Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 27
– Шулай инде, бабай… Ә соң ул йортларда кемнәр торалар соң? – дигән сөальне бирдек.
Бабай бераз сүзсез торганнан соң, кулын йортларга таба сузып:
– Әнә ул йортларның иң зурысы ел буена кешесез тора. Анда әйберләр бозылмасын өчен, кыш буе тиккә ягып чыгалар. Ул йорт җәй көннәрендә, байлар үзләренең семьялары белән кунак булып килгән чакларда гына ачыла. Алар, монда килеп, ике-өч атна торып, эшләрен карап, «Балкан»289 приискасындагы имениеләренә китәләр… Калган йортларда приискаларның управляющийлары, конторщик-мазарлары торалар.
– Байлар нинди кешеләр соң? – дидек.
– Аларның нинди кешеләр икәнен каян беләсең?.. Болай читтән карап торырга бик кәттә җегетләр күренәләр. Гәүдәләре балавыз шәм кебек туры булып тора. Гомер буйларына аркылыны буйга алып салмаган кешеләрнең гәүдәләре шулай булмый ничек булсын? Алар безнең урында берәр генә ай эшләп карасыннар иде, көянтә кебек бөгелеп төшәрләр иде…
Бабайның йөзенә ачу билгеләре чыкты:
– Куй инде аларны! – дип, үзе дә сизмәстән кулын селкеп куйды.
– Үзләре белән сөйләшеп караганың юкмы соң?
Бабай, безнең нәрсәдер аңлый алмаганыбыздан аптыраган сымак, безне мыскыл иткән төсле көлә төште дә:
– Разве байлар, безнең кебек кешеләрне сагынып, безнең белән сөйләшеп торалар?.. Байлар түгел, аларның сәнәктән көрәк булган конторщиклары да безнең кебек кешеләр белән рәтләп сөйләшмиләр. Әле беркөн, жалуньямне унбиш сум ясагыз, дигән идем:
– Бабай, син байларның санаусыз маллары бар дип беләсеңме әллә? Биргәнгә канәгать итеп, шул урыныңда тора бир инде. Әле без сине кызганып тотабыз. Югыйсә ул урынга керүченең исәбе юк… – дип, үземнән көлделәр генә. Байлар алар, үзләренең этләре белән көлә-көлә уйнасалар да, безгә бер сүз кушарга да гарьләнәләр…
– Күпме җалунья аласыз соң, бабай?
– Унике сум…
Сүз шунда җиткәндә, кечкенәрәк яшел түбәле өйнең эчке яктан этәргән бер кул белән тәрәзә канатлары ачылып киттеләр.
Тәрәзә ачучы кешенең иң элек ап-ак беләкле кулы, аның артыннан ике як иңенә ябырылып төшкән кап-кара чәчләре уртасында ай кебек балкып торган йөзе күренде.
Тәрәзәне ачучы кеше яшь кенә матур хатын иде.
Ул, тәрәзәдән башын чыгара төшеп, нәрсәдер эзләнгән рәвештә, ишегалдына карап алды. Аннан соң күзләрен без утырган якка ташлады да кулы белән өйнең кояш чыгышы ягына ишарә итте. Соңра колачын аера төшеп, учларын җәеп, тагын да кулларын бергә китереп кушты да артка чигенде.
Без аның бу ишарәсеннән бер нәрсә дә аңламадык.
Аның җылы түшәктән яңа гына торган гәүдәсен күргәннән соң, иртәнге салкын белән өшеп, куырыла төшкән тәннәр, әллә нинди җылылыкны искә төшергән кебек, чымырдап киттеләр.
Каравылчы бабай ул хатынның ишарәсен шунда ук аңлады.
– Ул миңа кояш чыгышы ягындагы тәрәзәләрне ябарга куша. Алар кояш яктысыннан да качалар, йоклый алмыйлар. Бер уянгачтын, тагын ничек итеп ятасылары килә икән? – дип сукрана-сукрана торып китте дә, кулындагы таягын коймага сөяп, тәрәзә капкачларын ябарга кереште.
– Гомергә эшләгән… төн буе каравылда йөргән карт!..
– Кояш нуры астында йоклый алмаган назлы хатын!..
Бер-берсенә капма-каршы булган бу ике төрле тормыш күңелне болгандырып җибәрде.
Күрәсең, картның эшен төнге каравылчылык белән генә чикләми, аңа башка хезмәтләр дә кушалар.
Карт, тәрәзәләрне япканнан соң, тагын безнең янга әйләнеп килде дә:
– Сез, җегетләр, берәр кешене көтәсез мәллә? – дип, безнең монда утыруыбызның сәбәбен сорады.
– Әйе, управляющийны көтә идек…
– Ул бит кичә «Балкан» приискасына китте. Ике-өч көнсез кайтмас.
– Алай икән… Без аның үзен күреп, эш сорамакчы идек.
– Сез лутчы Иванны күреп карагыз. Ул – күпне күргән кеше, сезгә эш бирер.
– Аны кайда күреп була соң?
– Ул иртүк торып яңа ачылган шахталарны карарга киткән иде, завтракка кайтыр.
Без бүрәнәләр өстеннән тордык та, бабай белән исәнләшеп, шуннан ерак түгел вашгердлар290 тезелгән буага карап юнәлдек.
Буа тирәсенә рәттән тезелгән вашгердлар янында алтын юучы хатын-кызлар һәм ирләр мыжгып эшлиләр иде.
Без, читтәрәк торып, аларның эшләүләрен карап тордык. Рәттән, һәрвакыт приискада торып эшләүче семьялар казармасындагы хатын-кызлар белән бергә, Хәдичә дә бар иде.
Аларның машиналашкан куллары тимер торбадан агып төшкән суларны уйнаталар, чыкырдап торган таш катнаш балчыкларны тимер иләкнең бер ягыннан икенче ягына йөгертеп, өйрәнмәгән тешләрне чагылдыралар иде.
Эшсез көенчә эшләгән кешеләргә карап тору уңайсыз булганга күрә, без, күбрәге строительләр тора торган землянкалар арасыннан урап, баягы уңайсыз казармага кайтып, аның эченә керәсе килми, ишеге төбенә утырып киңәшкә керештек.
– Йә, инде нишләргә? – ди иптәш.
– Нишләргә, бүген эш булмаса, иртәгә булыр әле.
– Ә бит безнең бер генә ашарлык күмәч бар. Аның белән нәрсә эшли алырбыз?
Безнең күзләребез бер-берсенә караштылар да телләр сөйләүдән туктадылар.
Без шулай уйда торганда, теге таза җегет, ике кадак чамасы крендель һәм башка нәрсәләр алып кайтып, казармага керәм дигәндә безне күрде дә каршыбызга килеп туктады:
– Сезгә бүген эш булмадымы әллә, нәрсәгә аптырашып торасыз?
– Бүген булмады, иртәгә буламы-юкмы, аны да белеп булмый әле…
– Алай булса, менә моннан биш чакрым җирдә Иванов приискасы бар. Тотыгыз да шунда барыгыз. Ул – яңа ачылган прииска, анда эш күп. Иптәшем авырмаган булса, мин дә шунда китәр идем. Авыру иптәшне кем кулына калдырып китәсең? Чёрт возьми, бүген дә эшкә чыгып булмады.
Җитез җегет шул сүзләрне әйтте дә ашыгыч рәвештә казармага кереп китте.
– Ну, нишлибез? – ди иптәш. – Тотарга да шул җегет әйткән приискага китәргә кирәк. Базар мәхәлләсеннән киткән безнең якташлар да тәгаен шундадыр…
– Иң элек чәй эчеп алыйк әле. Аннан карарбыз.
– Мин үзем шунда китү ягында, монда эш буламыюкмы дип көтеп торганчы, анда барып эшләргә керешербез.
– Мин китмәү ягында, анда да безнең баруыбызга эш хәзерләп куймаганнардыр…
Без шулай икебез ике фикердә калып, чәй кайнатырга керештек.
Ул арада, завтрак вакыты җиткәнен белдереп, кыңгырау сугылып, звонок булды.
Чәй янында иптәш Зиннәт Иванов приискасына китәргә, анда эш булса, миңа хәбәр итәргә, булмаса, кире кайтырга, ә мин хәзергә монда торырга карар бирдек.
Мәсьәлә тиз өзелде: чәй эчеп беткәч тә, ул, үзенең буш капчыгы белән чәйнекне аркасына асып, Иванов приискасына китте, мин казарма янында калдым…
Эшсез дә, ялгыз да торуы авыр. Шуңа күрә казарма янында әйләнгәләү тиз ялкытты. «Ник соң болай җансыз торырга, эзләнергә кирәк…» дидем дә туп-туры приисканың конторына киттем.
Мин конторга барып кергәндә, каравылчы карт тәбәнәгрәк, уйчан гына бер урыс белән нәрсәдер шунда сөйләшеп тора иде. Ул теге урыс белән сүзен бетерде дә, миңа карап:
– Мин әйткән кеше шушы була инде, үзенә әйттегезме әле?
– Юк.
– Иптәшең кайда соң?
– Ул, эш булмас микән дип, Иванов приискасына китте әле…
– Юкка анда киткән, монда да эш булыр әле.
Ул сүзне артыкка сузмады: теге урыска карап, минем эш эзләп килгән бер укучы икәнемне әйтеп тә бирде.
Картның бу сүзләреннән соң теге урыс миңа баштанаяк карап алды да:
– Элек эшләгәнең бармы? – дип, минем эшкә яраклы булып-булмавымны ачык белергә теләгән рәвештә сөален бирде.
Мин үземнең элек төрле җирдә эшләүләремне, заводларда балчык ташу, кирпеч сугу кебек эшләрдә йөрүемне әйтеп беткәч, ул минем эшкә яраулы булуыма ышанган бер төс алды, ләкин үзе һаман ачык җавап бирми иде әле.
Каравылчы карт чыдый алмады:
– Ул – күпне күргән җегет, яшь булса да, рудникларда эшләгән ул, – дип, минем сүземне дөресләп куйды.
– Шахтада эшләгәнең бармы?
– Анысы юк.
– Анда эшли алырсыңмы?
– Нинди эш?
– Казылган алтын комнарын шахта авызына ташу эше…
– Ник эшли алмаска, эшлим.
