Kitabı oku: «Пьесалар / Пьесы», sayfa 31
Бригадир. Агитация кирәк түгел. Әнә Инкубатор Фәридә, чебиләрнең исәбен көзен алырсыз, ди.
Гөләндәм. Шулай димени! Ә мин исәп-хисапны хәзер үк бетерсәм?..
Барысы. Әйтә бу, ха-ха-ха!..
Полевод. Тс-с-с… Бетте. Башладык!
Музыка.
Гөләндәм.
Батыр егет җиң сызганып эшләгәндә,
Сөйгән яры читтә карап тик торырмы?
Эш мәйданы давыл булып гөрләгәндә,
Намуслы кыз эштән читтә кала алырмы?
Сәрвәр, Җәүһәр, Гөлҗамал,
Гөлсем, дустым Миңкамал,
Хәят, Банат, Шәмсеруй,
Гөлкәй, Миңкәй, Абруй,
Рауза, Рәбүш, Гөлраушан,
Биби, Гөлми, Нургаян,
Фәрхибану, Гөлҗиһан
Ударникка язылган.
Бибинур, ахирәт, син матур,
Гөлйөзем, былбылым, син түзем.
Айсылу, аппагым, син уңган,
Миңсылу мактаулы дан тоткан.
Читсенеп-ятсынып тормыйк,
Булыйк мактаулы ударник!
Күмәк эштә уңай бергә-бергә,
Бергә кердек шулай көн күрергә,
Үремнәргә уңай бергә-бергә,
Без дә, сез дә шулай бергә-бергә
Гомергә!
Хор.
Алда киң мәйдан,
Эштә без янган,
Көрәштә алдан,
Беренче сафтан
Барырбыз һаман!
Аумакайлардан,
Ялагайлардан,
Кап-йот наяннан,
Тинтәк ялкаудан
Арыныйк, туган!
Гөләндәм.
Сылу кызлар җиң сызганып эшләгәндә,
Батыр егет читтә карап тик торырмы?
Эш мәйданы давыл булып гөрләгәндә,
Намуслы ир эштән читтә кала алырмы?
Гали, Вәли, Сөләйман,
Әһли, Дәүли, Тимерҗан,
Мифтах, Минһаҗ, Гыйльметдин,
Кави, Каюм, Котбетдин,
Хәйри, Бәдри, Батырҗан,
Локман, Госман, Хәкимҗан,
Закир, Зариф, Фазылҗан
Ударникка язылган!
Хәрәмша, акыллым, син батыр,
Дәүләтша, сөеклем, син матур,
Тимербай сабанда дан алган,
Миңлебай мәйданда танылган.
Читсенеп-ятсынып тормыйк,
Булыйк мактаулы ударник!
Күмәк эштә уңай бергә-бергә,
Бергә кердек шулай көн күрергә,
Үремнәргә уңай бергә-бергә,
Без дә, сез дә шулай бергә-бергә
Гомергә!
Хор.
Алда киң мәйдан,
Эштә без янган.
Көрәштә алдан,
Беренче сафтан
Барабыз һаман!
Аумакайлардан,
Ялагайлардан,
Кап-йот наяннан,
Тинтәк ялкаудан
Арыныйк, туган!
Кызлар. Бригадир җиңелде!
Егетләр. Гөләндәм җиңелде.
Шау-шу.
Полевод. Бетте. Тавышка куям. Хәзерләнегез, кем дә кем…
IX. Әүвәлгеләр һәм Гали.
Гали (тегермәннән чыгып). Сүз сорыйм, сүз бирегез!
Полевод. Сүз тегермәнче Гали иптәшкә.
Гали. Егетләр, кызлар, бригадирлар, ударниклар, эш менә нәрсәдә: колхоз правлениесе тегермән келәтен сипләтмәкче була. Шундагы игенне тегермәнгә күчерәсе иде. Вакыт соң түгел, шуны күчерергә разый булганнар кулларын күтәрсеннәр!
Барысы (кулларын күтәреп). Күчерәбез, күчерәбез!
Гали. Менә капчыклар да бар. Тишекләрен, кызлар, сез караштырыгыз!.. Менә энәләр, менә җеп…
Бригадир. Беренче бригада, хәзерлән!
Гөләндәм. Икенче бригада!
Бригадир. Гөләндәм, капчык ташыганда ярышып карыйк, мин әйтәм.
Гөләндәм. Алдан күперенмә, әйдә!
Бригадир.
Гөләндәм.
Бригада эшкә!
Тәртип белән чыгып китәләр.
Фәридә белән кызлар капчыклар ямап калалар.
Музыка.
Фәридә.
Саф Кандырның, ай, сулары
Сикреп-сикреп акканда,
Ударниклар җиң сызганып
Эшкә җырлап барганда…
Дөнья яңгырасын,
Сулар шауласын.
Ялкау, кит юлдан,
Урын биләмә!
Эшкә чыныккан
Батырлар килә,
Батырлар килә,
Бирегез мәйдан!
Кызлар хоры.
Дөнья яңгырасын,
Сулар шауласын.
Ялкау, кит юлдан,
Урын биләмә!
Эшкә чыныккан
Батырлар килә,
Батырлар килә,
Бирегез мәйдан!
Фәридә.
Кандыр буе яшел чирәм
Кояшта җем-җем итә.
Ялкаулансаң, егет, сөймәм,
Кызлар булганны сөя.
Дөнья яңгырасын,
Сулар шауласын.
Ялкау, кит юлдан,
Урын биләмә!
Эшкә чыныккан
Батырлар килә,
Батырлар килә,
Бирегез мәйдан!..
Егетләр һәм кайбер кызлар, капчыклар күтәреп, тегермәннең өске катына менәләр.
Ирләр, кызлар хоры.
Дөнья яңгырасын,
Сулар шауласын,
Ялкау, кит юлдан,
Урын биләмә!
Эшкә чыныккан
Батырлар килә,
Батырлар килә,
Бирегез мәйдан!..
Пәрдә.
Икенче пәрдә
Беренче картина
«Кызыл йолдыз» колхозында Советлар йорты. Колхоз идарәсе, авыл Советы, партия ячейкасы, янгынга каршы көрәш җәмгыяте һәм башкалар. Язу өстәлләре, урындыклар, эскәмия, телефон, юлбашчыларның рәсемнәре. Бригадир игенгә, бакчачылыкка карата язылган яңа плакатлар кадаклап җырлый.
I. Бригадир.
Музыка.
Бригадир.
Сикереп аккан су, әйтсәңче,
Кайсы илләргә сәфәрең?
Күрше илләргә син салсаңчы
Безнең колхоз хәбәрен.
Сикереп аккан агым судай
Үтә безнең яшь чаклар,
Арыш, тары, солы, бодай,
Уңды ясмык, борчаклар.
Сикереп аккан агым судан
Киек казлар су эчә,
Даёшь торма, кишер, суган,
Фил башыдай кәбестә.
Күктә йолдыз, суда кондыз,
Йолдыздан кондыз матур.
Даёшь кыяр, кавын, карбыз,
Кызыл битле помидор.
Гидер, гидер, гидер,
Гидер, гидер, гидер…
II. Бригадир һәм Гөләндәм.
Гөләндәм (тәрәзәдән). Ау-у-у!..
Бригадир сискәнеп, плакатларын төшереп җибәреп, үзе сикереп төшә.
Гөләндәм. Ха-ха-ха!..
Бригадир. Фу, шәйтан, котны алдың! (Плакатларны күтәрә, яңадан өстәлгә менә.)
Гөләндәм. Әмма дә йөрәк икән үзеңдә, ха-ха-ха!..
Бригадир. Кешнәмә әле! Җыеныгыз әллә кайларда олагып йөрисез, булышырга берегезне бер табар хәл юк.
Гөләндәм. Ял көне икәнлеген исеңдә тот! Акбирдин мондамы?
Бригадир. Әһә-һә-һә!..
Гөләндәм. Нәрсә күзләреңне шакмакландырдың?
Бригадир. Әһә-һә-һә!..
Гөләндәм. Акбирдин мондамы, дим?
Бригадир. Әһә-һә-һә!..
Гөләндәм. Мондамы, дим?..
Бригадир. Ял көне икәнлеген исеңдә тот!
Гөләндәм. Йә, шаярмыйча гына, мондамы?
Бригадир. Әһә-һә-һә!.. Аңлашылды, вопрос ясный.
Гөләндәм. Яссымы, түгәрәкме, анысында эшем юк, Акбирдин мондамы, дим?
Бригадир. Нигә, әллә?..
Гөләндәм. Мондамы, дим, шабалак!
Бригадир. Колхоз уставында тәрәзәдән справка бирү дигән пункт юк, ябалак.
Гөләндәм. Кыланышы…
Бригадир. Гидер-гидер-гидер…
Гөләндәм. Әй!
Бригадир. Әү! Гидер-гидер…
Гөләндәм. Кара әле!
Бригадир. Әү! Гидер-гидер…
Гөләндәм. Таңнан килеп ни кырасың монда?
Бригадир. Балык тотам. Гидер-гидер…
Гөләндәм. Чиртәме соң?
Телефон шалтырый, Гөләндәм тәрәзәдән югала.
Бригадир. Чиртте. Әйе, Кызыл йолдыз… Петров, синме бу?.. Ә?.. Кара әле, бездә бүген ял көне иде бит, парень, шуңа күрә тракторлар, машиналар… Ә?.. Юк, иртәгә соң була. Син инде бүген җибәрә күр… Ә?.. Ярый, молодец!..
Гөләндәм өй эченә керә.
Гөләндәм. Син, егет, Советлар йортын аулак өй иттеңме әллә?
Бригадир. Нигә, уңайсызладыммы әллә?
Гөләндәм. Кемгә?
Бригадир. Акбирдин дисең түгелме соң?
Гөләндәм. Акбирдин сезнең шикелле җебеп тормый ул.
Бригадир. Гыйшык диген, ә?.. Янам диген, ә?.. Пожар диген, ә?..
Гөләндәм. Гыйшык шул, ә?.. Янам шул, ә?.. Пожар шул, мә?.. (Борынына чиртә.)
Бригадир. Алай үз утыңа үзең чыдаша алмагач… Кая, әнә теге плакатны бир!
Гөләндәм. Йөрәкне песи тырный диген, ә?
Бригадир. Анысын әле тикшерәсе, беләсе бар… Ә синең песи мыраулый да башлаган күренә.
Гөләндәм. Нәрсә дидең?
Бригадир. Чүкечне бир, дим.
Гөләндәм. Акбирдин ут ул. Аның уты янмыйм дисәң дә яндыра…
Бригадир (бармагына бәреп). Тфү, кадалгыры!
Гөләндәм. Менә, ха-ха-ха!.. Көнләмисеңме тагы?
Бригадир. Фу! Йөрәкне өзде.
Гөләндәм. Кем?
Бригадир. Чүкеч… (Һавада бармагын селки.)
Гөләндәм. Канамыймы?
Бригадир (төшеп). Бар, бар, мен. Мә, кадакла! (Бер читтә бармагын бәйли.)
Гөләндәм, өстәлгә менеп, плакатлар кадаклый башлый. Музыка.
Гөләндәм.
Көяз кызның көянтәсен
Оста егет сырлаган.
Егетемнең йөрәкләрен
Чуар песи тырнаган.
Читтән килгән батыр тилгән
Урын сайлый кунарга.
Сезнең очтан безнең очка
Кушмый сукмак сугарга.
Ал яулыкның ал бизәген
Бәйрәмгә дип мин чиктем.
Өзелсен, егетем, үзәгең,
Илтифат итмим губчим.
Бригадир.
Ышык-пышык гыйшык тотып
Сагнып мещан йолдызын,
Обыватель җырын шыңшып
Йөрмә җил куып, кызым!
Гөләндәм. Әбәү! Әле син…
Бригадир. Гидер, гидер, гидер, дим.
Гөләндәм. Әй, бик исем китте, ди. Мә, мә, мә?.. Үзең дә кадакларсың!.. (Пырылдап чыкканда, Акбирдингә очрый.)
III. Әүвәлгеләр һәм Акбирдин.
Акбирдин (күтәренке рух белән керә). Гөләндәм, тукта! Бригадир, бар, хәзер иптәшләргә әйт, монда килсеннәр. Үзең дә калма. Райкомнан вәкил килде, мәсьәлә тагы ячейкага куела. Бөтен фронт буенча ут ачарга туры киләчәк. Да, трактор Вәлигә узышлый сугыл. Интрда куян базлыгын актартып кайтсын. МТСтан мастер килмәдеме?
Бригадир. Хәзер генә шалтыраттылар, төштән соң килә.
Акбирдин. Ярый, бар.
Бригадир. Ярар. (Чыгып китә.)
Акбирдин. Була, Гөләндәм, була!
Гөләндәм. Нәрсә була?
Акбирдин. Су була, Гөләндәм.
Гөләндәм. Әй, әле һаман шул икән…
Акбирдин. Кызылташ, Күлбаш сазлыклары шыңгырап торган чәчү җиренә әйләнәчәк.
Гөләндәм. Әйләнсә соң?
Акбирдин. Әллә син дә ышанмыйсыңмы?
Гөләндәм. Нәрсәсенә ышанасың аны, күрмәгәч?
Акбирдин. Су дүрт метр күтәреләчәк.
Гөләндәм. Күтәрелсә соң?
Акбирдин. Биш йөз киловатт дигән сүз бит ул.
Гөләндәм. Ә анысы нәрсә тагын?
Акбирдин. Их, Гөләндәм, беләсеңме, ул чагында менә бу тупаслык, ярлылык билгесе булып пыскып торган лампа урынында нәрсә булачак?.. Беләсеңме, ул лампалар нинди булачак?
Гөләндәм. Әйтәсең дә бит…
Акбирдин. Менә синең шушы саф күзләрең төсле якты һәм матур булырлар. Өйләрдә, урамнарда гына түгел, сыер абзарларында, күпер башларында электр лампалары йолт-йолт киләчәк. Әле моннан башка да хикмәтләр бар. Берьюлы барын да чыгарырга ярамый.
Гөләндәм. Монысыннан да башым тубал булды.
Акбирдин. Нәрсә, әллә булмас дисеңме?
Гөләндәм. Юк, алай димим… Бәлки, берәр чакта күрерләр, дим.
Акбирдин. Ә мин аларны хәзер үк күрәм. (Гөләндәмнең башын тотып.) Менә алар, менә алар!..
Гөләндәм. Әбәү!.. Муенымны авырттырасың!.. Минем башым электр машинасы түгел лә…
Акбирдин. Гөләндәм, әйт, акыллым, син ышанасыңмы?
Гөләндәм. Шаштыңмы?..
Акбирдин. Ха-ха-ха!.. Шулай ук шашканга охшыйммыни?
Гөләндәм. Юк та бит… Кандырга су тутыра башласаң, чамадан чыгып китәсең. Электр шаукымы бар димме үзеңдә…
Акбирдин. Шаукым түгел, план, план ул!.. Безне шулай тудый-судый кешеләр шашканнар дип йөргәннәр иде. Ә хәзер уһу-һу-һу!.. Җитеп узарга дип, мәйдан тоткан биш яшьлек аргамакның тезгене менә ул кайда!.. (Йодрыклап, бер кулын күтәрә.) «Кызыл йолдыз» колхозын машиналаштырып, синең күзләрең төсле якты ут тудыру өчен су кирәк.
Үтәш бабай, Фәридә керәләр.
Су юл сорый, су булыр!..
IV. Әүвәлгеләр һәм Үтәш бабай, Фәридә.
Үтәш бабай. Булмас!.. Персидәтел, тыңла сүземне, су булмас!.. Җир нигезеннән корый. Кандыр суы болай идемени!.. Юк белән халыкның башын катырма… Син күккә менеп Кандырга су төшерә алмассың!
Акбирдин. Күккә менәсе юк, без аны җирдә таптык, карт.
Үтәш бабай. Тапканың юк. Халыкның башын гына катырасың. Иртәгә мине яшәртеп, шушы ак сакалымны каралта алырсыңмы? Юк бит, юк!
Акбирдин. Сакалыңны, бабай, бүген үк каралтырга була. Анысы пустяк аның. Бик теләсәң, үзеңне яшәртергә дә юлын табарбыз. Ләкин безнең әле картларны яшәртү кебек эшләр артыннан йөрергә вакытыбыз юк. Без башта карт табигатьне яшәртергә керештек. Табигатьнең организмына ремонт ясап торган көн хәзер.
Үтәш бабай. Саташма, саташма, егет, Кандыр суы артмас!
Гөләндәм (көч белән). Артыр, бабай!.. (Чыгып китә.)
