Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 32
IV
Мин бүген төндә, гарип кунагымны уйлап, рәтле йоклый алмадым; бигрәк тә аның монда ялгыз калуын, иптәшләреннән аерылу хәсрәтен күрүен уйлап кайгырдым.
Аның иптәшләре хәзер моннан бик еракта, тагын да шундый бер матур күл буенда, күмәкләшеп хәл җыя торганнардыр. Бу мескен монда ялгыз башы тора, гомерендә күрмәгән урында яши… Шуның өстенә аны төрле дошманнардан саклау мәсьүлияте дә бөтенләй минем өстемдә булганга күрә, аңа килгән аз гына күңелсезлек тә минем эчемне пошырачак иде.
Бүген гадәттәгедән иртәрәк тордым. Мин торып тышка чыкканда, йорт казлары ашарга сорап, келәт тирәсендә кычкырынып дөньяны куптаралар иде. Мин чыгу белән, алар мине сырып алдылар. Ләкин мин, аларга әйләнеп тә карамый, үземнең кунагым янына йөгердем.
Мин барганда, ул үзенең шушы тар урында күп көннәр буенча мосафирлыкта калачагын белгән кебек, ояга ияләшеп киткән сымак күренә иде. Мине күргәч, башта тайчынса да, бераз торгач, өйрәнә башлаган кебек күренә башлады. Мин кичтән салган азыкларның беразын ашап, суны да бераз эчкән иде. Моны күргәч, мин бик шатландым, шунда ук табадагы суны алмаштырдым һәм яңадан солы белән тары китереп салдым.
Кунагым башта мин салган азыкларны тартынып кына ашый торган булса да, көннәр үтү белән, акрынлап өйрәнә, салган азыкны шунда ук ашарга керешә башлады; шуның белән бергә ул үзе дә мине үзенә якын күргән кебек була, борынгы кебек, мине күрү белән читкә тайчынмый иде. Чынлап та, аның хәсрәтен уртаклашкан, аның бөтен серенә төшенгән тик мин генә идем. Башка кешеләргә аның барлыгы белән юклыгы, исәнлеге белән сырхавы барыбер иде.
Шулай итеп, безнең көннәр күңелле уза башлады. Ул миңа яхшы ук ияләшеп китте. Мин бу эштән бик шатландым.
Эшләр шулай ару гына барган чакта, күңелсезлек тә булып алды: беркөн шулай үзем мәктәпкә киткән идем. Кайтып керсәм, ни күзем белән күрим! Минем бу мосафирымны кунак өеннән кемдер чыгарган, ата каз аны пыр туздырып куып йөри… Ул мескен кайда керергә белми. Бу эшне күргәч, кунагымны кызгануымнан ике күзем яшь белән тулды. Кулымдагы китапларны тиз генә бер җиргә куеп, кулыма таяк алып, ата казның башына берне кундырып алганымны белми дә калдым. Шулай итеп, кадерле кунагымны дошман кулыннан чак коткарып алдым. Оясына ябып, ашарга, эчәргә куйдым. Ул мескен шушы күңелсез вакыйгадан соң бераз вакытка чаклы боегып торды. Үзенең чит җирдә ялгыз калганын искә төшерде булса кирәк. Тик бара торгач кына, тагын борынгыча тора башлады.
Кыш керер алдыннан, казның сынган канаты яхшы ук төзәлде; сирәкләп булса да, канатын күтәреп, аркасына сала башлады; күрәсең, канат сөяге бөтенләй эштән чыкмагандыр. Бөтенләй сынган булса, бу рәвешле төзәлә алмас иде.
Казның бу рәвешле сәламәтләнгәнен күргәч, бик вә бик шатландым. Бервакыт очып йөрерлек бер хәлгә килер әле дип уйлый башладым.
Кунагым һәрвакыт тар урында торып күңелсезләнә торгандыр дип, көндезләрен үз карамагым астында гына алма бакчасына алып кереп йөретә идем. Ул, бакчага керсә, иркен тын алган кебек була, рәхәтләнеп китә, һавага карап, очарга әйткән кебек дәртләнеп куя. Күрәсең, ул әле һаман үзенең иркен һавада иптәшләре белән очып йөргәнен онытмый, ахры, исеннән чыгара алмый торгандыр…
Безнең бу эшебез кар яуганчы шулай барды. Кар яугач, мал өендә кунагым өчен аерым, үзе генә торырлык урын ясадым. Иртән сабакка киткәнче, төштән соң сабактан кайткач, аның алдына солы, тары кебек азыклар салып, су биреп, кунак итә торган идем. Мин аны шулай кыш буенча тәрбия кылдым, кунак иттем.
Аның канаты бөтенләй төзәлде. Ул кайвакытта, ишек алдында казларның кычкырганын ишетсә, башын ныклап күтәрә, дәртләнеп китеп, үзе дә кыйгаклап җибәрә һәм канатларын күтәреп кагынып куя иде. Шуннан мин аның һаман да үзенең туганнарын, иптәшләрен сагынганлыгын сизә идем…
VI
Озын, күңелсез кыш үтте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Җир йөзе кояш нурына манчылды. Җылы якка киткән кошлар безнең илгә килә башладылар. Менә бер көн мин, иртән торуга, «Сыерчык килгән дә!..» дигән сүзне ишеттем. Шунда ук урынымнан торып, тәрәзәгә карадым.
Чынлап та, иртәнге кояшка каршы, өй янындагы сыерчык оясы өстендәге чыбыкка бер пар сыерчык кунган: алар канатларын кагып, талпына-талпына сайрыйлар иде. Безне бик сагынып килгәннәр алар. Дәртләре, шатлыклары эчләренә сыймый: шулай күңелләнеп сайрыйлар…
Көннәр барган саен матурланды. Кырларда карлар бетеп, кара җир өсте яшәрә башлады. Сулар ярларына сыймый агалар. Көз көне җылы якка киткән кошлар, безнең авыл өстеннән үтеп, төн ягына үтәләр. Хәзер минем кунагым булган кыр казы бигрәк дәртләнә башлады. Ул үзе монда йөрсә дә, күңеле әллә кайларда кебек булып кычкыра, шулай итеп, үзенең иптәшләрен көткән кебек була иде.
Менә бер көнне иртәнчәк бик югарыда, еракта кыр казларының «Кыйгак!.. кыйгак!..» дигән тавышлары ишетелә башлады.
Мин, кулымны маңгаема куеп, аяз күккә карадым. Чынлап та, төшлек ягыннан, бик югарыдан, ефәк тасма кебек җилфердәп, кыр казлары төн ягына таба үтеп баралар иде.
Шуларның «Кыйгак!.. Кыйгак!..» дигән тавышларын ишетү белән, минем кунагым булган кыр казы үзе дә «Кыйгак!.. кыйгак!..» дип кычкырып җибәрде һәм, дәртләнеп китеп, канатларын кага һәм бик җитезлек белән әрле-бирле йөрергә кереште. Бу вакытка чаклы аның һичбер болай ук дәртләнгәне юк иде. Мин аның бу чаклы дәртләнүенә һәм шатлануына аптырап карап тордым.
Шул вакытта аның дәртләнүе тагын да артты. Теге, һавадагы, кыр казлары безнең авыл турысыннан үтеп барганда, ул, артык уйлап та тормый, йөгереп алга таба бераз барды да югары күтәрелеп оча да башлады һәм, теге кыр казларына таба карап очып та китте. Мин гаҗәпсенеп карап тордым да калдым.
Ул, күздән югалганчы, бик моңлы иттереп «Кыйгак!.. кыйгак!..» дип кычкырды.
Аның бу кычкыруы миңа иң соңгы сәламе һәм минем белән исәнләшүе иде. Мин аның тарлыкта, кеше кулы астында яши алмавына, киң дөньяны артык күрүенә хәйран калдым. Ул, шулай итеп, үткән ел аерылып калган иптәшләренә барып кушылды.
Мин бу гарип кунагымны көз булган саен искә төшерәм, аны сагынам; ул миннән мәңге аерылса да, мин аны оныта алмыйм.
Бәлки, ул да мине шулай искә төшереп куя торгандыр.
Баштан үткәннәр
1898 елның көзендә Троицкига яңадан барып, шундагы тәртип буенча эшләргә керештем.
Монда, әлбәттә, уку дигән нәрсә күбрәк Бохара ысулында иске хорафатларны һәм дини әсәрләрне укудан, боларны да иң тәртипсез рәвештә тәгълим итүдән365 гыйбарәт иде.
Монда бөтен укучы шәкертләр, укудан бигрәк, ишан тирәсенә җыелып, шуңа мөрит булуны төп максат итеп алганнар, бөтенесе тәсбих тартудан, суфилар мөнәҗәте, Коръән укудан бушамыйлар иде.
Монда яңалык, иң аз булганда, дини үзгәреш яки шул вакытта Русия мөселманнары арасында тарала башлаган ысулы җәдидә хакында уйлап караган шәкертне очратыр хәл юк иде.
Мин беренче елны башка шәкертләргә хезмәт итеп, шулардан калган ашны ашап, укып чыктым.
Монда кыш уртасы үтү белән, бөтен шәкертләр кыргыз, казах арасына таралалар, елның сигез-тугыз аен шунда үткәрәләр иде.
Болар сигез-тугыз ай кымыз эчеп, казылык ашап симереп кайтканнан соң, мәдрәсәгә килеп, шул ук ашау-эчү белән гомерләрен үткәрәләр иде.
Мине шундагы кайбер танышып өлгергән һәм кыргыз арасына чыгып өйрәнгән шәкертләр кыргыз арасына чыгарга димләделәр.
Шуларның димләүләре аркасында мин дә март аенда Троицкидан утыз биш километр җирдәге бер кыргыз авылына мулла (шул вакытның тәгъбире буенча) булып чыктым.
Бу минем кыргызның кышкы тормышларын беренче күрү иде.
Ләкин боларның тормышлары, андагы каралык, аңсызлык, тагын әллә нәрсәләр миңа шулчаклы начар тәэсир итте ки, мин монда бер атнадан артык тора алмадым. Авыруга сабышып, үземне Троицкига алып барып ташларга мәҗбүр иттем.
Троицкига кайтып, тагын да шунда хезмәт итеп, укырга керештем.
Апрель эчендә шәкертләр таралып беттеләр. Мәдрәсәдә бер-ике генә дистә шәкертләр калды. Арба юлы төшү белән, боларның да бик күбесе таралдылар. Уку да бөтенләй тукталды. Миңа эш тә, аш та калмады.
Ләкин шунда бер-ике суфи һәм кари бар иде. Гомер буенча шушы мәдрәсәдә ятып картайган бу сукырларның һичбер эшләре булмаганга күрә, көн уздыра алмый аптырыйлар иде. Мин шуларга төрле китаплар укырга керештем. Мин аларга «Сәет Баттал» лар, «Табари тарихы» (6–7 җилд366), «Әлфе ләйлә…», «Каһарман Катыйль» «Салсал» вә башкаларны бөтенләй укып чыктым.
Шушы хезмәт бәрабәренә алар миңа көненә бер-ике мәртәбә чәй эчертәләр, ашаталар иде.
Июнь ахырларында болар да үзләренең авылларына кайтып китте. Хәзер мин ничек тә берәр эш табарга мәҗбүр идем.
Бер атна ачлы-туклы торганнан соң, Троицкиның Шакирҗан Учаров дигән байларның заимкаларына, эшчеләргә аш пешереп торырга ялланып, хезмәткә киттем.
Монда мин машина белән печән һәм иген чабучы алты-җиде җегеткә аш пешерергә, чәй кайнатырга тиеш идем.
Мин баргач, арба өстенә ясалган такта куыш белән сыер һәм башка нәрсәләрне печән чаба торган җиргә күчердек.
Мин аларга ашау-эчү хәзерләп, сыерны савып, бөтен кирәкләрен җитештереп тора идем.
Боларга буш вакытларында тагын да иске хикәя китаплары укырга керештем. Шуның өчен булса кирәк, бу эшчеләр белән бик яхшы тордык. Болар мине бик яраталар, мин өлгермәгән вакытта, миңа тиешле эшләрне дә эшлиләр иде.
Печән беткәч, заимкага кайтып, иген җыю эшләренә керештеләр.
Бу байның чәчкән игеннәре дүрт-биш йөз дисәтинә булганга күрә, эшчеләрнең саннары артты. Күрше урыс авылларыннан килеп эшләүчеләр дә кушылды.
Мин боларның һәммәсенә төшлек хәзерләргә һәм икмәкне үзем салырга мәҗбүр идем.
Шуның бәрабәренә жалованье биш сумнан җиде сумга күтәрелде.
Сентябрь аена чаклы шунда эшләгәннән соң, тагын да мәдрәсәгә кайтып укырга керештем.
Быел инде нәхүдән чыгып мантыйкка367 төштек. Бер ел эчендә болай күтәрелү бу мәдрәсәдә бик зур муаффәкыятьтән санала икән. Үткән ел мин зур галимдер дип йөргән шәкертләрнең күбесе хәзер артта калдылар. Кайбер миңа сабак өйрәткәннәре дә быел миннән артта калдылар.
Мин хәзер ярлылык ягыннан беренче булсам да, уку ягыннан байтагын узган идем. Бу эш рухны күтәрде. Бу – әрәмтамаклар белән каршы сөйләшә башлауга юл ачты.
Мин быел көз ике-өч ай үз акчам белән тора алдым.
Аннан соң тагын да бай шәкертләргә самавыр куярга керергә мәҗбүр булдым.
Шәкертләр һаман борынгы юллары белән мөрит булуны беренче максат итеп торалар иде. Ишан тирәсе бөтенләй шулар белән тулып, монда бөтен эш шул тәсаувыф368 тирәсенә корылган, бөтен тормышлары шул тирәдә чуалудан гыйбарәт иде.
Мин үзем ару күргән шәкертләр арасында ишаннан көлә башладым. Бу эш, әлбәттә, боларга гаҗәп тоелды. Болар каршында ишанга тел озату үзеңне Ходаның каһәренә дучар итү белән бер булганга күрә, болар хәйранга калалар, иманыбыз бозылыр дип, миннән ерак шылып369 утыралар иде.
Шушы көз көненнән (1900) башлап370 мондагы укыту һәм укулардан җанга азык табу авыр кебек була башлады.
Нәкъ шул вакытта кайдандыр «Тәрҗеман» гәзитәсе кулга төште. Мин бу нәрсәгә гаҗәпкә калдым.
Электән иске төрек теленчә һәм госманлыча язылган әсәрләр укып килгәнгә күрә, моны аңлау артык авыр булмады.
Мин бу гәзитәне йотлыгып укыдым. Үземнән башка иптәшләргә дә укырга теләсәм дә, тыңлаучы булмады.
«Инде бу гәзитәне кайдан алып торырга» дигән уй керде.
Троицкида бу гәзитәне өч-дүрт кенә кеше алдыра икәнен сорашып белдем. Ләкин мин аларның капкасыннан керә алырлык түгел идем.
Соңра шушы мәдрәсәдә хәлфә булып торучы Сабир мулла (хәзер Уфа мулласы) «Тәрҗеман» алдыра башлады. Ләкин ул кеше[нең] гәзитәне турыдан-туры миңа бирү ихтималы юк иде.
Мин вакытларында Фазылҗан кари дигән кешегә самавыр куя идем. Бу сукыр кари бик дәртле булганга, соңра ишан һәм хәлфәләр каршында игътибары зур булганга күрә, гәзитәне алып килә башлады.
Шуның белән бергә һәрбер номер гәзитәне икәү укып бара башладык. Шуның аркасында дуслашып киттек.
Ләкин шәкертләр бездән көлеп йончыталар иде.
Шушы арада «Сәлимә»ләр чыкты. Каюм Насыйриның әсәрләре күренә башлады. «Шәкерт һәм студент» басылды. Мин бу әсәрләрне үзем генә укып калмый, шәкертләрне җыеп, шуларга укый башладым.
Бу эшкә күп шәкертләр ачулансалар да, кайберәүләре миңа дуслык күзе белән карый башладылар.
Мин бу әсәрләрне унбиш-егерме мәртәбә укып чыктым.
Ишаннардан көлүгә чыдый алмый торган шәкертләр үзләренчә донос ясап карадылар.
Мин килгәннән бирле ишанның йортына бармаганга күрә, болар шуның өчен дә ачуланалар иде.
Шушы тормыш белән 1900 елның язына барып чыктым.
Шәкертләр тагын да таралдылар. Без тагын бер-ике дистә торып калдык.
Апрель аенда тормыш тагын да авырлашты. Троицки меновныенда эш барлыгын ишетеп, бер шәкерт белән шунда эшкә киттек.
Вакыйган371, монда тире киптерү өчен нәзек чөйләр очлап тору эше бар икән. Чөйләрнең мең данәсен эшләп бирү егерме биш тиен булып, без эшкә керешеп киттек. Бер чирек, ярты аршын чамасындагы тире киерә торган чөйләрне һәр көн җиде-сигез йөздән (көненә унөч-унбиш сәгать) эшләп, унбиш-егерме тиен чамасы акча төшерә башладык.
Бу безнең өчен зур кәсеп булды. Ләкин бу эш бер айдан артыкка сузылмады, тагын эш бетте.
Сораша торгач, Яушевларның торф чыгартуларын ишетеп, шунда бардык. Бу урын шәһәрдән унике чакрым читтә булып, шунда ятып эшли идек. Монда да эш вакыты кояш чыгудан кояш батуга чаклы булып, көненә утыз тиен генә эшли идек.
Май урталарында моннан да кайтып киттек.
Бердән, мәдрәсәдә тору өчен ашау-эчүгә акча кирәк булганга, икенчедән, көз көне укыр өчен хәзерлек күрергә тиешле булганга күрә, Зиннәтулла дигән бер шәкерт белән алтын приискасына эшкә чыгып киттек.
Без барырга уйлаган «Восьмой» дигән алтын приискасы (Рәмиевләрнең) Троицкидан йөз илле чакрым ераклыкта иде.
Ике көн эчендә җитмеш чакрым барганнан соң, ашарга да бетә башлады. Иптәш кәефсезләнеп китте.
Аптырагачтан, бер кыргызга ике күлмәк биреп, ат белән киттек.
Кайбер урында буш утыртып алып баручылар очрады.
Шулай итеп, майның егермеләре чамасында приискага барып җиттек.
Монда бездән элек килгән, Троицкида икенче мәхәлләдә укучы берничә шәкерт бар икән, шулар белән очрашып, дүрт кеше бергә казармада тора башладык.
Без төрлебез төрле җирдә, төрле эш эшли идек.
Мин башта алтын комын юган җирдә су тартып тордым. Озын калай торбага тыгылган юан гына агачны тартып, комны юарлык су чыгарып тору бик авыр булды. Ярты сәгать эчендә беләк тала, хәл бетә иде. Өстән карап торучылар булганга күрә, хәл җыю да сирәк туры килә иде. Ләкин бара торгач өйрәнелде. Бу эшне атна-ун көн эшләгәч, шахтага төшеп, казылган туфракларны ишегалдына ташу эшенә керештем. Шахта мүкәйләп, тезләнеп йөрерлек рәвештә казылган тар коридорлардан гыйбарәт, шәм яктысында эшләргә туры килде. Монда ике атна эшләгәннән соң, эш бетте. Тик ятарга туры килде. Шул вакытта приискада күптән бирле эшләп килгән бер картка очрап, анда яңа китаплар бар икәнен ишеттем. Вакыйган, монда «Тәрҗеман» гәзитәсенә гыйлавә372 итеп чыгарылган кечкенә җәгърафия харитасы373 һәм «Җәгърафияи кәбир»374 нең Азия кыйсемнәре375 бар икән.
Мин буш яткан вакытларда иртәдән кичкә чаклы шуларны укып, ибтидаи376 дәрәҗәдә булса да, җир йөзе белән танышып алдым. Бу исә минем өчен бик яңа нәрсәләр иде. Мин боларны шулчаклы дәрт һәм ләззәт белән укый идем, бөтенесе күз алдында тәҗәссем итә377, күп нәрсәләр хәтердә кала иде.
Шул эшсезлек вакыты миңа бик күп файда итте.
Июнь ахырларында безнең теге иптәшләр белән Лотфулла исемле иптәшләр контор белән алтын эзләп разведкага чыгарга сөйләштеләр.
Без Шакир дигән шәкерт белән, «ялчыга ялчы» кабиленнән378, боларга көненә илле тиен белән эшкә барырга килештек. Безнең белән эш башкарып йөрүче бер урыс барачак иде. Аның үзенә махсус хезмәтче малае да бар иде. Урыс үзенең малае белән, тарантаска утырып, алдан китте. Без дүртәү, ике атка кирәкле коралларны төяп, Бирский өязенә, Ябык Карагай дигән җиргә карап чыгып киттек. Монда бик матур урман арасы булып, без шул урман арасындагы ялан җирләрдә алтын почвасы эзләргә керештек. Эзләү эше җирне түгәрәк казып төшеп (аның үзенә махсус туфрагы була), шундагы балчыкны алып юып караудан, алтын бөртекләрен эзләүдән гыйбарәт иде.
Башта алтын була торган туфрак өч-дүрт аршын тирәнлектәге җирдән чыкканга күрә, эшләр бик шәп китте. Безнең теге иптәшләр аршын башына егерме тиеннән алып утыз тиенгә чаклы алалар иде.
Казый торган җир бай булганга күрә, без дүртәү дүрт җирдә казып, көненә утыз аршын чамасы җир эшли идек. Бу исә – һәр көн алты-сигез сумнар акча табу дигән сүз.
Тегеләр безгә мәгәр алтмыш тиеннән хисап бирәләр. Ашау-эчүгә бөтенебезгә ике сум чамасы чыгар. Димәк, болар бездән һәр көн 2 шәр сум акча артык алалар.
Мин үземнең иптәшне эш ташларга котырттым. Үзе бик көчле булып та, аңсыз булган бу җегет, башта күнмәсә дә, соңыннан күнде.
Без беркөнне боларга ялланып эшләргә теләмәгәнебезне, мәгәр бөтен файда тигез булса гына эшләвебезне, булмаса, кайтып китүебезне игълан иттек.
Башта болар ачуландылар:
– Без бөтен корал һәм атларны үзебезнең мәсьүлиять379 астына алдык, сезгә корал да, бернәрсә дә бирмибез, теләсәгез нишләгез, – диделәр.
Ләкин без кайтып киткәч эшнең уңайсыз бер хәлдә калуын уйлап, ике арага теге урыс катышып, мәсьәләне безнең теләкчә хәл кылырга мәҗбүр булдылар.
Беренче эш ташлау шәп булып чыкты. Без көн саен кеше башына бер сум утыз-бер сум илле тиен акча калдыра башладык. Ләкин бу эш озакка сузылмады. Икенче җиргә күчеп барып эшли башлаган җиребездә алтын туфрагы унбиш-егерме аршыннар чамасы тирән җирдә генә була башлады. Мондагы тирән җирдә, ике кеше бер урында эшләргә туры килгәнлектән, эш шәп бармый иде. Беребез астан казып балчыкны бадьянга тутырып тора, икенчебез өстән әйләндереп тартып чыгара иде. Тирәндә озак тору тынны кысканга күрә, алмашлап төшеп эшли идек. Казу эше тирән киткән саен, ташлык урыннар чыгу эшне тагын да авырлата иде.
Бара торгач, безнең чокыр утыз аршынга җитте. Түбәннән караганда күк йөзе кечкенә йолдыз кебек күренә башлады.
Без һаман да казуда, максат булып… җиргә җитәргә тырышуда дәвам итә идек. Шулай эш барганда, түбәнгә төшү нәүбәте миңа җитеп, мин түбәндә казый идем.
Бервакыт югарыдан выжлап бер нәрсә төшә башлады. Ә дигәнче бер нәрсә, минем аркамны сыздырып, җиргә төшеп яңгыратып җибәрде. «Һәлак булды, үлде!» дигән тавышлар чыкты.
Миңа кычкыра башладылар. Бу төшкән нәрсә тимер көрәк икән. Мин исән калдым. Алар минем исән калуга бик шатландылар. Икенче көнне тагын шул ук рәвештә ярты пот чамасындагы таш килеп төште. Анысы да миңа зарар китермәде.
Шушы вакыйгадан соң мин бу эшне ташлап китәргә карар бирдем дә, үземә тиешле булган утыз биш сум акчаны алып, юлчылар белән «Восьмой» га кайтып киттем. Акчаның утыз сумын бишмәтнең яшерен бер җиренә тегеп, биш сумын расходка калдырдым.
Берьюлы бу чаклы акча керү мине соң дәрәҗәдә шатландырган иде. Теккән урынымнан акчам төшеп калмадымы икән дип, минут саен сәрмәп380, карап тора идем.
Хәзер июль ахырлары булганга күрә, урак вакыты булып, мин уракка чыгарга уйладым да, Троицки ягына гаиләләре белән уракка баручы башкортларны очратып, шуларга бер сум акча биреп утырып киттем.
Болар җиде-сигез гаиләдән гыйбарәт булып, һәрберсе үзләренең кирәк нәрсәләрен арбаларга төяп, кечкенә кәрван булып баралар иде.
Йөкләре яхшы ук күп, үзләре күмәк булганга күрә, күбрәк вакытта ирләре юлның читеннән җәяү баралар, түбән таба булганда гына утыралар иде. Мин үзем ялланган кешенең кучерына утырып барам, хатыны түргә утырган, үзе җәяү бара иде. Кичкә таба бер урыс авылына җиткәч, болар миннән азык алырга бурычка акча сорый башладылар.
Мин теге биш сумның өч сум кадәресен тараттым. Шалтырап торган көмеш акчаларны чыгарып биргәнемне һәм үземдә тагын да калганын күргәч, боларның күзләре елтырый башлаган кебек булды.
Болар миннән кайда эшләвемне сораштылар.
Болар бүген кайда туры килсә, шунда – кырда кунарга баралар иде.
Караңгы төшә башлады. Ирләре һаман читтән нәрсәдер сөйләшеп баралар иде.
Караңгы төшкән вакытта, бер җиргә туктадылар да атларын тугардылар.
Мин арбаларына утырып килгән кешенең хатыны ирләре янына барып килде дә минем колагыма гына:
– Җегет кеше, мин сине кызганам, болар сине үтерергә әйтәләр, акчасы күп дип уйлыйлар, син ничек тә кач, мин әйткәнне белдермә, – диде.
Бу хатынның мине кызгануы һәм шул вакыттагы хәрәкәте, мөлаем табигате миңа бик нык тәэсир итте. Мин, аңа карап:
– Мин булган акчаны аларга биреп беттем. Миндә акча юк. Киемнәр дә иске, мине үтерүдән аларга бер файда да килмәс, – дидем.
Мин, качудан файда юклыгын, ул вакытта бигрәк тә куркыныч икәнен уйлап, качмаска карар бирдем.
Бу хатын тагын да ире янына барып, нәрсәләрдер сөйләде. Тагын минем янга килде.
Мин куркып, кайчан һөҗүм итәрләр икән дип, үлем көтә башладым.
Шулай да, караңгыдан файдаланып, алар атларын ашатырга йөргәндә, шундагы – якындагы агач арасына барып яттым. Бик күп көтеп торсам да, килүче булмый йоклап киттем. Мин иртән торуга, болар чәй эчәргә утырганнар иде. Бүген бик ачык йөз белән каршы алдылар.
Без тагын кузгалып киттек. Теге хатын юлда ирләрен бу начар уйларыннан кайтарырга тырышуын, хәзер курыкмаска тиеш икәнен сөйләде.
Мин Троицкига илле чакрым җирдә ун-унбиш көн урак урганнан соң, Троицкига кайтып кердем (1900 елның көзе).
Җәй буе эшләп кырык сумга якын акча табу аркасында, мин бу ел кышны, кешегә хезмәт итми, тыныч күңел белән үткәрдем.
Мәдрәсәдә укылган сабаклар өстенә яңа чыккан әсәрләрне дә укып бардым.
1901 елның мартында Троицкидан йөз утыз чакрым җирдәге Ташлы күл дигән җирдә Ишмөхәммәт дигән картның авылына балалар укытырга бардым. Бу кыргыз авылы җиде-сигез өйдән гыйбарәт булып, башка кыргызлар кебек, мал-туарга бай түгелләр иде. Шуның өстенә Ишмөхәммәт карт соң дәрәҗәдә тупас табигатьле, кара йөрәкле кеше булып, моның янында тору бик начар тәэсир итәр кебек булды. Шунда да мин чыдап тордым. Яз җиткәч, Урынтай дигән мәшһүр хаҗи килеп, шуның белән таныштым. Ул мине бик яратып, теге кыргызларга күз алдымда яхшы тәрбия итәргә, обижать итмәскә кушып, бик дуслашып, үзенә кунакка чакырып китте.
Урынтай хаҗи казахларның игътибарлы кешеләреннән булганга күрә, аның сүзе боларга нык тәэсир итте. Кыргызлар миңа яхшы карап, бик нык хөрмәт итәргә керештеләр.
Кыргызларның кышкы кышлау тормышы миңа бик начар тәэсир калдырса да, җәйләүгә чыгып тора башлаулары белән, мин аларның иркен җәйләү тормышларын бик яраттым. Җәйләүнең иң яхшы тәэсир иткән ягы – анда күп илләрнең381 бергә җыелып утырулары, үзара бик нык мөнәсәбәт ясап, кымыз мәҗлесләрендә төрле сүзләр сөйләүләре һәм үләң-җыр җырлаулары булды!
Боларның хатын-кызлары бик ачык булып, кызлары, аларның йөреш-торышлары, сөйләшүләре бик матур тәэсир калдырды.
Мин җәйләүдә чакта кыргызларның сүзгә оста, иске җыр һәм мәкальләрне яхшы белүчеләре белән таныштым.
Аларның маллары өчен түгел, шундый мәгънәле сүзләре, җырлары өчен аларга якынлашуым аларның миңа игътибар итүләренә, хөрмәт кылуларына сәбәп булды. Бу җәй, шулай итеп, ничего гына күңелле үтте.
Монда 1901 елның сентябренә чаклы торып, Троицкига кайттым да Троицкидан, солдатка каралу өчен, үзебезнең Уфа губернасына кайтып киттем.
Солдатка каралып алынмый калгач, кире Троицкига бардым.
Ләкин мәдрәсәдә урын бирмәүләре сәбәпле фатирга чыгып, шуннан йөреп укый башладым.
Бер яктан, ишан тирәсендәге төрле риялар382, алдашулар, икенче яктан, шәкертләрнең соң дәрәҗәдә юк-бар белән чобалулары, гомерләрен әрәм итүләре күңелгә сәлби383 яктан тәэсир бирә баралар иде.
Мин хәзер ишан тирәсендәге риялар хакында, шәкертләрнең ялкаулыклары турысында бик нык сөйли башладым.
Бу эш аларга төрлечә тәэсир итте.
Ләкин коры сүз белән эш чыкмавын күреп, 1902 елның язына таба «Ишан шәкертләренә» дигән назымны384 язып тараттым.
Язма көенчә таралган бу назым шәкерт һәм хәлфәләргә бик нык тәэсир итте. Бик күп шәкертләр соң дәрәҗәдә хурландылар.
Ишан кебек ишанга һәм аның шәкертләренә тел тидерүгә «кяфер» диюдән башка сүз таба алмадылар.
Минем шигыремне аңларлык шәкертләр күчереп алып укый башладылар. Бер-ике көн эчендә таралып өлгерде.
Мин, мәдрәсәгә дәрес вакытында гына барып, Габдуллаҗан хәлфәдән укый идем, бу кеше шигырьне яратты һәм саклык белән эш күрергә тәүсыя385 итте.
Беркөн, мәдрәсәгә хосусый йомыш белән барган вакытымда, Мөхәммәтҗан белән Шаһишәриф исемле сакаллы шәкертләр миңа һөҗүм итеп кыйный башладылар. «Син ишан һәм аның шәкертләрен хурламакчы буласың икән әле», – дип, аяк астында таптарга керештеләр.
Бөтен шәкертләр көлеп торалар иде.
Минем хәл бетә башлагач, бер-ике тарафдар килеп өлгереп, мине яклап, тегеләрнең кулларыннан алып, фатирга чаклы озатып куйдылар.
Икенче көн кич кайтып барганымда, юлда саклап торып, тагын да кемдер суга һәм кыйный башлады. Монда урыслар килеп коткардылар.
Мин хәзер, кайбер иптәшләрнең тәүсыясы белән, бу ел март башында казах эченә китәргә мәҗбүр булдым.
Анда баргач, «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек» не яздым. Монда язган назымнарым булса да, алар матбугат дөньясына чыкмадылар. (Төрлесе төрле җирдә югалып беттеләр, шәкертләр хакындагы назымнар яндылар.)
Мин, солдат хезмәтенә каралырга кайткан вакытымда, Чиләбе аркылы Себер тимер юлы белән кайткан идем. Тимер юлны беренче мәртәбә күрүем булганга күрә, бу миңа бик нык тәэсир калдырган иде. Быел (1902 елның көзенә таба) шуннан алган тәэсир буенча «Себер тимер юлы» дигән нәрсәне яза башладым. Бу юлның миңа тәэсир иткән ягы – аның искиткеч озын һәм соң дәрәҗәдә (үз каравымча) яхшы булуы, машиналарның дөнья җимереп йөрүе, Урал тауларын ярып, кычкырып үтеп китүе, андагы эшчеләр һәм башкалар иде. Шуның тирәсенә утырган татар-башкорт халкының соң дәрәҗәдә надан, бернәрсә аңламый, ишан тирәсенә барып, мөрит булудан бушамый, хорафат эчендә яшәүләрен күреп, шушы эшне күз алдына китерә идем.
Бу ел мине казах эчендә аңлы һәм казахның иске әдәбияты белән байтак таныш, думбрага оста булган Муса һәм Җома исемендәге агалы-энеле ике казах, яратып, үзләренә мулла итеп чакырганнар иде.
Боларда тору бик-бик яхшы тәэсир калдырды.
Болар бик хөр, шуның белән бергә, ишанлыкны яратмый торган, саф күңелле, йөрәкләре хорафатлар белән пычранып өлгермәгән кешеләр иде.
Болар белән даимән әдәби нәрсәләр сөйләп, мин алардан үләң белән думбра чирттереп, көн үткәрә идек.
Мин аларга татар җырлары җырлый идем.
Бу елның көзенә (1902 елның көзе) чаклы боларда торып, тагын да мәдрәсәгә кайттым.
1902 елның соңгы яртысы белән 1903 елның башында фатирда торып, мәдрәсәгә йөреп укыдым.
Мин монда, укудан бигрәк, шул вакытта яңа ачылган «Хезмәт» көтепханәсеннән төрле китаплар алып уку белән шөгыльләнә идем.
Мәдрәсә һәм шәкертләр белән барган саен ара ераклаша иде.
Бу елда шәкертләр арасына аң-фикер керә башлады.
Мин аларның сүз аңлый торганнарын фатирыма чакырып, дөньядагы яңа тормыш һәм төрле нәрсәләр хакында үземчә генә мәгълүмат бирә идем. Шулай итеп, безнең тарафдарлар барган саен арта башлады.
Троицкиның башка мәдрәсәләрендә дә кайбер шәкертләр хәзерге мәдрәсә тормышыннан һәм андагы укытулардан зарлана башладылар. Ләкин боларның теләгән исляхатлары386 шул заманга нисбәтән генә булып, болар мантыйк укуга каршы торалар, тәфсир хәдис кебек диннең әсасларын387 өйрәтә торган фәннәрне күбрәк укытуны таләп итәләр иде (1902 елның көзендә).
1903 елның башы керде. Мин хәзер «Тәрҗеман» гәзитәсен рәттән укып бара идем. Ул бу дөньядан хәбәрдар булып тору өчен бердәнбер юл иде.
Бу гәзитәнең 3 нче майда (иске стиль белән) 20 еллык юбилее булды. Мин бу юбилейга махсус тәбрик шигыре язып җибәрдем.
Бу ел җәйне тагын да казах эченә барып, җәйне шунда үткәрдем һәм «Яшь гомерем» исеме белән язылган шигырьләрнең башындагы кыйсемен388 шунда язып куйдым.
1903 елның көзендә тәкрар мәдрәсәгә кайтып, үземә фатир алдым да шунда тора башладым. Мондагы укулар һаман да бернәрсәгә яраксыз рәвештә дәвам итә иде.
Бу ел урысча укырга теләп, бер учительдән өч ай кадәр урысча укыдым.
1904 елның язында да казах арасына чыктым. Көзендә тәкрар мәдрәсәгә килеп, фатирда тордым. Хәзер татар мәдрәсәләре дөньясында – шәкертләр арасында хәрәкәт башланган иде. Бигрәк тә зуррак мәдрәсәләрдә шәкертләр укуның тәртипкә салынуын таләп итәләр, надан хәлфәләрне яратмыйлар иде. Бу елның кышында шәкертләр арасында яшерен җыелышлар ясап, котыртулар башланды. Мин бу елның кышында, бөтен шәкертләрне җыеп, бер-ике җыелыш ясадым.
Хәзер хәлфәләр каршы тора алмый башладылар. Мин боларның дәресенә йөрүдән бөтенләй туктадым һәм, бу елдан соң икенче бер җиргә бару уе белән, кыргыз арасына чыгып киттем.
1905 елның язында, тагын да мөгаллим булып, мәгълүм Урынтай хаҗига бардым. Бу кеше, заманына күрә аңлы булып, яңалык тарафдары, ишанлык һәм суфилыкка каршы иде. Бу кешенең казахча язган шигырьләре булып, язма көенчә тота иде. Аларны бергәләп җыеп, бастырырга җибәрдек.
Минем мондагы тормыш бик күңелле һәм шагыйранә үтте. Казахларның моңлы көйләре, мәгънәле шигырьләре, матур гына тавыш чыгара торган думбралар, пәрдәсез йөргән кызлары – һәммәсе дә җанга азык бирәләр иде. Шулай итеп, август башына чаклы укытып тордым да август башында, Троицкига кайтып берәр атна торганнан соң, «Буби» мәдрәсәсенә бару уе белән, Чиләбегә ат яллап киттем.
Бу вакытта «Буби» үзендә яңа фәннәр укыту, тәртип һәм яхшылыгы белән мәшһүр иде.
Чиләбедән Уфага килеп, аннан пароход белән Пьяный Борга бардым. Пьяный Борга, аннан Янагуш389 авылының бер кешене яллап, «Буби» га киттем. Юлда Янагуш авылына төштем дә андагы «Буби» да укыган шәкертләр һәм бер-ике мулла бар икәнен ишетеп, шулар белән күрештем. Ләкин болар «Буби» да укысалар да, бөтенләй мин уйлаганның хилафынча390, аңсыз булып чыктылар.
Шулай да мин «Буби» га бардым. Әле монда шәкертләр әз булып, рәтле дәресләр башланмаган иде. Мин, боларның әхвале рухияләре белән танышып, Гобәйдулла Буби белән күрештем. Бу кешене беренче күрүдә үк үзем уйлаганның хилафынча таптым. Бу бик тупас, шуның белән бергә, укытуга дәртсез кеше булып күренде.
Аның калдырган начар тәэсире белән мин, монда торуны мәслихәт күрми, шундагы бер шәкертне котыртып, Казанга алып киттем. Казанга барып, аның мәдрәсәләрен карап йөрдем. Боларның мәслихәт булганы391 мәдрәсәи «Мөхәммәдия» күренде һәм Галимҗан мулла, имтихан кылып, гали сыйныфка392 керүне мәслихәт күрде.
Монда укылган нәрсәләрнең минем өчен иң мөһиме гарәп әдәбиятыннан «Мәкамәте Хәрири» белән Йосыф Акчура тарафыннан укытылган җәгърафия белән тарих иде. Бу нәрсәләрне бик яратып укырга керештем.
Октябрь җитте. Русиянең төрле урыннарында, шәһәрләрендә эшчеләр хәрәкәте башланды. Бу революция тулкыны Казанга килеп бәрелде. Атышлар башланды.
«17 нче октябрь манифесты» чыкты. Моның бөтен кешегә тәэсире булган кебек, миңа да бик нык тәэсир итте.
Шуннан ук һәр җирдә, шулар җөмләсеннән мәдрәсәдә митинглар булды. Мин шул көннең тәфсире белән бер шигырь («Милләтемә шатлык» шигыре) язып ташладым. Бу шигырьне Йосыф Акчура һәм башкалар укып яраттылар һәм тиздән чыга башлаячак «Казан мөхбире» гәзитәсенә басарга вәгъдә бирделәр. Тагын да язып торырга тәүсыя иттеләр.