Эш эзләү мәсьәләсе шуның белән чишелде. Ул миңа иртәгә иртүк эшкә килергә кушты. Мин, эшкә килергә вәгъдә биреп, контордан чыктым.
Шахта! Мин аның ни рәвешле икәнен күз алдыма китерә алмыйм. Кое кебек тирән бер җиргә төшеп китәсең – аны беләм. Аръягы караңгы…
Башкалар эшләгәнне мин ник эшләмәскә дигән уйга килдем дә казармага кайттым. Хәзер мин үземне эш кешесе, башка эшчеләр белән казармада торырга хаклы бер кеше итеп сизә идем.
Хәзер мин, үземнең эш табу шатлыгымны уртаклашыр өчен, иптәшемнең кайтуын көтә идем. Кич булды, кояш батар вакыт якынлашты. Эшчеләр эштән туктадылар, ләкин ул һаман кайтмады.
Мин аның кайтуыннан өмид өзеп, ялгыз көн күрүем, бүген нәрсә белән тамак туйдыруым турында уйланырга керештем.
Минем ялгызлыктан эчемнең пошканын һәм кешеләр ашаган вакытта ашамый торуымнан капчыгымның буш икәнен эшчеләр дә сизделәр бугай, алар берәм-берәм минем хәлне сораша башладылар.
Мин аларга ашамлык-нәрсәм юк икәнен әйтмәсәм дә, алар, шуны сизенеп, мине чәй эчәргә кыстарга керештеләр.
Мин дә, артык назланып тормый, алар янына утырып чәй эчтем дә, иртәгә эшкә барачагымны уйлап, нәкъ кичәге күренештәге казармада йокларга яттым.
Иртән иртә торылды. Мин конторга барганда, теге урыс карт эшчеләр белән сөйләшеп тора иде. Ул мине шул эшчеләрнең берсенә тапшырды. Озак та тормый, без ул эшче белән шахтага киттек. Шахтага барып җиткәч, теге кеше миңа кыска саплы көрәк бирде һәм чыгырга уралган озын арканның башына беркетелгән зур бадьянга291 утыртып, чыгырны әйләндереп түбән төшерә башлады. Мин бадьянга утырып, арканга тотынып, караңгы җир астына төшеп киттем…
Шахтага түбән төшкән саен караңгылык арта, йөрәк курку катыш кызыксыну белән тибә; үзеңне кире чыга алмаслык тирән бер упкынга төшеп югала торган кебек сизәсең. Күзләр, ихтыярсыз югары күтәрелеп, җирнең өстенә карыйлар. Кояшның җир өстенә сыймый торган мул һәм көчле яктылыгы монда бер генә тамчы нурын да турыдан-туры бирә алмый. Югарыдагы яктылык, кечкенә йолдыз кебек җылмаеп, ялтырап кына күренә…
Бадьян, җиргә барып бәрелгәч, бер якка авышып китте, бездән элек төшеп, төрле якка таралган тар һәм тәбәнәк кенә штулбәләр292 буйлап, үзләренең эшли торган урыннарына китәргә хәзерләнеп, кечкенә лампаларын кабызган эшчеләр куркыныч бер кыяфәттә күренәләр. Җир асты дөньясын, үзләренең көндез тора торган икенче казармалары кебек күреп, анда йөрергә, эшләргә өйрәнеп беткән эшчеләр, минем нишләргә белми куркуда торуымны сизеп:
– Ну, җегет, монда төшүен төштең дә, ничек чыгарсың икән? – дип, миннән көләләр һәм, шул сүзләренә өстәп: – Караңгыда эшләсәң, якты дөньяның кадерен яхшырак беләсең аны! – диләр.
Алар бу сүзләрен уйнап әйтсәләр дә, аларның бу сүзләре чындыр, мин моннан тиз генә чыга алмамдыр төсле булып күренде.
Забойда эшләүчеләр шахтаның төрле тармаклары буйлап җир астының төрле караңгы почмакларына кереп югалдылар.
Мин аның казыган алтын балчыкларын ташыячак карт җайлап кына лампасын кабызды да:
– Чиләгеңне ал да минем артымнан ияр, башыңны түбән бөгеп бар. Монда башыңа бәрүчеләр күп булыр, – дип алга китте. Мин аның кулына тоткан лампасының яктысына карап, артыннан иярдем.
Без шулай, «Мең дә бер кичә» хикәясендә тасвир ителгән «хәзинә»не һәм «серле йөзек» не эзләп «тылсымлы мәгарә»гә кергән Мәгъриби кебек, караңгы һәм тар гына юл белән алга киттек.
Мин аның артыннан барам. Үзем «Якты дөнья белән безнең араны нинди калын җир каплаган, безнең өстебездә авырлыгы акылга сыймаслык таш һәм туфрак катламнары тора. Әгәр дә өстебезгә ишелеп төшә калса!..» дип куркам һәм «хәзер җир өстендә, кояш яктысында чиксез киңлектә йөргән кешеләргә нинди күңелледер» дип уйлыйм. Монда тын алырга һава җитмәгән кебек сизелә. Ике яклап тезелгән юан терәүләр кабыргадан килеп кысарлар төсле күренәләр.
Карт, кичә казып туктаган урынына җитеп, кечкенә лампаны юан терәүгә каккан кадакка элеп куйды да тирә-ягына каранып алды. Шул арада миңа да күзен төшереп, безнең эш урыны шушы инде, дигән уйны аңлаткандай булды.
Мин һаман үземне хәзер генә батарга торган кораб өстендә торган кебек сизәм. Алай-болай хәл булса, һичбер качар җир юклыгын, әгәр кергәч юл ишелеп калса, мәңге шул урында торып калырга, тын бетеп үләргә туры килүен уйлап куркам, тәннәр чымырдап китә.
Картның йөзе һаман җир өстендәге кебек. Ул, өсләренә кояш нурлары явып торган чәчәкләр уртасындагы кеше кебек, ачык йөз белән балчык өстенә утырып, тәмәке ясап кабызып җибәрде. Аннан соң җайлап кына бишмәт чабуларын кайтарып, билбавына кыстырды. Күн бияләйләрен киеп, кәйләсен кулына тотканнан соң, җиргә тезләнеп утырды да, миңа карап:
– Ну, ярый, энекәш, син ул балчыкларны шахта авызына ташый башла инде. Ике арада абайлап йөр. Өйрәнмәгән кеше башын-күзен бәрә торган. Бара-бара өйрәнерсең әле.
Ул шушы сүзләрне әйткәннән соң, тезләренә уңайсызлык китереп торган вак ташларны кулы белән ике якка сыпырып, тагын да ипләп тезләнде, кәйләсен уңайлап тотты да җир яратылганнан бирле миллионнарча тонна туфрак, балчык, ташлар астында кысылып тыныч яткан, вак ташлар белән бергә укмашып каткан балчыкларга чык-чык бәреп төшерә башлады. Кәйләнең ташларга бәрелүеннән чыккан тавышлар җир асты юллары белән китеп яңгырый башладылар. Аның эшкә чыныккан һәм сәләтле куллары бик җитез йөриләр. Вак таш катыш балчыкларны умырып-умырып төшерәләр иде.
Мин, ул казыган балчыкларны кыска саплы көрәк белән чиләккә тутырып, кармана-кармана шахта авызына таба киттем. Шахта авызына якын куелган лампа белән карт янындагы лампа арасындагы ун-унбиш сажин чамасы юлны ул лампалардагы (фонарь) яктылык яктыртып бетә алмаганга күрә, бу ике араны бик абайлап кына барырга туры килде. Башны ия төшеп, бөкрәеп берничә пот чамасы балчыкны күтәреп йөрүе башта бик авыр тоелды. Сакланып йөрүгә карамастан, штулбәнең өстенә тезелгән агачларга башның бәрелгәнен сизми дә калам. Ике араны берничә рәт әйләнгәнче, минем баш берничә җирдән күбеп чыкты.
Башта тыныч кына торган җир асты, эшчеләр эшләргә керешү белән, үзенең мәңгелек тынлыгын югалтты. Төрле якка таралган юлларның һәрберсеннән дөп-дөп иткән тавышлар чыгып, челтәрләнеп беткән җир астында әйләнеп йөри башладылар. Әллә кайдагы караңгылык эчендә йөткергән яисә кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышлары җир астына җан кертте. Кайвакытта юан терәүләр нишләптер шытыр-шытыр итеп тавышланып куялар. Аларның тавышларын ишетү белән, йөрәк жу итеп китә. Шахтаның өсте убылып, мондагы эшчеләрне сытар кебек була.
Шахта авызының тирәсе төрле яктан ташылган алтын песоклары белән каплана бара. Анда берничә кеше бу песокларны зур бадьяннарга тутырып, югары җибәреп торалар.
Шахта авызыннан югары карап, җир өстендәге яктылыкның кечкенә чаткыларын күрү күңелне рәхәтләндереп җибәрә. Бераз булса да тын да иркенәйгән, үлемнән әз генә булса да ераклашкан кебек булып китәсең.
Карт өйрәнгән. Ул, һичбер нәрсә уйламаган кебек, үзенең эшен дәвам иттерә. Кайвакытта хәле беткән кебек гыжлап, ютәлләп куя. Шундый вакытында, кәйләсен алдына куеп, тәмәкесен тартып ала да, әкренләп кенә тарта-тарта, минем эшләгәнемне карап тора. Ул нәрсә уйлый торгандыр, аны белмим, ә үзем ул картны кызганам. Аны җир астының бу авыр эшеннән коткарып аласы килә.
Байтак эшләгәннән соң, карт, миңа карап:
– Син, туган, бераз эшлә дә хәл җыеп ал. Байның эшен ничаклы эшләп тә бетереп булмас. Бу җир асты күпме генә эшләсәң дә бетми ул, – дип, миңа утырырга кушты.
– Син казыган песокларны ташып бетерә барырга кирәк бит, – дим.
– Ничево, бетәр әле. Син бик уңган җегет күренәсең, шулай кирәк ул. Мин үзем җебеп торган кешене яратмыйм. Шунда да хәл җыя-җыя эшләгән яхшы. Әйдә, шунда утыр да ял ит.
Аның сүзен какмадым: хәл җыярга дип, аның каршысына утырдым.
– Син элек шахтада эшләмәгән булсаң, курка торгансыңдыр әле? Башлап эшләгәндә кыен була ул. Мин үзем дә башта бераз шүрли торган идем, – дип, карт сүз башлап җибәрде.
– Алай бик нык курыкмыйм. Шулай да җимерелеп китәр төсле күренә. Шулчаклы калын җирне бу терәүләр әле дә күтәреп торалар әле, – дидем.
– Терәүләр тотмый аны, җир үзен үзе тота. Бу терәүләргә калса – пүчтәк ул. Болар тик өстән балчыклар җимерелеп төшмәсен өчен генә куелып барылалар. Бу шахтада бармак шартлатып сикерә-сикерә эшләргә була. Казыла торгач, җир асты челтәрләнеп, казылмаган җирләр саклык өчен анда-монда юан багана төсле булып кына калалар әле. Менә шул чакта монда эшләү хәтәргә әйләнә. Ул вакытта бу терәүләр үзләре үк куркынычның якын икәнен алдан хәбәр биреп куялар. Мин инде шахталарда күп йөрдем. Карт аюлар да җир астында минем кебек озак йөрмәгәннәрдер. Бу шахтада үз өеңдә утырып эшләгән кебек эшләргә ярый.
Без аның белән якынлашып киттек. Ул тәмәкесен тартып бетерде дә тагын үзенең эшенә тотынды. Мин хәзер җир астында йөрергә өйрәнә башладым. Картның теге сүзләреннән соң күңелдәге курку да бетә төште.
Песокларны чиләккә тутырганда да, шахта авызына алып барып бушаткан вакытта да, зур алтын кисәге табармын төсле, сарырак булып күренгән ташларны алып карыйм. Алар минем күзгә сары самородкы төсле булып күренәләр. Ләкин аларның берсе дә самородкы булмыйлар.
Картның шахтага төшеп эшли башлаган вакыттагы сүзсезлеге бетте. Ул хәзер, мин урап килгән саен дип әйтерлек, берәр сүз таба да мондагы эчпошыргыч тынлыкны югалтып куя.
Без тагын бераз эшләгәннән соң, штейгер293 килеп эшнең барышын һәм казылып алынган җирләргә сугылып килгән терәүләрнең куелышларын, казылган балчыкларның сыйфатларын күзеннән үткәрде. Тегеләй-болай эшләнергә тиеш икәнен әйтеп, икенче юлларга кереп китте.
Карт аның артыннан карап калды да:
– Шул нәрсәләрне күрсәм, йөрәгем тибә. Мин алар белән бервакытта да тыныч кына сөйләшә алмыйм. Алар бервакытта да безнең положениегә кермиләр, әйтер идем инде – торып торсын!..
– Нигә соң алар алай булалар? – дим.
– Беләсең бит, байның ишегалдын саклаучы этләр байның үзенә караганда да усал булалар. Ул этләр бервакытта да өрми тора алмыйлар. Тик торсалар, аларның тамак төпләре кычытып тора, күрәсең.
Мин, аның бу сүзләренә карата бер сүз дә әйтми, аның ачулы йөзенә карадым.
Ул, үзенең әйтәсе сүзләрен әйтеп бетермәгән рәвештә миңа карап:
– Аларның миңа күп этлекләре тиде. Мин аларның усаллыклары аркасында төрмәдә дә утырып чыктым.
Ул, мине үзенең сүзенә ышандырыр өчен, минем сораганымны көтеп тә тормый сөйләп алып китте:
– Шулай. Мияс тирәсендәге приискаларда эшләп йөргәндә, бер штейгер эшчеләргә килә дә бәйләнә, килә дә бәйләнә бит!.. Ничек әйтсәң дә, аның җаена төшеп булмый.
Шулай бервакыт тагын килеп бәйләнде. Минем (бар-магы белән тамак астына чиертеп) бераз төшереп алган чагым иде. Бу нәрсәгә ачуым килде: «Вон отсюды – дим, – мы без вас та своя работа хорошо знаем, пожалыста, не лай!» – дим.
Минем шул сүземнән соң ул миңа котырган эт кебек җикеренеп өскә ташланды. Шул чакта үземне үзем белештерми чалт берне яңагына!..
Ул вакытта беләкләрнең таза чагы. Малай очып барып төште.
Урыныннан торып, тагын ябышырга теләгән иде, колак төбенә тагын берне тондырдым. Әпәт тәгәрәп китте. Иптәшләр килеп, аралап алмасалар, тагын да ныграк биреп, тешләрен суырмакчы идем.
Ул, мине болай җиңә алмагач:
– Син эштән баш тартасың! Бу алтын государствога китә. Син патшага каршы киләсең! Мин синең башыңны төрмәдә черетермен! – дип, миңа угроза ясарга кереште.
Кызган баш кызган:
– Теләсә кайда китсен, минем анда эшем юк. Патша миңа бер акча! – дигән сүзне ычкындырып ташладым. Ул, сабакы, минем шул сүземне эләктереп алды да:
– Ә-ә! Шулаймыни? Патша сиңа бер акча икән! Бу зимагурның нәрсә сөйләгәнен ишеттегезме? – дип, шунда ук гуаһландырып294 та алды.
Мин әйтәм:
– Әйттем шул, кызгач нигә әйтмим! Юк җирдә патшаны китереп кыстырма, – дим.
– Ярый, күп сөйләнмә. Судка баргач җавап бирерсең, – ди.
