Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 11

Yazı tipi:

XXI

Түбәнгә төшкән вакытта, Күчәрбай безне иң кыска юлдан, бөтенләй яр кырыеннан алып төште. Аның өстенә үзебезне үзебез белешмичә йөгерү, егылып китүгә дә, киемнәрне, тәннәрне ерттыруга да әһәмият бирмичә Гаяз янына җитәргә ашыгу аркасында, бик тиз арада тугайлыкка төшеп җиттек. Тугай юлына чыккан вакытта, безгә Таквә Сәхәү улы Шәфыйк очрады. Ул, таза ат җигелгән читән арбага кызыл бизәкле мендәрләр салып, хатыны белән янәшә утырган, бик эре кыяфәт белән генә дилбегәсен кага-кага, атын Базарлыга табан юырттыра иде. Безне күргәч, атын кинәт кызулатып, Гаяз егылган яр астына табан ашыкты. Без бөтен көчебезгә шул ук юлдан, шул ук урынга таба барсак та, куе әрәмә белән капланган тугай юлында аны бик тиз күздән югалт- тык.

Яр астына табан якынлашкан саен, йөрәк урыныннан чыга язып тибә. Гаязның үле гәүдәсе күз алдына килеп, бөтен кан тамырларым чымырдап, туңып китәләр, Артыкбикәнең акылдан шашкан төсле кинәт-кинәт ярсып кычкырып җибәрүе миндәге ул авыр тойгыларны тагын да көчәйтәләр иде…

Куе әрәмә арасыннан салынган тугай юлының күп бормаларыннан берсендә, бөтенебезне гаҗәпкә калдырып, каршыбызга теп-тере Гаяз килеп чыкты. Аның киемнәре юеш, куе бөдрә чәчләреннән су бөртекләре тамып-тамып торалар. Ул кулындагы яңа гына йоны чыгып килә торган кош баласын безгә сузып елмайды:

– Күрәсезме, алдым бит, тилгән баласы бит бу! – диде.

Бу акыл ирешмәслек могҗиза каршында без, бөтенебез берьюлы тукталып, беразга телсез калдык. Бер кечкенә малай куркуыннан «атай» дип кычкырып җибәрде дә артка чигенә башлады.

– Гаяз, – дидем мин, – синме бу?

– Нигә, әллә танымаслыкмы? – диде Гаяз, елмаеп. – Ялгышлык белән суга төштем шул, корыга төшкән булсам, болай юешләнмәгән булыр идем.

Нишләргә белмичә шашкан кыяфәттә торган Артыкбикә кинәт «Гаяз!» дип кычкырып җибәрде һәм, бөтен көченә ташланып, аны кочаклап алды да күзләреннән, маңгаеннан, иреннәреннән үбә башлады. Артыкбикә артыннан без дә барыбыз берьюлы аны кочагыбызга алып тарткалый башладык. Гаязның кулындагы тилгән баласы безнең кысуларыбызга риза булмыйча чырылдый иде.

Гаяз аны якларга азапланып карады:

– Туктагыз, чебешемне харап итәсез бит, җүләрләр, – дип, бездән котылырга тырышты. Ләкин без аның ай-ваена карамадык…

Без аны бушаткан вакытта, аның белән бергә безнең кочагыбызда кысылган тилгән баласы актыккы сулышын ала иде инде.

– Әрәм иттегез, – диде Гаяз, йөзенә чын-чынлап үпкәләгән чырай чыгарды. – Мин аны кайдан менеп алдым, ә сез аны үтердегез.

Без ул тилгән баласын яңа гына күргән кебек булдык… Артыкбикә аны үз кулына алып сыйпый башлады. Тыны белән җылытып терелтергә азапланды. Ләкин соң иде инде. Тилгән баласы сары каймалы авызын актыккы тапкыр зур итеп ачты да хәрәкәтсез калды.

Һәммәбез дә, тиңе булмаган шатлыклы хисләргә бирелгән хәлдә, авылга таба борылдык. Агыйдел ягыннан әкрен генә җил исеп, Артыкбикәнең чәчләрен туздыра башлады. Артыкбикә куе кара чәчләрен бер-ике тапкыр кулы белән сыпырып караса да, алар һаман алга төшеп борчыдылар. Шуннан соң Артыкбикә, тарагын исенә төшереп, Гаязга борылды:

– Гаяз, бирче тарагымны, чәчем ятмый бит.

Гаяз кинәт кенә уң кулы белән үзенең юеш чәчләрен сыпырып алды да тукталып калды:

– Югалтканмын бит, суга төшеп калдымы икән, яр буендамы икән? Әйдәгез, барып карыйбыз, ерак түгел.

Артыкбикә көлеп кенә куйды:

– Куй, мәшәкатьләнмә, синдәй батыр егетне гафу итәргә була, тарак урынына бер тарак алып бирерсең, шул гына… Ә хәзер син миңа, истәлек итеп, бик матур муел таягы кисеп бир.

– Анысы була, – диде Гаяз, ашыгып, чалбар кесәсенә тыгылды һәм, кулын кесәсенә тыгу белән тагын уйга батып, кинәт тукталып калды. – Мин пәкемне дә югалтканмын, иптәшләр. Анысы яр буенда төшеп калган булырга тиеш. Мин судан чыккач, киемнәремне салып сыккан идем, һичшиксез, ул шунда төшкәндер, суда төшмәс.

– Әйдәгез, алайса, барып карыйк, – диде Артыкбикә, – бердән, әтиеңнең төсе итеп саклаган пәкең, икенчедән, әниең ачулануы мөмкин…

– Анда барырга ерак түгел лә түгелен, – диде Гаяз.

Мин дә барып килү фикерен куәтләдем:

– Әйдәгез, Гаязның сикереп төшкән урынын да күреп калырга кирәк бит.

– Чынлап та.

Без, җыйнаулашып, куркынычлы яр астына киттек.

Беркөн Базарлыга барган вакытта Агыйделгә аяк салындырып утырган турыга килеп җиткәч, Гаяз тукталды. Агыйдел, беркөнгечә үк бөтен көче белән ярга һөҗүм итеп, кадалып-кадалып ага иде.

Гаяз бер ярга, бер Иделгә карап алды да:

– Нәкъ менә шушы урынга килеп төштем, – дип куйды.

– Бер җирең дә авыртмадымы?

– Зарарлы булмады. Чөнки, бердән, мин яр башыннан ычкынып киткән вакытта ук суга төшүем мөмкин икәнлекне уйлап алдым, шуңа күрә дә аягым белән төшәргә тырыштым. Икенчедән, суның шактый тирән булуы ярдәм итте. Дөрес, суның төбенә шактый нык барып бәрелдем, аякта гына басып калып булмады, аркаларыма кадәр ташларга бәрелеп алды, шулай да, күрәсез, берни булмаган. Әнә теге тәңгәлгә агып барып чыктым.

Гаязның бу гади сүзләре миңа әллә нинди серләргә чорналган төсле тоелды. Башка берәүне шушы яр башыннан егылып исән калган дип сөйләсәләр, мин ул хәлнең булуына ышанмаган булыр идем. Ләкин Гаязның шул хәлгә очрап та, исән-сау калуын үз күзем белән күргәч, ышанмыйча мөмкин түгел иде.

Без әле ярның коточкыч биеклегенә, әле котырып аккан Агыйделгә карап гаҗәпләнә идек. Минем хәтеремә беркөнге, Базарлыга барган чакта, шушында утырып сөйләшкән сүзләребез килде.

– Хәтереңдәме, Гаяз, – дидем мин, – беркөн без шушында сөйләшеп утырган идек. Мин синнән «Нәрсә бирсәләр, шушы яр башыннан Агыйдел өстенә сикерергә риза булыр идең?» дип сорагач, нәрсә дип җавап биргән идең?

– Хәтеремдә, – диде Гаяз, үзалдына гына елмаеп куйды.

– Нәрсә дип җавап биргән идең? – дип төпченде Артыкбикә.

– Әнә Ильяс әйтсен, – диде Гаяз.

– Шушы тау чаклы алтын бирүче булса да сикермәс идем, дигән иде ул.

Бөтенебез беравыздан кычкырып көлдек.

– Ә бүген бер тилгән баласы өчен сикердең, – диде Артыкбикә.

Ләкин, яр башыннан ычкынып китеп, турыдан-туры үлем куркынычы астында калганда да үзен үзе югалтмыйча, суга аяк белән төшәргә кирәклекне уйлап өлгерә алырлык ихтыярга ия булган характерлы Гаяз өчен Артыкбикәнең бу көлүенә тапкыр җавап бирү кыен булмады. Аның йөзенә хәйләкәр елмаю чыкты.

– Юк, мин тилгән баласы өчен сикермәдем һәм тау чаклы алтын бирсәләр дә сикермәгән булыр идем. Минем өчен шушы тау чаклы алтыннан да кадерлерәк күренгән зат өчен сикердем мин, – диде ул һәм серле елмаю белән Артыкбикәгә карап тукталды.

Артыкбикә кара күзләрен тутырып аңа бик аз гына вакыт карап торды да, матур кызарып, башын түбән иде. Минем кинәт күңелем әллә нишләп китте. Бик нык уңайсызландым. Үземне-үзем өзгәләп ташлардай булдым мин шул минутта: их, нигә Гаяз урынына мин егылып төшмәдем соң бу яр башыннан?

– Әйдәгез, – диде Гаяз, – әнә тегендәрәк барып чыгып киемнәрне сыккан идем мин, пәке, табылса, шуннан табылыр.

Ул безне шактый түбәнгә алып китте. Яр астыннан узган тар гына юл өстендә бик җентекләп эзләнсәк тә, пәкене дә, таракны да таба алмыйча, кайтыр якка табан борылдык.

XXII

Үткән төнне керфек тә какмау өстенә бүген, юлсыз җирләрдән юл салып, шундый биек тау башына менеп төшү безне шактый йомшарткан булып чыкты. Авылга кайтып, җиңги тарафыннан әзерләнгән тәмле ашны ашаганнан соң, без, үзебезнең бик нык арыганлыгыбызны сизеп, йокларга булдык. Кунакларымны бик яратып каршы алучы әни Артыкбикәгә һәм аның белән бергә килгән башка кызларга өйдә урын җәеп бирде, без малайлар белән лапас астында торган печән өстенә менеп яттык…

Без уянганда, көн шактый сүрелгән иде инде. Чәй эчкән вакытта гына, Артыкбикә безне үз авылларына барырга чакырды.

– Сездә бик күп кунак булдык инде, – диде ул, – сездә спектакль дә булды, концерт та булды, бүген кич безнең Кинҗә авылына барып, кичә уздырыйк.

Без бүген үк барырга каршы төштек. Бөтенләй әзерлексез-нисез, кич булгач кына барып төшү бернинди дә нәтиҗә бирмәс төсле тоелды.

– Бүгенгә булмас инде, Иделбаева, без дә әзерләнмәгән, сезнең авылыгыз да әзерләнмәгәндер.

– Зарар юк, – диде Артыкбикә, – мин дә сезгә килгән вакытта Галиябануны уйнарга әзерләнмәгән идем.

– Шулай да без бүген үк барырга риза була алмыйбыз, бүгенгә бездә калыгыз инде, ә аннан соң яхшылап…

Бу урында безне Низамыйларның кечкенә кызчыгы килеп бүлдерде. Бу кыз авылга кайтканның икенче көнендә үк безгә записка китергән кызчык Зөләл иде. Ул, кыю хәрәкәтләр белән миңа якын ук килеп, күзләремә карады.

– Ильяс абый, менә Низамый абзый сезгә язу җибәргән иде, җавабын да алып кайтырга кушты.

Беркөнге шикелле үк зәңгәр эчле конверт эченнән шома ак кәгазь чыкты. Анда шул ук беркөнге яшел кара белән түбәндәге сүзләр язылган иде:

«Гаяз һәм Ильяс иптәшләр!

Сезне кичәге уңышыгыз белән котлыйм. Кичә сез безгә авылда ничек итеп спектакль куярга кирәклекнең үрнәген күрсәттегез. Тик, тәәссефкә каршы, мин бик уңайсыз хәлдә калдым. Сезнең белән минем арада урынсыз килеп чыккан аңлашылмау мине бик каты борчый. Болар һәммәсе дә минем мужикча тупас булуым аркасында килеп чыктылар дип уйлыйм. Сезнең белән якын дусларча аңлашасым килә. Маһибикә сезне бүген кич белән безгә килеп утырырга чакырган икән. Мин Маһибикәгә акыллы эше өчен ничек рәхмәтләр әйтергә белми гаҗиз булдым. Сезнең бөтен кунакларыгыз белән безгә килүегезне мин чын күңелемнән телим һәм кич белән килерсез дип ышанам. Килегез, иптәшләр, сөйләшербез, аңлашырбыз, алдагы көндә бергәләп эшләүнең планнарын корырбыз. Килешербез, без бит комсомоллар!

Җавап көтеп, Низамый Солтанбәков».

Бу язуны Гаязга күрсәтеп торуны кирәк дип тә тапмадым, кызчыкка телдән генә җавап бирү белән чикләндем:

– Без бүген Кинҗә авылына барабыз, абыеңа шулай диген, кызыкай, ярыймы?

Зөләл нидер каршы әйтергә теләгән төсле бер миңа, бер Гаязга карап торды да, йөзенә күңелсезләнү чырае чыгарып, кире борылды һәм аның җитез гәүдәсенә хас булмаган салмаклык белән генә чыгып китте.

Кинҗә авылына бүген барырга риза булмый азапланганда, минем кинәт кенә мондый карарга килүем башкаларны бераз гаҗәпләндерде.

– Син нишләдең, Ильяс? – диде Гаяз.

– Шулай карар кылдым, – дидем мин һәм кулымдагы записканы аңа суздым.

Ул записка өстендә җәһәт-җәһәт күз йөгертеп чыгу белән мәсьәләгә төшенде.

– Ә-ә, – дип сузды, – әлбәттә, Кинҗәгә барабыз.

Артыкбикәнең йөзенә гаҗәпләнү чырае чыкты.

– Нинди серле записка булды соң бу?

Записканың серен без аңа юлда аңлаттык.

XXIII

Авылыбызны чыгып киткәнче, безне берничә тапкыр туктаттылар. Иң башлап ячейка секретаре Искәндәр туктатты. Капкадан чыгуга ук очрады ул безгә.

– Мин сезгә килә идем, иптәшләр, – диде.

– Бик әйбәт, – дидек без, – әйдә, алайса, безнең белән.

– Кая юнәлдегез?

– Кинҗә авылына барабыз.

Искәндәрнең тойгы үзгәрешләренә артык бирелми торган тулы йөзендә сизелер-сизелмәс кенә аптырау билгесе чагылды:

– Нишләп алай, ә үзебездә? – дип сорау куйды ул.

– Ничек үзебездә, бездә кичә спектакль булды бит?

– Ул гына җитми, иптәшләр, халык бүген дә сорый. Яшьләр мине буып сорыйлар, бүген дә вечер ясагыз, диләр. Кичә карап туя алмадык, диләр.

Гаяз да, мин дә бераз уйга калдык. Чыннан да, яшьләр шулай сорап торганда калдырып китү, башлаган эшне бәйрәм үтеп киткәнче дәвам иттермәү уңайсыз тоела иде. Тик Гаяз бу уңайсызлыктан чыгу юлын тиз тапты.

– Менә нәрсә, Искәндәр, – диде ул, – шулай да без Кинҗә авылына барыйк. Ә син монда, яшьләрне җыеп, үзара күңел ачу кичәсе оештыр.

– Сездән башка барып чыкмас бит ул.

– Чыгар, әгәр дә бездән башка барып чыкмый икән, безнең кичәге спектаклебез, кичәге концертыбыз бернәрсәгә дә ярамый торган, нәтиҗәсез эш булган дигән сүз. Сынап кара әле, чыннан да, шулай нәтиҗәсез булдымы икән? Билгеле, үзеннән-үзе бернәрсә дә барып чыкмый, үзеңә бик нык җитәкчелек итәргә, комсомолларыңны гына түгел, бөтен яшьләрне кулга алырга кирәк. Сиңа инде, Искәндәр иптәшкәй, ячейка секретаре булгач, сездән башка барып чыкмас дип торырга ярамый. Һәрвакытта да без булмабыз, бездән башка да барып чыгарга тиеш. Йә, сынап кара әле бүген үз көчеңне, һичшиксез барып чыгар.

Искәндәр куркына калды:

– Туктагыз әле, ничек ул алай? Миндә бит бертөрле программа да юк. Җырчым да, биючем дә, декламация сөйләүчем дә әзерләнмәгән.

Гаяз кәефләнеп көлеп җибәрде:

– Әзерләнгән булса, бу чаклы җентекләп сөйләшеп тә тормаган булыр идек, иптәш Искәндәр, шуңа күрә дә әйтәбез бит, үзара күңел ачу кичәсе оештырырга кирәк.

– Ничек башлыйбыз соң без аны, ничек алып барабыз?

– Яшьләр арасында синнән башка да гармунчылар бармы?

– Бар.

– Җырлый белүчеләр бармы?

– Бар.

– Биючеләр бармы?

– Бар.

– Соң, тагын нәрсә кирәк?

– Аларны бит сәхнәгә чыгарып булмый.

– Сәхнәгә чыгару мәҗбүри түгел. Көн саен доклад сөйләмәсәң дә ярый.

– Алай булгач, концерт буламыни ул?

Гаязның аңлатып бирә алмавы минем эчемне пошырды, үзем аңлатып бирдем:

– Бер дә юа җыенында булганың юкмыни синең, Искәндәр? Булганың бар бит. Әнә шундагы шикелле тотасыз да уеннар оештырасыз, гармунчысы да катнашмый булдыра алмас, җырчылары да, биючеләре дә.

– Андый уеннарны оештырып була булуын.

– Шул җитте, – диде Гаяз, – әнә шунда комсомол җитәкчелеген кулдан ычкындырмасаң, хулиганлыкка юл куймыйча, уеннарны күңелле генә алып барып чыгарсаң, яңа җырлар, яңа көйләр җырлатсаң – менә сиңа үзара күңел ачу кичәсе. Син оештырмасаң да оеша торган кичә ул. Тик шуны комсомолныкы итә белергә, үзенчә юнәлеш бирергә генә кирәк – булдымы?

– Ярый, булдырырга тырышырбыз, – диде Искәндәр һәм Артыкбикәләр белән саубуллаша башлады. Артыкбикә янында торган Күчәрбайны күргәч, аны яңа гына күргән төсле гаҗәпләнеп калды: – Син дә барасыңмыни, Күчәрбай? – дип сорады.

– Барам.

– Ә мин синнән курай уйнатырбыз дип уйлап тора идем тагын. Йә, ярый, барыгыз. – Ул бөтенебезгә берьюлы кулын селекте дә үз юлына борылды.

Аннан соң безне Ибрай туктатты, Имәли туктатты, тагын өч кеше туктатты – һәммәсе дә бездән бүген спектакль куюыбызны сорадылар. Артыкбикәнең бүген дә җырлавын үтенделәр. Ләкин без инде алар белән озак сөйләшеп тормадык – Кинҗә авылына бару турындагы карарыбыз үзгәрмәслек нык иде.

– Әнә Искәндәр белән сөйләшегез, бүгенге кичәне ул башкара, – дип кенә җавап бирдек без аларга.

XXIV

Без Кинҗә авылына килеп җиткәндә, кояш һаман да батып өлгермәгән иде әле.

Иң башлап безгә Кинҗә авылы мәчетенең кичке кояшка ялтырап утырган сары калайлы кечкенә манарасы күренде. Авыл төрле ягыннан эре-эре усак, өянке агачлары белән уратылып алынган булганга күрә, аның мәчете дә ерактан күренә алмый икән. Шуңа күрә дә күзебезгә манара күренгән минутта без Кинҗәнең янына ук килеп җиткән идек инде. Түбәләре юкә кабыгы белән ябылган кечкенә-кечкенә өйләрдән төзелгән киң урамга килеп керүгә, көн буенча безнең белән йөргән кызлар, малайлар төрлесе төрле капкаларга таралышып беттеләр. Артыкбикә аларның һәммәсен мәктәпкә килергә чакырып, ата-аналарын да алып килергә кушып калды.

Бу авыл миңа кечкенәдән үк таныш. Гадәттә, бу кечкенә авылның урамында бер-ике кәҗәдән, бер-ике бозаудан һәм берничә төркем казлар белән сирәк-сирәк очрый торган карчыклардан башка җан әсәре күренми торган иде. Бүген, гает көне булу сәбәпле булса кирәк, хәтфә кебек яшел үлән белән капланган урам шактый җанлы күренде. Капка төбе саен диярлек икешәр-өчәр бергә җыелган кешеләр; кайсы яңа түбәтәй, кайсы яңа күлмәк, кайсы яңа ыштан кигән, яланаяклы кап-кара малайлар; күзне ярып керерлек ачык төсләр белән бизәлгән күлмәк кигән кызлар; саргаеп беткән калай тәңкәләр белән тупырдатып бизәлгән кара җиләнле җиңгиләр, әбиләр; җәй булуга карамастан, башларына камалы бүрек, өсләренә озын бишмәт, аякларына ак оек белән күн каталар кигән сирәк сакаллы агайлар; киң итеп тегелгән якалары җияк белән генә бәйләп куелган озын-озын ак күлмәкле бабайлар – һәммәсе дә, кулларын кайсы аркасына, кайсы каш өстенә куеп, безне күзәтәләр. Бик беләселәре килгән кешеләр төсле җентекләп-җентекләп безгә карасалар да, ни өчендер берсе дә сүз кушмый. Без, аларның текәлеп карауларын күрмәгәнгә салышырга тырышып, әкрен генә алга барабыз. Сүз юктан сүз чыгарып булса да, үзара сөйләшәбез. Мәчеткә җитәрәк, без авылның башка йортларыннан бик нык аерылып торган яшел калай түбәле, кечкенә бакчалы, чуп-чуар буяулы зур йортны күрдек. Дөньядагы бөтен төсләрне үзенә җыйган бу йорт әүвәлрәк, мин кечкенә чакта, дөньядагы иң матур йорт төсле тоела иде. Хәзер ул миңа балалар уенчыгы төсле кызык һәм көлке булып тоелды (дөрес, хәзер аның буяулары шактый уңган, төссезләнгән иде инде. Шулай да әллә каян кычкырып торган ачык төстәге буяулар җитәрлек иде әле анда).

Бу өй тәңгәленә килеп җиткәч, Күчәрбай минем колагыма гына иелеп пышылдады:

– Артыкбикә менә шушы йортта торган иде, шул йорттан югалды.

Мин бернәрсә дә аңлый алмадым. Артыкбикәнең үткәне кызыксындырганнан-кызыксындыра барды.

Авылның аргы очына килеп җиткәндә, сөяннән салынган, юкә кабыгы белән ябылган кечкенә йортның тутырып ачып куелган җил капкасына борылдык. Бу вакытта безнең белән бергә килгән башка иптәшләребез һәркайсы үз йортларына таралып беткәннәр, без үзебез генә калган идек инде. Каршыбызга таныш чырайлы җитез кара кыз йөгереп чыкты. Өстенә ачык яшел бизәкле яңа күлмәк кигән, кара чәчен шома итеп тарап, нечкә-нечкә генә дүрт толым салындырган, кап-кара ялангач аяклы бу кыз моннан бер ай чамасы элек Артыкбикә белән бергә Базарлы авылында очраган безгә мәгълүм Зөлхиҗә иде. Ул йөгереп килеп Артыкбикә апасын кочаклады. Артыкбикә аны иркәләп башыннан сыйпады һәм аңа безне күрсәтте:

– Бу агайларыңны онытмадыңмы, Зөлхиҗә? Алар безгә кунакка килделәр.

Зөлхиҗә кара күзләрен тутырып безгә карады һәм, ничек итеп исәнләшергә белмәвеннән оялгандай башын түбән иеп:

– Мин аларны онытмадым, – дип куйды.

Без Зөлхиҗә янында тукталып азапланганда, капкадан таза гәүдәле, яктылык, ачыклык балкытып торган тулы шома йөзле бер хатын чыкты. Саргылт-кызыл яулыгын тартып бәйли-бәйли, безгә таба ашыга иде ул. Килеп җитәр-җитмәстән ачык чырай белән каршылый башлады.

– Әйдүк, әйдүк, калай һылу кунаклар килә ләбаһа, каршы ла сыгып өлгерә алманым. Әйдүк! – Ул, ике кулын да сузып, безнең белән күрешә башлады.

Артыкбикә аны – безнең белән, безне аның белән таныштырды:

– Бу мине тозактан коткарып калган җиңгәм Рабига, – диде ул. – Ә бу егетләр, – диде, безне Рабига җиңгәсенә күрсәтте, – анау вакытта мине «бүре» аудыннан һуырып алган батырлар. Мин аларды һиңә һөйләгәйнем, – диде.

– Һу-уый! – дип сузды Рабига җиңгә. – Кандай йөрәкле кустылар икән ләбаһа. – Ул иң ахырдан гына Күчәрбайга килеп тукталды. – Һине лә күрәһебед бар икән, Күсәрбай, кыш уддырып, ай уддырып, үд илеңә бер килеп тә урамайһың.

Без күрешеп, танышып торган арада, тирә-ягыбызга ун-унбишләп бала җыелып өлгерде. Алар, зур бер яңалык күргәндәй гаҗәпләнеп, безгә карап торалар иде. Без ачык торган җил капкадан ишегалдына кергәч, тирә-ягыбызга җыелган малайлар, берсеннән-берсе калышмаска теләгәндәй, кызулык белән үз юлларына чаптылар.

Ишек, капка тирәләренә чуерташ түшәлгән, читән буйлары ямь-яшел чирәмнәр, аклы-сарылы чәчәкләр белән капланган ишегалдына кергәч, Рабига җиңгә чолан ишегеннән оялып кына карап торган матур кызга кычкырды:

– Самовар куй, килен, кунаклар килде.

Килен дигәне оялчан, шуның белән бергә җыр шикелле моңлы тавыш белән җавап бирде:

– Самоварым шаулый да башлады инде.

Рабига җиңгә, безгә борылып, киленен мактап алды:

– Киленебез бик җитез бала, – диде ул һәм, тиз генә Зөлхиҗәгә борылып, гаҗәпләнгән тавыш белән аңа абзыйсын уятырга кушты. – Атак, Зөлхиҗә, нишләп тораһың, бар, Алтынбай агаенды уят, яһәт бул, кунактар килгәс йоктап яталардыр шул?

Зөлхиҗә гадәттәге җитезлеге белән лапас астына чапты…

Яңа гына җыеп алынган җир җиләге, кара карлыган, майлы итеп пешерелгән таба күмәче һәм пешкән коймак кебек сыйлар белән әзерләнгән чәй мәҗлесендә без бу гаиләнең бөтен тарихы белән танышып өлгердек. Әүвәле алар үтә ярлы булганнар. Җирләре мул булса да, аны чәчәрлек хәлләре булмаганлыктан, тирә-як авыллардагы рус, татар байларына бик юк бәя белән сата торган булганнар. Сатылган җир хакына чәчтереп алынган бер әчминнек тары күбесенчә уңмый торган булган. Җәй көннәрендә курыс төшереп, күмер яндырып, шулардан килгән доход белән тамак ялгый торган булганнар. Рабига җиңгәнең тырышлыгы, җиләк-җимеш җыюда осталыгы аларга бик нык ярдәм иткән. Җир җиләге өлгергәннән башлап карлыган, чия, шомырт, балан кебек җимешләр берсе дә аннан котыла алмаган. Тик барыбер алар һәр кышны ачлы-туклы торып уздырганнар. Яз айларында ризыктан өзелү бигрәк тә көчле булып, карга шикелле кошларны, йомран шикелле җәнлекләрне ашарга туры килгән чаклар да булмаган түгел. Бу авырлык өстенә Рабига җиңгәнең ире Бөтендөнья сугышына китеп, шунда югалып калган. Дөньяның бөтен авырлыгы берничә яшь баласы булу өстенә йөкле килеш ятим калган Рабига җиңгәнең үз җилкәсенә генә төшкән. Бөтен дөньяны шаулаткан революция, патшаның бетерелүе, властьның хезмәт ияләре кулына күчүе Рабига җиңгәне бик нык шатландырган, өметләндергән булсалар да, Гражданнар сугышы чорында булган авырлыклар, алар өстенә килеп кушылган коточкыч ачлык аның хәлен тиз генә җиңеләйтә алмаганнар әле. Үзләрен үзләре йөртә алырлык өч баласы, ач үлүдән башка чара калмаганлыгы мәгълүм булгач, кулларына капчык тотып, кала ягына чыгып киткәннәр. Алар арасында зуррагы – Алтынбай, шәһәрдә балалар йортына эләгеп исән калган; авыр еллар үткәч, азмы-күпме эшкә ярарлык булып, әнисе янына кайткан. Әтисе китеп югалганнан соң дөньяга килгән кызы Зөлхиҗәне Рабига җиңгә үзе янында саклап кала алган. Башка балалары хәзерге көндә бармы-юкмы – аларны Кинҗә авылында берәү дә белми.

Авыр еллар үтеп, крестьянга иркенрәк тын алу чоры кергәч, Рабига җиңгә үзенең тырышлыгы һәм исән калган Алтынбайның, яшь булуга карамастан, булдыклы булуы аркасында әкренләп тормышын рәтли башлаган. Рабига җиңгәнең тырыш, эш яратучы хатын булу өстенә кыю да булуы, үз хакын башкаларда калдырмаслык үткен булуы, бу эштә үзенең генә көче җитмәгәндә советның ярдәмгә килүен аңлый алуы аңа тизрәк эз алырга ярдәм иткән. Совет законнары буенча үзенең һәм байда хезмәт иткән улының хезмәт хакын алуда ул берәүдән дә курыкмаган. Кирәк вакытта волостька бару, аның белән генә эш чыкмастай булганда кантон үзәгенә бару да аның өчен мөмкин булмаган эш исәпләнмәгән. Совет алып биргән иректән файдалана белерлек батыр хатын булуы аркасында, хәзер ул ач-ялангач тормыштан шактый ераклашкан. Аларның хәзер юкә бүрәнәдән генә булса да үз өйләре бар; атлары, сыерлары бар; кәҗәләре, сарыклары бар; казлары, тавыклары бар. Аның өстенә быел Алтынбаен өйләндереп, уңган киленгә дә туры килгәч, аның тормышы тагын да тулыланган, ямьлелән- гән.

– Сәвиткә рәхмәт әйтеп бетерә алмаем, – ди ул. – Тик сәвит байларны бөтенләй бетереп җиткермәде, – дип зарланып та куя. – Минем кебек усал булмаган бичәләр һаман да шул байлардан куркалар. Бичәләр генә түгел, ирләрнең дә куркаклары бик күп. Эт этлеген иткән кебек, байлар да байлыкларын итәләр, фәкыйрьләр өстенә кояш төшермәскә тырышалар, – ди.

Без бу җиңгәнең батырлыгына, акыллылыгына һәм кунакчыллыгына сокланып бетә алмадык.

– Мона молодец, җиңгә! – дип мактадык без аны.

Артыкбикә аны әнисе кебек яратуын әйтте һәм:

– Минем аны авылыбызга председатель итәсем килә, – дип куйды.

Без Артыкбикәнең бу фикерен бик нык куәтләдек:

– Һичшиксез, шуңа ирешергә кирәк.

Рабига җиңгә көлеп куйды:

– Андый ук зур эшне булдырып булмас, халык бичәләргә юл бирәмени?..

– Бирерләр, җиңгәм, – диде Артыкбикә, – син бичә түгел, син – совет гражданкасы.

– Ирләр эшли алмаганны эшли ала торган кеше син, җиңгә, – дидек без.

Безнең мактаулар җиңгәне тагын да күтәребрәк җибәрде. Ул үзенең нинди батырлыклар күрсәтүләрен сөйләп китте. Сүз уңаенда ул Артыкбикәне ничек итеп коткаруына кагылды.

Без, сүзнең безне күптән кызыксындырып килгән мәсьәләгә килеп төртелгәнен сизгәч, тагын да җанланыбрак киттек:

– Сөйлә, җиңгә, сөйлә, Артыкбикәнең ниләр күргәнен бик беләсебез килә безнең, – дип, аның сөйли башлаган сүзен куәтли башладык.

– Куй, җиңгә, – диде Артыкбикә, – ул турыда сөйләмә инде.

Рабига җиңгәнең үзенең дә бик сөйлисе килде, ахрысы, безнең белән татарча сөйләшә башлавын онытып, башкортча җавап бирергә ашыкты:

– Атак, нигә һөйләмәй ди, һөйләем, рәхәтләнеп һөйләем, шундай кыдык әкиятте лә һөйләмәгәс…

Җиңгәне туктату мөмкин түгеллекне сизгәч, Артыкбикәнең безнең янда каласы килмәдеме, әллә чынлап та аңа китү кирәк идеме, ул безне калдырды.

– Ярар алай булса, җиңгәм, ихтыяр үзеңдә. Тик миңа хәзер китәргә кирәк. Бүген без бит кичә уздырырга тиешбез. Мин яшьләрне җыеп сөйләшим. Халыкка белдерим. Болай утырып кына әзерләнмәс бит. Ә сез, иптәшләр, бик озакларга чамаламагыз. Күрәсез, кич булды.

– Ярый, ярый, Иделбаева, бар, син әзерлек күр, без һәрвакыт әзер булырбыз, – дидек без. Бу минутта безнең өчен аның тизрәк китүе кирәк иде.

Рабига җиңгә йөгерә-йөгерә чыгып киткән Артыкбикә артыннан сокланып карап калды.

– Үз кызым кебек яратам шушы һылуны, – дип куйды ул. – Сөйләтәсе килми, ояла, – дип өстәде тагын.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: