Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 29

Yazı tipi:

Бер дә уйламаганда, «Восьмой» приискасына Троицкида минем белән бер мәдрәсәдә укыган өч шәкерт килеп чыкты.

Алар берничә приискага барып, кайберсендә юллык һәм ашарлык эшләгәннәр дә, йөри торгач, монда килгәннәр икән.

Аларның килүләре минем өчен бик күңелле булды. Алар приискага килгәч, җәй тору өчен соң дәрәҗәдә күңелсез булган казармада торасы килмәде. Шуның өчен, башка сезонниклар кебек, болар да палатка тектереп, землянкалар артындагы яшеллеккә палатка корып, шунда тора башладылар. Алар мине дә үзләре белән бергә торырга чакырганга күрә, Сибгать бабайлар белән исәп-хисапны өзеп, мин дә аларның палаткаларына чыктым.

Ямь-яшел үләннәр өстенә корылган, аккош кебек киерелеп торган ап-ак палаткада тору, әлбәттә, бик күңеллегә әйләнде.

Минем бу яңа иптәшләрем, хәзергечә әйткәндә, Зилаер кантоныннан, Ирәндек таулары тирәсендәге авылларның башкорт җегетләре булып, шуннан Троицкига укырга барганнар, бу ел авылларына кайтмыйча, монда эшкә килгәннәр иде304.

Хәзер безнең уртак тормыш башланды. Аш пешерү һәм чәй кайнату өчен, алмашлап беребез палаткада кала, калганнарыбыз эшкә бара идек. Эш булмаган көнне юылган алтын песоклары арасыннан самородкы эзләргә барабыз. Аннан ялыккач, сахрада йөрибез.

Бу араларда безнең эшсез көннәр байтак булды.

Фәйзулла курай уйнарга оста гына икән. Ул, тик торуның күңелсезлеген каплар өчен, каяндыр курай табып алып кайтты. Ул үзенең өске ирене белән курайның башын ябып, иренен калтырата-калтырата уйный, Шакир «Ирәндек» көен вә башкаларны җырлап аңа кушыла, без аларның курай уйнап җырлауларын тирән уйга калып тыңлый идек.

Курай, җыр безнең палатка тирәсен җанландырып җибәрде. Күрше палаткалардагы эшчеләр һәм хатын-кызлар да безнең тирәгә җыелып, күңел ача торган булып киттеләр… Бу эш безнең өчен дә, алар өчен дә күңелле булып, үзенә күрә кечкенә бер концерт төсен ала торган иде.

Көн аяз. Кояш Урал тауларына карап, түбән төшеп бара. Ул хәзер безгә таба артына әйләнеп көлеп китеп барган кебек күренә.

Бүген дә эшкә бара алмаган кешеләр капыл гына нигәдер приискадан сөзәкләнеп, югары күтәрелгән кыр өстендәге вак кына каенлыкка таба карап йөгерешә башладылар.

Аларның ашыгып йөгерүләренә караганда, каенлык эчендә нинди дә булса мөһим бер вакыйга булуы күренеп тора иде. Без дә, палаткадан чыгып, ашыга-ашыга, шулай таба йөгердек.

– Нәрсә бар анда?

Ашыгып баручыларның берсе, бик зур әһәмият биреп:

– Ат башыдай алтын табылган! – диде дә безне узып китте.

Икенче берәүсе:

– Үзен күтәреп тә булмый икән! – дигән сүзне өстәде.

– Ат башыдай алтын!

Без баруыбызны әкренәйтә төштек тә «ат башыдай алтын» турында сөйләшә башладык.

– Ничек табылды икән?

– Аны табучы нинди бәхетле кеше!.. Башкалар монда күгәрчен күкәе чаклы самородкы таба алмыйлар, ә ул кеше «ат башыдай» алтын тапкан.

Халык телендә «Ат башыдай алтын бирсәң дә, ул эшне эшләмим» дигән сүз йөрсә дә, вакыйгда җир астыннан «ат башыдай алтын» табылуына күп кешеләр ышанмыйлар, ә үзләре, шулай булса да, шуны күрергә ашыгып йөгерәләр.

Тауга каршы ашыгып бара торгач, безнең хәлләр бетте. Кайберәүләр, тыннары бетеп, артта кала башладылар.

Ниһаять, без, бара торгач, вак кына каенлык арасындагы бер ялан җиргә барып чыктык.

Анда җыелган халык төркеме, түгәрәкләнеп, исләре китеп карашып торалар.

Без, кешеләр төркеме янына барып җитү белән, «ат башыдай алтын» ны тизрәк күрәсебез килеп, кысыла-кысыла уртага кердек һәм күзләребезне мәйдан уртасына аттык.

Иң элек кечкенә мәйдан уртасына җәелгән кып-кызыл иран паласы өстендә утырган байларга күзебез төште.

Ни күзебез белән күрик, чынлап та, байларның алдында ат башы чаклы кызгылт һәм кытыршы бер таш. Ул гына түгел, шул зур кисәк янында йодрык һәм аннан кечкенәрәк тагын берничә кисәк кызгылт нәрсәләр торалар.

Бу нәрсәләрне үз күзебез белән күргәч, безнең гаҗәпсенү тагын да артты. Кешеләр, алтын кисәкләрен тагын да якыннанрак күрер өчен, бер-берсен этеп, алга җыелыша башладылар. Ләкин шунда канауга куелган стражник кешеләрне читкә куарга кереште. Кешеләр артка чиктеләр. Безнең күзләр һаман да алтын кисәкләрендә: аларның иң зурысы чынлап та ат башы чамасында булса да, ул саф алтын булмый, тимер рудасы кебек кызгылт тузанга манчылган таш белән аралаш булып, шул ташның арасыннан йөргән бармак юанлыгы алтын тамырлары күренеп торалар иде. Кечкенә кисәкләрдә дә алтын шулай ук кызгылт таш белән аралашкан.

Бу «ат башыдай алтын» үзенең кечкенә балалары кебек булган бәләкәй алтын кисәкләре белән, өч чирек чамасында гына тирәнлектән, чирәм астыннан чыккан икән.

«Ат башыдай алтын» ны табучы – Урал ягыннан килгән башкорт агае. Ул һаман байлар һәм стражник карамагы астында шул тирәне казый. Хәзер ул үзенең аруын да, ашау-эчүен дә оныткан төсле күренә.

Кем белә, ул үзенең шундый зур хәзинә табу шатлыгы белән эченнән әллә нәрсәләр уйлый торгандыр…

Ул шулай ашыгып, бөтен көчен биреп казый. Аның маңлаеннан агып төшкән тирләре, тузанга манчылган йөзендә эз калдырып, түбән агып төшкәннәр.

Байлар үзләренең күзләрен алларында яткан «ат башыдай алтын» өстеннән җир казучы башкорт агае алдына төшергәннәр. «Ат башыдай» гына алтын аларны канәгатьләндереп бетми, күрәсең. Аларның күзләрендә шатлык юк. Алар ни өчен шатлана алмый торганнардыр, кем белә?

Бераздан соң байларның зурысы, стражникны янына чакырып, аның колагына нәрсәдер әйтте. Стражник шунда карап торучыларны бу җирдән китәргә кушып куарга тырышты.

Без көлә-көлә кайтып киттек, байлар ачулы күзләре белән иран паласы өстендәге «ат башыдай алтын» га карап калдылар.

Без хәзер җайлап, рәхәтләнеп кайтабыз.

Юлда кайтып баручыларның авызларында тик шул «ат башыдай алтын» хакында сүз бара:

– Вәт, малай, ат башыдай алтын кайда гына яткан бит!.. Без шуның өстеннән атлап йөргәнбез…

– Аны табучы агай бәхетле инде!.. Ул бүгеннән соң бер дә эшләмәсә дә тора алыр. Аның калган гомеренә җитәрлек награт бирерләр…

– Күпме булыр икән?

– Алтынны ташларыннан аерып алып үлчәгәч беленер әле.

– Милиюм тәңкәлек алтын бардыр анда!..

– Милиюм булмас булуын да, шулай да күп булыр инде.

– Тик торган җирдән байларга шулчаклы алтын керсен әле, ә? – дигән сүзләр агып торалар.

Без иптәшләр белән башкорт агаена очраган бәхетнең безгә дә очравын өмет итәбез. Безнең күңелгә хәзер һәр җирдә алтын булыр төсле күренә. Шуңар күрәдер инде, безнең бер иптәш, юлда очраган зуррак, кызгылт ташларны кулына алып, әйләндереп-әйләндереп карый да ташлап китә.

Бүген кичке чәй вакытында һәрбер палатка, һәрбер землянка һәм казармаларда шул «ат башыдай алтын» хакында сүз бара торгандыр инде.

Кичке чәйне кайнатып, эчәргә утыру белән, безнең дә беренче сүз шуннан башланды.

Безнең Шакир дигән иптәшебез беркатлы ачык кеше иде. Ул сүз арасында:

– Ну, малай, шул алтын миңа табылһа, мин ни эшләргә белер инем! – диде.

Аның бу сүзе безгә бик кызык тоелды. Без аннан:

– Йә, шул алтын сиңа табылса, ни эшләр идең? – дип сорадык.

Ул бер дә уйлап тормый:

– Төмәскә305 кайтып, бик шәп йорт һалдырыр инем дә… фәлән байдың кыдын алып, һедде кунакка сакырып, атна-ун көн бик яхшы һыйлап, үдегедгә аксалар биреп, Троицкига укырга җибәрер инем, – диде.

Без аның бу сүзеннән көлештек һәм:

– Ул бай сиңа кызын бирер микән соң? – дигән сөальне бирдек.

Ул, һаман да шулай бик гади иттереп:

– Бирмәй ни, – ди, – аксаң күп булһа, үддәре сакырып бирерләр, – ди.

– Аның кызын күргәнең бармыни соң?

– Үткән яй бед уларга утын ташыгайнык. Шунда ул беддән касмай йөренә. Беддең менән һөйләшеп тә тордо. Үде тап мэрия кыды кевек: оялып-нитеп тороудо уена да килтереп сыгармай…

Аның бу сүзләреннән без тагын көлдек. Ләкин ул безнең көлүебезгә ачулану түгел, үзе катнашып китте:

– Бәй, уның нәмәһеннән көләһегед? Улай булгас, шундай алтын тапһагыд, һед нәй эшләр инегед? – дип, безнең фикерне сорады.

Лотфулла әз генә уйлап торды да:

– Мин бүгеннән Троицкига кайтып, бер җиргә дә китми, җәен-кышын шунда ятып укыр идем, – диде.

Шакир аңа каршы:

– Пүстәкте уйлайһың. Шундай күп аксам булһа, баш ватып укып тораммы һуң!.. – диде.

– Бер дә пүстәк түгел. Бер укып сыкһаң, дүрт ягың кыйбла булып, гомергә бер эш тә эшләмәй ятаһың бит!

Алтын табылу турысында сөйләшә торгач, чынлап та, безнең кесәдә хәзер үк алтыннар тулып яткан кебек булып китте.

– Ә һин һуң нәй эшләр инең? – дип, минем дә уемны сорадылар.

– Табылмаган алтын белән ни эшлисең?

– Юк, бәлфараз306 табылһа?

Алар шулай дигәч, җавап бирү турысында авыр хәлдә калдым. Үземне аларга җавап бирергә мәҗбүр кебек сиздем. Алар әйткәнчә, шулай «ат башыдай алтын» түгел, бәхеткә каршы, берәр кул кисәге чаклы алтын табыла калса, нәрсә эшләр идем икән дигән уйга төштем.

Мин инде бу вакытта кайдандыр кулга төшереп, Каюм Насыйриның «Җәгърафияи кәбир» ен һәм Төркиядә басылган кайбер нәрсәләрне укып тәрәккыйләшә307 башлаган идем. Шуларны уку минем күңелемдә читкә китү фикерен тудырган иде. Ул вакытта урысларның тәртипле мәктәпләре безгә чит. Ярлы эшчән татар-башкорт балаларын ул мәктәпләргә якын да китермиләр. Шуның өчен әзрәк гамь күрим308, тәртипле мәктәптә укыйм дисәң, Төркиягә китәргә туры килә иде.

Иптәшләрнең соравы уңае белән, минем шул теләгем күз алдыма килеп басты һәм миңа да берәр көнне алтын табылырдай булып китте дә:

– Әгәр миңа шундый алтын табыла калса, сезнең белән уртаклашыр идем дә, үземә дигән өлешемне акчага әйләндереп, Истанбулга укырга китәр идем, – дидем.

– Нигә анда китәсең, монда ярамыймыни? – диләр.

– Анда укулар бик шәп, ди, анда төрле фәннәрне укыта торган мәктәпләр бар икән…

– Троицкидагы безнең ишан мәдрәсәсеннән дә шәп микәнни?..

– Ник шәп булмасын ди, шәп!

Алтын табылса, ни эшләү фикерен әйтү чираты Фәйзуллага җитте. Без, аңа карап:

– Йә, Фәйзулла, алтын тапсаң, син нәрсә эшләр идең? – дидек.

– Мин, үз өлешемә дигән алтынны алу белән, авылга кайтып, шунда тора башлар идем…

– Син бигрәк тә пүстәкне уйлыйсың, – диде Лотфулла.

– Нигә пүстәк булсын? – ди.

– Пүстәк булмый ни, кеше, укуны ташлап, авылга кайтамы соң? Авылда ни кызык бар анда?..

«Ат башыдай алтын» таба алсак, үзебезнең ни эшләргә теләгән фикеребезне яклап, бик озак сөйләшкәннән соң гына, ак палатка астына йокларга киткәнбез.

Иртән торуга, кичә безнең сөйләгән хыялларыбыз күңелләребездән юылып алынып ташланган бер хәлдә эшкә киттек…

Эш арасында һаман шул «ат башыдай алтын» турында сүз бара иде.

Эшчеләр арасында, кичә табылган алтыннарны ташлардан аерып үлчәгәч, бер пот та утыз биш кадак саф алтын309 чыгуы сөйләнә, бу эшкә һаман да һәркем хәйран кала иде.

Алтынның бер пот та утыз биш кадак икәнен ишетү белән, һәркем бер-берсеннән:

– Ә аны тапкан башкорт агайга күпме, ничә мең тәңкә награт бирделәр икән соң? – дип сораша башладылар.

«Бер йөз тәңкә награт биргәннәр икән»… хәбәре шунда ук таралып өлгерде.

– Булганы бер йөз тәңкәме?..

– Әйе, бер йөз. Мин ул агайны күрдем, аның үзенең авызыннан ишеттем.

– Әз, бик әз. Ат башыдай алтын табып биргән бер кешегә йөз тәңкә награтмыни ул! Һич булмаса, берәр мең сум бирергә кирәк иде.

Башкорт агайга йөз генә тәңкә награт бирелүенә һәркемнең эче пошты, һәркем байларның жадный-комсызлыкларына аптырашка калды:

– Оятсызлар! Алай иткәнче, лутчы бирмәскә кирәк иде.

– Башкорт агай аны алмаска, үзләренең йөзләренә бәреп китәргә кирәк иде!

– Алмасаң, байларның исләре китәр дип беләсеңме әллә?

– Әйдә, алсын. Дуңгыздан бер кыл! – дип, эшчеләрчә сүгенеп тә алдылар.

Без кичен, эштән кайткач, тагын шул алтын турында сүз башладык һәм акчага әйләндергәндә күпме булачагын исәпләргә керештек.

Иң элек Лотфулла, бармаклары белән санап:

– Мыскалы биш тәңкәдән – бер мыскалы биш тәңкә, ун мыскалы йөз тәңкә…

– Вәт дурак, ун мыскал йөз тәңкә булсын ди! Илле сум диң…

– Ну, илле тәңкә булсын. Бер кадакта ничә мыскал була әле?

– Туксан дүрт…

– Юк, туксан алты мыскал була.

– Ну, чама белән әйткәндә, йөз мыскал булсын ди. Йөз мыскал алтын бишәр тәңкәдән биш йөз тәңкә була. Вәт кайда китә ул.

Бераз санагач та, безнең бармакларның саны бетте. Акчаның саны бик күпкә китә башлады. Җепнең очын югалттык, саннарны саташтыра башладык.

Шакир, бик озак уйлап торганнан соң:

– Ун мең тәңкә бер миллион була түгелме? – диде.

Безнең кайсыларыбыз аңа каршы:

– Юк, мең җирдә мең бер миллион була, – диде.

Санның болай күпкә китүе безнең башларыбызны тагын да ныграк әйләндерде.

Безнең кара хисапка караганда, «ат башыдай алтын» бер исәпләгәндә әллә ничә миллионга китте. Ничек тә ул акчаларның күплеген безнең башлар сыйдыра алмады. Шуның өчен исәпләүне ташладык.

Лотфулла, башын селкеп:

– Вәт әй, байлар тик торганда, теге агай аларга нинди зур хәзинә табып бирде. Ә аның үзенә булганы йөз сум биргәннәр… – диде.

– Тик торганда ул да ярый инде.

– Нигә тик торсын ул? Җирне казып, алтынны табучы ул бит.

– Ә җир кемнеке?

– Байларныкы…

– Оренбурда торган байларга кайдан килсен ди ул җир?

– Чынлап та, җир кемнеке?

Без ул вакытта үзебезнең бу сөалебезгә җавап бирә алмадык. Чөнки җир мәсьәләсе һәм социализм хакында беребез дә бернәрсә дә белми һәм бер китап та укымаган идек.

Шуның өчен «Җир кемнеке?..» сөале җавапсыз калды.

Соңгы ун-унбиш көн эчендә без приискадан бер чакрым чамасы болынлыкта (тугай сымак җирдә) дүртебез бергә разведкада йөрдек.

Аршыны егерме тиен көмештән җир астына туп-туры түгәрәк тишек (шурф) казып төшәбез. Гадәттә, алтын була торган балчык катламына җиткәч, бер-ике бадьян балчыкны юып карыйбыз. Бу эшләр, әлбәттә, штейгер карамагында эшләнә. Кайсы җирдә ничә доля алтын бөртеге чыга яки бер дә чыкмый, шуңа карап, шул урынга багана утыртып, билге куеп китәбез. Соңыннан ул җирдә алтын казыту файдалымы-түгелме – аны байлар үзләре беләләр. Безнең анда эшебез юк. Ләкин бу разведка эше безнең өчен шәп кәсеп булып төште. Һәр көн кеше башына берәр тәңкә төшереп кенә торабыз.

– Бер тәңкә!.. Бу әз акча түгел, – дибез.

Ун-унбиш көн эчендә болын кып-кызыл туфрак чүмәләләре белән чуарланды. Алты-җиде аршын тирәнлектәге коелар берничә дистәгә тулды. Без хәзер үзебезне приисканың чын эшчеләре рәтеннән исәпләп йөри башладык.

Шимбә көн акча алабыз.

Шуны алыр өчен Фәйзулла белән Лотфулла конторга киттеләр. Без Шакир белән җир учакта аш пешерә калдык.

Әнә алар кайтып киләләр. Малайлар бик шат күренәләр. Ахрысы, безгә акча тигәндер…

Без икәвебез дә, аягүрә басып, аларны каршыладык:

– Ну, күпме акча тиде?

Алар, тел белән җавап бирми, чатырга керделәр, ашъяулыкның өстенә акчаларны актарып җибәрделәр. Бер учтай көмеш тәңкәләр өстенә шулар арасында бишәр сумлык берничә алтын тәңкәләр ялтырап торалар.

Фәйзулла санарга кереште. Иң элек алтын тәңкәләрне алып:

– Бер-ике… алты… барысы утыз тәңкә, – дип, бер якка куйды.

Көмешләрне санагач, утыз ике сум кырык тиен булдылар.

– Алтмыш ике сум кырык тиен!..

Без бер-беребезгә караштык. Унбиш көндә шулчаклы акча эшләгәнбез, бу әз түгел.

Фәйзулла белән Лотфулла бер-берсенә карашып алганнан соң:

– Сезгә яңа хәбәр әйтикме? – диләр.

– Әйтегез, нинди хәбәр?

– Безне Орски ягына разведкага барырга кушалар. Безгә кирәк булган бөтен корал һәм атларны контор үзе бирә. Ә эш хакы болай: биш аршын тирәнлеккә чаклы аршыны – егерме тиен, аннан ун аршын тирәнлеккә чаклы – егерме биш, егерме аршынга чаклы аршыны – утыз тиен, аннан да тирәнгә китсә, утыз аршынга чаклы аршыны – утыз биш тиен…

– Ә аннан да тирәнгә китсә?..

– Аннан да тирәнгә китмәс, диләр.

– Кайчан китәргә?

– Иртәдән соңга китәргә. Безнең белән барачак штейгер безне бик димли. Анда сезгә яхшы булыр, ди, мин сезне конторга үзем әйттем, кадерен белегез, ди.

Без сөйләштек-сөйләштек тә барырга карар бирдек.

– Без инде иртәдән соңга китәрбез…

Иртәнгесен без, эшкә бармый, үзебез белән алып китәчәк әйберләрне, арбаларны һәм коралларны кабул итү белән көн үткәрдек. Безнең сәфәр кирәк-яраклары хәзерләнеп бетте. Йөрәкләр нигәдер тибәләр…

Кич белән мин семьялылар казармасына Сибгать һәм Сәлим бабайлар белән күрешеп китәргә бардым.

Мин казармага барып керүгә, аның Сәлим бабайлар тора торган як башында байтак кешеләр җыелышып, нәрсә өчендер аптырашта торалар һәм кемнедер кызганып сөйләшәләр иде. Мин туры шул кешеләр янына бардым. Сәлим бабайның хатыны, мине күрү белән:

– Абзаң имгәнде бит, – диде дә күзләрен яшьләндерде.

– Ничек, кайда имгәнгән?..

Ул, яшьле күзләрен яулык очы белән сөртеп:

– Яңлышлык белән югарыдан агач төшеп, шуның бер башы аның кулбашына килеп бәрелгән. Ярый әле башына төшмәгән. Башына төшкән булса, шунда ук үләр иде, диделәр.

Аның ыңгырашкан тавышы әллә кайдан ук ишетелеп тора иде.

Мин Сәлим бабайның янына бардым. Аның янында Сибгать бабай һәм аның хатыны вә башка берничә кеше кулларын уып, ни эшләргә белми торалар:

– Кулбаш сөяге чыккандыр.

– Әллә кулбаш сөяге сынды микән? – дип сөйләшәләр иде.

Сәлим бабай чалкан төшеп ята, үзе һаман сызлана, сыкрана иде.

Хәдичә, картларның әйтүе буенча, бер иске күлмәкне ертып китерде. Аны тозлы суга манчып, Сәлим бабайның кулына һәм кулбашына бинт ясадылар. Бу вакытта аның сызлануына күп күзләрдән яшь килде. Хәдичә, чыдый алмый, мичкә таба әйләнеп җылый башлады.

Байтак вакыт үткәннән соң гына Сәлим бабайның сызлануы кими төшкән кебек булды да тирә-ягына карап алды. Шунда аның күзе миңа төште:

– Исәнме әле!

– Яхшы әле. Сезгә күрешеп китәргә килгән идем дә, сез бик зур күңелсезлеккә очрагансыз икән…

– Шулай булды инде… Кайда китәсең?

– Разведкага…

– Хәерле булсын… Кайтканда безгә төш.

– Ярый…

Мин, аны озак торуым белән борчымас өчен, күрешеп китәргә булдым. Ул миңа сул кулын сузды. Аның сөякле кулы ут кебек кызу иде. Күзгә карады да:

– Исән бул… – Аның күзе яшьләнде, мин тагын исәнләшеп, башымны иеп, аның яныннан киттем.

Сибгать бабайлар, әбиләр һәм башкаларның һәммәсе белән дә күрештем. Алар һәммәсе дә, мине үзләренең бик якын кешеләре кебек кайта-кайта күрешеп, кайтканда үзләренә төшәргә кушып озаттылар.

Мин казармадан чыкканда, караңгы төшкән булып, каршымда бер карачкыл тора иде. Текәлеп карагач, аның Хәдичә икәнен белдем.

– Китәсеңмени?

– Китәм шул…

– Нигә китәсең инде? Монда да эш бар бит…

– Шулай да иптәшләр белән китәргә уйладым.

– Кире монда кайтасыңмы соң?

– Без бер-ике айдан кайтабыз.

– Безгә төшәрсең инде.

– Ярый…

Бераз гына сөйләнгәч, мин аңа кулымны суздым. Ул кулын бирү белән бергә, миңа бер кәгазь дә тоттырды. Аның кулы эссе, ләкин кулга рәхәт бирә торган эссе иде.

Ул, кәгазьне биргәч:

– Түлке бер кешегә дә әйтмә, зинһар, кеше белмәсен! – диде.

– Әйтмәм, бервакытта да әйтмәм.

Тагын күрештек. Казармадан кемдер чыккач, ул артка чигенде. Мин башымны идем дә, аннан аерылып, караңгыны ярып, үземнең чатырга кайттым.

Мин кайтканда, иптәшләр ятканнар иде. Чатыр алдындагы ут яктысында Хәдичәнең биргән язуын укыдым. Ул, бу хатны биргәндә: «Түлке бер кешегә дә әйтмә, зинһар, кеше белмәсен», – дигән иде бит. Мин дә кешегә әйтмәскә вәгъдә бирдем. Шуның өчен ул бу хатка нәрсәләр язганын бу урынга теркәмәскә булдым. Чөнки мин ул хатны монда язсам, Хәдичәгә биргән вәгъдәмне дә бозган булыр идем. Ул бу хикәяне укый калса, миңа ачуланыр, һич булмаса, үпкәләр иде…

Иртәнгесен без бөтен коралларны, чатырны һәм үзебез өчен кирәк булган азыкларны төяп, шагыйрьнең алтын приискасыннан көньяк кояш батышына карап чыгып киттек. Көн матур, чиксез матур иде.

Прииска әкренләп артта калды. Шуның белән бергә анда минем йөрәгемнең бер кисәге калган кебек булганга күрә, прииска биек кырның артында калып югалганчы карап бардым.

Шулай прииска артка калган кебек, минем гомеремнең дә бер кисәге шунда өзелеп калды.

Сахра кешене җырлата, күңелләндерә бит. Безнең иптәшләр җырлый башладылар. Тик мин генә уйланып бара идем.

Аларның җырларын ярылырдай булып шалтыраган кыңгырау тавышлары бүлде. Без артыбызга әйләнеп карауга, аннан өчәр ат җигелгән өч көймә (повозка) килә, җирне җимерердәй булып шәп киләләр иде. Бездән алда барган штейгер (ул тарантаста бара иде), көймәле кешеләрне күрү белән, башлап үзе юлдан чыкты да безне дә юлдан чыгарга кушты.

Без юлдан чыгып та өлгермәдек, көймәләр безнең яныбыздан үтеп киттеләр. Штейгер аягүрә басып, аларга честь биреп калды. Ләкин алар ләм яльтәфит310 үттеләр.

Көймәләрнең өсләре кайтарылып салынганга күрә, ул көймәләрдә кемнәрнең барын без ачык күрдек. Анда прииска хуҗалары һәм аларның хатыннары вә балалары иде. Без алай-болай юлга төшкәнче, алар күздән яздылар. Тик тузаннары гына күренә башлады. Шунда штейгер, безгә карап:

– Шакир, Закир Садыйковичлар… Алар «Балкан» приискасына баралар, – диде.

– Шулай, Шакир, Закир Садыйковичлар. Ну, үзләре йөри беләләр дә соң!..

Минем иптәшләр байлар турында штейгер белән сөйләшәләр, ләкин мин, аларның сүзләрен бер дә ишетмәгән кебек, уйда барам.

Күз алдымда прииска, казармалар, землянкалар, «ат башыдай алтын», бергә эшләгән эшче иптәшләр, Сибгать бабайлар, Хәдичә, теге ямау ямап утырган хатыннар басып торалар.

Сәлим бабайның кичәге сызланулары колак төбемдә яңгырап торгандай булалар…

Бу яңгырау әллә яңа гына үткән кыңгыраулар тавышы, әллә Сәлим бабайның сызлану тавышы – мин аларны аера алмыйм…

Еллар үттеләр. Приискада эшләгән көннәр артта калдылар. Тик андагы күренешләр, эшчеләрнең авыр тормышлары, аларның төрле һәлакәтләргә очраулары, ат башыдай алтыннар, Сәлим бабайның имгәнеп сызланулары, байларның кәеф-сафада йөрүләре һаман да күз алдында торалар.

Еллар үткәннән соң гына «Дәрдмәнд» имзасы белән язылган шигырьләрнең иясе Закир әфәнде Рәмиев булып, аның шул ук приискаларның хуҗасы икәнен белдем. Без «Шагыйрьнең алтын приискасы» нда эшләгәнбез икән. Теге меңәрләгән эшчеләр һәммәсе дә Дәрдмәнднең хәзинәсен баетучылар булган икән.

Ләкин ул үзенең шигырьләрендә бервакытта да аларны искә алмый, күрәсең, аның «шәрык гыйшкы» белән янган йөрәге алар өчен тибә алмаган.

Ул һаман үз сыйныфы өчен генә яна:

 
Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад,
Бер янып ат алдылар;
Мин, гариб311, мең кат янып та,
Яндыга саналмадым… –
 

ди.

Ул аларның көчләреннән файдалануны шигъри калыпка сала:

 
Әгәр илгә таратсаң бер хәзинә,
Бер акчадан төшәр һәр өй беренә;
Бер акчадан әгәр алсаң алардан,
Булыр һәр көндә312 хасыйл бер хәзинә,  –
 

дип, алар арасында хәзинәләр ясауны үзенең фәлсәфәсе итеп ала.

Ул, үз дәүләтенә карап, Ходасына шөкер итә:

 
Ни зур бу дәүләт, кем  –  шөкер итәм чук:
Минем беркемгә дә җәбер итәр көчем юк…313! –
 

ди һәм эшчеләрне тиргә батырып эшләтүләрен җәбергә санамый.

Ул үз аш пешерүчесенең каймак ашавыннан шикләнә:

 
Ашчы каймакны капкан,
Мәчегә яла япкан!
Ышаныр микән бае,
Ни әйтер абыстае?  –
 

дип, бер кабым каймак өчен аш пешерүчегә ышанмавын белдерә.

Ул үзенең дәүләте кулыннан киткәнгә, эшчәннәр хуҗа булганга соң дәрәҗәдә кайгыра:

 
Илаһи, калмасын көнең аларга,
Малыңны алсалар, сат башкаларга;
Бүген биргәннәреңне дә кире ал!
 

Ләкин ул малын башкаларга, чит ил байларына сата алмады һәм «биргәннәрен» кире кайтарып ала алмады бугай.

Шуның өчен аның борынгы шатлыклары югала:

 
Без генә идек без, гайреләр ят иде,
Бер җирдә идек даим, күңелләр шат иде.
 

Революция капиталны һәм аның хуҗаларын пракәндә иткәч314, алар таралалар. Инглиз, француз, урыс байларының Уралдагы рудник, алтын приискалары белән «Шагыйрьнең алтын приискалары» да эшчеләр хөкүмәте кулына күчәләр.

Хәзер аларда яңа эшләр эшләнә, яңа калыпка җырлар җырлана, көчле машиналар шаулый. Уралда хәзер Магнитстройлар бара…

Кара тупрак тулы мәзлум нидасы315,

Алар кемдер?..316 Алар кемнәр фидасы?

Ләкин инде хәзер ул җирләрдә мәзлум нидасы түгел, гигант заводлар нидасы гына ишетелә…

1931
304.Шушы приискада, аннан соң Орск өязендә алтын разведкасында бергә йөргән бу иптәшләремне әле дә исемнән чыгара алмыйм. Алар Фәйзулла, Шакир һәм Лотфулла исемле җегетләр булып, һәрвакыт Ирәндек тавын, Кызыл суын һәм Төмәс авылын бик сагынып сөйли торганнар иде. Фамилияләрен белмим. Хәзер аларның берсе исән булса, мин аның белән хат язышкан булыр идем. – М. Гафури искәр.
305.Төмәс – элекке Орск өязендә яртылаш шәһәргә әйләнеп барган зур бер авыл. Анда бик күп урыс һәм татар сәүдәгәрләре урынлашып, тирә-яктагы башкортларны имеп ятканнар. – М. Гафури искәр.
306.Бәлфараз – әгәр.
307.Тәрәккыйләшә – алга китә.
308.Гамь күрим – бу урында «укырга китү хәстәрен күрим» мәгънәсендә.
309.Чынлап та, бу урыннан шундый зур кисәкле алтыннар табылуы бик сирәк була торган вакыйгалардан икән. Шуның өчен бу вакыйга шул вакытта урыс гәзитләрендә дә аерым хәбәр булып басылган иде. – М. Гафури искәр.
310.Ләм яльтәфит – илтифатсыз.
311.Гариб – ил гизүче.
312.М. Гафурида: һәркемдә.
313.М. Гафурида: беркемне җәбер дә иткәнем юк.
314.Пракәндә иткәч – тараткач.
315.Мәзлум нидасы – изелгәннәр тавышы.
316.М. Гафурида: Алар кемнәр?.. Алар кемнең нидасы?..
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Hacim:
631 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04227-7
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 3,3, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 2 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre