Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 12
XXV
Без бөтен күңелебез белән Рабига җиңгә сөйләячәк сүзләрне тыңларга әзерләндек. Ул, безнең алдыбыздагы яртылаш бушаган кечкенә чынаякларны кыстап эчертеп бетереп, яңадан чәй ясады да сөйләргә тотынды:
– Безгә килгән вакытта күргәнсездер – мәчет эргәсендә бик матур буяулы йорт бар. Ул – Йомагыл байның йорты. Артыкбикә әнә шул Йомагыл байда тора иде…
Гаяз хикәянең болай якыннан башлануы белән канәгатьләнмәде, Рабига җиңгәнең тирән сулыш белән башланган сүзен бүлдереп сорау бирде:
– Рабига җиңгә, – диде ул, – син безгә баштанрак сөйлә инде: Артыкбикә үзе кем кызы соң ул?
Рабига җиңгә нинди генә сорау бирсәң дә җавап бирергә иренә торган кеше түгел иде. Гаяз сораганча, баштан ук сөйләп бирергә рәхәтләнеп риза булды:
– Мин сөйлим, тыңларга гына җобанмагыз.
– Юк-юк, җобанмыйбыз, рәхәтләнеп тыңлыйбыз сине, Рабига җиңгә.
Рабига җиңгә хикәясен яңадан башлады:
– Артыкбикәнең ата-әсәләре безнең кебек үк ярлы кешеләр иде. Гомер буе ачлы-туклы яшәделәр, бахырлар. Аларның сигез балалары бар иде. Андый ярлы кешегә сигез баланы карауның ничаклы кыен булганын үзегез дә беләсез. Шундый ярлылык, шундый изалы тормыш өстенә тугызынчы бала булып шушы кыз туды, бахыр.
– Шуңа күрә аңа «Артыкбикә» дип исем кушканнармыни? – диде Гаяз.
Рабига җиңгә көлеп куйды:
– Шуңа күрә дисәк тә хата булмас, – диде ул. – Әйе, тугызынчы бала булу өстенә кыз бала да булгач, атасы әйткән: «Был нәмә безгә артык булып китте инде», – дигән. Әсәһе әйткән: «Алай булгас, без аңа «Артык бикә» дип ат кушаек, – дигән, – бердәнбер кызым булгач, мин аны бөтенесеннән артык күрәм», – дигән. Атасы да көлгән. «Ярар, мәелең», – дигән. Югыйсә безнең башкорт халкы андый «Артык бикә», «Артык Гали» сыман исемнәрне тиктомалга гына кушмый; йә тәнендә берәр артык җире – орысы-мазары, миңе-мазары булган балага куша, ә икенчеләй матурлыгы белән кешедән артык күренгән балага да кушалар…
Җиңгә бу урында тирән көрсенеп куйды. Кечкенә тукталу ясап, безне чәй эчәргә кыстап алды да сөйли башлаган сүзен дәвам иттерде:
– Авыр, нужалы елларда түзә алмыйча үлеп беттеләр, бахыркайларым. Аналары атылган үрдәк бәбкәләре кебек, шушы ике ятим торып калды. Берсе менә Күчәрбай. Бу егет аягына чабата кия белә башлаган чагында ук татар авылына чыгып китеп, көтү көтте, кулдан-кулга, байдан байга йөреп, ачлык елны исән чыкты. Аның иркәсе Артыкбикә бәләкәйдән үк бик сылу кыз иде. Бала ятим калып, кулдан-кулга йөри башлагач, Йомагыл байның хатыны, үзенең кыз баласы булмаганга, ямансылап, аны үзләренә алды. Мин үз гомеремдә Йомагыл байларга бик күп эшләдем. Алар йортында нинди кортлар уйнавы миңа яшерен түгел иде. Артыкбикә тәү мәлдә ул йорт эчендә иркә булды. Тора-бара бахырның үгәйлеге өскә калыкты. Ора-суга башладылар. Олы малайларына бичә алгач, ятим кызның тормышы тагын да караңгылана бирде. Киленнәре шул сылу баланы күралмый, аны мыскыллый, «бер хәерсенең артык балаһын асрап ятарга нимәң етмәгән» дип, иренә сөйли, сылтау юктан сылтау чыгарып, Артыкбикәне тукмый иде. Ятсытылып, кыерсытылып яшәгән ятим бала ямансылаган саен миңа елыша: «Рабига енгәм, мин нигә болай артык бала булып дөньяга туганмын, нигә мине берәү дә яратмый, минем кай ерем яман, әйт, Рабига енгәм, нигә минем әсәем юк?» – дип, сулыгып-сулыгып елый торган иде. Мин аны башыннан сыйпап юатам: «Сабыр ит, иркәм, без беребез дә рәхәт күреп үсмәгән. Һин өлкән булган сакта тормыш болай яман булмас, Күсәрбай агаең үсеп ир булгач, һине үденә алыр, һин бәхетле буларһың», – дип тынычландыра торган идем. Шул чакларда үземнең дә йөрәгем сыкрый, югалган балаларым исемә төшеп, күзләремә яшь килә иде. Шунда да мин чыдый идем. Артыкбикәне куркытмас өчен еламый идем…