Акбирдин. Карт, күккә бер мин генә үрмәләмим күренә, хи-хи-хи!..
Фәридә. Җитәр, бабакаем, җитәр. Картлар аңлый ала торган эшләр түгел. Син бит башта инкубатор турысында да булмый-булмый дип торган идең. Үз күзең белән чебиләрне күргәч кенә тындың.
Үтәш бабай. Анысы аның башка, бу башка. Анысы аның машина…
Фәридә. Ярый-ярый, әйдә теге якка!
Үтәш бабай. Мин җыелышка килдем. Мин дөньяның ачысын-төчесен болардан күбрәк күрдем. Кандыр суы артмас!
Фәридә. Акбирдин иптәш, минем сиңа сүзем бар иде.
Акбирдин. Йомыш димәкчесеңдер?..
Фәридә. Йомыш түгел, сүзем бар.
Акбирдин. Әйдә, сөйлә.
Фәридә. Бабакаем, зинһар, теге якка чыгып тор.
Үтәш бабай. Чыгып тор?.. Нинди сер ул тагы, оланнар?
Фәридә. Аның сиңа кирәге юк, бар, бар, теге якка чыгып тор!
Үтәш бабай. Тискәре китсә китә икән… Сер диген?.. Сер… зур эш. Без яшь чакта болай түгел иде. Уһу-һу-һу-һу!..
Акбирдин телефонда сөйләшкәндә, Үтәш бабай белән Фәридә сүзсез ымлыйлар.
Акбирдин. «Үрнәк» совхозын бирегез… Кем бу?.. Мәһди… Ә?.. Ал да гөл. Закир иптәш андамы?.. Ә?.. Кара әле, без аның белән Кызыл йолдыздан сезгә биш көнгә илле кеше ярдәмгә җибәрү турында сөйләшкән идек. Ә?.. Әйе, соңгы декада эчендә. Юкса үзебездә бик зур эш башларга торабыз. Ул чагында кеше арттырып булмас. Шул-шул…
Үтәш бабай чыга.
Кара әле, иртәгә старший агрономыгызны безгә җибәрегез әле… Киндер чирләп тора. Ярый, рәхмәт. Бозаулармы?.. Һу, бозаулар шәп… Бар да ак башлы. Бер калыптан чыккан уенчыклар төсле, тупырдап торалар. Ә кодалар, дисеңме, ха-ха-ха. Ярый, ярый, хуш! Йә Фәридә, ни йомыш?
Фәридә. Йомыш түгел, дим ич.
Акбирдин. Әйе, әйе, дөрес, йомыш түгел, сер бугай, шулаймы?
Фәридә. Шулай.
Акбирдин. Нәрсә бар? Әллә чебиләргә берәр хәл булдымы?
Фәридә. Түгел… Уф!.. Әйтә алмыйм.
Акбирдин. Әйдә, сөйлә, сөйлә, курыкма…
Фәридә. Курыкмыйм, оялам.
Акбирдин. Курыкма дигәнем… Әйе, әйе, оялма, сөйлә, йә?
Фәридә. Үзең төшен инде…
Акбирдин. Нәрсәсенә төшеним? Мин сине әле бик аз беләм. Кызык кыз син, Фәридә, килгән көннән бирле диярлек шул хәл. Нәрсә әйтмәкчесеңдер – аңлый алмыйм…
Фәридә. Гөләндәмгә әйтәсең ич…
Акбирдин. У-у, Гөләндәм үз сүзен дә чат иттереп әйтә, кешенең сүзен дә теленнән тартып ала… Гөләндәм ул… (Сызгыра.)
Фәридә читтә елый башлый.
V. Әүвәлгеләр һәм Һилал.
Һилал. Таңнан җыелыш ясамасагыз булмадымыни! Әллә нигә бер ял көне, анда да… (Фәридәне күреп.) Бу нәрсә?.. Бу кем?..
Акбирдин. Кем соң?
Һилал. Фәридә?.. Монда?.. (Кайтып.) Нишли ул?
Акбирдин. Нишли соң?
Һилал (кычкырып). Нигә елый ул?!
Акбирдин. Акрынрак, Һилал иптәш, минем колагым телефон трубкасы түгел.
Һилал. Фәридә!.. Ни булды?.. Әллә ул?..
Фәридә (терсәге белән этеп). Әй, аптыратмасана!..
VI. Әүвәлгеләр һәм полевод, бригадир, Остроумов, техник, тагы берничә кеше.
Полевод (сөйләшеп керә). Башкалар шәп, тик киндергә әллә ни булган, бик йомшак үсә, әллә орлыгында берәр хәл булган инде…
Акбирдин. Иртәгә Үрнәк агрономы килә. (Остроумовка.) Иптәш Остроумов, актив җыелып җитте диярлек, бюро членнары бар. Монда утырабызмы, тегендә керәбезме?
Остроумов. Кая да ярый.
Полевод (Фәридәне күреп). Тегендә керик, булмаса.
Акбирдин. Әйдәгез… (Папкасын ала.)
Ячейка бүлмәсенә кереп китәләр.
Һилал. Фәридә, Фәридә, дим!
Бригадир. Председатель иптәш, әйдә!
Һилал. Хәзер, хәзер, әкиятләрегез белән теңкәгә тидегез… Эшләү түгел, үз турыңда уйларга да ирек бирмиләр, тфү!..
Бригадир. Чәчрәмәсен!..
Һилал. Чәчрәсә, син сөртмәссең!
Кереп китәләр.
Музыка.
Фәридә.
Тибрәнмәсә, йөрәк, тоткын коштай,
Үз күңелеңә, үз күңелеңә, абау, йолдыз ошагач.
Алма бирми тал агач,
Алмагач була алмагач.
Кояш нуры нигә кирәк,
Күрер күзең булмагач?..
Тибрәнмәсә, йөрәк, син ялкындай,
Үзеңә тиң, үзеңә тиң йолдыз сайлый алмагач,
Алма бирми тал агач,
Алмагач була алмагач.
Күз яшьләре кемгә кирәк,
Каршы көрәшә алмагач…
VII. Әүвәлгеләр һәм Үтәш бабай.
Үтәш бабай. Булмый, булмый… Постановление ясап кына, Кандырның суы артмас. Син тагы елыйсың, бала!..
Фәридә. Кем әйтә аны?
Үтәш бабай. Әйт, бала, яшермә, кайсы рәнҗетә?
Фәридә. Рәнҗеткән кеше юк.
Үтәш бабай. Кыерсыталармы әллә?
Фәридә. Юк.
Үтәш бабай. Юк?.. Елыйлар, җырлыйлар, көләләр, шаулыйлар, Кандырга су даулыйлар… Аңлый алмыйм, аңлый алмыйм… Без яшь чакта болай түгел иде.
Фәридә. Әйдә, бабакаем, кайтыйк.
Үтәш бабай.Җыелышка килдем мин. Илдә булмаган эшләр уйлап чыгарып, халыкның миен черетәләр. Мин аларга әйтермен, ярамый, ярамый, диярмен. Җирсез-сусыз, өлешсез чыра яндырып та тордык. Бүгенгесенә шөкер итәргә кирәк, диярмен. Пәйгамбәрләр дә судан ут чыгара алмаганнар. Ә бу дивана, яшьлегенә булышып, Кандыр суыннан крәчинсез лампа ясыйм, дип саташа. Су яна торган булса, утны сүндерә алмас иде.
VIII. Фәридә, Үтәш бабай, Минһаҗ.
Минһаҗ (тәрәзәдән). Дөрес, Үтәш бабай, дөрес. Әссәламегаләйкем!
Үтәш бабай. Әйе, утны сүндерә алмас иде.
Фәридә. Әйдә, кайтыйк, бабакаем.
Үтәш бабай. Бар кайт. Кандыр суын яндырырга постановление ясарга юл куймам. Мин колхоз, мин член, минем сүзем тавыш булыр…
Минһаҗ. Булырмы икән?!
Үтәш бабай. Булыр!..
Минһаҗ. Булыр, дисең икән, хи-хи-хи!.. Кая соң болар? Утырыш бара, дигәннәр иде.
Фәридә (ячейка ишеген күрсәтеп). Әнә анда.
Минһаҗ. Һаман үзара, диген, ә?.. Киңәштә алар утыра, эшкә килгәндә…
Фәридә кулын селтәп, чыгып китә.
Үтәш бабай. Нәрсә лыгырдыйсың син тагы, ачуым килмәгәе!
Минһаҗ. Шуны әйтәм әле, Үтәш бабай: казан астын ягучыга өйрә юк, дим…
Үтәш бабай. Буразнадан читкә өстерәмә, Минһаҗетдин. Тел төбең кая йөгергәнен үтәләй күрәм мин. Менеп барган таудан кирегә өстерәмә син безне, яме?.. Йә булса, менә шул. Эш турында сөйлә, Кандыр турында сөйлә. Казан асты, имеш… Өйрәсез калганың бармыни?!
Минһаҗ. Мин үз турымда әйтмим. Илгә ни булса, миңа да шул дигәндәй, ел әйләнәсендә ничә нәчәл алмашынды, һәрбер яңа нәчәл үз белдегенчә яңа закон кора… Закон корыр өчен, колхоз булдыкмыни!..
Үтәш бабай. Буразнадан читкә өстерәмә, дим, ачуым килмәгәе, зиһенемне таратасың!
IX. Әүвәлгеләр һәм Акбирдин, Һилал, полевод, бригадир, Остроумов, техник һәм башкалар.
Полевод. Туктагыз, тавышланмагыз! Болай булса, мин утырышны ябам.
Остроумов. Утырышны ябарлык хәл мин күрмим. Әхмәдуллин иптәшне генә ныграк тәртипкә чакырырга кирәк. Мин утырышның дәвам итүен сорыйм.
Һилал. Булмый, булмый! Юк белән баш катырмагыз!
Акбирдин. Су юл сорый, су булыр!
Һилал. Әкият ул!
Үтәш бабай. Булмас, балалар, су булмас!
Полевод. Үтәш бабай, сиңа сүз бирелгәне юк, тыңлап кына утыр.
Акбирдин (каты кычкырып). Су булыр!
Һилал. Син Кандыр ярларын халыкның маңгай тирләре белән сугармакчы буласың! Андый планнарың белән йөрмә безнең тирәдә.
Полевод. Туктагыз!.. Болай рәтсезгә талаша торган булсагыз, утырышны ябам. Бүлмәдән бүлмәгә күчеп, әтәчләр сугыштырырга җыелмадык ла без монда. Дәвам ит, Акбирдин иптәш!
Акбирдин. Уф!.. Шулай итеп, иптәшләр, Кандыр суын дүрт метрга күтәреп була. Бу – биш йөз киловатт дигән сүз. Үзегезчә генә әйткәндә, дүрт ташлы тегермән, сигез валлы яргыч, өч барабанлы суккыч, өргечләр һәм башкалар аның көче белән зырылдап көне-төне эшләп торганда, кем куанмас?! Шул фикерне массага төшендерү эшендә син безгә ярдәм итү урынына, кулак койрыклары, бузотёрлар, лодырьлар сүзләренә иярә-сең.
Һилал. Сүз гөбәдиясе белән сыйлама син безне, монда дураклар утырмый… Бер нәрсә булса, масса диләр, алар гына масса өчен тырыша, имеш. Минем кайгым шул масса файдасы өчен түгелмени?
Полевод. Сүз бирелгәне юк сиңа, бирелгәч сөйләрсең.
Һилал. Кандырга күктән диңгез төшерергә җыенмыйм ла сүз сорарга, нигә кирәк безгә…
Полевод. Тукта, дим, ат базары ясама син безнең утырышны. Тыңлыйсың килмәсә чыгып кит!..
Һилал. Секретарь булдым дигәч тә, кума син мине. Остроумов иптәш, алар һәрвакыт шулай.
Полевод. Туктыйсыңмы, юкмы?! Сөйлә, Акбирдин иптәш!
Акбирдин. Кандырга без суны күктән көтмибез, җирдән эзлибез…
Һилал. Таптык та диген?
Акбирдин. Таптык! Техник иптәш, аңлатыгыз.
Техник. Иптәшләр, менә күз алдыгызда Акчишмә суы. Бу су ярларының түбәнлеге аркасында әледән-әлегә суын сыйдыра алмыйча ташып, ничә мең еллардан бирле тирә-юнен сазландырып, бизгәк оясы булып ята. Акчишмә суы белән Кандыр арасы күп булса биш-алты километр булыр. Менә шул Акчишмә суы белән Кандыр суын тоташтырганда, Кандыр суы ел әйләнәсендә дүрт метрга күтәреләчәк, тирәнәячәк. Шуны үзәкләштерү өчен, Кандырның ярлары бик уңайлы. Менә шул хәл Кандырда кечкенә генә алты-җиде йөз ат көчле гидроэлектростанция ачарга мөмкинлек бирә.
Акбирдин. Шуның аркасында Кызылташ, Куянлык, Күлбаш сазлыклары корып, мең гектардан артык урын печәнле болынга, чәчү җиренә әйләнәчәк, һәм биш йөз киловатт көч бирәчәк. Безгә боларның икесе дә һава төсле үк кирәк. Моны аңламау, моңа ышанмау социализм төзелешендә күмәк хуҗалыкның әһәмиятенә бәя куя алмаган буш куык, тол пистон, эшләпә оппортунистлык булачак…
Һилал. Оппортунистлык түгел, теләсә, чорт булсын, төштә күргән кысыр планнарыгыз белән халыкны интектерергә ирек бирмәм! Электростанция, имеш! Нәрсәгә кирәк ул безгә. Томанный күрсәтергәме әллә? Уһу!.. Аны электростанциясез дә бик шәп күрсәтәләр бездә.
Остроумов. Әхмәдуллин иптәш, райком бу эшкә кысыр план дип карамый, бу – бер; икенчедән, райком электростанциянең күмәк хуҗалыкта тоткан урынын томанный күрсәтү өчен генә дип тә карамый. Алда торган зур эшләрнең зур планын корган чакта, аларның зурлыкларын аңлый белергә генә кирәк. Без иртәгәге җиңү чараларын бүген күрә белергә тиешбез. Синең үз карашларыңда кысырлык шактый үткен сизелә. Ул турыда аерым аңлашырга туры киләчәк. Иптәшләр, мәсьәлә ачык, бу турыда ячейканың установкасы дөрес. План, проектларыгызны тулы килеш райкомга җибәрегез. Бу мәсьәләне тормышка ашыру турында райком һәм РИК, әлбәттә, чаралар күрәчәк. Бу эш белән массаны тагын да ныграк таныштырырга кирәк. Актив бу эшкә бөтен көчен куйсын. Бу мәсьәлә турында хәзергә шуның белән чикләнсәк тә ярар, секретарь иптәш!
Полевод. Әйе.
Икәү сөйләшеп калалар.
Иптәшләр, ун минуттан ячейканың утырышы дәвам итәчәк.
Остроумов белән полевод бүлмәгә кереп китәләр. Музыка. Урамда беренче пәрдәдәге икенче номер җыр тавышы ишетелә.
Акбирдин. Без авыл хуҗалыгын социализмга алып барганда, синең шикелле әдрәс йөрәкләргә түгел (урамга күрсәтеп), әнә кемнәргә ышанып алып барабыз!
Һилал. Халык сезгә аңгыра бозау түгел.
Акбирдин. Дөрес. Ул ишәк артыннан бармас…
Һилал. Теркә, бригадир, теркә… Миңа, сайланган Совет председателенә, кандидат партиягә (Үтәшне күрсәтеп) беспартийный алдында, менә бу килмешәк ишәк диде, теркә!..
Акбирдин. Ишәк дигәнен теркә, килмешәк дигәнне язма. Мин аны үз хисабыма алмыйм.
Һилал. Юк, алырсың!
Акбирдин. Ахмаклыкның да бер чиге булырга тиеш, Һилал иптәш!..
Һилал. Теркә, теркә!
Бригадир. Нәрсә тагын?!
Һилал. Ахмак дигәнне дә теркә!
Бригадир. Кемгә?
Һилал. Миңа!.. Ә син, Үтәш бабай, шаһит булырсың, судка бирәм!
Үтәш бабай (каушап). Карагыз әле, оланнар, үзебезнең совет сутында түгел, патша сутында да булганым юк. Колакка саграк бит мин. Колакка саграк. Әү! Мине бутый күрмәгез, дим.
Һилал. Ишетмәдем, димәкче буласыңмыни?
Үтәш бабай. Шул чамадарак. Әү!.. (Чыга башлый.)
Һилал. Карт дурак!
Үтәш бабай (кайтып). Юк, түгел… Ишәк бугай!.. Мине бутый күрмәгез!.. (Чыга башлый.)
Пәрдә.