Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 28

Yazı tipi:

Икенче күренеш

Мортаза һәм Гөлҗамал.

Гөлҗамал. Түрә иптәш, абзый!

Мортаза (йомшак тавыш белән). Ә, син икәнсең, Гөлҗамал, кил, утыр.

Гөлҗамал. Утырырга вакытым юк.

Мортаза. Утырып кал, Гөлҗамал, утырып кал, син түгел, меңәр ел яшәгән мәмләкәтләр дә юкка чыкканнар. Вафасыз дөньяны куып җитә алмассың. Утырып кал, Гөлҗамал, утырып кал.

Гөлҗамал. Базарга барасым бар.

Мортаза. Базарга да барырсың, мич тә ягарсың, аш та пешерерсең. Барыбер үләргә туры килер. Син түгел, еллар буе том-том докладлар язган зур философлар, даһи председательләр дә үлгәннәр. Исәннәре дә үләчәкләр. Шулай, Гөлҗамал брадәр, бик вафасыз бу дөнья. Шуның өчен, базарга барганда, чыра пычагы белән чүлмәк капкачлары алырга, зинһар, оныта күрмә. Көннәрнең берендә йолдызлар конференциясе аны да урыныннан бәреп төшерәчәк.

Гөлҗамал. Түрә иптәш, абзый, иткә акча кирәк иде.

Мортаза. Адәм баласының миен череткән шул агуны, акчаны, тәки бетерә алмадылар бит. Хәер, социализм булгач…

Гөлҗамал. Суган белән кәбестә дә кирәк булыр.

Мортаза. Социализм булгач, Алла боерса…

Гөлҗамал. Күмәчкә дә чират торырга кирәк булыр.

Мортаза. Социализм булгач…

Гөлҗамал. Кая, акча бир дә, мин китим… Болай да, озак йөрисең дип, Бану апа һаман тирги.

Мортаза. Син әле, Гөлҗамал, бөтенләй нараси икәнсең. Акча бит ул первая необходимость та, кыйммәт иясе дә түгел, первая необходимость нәрсәне алыр өчен алмашка йөртелә торган билге генә. Шуның өчен син итне дә, чыра пычагын да, чүлмәк капкачларын да бурычка ал, әйе, бурычка.

Гөлҗамал. Кем бирсен бурычка?

Мортаза. Бирерләр, бирерләр. Сознательный, Аллага ышанган кибетчеләр бирергә тиеш. Только, зинһар дип үтенәм, Гөлҗамал, чыра пычагы белән чүлмәк капкачлары алырга оныта күрмә. Ник дисәң, кичкә яңа докладның өлгерүе бик мөмкин… Хәзер мин шул эшкә керешәм. Үткән эшкә салават, ди картлар. Син теге, янып харап булган доклад өчен кайгырма. Дөнья вафа кылса, яңадан хәзерләрбез, Алла боерса. Дөньясы булгач, икмәге дә, һавасы да, чыра пычагы да, доклады да бер дәрәҗәдә үк. Зарур бит. Бар, акыллым, бар.

Гөлҗамал. Бурычка бирмәсләр.

Мортаза. Бирмәсәләр алмассың…

Гөлҗамал. Ярый.

Мортаза. Мин бүген, бәлки, төнсез өйгә дә кайта алмам. Бануга сәлам әйт, борчылмасын… Яңа доклад хәзерләргә керешкәннәр, диең. Бар.

Гөлҗамал. Ярый. (Чыга.)

Мортаза. Мескен… Бер уйлаганда, несознательный булуы яхшы. Дөнья бәясенә алмаштырмаслык докладны харап итүе турында исенә дә алмый. Базар, ди, ит, ди, кәбестә, ди. Вөҗдан газабын күңеленә дә китерми.

Хәмит керә.

Өченче күренеш

Мортаза һәм Хәмит.

Хәмит. Докладның башлангычы һәм эшләнгән эшләр турында, информация турында ни эшләрбез икән?

Мортаза. Ягъни?

Хәмит. Копияләре юк.

Мортаза Ничек?!

Хәмит. Копияләре калмаган.

Мортаза. Сез мине җыйнаулашып үтерергә җыенасызмы әллә?

Хәмит. Үзегез копияләрен калдырырга кушмадыгыз.

Мортаза. Минем күрәчәгемә каршы, бер генә булса да кушкан эшне эшләгәнсез икән… Йә, ни эшләргә инде хәзер?..

Хәмит. Яңабаштан бөтен материалларны җыярга кирәк булыр.

Мортаза. Тагы яңабаштан.

Хәмит. Башкача мөмкин түгел.

Мортаза. Тазландырасыз башны, егетләр, тазландырасыз. Тыңла, сәгать дүрткә хәтле доклад өчен бөтен материаллар җыелып беткән булсын!.. Булмый икән, үзем дә бетәрмен, сезнең дә башыгызга җитәрмен. Бар!..

Хәмит. Мөмкин түгел, сәгать унике тула.

Мортаза. Приказываю!.. (Хәмит чыга башлый.) Тукта!.. Хәзер бөтен мастерскойларга телефонограмма бирегез. Конторадагы бер еллык бөтен кәгазьләрне бер сәгать эчендә җыеп миңа китерсеннәр. Бар!.. Тукта!.. Мастерской заведующийларына срочно телефонограммалар бирегез… Беренче: бер ел эчендә эшләгән эшләр, киләчәктәге перспективалар һәм бишьеллык план турында бер сәгать эчендә тулы докладлар хәзерләп миңа килсеннәр. Икенче: эшләп чыгару эшләрен арзанлаштыру, машиналаштыру, электрлаштыру, радиолаштыру турында сәгать ярым эчендә мөкәммәл проектлар хәзерләсеннәр. Бар! Тукта… Бөтен мастерскойларга телефонограммалар таратып, ике сәгать эчендә барлык мастерскойларда гомуми җыелышлар һәм доклад хәзерләү кампанияләре үткәрелсен… бар… Юк, тукта!.. Производство киңәшмәләренә хәзердән үк отношениеләр, положение, директива һәм перспективалар бирегез. Бетте, бар!.. Тукта, доклад өчен кирәкле ударный мәсьәләләр тагы бармы?

Хәмит. Белмим.

Мортаза. Белергә кирәк, брадәр, белергә кирәк, шул эшләр турында бер сәгатьтән миңа доклад белән керерсең. Бар!

Хәмит чыга.

Мортаза. Бер шырпы бер еллык эшне бер минут эчендә… Уйласам, күз алларымда утлы сандаллар әйләнә башлый. Минем кәгазьләргә кагыласы булма дип, әллә ничә кат строгий директивалар бирдем бит үзенә. Ул халык аралаш чүпрәк баш, мисез тавык, кыр казы үзенең мещанлык контрреволюциясен кора да тора. Ай, Соловки безнең артель карамагында түгел, бөтен мещанизм, хатынизм, фатиризм, чыра-пычагыйзмнар белән көрәшә белер идем. (Звонок бирә.)

Хәмит керә.

Хәмит. Нәрсә, Мортаза иптәш?

Мортаза. Минем хатынга хәзер срочно телефонограмма бирегез. Беренче: бүген көндезге ашка кайта алмам, көтмәсен. Икенче: кичкә фатирда лото мәҗлесе җыймасын. Бар!.. Тукта. Хәзер бөтен мастерскойлардагы культкомнарга хәбәр бирегез, доклад кампаниясе үткәрү уңае белән, өч чирек сәгать эчендә стенгазета чыгарсыннар. Баш мәкаләне үзем язармын. Бар!.. Юк, тукта… Хәзер мәркәз клубының идарәсенә отношение җибәрегез, клуб көтепханәсе бүлмәсендә безнең производствоның күргәзмәсен, конференциягә каратылып өч сәгать эчендә оештырсыннар. Теге посредрабистагы минем баҗай Гайнуллага минем исемнән хат язып, конференция өчен һәйбәт кенә сигез-тугыз кешелек симфонический оркестр оештырып җибәрүен сорагыз. Заграничный көйләргә уйный алсыннар. Сакай маршы белән Сания ариясеннән дә уйнарлар. Беркөнге төсле, зур быргысыз, барабансыз килмәсеннәр. Бәясен үзем сөйләшермен. Бар!..

