Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 28

Yazı tipi:

Ул чәй арасында үзенең артына куйган шешәсеннән аз-аз салып, «төшереп ала», үзе хәзер үк яхшы ук кызган. Әби эшчеләрнең эчүләреннән зарланып китте.

Бабай аның сүзенә артык кушылмады:

– Яшьрәк чакта була инде ул. Көн буе җир астында эшләгәч, ял көнендә сөякләрне йомшартырга кирәк бит. Ләкин күбрәк төшереп, эшне бозып куялар. Эчкәндә дә акылны эчәргә ярамый. Минем үземдә яшь чакта андый эшләр була торган иде. Ләкин һичбер вакыт акылны эчмәдем, – дип, ике яклырак сүз сөйләп куйды.

– Араларында шул нәрсәне авызларына якын да китермәгәннәре бар. Алар лутчы торалар, – ди әби.

– Шулай инде. Бездә наданлык та зур. Әлепне таяк дип белмибез… Ичмаса, менә бу балаларны укытырга мәктәп тә юк бит!

Чәй эчү яхшы ук озакка сузылды. Сүздән сүз чыгып, казарма, эшчеләр тормышыннан күп сүзләр сөйләнде. Тамакларын туйдырып алган кешеләр, казармадан чыгып, кояшка каршы утырып, әңгәмәгә керештеләр. Теге Сибгать бабайларның күршесе, иртә үк «төшереп алган» кеше, нәрсәдер сөйләп, башкаларны көлдерә.

Кызлар аерым бер төркем булып күзгә бәреләләр. Алар нәрсә сөйләп кызыклана торганнардыр – белеп булмый.

Мин кайтып кергәндә, буйдаклар казармасы бөтенләй икенче төс алган.

Бер почмакта җиде-сигез кеше, урталарына бөтен чирекне утыртып, чәкәштерергә керешкәннәр. Урта бер җирдә тагын шундый ук әкәмәт корып утыралар. Озын чәчле бер җегет, үзен үзе бик нык тотып, гармун уйный. Мәҗлес казарманың эчендә генә сыеп тора алмады, казарманың тышына да чыкты. Семьялылар казармасыннан да берничә кеше килеп кушылдылар. Алар килгәч, казарманың эченнән:

 
– Карлыгачкай кара, муены ала,
Канат очкаеннан кан тама;
Аталардан калган, ай, яшь бала
Күкрәк көче белән мал таба… –
 

дип җырлаган тавыш боларның күңелләрен тагын кытыклап җибәрде.

– Әйттер шуны, әйдә!

Озак та үтмәде, гармун да тышка чыгарылды. Гармунның сикереп-сикереп уйналган тавышына шул ук көйгә җырланган җыр тавышы кушылды. Җыр һәм аңа кушылган гармун тавышына семьялылар казармасындагы хатын-кызларның да колаклары торды.

Җыр һәм гармун тирәсендә бик аз вакыт эчендә бик күп кешеләр җыелып өлгерделәр. Кемдер берәү:

– Әйдә, бию көен әйттер әле! – дип әйтү белән, тагын гармунчы бармаклары белән бию көен басарга кереште. Бию көе уйнала башлау белән, кызыл күлмәгенең якасын ычкындырган, үзе кызмача булып алган бер җегет, уртага төшеп, башын бер алгарак чайкап, кемнедер кочакларга теләгән кебек, ике кулын җәеп, гәүдәсен әрле-бирле сыгылдырып, аякларын җиргә ныклап тибеп, түгәрәкне әйләнеп йөри башлады.

Җегетнең дәрт белән биюе карап торучыларның да күңелләрен күтәреп җибәрде. Дистәләгән күзләр биюче җегетнең җитез йөргән аякларына текәлделәр.

Хатын-кызлар уен түгәрәгенә тагын да якынлаштылар. Аларга бер яктан урын бирелде. Биюче җегет тагын да дәртләнә төште. Ул, кесәсендәге кулъяулыгын алып, битен сөртеп алды.

Икенче бер җегет, аңа каршы төшеп, үзенең биюгә осталыгын күрсәтергә кереште. Бу соңгысы, биюеннән туктамаганы хәлдә, җиргә утырырга теләгән кебек чүгәләде дә, аякларын алга чыгарып, ике кулын тезләре астыннан алмаштилмәш үткәреп, учларын чәпелдәтә башлады, төрле күренешләр ясап, караучыларны көлдерде. Карап торучылар:

– Йә инде, арыгансыздыр, бераз хәл җыегыз, – дип әйткәнгә кадәр җегетләр биюләреннән туктамадылар.

Алар биюләреннән тукталуга, шунда карап торучылардан берәү, хатын-кызлар төркеме ягына карап:

– Йә, сез нигә карап кына торасыз? Аякларыгыз сызламасын, – дигән сүзне ташлады.

Йөрәкләре тибеп торган хатын-кызлар, бер-берсен төрткәләп, биергә кысташа башладылар:

– Әйдә, Хөсби апа, булмаса, һөнәреңне күрсәтеп ал әле, – дигән сүздән соң без беренче көнне семьялылар казармасына кергәндә җырлый-җырлый сандыгын актарып утырган хатын уртага чыкты. Ул башта кыяр-кыймас бер кыяфәт күрсәтеп, яулыгының бер як чите белән битенең бер ягын каплап кына бии башласа да, бара торгач ачылып китте. Ул үзенең аякларын яңа чыккан яшел үләннәрне измәскә тиешле кебек йомшак һәм вак кына баса, гәүдәсен дә дулкынсыз суда йөзгән аккош кебек тигез генә йөртә иде.

Уен барган саен кызды.

Казармада мәҗлес корып утыручылар да берәм-берәм якты кояш астына чыга башладылар.

Уен-көлке шулай кызып барганда, алпан-тилпән килгән берәү, караучыларның теләкләренә каршы, биергә теләп, уртага төште. Ләкин аның пима кигән аяклары үзе теләгәнчә йөри алмадылар. Ул гәүдәсен тота алмый, бер якка авышып китте.

– Әй, синең шөребең бушаган, юкка мәшәкатьләнмә! – дигән сүзгә намусы килде296 бугай, ул тагын биергә тырышып карады, тагын булдыра алмый, бер якка ауды.

Караучылар арасыннан:

– Лутчы син мишайт итмә! – дигән сүзгә аның ачуы кабарды:

– Мин ни… барыгыздан да шәп! – дип җилкенеп, куллары белән нәрсәдер эзләнергә кереште.

Аның иптәшләреннән берсе, янына килеп:

– Әйдә, болай ярамый, казармага кер, – дип, кулыннан тоткан иде, ул икенче кулы белән теге кешенең башына кундырды. Аны тотучы кеше, ачуланып:

– Синең башың кычыта икән әле, – дип, уңга-сулга бирергә кереште.

Бу ямьсез күренешкә һәркемнең кәефе китте:

– Ул һәрвакыт шулай скандал чыгара! – дип, төрле яктан ачулы тавышлар чыгардылар.

Хатын-кызлар, бу эштән сискәнеп, бер якка тайчандылар һәм берәм-берәм үзләренең казармалары ягына тайдылар.

Ул арада теге биюче җегетләрнең берсе исерек биюченең җилкәсенә берне төшерде дә, кулларыннан шакарып297 тотып:

– Җитәрме, әллә тагын кирәкме? – дип үзенә карады. Исерек биюче капыл гына йомшады:

– Кара әле, мине җибәр әле, мин тик болай гына…

– Шулай булгач, тукта дигәндә тукта!.. Исерүең җиткән икән, кер дә ят. Нәрсәгә монда хатын-кызлар арасында теләсә нәрсә кыланып йөрисең?!

– Бетте, мин болай гына…

– Бетсен шул!..

Шуннан соң исерекне, ике яктан култыклап, казармага алып киттеләр.

Бу скандалдан соң уен-көлкенең кызыгы югалды, караучылар таралдылар.

Көндезге аш вакытында Сибгать бабай да, әби дә мондагы тормыштан һәм ял итү көннәрендә һәрвакыт шушындый тәртипсезлекләр булып торуыннан зарланып алдылар.

– Ни эшлисең соң инде? Аларның башка нәрсә кызыклары бар? – диде Сибгать карт.

– Эчеп-сугышып йөрүдән нинди кызык булсын? – ди әби.

– Алар башта күңел ачар өчен генә эчәбез дип эчәләр. Бара торгач, шундый күңелсезлекләр булып китә, һәркемгә бертөрле күңел ачу кирәк бит.

– Ярый ла ул авыл яисә шәһәр җирләрендә кызык ачу урыннары бар. Безнең монда бит аларның берсе дә юк, – дип, бер яктан, теге эчүчеләрне артык гаепләмәскә тели, икенче яктан, аларга бер яңа нәрсә, яңа тормыш бирергә теләгән кебек була иде.

Яңа гына булып үткән ямьсез тормыш тиз онытылды. Семьялылар казармасында яңадан үзенә күрә бертөрле ыгы-зыгы килү, төшкә хәзерләнгән, төрле урыннарда пешерелгән бер үк төсле ашларны ашау башланды. Бәләкәй балаларның үзара кычкырышуларын, аналарының үзләренең кечкенә балаларын җуату тавышларын исәпкә алмаганда, мондагы тормыш тәртипле юлга төшкән кебек булды.

Эш шулай барганда, буйдаклар казармасыннан берәү килеп, теге авыру җегетнең үлүен хәбәр бирде һәм Сибгать бабай белән Сәлим бабайның шунда баруларын үтенде.

Бу үлем хәбәре бөтен казарма эченә бертөрле күңелсезлек ташлады. Бөтен эшче гаиләләре, йөзләрен үзгәртеп, алларындагы ризыкларын ашауларын оныттылар.

Бик күп авызлардан:

– Яңа гына типсә тимер өзәрлек җегет әрәм булды…

– Дөньяның әчесен-төчесен күп татыган, уңган җегет иде…

– Күптән түгел Гәрәйне туфрак басып үтергән иде, инде монысы эшләгән җиреннән авырып кайтып үлде…

– Безнең монда шул бик күп кешеләр вакытсыз әрәм булалар.

– Дару-дәрман итәргә рәт юк… – кебек сүзләр дә чыкты.

Болар вакытсыз үлемнәрне кемнәндер күргән төсле булсалар да, ул кемдер – атап әйтмиләр, бары тик мондый вакыйгаларны үзләренең тәкъдирләреннән йә булмаса бәхетсезлекләреннән күргән кебек булалар иде.

Сибгать бабай, башын түбән иеп бераз уйланып торганнан соң:

– Барысы да шул үзебездән. Әнә үткән ел бер җегет килеп, безгә эшнең нәрсәдә икәнен, эшчеләрне начальстволар белән байлар берләшеп изүен, безнең дә аларга каршы торырга кирәк икәнебезне астыртын рәвештә бик әйбәтләп төшендерә башлаган иде дә бит, аны бик озак үтәмәделәр298. Халыкны начальствога каршы күтәрүгә өндәп йөри торган бер кеше икән диделәр дә алып киттеләр… Иллә үзе зәһәр, үткер җегет иде!.. Үзен арестовать иткәндә, йөзен дә чытмый аларга каршы сөйләште:

– Сез, – ди, – байларның ялчылары! – ди. – Сез – сатлык җаннар, эшчеләрнең каннарын эчәсез, палачлар!.. – ди. Тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетерде. Аны күп сөйләндерми алып киттеләр. Киткән чагында, безгә карап: – Без сезне онытмабыз. Сез дә үзегезнең кемнәр икәнегезне исегездән чыгармагыз. Безнең көч күп!.. – дип әйтеп китте. Без, ни эшләргә дә белми, алай-болай иттек тә тордык та калдык. Шунда безгә бергәләшеп ул җегетне алар кулына бирмәскә кирәк булган икән дә бит!..

Бу вакытта Сибгать бабайның йөзендә ниндидер бер кирәкле эшнең булмый калуына үкенү билгесе күренә иде.

Әби, аның сүзен тыңлап беткәч:

– Син үзең дә бик күп сөйлисең. Йә, үзеңне дә алай-болай итеп куярлар! – дип, тирә-ягына каранып алды.

Сибгать бабай, бер дә исе китми генә:

– Дөресе шулай булгач нишлисең? Эшчеләрнең берсе кичә, берсе бүген үлә дә тора. Аның причинасын тикшерү юк! – диде дә, урыныннан торып, казарманың теге башына барды, анда Сәлим карт белән очрашып сөйләшкәннән соң, казармадан чыгып киттеләр.

Мин дә, үзебезнең казармага кайтырга дип, иркен һавага чыктым.

Бу вакытта Хәдичә ишектән ерак түгел бер эскәмия өстендә үзенең бер иптәш кызы белән искереп беткән ниндидер бер китап карап утыра иде. Ул, мине күргәч, кулындагы китабын тиз генә ябып куйды да, нәрсәдер әйтергә теләгән кебек, миңа таба карады. Минем дә аңа ниндидер әйтергә тиешле сүзләрем бар кеше кебек уңайсызланып калдым. Әллә нигә мин аңа нинди булса да берәр нәрсә турында сүз әйтсәм ярамас, яраса да килешмәс төсле була иде. Шулай да мин, аларга карап:

– Исәнмесез әле, нигә монда утырасыз? – дигән сүзләрне әйттем һәм «нигә монда утырасыз» дигән сүземне ни өчен әйткәнемне үзем дә сизми калдым.

– Исән әле… Тик шулай гына утырабыз. – Бу җавапны Хәдичә бирде.

Безнең сүз бетте дә куйды. Инде моннан китәргә кирәк, ә үземнең болар яныннан бер дә китәсе килми. Әле дә бәхеткә каршы:

– Нинди китап укып утырасыз? – дигән сүз искә төште.

– Бу… болай гына, китап…

– Кайда, күрсәтегез әле, нинди китап икән?

– Юк, аны сиңа күрсәтергә ярамый. Син көләрсең…

Мин сүзнең болай озынга китүенә шатландым һәм:

– Күрсәт әле, көлмәм. Китаптан көләләрмени?

Шушы сүздән соң ул, кулындагы китабын төрле төстәге дебетләр (гаре) белән чәчкә рәвешендә бизәкләр төшереп чиккән ап-ак алъяпкыч астына яшерә төшеп:

– Юк, бу китапны сиңа күрсәтергә ярамый, – дигән сүзләрне кабатлады.

– Нигә ярамасын икән? – дидем.

Хәдичәнең иптәш кызы чыдамады, ул, Хәдичәгә карап:

– Күрсәт тә куй. Кешегә күрсәтергә ярамаса, ташка басып чыгармаслар иде бит, – дип, китапны миңа күрсәтү ягында икәнен белдерде.

– Шулай шул. Әллә нинди яшерен нәрсә түгелдер әле, – дидем.

– Мә, алай булса… түлке шунда гына кара да кире бир! – дип, китапны минем кулга бирде.

Китапны кулыма алу белән аның яшьләр арасында борынгы вакытта кулдан-кулга йөртелгән «Таһир-Зөһрә» икәнен белдем. Мин аны кулга алу белән алар икәүсе дә, «бу нәрсә әйтер икән» дигән кебек, миңа карадылар.

– «Таһир-Зөһрә» икән!.. Бу китапны кайда булса да укыйлар бит. Мин үзем дә берничә рәт укыганым бар, – дидем.

Хәдичәнең иптәше капыл гына:

– Без аның белән укыйбыз. Алар бик жәл. Шулар чынлап та шулай булдылар микән? – диде дә бер Хәдичәгә, бер миңа карап алды.

Хәдичә, миңа җавап биреп торырга урын калдырмый:

– Булмаган эшләрне китапка язмаслар инде, – дигән сүзне чын күңеленнән әйтеп өлгерде.

Күрәсең, ул шундый китапларда язылган нәрсәләрнең вакыйгда299 булуына һичбер шиксез ышана икән…

Аның шул сүзеннән соң иптәше:

– Зөһрә мескеннең әтисе бигрәк тә каты бәгырьле булган икән! – дигән сүзне өстәде.

Безнең сүзләр шунда җиткәндә, Хәдичәнең әнисе ишектән чыкты.

Без аны күрү белән, өчәвебез дә бик зур килешсезлек эшләгән кешеләр кебек, ни эшләргә белми аптырашта калдык. Ул безгә таба әз генә карап торды да:

– Хәдичә, кил әле монда! – дип, Хәдичәне казармага чакырды.

Кызыклы күрешүнең иң матур җирендә шулай күңелсез рәвештә киселүе кызларга нинди тәэсир биргәндер, ә минем үземә бик күңелсез тәэсир калдырды.

Мин китапны Хәдичәнең кулына бирдем дә үзебезнең казармага киттем. Ә алар, үзләренең ниндидер бер яшерен серләре ачылган кешеләр рәвешендә, казармаларына кереп киттеләр.

Мин үзебезнең казармага кергәндә, безнең казарма эчен тирән бер тынлык баскан кебек иде. Әле күптән түгел генә зык кубып йөргән эшчеләр айныган кебек, хәтта үзләренең бүген эчүләреннән үкенгән кебек күренәләр иде.

Шушы тормыш, шушы моңсу казарма эчендә яңа гына үлгән эшченең сузылып яткан гәүдәсе минем күңелгә дә бик авыр тәэсир бирде. Ул үзе үлгән булса да, аның шул газап чигеп үлгән гәүдәсе аның үткән тарихын, төрле приискаларның шахталарында эшләп йөрүләрен, ниһаять, шушы «Шагыйрьнең алтын приискасы» на килеп эшләгәндә авыру эләктереп, шушы ямьсез казармада, докторга-нигә күренә алмый, каты сәке өстендә авырып ятып җан бирүен сөйләп торган кебек була иде.

Мин аның янына барып, бераз карап тордым да, бу казармадан чыгып китәргә ярамаган төсле бер хәлгә килеп, шуннан ерак түгел бер урынга утырдым. Шул вакытта ул үлгән җегетнең туган илендә карт әнисе, аннан соң аның кайтуын көткән ятим сеңлесе бардыр… алар аның исәнлек хәбәрен көтә торганнардыр кебек булып күз алдыма килде.

Теге озын чәчле җегет үзенең күп җирләрдә бергә йөргән, бергә эшләгән иптәшенең үлүенә чынлап кайгыра һәм аның хакында бик күп нәрсәләр сөйләп, аны мактый, ниһаять, прииска хуҗаларын һәм шушы тормышны сүгеп, аларга каршы булган ачуына чыдый алмый, көчле йодрыгын төйнәп:

– Вәт без кемнәр өчен эт көнен күрәбез! – дип, тирә-ягына каранып куя иде.

Ял итү көненең матур кояшы көлеп чыккан булса да, ул моңсуланып батты. Әллә ул кемнәргәдер көлеп карап баткан кебек булгандыр… Ләкин безгә моңсу күренде.

Бүген безнең казармада төн буе ут сүнмәде. Аның саран яктысы төн буенча үлгән эшченең гәүдәсен һәм аны каравыллап утырган картларның җыерчыклы битләрен яктыртып торды.

IV

Приискада эшләр барган саен кайный. Әллә кайдагы заводлардан эшләнеп килгән очлы кәйләләр, җир астын ашап, алга баралар. Миллиард еллар буенча тыныч яткан ташлар, балчыклар өскә чыгарылып юылалар да, алтыннары алынып, кайдадыр җибәрелә баралар. Кәйләләрнең очлары ашалып тупасланалар да контор аша яңадан тимерлеккә җибәреләләр. Эшчеләр ташларны ватып, тимерләрне ашалдырып, үзләренең эшләрен дәвам иттерәләр. Аларның каннары әкренләп кибә, итләре күзгә күренми ашала, сөякләре сызлый…

Аларның берәрсе авыр эшкә яраксызланса, ул эшче, алтыннары юылып алынган песок кебек, читкә ташлана. Аларның кайберәүләре өсләренә җимерелеп төшкән балчыклар астында калып үләләр…

Шулай авырып, эштән чыгып читкә ташланган яки җир астында калып үлгән эшчеләр урынына, эш эзләп яңа кешеләр, яңа көчләр килеп, аларның эшләрен шул ук урыннан башлап алып китәләр. Әллә ничә урында, әллә ничә шахтада эшләр туктаусыз бара. Җир астында тыныч яткан алтын песогы катлавы актарылып өскә чыгарыла.

Эшчеләр, тукран кебек, очлы кәйләләре белән чукый-чукый, без эшли торган шахтаны да бер-ике ай эчендә кола яланга300 әйләндерделәр. Хәзер өстендәге җир җимерелеп төшүдән саклык өчен тик анда-монда гына зур мичләр юанлыгында казылмаган җирләр белән чиксез күп терәүләр тезелешеп калдылар. Эш бу хәлгә килгәч, шахтада эшләү яхшы ук куркынычка әйләнеп, һәрвакыт аның җимерелү ихтималы турында сөйләнә башланды.

Әллә ничә еллар шахтада эшләп, җир асты кешесенә әйләнеп беткән Сибгать бабай да, хәзер бу шахтада эшләүнең куркынычка әйләнүен еш-еш кына телгә алып:

– Бу шахтаның гомере күпкә бармас, озакламый басылып төшәр. Тик мона эш барган вакытта гына андый-мондый булып куймасын иде. Бервакыт шулай… приискасында эшләгәндә шахта җимерелеп, әллә ничаклы кеше һәлак булды. Белеп булмый тагын, кайбер җир тиз генә убылучан булмый. Ташланган шахталар да байтак вакытлар җимерелми торалар. Шулай да хәзер сак булган яхшы. Шахталар бервакытта да үзләренең җимерелүләрен алдан әйтеп тормыйлар, – дигән сүзләрне ычкындырырга кереште…

Башка эшчеләр дә үз араларында һәм штейгерга шахтага төшкән вакытларда хәзер бу шахталарда эшләүнең куркынычлыгын, тиздән җимерелеп төшү ихтималы барлыгын сөйли башладылар.

Ләкин штейгер забойщикларның бу сүзләренә каршы:

– Нигә җимерелсен ди әле ул. Бу җирнең почвасын, катламнарын без сездән яхшы беләбез. Монда комсу җир түгел, сез юкка куркасыз, куркаклар! – дип көлеп кенә җавап бирә иде.

– Ә соң җимерелсә ни эшләрбез, без бит ул чакта зур таш өстендә торган зур йомырканы икенче бер зур таш белән бәргән кебек сытылып калачакбыз…

– Калмассыз!.. Сез бит тавык йомыркасы түгел. Сезнең җаннарыгыз бар. Рәзе забой җимерелүеннән куркып, шундый бай урынны эшләп бетерми ташлап чыгарга ярый? Менә тиздән икенче шурфлар301 өлгерәләр, озакламый шунда күчәрсез.

– Алар өлгергәнче безгә үлем көтеп яшәргә дигәнмени? Әнә күрше шахтада эшләр урыннар күп бит, нигә безне шуларга күчермисез?..

– Сезне шул үлемнән качырып, бер урыннан икенче урынга күчер дә йөр, имеш! Сезгә һаман ансат булсын, аның кем җилкәсенә барып төшкәнен беләсезме?..

Эшчеләр, куллары белән җилкәләрен кагып:

– Ул менә безнең җилкәгә төшә.

– Ялгышасыз!.. Ул менә шушы зур эшләрне эшләтүче хуҗалар җилкәсенә төшә.

– Кем аркасында баеганнар соң алар? Алар миллионнарны тик яткан җирләреннән тапканнармыни?

– Миллионнарны табар өчен дә баш кирәк. Берегез дә бушка гына эшләп йөрмисез.

– Әллә инде безне бушка эшләтер идегезме?.. Акыллы башлар!..

– Бер миңа гына әйтмәгез. Монда бер мин генә түгел, әнә управляющийлар бар, барыгыз да шуның белән сөйләшегез!..

– Син шулай һәрвакыт «эт – эткә, эт – койрыкка» юлы белән барасың. Оренбурга барып, байларның үзләрен күреп сөйләшергә кушмыйсыңмы тагын?

– Как мин «эт»! Абайлап сөйләшегез. Алай бик эшлисегез килми икән, сезне беркем дә көчләп эшләтми. Дүрт ягыгыз кыйбла!..

– Без синнән кыйбла сорап тормыйбыз, рас монда эшләү опасно икән, ташларга кирәк…

– Ташлар вакытны правление сездән сорап тормас!..

Штейгер белән эшчеләр арасында һәрвакыт шундый талашлар булып тора. Ләкин шахтада эшләүне һаман туктатмыйлар.

Кайберәүләр бу шахтада эшләүдән бөтенләй баш тарталар. Эштән баш тартучы эшчеләргә, бу приискада икенче бер эш бирелмәгәнгә күрә, алар талашып расчёт алалар да икенче приискаларга китәләр.

Берничә көннәргә сузылган талашлы һәм эшчеләр өчен соң дәрәҗәдә куркынычлы булган бу мәсьәлә табигатьнең үзе тарафыннан чишелде.

Беркөн иртән, эшчеләр эшкә китәргә җыенганда, беренче номерлы шахтаның җимерелүен хәбәр иттеләр.

Шахта беркемнән дә сорап тормаган, меңәрләгән терәүләргә карамый, аларны йомычкага әйләндереп убылган да төшкән…

Аның төнлә белән, эшчеләр юк вакытта җимерелүе анда эшләүчеләр өчен шатлыклы бәйрәм булды, һәркемнең авызында:

– Ярый әле, безнең бәхеткә каршы, төнлә белән җимерелгән!.. Әгәр дә эш вакытында убылган булса, бер генә кеше дә исән калмас иде.

– Без ул шахтаның тиздән җимереләчәген атна буена әйтә килдек. Ләкин администрация безнең сүзне колагына да элмәде…

– Аларның үзләрен шунда эшләтергә кирәк иде, эшнең ничек икәнен белерләр иде, – дигән сүзләр йөрде.

Шахтаның җимерелүе аркасында прииска идарәсе белән эшчеләр арасында байтак талашлар булып алды: шушы мөнәсәбәт белән кайбер эшчеләр билгесез вакытка кадәр эшсез калдылар; кайсыберләре икенче бер эшкә күчерелделәр; кайбер «телләре бик озын» кешеләргә, мондый «кечкенә мәсьәлә»не зурайтып йөрүчеләргә, бөтенләй эш бирелмәгәнгә күрә, алар бу приискага кул селтәп, икенче җирләргә чыгып киттеләр…

Бу приисканы ташлап китүчеләр арасында, аркасында керле капчыкларыннан башка бер йөкләре дә булмаган буйдаклар булган кебек, берничә балалы, үзләренә күрә эшчеләрдә була торган вак-төяк нәрсәләре булган семьялы кешеләр дә бар иде. Бу соңгыларының кайберләре хәлләре җиткән җиргә кадәр ат яллап китсәләр дә, кайберәүләре әйберләрен кечкенә кул арбаларына төяп, бәләкәй балаларын шунда утыртып, зуррак булганнарын җитәкләп, мең төрле михнәт белән моннан китәргә хәзерләнәләр иде. Шулай китүче эшчеләрнең йөзләре ачулы, балаларының күзләре яшьле, хатыннарының битләре моңлы булып, аларны карап тору күңелгә соң дәрәҗәдә авыр тәэсир бирә иде.

Бу приискада калучылар, китүче иптәшләренә карап:

– Сез барган җирдә эшләр шәп булса, хат җибәрегез, без дә барырбыз, – дигән теләкләрен белдерәләр, китүчеләр:

– Ярый, бик ярый! Тик бит әле безнең кайда баруыбыз, анда баргач, эш булу-булмау билгесез, – дип, үзләренең киләчәкләре турында бернәрсә дә белмәүләрен әйтәләр иде.

Китүчеләр, бер төркем булып, приискадан кырга таба күтәрелгән юл белән әкренләп кенә алга киттеләр. Алар бик әкрен баралар, нигәдер еш-еш тукталып, бәләкәй арбаларын рәтлиләр, шуннан тагын да кузгалып, алга җилышалар302 иде.

Нәкъ шул вакытта биек кырның өстеннән кыңгырау тавышлары ишетелде, шуның белән бергә өчәр ат җиккән өч-дүрт повозканың, пыр туздырып, приискага таба килүләре күренде. Эш эзләп китүчеләр төркеме, аларга юл бирер өчен, чак-чак төрле якка таралып өлгерделәр.

Бер-берсен таптардай булып килгән тройкаларның туп-туры приискага килгәнен күргән эшчеләрнең:

– Байлар киләләр!..

– Ну да соң үзләре йөри дә беләләр.

– Аларның атлары да бит солы өстендә генә торалар.

– Алар кебек кесәңә туктаусыз алтын агып торса, без дә шулай йөрер идек…

– Шакир абзый белән Закир абзый икәвесе дә хатын, балалары белән киләләр, ахры, – дип сөйләгән сүзләреннән мин ул килүчеләрнең приисканың хуҗалары икәнлекләрен аңладым.

Ул тройкалар, пыр туздырып, теге кыш көне буш тора торган яшел түбәле йортларның капкасыннан кереп киттеләр.

Эш эзләп китүчеләр төркеме, бәләкәй арбаларын юлга төшереп, артларына карый-карый күздән югалдылар.

Минем белән рәттән торып карап торган Сибгать бабай бик авыр сулады да:

– Шулай! – диде.

– Шулай!..

Шахта җимерелү аркасында күптән эшләп килгән эшчеләрнең байтагы эшсез калганда, стажлы эшчеләр кул астында эшләгән минем кебек яшь кешенең эшсез калуы бик мәгълүм һәм табигый иде. Миңа да берничә көн эшсез калырга туры килде. Ләкин эшсез калу миңа авыр булып сизелмәде. Чөнки мин ялгыз. Минем акча табуымны, азык алып кайтуымны көтеп торган, ике-өч көн эшсез тору белән генә ач калачак семьям юк.

Семьялы кешеләр өчен эшсезлекнең авырлыгы бик тиз сизелә. Ата-аналарының җим китергәнен көтеп, авызларын ачып торган сыерчык балаларына охшаган балалары байның шахтасы җимерелү белән дә, эшсезлек мәсьәләсе белән дә исәпләшеп тормыйлар. Аларга бүген табып, бүген ашатырга кирәк…

Өч-дүрт көн эшсез йөргәннән соң, миңа да эш табылды. Мин вашгердта алтын песогы юучыларга су тартып тору эшенә ялландым.

Мин өй түбәсеннән су агар өчен куелган озын тимер торбадан су тартып чыгарып торам. Шул суда ике кеше көрәк белән алтын комын юалар. Су тартып тору комны юуга караганда авыррак булганга күрә, бу эштә күбрәк ирләр була. Хатын-кызлар юалар.

Буа буйлап тезелеп киткән шундый вашгердлар берничә дистәләргә тулалар.

Бу эш, үзе яхшы ук авыр булса да, бердән, җир өстендә булганга, икенчедән, күп кешеләр, шулар арасында хатын-кызлар да эшләгәнгә күрә, җиңел төсле күренә.

Монда эш кайный, шуңа күрә күңелле…

Эш бик каты, каравыл астында бара. Нарядчиклар, вашгерд иләгеннән юылган песоклардан күзләрен алмый, эшчеләрнең хәрәкәтләрен күзәтеп кенә торалар. Күрәсең, алар песок арасыннан самородкы килеп чыгар да эшчеләр алырлар, вашгердка алтын бөртекләрен җыяр өчен терекөмеш тирәсенә җыелган алтыннарны эләктерерләр дип курка торганнардыр…

Аларда эшчеләргә ышанмаучылык бик көчле. Шуның өстенә йөзләре чытык, үзләрен бик югары тоталар. Шулай да монда хатын-кызлар күңелле. Алар үзләренең күп эшләп аруларына карамастан, эш араларында җырлау, бер-берсе, хәтта ирләр белән уйнаудан ялыкмыйлар.

Эшләрнең барышын карау, аерым хәл җыярга туктаган вакытлардан башка вакытларны эшчеләрне бер минут та тик тотмыйча эшләтү – нарядчикларның бурычлары.

Байлар килгәннән соң, бу контрольлек тагын да көчәйде. Шулай ныклы контроль астында эш кайный. Менә бүген, шулай эш кайнап торганда:

– Байлар килә! – диделәр.

Без башыбызны күтәреп караганда, теге яшел түбәле өйләр ягыннан байлар белән управляющийлар әкренләп кенә без эшләгән җиргә таба киләләр иде.

Алар безгә якынлашкан саен, нарядчикның йөзе үзгәрә башлады. Эшчеләргә күзләре белән боерык биргәндәй булып, төрмә каравыллаган борынгы солдатларча, вашгердлар тирәсендә әрле-бирле йөрергә кереште. Ул үзенең эчке тойгысын, байларга ярарга тырышуын үзенең эчендә генә саклап тора алмады:

– Байлар килгәндә, кулларыгыз эштә булсын! Алар сезне күрер өчен түгел, мондагы эшнең порядкасын карарга киләләр! – дип боерык бирде һәм юар өчен вашгердлар янына китерелеп түгелгән алтын песокларын шунда ук бер җиргә өйдереп куйдырды.

Эшчеләр, туктаусыз рәвештә, аерым бер кызулык белән эшкә керештеләр.

Байлар буаның теге башыннан башлап, һәрбер вашгерд янында бераз туктап, управляющийлар белән нәрсә турындадыр сөйләшеп бераз торганнан соң, әкренләп алга атладылар. Алар шулай әкренләп безнең янга килеп җиткәнче, сәгатьләрчә вакыт үтте. Байлар килгәндә, эшчеләр эштә булырга тиеш булганга күрә, эш туктаусыз дәвам итте. Беләкләр талдылар, күз аллары караңгылана башлады. Йөрәкләр еш-еш тибеп, тын алу авырлаша башлады.

Алар безнең янга килеп җиттеләр дә тагын туктадылар. Аларның күзләре безгә түгел, иң элек безнең эшкә ташланды. Нарядчик аларга честь биреп, рапорт ясарга әзер торган бер кеше хәленә төште. Ул, үзен нигәдер алар алдында гаепле санаган бер кеше сыйфатына керү белән бергә, үзенең өстенә йөкләнгән эшләрне соң дәрәҗәдә яхшы башкаруын белдерергә теләгән кебек, бер безгә, бер байларга карады.

Байлар, гүяки монда бер кеше дә юк кебек, тик нарядчикның баш июенә каршы иякләрен кактылар да эшчеләргә бер сүз дә әйтмәделәр.

Байлар икәүсе дә – гәүдәгә бертигез, озын һәм пар аргамак кебек килбәтле, таза кешеләр. Аларның зур куе кара мыеклары тулы битләренә матурлык биреп, байлыкларын күрсәтеп торгандай күренә.

Өс киемнәре европача булса да, үзләренең татарлыкларын, икенче төрле әйткәндә, мөселманлыкларын саклар өчен башларына кара түбәтәйләр кигәннәр. Аларның шәм кебек туры булуларыннан һичбер эш белән мәшәкать күрмәгәнлекләре беленеп тора.

Эшчеләргә алар алдында эштән туктарга ярамаганга күрә, эш гадәткә караганда да кызурак бара. Тимер иләк өстендәге вак таш катыш балчыклар юылып читкә ташланалар. Алар үзләрен бик җитди һәм эре тоталар, йөзләрендә көләчлек яки хәлдән таеп барган хатын-кызларның битләреннән агып төшкән тирләрен күреп, аларны кызгану хисе һәм авыр хәлдә икәнлекләрен аңлап, эштән туктатып тору теләге күренми. Алар алдында эшчеләр, үзләрен ниндидер бер куркыныч нәрсәләр алдында торган кебек хис итеп, үзләрен байларга бурычлы һәм шул бурычны үтәргә тиеш төсле аерым бер кызулык белән эшлиләр.

Күңелләр аларның тизрәк китүләрен, сәгатьләр буенча һичтуктаусыз эшләп арыган беләкләрен ял иттерүне көтәләр… Ләкин алар эшчеләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның аяктан егылырлык булып аруларын сизмиләр яки, сизсәләр дә, алар белән исәпләшергә кирәк тапмыйлардыр, ахры.

Шул арада теге яшел түбәле өйләр ягыннан җәйнең эссе көненә карап киенгән, чәчәкләрдән чәчәкләргә очып йөргән күбәләкләр кебек, сигез-ун яшьләрендә ике кыз йөгереп килделәр.

Аларны күрү белән, байларның йөзләре көләчләнде. Алар, килү белән назланып һәм иркәлек күрсәтеп, әтиләренең итәкләренә сарылдылар.

Аларның әтисе, аркаларыннан сөеп, кызыл ефәк тасма белән бант ясалган чәчләреннән сыйпады да:

– Былбылларым, шулай балчык арасында йөрергә ярыймыни? Башыгызга эссе кабар бит!.. Монда нигә килдегез? – диде.

– Әннәләр сезне көтәләр…

– Ярый, хәзер!

Шул кызлар килгәннән соң гына, байларның берсе түш кесәсеннән алтын сәгатен алып карады һәм үзенең туганына нәрсәдер әйтте. Шуннан соң гына алар әкренләп алга киттеләр.

Алар киткәч, эшләүчеләрнең өсләреннән авыр йөк төшкән кебек булып калды, һәм, алар ераклаша төшү белән, һәркем эштән туктап, әрле-бирле селкеп, талган кулларын яздылар…

Һәркем шунда ук хәл җыярга утырды. Тәмәке тартучылар махорка кәгазьләрен төрә башладылар. Хәл җыю арасында сүз байлар хакында булды. Эшчеләрдән берәү:

– Менә күрдегезме?.. Безнең байлар шулар инде, – дип сүз башлады һәм, аларның басып торган урыннарын кулы белән төртеп күрсәтеп: – Менә шунда торганы, теге алтын сәгатен алып караганы Закир исемле аның. Ә тегесе, теге балаларны сөйгәне – Шакир абзый…

Икенче бер эшче:

– Ну үзләрен эре күрәләр дә икән соң!.. Мин мондый гөрбиян кешеләрне күргәнем юк. Без Иванов руднигында эшләгәндә, хуҗа килсә, һич булмаса, башын иеп исәнләшә торган иде. Ә болар безне бар дип тә белмәделәр. Ачуыңнан шартларсың…

– Синең шартлавыңа аларның исләре китәр дип беләсеңме әллә? Үткән ел Вәли абзыйны балчык басып үтерде, алар аңа «ә» дә димәделәр. Җиңги, ике баласын ияртеп, бернәрсәсез өч йөз чакрым җиргә җәяү кайтып китте. Аларның күңелләрендә миһербан булса, шуны кызганып ярдәм итәрләр иде.

– Шундыйларны уйласаң, чёрт вәзми, йөрәк әллә нишләп китә! – Ул шул сүзләрне әйтте дә кулындагы тәмәке төпчеген җиргә атып бәрде.

Өченче берсе салмак кына тавыш белән:

– Юк инде, малай, әллә безнең бәхет юк, әллә үзебез берәр нәрсәгә төшенмәгәнгә, шулай кеше себеркесе булып йөрибез. Ә алар үзләре монда елына бер рәт килеп карап кына китәләр, шулай да пычаклары май өстендә303.

Тәмәке төпчеген атып бәрүче:

– Нәрсә бәхет сөйләп утырасың, бәхетне беркем дә китереп бирми аны… Үзең табарга кирәк… Былтыр әнә теге озын буйлы, урысча оста җегет безгә сөйли торган иде бит, – дип, нәрсәдер сөйләргә теләгән иде, аның иптәше, каршы төшеп:

– Теге нәрсәнең (нарядчикны әйтә) башы карабодай саламы белән ябылган (татарча да аңлый димәкче була), теге җегетне дә шул әрәм иттерде, диләр бит…

– Тапкансың куркыр кеше, менә миңа бәйләнеп кенә карасын!..

– Ул синең белән бәйләнеп тормый, тиешле җиргә барып әйтә генә икән…

– Әйтсә, чәчрәп китсен! Кайда булса да шундый эшкә җибәрерләр, миңа барыбер.

Сүз шунда җиткәндә, нарядчик, сәгатен карап:

– Ну, җегетләр, сүз бетмәс, әйдәгез эшкә! – дип, ачулы тавыш белән әмер бирде һәм, кайберәүләрнең эшкә башламый торуларын күргәч:

– Йә, нәрсә тагын, аркагызга таш аскан кебек, кузгалмый торасыз? Монда акыл сатып, сөйләшеп утырыр өчен килдек дип белдегезме әллә?

Аның бу сүзеннән соң эшчеләр һәммәсе дә эшкә керешсәләр дә, эш аралаш кайберәүләр аңа бәйләнеп тә алдылар. Ләкин бу бәйләнеш озакка бармый басылды, тагын да элекке кебек эш башланып китте. Нарядчик ачулы кыяфәте белән, кабырганы аркылы тешләгән эткә охшаган мыегын борып, вашгердлар тирәсендә әрле-бирле йөрергә кереште.

Нарядчик ул бүген генә түгел, һәрвакыт шулай грубый булып, бөтен эшчеләргә ачулы төсле йөри, әгәр дә үзе белән эшчеләр арасында талаш-тартыш китсә, тырпаеп торган мыекларын борып, әрле-бирле атларга керешә иде… Күрәсең, аның шул сыйфаты өчен байлар да, управляющий да аны ярата торганнардыр…

296.Намусы килде – ачуы килде.
297.Шакарып – борып.
298.Үтәмәделәр – тотмадылар.
299.Вакыйгда – чынлыкта.
300.Кола яланга – ачык яланга.
301.Шурфлар – казылма байлыклар эзләү өчен эшләнгән кое, чокырлар.
302.Җилышалар – китәләр.
303.Пычаклары май өстендә – эшләре әйбәт.