Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 32
Җәмилә көйсезләнә
Көтеп алынган кадерле бәйрәмне шундый матур, шундый күңелле итеп, шатлык белән каршылыйбыз дип гөрләшеп кенә торганда, Җәмилә көйсезләнде дә китте. Көйсезләнергә урыны да бар иде барын, бәйрәмгә диеп алынган яңа күлмәге тегелеп өлгермәгән иде шул. Һәр бәйрәмне яңа күлмәк киеп каршы алырга гадәтләнеп киткән Җәмилә өчен җитә калды бу – кызды да китте.
Ул кызып киттеме – харап инде. Тап килгәннәрнең берсен дә аяп тормый аның теле, гаеплеме кеше, гаепсезме – анда эше юк, тетә дә ташлый.
Беренче уклар бу юлы тегүче хатын исеменә атылдылар.
– Тфү, пәри карчыгы! – дип кычкырды Җәмилә, аяк тибеп. – Әллә кем диярсең, өлгерә алмый, имеш, эшем иясе! Килештереп тегә белүең генә бар инде. Югыйсә төкерер идем мин сиңа. Исәнләшеп тә тормас идем әгәр. Исәпләшмәү генә түгел, исемеңне дә белмәс идем, белгәнемне дә онытыр идем, урамыңнан да узмас идем, вәгъдәсез шайтан!..
Ләкин бу ачы сүзләр тегүче хатынның бәгыренә барып кадала алмадылар. Чөнки аларны Җәмилә турыдан-туры тегүче хатынның күзенә карап әйтә алмады, үз өенә кайткач, читтән торып кына кычкырды. Турыдан- туры күзенә карап, бәгыренә кадап әйткән булыр иде дә бит, мәсьәләнең икенче ягы бар: бөтенләй отказ биреп җибәрсә нишләрсең? Тегүче табу җиңел эш түгел. Мастерскойлар тирәсенә бигрәк тә бәйрәм алларында якын баргысыз. Бөтенләй заказ кабул итмиләр. Имеш, эш күп. Әллә кайчан кабул ителгән заказлар үтәлми ята. Каян чыга шулкадәр халык?! Нәрсә тектерәләр шулкадәр? Коточкыч бит! Безобразие…
Билгесез заказчыларны каһәрләү белән дә күңеле басылмады Җәмиләнең. Ул, ярсыган йөрәгенә тынычлык эзләгән төсле, гардеробка килеп тотынды. Әйтерсең лә барлык явызлыкның башы шул гардеробта иде инде, шундый рәхимсезлек белән тартты Җәмилә аның ишеген, гардеробның кай җирләреннәндер шагыр-шогыр иткән тавышлар чыгып калды. Гардероб эчендә төрле йон, ефәк материяләрдән тегелгән дистәгә якын күлмәк элгечләргә асылышкан хәлдә, һавалы кыяфәт белән тыныч кына тезелешеп торалар иде. Җәмиләнең барабан тешләре кебек кызу хәрәкәтләнгән бармаклары килеп керү белән, өермә күтәрелеп китте дә, күлмәкләр канатланган кебек, очып-очып гардеробтан чыга башладылар. Алар, атылган кошлар төсле, кайсы карават өстенә, кайсы диванга, кайсы урындыкка, кайсы өстәлгә җәелеп төшеп, хәрәкәтсез кала бардылар.
Моңарчы тыныч кына китап карап утырган күзлекле карчык, кызының болай азынып китүен күргәч, күзләрен китаптан алды. Диванга чумып утырган җиреннән әкрен генә күтәрелде дә, анда-монда тузылышып төшкән гаепсез күлмәкләрне җыя-җыя, кызын тынычландыра баш- лады:
– Сабыррак бул, кызым. Кемгә ачу итәсең? Шкафың тулы күлмәк, кием-салым. Өстеңә кигән киемнәрең генә дә теләсә кемгә кунакка киеп барырлык асыллар. Сикеренмә, кызым. Алай ярамый. Шушы хәлдә кияү кайтып керсә, яхшы түгел бит.
Ләкин Җәмилә моның белән генә тынычлана алмады.
– Ичмасам, син шулай димә, әни! Шушындый зур бәйрәмдә кеше арасына киеп чыгарлык яңа күлмәгем дә юк бит. Бүген театрга нәрсә киеп барыйм? Халык алдында ничек күреним?
– Нигә яңа күлмәгең булмасын, теге әфлисун төсле күлмәгеңне бер генә кич киеп салдың бит. Аңа ни булган? Шундый матур күлмәк…
– Аны киеп өченчекөн генә театрга бардым бит. Бүген тагын шул ук күлмәкне киеп барыйммы? Булмас!
– Анысын кимим дисәң, теге кыеклап-кыеклап теккән буйлы күлмәгеңә ни булган? Өр-яңа ефәк күлмәк бит.
– Таптың! Аның модасы чыкты инде. Аның өстенә ул җәй кия торган күлмәк.
– Ә теге күпертмә җилкәле, аерым итәкле…
– Кит-кит, аның кокеткасы түбән, җаным бизгән минем аңардан.
– Әлеге канәфер төсле күлмәгең дә…
– Юылган күлмәк бит инде ул! Кит-кит, сөйләмә юкны!
– Алайса, теге, кыек җилкәле, шакмаклы…
– Таптың, реглан килешми миңа… Эчемне пошырма, зинһар. Бармыйм! Шул гына.
– Кияүдән оят, кызым, артыграк кыланасың.
– Оялды ди, шул киявең аркасында өлгермәде дә инде яңа күлмәгем. Аның ише ваемсыз… Кайтып кына керсен, мин аны…
Һәм, әкияттәге кебек, нәкъ исеме чыккан вакытта гына кияүләре Сәлим кайтып та керде.
Җәмиләнең вакыт-вакыт көйсезләнеп китә торган гадәте барлыгы Сәлим өчен сер түгел иде инде. Тик артык исе китми иде аның. Чөнки ул үзенең яраткан Җәмиләсен бик тиз көйләп җибәрүенә ышана һәм көйләп тә җибәрә торган иде. Бүген дә ул, ишектән керү белән, Җәмиләнең кайбер кыллары артыграк тартылганлыгын сизеп алды. Мондый вакытларда була торган гадәтенчә, тавышына ялган җитди тон биреп, күз карашларына ясалма чырай чыгарып, шаярту юлы белән Җәмиләсен көйләп җибәрмәкче булды. Гардероб алдын… иелгән хәлдә, фанерадан ясалган курчак төсле кинәт-кинәт хәрәкәтләнүче Җәмиләсенә карап сүз башлады ул:
– Җәмиләсенә ни булган? Кер әле минем бүлмәгә! Кер дә ишекне яп, әби ишетмәсен чыбыркы тавышын.
Көйсезләнүе гадәттәгечә генә булса, Җәмилә бу сүздән соң аның бүлмәсенә кереп, ишеген ябарга тиеш иде. Шуннан соң Сәлим аның ике кулыннан тотып үзен якын китерергә һәм, күзләренә туп-туры карап, «Синең телең ачыган булса кирәк, китер әле аны монда, кирәген бирим әле мин аңар» дияргә тиеш; Җәмилә, көйсезләнүе гадәттәгечә генә булса, мондый минутта эндәшми торырга тиеш; ә Сәлим аны каты итеп авызыннан үбеп алырга тиеш тә, шулай эшләгәч, Сәлимдә булган тынычлык Җәмиләгә дә күчеп, бөтен көйсезлек бетәргә тиеш иде.
Алай булып чыкмады. Димәк, Җәмиләнең көйсезләнүе гадәттәгечә генә түгел. Сәлим бераз күңелсезләнде. Шулай да чамадан артык исе китмәде. Чөнки ул Җәмиләнең көйсезләнүе бу дәрәҗәгә җиткән чакларда да нишләргә кирәклекне белә иде. Хәзер Җәмилә, чамадан тыш ук көйсезләнмәгән булса, телен ходка җибәрергә тиеш. «Үгез», «аю», «бозау» кебек «зурлау» сүзләре өсте-өстенә Сәлимнең йөзенә ыргытылырга тиешләр дә, Сәлим «Бик дөрес», «шулай шул», «нәкъ үзе» дигән җаваплар белән аларның һәммәсен йотып сүндерә барырга тиеш. Шуннан соң Җәмилә «син мине кешегә санамыйсың», «син мине мыскыл итәсең» кебек үпкә сүзләре башларга тиеш, ләкин сүзләре үпкә сүзләре булсалар да, үзенең иркәләнергә теләгәнлеге тавышыннан сизелеп торырга тиеш. Актык чиктә Сәлим аны кочагына алып иркәләргә тиеш тә, шуның белән Җәмилә тәмам көйләнеп җитәргә, эшләр тәмам җайланып китәргә тиеш иде.
Сәлим, бу «тиеш» ләрнең һәммәсен җиренә җиткерергә әзер булып, Җәмиләсенең йөзенә карады, шул минутта гына ул Җәмиләсенең көйсезләнүе гадәттәгечә генә түгел икәнлеген, хәтта чамалы гына да түгел, чамадан тыш икәнлеген аңлап алды. Җәмиләнең керфек төпләре дымланган, борын яфраклары алсуланган, иреннәре көпшәкләнгән иде. Көйсезләнүнең бу дәрәҗәгә җиткән чагы бик сирәк була торган булса да, Сәлим анысын да белә иде. Хәзер Җәмилә, үзе Сәлимгә берәр сүз әйтсә дә, Сәлим аңар берәр сүз әйтсә дә, елап җибәрергә тиеш. Бусына инде Сәлимнең исе китә. Чөнки Җәмилә хәзер Җәмилә түгел. Ул мөлдерәмә тутырылган тәлинкә кебек булган. Әйтерсең лә хәзер Сәлимгә, әнә шул сыек кына шулпа белән мөлдерәмә итеп тутырылган тәлинкәне тотып, өстенә ап-ак җәймә җәелгән пружиналы карават аркылы үтәргә кирәк. Әз генә саксызлык күрсәтеп, беленер-беленмәс кенә тигезсез хәрәкәт ясасаң да, тәлинкәдәге шулпаның түгелүе – ак җәймә өстендә ямьсез тап калдыруы бар. Сәлим үзен шул хәлдә сизде. Ничек итеп мөлдерәмә тәлинкәне түкмичә генә, шул биек, киң, йомшак карават аркылы чыгарга? Ничек әйтеп тәмам тулган Җәмиләне елатмыйча гына көйләп җибәрергә? Жонглёр кирәк монда. Ә Сәлим жонглёр түгел… Тукта, иң яхшысы – җәймәгә кергәнче үк түгеләсе өлеше түгелсен, идәнгә түгелсен. Идәннән бетерү тиз булыр… Әйе, Җәмилә әзрәк бушап калсын, аннары җиңелрәк булыр. Тәвәккәлләргә кирәк…
Сәлим зур саклык белән генә, бик җитди, бик йомшак итеп, Җәмиләсенә сүз кушты.
– Җәмилә…
Җәмилә кулында кечкенә ак яулык күренде.
– Җәмилә, ни булды сиңа?
Җәмилә ак яулыкны күзләренә каплады. Җылы гына, йомшак кына итеп борынын тартып куйды. Сәлим саклык белән генә аның аркасына кулын сузды.
– Ни булды сиңа, Җәмилә?
– Син һәрвакыт мине мыскыл итәргә генә торасың. Әйтерсең мин бала, диде Җәмилә (үзе шул минутта нәкъ балаларча итеп тагып бер тапкыр борынын тартып куйды).
Сәлим Җәмиләсенә сиздермичә генә җиңел сулап куйды: «Уф, – диде ул күңеленнән генә, – икенче баскычка төште, хәзер шаяра башларга да ярый». Һәм ул инде әкренләп кенә ачыктан-ачык шаяру тонына күчә башлады.
– Баларак шул инде син, Җәмилә. Йә, ни булганын әйтмисең дә бит әле. Мөгаен, әллә ни булмагандыр әле. Мин бар вакытта сиңа ни булсын соң?
– Мин бүген театрга бармыйм, – диде Җәмилә, кырт кисеп.
– Көчләмим. Иң яхшы урынга билетлар алып кайттым, барасың килмәсә көчләмим.
– Минем белән бармаска рад инде син.
– Бу сүзең артык бит инде, Җәмилә. Артык икәнен үзең дә беләсең. Үзең шундый мәгънәсез сүзне әйтәсең! Син бәйрәмгә каршы кичтә театрга барырга теләвең турында әллә кайчан әйтеп куйдың. Мин шуңа риза булдым. Менә билетлар да алып кайттым. Хәзер «бармыйм» дисең. Ни өчен?
– Күлмәгем юк.
– Яңа күлмәгеңне алып кайтмадыңмыни?
– Портниха алдады. Өлгермәгән.
– Ә синең аңардан башка да күлмәкләрең җитәрлек бит, җиде-сигезләп.
Әле күптән түгел генә Җәмилә белән әнисе арасында күлмәкләре турында булып үткән сүз Сәлим белән Җәмилә арасында тагын бер тапкыр кабатланды. Инде тәмам тынычланып җиткән Сәлим, көйсезләнүенең сәбәбе нәрсәдә икәнен дә ачык белгәч, иркенләп шаярырга тотынды. Шаяру катыш шелтәли иде ул Җәмиләсен.
– Каян килә сиңа бу капризлык, Җәмилә? Син бай кызы да түгел ләбаса. Инде син дә күлмәк мәсьәләсендә шушылай булгач, Елизавета Петровнага ни кала? Тарих укыган вакытта мин Елизавета Петровнаның үзе үлгәч «гардеробында унике мең күлмәге калган» дигән сүзне ишетеп гаҗәпләнгән идем. Инде син, ярлы-ялангач семьядан чыккан кыз, җиде-сигез менә дигән күлмәгең бар өстенә «күлмәгем юк» дип елап торгач, үзе патша булган хатынның унике мең күлмәге булуы гаҗәп түгел икән шул, ә?
– Әллә хәзерге заманда да мине ялангач йөртер идеңме?
– Шулай буламыни ялангачлык! Аңламыйм мин сине, кемгә охшап болай булгансың син? – Сәлим кинәт диванда китап карап утыручы әлеге күзлекле карчыкка борылды. – Әби, – диде ул, – әйт әле, кемгә охшап болай булган синең бу кызың?
– Үземә охшаган ул, кияү, үземә! Яшьрәк чакта миң үзем бик купшыланырга ярата идем.
Сәлим әбисеннән мондый җавап көтмәгән иде. Чөнки ул әбисенең һәрвакыт «кияү» дип йөгереп йөрүен, кияве яклы булып кызын шелтәләргә әзер торуын белә иде. Шуңа күрә дә әбисенең бүгенге җавабы кызык тоелды аңа.
– Шулаймы, әби? Күлмәкләрең күп идеме соң синең?
– Башы-аягы бер күлмәгем бар иде, юаем да эләем, киптерәем дә кияем.
– Ул бер күлмәк белән ничек купшылана идең соң?
– Купшы булгач, рәтен табасың инде аның, – диде әби һәм кеткелдәп көлеп куйды да, үзенең ничек итеп купшылануын күрсәтү өчен, яшьрәк чагында булып үткән бер вакыйганы сөйли башлады: – Бервакыт шулай безне, әтисе белән икебезне, туйга чакырдылар. Туй булгач, анда һәркем киенеп-ясанып бара бит инде. Минем инде, купшыланырга да ярата торган кеше булгач, бигрәк тә киенеп барасым килә. Ә күлмәгем бер генә. Юам да эләм, киптерәм дә киям. Ничек инде туйга да шуны киеп барырга кирәк? Җен ачуларым чыкты шул көнне. Андый чакларда Хаҗи хатынының иске күлмәген сорап торгалаганым бар иде. Ул көнне анысыннан да коры калдым. Миңа кадәр Хәйрүш хатыны алып өлгергән булып чыкты. Ачудан, гарьлектән бөтен дөньясын әрләп чыктым. «Бер күлмәк тә алып бирә алмадың» дип, әтисен тетеп ташладым, мескенне. «Бармыйм, мин әйтәм, бар үзең!» Әтисенең мине дә алып барасы килә. «Ярар инде, ди, безгә кем карап тора соң» ди. Беләм инде үзем, аны әрләп тә файда юк. Явызлыктан түгел, булмаганнан алып бирә алмый инде, мескен. Шулай да, бармыйм дип, теңкәсенә төштем. Үземнең барасым да килә… Аптырап тормадым тагы, әлеге шул бердәнбер күлмәгемне юып тиз генә киптереп алдым, артын алга әйләндереп кидем дә киттем туйга. Шоп-шома үтте.
Сәлим рәхәтләнеп көлде.
– Ишеттеңме, Җәмилә, әниең нәрсә әйтә сиңа?
– Хәзер инде ул заман түгел.
– Дөрес әйтәсең. Шулай да нишлибез соң бүген, бәйрәмне ничек каршылыйбыз?
– Театрга барырбыз инде, – диде Җәмилә, юаш кына итеп. Канәфер төслесен киярмен…
1939
Тыр-тыр Зариф бригадасы
– Әпәй ашау – хәрәм? Кем әйтә аны? Ә? Бөтен колхоз әйтә? Эшемнең рәте юк? Минме эшләмәдем? Минем бригада эшләмәдеме? Оят, оят, халыктан оялырга кирәк иде азрак. Яз көне кары да эреп бетмәгән кыр өстенә иң башлап эз салучы кем иде? Тыр-тыр Зариф иде түгелме? Төнге сәгать өчтән үк торып, кырга чыгып китүче бригада Тыр-тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Бер караңгыдан икенче караңгыга тикле янып-пешеп эшләү аркасында 40 баш атның 15 е эштән чыккач, 25 баш ат белән чәчү планын башкарып чыгучы Тыр-тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Имеш, Сабир бригадасы гына ударный. 40 аты да исән булса, кем ударный булмый аны?.. Чәчү машиналары ватылып беткәч, 320 гектар җирне кул белән чәчеп чыгучы Тыр-тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Бер үк җирне өч кабат эшләп чыкканнан соң, сыйфат комиссиясе карап, канәгатьләнерлек тапмагач, бодайлар шытып чыга башлаган булуга карамастан, тагын бер кат тырмалап чыгучы Тыр-тыр Зариф бригадасы иде түгелме? Уйлап сөйләргә кирәк аны, егетләр… Аның ни көлкесе бар, нигә авызыгызны ерасыз, әлбәттә, шулай. Шулай шул, эшләгәннеке заман. Тыр-тыр Зариф бригадасыннан да күбрәк эшләгән бригада булганы да юк әле бездә. Утау вакытында безнең ничек эшләвебез берәүгә дә сер түгел ләбаса. Бер урынны бишәр кат утаучы кем иде? Бригадасындагы бөтен бала-чага, карт-корыларына кадәр кыр өстендә яткырып утатучы кем иде? Шул ук Тыр-тыр Зариф иде түгелме?! Юк инде, энем, начар чәчкәнгә күрә чүпле дип лыгырдавыңның бер дә кирәге юк. Монда утау турында сүз бара, эшләү турында сүз бара. Ә утау ягыннан, ничә әйтсәң дә, иң күп эшләүче Тыр-Тыр… Сөйләдең тагын сүз, минем ни катнашым бар монда? Уңыш аз булуда Тыр-тыр Зарифның ни катнашы бар? Урып-җыю вакытында Тыр-Тыр бригадасы кемнән ким эшләде? Киресенчә, иң күп эшләүче бригада шул булды. Ургыч машиналарыбыз беренче көнне үк ватылып эштән чыктылар, бу сезгә мәгълүм бит. Бөтен чәчү мәйданын кул белән җыеп алырга туры килдеме Тыр-тыр Зариф бригадасына? Килде. Әз эш кирәкмени анда? Уйлап сөйләргә кирәк, аны… Кит, малакасус, бәйләнмә, минем мыекта ни эшең бар синең, кабарсын. Мыек турында сүз бармый монда, эш турында сүз бара. Әлбәттә. Көне-төне йокы күрмичә эшләмәсәң, ничек итеп ул кадәр җирне коры кул көче белән җыеп алып бетерергә кирәк? Юк инде, Тыр-тыр Зариф бригадасын Сабир бригадасы белән тиңләп булмый, Сабирның җирләрен бер тапкыр да рәтләп утарга туры килмәде. Уру вакытында ике машинасы да үкертеп эшләде, бер аты да арымады, ә Тыр-тыр Зариф бригадасын кем белми, бәла өстенә бәла мәче балаларыннан битәр туып кына тордылар бит. Әйдә аннан янып-пешеп эшлә дә эшлә… Сиңа ни җитмәгән тагы, адәм актыгы, авызыңны чабата кебек җәеп утырасың, мин синең картузыңа бәйләнмим бит, минем эшләпәдә ни эшең бар? Эш турында сүз бара монда… Оялырга кирәк, егетләр. Әпәй ашау – хәрәм, имеш. Әйтерсең эшләми алган кеше бар… Сөйләдең сүз тагын син дә! Көрәшмәгән ди, Тыр-тыр Зариф уңыш өчен көрәшмәс инде әллә кая. Кара исәп белән генә уйлап кара, ичмасам. Кем бригадасы урылган җир өстеннән 20 олау башак җыеп алды? Тыр-тыр Зариф бригадасы түгелме? Сабир бригадасы белән чагыштырма син мине. Алар ашлыкларын урган җирләре өстендә суктылар. 6 километрдан ындырга ташып сугучы кем булды? Тыр-тыр Зариф бригадасымы? Эшләмәсәң, шулай буламыни? Нинди генә яктан карасаң да, Тыр-Тыр бригадасыннан күп эшләгән бригада таба алмассың. Кем күп эшләгән – шул күп ала, каршы килеп кара син шуңар. Юк, шаярмагыз, Тыр-тыр Зариф махы бирмәс…
Тапканнар чагыштырыр әйбер. Имеш, Сабир бригадасы гектарыннан 12 центнер бодай алган да, Тыр-тыр Зариф бригадасы 7 центнер гына алган. Ә иң күп эшләүче, көне-төне чабучы – Тыр-Тыр. Битәрләргә хакыгыз юк. Тыр-Тыр әрәмтамак түгел, күп эшләү ягыннан караганда, Тыр-тыр Зариф бригадасыннан да ударныерак бригада юк. Ударниклар съездына Тыр-тыр Зариф члены барырга тиеш. Тыр-Тыр бригадасы иң күп эшләде. Әгәр шулай булмаса… ерма авызыңны, син үзең җил тегермәне!.. Валлаһи, дип әйтәм, исемем Тыр-тыр Зариф булмасын.
1933