Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 16

Yazı tipi:

XXIV

Шәһәр миңа искиткеч матур күренде, андагы йортлар да, мәктәпләр дә, мәктәпләрдәге укытулар да безнең авылга караганда башка иде. Әти кайтып киткәннән соң, бераз күңелсез кебек булса да, тиз өйрәнеп киттем. Авыл күп искә төшми… Тик үзебезнең өй эчендәге кешеләрне һәм Фәхри бабай белән Галимә апаларны күңелдән чыгарып булмый иде. Авылдан килгән беренче хат мине чиксез шатландырды. Җибәрелгән күчтәнәчләрне карамас борын ук, хатны укырга керештем. Хатта үзебезнең кешеләрдән атап-атап сәламнәр язылган иде. Галимә ападан да сәлам әйткәннәр, хатның ахырында Галимә апа хакында шушы сүзләрне язганнар иде: «Галимә апаң һаман борынгыча. Фәхри бабаң аны тагын да ишанга алып барып, өшкертеп, бөти алып кайткан иде дә, бер дә шифасы тигән кебек булмады. Бәлки борынгыдан да начарланып кайтты. Әйткәнне бер дә аңламый, төннәрен карап чыгабыз, ат-тун исән булса, калага алып барып кайтырга исәпләп торабыз…»

Хат, әлбәттә, мине бик күңелсезләндерде. Мин Фәхри бабай белән Галимә апаның калага килүләрен көткәндә, икенче хат килде. Бу хатны үзебезнең күрше китергән иде. Хат китерүчегә беренче сүзем:

– Безнекеләр исәннәрме? – дип сорау булды.

Ул, аны-моны уйлап та тормый:

– Башкалар исәннәр дә, Галимә апаң гына дөнья куйды, – дигән сүзне әйтте.

– Ничек үлде?! – дип сораганны белми дә калдым.

– Бәкегә төшкән, мескенкәй, ике көннән соң гына табып алдылар. Становой белән духтыр килгәнче, өч көн каравыллап тордык… Фәхри абзыйларга бик кыен булды. Андый авырудан котылган яхшы инде. Барыбер кеше булудан үткән иде инде, – дип, бик гади генә җавап бирде.

– Мескен апам әрәм булды!..

– Шулай инде… Соңга таба бик начарланган иде. Җенләнеп үлгәч, әле «аның өрәге йөри икән, ут булып, Фәхри абзыйларның морҗаларыннан кергән икән!..» дип тә сөйлиләр. Бала-чагалар түгел, хатын-кызлар төндә ялгыз-ярым тышка чыгарга куркалар! – дигән сүзләрне өстәп куйды.

Мин, аның соңгы ямьсез сүзләрен тыңлап тормый, тиз генә мәктәпкә кереп, хатны ачып, аулак урында укый башладым. Хатта борынгыча сәлам соңында шушы сүзләр бар иде: «Бик авыр хәсрәткә төштек. Галимә апаң бәкегә төшеп вафат булды. Алла иманын бакый кылсын иде, амин. Бу араларда төн йокыларын йоклый алмадык. Бик кайгырдык. Халыкның тел-теше дә бик күп булды. Син киткәннән соң, үзе дә бик беткән иде. Карап кына тора торган булдык. Әҗәлгә әмәл юк икән, карап торсак та булмады. Беркөн үзебез күрми калганда, суга барам дип чыгып китеп, бәкегә төшеп, шунда вафат булган. Ике көн үткәч кенә табып алдылар. Өч көннән соң гына дәфенләп күмдек…»

Мин бу хатны укыгач, Галимә апаның берничә еллык гомере, соңгы ел эчендә күргән хурлык һәм авырлыклары, аның төрле сыйфатлары күз алдымнан үтә башладылар. Иң элек аның бөтен авылга бер булып үскән матур вакытлары, бөтен халыкның аңа сокланып караулары, безнең өй белән Фәхри бабайлар арасында чәчкә кебек кадерле булып, ике йортка ямь биреп йөрүләре, аның эш вакытындагы җитезлекләре күз алдымнан үтте. Аның артыннан, үткән кыш мин мәдрәсәдә торганда, төнлә белән тотылып, ахун хәзрәт алдына китерелеп хөкем кылынган вакытындагы кызганыч күренеше, иртәнгесен бөтен авыл халкы катнашы белән йөзенә каралар ягылып, урам буена йөртелеп, мәсхәрә ителүе… Коръән чыгарган вакытта, мулла һәм хәлфәләрнең өшкергән вакытларында нишләргә белми куркып тыпырчынулары… Соңыннан акылдан шашып, балаларча йөргән вакытлары… – һәммәсе-һәммәсе берәм-берәм алга килеп бастылар. Галимә апаның борынгы матур сыйфатлары соңгы ямьсез күренешләр арасында югалдылар да, хәзер Галимә апа минем күз алдыма, чынлап та, теге хат китергән авыл кешесе әйткән «өрәк» кебек булып килеп басты. Ул төрле сыйфатка кереп торган бер куркыныч нәрсәгә әверелгән кебек булып китте.

Менә ул:

– Мине әрәм иттеләр, йөземә кара яктылар!.. – дип җылый кебек булды. Менә ул алмашынды да: – Безнең туй булды… Закир килә!.. – дип шатланып көлә башлады. Тагын төсен үзгәртте дә: – Юк-юк!.. Кит, Закир, кит!.. – дип, йөзе агарды.

Менә күлмәгенең тискәре ягын киеп кызлар янына барган, үзе:

– Мине дә уенга катнаштырыгыз, – дип, балаларча карап тора.

Хәзер, калтыранып:

– Муллалар килә!.. Йөземә кара ягалар!.. – дип, алардан качарга, аларның ямьсезлекләрен күрмәскә теләп, йөзен ябарга кереште.

Шул минут эчендә аның су буенда, ялангач көенчә, балаларны куып йөргән вакыты күз алдымда йөри башлады.

Соңгы ел эчендә күргән бөтен авырлыклары шулай бер сыйфатка кереп, күз алдымнан үткәндә, йөгереп барып, бәкегә төшеп китеп бөтенләй югалды…

Аның хакындагы уйларым шул җиргә җиткәч, мин сискәнеп киттем. Кулымдагы хатны тагын бер рәт укып чыктым. Тагын баягы күренешләр берәм-берәм күз алдымнан үтеп, иң соңыннан, бәкедән чыгарылып, өч көн каравыл өендә яткырылганнан соң, кабергә күмелүләре күз алдыма килде дә ап-ак кәфенгә уралган Галимә апа – минем теге матур Галимә апам – җир астына төшеп югалды… Аның кабере тирәсендә теге чалмалы муллалар, карт хәлфәләр Коръән укыйлар, алар, матур татар кызын күмеп, сәдака алып, дога кылалар… Алларына Галимә апаның үз кулы белән чүпләп суккан, киләчәктә матур тормыш корыр өчен хәзерләгән озын тастымалларын куеп, аның кабере өстенә карап утыралар иде…

Моннан утыз биш еллар элек булып үткән бу вакыйга искә төшкәндә, Галимә апаның күргән кыенлыклары, Закир белән бергә бәйләп, йөзләренә каралар ягып, артларыннан «Кара йөзләр!..» дип кычкырулар күз алдыма килгәндә, Галимә апа күз алдыма килеп баса да, «Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе мин!» дигән кебек була.

Чынлап та, ул иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе, шуларның да иң кызганычы булып бетте.

1926

Тормыш баскычлары

I. «Китабел-җиһад»
(Сугыш хакындагы китап)

Йөзләрчә шәкерт укыган зур бер мәдрәсәнең олы мөдәррисе алдына тезелеп утырган унсигез-җегерме яшьләр арасындагы җегерме-утыз шәкерт, хәзрәтнең зур бер китапны («Мохтәсар» китабын) ачып, алдында хәзер үк дошманнар басып торганын күргән кебек, ачулы тавыш белән:

– «Китабел-җиһад», ягъни сугыш хакында килгән китаптыр бу… – дигән сүзләрен ишетү белән, шул минутта ук, сугыш сафына җибәрелгән кешеләр кебек, утырган урыннарыннан кузгала төшеп куйдылар.

– Сугыш?

«Кем белән сугыш?» дигән уй хәзрәт алдына дәрескә утырган шәкертләрнең башларына яшен кебек тәэсир итеп, миләренә кан йөгерде. Хәтта хәзрәтнең дәресенә утырырлык яшькә җитмәгән ваграк шәкертләр дә, бу куркыныч сүзләрне ишеткәч, калтыранып киткән кебек булдылар һәм хәзрәтнең ачулы йөзенә караганлыкларын сизми дә калдылар. Хәзер һәркем хәзрәтнең кемнәр белән сугышка өндәве хакындагы сүзләрне көтә башлады…

Хәзрәт, тавышын күтәрә төшеп:

– Әлҗиһад фарзы гайнен иң һәҗәмәлкөффәр – ягъни сугыш һәркемгә фарзы гаен148 булып әверелер, әгәр дә кяферләр һөҗүм итсәләр, – дигән сүзләрне әйтте.

Бу сүзләрне ишеткәч, шәкертләрнең куркулары тагын да артты.

Авылның теге ягыннан кулларына күсәкләр, чукмарлар, сәнәк, чалгылар күтәргән әллә ничаклы озын чәчле кяферләр (урыслар) ябырылып килгән кебек булып, күз алларына килделәр.

Эш моның белән генә калмады. Хәзрәт:

– Фәйәхруҗел мәрьәтө вәлгабде биля изнин – сугыш шулай һәркемгә фарзы гаен булып киткәндә, хатыннар – ирләре, коллар хуҗаларының рөхсәтләреннән башка да сугышка китәрләр, – дигән сүзләрне өстәп җибәрде.

Аның бу сүзләреннән соң шәкертләргә җирнең өсте кыямәт кебек буталчык бер хәлдә калган кебек күренә башлады. Сугыш вакытында ике яктан үтерелгән яки җәрәхәтләнгән кешеләрнең җирдә тәгәрәп ятулары күз алдына килде, хатын, бала-чагаларның җылаулары, мәҗрухларның149 сызланып сыкранулары колак төпләреннән яңгырап үткән кебек булды.

Хәзрәтнең:

– Фәйәтасирһем вә йәгдө иләлислам – бәс, шулай булгач, мөселманнарның имамнары, ягъни әмирел-мөэминин ул кяферләрне мөхасарә итәр150, камап алыр да ислам диненә өндәр, әгәр баш тартсалар, җизия151 түләргә кушар, әгәр дә аннан да баш тартсалар, сугыш башлар!.. – дигән сүзләрне әйткәч, чынлап та, сугыш башланып, кяферләр мөселманнарга аралашып, бер-берсен чәнчәләр, үтерәләр кебек куркыныч булып китте.

Хәзрәт, бу хакта сөйләгәннән соң, сугыш рәвешенә һәм сугыш коралларына күчеп:

– Йокатилһем бимә йөһликөһем – бәс, мөселманнар ул кяферләрне һәлак итә торган кылыч, ук, мәнҗәникъ152 кебек кораллар белән сугышырлар… – диде.

Шушы рәвешле каты сүзләр әйтелеп, шәкертләрнең исләренә дә килмәгән сугыш коралларының исемнәре саналгач, шәкертләр рәхәтләнеп мөселманнарның урысларны җиңүләрен күреп торган кебек булдылар. Дөрес, шәкертләрнең һәрберсе, язга таба ук һәм җәя ясап, укларының башына башак кадап, шуның белән уйнаганга, укны һәрберсе белә иде. Аннан соң алар шул авылдагы полицейскийның тагып йөргән кылычын күргәнгә күрә, кылычның да ни рәвешле булуларын аңлыйлар иде.

Әмма мәнҗәникъны шәкертләрнең һичберсе бүгенгә чаклы күрмәгәнгә һәм ишеткәне булмаганга, аларның һәрберсе аны беләсе килде. Шуның өчен шәкертләрнең арасыннан берничәсе бердән:

– Тәкъсир, мәнҗәникъ нәрсә соң ул, ул ничек була? – дигән сөальне бирделәр.

Хәзрәт бу гаҗәп коралның рәвешен сөйләп китте һәм:

– Мәнҗәникъ ул – ислам җирендә генә була торган сугыш коралы. Ул – бик озын бер агачның юан башын җиргә ныклап беркетеп, икенче башын көянтә кебегрәк бөгеп, аркан белән тарттырып куюдан гыйбарәт булган бер корал. Шул ук коралның югары башына бер таш куялар да арканны капыл гына ычкындырып җибәрәләр, бөгелеп куелган кебек юан агач, тизлек белән ычкынып китү аркасында, теге таш яшен тизлеге белән жулап, дошман ягына барып хәрәкәт ясый. Бу коралны аларның кальгаларын (крепость) ваттыру кебек эшләргә истигъмаль итәләр153… – диде һәм, аның рәвешен сөйләү белән генә канәгать итми, тарихын сөйләргә керешеп: – Мәнҗәникъны башлап истигъмаль итүче Нәмруд галәйһелләгънәти154 булып, Ибраһим пәйгамбәрне утка аттырганда, шуның белән аттырган.

Мәнҗәникъны башлап ясарга өйрәтүче шайтан булып, ул аны җәһәннәмдә «Баруел» исемле вадида (чокырда) күреп, шуннан Нәмрудка хәбәр биргән булган… – диде.

Бу «гаҗәп» сугыш коралы һәм аның «тарихы» хакындагы хикәя шәкертләргә тәэсирсез калмады. Бу чаклы кораллар белән коралланган гаскәрләрнең кяферләрне җиңүләренә шик тә китерми башладылар. Чөнки «Мохтәсар» укымаган кяферләрнең мәнҗәникъ ясый алулары мөмкин булмаганга күрә, бу корал аларның кулында булмаячак. Шуның өчен дә алар авызларын ачып, хәйран калып, шәһәрләрен ваттырып, тик торачак булып күренде.

Төрле фәннәр укылган тәртипле мәктәпләрдә укучы ун яшьлек сабыйлар да көләрлек бу сүзләргә шунда утырган җиткән җегетләрнең, сакаллы кешеләрнең һичберсе каршы бер сүз дә әйтми ышандылар. Чөнки аларның һичберсе ул кяферләрнең дөнья тетрәтеп, таш кальгаларны тузанга әйләндерә торган төрле калибрдагы хисапсыз туплары, зур диңгезләрне арлы-бирле кисеп, ыжгырып йөргән флотлары, баштанаяк коралланган миллионнарча гаскәрләре вә башка сугыш хәзерлекләре барлыгын белмәгәнгә, алар хакында бернәрсә дә укымаганга, аларны башаклы ук, мәнҗәникътан атылган ташлар белән атып буламы дигән сөальләрне уйлап та карамадылар.

Әле бу хәзрәтнең дәрес биреп утырган вакытыннан җегерме биш-утыз еллар гына элек «кяфер» – урыс гаскәренең бөтенләй мөселманнардан гыйбарәт булган Төркстанны, Бохараларны алуларын, андагы мөселман гаскәренең мәнҗәникъ һәм эссе су сибеп, каршы торып, бер эш тә эшли алмауларын хәтерләренә дә кертеп чыгармадылар155.

Ул гына түгел, һөнәрле Аурупа «кяферләре» нең мөселманнарны гына түгел, һөнәрсез булган бөтен Шәрык халкын кол итеп талауларын, капитал өчен изүләрен, Аурупа буржуасының бу эшләре өчен аларның үзләренең кул астындагы ярлы «кяферләр» нең дә (эшче-крәстияннәрнең) изелүләрен, бинаән галәйһи1561 монда эш кяферлектә түгел, башка нәрсәдә икәнен искә дә алмадылар.

Соң ул «кяферләр» безгә ник дошман? Без – аларга, алар безгә каршы нигә сугышалар икән, моның сәбәпләре нәрсә икән? дип уйлап та карамадылар. Чөнки ул замандагы мескен укучыларга боларны аңлау, белү, төшенү ишекләре бикләнгән, ягъни бикләгәннәр иде.

Хәзрәт шулай, мөселманнарның кяферләрне җиңгәннән соң да алар җизия һәм ясак түләргә, мәңге буйсынып торырга риза булмасалар, авылларын, шәһәрләрен яндырып, хатын-кызларын кәнизәк ясарга сөйләде. Әллә ничаклы ганимәт маллары1572 алып, матур хатын-кызларын кәнизәк ясау дәрте хәзрәткә дә, җиткән шәкертләргә дә бик ләззәтле булып күренде. Шуның өчен бу дәрес башка көннәрдәге дәресләргә караганда да күңелле рәвештә тәмам булды…

II. Сугыш дәрте

Вахит һәм Мәхмүт, шул мәдрәсәдә әллә ничә еллар торып, «Мохтәсар» уку дәрәҗәсенә җиттеләр. Матур бала вакытларыннан шунда йөреп, бара торгач, шунда ятып укырга кереп, җегет булдылар. Бүген хәзрәт алдында «Китабел-җиһад» та язылган искитәргеч «сугыш коралларын һәм сугыш белемнәрен» укып утырганда, алар җегермешәр яшьләренә чыкканнар иде инде.

Хәзрәт дәрес биреп чыгып киткәч, шәкертләр, гөж килеп, «кяферләр» белән сугышу һәм сугыш кораллары хакында сөйләшергә башладылар.

Вахитның кайнап торган яшьлек каны кызды, йөрәге тибеп, сүзгә кереште һәм, өйлә намазына тәһарәт алырга сызганган кулларын күкрәгенә сугып:

– Кяферләр сугыш башласалар, билләһи, башлап үзем китәм. Бу көннән бик шәп чукмар хәзерләп куярга кирәк әле, алай-болай була калса, прәме бер-ике кяфернең башын ярып чукындырам!.. – дип гайрәт ора башлады.

Аның тирәсенә башка шәкертләр дә җыелдылар, Мәхмүт тә Вахиттан калышмады.

– Сугыш чыга икән, берничә кяфернең башын бетерермен!.. Ну, сугыш булса, кызык булыр иде! – дип, үзенең курыкмаганлыгын белдерде.

Арадан тагын бер шәкерт чыгып:

– Их, мин хәзрәте Гали кебек көчле булсам, бер селтәнүдә бер мең кяферне җәһәннәмгә җибәрер идем. Шуның кебек батыр буласы иде! – дип куйды.

Аңар каршы өченче берсе:

– Гали батырның селтәп җибәргәндә озыная торган «Зөлфөкар» дигән кылычы белән сугышка менеп чыга торган җил кебек шәп йөрүче Дөлдөл исемле аты булган бит, син аларны кайдан алырсың? – дип, бу шәкерткә каршы төште.

– Аның кебек көчле булсаң, кылыч табылыр иде әле. Булмый икән, Идел буендагы озын тирәкләрнең берсен башыннан тотып, тамырлары белән суырып аласың да, шуны бер алай, бер болай селтәп, кяферләрне кырасың да йөрисең, – дип җавап кайтарды.

Аңа каршы тагын да:

– Әгәр дә Салсал158 кебек, үзеңне бер сугуда теге дөньга җибәрә торган теге көчле кяфергә очрасаң нишләрсең? – диделәр.

Ул, йодрыкларын төенләп:

– Мин бит, Гали батыр кебек көчле булсам, дим. Аның кебек көчле булсам, күрсәтермен мин Салсалга!.. Бер сугуда җанын җәһәннәмгә җибәрермен! – дип, арлы-бирле селкенеп, гайрәт күрсәтте.

Вахит нәрсәдер уйлап, гайрәтләнеп киткән кебек булды да:

– Без, сугышабыз икән, дин өчен сугышабыз, үлсәк, шәһит булып, сораусыз-нисез оҗмахка китәбез. Анда безне хур кызлары, вильдан, гыйльманнар159 көтеп торалар… Ә ул мескеннәр нәрсә дип сугышалар икән? – дигәч, аңа каршы берсе:

– Алар шуны аңламаганга күрә сугышалар да инде, аңласалар, үзләре килеп мөселман булырлар иде, – дип, кяферләрнең аңламауларына, аларның «наданлыклары» на эче пошкан рәвештә тәәссеф итте1601.

Алар тәһарәт алып йөргәндә дә, соңра чалмаларын киеп мәчеткә киткәндә дә шул ук сугыш хакында, кяферләр турысында, сугыш вакытында фәрештәләрнең мөселманнар яклы булып, аларга каршы сугышуларын уйлап, өйлә намазын укыр өчен мәчеткә чыгып киттеләр.

Зурларның шундый сүзләрен тыңлап торган бәләкәй шәкертләрнең дә күңелләренә төрле уйлар төште, аларның Гали батыр кебек көчле буласылары һәм Салсал кебек көчле «кяферләр» гә очрашып сугышасылары килеп китте.

Зурлар намазга китеп беткәч, вак шәкертләрнең берсе, үзен Гали батыр ясап, каяндыр бер таяк алып:

– Мин – Гали батыр, бер селтәүдә мең кяферне кырам! – дип селтәнеп йөрергә кереште.

Икенче берәү:

– Син Гали батыр булсаң, мин – Салсал! – дип, аңа каршы чыкты.

Калган шәкертләр, кайберсе – хәзрәте Гали, кайберсе Салсал кяфер булып, икегә бүленделәр. Салсал яклы шәкертләр һөҗүм итә башлагач, Гали батыр яклы шәкертләр:

– Әнә кяферләр киләләр! – дип, аларга каршы чыктылар.

Гали батыр булган малай, таягын арлы-бирле селтәп:

– Зөлфөкар сузыла, качыгыз! – дип кычкырды да кяфер булып йөргән һәм Салсал яклы булган шәкертләр арасына кереп китте.

Сугыш кызды. Арадан бер малай:

– Әләлә-лә-лә! – дип, әрнүле бер тавыш белән җыларга кереште.

Кызышкан малайлар, аның әрнеп җылавына карамастан, күмәкләшеп, буталышып сугышларын дәвам иттерделәр. Шул чакта тагын бер малай, сафтан чыгып, җылый башлады.

Кызу сугыш аркасында күпме вакыт үткәне сизелми дә калды. Алар, зурлар намаздан кайтып, алдан кергән казыйның (борынгы мәдрәсәләрдә мөдир урынындагы кеше) «Сез, дуңгызлар, нишлисез?!» дигән ачулы тавышын ишеткәч кенә, Гали батыр һәм Салсал булып сугышудан тукталдылар.

Теге ике мәҗрух малай һаман әрнеп җылыйлар иде әле. Аларның берсенең күз төбе күгәреп, шешеп чыккан, икенчесенең колагы җәрәхәтләнеп канап чыккан икән.

Бу «сугыш» ның калдырган тәэсире болай гына торып калмады: мәҗрух малайларның агалары тагын да ызгыш чыгардылар, бу эшкә сәбәп булган малайларның хөкемгә тартылуын теләделәр. Гөнаһлы малайларның агалары боларга каршы чыктылар, мәдрәсә эче тагын тавыш, гауга белән тулды. Тик казый белән шундагы хәлфәрәк кешеләрнең арага төшүләре аркасында гына бу зур эш басылды.

Гали батыр белән Салсал кяфер булып сугышуны башлап җибәргән малайларның аркаларына өчәр чыбык сугу белән эш тәмам булды.

Шәкертләр арасындагы «сугыш дәрте» бераз басыла төшеп, урыннарына таралып, кайберсе чәй эчәргә, кайберләре аш ашарга утырдылар. Тик аркаларына казый тарафыннан өчәр чыбык сугылган Гали белән Салсал гына һаман пышык-пышык җылыйлар, теге мәҗрух малайлар гына, башларын түбән бөгеп, алларына гына карап утыралар иде.

Бераздан соң алар да, бүген күргән авырлыкларын онытып, борынгыча йөрергә керештеләр. Зур шәкертләр хәзрәт биреп киткән «Китабел-җиһад» ны тәкрарлау өчен җыйналып утырдылар. Чөнки аларга бу зур китап мөһим иде, алар бөтен гыйлем шунда дип беләләр иде. Чөнки аларга тәрбияне шулай бирәләр, белемне шулай дип аңлаталар, меңләгән укучыларны шулай караңгылыкта тоталар иде.

III. «Тимер калкан»

Мондый иске мәдрәсәләргә укырга керү өчен дә, чыгып китү өчен дә мәгълүм бер яшь һәм чама билгеләнмәгәнгә күрә, монда җиде-сигез яшьлек балалар булган кебек, җегерме биш-утыз яшьләргә җиткән, битләрен сакал басып, җөнтәсләнеп беткән кешеләр дә бергә укыйлар, елның теләгән вакытларында кереп, теләгән вакытларында чыгып китәләр иде. Шуның өстенә бу мәдрәсәне тәмам итеп чыгу өчен бер чик яки бертөрле дә програм булмаганга күрә, һәркем, үзе теләгәндә яки берәр сәбәп чыкканда, мәдрәсәдән чыга да китә, моның өчен һичкемнең исе китми, һичкем үзенә бу мәдрәсәдә нәрсә укып, нәрсә алып чыктым дигән сөальне биреп тормый иде. Тик мәдрәсәдән бөтенләй чыгарга туры килгән шәкерт яки аның атасы мәдрәсәгә барып рөхсәт һәм фатиха сорый. Соңыннан сәдака бирә, хәзрәт кул күтәреп дога кыла да шуның белән бетә дә куя иде.

«Китабел-җиһад» ны укыган кыш үтеп, алдагы көз җиткәч, Вахит белән Мәхмүткә дә мәдрәсәдән шулай чыгып китәргә туры килде.

Алар, тиздән солдатка каралачак булганга, үзләренең хәзрәтләреннән фатиха алырга бардылар.

Алар хәзрәткә бик зур өмет белән карап сәдакаларын бирделәр, аның изге фатихасын, хәер-догасын сорадылар.

Хәзрәт боларны кяфер кулына төшүләре өчен кызганды, берничә төрле дога һәм сүрәләрне укырга даимчелек кылырга кушканнан соң:

– Ходай сезне дошманнарның яман уйларыннан сакласын, аларның каты күңелләренә мәрхәмәт салсын. Бу дога һәм сүрәләрне солдатка керер алдыннан тәкрар укып керегез, болар сезне һәрбер бәла-казадан саклый торган «тимер калкан» булырлар, кяферләрнең яман уйларыннан саклап калырлар… – дип, озын дога кылды.

Вахит белән Мәхмүт, шушы дога, шушы «тимер калканнар» белән хәзерләнеп, солдатка каралырга, икенче төрле әйткәндә, дөнья көтеп, тормыш корырга уйлап, хәзрәтнең кулын үбеп, мәдрәсәдән исәнләшеп чыгып киттеләр, ягъни мәктәп баскычыннан тормыш баскычына атладылар.

Алар, призыв була торган авылга барганчы һәм анда фатирга төшеп чәй-мәй эчкәнче, үзләрен яхшы хис иттеләр. Чәйдән соң тәһарәт алып намаз укыганнан соң, теге «калкан» була торган дога һәм сүрәләрне укыдылар. Күзләре йомылганчы аларның телләре шул догаларны тәкрарлау белән мәшгуль булдылар. Иртән торгач, тагын шуларны кабатлап, намазга кия торган кара җиләннәрен киеп, башлы тастымал белән билләрен буып, шул догалар белән коралланып, призыв була торган кызыл йорт алдына киттеләр.

Кызыл йорт алдына бик күп һәм төрле крәстиян яшьләре җыелып, жирәбә алырга тезелеп, ишекнең ачылганын көтеп торалар иде.

Өсләренә кара чикмән киеп, аякларына ыштыр ураган урыс җегетләре белән беррәттән тору Вахит белән Мәхмүткә никтер авыр да, уңайсыз да булып күренде. Шуның өчен алар, аерылып, бер як читкәрәк китеп бастылар. Ләкин аларның бу аерым торулары күпкә бармады. Күкрәгенә медальләр таккан бер кешенең «рәттән тезелеп, тәртип белән торырга» кушуы буенча, алар шул крәстиян җегетләре арасына керергә мәҗбүр булдылар.

Озак тормый ишек ачылды. Һәммә никрутлар да жирәбә номерының бик соң, ягъни күп номерлысы чыгуын телиләр иде. Шул теләк Вахит белән Мәхмүттә дә булды. Алар, баягы догаларын эчтән генә тәкрарлап, «сират күперен» җиңел кичүне һәм кяферләрнең күзләрен каплауны теләргә керештеләр.

Жирәбә алу башланды.

Һәркемнең йөрәге типте.

21, 35, 160, 702, 270… дигән төрле саннар ишетелә башлады.

Вахитның чын күңел белән теләвенә каршы 19 нчы гына номер эләкте, Мәхмүткә дә 49 нчы номер туры килде. Әллә нинди, бернәрсә дә укымаган һәм теге догаларның нәрсә икәнен дә белмәгән урыс җегетенә иң соңгы номер – 807 чыкты. Дога дигән нәрсәнең барлыгын да белмәгән бу «бәхетле» урыс җегетенә алар кызыгып карадылар.

Төштән элек жирәбә алу бетеп, төштән соң каралу башланачак булганга күрә, аз санлы номерлар чыккан никрутлар, ашарга да кайтмый, шунда көтеп үткәрделәр. Хәзер Вахитның күңеле тынычсызлана, йөрәге тибә, үзен бик авыр, куркыныч җирдә торган кебек уңайсыз хис итә иде. Бу бер сәгать вакытны үткәрү аның өчен чиксез озак тоелды, ул йөреп тә, теге догаларны тәкрарлап та карады, һаман да карау башланмый иде.

Ниһаять, ишек ачылып, озын чәчле бер кеше – писарь чыгып, кулындагы кәгазьгә карап, номерларны тезергә кереште.

Һәрбер номер әйтелгәндә, берәр урыс яки татар, башкорт җегете, алга чыгып:

– Мин монда! – дип, кызыл өйнең ишегенә кереп югала торалар иде.

«Унтугыз» дигән сүз Вахитның йөрәгенә килеп бәрелгәч, ул калтыранып китте һәм, сүзен урысчалаштырырга тырышып, «мин монда» дигән сүзне чак-чак әйтеп, теге куркыныч йортның ишегеннән эчкә атлады.

Аннан элек кергән җегетләр, бер бүлмәдә чишенеп, күлмәкләре белән генә калып, алдагы зур залга берәм-берәм керә башлаганнар иде. Вахит үзенең чишенергә тиеш икәнен белеп чишенергә, һичтуктаусыз авызыннан теге догаларны укырга кереште. Ул үзенең артык гайрәтсезләнеп, куркак булуына аптырап китте. Үткән ел гына «хәзрәте Гали» кебек гайрәтләнеп йөрүләре күз алдыннан үтте.

Ул зур залга кергәндә, ак киемле, зур гәүдәле кеше (доктор) бер ялангач җегетне калкурак урынга бастырып, буен һәм күкрәген үлчиләр, өстәлгә [карап] урысча нәрсәдер әйтә баралар иде.

Өстәл тирәсендә утырган, күкрәкләре медальләр белән тулган унлап кеше, бигрәк тә аларның нәкъ урталарында утырган берсе, теге Салсал кебек куркыныч булып күренде. Алар моны йотардай булып сизелде.

Җегетләрне карыйлар да:

– Здоров, принят! – дип яки:

– Негоден! – дип кычкыралар, шуның белән каралучыларның бөтен көткән язмышлары хәл кылынып, агарынып яки көләч йөз белән чыга баралар иде.

Теге шомлы җиргә Вахитны да бастырдылар. Ул уңайсызланды, калтырап китте. Күренергә ярамый торган җирен кулы белән басты. Ләкин, аның кулын алып ташлап, кулларын туп-туры куярга куштылар. Башын игәч, иягенә төртеп, башын турайттылар. Ул ихтыярсызланды, алар кушканча торды. Аны алай-болай үлчәп, күкрәген үлчәп карадылар да:

– Здоров, принят! – диделәр.

Ул, артык каушаганлыктан, үзенең алыну-алынмавын белми калганга, тирә-ягындагыларга сөаль йөзе белән карады. Кемдер, ачык татарчалап:

– Алындың, патша хезмәтенә киттең! – дигәч, ул агарынып китте, чыгып китәргә кирәклеген дә онытты. Тик «Бар, чык!» дигәч кенә, киемнәре янына чыгып, теге догаларның «калкан» булмавына, кяферләрнең күзләрен капламавына хәйран калып киенә башлады.

Шулвакыт Мәхмүт тә керде, һәм аның, ашыгып, «Эш ничек?» дип соравына каршы, Вахит бик күңелсез генә:

– Баш китте, – диде, башка сүз әйтә алмый, башын түбән төшерде.

148.Фарзы гаен – мәҗбүри эш.
149.Мәҗрухларның – яралыларның.
150.Мөхасарә итәр – урап алыр.
151.Җизия – салым.
152.Мәнҗәникъ – борынгы заман сугыш коралы. Бу корал кяферләрнең (аурупалыларның) зур крепостьларны ваттыра торган уналтышар дюймлык осадный орудиеләре урынына тора була инде. – М. Гафури искәр.
153.Истигъмаль итәләр – кулланалар.
154.Галәйһелләгънәти – аңа ләгънәт булсын.
155.Русиядә патша хөкүмәте вакытында урыс капиталын үстерү өчен бу җирләрдәге үзбәк, таҗик, кыргыз һәм казахларның мөстәкыйль яшәүләре бетерелеп, тәмам коллыкка төшерелгәннәр иде. Совет хөкүмәте, аларны азат итеп, анда Үзбәкстан, Төркмәнстан исемендә милли җөмһүриятләр төзеде. – М. Гафури искәр.
156.Бинаән галәйһи – шуңар күрә.
157.Ганимәт маллары – сугышып алган маллар.
158.Салсал – борынгы дини әкиятләрдәге хыялда йөргән бер батыр булып, ул чиксез көчле була, әллә ничә мең потлы гөрзиләрне күтәреп, мамонт кебек зур филләргә атланып йөри. Ачуланса, филләрнең аякларыннан күтәреп бәрә. Ул үзе кяфер була һәм, мөселманнар белән сугышканда, Гали батыр тарафыннан үтерелә. Борынгы вакытларда шундый хыялларны чын дип беләләр иде. – М. Гафури искәр.
159.Вильдан, гыйльманнар – дини ышану буенча, оҗмахка кергән кешеләр хур кызлары белән гыйш-гашрәт сөргәндә, ак алъяпкычлар бәйләп, аларга хезмәт итеп йөрүче түбән дәрәҗәдәге коллар кебек йөргән хезмәтчеләр була. – М. Гафури искәр.
160.Тәәссеф итте – борчылу, кайгы белдерде.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Hacim:
631 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04227-7
İndirme biçimi:
Metin PDF
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 4,3, 3 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 7 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 4,9, 9 oylamaya göre
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 3, 2 oylamaya göre