Kitabı oku: «Казан-йорт / Казань-юрт», sayfa 3
* * *
1502 елның март ае казанлыларга якты, нурлы һәм мәрхәмәтле көннәр бүләк итте. Гарасат тынды, бураннар утырды, яшь кәләшләр елмаюы белән җиһан йөзен ачты. Мөхәммәдәмин моңа чаклы көннәрнең ниндилегенә игътибар итми иде. Яңгырмы, буранмы, зилзиләме – барасы җиренә бара, кайтасы җиреннән кайта. Кылган гамәлләрен дә көн торышына бәйләмәде. Безгә дөнья кармазин дип, һәрнәрсәгә үзенә хас ал төс аша карап яшәде. Кирәгеннән артык борчылмады, очынып шатланмады, һәр гамәле бизмәнгә салынган иде.
Бала вакытта Казансу елгасы ярыннан суга карап утырырга ярата иде ул. Су беренче карашка гына тоташ дәрья кебек күренә. Дикъкать беләнрәк күзәтсәң, бу дәрьяда биниһая күп төсләргә тап буласың. Сай урында ачык төс хөкем сөрә, монда аклык бик мулдан. Эчкә таба зәңгәрлек көчәя, ә тора-бара ул сиздермичә генә куе яшел төскә керә.
Төсләр белән бергә елга үзе дә кырыкмаса-кырык рәвеш ала. Әле тынып кала, әле тегермән куласасыдай бөтерелеп куя, әле кайный-кайный ургылып китә.
Малайларның боларда гаме юк, алар, ханзадәне көнләштереп, узыша-узыша, рәхәтләнеп, су коеналар. Аның да калышасы килми, әлбәттә. Аталыгына5: «Минем су керәсем килә», – дип, әле үпкәләп шыңшый, әле ялына, әле күз яшьләрен түгә-түгә елый. Ә тәрбиячесе башын гына чайкый: ярамый!
– Ник ярамый? – дип сорый Мөхәммәдәмин.
– Син хан улы! Ханнарны теләк түгел, кирәк йөртә, – дип, авызын каплый аталык.
Малай чагында әнә шулай туйганчы су да коена алмады Мөхәммәдәмин. Яшьли ятим калды, бик иртә тәртә арасына керде. Сәясәт зилзиләләрен дә татыды. Ахыр чиктә олуг кенәз Иван Васильевич кулына килеп эләкте. Аның ышанычына керү өчен дә, ару гына суган суы эчәргә туры килде. Чөнки Рәсәйнең үз боярлары да әлеге мәнфәгатьләрдә чәчләре белән җир себерергә әзер иделәр. Бик сирәкләренә генә тәхет залының ишеген ачып керү насыйп булды. Мөхәммәдәмингә исә юл һәрвакыт ачык иде. Мәскәү түрәләрен шаккатырып, Иван аны, уналтысы да тулмаган үсмер ханзадәне, Литва орышында катнашучы урыс гаскәрләренең баш воеводасы итеп билгеләде. Билгеле, ул гаскәр белән турыдан-туры идарә итмәде, тик барыбер дәрәҗәсе зур иде.
Әйе, искә алырдай хатирәләре күп. Ни хикмәт, ул аларны яшь кәләшенә мөнәсәбәтле рәвештә тәгаенли. Әйтик, бала чагыннан нәзер булып калган көймәдә йөрү турындагы хыялын ул фәкать Үрбәт ханбикә белән генә күз алдына китерә.
Шул ук вакытта бу хәлгә ачуы да килә. Әле дә, үз уйларын үзе ошатмыйча, кашларын җыерып куйды. Йа Хода, кайчаннан бирле хатын колына әверелде соң әле ул? Авыру елатыр, гыйшык сайлатыр, ди.
Үрбәт турында уйлау Мөхәммәдәмингә бетмәс-төкәнмәс ләззәт вә шатлык китерә иде. Гадәттә, ир-ат балдызларына гыйшык тота. Ә ул җиңгәсеннән күзен ала алмый. Үрбәт – сөеп туймаслык хатын. Назлый башласа, балавыздай эреп китәсең.
Мөхәммәдәминнең хатирәләре шушы урында өзелде. Идарәче бахшы:
– Урыс калгае Келәпик җәнаплары килде, – дип аваз салды.
– Чакыр, керсен, – диде Мөхәммәдәмин.
Казанда урыс илчесе үзен бик ипле тота иде, борынын күтәрми. Олуг кенәз шулай кушкан иде, күрәсең. Бигрәк тә рәсми очрашулар вакытында, күпләп халык җыелган урыннарда ханны зурлый, ихтирамын күрсәтә. Хәер, бу хакта баш вату иртәрәк әле. Ник дисәң, Мөхәммәдәминне тәхеткә утырту тантанасы җомга көнне булачак. Барысы да, шул исәптән Кляпик үзе дә, әлеге мәшәкатьләргә бәйле эшләр белән мәшгуль.
Калгай, дөрестән дә, сарайга шушы мәсьәлә буенча килгән иде. Мәскәү мәнфәгатьләренә зыян китерердәй гамәл кылып куймасыннар дип шикләнә иде, ахры, ул.
– Бураш сәеднең багышлама нотыгын тагын бер мәртәбә күздән үткәрергә иде, – диде Кляпик, керә-керешкә. – Тәрҗемәсе төп нөсхәгә туры килә микән – шуны ачыклыйсы иде. Ышанычлы кешеме ул Бураш?
Мөхәммәдәмин, көлеп җибәрмәс өчен, сакалын сыпыргандай итенде. Чөнки калгай ул нотыкны көнгә ике-өч тапкыр карап чыга. Яттан беләдер инде, шәт.
– Кәлимәт морза урысчаны да, татарчаны да су кебек эчә, аның фикере нинди соң? – дип сорады Мөхәммәдәмин.—Бураш сәедкә нотыкны язуда булышучы да ул бит.
– Бураш сәед астыртын кешегә охшаган. Күңелем ятмый минем андыйларга, – диде Кляпик, киреләнеп.
– Юкка борчыласың, кенәз, Бураш Диния нәзарәтен дистә елдан бирле кулында тота инде. Ышанычсыз булса, Кәлимәт әллә кайчан бер-бер җаен табып алыштырткан булыр иде,– дип, Мөхәммәдәмин бу нигезсез әңгәмәгә нокта куйды.
Илче ханның искәрмәсен шәрехләп тормады, корыган чыршы кәүсәседәй төз гәүдәсе генә як-якка авышып-авышып алды.
Кәлимәт – чын Мәскәү тарафдары. Ул да менә ун ел инде олуг кенәзгә намус белән хезмәт итеп килә. Казан-йортта Иван үз сәясәтен башлыча эттәй тугрылыклы шушы кешесе аша үткәрә. Ханнар алышынып тора, ә ул һаман үз урынында – баш карачы, хөкүмәт җитәкчесе. Габделлатыйфның тырнагы астындагы керне дә иң беренчеләрдән ул күреп алды. Гадәттәгечә, нәкъ вакытында. Хан, үзе дә сизмәстән, тәхеттән кош җитезлеге белән туп-туры Ак күл тоткынлыгына очып та төште. Кәлимәт – ханлыкның Иблисе ул, аңа теш кайрау – үлем белән бер.
Кляпикның сүзе бетмәгән иде әле, юка иреннәре арасыннан сүзләрен сөзеп чыгарды:
– Хөрмәтле хан галиҗәнаплары, – диде ясалма кылану белән, – яшь кәләшегезне алай бик узындырмагыз, дәүләт эшләренә тыкшына дигән сүзләр йөри, сак булыгыз.
– Мөхтәрәм кенәзгә дөрес мәгълүмат бирмәгәннәр, – дип, ачуы аша елмайды Мөхәммәдәмин, – мөселман бикәләренең дәүләте дә, хөкүмәте дә – хәләл җефетләре. Иң әүвәл алар ирләренә ярарга бурычлылар.
– Шулаен шулайдыр да, хан галиҗәнаплары, бикәгә Кәлимәтнең ни кирәге чыкты икән соң, алайса? – дип, турыга карап бакты илче, – ул аны сарайга чакырткан.
Мөхәммәдәминнең чырае качты. Чыннан да, ни хаҗәте төшкән икән ханбикәнең ул йон бүксәсенә? Моны иң элек хан белергә тиеш иде, Кляпик түгел!
* * *
Кәлимәт үзе дә аптырашта иде. Моңарчы бикәләрнең аңа эше төшкәне булмады. Һәрхәлдә, йомышларын хан аша гына җиткерәләр иде. Бер ханбикәнең дә үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать иткәнен хәтерләми. Тик бикәгә каршы да килә алмыйсың. Чөнки бикә – шулай ук рәсми шәхес, хан хатыны.
Үрбәт, дөрестән дә, баш карачыны рәсми төстә кабул итте. Янында Мансур карачы белән Тимбай бахшы да бар иде.
Кәлимәт бүлмәгә туп шикелле тәгәрәп килеп керде. Аркылысы-буе бер. Мөхәммәдәмин әйтмешли, нәкъ йон бүксәсе. Үзе елмайган атлы, әмма күзләрендә – аптыраш.
– Хөрмәтле бикәм, ни боерас-сы-з, мин се-е-знең карамакта, – диде, тотлыга-тотлыга. Сарай даирәсендә бер-береңә берлек затта мөрәҗәгать итү гадәте яши. Ләкин баш карачы ханбикәгә син дип дәшәргә кыймады, этелә-төртелә булса да, телен бозарга мәҗбүр булды. Шулай да бүлмәдәгеләр бу үзгәрешкә игътибар итмәделәр. Күрәсең, сүзләре җитди иде.
– Хөрмәтле бикәбезне хан күтәрмәк йоласына караган кайбер нәрсәләр кызыксындыра, – диде Мансур карачы. Кемнең сүз башлавы алдан килешенгән иде, ахры. – Аерым алганда, Олуг Мөхәммәд киезгә менгәнме, келәмгәме – шуны ачыклыйсы иде.
– Алтын Урда чорында ханнарның барысын да тәгыймәткә, ягъни дә киезгә мендергәннәр, – диде Кәлимәт. Ул бу кагыйдәләрнең нечкәлекләрен бик яхшы белә иде.
– Мөхәммәдәмин ханны да киезгә менгерегез, – диде Үрбәт, әмер биргәндәй.
Кәлимәтнең күзләрендә янә аптырау билгеләре кабынып алды. Чөнки әлеге максатта диңгез аръягыннан бик зиннәтле келәм кайтартканнар иде инде.
– Хан күтәрмәк йоласы хәзер яңача оештырыла бит, – диде Кәлимәт, – искелеккә ябышып ятуны Мәскәү дә хуп күрми.
Соңгы җөмлә барысын да үз урынына утыртырга тиеш иде. Ләкин әлеге җөмлә бикәнең ачуын гына кабартты.
– Казан ханлыгына Олуг Мөхәммәд нигез салган, барысы да шул чордагыча башкарылсын, – диде ул.
– Тамашаның тәртибенә хөрмәтле хан галиҗәнаплары үзе генә үзгәреш кертә ала, – диде Кәлимәт. Баш карачының да үз сүзен сүз итәсе килә иде.
– Хан белән мәсьәләне үзем җайлармын, әмерне үтәгез! – дип, Үрбәт кабул итүнең тәмамлануын белдерде.
Кәлимәткә башын иеп чыгып китүдән гайре чара калмады.
Бүлмә эче тынып калды. Һәрберсе үз уенда иде. Мансур карачы бикәнең әлеге гамәлен хупласа да, аның барып чыгасына ышанып җитми. Ник дисәң, аныңча, Мөхәммәдәмин, буыны ныгып та җитмәгән килеш, урыс мохитендә тәрбияләнеп, татарлыгын, милли аңын җуя башлаган бер тискәре вә үзсүзле адәм иде. Мәскәү кубызы нинди көй уйнаса, шул көйгә биергә өйрәтелгән зат. Борынгы киез тәгыймәткә күтәреп кенә күзләре ачылмастыр, мөгаен. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.
* * *
Мәчет эче шыгрым тулы. Монда Казан-йортның иң күренекле шәхесләре җыелган. Әмирләр, бәкләр, бахшылар, морзалар, тарханнар, угланнар… Күбесе – дәрәҗәле түрәләр. Кайсы карачы, кайсы аталык, кайсы имидәш. Әмма дәрәҗәлеләрнең дә дәрәҗәлеләре – дин әһелләре. Күпчелекне дә алар тәшкил итә. Әнә никадәр чалма! Куй көтүеннән ким түгел.
Мәчетне бик матурлаганнар. Баш-башлары түгәрәкләнеп уелган озынча тәрәзәләрдә язгы кояш нурлары балкый. Бу нурлар балкышында стеналар, түшәмнәр белән бергә кешеләр дә алтыннан коелган кебек күренә.
Идәнгә мамыктай йомшак калын-калын келәмнәр җәелгән. Кая карама, күзләр гүзәллек, зәвык, зиннәтлелек, муллык вә купшылык белән очраша.
Барысы да дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. Шулай булмыйча, хан күтәрмәк тамашасына җыелдылар лабаса!
Менә ханлыкның Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Бураш сәед мөнбәр алдына килеп басты. Чәчәктән бал җыючы кортларның канат каккан тавышын да ишетерлек тынлык урнашты. Сәеднең тын алуы да сизелеп торды. Күрәсең, ул да дулкынлана иде. Эчке калтырануын басу өчен, тамагын да кыргалап алды. Аннан соң бизәкле кул таягына таянарак төшкән хәлдә дога укып, хөтбәсен башлады:
– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам васыятьләренә тугры калып, мәшһүр Казан йорты халыкларының ихтыяҗы вә теләген гамәлгә ашыру максатларында мәмләкәтебезгә баш кеше билгеләү – саваплы да, игелекле дә бер күркәм гамәлдер. Баш кешене хөрмәт итү – Аллаһыны олылау дигән сүз ул. Чөнки баш кеше, ягъни дә хан – Күкләр ихтыяҗын башкаручы зат. Бүгенге затыбыз исә шанлы Чыңгызлар ыруыннан килүче Олуг Мөхәммәд бине Мәхмүдәк бине Ибраһим бине Мөхәммәдәмин булыр. Ходай аңа озын гомер бирсен, гадел вә шәрәфле гамәлләр насыйп итсен. Аның хакимлеге чорында Барча Казан җире тыныч һәм мул тормыш кичерсен. Амин!
– Амин! Амин! Амин! – дип кабатлады гавам сәеднең соңгы сүзен.
Мөхәммәдәмин ничек кенә кыю булып күренергә тырышмасын, бу сүзләр барыбер тәэсир итмичә калмады. Тез буыннары йомшарып китте. Сәед каршысына да авырлык белән генә килеп басты. Аннан ике-өч кенә адымда баш карачы, корылтай рәисе, тагын берничә мөхтәрәм бәк урын алды. Шунда ук алдан билгеләп куелган угланнар келәмгә турыпочмак рәвешендәге тәгыймәтне китереп җәйделәр. Ул алтынлы җепләр белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән иде.
Мөхәммәдәминнең күзләре шул купшы киезгә килеп төртелде. Дәгъва тудырган тәгыймәт шушы икән инде, алайса, дип уйлап куйды. Әлеге мәсьәлә буенча кичә иртәнге якта ул илче Кляпик белән хөкүмәт башлыгы Кәлимәтне кабул иткән иде.
– Хан, синең кебек заманыбызның укымышлы вә зыялы затына иске йолаларга ябышып яту ярамас, олуг кенәз Василий да, Ауропа да аңламас. Син монгол ханы түгел, татар ханы, – дип, иң элек илче үз фикерен белдерде.
– Әгәр тамаша вакытында ялгыштан киез ярылып китсә, адәм мәсхәрәсенә калуыбыз бар бит, – дип өстәде баш карачы.
Ә Үрбәт алардан да алданрак җитешкән иде. Бичәсенә, аның белән килештермичә, баш карачыны кабул итүе өчен, бик ачуы чыккан иде дә сәбәбен белгәч сүнде тагын. Сүнмәде, юк, киресенчә, хатыны көтелмәгән яктан ачылып китте.
– Хөрмәтле Мөхәммәдәмин хан, – диде ул рәсми мөнәсәбәттә, – Казан ханлыгына синең бабаң Олуг Мөхәммәд нигез салган, бөек дәүләтләр сафына бастырган. Син шул юлны дәвам иттерүче. Элекке дан, элекке шөһрәтне кайтаруны да Ходай сиңа язган дип беләм. Казан йорты әүвәлгечә бөтен тирә-якны куркытып, дер селкетеп торсын иде…
– Болары синең эш түгел инде, – диде Мөхәммәдәмин, бик үк каты бәрелмичәрәк кенә, – үз вазифаларымны ничек тә үзем үтәргә тырышырмын.
– Беләм, җанашым, беләм, – дип, хатын иренә килеп сарылды. – Сакалың шундый йомшак, күркәм синең, Мөхәммәдәмин, көннәр-төннәр буе сыйпаштырып утырсам да ялыкмас идем…
Хан хатынын кочагына тартып кертте.
– Син минем Аллам, – дип пышылдады бәхетле бичә. – Ә әлеге сүзләрне оныт, яме, җанашым, мин шулай җилбәзәк бер нәмәстә инде, хатыннарның чәче генә озын бит аларның, акыллары кыска…
Ай-һай, кыска акыллы кеше тарих төпкелләрен айкап чыгара алыр иде микән? Дөрес, әлегәчә алар гыйшык телендә сөйләштеләр, наз телендә. Араларына бүтән сүз дә, бүтән гамәл дә керми, керә дә алмый иде. Ширбәт ае башканы кабул да итми, якын да җибәрми.
Ә бүген бу язылмаган канун бозылды. Һәм аны Үрбәт үзе бозды, белә торып, күрә торып бозды. Чөнки Мөхәммәдәминне менә хәзер, шушы мизгелдә үз ягыңа аударырга, теләктәшең итәргә кирәк. Югыйсә соңга калуың ихтимал. Үрбәтнең ниятләре зурдан. Ул ундүрт елга сузылган кимсетелү-җәберләүләрне болай гына калдырырга теләми. Үчен исә фәкать Мөхәммәдәмин булышлыгы белән генә кайтара ала.
Мөхәммәдәмин хатынының сүзен өскә чыгарды. Сорасалар, мөгаен, ни өчен икәнен аңлатып та бирә алмас иде. Кляпикка «әйе» дип әйтергә ачылган авыздан «юк» дигән сүз очты. Үзе дә сизми калды, гүя аның белән ниндидер тылсымлы көч идарә итә иде.
– Тәгыймәт кулайрак булыр, – диде.
Тегеләрнең дә бирешәсе килми. Имеш, без синең абруең, Казан йортының дан-дәрәҗәсе хакында ут йотабыз.
– Мин шулай хәл иттем, – дип кисте хан.
Менә хәзер ул зур бәхәсләр тудырган әлеге тәгыймәткә карап тора. Олуг Мөхәммәдкә чыдаган киез миңа да түзәр, дип уйлап куйды.
Бураш сәед, мәчет эчен яңгыратып, тамашаның иң мөһим сүзен әйтте:
– Барча Казан җиренә дәгъва итүче Мөхәммәдәмин галиҗәнапларын, хан күтәрмәк йоласы буенча, тәгыймәткә бастырам, Ходай бәрәкәтле ханлык насыйп итсен.
Сәед Мөхәммәдәминне, кулыннан җитәкләп, киез уртасына кертеп бастырды. Шунда ук ханны күтәреп тә алдылар. Шатлыклы авазлар яңгырады.
Мәчет буйлап йөргәндә, тәгыймәт алтын-көмеш тәңкәләр, асылташлар белән тулды. Халык гөж килә.
– Төкле аягың белән, Мөхәммәдәмин хан!
– Афәрин!
– Сөбханалла!
– Дан сиңа, Мөхәммәдәмин хан!
Хан исеменә бик күп мактау вә данлау сүзләре әйтелде.
Баш карачы исә барысыннан да уздырды.
– Мөхәммәдәмин хан, син – Атабыз, без синең колларың. Ни боерсаң, шуны үтәрбез. Мәңге яшә! – дип кычкырды.
– Амин! Амин! Амин!
Ханны тәхеткә утыртуга, баш угланның әмере яңгырады:
– Хан байракларын кертегез!
Угланнар, байракларны өскә күтәреп, горур вә җиңүле кыяфәттә мәчетне әйләнеп чыктылар да тәхетнең як-ягына тезелешеп бастылар.
Тантана дилбегәсен сәед янә үз кулына алды.
– Җәмәгать! – дип мөрәҗәгать итте ул җыенга. – Иншаллаһ, Казан йорты ханлы булды. Хәзер мин аңа, бисмилла әйтеп, хан бүреген кигезәм.
– Әлхәмдүлилләһ!
– Йәрхәмүкәлләһү!
– Сөбханәкә инни заләмтү нәфси фәгъфирли.
Мөхәммәдәмин тагын да мәһабәтрәк төскә керде.
Бүрек бик күркәм, бик затлы вә зиннәтле иде. Киң кырпуы күз явын алырдай телем-телем ап-ак кеш тиресеннән тегелгән, оч өлешен дә аксыл төстәге вак йомшак күннән җыйганнар. Кырпуның нәкъ урта бер җиреннән кылыч рәвешендәге шома кош кавырсыны чыгып тора. Ул бүреккә ниндидер тылсым, илаһилык өсти иде.
– Бисмиллаһи тәвәккәлтү галәллаһ. Вәлә хауле, вәлә куввәтә иллә билләһ, – дип дога кылганнан соң, сәед, кулына яшел бәрхет бөрмәкәйне алып, нотыгын дәвам итте: – Көч һәм куәт бары тик Аллаһта гынадыр. Вә шуның белән бергә Аллаһ үзенең җирдәге илчеләренә дә зур вазифалар йөкли. Алар аны үҗәтлек белән үтәргә бурычлылар. Шул җөмләдән Барча Казан җире бөек ханының да сүз вә гамәлләренә кануни хокук бирүче үз шәхси билгесе бар. Бу – нашан, мөһер суккыч. Мин ул нашанны да шаһитлар каршында Мөхәммәдәмин ханга тапшырам.
Мәчет тагын бер тапкыр гөж килеп алды. Аллаһ йорты, гадәттә, салмак кына агучы ярым йокылы тормышка көйләнгән. Көндәлек дөньяви мәшәкатьләр аны урап уза. Хан мәчете исә, башкалардан аермалы буларак, хан күтәрмәк тамашасы вакытында әнә шулай язгы ташкын шикелле ярларыннан чыгып, бер кузгалып ала. Бу һич тә хилаф гамәл түгел. Киресенчә, диннең, дин әһелләренең абруен гына күтәрә. Дәүләттә Диния нәзарәте башлыгы мөфти хәзрәтләре ханнан кала икенче зат санала икән, бу – табигый хәл. Шуңа күрә тамаша Бураш сәед идарәлегендә бара да.
Сәедкә чигүле мендәрчек тоттырдылар. Ул, бөрмәкәйдән алып, нашанны шуның өстенә куйды да ханга тапшырды. Шушы мизгелдән Мөхәммәдәмин тулы хокуклы хан дәрәҗәсенә иреште.
Нашан үзе кызыл төстә иде. Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә бүгеннән башлап Мөхәммәдәмин ханның мөһере сугылачак. Турыпочмак рәвешендәге нашанның читенә түбәндәге сүзләр язылган: «Мөхәммәдәмин хан – кодрәтле солтан, гамәлләрендә һәм дини мәнфәгатьләрдә данлыклы, бөек яулап алучы, каһарман – Аллаһы Тәгалә аның мәмләкәтен гомер бакый сакласын вә дә патшалыгын күкләргә чөйсен!»
«Лә иләһә илләллаһ, әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүлүллаһ», бу – нашанның эчке каймасына теркәлгән дога.
Ханның нотыгы кыска һәм үтемле булды.
– Аллаһүммә инни әс-әлүкә… Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен, – диде ул тирән ихласлык белән. – Синең ризалыгың һәм теләгең аркасында Барча Казан җиренең тәхетенә утырдым. Кулыма Коръән тотып, мәмләкәтебезнең данын, кодрәтен, дәрәҗәсен саклау вә арттыру мәнфәгатьләрендә барысын да эшләргә ант эчәм. Казан йорты кешеләренең дә, ошбу вазифага хәер-фатихасын биргән бөтен Русиянең олуг кенәзе Иван Васильевичның да ышанычын аклармын. Амин!
Тантана бер ай буе дәвам итте. Мәҗлес арты мәҗлес. Чалынган малның, эчелгән эчемлекнең, ашаган ризыкның чутына да чыгарлык түгел иде. Хәер, аларны санар чак идеме соң? Түрәләр, дин әһелләре – һәркайсы утырган урынына бәрабәр бүләк алды. Толлар, ятимнәр, фәкыйрьләргә сәдакадан өлеш чыкты. Хәтта зинданнарның да ишекләрен ачтылар. Шул көннән башлап муллалар һәр хөтбә вакытында Мөхәммәдәмин хан исеменә мактау сүзләре яңгыратырга бурычлы иде.
Кыз-хатыннар үзләренчә бәйрәм итте. Дәрәҗәле ир-атларның бичәләре хан сараенда күңел ачты. Бу хаҗәттән хәтта җәнҗал да чыга язды. Гадәттә, хан сараенда аш-су мәҗлесләре белән карт бикә идарә итә. Мөхәммәдәминнең исә Үрбәткә өстенлек бирәсе килә иде. Җөһдә ханбикәгә, билгеле, бу ошамады, көндәшенә карчыга урынына очып кунды.
– Морза кызы башың белән әмирләр нәселенә аяк чалмакчы буласыңмы? – диде, зәһәрен чәчә-чәчә. – Мәҗлес җыю карт ханбикә вазифасы, тыкшынасы булма!
Үрбәткә ханбикәнең кара халыкка хас тупаслыгы ошамаса да, дустанә кыяфәттә әйбәт киңәшен бирде:
– Безнең барыбызның да хуҗабыз Мөхәммәдәмин хан. Ул нәрсә теләсә, шул булыр, – диде, – мин аның сүзен бик хөрмәт итәм. Әгәр элеккечә булсын дисәң сөйләш, ышандыр.
Карт хатын Үрбәтнең иплелеген дә ошатып җиткермәде, ишекне бик каты ябып чыгып китте.
Хан белән Үрбәт үзе сөйләште, хәлне аңлатты, хатасын төзәтүен үтенде.
Җәнҗал уты үзеннән-үзе сүнде.
* * *
Кала кешеләре тантанада бик теләп катнаштылар, тамаша чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәменә әверелде. Ханны олылап ни генә кыланмадылар. Хәсән исемле бер шәкерт әнә, мәчет манарасына аркан асып, ай гөмбәзенә кадәр үрмәләп менәргә рөхсәт сорады.
– Азан әйтеп, Мөхәммәдәмин ханның исемен күкләргә ирештерәсем килә, – диде.
Ничек инде шушындый тәвәккәл егетнең изге ниятенә каршы киләсең, ди?! Мондый тамашаның әле булганы юк иде, ханның үзен чакыруны да кирәк таптылар. Ул килгәч, билгеле, барча түрәләр дә кузгалды.
Егет җилле иде. Арканын да әзерләп куйган, манарага элү җаен да тапкан. Хан күтәрмәк тамашасының таҗы саналырдай тәвәккәл адым иде бу.
– Татар балаганы татарча булыр инде, аюлары да юк, – дип пышылдады дьяк Телешев.
Кляпик ата, каздай ысылдап, аның җиңеннән тартты. Телеңне тый, янәсе, басурманнар арасында икәнлегеңне исеңнән чыгарма. Хәер, энәләрен кабартмаса, Телешев була димени ул?! Татарларны күрә дә алмый, татарлардан башка яши дә алмый. Шундый сәер ярату белән ярата иде дьяк дошманнарын.
Мәчет яны мәйданы Идел типкәндәге су дәрьясы шикелле тулганнан-тула бара, анда инде борын төртермен димә. Һәммәсе манарага төбәлгән.
– Ай-һай, куш йөрәкле икән бу шәкерт, – дип сузды сакалына чал кергән бер агай.
– Әйтмә дә, кода, – дип сүзгә кушылды күршесе, – мондыйны әле күрмәгән, валлаһи.
Әмер бирелгәндәй, халык бер тында ухылдап куйды. Чөнки нәкъ шушы вакытта мәчет түбәсендә батыр егет үзе күренде.
– Караң, караң, Хәсән шәкерт! – дип, бер-берсенең кабыргасына төртешеп алдылар.
Тик, үч иткәндәй, тамашаның иң кызык чагында гына чәүкәләр чырылдашырга тотынды.
– Көшегез, көш, – дип түземсезләнде халык.
Чәүкәләр үзләренә куркыныч янамавын аңлап алдылар, ахры, тынычланып янә манараның тәрәзә араларына кереп тулдылар.
Шәкерт, арканына чытырмандай ябышып береккән хәлдә, өскә карап бакты, үтәсе юлын күзеннән кичерде булса кирәк.
– Арканы түзәрлекме? – дип белеште Мөхәммәдәмин.
– Түзәрлек, сүс аркан, үзем тикшердем, – диде баш карачы.
– Нигәдер күңелем урынында түгел…
– Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә, – дип, ханны тынычландырырга ашыкты Бураш сәед. Бу аның, тамашаның ничек тәмамлануына карамастан, үзен аклавына ишарә итүе иде. Чөнки фатихасын биргәндә дә, шәкертне бик нык кисәтте: «Бу синең үз теләгең белән гомереңне хан күтәрмәк йоласына багышлавың, – диде. – Фаҗигагә юлыксаң да, исән калсаң да, исемең хөтбә вакытларында телгә алыныр. Шулай да башыңны сакларга тырыш».
Шәкерт талпынгандай итте дә гәүдәсен өскә ыргытты, терсәк буе җир китте. Җитез, каһәр, маймылдан ким түгел. Малай чакта бик күп карга ояларын туздырганга охшый.
Хәсән азан мөнбәренә, мәэздәнәгә бик тиз менеп җитте. Ул тирәдә озак юанмастыр да, мөгаен, тәрәзә кашагаларына тотынырга җай бар. Менә ул, аягын тәрәзә тупсасы астыннан чыгыбрак торган такта башына терәп, яңа ыргымга әзерләнде. Йөрәге еш-еш тибә. Моның сәбәбе дә бар: атасы Сәмигулла мәзин, әгәр морадыңа ирешсәң, Таһир хәзрәт кызына яучы җибәрермен, диде. Мәдрәсәне тәмам итте инде, сәвәтле кеше ул хәзер, кәгазен генә аласы калды. Башлы-күзле булырга вакыт. Бәлки, Таһир хәзрәт үз мәхәлләсенә дә алып куяр. Хан да бүләксез калдырмас…
Боларны үзе генә белә. Башкалар өчен ул – эчкерсез каһарман.
Егет уйларын уйлап бетерергә өлгермәде, такта башы, сынып, аска очты. Үзе арканга эленеп калды.
Халык, аһ итеп, күзләрен йомды. Берәүнең дә күрәләтә олы фаҗиганең шаһиты буласы килми иде, әлбәттә.
Юк, бу фаҗига түгел иде әле. Егет тә, каушавын басып, үрмәләвен дәвам итте.
– Угланнар йөзлегенә теркәгез бу шәкертне, – дип, хан аның киләчәк язмышын да хәл итеп куйды. Таһир хәзрәт мәхәлләсе генә түгел инде бу сиңа!
Җай-җай гына көенә китереп, Хәсән ыргымы саен айга якынлаша бара. Аның мәсләгенә ирешәчәге берәүдә дә шик тудырмый иде инде хәзер. Тиздән мыймылдап торган йомшак гәүдәле, кабартмадай симез битле Бәдернисаны куеныма кертәчәкмен, дип куанды Хәсән үзе дә. Таһир хәзрәтнең кияве булу зур дәрәҗә ләбаса! Ханның әмерен белсә, ни әйтер иде икән, анысын берәү дә сизмәде.
Ярык кайда, җил шунда, ди, искәрмәстән генә җилбикә канатларын җилпеп җибәрде. Казансу ягында гына посып торган, күрәсең. Җилпенүе бер хәл иде, бүрек кадәре генә болытны да куып китерде, хәерсез. Янә күзләргә күләгә ятты. Шәкерт тә хәвефләнде, явым-төшем эшне бозып куймасын тагын, дип борчылды.
Шөкер, җилбикә дә мәрхәмәтенә килде. Күп тә үтми, Хәсәннең бармак очлары ялтыравыклы ай өслегенә тиеп узды.
И, сөенгәне! Мин сүземдә тордым! Кешеләр, күрегез, күккә ашкан изге мәчет аен кулым белән сыйпыйм!
Ә аста чып-чын мәхшәр: кешеләр шатлыкларына чыдый алмыйча сикерешәләр, кычкырышалар, кул болгыйлар…
– Аллаһу әкбәр!..
Шул вакыт мәчет өстендә асылынып калган болыт чиләген кыйшайтып җибәрде. Эчендә карлы яңгыр йөрткән икән. Түкте.
– Аллаһу әкбәр!..
Артык дулкынлануданмы, булдырдым бит, дип тынычлануданмы, бәлки, башы әйләнеп киткәндер, аны инде хәзер берәү дә белә алмый, Хәсән шәкерт, атылган таш шикелле аска тәгәрәде.
– Аһ, харап булды шәкерт, – дип кычкырып җибәрде Мөхәммәдәмин.
– Татарларның ашына таракан төште, – диде Телешев, көлемсерәп.
– Да-а-а, – дип сузды Кляпик. Кызгану идеме бу, сөенүме, хәтта Телешев та аңламады.
Сәед фаҗигане үзенчә шәрехләде:
– Мәшә әллаһү кәнә үә мә ләм йәшә ләм йәхүн. Аллаһы Тәгалә теләгән нәрсәләрнең һәркайсы булыр. Барыбыз да Аның кулында, – диде.
Хан гына тынычлана алмады. Шәкерт аны олылау, аны данлау ниятеннән әлеге адымга барды лабаса. Фаҗигане сәед фәлсәфәсе күләгәсендә генә калдыра алмый. Бу мәрхүмгә карата бик зур гаделсезлек күрсәтү булыр иде.
Күп тә үтми, Ак күл мәдрәсәсенә Хәсән шәкерт исеме бирелде.
* * *
Иван унике яшендә никах балдагы киде. Атасы олуг кенәз Василий аңа Тверь княгинясы Марияны тәгаенләгән иде. Унсигез яшендә уллары туды. Иван дип атадылар.
Боларның барысы да үзеннән-үзе эшләнгәндәй эшләнде, берәү дә аның теләге белән кызыксынмады. Хәер, бу Иванга төшкән язмыш кына түгел, барлык затлы нәсел-ыру вәкилләрен дә нәкъ шушы язмыш көтә. Һәммәсенең киләчәк тормышы дөньяга тәүге авазын салуга ук билгеләнә.
Бу – катгый канун. Аңа фәкать буйсынырга гына кала. Иван буйсынды, карышмады. Шул агым җай гына аны Рим папасы Павел II нең җәтмәсенә дә китереп кертте.
Соңгы грек императоры Константин Палеологның ике ир туганы булып, Дмитрий исемлесе җиңүче як, Төрек солтаны Мөхәммәд II канаты астына керүне мәгъкуль санады. Фома дигәне исә Римга сыенды. Папа аны бик теләп кабул итте, дәрәҗәсенә тиң яшәү әҗере билгеләде. Яңа папа Павел шулай ук бу мөхтәрәм ыруга хөрмәт белән карады. Фоманың уллары һичнинди кыенлык тоймыйча көн күрделәр. Кызы Софьяны урнаштыру шөгыленә дә папа үзе җиң сызганып кереште. Озын колак кардинал Виссарионның киңәшен тотып, ул игътибарын Мәскәүнең олуг кенәзе Иван III кә юнәлтте. Яшь патшаның акыллы, сабыр, уңган дигән даны бар, имеш. Өстәвенә әлеге никах ярдәмендә кайбер көн кадагындагы мәсьәләләрне дә хәл итәргә юл ачылыр иде. Әйтик, урыс чиркәвен үз ягыңа аудару турындагы уйларның чынга ашуы да ихтимал ич. Солтанлыларның көчәюе дә куркыныч тудыра. Палеологлыларның көнчелеген уятып, аларны азатлык өчен көрәшкә котыртырга да җай чыгар иде.
Шулай итеп, 1469 елның башында Юрий атлы илче Римнан Мәскәүгә килде, Иванга Софья Палеологның кулын тәкъдим итте.
Иван бик куанды. Кәләшен күрмәгән, белмәгән килеш куанды. Аны да беренче нәүбәттә әлеге никахның Рәсәй өчен ни-нәрсә китерүе кызыксындыра иде. Бу бит – Ауропага чыгу, Ауропага танылу дигән сүз. Мәскәүнең күптәнге хыялы. Менә шулай яңа Византиягә нигез салынып куйса, ә? Бик мөмкин.
Шундук сарайга митрополит Филиппны, анасы бөек княгиня Марияны, берничә күренекле боярны чакырып китерделәр.
Иван хәлне аңлатып бирде.
– Нишлибез, нинди җавап бирәбез? – дип киңәш сорады.
Берәве дә атылып чыгарга ашыкмады, митрополитка карап бактылар. Хәтта гадәттә телчән бөек княгиня да тыелып кала алды.
Филиппның бөтен җаваплылыкны үз өстенә аласы килми иде, ахры.
– Папа нинди шарт куя соң? – дип төпченде.
– Шарт турында мөрәҗәгатьтә бер сүз дә әйтелми, – диде олуг кенәз.
– Шарт, шарт, Ходайдан куркыгыз, – дип кызып китте бөек княгиня, – безгә дөньядагы мәшһүр патшалык агачының бер ботагын багышларга тәкъдим итәләр, без монда шарт турында баш ватабыз. Җавап, һичшиксез, уңай булырга тиеш дип саныйм.
– Әйе, әйе, – дип хупларга ашыкты боярлар бөек княгиняны.
25 майда урыс илчеләре Римда иде инде. Алар кияү егете исеменнән папага алтмыш кеш тиресе бүләк иттеләр, булачак патшабикә белән очраштылар. Барысы да килешенде.
Софья Мәскәүгә 12 ноябрьдә иртә белән килеп җитте. Аны иң элек митрополит кабул итте. Аның фатихасын алганнан соң, каенанасы янына килде. Кәләш белән кияү беренче тапкыр шунда очраштылар.
Никах Успение соборы чиркәвендә мәскәүлеләр һәм римлылар катнашында бик купшы шартларда узды.
Бу вакытта Иванның беренче хатыны, көчләп чәче кыркылган княгиня Мария, монастырьда кайгысыннан күз яшенә буылып өзгәләнә иде.
Баксаң, бу хәлләргә утыз биш ел вакыт үтеп тә киткән. Софьяның кайнар кочагында әле кичә генә эреп аккан кебек иде. Инде хатынының вафатына да ел тулып килә. Иван үзе бирешмәде, нык килеш сакланды. Көче дә, егәре дә кимемәде. Тик Софьяның үлеме аның омтылышларын сүндерде. Омтылыш ул – рухи бөтенлек дигән сүз. Рухың сынса, тәнең дә зәгыйфьләнә башлый икән.
Софья искиткеч зирәк хатын иде. Аның акыллы киңәшләре алтын бәясе иде. Рәсәйне алар икәүләшеп, кулга-кул тотынышып тергезделәр. Хәзер әнә ике кулсыз. Җилкәнен җуйган көймә хәлендә ул. Көймәсе кайсы ярга барып төртелер – билгесез.
Дөрес, ярату дигәне, ни үкенеч, соңрак тәрәз какты. Тик соң булса да, уң булсын дигәндәй, карт гыйшык үзе бер матур икән. Яшәүнең тәмен татырга, тормышның, бер-береңнең кадерен белергә өйрәтә икән.
Кайгылы чакларда тәкъва җан, билгеле инде, юанычны гыйбадәтханәләрдән эзли. Олуг кенәз дә, балаларын, туганнарын алып, башта изге Сергиев лаврына, аннан соң Перяславль, Ростов, Ярославль храмнарына юл тотты, гап-гади мосафир сурәтендә догага басты. Ходаем, йә тән тазалыгымны кайтар, йә тыныч үлем җибәр, дип ялварды.
Ходай аны ишетте булса кирәк, ризыгы үтә башлады. Озаккамы-азгамы, янә дәүләт эшләренә чумды. Күңел ачуларны бик нык кыскартты. Бу җәһәттән бер генә нәрсә үзгәрешсез калды. Бу – аю кәмите иде.
Аюлары күп аның. Чегән исемлесе сарайда яши. Чем-кара төстәге аю. Иләмсез зур. Нәсел үгезен дә аяктан егарлыгы бар. Ә үзе юаш. Хәтта ара-тирә чылбырыннан да ычкындыргалыйлар. Караучысы авыз торбасында көй чыгара башлауга китә алпан-тилпән биеп. Кешеләр кул чаба, тегесе тагын да үсенеп китә. Шул чагында куркыныч Чегән. Барыгыз да минем шикелле биегез, дип әйтүеме, җыелышучыларның өстенә бара. Иванга көлке, шуннан кызык таба ул.
– Әйдә, Чегән, кузгат бу әрәмтамакларны, – дип, юри өстерә аюын.
Тегесе котыра. Бүлмәдән чыгып кына таярлар иде, ишек янына сакчылар баскан. Тотыналар өерләре белән почмактан почмакка бәргәләнергә. Кычкырыш, бакырыш…
Аю, әлбәттә, кешегә зур зыян салу хәлендә түгел. Чылбырыннан ычкынса да, авызы бәйле, аякларында күн оекбаш. Тик алгы тәпиләре иректә. Суга-нитә калса, сөякләреңнең чәрдәкләнүен көт тә тор. Дьяк Гавриил Тимофеевич әнә әле дә аксап йөри. Узган ел шушындый тамаша вакытында Чегән тибеп имгәткән иде.
Бу уеннарның куркынычы да шунда: Иван, берәрсенә тукмак эләкмичә, Чегәнне чылбырга утыртмый. Монысында кемгә чират – бер Алла үзе генә белә. Күренеп тора, илче Кляпикның һич тә аю корбаны буласы килми. Әле Казан-йорттан кайтып кына төште. Олуг кенәзне ханлыктагы хәлләр бик кызыксындыра икән, чапкын җибәреп чакыртып алды. Тамашага ул шулай эләкте. Хәзер менә бүлмә тутырып чабышып йөр инде.
Аңа качып котылу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Карачкыдай озын гәүдәсе, кай тарафка сугылса да, менә мин дип күренеп тора. Чегән тәки каныкты бит үзенә, һаман аның артыннан теркелди. Алпамша сыңары гына үзе, ә хәрәкәтләре искиткеч төгәл мәлгуньнең. Бер арада җаен китереп орынып та алды, каһәр. Кляпик тәрәзә тупсасына сикереп менгәнен үзе дә сизми калды.