Елый-елый, сыкрана-сыкрана байтак заман узды. Артыкбикә үскән саен сылулана барды. Унөч яшенә чыкканда, «Эргәзенбай авылының Шәнгәрәй бай Артыкбикәне телгә алган, имеш» дип хәбәр чыкты. Шәнгәрәйнең Йомагылга килгәләп, кунак булып киткәләвен белә идем. Бер килүендә Артыкбикәгә күзе төшеп, үзенең тол малаена бичә итеп алырга уйлаган, имеш, дип сөйли башладылар. Бу хәбәрдән соң Йомагыл үзе дә, аның бичәсе дә Артыкбикәгә ата-әсә күзе белән караган сыман күренә башлады. Хәтта Йомагыл: «Үд кыдым күек карап үстердем, яхшы ердән яусы килһә, үд кыдым күек туй итеп бирүде лә бурысым һанаем», – дип әйткән, имеш, дип ишеттерделәр. Ил хәбәре ялганга чыкмый. Чынлап та, көзгә авышкан көннәрнең берендә Йомагылларга, читән арбага утырып, Эргәзенбай авылыннан бер карт башкорт килеп төште. Яшел читек эченнән сыңар балагын чыгарып куйган булгач, мин моның башкода икәнлеген сизеп алдым. Бу хәлне күреп күңелем кузгалды. Йомагылның Шәнгәрәй белән кода булырга дәрте зур икәнлеген төшенә идем инде. Тик Артыкбикәне шул Шәнгәрәйләр йортына җибәрергә бер дә күңелем тартмый иде. Инде бер бичә аерган Әлимгулның яман кеше булуы турында ишеткәнем бар иде. Күңелемнең кузгалуы бер дә юкка булмаган, күрәсең, шул көнне билгеле булды: яучы Шәнгәрәй малаеннан килгән, Йомагыл, Артыкбикәнең атасы булып, биш йөз сум акча, дүрт баш эре мал, күлмәкләр, итекләр, энә туны, урын-җир мәһәренә сатарга ризалыгын биреп җибәргән.
Бу хәбәрне алу белән коты чыккан Артыкбикә минем яныма йөгереп килде дә сулыгып-сулыгып елый башлады. «Рабига енгәм, мине нишләттеләр, кемгә һаттылар, мин бернәмә лә белмәем. Куркам мин, Рабига енгәм, нишләем? Әсәем бул, Рабига енгәм, һөйлә миңа, мине нишләтәләр?» – дип өзелә бахыркай. Сөлек кебек зифа булып буйга үсеп килгән кыз бала бик яшь иде әле. Шундый ялләдем бахырны, кочагыма кысып, әнкәсе төсле чәчләреннән сыйпадым: «Курыкма, иркәм. Үдеңнең күңелең теләмәһә, һине бернәмә лә эшләтә алмастар…» – дидем. Артыкбикә, минем әйтеп бетергәнемне дә көтмичә, үзенең кияүгә барырга теләмәгәнлеген сөйли башлады: «Енгәм, коткар һин мине. Минем кияүгә бараһым килмәй. Минем был илдән китәһем килә. Анау камсамул һөйләгән күек, укырга китәһем килә…» – ди.
Бу урында без Гаяз белән икебез беравыздан Рабига җиңгәнең хикәясен бүлдердек:
– Тукта, Рабига җиңгә, нинди комсомол сөйләгән сүзне әйтте ул?
– Әй, аныһын әйтергә онытканмын икән, – диде Рабига җиңгә, яңадан артка кайтып, авылга комсомоллар килеп китү вакыйгасын сөйләп бирде. – Шул елны безнең авылга волостьтан камсамуллар килеп, уен күрсәтеп киткәннәр иде. Бөтен авылыбыз белән җыелып карадык, зерә дә кызык булды инде шуларның уеннары. Шунда бер сылу гына егет, вәгазь сөйләп, яшьләрне камсамулга керергә, укырга барырга димләгән иде. Шуннан соң Артыкбикәнең күңеле талпына калды лабаса, әледән-әле миңа килә дә сукрана: «Рабига енгәм, мин был илдән китәр инем, анау камсамул һөйләгәнсә, калага барып укырга инәр инем», – ди.
– Үз авылыгызда бер комсомол да булмадымыни?
– Булмады шул. Бер мөгаллимәбез бар иде барлыгын, ыспай гына татар кызы иде, укытып йөргән булды шунда. Болай яшьләр белән сөйләшергә бик яратмады, ахрысы, әледән-әле әллә кая китеп югала, берәр атна, унар көн йөреп кайта иде. Шунда да Артыкбикә шул мөгаллимәдән язу танырга өйрәнеп калды, бәләкәй чагыннан ук укырга һәвәс иде… Әй, сүземне бүлдердегез, ничек дип туктаган идем әле?
Без тагын Гаяз белән икебез беравыздан аңа эзгә төшәргә ярдәм иттек:
– Артыкбикә сиңа килеп елаган иде, кияүгә барасым килми, анау камсамул сөйләгәнчә…
– Ә-ә, – диде Рабига җиңгә безгә әйтеп бетәргә дә ирек бирмичә ялгап алып китте: – Әнә шул сүзен кияүгә биргәч тә исемә төшерде: «Минем бер дә кияүгә бараһым килмәй. Минем был илдән китәһем килә. Анау камсамул һөйләгән күек, укырга китәһем килә», – ди бахырым, сызланып-сызланып елый. Үземнең дә җибәрәсем килми тора иде, кызның да күңелендә булмагач, мин аңа үз киңәшемне бирдем: «Син бер дә курыкма, Артыкбикә, батыр бул. Тау бөркете кебек кыю бул. Кыю булсаң, теләгән җиреңә китә алырсың, – дидем. – Әгәр дә минем сүземнән чыкмасаң, теләгәнеңә ирешерсең», – дидем. «Ни кушһаң да һүдеңнән сыкмаем, енгәм», – ди бахыр. Шуннан соң мин аңа эндәшмичә генә барына да риза булып йөрергә куштым. «Туйны да ясасыннар, кияү дә килсен, кияү куенына керәсе көнне бары да син дигәнчә барып чыгар. Тик батыр булсаң гына, курыкмас булсаң гына». «Бернәмәнән дә курыкмыйм», – ди.
Шуннан башлап ярәшелгән кыз булып китте: күрше-тирә кызлары белән җыелалар да сыңлайлар, җыелалар да сыңлайлар. Артыкбикә өйгә дә кайтып төшми… Безнең башкортның йоласы шулай инде. Кияүгә ярәшелгән кыз кияү янына кергәнгә тиклем өйгә төшми, ахирәт кызлары белән елашып тик йөри. Ата-баба йоласы дип, кызның елавын искә дә алмыйлар.
Менә берзаман шаулап туй көне килеп җитте. Мичкә-мичкә баллар төяп, ту бияләр тагып, тугыз арба белән кодалар килеп төште. Безнең бәләкәй генә авыл бөтенләй тулып китте. Кодаларга тагылып килгән симез бияләрнең берсен, сөлге белән тотып алып, Йомагылның йорт уртасына егып суйдылар. Без, туй ашын кичкә өлгертергә дип, биянең итен, эчәкләрен, карталарын, карыннарын тизрәк бүлгәләп алдык. Кодалар туйга катнашучы күрше-күләнгә таралышып беттеләр. Төп йортта төп кода – Шәнгәрәй карт үзе генә калды. Ишегалдында малайлар, кызлар кичкә тиклем котырып чыктылар. Уйнамаган уеннары, җырламаган җырлары калмады. Кич булды. Күрше-тирәгә таралышкан кодалар Йомагыл йортына җыелдылар. Алып килгән баллар эчелә, пешерелгән ашлар ашала башлады. Һай-һуй кирәкме, җыр кирәкме, бию кирәкме – берсе дә калмады инде. Йомагылның урта малае белән Кинҗә малае кияүне каршы алырга киттеләр. Караңгы булып беткәч, атка атланып, кияү килеп төште. Капка төбеннән үк, үзен малайлар туктатып, ишек бавы сорый башладылар. Әлимгул ул чакта ук хәзергедәй зур гәүдәле ир иде инде. Бер бичә аерып яманаты чыккан булса да, кияү булып килгәч, ягымлы күренергә тырышты, күрәсең, елмаеп кына торды. Малайларга акчалар биреп йортка кергәч, аны каршы як өйгә алып кереп ашата- эчертә башладылар. Бу вакытта Артыкбикә яшеренгән иде инде. Сез беләсезме, безнең башкорт халкында ата-бабадан калган йола бар: кияү килгән вакытта кыз кача, аны, бик озак эзләгәннән соң гына табып, кияү кулына тоттыралар. Качмаган кыз әдәпсез кыз санала. Шуңа күрә дә Артыкбикәнең яшеренгән булуы башта берәүне дә гаҗәпләндермәде. Кияү килү белән без, өч-дүрт җиңгә, кызны эзләргә чыгып киттек. Эзлибез, эзлибез, табып булмый да булмый. Өй саен кереп йөрдек, бер җирдән дә табып булмый. Аптырагач, кияүгә барып әйттек: «Кияү, – дидек, – эдләнек, эдләнек, инмәгән йорт калманы, менмәгән лапас башы калманы, карамаган мунча калманы, кызды таба алмыйбыд. Әйдә үдең дә эдләшсе», – дидек. Кияү моңа бер дә гаҗәпләнмәде. Ни өчен дисәгез, һәрбер туйда шулай, кияүдән бүләк алмыйча, кыз табылмый инде ул. Безнең кияү дә бүләк бирде: «Енгәләр, кызды тидрәк табыгыд, менә һедгә миннән бүләк», – дип, безгә тәңкәләр өләште. Без, аның үзен дә ияртеп, тагын авыл буенча эзли башладык. Кыз бер җирдән дә табылмагач, кияү безгә тагын бүләк бирде: «Бигрәк одакка һуздыгыд, енгәләр, бүләктә эш калмас, мәгед, тидрәк табыгыд», – дип, безгә тагын тәңкәләр өләште. Алай да табылмагач, кияү кесәсеннән җепкә тезелгән сумлык тәңкәләр чыгарды: «Табып биргән енгәгә менә ошы бүләкте бирәм», – диде. «Табабыд, табабыд», – диештеләр енгәләр.
Авылыбызның түбән очындагы иң читтәге йортның лапас астында кызлар шаулашканы ишетелә башлады. Без, кыз эзләүче җиңгәләр, «Таптык, таптык!» дип кычкыра-кычкыра, кияү белән бергәләп шул якка табан йөгерештек. Без килүгә, лапас астында тавыш басылды, барысы да шым булдылар. Лапас астына кертеп салынган абзар ишеген тарттык. Ишек эчтән бикле булып чыкты.
– Кем бар анда, тавыш бирегед? – дип сорадык.
– Берәү дә юк, – дип җавап бирделәр.
Йомагылның килене ачулы тавыш белән Артыкбикәне куркытырга теләде:
– Артыкбикә, сык, биатаем әйтә, бик одак карышһа, көрәк ярылгансы тукмарым, ти.
Ишекне ачтылар. Без, фонарьлар тотып, абзарга кердек. Кыз чыгып йөгермәсен дип, кияү ишек төбендә торды. Абзар эчендә унлап кыз бар, тик Артыкбикә алар арасында юк иде.
– Артыкбикәне кая яшердегед?
– Эзләгед, езнәбед яхшылабрак эзләһен, эзләнкерәп алһа, кыз кадерлерәк булыр.
Абзар эчендә тагын бер кечкенә ишек барлыгы беленде. Ул ишекне ачып кердек. Анда да бер бозаудан башка җан иясе булмады. Тагын берәр ишек юк микән дип эзләнә торгач, кеше сыярлык читән тишеге таптык:
– Шуннан сыгып каскан икән, төлке, – диде бер енгә. – Каян гына табарбыд инде, илаһым!
Йомагыл килене чын-чынлап авызын бүлтәйтте:
– Бигрәк тә килешмәгәнне кылана, суска, үзенә күрә түгел, күрәһең, хәерсе…
Төн буе эзләсәк тә, Артыкбикә табылмады. Кияү зур-зур бүләкләр биреп карады. Йомагыл, ачуланып, кыз җиңгәләре аркылы кызга ишеттерергә кушып, каты-каты сүзләр әйтеп карады – берсенең дә файдасы булмады. Әлимгулның мыегы кабарды, йөзе кара янды. Кодалар да шактый күңелсезләнделәр. Шунда да бөтенләй үк өметләрен өзмәделәр әле. «Бүген табылмаса, иртәгә табылыр – яшьрәк кыз шул, куркып, ныграк качкандыр», – дип тынычландылар. Бер яктан караганда, кызның тиз генә табылмавы аның дәрәҗәсен дә күтәрде. Безнең башкорт халкында була торган йола ул. Беренче көнне табылмыйча, кияүне ялгыз кундырулар да гаеп саналмый. Бүген дә шулай булыр дип уйладылар. Кияү һаман бүләкләрне кызганмады. Җиңгәләр белән аерым-аерым сөйләшеп карады. Тик җиңгәләр арасында, ниндидер шомлы хәл барын сизенеп, борчылу башланган иде инде. Ул борчылулар юкка гына булмады. Артыкбикә икенче көнне дә табылмады. Аның кайда икәнен белүче дә булмады. Кодалар күңелсезләнеп таралдылар. Шәнгәрәй карт үзенең улы белән Йомагылга бик нык ачуланып кайтып китте.
Йомагыл карт бөтен өй эчен туздырып шаулады-шаулады да үзенә үзе акыл биреп куйды:
– Бабайдар бик белеп әйткәннәр шул: ятим бодау асраһаң, авыдың-борының май булыр, ятим бала асраһаң, авыдың-борының кан булыр, – диде.
Өч көн үткәч, Кинҗә астындагы таллы яр кырыеннан Артыкбикәнең яулыгы белән башмакларын табып кайттылар. Шуннан башлап «Артыкбикә суга баткан» дигән хәбәр таралды. Кыз бала безнең авыл өчен юкка чыкты. Тик аның дөньяда барлыгы, ни өчен югалуы, яулык белән башмакның минем киңәш буенча эз югалту өчен генә яр буена ташлап калдырылган булулары бер миңа гына ачык иде…
XXVI
Рабига җиңгәнең сүзе шунда өзелде. Эшнең ничек итеп алай килеп чыгуы турында нечкәләп сорашып торырга өлгерә алмый калдык. Артыкбикә үзе әйләнеп кайтты:
– Ягез, иптәшләр, әкиятләрегез беткәндер инде, әйдәгез, безне көтәләр, – диде.
Без, Рабига җиңгәнең хикәясе тәэсиреннән айный алмыйча, зур бер шөһрәт иясенә караган төсле сокланып, Артыкбикәгә карап тора идек. Ике егетнең берсүзсез туп-туры карап торуы кызны оялтты, ул кызарды һәм, анасына үпкәләгән иркә балалар төсле, Рабига җиңгәгә үпкәләгән булды:
– Шушы Рабига җиңгә әллә нинди юк нәрсәләр сөйләп бетергәндер әле, – диде.
Рабига җиңгә кәефләнеп көлде:
– Нигә юкларны сөйлим, булганын да сөйләп бетерергә өлгермәдем әле, туп итеп кайтып кердең.
– Әйе, әйе, ул сөйләп тә бетерә алмаган иде әле, – дияргә ашыктым мин.
– Шулай булса да, – диде Гаяз, – синең нинди тарихлар кичергән каһарман икәнлегеңне мин хәзер күз алдыма китерәм. Кызганыч, каләм көчем юк. Югыйсә мин синең турыда берәр поэма язмыйча түзмәс идем, Артыкбикә…
– Йә, җитте, – диде Артыкбикә. – Әйдәгез тизрәк. Безне күптән көтәләр бит…
Без чынлап та онытылыбрак киткәнбез, ахрысы, урыннарыбыздан торып тирә-якка күз салгач, вакытның шактый соң икәнлеген күрдек: кояш баеган, җир өстенә йомшак кына булып кичке караңгылык җәелә башлаган иде инде…
Кинҗә авылында да без бик матур кичә үткәрдек. Ул төнне дә яктырган вакытта гына кайттык. Рабига җиңгәләрнең лапас астындагы печән өстенә ятып, йокыбыз туйганчы йокладык. Аннан соң Кинҗә авылы тирәсендәге ямьле тугайларга чыгып әйләндек. Безгә тәмам үзләшеп җиткән Артыкбикә тиз генә җибәрергә теләмәде. Тагын бик күп итеп җырлар җырлады. Кинҗә авылындагы төрле вакыйгалар, төрле кешеләр турында сөйләде. Анда эшләргә билгеләгән эшләренең планы белән таныштырды. Җырлары, уеннары, эшләгән эшләре дә безнең карашта аны һаман да югарырак күтәрә генә бардылар.
Кичкә таба гына кайтырга чыктык. Агыйделне кичкән урында, каты агым белән тартыша-тартыша, бик озак итеп су коендык. Гаяз белән минем Артыкбикә турында бик күп сүзләр сөйлисе килсә дә, аңа мөмкинлек булмады. Яны- бызда Артыкбикәнең бертуган абзыйсы Күчәрбайның булуы тартындыра иде безне. Шуңа күрә дә кайткан вакытта без бер генә дә рәтле сүз сөйләшә алмадык. Сөйләгән сүзләребез шунда, юл буенда күзгә очраган кызыклы үсемлекләр, бизәкле ташлар тирәсеннән уза алмый иде.
Авылыбызга кайтып җитәргә бик аз калгач, каршыбызга атка атланып Искәндәр килеп чыкты. Сикерә-сикерә чабып килгән атын безне күрү белән кинәт тартып туктатты ул. Без аны күрүгә үк кичәне ничек уздырулары турында сөйләшмәкче идек, тик аның йөзендәге тирән каушау билгеләрен күреп аптырап калдык.
– Тиз булыгыз! – дип кычкырып җибәрде ул. – Мин әле сезне алырга бара идем.
Без, бернәрсә дә аңлый алмыйча:
– Ни булды, нәрсә бар? – дип, икебез беравыздан сорау бирдек.
– Сезне тикшерәләр, – диде Искәндәр, – авылдан кудыртырга азапланалар.
– Кемнәр? Ничек?..
– Әйдәгез тизрәк.
Ул атын кире авылга таба борды һәм бер юырттырып, бер туктатып, безгә борылып карый-карый, безне үз артыннан ашыктырды:
– Тиз булыгыз, кайткач күрерсез.
XXVII
Авылда безне бөтенләй башыбызга килү ихтималы да булмаган бер хәл каршылады.
Мәчет алдындагы кечкенә мәйданга зур җыен җыелган иде. Кемнәрнеңдер ямьсез ачы тавыш белән кычкырып сүгенүләре, ерактан ук ишетелеп, безне ашыктырдылар. Атка атланган Искәндәрдән калышмыйча, җыен җыелган җиргә килеп чыктык. Бу җыен моңа кадәр була торган җыеннарга охшамаган иде. Урам уртасына чыгарып куелган кечкенә ялангач өстәл тирәсен бик күп халык сырып алган: ир-ат, хатын-кыз, карт-коры, яшь-җилкенчәк, бала-чага – һәммәсе дә шул тирәдә урала. Өстәлне уратып алган халык дулкынын ера-ера, уртага табан атладык. Халык: «Менә үзләре килде, үзләре!» – дип, безгә юл биреп торды. Без килеп җиткәндә, өстәл янында Таквә Сәхәү малае Шәфыйк тора, үзе бик кирәкле нәрсә турында сөйләгәндәй ашыкмыйча гына сөйли, бер-бер әйбернең планы белән таныштырырга теләгән кебек, куллары белән өстәлнең әле бер җиренә, әле бер җиренә төртеп күрсәтә. Без аның сүзләренә колак салдык.
– Әйтәм бит мин сезгә, пәке нәкъ менә шушы тәңгәлдә ята, ә тарак аннан түбәнрәк, менә мондарак (ул кешенең гәүдә өлеше чаклы ара калдырып ике нокта күрсәтте), ә менә монда – менә как раз аяк очына туры килә торган җирдә – үләннәр авып, сынып, йолкынып беткән…
Ул арада безнең янга Имәли килеп чыкты һәм, бернәрсә дә аңлатып-нитеп тормастан, колагыбызга иелде дә, икебезгә генә ишетелерлек итеп: «Йөргәнсез, йөргәнсез, ә эзегезне яшерә белмәгәнсез, егетләр», – диде. Малаена ачуланган аталар тавышы шикелле кискен тавыш белән ачулана иде ул безне.
Без, бернәрсә дә аңламыйча, аңардан җавап алырга ашыктык:
– Ни булган соң, Имәли абзый? Без бернәрсә дә аңламыйбыз.
– Курыкмагыз, хәзер аңларсыз, – диде Имәли һәм ачулы, кискен хәрәкәтләр белән Шәфыйк янына барды: – Давай, Шәфыйк, чыгар, әнә үзләре килде, – диде.
Шәфыйк, кара күзләре белән халык арасыннан эзләнеп безне тапты да, урта бармагы белән ымлап, үз янына чакырды. Аз гына да каушамыйча, туп-туры күзләренә карап алдына бардык.
– Нәрсә?
Күз карашларыбызның җитдилеге, тавышыбызның катылыгы Шәфыйкны бераз каушатты, ахрысы, нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты да әйтә алмый калды. Аннан соң бишбилле бишмәтенең уң як кесәсенә тыгылды. Аннан кызлар тарагы китереп чыгарды. Ул яшел таракны күрү белән, без аның үзебез югалтып калдырган тарак икәнлеген танып алдык.
Шәфыйк таракны, ике бармагы белән генә чеметеп тотып, безгә табан сузды һәм, бик зур җинаятьчедән сорау алган прокурор төсле итеп:
– Бу таракны таныйсызмы? – дип сорады.
Гаяз аның коточкыч чыраена карата, киресенчә, шаян тон белән генә җавап кайтарды:
– Таныйбыз.
– Кемнеке?
– Кичә безнең авылда Галиябану ролендә уйнаган кызныкы. Китер аны монда, үзебез тапшырырбыз.
– Сабыр итегез, – диде Шәфыйк һәм, таракны кесәсенә кире салып куеп, сул як кесәсенә тыгылды. Аннан Гаязның югалып калган пәкесе килеп чыкты. – Ә менә монысын таныйсызмы?
– Менә монысы өчен рәхмәт, – диде Гаяз, – ул пәкене югалтканга бик нык кайгырган идем. Минем өчен бик кадерле нәрсә ул.
Гаязның тынычлыгы Шәфыйкның ачуын кабарта төште. Ул, никах вакытында кызның ризалыгы турында шаһитлардан сорау алучы мулла шикелле, җавапта төгәллек таләп итте:
– Таныйсыңмы, дип сорыйм мин синнән.
– Таныйм.
– Кемнеке?
– Минеке.
– Ярый, булды, – диде Шәфыйк, пәкене яңадан кесәсенә салды. Күзләрен бездән алып, өстәлнең уң ягында торган картлар төркеменә борылды. – Вәт, картлар, эш көн кебек ачык. Калган ягын үзегез карагыз. Безнең җиребез өстендә, изге гает көнендә, көпә-көндез – кояш карап торганда…
Ул сөйләп бетерә алмады, башына каралып беткән ак чалма кигән чандыр карт өстәл янына килде. Мин белгәннән бирле мөтәвәлли булып, дин юлында кычкыра-кычкыра өнсез булып беткән ул карт, төссез сакалын селкетә-селкетә, киң җилән җиңнәрен җилбердәтә-җилбердәтә кычкыра башлады:
– Ни заманнан бирле Ходай Тәгалә яңгыр бирми! Кычыткан яфрагына корт төшкән! Агыйделнең суы кибә – әүвәле без ат йөздереп йөргән җирләрдән кичү бирә. Сәмигулла тавыгын ябалак буган. Мәетле күл буенда убыр күргәннәр. Бу гыйлләләр каян килә дип беләсез, җәмәгать?! Бу гыйлләләрне кемнең кәсафәте дип беләсез, җәмәгать?! Кичә изге Гарәфә кичәсендә, изге гает таңында, изге Рамазан гаетен укыган вакытта Ходаебызны мыскыл иттердек. Олы-олы кешеләребез, шайтан коткысына төшеп, гаеткә бармыйлар. Бертуган кебек тату яшәп килгән кешеләребез арасында низаглар чыга башлады. Аталы-уллы кебек гөрләшеп яшәгән кешеләр берсен берсе судка бирешәләр. Әле дә Ходай Тәгалә сабыр, мескен, түзә. Гел-гел сабыр итмәс бит ул, сабыры шартлар бит! Бу гөнаһларыбыз өчен әллә ниләр күрербез бит, җәмәгать. Җитмәсә, шулар өстенә шул ук изге гает көнендә, көпә-көндез, бәйрәм кояшы көлеп карап торганда, фәрештәләр җиргә төшкәндә, чәчәкләр белән күкрәп утырган гөнаһсыз сахрабызга чыгып зина кылып йөриләр. Яшьләребезне бозалар, хатын-кызларыбызны аздыралар. Йә, җәмәгать, нәрсә карап торабыз? Мәчет картлары нигә авызларын йомып торалар? Бозык кешеләрне авылдан куарга кирәк. Укый торган җирләренә язып җибәрергә кирәк. Совет хөкүмәте динне мыскыл итәргә кушмый. Азып-тузып, яшьләрне бозып йөрергә кушмый. Йә, картлар, ни дисез?
Мөтәвәлли карт, ямьсезләнгән күзләрен картлар төркеменә төбәп, җавап көтә башлады. Картлар төркеме арасында тәкбир әйткән төсле көчсез, эчпошыргыч мөңгерәү күтәрелде. Аларның нәрсә әйтүләре ачык ишетелми, тик шау-шу арасында «куарга кирәк» дигән сүзләр генә аңлашылып кала иде.
Мин, нигә икәнен үзем дә белмичә елмаеп, Гаязга карадым. Гаязның йөзе җитди иде. Ул минем карашымны бөтенләй күрмәгән кеше төсле илтифатсыз калдырды һәм өстәл кырына баскан килеш хәрәкәтсез катып калган председательгә якынлашты:
– Иптәш председатель, үземә сүз бирегез әле.
Председатель кинәт аптырап калды. Әйтерсең лә, аңа килеп, «күзеңне биреп тор әле» диделәр. Гаязның сүз соравы шулкадәр гаҗәпләндерде аны. Һәм, шактый вакыт акылын башына җыя алмый торганнан соң гына, сүз аның кулында түгел икәнлеген аңлата алды:
– Минем катнашым юк монда, әнә картлар җыйган җыен, алардан сора, – диде.
– Ничек ул алай? – диде Гаяз. – Председательнең катнашыннан башка шушындый җыен буламыни? Шушындый зур сәяси мәсьәләне тикшергәндә, совет читтә каламыни?
– Сөйлә алай булса, сөйлә, – диде председатель, – мин берәүнең дә авызын тота алмыйм.
Авыл советы председателенең шундый булуы, ягъни, үзе әйтмешли, «берәүнең дә авызын тота алмавы» начар иде, әлбәттә. Аның шундый булуы бездән бигрәк Имәлиләр, Ибрай кебекләрдән бигрәк шул Шәфыйклар, Таквә Сәхәүләр өчен кулай иде. Күрәсең, аны сайлаган вакытта ук шулар кулы уйнаган булгандыр.
– Иптәшләр! – дип кычкырып җибәрде Гаяз. Мөңгердәшкән төркем кинәт тынып калды. – Сез, бәлки, безне бүген үк куып җибәрү турында карар чыгарырсыз. Куып та җибәрерсез. Шулай да мин сезгә саубуллашу урынында гына булса да бер-ике сүз әйтеп китим…
Аны Шәфыйк бүлдерергә теләде:
– Мәсьәлә күптән ачык, җәмәгать, тавышка куясы да эшне бетерәсе, – дип кычкырды ул.
Аның тавышын тагын берничә кеше күтәреп алды, аңа каршы кычкыручылар да табылды – шау-шу купты. Шау-шуны, гадәттәгечә, Имәлинең көчле тавышы басты:
– Туктагыз! – дип кычкырды ул. – Кешегә сөйләп бетерергә ирек бирегез. Без сезнең авызны тотмадык бит.
– Дөрес, – дип куйды Ибрай.
Тагын кемнәрдер:
– Шулай кирәк, – дип өстәделәр.
Урнашкан тынычлыктан файдаланып, Гаяз сүзен дәвам итәргә ашыкты:
– Әле сөйләп туктаган бабай безне кешеләрне бозуда, диннән яздыруда гаепли. Дөрес, иптәшләр, без хезмәт ияләренең башын дин агуыннан чистарту өчен көрәш алып барабыз. Ләкин без берәүне дә динсез булырга көчләмибез. Безнең спектакльгә килү һәркем өчен ихтыярлы. Безнең сүзләребезне, җырларыбызны тыңлау һәркем өчен ихтыярлы. Тыңлаганның соңында аларга ышану-ышанмау да ихтыярлы. Мәчеткә йөрү ихтыярлы булган кебек, клубка йөрү дә һәркем өчен ихтыярлы. Совет власте кешене көчләп динсез ясарга кушмаган кебек, динсезләрне динле ясарга да кушмый. Алай гына да түгел, ул әкренләп диннең зарарлы ягын халыкка аңлатуны алга куя… Тагын килеп, бабай безне кешеләрне дошманлаштыруда гаепли. Кемнәр алар, әүвәле бертуган кебек тату яшәп тә, хәзер, без килгәч кенә, бер-берсенә дошманлашып киткән кешеләр? Имәли белән Шәфыйкны әйтәсезме? Дус булган вакытлары бармы икән аларның? Аталы-уллы кебек тату яшәп тә, хәзер берсен берсе судка бирешүчеләр кемнәр алар? Күчәрбай белән Таквә Сәхәүне әйтәсезме? Биш ел буенча Күчәрбайның хезмәт хакын талап килгәннәр. Күчәрбай үзенең наданлыгы аркасында сүз әйтергә куркып килгән дә, аталы-уллы кебек тату яшәгәннәр, имеш. Юк! Талаучылар белән таланучыларның бервакытта да тату яшәгәннәре юк! Дошманлык вакытлыча яшеренеп килгән икән, ул наданлык аркасында, совет законнарын, совет власте биргән хокукларны файдалана белмәү аркасында гына шулай булып килгән. Ул ачылырга тиеш. Безнең килүебез шуны ачып җибәргән икән, билгеле, талаучылар өчен бик уңай булмаса да, хезмәт белән көн күрүчеләр өчен ул файдалы. Ә совет хөкүмәте ул – хезмәт белән көн күрүчеләр хөкүмәте…
Шәфыйк тупас тавыш белән реплика бирде:
– Ул турыда сүз бармый. Пәке белән тарак турында сөйлә, зина кылып йөрүегез турында сөйлә.
– Ярый, – диде Гаяз. – Хәзер ул турыда сөйлим. Син әйткәнчә булсын ди, тарак менә шушы җирдә, пәке менә мондарак яткан булсын ди, ә бу турыда үлән йолкынып беткән булсын ди. Син аңлатырга теләгәнчә ачыграк итеп әйтсәк, әнә шул таракны кадаган кыз белән мин әрәмәләр арасында бергә яткан булыйм ди. Шулай булган сурәттә дә, мине гаепләргә, аның өчен авылдан кудырырга кирәк дип әйтергә кемнең хакы бар? Ие, менә бу охотникның (ул күзләре белән генә Шәфыйкка ымлап алды, халык арасында елмаю таралды) әкияте дөрес булган сурәттә дә, мин үземне гаепле санамас идем әле. Ләкин ул бүрәнә аркылы бүре күрә. Артыннан тере саескан очыра ул. Ул үзе мәсьәләнең ничек булганын бик яхшы белә. Аның нинди кыяфәттә кунакка китеп барганын мин күрдем, минем нинди кыяфәттә судан чыгып кайтып килүемне ул күрде. Ләкин бик арзанлы кәсеп тапкан. Безне авылдан кудыра, имеш. Ярый, кудырдың да ди. Аның белән совет властен куа аласыңмыни соң, кулак? Куыгыз, ләкин без әйләнеп кайтырбыз. Ә менә сез куылсагыз, әйләнеп кайтырлык булмас. Минем сүзем бетте. Әгәр дә тарак белән пәкенең ничек итеп Шәфыйк кулына килеп керүен беләсегез килсә, әнә Күчәрбай сөйләп бирер. Тыңларга киңәш бирәм, иптәшләр. Ул сөйләгән хәбәр Шәфыйк әкиятеннән кызыграк булыр. Ә син, Шәфыйк, бик арзанлы кәсеп тапкансың. Мин сине көчлерәк корал белән һөҗүм итәрсең дип уйлаган идем…
Гаяз өстәл яныннан китүгә, халык арасыннан «Молодец, дөрес әйтте!» дип кычкырган тавышлар ишетелде. Берничә кеше беравыздан Күчәрбайның сөйләвен сорый башладылар. Соңгы вакытларда көннән-көн кыюлана барган Күчәрбай көттереп тормады. Өстәл янына килеп, безнең белән булып үткән кичәге вакыйганы сөйләп бирде. Ничек итеп тауга менүебезне, менгән вакытта саескан оясына очравыбыз, шөпшәдән чагылуыбыз кебек бөтен ваклыкларга кадәр тукталып, көлдерә-көлдерә сөйләде. Гаязның яр башыннан егылып төшү моментларын бөтенләй хыялый әкиятләргә охшатып искиткеч итеп сөйләде. Аның шактый озынга сузылган сүзен, нәкъ әкият тыңлагандагыча бирелеп, этешә-төртешә өстәлгә якын килеп тыңладылар.
Аның сүзләре халыкны шулкадәр җанландырды, Шәфыйк көлкегә калганнан-кала барды. Гаязның дәрәҗәсе үскәннән-үсә барды.
Ул арада Имәли, Шәфыйкка килеп, үз әйберен сораган тавыш белән:
– Бир пәкене, бир таракны! – диде.
Шәфыйк сүзсез чыгарып бирде.
– Мә, Гаяз, – диде Имәли. – Әтиеңнең төсен югалтма.
Нәтиҗәдә яшьрәкләр, Гаязны тотып алып, шундый биек ярдан егылып исән калган батыр булуы өчен мактап, һавага чөйделәр. Һавага чөйгән вакытта аның кесәсеннән пәкесе белән тарагы җиргә төште.
– Кайда Шәфыйк, менә тагын тарак белән пәке бергә яталар, җыен җый! – дип кычкырды Ибрай.
Тик ул вакытта бу тирәдә Шәфыйк та, Таквә Сәхәү дә, мөтәвәлли дә күренми иде инде.