Хәмит чыга.

Уф, бу нагрузка өчен спецставка гына түгел, полпред ставкасы кирәк. Ярый, мәкалә хәзерли башларга кирәк. (Утыра.) Хуш, мәкаләнең исемен ничегрәк куярга кирәк икән?.. Артельне машиналаштырумы, әллә «Кызыл сандал» ның җиңүе, дипме?.. (Звонок бирә.)

Хәмит керә.

Хәмит. Нәрсә?

Мортаза. Ярты тиенлек инициативагыз юк. Барысын да мин әйтеп торырга кирәк. Иң кирәкле эш калган бит.

Хәмит. Нәрсә тагын?

Мортаза. Драма түгәрәгенә хәзердән үк рәсми кәгазь җибәрегез, иртәгә, конференция ачылу уңае белән, биш-алты пәрдәлек һәйбәт кенә бер пьеса хәзерләсеннәр. Спектакль чыгымнарына кассадан сум утыз тиен акча җибәрелсен. Аң-белем, матур сәнгать эшләренә әһәмият итмичә ярамый. Культурный революция бит. Бар.

Хәмит чыга.

Хуш. (Утырып.) Әллә илне радиолаштыру турында һәйбәт кенә берәр нәрсә язасы микән? Әллә халык аралаш хәлләр турында бер сәяси мәкалә җибәрәсеме икән?

Низам керә.

Дүртенче күренеш

Мортаза һәм Низам.

Низам. Фу, шәйтан алгыры. Ишек кага-кага, кулларым кабарып бетте. Осадный положениеме әллә? Бөтен ишекләр бикле. Өстәлләргә бөтен дөнья кәгазьләре өелгән. Шау-шу, ыгы-зыгы, тузан. Әллә ревизия-фәлән төштеме?..

Мортаза. Ревизия эшмени ул! Ревизия генә булса, бер хәл иде. Зуррак мәсьәләләр туып тора әле.

Низам. Ликвидация түгелдер бит?

Мортаза. Ликвидация булса ябар идең дә, эш тә шуның белән бетәр иде. Көтелмәгәндә зуррак эшләр чыгып китте әле монда.

Низам. Әллә шахтинский вакыйгаларның сөреме безгә дә…

Мортаза. Зуррак, дим, зуррак!..

Низам. Җинаять, янгын, заговор, контрреволюция?!

Мортаза. Зуррак, дим мин сиңа.

Низам Төшенмим.

Мортаза. Доклад хәзерлибез.

Низам. Ишекләр бикләпме, ха-ха-ха!.. Ә соң кичәге доклад?

Мортаза. Юк ул хәзер.

Низам. Ничек юк?

Мортаза. Син сорама, мин әйтмим.

Низам. Югалды?

Мортаза. Юк.

Низам. Урланды?

Мортаза. Юк, дим, юк.

Низам. Ничек инде, югалмаган да, урланмаган да, ә үзе юк. Чемберленга җибәрмәгәнсездер бит?

Мортаза. Кеше булып торасың килсә өйләнмә, туган, зинһар, өйләнмә. Алиментларың булса, үзем түләшермен. Алай-болай мәҗбүри өйләнә калсаң, фатирда торма. Инде жакт председателе якын дусың булып, алай-болай фатирга эләгә алсаң, асрау тотма. Инде авылдагы берәр кардәшеңнең кызын укытырга, тәрбияләргә дип, ялгышлык белән асрау итеп аласың икән, чыра пычагы белән чүлмәк капкачларын алдан алып куй. Юкса портфелең белән чүлмәк капларлар… Эчендәге доклад белән токмач пешерерләр.

Низам. Димәк, докладың юк?

Мортаза. Юк, дию генә аз: һәбаән мәнсүра100 булып очты.

Низам. Бу ничек була инде?! Иртәгә конференция, ә синең докладың юк. Янабыз бит, Мортаза туган, дөрләп янабыз. Йә, нинди чаралар күрәсез, хуш?

Мортаза. Бөтен правление әгъзаларына, мастерскойларга, месткомнарга, культкомнарга, драма түгәрәкләренә доклад хәзерләү кампаниясе үткәрү турында фәрманнар тараттым.

Низам. Эш җайлы гына барганда, менә сиңа!..

Мортаза. Күрәсеңне күрмичә гүргә кереп булмый дигәндәй, мәсьәләгә алай бик үк өметсез карамыйм мин. Ашамам, эчмәм, көн йокламам, төн йокламам, әмма доклад булыр. Дөрес, бәлки, янган доклад төсле үк булып чыкмас, шулай да дошманнарның кикрикләрен төшерерлек булыр. Үлсәм үләрмен, конференциягә докладсыз бармам.

Низам. Докладсыз конференциягә бару бит балтасыз урманга бару дигән эш.

Мортаза. Үзеңнең конференцияне оештыру эшләрең ничек бара?

Низам. Ул яктан эшләр ал да гөл. Конференциядә барлыгы йөзгә якын кеше катнаша. Шулардан хәзергә билгеле булганы Фәттахлар, Гыйлаҗлар группасы… Күп булса, биш кеше булыр. Синең группа белән минем группаны кушсак, барлыгы җиде кеше, биш группа булабыз. Ул яклардан эшләр рәтле, Алла боерса.

Мортаза. Безнең яктан торучы группалар күренмиме?

Низам. Торып-торып кызык та сүз әйтеп куясың тагы. Бер группа икенче группаны яклый торган булгач, пычагымамыни группаларның кирәге! Менә шуның өчен дә массага юл куймас өчен, безгә икебезгә яңадан өченче бер группа оештырмыйча булмый.

Мортаза. Мин, әсасән101, ул фикергә каршы түгел. Ләкин минем асыл үз группамның фикере – фикер, үз юлы – юл. Үз планы – план.

Низам. Минем дә үз группам үземдә калачак. Конференциядә идарәгә яңадан үтсәк, ул сәгатьтән үк яңа төзелгән өченче группаны таратырбыз да, искечә ике группа калып, үзара тик акрынлап кына талашырбыз, тартышырбыз, Алла боерса.

Мортаза. Әсасән, мин риза. Только яңа группаның программасын, планын син төзерсең, минем конференциягә хәтле тын алырга да вакытым юк.

Низам. Анысы аның – кечкенә мәсьәлә. Үзем төзермен. Конференциягә барганда карап чыгарсың да, шуның белән эш тә бетәр.

Мортаза. Димәк, конференциягә дә икәү өч группа булып катнашабыз булып чыга.

Низам. Шулай итмичә мөмкин түгел бит. Бөтен хикмәт группада. Ул теге масса дигән булып җыен неграмотный мокытларга юл куярга ярамый. Ярый, хәзергә хуш. Минем тагы берничә группа оештырасым бар әле! (Чыга.)

Мортаза. Изге сәгатьтә!.. Ярый, эшләр акрын-акрын җайлана башлады. (Звонок бирә.)

Хәмит керә.

Бишенче күренеш

Мортаза һәм Хәмит.

Хәмит. Нәрсә?

Мортаза. Эшләр ничек бара?

Хәмит. Бара дип…

Мортаза. Йә, йә?..

Хәмит. Барысын да сәгать дүрткә хәзерләп җиткереп булмас.

Мортаза. Сверхурочный түләрбез. Төн буе эшләсеннәр. Хәзер син кучерларга һәм йөкчеләргә телефонограмма җибәр. Бөтен йөкле арбалар туарылып, пролёткаларга җигелсеннәр. Үзеңә бер ат ал, Ивановка берсен бир. Миңа ике ат калдыр. Аннан соң хәзер үк тиз генә беренче мастерскойга барып доклад өчен кирәкле бөтен кәгазьләрне алып кил. Бар! Тукта! Чәй вакытына теге ярты сәгатькә бүген туктамасыннар. Шул турыда приказ чыксын. Сверхурочный алырлар. Урак өсте елга бер килә, брадәр. Конференция дә елга бер генә була. Тырышсыннар… Тырышыгыз!

Хәмит чыга.

Фу, һич бушар хәл юк. Мәкаләне яза башларга кирәк. Хуш, башын ничек куярга булдым әле? Һе, эшләп чыгару эшләрен машиналаштыру, электрлаштыру турында радионың тоткан урыны – бу бик кирәк мәсьәлә. Әллә һәрбер артель әгъзасын радиолаштыру дип куйыйммы икән?..

Шаулашып, Бану, Гөлҗамал керәләр.

Алтынчы күренеш

Мортаза, Бану һәм Гөлҗамал.

Бану. Бу ниткән эшең тагын, җирбит! Әллә безне ачка үтерергә җыенасыңмы?.. Үзегез теге көнозын тыгынып йөргәч тә, безне әллә һава иснәп туялар дип уйладыңмы!..

Мортаза. Бурычка бирмәделәрмени?

Гөлҗамал. Кем, сөйләшмиләр дә.

Мортаза. Һе, бирмәделәр, диең.

Гөлҗамал. Бирмиләр, Сиркәкәгә кердем, кооперативка да кердем. Татмәскә дә кердем, Татмедторгка да кердем, Татиздатка да кердем – барысына да кердем. Бирмиләр, җитмәсә, көләләр генә, мыскыл итәләр. (Елый.)

Мортаза. Борчылма, Гөлҗамал, борчылма. Барып сораганның кадерен белмәсәләр, социализм булгач, үзләре китереп бирерләр әле, Алла боерса…

Бану. Китереп биргәнгә хәтле, сез бирәннәрне туйдырырга кирәк бит әле. Кая, нәрсә карачкы төсле күзлекләреңне акайтып торасың. Акча бир!

Мортаза. Күпме кирәк соң?

Бану. Көн дә, көн дә акчага төшеп булмас. Үзең калдыра белмисең. Кырык-илле сум кирәк булыр. Анда теге хатын тагы сөт, май китергән. Күмерче бер айдан бирле йөри. Аңарга да түләргә кирәк. Җөйчегә дә бирәсем бар. Сабын да беткән, керосин да кирәк. Өченче көн инде кинога да барганым юк. Гөлҗамалны да мунчага җибәрергә кирәк. Әчеп беткән. Фатир, электр, радио, телефон өчен үзең түләрсең. Әллә нихәтле җыелган. Чәй-шикәр дә беткән. Борыч та юк. Йортка он кермәгәнгә ай буладыр. Докторга да икенче атна инде күренгәнем юк. Теш докторына да түлисем бар. Ашаган белми, тураган белә, дигәннәр олылар.

Мортаза. Беттеме?

Бану. Синең белән кеше төсле сөйләшеп буламыни. Бер бөтен ыштаның, бер юньле оегың калмаган. Йөрисең шунда җил куып. Мендәр тышлары да тузып килә. Быел юрган сырдырмасаң, миңа үпкәләмә. Миңа дисәң, нигә пальтоңны ябынып йокламыйсың шунда.

Мортаза. Беттеме?

Бану. Миңа димәгәең, нигә чәнчелеп босяк булып йөрмисең шунда. Ачуымны күп китермә, әткәйләргә кайтырмын да китәрмен.

Мортаза. Беттеме?

Бану. Нигә каршымда әтәч төсле ырылдап торасың?

Мортаза. Гөлҗамал брадәр, әйт әле, зинһар, мин ырылдыйммы, ул ырылдыймы?

Гөлҗамал. Икегез дә…

Бану. Тик тор син, пешмәгән камыр, чүмәлә.

Гөлҗамал. Үзең кем булдың соң ул хәтле?

Бану. Кабарынма, әчегән чәүкә.

Мортаза. Беттеме инде, нәрсә кирәк?

Бану. Акча, дим ич.

Мортаза. Бар, кассадан кирәк хәтле ал.

Бану (йомшап). Әллә кайчан шулай диләр аны. Сүз көрәштереп утырган буласың. (Гөлҗамалга.) Утырып тор шунда. (Китә.)

Мортаза. Гөлҗамал брадәр, акылың булса, кияүгә чыкма. Зинһар, чыкма. Алимент кирәк булса…

Атылып-бәрелеп, Бану килеп керә.

Бану. Атлаган саен үзеңнең мыскыл итүең җитмәгән, инде конторщикларың алдында мыскыл итәргә уйладыңмыни? Һу-һу-һу, олтан бит, председатель булам дигәч тә, миңа председатель булганың юк бит әле…

Мортаза. Нәрсә бар тагын?

Бану. Акча бирмиләр ич.

Мортаза. Беттеме?

Бану. Син әле һаман…

Мортаза. Тесс!.. (Телефон трубкасын алып.) Сәгыйт, минем хатынга акча бирегез. Ә… Кырык сум.

Бану. Илле, илле булмаса, өйгә дә кайтмыйм.

Мортаза. Кара әле, илле булсын. Бар, бар, илле сумың белән чәнчел.

Бану. Чәнчел дигән була тагы, саботаж сакал!.. Әйдә, Гөлҗамал. (Китәләр.)

Мортаза (сәгатен карап). Уһу, сәгать өч тула. Әллә баш мәкаләне язмаскамы икән?

Хәмит кочак тулы кәгазьләрне, күтәреп кереп, өстәлгә ташлый.

Җиденче күренеш

Мортаза һәм Хәмит.

Хәмит. Уфф!.. Булды бу… (Йөзеннән тирен сөртә-сөртә.) Боларны карап чыга-чыга… Уф!..

Мортаза. Бөтенесе шундамы?..

Хәмит. Бернәрсә калдырмадым.

Мортаза. Ярый, рәхмәт. Син хәзер бөтен материалларны бүлеге-бүлеге белән, статьясы-статьясы белән тәртипкә китерә башла. Әзер булгач, миңа өйгә, фатирга китерерсең. Кич дип, төн дип торма, мин көтәрмен.

Хәмит. Фатирыгыз кайсы урамда соң?

Мортаза. Әүвәл Тегәрҗеп иде, хәзер Кызыл җеп, 84. Өйдә булмасам, хатынга бирә күрмә, юкса мунча ягарга керешерләр. Хатын белән таныштырсың бит?

Хәмит. Каян таныш булыйм, күргәнем дә юк.

Мортаза. Хәер, үзем өйдә булырга тырышырмын. Ә!.. Анан соң, эшләп чыгару эшләрен машиналаштыру турында, радионың тоткан урыны турында стена газетасына баш мәкалә яз. Имзасы, имзасы минеке булсын. Ә-ә… мин хәзер мастерскойларга доклад хәзерләү кампаниясе үткәрергә барам. Ә-ә… менә нәрсә икән тагын… Низамны кәгазьләргә якын җибәрмә. Дөнья эшен белмәссең.

Хәмит. Сезнең икегез ике группа икәнлегегезне беләм ич мин.

Мортаза. Бүгеннән икебез өч группа инде. Шулай да кәгазьләр тирәсендә чуалмасын. Мин киттем. (Китә.)

Хәмит. Гаҗәп: ике кеше – өч группа!.. Бу – яңа теория, яңа кәшеф102, яңа уңыш!.. Математически болай булып чыга икән: бер татар шурум-бурум, ике татар өч группа. Өч татар толчок. Дүрт татар, дүрт татар, дүрт татарның хәле, малай, хәтәр!.. (Уйга кала.)

Пәрдә.

Өченче пәрдә

Беренче пәрдәдәгечә. Шул ук җиһазлар. Утлар сүнгән.

Беренче күренеш

Бану һәм Гөлҗамал.

Бану (кереп, утлар яндырып, иснәп). А-а-аһ!.. Әле һаман кайтмаган, Гөлҗамал, Гөлҗамал!.. (Утыра.) А-а-а-аһ!..

Гөлҗамал (кереп, иснәп). А-а-аһ… нәрсә?

Бану. А-а-аһ!.. Түрә иптәш абзаң кайтмадымы?

Гөлҗамал. А-а-аһ… Юк.

Бану (киерелеп, иснәп). Кара әле, сәгать ничә?

Гөлҗамал (сәгать каршында озак киерелеп, килеп). Беренче.

Бану. Радио уйный микән, кара әле, а-а-аһ!..

Гөлҗамал (радио тирәсендә әйләнеп, кире килеп). Беткән, а-а-аһ!

Бану. Каршымда иснәп тормасана, йокы китерәсең, а-а-аһ! Ни эшләп алай бүген иртә беткән икән?

Гөлҗамал (киерелеп, иснәп). Йокларга яткандыр.

Бану. А-а-аһ!.. Радио йокларга яткан инде, ул һаман юк. Самавырың кайнап торсын.

Гөлҗамал. Кайнап тора.

Телефон шалтырый.

Бану. Түрә иптәш абзаңны сорасалар, өйдә юк, доклад җыелышында, диең.

Гөлҗамал. Ә… Нәрсә кирәк? Нет, нет.

Бану. Дома нет, доклад пошёл, диең.

Гөлҗамал. Дома нет, доклад пошёл. Ә… чичтрасы да дома нет, доклад пошёл? Ә… Гупчим нет! Бану апа, үзең сөйләш әле. Әллә ничә ачулы тавышлар «чичтра», «чичтра» диләр.

Бану. Кем кирәк?.. Чего?.. центральный тәк центральный, шалтырат!.. Ә… не центральный, наш фатир это… Исерекләрдер, сүз аңламыйлар. Түрә абзаң кайткач, өч йомыркадан гына тәбә салып бирерсең. Мине уятмагыз.

Гөлҗамал. Сөт әчегән бит.

Бану. Күзле генә итәрсең, а-а-аһ!

Гөлҗамал. А-аһ! Ярый. (Чыга.)

Икенче күренеш

Бану ялгыз.

Бану. Бу доклад җыелышларының бер бетәсе көне булырмы икән? Иртә доклад, кич доклад, төн доклад. Төнге докладлары өчен аерым жалуния түләсәләр, бер хәл иде. Бушка бит, бушка йөреп, шунда вакытын уздыра. Доклад ди-ди саташып, командировкага баруын да онытты инде. Әнә Фатиханың ире Зариф әфәнде, докладлар белән саташмаса да, ай саен диярлек командировка ала. Фатиханы бүләкләп кенә тора. Соңгы командировкасыннан Фатихага пальтолык кабиркот, заграничный ислемай, ефәк оеклар, модный беләк сәгате дә алып кайткан. (Әтәч кычкыра. Иснәп.) А-а-аһ… Беренче әтәч тә кычкырды инде. А-аһ… Менә киерелеп, җәелеп йокласаң иде… Фатиха рәхәтләнеп йоклый торгандыр. Нәрсә генә җитми торгандыр моңар? Жалуниясе бар, ат бирәләр. Фатиры бар, телефоны бар, радиосы бар. Рәхәтләнеп йоклыйсы урынга, әллә кайларда дөмегә. Дан өчен, дәрәҗә өчен йөри дисәң, Советта барыбер медаль бирмиләр. (Звонок.) Әбәү, пычак кергере. Котымны алды… Гөлҗамал, Гөлҗамал, түрә абзаң кайтты, ишек ач… (Звонок.) Гөлҗамал, ишек ач, дим! Тукта әле, керүенә докладларын башына каплыйм әле. Һаман дагын, һаман дагын юаш булсаң, бөтенләй дә онытыр бу юләр.

Бер кочак кәгазьләр күтәреп, Хәмит керә.

Өченче күренеш

Бану һәм Хәмит.

Бану (үпкәләп, Хәмиткә арты белән торып). Сәгатьне күрәсеңме ничә булган, олтан бит? Кая дөмектең, оятсыз? Төннәр буе йокламыйча көтәргә мин сиңа кем?

