Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 29
Бишенче күренеш
Бану, Хәмит, Гөлҗамал һәм Мортаза.
Мортаза. Качмасын, качмасын, тотыгыз!.. (Бүлмә буйлап сугышып, тәгәрәшеп, мәш килеп бетәләр. Хәмитнең җилкәсеннән эләктереп.) Нигә кердең син монда?!
Хәмит. Доклад өчен!..
Мортаза. Тукта әле, тукта, Хәмит, син ләбаса бу.
Хәмит (елап). Мортаза иптәш, бу ни эшегез!.. Кешене болай…
Мортаза. Гафу ит, брадәр, гафу ит!.. Булдымы, кая материаллар?
Хәмит (идәнгә чәчелгән кәгазьләрне күрсәтеп). Әнә!..
Гөлҗамал. Менә! Бу карак түрә иптәшнең товаришы булды ич!
Бану. Такылдама. Бар, самавырыңны кара!..
Мортаза белән Хәмит кәгазьләрне җыялар.
Гөлҗамал. И-и-и… Нихәтле кәгазь…
Мортаза (төртеп җибәреп). Буталма!..
Гөлҗамал. Бер-икесен генә самавыр кабызырга алыйм әле…
Мортаза (катырак кычкырып). Буталма, дим! Кагыласы булма!..
Гөлҗамал. Исең киткән икән. Дөньяда аның ише кәгазьләр беткән, ди. Кыямәт куптарган була. (Пыр тузып чыгып китә.)
Алтынчы күренеш
Мортаза, Бану һәм Хәмит.
Бану. Үзеңнең көннәр буе дөмегеп йөрүең җитмәгән. Монда тагы әллә кемнәрне…
Мортаза. Җитәр сиңа, гөмбә.
Бану. Әнә сәгатькә кара, олтан бит.
Мортаза. Олтан дигәннән, өченче мастерскойда олтан беткән бит.
Хәмит. Мин аны сезгә әйткән идем.
Мортаза. Син әйткән беренче мастерской ул.
Бану. Тагын тотындылар…
Мортаза. Җитәр, дим!.. Күрәсең бит, эш бар. Бар, чыгып ят. (Кәгазьләрен актара-актара.) Безнең доклад хәзерлисебез бар.
Бану (куркып). Тагы доклад!..
Мортаза. Барлык материаллар җыелдымы икән?
Хәмит. Булган хәтлесен җыйдым.
Гөлҗамал самавыр кертә.
Бану. Мортаза, дим!..
Мортаза. Әй, куй әле…
Бану (бик каты кычкырып). Ятасыңмы, юкмы?!
Мортаза (кычкырып). Юк, дим ич!.. Гөмбә!..
Бану. Алайса, мине көтмә!.. (Бәргәләнеп чыгып китә.)
Мортаза. Боларны нигә машинада яздырмадың?
Хәмит. Өлгереп булмады… Мортаза иптәш, моннан соң, төнге эшләр турында фатирыгызга чакырганда, хатыныгызга әйтеп калдырыгыз. Килгән саен, болай уклаулар белән каршы ала торган булсалар…
Мортаза. Әй гөмбә, үзең өйләнәм дисең. Чит хатын-кыздан кыйнатып торасың, үз хатының үтерер үзеңне, дурак.
Бану (киенеп, чемоданнар күтәреп чыга). Мортаза!..
Мортаза (карамыйча). Әү!..
Бану. Мортаза, дим! Мортаза, миңа кара.
Мортаза (борылып). Йә, тутлы кына, син ни эшлисең, гөмбә?
Бану. Китәм.
Мортаза. Китәм?! Төн уртасында кая бармакчы буласың, дурак!
Бану. Синең шикелле шашкан берәр докладчы урамда очрар әле.
Мортаза. Юләрләнмә, чишен, бар, ят.
Бану. Менә хәзер, шул минут, бу кешеңне чыгарып җибәрмәсәң, үзең йокларга ятмасаң, билләһи газыйм, дип әйтәм, урамга чыгам да берәр адашкан докладчының муенына асылынам. Билләһи газыйм, сүзем сүз!.. (Пауза. Кәгазьләрне идәнгә таратып ташлап.) Ятасыңмы, юкмы?!
Мортаза. Юләрләнмә, гөмбә, чит кеше бар ич…
Бану. Ә сез, әфәнде, юньле кеше булсагыз, төн уртасында гаилә тормышын агулап йөрмәгез!.. Үз теләгегез белән чыгып китмәсәгез…
Хәмит. Мортаза иптәш, булмаса, мин китим.
Мортаза. Ярый, алайса, иртәгә иртәрәк кил. Мин үзем генә хәзерләрмен.
Хәмит. Хушыгыз!.. (Китә.)
Җиденче күренеш
Мортаза һәм Бану.
Бану. Гөлҗамал, Гөлҗамал!.. Ишекне бикләп кал! (Чишенә.) Бу нинди хәл, иртә доклад, кич доклад, төн доклад. Кеше төсле вакытында ашау юк, эчү юк, йокы юк. Төн урталарында әллә нинди ят ирләр фатирыңа басып керә. Шул булдымы инде яңа тормышыгыз?.. Йә, нәрсә тагын кәгазьләреңә төртелдең?.. Әллә ерткалап ташлаганны көтәсеңме?..
Мортаза. Юләрләнмә әле, гөмбә.
Бану. Йә, чишенәсеңме?
Мортаза (киерелеп, иснәп). А-а-аһ… Арылган.
Бану (иснәп). А-а-аһ… арылмаска, әнә сәгатькә кара!
Мортаза (чәйгә утырып). Яса!..
Бану (чәй ясый-ясый). Беренче әтәч кычкырды бит инде. Әй, кара әле, әтәч дигәннән, син теге күгәрченнәр белән сату итүче Низамига әтәч китерергә әйткән идеңмени?
Мортаза. Китердеме әллә?..
Бану. Китерде. Әмма дә солтанат әтәч, күрсәң исең китәр. Алпавыт токымлы. Төкле аяклы, зур кикрикле, яшькелт койрыклы, бик матур, бик солтанат!..
Мортаза. Койрыгы нинди дидең?
Бану. Яшел, бик матур.
Мортаза. Кызыл койрыклысы булмаганмы икәнни…
Бану. Яшькелт булса ни… Бик матур, салават күпере төсле, җем-җем итеп тора.
Мортаза. Токымы мин әйткән токым булса калдырырбыз. Ләкин койрыгын кисәргә туры килер.
Бану. Койрыгын кискәч, нәрсәсе кала соң аның… Матурлыгы да койрыгында гына бит аның.
Мортаза. Мин койрыкчылар тарафдары түгел. Бу – бер. Икенчесе, яшел төс артельнең уставына керми. «Кызыл сандал» га яшел койрык батмас.
Бану. Миңа димәгәе, нигә әтәчне дә суймыйсың. Мин яраткан койрыкка юри кире килә. Эчеп туйсаң, әйдә, ятыйк. А-а-аһ!..
Мортаза. Бар, ят. (Кәгазьләрен карый.)
Бану. Ә син?
Мортаза. Мин ятмыйм.
Бану. Ятмыйм?!
Мортаза. Иртәгә конференция, доклад хәзерләргә кирәк.
Бану. Хәзергә хәтле доклад иде, инде конференцияләрең белән теңкәмә тиячәксең икән, а-а-аһ!.. Бик йокым килә шул. Әйдә, җаным, ятыйк инде.
Мортаза. Бар, ят. Мине борчыма. (Әтәч кычкыра.) Бу нинди тавыш тагын?!
Бану. Шул инде, теге әтәч. Бүгенгә чоланга гына ябып куйган идек.
Мортаза. Бану, иртәгә мин йокыдан торуга, бер дистә йомырка хәзерләп куй.
Бану. Тәбә итәргәме, әллә?..
Мортаза. Чи йомырка, дим ич, гөмбә. Портфелемә салырсың.
Бану. Иртәгә куна-төнә китәргә үк уйлыйсыңмы әллә?.. Бу нинди яңа һөнәр чыгардың тагы?
Мортаза. Такылдама. Уйларга уңайсызлыйсың.
Бану. Вакытында ашамый, чәй эчми, йокламый…
Мортаза. Тукта, дим, гөмбә. Чәй белән йокыдан башка кайгың да юк бит синең. Ә без анда дуракланып сезнең өчен ду күчәбез. Яңа тормышка нигез корабыз, яңа семья, яңа быт турында баш ватабыз. Ә сез монда, күбенә-күбенә чәй эчеп, әтәч кычкырганны саклап, ястык кабартасыз.
Бану. Яңа тормышларыгыз белән яңа бытларыгызны башыгызга каплагыз, яме. Синнән яңа тормышка нигез кор дип сораган кеше юк бит әле. Аны әнә машинада язучы кызларыгызга бирегез. Юләр саттырып, яңа тормышка нигез корганчы, син миңа пальтолык кабиркот алып бирсәң, мең өлеш артык булыр иде.
Мортаза. Эшләргә уңайсызлыйсың.
Бану. Кәгазьләр карау эшмени!
Мортаза. Рационализацияләштерелгән реализацияме, әллә реализацияләштерелгән рационализацияме?.. Моның кайсы дөресрәк икән?
Бану. Нәрсә тагын трантасланасың?!
Мортаза. Чү, дим… Планны таратасың.
Бану. Ә син минем планны таратмыйсыңмы?
Мортаза. Плансыз да бик чибәр йоклыйсың әле.
Бану. Төн буенча әллә кайларда өстерәлеп йөри-йөри дә, никахлы хатыны янына кайткач, доклад, план, ди башлый.
Мортаза. Бану!..
Бану. Акырма!..
Мортаза. Иртәгә иртә беләнгә хәтле доклад әзерләнмәсә, председательлектән, беләсеңме… (Учына өреп.) Өреп төшерәчәкләр бит, гөмбә. Төшенәсеңме шуны? Бөтен киләчәк, бөтен хикмәт, бөтен бәрәкәт иртәгәге шул докладка терәлгән. Доклад бит ул ботка пешерү түгел, чүпрәк баш.
Бану. Синең докладыңнан башка да дөнья җимерелмәс әле. Докладсыз да насыйп ризык кире китмәс.
Мортаза (гаҗәпләнеп). Докладсыз да насыйп ризык кире китмәс, ди, ә?! Менә ахмак, менә дивана! Көлтә хәтле чәч үстергән бу башның эчендә тәгаен гөмбәдер, гөмбәнең дә тилеседер. Бар, хатын, яхшылыкта ят. Юкса җилкәңә шундый резолюция салырмын, актык таянычың – йокыңнан да колак кагарсың.
Бану. Ә син…
Мортаза. Тфү!.. Революциягә хәтле бу кадәр үк аңгыра түгел идең ләбаса.
Бану. Ятмаслык булгач, ни дип соң мин сине икенче әтәч кычкырганчы көттем.
Мортаза. Ул әтәч тә шул синең шикелле йокыдан башканы белмидер.
Бану (елап). Ярый, ятмасаң ятмассың, сиңа юри үч итеп иртәгә уникегә хәтле йоклармын. Докладларың белән дөмек. Билләһи менә, уникегә хәтле урынымнан да кузгалмам. (Чыгып китә.)
Сигезенче күренеш
Мортаза ялгыз.
Мортаза. Әйтерсең лә башка көнне иртәрәк тора, несознательная, безнең татар хатынының шул булыр инде. Менә хәзер, тынычлыкта, ашыкмыйча гына, докладны хәзерли башларга кирәк. Моның өчен, әлбәттә, тынычлык, бик зур тынычлык кирәк. Уһу! Сәгать икенче дә булган. Эшкә керешергә бик вакыт икән. (Басып, тамакларын кырып хәзерләнә.) Докладны ничек башларга икән? Җәмәгать, дип башласам… Җәмәгать!.. Җәмәгать!.. Тукта, моның русчасы ничек була соң… Русчасы общество була бит моның, ә безнең артель. Бу сүз белән докладны башлау туры килми икән. (Карана. Тынлык.) Әллә нәрсә колак төбендә бызылдап тора. Әллә кигәвен-фәлән кергән инде. (Тынлык.) Кара, кара, бызылдый да бызылдый бит, юньсез, әллә шөпшә-фәлән ояладымы икән?.. (Тыңлап, тавыш ягына барып, самавырга бәрелә.) Әнә нәрсә икән ул… Йә, карагыз инде, кайнаган самавырга нихәтле күмер тутырганнар. Безнең бу миңгерәүләргә экономрежим түгел, политрежим ясасаң да аңлата алмассың. Гөлҗамал, Гөлҗамал, Гөлҗамал, дим, саңгырау ябалак!..
Бану бүлмәдән кычкыра: «Кая акырасың, йокларга бир!»
Бу келәвез анабыз һава шытмаган икән әле. Гөлҗамал, дим!.. Бөтен революцияне йоклап үткәргән җыен гөмбә безгә җыелган.
Тугызынчы күренеш
Гөлҗамал һәм Мортаза.
Гөлҗамал (киерелеп, иснәп). А-а-аһ!.. Нәрсә?
Мортаза. Самавырны алып чык. (Иснәп.) А-а-аһ! Тфү, юньсез, өстенә карау белән йокы баса башлады… А-а-аһ!.. Күмерне карап тутырырга кирәк.
Гөлҗамал. Яңартыргамы, а-а-аһ!..
Мортаза (кулы белән чыгарга ишарә кылып изәп). А-а-аһ! Йокы порошогымыни!..
Гөлҗамал самавырны алып чыга.
Унынчы күренеш
Мортаза ялгыз.
Мортаза. Хуш… Гражданнар дип башлаганда ничек булыр? Бу сүзнең әле хәзергә чаклы һичбер оппозициягә һәм контрреволюциягә катнашканы юк.
Әтәч тавышы.
Әһә, тавышы шактый мәһабәт икән. Ыру өчен калдыру муафыйк булыр. Койрыгы артык яшел булмаса, кисмәскә дә мөмкин. Кикриге кызыл булгач ярый да язар. Хуш… Гражданнар!.. Гражданнар!.. Әнә шул ахырындагы «нары» бөтен кызыкны җибәрә. (Сәгать суга. Сискәнеп.) Фу, шәйтан икән. Бер яктан, бөтен көчең белән мещанлыктан качарга тырышасың, икенче яктан, мещанлык баткаклыгына бата барасың. Бүлмәңә гроб хәтле сәгать алып куеп, даң-доң иткән чиркәү тавышын тыңлап тор, имеш. (Сәгатьне туктата.) Сокращениегә кертми булмас сине, брадәр.
Әтәч тавышы.
Уһу… Тавышы шактый зур икән, токымы яхшы булса, койрыгын кызылга буярга да мөмкин булыр. Әтәч дигәннән, тавык үрчетү, тавык асрау артельләре төзү турында да докладта берәр сүз әйтеп китәргә кирәк булыр. Кош-кортның туганы файда бит, итен ашыйсың, йоны мендәр-ястыкка, сөякләреннән…
Радио. Аллл, аллл, аллр… шсшсссззз.
Син генә бик тансык идең, ди… (Радионы туктата.) Бездә фәннең соңгы иҗатлары белән файдалану юллары бик үк дөрес куелмаган. Мәсәлән, радио бик яхшы, бик һәйбәт нәрсә. Әлбәттә, сүзе аңланса… Инде тишек морҗадан ярык тавышлы җырчылар акыра башлаганда…
Әтәч тавышы.
Тавышы шактый тупас икән, карт булырга кирәк. Койрыгы ямь-яшел булса, кисәргә туры килер. Буяп кына котылып булмас. Буяу дигәннән, кыйммәтле буяуларны нигә кош-корт тәненнән алу юлларын уйлап чыгармыйлар икән? Мәсәлән, әтәч, үрдәк канатларында бик һәйбәт ялтыравыклы төрле-төрле төсләр була.
Әтәч тавышы.
Тавышы тупас, бик тупас. Буксир пароходы төсле акыра. Гаҗәп, карандаш юанлыгы бугаздан морҗа юанлыгы тавыш чыга. Тамагына салкын тигән дисәң, кош-кортка насморк булмый бугай. Әлеге дә баягы дигәндәй, иптәшләрсез докладны башлап булмас, ахры. (Тамак кырып.) Иптәшләр!.. Бу сүз, уйламыйча, үзе чәчрәп килеп чыга. Идеологиясе дә нык.
Әтәч тавышы.
Акыра да акыра, әллә сәгатем туктаганмы? Бу әтәч безгә кул булмас… Хуш… Мәшһүр Сиррон мәрхүм докладларын бөтенләй икенче төрле хәзерли торган булган. Аның юлы белән башлаганда, ничек булыр икән? Иске мәдәнияттән файдалануны муафыйк күрәләр бит. (Тамакларын кырып.) Әй сез, «Кызыл сандал» артеленең каһарман хезмәт батырлары… (Телефон шалтырый.) Кайсы юләр төн уртасында йокламыйча дураклана тагын?.. (Трубканы алып.) Кем кирәк?.. Ә?.. Соң минем ни эшем бар? Центральныйга шалтырат. Ә мин сиңа әйтәм, мин центральный түгел, дим. Ә?! Син үзең дурак. Үзең идиот! Кешене уятып, борчып йөрисең, прохвост. Менә дивана, сукыр кигәвен төсле, төн уртасында кешене йокысыннан уятып борчуы җитмәгән, сүгенә тагын.
Әтәч тавышы.
Бугазыңа пычак кергере карт юләр. Менә дивана, акыра да акыра… Әллә аягы кысылдымы икән? Иртә үк койрыгын да, кикриген дә кисәргә кирәк. Хуш, ничек башларга соң?.. Бер башлагач, үзе дә китәр иде китүен. Башлый белүдә хикмәт. Аның өчен күп вакытта докладның беренче җөмләсен генә тыңлаучылар күңелләрендә калдыручан була… Иптәшләр, әй сез, «Кызыл сандал» артеленең каһарман хезмәт батырлары! Индустриализациясез рационализация мөмкин булмаган төсле, рационализациясез индустриализация дә мөмкин түгел. Моның өчен массаның инициативасын коллективлаштыру проблемасын тормышка кертү турында субъект белән объект параллель булганда…
Әтәч тавышы.
Аптыратты бит бу радио бугаз. Менә карт анархист! Бөтен планны таратты бит. Доклад нинди һәйбәт башланып киткән иде. Конференция ачылуга барлыгы җиде сәгать вакыт калды. Бераз йоклап алмыйча да булмас. Йокы дигәннән, Һиндстанда кайсыбер хайваннар айга барлыгы дүрт кенә сәгать йоклыйлар икән.
Әтәч тавышы.
Фашисттыр бу!.. Көш, көш, көш!.. Ничек әле, ә?.. Массаның инициативасын коллективлаштыру проблемасын тормышка кертү турында субъект белән объект параллель булганда, эшләп чыгару эшләрен машиналаштыру, электрлаштыру, радиолаштыру белән продукциянең…
Әтәч тавышы.
Тукта, дим, хулиган! Машиналаштыру дигәннән, кайчан да булса бервакыт доклад хәзерли торган машина уйлап чыгарырлармы икән… әллә юкмы икән? Чыгармый калмаслар. Доклад бит һәрбер сознательный кешегә беренче зарур нәрсә ул. Андый машинага бездә спрос бик зур булачак. Ай, безнең заманда булсын иде ул…
Әтәч тавышы.
Тукта, дим, бандит!.. Үз башыңа кычкырасың, брадәр, үз башыңа, менә иртә торып иң элек койрыгыңны, аннан кикригеңне, соңыннан башыңны кисәрмен.
Әтәч тавышы.
(Бармаклары белән колакларын тыгып.) Акырырсың, акырырсың да туктарсың әле… Хуш… Иптәшләр!
Әтәч тавышы.
Иптәшләр, әй сез, «Кызыл әтәч» артеленең…
Әтәч тавышы.
Каһарман хезмәт әтәчләре!..
Әтәч тавышы.
Продукцияне тавыклаштыру мөмкин булмаган төсле…
Әтәч тавышы.
Коллективлаштыру проблемасын…
Әтәч тавышы.
(Үчекләп.) Тфү!.. Ку-ку-ку… Карт бандит. Төлке, хулиган, Чан Кай-ши!..
Әтәч тавышы.
Син, карт Чемберлен, бугазың белән мактанма, миндә дә ул бар… Кычкырырга калганда әлхәмделлиллаһ…
Әтәч тавышы.
Алаймы?.. Кикриккку!..
Әтәч тавышы.
(Өстәлгә менеп.) Кикриккку!..
Әтәч тавышы.
(Канатларын кагып.) Кикрикку!..
Унберенче күренеш
Мортаза, Бану һәм Гөлҗамал.
Бану. Ай Алла!.. Акылдан шашкан ич бу! Гөлҗамал, Гөлҗамал!..
Гөлҗамал керә. Әтәч тавышы.
Мортаза. Кикриккку!..
Гөлҗамал. Әтәч, әтәч булган ич бу!..
Әтәч тавышы.
Бертуктаусыз телефон шалтырый башлый.
Гөлҗамал катып, аптырап кала.
Мортаза. Кикрикку!
Пәрдә.
Дүртенче пәрдә
Беренче картина
Шул ук бүлмә. Шул ук җиһазлар.
Беренче күренеш
Бану ялгыз. Телефон шалтырый. Әтәч кычкырганы ишетелә.
Бану. Центральный, центральный!.. Центральный, дим! Ләгънәт төшкән икән, телефоны да ватылган…
Икенче күренеш
Бану һәм Гөлҗамал.
Гөлҗамал (каушап, куркып, кычкырып, төеннәрен алып кереп). Пашпортымны бирегез, пашпортымны бирегез!..
Бану. Акырма, юләр чүмәлә!..
Гөлҗамал. Китәм, китәм, пашпортымны бирегез…
Бану. Акырма, котырган!..
Гөлҗамал. Котырып әтәчләр белән сугышканым юк әле, бирегез пашпортымны, бир!.. Газиз җанымнан аерылыр хәлем юк, бирегез, бир!..
Бану. Тукта, дим!..
Гөлҗамал (кинәт тавышын үзгәртеп). Йә?
Бану. Абзаң ни эшли анда?
Гөлҗамал. Пычак кайрый.
Бану (куркып). Ә?!
Гөлҗамал (кайрап күрсәтеп). Җир упсын менә, чаж-чож, чаж-чож китерә…
Бану. Нигә кулыннан пычагын алмадың, юләр.
Гөлҗамал. Юк инде, аны син барып ал, яме!..
Бану. Икебезне дә суяр бит!
Гөлҗамал. Ә?!
Бану. Шуңа ул пычак кайрый бит. Котырган кеше аны-моны абайлыймыни…
Гөлҗамал (елап-көйләп). Әй Ходаем, әй Ходаем, котырган хуҗалар кулыннан суелып үләр өчен генә, дөньяга туганмын икән… Әҗәл туфрагым гына мине шәһәргә өстерәп алып килгән икән… Тавык шикелле суелып үләргә тәкъдиремә язылган икән.
Бану. Бар, бар, хәзер кулыннан пычагын тартып ал!.. Ул бернәрсә дә белештерми бит.
Гөлҗамал. Суеласың бик килсә, үзең бар. Мин сезгә суелырга дип кермәдем, хезмәт итәргә кердем.
Бану. Монда кереп икебезне дә…
Гөлҗамал (ишектән карап, кире кайтып). Керә, керә, каравыл!.. Суялар, суялар!..
Бану (Гөлҗамалга ышыкланып). Гөлҗамал, бәгырем, коткар, коткар!..
Мортаза кулындагы пычагын сөртә-сөртә керә.
Өченче күренеш
Бану, Гөлҗамал һәм Мортаза.
Гөлҗамал. Каравыл, каравыл, каравыл!..
Бану. Каравыл, каравыл!..
Бүлмә буйлап йөгерәләр. Бану башын диван астына яшерә. Гөлҗамал, тәрәзәдән сикереп төшәргә дип, тәрәзә төбенә атлана.
Мортаза (пычагын өстәлгә ташлап). Ни эшләвегез бу, әллә котырдыгызмы, гөмбәләр!.. (Бануны өстерәп чыгарып.) Кая качасың, миңгерәү тавык… Әй син, мокыт, төш тәрәзә төбеннән, сквозняк кертәсең.
Бану диван астыннан чыга. Гөлҗамал, тәрәзә төбеннән төшеп, тәрәзәне яба.
Бану. Ә без бит сине…
Мортаза. Кара инде кыяфәтләренә, ха-ха-ха!.. Ревизия күргәннәрмени… Ну, гөмбәләр, әтәчегезнең кирәген бирдем…
Гөлҗамал. Ни эшләттең?!
Мортаза (бугазын күрсәтеп). Кых!.. Иртәгә бөтен әтәчтән һәйбәт кенә пылау парлагыз, конференциядән соң кунаклар булыр.
Гөлҗамал. Әтәччч, акылында ич!..
Мортаза. Ә…
Гөлҗамал. Ярый, ярый, бик ярый.
Мортаза. Ярый, ярый, дип кенә, беркөнге төсле калмагыз. Обязательно парлагыз… Сәгать дүрттә әзер булсын.
Бану. Кичә алган майны тотарсың. Беркөнге шикелле борычы күп булмасын.
Гөлҗамал. Җимеш салыйммы?
Бану. Тавыкка җимеш килешә килешүен, әтәчкә ничек икән?.. Ярый, әнә теге сары капчыктагы җимешне салырсың.
Мортаза. Барыгыз, барыгыз, миңа уңайсызламагыз. Тфү, таң да аткан. Әй син, гөмбә, пәрдәләрне төшер, чыгып, тәрәзә капкачларын яп.
Гөлҗамал. Хәзер…
Мортаза. Тукта әле… Кара аны, мокыт, минем яныма үзем кушмыйча бер кешене дә кертәсе булма. Ишетсен колагың!
Гөлҗамал тәрәзә пәрдәләрен кора.
Гөлҗамал. Һаман-һаман килә торган кешеләр булса да кертмәскәме?
Мортаза. Берсен дә кертәсе булма… Кертсәң, кара аны!..
Гөлҗамал. Кушмагач, кертергә мин юләрмени… Теге егетне бит син дип ялгыш кына керттем. Ә килүче булса, ни дип әйтим?
Мортаза. Өйдә юк, әллә кайчан чыгып китте, диең.
Бану (өстәлдәге зур пычакны алып күрсәтеп). Алып чык!..
Гөлҗамал пычакны алып чыгып китә.
Дүртенче күренеш
Мортаза һәм Бану.
Бану. Кеше төсле йокы йөзе күрмичә күбрәк шулай йөрсәң, менә күр дә тор, шашарсың әле, Алла боерса, ничә төн бит инде, йокламыйча, шул докладың белән җенләнәсең.
Мортаза. Такылдама, бар, йокыңны бел!.. (Кәгазьләр рәтли.)
Бану. Йоклатырсың син!.. Адәм төсле үзе дә йокламый, кешегә дә рәхәтләнеп йокларга ирек бирми.
Мортаза. Уңайсызлыйсың!..
Бану. А-а-а-аһ!.. Рәхәтләнеп төш күреп ятканда, революция куптарды.
Мортаза. Йокла инде, адәм имгәге, йокла, дим…
Бану. Бер йокым ачылгач, дару эчмичә, йоклый алмаганымны беләсең ич… Җикеренгән була тагын…
Мортаза. Даруыңны эч тә дөмек!..
Бану. Эчәрмен дә шул… (Дару алып, сулар хәзерли башлый. Гөлҗамал тәрәзә капкачларын яба.)
Мортаза. Яхшылап яп, гөмбә… Менә шулай!.. (Бануга.) Йә, нәрсә терәлеп торасың тагы?
Бану. Әллә күзең чыкканмы, күрәсең ич, дару эчәм… Әгәр дә мәгәр, насыйп булып, кызым була калса, докладчы председательгә кияүгә чыгасы булма дип васыятемдә васыять булыр. (Даруны эчә.)
Мортаза. Кая, миңа да су бир әле, тамак кибеп китте.
Бану (кинәт исенә нәрсәдер төшкән төсле, бармагын ирененә китереп). Булды гына, шулай итмәгәндә, ятасы юк моның. (Стаканга дару сала.)
Мортаза. Нәрсә маташасың анда!.. Бир инде…
Бану. Стаканым ташыды. Баерга булсын инде. Мә, бисмилла әйтеп эч, сихәте булыр.
Мортаза (теле белән тәмләп). Нәрсә бирдең син миңа?
Бану. Нәрсә булсын, су… (Халыкка.) Әллә күбрәк ычкындымы икән?
Мортаза. Коры су түгел бу!..
Бану. Әйтте сүз… Су коры буламыни, юеш була инде ул.
Мортаза. Докладларың белән җенләнеп, әллә нәрсә эчермә син тагын.
Бану. Тотынды инде.
Мортаза (стаканны иснәп). Әнә әллә нинди исе дә бар.
Бану. Йоклата торган дару эчкән идем, шуның тәме калса калгандыр. А-а-аһ, әйдә, булмаса, ятыйк инде.
Мортаза. Бар ят!..
Бану. Ә син?
Мортаза. Бану, дим, яхшылап әйткәнне аңламасаң, кара аны, гөмбә, әтәч хәленә төшмә.
Бану. Алайса, иртәгә мине дә сәгать өчкә хәтле уятасы булма!.. Ишетсен колагың!.. Билләһи менә, күр дә тор, сәгать өчсез урынымнан да кузгалмам. А-а-а-аһ!.. (Чыга.)
Бишенче күренеш
Мортаза ялгыз.
Мортаза (торып, киерелеп, иснәп). А-а-а-аһ, тәмам изелде кеше. (Утыра.) Һе, сәгать бишенче булган. А-а-а-аһ!.. Докладка керешергә кирәк. (Торып, тамак кырып.) Иптәшләр!.. «Кызыл сандал» артеленең үткән елгы, миңа хәтле булган эшлексез идарәсе… а-а-аһ!.. Үзара әтәч сугыштырып, волокита тудырып, автомобильләрдә йөреп, артель малын туздырып… а-а-а-аһ!.. Мин эшне чын хуҗалык кулына алу белән, иске идарәнең черек мирасы булып миңа күчкән, бөтен дөнья күләмендәге коточкыч хуҗасызлык, разрухага… а-а-аһ… чик куеп, автомобильне саттым. Артык атларны, арбаларны реализовать иттем… Җәй өчен дип хәзерләнгән склад тулы эшсез яткан малларны язга хәтле үк ликвидировать иттем. А-а-а-аһ!.. Бу ләгыйнь әтәч бөтен дәртне сүндерде. (Кире утыра.) А-а-а-аһ! Валерианка эчмичә булмас… Гөлҗамал, Гөлҗамал, дим!.. а-а-аһ! Гөлҗамал, дим!..
Гөлҗамал керә.