Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 27

Yazı tipi:

Хикмәтле доклад
Көлке-мәзәк

Дүрт пәрдәдә, биш күренештә
УЙНАУЧЫЛАР:

Мортаза – «Кызыл сандал» артеле идарәсенең рәисе.

Бану – Мортазаның хатыны.

Гөлҗамал – аларның асравы.

Низам – идарә әгъзасы.

Хәмит – идарәнең эш башкаручысы.

Беренче пәрдә

Мещаннарча уртакул җыештырылган квартира. Телефон, радио, диварда зур сәгать.

Беренче күренеш

Мортаза һәм Бану.

Мортаза (бүлмәгә кереп, борчылып эзләнеп йөри). Һе, юк… Монда да юк… Абайламый йөрсәң, башыңны югалтырлар болар, дурак, юк бит, юк!.. Һе, менә кызык!.. (Бүлмәгә кычкыра.) Бану, тапмадыңмы?

Бану (бүлмәдән). Юк, юккк!..

Мортаза. Тапмаска, җир йотмагандыр бит аны. Гөмбә дисәң гөмбә… Бану, дим, гөмбә, нәрсә дөмектең анда!..

Бану (чыгып). Нәрсәгә акырынасың, шашкан ишәк төсле?..

Мортаза. Сез гөмбәләр белән шашу түгел, башың Соловкига китәр, дурак. Йә, кая дөмектердегез, кая куйдыгыз?! Сәгать ун тула бит.

Бану. Кара әле, сиңа әйтәм, алып кайттыңмы соң?.. Берәр җирдә онытып калдырмадыңмы икән? Күзгә-башка бер дә күренмәде.

Мортаза. Алып кайтмаган булсам сорап та тормас идем. Күлмәклегеңне шуннан алып бирдем бит, гөмбә. Йә, кая олактырдыгыз… Җир астыннан булса да, хәзер табып чыгар!

Бану. Каян табыйм мин аны? Әйтәм ләсә, күзгә-башка күренгәне юк дип.

Мортаза. Харап итәсез бит, гөмбә, харап итәсез… Иртәгә артельнең конференциясе, беренче нәүбәттә минем доклад тора. Йә, кая куйдыгыз, дим, миегез черегән нәрсәләр! Харап итәсез бит. Докладсыз калдырасыз.

Бану. Юләр балык төсле, нигә дип миңа җикеренәсең? Мин яшергәнмени аны. Кая куйган булсаң, шуннан ал да башымны катырма.

Мортаза. Доклад бит, саботаж, доклад бит, гөмбә!

Бану. Доклад, доклад. Нигә чәнчелмисең докладларыңны башыңа каплап. (Ишеккә барып.) Гөлҗамал, Гөлҗамал, монда кер. Үзенең бер рәте юк. Бөтен нәрсәләрен анысын анда, монысын монда тол кәккүк төсле ташлап йөри дә (үчекләп), доклад, доклад дип, башны катырырга керешә.

Гөлҗамал керә.

Икенче күренеш

Мортаза, Бану һәм Гөлҗамал.

Гөлҗамал. Нәрсә?

Бану. Түрә иптәш, абзаңның ниен күрмәдеңме?

Гөлҗамал. Ниен?

Мортаза. Портфелем кая, гөмбә?..

Гөлҗамал. Белмим.

Мортаза. Белмим дип торырга, энәмени ул. Менә сезгә биш минут вакыт. Тапсагыз табасыз, тапмыйсыз икән, миңа үпкәләмәгез. Милициягә барам да әйтәм. Сине дә хатыным дип тормам.

Бану. Тотынды инде, тотынды җил тегермәне. Гөлҗамал, өстәл җыйганда, савыт-саба белән ялгыш алып чыкмадыңмы?

Гөлҗамал. Җир упсын, алып чыкмадым, песидән куркып, берәр яры качмаган булса гына тик.

Мортаза. Нәрсә саташасың син, гөмбә?

Бану. Тукта әле, җикеренмә, яхшылап аңлат. Абзаңның нәрсә эзләгәнен төшенәсеңме?