– Ярый, бирермен, – дим. Әйткән сүземне кайтарып алмадым, эт алдында баш ияргә гарьләндем.
Ул шунда ук приискадагы жандармны чакырып алып килде дә, минем өстән акт ясап, прошение бирде.
Иптәшләр, мине яклап:
– Йә, ташлагыз инде, син Сибгатькә үзең элек килеп бәйләндең бит, – дип карасалар да, булмады. Төрмә өйрәсен ашап, бераз дөнья күреп чыксын әле, ди.
Мин дә сер бирмәдем:
– Күрсәм күрермен. Безгә Себер ни, Сембер ни, – дип, артыннан гайрәт күрсәтеп калдым.
Шул эш аркасында алты ай баструкта295 ятып чыктым. Шуннан бирле штейгер дигән нәрсә күземә күренү белән чәчләрем үрә тора… Ну, ярый, завтрак җитә торгандыр инде, тагын бераз эшләп алыйк.
Ул казый башлады, мин ташырга керештем.
Күп тә үтмәде, шахтаның өстеннән:
– Завтракка звонок! Иптәшләргә әйтегез! – дигән хәбәрне бирделәр.
Җир астындагы эшчеләр, бер-ике минут эчендә шахта авызына җыелып, чират белән югары чыгарыла башладылар.
Миңа да җир өстенә чыгарга чират килеп җитте. Икенче берәү белән мине салмак бадьян әкрен генә югары күтәреп алып менеп китте.
Өскә чыгу белән, кояш нурлары безнең күзләрне чагылдырып җибәрде. Әкрен генә искән саба җиле безнең битләрне сөеп китте.
Шахтада эшләп, кояшка чыккан эшчеләр төркемен беренче рәт күргәндә кояш төшми торган келәт астында саргылт, зәгыйфь һәм нечкә булып үскән үсемлекләр күз алдыма килде.
Бу эшчеләрнең яшьрәкләренең яки бу ел гына эшли башлаганнарының каннары суырылып өлгермәгәнгә күрә, үзләренең табигый төсләрен, битләрендәге кызыллыкларын сакласалар да, берничә ел шунда эшләгәннәренең каннары суырылып, келәт астында үскән зәгыйфь, саргылт үләннәр кебек булып калганнар, йөзләре саргайган, күзләре эчкә батып кергән, икенче төрле әйткәндә, җир астында күп эшләп таш казармаларда тора торган, аларның тән тамырларындагы кызыл каннары агулы сары суларга әйләнгәнгә күрә, яңа гына озак авырудан терелеп чыккан кешеләр кебек, саргылт булып күренәләр иде…
Алар, авыр шартлар эчендә байларга эшләп йөри торгач, үзләренең ярты сәламәтлекләрен югалткан булсалар да, кешелекләрен югалтмау ягына караганда бик күп кешеләрдән алда торалар иде.
Иртәнчәк, мин шахтага төшкән чакта, минем куркуымны сизеп, миннән уйнап көлгәннәре, мине күргәч:
– Әле син кире чыга алдыңмыни? – диләр. Кайберләре:
– Ну, анда эшләр ничек булды? – дип сорыйлар.
Минем өчен үзем белән бергә эшләгән карт җавап биреп:
– Җегет малатчина күренә. Кемгә дә иптәш булырга ярарлык, аны өйрәтеп торасы да юк! – диде.
– Шулай кирәк! Ату укыган кешеләрнең күбесе камыр кебек йомшак булалар…
– Бу алай түгел, тимер кебек. Ул бәләкәй чагыннан ук эшкә күнегеп үскән. Мин аны сораштым…
– Ярый, Сибгать агай, яшь кешене эшкә өйрәт…
– Аны өйрәтәсе дә юк инде.
Мин аларның үзем турындагы сүзләреннән үзем көләм, үзем аларны һаман үземә якын иптәшләр кебек күрә барам. Аларның керсез сүзләре күңелгә ягымлы тоела.
Болар яхшы, болар белән эшләү күңелле булыр, ләкин менә хәзер ашарга юклык эчне тырный. Казармага кайтып, аларның ашаганнарын карап торганчы, завтрак вакытын шунда йөреп үткәрмәкче булып киләм.
Сибгать агай (минем белән эшләгән карт), минем хәлне аңлаган кебек:
– Соң син кем белән ашап-эчәсең? Чәйнек-мазарың бармы? – дип сорап та алды.
– Хәзергә мин ялгыз гына. Чәйнек-фәлән дә алганым юк әле.
– Әйдә, алай булса безгә. Нәрсәгә алай адашкан каз бәбкәсе кебек ялгыз йөрергә!.. Безнең монда алай йөрү килешми.
Мин аңа күмәч-мазар алырлык акчам юклыгын әйтәсем килмәде. Шуның өчен:
– Әле минем күмәчем дә юк. Лавкага барып киләсем бар, – дидем.
– Анда барып йөрмә инде, бездә бар бит, әйдә, безгә барабыз, ату соңга калырсың.
Мин күп назланып тормадым:
– Ярар алай булса, соңыннан исәпләшербез…
– Анысын сөйләмә син, әйдә, безгә!
Мин тоттым да Сибгать бабай белән туп-туры семьялылар казармасына киттем. Ул үзенең карчыгы белән Хәдичәләр тора торган казарманың икенче башында тора икән.
Без казармага җиткәндә, Хәдичә үзенең иптәш кызы белән казарма алдында көлешә-көлешә юына, аның бите яңа гына күпертелеп сөртелгән ап-ак сабын күбекләре белән капланып, тик ике күзе генә күренә иде.
Ул, Сибгать агай белән мине күргәч, көлүеннән туктала төшеп, йөзен икенче якка әйләндерде һәм битендәге ап-ак сабын күбекләрен тиз-тиз генә юып төшергәннән соң, тагын бер мәртәбә әйләнеп карады. Бу вакытта аның йөзендә шатлыклы елмаю балкып тора иде.
Мин аның безне күрүгә капыл гына хәрәкәтен үзгәртеп, шатлыклы елмаюының мәгънәсенә төшенмәдем. Тик өченчекөн кич, аларның үзләрендә чәй эчеп чыкканнан соң, иптәшем Зиннәтнең «Матур бит, әй!» дигән сүзе исемә төште дә, «Чынлап та матур шул!» дип уйладым һәм аңа таба тагын бер мәртәбә әйләнеп карыйсым килсә дә, карарга уңайсызланып, Сибгать агай артыннан казармага кереп киттем. Аның иптәше белән сөйләшкән ягымлы тавышы ишетелеп калды…
Сибгать карт мине туп-туры үзләренең тора торган почмакларына алып барды һәм, миңа үзенең бер кунагы кебегрәк карап:
– Әйдә, рәхим ит әле. Менә хәзер чәй эчәрбез. (Карчыгына карап.) Карчык, мин бүген үземнең янымда эшли башлаган иптәшемне дә алып килдем әле. Ул ялгыз гына икән, аңа күңелсез булмасын дидем.
Әби минем белән исәнләште дә:
– Бик әйбәт! Без икәү генә бит, өчәүләп чәй эчү күңелле булыр, – дип, ачык йөз белән каршылады.
Без бит-кулны юып алганчы, ашъяулыкны зурайтынкырап җәйде. Ике пар чынаяк янына өченчесен куйды. Таш тәлинкәдә торган күмәчләрнең телемнәрен арттырды, яңа гына пешереп, суынмасын өчен таш табакка салып, өстен ябып мичкә куйган бәрәңгесен китереп куйды да шунда ук чәй ясап җибәрде.
Сибгать бабай белән без икәү аның ашарга өндәвен көтеп тә тормый ашарга керештек.
Ашыгыч кына эчкән чәй арасында алар үзләренең гаилә тормышын сөйләп алдылар.
Аларның сөйләүләренә караганда, аларның үз гомерләрендә җиде балалары булып, аларның бишәүсе төрле җирдә төрле авырулар белән чирләп үлгәннәр икән. Җиде баланың икәвесе исән булып, Зәйнәп исемле кызларын үткән ел гына кияүгә биргәннәр, ул кияве белән икенче бер приискада тора икән. Сәфәргали исемле уллары өченче ел солдатка алынып, ул хәзерге көндә моннан 35 мең чакрым җирдә, Кара диңгез дигән диңгезнең буенда, бер дә мондагы кешеләргә охшамаган кешеләр арасында Пятум (Батум) исемле шәһәрдә патша хезмәтенә грифтар булып тора икән. Аның хезмәте андагы зур начальникларга ошаган. Шуның өчен аны фельдфебель чинына мендергәннәр. Язу-сызу белмәгән көенә Сәфәргалиләренең шул дәрәҗәгә менүенә карт та, карчык та бик шатланалар. Киләчәк көндә тәүфыйклы, бәхетле булуын телиләр.
Мин, бер яктан, аларның сүзләрен тыңлыйм, кайчакта үзләренә сөаль биреп куям; икенче яктан, казармадагы ыгы-зыгы килгән тормыштан күзләремне ала алмыйм.
Казарма гөж килә. Егерме-егерме биш урында түгәрәкләнеп ашарга утырган кешеләрнең авызлары ашыгыч кыймылдыйлар. Шул түгәрәкләр арасында байтак кына авырып ятучылар, кәефсезләнеп җылап утыручы балалар да күренә. Аны-моны карап, уйлап тормый ычкындырылган төрле сүзләр дә еш-еш ишетелеп кала.
Казарманың теге башында йөргән Хәдичә дә бер-ике рәт күренеп калды. Ул һаман да күңелле, шат күренә. Бу тормыш эчендә шундый Хәдичәләрнең булулары яшьлек вакытының яшел бер яфрагы кебек булып сизелә иде…
Чәй эчелеп беткәнче, минем хакта да сүз булды. Сибгать бабайның кузгатып җибәрүе буенча, әби үзе теләп үзләрендә ашап-эчеп йөрүне мәслихәт бирде. Аларның киңәшләре буенча, мин болар белән ашап-эчеп, тик кунарга гына буйдаклар казармасына барачак идем.
Юеш һавалы казармада торып күгәреп беткән будильник сәгатькә караганнан соң, Сибгать бабай, эшкә барырга вакыт җиткәнен аңлаткан рәвештә:
– Сөйләшеп чәй эчә торгач, заманның үткәнен белми дә калабыз, – дип, урыннан тора башлады. Башка эшчеләр дә, минут эчендә урыннарыннан торып, ашыгыч рәвештә үзләренең эш урыннарына китә башладылар.
Без ишектән чыкканда, Сәлим бабай безгә очрап, дөнья күргән олы кешеләрчә исәнләшеп, минем Сибгать карт белән бер җирдә эшләвемне белде һәм, аңа карап:
– Бик яхшы булган! Синең кебек дөнья күргән кеше белән бергә эшләү яшь кеше өчен яхшы булыр, – дип, үз эшенә китте.
Хәдичә дә үзенең иптәшләре белән безнең арттанрак чыгып, алтын юа торган бурага таба юнәлде.
Шахтага барганда Сибгать карт тагын да шушы приискалар һәм үзенең кайларга йөргәнен сөйләп барганга күрә, без шахтага барып җиткәнебезне сизми дә калдык.
Бу юлы миңа шахтага төшү иртәнчәк төшкәндәге кебек кыен да, күңелсез дә, куркыныч та булмады. Хәзер мондагы эшчеләр дә миннән көлмиләр, алар миңа күптәнге иптәшләр кебек күренәләр иде. Без шахтага төшкәндә, кояш безнең артыбыздан көлеп карап калды.
Бүген якшәмбе – эшчеләрнең ял итү көннәре. Казармаларда бүген икенче төрлерәк тормыш.
Буйдаклар казармасы бүген соңрак калып уянды. Мондагы эшчеләр, үзләренең кечкенә иске сандыкларын ачып, ял көннәрендә генә кия торган чиккән якалы күлмәкләрен һәм кыска җиңле камзулларын, тужуркаларын алып, «бәйрәмчә» киенергә хәзерләнәләр.
Кайберәүләре, тәрәзә аркылы төшкән кояш яктысына каршы утырып, сакал-мыекларын төзәтәләр. Анда берсе кызыл саплы пәке белән икенче бер иптәшенең чәчен кыра. Атна буена чәч арасына утырган ком-тузаннар аның пәкесенең йөзен шунда ук кайтаралар, күрәсең. Ул чәч алучы минут саен кулындагы пәкесен кайчакта иптәшенең каешланган аркасына, кайвакытта үзенең чалбарына янып азаплана. Теге озын чәчле таза җегет һәммә кешеләрдән элек торып, үзен рәтләп өлгергән. Ул инде үзенең бер иптәше белән чәй эчәргә дә керешкән. Атна буенча арыган гәүдәләрне ял иттерү шатлыгыннанмы, булмаса, икенче «бәхет» көткәнгәме – болар бүген шат һәм сүзчән күренәләр. Тик теге таза җегетнең авыру иптәше генә әле булса үзенең авыруыннан айный алмаган. Ул мондагы хәрәкәтләрдән, ял итәргә хәзерләнү шатлыкларыннан хәбәрсез рәвештә, каты сәке өстендә бөкрәйгән көе ята. Ул әллә йоклый, әллә инде авыруының катылыгыннан шулай бернәрсә дә сизмәслек бер хәлгә килгән – анысы билгесез.
Семьялылар казармасындагы җанлылык бүген бөтенләй башкача. Аның ишегеннән керү белән, авыр май исләре бәрелә, нәрсәнедер ашыгып көткән вакытта гына була торган ашыгыч бертөрле буталчык күзгә ташлана.
Анда хатын-кызлар зык кубалар. Казарманың мичләре алдында хатын-кызлар чират торып кабартма, коймак кебек нәрсәләр пешерәләр, бәрәңге кыздыралар. Дистәләгән эреле-ваклы самавырлар, төрле тавышлар чыгарып, үзләренең чәй урыннарында утыртылуларын көтәләр.
Минем әби һәммәсеннән иртә өлгергән. Сибгать бабай белән мин ашъяулык янына килеп утыру белән, ул гөжләп кайнаган самавырын китереп утыртты. Аның артыннан ук зур гына таба белән коймак китереп куйды. Шунда ук үзенең карт сандыгын ачып, крендель, йөзем җимеше, шикәр кебек нәрсәләр алып, ашъяулык янына китереп тезде дә чәй ясап җибәрде һәм ачык йөз белән:
– Ягез, коймагы суынып бетмәс борын ашагыз, көтә-көтә ачыгып беткәнсездер, бүген утын чи булып, пичне яндыра алмый аптырап беттем, – дип, сүз башлап җибәрде.
Сибгать бабай салмак кына рәвештә:
– Эшкә барасы булмагач, ашыгып нәрсә бар. Кояш чыккан чакта тышка чыгып, көннең матурлыгына сокланып, бераз йөреп, тагын кереп яткан идем. Бик тәмле йокыга киткәнмен. Төшемдә забой казыганда бик зур – мона шушы баш бармак чаклы булыр – самородкы таптым. Инде алып чыгыйм дигәндә генә, мона күршенең баласы җылаган тавышка уянып киттем, – дигән сүзләр белән чәй мәҗлесен ачып җибәрде.
– Син шул самородкыны төштә генә табасың, – ди әби.
– Ярый инде, нишлисең…
Казарманың һәрбер урынында чәй эчүләр башланды. Менә Сибгать бабайларга янәшә генә яшь кенә хатынлы һәм кечкенә балалы берәү кәефләнеп чәй эчә.