Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 30

Yazı tipi:

Заятүләк берлә Сусылу

Сүз башы

Буннан бер ел элек мәшһүр бер затның гаиләләре берлә Бәләбәй өязендәге башкортлар арасына, Ачылы күл буена барган идем. Анда барудан мәкъсудым, бер җәһәттән, тәнәззеһ вә истирахәт317, матур күл буены күрмәк, икенче җәһәттән, Ачылы күл тирәсендәге күптән бирле үзләренең башкортлыкларын, гореф-гадәтләрен саклап килгән башкортларны күрү, иске, моңлы, дәртле милли көйләрене ишетү иде. Вакыйган, алар бу көнгә чаклы иске гореф-гадәтләрен, җыр-көйләрен чын көенчә саклап килә алганнар. Хәтта тирмә белән күчмә хәлендә йөрүләрне дә ун-унбиш ел мокаддәм генә ташлаганнар.

Без, Ачылы күл буена килеп төшкәч тә, тәңкә кебек күл буена, ямь-яшел үлән өстенә чатырларны кордык. Күлдән ерак түгел Канлы, Чапай дигән авыллардан курайчы һәм җырчылар китерттек.

Мин, тычкан көтеп утырган песи кеби, курай уйнаган вә җырлаган башкортларның авызларына карап, башка нәрсәләрене тәмам онытып, курайга кушылган моңлы тавышны чын күңелем берлә тыңлый идем.

Башкортларым «Кара юрга», «Өйдерәк», «Таш тугай», «Ашказар», «Тәфкиләү», «Сакмар», «Көрән юрга», «Кантуннар» дигән көйләрне берәм-берәм сыздыралар иде. Күл буйлап яңрап киткән тавышлары мине рухани ләззәт илә ләззәтләндерә, фәкать бу матур көйләрнең башкортлар арасында тиздән югалып, алар урынына татар такмаклары урынлашуы хәтеремә килеп, мине бераз хәсрәтләндерә иде.

Алар хәл җыйган вакытта, көйләрнең исемнәрене, ни сәбәпле чыгарганлыкларыны сөйләтә идем.

Бервакытта «Заятүләк» көене уйнап җырлый башладылар. Моны уйнап беткәнче, чак чыдап тордым. Беткәч тә: «Заятүләк кем соң ул?» – дидем.

Янымда утырган башкорт агай тынын җыеп, авызын ипләп сөйләй башлады. Ул, моны сөйләгән вакытта, ихлас белән кулыны селтәп, сөйләгән сүзенең дөреслегенә тәмам игътикад иткәнене318 хәрәкәтләре берлә белдерә иде.

Кулы белән күлнең теге ягына ишарә кыйлып: «Ана анда Заятүләк ташы бар, һәм моннан унбиш чакрым җирдә, ана, күгәреп күренгән Балкан тавында, аның кабере бар, бу күлнең уртасы бик тирән-фәлән, – дия сөйләп бетергәч, – «Заятүләк» дигән китап та бар», – диде.

Мин элек бу китапның Уфада мәшһүр бер зат тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, үзе вафат улуы сәбәпле бастырылмый калганын ишеткән идем. Монда да моның барлыгын ишеткәч, аны шундук эзләп таптым. Кулыма төшкән мөтәгаддид319 нөсхәләрне бергә китереп караганда, китапның әһәмияте, мин уйлаганча булмаса да, түбәндәге сәбәпләр өчен язып алып, тугъры килсә, табгы кыйлдырырмын320 дип уйладым.

Сәбәпләр – «Заятүләк» көенең матур, моңлы, бик иске булуы, буның вакыйгасы хыялый булса да, башкортларның игътикадына чын төсле булып урынлашуы, монда язылган Заятүләкнең шул мин янында утырган Ачылы күл янында йөргәнлеге, күлнең күз алдымда ялтырап ятуы вә башкалардыр.

Мин монда уздырган өч-дүрт көн гомеремне гел башкортларның иске тормышларыны сөйләтү, курай уйнатып, моңлы көйләрене көйләтү илә уздырдым. Алар иске тормышларын, кантуннар заманын сөйләп, шуңа мөнасиб321 җырларын җырлап, көйләп җибәрсәләр, аларның иске тормышлары күз алдына килгән төсле булып, чыннан, күңелне нечкәртә иде. Яңа тормышка өйрәнмәгән, эшне кай җиреннән башлап алып китәргә белмәгән кешенең үткән гомерене сагынып сөйләве хакыйкатән аны кызгандырадыр.

Башкортларның бу көнге хәленә караган вакытта, аларның көйләрен, җырларын вә башка әсәрләрен югалтмый алып калырга тырышу кирәк иде. Ләкин аларның тоз кеби эреп бетүенә безгә күз салырга бу көнге тәрбиямез, һиммәт вә гайрәтемез җитми шул.

15 февраль, 1910

Заятүләк берлә Сусылу

Буннан күп заманнар элек кыргыз322 илендә «Ун сан уймат» дигән йортта Сары Моркас исемле бер хан бар иде.

Кул астына караган иле-халкы күп, шөһрәте шәп, байлыгы тәмам җирендә булганның өстенә, төрле мәгыйшәткә, уен-көлкегә һәвәсле иде. Бу Моркас ханның яшь хатыныннан бер Заятүләк исемле ир баласы дөньяга килде.

Заятүләк, шул замандагы хан балалары ни эш берлә мәшгуль булса, нәрсә белән шөһрәт тапса, бу да шулар кеби тәрбия алып, һәр эштә һәркемнән өстен булды. Ягъни ул заманның һөнәрләреннән булган ат чабыштыру, ук ату, найзалар (сөңге) тоту, көрәшү кеби нәрсәләрнең һәрберендә Заятүләк беренче булып санала иде. Һәм зур, киң, чиксез сахраларда кош чөеп кош типтерү, бу юлда осталык белән мәшһүр булу зур һөнәрләрдән хисап ителә иде.

Заятүләк тә үзенең агалары – хан балалары берлә күп вакытта ат чабыштыру, ук ату, кош чөештерү белән йөри торган иде. Шул үзләренең һөнәрләрене бер-берсеннән уздыру, арттыру өчен, болар арасында көнләшү, намусланулар да булып китә – олуг хатыннардан туган балалар, бер иттифакта323 булып, Заятүләкне читләтеп кысалар, ничек булса да бераз сылтау табып, аны күздән төшерергә йөриләр иде. Чөнки Заятүләк теге һөнәрләрдә аларга өстен булганның өстенә, үләнгә324 (шигырьгә), думбрага325 оста, төскә-башка матур, көчлелеге белән мәшһүр, вә шул сәбәпләр өчен хан иле, үзенең йорты, агай-энеләре Заятүләкне башкаларга караганда артык ярата торганнар иде. Көннәрнең берендә хан үзенең унике канатлы тирмәсенә326 балаларыны чакыртты. Хан балалары һәрберсе бертөрле киемдә иде. Ягъни башларына шул заманның хан балалары кия торган матур җәйге эшләпәләр кигәннәр, өстләренә ефәк чапаннар киеп, билләрен буганнар, көмешле хәнҗәрләрен, алтынланган кыныларга салып, билләренә такканнар иде.

Аталары (хан) янында да мәшһүр биләре (бәкләре), гакыл әһелләре утыралар иде. Балалар аталары янына барып кергәч тә сәлам бирделәр. Аталары хан аманлык-саулыкларыны сорашты. Балаларыны берәр күздән үткәреп, кылган эшләрен сорашты. Хан, балаларының матурлыкларын күргәч, шатлыгыннан аларга чөяр өчен берәр лачын кошы биреп, аның өстенә һәрберсенә берәр ат бирмәкче булып диде:

– Каракларым327, һәрбереңез, җылкылар янына барып, берәмләп җөгәннәреңезне шалтыратыңыз да, шул шалтыраткан вакытта нинди ат караса, шуны үзеңезгә алыңыз, начар гына ат караса да, бу бик начар дип алмай калмаңыз, – диде.

Балалары шатланып, кошларыны алып, аталарына карап, башларыны иеп чыгып киттеләр.

Һәрберсе, алтынлы җөгәннәрене алып, җылкылары янына бардылар, Заятүләктән башкалары җөгәннәрене шалтыратып тормый, җылкы арасыннан иң яхшыларыны сайлап алдылар. Әмма Заятүләк, атасының сүзене аяк астына калдырмас өчен, аның сүзе буенча, җөгәнне шалтырата, шундук начар гына акбүз тай аңа карай, Заятүләк тә, миңа насыйп шушыдыр дип, акбүзчәне тотып алып, җөгән кидерткәч, бүзчәнең төсе, сыны (гәүдәсе начар булса да) яхшылыгыны, тулпар булуыны белдерә иде.

Бераз вакыттан соң аталары боларга дәхи берәр кош алырга кушты. Боларның бәгъзесе – бөркет, бәгъзесе – шоңкар, бәгъзеләре карчыга алдылар. Әмма, Заятүләкне читсендереп, аңа ябалак баласы кеби бер аккош баласы бирделәр.

Болар шул көн һәммәсе бергә кош чөяргә328 чыгып, каз, үрдәк кеби кошларга үзләренең кулларындагы кошларыны җибәрделәр. Заятүләкнең агаларының кошлары бәгъзесе – торна, бәгъзесе каз вә бәгъзесе үрдәк алды. Әмма Заятүләкнең кошы сигез суна дигән кошны куып тотты вә, тырнагы арасына кыстырып, Заятүләк янына китерде. Болар үзләренең кошларыны аталары хан каршына алып барып бирделәр.

Хан һәрберсенә берәр алтын бирде. Заятүләк сигез сунаны атасы алдына куйгач, атасы, моны мактап, ун алтын бирде.

Кош ауларга чыккан Заятүләк агаларына караганда күбрәк кош ала иде. Атасы да моның өчен Заятүләккә алтынны күбрәк бирә иде. Бервакыт ат чабыштырганда, Заятүләкнең бүз тае, җил җитмәс аргамак булып, башка агаларының атларыны узды. Бу эшләрнең һәрберсенә, хосусән329 аталарының Заятүләкне артык яратуына агаларының эчләре поша башлады. Заятүләкне ничек тә берәр төрле һәлак итмәкче булдылар. Үзара киңәш итеп, Заятүләкне үтерү касды330 илә алтмыш кеше бергә кош чөяргә ауга чыктылар.

Атлас кеби ямь-яшел тигез сахраларны, көмеш тәңкә кеби матур ялтырап ята торган күлләрне үтә-үтә, хан авылыннан бик еракка киттеләр. Бер күлдә кошларны җибәргәч, башка кошлар берәр кош типкәндә, Заятүләкнең кошы беррәттән җиде аккошны кагып, тибеп төшерде. Кайтаек дигән булып, атларыны чабыштырдылар. Заятүләкнең менгән аты җил кеби очып китте. Агалары чак-чак күреп калдылар. Бу сәфәрдә мәкъсудларына җитә алмаганнары өчен, эчләреннән яндылар. Заятүләк, алдан кайтып, атасыннан күп бүләкләр алды. Агалары моны күргәч бигрәк гарьләнделәр, ничек тә моны үтереп, моннан котылмай булмас, диделәр.

Үзләренең гадәтләре буенча янә бервакыт ауга чыктылар. Бик еракта бер зур күл янына барып кундылар. Төнлә, Заятүләк уйкулагач, аны үтерергә киңәш кыйла башладылар. Бәгъзесе – күлгә ташлаек, бәгъзесе, үтерәек тә ханга «ат тибеп үтерде» диярмез, диделәр.

Араларыннан берсе: «Юк, алай күз алдында үтермәңез, атының дүрт аягына кадак кагыңыз, соңра ул аты илә йөри алмас, егылыр, үләр», – диде. Болар атның дүрт аягына кадаклар кактылар.

Агаларының бу эшеннән Заятүләкнең бер дә хәбәре юк иде. Төшендә бер кеше: «И угылым Заятүләк! Гафил булып уйкулайсың, агаларың һәм юлдашларың, сине үтерергә касд кыйлып, сине үтермәкче булдылар. Атыңның дүрт аягына кадаклар кактылар. Менә мин сиңа бер дога үгрәтәем, кайчан да башыңа берәр мөшкил эш төшсә, шуны укырсың», – диде.

Заятүләк, урыныннан торып, атны барып карады, вакыйган атны кадакланган, начар бер хәлдә күрде.

Теге кеше үгрәткән доганы укып, атының аягына өшкерде. Аты шундук төзәлде. Иртән торгач, иптәшләре, Заятүләкне сынамакчы булып: «Бар, фәлән күлдә кошлар бар микән, карап кил», – диделәр.

Заятүләк, урыныннан торып, атына менеп, тегеләр әйткән күлгә карап юнәлде. Бу алтмыш кеше, моны күреп хәйранга калып: «Буның аты ничек йөри ала? Монда ни хикмәт бар? Инде буңа һөҗүм кыйлып үтермәй булмас, атамыз ханлыкны Заятүләккә биреп куяр», – диделәр. Араларыннан берсе: «Өч кеше барыңыз да, атының авызлыгыны алып, өчеңез өч яктан атыны камчылап куыңыз, аты дулап, Заятүләкне агачка яки ташка бәреп үтерер, менә шулай итеп Заятүләктән котылырсыз», – диде. Болар, бу сүзне мәгъкуль күреп, өч кешене җибәрделәр; бу өч кеше Заятүләк янына барып, атының йөгәнене алып, камчылап кудылар.

Бүзчә тай Заятүләкне алып очты. Алты-җиде көн бер дә туктамай китеп, сигезенче көн, кояш чыгар вакытта, зур бер күлнең якасына барып туктады. Биек тауның башыннан зур күл ашъяулык кеби тип-тигез, бөтенләй күренеп ята иде. Бу олуг күл бу көндәге мәгълүм Асылы күл (яки Ачылы331 күл) уладыр332. Биек тау дигәнемез күлнең кыйбла тарафында Кара агач дигән ярның өстендәге олуг таудыр, моны Кашка тау дип әйтәләр. Кашка, ягъни үлән үсмәгән тауның өсте, Заятүләкнең аты кимереп торганга күрә, һаман үлән үсмәенчә, такыр, ялангач булып ятадыр, диләр.

Анда торып калган Заятүләкнең иптәшләре Түләкнең кайда киткәнене һич белмәделәр.

Менә шул Асылы күлдә пәриләрдәнме, юкса башка затларданмы, – нәмәгълүм333 бер адәм ханлык кыйла иде.

Моның исеме Чачуар (сачы вар) иде. Бу Чачуар ханның бигаять334 матур булдыкыннан һәркем күрсә гашыйк булып, гыйшкыннан хәйран калып, үз-үзен белмәс була торган бер кызы бар иде. Кыз һәр көн иртә белән күлнең читенә чыгып, сачын тарап үреп китәр иде.

Заятүләкнең аты шул кызның сачын тарап утыра торган ташның тугърысына туктаган иде. Бу таш бу көндә дә бардыр. Моны Түләк ташы дип әйтәләр. Өй зурлыгында, дүртпочмаклы, өстәлгә охшашлы, бик тигезләп юнып ясаган шикелле булып торадыр (бу ташны әле дә башкортлар Сусылуның чәч тараган ташы дип тә әйтәләр). Шул күл буендагы сәке кебек таш өстенә утырып, ап-ак аякларыны көмеш кеби саф суга салындырып, күләгәсе сузылып күлгә төшкән көенчә, бер хан кызы, көндәге гадәте буенча, сачын тарап, үзен төрле бизәкләргә бизәп утыра иде.

Кыз озын сачын икегә аерып ачып караем дип торганда гына сизмәй дә калды, Заятүләк кызга сәлам бирде.

Кыз, Түләкнең тавышыны ишетеп, биһуш була язып, йөзен куллары илә басып калды. Гомерендә андай адәм тавышы ишеткәне булмаганнан, ни кыйласын белмәй, аһ кыйлып әйтте: «Әгәр мин сине күрә торган булсам, йөземне сиңа күргәзмәгән булыр идем», – диде.

Заятүләк бер күрү илә кызга җан-тән илә гашыйк булып, һич сүз әйтер хәле калмады.

Кызның күңелендә, ничек булса да Түләкне алдап, бер якка каратып, аннан качып суга чуму иде.

Түләк, кызга гашыйк булып, шул бәетне әйтте:

 
Инеп335 килдем атымнан
Имде синең рузыңа336,
Сәлам бирдем бән337 сәңа –
Ай тик күрекле йөзеңә.
Гашыйк булдым бән сәңа –
Көндәй күркәм үзеңә,
Хәйран булып калыпмән
Бал-шикәрдәй сүзеңә.
Сүзең әйтче, Сусылу,
Сүзең әйтче, Сусылу!
Сәфәр кыйлдык күп кеше,
Җөгәнем суйды338 өч кеше,
Атым килә йир ашып,
Кошым килә кыр ашып;
Атым-юлым белмәймен,
Җирем-суым белмәймен;
Атың әйтче, ай, сылу,
Җирең әйтче, Сусылу.
 
 
Кыз (Заятүләккә карап):
Атың үзең беләсән,
Җирең-суың беләсән,
Һәрамзалык339 кыйласың,
Заятүләк атлы сән.
Атың килсә йир ашып,
Кошың килсә кыр ашып;
Ун сан кыргыз илендә
Сары Моркас угълы сән.
Заятүләк – яшь угълы,
Заятүләк – яшь угълы,
Атын, менеп чыгыпсән,
Кош чөяргә килепсән.
Үз илеңнән аерылып,
Безнең йиргә килепсән,
Заятүләк – бай угълы,
Заятүләк – хан угълы.
 
 
Заятүләк (кызга):
Бер дигәндә бил алган,
Муены сынык суна алган,
Муены озын торна алган,
Кош очкыры чүрәгәй –
Канат какмай шуны алган,
Артык кошны асрамас;
Ак ябалак баласы –
Шоңкарымнан бизәен,
Синең белән булаен;
Атың айтчы, Сусылу.
Суның кызы Сусылу,
Синең белән булаен.
Бер дигәндә бил алган,
Агызы канлы бүре алган;
Аягы сылтак төлке алган,
Ниндәй көчле булса аю –
Бер тибрәтмәй шуны алган
Ак шоңкардан бизәен.
Атыңны айтчы, Сусылу,
Атыңны айтчы, Сусылу!
 
 
Кыз (Заятүләккә карап):
Атым сорап ни дирсән,
Җирем сорап ни дирсән?
Безнең йирләр катыдыр,
Түзәлмассың, Түләгем,
Торалмассың, Түләгем.
 
 
Безнең йирләр ташлыдыр –
Госса340 булып үләрсән,
Хаста булып ятырсән,
Кайтып киткел, Түләгем,
Кайтып киткел, Түләгем.
 
 
Түләк (кызга):
Артык кошны асрамас
Ак шоңкардан бизәен,
Айлык юлга караган –
Көнлек юлга бер баскан,
 
 
Дүрт аягы маерылган341
Аргамактан бизәен,
Синең берлә булаен,
Суга китеп үләен.
 
 
Кыз (Түләккә карап):
И Түләгем, Түләгем,
Юктыр сиңа бүләгем,
Кулымдагы көмеш йөзек –
Менә сиңа бүләгем.
Куш әмәйлек, көмеш йөзек
Бүләк булсын, бай угълы;
Шуны ал да кулыңа,
Кайтып киткел, бай угълы!
 
 
Заятүләк (кызга):
Көмеш йөзек, куш әмәйлек
Зифа буең бизәгел,
Ул бүләгең кирәкмәй,
Зифа буең теләгем.
Сүзем кабул күрмәсәң,
Суга төшеп үләем,
Суга төшеп үләем.
 
 
Кыз (Заятүләккә карап):
Куш әмәйлек, куш йөзек
Алмадың син, Түләгем;
Бүләк бирдем, алмадың,
Нидер синең теләгең?
Көндәй342 үзем төзәнгән,
Айдай йөзем бизәнгән,
Алтын тарак, ай көзге –
Менә сиңа бүләгем,
Менә сиңа бүләгем.
 
 
Сиңа булыр дәгелмән,
Миңа булыр дәгелсән,
Өмид итмә, Түләгем,
Ышанмагыл, Түләгем!
 
 
Заятүләк (кызга карап):
Әнә тугыз ай күтәргән,
Агырлыктан бөгелгән,
Аера имчәктән сөт биргән –
Анамнан да бизәен.
Төн йокысын өч бүлгән,
Төнлә торып имезгән,
Агыздан каймак җидергән343
Анамнан да бизәен,
Синең белән булаен,
Суга төшеп үләен,
Атың айтчы, Сусылу,
Атың айтчы, Сусылу!
 
 
Кыз (Заятүләккә карап):
Куш әмәйлек, куш йөзек
Алмадың син, Түләгем,
Кулымдагы көмеш йөзек
Алмаймусән, Түләгем,
Бүләк биреп алмадың,
Нидер синең теләгең?
Нидер синең теләгең?
 
 
Заятүләк (кызга):
Аеры сакал үстергән
Атамнан да бизәен,
Сары Моркас хан иле –
Барыннан да бизәен.
Синең белән булаен,
Суга төшеп үләен.
 
 
Кыз (Заятүләккә карап):
Аеры сакал үстергән
Атаңнан да бизмәгел,
Сары Моркас хан иле –
Барыннан да бизмәгел,
Сүзең айтчы, Түләгем,
Сүзең айтчы, Түләгем.
Ана аргы ягыңнан
Килә җатыр биш кеше,
Белмәймүсән, бай угълы,
Күрмәймүсән, хан угълы? –
 

дип, Заятүләкне алдап читкә каратты да үзе суга чумып китте. Егет әйләнеп караса, кыз суга чуммыш. Кызның сачы алтмыш карыш иде. Шул озын сузылган җылан кеби кара сачының бары алты карышы су өстендә калган вакытта, Заятүләк, кире борылып карап: «Аһ, харап булдым, Сусылу мине алдап кына читкә караткан икән, инде монда ялгыз калганчы, Сусылу белән су астында үлгәнем артык», – диде дә Сусылуның сачына барып ябышты. Шул ябышкан көенчә икәүләп Асылы күлнең астына төшеп киттеләр.

Бераздан соң икенче бер якты дөньяга барып чыктылар. Шул җирдә, җеннәр торган шәһәрдә, Сусылуның ак пыяладан сарае бар иде. Шул сарайның алдына барып туктадылар. Заятүләк кызның сачыны кулына бик нык итеп ураган иде. Кыз: «Җибәрсәнә!» – дип ничаклы ялынса да, кулыннан ычкындырмады.

Моннан соң кыз шул бәетне әйтте:

 
Мин керәем сарайга,
Урын-түшәк җәяем,
Сине чыгып алаем,
Көтеп торгыл, бай угълы!
Чәчкәемне ычкындыр,
Мин чыгармын, көтеп тор,
Итәрбез бергә хозур,
Көтеп торгыл, бай угълы!
 

Моннан соң Түләк кызның сачыны ычкындырды. Кыз сарайга керде дә бикләнде. Түләк ишек төбендә калды. Кыздан һичбер хәбәр юк иде. Сарайның дивары – пыяладан, башлары – гәүһәрдән, идәннәре мәрмәр ташыннан иде. Сарайның якынында саф көмеш кебек ялтырап яткан күлләр өстендә төрле төстәге үрдәкләр, аккошлар йөзеп йөриләр иде. Сарайның икенче ягында төрле төстәге елгалар, чишмәләр, чылтырдашып, матур ташлар арасыннан агып яталар, су эчендә сап-сары алтын, ап-ак көмеш кеби матур балыклар уйнап йөриләр иде.

Кыз, Заятүләкне монда калдырып, үз янына сарайга кертмәгәч, Заятүләк әлеге төшендәге карттан өйрәнгән догасыны укыды. Шундук күлләр корый, чишмәләр кибә башлап, кошлар, балыклар үләргә якынлаштылар.

Бу эшне күргәч тә, пәриләр, падишаһка барып: «И хөрмәтле шаһымыз! Кызның сарай ишеге төбендә бер адәми зат утыра, шул егетнең шомлыгыннан булса кирәк, күлләр, елгалар корый башладылар. Ул адәмнең кайдан килгәне, ничек итеп монда килә алганы билгесез», – диделәр.

Падишаһ шундук кызына: «И кызым! Ул егет, әлбәттә, син күл читенә чыгып чәчең тараганда күреп калган да синең артыңнан монда килгәндер, ул яныңа керсен, аның ни эше бар, сораш, аның сиңа зарары тимәс, шуннан соң кайдан килгән, шунда китәр», – дип хат язып биреп җибәрде. Сусылу, атасының хатын алып укыгач, сарайның ишегене ачты. Шул сәгать Заятүләк сарайга кереп, ачуыннан Сусылуның чәченнән тотты.

Сусылу: «И егет! Инде мин – синең, син минең булдык, минем чәчемнән җибәр», – диде.

Моннан соң Сусылу атасына хәбәр җибәрде.

Атасы, бу хәбәрне ишеткәч: «Бу эш охшар микән? Ул туфрактан яратылды, без уттан яратылдык, ул җир өстендә тора, без күл астында суда торамыз», – диде.

Вәзирләре: «И падишаһ! Инде бу кызның тәкъдире адәм баласыннандыр», – дигәч, падишаһ кызыны Заятүләккә бирмәкче булды.

Бөтен шәһәр халкы, зур туйлар ясап, Сусылуны Заятүләккә бирделәр. Болар шулай торган вакытта, беркөн Сусылу Заятүләккә: «Минем сахрага чыгып йөреп кайтасым килә, сез монда торыңыз, мин тиз кайтырмын», – дип чыгып китте.

Заятүләк, ялгыз калгач, сарайның бүлмәләрене карый башлады. Йөри торгач, бер бүлмәдә булат көзге күрде. Көзгегә карап, үзенең саргайганын күргәч: «Аһ! Ата-анамнан, Төркестан иленнән аерылып, бер кызга гашыйк булдым, бер кыз өчен йөземне сары кыйлдым», – диде.

Уйнар өчен бер думбра ясады. Кыз, кайткач та, думбыраны күреп: «Бик матур нәрсә ясаган икәнсән, уйнап карасана», – диде. Заятүләк, думбраны алып, шушы үләнне әйтте:

 
И думбырам, думбырам,
Уйна, күңел ачылсын;
Думбырам бәнем уйнайдыр,
Кыл кубызым сәрнаудыр,
Тыңлай килгән адәмнәр
Үзен үзе белмәйдер.
 

Бәгъзе вакытларда Сусылу Заятүләк яныннан әллә кайда китеп югалып тора иде. Заятүләк, бу эшкә гаҗәпсенеп: «И Сусылу, кайчакта син әллә кайда китәсең, кайда барып йөрисең?» – диде.

Сусылу: «Мин әлеге син килеп туктаган җиргә чыгып, таш өстендә утырып чәчемне тараймын, төзәнеп, бизәнеп кайтамын», – диде.

Заятүләк: «Минем атым белән чөя торган кошым шундамы?» – диде.

Сусылу: «Алар һаман шунда торалар, синең төшкән урыныңа караганнар, күзләрен шул урыннан алмыйлар, ябыгып беткәннәр», – диде.

Заятүләк (көрсенеп): «Аларны монда алып килә алмассыңмы?» – диде.

Сусылу: «Мин булгач, алар сиңа нигә кирәк? Син, атымнан да бизәем, кошымнан да бизәем, дидең», – дип, шу үләннәрне әйтте.

 
Атың тора әбегеп344,
Синең өчен ябыгып,
Ул хезмәтне итәргә
Хәлем килми, бай угълы.
Атың синең – йелмая345,
Аңа килер юл кая?
Ул хезмәтне итәргә
Хәлем килми, бай угълы.
 

Шуннан соң Заятүләк әлеге карт өйрәткән доганы укыган иде, аты белән кошы сарай ишеге төбенә килделәр. Түләк, аты белән кошыны күргәч, нишләргә белмәде. Кошы талпынып, аты кешнәп тора. Атының җал-койрыгыны сыпырып, Аллага шөкер кыйлып, кайгысыз гомер итә башлады.

Бервакытта Чачуар хан, Түләк белән кызы Сусылуны үзенең йортына чакырып: «Бу йорт һәм илем – җен йорты, җен иле. Сез монда тора алмассыз, инде җир йөзенә чыгыңыз, мин сезгә инче346 итеп күп мал бирермен», – диде. Сусылу белән Түләкне пыяла арба белән күтәртеп, Ачылы күл астыннан яр читенә чыгартып ташлатты.

Заятүләк, күл читендә кайгырып, кайда барырын белми торганда, Ачылы күл – ак сакаллы карт, килеп: «Әй угълым! Бер дә кайгырма, Балкан тауга347 бар! Ходай Балкан тавыны синең өчен яраткан», – диде.

Сусылу, Заятүләккә карап: «И җаным, тау башына менеп җитми торып, бер дә артыңа әйләнеп карама! Әгәр дә әйләнеп карасаң, безгә ияреп килә торган мал-туарны харап итәрсән», – диде. Түләк, атына менеп, кошыны кулына кундырып, Сусылу әйткәнчә, артына әйләнеп карамый, тауга карап юнәлде.

Хан Сусылуга атсыз арбалар хәзерләп, асыл затлар тулган сандыклар төятеп, кол кызлары белән бергә, Түләкнең артыннан җибәрде. Сусылуның артыннан су елкыларын кудырды. Кол кәнизәкләр кычкырышып, елкылар кешнәшеп, әллә нинди тавышлар чыгаралар иде.

Түләк, Асылы күлдән Өйдерәк348 баш дигән җиргә җиткәнче, артына әйләнеп карамады. Балкан тауга җитәр чакта, күңеленә курку төшеп, тавыш чыккан якка әйләнеп караса, тычкан сыртлы кола елкы белән Ачылы күл берлә Өйдерәк арасы тулган, Ачылы күлне һаман чыгып бетмәгәннәр. Берсенең сыртына берсе башын салып чыгуларыны күрде. Заятүләк әйләнеп карагач та, куркышып, Ачылы күлгә кире чумдылар. Калганнары бик аз калды. Әгәр дә Заятүләк артына әйләнеп карамаса, шул төсле елкылар белән җир йөзе тулар иде. (Менә бу вакытка чаклы Сәрмәсән һәм Дим буе349 башкортлары чәчән, үткер350 малларны Сусылуның артыннан чыккан су елкысы диләр.) Калган маллары белән Балкан тауга барып гомер итә башладылар. Ул вакытларда Балкан тавында төрле җанвар, ягъни кыр киекләре бар иде. Заятүләк, уенга оста булганга күрә, төрле көйләр җырлый, уйный, мондагы җанварларны күреп, бу үләңнәрне әйтә иде:

 
Аеры койрык, елтан күз
Качкыры351 күп Балкай тау,
Кыска койрык, шәм колак
Куяны күп Балкан тау,
Майлап салган каештай
Җыланы күп Балкан тау,
Алпан-тулпан атлаган
Аюы күп Балкан тау,
Кыз баладай бизәнгән
Төлкесе күп Балкан тау,
Оя ясар җире күп,
Кошлары күп Балкан тау.
 

Бераз вакытлар торгач, суның кызы Сусылу, үзенең шәһәрене, ата-анасын сагына башлагач, Заятүләк, аның күңелене табар өчен, түбәндәге җырларны әйтте:

 
Уң ягымнан терәргә
Балкан тавым бар минем,
Сул ягымнан терәргә
Сусылуым бар минем.
Бар да – Алла кодрәте,
Шөкер кирәк, Сусылу,
Шөкер кирәк, Сусылу.
 
 
Җаек башы – Бөер тау,
Идел башы – Ирәмәл тау.
Аннан биек Балкан тау,
Шөкер кирәк, Сусылу,
Шөкер кирәк, Сусылу.
Тәхет, бәхет яраткан
Балкан тавым бар минем,
Шөкер кирәк, Сусылу,
Шөкер кирәк, Сусылу.
 

Моннан соң Заятүләк шул тирәгә мәшһүр булды. Җеннәр, барып, падишаһка: «Бу көндә киявең мәшһүр булган Балкан тавында шаһлык итә», – диделәр.

Падишаһ киявене кунакка чакырды. Түләкне җеннәр килеп алып кайттылар. Анда баргач, аңа уен уйнарга куштылар.

Түләк, бабасы җен падишаһына каршы карап:

 
Уң ягымнан терәргә
Балкан тавым юк минем,
Сул ягымнан терәргә
Сусылуым юк минем, –
 

диде.

Падишаһ, җеннәргә әмер кыйлып: «Барыгыз, Сусылу белән Балкан тавыны монда алып килегез», – диде. Җеннәр, барып, Сусылуны алып килделәр. Икенче рәт барып, Балкан тавыны таба алмагач, икенче бер тауны, Балкан тауга охшатып, падишаһ һәм Түләк янына алып килделәр. Заятүләк, бу тауның Балкан тавы түгел икәнен аңлатып, шу сүзләрене әйтте:

 
Тауны тауга охшатып,
Тимер белән коршатып
Алып килә җатырлар –
Минем тавым бу түгел.
Сулап каккан казыктай,
Суда йөргән балыктай
Киеге күп Балкан тау –
Балкан тавым бу түгел,
Балкан тавым бу түгел.
 
 
Балкан тауның биеге,
Башында уйнар киеге, –
Балкан тавым бу түгел,
Балкан тавым бу түгел.
 
 
Кыз баладай сөйсәлгән352
Төлкесе күп Балкан тау, –
Балкан тавым бу түгел,
Балкан тавым бу түгел.
Майлап салган каештай
Җыланы күп Балкан тау, –
Балкан тавым бу түгел,
Балкан тавым бу түгел.
 
 
Шеш аяклы, шеш мүгезле
Боланы күп Балкан тау, –
Балкан тавым бу түгел,
Балкан тавым бу түгел.
 
 
Алпан-тулпан атлаган
Аюы күп Балкан тау, –
Балкан тавым бу түгел,
Балкан тавым бу түгел.
 
 
Тауны тауга охшатып,
Тимер белән коршатып,
Алып монда килсәләр дә,
Балкан тавым бу түгел, –
 

дип әйтте дә уен уйнамады.

Падишаһ, моны күргәч, Заятүләк берлә Сусылуны җир өстенә чыгартты. Алар, кире шул Балкан тавы өстенә барып, күп еллар гомер иттеләр. Иң ахырда шул тауда вафат булдылар.

Заятүләк белән Сусылуның каберләре шундадыр. Заятүләк, үз иле Төркестаннан киткәч, кире анда урап кайта алмады. Сусылуга гашыйк булу сәбәбеннән, Ачылы тирәсендә Балкан тавында йөреп гомерене үткәрде, иң ахырда Балкан тавы өстендә вафат булып, шунда күмелде.

317.Тәнәззеһ вә истирахәт – күңел ачу һәм ял итү.
318.Игътикад иткәнене – ышану, инануны.
319.Мөтәгаддид – күп кенә, берничә.
320.Табгы кыйлдырырмын – бастырып чыгарырмын.
321.Мөнасиб – караган, нисбәт иткән.
322.Казахлар турында сүз бара.
323.Бер иттифакта – бер сүздә.
324.Дөресе: үләң.
325.Думбра – ике кыл берлә генә ясалган, балалайка кеби уен коралы, бу көндә башкорт арасында исемен белүче дә аз, кыргызларда думбра өй саен бардыр. – М. Гафури искәр.
326.Тирмә – киез өй – ута – күчмә халыкның җәй көнендә тора торган урыны. Кечкенәләре биш-алты канатлы була. Байларда сигез-тугыз канатлы буладыр. Унбер-унике канатлысы булганы бик байларда гына яки ханнарда гына буладыр. Борынгы башкортлар, җәйләүдә йөргәндә, тирмә берлә йөргәннәр. Бу көндә кыргызларда һаман бардыр. – М. Гафури искәр.
327.Карак, карагым – казахта баланы яратып сөйгән вакытта әйтелә торган мәдех вә мактау сүзедер. «Бур, угъры» мәгънәсендә түгел. – М. Гафури искәр.
328.Кош чөю – лачын, карчыга, шоңкар кеби кошлар белән үрдәк, казны типтерү, ауга чыгып, кулдан кошны очырып җибәрүдер. – М. Гафури искәр.
329.Хосусән – аеруча.
330.Касды – теләге.
331.Ачылы – ‹сазлы» дигән сүз; татар, башкорт диалектларында: ачы, асы – сазлык.
332.Башкортлар Ачылы күл һәм Асылы күл диләр. Ул күлдә әллә нинди бер куәт барлыгыны, бу вакытларда да күлдә харикыльгадә (гадәттән тыш) эшләр булганлыгыны сөйлиләр һәм аны шәриф (изге), кәрамәтле (могҗизалы) күл дия игътикад итәләр (ышаналар). Күлнең әйләнәсе утыз биш-кырык чакрым чамасында булып, түгәрәк, көмеш кеби саф, төбе күренеп ятадыр. – М. Гафури искәр.
333.Нәмәгълүм – билгесез.
334.Бигаять – чиктән тыш.
335.Инеп – төшеп, иңеп, кереп.
336.Рузыңа – биредә: бәхетеңә, язмышыңа.
337.Бән – мин.
338.Суйды – тартып алды, салдырды.
339.Һәрамзалык (хәрамзалык) – хәрәмләшү.
340.Госса – кайгы-сагышлы.
341.Маерылган – як-ягына каерылган, аерып баскан.
342.Көндәй – кояш, нитәк ки, бер бите ай, бер бите көн кеби матур диләр. – М. Гафури искәр.
343.Җидергән – ашаткан.
344.Әбегеп – тынычсызланып, түземсезләнеп. – М. Гафури искәр.
345.Йелмая – кыпчак халыклары фольклорында легендар канатлы ат, канатлы дөя. – Р. Әхмәтҗанов искәр.
346.Инче – баланы башка чыгарганда, атасының биргән малы. – М. Гафури искәр.
347.Балкан тавы Асылы күлдән унбиш-егерме чакрым ераклыктадыр, һәм дә Чишмә стансасыннан егерме чакрым кадәре җирдә Балкан дигән кечкенәрәк бер тау бар. Балкан шибеһе җәзирәсендәге (шибеһе җәзирә – ярымутрау) Балкан таулары белән бер исемдәге тауларның монда да булуы боларга төркиләр тарафыннан исем бирелгәнлекне аңлатадыр. – М. Гафури искәр.
348.Өйдерәк – елга исемедер. Мәшһүр «Өйдерәк» көе шул елгага нисбәт бирелгән. – М. Гафури искәр.
349.Сәрмәсән, Дим – мәшһүр сулар. Сәрмәсән, Дим буе манзарасының гүзәллеге белән мәшһүрдер. [Дим елгасы] Уфа янындагы тимер күпер янында Агыйделгә килеп кушыла. – М. Гафури искәр.
350.Чәчән, үткер – елгыр, темпераментлы.
351.Качкыры (кашкыры) – бүресе.
352.Сөйсәлгән – монда каракалпак, кыргыз телләрендәге «суйсалу, сүйсәлү» (ыспай, җитез һәм матур хәрәкәт итү) сүзе булгандыр дип уйланылды һәм бу сүзнең татарча закончалыклы яңгырашы «сөйсәлү» дип алынды. – Р. Әхмәтҗанов искәр.