Хәмит. Өлгереп булмады…

Бану (үртәп). Өлгереп булмады, өлгереп булмады, һе, бозау!..

Хәмит. Ә?!

Бану. Төннәр буе дөмегәсе булгач өйләнмиләр аны… Белгәне доклад, җыелыш, җыелыш, доклад. Менә сиңа актык сүз, мине хатын дисең икән, вакытында өйгә кайт. Инде һаман да шулай доклад дисең икән, миңа үпкәләмә, мин дә үземә докладчылар табармын. Менә шул.

Хәмит. Гафу итегез, Мортаза иптәш йоклыймы әллә?

Бану (сискәнеп). Әстәгъфирулла, тәүбә, тәүбә, тфү, тфү! Син кем?.. Нигә син монда кердең?

Хәмит. Мортаза иптәш…

Бану. Гөлҗамал, Гөлҗамал! Сукыр тавык!.. Хәзер чыгып кит. Юкса мин…

Гөлҗамал самавыр күтәреп керә.

Дүртенче күренеш

Бану, Хәмит һәм Гөлҗамал.

Бану. Гөлҗамал, дим, сукыр тавык! Ишек ачканда, күзең кайда иде!..

Гөлҗамал. А-а-аһ… Әү!

Бану. Сукыр бозау, кара, кемне керткәнсең…

Гөлҗамал. Әтәч!..

Бану. Кемне керттең?..

Гөлҗамал. Җир йотсын, күргән кешем түгел… Түрә иптәш абзый дип кергән, күрәсең…

Хәмит. Ханым иптәш, мин Мортаза иптәшкә срочно йомыш белән…

Бану. Яхшы чакта чыгып кит!..

Хәмит. Ханым иптәш…

Бану. Чык, дим!.. Гөлҗамал, уклау китер!..

Гөлҗамал чыга.

Хәмит. Ханым…

Бану. Башың исән килеш чыгып китәсеңме, юкмы?!

Хәмит. Гафу итегез, әллә бу Мортаза иптәш фатиры…

Бану. Әллә иремне уятканны көтәсеңме?

Хәмит. Мөмкин булса, Мортаза иптәшне, зинһар, уятыгыз. Срочно эш.

Гөлҗамал уклау, саплы щётка алып керә.

Бану (уклау алып). Чыгасыңмы, юкмы? (Кизәнә.)

Хәмит. Мортаза иптәшкә доклад өчен…

Бану. Нәрсә өчен?..

Хәмит. Доклад өчен материаллар…

Бану. Гөлҗамал, докладла үзен!..

Гөлҗамал (щётка белән төрткәләп). Әйдә, әйдә, табан ялтырат!

Хәмит. Сез ни эшлисез?

Бану (уклау белән бәргәләп). Яхшы чакта чыкмасаң…

Гөлҗамал (кизәнеп). Чык, башың ярылмас борын!

Хәмит. Туктагыз әле, менә минем документым. (Кәгазьләрен идәнгә ташлап, кесәсенә керә башлый.)

Гөлҗамал (читкә китеп.) Мылтыгын чыгара, мылтыгын чыгара!..

Бану. Ә?! (Чигенеп, телефон трубкасын алып.) Каравыл, каравыл!.. Бандит, бандит!..

Хәмит. Менә, рәхим итегез!..

Гөлҗамал. Апа, мылтыгы юк!.. (Щётка белән кыйный башлый.)

Бану. Ә, куркырлар дип белдеңме!.. (Кыйный.)

Хәмит. Каравыл, каравыл!..

Звонок.

Бану. Гөлҗамал, тот, тот, качмасын!

Звонок. Гөлҗамал, Бану, Хәмит бер-берсенә ябышып, сугышып чыгалар. Шунда ук шаулашып, сугышып, бергә әүмәкләшеп Мортаза белән яңадан керәләр.

100.Һәбаән мәнсүра – һавага очкан тузан.
101.Әсасән – нигездә.
102.Кәшеф – ачыш.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
17 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1931
Hacim:
511 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04198-0
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre