Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 31
Болгар кызы Айсылу
Айсылу, күзләремнең алдында чәчкәләрдән укмашкан бер уч чәчкә кеби күренеп, күз каравы белән мине үзенә баглый, кулымнан көчне ала иде. Болгар кызларында гына була торган ак, түгәрәк йөзе өстендәге ал катыш кызгылт бите, карасы кара, агы ак булган зур күзе, озын кара чәче, талчыбыктай сыгылып торган буе, көлә биреп, керфек кагып әйткән сүзе ничек тә үзене яраттыра иде.
Аны күптән бирле сөйсәм дә, үземнең сөйгәнемне аңа белдерми идем. Аның мине күрүе белән күз каравының башкалануы, сүзләрене калтыранкырап әйтүе мине яратуыны сиздерә иде.
Беркөн агачлар арасында идек. Аның матурлыгы янында үземне юк кеби күрсәм дә, кулымда көчем калмый, үземне үзем белми, җилгә бөгелгән агач кеби, Айсылуга таба бөгелеп, куркынкырап: «Мин сине сөям бит», – дидем.
Яратканыны белдерә торган төрдә күземә бакты да, тыныны җыеп: «Мин дә!» – диде. Шул мизгелдә күзендә, кояшка каршы ялтырап, ике бөртек яшь күренде. Агач күләгәсендә утырдык. Чәчкәдән чәчкәгә кунып йөргән чебеннәр Айсылуга кунарга итәләр дә, аның селкенгәнене күргәч, чәчкә түгел икәнене белеп, кире китәләр иде. Мин дә, аның күккә очуыннан куркып, кулымны тигезми идем. Күз карашымыздан җанымыз берләшкән кеби була, тел белән түгел, күңел белән күзләремез аркылы сөешү, яратышуымызны аңлаша идек. Матур йөзене үзенә белдерми генә карый идем. Икенче бер дә кавыша алмавымызны белгән өчен, күзләремез яшь белән капланган иде. Ул күземә туп-туры карап, көрсенеп сулап алды да алдыма кулыны салды. Бу йомшак кулны иренемә китереп үбәм дигәндә, бер кешенең тавышына сискәнеп киттек. Айсылу, болыт астына кергән ай кебек, агач арасына кереп югалды.
Бераздан соң беркөн Айсылу түшәктә иде. Терек булып торуы аз гына калганыны сизә, терек чакта күргән авырлыклардан үзене коткара торган үлемне көтә иде.
Тирә-ягындагы нәрсәләрдән ямьсезлек таба да тизрәк алардан котыласы килә иде.
Башыны чак әйләндереп, күзене тутырып, янында утырган анасына карады да: «Уф!» – диде. Күзендә яшьләр бетте. Башы ястык үзәренә төште. Тәрәзә аркылы төшкән вә кайгылы төстә торган кояш яктысына җаны кушылып, күккә очты. Төссез, саргайган иреннәре бу тормышны мыскыл иткән төсле ачылып калды.
Ак йөзле, кара күзле, зифа буйлы, озын чәчле болгар кызы Айсылу кайда? – Шул көннән бирле кара җир астында…
Хан кызы Алтынчәч
I
Без, җәйгә чыгу белән, иптәшләремез белән бергә җыелып, Агыйдел буена балык тотарга – кармак салырга бара торган идек. Көн аяз, матур булса, бу эш безнең һәр көнге гадәтемез иде. Иртән тору белән, чәй-шикәр, күмәчләремезне култыгымызга кыстырып, кармак чыбыкларын кулымызга тотып, Агыйдел буена йөгерә торган идек.
Без, анда барып, кармак салып арыганнан соң, балыкчы бабай янына барып, балык пешереп, чәй эчеп, көнне үткәреп, кояш баер алдыннан гына кайта торган идек.
Балыкчы бабай – бу бабай безне бер урынга җыярга, безнең күңелемезне ачарга иң зур сәбәпче иде. Бу карт, кыш булса, мәдрәсәдә ятып, мәсҗед карый, безгә иптәшлек итә, җәйгә чыгу белән Агыйдел буена күчеп, көне-төне Идел буенда тора торган иде. Ул үзенең бөтен гомерен ушбу матур Агыйдел буенда үткәргән. Аның сакалы ушбу җирдә, бу матур, моңлы тугайда йөреп агарган, ул менә бу астында утырдыкымыз карт карама белән бергә картайган. Бу җирләр – аның шатланган, моңланган, җылаган җирләре… Бу бабай бу тирәдәге әсрарны353, бу тирәдә булган нәрсәләрне җөзьиятенә354 кадәрле белә. Бу сахра, бу урман, бу тугай, бу Агыйдел буеның һәммә нәрсәләре бабайга таныш. Ул матур җәйге кичне шул урман арасында сайраган сандугач тавышын тыңлап үткәрә. Кош-кортларга иптәш булып, шулар белән бергә моңлана, бабай тирә-ягындагы нәрсәләрнең һәммәсенә үзенеке итеп карый, бу – алар өчен, алар моның өчен торган кеби дип уйлый. Бу бәхетле карт ушбу матур урыннарда иртәле-кичле су өстендә йөреп тапкан аз-маз акчасы белән мәсгуд көн күрә. Ул һәммә нәрсәгә, барча кешеләргә мәхәббәт белән карый. Ул без белән без булып – балалар булып сөйләшә.
II
Гадәтемез буенча бүген дә идел355 буена барып, бераз кармак салып утырганнан соң, кояш кызуына чыдый алмый, балыкчы карт янына – әлеге карт караманың астына җыелдык. Без барган вакытта, безнең сөекле бабай нәрәтәләрен356 элеп киптерә, өзелгән урыннарын рәтләп, бәйләштереп тора иде.
Без баргач та, бабай:
– Ягез, балалар, су алып килеп, чәй кайнатып җибәреңез әле. Син, Габдерахман, Нафикъ белән менә балыкларны әрчеп пешерә башла, – дип, әрекмән яфраклары астында яткан балыкларны күрсәтте. Үзе һаман нәрәтәләрене рәтләү белән мәшгуль булып китте.
Без үземезне астына алган карт караманың ботакларына әйберләремезне элеп, кайсымыз балык әрчергә, бәгъземез су алып менеп чәй кайнатырга, кайсыларымыз утын җыеп ут ягарга керештек.
Без эшләрне рәтләп йөргәндә, балыкчы бабай үзенең эшләрен бетереп, чыланган киемнәрен салып, яланаяк көенчә безнең янга килеп утырган иде.
Безнең эшләр беркадәр рәтләнде. Балыклар, әрчелеп, казанга салынды. Корымланып беткән зур тимер чәйнекне, карама ботагына тагылган җепкә бәйләп, ут уртасына куйдык. Эшләр юлга куелгач, балыкларның пешкәнен, чәйнең кайнаганын көтеп, карама астына теләсә ничек урнашып, тирә-ягымызны карый башладык.
Безне астына алган карт карама Агыйделнең яр башына үскән, зур, калын ботаклары иделнең өстенә таба авышып торалар иде. Безгә каршы иделнең икенче ягында Акташ тавы идел буйлап сузылып ята, кояшның нурларын гакес итеп357, күзне камаштырып тора иде.
Саф һава, матур табигать, Агыйделнең тавышсыз гына агуы безне җиңеләйтә, ашкындыра, моңландыра иде.
Тип-тигез, мөнтәзам358 аккан идел өстеннән сал белән барган салчы башкортлар, үзләренең салларын су агымының ихтыярына куеп, акрын гына кузгалып, ишкәкләренең башларында утырганнары хәлдә бик моңландырып, озын көйләрен җырлап баралар иде.
Боларның җырлаган тавышлары, Акташ тавына бәрелеп, безгә икәү булып ишетелә, тирә-якка тарала, Агыйдел буе буйдан-буйга яңгырап китә иде.
Без, аларның җырларын бүлмәс, моңлы тавышларын өзмәс өчен, аларга сүз кушмадык. Аларны рухани ләззәтләреннән аерырга теләмәдек. Алар, шулай акрын гына агып, иделнең борылган җиренә, тау буеннан урман арасына кереп югалдылар. Бу вакытта безнең чәйнек актарылып кайнап, суы утка түгелеп, көлләрен күккә очырды. Бу безне хәрәкәткә китерде. Шуннан соң без, яшь үләннәрне кул белән тигезләп, балыкчы бабайның чобар буйлы чүпрәк паласын, аның өстенә ашъяулыгын җәйдек. Суга тыгып куйган шешә белән сөтемезне алып килдек.
Без чәй эчеп бетүгә, балык та пешеп өлгерде. Без үземезнең өлешемезгә төшкән балыкларны агач яфраклары өстенә куеп ашарга керештек. Шулай да безнең күзләремез һаман тирә-якны тамаша итүдә иде.
Безнең арамыздан берәү:
– Иделнең аргы ягына, каршыдагы Акташ тавының өстенә, әнә теге өелеп-өелеп, киртләчләнеп, салынып төшәргә торган зур ташларның арасына менеп йөрергә кирәк иде… – диде.
Безнең балыкчы бабай, мөхаль359 бернәрсәне ишеткән сыман, бик кызык иттереп көлде дә:
– Чыгарсың анда, атаң башы! Бар әле, чыгып кара, үзеңне ботарлап ташласыннар, – диде.
Без балыкчы картның бу сүзенә гаҗәпсендек һәм бабайдан: «Ничек алай соң?» – дип, сөйләвен үтендек. Бабай, бер дә киреләнеп тормый сүз башлап:
– Менә бу Акташ тавының аръяк өсте тип-тигез; анда киң яланнар һәм борынгы мөселман ханнарыннан калган шәһәр урыннары бар. Алар борынгы заманнарда шул җирләрдә хан булып бик шәп гомер иткәннәр. Алар шунда бик көчле булып гомер иткән вакытта, аларның өстләренә икенче җирдән бик зур яу килгән.
Бу шәһәрнең шул замандагы ханы, бу яуның башлыгына илче җибәреп, ни өчен килгәнлекләрен белергә кушкан…
III
Менә бу Акташ тавы өстендә торган ханның Алтынчәч исемендә бик матур, бер бите – ай, бер бите көн кеби бик сылу кызы булган икән. Теге яуның башлыгы ханның җибәргән илчесенә Алтынчәчне алырга килгәнлеген, яхшылык белән бирмәсә, сугышып булса да алырга теләгәнлеген әйтеп җибәргән.
Хан, яу башының бу сүзен ишеткәч, кызы Алтынчәчкә хәбәр җибәреп, «Барырмы икән?» дип сораткан, «Урал тавы аръягындагы Җаек буендагы фәлән хан сине сугышып алырга дип килгән, барасыңмы, юкмы?» дигән.
Алтынчәч: «Мин җәенке битле Җаек буе яубасарына бара алмыймын. Акташ тавы өстеннән Урал тавы аръягына барыр хәлем юк. Әткәм, дошманга каршы сугыш ачып булса да, мине бирмәсен, әгәр дә мине көчләп бирәләр икән, икенче көн мине якты дөньяда күрмәсләр», – дип җавап кайтарган.
Хан, кызының бу сүзләрен ишеткәч, Алтынчәчне бирмәс өчен, дошманга каршы сугышырга карар биргән һәм дә яу башына: «Кызым сиңа үлсә дә барырга риза түгел, инде килгән юлыңыздан кире кайтып китәрсең, булмаса, миндә көч юк түгел, башкасын үзең бел, сугышырга әзер тора безнең ил», – дип хәбәр җибәргән.
Яу башы, ханның җавабын ишеткәч, бик ачуланып: «Сугышып булса да Алтынчәчне алырмын, буш кул белән илемә кайтмамын», – дип, шунда ук гаскәренә атка менәргә кушкан.
Алтынчәчнең атасы да, үзенең гаскәрен җыеп, яуга каршы чыккан. Хан гаскәре (бабай кулы белән ишарә кыйлып), әнә теге тауның өстеннән торып, әнә теге аркадан килгән яуга каршы ук белән атканнар. Ул замандагы бабайларның сугыша торган кораллары ук, сөңге кеби нәрсәләр генә булса да, аларның уклары өч-дүрт чакрымга җитеп, каты агачларга барып кадала торган булган.
Хан гаскәре яу белән бик озак вакытлар сугышсалар да, яу бик күп булганга күрә, хан гаскәре җиңелеп, шәһәргә качып керә башлаганнар. Шәһәр эчендәге халыклар да кая барырга белми аптырауда калганнар.
Хан кызы Алтынчәч, әтисенең гаскәре җиңелгәнен күргәч, бик шәп кара юргага менеп, кулына ук һәм сөңге алып, үзенең янына Каракүз дигән иптәш кызын ияртеп, яуга каршы чыккан. Алтынчәч, бик нык сугышса да, уң кулы җәрәхәтләнү сәбәпле кире кайткан.
Хан, эшнең ахыры бик начар булачагын белеп, үзенең хәзинәсендә булган алтын-көмешләрен, җәүһәр-якутларын яшермәкче булып, – әнә, әнә күренә бит әле иң текә җирдә, мич кеби эчкә кереп, эңрәеп торган бер тишек сыман урын, – әнә шуның эченә җыйдырган, аның эче бик киң ялан, ди, анда күл дә бар, ди.
Хан үзе тагын да гаскәре белән яуга каршы чыгып сугыша башлаган. Шулай да һаман җиңелгән.
Алтынчәч, дошман кулына төшмәс өчен, төнге ай яктысында үзенең иптәше Каракүз дигән бер кызы белән качып, әнә шул ханның хәзинәсе яшерелгән тау тишегенә килеп кергән.
Яу, ханның гаскәрен җиңеп, ханның үзен тоткынга алып, үзләренең илләренә кайтып киткәннәр. Алтынчәч шунда кереп югалган.
IV
Бабай вакыйганың иң кирәкле җирләренә җитеп туктагач, һәммәмез беравыздан:
– Шуннан соң Алтынчәч ни эшләгән соң? – дип кычкырып җибәрдек.
Бабай:
– Шуннан соңмы?.. Шуннан соң Алтынчәчнең ничек булганы мәгълүм түгел. Тик җәй көнге матур төннәрдә Алтынчәчнең тау тишегеннән чыгып, тауның киртләчләнеп торган урынына утырып, Агыйделгә таба карап торганын, хәтта бәгъзе кешеләр аның бик моңланып җырлаганын күргәннәр. Ул бичара шунда ай яктысы булган төннәрдә чыгып, үзенең аякларына төшеп торган озын чәчләренә күмелеп, учына таянып, тугайга таба карап, бик моңаеп, таң атканчы утыра, ди. Шуннан соң тагын да артына карап, шунда кереп югала, ди.
Ул борын заманда бик еш күренгән, бу көннәрдә аны күргән кеше ишетелми. Тик безнең карт әти кич белән, монда ялгыз кунган вакытта, Алтынчәчне күргәнен, матурлыгына исе китеп карап торганын сөйли торган иде.
Без:
– Хәзинәләр шунда микән соң? – дидек.
Бабай:
– Менә минем әйтә торган сүзем дә шул. Менә инде озак вакытлар үткәч, шул хәзинәләргә җеннәр ияләшкәннәр. Аларны алырга барып, әллә никадәре кешеләр шунда һәлак булганнар. Анда кулына мылтык тоткан солдатлар каравыллап торалар икән. Алырга теләгән кешеләрне якын да җибәрмиләр икән.
Бабай, сүзене бетергәч, тагын да тауга таба бик куркынычлы, серле итеп, хәзин бер сурәттә карап куйды. Нигәдер бик тирән көрсенде.
Без чын ихлас белән бабайның сүзләрен тыңлап беттек. Бу вакытта кояш баерга якынлашкан иде. Хан кызы Алтынчәчнең ак ташлар арасыннан абына-сөртенә качып килүе, тирә-ягына моңлы итеп каравы, куркуыннан агарган матур йөзләре, яшь белән чыланган озын керфекләре астындагы зур кара күзләре белән күз алдымызга килеп баскан кеби булды. Гүя бу минутта, шушы кичтә Алтынчәч үзенең иптәше Каракүз белән тау тишегеннән кереп баралар иде. Балыкчы бабай сүзене бетергәндә, һәммәмезнең дә күзләре каршымыздагы ак тауның салынып төшәргә торган ташларында иде.
Кыр казы
I
Безнең авылдан ике генә чакрым чамасында җиргә төшкән ай кебек түгәрәк, көмеш тәңкә кебек ялтырап ята торган Ак күл дигән бик зур күл бар иде. Күлнең иңе дүрт-биш чакрым чамасында булганлыктан, аның бер ягыннан икенче ягында булган нәрсәләр күзгә чак-чак кына күренәләр иде.
Җәй көннәрендә күлнең тирә-ягы бөтенләй дип әйтерлек яшел үләннәр һәм төрле игеннәр белән уратылып алынганлыктан, күлдән ерак түгел тау башыннан караганда, бу күл яшел хәтфә палас өстендә яткан түгәрәк көзге кебек ялтырап ята иде.
Май ае керү белән, күлнең тирә-ягында кешеләр кайнаша башлыйлар…
Монда тирә-яктагы авыллардан, хозур кылып ятар өчен, әллә ничаклы халык җыйналып, шунда уйнап-көлеп көн үткәрәләр…
Кич булса, күлнең кайбер урыннарында, өелеп-өелеп үскән камышлар арасында, төрле су кошлары, төрле тавышлар белән кычкырып, чутылдашып, тирә-якны яңгыратып торалар.
Күлнең тирә-ягы җәй буенча шулай җанлы, күңелле булып торса да, көз якынлашып, салкын җилләр исә башлау белән, күл бу җанлылыгын югалта, әллә нинди моңсу бер хәлгә керә; кыр үрдәкләре һәм башка кошлар өер-өер булып җылы якка китәләр. Кояш нуры астында ялтырап, күл өстен боҗраландырып уйный торган балыклар да, сикерүләреннән туктап, аска төшәләр. Бу вакытта инде күл тирәсендә кешеләрне күреп булмый; алар да монда килми башлыйлар.
Бу вакытта Ак күл буе төньягыннан көньягына (җәнүбкә) таба – җылы якка күчеп бара торган кыр казларының туктап хәл җыеп, тамак туйдырып, хозур кылып китә торган урыннары булып әверелә. Бу вакытта һәр көн өер-өер кыр казлары күлгә төшеп хәл җыеп, юынып, тагын да, болыт кебек, һавага күтәрелеп, кыйбла ягына очып китәләр. Аларның «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дип какылдашкан, бер-берсе белән сөйләшкән тавышлары Ак күл буена ямь һәм җан биреп тора.
II
Мин шушы аулак күл буена, һәр көн дип әйтерлек, ат эзләп яки башка берәр эш белән барам. Анда һәр көн дөньяның бер чигеннән икенче чигенә бара торган кыр казларының тезелешеп килеп кунарга төшүләрен карап торам һәм, аларның матур тавышларын тыңлап, аларны читтән карап, төрле уйларга чумам.
Менә иң элек бик ерактан, җиз таска көмеш бал кашыгы белән суккан кебек кенә, «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дип, берәм-берәм генә кычкырган тавыш ишетелә; бу вакытта көзге кебек ялтырап торган күктә бернәрсә дә күренми. Мин, кулымны җәеп маңгаема куеп, башымны югары күтәреп, тавыш ишетелгән якка карый башлыйм; барган саен тавышлар якынрак һәм ачыграк ишетеләләр.
«Күлгә җитәбез!.. Күлгә җитәбез!.. Төшәргә әзерләнегез!..» дип, алдан башлап килгән кәрван башлыгы кычкыра торгандыр инде…
Менә бервакытта һавада, җилгә каршы тотылган ефәк тасма кебек, бер ягы озынрак, икенче ягы кыскарак каралҗым бернәрсә пәйда була.
Бу ефәк тасма кебек нәрсә, баштарак җилфердәп кенә күренсә дә, бара торгач ап-ачык күренә. Менә болар – бик ерактан, төньягындагы тундралардан кыйбла ягына китеп бара торган кыр казларының кәрваны.
Болар күлгә якынайган саен, тавышлары арта; алар тәртип белән генә түбәнәя башлыйлар. Менә узып киттеләр инде дигән вакытта гына, кире уратылып, күлнең бер як читенә килеп төшәләр.
Алар күл буена килеп төшү белән, ерактан килеп талган канатларын, чуалган йоннарын борыннары белән рәтлиләр, кагыналар, су эчеп, үз араларында нәрсәдер сөйләшәләр…
Алар кичтән, мин авылга кайтып киткән вакытта, күл буенда калган булсалар да, иртәнчәк баруга, алардан җилләр искән була. Алар иртә үк торып, җылы якка карап очып киткән булалар.
– Их, шулар кебек, канатың булып, ерак җирләргә очып китсәң иде360, – дим мин. Аларның шулай дөнья күреп йөрүләренә кызыгам. Шул кыр казлары кебек, гелән җәй булып торган урыннарда гына йөрисе килә, алардан аерылып калуыма эчем поша.
Бүген аларның икенче, өченче кәрваннары килә, иртәгә алар да китәләр…
III
Беркөн, иртә үк торып, кояш чыккан вакытта, атларны эзләргә чыккан идем. Юлда Гариф малае очрап: «Сезнең атлар Ак күл буенда йөриләр», – дигәч, туп-туры Ак күл буена киттем. Үләннәр, җир өстендәге камыллар чык белән капланган иде. Чык ярып, күл буена барып җиттем. Чынлап та, безнең атлар күл буенда, эшләрен искә дә төшерми, яшел курпы361 ашап йөриләр иде. Мин баргач, башларын да күтәреп карамадылар.
Мин күлнең матурлыгына карый башладым; тын гына яткан, көзге кебек күлнең өстенә яңа чыгып килгән кояшның нуры төшеп, күл аркылы алтын бөртекләре сибеп ясаган күпер кебек ялтырап торган юл салынган иде. Күлнең бер як читендәрәк балыкчылар, ишкәкләре белән суны шапырдатып, әрле-бирле йөриләр, кичтән салып калдырган нәрәтәләрен карыйлар.
Мин, күл буенда өелеп үскән камышлар янына барып, тирә-якка карана башладым. Шул вакытта «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дигән, ялгыз гына каз тавышын ишеткәч аптырап киттем. Күл буенда да, һавада да казлар төркеме юк. «Бу нинди каз тавышы?.. Бу кайда булырга кирәк?» дип, колак салып тыңлый башладым. Тавыш бик якын, үзем янында торган камыш арасында гына…
Бу нинди эш?..
Камышларны ике якка ярып, тубыкка чаклы суга кердем. Ни күзем белән күрим: камыш арасында, бер канаты белән генә талпынып, бер кыр казы очарга азаплана, ләкин булдыра алмый, туктый; йөгерәм дисә, камышларга эләгеп кала.
Ул, мине күргәч, куркуыннан бар көчен сарыф итеп талпына башлады. Ләкин һәммәсе бушка!.. Күп тә азапланмый, мин аны тотып алдым.
Ул куркуыннан, исән канатын кагып, минем кулымнан ычкынырга тырыша. Мине үзенә дошман дип уйлагандыр инде…
Бу каз, мотлака362, кичә бу күл буена иптәшләре белән хәл җыярга төшеп, шул чакта аңа берәр аучының ядрәсе тигәндер дә, шуннан качып, камыш арасына кергәндер һәм, бер канаты сынганлыктан, үзенең сөекле иптәшләре белән очып китә алмый, алардан аерылып, шушы камыш арасында калгандыр дигән уйга төштем.
Бу вакытта аның иптәшләре, туганнары, диңгез кебек киң, матур һавада очып, кояш нуры астында, рәттән тезелешеп, каңкылдашып, җылы якка китеп бара торганнардыр. Әллә алар да моны исләренә төшерә торганнардыр… Бу мескен каз монда күзләрен мөлдерәтеп, иптәшләренең ерак җирләргә очып китүләрен карап калгандыр…
Мин, шулай уйлап, аны бик кызганып, өйгә алып кайтмакчы булып, сынган канатын авыртмаслык итеп тоттым. Башта ул минем кулымнан ычкынмакчы булып талпынып карады; булдыра алмагач туктады. Тик мин аның башын сыйпарга әйтсәм генә, ул башын яшерергә тырыша иде.
Кулыма казны тотып, атларны җитәкләп, төш алдыннан гына өйгә кайтып кердем.
Озак йөрүем өчен, өйдәгеләр ачулана башлаганнар иде дә, кулымдагы казны күргәч ачуланмадылар. Әти, бер дә уйлап тормый:
– Бу нәрсәне интектереп торганчы суярга кирәк, барыбер эшкә кермәс, – дип, казны суярга кушты.
Әтинең бу сүзләренә минем йөрәгем калтырап китте. Мин суюга каршы төштем:
– Горбәттә363 адашып калган гарип мосафир364 кунакны тот та суй, имеш!.. Бу ни дигән сүз? Мин аны асрыйм! – дидем.
Минем яшьле күз белән әйткән бер сүземнән соң әти дә мескен казны кызганды һәм:
– Ярый алай булса, асрап кара, – диде.
Мин шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Кыр казын шунда ук йорт кошлары өчен ясалган ояга ябып куйдым. Табага су белән икмәк салып, кадерле кунагымның алдына китереп куйдым. Ләкин аның ашау кайгысы юк иде. Ул бик кайгылы рәвештә, бер як почмакка сыгынып, тик кенә тора иде. Кичкә чаклы казым тирәсендә әйләнеп йөрсәм дә, аның ашаганын күрмәдем; солы белән тары сибеп карадым – аларны да ашарга батырчылык итә алмады.
Кояш баер алдыннан, су буенда йөргән бер көтү йорт казлары какылдашып, бик күп эш бетергән кебек, ашарга сорап кайтып керделәр. Аларның тавышларын ишеткәч, кыр казы, дәртләнеп, «Кыйгак!» дип кычкырып җибәрде. Ахры, ул аларны үзенең иптәшләре дип белгәндер. Аның тавышын ишетү белән, безнең кызыл күзле, озын муенлы усал ата казыбыз, канатларын кагып, өзлексез кычкырып, кыр казы торган ояга таба йөгерде. Моның артыннан башка казлар да, әллә нинди зур бер вакыйга булган кебек, дөнья куптарып кычкырыша башладылар. Минем кунак казым боларның бу чаклы тәртипсез кычкырышуларыннан курыкты булса кирәк, бер почмакка сыенды.
Ата каз шулчаклы кызды, әгәр дә ихтыяр бирелгән булса, теге гарип мосафирны талап үтерәчәгендә шик тә юк иде.
Боларның һәммәсе дә каз җенесеннән була торып та, бер-берсенә бу чаклы дошман булуларына исем китте. Ләкин, болар бара торгач дуслашырлар әле, дип, күңелемне юаттым. Шунда да кызыл күзле, тәкәббер ата казга бик нык ачуым килде: «Чит кеше дип, шулчаклы ямьсез кыйлану, шулай әдәпсезлек итү ярый торган эшме соң инде? Үзең шул хәлгә төшсәң нишләр идең?» – дип уйладым.
Кунагым – кыр казының күңелен табар өчен, теге йорт казларын икенче якка куалап җибәрдем. Йорт казлары, ул урынга баргач та, тиз генә тынычлана алмадылар. Ата каз муенын сузып, үзенең гайрәте белән мактанган кебек, кычкырып, канатларын кагып куйды, башка казлар, аның батырлыгы алдында баш игән кебек булып, аңа карап какылдашып куйдылар.
Мин дә эчемнән: «Көчсезләрне рәнҗетмәгез, алай ярамый ул, мин аны яклармын!» – дип уйлап, өйгә кереп киттем.