Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 30
Алтынчы күренеш
Мортаза һәм Гөлҗамал.
Гөлҗамал (иснәп, йокы аралаш). А-а-а-аһ, әү!..
Мортаза. А-а-а-аһ.. Валерианка бир!
Гөлҗамал. Нәрсә?.. А-а-а-аһ!..
Мортаза. Әнә шкафтан дару алып бир!..
Гөлҗамал. Кайсын бирим? А-а-аһ!..
Мортаза. Шешәсенә сары кәгазь ябыштырылган кызгылт дару, а-а-аһ!.. (Йоклый башлый.)
Гөлҗамал (шешәләрне ут яктысында карап саный). Шулмы?
Мортаза (сискәнеп). Фу, шәйтан арбасы… Кызгылтмы?..
Гөлҗамал. Кызгылт…
Мортаза. Егерме тамчы стаканга тамызып, су тутырып бир, а-а-аһ!.. (Калгый.)
Гөлҗамал дару хәзерләп китереп бирә.
Гөлҗамал. А-а-а-аһ!..
Мортаза (башын күтәреп, алып эчә). Тфү!.. Йокысызлыктан авызның һичбер тәме калмаган, валерианка тәме әллә нинди булып тоела…
Гөлҗамал (исни-исни). Я-я-я-тый-тый-тый-тыйммы инде?
Мортаза (исни-исни). Ба-ба-бар-р-р-р-р. Аһ!..
Гөлҗамал кашына-кашына чыга.
Җиденче күренеш
Мортаза ялгыз.
Мортаза. Докладны баштан бер кат сөйләп чыгарга кирәк. А-а-а-аһ!.. (Утыра.) Иптәшләр, индустриализациясез а-а-а-а-аһ! Рационализация, рационализациясез а-а-һ!.. Индустриализация… Масса инициативасын коллективлаштыру… а-а-аһ!.. Проблемасын параллель… «Кызыл сандал» а-а-а-а-аһһһ!.. артель а-а-аһһ! кызыл а-а-аһһ… саф а-а-аһ!.. саф а-а-аһ!.. (Йокыга китә. Гырлап йоклый.)
Пәрдә.
Дүртенче пәрдә
Икенче картина
Шул ук бүлмә.
Беренче күренеш
Мортаза һәм Гөлҗамал.
Мортаза диванда киенгән килеш йоклап ята.
Гөлҗамал (щётка, чүпрәкләр күтәреп кереп, бүлмә җыештыра башлый). Үз иркем белән эшләгәндә, барысына да өлгерәм… Өстә торсалар аптырап бетәсең… Базарга да барып кайттым. Су да ташып куйдым. Кара чүпрәкләрне дә чайкап элдем. Кухня идәнен дә юып алдым. Әтәчне дә йолыктым, пылау да парларга куйдым… Бүлмә җыештырырга да вакытым калды. (Мортазаны күреп.) Әтәч, йоклый ич бу! Мескен, арыган, күрәсең, баш астына мендәр дә салмаган. (Мендәр кертеп, баш астына куя.)
Мортаза (мыгырданып). Упр-бр-р-р-р…
Гөлҗамал. Мәлҗерәве җиткән икән. Аягыннан салырга да оныткан. (Аякларын чишендерә. Мортаза тибешеп мыгырдый. Рәтләп яткырып, өстенә яба.) Бер йоклагач, әйдә, рәхәтләнеп йокласын. (Борын эченнән көйләп, бүлмә җыештыра башлый. Звонок шалтырый.) Кайсы пычак кергере тагын!..
Чыгып китә. Бераздан шаулашып, төртешә-төртешә Хәмит белән керәләр.
Икенче күренеш
Мортаза, Гөлҗамал һәм Хәмит.
Хәмит. Кермичә һич ярамый!..
Гөлҗамал. Кая керәсең, кая керәсең, дим!.. Өйдә юк дип татарча әйтәләр бит сиңа!..
Хәмит. Кирәк, аңлыйсыңмы, бик кирәк!..
Гөлҗамал. Син, агай-эне, чисти мөгезсез сыер икәнсең. Өйдә юк дигәч, өйдә юк, балтырымнан чыгарып бирмәм бит аны!..
Хәмит. Өйдә булмыйча, кая булсын?
Гөлҗамал. Кая акырасың! Урманда түгелдерсең ич!.. Кешеләрне уятырсың.
Хәмит. Хатыны кая соң?
Гөлҗамал. Анысы нигә тагын?!
Хәмит. Кирәк.
Гөлҗамал. Йоклый.
Хәмит. Йоклый?! Сәгать өч тула бит инде.
Гөлҗамал. Тулсын. Кешенең йоклавында синең ни эшең бар?
Хәмит. Булмаса, уятып, хатыныннан сора. Кая чыгып китте икән…
Гөлҗамал. Сорамый ни, хәзер сорадым, ди. Әйдә, чык, чык, тавышланып торма монда.
Хәмит. Әллә ничә кат телефон шалтыраттым, җавап бирмисез. Күптән чыгып киттеме соң?
Гөлҗамал (сузып). Әллә… кайчан… таң белән чыгып китте.
Хәмит. Таң белән?!
Гөлҗамал. Әйе.
Хәмит. Конференция ташлап, таң белән кая китәсе булды икән?
Гөлҗамал. Мин каян белим… Нигә соң, бик кирәк идемени?
Хәмит. Кирәк кенә түгел, уф…
Гөлҗамал. Берәр җирдән акча аласы бар идеме әллә?
Хәмит. Акча аласы гына булса, килеп йөдәтеп тә йөрмәс идем.
Гөлҗамал. Нигә, әллә судка-мазар барасы бар идеме?
Хәмит. Зуррак, зуррак!..
Гөлҗамал. Зур дип инде, Мәскәүгә барасы түгелдер.
Хәмит. Конференция бетеп килә, ул юк.
Гөлҗамал. Әй, ул зур эшмени!.. Ха-ха-ха!..
Хәмит. Соң!..
Гөлҗамал. Бездә үзебездә бар ул… Әллә ничә савыт!
Хәмит. Нәрсә?
Гөлҗамал. Кәнсирва.
X ә м и т. Консервы түгел. Конференция, җыелыш.
Гөлҗамал. Соң шулай диең, нигә аны конфиронс, корфиронс дип бутыйсың… Мин тагын, чынлап та, әллә берәр зур эш бармы дип торам…
X ә м и т. Зур булмыйча, анда сайлаулар башлана калды бит.
Гөлҗамал. Андый сайлаулар ел саен безнең авыл Советында да була. Берәүне дә көчләп йокысыннан уятып җилтерәтеп илтмиләр анда. Теләгән кеше бара, теләмәгән кеше бармый. Әйдә, әйдә, табан ялтырат. Кешене эшеннән бүлеп такылдап торма монда. Бик кирәк булса, кичкә әйләнеп килерсең тагы, әйдә, үкчәңне күтәр, фиит! (Сызгыра.)
Хәмит. Аһ, аңламыйсыз, иптәш, кичкә бит соң була.
Гөлҗамал. Бер дә соң булмас әле. Безнең түрә абзый төн буенча йокламыйча шау килә. Әйдә, әйдә, чык.
Хәмит. Хатынын уятыгыз, хатынын күрмичә китмим мин моннан.
Гөлҗамал. Ә, алаймыни, йомры баш!.. Элек, түрә абзый кирәк, дип ми черетте. Хәзер хатыны кирәк булган икән… Бар, бар, табан ялтырат, безнең апа сайлауларга йөрми…
Хәмит. Сайлау өчен түгел, мин аңардан…
Гөлҗамал. Нәрсә?! Ай, ыштыр бит, оятсыз бәбәк! Кит каршымнан!.. Яшь башың белән ир хатыннарыннан башка хатын-кыз тапмадыңмыни!.. Хәзер күз алдымнан юк бул!.. (Щётка белән суга.)
Хәмит. Туктагыз, сез нигә…
Гөлҗамал (аяк тибеп). Эндәшмә!.. Яхшы ният белән йөрмәвеңне йөзеңнән күреп торам. Кара син аны, нинди йомшак бәлеш тапкан, адашкан ата песи төсле, әле төн уртасында бәреп керә, әле кеше йоклаганда. Башың исән чакта чыгып кит, дим мин сиңа!.. Юкса кабыргаларыңнан кәләвә ясап чыгарырмын мин моннан!.. (Кизәнә.)
Хәмит. Сез ни эшлисез?!
Гөлҗамал. Әй, күп телеңә салышсаң. (Бәргәләп чыгара.)
Хәмит. Нигә сугасыз, нигә төртәсез?..
Өченче күренеш
Мортаза һәм Гөлҗамал.
Гөлҗамал. Һе, ыштыр бит, күз карашларында ук өмет юк. Бәрәкәтсез, мөгаен, берәр нәрсә чәлдерергә йөри бу, йә (Бану бүлмәсен күрсәтеп) моның белән өстерәлә… булыр, булыр, шәһәр халкыннан барысы да булыр. Ирләрен дисәң, иртәгә үләргә хәзерләнгән ютәлле кәҗә тәкәләре төсле, урамнарда, кеше алдында шул кыяфәтләре белән, хатын-кызлар белән оялмыйча култыклашып йөргән булалар. Хатын-кызлары күлмәкләрен тезгә хәтле күтәреп (үчекләп йөреп күрсәтеп) чыштыр-поштыр, чыштыр-поштыр камыт сыйракларын күрсәткән булалар, гарьләнмичә… Ә соңыннан атна саен тик доктордан докторга чабалар, тфү!.. (Звонок.) Тагы кайсы эшсезе икән… (Чыгып китә.)
Шаулашып, Низам белән төртешә-төртешә керәләр.
Дүртенче күренеш
Мортаза, Низам һәм Гөлҗамал.
Гөлҗамал. Өйдә юк дигәнне аңламыйсың әллә син!..
Низам. Төртмә, нигә төртәсең?
Гөлҗамал. Нигә рөхсәтсез керәсең? Өйдә юк дигәч, юк. Әйдә, әйдә, чык!..
Низам. Өйдә булмаса, Марска очып китмәгәндер бит?
Гөлҗамал. Очып киткән булса, ни әйтерсең?.. Кая керәсең тагы!..
Низам (этеп җибәреп). Әй, буталмасана. (Бану бүлмәсенә кереп китә.)
Гөлҗамал (арттан чабуына ябышып өстерәлә). Кая керәсең, дим, мөгезсез сыер! (Бераздан шаулашып чыгалар.) Өйдә юк дигәнне әллә аңламыйсың син?
Низам (йоклап яткан Мортазаны күреп, аптырап, катып кала). Бу нәрсә бу?! Тукта, тукта, күземә күренәме әллә?..
Гөлҗамал (халыкка). Күрде бит, юньсез… (Низамга ябышып.) Уятасы булма!..
Низам (этеп җибәреп). Кит!..
Гөлҗамал. Нигә төртәсең син мине? Нигә төртәсең?! (Якасына ябыша.)
Низам. Кит лә. (Каты итеп төртеп җибәрә, Гөлҗамал егыла.)
Гөлҗамал (сикереп торып). Нигә сугасың миңа? Нигә сугасың, дим, ыштыр бит! (Низамга суга.)
Низам. Син ни эшлисең?!
Гөлҗамал. Нигә сугасың?! (Кизәнә, Низам тайпыла, щётка Мортазаның күкрәгенә каты төшә.)
Мортаза (сискәнеп, сикереп торып, иләс-миләс булып йокы аралаш). Пырурррр, пыруррр, пырурррр!..
Низам (куркып). Шашкан!..
Гөлҗамал. Көчләп керде, җир упсын, көчләп керде.
Мортаза (аңына килә алмыйча). Тукта, тукта, нәрсә булды соң бу?! Ә, Низам брадәр, син икәнсең, бик яхшы. Мин аз гына калгып киткәнмен. Шул арада ат типкән төсле булды… (Күкрәген тотып.) Менә хәзер дә авыртып тора.
Низам. Болван!..
Мортаза. Ә?!
Низам. Идиот!..
Мортаза. Нәрсә?!
Низам. Прохвост!..
Мортаза. Тукта әле…
Низам. Холуй!..
Гөлҗамал. Тагы докладларына тотындылар. (Кул селтәп, чыгып китә.)
Бишенче күренеш
Мортаза һәм Низам.
Низам. Холуй!..
Мортаза. Шаштыңмы әллә син, ни булды сиңа?!
Низам. Нигә качтың?
Мортаза. Качтың?!
Низам. Нигә конференциядән качтың?..
Мортаза. Кем?!
Гөлҗамал тыштан тәрәзә капкачларын ача.
Низам. Син!..
Мортаза. Мин?!
Низам. Докладың кая?..
Мортаза. Ә-ә!.. Хәзер бетерәм мин аны… (Сәгатенә карап.) Туктаган… Әллә барырга да вакыт җиттеме?
Низам. Кая?
Мортаза. Кая булсын. Конференциягә.
Низам. Эшчеләр биржасына, диең, идиот!
Мортаза. Дулама әле, дулама!.. Докладның яртысы әзер инде.
Низам. Ә конференциянең бөтенесе үтеп китте, болван!
Мортаза. Нәрсә?! Юк, чынлап саташкан бу!..
Низам. Әнә урамга кара!..
Мортаза (тәрәзәдән карап, чигенеп). Аһ!.. Йә Ходай, йә Ходай!.. Беттем, харап булдым!..
Низам. Син хаингә шул кирәк!.. Мине ни хәлдә калдырдың син… Тәрәзәләрен каплап, бикләнеп, сәгать дүрткә хәтле йоклап ята, болван, хөрәсән ишәге!..
Мортаза. Әллә, әллә ү-ү-үтте дәме?!
Низам. Үтмичә, сине көтәләр, ди, юләр балык!..
Мортаза. А-а-ах!.. Беттем, беттем!..
Низам. Шул кирәк сиңа!..
Мортаза. Тукта, тукта… Ә с-с-сайлаулар?..
Низам. Бөтенебезне себереп ташладылар.
Мортаза. Себереп?! Әллә ми-ми-ми-мине дә?!
Низам. Башаягың белән җәһәннәмгә хәтле чәнчелдерделәр.
Мортаза (лап итеп утырып). Ә?!
Низам (йодрыгын Мортазаның борынына китереп). Менә мә!.. Салып җибәрермен, ачуым килмәгәе… (Кизәнә.) Болван!..
Мортаза аңгыраеп катып кала. Низам йөренә. Пауза.
Мортаза. Тукта әле, тукта… Бу ничек булды соң?.. Бернәрсә аңлый алмыйм!..
Низам. Яңа идарәгә эшләреңне тапшырганда аңларсың… Ишәк!..
Мортаза. Бетте баш, бетте баш, харап булдым. (Кулы белән йөзен каплап калтырана.)
Низам (бүлмә буйлап йөреп. Паузадан соң). Әнә теге месткомдагы демагог Шәрәфи малае белән, бузотёр Сафиулла мастерны чыгарырга кирәк дип, ничә әйттем мин сиңа. Тыңламадың… Менә хәзер кирәгеңне бирерләр.
Мортаза. Нәрсә?.. Әллә?!
Низам. Яңа идарәгә бертавыштан шулар сайланды.
Мортаза. Ә-ә-ә-?!
Низам. Да!..
Мортаза. Ә соң башка группалардан?!
Низам. Бер кеше дә үтмәде.
Мортаза. Бу ничек була инде?
Низам. Булганда да, майлаган төсле, тавышсыз-тынсыз, ялт итте.
Мортаза. Фәттах, Гыйлаҗ группасы?
Низам. Гөрләп яндылар… Әйтәм ич, җиде группаның барысы да чатырдап янды!
Мортаза. Кемнәр соң үтте?
Низам. Группасызлар.
Мортаза. Бу мөмкин түгел.
Низам. Мөмкин булганлыгын, булмаганлыгын барып… Әй, беттек дигәч беттек инде…
Мортаза (йомшак тавыш белән). Әй син, «Кызыл сандал»! (Каты кычкырып.) Скандал, скандал, скандал!!! (Куллары белән йөзен каплап, диванга утырып үкси башлый.)
Алтынчы күренеш
Мортаза, Низам һәм Хәмит.
Хәмит. Уф! Наконец, өйдә икән. Мортаза иптәш, «Кызыл сандал» идарәсенең эшләрен тапшырырга сезне чакыралар.
Мортаза. Кемнәр?
Хәмит. Яңа идарә.
Мортаза. Кем аларны сайлаган?
Хәмит. Конференция, масса.
Мортаза. Масса юк! Шалишь, брадәр, шалишь!.. Минем докладымнан башка һичбер кешенең сайларга да, сайланырга да хакы юк.
Хәмит. Миңа, Мортаза иптәш, сез дә, яңа идарә дә барыбер. Мин кушканны эшлим. Чакырырга кушса, менә чакырам.
Мортаза. Юк, брадәр, шалишь, мин ул күн тәпиләргә, эшчеләргә бирешә торган егет түгел. Мин яңадан үзем яңа конференция җыям.
Хәмит. Батмас ул, Мортаза иптәш.
Мортаза. Менә батканын, батмаганын күрерсез. Бу иске режим түгел. Мин яңадан шундый группа төзермен, чыдап кына торсыннар.
Хәмит. Анысы шулаен шулай да, батмас шул. Группаларның базары үтте инде, Мортаза иптәш, батмас шул, батмас.
Мортаза. Бату гына түгел, әйләнеп төшәрләр… Мин сайланган кеше. Мине бертавыштан сайлап артель башына куйдылар.
Низам. Бүген бертавыштан бәреп тә төшерделәр.
Мортаза. Менә без аларны бәреп төшергәндә, чыдап торсыннар. Хәмит брадәр, хәзер, хәзер, шул минуттан союзга, мастерскойларга, месткомнарга, культкомнарга телефонограммалар тарат… Мин риза түгел… Мин яңа конференциядә доклад ясарга тиеш. Аңлыйсыңмы, доклад ясарга тиеш!..
Низам. Чү, чү, кызма. Тәртәне кызган…
Мортаза. Даёшь яңа конференция!!!
Низам. Терәгең кая?
Мортаза. Үзем мин терәк!
Низам. Какой син терәк. Дурак дисәң, хәер…
Мортаза. Шалишь, брадәр, чебиләрне көз көне саныйлар.
Низам. Синең шикелле дураклар саныйлар, ә акыллылар анда санаган чебешләрне ашыйлар.
Хәмит. Мортаза иптәш, сезне анда көтәләр бит.
Мортаза. Бармыйм мин анда!..
Хәмит. Барырга кирәк булыр, Мортаза иптәш.
Мортаза. Бармыйм дигәч бармыйм!
Хәмит. Үз аягыгыз белән бармасагыз, башкача да илтеп куярлар.
Низам. Терәксез кибән дә ава. Ә без кызганыч чүмәләләр генә булып калдык. Барысына да син гаепле, син!
Мортаза. Яңа конференция җыймыйча, барды юк!
Низам. Куй, булмый торган эш белән баш катырма!
Мортаза. Булыр!
Низам. Булмый.
Мортаза. Булыр!
Низам. Булмый, булмый!
Мортаза. Булыр, булыр, булыр!..
Җиденче күренеш
Әүвәлгеләр, Гөлҗамал һәм Бану.
Гөлҗамал (пылау күтәреп кереп өстәлгә куя). Булды!..
Мортаза. Ә?.. (Шашына.)
Бану. Бу нинди тавыш тагын! Йә Ходай!
Гөлҗамал. Әтәч шундый симез булып чыкты, чат май!..
Бану. Алай! Ә, исәнмесез, Низам әфәнде. Йә, утырышыгыз. Рәхим итегез!..
Мортаза. Шушы миңгерәү тавыклар белән менә шушы әтәч башыма җитте!.. (Пылауны күтәреп идәнгә бәрә.) Менә сиңа, менә сиңа, менә сиңа!..
Бану. Пәрәмәччч!!!
Гөлҗамал. Әтәччч!!!
Мортаза. Кая портфелем, кая портфелем, доклад ясап үзем, үзем сайланам…
Бану. Киит, киит, кит, котырган, кит, кит, котырган, котырган!
Гөлҗамал. Пашпортымны, пашпортымны бирегез! Пашпортымны бирегез, бирегез!
Мортаза. Даёшь конференция, даёшь доклад!!!
Портфелен күтәрә, ул кулыннан төшә.
Пәрдә.
1928 ел
Кандыр буе
Пьеса
Биш пәрдәдә, җиде картинада
УЙНАУЧЫЛАР:
Акбирдин – егермебишмеңче, «Кызыл йолдыз» колхозының председателе.
Һилал – авыл Советы председателе.
Бригадир – колхозда беренче бригада башлыгы, комсомол.
Гөләндәм – колхозда икенче бригада башлыгы.
Фәридә – колхоз инкубаторында эшли (чебиләр караучы).
Минһаҗ
Үтәш бабай
Балан Сафа
колхоз членнары.
Әмәк
Шәмәк
элек батраклар, хәзер колхоз членнары, яшьләр.
Полевод – полевод һәм ячейка секретаре.
Гали – тегермәнче, соңыннан колхоз хисапчысы.
Тимеркәй
Закирҗан
Гайфулла
Xәйрүш
Бузотёр Нәгыйм
Бузотёр Бәдига
Сепарат Мәрьям
колхоз членнары.
Техник.
Беренче карчык.
Икенче карчык.
Өченче карчык.
Тарасов – монтёр.
Студентлар бригадасы.
Почтальон.
Остроумов – райком вәкиле.
Бюро членнары, колхозчылар, студентлар, кызлар, егетләр, комсомоллар, пионерлар.
Тамаша җәй көне, ике сука арасында, Татарстан колхозларының берсендә бара.
Беренче пәрдә
Су буе. Таллык. Тегермән. Тегермәнгә төшә торган арык-улак. Гали җырлап тегермән ташын теши, Үтәш бабай тыңлап таяк сырлап утыра.
Аяз көн.
I. Гали, Үтәш бабай.
Гали (җырлый).
Кандыр буе, ай, кара урман,
Киек җәнлеккәйләр оясы,
Без җырлыйсы җырлар шунда туган,
Шунда туган Кандыр чишмәсе.
Кандыр иңен йөзеп буйлаганда,
Уртасына басып тын алдым,
Иңнән иңгә сине айкаганда,
Синең өчен, Кандыр, оялдым.
Үтәш бабай. Без башкачарак җырлый идек яшь чакта. Уһу-һу-һу!.. Кандыр суы да болай түгел иде ул чакларда. Челләдә ат йөздереп чыгарга кот оча иде. Ә хәзер нәрсә! Сумыни бу! Борын Кандыр йөзгә оят китерерлек түгел иде.
Гали. Үтәш бабай, Кандыр суы борын заманнарда ике таш күтәргән, ди, шул чынмы?
Үтәш бабай. Исемдә, исемдә… Менә нәкъ шул урында ике ташлы Сәвен тегермәне иде. Күптән, бик күптән аны… яндырдылар. Сәвен үзе дә шунда янып үлде. Ай-Һай, аның шаукымы бик озакка сузылды.
Гали. Менә ул су хәзер булсын иде!.. Кандыр ике ташны күтәргән, диген, ә?
Үтәш бабай. Һи-һи-һи… Кандыр болай идемени!..
Гали. Хәзер көчкә-көчкә бер ташны өстери, дисәңче. Челләдә бөтенләйгә шыкаймаса дип куркам.
Үтәш бабай. Кандыр көчле иде, Кандыр тирән иде. Җир корый, оланнар, җир корый, нигезеннән корый…
II. Әүвәлгеләр һәм Минһаҗ.
Минһаҗ. Контр сөйлисең, Үтәш бабай, әссәламегаләйкем. Контр сөйлисең.
Үтәш бабай. Контр түгел, туры сүз.
Минһаҗ. Белмим тагын… Үзең абайлыйсыңдыр.
Гали. Яңа килгән колхоз председателе, Кандырга су табарга кирәк, ди.
Минһаҗ. Алай, ишетәсеңме, Үтәш бабай. Кандырга су табарга кирәк, дип әйтә, ди, хи-хи-хи!.. Булдырыр, булдырыр. Иңне-буйны абайлый торганга охшамый. Юк, мин болай гына, яманлавым түгел. Һәйбәт егет күренә. Үзе партиец икән, үзе гомер буе заводта эшләгән, ди. Безнең колхозга председательлеккә коеп куйган инде. Тик борай белән бодайны аеруы чамалы, диләр диюен… Анысын аны агроном аерып бирер. Безнең өчен бик подходяшний кеше. (Тәмәке урый.)
Гали. Капкан җиреннән өзеп алам сортка охшый, ут шикелле ялт-йолт килә.
Минһаҗ. Гәрәчи, дисәңче.
Үтәш бабай. Уңган, булган егеткә охшый.
Минһаҗ. Яңа атның көче сабанда күренә, кем, Үтәш бабай.
Гали. Һилал иптәш белән аралары чамалырак, ди, чынмы икән?
Минһаҗ. Балта белән агач арасына бармак тыгарга картлар кушмаганнар. Ише – ише белән, ише җимеше белән дигәндәй, икесе дә партиец, икесе дә председатель. Берсенә без гражданнар, икенчесенә членнар. Труддинеңне исәплә дә тор инде. Башкасы безнең эш түгел.
Үтәш бабай. Кем, Минһаҗетдин энем, кайрысында кипкән агач чатнамый ул. Син кайры каезлап маташма, улым, яме!.. Йә булса, менә шул. Алай труддин исәпләп кенә тору килешмәс.
Минһаҗ. Юк, мин болай гына. Бар әле, кем, Мөхәммәтгали энем, нәрсә тагын анда шыгырдый башлады. Шуны әйтәм, Үтәш бабай, алар бит ай-һай, һай! Бүген кашын сикертсә, иртәгә җилкәңнән эләктерергә дә кыйбат алмыйлар.
Үтәш бабай. Куркытма син мине, энем, мин курыкмыйм. Карачкы итмә син аларны… Яме?.. Йә булса, менә шул. Безнең эшне эшлиләрме? Эшлиләр. Безнең өчен тырышалармы? Тырышалар. Киртә корма син безнең арага.
Минһаҗ. Нинди киртә турында әйтәсең икән?
Сафа керә.
Үтәш бабай. Илдән сөрелгән кулаклар гәбен чүпләү сиңа калдымыни?..
Минһаҗ. Торып-торып бер контр сөйләмәсәң, күңелең булмый үзеңнең, карт. Социализмга барган чакта, син мордар кулаклар шаукымы белән сыйлама мине.
III. Әүвәлгеләр һәм Сафа.
Сафа. Тиз генә буласы түгел, ди, әле ул.
Минһаҗ. Нәрсә буласы түгел, ди?
Сафа. Социализмны әйтәм.
Минһаҗ. Контр сөйлисең, кем, Сафа, контр.
Сафа. Әй Минһаҗ агай, социализм булгач, беркем дә бернәрсә дә эшлисе түгел, ди, икән, ә?.. Әмма дә рәхәт буласы икән, дурак.
Минһаҗ. Сиңа нәрсә!.. Сезгә Үтәш бабай белән хәзер дә социализм.
Үтәш бабай. Ай, канга тоз саласың, Минһаҗетдин. Күпсенмә, энем, күпсенмә, күпсенгән өлешсез калган, ди борынгылар. (Китә башлый.)
Минһаҗ. Уйнап сөйләшкәнне син тагы…
Үтәш бабай. Шул-шул. Күпсенмә, дим, яме?.. Йә булса, менә шул. (Китә.)
Минһаҗ. Чирләде, карт, хи-хи-хи… Йә, ниләр, бетерәсең, Сафа?
Сафа. Кая, урат әле.
Минһаҗ (тәмәке бирә-бирә). Ай-яй, сине тегеләр кыерсыта башладылар. Әллә гаеп, чынлап та, үзеңдә инде.
Сафа. Пүрәткә юк бездә, пүрәткә юк. Колхозмыни бу, тфү!..
Минһаҗ. Ярамый, колхозга төкерергә ярамый, контр була.
Сафа. Колхозга түгел.
Минһаҗ. Колхозга түгел?!
Сафа. Юк, менә монда кәгазе ныграк ябышсын өчен. Әбижәйт итәләр бит…
Минһаҗ. Кемнәр?
Сафа. Бригадлар.
Минһаҗ. Әбижәйт итәргә ярамый, контр була.
Сафа. Ни хәтле, мин сиңа әйтим, эшләп, барлыгы тугыз труддин исәпләп чыгарганнар. Бу здель дигәннәре безнең ишеләр өчен кул булмас күренә.
Минһаҗ. Һә, шулай дисеңме… Сабанда ничә көн эшкә чыктың?
Сафа. Сабанда билем авыртты. Авыруга эшкә чыгарга димәгән бит. Ахран трут шулай дип әйтә, ди.
Минһаҗ. Каты сукада да күренмәгәнсең, имеш?
Сафа. Кайсы әйтә аны?
Минһаҗ. Чыккан идеңмени?
Сафа. Ничек чыгыйм, ди, хатын авыргач!
Минһаҗ. Печәнгә чыкканың бармы соң?
Сафа. Печән җыю бригадаларга бирелгән. Мин бригада түгел.
Минһаҗ. Уракта сынатма инде, алай булгач. Эчәгеләрең өзелгәнче эшләсәң дә чамалы булыр. Здель, диләр аны.
Сафа. Ни әйтсәң дә, безнең өчен җан башы җай иде.
Минһаҗ. Эшләмәгән ашамый, диләр, үз хәлеңне үзең беләсеңдер…
Арбалар тартып килгән карчыклар күренә.
IV. Әүвәлгеләр һәм карчыклар.
Минһаҗ. Әнә колхоз яслесенең кызыл обозы да килә, хи-хи-хи!..
Беренче карчык. Ничә әйттем үзенә. Искеләре ару булсын, болай шакшыланма инде, дим…
Икенче карчык. Зариф хатыны да шундый ук. Баласын юындырмый. Катырып йөрткәч, еламый нишләсен.
Өченче карчык. Ул якка Зифабану уңган. Баласы курчак төсле ялт иткән була.
Беренче карчык. Кара әле, Минһаҗетдин, тәгәрмәчем әйләнми. Көпчәгенә әллә үлән, әллә сүс уралган шунда, карап кына җибәрсәнә.
Минһаҗ. Була ул, Гөлгенә түти, бик рәхәтләнеп, Алла боерса… Каян болай?
Беренче карчык. Печәнчеләргә балаларын имездерергә илткән идек.
Икенче карчык. Ясле булдык бит, Минһаҗетдин.
Минһаҗ. Яхшы эш, бик һәйбәт, эшләмәгәнгә бер локма да юк, ди бит алар. Яңа председатель корткаларны мәмке иткән, дигәннәр иде, чын икән.
Өченче карчык. Безгә дә үзебезгә күрә бер эш булгач, күңелле булып китте әле…
Минһаҗ. Сезгә түгел, тавыкларга да эш табарлар алар, хи-хи-хи!..
Беренче карчык. Тавык дигәннән, калфаклы чуар тавыгыма әллә ни булган, әтәч булып кычкыра башлады.
Сафа. Тавык әтәч булып кычкыра, диген, хи-хи-хи!..
Өченче карчык. Без яшь чакта, бәла-казага каршы тавык әтәч булып кычкырыр, диләр иде.
Минһаҗ. Контр сөйләргә ярамый. Хәзер барыбер аңа ышанмыйлар.
Өченче карчык. Нигә соң тавык әтәч булып кычкыра?
Минһаҗ. Ул болай гына… Заданиесен тутыра алмагач, әтәч булмакчыдыр, наян, хи-хи-хи…
Беренче карчык. Алай әйтмә, Минһаҗетдин, минем тавыгым әтәчләнергә кулак түгел.
Икенче карчык. Алай, безнең тавыклар илдән сөрелгән кулаклардан хат-хәбәр дә алышмыйлар.
Минһаҗ. Син, Фәрхи түти, ерактан чирттермәкче буласың, үзеңчә. Ярый-ярый, тырышыгыз, тырыш, бәлки, комсомол да ясап куярлар үзегезне, хи-хи-хи…
Беренче карчык. Йә, булдымы?
Минһаҗ. Барып чыкты бу, Гөлгенә түти. Яңа председатель китертәсе автомобильдән ким булмады.
Икенче карчык. Тавык бервакытта да бушка гына әтәч булып кычкырмый ул.
Өченче карчык. Йортта эт җир казыса – мәет, чикерткә сызгырса – янгын, тараканнар качса – ачлык.
Китәләр.
Минһаҗ. Син үзеңне әйтәсең, әнә анда тавык та әтәч булып кычкыра башлаган.
Сафа. Пүрәткә булмый торып, миннән эш көтмәсеннәр.
V. Әүвәлгеләр һәм Әмәк, Шәмәк.
Әмәк. Ишеттегезме?
Шәмәк. Яңа хәбәр.
Минһаҗ. Ни бар?
Әмәк. Ни, ни, ни…
Шәмәк. Чү әле, Әмәк…
Әмәк. Болгатма әле, Шәмәк.
Шәмәк. Гайфулла кулак сөргеннән хат язган.
Минһаҗ. Йә, йә?..
Әмәк. Теге Зирек авылының таз Касыймы аркылы кап-йот Хәйрулла Җиһаншасына хат язган.
Шәмәк. Шул хат буенча Чүпрә Хәдичәсенең әвен базына күмелгән нәрсәләрен чыгарып сатып, акчасын үзенә җибәрергә кушкан.
Әмәк. Район Әхмәтша сизеп алып…
Шәмәк. Эзләренә басып…
Әмәк. Шап!
Шәмәк. Чү әле, Әмәк!
Әмәк. Болгатма әле, Шәмәк!
Шәмәк. Шул шап-шоп!
Әмәк. Шатырман.
Шәмәк. Каптырган.
Әмәк. Бер кибет тулырлык мал, хәзинә чыккан.
Шәмәк. Ике төлке тун.
Әмәк. Илле пот ак он.
Шәмәк. Күлмәк-ыштан, ястык, юрган.
Әмәк. Әвен базы шыгрым тулган.
Шәмәк. Кисмәк-кисмәк май, бал!..
Әмәк. Ул мал чыккан, ди, мал!
Шәмәк. Әмма ләкин шул малларның барысы җебенә-бөртегенә хәтле череп, сөрсеп эштән чыккан.
Әмәк. Әкәмәт инде, әкәмәт!
Шәмәк. Карун малын күсе ашар, әнә шул була инде ул, Әмәк.
Әмәк. Шулай икән шул, Шәмәк.
Шәмәк. Әнә бит нишләтә кулак этләре.
Әмәк. Кулак кулак инде. Каберендә дә тыныч ятмас ул контр бирән. Шул кулаклар белән хәбәрләшеп торучысын син әйт, дурак…
Шәмәк. Менә бу сүзең хак.
Әмәк. Ялганларга мин син түгел лә.
Шәмәк. Таз да түгел ләбаса үзең, нигә бүксәң киерәсең.
Сафа. Мин бит Гайфулла кулакның кызы да әтәч булып кычкыра башлаганмы әллә дип торам, хи-хи-хи!
Шәмәк. Әтәч дигәннән, Гөлгенә түтинең тавыгы…
Минһаҗ. Ишеттек, эшсез ни дип кыршылып гайбәт сатып йөрисез, йолкышлар?
Әмәк. Ял көне – бу бер.
Шәмәк. Гайбәт түгел – ике.
Әмәк. Өченчесе кирәк булса…
VI. Әүвәлгеләр һәм Акбирдин, Һилал, техник.
Һилал. Бөгәсең бөгүен, Акбирдин иптәш, кара аны, чатнамасын!
Акбирдин. Чатнату гына аз, сындырырга кирәк, менә шулай. (Кулындагы таякны сындырып ташлый.)
Әмәк. Ишеттегезме?
Шәмәк. Яңа хәбәр.
Акбирдин. Буталмагыз, буталмагыз, егетләр!..
Шәмәк. Буталма, Әмәк!
Әмәк. Кысылма, Шәмәк.
Сафа белән Минһаҗдан башкалар тегермән эченә кереп китәләр.
Минһаҗ. Әтә-тә-тә-тә-тә-тә!..
Сафа. Ай-яй, кайнар күренә.
Минһаҗ. Кайнар ат тиз аручан була, кем, Сафа. (Таяк башларын күтәреп.) Чикләвек икән. Сыры да бар. Һәйбәт таяк, әрәм булган… Бу, энем, болай булгач тавыкларны әтәч итеп кенә түгел, сыерларны да «Баламишкин» көенә җырлатыр бу…
VII. Әүвәлгеләр һәм Акбирдин, Һилал, Гали, техник Әмәк һәм Шәмәк.
Акбирдин. Бу тузган әрҗә тәүлеккә ничә пот тарта?
Гали. Унбиш, уналты поттан арттырып булмый.
Акбирдин. Унбиш пот бер тәүлеккә, егерме дүрт сәгатькә?
Минһаҗ. Канәгать кирәк, кем, председатель иптәш. Бу бит су тегермәне, паравай түгел. Яз көннәре су күп чакта егерме биш, утыз потка җитә, канәгать кирәк.
Акбирдин. Уһу!.. Утыз потка җитә!.. Октябрьнең икенче унында бу эшегез, егетләр, кәҗә бәясенә дә тормый.
Минһаҗ. Су булмагач, без гаеплемени?
Акбирдин. Табарга кирәк!
Һилал. Анысын инде синнән көтәбез, Акбирдин иптәш. Без хәзергә утыз потка да канәгать.
Акбирдин. Юк, чынлап та, бу музей экспонатын урын биләп ни диеп монда тотасыз?!
Һилал. Һавадагы торнага караганда, кулдагы чыпчыкны артык күргәнгә.
Акбирдин. Бишьеллык план үкереп эшләп торган чакта, һавадагы торналарга кызыгып, чыпчыклар белән маташу кемгә кирәк соң? Начар аучылар икәнсез, егетләр, начар аучылар.
Һилал. Маташып кара, бәлки, син утыз пот урынына өч йөз пот тартырсың.
Минһаҗ. Алай, хи-хи-хи!..
Акбирдин. Ялгыштың, председатель, миңа өч мең пот кирәк.
Минһаҗ. Җеннәр, пәриләр юк бит хәзер, кемнәр генә аны тартып бирер икән. Өч мең пот, диген, ә? Хи-хи-хи!
Акбирдин. Кандыр суы тартыр!
Һилал. Һай, Кандыр Идел булса, мин әйтәм, хи-хи-хи!
Минһаҗ. Алай!..
Акбирдин. Тартырга тиеш!
Һилал
Минһаҗ } Амин.
Минһаҗ. Кара аны, икәү бер сүзне әйттек тагын.
Акбирдин. Техник иптәш, менә шул урында унбиш пот урынына тәүлеккә өч мең пот тарта алырлык көчле тегермән булырга тиеш.
Һилал. Кызыл кар яуганда, дип тә куй.
Минһаҗ. Алай, хи-хи-хи!
Һилал. Кеше көлдермә, Акбирдин иптәш. Син монда бер ай торасың, ә без бу су буенда мыек үстердек.
Акбирдин. Сакал үстерергә дә рөхсәт сезгә.
Минһаҗ. Су юк бит.
Акбирдин. Табарга кирәк!
Минһаҗ. Энем, таякны әрәм иткәнсең бит.
Акбирдин. Яңасын, тимер башлысын ясарбыз, агай.
Минһаҗ. Ясарбыз, дисең икән.
Акбирдин. Ясарбыз.
Минһаҗ. Ясаганны сындырдык, дисәңче.
Акбирдин. Яңасын ясар өчен кирәк икән, ясаганны да сындырабыз, сындырабыз, шарт итә!
Минһаҗ. Бу таякны үзең ясадыңмы әллә, мин әйтәм?..
Акбирдин (Һилалга). Синең фикер белән бу агай фикеренең күчәре уртак күренә. (Минһаҗга.) Үзем ясадым, агай.
Минһаҗ. Мин колхоз члены, мин граждан, агайларны без озаттык!
Акбирдин (техникка). Безгә Кандыр ярларын ел әйләнәсендә тутырып торырлык су кирәк.
Минһаҗ. Пичкә белән тутыруы, һай, кыен булыр, председатель иптәш.
Һилал. Һай, усал син, Минһаҗ агай, мичкә белән диген, ә? Ха-ха-ха!
Минһаҗ. Бездә водопровод юк бит… Завод законын авыл җирендә үткәрү, ай-һай-һай, батмастыр, егет.
Акбирдин. Синең тел, агай, шактый озын һәм йөгерек күренә…
Минһаҗ. Телсезләр Лә суында алар.
Акбирдин. Шул-шул, төбендә агуы да юкмы икән, дим.
Минһаҗ. Өркетмә, егет, өркә торганнардан түгел.
Акбирдин (Галигә). Бу кем?
Гали. Минһаҗ агай.
Акбирдин. Нишли ул монда?
Гали. Тегермәнче.
Акбирдин. Ә син?
Гали. Мин аның помошнигы.
Акбирдин. Эһем… икәүләп тәүлеккә унбиш пот тарттырасызмы?
Минһаҗ. Су булмагач, без гаеплемени?
Акбирдин. Син, агай, иртәгә правлениегә килеп чык әле. Һилал иптәш, әйдәгез!
Һилал. Кая?
Акбирдин. Су эзләргә!
Һилал. Минем башка итегем юк, Акбирдин иптәш! (Килгән юлыннан кайтып китә.)
Әмәк. Без барабыз!
Шәмәк. Безнең итекләрнең олтаннары бирешерлек түгел!
Акбирдин. Ярый бу, ярый бу!.. Болай булса… Әйдәгез!..
Икенче якка китәләр.
Минһаҗ. Ничек ди, минем башка итегем юк диме, хи-хи-хи… Кандыр суын эчеп үскән егет шул ул, хи-хи-хи. Һә, правлениегә, диең. Барырбыз, барырбыз. Сине чакырмадымы?
Гали. Кая?
Минһаҗ. Правлениегә.
Гали. Юк.
Минһаҗ. Һә…
Еракта хор тавышы ишетелә.
Бу нәрсә тагы?!
Гали. Печәннән кайталар. (Тегермәнгә кереп китә.)
Сафа. Анысы алаен алай да, мин әйтәм…
Минһаҗ. Әйт, әйт, әйтә торган заман.
Һилал чыккан якка китәләр.
Әйдә әле, мин әйткәннәрне тыңласаң, чәчләрең үрә торыр, Әйдә әле, әйдә!
VIII. Печәнчеләр. Музыка.
Бригадир, Гөләндәм, Фәридә, Сепарат Мәрьям.
Хор.
Ташладык иске-москыны,
Башладык өр-яңадан.
Көч ала безнең кырлар
Корыч кул машинадан…
Хор.
Әй-яй, бригадир, батыр ир!
Тавышлар.
Батыр ир!
Хор.
Эш мәйданы сине көтә, күкрәк киер!
Тавышлар.
Күкрәк киер!
Хор.
Эш батыры ударник!
Тавышлар.
Ударник!
Хор.
Тузан очсын, әйдә, сип!
Сип, сип, сип, сип, сип, сип!..
Тавышлар.
Безнең алда зур әмәлләр,
Авылда ясыйк шәһәрләр.
Хор.
Бөтен көч белән!
Тавышлар.
Эшчеләр белән!
Хор.
Кулга-кул!
Атлыйк алга,
Яңа дөньяга!..
Бригадир. Бригада, тукта!
Полевод. Тирләгән көе су керү ярамый, ди доктор Хәрәмша. Кояш баемыйча авылга керү не хорошо. Шуңар күрә булса-булмаса, мин әйтәм, Инкубатор Фәридәне җырлатып, Сепарат Мәрьямне биетеп, Трактор Вәлине сикертеп алмыйбызмы, дим.
Сепарат Мәрьям. Сүзең алтын, үзең бакыр, өндәмә, җем тор!
Гөләндәм. Йә әле, бригадир, удар темп белән, булмаса бер җырлап та бир!
Бригадир. Була ул, әмма ләкин минем дә бер гәп бар.
Гөләндәм. Гәпкә сыйса сөярбез.
Бригадир. Сыймаса?
Гөләндәм. Чөярбез.
Барысы. Ха-ха-ха!
Бригадир. Менә нәрсә, кызлар, егетләр, иптәшләр, комсомоллар, ярыш булса була.
Фәридә. Җырга нинди ярыш тагы?
Бригадир. Һу, җырның да үзенә күрә ярышы була булдырсаң. Ярышмы, ярыш – салкын әйрән эчү түгел ул.
Гөләндәм. Җыр әйрән түгел, эчең күпмәс.
Бригадир. Мин дә шулай, дим. Күбүен күпмәс, әмма ләкин ярышсыз үтмәс!
Сепарат Мәрьям. Җырла, бригадир, җырдан бугаз катмый.
Бригадир. Әйтәм ләсә, ярышсыз батмый!
Полевод. Чәчәк бөресез, шулпа өресез, капка боргычсыз, ярыш договорсыз булмый дигәндәй, әйт теләкләреңне, сызган беләкләреңне!
Бригадир. Кызлар, егетләр, шуны әйтәм: җырга каршы җыр белән җавап бирер Гөләндәм!
Полевод. Әйдә, Гөләндәм, сөйлән, сүз синнән.
Гөләндәм. Кабул иттек, пичәт суктык, бармы тагы яңа пункт?
Кызлар. Менә, менә, ха-ха-ха!..
Бригадир. Искәрмәсе исеңә төшсә, силос базына салырсың, сөт бирер!
Барысы. Ха-ха-ха!..
Полевод. Договор укылды, куллар куелды, ярыш башлана!
Гөләндәм. Куркытмасана!
Полевод. Бригадир, сынатма, әйдә, башла!
Музыка.
Бригадир.
Ударниклар ярыш мәйданында
Җиңү байраклары алганда,
Безнең дуслар фабрик-заводларда
Уртак хезмәт өчен янганда,
Кызлар, киленнәр, агай-энеләр,
Ялкау, тилеләр читтә йөриләр.
Матур апайлар, яшь кодачалар,
Нигә соң алар читтә торалар?!
Килегез, керегез безнең штабка,
Көнегез, көчегез узмас бушка!
Ударник бригадир, хәзер тор!
Хәзер тор, сине зур эш көтә.
Әйдә, чык мәйданга, кем батыр,
Кем батыр, кем хәзер көрәшкә!
Алда киң мәйдан!
Хор.
Киң мәйдан!
Бригадир.
Эштә без янган.
Хор.
Без янган.
Бригадир.
Көрәштә алдан.
Хор.
Көрәштә алдан,
Беренче сафтан,
Барырбыз һаман!
Бригадир.
Ударниклар эшкә, ай, чыкканда,
Буй-буй майка уйный кояшта,
Җырлый-җырлый эштә ярышканда,
Җиңелгәннәр кала оятка.
(Кушымта.)
Ударниклар эштә күмәк терәк,
Чыныгалар алар көрәштә,
Илгә икмәк, азык-төлек кирәк,
Ударниклар хәзер һәр эшкә!
(Кушымта.)
Полевод. Йә Гөләндәм, нәүбәт синнән, җиңелсәң, кара такта, җиңсәң, һәйт, наян, качма, тукта!
Гөләндәм. Летун түгел лә мин качарга. Иптәшләр, мин бригадир төсле мактанып санга сыйфатны алдан тагып куймаска булдым.