Гөлҗамал. Төшенмәскә, син тагы бигрәк инде. Риҗинфилне дә белмәскә.

Мортаза. Риҗинфил түгел, портфель, гөмбә. Сөйләшергә өйрән.

Бану. Тукта әле, такылдама. Аның эчендә кирәксез кәгазьләрдән башка бернәрсә дә юк, Гөлҗамал. Бар әле, мендәр астында, түшәк астында юк микән, барып карап кына кил әле.

Гөлҗамал чыга башлый.

Мортаза. Тукта әле, без йоклаганда, күмерчегә, авыл агай-энеңә ялгыш бумажник яисә кулъяулыгы дип биреп җибәрмәдеңме?

Гөлҗамал. Юк.

Бану. Чүпләр белән чүплеккә-мазарга ташламадыңмы?

Гөлҗамал. Юк.

Мортаза. Утынлыкка-фәлән чыгарып яшермәдеңме?

Гөлҗамал. Ә?!

Бану. Без йоклаганда, берәр кеше монда кермәдеме?

Гөлҗамал. Юк.

Мортаза. Иске жилет дип шурум-бурумчыга ялгыш сатмадыңмы?

Гөлҗамал (еламсырап). Сез мине юләр дип беләсезме әллә… (Чыга башлый.)

Мортаза. Тукта, тукта, кая чыгасың?

Бану. Иске керләр тутырып ташламадыңмы?

Гөлҗамал. Юк, дим ич инде. Күргәнем дә юк ул нәмәрсәкәегезне.

Мортаза. Эчендә акчасы бар дип, ялгыш чәлдермәдеңме?

Гөлҗамал (кычкырып). Урлашырга мин каракмыни… Кулакмыни!

Мортаза. Тукта, гөмбә, тукта, илермә. Сине карак дигән кеше бармыни монда.

Гөлҗамал. Әйттең, әйттең. Карак дип бәла яптың.

Бану. Ялганлама, Гөлҗамал, сиңа карак дигән кеше булмады.

Гөлҗамал. Чәлдергәнсең, дип әйтте ич.

Мортаза. Чәлдерү карак дигән сүзмени ул, гөмбә.

Гөлҗамал. Нәрсә соң ул синеңчә, сәдака буламыни? Бу хурлыкка чыдар хәлем юк. Хәзер Советка барып, өстегездән жалба бирәм, судка бирәм.

Мортаза. Тукта, дивана, тукта, гөмбә!

Бану. Алны-артны абайламый сөйләшкәч, шулай була ул.

Мортаза. Тукта әле син, миең черегән саботаж гөмбә.

Гөлҗамал (кәпрәеп). Нәрсәңне мин урладым? Нәрсәңне мин чәлдердем? Хәзер үк алдан бер айлык жалуниям белән пашпортымны бирегез. Советка жалба белән барам. Женотделга да барам, комсомолга да барам, трудсессиягә дә барам. Бу хурлыкка чыдар хәлем юк. Буржуй, кулак, куштан булам дигәч тә, пролетарны рәнҗетергә димени…

Мортаза. Төш күрәсеңме әллә син?

Гөлҗамал. Жалуниямне бир.

Бану. Шаштыңмы әллә син?

Гөлҗамал. Пашпортымны бир!..

Мортаза. Тукта, дим!

Гөлҗамал. Иманым кяфер булсын, судка бирәм.

Бану. Юньле кылан, Гөлҗамал.

Гөлҗамал. Милициягә барам.

Мортаза. Менә дивана.

Гөлҗамал. Ялган бәлаләр таккан өчен төрмәдә черетмәсәм, атым Гөлҗамал да булмасын… (Аяк тибеп кычкырып.) Бирегез жалуниямне! Бирегез пашпортымны! Милисийски җизнигә барып, барысын да әйтәм. Бәйрәм иткәнегезне дә әйтәм, мулла чакырганыгызны да әйтәм, пылау ашаганыгызны да әйтәм, аракы эчкәнегезне дә әйтәм. Лото уйнаганыгызны да әйтәм. Һәр көн ястү вакыты җиткәч, әнә тегенең морҗасыннан Алла, Алла дип азан әйттергәнегезне дә әйтәм.

Мортаза. Әһә-һә-һә!.. Әле син шулай икән. Алай булса, күн тәпи, мин дә синең белән икенче төрле сөйләшермен. Син, мине «Кызыл сандал» правлениесенә сайлатмас өчен, доклад портфелемне миңа каршы группаларга саткансың икән. Елаган булып милисийски җизнәң белән куркытып, тегермән корып, заговор ясап, продукциянең яхшы чыгуына каршы килмәкче буласың икән. Эшләп чыгару эшләрен машиналаштыру, электрлаштыру, радиолаштыруга каршы килеп, кулаклар җырын җырлап, иген хәзерләү эшендә саботаж кормакчы буласың икән. Юк, тора тор, кызый, бәрәңге авыз, күн тәпи, элек менә мин сине милициягә озатыйм әле. (Телефонга барып.) Икенче район милицияне бирегез!.. Чыгарма, чыгарма!..

Гөлҗамал (ялынып Мортазага ябышып). Түрә иптәш, абзый, җаным! Зинһар, харап итә күрмә. Җалуниям дә кирәкми, күлмәклек тә кирәкми… Харап кына итә күрмә.

Мортаза. Әһә-һә!.. Жалуния дә кирәкми, күлмәклек тә хәзер кирәкми башладымыни?.. Йә, әйт, күпмегә саттың?.. Кемгә саттың?..

Гөлҗамал. Җир упсын, шул кояшны күрмим, акчагызны алган булсам.

Мортаза. Мин синнән акча сорамыйм, портфель сорыйм, доклад сорыйм. Кая портфелем?..

Гөлҗамал. Күргән булсам, ике күзем шартлап чыксын. Тоткан булсам, ике кулым терсәк тиңентен корып төшсен! Харап итмә!

Мортаза. Син үзең мине харап иттең, кая портфелем?

Бану. Җыен дивана, җыен алатыр, җыен радио бугаз безгә җыелган. Алладан оялмасагыз, әнә телефоннан, радио морҗасыннан оялыгыз, ичмасам. Бер юләр җуйган, икенче юләре таба алмый. Тавышыгыз башыма капты. Мигринем кузгалды. Эчемдәге катуым чыкты. Хәзер табып китерәсе булыгыз!

Мортаза. Син ни дип шыңшыйсың, юләр гөмбә? Ни дип шыңшыйсың, миңгерәү тавык?

Бану. Акырма миңа, юләр ишәк!.. Ай-ай-ай, катуым чыкты, катуым чыкты, үләм, үләм!..

Гөлҗамал. Әй Илаһым, үлә ич!..

Мортаза. Портфелемне тапмыйча, үләргә рөхсәт юк!

Бану. Ай-ай-ай!

Мортаза. Кая портфелем?

Гөлҗамал. Үлә ич!..

Мортаза. Харап иттеләр, докладсыз калдырдылар!..

Бану. Ай-ай-ай!..

Гөлҗамал (кычкырып елап). Пашпортны бирегез, пашпортны бирегез!

Бану. Ай эчем, ай эчем! Ай-ай-ай!..

Мортаза. Докладсыз калдым, пычаксыз суйдылар.

Соңгы җөмләләр бергә әйтелә. Шау-шу, кычкырыш. Низам керә.

Өченче күренеш

Мортаза, Бану, Гөлҗамал һәм Низам.

Низам. Бу нинди тавыш? Нәрсә? Ни бар?

Мортаза. Харап булдым. Низам брадәр, бу гөмбәләр харап иттеләр.

Бану. Ай-ай, эчем! Ай, ай!.. (Гөлҗамалга таянып чыгып китә.)

Низам. Ни булды?!

Мортаза. Докладсыз калдым.

Низам. Ә?!

Мортаза. Портфелем белән докладымны пышкыртканнар.

Низам. Бу нәрсә булды инде?

Мортаза. Нәрсә булсын – ак билет. Миңа да ак билет, сиңа да ак билет. Барыбызга да ак билет!

Низам. Чү әле, чү әле, ни сөйлисең син?!

Мортаза. Барлык таяныч докладта иде. Аны пышкыртканнар.

Низам. Шуннан соң?

Мортаза. Портфелем күз алдымда юкка чыкты. Эчендә доклад иде. Мәскәүгә җибәрсәң дә батарлык иде. Мәгънәсе дисеңме, тәртибе дисеңме. Слогы дисеңме, идеологиясе дисеңме…

Низам. Әәәммм!..

Мортаза. Шыр ялангач калдым, Низам брадәр, шыр ялангач. Правление дә, сәясәтләр дә, планнар да, тегермәннәр дә һавага очты. Унике ай буенча хәзерләнгән доклад бер минутта юкка чыкты да китте.

Низам. Монда теге группаларның кулы йөргәнлек сизелә.

Мортаза. Алар эше, тәгаен алар эше. Правлениегә үрмәләүләрен әллә кайчаннан бирле сизенеп киләм мин. Бөтен таяныч докладта иде. Алар аны сизгәннәр булырга кирәк.

Низам. Чү әле, чү, монда акыл, сәясәт, дипломатлык кирәк. Милициягә, угрозыскка, союзга хәбәр итәргә кирәк. Шулай иткәндә, бәлки, конференцияне дә кичектереп булыр.

Мортаза. Анысы батмас. Тыңламаслар.

Низам. Югыйсә теге группалар безгә каршы бик каты оешалар. Кичә генә әле Күсе Фәттах белән Шәкүр Гыйлаҗы ике группа иде, ә бүген бергә очрашканнар да өченче группа оештырганнар.

Мортаза. Ничек инде ул алай була – ике кеше өч группа?

Низам. Безнең агай-эне булдыра икән шул. Үземнең дә исем китте. Фәттахы, җыелышка килмәс өчен, уң күзен бәйләп йөргән була. Гыйлаҗ, аңа үч итеп, сул күзен бәйләп килми. Төбендә Фәттахы да сукыр түгел, Гыйлаҗы да күзсез түгел. Кичә бергә кинода очрашканнар да, икәвесенә тагы өр-яңа бер группа төзегәннәр.

Мортаза. Иске уйларыннан кайтканнармы?

Низам. Юк, кайтмаганнар булырга кирәк. Татар барда хәтәр бар дигәндәй, дөнья булгач, хәйләсез, группасыз торуы мөмкин түгел бит. Менә мин дә әле шул турыда сөйләшеп аңлашырга дип килгән идем. Безгә дә Фәттахлар юлын тотмыйча булмас.

Мортаза. Ягъни?

Низам. Группалашырга кирәк.

Мортаза. Синең группага күчәргәме?

Низам. Мәсьәлә мөһим, конференция борын төбендә.

Мортаза. Анысы батмас, Низам брадәр.

Низам. Син уйлаганча түгел ул.

Мортаза. Син уйлаганча да түгел.

Низам. Яңа план уйладым әле мин.

Мортаза. Йә?

Низам. Фәттахлар, Гыйлаҗлар группасына каршы көрәшер өчен, бер чара кирәкме, юкмы?

Мортаза. Әлбәттә, кирәк. Ләкин ул чара минем группа файдасына зарар китерә торган булса кирәкми.

Низам. Менә эшнең кендеге шунда инде.

Мортаза. Йә, йә.

Низам. Синең дә группа исән калырга тиеш, минем группа да исән калырга тиеш. Син миңа, мин сиңа искечә полный дошманнар булып калабыз. Хәзерге заманда үзара тартышуда хикмәт, үзара сугышуда бәрәкәт.

Мортаза. Ләкин минем үз фикерем фикер. Үз группам группа.

Низам. Минем шулай ук. Үз фикерем фикер. Үз группам группа. (Кинәт исенә бернәрсә төшеп, кулын маңгаена бәреп.) Һәйт!!! Менә сиңа чүлмәк баш… Мин бит сиңа ялгыш кергәнмен. Сәгать унбердә мин тегендә булырга тиеш.

Мортаза. Кайда?

Низам. Минем бит анда бер хикмәт, группа оештырасым бар… Ярый, хуш. Өйлә вакытларында кабинетыңа барып чыгармын, шунда яхшылап аңлашырбыз. Хуш!.. (Китә, портфелен онытып калдыра.)

Мортаза. Хуш, хуш… Акыллы кеше, дипломат кеше, лидер кеше, иске заман булса, голова, депутат булырлык кеше.

Кычкырып, Бану керә.

Дүртенче күренеш

Мортаза һәм Бану.

Бану. Таптым, атасы, таптым.

Мортаза. Ә?!

Бану. Портфелеңне таптым.

Мортаза. Таптың, кая?

Бану. Уф, тукта, шатлыгымнан мигринем кузгалды.

Низам керә.

Бишенче күренеш

Мортаза, Бану һәм Низам.

Низам. Менә кызык! Портфелемне онытканмын.

Бану. Ә, исәнмесез, Низам әфәнде! Фаизә апа исән торамы? Балалары исәннәрме? Җыенга кайтасызмы?

Низам. Апа кайтам дип тора. Минем вакытым юк.

Мортаза. Портфель кая?

Бану. Тукта әле, Мортаза. Юньле кылан, кеше-фәлән белән исәнләшергә ирек бир. Фаизә апаның биле нихәл? Профессорның даруы килештеме?

Мортаза. Портфелем кая, дим?! Сәгать унбер була.

Бану. Бу ни эшең инде, Мортаза? Авыл агайлары төсле кыланасың… (Низамга.) Югары урамда Америкта укыган бер доктор бар икән, кай җирең авыртканлыкны сорамыйча, үзе таба икән. Әллә нинди колак ишетмәгән авырулар таба икән.

Мортаза. Портфель!..

Бану. Утырыгыз, Низам әфәнде, рәхим итегез!

Мортаза. Портфель!..

Бану. Шул портфелең белән шашмасаң ярар иде. Шашу дигәннән, Шаһит Хаҗиның кызы шашкан бит. Фаизә апа ишеттеме икән? Шумашушный домга озатканнар.

Низам. Исән булыгыз, Бану ханым! Барып утырыгыз.

Бану. Сәламәт булыгыз… Әй, онытып та торам икән әле. Коммунхоз Нәгыймәсе игез бала китергән. Берсе ул, берсе кыз икән. Улы тугыз кадак, ди, кызы алты кадак та унике мыскал ярым, ди.

Телефон шалтырый.

Низам. Сәламәт булыгыз… (Ашыгып чыга.)

Алтынчы күренеш

Мортаза һәм Бану.

Мортаза. Портфель, портфель, портфель!

Бану. Теңкәмә тидең портфель белән. Кеше белән рәхәтләнеп сөйләшергә дә ирек бирми. Гөлҗамал, Гөлҗамал!

Мортаза. Әйе… Хәзер барам. Хәзер, хәзер…

Гөлҗамал керә.

Җиденче күренеш

Мортаза, Бану һәм Гөлҗамал.

Гөлҗамал. Нәрсә?

Бану. Кая дөмектең!

Гөлҗамал. Мич ягам ич.

Бану. Керт!

Гөлҗамал. Нәрсәне?

Бану. Әйттем ич.

Гөлҗамал. Ә, тегенеме?..

Бану. Соң.

Гөлҗамал. Хәзер. (Чыга.)

Мортаза. Кая, буласызмы инде? Әллә юри юләр саттырасызмы?

Бану. Гөлҗамал, тиз бул инде.

Гөлҗамал (чүлмәк өстенә капланган портфельне чүлмәге белән алып керә). Менә!..

Мортаза (ашыгып портфелен алып). Икенче кагыласы булмагыз. Чүлмәк капкачы дип белдеңме әллә син, гөмбә!

Бану. Дивана дисәң – ачуың килә, Гөлҗамал, тиле дисәң – үпкәлисең, чебен чеметерлек акыл әсәре юк үзеңдә… Йә, нәрсәгә дип чүлмәкне алып кердең, бар, алып чык.

Гөлҗамал чыга.

Сигезенче күренеш

Мортаза һәм Бану.

Мортаза (портфелен актарып). Тукта әле, тукта, монда юк ич.

Бану. Нәрсә юк тагы?

Мортаза. Доклад монда юк ич!..

Бану. Шашмасаң ярый инде шул докладың белән. Яхшылап кара, кая китсен.

Мортаза. Юк шул, юк!.. Юк, юк, Бану, юк бит. Гөлҗамал, Гөлҗамал!..

Бану. Яхшылап кара, шундадыр. Мин кирәксез кәгазьләрне генә алырга әйткән идем.

Гөлҗамал керә.

Мортаза. Ә-ә-ә-ә.

Тугызынчы күренеш

Мортаза, Бану һәм Гөлҗамал.

Гөлҗамал. Нәрсә инде, мичем уза.

Мортаза (портфелен бәрә-бәрә). Гөлҗамал, кая мондагы доклад?

Гөлҗамал. Нәрсә…

Мортаза. Доклад!..

Гөлҗамал. Әй, шаяртасыз икән лә, мин тагын… (Чыга башлый.)

Мортаза (ябышып). Тукта, дим мин сиңа, кая куйдың, кемгә саттың, күпме алдың?

Бану. Ләгънәт кенә икән. Әллә кирәкле кәгазьләре эләккән? (Чыга.)

Унынчы күренеш

Мортаза һәм Гөлҗамал.

Гөлҗамал. Нәрсә…

Мортаза (чайкалып, борылып). Менә мондагы, мондагы… Уф, үләм! Нигә син, нигә син! Уффф!.. (Урындыкка ава.)

Гөлҗамал. Менә кызык эш тапканнар: тоталар да миңа бәйләнәләр, тоталар да миңа бәйләнәләр. Чүлмәк капкачларыгыз юкка мин гаеплемени?!

Мортаза. Ә?!

Гөлҗамал (кызып). Чүлмәк капкачларыгыз юк. (Киерелеп.) Чүлмәк өстенә үзем менеп утырмам бит. Менә шул, чүлмәк капларга алып чыккан идем.

Мортаза. Тукта, кызый, тукта. Маташтырма. Ә нигә соң син сораганда әйтмәдең? Антлар итә-итә, күргәнем дә, тотканым да юк, дидең, йә?

Гөлҗамал. Сез бит миннән аңлатып сорамадыгыз, әллә нәрсә дауладыгыз. Күн букча дип сораган булсагыз, әллә кайчан керткән булыр идем.

Мортаза. Моның эчендәге кәгазьләрен кемгә бирдең?

Гөлҗамал. Ни эшләп мин бирим. Бану апа үзе бирде.

Мортаза. Ә-ә-ә…

Гөлҗамал. Җир тотсын, үзе бирде.

Мортаза. Үзе!.. (Каранып.) Кая соң үзе качкан! Гөлҗамал, биклә ишекләрне. Каравыл, каравыл!..

Бану керә.

Унберенче күренеш

Мортаза, Бану һәм Гөлҗамал.

Бану. Бу ниткән яңа һөнәр тагын!..

Мортаза. Әһә, кача алмадыңмы?.. Гөлҗамал, шаһит бул: бу хатын минем фатирымда экономический контрреволюция, саботаж тегермәне корып…

Бану. Шаштыңмы әллә син?!

Мортаза (буылып). Гөлҗамал, турысын сөйлә. Ике кием первый сорт сандал бирермен.

Бану. Нишлисең син!.. Әллә драма түгәрәгенә язылдыңмы?

Мортаза. Молчать, халыкара саботаж!..

Бану. Мортаза, дим.

Мортаза. Молчать!.. Гөлҗамал, турысын сөйлә.

Гөлҗамал. Нәрсә сөйлим?

Мортаза. Менә моның эчендәге кәгазьләрне менә бу халыкара… чүпрәк баш кемгә бирде, сөйлә, кемгә бирде?

Гөлҗамал. Миңа бирде.

Мортаза (аптырап). Сиңа?!

Гөлҗамал. Әйе. Менә шул кояштыр, миңа бирде.

Мортаза. Нәрсә дип ул аларны сиңа бирде?

Гөлҗамал. Мич кабызырга.

Мортаза (каты кычкырып). Ә-ә!!!

Бану. Пычак кергере…

Гөлҗамал. Пычак шул, пычак. Ничә әйттем, чыра пычагы, чыра пычагы, чыра пычагы алыгыз дип, сүземне тыңламадыгыз, чыра пычагы алмадыгыз.

Мортаза (аптырап). Тукта, тукта, мин шашаммы? Әллә болар шашканнармы?.. (Бануга ташланып.) Ах, син, бәйнәлмиләл, мещанка, койрык сөяге, кәкре сыйрак, чүпрәк баш!

Бану. Мортаза!..

Мортаза. Ах син, ташаяк таш курчагы, гайбәт чеховозы, волокита кәбестәсе, бүкән бәбәк!..

Бану. Тиле күркә төсле кабарынма миңа!..

Мортаза. Молчать, алты-биш!

Бану. Әйтерсең лә конторда кәгазь беткән, юк өчен кыямәт куптара.

Мортаза. Молчать, чүпрәк сандал!.. Ә син, халык аралаш бетле баш, гөмбә танау, нәрсә карадың? Соң син, миңгерәү ябалак, докладтан чыраны да аера алмагач, син нинди пролетарка!.. Мәмләкәт белән идарә итәргә шулай өйрәнәсеңме? Соловки, Соловки, икесен дә Соловкига! Икесе дә миңа контр!.. Уф… Уф!..

Гөлҗамал. Син үзең контр, син үзең собака! Кая чыра пычагыгыз?! Кая чүлмәк капкачларыгыз?..

Бану. Ай, ай, мигринем кузгалды. Ай, эчем, эчем, ай-ай!..

Мортаза (телефонга барып). Район, икенче район, милиция. Каравыл, таладылар, таладылар.

Гөлҗамал. Пашпортымны бирегез, пашпортымны бирегез!..

Бану. Ай-ай-ай, эчем, ай-ай.

Шау-шу.

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Кабинет. «Кызыл сандал» артеле идарәсе.

Беренче күренеш

Мортаза һәм Хәмит.

Мортаза (ишекне яба-яба). Юк, дим, юк. (Һаман телефон шалтырый. Мортаза җавап бирми, трубканы алып кына куя.) Бүген бер кешене дә кабул итмим. (Ишекне ябып.) Дөньяга союзга язылган мещаннардан да кляуз, сагыз халык булмас. Сознательность дигән нәрсә ана сөте белән кермәсә, артель сөте белән керми икән… (Звонок бирә.)

Хәмит керә.

Хәмит. Нәрсә, Мортаза иптәш?

Мортаза. Бар, әнә шул койрык сөякләренә бүген бер кеше дә кабул итмәвемне аңлат.

Хәмит. Барысын булмаса да, кайберәүләрен кабул итү кирәк иде. Срочно эшләр белән килүчеләр бар.

Мортаза. Ә минем докладым срочно түгелмени?

Хәмит. Беренче мастерскойда олтан беткән, өченчесендә бер данә йөзлек калмаган, ди. Иртәгә конференция.

Мортаза. Һәм минем доклад.

Хәмит. Булса ни, әзер бит ул.

Мортаза. Әзер булса, мин правлениегә сәгать унбердә килмәс идем.

Хәмит. Нигә, кичә бит…

Мортаза. Куй, ичмасам, син канга тоз салма.

Хәмит. Соң кичә бит…

Мортаза. Куй, сөйләмә, дим, йөрәк яндырып. Болай да көчкә-көчкә генә креслода утырып торам. Нервларым телефон чыбыклары төсле өзеләм-өзеләм дип кенә торалар.

Хәмит (җилкәләрен уйнатып). Һичнәрсә аңламыйм.

Мортаза. Өйләнмә, туган, акылың булса өйләнмә. Алиментларыңны үзем түләшермен. Инде ялгышлык белән юләрләнеп өйләнәсең икән, фатирда торма. Исерек баштан фатирда тора башлыйсың икән, сак бул, зинһар, сак бул, асрау алма… Инде күрәчәгеңә каршы асрау тотасың икән, чыра пычагы белән чүлмәк капкачларын алдан алып куй.

Хәмит. Гафу итегез, һичнәрсә аңламыйм.

Мортаза. Башыңа төшсә, шундый аңларсың, брадәр, бәрәкәте кабереңә хәтле барыр.

Хәмит. Кызык.

Мортаза. Кызык түгел, фаҗига, фаҗига! Ә мин, исәр, миңгерәү ябалак, шул юләрлекләрнең барысын да эшләдем. Хатын, фатир, асрау алдым. Фатир тормышы өчен иң мөһимен, иң кирәген – чыра пычагы белән чүлмәк капкачларын алмаганмын.

Хәмит. Чыра пычагы, чүлмәк, честное слово, һичнәрсә аңламыйм!..

Мортаза. Гаиләне машиналаштыру эшендә чыра пычагы белән чүлмәк капкачларының иң мөһим факторлар икәнлеген төшенә алмаганмын.

Хәмит. Нәрсә әйтергә телисез соң?

Мортаза. Век живи, век учись, дураком помрёшь.

Хәмит. Верно!

Мортаза. Менә шул хакыйкатьне бүген йөз проценты белән аңладым, брадәр.

Хәмит. Нәрсәгә мине чакырдыгыз?

Мортаза. Правлениенең бөтен ишекләрен бикләп, тәрәзә пәрдәләрен төшер, бөтен хезмәткәрләрне агяһландыр99.

Хәмит. Хуш!

Мортаза. Доклад хәзерлибез.

Хәмит. Доклад!..

Мортаза. Уф, бу нагрузкадан башым ярылмаса ярар иде.

Хәмит. Ә кичәге доклад соң?

Мортаза. Аның турында сорашма.

Хәмит. Ничек?!

Мортаза. Шулай, ул очты.

Хәмит. Кая?

Мортаза. Мичкә, брадәр, мичкә!

Хәмит. Ничек мичкә?! Төшенмим.

Мортаза. Хатын, фатир, асрау алып тора башласаң – төшенерсең. Ярый, сүз көрәштереп ботка да пешмәс, сандал да тегелмәс. Кушканны эшлә. Мин правлениегә председатель булып сайланган көннән бирле җыелган материалларны доклад өчен бүген хәзерләп бетерәсез, менә шул. Бар!

Хәмит. Мортаза иптәш!

Мортаза. Бар, дим, бар. Кушканны эшлә.

Хәмит. Срочно эшләр белән килүчеләрне ни эшләтәбез?

Мортаза. Куып чыгар.

Хәмит. Олтанлыклар турында…

Мортаза. Кирәкми.

Хәмит. Йөзлекләр беткән, эшчеләр эшсез торалар, ди.

Мортаза. Эшсез торган сәгатьләрен бәйрәм сәгатьләренә күчерерсез.

Хәмит. Закон буенча бит…

Мортаза. Кирәкми, кирәкми, законнарыгыз да, эшчеләрегез дә, сандалларыгыз да, артельләрегез дә, срочныйларыгыз да, бессрочныйларыгыз да – берсе дә кирәк түгел. Миңа доклад кирәк, доклад, доклад!.. Бар, дим, бар, кушканны эшләгез, волокита тудырып каршымда эшсез тормагыз!

Хәмит (җилкәләрен уйнатып). Ихтыярыгыз. (Чыгып китә.)

Мортаза (өметсез тавыш белән). Дөньядагы хәлләргә карап хәйран каласың. Адәм баласы саковой олтанлы сандал төсле ышкыла, ышкыла, ышкыла да тузып җир йөзеннән югала. Бөтен дөньяны канга батырган сугышлар, талаулар, газаплар, революцияләр, контрреволюцияләр, җыелышлар, конференцияләр… Әрсез адәм баласы талаша-талаша, үз туганы белән бугазга-бугаз килеп чәйнәшеп дөнья куа… Куа, куа да үлә дә китә. Барысы бетә. Мичтә янып көлгә әверелгән доклад төсле юкка чыга… Берәр ай, берәр ел, унар ел, йөзәр ел хәзерләнгән докладлар дөньяның вафасыз мичендә көлгә әвереләләр…

99.Агяһландыру – искәртү, белдереп кую.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre