Kitabı oku: «Казан-йорт / Казань-юрт», sayfa 4
– Шул кирәк ул басурманга, татар исе чыгарып йөрмәсен, ха-ха-ха, – дип, чын күңеленнән куанды олуг кенәз. Аннан соң аю биетүчегә: – Чегән вазифасын үтәде, инде ял итсә дә ярый, – диде.
Ишекләр киерелеп ачылды. Поднослар күтәреп, озын кафтан кигән сыйчылар килеп керде. Түрәләргә калын, зур кәсәләрдә шәраб тәкъдим иттеләр. Бик рәхәтләнеп авызларына капладылар. Ярты сәгатьлек аю тамашасыннан соң бу ифрат урынлы сый иде.
– Инде дәүләт эшләре белән шөгыльләнеп алыйк, – диде Иван.
Боярлар, кенәзләр вәкарь белән генә тезелешеп бастылар. Йөзләр җитди. Әле генә бүлмә буйлап чабышып йөргән идегез, дисәң, мөгаен, белмәмешкә салынырлар иде.
Олуг кенәз нотыгын аягүрә басып сөйләде:
– Раштуа көннәрендә Рәсәйне зур тантаналар көтә, – диде ул күңел күтәренкелеге белән, – ниһаять, без бөтен камытларны салып ташладык. Бер урыс сугышчысын да корбан итмичә, йөз елларга сузылган вассаллыктан котылдык. Алтын Урда дигән каһәрле дәүләт тар-мар ителде. Аны минем дустым һәм туганым Миңлегәрәй хан башкарды. Сарай шәһәре җир белән тигезләнде. Без хәзер берәүгә дә ясак түләмибез, берәүгә дә баш иеп бармыйбыз, берәүнең дә табанын яламыйбыз. Рәсәй үзе ханнар куя!
Зал аерылган умарта күчедәй гөжләп алды. Иван аларны тыймады.
– Мәскәүдә хөкемдар булу өчен, татар ханнарының ярлыгын алу зарур иде, – дип дәвам итте өзелгән сүзен, – нинди мыскыллаулар, түбәнчелекләргә дучар иде Рәсәй. Кенәз куярга хан Мәскәүгә бер-бер илчесен, баскагын, даругасын җибәрә иде. Изге чиркәвебезгә ат атланып кереп, иконостаска арты белән торган хәлдә, ханның фәрманын укый иде. Бабаларым да, мин үзем дә шушы мыскыллауларны башыбыздан кичердек. Нинди хурлык…
Гарьләнү хисенә чыдый алмыйча, олуг кенәзнең тавышы киселде. Залдагыларның да күзләре яшьләнде.
– Хан, кеше җибәрәм, дип хәбәр сала, ә син, җәяүләп, аны каршы алырга өч көнлек юлга чыгасың. Нинди хурлык!
– Хурлык, хурлык, хурлык!
– Асыл кызларыбызны җария итеп биреп тә җибәрдек. Нинди хурлык!
– Хурлык, хурлык, хурлык!
– Менә шулар юк хәзер!
Олуг кенәзнең тавышы бу юлы корычка корыч бәрелгәндәй очкынланып чыкты.
– Үземнең патшалык чорында мин Рәсәйне азатлыкка чыгардым, укмаштырдым, зурайттым, көчәйттем. Хәзер безнең белән санлашалар, бездән куркалар.
– Дан, олуг кенәз Иван Васильевич!
– Рәсәй кылычы тутыкмас!
– Дөнья Рәсәйнеке булыр!
Бик күп котлау вә данлау сүзләре яңгырады. Иван аларны йомшак кәнәфиенә утырып, эреп тыңлады.
Сүзләр тынгач, йомышчы дьякка борылып әйтте: «Литвадан табиблар килеп җитмәде микән, белеш әле», – диде.
– Хәзер, олуг кенәз!
Чират Кляпикка җитте.
– Йә, ничек анда Казан-йортта? – дип, күзләре белән илчегә бакты Иван. – Иң мөһимнәрен генә сөйлә!
Илче, ата каз шикелле, баскан урынында таптанып алды. Патша аңа урын тәкъдим итмәде, сүзеңне кыскарак тот дигәнне аңлата иде бу. Гомумән, олуг кенәз буш сүз яратмый, әңгәмәнең тәгаен эздән баруын таләп итә. Бүген әнә үзе дә саескандай такылдады. Хәер, бу сүзләрне әйтергә күптәннән әзерләнеп йөри иде инде. Дөнья хәлен белеп булмый, бүген бар адәм, иртәгә – юк.
– Килешү төгәл үтәлә, хан минем белән килештермичә бер җитди фәрман да чыгармый, – диде Кляпик кыска бер төгәллек белән. – Мин ханнан риза.
Иван учы белән янә сакалын сыпырып куйды. Димәк, мәгълүмат күңеленә бал булып ягылды.
– Ләкин…
– Нәрсә ләкин?
Иванның гадәти кырыслыгы кайтты, күзләре усалланды.
– Гаскәре белән артык мавыга, – дип, фикерен очлады илче.
– Һы, шул гынамы? – дип, кулын селтәгәндәй итте тәхет хуҗасы. – Яшьлек мавыгуы гына бу, ни әйтсәң дә, хан ич. – Иван бераз уйланып торды да көлемсерәп өстәде: – Алтын Урдадан соң хәзер алар барысы да артларын өзеп ташлаган кигәвеннәр генә инде. Казаны да, Хаҗитарханы да, Кырымы да, Сибириясе дә…
Күңелендә йөрткән шушы ятышлы сүзләрне әйтте дә, Иван берара уйланып торды. Аннан соң сер капчыгын бөтенләе белән чишеп җибәрде.
– Псков белән Смоленскины, янә дә китереп Рязаньны Мәскәү канаты астына алгач белеп тор, чират аларга җитә. Монысына, мөгаен, мин өлгерә алмамдыр, кенәз. Улым Василий җилкәсенә төшәчәк бурыч бу. Менә син әйт әле, Кляпик, Казанны буйсындыру бик авырга туры килмәсме?
Илченең маңгаена сырлар ятты. Чөнки бу ифрат та катлаулы сорау иде. Олуг кенәз Казанны арты өзелгән кигәвенгә тиңләсә дә, татарларның бик оста сугыш чукмарлары икәне һәркемгә мәгълүм. Юк, әле аларның кояшы батмаган. Батмаган.
Олуг кенәз, әлбәттә, илчесеннән уңай җавап көтә, дөресрәге, күңеле белән шуны тели, ә ул тәгаен генә андый җавапны бирә алмый.
– Мөхәммәдәмин үзебезнеке ич, – дип ярдәмгә килде патша. – Бу – безнең кулыбыздагы иң көчле уен кәрте, кенәз. Әлеге фактларга мин зур өметләр баглыйм. Кәлимәтебез дә бар бит әле. Чиркәү шулай ук үз вазифасын үтәргә ашкынып тора. Идел буен тоташ христианлаштырмыйча, максатка ирешеп булмаячак.
Иван үз соравына үзе җавап бирде. Кляпик ризалашуын белдереп, башын гына селеккәләп торды. Тик ул шуны белә: Казан үз мөстәкыйльлеге өчен бугазга-бугаз киләчәк. Шунысы да ачык: Казан ханлыгы яшәгәндә, Мәскәү бервакытта да энә өстеннән төшмәячәк. Орыш котылгысыз.
– Мин боларны улым Василийга васыять итеп калдырачакмын, – диде Иван һәм нигәдер моңсуланып китте. Моңсулык аңа килешми иде, кипкән борчак кузагы шикелле бөрешеп калды. Күрәсең, аны усаллык, җитдилек кенә үз рәвешендә тота иде.
Картаясың, бабакай, чөйләреңнең кырыгы да кырылу алдында, дип уйлап куйды Кляпик.
Йомышчы дьяк табибларның килүе турында хәбәр салды. Иван Васильевич, барысын да онытып, гап-гади карт шикелле өстерәлеп, залдан чыгып китте.
* * *
Иван тәхеткә яшьли утырды. Бу аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә иде. Чөнки буыннары да ныгып җитмәс борын күп сынауларга дучар ителде. Атасы Василийдан ул ярым йокыга талган Рәсәйне мирас итеп алды. Иң әүвәл шушы йокымсыраган күңелләрне мүктән арчу, үшәнлек, мәнсезлек, гамьсезлек, битарафлык баткагында иңрәгән халыкта иртәгәге көнгә өмет уяту зарур иде.
Наданлык Рәсәйне тәмам хорафатлар иленә әверелдергән иде. Һәр тарафта кара сөрем хакимлек итә. Ростов күленә кагылышлы бер уйдырма әнә озак вакытлар халыкны кадак өстендә тоткандай тотты. Имеш, күл төне буе куркыныч итеп улый. Им-том да, дога да, гыйбадәтләр дә ярдәм итми икән. Шом өстенә шом дигәндәй, Новгородта гарасат чыгып, София чиркәвенең тәресен өзеп ташлады. Хутын монастырендагы хәлләр дә кешеләрне куркуга салды. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел, борынгы херсон кыңгыраулары үзләреннән-үзләре тиктомалдан кайгылы тавыш чыгарып чаң кага башлыйлар, имеш. Табуттагы мәетләрдән кан саркырга тотына, дип тә адәмнәр бер-берсен шөбһәгә салдылар.
Аның бит әле чып-чын бәла-казалары да сагалап кына тора. Новгород, Псков төбәкләрендә түләмә афәте ике ел эчендә өч йөз мең кешене теге дөньяга алып китте.
Бик авыр булса да, боларына гына түзәр дә идең әле. Мондый хәлләр элек тә булган, киләчәктә дә булырлардыр, мөгаен. Ә менә новгородлыларның тәртәгә тибүен ничек туктатырга? Бу Мәскәү кенәзлегенә генә түгел, бөтен Рәсәйнең язмышына кагыла. Баш бирәселәре килми, үзләрен җирнең кендегенә саныйлар. Сүз дә юк, Бөек Новгород – Киевтан кала, Рәсәйнең тәүге чишмә башы. Тик тора-бара ул Мәскәү карамагына күчкән ләбаса. Новгородлыларның исә мөстәкыйль булып яшиселәре килә. Хак-нахакка дигәндәй, һаман баш бирмиләр. Теге чакта Василий Тёмныйны Торжокны кире кайтарып бирергә дә мәҗбүр итте алар.
Кире беткән Новгородны йөгәнләү, ай-һай, авыр булачак. Иван моны яхшы белә. Анда аның илчеләрен, йомышлы кешеләрен санга да сукмыйлар, юк-бар сәбәпләр табып, һаман саен тоткарлыйлар. Бу хакта ул берничә тапкыр кисәтү җибәрде. Василий Ананьин атлы түрәләре, Мәскәүгә килгәч, үзен бик эре тотты, әлеге шикаятьләргә каршы: «Мин бернәрсә дә белмим», – дип, җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмәде.
– Кайткач әйт анда, гаепләрегезне таныгыз, минем җир-суларыма тимәгез, исемемне электән килгән гадәт буенча зурлагыз, – дип озатып калды аны олуг кенәз.
Кая ул, Иванның әлеге кисәтүен дә колакларына элмәделәр. Алай гынамы соң, славяннарга хас булмаганча, арага хатын-кызлары да килеп кысылды. Бу Исаак Борецкий атлы дьякның тол калган хатыны, ике малай анасы Марфа тутакай иде. Әлеге гамәлендә аңа зиннәт вә байлыгы, хәйләкәрлеге, астыртынлыгы ярдәмгә килде. Мәҗлесләр үткәрергә маһир иде ул. Кунаклары да затлылар – зур түрәләр, дин әһелләре. Кайсын сатып ала, кайсын куркыта, кайсын майлый. Соловецкий монастыре игумены Зосиманы үзенә ияләштереп кенә калмады, әнә биләмәләреннән зур гына кисәк өлеш тә чыгарды.
Шулай булгач, Марфа җырын җырламыйча, кем җырын җырлыйсың? Җырладылар. Литва короле Казимирны күкләргә чөйделәр. Уллары да анасы юлыннан китте. Халык алдында Иванны хурладылар, Бөек Новгород үз-үзенә хуҗа, аның эчке эшләренә Мәскәү тыкшынырга тиеш түгел, дип сөйләделәр.
– Яшәсен Казимир!
– Иван безгә кирәкми!
Билгеле, мәскәүлеләрнең шымчылары да түшәмгә төкереп ятмады, олуг кенәз мәнфәгатьләрендә астыртын да, ачыктан-ачык та эш йөрттеләр, архиерей Феофилны хәтта үз якларына аудардылар. Тик Марфаның иярченнәре азау ярып өлгергән иде шул инде. Шәһәр үз ирке белән тантаналы шартларда Литва короле Казимирны таныды, Новгородны үз канаты астына алуын үтенде.
Король ризалыгын белдерде.
Патша буларак, Иванның абруе сыналыр чак җитте: кәсә мөлдерәмә килеш калырмы, түгелеп китәрме – тиздән шул ачыкланырга тиеш.
Новгородтан кайтып төшкән илче: «Хәзер аларга сүз үтми, фәкать кылыч кына бастырырга мөмкин», – дип тәкрарлады. Боярлар, воеводалар ни уйда икән? Шуны ачыклау өчен, Иван Дәүләт Думасын җыйды.
– Нишлибез? – дип мөрәҗәгать итте ул Думага.
Җавап та кыска вә аңлаешлы иде. Дума исеменнән аны көрәк сакаллы иң өлкән бояр Кирилл Мефодьевич җиткерде.
– Государь! Кулыңа корал ал! – диде.
– Сугыш? – дип залга текәлде Иван.
– Сугыш! – дип җавап бирде зал бертавыштан.
Сугыш озакка сузылмады, Мәскәүнең әзерлеге югары иде. Новгородлылар ягыннан унике мең кеше орыш кырында ятып калды, унҗиде меңе әсирлеккә эләкте. Шулай да Бөек Новгород мөстәкыйльлеген саклап кала алды. Ник дисәң, аның артында биниһая зур славян дәүләтенең башлыгы король Казимир бармак янап тора. Ә Казимирның биле каты, Мәскәүнеке ише генә түгел. «Мәскәүне санласагыз, олуг кенәзне хөрмәт итсәгез, салымнарны вакытында түләсәгез, хәзергә мин сезне тынычлыкта калдырам», – диде Иван күршеләренә.
Иванның абруй кәсәсе түгелмәде. Кырык елдан артык мөлдерәмә булып торды.
* * *
Хан күтәрмәк йоласы белән бәйләнешле тантаналар шактый озак дәвам итте. Үрбәтнең шушындый да мул, шушындый да купшы, шушындый да зиннәтле тамашаны беренче күрүе иде. Булса да булыр икән байлык, үлчәп-санап кына бетерермен димә. Илһамны болай олыламаганнар иде. Һәрхәлдә, ул вакыттагы мәҗлес-тантана сәхифәләре күңелендә сакланмаган. Бәлкем, Илһам үзе теләмәгәндер? Ә Мөхәммәдәмин бөтенләй башка чут. Үзен күрсәтә белә, кешеләр белән аралашудан тәм таба белә. Туганда ук хан булып туган. Аның белән аралашу үзе бер рәхәт.
Шул ук вакытта Үрбәт әлеге күптин-күп мәҗлесләрнең тизрәк төгәлләнүен дә тели иде. Көнләшә ул бу мәҗлесләрдән. Чөнки Мөхәммәдәмин алардан арына алмый.
Бүген, ниһаять, бәхете елмаячак, Мөхәммәдәмин үзе дә сагынган икән, көт, киләм, диде. Көне буе үзен тәртипкә китерде Үрбәт. Түшәкчесенә дә, юындыручысына да тынгы бирмәде. Беренчесен, урын-җирне йомшак җәймәгәнсең, дип битәрләде, икенчесен, суың каты, ислемайларың искергән, дип дәгъвалады. Аш-су тутасына да эләкте. Тутырган тавыгын табынга бөтенләй куйдырмады, артык кызарган, ә ул алтынсу төстә булырга тиеш, имеш. Патраш үләненнән ясалган онны да ошатмады, шулпаны болганчыкландыра бу дип, читкә этеп куйды.
Ә күлмәк сайлау үзе бер тамаша иде. Алдында бер тау күлмәк, кайсын сайларга белмичә иза чикте. Күлмәкче тәкъдим иткәннәр аңа ошамый, ул якын иткәннәрне күлмәкче кабул итми. Әйткәләшеп беттеләр. Ахыры күлмәкчене бүлмәсеннән куып чыгарды да кытай ефәгеннән тегелгән ак күлмәген кияргә булды. Ак төс аның гәүдәсен тагын да нәфисрәк күрсәтә иде. Аккошка охшап китә.
