. Яшь абыстагыз авыру, бара алмый, дүртенче абыстагыз өйдә юк, башкалары хәзер киләләр, диген.
XI. Шулар ук һәм Фазыйлә.
Фазыйлә (күчтәнәчләр күтәреп керә). Нишләп өйдә булмыйм, өйдә ич мин, өйдә. Менә мин. Ялганлый ул карт убыр, барысы да җыйналып, көтүләре белән киләләр, диген… Син нишләп минем өчен атвокат буласың, нигә мине генә һаман читкә кагасыз?
Хәдичә. Соң өйдә юк идең ләбаса.
Фазыйл ә. Менә кайттым ич.
Хәдичә. Кайтсаң барырсың.
Фазыйлә. Барырмын шул. Ашыйсым да, эчәсем дә бер генә дә килми, юри сезгә үч итеп барам… Әнкәй шулкадәр сыйлады үземне, тутырган тавык, пилмән, гөбәдия, бәлеш, ике төрле паштет, ак майга гына пешкән коймак, бал, конфет, варение, чикләвек. Шартлыйм дип торам.
Мәрфуга. Юкка шартламагансың.
Фазыйлә. Билләһи газыйм, шартлыйм дип торам, уф!.. Хәзер дә көчкә-көчкә генә тын алам, уф! Безнең әни ашны бик тәмле пешерә, ишан хәзрәткә дә күчтәнәч алып кайттым.
Малай. Токмач куера, ди.
Хәдичә. Хәзер, хәзер киләләр, диген, бар, акыллым.
Малай китә.
Сабира. Бу юлы Коръән мин укырмын.
Мәрфуга. Ай-һай, каян килгән мулла кызы! Тот капчыгыңны, минем нәүбәтем, сәдака да миңа.
Сабира. Синнән сорамыйлар, бу юлы сәдака миңа булыр.
Фазыйлә. Коръәнне теләсәгез кайсыгыз укыгыз, анда минем эшем юк, сәдакасы миңа булыр…
Мәрфуга. Коръән уку миңа, сәдакасы сиңамыни? Ай-һай, акыллы баш икәнсең, кем кызы соң син?
Хәдичә. Тагын тотындылар. Наданнар белән надан булыр хәлем юк, сәдаканы үзем алам…
Мәрфуга. Кадалып кит, гүр сәдакаң булсын.
Төртешә-төртешә, өйгә кереп китәләр. Пауза. Заһирә яшеренеп капкадан кереп карана.
Заһирә. Йортлары шул диделәр, үзе күренми. (Тәрәзәләрдән карый, тавыш ишеткәч, агачлыкка кача.)
Хәдичә (өй эченнән кычкыра). Галәви, Галәви!
Галәви. Ни бар? Хәзер.
XII. Галәви һәм Хәдичә.
Бер яктан Галәви, өйдән Хәдичә чыга. Музыка. Җыр. Хәдичә, кулы белән Галәвигә изәп, эскәмиягә утыра.
Хәдичә (җырлый).
Галәветдин, кил утыр,
Йорт буш кала, белеп тор,
Шушы нык йозак белән
Капкаларны бикләп тор.
Исеңдә тот ныгытып,
Йөрмә дөньяң онытып.
Менә сиңа әчкечләр,
Бөтенесен бикләп тот.
Без китәбез мәҗлескә,
Мәйсәрә кала эчтә,
Кача-нитә күрмәсен,
Китеп йөремә читкә.
Барысы да киенгән-ясанганнар, чапаннар бөркәнгәннәр.
Берәм-берәм чыгалар.
XIII. Шулар ук һәм Мәрфуга.
Мәрфуга.
Нигә яптың шәлемне,
Һә, үз шәлең жәлмени?
Кая, сал-сал, карт убыр,
Шәлсез дә син бик матур.
Хәдичәнең шәлен йөзенә ташлый, үз шәлен алып ябына.
XIV. Шулар ук һәм Сабира.
Сабира.
Ниткән эшегез бу тагын,
Кайсыгызда чапаным?
Ник дәшмисең, себерке,
Ник монысын алмадың?
Кулындагы чапанны Мәрфугага ташлый,
Мәрфугадан чапанын алып бөркәнә.
XV. Шулар ук һәм Фазыйлә.
Фазыйлә.
Кәвешемнең сыңгарын
Кайсыгыз кигән тагын?
Синдә ич, әйт, кигәндә
Нәрсә генә карадың!
Кулындагы кәвешне ташлый. Сабираның аягыннан кәвеш алып кия.
Хәдичә.
Төпсез, тузган әрҗәләр
Юк өчен әрләшәләр,
Килбәтләрен күр инде,
Нәкъ кысыр, мут кәҗәләр.
Барысы да.
Ә син елан, карт убыр,
Үзеңне бел, тик утыр.
Галәви.
Их, маллары, маллары,
Берсеннән-берсе матур.
Мәрфуга.
Күлмәгем килешкәнме?
Сабира.
Кершәнем шәп төшкәнме?
Фазыйлә.
Сөрмәм барып чыкканмы?
Хәдичә.
Теш кынам шәп кунганмы?
Барысы да.
(Мәрфугага)
Күлмәгең килешмәгән.
(Сабирага)
Кершәнең шәп төшмәгән.
(Фазыйләгә)
Сөрмәң барып чыкмаган.
(Хәдичәгә)
Кынаң бер дә кунмаган.
Хәдичә (ачуланып).
Ярый, сез генә матур.
Барысы да.
Тик кенә тор, карт убыр!
Галәви.
Җыеныгызның хакы
Сукыр груш – бер бакыр.
Барысы да (Галәвигә).
Хәерче эт, син тик тор,
Каян килгән йон батыр!
Галәви.
Потка салсаң, бәягез
Бакыр шул – сукыр бакыр.
Хи-хи-хи!..
Хәдичәдән башкалары борылып, пыр итеп китәләр.
Хәдичә. Туктагыз, дим, мине көтегез!
Борылалар.
Галәви, дим!
Галәви. Әү, дим.
Хәдичә. Без Колаксыз Зариф хатынына ашка барабыз.
Галәви. Барыгыз, рөхсәт.
Пыр итеп китәләр.
Хәдичә. Туктагыз, дим, туктагыз, мине көтегез!
Кире киләләр.
Кеше көлдереп, адашкан киек казлар төсле таралышып йөрмик. Төшендеңме, Галәви?
Галәви. Хәзергә юк әле.
Хәдичә. Туң баш, Мәйсәрә йортта ялгыз кала, дим, капкаларны яхшылап биклә, ишан хәзрәтнең әмере шулай… Йә, әйдәгез инде.
Тезелеп китә башлыйлар.
Туктагыз! (Әйләнеп Галәвигә килә.)
Башкалар аның артыннан киләләр.
Төшендеңме?
Галәви. Төшенмәслек нәрсә бар соң монда?
Хәдичә. Йә, әйдәгез.
Китәләр, кинәт туктап.
Юк, туктагыз! (Галәвигә.) Яхшы биклә, ачкычны җуя күрмә!
Галәви. Ярар. (Мәрфуганы төртә.)
Мәрфуга бармак яный.
Хәдичә. Йә, әйдәгез! (Китәләр. Капка төбендә кинәт туктап тора да Галәвигә килеп караша.) Әйдәгез! (Чыгып киткәндә.) Туктагыз!
Музыка.
Хәдичә.
Юл уң булмас кудырып,
Дога кылыйк утырып.
Барысы да.
Йөри шунда котырып,
Белер-белмәс укынып.
Әй Ярабби, Ходаем,
Насыйп иткел уңаен.
Гошер һәм фитырларга
Җибәреп тор бодаен.
Юлларыбыз киң булсын,
Сәдакалар мул булсын,
Әнваг-әнваг нигъмәткә
Өстәлләр тулып торсын.
Әй Ходаем, син үзең
Мажикларның ач күзен,
Мәҗлесләр булып торсын,
Җәй, кыш, язын һәм көзен.
Йортка бәрәкәт җибәр,
Тиздән ишан да үләр.
Яшь, чибәр кияү җибәр.
Амин, Аллаһы әкбәр!..
Тезелешеп чыгып китәләр, музыка уйный,
Галәви телен чыгарып үртәп кала.
Галәви. Их-хи-хи-хи, убыр кулында никадәр мал әрәм ята бит?! Сабанга җиксәң, сабан тартырлык хатыннар, мин сиңа әйтим, әрәм яталар, их-хи-хи-хи. Алтын Иванда, хатын ишанда, диләр шул. Яшь бишенчесе рәтле күренә, ни өчендер, бер дә күз атмый. Гомер булса, бәлки, ишан хәзрәт анысыннан да гошер чыгарыр әле. Бер башына бишәү бит, чукынган! (Каралтылар арасына кереп югала.)
Караңгылана башлый. Мәйсәрә чыга да паузадан соң
«Зәңгәр шәл» көенә җырлый.
XVI. Мәйсәрә ялгызы.
Мәйсәрә.
Очып кына узган киек казлар.
Әйтсәгез лә Булатымның,
Абау, дуслар, хәлләрен.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Узган гомер бигрәк жәл.
Базарларда сатыла торган
Маллар төсле безнең хәл.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Күрдегезме аны, кошкайларым,
Әллә үләннәр басканмы,
Абау, җаныем, каберен.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
Базарларда сатыла торган
Маллар кебек безнең хәл.
Ал яулык, зәңгәр шәл,
Үткән гомер бигрәк жәл.
XVII. Мәйсәрә һәм Заһирә.
Заһирә (куак артыннан). Мәйсәрә!
Мәйсәрә (куркып). Син кем?
Заһирә. Акрын, Мәйсәрә, хәбәр китердем.
Мәйсәрә. Тукта, саташаммы юкса мин? Заһирә җаным, ничек киләсе булдың?
Заһирә. Абыйдан хәбәр алдым.
Мәйсәрә. Булат бәгырем исән? Йә, йә, тизрәк-тизрәк сөйлә, кайда, ни эшли?!
Заһирә. Ул хәзер казна урманында икән.
Мәйсәрә. Үзе генәме? Ай, мескен!
Заһирә. Алар анда күпләр, ди.
Мәйсәрә. Йә, йә, миңа ачуланмыймы, минем хәлне ишеткәнме? Заһирә бәгырем, тиз бул, сөйлә, сөйлә.
Заһирә. Ишеткән. Язган хаты синең турыңда.
Мәйсәрә. Йә, йә, кая хаты?
Заһирә. Хәзер. (Хатны чыгара, Мәйсәрәгә бирә.) Бу хатны алганыбызга ике атна булып узды.
Мәйсәрә. Ике атна!.. Үзе китердеме?
Заһирә. Юк, хәерче булып сакаллар куйган иптәше китерде.
Мәйсәрә. Ике атна!
Заһирә. Вакытында тапшыра алмадым шул. (Елый.) Әни үлде. Аны җирләдек. Урак җитте.
Мәйсәрә. Фатыйма җиңги үлдемени?
Заһирә. Җирләгәнебезгә ун көн булды. Калага алдырып, абыйның кайдалыгын әйттерер өчен кыйнаганнар иде, шуннан соң хәленә килә алмыйча, гүр иясе булды. Мине дә кыйнадылар. (Елый.)
Мәйсәрә. Әй мескеннәр, әй мескеннәр!.. Ярый әле, Булат исән икән, үтергәннәрдер дип уйлый-уйлый, акылдан шаша яздым. Хатында үзенең кайда икәнлеген дә әйтмәгән бит.
Заһирә. Аны хатны китергән иптәше әйтте, ул сине үз янына чакырган.
Мәйсәрә. Чакырган?..
Заһирә. Әйе. Ул сиңа Сыерчык авылы янындагы бояр урманы авызына килергә кушкан, шунда көтәрмен, дигән. Ерак түгел – бер көнлек юл.
Мәйсәрә. Көткәндер-көткәндер дә Мәйсәрәнең киләсе килми дип кайтып киткәндер.
Заһирә. Хатны вакытында китереп тапшырырга мөмкин булмады шул.
Мәйсәрә. Ярый, хәзер дә соң түгел әле. Әйдә, хәзер китәбез. Бик уңай чакка туры килде, берсе дә өйдә юк… Әйдә, китәбез.
Заһирә. Ничек чыгабыз, капка бикле бит.
Мәйсәрә. Көтеп тор шунда, карт үләтнең баш астында ачкычлар ята, берәрсе ярамасмы?
Мәйсәрә, ашыгып, өйгә кереп китә. Кайтып килә торган ишанның Галәвигә кычкырган тавышы ишетелә. Заһирә, посып, тәрәзә астына кача.
XVIII. Ишан, Галәви һәм Заһирә.
Ишан. Галәви, Галәви, дим, чукрак ишәк. Алла сакласын, Алла сакласын. Галәви, дим, дуңгыз!
Галәви (ерактан). Әү-ү!
Ишан. Капканы ач, хайван!
Галәви. Ярар.
Ишан. Кая дөмектең, чукрак, кяфер, бөтен йортны урлап китсәләр дә сизмәссез. Алла сакласын, Алла сакласын… Кем, Галәви, фонарьларны яндырып куярсың. Дөнья буталып тора, казна урманында качкыннар пәйда булган, ди. Аннан соң менә нәрсә тагын, иртәгә, Алла боерса, тәрәзә капкачларын яхшылап ныгытып куй. Менә бу тәрәзәнең бер капкачының тупсасын рәтләп куярга кирәк. (Заһирәне күреп, аптырап, сискәнеп, куркып кала.) Ләхәүлә, ләхәүлә… Галәви, бу кем?
Галәви. Җир упсын, хәзрәт, мин белгән кеше түгел.
Ишан. Бу кем, дим сиңа, дуңгыз?
Галәви (Заһирәгә). Син кем?
Заһирә. Сәдака сорап, абыстайларга килгән идем.
Галәви. Мулла йортында сәдака сорыйлармыни, дурак. Сәдака китердем, дисәң, бер хәл иде, бар, чык моннан…
Ишан. Урлашырга кергәнсеңдер әле, кяфер. Галәви, тенте үзен.
Галәви. Дөрес әйт, берәр нәрсә чиертмәдеңме, барыбер тапмый калмам. (Тенти.)
Заһирә. Юк, абзый, урламадым.
Ишан (кинәт исенә төшеп). Тукта әле, тукта, капка бикле булгач, син ничек монда керә алдың, кем кертте сине?
Заһирә. Койма аркылы.
Ишан. Койма аркылы? Галәви, ишеттеңме, син нәрсә карап тордың, ганка? Бар, үрәтниккә илтеп тапшыр үзен! Тикшерсеннәр. Бар! Алла сакласын, Алла сакласын. (Өйгә кереп китә.)
XIX. Заһирә һәм Галәви.
Галәви. Әй малай, чынлап та, син ничек керәсе булдың?
Заһирә. Койма аркылы.
Галәви. Мин күрмәдемме?
Заһирә. Юк.
Галәви. Юк шул, күргән булсам, сыйрагыңнан тотып, җиргә бер генә бәрер идем, бәхетең, күрмәгәнмен. Әйдә!
Заһирә. Кайда?
Галәви. Үрәтниккә.
Заһирә. Абый җаным, мине үрәтниккә илтмә, бер көн бушлай урагыгызны урыр идем.
Галәви. Әйдә, дигәч, әйдә, диләр.
Заһирә. Абый бәгырем, зинһар, хур итмә.
Галәви. Әйдә, дим, әллә өстерәп алып барганны көтәсеңме? (Кочаклый, кинәт йомшарып.) Синең, малай, билләрең нечкә генә икән, хәер сорап юкка әрәм булып йөрисең, ишан хәзрәткә алтынчы хатынлыкка чыксаң, тамагың тук булыр иде.
Заһирә. Без аңа тиң түгел.
Галәви. Чынлап әйтәм, икәү рәхәтләнеп торыр идек.
Заһирә. Булмый, ярамый. Урагыгызны бушлай урырмын.
Галәви. Урырсыңмы?
Заһирә. Урырмын, абый, тик җибәр генә.
Галәви. Алайса, әйдә печәнлеккә.
Заһирә. Юк, абый, син мине моннан чыгар, иртәгә әтәчләр белән бергә килермен.
Галәви. Әтәчләр белән мин сине чыгарып җибәрермен, төшенәсеңме? Риза булмасаң, әйдә үрәтниккә.
Шулар ук һәм ишан.
Ишан (чыгып). Галәви, кайттыңмы?
Галәви. Киткәнем дә юк әле.
Ишан. Киткәнем дә юк?
Галәви. Әйе, үрәтниккә бармыйм, ди.
Ишан. Өстерәп илт.
Галәви. Бер көн бушлай урагыгызны урырмын, ди.
Ишан. Карак урак ура беләмени!
Галәви. Каракка охшамый, ишан хәзрәт, әллә калдырыйкмы, дим… Печәнлектә кунар иде.
Ишан. Печәнлектә, дисеңме, Алла сакласын, Алла сакласын! (Заһирәгә якын килеп карый, тоткалый.) Хуш… Син, фаразан, кызмы, киленчәкме? Алла сакласын, Алла сакласын… Кызмы, киленчәкме, дим мин сиңа, ахмак? Хуш…
Заһирә. Кыз, хәзрәт.
Ишан. Хуш, үзең кыз да икәнсең, чибәр дә икәнсең, көяз дә икәнсең, койма аркылы йортларга керү ярамый, гөнаһ була. Хуш, синең күкрәкләреңә җеннәр оялаган булырга кирәк… Бинабәрин98, өшкерергә кирәк. Алла сакласын, Алла сакласын. Галәви, мунча ишеге ачыкмы?
Галәви. Бикле, хәзрәт.
Ишан. Ачкычы синдәме?
Галәви. Абыстайларда.
Ишан. Бар, хәзер алып чык!
Галәви. Тапсам алып чыгармын.
Ишан. Бар, тиз йөр!
Галәви кырын-кырын карап, кереп китә.
Алла сакласын, Алла сакласын… Хуш, чибәр кыз, фаразан, күкрәгеңә җен ояласа, яман була, ул кяферләр иманны кимереп яталар. Җеннәрне мотлак куарга кирәк. (Тоткалый, кочмакчы була.) Алла сакласын, Алла сакласын, мотлак куарга кирәк.
Заһирә ишанны бәреп егып кача, ишан тора алмый кычкыра.
Галәви, Галәви, качты, качты, кяфер, тот!..
XX. Ишан һәм Галәви.
Галәви. Ни булды, хәзрәт?
Ишан. Качты, качты, кяфер, тот!..
Галәви. Качты!.. Тотыгыз!.. Тот, карак, карак!.. (Куып китә.)
Остазбикәләр кайтып керәләр.
Хәдичә (ишанны торгыза-торгыза). Сөбханалла, сөбханалла…
Мәрфуга.
Сабира.
Ни булды, хәзрәт?
Ишан. Качты, кяфер, качты, тотыгыз, тот! (Хатыннарын куа башлый.)
Хәдичә. Кем качты?
Ишан. Карак, карак.
Барысы да. Карак?
Ишан. Кая дөмегеп йөрисез, ахмаклар, йортка монда караклар ияләшкән.
Хәдичә. Кайда?
Ишан. Менә кесәмдә… Ахмаклар, карак күзгә күренеп торамыни! Качты.
Барысы да. Качты?
Ишан. Карагыз, аң булыгыз, карагыз, моннан соң мунча ишеген биклисе булмагыз!
Хәдичә. Йә, шәйхем, мәдәд, минем генә нәрсәләргә тимәгән булса ярар иде. (Кереп китә.)
Мәрфуга. Гөнаһ шомлыгына каршы, сандыгымны бикләмичә киткән идем ләбаса. (Йөгереп кереп китә.)
Сабира. Калфагым гына исән булса ярар иде. (Ашыгып кереп китә.)
Ишан. Алла сакласын, Алла сакласын. Картая башлаганмын, ахрысы, кулдан ычкынды бит, кяфер.
Галәви керә.
Йә, хуш, тоттыңмы?
Галәви. Каян тотасың аны, җиргә сеңгәндәй, эзе дә юк.
Ишан. Шул каракны да тота алмагач, нигә асрыйм мин сине, кяфер!
Галәви. Әй хәзрәт, карагы яхшы иде, печәнлеккә генә ябасы калган.
Ишан. Алла сакласын, Алла сакласын. Бәлки, ул шунда гына качкандыр.
Караналар.
Әй син, фаразан, карак кызый, чык, монда кил, барыбер эзләп табарбыз!
Галәви. Әй хәзрәт, кулдан очкан кошны тоту юк инде ул. Үзеңә дә булмады, фәкыйрегезгә дә булмады. Нинди һәйбәт карак тотып биргән идем бит.
Ишан. Чибәр иде шул, ахмак, бик чибәр карак иде, Алла сакласын, Алла сакласын. Кем, Галәви, бүген төн йокламассың, шакылдавык белән йорт тирәсендә әйләнеп йөрерсең. Явызларның ниятләрен белә алмассың, Алла сакласын, Алла сакласын. Карак кызыйны тотсаң, мине уятырсың… Фонарьларны яндырып куй, китап яктылыкны ярата, Алла сакласын, Алла сакласын. (Кереп китә.)
Галәви икенче якка керә.
Ерактан «Зәңгәр шәл» көенә җырлаган җыр тавышы ишетелә. Зур паузадан соң Галәви такылдавыкны шакылдатып чыга.
Галәви. Бәхетсезнең итәгенә бодай салсаң, карга чүпләр, ди. Нинди һәйбәт каракны кулдан ычкындырды бит, карт юләр. Чынлап карасаң, карак та булмагандыр әле, абыстайларга егетләрдән хат китерүче булгандыр. Мин дурак, миннән битәр ишан хәзрәт юләр, фил кадәр гәүдәсе белән шуны ычкындырган бит, карт тәре! (Шакылдатып, капкадан чыгып китә.)
Зур паузадан соң ике кеше акрын гына дүрт аякланып капкадан керәләр, караналар, салмак кына сызгыралар, Галәви ишетә.
Галәви (ерактан кычкырып). Кем ул? (Шакылдатып керә, курыкканлыгы бөтен гәүдәсендә сизелә.) Кем ул? Кем ул, дим? Ә, теге юньсез яңадан кергәндер әле… Әй син, карак кызый, яхшы чакта карышма, чык, барыбер эзләп табармын, чык!.. Әй, кулыма эләксәң, урырмын урагыңны, малай, яхшы чакта чык, дим. (Караклар качкан куак төбенә килә.) Ә син, карак кызый, яхшы чакта чык, дим, барыбер эзләп табармын, яшеренгән җиреңне беләм бит… Ә менә сиңа, кызый, актык сүз, оч кат чык диюгә чыкмасаң, шакылдавык белән башыңны ярырмын. Чыгасыңмы?.. Ә? Бер булды. Чыгасыңмы? Ә?.. Ике булды. Актык кат әйтәм, чыгасыңмы?
Булат белән бер качкын Галәвине артыннан кочаклап эләктереп алалар, авызын куллары белән каплыйлар.
XXI. Булат, Пәтрәй, Хәйри, Мишка, Галәви һәм башка качкыннар.
Булат. Тыныңны чыгарсаң, үлемеңне шунда табарсың. (Хәнҗәрен терәп.) Бу кем йорты, Котдүс ишан йортымы? Котдүс ишан йортымы, дим?!
Галәви (куркып). Ә, ә, ә… шул.
Булат. Котдүс ишан йорты шулмы, йә?
Галәви (шыпырт). Шул.
Булат. Кычкырыбрак әйт.
Галәви. Шул.
Булат. Мәйсәрә өйдәме?
Галәви. Өйдә.
Булат. Кайсы тәрәзә турында йоклый?
Галәви. Тәрәзәсез бүлмәдә.
Булат. Өйдә кемнәр бар?
Галәви. Барысы да.
Булат. Ирләрдән кемнәр бар?
Галәви. Без генә.
Булат. Ничек сез генә?
Галәви. Әйе инде, без генә… хәзрәт тә мин…
Булат. Яңадан әйтәм, тавышыңны чыгарсаң, беттем дип бел!
Галәвинең кулларын бәйләп, агачка бәйлиләр. Булат сызгыра, качкыннар керәләр.
Егетләр, эшегезне белегез!
Барысы да йорт тирәсенә тарала. Мишка ут сала, Булат берничәсе белән өйгә керә. Өйдә чыр-чу башлана. Йорт яна башлый. Булат Мәйсәрәне кочаклап алып чыга, алар артыннан качкыннар чыгалар. Ыгы-зыгы.
Булат (Мәйсәрәгә). Бөркән зәңгәр шәлеңне!
Ишан һәм хатыннары эчке күлмәкләрдән, кычкырышып, мендәр-кием күтәреп чыгалар. Йорт яна. Качкыннар качалар. Ишан күлмәк-ыштаннан чаба.
Ишан. Галәви, Хәдичә, Сабира, Мәрфуга, Фазыйлә, тотыгыз, тот кяферләрне!
Хатыннар барысы да эчке күлмәктән, шашынып ишан итәгенә ябышып әйләнәләр. Галәви бәйләп салган җиреннән тора алмый тарткаланып ята.
Ишан. Галәви! Караул!..
Хатыннары. Янабыз, янабыз, янабыз!..
Пәрдә.
1926 ел