Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранное», sayfa 33
Минем бу шигырем октябрь ахырында чыккан беренче номер «Казан мөхбире» ндә басылып чыкты.
Шушы көннән башлап «Казан мөхбире» нең даими язучыларыннан исәпләнеп, анда төрле шигырьләр һәм мәкаләләр язып тордым.
Язган әйберләрем өчен миңа гонорар да бирәләр иде. Бу елда (1905 һәм 1906 елның башы) язган нәрсәләрем, элек язган шигырьләрем белән бергә, «Яшь гомерем» исемендә (бу Шәрәфләр бастырган шигырь-мәҗмугаларының393 беренче мәҗмугасы иде) булып басылдылар.
Быел яз җиткәч, күңел тагын да киң сахрага талпына башлады, шәһәр тормышы күңелгә тарлык биргән кебек була иде. Яз җитеп, апрель кергәч, бу теләк бигрәк тә көчәйде.
Шуңа бинаән394 12 нче апрельдә кыргыз арасына киттем һәм, мәгълүм Урынтай хаҗиның чакыруы буенча, шул авылга мөгаллим булып бардым.
Моннан торып Казан гәзитәләренә шигырь һәм мәкалә яза идем.
Җәй көнендә Уфада мәдрәсәи «Галия» ачылганын ишеткән идем. Һәм бу хакта мәгълүмат алып, бу ел көз көнендә шунда барырга карар бирдем.
Моннан максат анда фәннәр күп укылуын ихтимал тоту иде.
Шушы уй белән сентябрь башында Уфага бардым. Һәм «Мәдрәсәи Галия» гә кереп укырга керештем.
Бу мәдрәсәнең дикъкатьне җәлеп итәрлек җире һәм башка мәдрәсәләргә караганда артыклыгы: дин хакындагы яңа фикерләр, башка мөдәррисләр тарафыннан тәлкыйн ителгән395 дини хорафатларны бушка чыгарып ташлау һәм Коръән аятьләренә яңа рәвештә мәгънә биреп, аларны хәзерге көндәге фән һәм фән исбат иткән соңгы әсасларга тәтабыкъ итү396 иде.
Шуның өстенә, бу көнгә чаклы башка мәдрәсәләрдә укылмаган фәннәр өстәлү булып, бу нәрсәләр шәкертләр өчен һәммәсе дә яңа нәрсәләр иде.
Шуның өчен дә монда Бишенче ел революциясе дулкыны белән төрле иске мәдрәсәдә остазларына каршы баш күтәргән һәм мәдрәсә исляхатен397 теләгән күзгә күренерлек шәкертләр җыелганнар иде.
Бу мәдрәсә алар өчен яңалыкка, алмашынуга таба беренче баскычлык хезмәтен итте. Мин монда, 1906 елның көзендә килеп, фатирдан йөреп укыдым. 1907 елда җәйге тәгътыйль398 вакытында, соңгы мәртәбә казах арасына барып, Дусмаил хаҗи дигәннәренең балаларын укыттым.
Бу ара эчендә язылган төрле шигырьләр (күбесе гәзитәләрдә басылганнан соң) «Милләт мәхәббәте» исеме астында басылып чыктылар.
Мәктәпләрдә шәкертләр укырлык төрле шигырьләргә бик зур ихтыяҗ күренә, һәм күргән бер мөгаллим мәктәп балалары өчен махсус шигырьләр язылуын миннән сорыйлар, шуның өстенә мәктәпкә җыр-көй кертү мәсьәләсе матбугатта да бик еш очрый иде. Шул тәэсирләр аркасында «Милли шигырьләр» исемендәге шигырьләрне яздым. Вакыйган, бу әйберләр бик тиз вакыт эчендә берничә рәт басылып, таралып өлгерде. Шул вакыт эчендә «Ярлылар…» дигән әсәремне язып бетердем.
Көз булгач, тәкрар Уфага кайттым.
Мәдрәсәи «Галия» ничаклы яңа белемнәр биргән кебек булса да, анда укуның да артык бер хикмәте булмас төсле күренгәч, соңгы ике елында самигъ399 сыйфаты белән генә йөреп укыдым.
1908 елның җәен төрле авылларга йөреп үткәрдем. Бу дәверләрдә, 5 нче ел революциясе дулкыннары сүнеп, Русиядә соң дәрәҗәдә истибдад400 башланды. Бөтен Русияне төпсез бер караңгылык каплап, тавыш-тынсыз булган хәят башланды.
Государственная Дума һәм аларга сайлаулар вакытындагы мөнәсәбәтләр белән бераз талаш-тартышлар чыкса да, бу – эш юктан эш булсын дигән кебек кенә эшләнә, эшче һәм крәстиян халкының сайлау хокуклары бөтенләй кысылып, сайлауларга мал-мөлек ияләре генә катнашалар. Шулай итеп, катлы-катлы сайлау аркасында, Думага зур җир хуҗалары гына, байлар гына сайланалар иде.
Бу дәверләрдә мин «Вакыт» гәзитәсенә язгалап тордым. Шуның белән бергә, Муса Бигиев, Зыя Камали һәм Риза казый кебек кешеләр исламиятне иске хәленә кайтару, аны төрле хорафатлардан әрчеп, икенче төс бирү өчен бөтен көчләрен сарыф итәләр. Шул мөнәсәбәт белән төрле вак нәрсәләрне зур итеп күрсәтергә тырышалар иде. Бу эш бигрәк тә ваклыкка барып җитте. Муса Бигиев төрле вак нәрсәләрне матбугат дөньясына чыгара иде.
Шул мөнәсәбәт белән «Юк белән баш ватучылар» дигән мәкалә язып, «Вакыт» гәзитәсендә бастырдым.
1908–1909 елның кышында Уфада торып, мәдрәсәи «Галия» гә йөрсәм дә, күбрәк вакыт төрле әдәби әсәрләр уку, гәзитәләргә язу белән үтте.
1909 елның җәендә Уфада торып, бер айга Җантуриннарның Килем авылындагы имениеләренә бардым. Аларның тормышлары һәм крәстияннәр белән мөгамәләләре соң дәрәҗәдә начар тәэсир калдырды.
Крәстияннәрнең бояр алдына килеп, кул баглап, бүрек алып401 торулары, бояр хатынының аларны тәхкыйрьле402 сүзләр белән сүгеп, кол итеп торулары ачуны кабартты.
Мин крәстияннәргә: «Нигә бүрек алып торасыз, нигә кул кушырып, шулчаклы хурлыкны күтәрәсез?» – дип сорауга каршы алар: «Без борыннан шулай өйрәнгәнбез, сөрергә җир, чабарга печән кирәк булгач, шулай итми хәл юк, югыйсә ул бит безгә җир бирми», – дип әйтә торганнар иде.
Июль эчендә Уфага кайтып тора башладым. Мохит начар, ялгызлык эч пошыра, иркен эшләргә юл юк иде.
Бигрәк тә татар дөньясында хәят юк, тормышның мәгънәсе юк иде.
Шушы вакытларда Зөһрә исемендә бер кыз белән таныштым.
Ятим үсеп, үзенең кул көче белән тегү тегеп, үзен тәрбия иткән эшчән бу кыз шул заманның үзенә күрә ачык фикерле кешесе һәм ару гына укыган да иде.
Аның эшчән һәм шулай аңлы булуы минем дикъкатемне җәлеп итте.
Мин аңа үземне тәкъдим иттем һәм бөтен тормышны сөйләп, әгәр дә шулай бергә-бергә эшләп көн күрергә риза булса, үземнең бик шат булачагымны сөйләдем.
Зөһрә үзенең риза икәнен сөйләгәч, шул вакытның гадәте буенча, 1909 елның 16 нчы августында туй булды.
Туй үтү белән без, икәвебез бер фатирга чыгып, тормыш корып җибәрдек. Аның кул көче белән эшләп хәзерләгән нәрсәләре белән йорт эчен бизәгән булып, ямьле, тыныч һәм мәхәббәтле бер оя ясадык.
Ул кул эше эшли, мин яза идем. Безнең тормыш күңелле бер төс алып китте. Мал әсасына корылмый, бәлки эш һәм чын гаилә әсасына корылган бу тормыш миңа утырып эшләргә һәм күп укырга, тәртипле рәвештә бер хәятта яшәргә ирек бирде.
Безнең кайгы да, шатлык та уртак иде. Аның күңеле белән минем күңелемдә һич пәрдә булмый, һәммә эшләр киңәш белән эшләнә, һәрбер нәрсә һәр икәвебезнең теләгенә муафикъ иде.
Бу елларда «Заятүләк белән Сусылу», «Кыз балалар өчен мәктәп шигырьләре» яздым.
10 нчы елның 11 нче октябрендә бер ир балабыз дөньяга килеп, Әнвәр исемендә куштык.
Бу бала безнең тормышка тагын да бер матурлык бирде, өйгә тагын да тулылык, җанлылык кертте. Безнең өйдә эш артты. Өйнең тулмаган бер җирен тутырган кебек булды.
Ләкин без матди якны икәү тырышу аркасында ару гына алып барсак та, 11 нче елларда тормышның матди ягы яхшы ук авырланып китте. Бердән, язган әсәрләр өчен наширләр гонорарны бик сатулашып биргәнгә, икенче, шул әз акчаны да бик интегеп алырга туры килгәнгә күрә, язу-сызу, әдәбият эшләре белән тормышны тәэмин итү авыр иде.
Бу вакытларда Зөһрәнең кул көче белән тегү тегеп алган акчаларын тотып, бераз гына булса да тормышның җитешсез якларын ялгап җибәрә идек.
Бу дәвердә татар мәктәбендә укучыларның бердәнбер эшләре берәр мәктәптә мөгаллимлек итү генә иде. Мин мөгаллим булуны үземнең табигатем белән сөйми торган булганга, соңра бу эш бөтенләй мораи миннәтче403 байлар кулында гына дәвам иткәнгә, алар янына барып, алар кулы аркылы акча алып торуны күңелем сыйдырмый иде.
Мин үзем генә берәр завод кебек җиргә эшкә керергә дә уйлап йөрдем. Ләкин, бердән, физический яктан бу эш мөмкин түгел, икенче, сәламәтлек урта иде…
11 нче елның ахырында Зөһрә II класслы Башкирский приютка ана теле мөгаллимәсе булып керде һәм аннан айга ун сум жалованье ала башлады.
Аның бу эше безнең тормышның матди ягын тагын да җиңеләйтә төште.
Ай саен мөрәттәб404 рәвештә ун сум акча килеп тору безнең өчен бик шәп эш иде.
12 нче елның язында Уфадагы Кәримовларның «Шәрекъ» матбагасына мосаххих405 булып кердем. Монда эш вакыты иртәнге 8 дән кичке 7 гә чаклы булып, айлык вазифасы егерме биш сум иде.
Монда минем өчен эш вакыты озак булса да, буш вакытларда укып-язып утырырга мөмкинлек булу, шуның өстенә эш белән үземнең тормышымны тәэмин итү кебек яхшы яклары булганга күрә яхшы булып чыкты.
Эш һәм эшчеләр арасында вакыт үткәнен сизми калу гадәтем бар. Монда да шулай булды: төрле эш белән вакыт үткәне сизелми кала торган булды.
Бу елларда (11–12) «Исәпсез байлык», «Хәмитнең хәяты», «Тәэссоратым»406 дигән әсәрләрем басылды.
13 нче елда мин һаман типографиядә мосаххихлык эшен алып бардым. Җәйләрдә ел саен бер айга авылга чыгып, хәл алып, тагын берьеллык көч алып керә идем.
13 нче елда төрле вакытларда (11–12 нче елларда) язылган «Әмсаль»407 дигән мәсәлләр мәҗмугасы басылды.
14 нче елда да һаман мәтбагада эшләдем. Бу ел эчендә «Милли шигырьләр» нең 3 нче җөзэ408, «Моң-зар», «Әдәбият кисәкләре» нәшер ителделәр.
Шушы елның көзендә мәгълүм Бөтендөнья сугышы чыкты. Бу сугышны күңел теләп алды. Чөнки бу сугышның нәтиҗәсендә инкыйлаб409 булуы, дөньяда зур үзгәрешләр тууы якын ихтимал булганга күрә, бу сугышның булуы матлуб410 иде. Сугыш дәвам итте. Эшче-крәстиян каны дәрья булып акты. Аларның балалары, хатыннары ятим калдылар. Фаҗигаләрнең барган саен көчәя һәм арта баруы күңелгә начар тәэсир калдыра башлады. Моның бер чиген, кан дәрьясы агуының тукталуын күрәсе килә башлады. Казарма яннарында, мәхшәр булып, балаларын озаткан ата-аналар, аталарын озаткан яшь балалар тулды. Мин монда сәгатьләрчә карап утырдым. Шул вакытта «Юктырсың ла, Алла…»ны яздым. Сугыш вакытында моңа каршы язылган кайбер шигырьләрем 15 нче елның 18 нче…411
Шигъри әсәрләр
Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма,
Кайда басканнар икән дип
Күз саламын халкыма.
Шулвакыт мин бик югары
Кош кебек очсам әгәр,
Ә алар һаман шулай
Баскан урында торсалар…
1905
Алмашыну
Ясадылар кулны – аяк, аякны – кул,
Диделәр: «Бу заманда шулай мәгъкуль412!».
Алмашынды колак-күзләр урыныннан,
Күренде халык ара ушбу мәкъбүл413.
Алга, артка, уңга, сулга китә торган
Ачылды ушбу көндә берничә юл.
Әлхасыйль414, әллә ничә фирка415 булып,
Булдылар алмаштыру белән мәшгуль.
Катышты алтын-көмеш, бакыр – җизгә,
Бер сурәттә күренделәр болар күзгә.
Фикерләр дулкын кебек кайнаштылар,
Җан иясе берсе калмый килде сүзгә…
Болыт чыгып, күк күкрәп, атты яшен,
Күтәрде куркуыннан һәркем башын,
Һәр кеше, истикъбален416 тәэмин өчен,
Дәртенә чара тапсын – тик тормасын…
Бер төстә торды дөнья ничә гасыр –
Шул сурәттән үзгәрелеп инде алмашыр.
Ушбу көндә тәрәддедтә417 торса да бу,
Моннан соң, инша Алла, алга басыр.
Бәгъзеләр418 тауга менәр өчен барды,
Бәгъзеләр мендермәскә таяклашыр.
Никадәр манигълар күренсә дә,
Һиммәтле419 ир күкрәк биреп алга ашыр.
Дәүре галәм420 хәрәкәтне алмаштырды,
Әүвәлге планнарның барын кырды.
Хакыйкать дип уйланылган күп нәрсәләр
Булып чыкты бу заманда һәп лыкырды421.
Караңгы бары бетеп, таңнар атар,
Ни сәбәпле безнең халык гафил422 ятар?
Һәрничек гафил яту ярамас дип,
Шигырь язды Габделмәҗид – ибне татар423.
Хөррият дәверендә
Бәгъзе халык кычкырадыр: «Хөррият!» – дип,
Наданнары кычкырадыр: «Ник кирәк?» – дип;
Кайсы кеше тик торадыр читтән карап:
«Болай тору файдалыдыр бигрәк», – дип.
Тик тору заманнары үтеп китте,
Бу заманда андый фикер бетеп китте,
Һәр кеше киләчәкне тәэмин өчен
Белгәнене әйтеп калыр вакыт йитте.
Һәр халык бу көннәрдә күзен ачты,
Иң югары дәрәҗәгә аяк басты,
Гареб, Шәрык милләтенә караганда
Безләр булып торып калдык аяк асты.
Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә:
Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә;
Барчабыз ихлас белән салсын колак,
Белгәннәр файдалы сүз сөйләгәндә.
Ватылды хәзинәнең йозаклары,
Өзелде аяктагы тозаклары;
Хәзинәнең эч ягына күзне салсаң,
Күзгә төшә һәр милләтнең үз хаклары.
Һәр кеше хәзинәдән үз өлешен
Кул салды күбрәк итеп алыр өчен;
Фикерләр кузгалдылар дулкын кебек,
Теләгәнен шуннан алып калыр өчен.
Бу эшләрдә кыйлу кирәк мөзакәрә424,
Таралсын бу фикерләр халыкара.
Аз сүздән дә күп мәгънә чыгар, дустлар,
Гакыллыга йитәр, диләр, бер ишарә!
Инсаф вә иттифак425
Һәр кеше хәл кадәре кыйлсын инсаф,
Беребез икенчегә төшми хилаф426,
Һәрничек берләшергә тырышканда,
Чыкмасын арамызда зур ихтиляф427.
Беребез бер фикерне бәян итәр428,
Ул кешегә икенчесе кырын китәр.
Талашып, бу форсатны ычкындырсак,
Милләтебез мәкъсудына ничек җитәр?..
Нигә булды бу дәрәҗә эчебез тар?!
Безләрдә ярамаган бер гадәт бар:
Бер кеше милләтенә хезмәт итсә,
Башкалары дошманлыкны кыйлыр изһар429.
Үзебезнең гайбебезне ябабыз без,
Эзли торгач, кеше гайбен табабыз без.
Бер кеше бер җәһәттә алга китсә,
Артыннан кабар өчен чабабыз без.
Һәр милләт тирән суга салды кармак,
Мәкъсуды һәрберсенең – «балык» алмак.
Безгә дә бу көннән үк салмак кирәк,
Тиеш түгел авыз ачып карап калмак.
Иренмәгез кул сузарга пешкән ашка –
Казаннан табакларга төшкән ашка.
Бу ашлар барчабызга тигез йитәр,
Зинһар, тырышыңыз талашмаска!..
Алданып, күп вакытта бушка калдык –
Инде без тырышаек алданмаска!
Барчабыз кул күтәреп буш калырбыз,
Мәсләгебез430 бер-берсеннән булса башка.
Өндәү
Йә татар! Вакыт йитте кузгалырга,
Мәгариф шәмгыданын431 кулга алырга;
Тәфәккерсез, гафил булып432 карап ятмый,
Вакыт йитте гыйлем, һөнәр кулланырга!
Бу заман кузгалганга килде форсат,
Бер эздән барча милләт кузгалыр чак.
Һич кеше китереп бирмәс «алыңыз» дип,
Үзебез авыз ачып карап торсак.
Әфәнделәр! Бу гафләтне433 куймак яхшы,
Дөнья ахирәт булсын дисәк, йөзебез ак.
Һәр кеше «мәрхәба»434 дип кабул итәр,
Әгәр булса файдасы күп, сүзебез хак.
Арамыздан китәрелсен яман эшләр,
Шулай булса, алга китәр тәмам эшләр.
Ата-баба торган диеп, без дә торсак,
Мотлакан435, һәлак итәр бу китешләр.
Һәрбер эшләр көннән-көнгә китсен алга,
Муафикъ тарыз436 илә бу заманга.
Файдалы эш вөҗүдкә чыксын437 дисәк,
Карап яту тиеш түгел мөселманга.
1906
«Ничә йөз ел изелгәнгә, татар юаш…»
Ничә йөз ел изелгәнгә, татар юаш,
Без татарың438 юашлыгы дөньяга фаш.
Зур эшләргә батырчылык итә алмас:
Әүвәледән курка-курка өйрәнгән баш.
Эш күрсәтеп өйрәнмәгәч буңа чаклы,
Һичбер эшкә керешалмый чын ихласлы,
Бундай эшне күреп гадәт алмаганга,
Бу тугърыда сүзләшергә сүз дә тапмас.
Кояш чыкты, эш башланды ушбу көндә,
Инша Алла, инде татар карап ятмас.
Гафләттән уяндылар, күз ачтылар,
Җәһаләтнең439 чокырына инде батмас.
Бу көндә дә гафләт илә карап калсак,
Моннан соң безнең өчен таңнар атмас.
Биргәненә шөкер кыйлып алмай торсак,
Соңра безне Ходаем һич яратмас.
Ике кош
Ике кошны ябып куйсаң бер кафәскә440,
Әгәр булса бу кошларның җенсе башка,
Ничаклы тату кеби күренсә дә,
Мөмкин түгел бервакытта талашмаска.
Ашымыз ашалмады безнең тигез,
Шул сәбәпле дошманымыз булды симез;
Биналар бервакытта һәлак булыр,
Дустлык илә корылмаса асыл нигез.
Һәрбер җан үз җенесенә тартып туар,
Һәрберсе үзе күргән горефен куар;
Эт илә кода булсаң, әфәнделәр,
Нәҗес441 белән туй кыйлырсың, дигән сүз бар…
Тыштан дус, дошман иде алар эчтән,
Белгертте дошманлыгын бик аз эштән;
Дус булса да, төрле җавап хәзер торсын,
Хосусән442 гафил булма бу китештән!
Дус булып гомер иттек күп заманнар,
Аларны саклар өчен түгеп каннар;
Яхшылык эшемезне дустларымыз
Наданлыктан эшли дип уйлаганнар.
Аларның уйлаганы булса дөрес,
Ачуланып, җан бирерлек начар бер эш.
Хурлык күрмәй, эшем алга китсен дисәң,
Тик ятма! Алар кеби эшкә кереш.
Һәрбер эштә алар илә булдык уртак,
Бирелмәде файдасыннан безләргә хак,
Үзара асыл кеби күренсә дә,
Хакымызны сорарга булдык куркак.
Булмаса әгәр бездә гакыл кыска,
Ышанма аслы нәҗес залим дустка!
Җан-тән илә күрсәтелгән яхшылыклар
Бер тиенсез һич файдасыз китәр бушка.
Фидаи443 мәхбүс444 агызыннан
Хөр улмай йөргәнемнән үлгән артык,
Үземне кара йиргә күмгән артык.
Залимнәрнең җәфасын күргәнемнән
Кабердә төрле газап күргән артык.
Бәне445 япты бу йиргә мөстәбидләр446 –
Бәне күрде алар дошманыннан артык.
Бүләк иттем канымны милләтемә,
Бүләк улмас җиһанда каннан артык.
Шу447 юлда җаными фида итәрмен,
Бу милләт чөнки бәңа җаннан артык.
Хокуксыз тормакы448 бу милләтемнең
Бәнем чөн михнәте зинданнан артык.
Бу хезмәтне мөкатдәс дип белермен,
Җиһанда хезмәт улмаз моннан артык.
Боларны коткарырга йөргән ирләр
Боларга хөкем идән449 заттан артык.
Бәне гәр нәфи итсәләр450 моннан Себергә,
Себер Мәскәү дәхи Казаннан артык.
Күземнең яше акса ушбу юлда,
У451 яшь энҗү-мәрҗәннән артык.
Хәвефсез мәсләкемдә сабит улмак452
Каһарман намыны453 алганнан артык.
Бу форсатлар ике килмәс гомердә,
Атып калган ятып калганнан артык.
Бу милләтне сәгадәткә чыкармак
Минем чөн гарешкә454 ашканнан артык.
Ул искеләр бези455 күп алдадылар –
Адәмне алдаган шайтаннан артык.
Аларга һич хәвефсез каршы тормак –
Алардан хәвеф итеп456 качканнан артык.
1907
Мәкъсуд457
Бик җиңел юл белән мин мәкъсудым тапмак булам,
Бу юлымда булса манигъ458 – бер тараф атмак булам.
Мәкъсуда459 җитмәк җиңел түгел, имеш, бу дөньяда,
Инде мәкъсудым өчен агулары татмак булам.
Мин халыкны «гаклы юк» дип шелтә кыйлмак эстәсәм,
Мин алар кашында460 алардан да күп ахмак булам.
Тәртибе юк бу китешнең – инкяр итмәс һич кеше,
Дөньяның бу хәлләрен күргәч, үзем асмак булам.
Җаныма тәэсир итеп, күптөрле хәлләр килмәге461,
Баш алып, бу җирдә тормый, бер тараф качмак булам.
Шунда да куймас качуга милләтем берлән ватан,
Бервакыт яхшы булыр дип, күңлеме ачмак булам.
Бер кеше наз-нигъмәт эчрә462, бер кеше тапмый тәгам!
Һәрбере булсын тигез дип, ачуларым басмак булам.
Бер көндә бер сәгать шатлык күрү насыйп түгел,
Кальбемең463 янган утына күз яшем чәчмәк булам.
Безнең хәл
Инанмаслык, адәм күрсә, начар бер хәлгә без килдек!
Бу дөньяда безем464 төсле хәкыйрь465 һич җирдә милләт юк.
Гасырларча күреп хурлык, татарда калмаган гайрәт,
Җәһаләт466 гайрәтеннән башка безләрдә хәмият467 юк.
Безем бәгъзе гәнеҗләр468 ник аларны тәкъдир иттеләр?
Безем алар кашында, дус, сукыр тинлек тә кыйммәт юк.
Җаһил469 булгач, ни чөн безне гаребләр470 димәсен вәхши,
Алар безне яратырлык безем милләттә зиннәт471 юк.
Алар һәр көн тәмәддендә472, безем милләт тәдәннидә473,
Гафил булма474, борадәрләр475, аларда яхшы ният юк.
Кирәк анда, кирәк монда мөселманнар кысылганнар,
Безем күргән хәкарәттән476 агыр477 дөньяда зилләт478 юк.
Яһүдиләр, нөфүстә479 аз булып та, нәрсәләр эшли?..
Зарар күрдек җәһаләттән, нөфүстә без дә кыйлләт юк480.
Укучылар ялыкса да, Мәҗит сүзне итәр тәкрар:
– Ничә язсак, җәһаләттән бүтән безләрдә гыйлләт481 юк.
Гыйлем берлән алар зиннәт бирә нинди батыйль482 эшкә,
Безем шомлык тиеп дингә, мөкатдәс дингә гыйззәт483 юк».
Татар милләтенең лисане хәле484 илә шикаяте
Эчем кайгы, идәр аһ-ваһ лисаным –
Бу хәсрәтне каләмдер тәрҗеманым485;
«Кеше хәлен кеше белми» дигәннәр,
Ни чөн хәсрәт чигә минем бу җаным?..
Гафил ятмый урыннан кузгалырга
Мине мәҗбүр идәр инде заманым;
Бу көннәрдә кулымда калмагандыр
Нә Әстерхан, нә Болгар, нә Казаным.
Җиһанда миннән әхкарь486 һич кеше юк,
Мине кызган!.. Мине кызган, туганым!..
Зәвал487 юк дип фикер иттем мин ахмак,
Кая китте гүзәл хан илә ханым?..
Озын чәчкә мөсәххәр булды488 бунлар –
Моны күреп тәгайер итте489 каным.
Гаҗиз булдым аякка баса алмый,
Ята-ята агырган ике саным.
Динем-дөнья пәракәндә улыптыр490,
Кулымда калды ялгыз бу иманым;
У491 мөлкәт берлә китмеш бергә гайрәт,
Кулымда калмаган гайрәт нишаным.
Бу көннәрдә миңа махсус ватан юк,
Мәкам492 улмыш шу дошманга мәканым;
Качан бетәр татарның аһ-зары?!
Кулымда файда юк, күптер зыяным.
«Һәр кешенең үз нәфсенә йитсә көче…»
Һәр кешенең үз нәфсенә йитсә көче, –
Дәрәҗәдән коры калмас мондай кеше.
Кешенең сафлыгына дәлил булыр
Һәрвакыт хаклык илә кыйлган эше.
Башкаларны тикшерүче күп булса да,
Аз булыр үзен үзе тикшерүче.
Зыяннан башка нәрсә күрә алмас
Файдасыз уйнап-көлеп тик йөрүче.
Беткәнме бу дөньяда гакылсызлар –
Үзен үзе Ибне Сина тик күрүче,
Дәрәҗә һәм чамасыны белмәенчә,
Кайда булса – шул тарафка йөгерүче;
Уйламай зур эшләрне эшләп куеп,
Вакыт үткәч, кыйлган эшкә үкенүче?
Иң әүвәл үз-үзеңне яхшы саклап,
Шуннан соң милләтеңә бул көтүче.
Урынсыз йирдә үзеңне түбән тотып,
Булма үзеңне халык ара киметүче.
Бәгъзе вакыт тәкәбберлек бик килешә,
Күргәндә дошманнарның янсын көче.
«Милләткә хадим улган яхшыларга…»
Милләткә хадим улган493 яхшыларга
Бу дөньяда насыйп булмас рәхәт күрү.
Һәр эшнең хакыйкатен уйлаганда,
Килешмәс юк-бар эшне уйлап йөрү.
Яхшыларга һичвакытта гадәт булмас
Кайгысы юк кеше кебек уйнап-көлү.
Һәр йирдә камил ирдә күренмәгән
Хафасыз рәхәт илә гомер сөрү.
Кайгы-хәсрәт, мәшәкатьтә йөрү илә
Вакыт йитмәй, һич адәмгә булмас үлү.
Башлаган башчылары булмаганда,
Милләт хәле – суга төшкән тоздай эрү.
Башлаучы юл башлыгы булмаганда,
Бик йиңел кыеш юлга барып керү.
Урынсыз сабырсызлык һәм ярамас
Утка баскан песи кебек күп сикерү.