Иң соңыннан кабалын көйләде. Моны берәүгә дә ышанып тапшырмый ул. Хәер, Казан җирендә кабал сукмыйлар, монда гөслә, кубыз ише уен кораллары таралган. Кабалы һәрвакыт үз янында. Тоткынлыкта да кулыннан төшермәде. Нугай илендә чакта кызлар белән, ярыша-ярыша, кабал сугалар иде. Көйләрне һәр бормасына туры китереп, ул гына уйный белә иде. Берәү дә аңа җитә алмады. Үзенә үзе кушылып җырлый да. Тавышы моңлы Үрбәтнең, мамыктай йомшак нәфис тавыш.
Мөхәммәдәмин Үрбәт катында дөньясын онытып, тугарылып ял итә. Гыйшкы да көннән-көн арта гына барган кебек. Хатынының йөзе-бите дә, буй-сыны да, тавышы да, үз-үзен тотышы да бик якын иде аңа.
Зөфаф кичендә Үрбәт иренә кулъяулык бүләк итте. Үзе чикте, сурәтләрен дә, бизәкләрен дә үзе сайлады. Аларның һәрберсенә тирән мәгънә багышлады. Мәхәббәте соңарып килсә дә, әнә шулай уты-ялкыны, ашкынулы хисләр белән килде. Һич көтмәгәндә, алдына бәхет кошы сайрап кунды ич.
– Төсем итеп сакла, бу кулъяулыкка минем бөтен хисләрем салынган, – диде Үрбәт. – Сурәтләренә игътибар ит, менә бу ике һомай кошы синең белән мин. Бер-берсенә турылыклы изге оҗмах кошлары. Ходай безне дә нәкъ шулар сыман яраткан, беребезне беребезгә насыйп иткән.
– Миңа әле берәүнең дә кулъяулык бүләк иткәне юк иде, – диде Мөхәммәдәмин. – Рәхмәт. Мин аны һәрвакыт үзем белән йөртермен.
Мөхәммәдәмин бүләкне бик кадерләп эчке кесәсенә салып куйды. Ә үзе Үрбәткә затлы асылташлар белән бизәлгән көмеш беләзек бүләк итте. Хатыны аны бик яратты, йоклаганда да салмый.
Мөхәммәдәмин килеп керүгә, Үрбәт хезмәтчеләрен чыгарып җибәрде. Ул ирен үзе сыйларга ярата, үз куллары белән. Тик бүген эчке бер тоем белән иренең күңелендә борчуга охшаш ят нәрсә барын абайлап алды. Беренче карашка һичнинди үзгәреш тә юк сыман. Мөхәммәдәмин элеккечә үк ихлас та, шат та, аз-аз гына вәкарьле дә, тәкәббер дә иде.
Үрбәт, нинди борчуың бар дип, иренең өстеннән тормады. Кирәк тапса, үзе әйтер әле, дип уйлады. Дөрестән дә, бер-ике чәркә шәраб эчкәч, Мөхәммәдәминнең күңел төене дә чишелеп китте.
– Гафу ит, аппагым, мине бүген чыгырдан чыгардылар, – диде.
– Мәшәкатьләреңне онытып тор, җанашым, ял ит, күңел ач, – диде Үрбәт, ирен назлый-назлый. – Телисеңме, кабал сугып алам, җыру җырлыйм.
Ул, кабалын кулына алып, нәфис бармакларын биетеп алды. Бүлмә эче колакка ятышлы аһәң белән тулды. Аңа җыр өстәлде.
Агач башы әкрен җилгә тәсбих әйткән кеби,
Минем җаным омтыладыр сиңа, гүя һомай кошы имди.
Бу ашкынулы гыйшык җырын тыныч кына тыңлап булмый иде. Ул бөтереп ала да әле күкләргә ашыра, әле ярсу диңгез дулкыннарында тибрәтә, әле эссе кояш нурларыдай өтә башлый. Җырда Үрбәтнең үз хисләре, шуңа күрә ихлас вә табигый яңгырый, тыңлаучыны да битараф калдырмый.
Бу җиһанга килдек без ялгыз кошлар кеби,
Мәрхәмәтле ходай пар канатлар насыйп итте имди.
Мөхәммәдәмин хатынының алдына килеп тезләнде. Үрбәтнең кулыннан кабалы төшеп китте.
– Җанашым, акылыңа кил, хан тез чүкми, – дип, ирнең аякларына егылды.
– Мин сине бик яратам, бикә, – диде Мөхәммәдәмин.
– Ә минем яратуымның чиге юк…
Яратышып-сөешеп янә табынга утыргач, Мөхәммәдәмин өзелгән сүзен ялгап җибәрәсе итте. Күрәсең, йөрәгенә тигән иде.
– Гаскәреңнең яртысын тарат, дип бәйләнә Кляпик, – диде ул. – Бу юлы Мәскәүдән бик үзгәреп килде, ни сөйләгәнен үзе белми.
Үрбәт каш астыннан гына иренә карап куйды. Урысларга кагылышлы сүзләре күп иде аның. Иң нык борчыганы – Мәскәү кешеләренең Казан-йортка баш булып йөрүләре. Сарайда да алар бихисап. Юньлегә түгел ич бу. Тыкшыналар, күрәсең. Ниндидер килмешәк хан булып ханга күрсәтмә бирсен инде.
– Ул Кляпик белән Теләшне Мәскәүләренә куып җибәрергә кирәк, – диде Үрбәт, иренең сүзен куәтләп. – Гаскәреңне тарат, имеш. Бәлкем, ханлыкны да таратыргадыр? – Үзе тагын иренә карап алды, җимне йоттымы, янәсе, йөзен чытмадымы? Тыгылма, бу синең эшең түгел, дип орышып ташламасмы?
– Аларны җибәреп булмый, илчеләр бит, – диде Мөхәммәдәмин сүрән генә, – гаскәр мәсьәләсендә мин синең белән тулысынча килешәм.
– Казан-йортны элекке хәленә кайтармый торып, бу бәлаләрдән арынып булмас, Мөхәммәдәмин, – диде Үрбәт.– Синең ханлыгың вакытында аны урыс үз пәрәвезенә чорнаган, син үк ул пәрәвезне өзгәләргә бурычлысың. Югыйсә үз халкың алдында каһәрле булуың ихтимал.
Үрбәт сүзләрнең юри кискенрәкләрен сайлады. Чын дөреслекне белеп тору ханның үзенә дә, халкына да файда гына, дип уйлады.
Мөхәммәдәмин, ни гаҗәп, сырт йоннарын кабартмады.
Үрбәт янә үсенеп китте.
– Йә, нигә авызыңа су каптың? – дип, көлә-көлә, иренә тустыган тоттырды.
Мөхәммәдәмин аны тиз генә бушатып куйды да әйтте:
– Син тәкрарлаганны эшләү өчен, бикә, Рәсәй белән төзелгән Килешүне гамәлдән чыгарырга кирәк. Ә минем Иван Васильевич каршында антын орган аты аласым килми, – диде.
– Мөхәммәдәмин, мин сине кыю, тәвәккәл, булдыклы, зирәк хан дип беләм, – диде хатын, – һәм ышанам, Казан-йортның элекке данын кайтарачаксың әле син. Кайтарачаксың!
Үрбәт әлеге әңгәмәдән бик канәгать калды. Чөнки Мөхәммәдәмин аның сүзләрен җитдигә санап кабул итте. Җае туры килүгә, фикерләшүне дәвам итәргә дә була лабаса. Әле бу башы гына.
– Җанашым, хатыныңны назлар идең, ичмасам, бетмәс ул Мәскәү хәлләре, – дип, үпкәләгәндәй, иренә елышты. – Мин сине бик сагындым…
* * *
Көн артыннан көн үтте, тормыш арбасы үз көенә тәгәрәвен белде. Мөхәммәдәмин шул арбаның төбенә җигелде. Ханның мәшәкатьләре бихисап бит аның, башы түбәтәйгә сыймаган чаклары да еш була. Ә бервакыт колагына «Арча даругасында6 баш күтәрергә җыеналар икән» дигән хәбәр килеп иреште.
Арча гомер бакыйга ханлыкның сызлавыгы иде. Кәҗәләре һаман сөзешергә генә тора. Мөхәммәдәминнең үз язмышында да кылычын болгап алды Арча. Гаделлекне табарга булышты, дияргә дә ярыйдыр әле, бәлки.
1496 елның май аенда Мәскәүнең олуг кенәзе Иван III кә Мөхәммәдәмин өстенә Шәйбан ыруыннан булган Мамык исемле Себер шаһзадәсенең яу чабуы мәгълүм булды. Иван өчен Казанга һөҗүм кылу Мәскәүгә һөҗүм кылу белән бер иде. Ник дисәң, Мөхәммәдәмин хан – аның кешесе.
Казанның Кәлимәт, Урак, Садыр, Агыш кебек дәрәҗәле кешеләре дә Мамык хан тарафын куәтләмәктә, имеш. Болары да олуг кенәзнең таянычы иде. Күрәсең, Мөхәммәдәмин белән аралары бозылышкан.
Озын-озак уйлап тормастан, ул ярдәмгә гаскәр тәгаенләде. Мамык чигенергә мәҗбүр булды.
Мөхәммәдәминнең эченә җан керде. Хәтта кирәге юк, дип ярдәмгә килгән урыс гаскәрен кайтарып ук җибәрде.
Мамык исә хәйләкәррәк булып чыкты, гаскәрен янә Казан тарафына борды. Аңа нугайлар кушылды. Әлеге бәкләр дә Мамык ханга тугрылыкларын белдерделәр. Мөхәммәдәмин, электән казанлыларны шактый рәнҗетүе сәбәпле, халыкта яклау тапмады. Бердәнбер юлы качып китү иде, шулай эшләде дә.
Шөкер, Иван хәлен аңлады, элеккеге җирләренә, Каширага башлык итеп билгеләде.
Мамык хан, һич уйламаганда, үзенә Казанны яулап алырга булышлык иткән шул ук Кәлимәт бәкләрне, тотып, зинданга яптырды. Аннан китереп, сәүдәгәрләрнең малына кул салды. Шул рәвешле, катгый тәртип урнаштырырга омтылды.
Арча гына баш ияргә теләмәде. Яңа хан аны яу чабып тезләндерергә ниятләде. Ә орыш арчалылар файдасына төгәлләнде.
Мамык, Казанга кайтып, калага керергә маташып караса да керә алмады. «Бәкләребезне зинданга яптырдың, сатучыларыбызны таладың» дип, якын да китермәделәр.
Шул рәвешле, теләпме, теләмичәме, Мөхәммәдәминнең үчен арчалылар кайтарды. Дөрес, Иван тәхеткә аны түгел, туганы Габделлатыйфны утыртты. Тик барыбер Арча аның күңеленә яхшылык белән кереп калды.
Бу бунтарь һәм дәгъвалы кала янә үзе хакында белгертте.
– Гаскәр җибәрергә, канга батырырга! – дип хәл итте илче Кляпик. – Башкаларга сабак булыр.
Телешев борынын җыерды.
– Тәкъдимегез монголларныкыча тупас, кенәз. Нәзбереклек таләп ителә әлеге шартларда, – диде ул, ярым шаяру, ярым мыскыллау рәвешендә.
– Үзегез нәрсә тәкъдим итәсез соң?
– Арча даругасы Хуҗаш бәкне, чакыртып, бик шәпләп борычларга кирәк. Нишләргә икәнен ул үзе белер. Нигә дип әле без ул эшлисе эшне эшләргә тиеш?
Телешев, кәнәфигә җәелеп утырып, кәсәсенә шәраб агызды.
– Бәлки, бәлки, – дип икеләнгәндәй кыланды илче.
Мөхәммәдәминнең бу тамашадан чигә тамырлары бүртеп чыкты. Күр, тын алырга да бирмиләр.
Очлы күз Телешев Мөхәммәдәминнең эчендә буран купканын бик тиз сизеп алды.
– Хан галиҗәнаплары, бу эшне без баш карачыга гына тапшырыйк. Кәлимәтнең турыдан-туры вазифасы лабаса – даругаларда тәртип урнаштыру, – дип, сүзнең юнәлешен үзгәртеп җибәрде.
– Әйе, әйе, – диде Кляпик. – Хан һәр ярыкка чөй була алмый.
«Сез ул монда чөй булып утырасыз» дип, тешләрен кысты Мөхәммәдәмин.
Мәскәүлеләр чыгып киткәч тә, ул Арча хәлләре турында уйланып утырды. Борчый иде бу мәсьәлә аны. Бу хакта Үрбәт белән дә киңәште.
Бичәсе аны дикъкать белән тыңлады.
– Арчага синең үзеңә барырга кирәктер, Мөхәммәдәмин,—диде. – Бүрек ташлап кына бүредән котылып булмас, күзгә-күз очрашып аңлашуга ни җитә?
Бу фикер Мөхәммәдәмингә дә ошады. Тагын ике көннән ул Арчада иде инде. Хуҗаш бәк аны бик зурлап каршы алды. Янында мари бәге Турай да бар иде.
– Борынгы Арча җирендә Барча Казан җиренең синең шикелле мәртәбәле вә олуг ханын сәламләү бәхетенә ирешүебез белән без чиксез куанычлы хисләр кичерәбез, – диде Хуҗаш бәк, билен бөгеп. – Арча ягы һәрвакыт ханлыкның терәге булды. Киләчәктә дә шулай булып калыр, иншаллаһ. Вәләкин кем дә кем кылычын кынысыннан чыгара икән, үзенә үпкәләсен. – Соңгы сүзләрен олпат бәк шундый катгый итеп әйтте ки, сөңгеләр чәкелдәшкәндәй булды. – Мамык хан әнә Арча сабагыннан соң әле булса игә килә алмый, ди.
Мөхәммәдәминнең, билгеле, үзен хан тәхетен ташлап качарга мәҗбүр иткән Себер шаһзадәсе турында ишетәсе килеп тормый иде. Сизелер-сизелмәс кенә иреннәре кысылып куйды. Бәк моны бик яхшы белә. Шулай да төрттереп кую зыян итмәс дип санады, ахры.
Чират Турайга җитте.
– Бес тә үсебессне Касан йорты адәмнәре тип саныйбыс, хан, ярдәмгә өмет итәбес, – диде ул куе җирән сакалы аша ургылып чыккан көр тавышы белән. – Мари – урман кешесе, сугыш-орышка маһир түгел. Ә менә агач эшендә бесгә тиңнәр юк. Урман нигъмәтләребес тә җитәрлек.
Турай кулын болгап алды. Шунда ук озын итәкле чикмәннәренең алгы чабуын билбауга кыстырган, бәкләре шикелле үк җирән чәчле көчле егетләр өч зур мичкәне тәгәрәтеп тә китерделәр.
– Балыбыстан авыс итегес, – диде Турай, – сүс бирәм, сарайны балдан өсмәбес.
– Янә бер тамаша, – диде Хуҗаш бәк.
Сызгырып җибәргән иде, җир астыннан гына калкып чыккандай, бер чирү җайдак пәйда булды. Атларын биетеп кенә бастырып киләләр. Иң алда ак атка атланган углан. Ияр өстендә төзгә катып утыра, әйтерсең лә анадан аты белән туган.
– Угланны кем дип белик? – дип сорады хан.
Бәкнең авызы ерылды, бу сорау аны чын-чынлап бәхетле итте.
– Минем үз улым ул, хан, Уйгын атлы, – диде. Аннан соң олы бер канәгатьләнү белән ниятен белдерде: – Углан Уйгын җитәкчелегендәге бу чирүне сиңа бүләк итәм, кабул итеп ал.
– Чынлапмы?
– Вәгъдә – иман, хан, арчалыларның сүзе бер булыр!
Очрашу менә шулай күтәренке рухта башланып китте. «Нахак хәбәр таратканнар икән Арча кешеләре турында, ару суны гына куертканнар икән» дигән нәтиҗә чыгарды Мөхәммәдәмин. Тик бу ашыгыч нәтиҗә иде. Әңгәмә моны бик ачык күрсәтте.
– Казан йортыбыз кайчан урыс кубызына биюдән туктар икән, хан? – дип капланды аңа Хуҗаш бәк, табынга утыргач.
– Без дустанә ике дәүләт, бәк…
– Казан үзенчә яшәргә, үзе теләгән ханны тәхеткә утыртырга, үзенең мөстәкыйль эчке һәм тышкы сәясәтен алып барырга тиеш, – диде йорт хуҗасы, канәгатьсезрәк рәвештә. – Син – бөек ыру варисы. Бурычың – ыруыңа лаек дәүләт кору. Олуг Мөхәммәд, Ибраһим ханнарның рухы рәнҗеп ятмасын. Кулыңа ныклап ал хакимият дилбегәсен. Оят бит, Казан урыс белән тулган, атларга ирек юк. Белеп-сизеп торабыз ич, сиңа урыс илчеләре, урыс дьяклары аяк атларга да бирмиләр, үзләренекен тукыйлар. Тукыйлар гынамы, үзләренчә эшләтәләр дә. Себереп түгәргә кирәк аларны. Татар үз өендә үзе хуҗа булсын!
Хуҗаш бәк кипшенгән иреннәрен кәсә читенә тигезеп алды, әмма эчмәде, кире өстәлгә куйды. Мөхәммәдәмин дә шәрабка кагылмады.
Кызык, бәк Үрбәт бикә сүзләрен сөйли ич, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин. Ләкин ул Хуҗашның дәгъваларына карата турыдан-туры ярып бер сүз дә әйтмәде. Әмма шуны ачыклады: арчалылар ханлыкның бүгенге хәленнән риза түгелләр.
– Кәлимәт куштанның бүресе улый Казан-йортта, – дип, ташка баскандай сүзен өздереп дәвам итте бәк, – мин белгәндә генә, өч ханның башын ашады ул. Карачылар белән дә шул хаин идарә итә, диваны да аның кубызына бии. Иван патша, билгеле инде, бик риза-бәхилдер ялмавызының гамәлләреннән. Йөрәк сыкрый.
Хуҗаш, һичшиксез, хаклы. Ханлык Мәскәү сүзе белән яши. Кәлимәт тә – баштанаяк олуг кенәз кешесе. Бу вазгыять Мөхәммәдәминнең үзенә дә ошамый. Тик ни хәл итмәк кирәк, ике арадагы Килешү шуны таләп итә бит. Килешүгә тугрылык хакында ул Иванга кат-кат ант итте. Шуның белән бергә, Хуҗаш бәк кебекләрне дә узындырырга ярамый.
– Ханның тәпәләве үтергеч булырга тиеш, – диде ул, эчке бер киная белән Иван патшаның яраткан гыйбарәсен кабатлап. – Әгәренки аның тәпәләүләре көчле күренеп тә, үтергеч булудан туктый икән, чарасызлыкның башлануы шушы була инде. Ә минем тәпәләүләрем үтергеч булыр!
Бу кинаяне һәрберсе үзенчә гөманлады. Кәлимәтләрнең койрыгына басар бу, дип сөенде Хуҗаш бәк. Турай исә аны урысларга карата һөҗүмне көчәйтүгә өндәү дип кабул итте.
– Монахлар мариларны христиан диненә күчәргә өндиләр, чиркәү салдырыгыз, диләр. Беснең мөселман кардәшләребесне мәсхәрә итәләр, – дип, урыслар бакчасына бер олау таш ыргытты.
Әңгәмә озынгарак сузылды. Сүз бозау имезә, башка тояк тигезә, җитәрдер, мөгаен, югыйсә үтергеч тукмаклар эләгүе дә бик ихтимал, дип уйлап куйды бәк һәм җиңелчә генә кулларын чәбәкләп алды. Бүлмәгә, ябырылып, яшь туташлар килеп керде. Кием-салымнары җиңел, үтә күренмәле, бөтен матурлыклары уч төбендәгедәй менә мин дип ярылып ята. Ашкынулы көй яңгырады. Кәнизәкләр боргаланып-сыргаланып биергә тотындылар.
Мәҗлес соңында Хуҗаш ханны улы белән таныштырды.
– Казан-йортның олуг ханына хезмәт итү – минем өчен зур дәрәҗә, – диде Уйгын, ханның күзләренә туп-туры карап.
Йөзе-күзе, килеш-килбәте, бөтен торышы нур чәчеп тора иде угланның. Үзе дегет арбасыннан төшеп калган диярсең, чәче кара, каш-керфекләре кара, сакал-мыегы кара. Шул каратут йөздә асылташ сыман шомырттай ике кара күз елтырый. Энәдән-җептән киенгән. Ат бәйләрлеге бар бу егетнең, дип уйлап куйды Мөхәммәдәмин.
– Хан байрагы астында җанымны фида кылырга да әзер, – дип төгәлләде углан сүзен.
– Җиһан – исәннәр кулында, углан, яшәү хакында уйларга кирәк, – диде Мөхәммәдәмин, – башлы-күзле булырга ниятлисең дип ишеттем, Ходай хәерле тормыш насыйп итсен.
Уйгынның нурлы йөзе тагын да балкып китте.
– Бусагаңа йөземне сөрәм, и мөхтәрәм Мөхәммәдәмин хан, – диде ул шундый ук тәвәккәллек белән, – үтенечемне кире какма, зинһар, никахыма фатихаңны бир!
– Сөбханалла, углан, – дип, хан Уйгынның юлпычтай киң аркасыннан сыйпап алды. Ошатты ул Арчаның яшь бәген.
Кәләш, киенеп-ясанып, күрше бүлмәдә генә көтеп торган икән. Турай бәк аны, җитәкләп, хан каршысына китереп бастырды.
– Минем кысым Тутыя сиңа баш ия, хан җәнаплары.
Мөхәммәдәмин кызны башыннан аягына кадәр күзәтеп чыкты. Ул аптырашта, чөнки сылукай ике тамчы су шикелле Серафимага охшаган иде. Тутыя да, аның элекке мәгъшукасы кебек, тау кылганыдай аксыл чәчле, аксыл кашлы, аксыл йөзле иде. Шундый ук чибәр, зифа. Ни хикмәт, бу чибәрлек ханны дулкынландырмады. Серафима узган заманда калган иде шул инде. Үрбәт аны Мөхәммәдәминнең күңеленнән тәмам кысып чыгарды.
– Бик гүзәл кызың бар икән, бәк, котлыйм, – диде ул Турайга. Ә кызга карап өстәде: – Ышанам, Казан бикәләре арасында да үзеңнең лаеклы урыныңны табарсың.
Аннан соң ул, Уйгын белән Тутыяны янәшә бастырып, аларга ханның абруйлы фатихасын юллады:
– Мин, Барча Казан җиренең бөек ханы Мөхәммәдәмин, сезнең никахка үземнең дәрәҗәле фатихамны бирәм. Шуның белән Ходай каршында үз өстемә зур җаваплылык алам. Фатихамны гомерегез буе саф-пакь килеш саклагыз. Бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез. Уйгын бәк, син ирлек вазифаңны, Тутыя бикә, син хатынлык вазифаңны Коръән-Кәримдә тәгаенләнгәнчә намус белән үтәгез. Мәмләкәтебезгә лаеклы ул-кызлар үстерегез. Ошбу теләкләрне Аллаһы рәхмәте белән җиткерәм. Амин!
Яшьләр, тезләнеп, ханның чабуын үптеләр. Турай ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртергә дә онытты. Хуҗаш бәк тә бик дулкынланган иде, ханга әйтергә сүз таба алмыйча тотлыгып торды.
* * *
Арча Мөхәммәдәмингә ниндидер дуамал тәвәккәллек иңдерде. Ул аннан, читлектән чыгарылган җанвар шикелле, иркен сулыш тойгысына уралып кайтты.
Шул кызу белән ул икенче көнне үк Карачылар шурасын җыйды. Диван әһелләре дә чакырулы иде.
Ханның итәгенә ут капкан кешедәй үрсәләнүен Кәлимәт ошатмады. Хуҗаш бәк коткысына бирелгән, димәк ки, ә ул гомер бакый Мәскәүгә каршы булды. Җыенга Кляпик белән Телешевның чакырылмавы аның шиген тагын да көчәйтеп җибәрде. Бу ычкыну Иванга ошамаячак, билгеле, нигә карамадың, нигә юл куйдың, диячәк. Мөхәммәдәмин үзе дә – башы-аягы белән олуг кенәз кешесе. Шуның өчен аны тәхеткә утырттылар да. Бәлки, энәдән дөя ясамаска кирәктер? Яңа хан бит, ихтимал, бераз гына кети-мети уйныйсы да киләдер? Шаяргалап алсын, әйдә, аннан ни зыян, мал да үз утарына кайта, адашып, әллә кая олага алмас, дилбегә барыбер Кәлимәт белән Иван кулында.
Кәлимәт суны болгата да, үзе су өстендә кала да белә иде. Сизгер, хәйләкәр, зирәк. Хакимлек хакына ул бернинди хилафлыклардан да йөз чөерми. Борыны сак, җилнең кай тарафтан искәнен шундук тоеп ала. Мәскәү кенәзе Иван Васильевич Казан ханлыгын вассал дәүләт итүгә, дәрәҗәлерәк урын өмет итеп, урыслар башкаласына элдертте Кәлимәт. Олуг кенәзнең аю ише ерткыч җанварларга мөкиббән икәнен күптән белә иде инде ул. Былтыр Себергә кешеләр җибәреп, кара аю баласы кайтарткан иде. Кулга ияләштерделәр, бер елда биниһая зур булып үсте. Ушлы да иде.
Кәлимәт Мәскәүдә сарай ишеген төгәл бер атна саклады. Иртүк килеп баса, ут алгач кына китә. Кабул итми генә бит Иван. Дьяк аша «көтсен» дип әйттерә үзе, ә һаман чакырмый. Кылыч борынлы, юка иренле дьякның кесәсенә алтын тәңкә дә шудырып карады, файдасы гына тимәде. Әйтерсең лә кизү тора, сарай йомышчылары кебек нәкъ эш башлануга килеп җитә дә ишек катындагы аулак кәнәфигә сеңә. Кешеләр патша катына керә-чыга, ду киләләр, тормыш кайный. Кәлимәт исә утыра-утыра йокымсырап та китә. Аннан соң, бер-бер ят тавыш чыгармадыммы икән дип куркынып, тирә-якка күз ата. Янына дьяк килеп басканда да, йокылы-уяулы хәлдә иде ул. «Олуг кенәз Иван Васильевич сине көтә» дигән сүзләрнең асылына төшенмичә берара аңгыраланып торды.
– Ә… нәрсә?.. Кайда? – дип мыгырданды.
– Олуг кенәз Иван Васильевич көтә, тиз бул! – дип кычкырды дьяк, ә үзалдына: – И поганый татарин, – дип сүгенеп тә алды.
Патша янына кергәндә, Кәлимәт үз акылында иде инде.
– Хөрмәтле галиҗәнап, атабыз олуг кенәз Иван Васильевич, – дип, тәхет хуҗасының аягына егылды, – Казан-йорттан сезләргә күп сәламнәр алып килдем. Без Сезләрне үзебезнең бердәнбер һәм алыштыргысыз хакимебез дип саныйбыз. Ходай озын гомер, патшалык куәте бирсен. Эчкерсез хөрмәтемнең билгесе итеп, Сезләргә бүләк алып килгән идем, кабул итеп алсагыз, бик шат булыр идем…