Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 15

Yazı tipi:

XX

Көннәр, айлар үтү белән, авыл халкы Галимә апа белән Закир хакында сөйләүдән кызык тапмый башладылар. Тик Галимә апага очраган, аны кабул күргән кешеләр, төсләрен үзгәртеп, бик сирәк очрый торган бер нәрсә күргән кебек карап үтәләр, кайберәүләре:

– Мескен, үзе дә харап булды, ата-анасының да йөзләрен карайтырга сәбәп булып, битләренә оят китерде, – дигән сүзләрне әйтәләр иде.

Закир борынгы кебек янып торган хәленә кайтмаса да, йөри, аның хакында:

– Һаман аяк өстеннән авырып йөри, кеше була алмый, авыруы эчендә икән, – дип сөйлиләр иде.

Шулай итеп, Галимә апаның тиле кебек йөрүенә авыл халкы гаҗәпсенми башлады. Алар гына түгел, безнең өй эчендәге кешеләр дә Галимә апаның теге очтагы тиле Әхмәт кебек сантыйга әйләнеп китүенә өйрәнгән кебек булып киттек. Фәхри бабайлар да, әтиләр дә аның терелүеннән бөтенләй өмид өзеп бетмәсәләр дә, аның терелүен борынгы кебек өмид белән көтмиләр, аның терелүе хакындагы сүз сирәк сөйләнә башлады.

Галимә апа ул хәзер балалар кебек булып китте. Ул безгә дә керә, аның безгә кереп-чыгып йөрүенә әти дә, әни дә балаларга караган кебек карыйлар; ул үзе шул хәлдә булуына борчылмый, икенче төрле әйткәндә, борчылуның нәрсә икәнен аңламый да иде.

Аның шулай булып калуы, ихтимал, үзе өчен бер дә авыр да, кыен да түгелдер… Ләкин безнең өй эче кешеләре, аның шул хәлдә калуына өйрәнеп киткән кебек булсалар да, эчләреннән әрниләр, аның хакындагы әрнү йөрәк эченә каты таш кебек кереп утырган иде.

Аның шулай йөрүе… Безнең сызлану, кайгыруларның һичбер очы күренми, көннәр шул очы күренмәгән өмет катыш каты хәсрәт эчендә алга баралар…

Ул көн саен дип әйтерлек койрыктагы елга буена, андагы вак агачлар тирәсенә бара. Без хәзер аның анда баруын, йөрүен карап та тормый башладык. Тик эш булмаган чакта гына аны күзәтәбез, күз-колак булабыз. Вакыт булмый, карарга туры килми икән, карап та тормыйбыз, ул үзе ишегалдында йөри, арттагы бәрәңге бакчасына чыга, аннан су буена китеп утыра-утыра да кайта. Тик кайвакытта бик кичегеп соңга калса гына, барып алып кайтабыз.

Кайчакта аның бик иртә, җәйге кояш чыгу белән, без йокыдан тормас борын ук чыгып китеп, су буена барган чаклары була торган иде. Аның шулай иртә чыгып китүен күреп калсалар, Хәмидә әбиләр аны барып алып кайталар иде. Мин атка барыр өчен иртәрәк торган көннәремдә үзем дә аны алып кайта торган идем.

Беркөн шулай иртән торгач, Хәмидә әби миңа:

– Бар әле, балам, Галимә апаңны карап кайта күрсәнә, ул иртүк торып чыгып киткән, суга төшеп-нитеп куймасын… – дигәч, аның артыннан киттем.

Мин эзләп барганда, Галимә апа, һичбер гамьсез кеше кебек, ярдан аякларын салындырып, суга карап утыра иде. Мин баргач та, ул үзенең утырышын үзгәртмәде. Чөнки ул, кеше барлыгына карап, үзенең халәтен үзгәртми, уңайсызлык күрсәтми иде.

Иртәнге кояш нуры астында җәелеп яткан суда казлар, үрдәкләр йөзеп йөриләр, канатларын киереп, кагып шатланалар, чумалар, суларны шапылдатып, дулкынландырып юыналар иде. Әллә ул тымык144 су өстендә йөзеп-юынып йөргән казларның шатлыкларына соклана микән? Әллә балаларын ияртеп, су читендә быгыр-быгыр килеп сөйләшеп йөргән үрдәкләрнең шатлыкларына кызыга микән дип уйладым. Ул аларның суда йөзүләренә, чумуларына, канатларын күтәреп кагынуларына, матур эзләр калдырып, суның бер як читеннән икенче як читенә йөзеп чыгуларына нәкъ акыллы кешеләрчә карап тора да кайвакытта җылмаеп куя, кайчакта моңаеп, тирән уйга баткан кебек була иде.

Мин аның янына барып, бераз торганнан соң:

– Галимә апа, әйдә, өйгә кайтыйк инде, – дидем.

Ул мин әйткән сүзне ишетмәгән кебек булды, караган җиреннән күзләрен алмады. Мин баягы сүземне кабатладым. Шуннан соң гына ул, бераз аңга килгән кебек булып, миңа таба әйләнеп карады да:

– Нигә кайтабыз?.. Килгәннәрмени? Юк, мин аларны күрәсем дә килми! – дип әйләнеп утырды.

– Кемнәрне күрәсең килми? Бездә бер кеше дә юк бит, – дидем.

– Муллаларны, кешеләрне… Алар йөзгә кара ягалар, биткә төкерәләр, – диде. Бу сүзләрне әйткәндә, аның төсенә бик нык курку галәмәте чыкты.

Казлар, үрдәкләр суда һаман йөзәләр, кагыналар, аларның бер төркеме, суда йөрүдән туеп, ярга чыгалар. Икенче төркемнәре ашыгып килеп, шапырдатып суга төшәләр. Төшү белән су эчеп, чумып кагына башлыйлар.

Боларны карап торган саен карыйсы килә. Бу матурлыкны карап тора торгач, мин кайтуны да онытканмын, күзләремне алмый, шуларга карап торам. Тик елга буйлап килгән бер кешенең аяк тавышын ишеткәч кенә, күзләремне елга өстеннән алып, теге кешегә карадым; бу килүче кеше Закир иде.

Кыш көнендә Галимә белән Закир тотылып кыйналып, битләренә кара ягылып, урамда йөртелгәннән соң, болар бер-берсенә очрашканнардырмы-юктырмы – миңа билгеле түгел. Шулай да болар шул күңелсез көннән соң бер-берсен ерактан күрсәләр дә, бу рәвешле якыннан очрашканнары юктыр дип уйлыйм.

Закир, безнең янга килеп җитеп, Галимә апаны күргәч, баскан урынында катып калды. Галимә апа, аны күргәч, төсен бөтенләй үзгәртте, калтыранып, куркып киткән кебек булды.

Закир, агарынып, һичбер сүзсез бераз торганнан соң, Галимә апаның каршына килеп басып, калтыраган бер тавыш белән:

– Галимә!.. Бу синме, Галимә?.. – дип, ике генә сүз әйтеп, җавап көткән кебек, карап тик торды.

Галимә апа, Закирның соравын ишеткәч, башта күзләре мөлдерәп, кызганыч булып китте, шуннан тиз генә төсе үзгәреп елмаеп куйды да, бик җиңеләеп:

– Әй Закир, син кайттыңмыни? Сине көтә-көтә аптырап беттем… Менә бу казларның бер оясы безнең казлар бит… Каз өмәсе ясарбыз. Юк-юк! Син кит, безне күрсәләр харап итәрләр, – дип, тирә-ягына карана башлады, тагын да сүзен үзгәртеп: – Утыр әле, утыр!.. Алар килмәсләр. Казлар йөзгәнен карарбыз… Бәй, синең йөзеңдә кара беткән икән!.. – дип гаҗәпләнү белдерде.

Аның шулай килделе-киттеле сүзләрен ишеткәч, Закирның төсе тагын үзгәрде. Аптыраган бер хәлдә Галимә апаның янына утырды да:

– Галимә, авырыйсыңмы, эчең пошамы? – дип сорады.

Аның бу соравына каршы Галимә апа, көлә төшеп:

– Юк, мин ник авырыйм ди? Туйдан элек авырган идем дә, шуннан соң терелдем. Белмәгән кеше кебек сораган була бит әле, – дип, башын ия төшеп көлә башлады.

Закир аптыраганлыктан нәрсә әйтергә белми, бераз торганнан соң гына, Галимә апага нәрсәдер аңлатырга теләгән кебек булып:

– Менә син терелерсең дә шуннан соң бергә торырбыз, бик күңелле булыр. Менә шунда без дә шушы казлар кебек казлар, шундагы үрдәкләр кебек матур бәбкәле үрдәкләр асрарбыз, – дип, күңел җуата торган сүзләр тезеп китте.

Ләкин Галимә апа, аның сүзләре беткәнне дә көтеп тормый:

– Нигә, син мине ташлап китәсеңмени?.. Әни шулай «Терел терел, туй булыр» ди. Әйтерсең мин авырыйм ди. – Тагын төсен үзгәртеп: – Мине «тиле» диләр шул. Әй Алла, мин авырыйм микәнни? – дип, тирән уйга баткан кебек, алдына карап алды да:

 
Ак киндерләр суккан чакта,
Тала минем беләгем.
Учактагы утлар кебек
Яна минем йөрәгем… –
 

дип көйләп җырларга кереште. Шул җырны җырлап беткәннән соң, туктап, Закирга бик якын итеп көлеп карады да: – Әй лә, җырламыйм ла… Оялам, йә күрерләр! – дип читкә карады.

Галимәнең җырын һәм аның соңгы сүзләрен ишеткәч, Закирның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Галимә апа, Закирның күзендәге яшь бөртекләрен күреп алгач:

– Әй җаным, җылама… Туйда җылыйлар димени? – дип куйды.

Галимә апаның бу вакытта әйткән кайбер сүзләре аның акылга керә башлаганын күрсәтәләр, ә инде шуның артыннан ук әйткән икенче сүзләре бөтенләй аның киресен аңлаталар иде.

Без шулай бик күңелсез хәлдә торганда, безнең утырган җиргә таба Хәмидә әби килә иде. Ләкин ул, безнең яныбызда Закирның да утырганын күреп, яулыгы белән бер як битен каплап, кире китә башлады. Закир, Хәмидә әбине күргәч, аның Галимә апа артыннан килгәнен белеп:

– Галимә җаным, әнә әниең килгән… – дип әйткән генә иде, Галимә апа, урыныннан тора биреп:

– Әни! Әни! – дип кычкыра башлады.

Аның бу кычкыруы, бер яктан, бер шатлык вакытта кычкыру, икенче караганда, бик курыккан чакта кычкырып, берәүнең үзе янына тизрәк килүен теләп кычкыруны аңлата иде. Аның капыл гына шулай кычкырып, Хәмидә әбине чакыруыннан Закирның төсе үзгәреп китте.

Галимә апа шулай кычкырганнан соң, Хәмидә әби, барган җиреннән кире туктап, кире борылды да атлар-атламас кына безнең якка карап килә башлады. Бу вакытта ул нәрсәдәндер оялган кебек уңайсызлана иде. Безнең янга килеп җиткәч, сүзне кайдан башларга белми аптырап калган кебек булды да, Закирга карап:

– Исәнме, Закир? Менә дөньялар шулай булып китте бит әле… – дип сүз башлаган иде, тик сүзен бетерә алмады, Закирның «Исән әле, Хәмидә апа…» дип әйткән сүзен дә Галимә апаның ашыгычлык белән «Әни, әни!.. Закир кайтты… Мин аларга барам… Безнең туй булды…» дигән сүзләре бүлделәр.

Аның бу сүзеннән соң Закир уңайсызланып, кызарып китте. Шушы уңайсызлыкны бетерер өчен әйткән кебек:

– Туйлар ясарбыз… Тизрәк терел дим, – дип, Хәмидә әбигә карады. Аларның шушы сүзләреннән соң Хәмидә әбинең күзләре яшьләнде, калтыравыклы тавыш белән:

– Булыр, балаларым, туй да булыр… Тик менә терел генә… Күптән туйлар ясаган булыр идек тә… дошманнар харап итте бит, – диде.

Сүз беткән кебек иде. Ул арада Галимә апа, бөтенләй икенче бер кыяфәт алып:

– Мин су керәм… Әйдә су керәбез! – диде дә башындагы яулыгын алып, алдына куйды. Ике кулы белән озын, шуның өстенә чобалып беткән кара чәчләрен сыйпап артка төшерде һәм урыныннан тора башлады.

Аның шулай капыл гына үзгәреш ясап, су керергә уйлап чишенә башлавын күргәч, Хәмидә әби дә, Закир да, төсләрен үзгәртеп, аптырауда калган кебек булдылар. Хәмидә әби:

– Куй, балам, су керергә иртә әле, соңыннан кызлар белән килерсең, – дип, аның кулын тотты.

Аның бу сүзенә Закир да кушылды:

– Су керергә иртә шул әле… Кайтырга кирәк, Галимә, – дип, урыныннан кузгалды.

Аларның шушы «кайту, иртә әле…» кебек сүзләрен ишеткәч тә, Галимә апа, балалар кебек, су керергә теләвен бөтенләй исеннән чыгарып, безнең барыбызны да мыскыл иткән төсле, авызын бөршәйтеп көлде дә, кире утырып, янындагы үләннәрне йолкып уйный башлады.

Хәмидә әби аны ничек тә тизрәк алып кайту, бу авыр күренешне күрәсе килмәү уе белән:

– Әйдә, балам, кайтыйк инде… Өйдә әтиең чәйгә көтә торгандыр… Аның эшкә барасы бар… – дигән сүзне кабатлады һәм, урыныннан торып, Галимә апаның яулыгын япты.

Закир, Хәмидә әбинең сүзенә кушылып:

– Галимә җаным, бар инде… Мин дә кайтам, минем дә эшкә барасым бар… – дигәннән соң, битен икенче якка әйләндереп, күзен сөртте.

– Әйдә, алай булса! – дип, Галимә апа тиз генә урыныннан торды да, алга атлый башлап, Закирга карап: – Син кал… Бездә Закир бар… Ул мине көтәдер… Ул һәр көн безгә килә… Миннән башка беркемгә дә күренми, ул сине күрсә ачуланыр… – дип, ашыгыч рәвештә алга китте…

Закир, ни эшләргә белми, баскан урынында шаккатып, безгә карап калды. Без үзебезнең арткы бакчага җиткәч, мин артыма әйләнеп караган чакта, Закир башын түбән салып, безнең якка карый-карый, әкрен генә алга бара иде. Минем гаҗәпләнүемә каршы, Галимә апа артына әйләнеп тә карамый, Закир белән очрашуы хакында һичбер сүз әйтми кайтып керде. Өйгә кергәч тә, сүзсез-нисез генә чәйгә утырдык.

Фәхри бабайның күңелсез генә:

– Нигә бик озак тордыгыз? – дип соравына каршы Хәмидә әби:

– Шулай туры килде, – дигән сүздән башка һичбер сүз әйтмәде. Күрәсең, ул, һичкемнең күңел җәрәхәтенә тоз салмас өчен, Закир белән Галимә апаның очрашуларын хәзер сөйләргә тиеш күрмәгәндер…

XXI

Үткән елларда эш вакытлары, печән өсләре, урак заманнары бәйрәм кебек хәзерләнеп каршы алына, һәммә эш бик күңелле үткәрелә торган иде. Галимә апаның шул хәлгә төшүеннән булса кирәк, быелгы эш вакытлары алай көтелеп каршы алынмады. Аның шулай килделе-киттеле булып, авыл халкы арасында «тиле Галимә» булып калуы Фәхри бабайларга ничаклы авыр тәэсир итеп, күңелләре төшүгә сәбәп булса, безнең өй эченә дә шулай авыр тәэсир итә иде. Шул күңел төшенкелеге аркасында без һәммәбез дә бер зур нәрсәбезне югалткан кебек рухсыз эшли идек.

Печән җыйган, кибән куйган чакларда, урак урган вакытларда Галимә апаның юклыгы, ул булган еллардагы эшләрнең күңелле булуы хакында сүз чыкмый калмый иде.

Күп вакытта әни:

– Галимә булганда, бу печәннәрнең җыелулары да, кибәнгә куюлары да беленми дә кала торган иде… – дип сүз башлый.

Аның бу сүзенә каршы бик озак җавап бирелми торганнан соң, Фәхри бабай белән әтинең берәрсе:

– Язмыш шулайдыр инде… Аларны уйласаң, йөрәкләр әллә нишләп китә!.. Һәлак иттеләр мескен баланы! – диләр дә, сүзләрен артык алып бара алмый, тирән уйга батып, эшләрен уй катыш дәвам иттерәләр, бу тынычлык тагын бик озакка сузыла иде.

Галимә апаның юклыгы бигрәк тә авыр булып сизелде. Ул булганда, эш уен-көлке белән үткәнгә күрә, көннең үткәне сизелми дә кала торган иде. Хәзер салмак күңелле, хәсрәтле картларның авыр сүзләре астында эшләү соң дәрәҗәдә күңелсезгә әйләнде.

Без эшкә күңелсез киткән кебек, кайтуга да күңелсез күренеш көтеп кенә тора. Без, эштән кайтканда, Галимә апаны төрлечә очратабыз: ул, без кайтканда, тавыкларга су бирә торган ялгашта бер дә кирәкмәгән бер әйберне юып, балалар кебек пычранып утыра, үзе бөтен дөньясы тигезләнгән, һичбер хәсрәте булмаган кеше кебек үзеннән-үзе сөйләнә яисә су буеннан манма су булып, пычранып кайткан була да, Хәмидә әби аның күлмәген алмаштырып торган вакыт була. Ул үзенең шулай пычранып кайтуына һичбер исе китми. Яки бер дә вакытсыз йоклап ята. Катык ашап йоклаган балаларның битләрен чебеннәр ничек сырып алсалар, моның да битен чебеннәр шулай сырып алган була.

Ничек тә без аны акыллы кешеләр якын да бармый торган күңелсез бер хәлдә очратабыз. Аны шул хәлдә очрату безнең башыбызга авыр бер нәрсә белән суккан кебек ясый, ачыгып кайтуга карамастан, ашау истән чыгып китә. Аны күрмәс өчен, кайда булса да чыгып китәсе килә.

Шушы күренешләр өстенә күп вакытта күршеләр яки аларның балалары, аның хакында берәр күңелсез нәрсә сөйләп, җәрәхәт өстенә тоз сибәләр:

– Галимә ападан балалар курка, имеш!..

– Зурлар эшкә киткәч, ул балаларны куркытып йөри икән…

– Су кергәндә, суга бата язганда гына күреп калып, чак коткарып алып калганнар…

– Су буенда яланөс йөреп, бөтен халыкны көлдергән, имеш, – кебек нәрсәләрне ишеттерәләр.

Шуның артыннан ук Галимә ападан бөтенләй туйганлыкларын аңлаталар. Аларның шул сүзләре, шулай аңлатулары Фәхри бабайларның да, безнең дә йөрәк әрнүгә сәбәп булып төшә. Хәтта аның болай йөрүеннән тизрәк үлеп, күз көеге булып йөрүеннән котыласы килү теләге күңелнең яшерен бер почмагында яшеренеп торган кебек була. Шушы авыр теләк Хәмидә әбиләрнең кайбер сүзләреннән дә аңлашыла торган булып китте.

Беркөн шулай Галимә апаны без өйдә юк чакта күрше балалары ирештергән булсалар кирәк, ул тоткан да аларны куган, балалар куркышып качканнар да карый торган тавык-чебешләрен ташлап икенче җиргә киткәннәр. Караусыз чебешләрне аңдып145 кына йөргән каргалар берничә чебешне тибеп тә өлгергәннәр. Күрше хатыны чебешләргә килгән һәлакәтне тикшергәннән соң, бу эшкә Галимә апаның сәбәп булганын белеп, Хәмидә әбиләргә кергән, без эштән кайтуга, ул, эчендәге иң каһәрле ачуларын чыгарып:

– Сезнең җенле Галимәгез өчен без гаепле түгел!.. Хәзер торыр хәлебез калмады инде… Без аны кызганып тормабыз, туры килсә, аяк-кулларын сындырырбыз!.. – дип каргана, Хәмидә әбигә гомерендә ишетмәгән сүзләрне ишеттерә иде.

Аның шундый зәһәрле сүзләренә каршы Хәмидә әби:

– Зинһар, йөрәгемә тоз салма, минем аннан башка да йөрәк итләрем телгәләнеп беткән, ике чебешең өчен бер оя тавыгымны алып кит! – дип әйтте дә үзе зур башы белән җылап җибәрде. Ул үзе ярсып җылый, үзе: – Бу эшләрне без дә теләп алмаганбыз!.. Адәм үз башына төшмәсә белми, ул күз көеген күргән саен, минем йөрәгем өзелеп төшкән кебек була, – дип әрни-әрни сөйләргә кереште…

Галимә апа – күз көеге!..

Мин, бу сүзләрне ишеткәч, ни эшләргә белми, үзем дә аулак урынга киткәнемне белми дә калдым.

Имеш, Галимә апа – минем үткән елгы матур Галимә апам күз көеге булган!..

«Их, берәр дару табасы иде дә, аны борынгы акыллы матур Галимә апа итеп әверелдерәсе иде!» – дип җылап җибәргәнемне сизми дә калдым.

Фәхри бабай белән әтинең авызыннан да «Икәүнең берсе булсын иде» дигән сүзләрне ишеткән вакытлар булгалады. Сүзнең мәгънәсе «Җә терелсен, җә булмаса үлсен» иде икәнен аңлый идем.

«Җә терелсен, җә үлсен!..» Ләкин Галимә апа үзе хакындагы бу сүзләрне ишетми, ишетсә дә аңламый иде, мин аны шуның саен кызгана, аның саен якын күреп, үзе белән бергә буласым килә иде.

ХХII

Көз җитте. Басуда игеннәр урылып, күптән ындырларга ташылып бетте. Берникадәресе сугылып, келәткә салынды. Үткән елларда, игеннәр урылып, ташып алыр вакыт җитү белән, ахун хәзрәткә гошер бирү хакында сүз чыга. Шуннан күп тә үтми, әти белән икәүләп, ике зур арба арыш төяп, хәзрәтнең ындырына алып барып, кибәнгә салып, дога кылдырып кайта торган идек. Хәзрәт безне күрү белән ачылып китә, әтине чәйгә алып керә, мине дә мактап куя иде. Әти шулай гошер бирүеннән, хәзрәткә чәйгә кереп чыгуыннан үзендә зур шатлык сизә, өстеннән бик зур бер бурычны төшергән кебек була иде. Гошер бирү эшендә Фәхри бабай да бездән калышмый, ул бу эшне артыгы белән үти иде.

Бу ел игеннәр җыелып, ындырга кереп бетүгә карамастан, гошер хакында сүз дә булмый торды. Тик әнинең бу хакта сүз кузгатуына каршы әти:

– Ул ит кисмәгенә бу көнгә чаклы биргән гошерләремә дә үкенәм, аларга биргәнче, берәр ятимне карармын. Менә Галине укытырмын, – дип кенә куйды.

Чынлап та, хәзер безнең өй эче халкы ахун хәзрәткә дә, хәлфәләргә дә борынгы кебек хөрмәт күзе белән карамыйлар, бәлки, кешеләрне һәлак итә торган бер әйбергә караган кебек карыйлар иде. Мин, хәзрәтнең Галимә апаны шулай адәм мәсхәрәсе итүеннән, хәлфәләрнең аны өшкерергә килеп, азбарда шундый ямьсез, пычрак сүзләр сөйләүләреннән соң, аларның мәдрәсәләреннән бөтенләй биздем. Хәзер мин ул мәдрәсәләргә әйләнеп тә карарга теләми идем.

Эш беткәч, елдагы кебек, мәдрәсәгә чит авылның шәкертләре җыела башладылар. Үзебезнең авылның да малайлары укырга йөрергә керештеләр.

Безнең өй эчендә дә минем укуым хакында сүз чыкты. Әти, минем үз ихтыярыма куйган кебек:

– Җә, балам, укыр вакыт җитте бит, син нишлисең? – дигән сөальне бирде.

Мин, бер дә уйлап тормый:

– Юк, мин үзебезнең авыл мәдрәсәсенә бармыйм! – дип кенә куйдым.

Әти, бераз уйлап торганнан соң:

– Ярый, мин үзем дә сине монда калдырасым килми. Бу ел шәһәр мәктәбенә барырсың. Анда бөтенләй башкача икән. Көч җитәр әле, – дип, мине бу елдан башлап шәһәр мәктәбенә җибәреп укыттырырга теләвен белдерде.

Аның бу сүзләреннән соң мин чиксез шатландым. «Шәһәргә барып укыйм!..» дигән сүз минем йөрәгемә кереп утырды. Әллә нинди бер зур авырлыктан котылган кебек булып, шәһәргә китүемне иптәшләремә әйтеп өлгердем. Минем шәһәргә китәргә теләвем авылга да таралып өлгерде. Бу хәбәр ахун хәзрәткә дә барып җиткән булса кирәк, ул, беркөнне әтине очратып:

– Галине, минем мәдрәсәдән алып, шәһәргә җибәрәсез икән, дөрес булса, миннән һичбер фатиха юк! – дип әйткән.

Әтинең «Шулай уйлап торам әле» дигән сүзенә каршы:

– Йөзе кара булсын! Бәддога суксын146!.. Әле берегез шәригатькә каршы йөргән өчен йөзе кара булып, җен сукты бит! – дип, бик авыр сүзләр әйткән.

Аның шул авыр сүзләренә каршы әти дә карап калмый:

– Кешенең йөзе кара булуына сез сәбәп булдыгыз, догаң була торган булса, бөкре мәгъзүмеңне147 төзәтеп, адәм рәвешле яса. Бу көенчә шайтан кебек йөри бит! – дип, авыр сүзләр белән каршы төшкән.

Хәзрәт белән ике арада булган шундый зур сүзләрне кайтып сөйләгәннән соң, әни куркынып китте:

– Ай-һай, догасы төшмәс микән соң?! – ди.

Әти бик ачуланганлыктан:

– Фатихасы үзенә булсын! Бөкре шайтанын төзәтсен. Карт остабикәсен эт кебек аш өендә тотмасын! Яхшы кеше булса, өч-дүрт хатынга җитмәс иде! – дип, хәзрәтнең начар якларын сөйләп китте һәм, шунда ук миңа карап: «Берәр атнадан китәрбез, әзерләнә башларга кирәк, – дип, шәһәргә китүне ашыктырырга кушты.

Әни дә, каршы төшми, мине җибәрү ягына кушылды. Эш бу дәрәҗәгә җиткәч, мин шатлык белән шәһәргә китүне уйлап йөри башладым: «Шәһәргә барам, анда укыйм. Искелек дөньясыннан чыгам!» – дигән уйга төштем.

ХХIII

Хәзерлек бетеп, китәр көннең таңы туды. Минем шатлык артканнан-артты. Ат җигелеп беткәннән соң, безне озатып калыр өчен, Фәхри бабай белән Хәмидә әби, алар артыннан Галимә апа да безгә керде.

Хәмидә әби:

– Менә Гали зур үсеп, шәһәргә китә… Сау кешенең рәхәт шул, – дип, бер миңа, бер Галимә апага карап алды да, күзләре яшьләнде.

Сүз беткән кебек булып торганда, Фәхри бабай, өстәп:

– Укысын инде. Менә без укымау аркасында харап булдык. Үзебез генә түгел, башкаларның да харап булуына сәбәп булабыз. Наданлык белән эшләнгән эшкә соңыннан үкенсәң дә, эш үткән була, – дип, Галимә апага карап алды да башын түбән төшерде.

Бу вакытта Галимә апа, чит кешеләр арасында торган кебек, эндәшми генә тик тора, ул минем шәһәргә китүемне аңламый, балаларча көлеп яки капыл гына төсен үзгәртеп, моңайган сымак булып куя иде. Аның шул вакыттагы күренеше безнең барыбызга да тәэсир итте. Әни дә чыдамады, аркамнан сөеп, йомшак кына тавыш белән:

– Тырыш, балам, безне онытма! – дип, күзен сөртеп куйды.

Аларның шул сүзләреннән соң минем күңелем йомшап, бит өстеннән җылы гына бер нәрсә тәгәрәп түбән төште.

Арада иң бирешмәгәне әти булып, ул юлга кирәк нәрсәләрне барлап йөри, тик шул хакта гына сүз сөйли иде.

Хәзерлек беткәч, шул заманның гадәте буенча, миңа бәхет теләп дога кылырга утырдылар. Мин учларымны җәеп, битемә каршы куеп, бармакларым арасыннан һәммәсенә дә карап чыктым. Әнинең күзендә яшь күренә. Хәмидә әби калтырана. Фәхри бабайның күзләре йомылып, иреннәре калтырый. Галимә апа кулларын да күтәрми, хәйран калган кебек, безгә карап тик тора иде.

Дога кылынып беткәч, һәммәсе белән дә күрешеп чыктым. Алар, минем кулымны нык кысып, ихлас күрештеләр. Галимә апа янына барып:

– Исән бул инде, Галимә апа, – дип, кулны суздым.

Ул миңа кулын бирер-бирмәс торгач:

– Күреш, балам, күреш, ул шәһәргә китә, – диделәр.

Шуннан соң гына ул минем белән күреште дә, һичбер әсәрләнми:

– Кайчан кайтасың, ә? Миңа сабын алып кайт! Закир, калага барганда, сабын алып кайта бит! – дип көлеп куйды да тагын төсен үзгәртте: – Әти, мин дә калага барам ла… Анда кызык булыр, – дип, өйдән чыга башлады.

Аңар карап:

– Куй, балам, кызлар калага бармыйлар, аларга йөрергә ярамый, – дигәчтен, ул өметсез булып артка чигенде дә:

– Алай булгач, мин суга барып кайтыйм әле, анда көтә торганнардыр, – дип, минем капкадан чыгып китүемне көтмичә үк, үзләренә кайтып китте.

Без арбага утырып чыгып киткәндә, ул бер генә чиләк тотып суга таба бара, үзе безгә карый да әллә нәрсәләр әйтә иде. Арба тавышы белән мин аның соңгы сүзләрен ишетә алмадым. Озатучылар, күзләрен сөртеп, безне карап калдылар…

Без мулла бабайлар яныннан үткәндә, ахун хәзрәт, калын китапларын тотып, капкадан чыгып килә иде. Әти аңа сәлам бирсә дә, ул бер сүз дә кайтармады, тик ачулы күзләре белән безгә карап калды.

Әти:

– Бәддогаң үзеңә төшсен!.. – дигән сүзне әйтте, атны ныклап сугып, җилдереп авылдан чыгып китте.

Авыл караеп артта калды, без алга киттек.

144.Тымык – тын.
145.Аңдып – күзәтеп, эзләп.
146.Бәддога суксын (каргау, явыз дога) – каһәр суксын.
147.Мәгъзүмеңне – мулла малаен.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Hacim:
631 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04227-7
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 4,3, 3 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 7 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,9, 9 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 3, 2 oylamaya göre