Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 31
3. Базарсыз йортлар
Җитә калды инде бу миңа, йөрәгем бөтенләй урыныннан купты. Менә мин әйтәм үземә үзем, күңелгә килгән алга килә дигәннәре шушы буладыр инде.
Кияү белән Гөлбикәгә әйтеп карадым, исләре дә китми.
– Салсыннар, – ди кияү. – Бик әйбәт. Урам матурланып китәр. – Югыйсә, чынлап та бит, бу безнең өй кебекләр шәһәрнең ямен җибәреп торалар.
– Ә бит безнең өйне сүтәчәкләр.
– Сүтсеннәр, урамга чыгарып ташламаслар әле. Бездә андый закон юк.
– Ташлавын ташламаслар да бит, үзең теләгән җиргә генә дә күчермәсләр. Әллә кая илтеп тыксалар.
– Кеше торган җирдә торырбыз, – ди кияү, – юкка хафаланма, әби, – ди. Шырык-шырык көлә.
Бар, син алар белән сөйләш! Юк, аңламыйлар. Гөлбикә дә аңламый, кияү дә берни аңламый. Үз өйләре янганга куанып торган сабый кебек. Янгын вакытында үз өйләренә ут капканны күргәч куанган ди бит бер бала: «Их, хәзер без дә яңа өй салабыз!» – дип шатланган, ди. Нәкъ шуның кебек. Шәһәр ямьләнер, имеш! Юк, бу бала-чагага карап, ваемсызлыкка салыныр хәлем юк. Алар бит миңа салынганнар. Миңа салынмый кемгә салынсыннар. Шулай булгач, мин кайгыртырга тиеш, мин чарасын күрергә тиеш. Тик нинди чара күрергә? Алышу дисәң, сүтелә торган йортка кем килсен?
Бервакыт шулай, нәкъ шул турыда уйланып, колхоз базарыннан кайтып киләм, күпер кырындагы телеграм баганасы төбендә берәү туктатты үземне.
– Гражданка, әйтегез әле, Сталинградский урам кайда ул? – ди. Үзе һаман баганага ябыштырылган кәгазьгә карый.
– Белмим шул, – дим. – Нинди йорт кирәк соң сезгә? Бәлки, болай беләмдер. Урам исемен генә белми торганмындыр.
– Юк, – ди теге, – анда бер өй сатыла дип язганнар…
– Ә-ә… өй сатыла. Белмим шул.
Теге кеше үз юлына китте, мин уйлана калдым. Уйлана торгач, тагын бер уй төште бит үземә. Шул балалардан башка бу дөньяда кемем бар соң минем? Гомергә бәхетле итим үзләрен дим. Кем өчен саклыйм соң мин үземнең запасымны? Тотам да бер өй сатып алам. Тегеләр белән киңәшеп тә тормыйм. Ни белә соң алар? Миңа ошаган аларга ошар. Талымлы кешеләр түгел. Әзер өйгә китереп кертсәм, рәхмәт кенә әйтерләр, гомер буйларына онытмаслар.
Керештем мин шыпырт кына өй эзләргә. Сатыла торган өй табу җиңел эш түгел икән ул. Шулай да әлеге дә баягы чарасына керешсәң, табасың икән. Бар икән сатыла торган өйләр. Берсен ошатып та өлгердем. Некрасов урамында. Бик әйбәт урам. Элек аны «Эт тыкрыгы» дип йөртәләр иде. Үзе центрда – бөтен магазиннарга якын, үзе аулак. Өе дә ярарлык. Иске булса да, менә дигән агач өй. Хакы да килешерлек иде. Шулай да эшне өзеп бетермәдек, ул көнне хуҗа хатынының ире өйдә булмады.
Урамга чыгып, бер-ике йорт яныннан узуга, яныма бер хатын килеп җитте. Кулында – камыш сумка, ипи кибетенә бара булса кирәк. Бик ачык хатын икән, тиктомалдан гына сүз кушты бу миңа.
– Теге өй турында сөйләштегез булса кирәк? – ди.
– Әйе шул, мин әйтәм, сатып алмакчы булам. Бик ошаттым.
– Әйбәтен әйбәт тә, – ди, – беләсезме икән, юк микән, ул өйне сүтәчәкләр дип сөйлиләр.
– Шулаймыни?
– Шулай. Бу урынга сигез этажлы яңа йорт салырга әзерләнәләр бит. Тагын берничә өй эләгәчәк, ди. Белмим тагын, дөрес хәбәрдерме?..
– Белмәгән идем, рәхмәт әле, кем, – дим, исемен дә белмим. Аптырагач, «күрше» дип куйдым үзенә.
Утсыз төтен булмый, андый хәбәр дөрескә чыга инде ул. Кара син, ничек үземнең башыма килмәгән диген. Үзем шундый хәлдән качам бит. Уттан ялкынга дигәндәй, тагып шундый өйгә килеп каба яздым. Ярый әле акыл булды бу. Бер авызың пешкәч, өреп кабасың, диләр. Берәр сатыла торган өй барлыгын белсәм, иң элек шул ягын карыйм: ул тирәгә яңа йорт салмыйлармы, сүтеләчәк йорт түгелме?..
Ышанасызмы-юкмы? Сатыла торган биш өй таптым. Бишесе дә шундый булып чыкты. Кая барма, анда яңа йорт салыначак. Җидешәр катлы да сигезәр катлы. Куйбышев урамында булдым – анда шул. Островскийда карадым – анда шул. Дзержинскийга бардым – анда шул. Пионерский, Ухтомский… Ершов кырына кадәр барып карадым – анда да шул.
Йөри торгач, тагын бер өйгә күңелем тукталды. Нәкъ Суконный базары янында. Өе әллә ни күңелдәгечә түгел түгелен. Аның каравы сүтелү куркынычы юк, ди. Анысыннан да бигрәк, бу йортның Колхоз базары янында булуы ошап китте үземә, элегрәк, әле картым исән чакта, базар янында торучыларга кызыккан чакларым бар иде, шулар исемә төшеп китте. Чынлап та, базар янында булуның уңай яклары бик күп бит аның. Базарда бит ул әйбер бәясе, сөт булсын, күкәй-май кебек товар булсын, үзгәреп торучан. Базар янында булсаң инде, һәрвакыт һәрнәрсәне иң арзан чагында алып каласың. Вакытына карап, өеңә йә ишегалдыңа базарга килүчеләрне кертәсең. Чәй эчереп чыгарасың. Минем кебек инде әбиләр рәтенә кергән кешегә ярый ул. Кияү белән кызым көне буе эштә. Белми дә калырлар. Белсәләр дә ни әйтсеннәр?
Шул. Базары өчен ошаттым бит теге йортны. Ярый, мин әйтәм, эчтән генә, тәвәккәллим.
Үземнең базар күршесе буласым килә, ә үзем өй хуҗасы белән сөйләшкәндә хәйләлим. Ни өчен дисәң, базар, миңа ошаса да, күп кешегә ошамый бит ул. Күп кешенең, киресенчә, базар яныннан качасы килә. Өйнең бәясен арзанайтыр өчен, мин дә базарыннан зарланган булам:
– Өе ярар иде дә, – мин әйтәм, – менә базар янында булуы җайсыз. Базар тирәсендә бит анда бик шау-шулы була, тынгысыз, дим.
– Ул яктан тыныч булыгыз, – ди хуҗа. – Бу базар озакка бармый…
Колакларым тора калды.
– Ничек озакка бармый?
– Шулай. Бу базарны биредән алалар. Аның урынына бик зур итеп яңа кинотеатр салына. Шулай озакламый гөл кебек була бу тирә…
«Куандырды» мин әйтәм эчтән генә, базары да булмагач, бу өйне нигә сатып алыйм мин? Шултикле акча әрәм итеп… Киттем.
Менә бит өй алуның нинди яклары бар. Тагын шундый берәр көтелмәгән хәлгә барып капмас өчен, барын да белергә кирәк. Кайда нинди йорт салына, кайда базар күчерелә… Кемнән сорап кына барын да белергә соң? Уйлый торгач, монысының да җае табылды.
Үткән ел район советына сайланган депутатыбыз бик ачык кеше безнең. Үзе яшь кенә бер комсомолка. Әледән-әле безнең управка килеп, үзенең сайлаучыларын җыйдырып, сөйләшеп тора. Теләгән кешене аерым-аерым да кабул итә. Билгеләп куйган көне бар. Шуңардан сораштым.
– Беләсем килә, – мин әйтәм, – иптәш депутат. Безнең Казанда шушы якын араларда нинди-нинди яңа йортлар салына? Кайларда?
Барын да белә икән. Сөйләп бирде бу миңа. Бик күп яңа йортлар салына икән. Зур йортлар бар да диярлек шәһәр уртасындагы төп урамнарга салына икән. Моңарчы бездә, ди, яңа йортларны шәһәр читендәге буш урыннарга салу гадәте бар иде, ди. Хәзер инде күбрәк үзәктәге урамнарга салына. Шәһәрнең күренеше дә төзекләнә, ди, кешеләргә дә шәһәр уртасында яшәү күңеллерәк.
Безнең өй урынына яңа йорт салынасы да дөрес икән, башкалары да. Мин ишеткәннәр бар да дөрес. Базар урынына кино салулары да дөрес. Шул ук Свердлов районында, Чкалов урамында бик зур мунча да салалар, ди, әле. Яңа йортларны төрле заводлар салдыра, ди, институтлар, тимерьюлчылар, су юлчылар, аэропорт, авиаинститут, мехкомбинат, жиркомбинат… исәбенә-хисабына чыгарлык түгел. Ике-өч елдан Казан урамнары танырлык та буласы түгел икән…
Шуны аңлап калдым: димәк, Казанның урта урамнарына исәп тотарга ярамый!
Читтәнрәк эзләргә тотындым. Достоевский, Волков урамнары тирәсендә бик матур-матур, кечкенә-кечкенә агач йортлар бар – берсе дә сатылмый. Сатыла торган йорт булдымы, көт тә тор; аның урынына нәрсә булса да салына. Йә торак йорт, йә ясле шунда, йә бала табу йорты…
Инде, ни язган булса, шуны күрербез дип, бөтенләй бу эштән кул селтәр чиккә җиткәндә, килеп чыкты бит бер йорт. Нәкъ Казанка буенда. Бу йортны күргәч, миндә тагын да хыяллар туды. Менә дигән яшелчә бакчасы бар. Өй артында карлыган куаклары үстерергә була. Тәрәзәсеннән карасаң, күз алдында Казанка ялтырап ята. Казанка аръягында – болын, яшеллек… Җәй көннәрендә дача да кирәкми. Су коенам дисәң, суы янында… Сыер да алып җибәрсәң, яшәргә була бу йортта. Алам, болай булгач, сыер да алам, Йолдызга җылы сөт тә булыр. Бик шәп йорт. Шәһәр читендә булса да, әллә ни ерак түгел, тауны күтәрелүгә – трамвай. Бу тирәгә һичбер нинди йорт салу-нитү күздә тотылмый икән. Шуңардан да кулай йорт табыласы да юк, эзләмим дә. Булды. Килештем. Задаткасын да биреп куйдым. Иртәгә килеп эшне өзәм. Бүген үк өзеп куяр идем дә, акчам кулда түгел.
4. Үзгәрерсең!..
Ярый. Берзаман киявем белән кызым эштән кайтканны көтеп утырам. Кич булып килә. Шулай да якты, җәйге көнне беләсез, озын була бит. Күңелем шатлык белән тулы. Тизрәк тегеләрне дә шатландырасым килә. Тик ничек итәргә? Бүген үк әйтергәме үзләренә, әллә бөтенләй эшне бетергәч, турыдан-туры алып барырга да күрсәтергәме? Ничек итсәм әйбәт булыр икән? Ничек итеп бу турыда сүз җае китереп чыгарырга?.. Эзләнә торгач, башыма тагын бик матур бер уй килде. Болай итәм: Казанка буена алып китәм үзләрен. Һава алып, күңел ачып кайтырга дигән булып. Шунда инде берзаман мин аларны акрынлап кына теге өй янына алып килермен. Янәсе, шул өй яныннан узып барабыз. Мин шунда берни белмәгән булып кына теге өйгә кызыккан булырмын. Кияү белән кызга да күрсәтермен. Билгеле, алар да кызыкмыйча калмас. Андый өйгә кем кызыкмасын? Мин аның саен мактармын. Сыер турында да, бакча турында да хыялларымны әйтермен. Бигрәк тә Йолдыз өчен шәп буласын исләренә төшерермен. Шулай уйлыйм инде, бөтен планымны алдан күз алдыма китереп карыйм. Янәсе, әй кызыга булалар инде кияү белән Гөлбикә, әй кызыгалар: их, безгә шундый өй булса… диләр. Нәкъ шул вакытта мин бөтен серне ачам да салам… Шатлыкларыннан нишләрләр икән?
Тизрәк кайтып җитсәләр ярар иде. Нишләп юк соң үзләре? Борчыла башладым. Әллә бүген тагын кичегеп кайталар инде? Кичә шулай, эштән кайтмыйча ук, лекциягә кергәннәр иде. Шунда ашханәдә генә ашап чыкканнар да… яңа Казан турында лекция тыңладык диделәр бугай. Әллә яңа Волга диделәрме?
Йолдызны да яследән алып чыктым. Гуляниегә алып китәргә чамалап, матур киемнәрен дә әзерләп куйдым… Кайттылар. Юкка борчылганмын икән. Эш нәкъ мин дигәнчә барды. Ашаттым-эчерттем дә үзләрен, Казанка буена алып чыгып та киттем. Каршы килмәделәр генә түгел, шатланып риза булдылар. Хәтта кияү мин көткәннән дә арттырып җибәрде. «Бик шәп акыл бит бу, – ди, – моннан соң шулай иткәләргә кирәк», – ди.
Ярый. Берзаман теге өй турысыннан үтеп барабыз. Йолдызны үз кулыма алдым да бала теле белән генә сөйләгән булам тегеңә: «Күрәсеңме, улым, әнә нинди матур йорт. Менә без шул йортта торсак, нинди әйбәт булыр иде сиңа», – дим. Үзем шунда ук, Йолдыз булып, үземә җавап та кайтарам. «Мин монда ләхәтләнеп үләндә үлмәләп зелел идем, – дигән булам. – Миңа монда һава да заксы булыл иде». Аннары тагын үзем булып Йолдызга сөйли башлыйм: «Ул өйдә торсак, безнең сыерыбыз да булыр иде. Мин сиңа көн саен яңа сауган сөт эчерер идем. Өй түрендә карлыган үстерер идем, җи- ләәәк…»
Бервакыт Гөлбикәнең дә колагына керде минем бу сүзләр.
– Кара әле, Илдус, – ди. – Чынлап та, бу урында торучыларга күңелледер, – ди. Бигрәк тә җәй көннәрендә. Казанка. Болын. Бакчалар…
– Кыш та начар түгел монда, – ди кияү. – Монда көн саен чаңгыда йөрергә булыр иде…
Нәкъ мин дигәнчә бара бит, дим, шатлыгымны чак тыеп киләм. Серне ачар вакыт якынлаша. Сүзне әкренләп шуңа җайлыйм.
– Алай бик кызыккач, нигә соң шушы тирәгә, менә шушындый берәр өйгә күчмибез? – дим. – Центрдан да әллә ни ераклыгы юк. Әнә генә трамвай. Теге квартирабыздан барыбер озакламый китәргә туры килә…
Тегеләрдән әйттерәсем килә инде: «Бик күчәр идек тә, безгә биредә андый өйне кем әзерләп куйган соң?» – дип әйттерәсем килә.
Тик кияү алай дип әйтеп бетерми әле.
– Бәлки, моңардан да шәбрәге табылыр, – ди. Үзе көлә.
– Моның нәрсәсе шәп түгел соң, кияү?
– Шәбен шәп тә, җыры җырланган шул инде бу йортларның, – ди кияү. – Гомере кыска хәзер боларның, – ди.
Нәрсәдер сизендем. Колакларым тора калды. Кияү һаман, ниндидер шатлыклы хәбәр сөйләгәндәй, көлә-көлә Гөлбикәгә сөйли:
– Шушы урам бит инде ул, – ди. – Шушы өйләр моннан күчереләчәк.
Гөлбикә дә ничектер җанланыбрак китте.
– Әйе шул. Бу тирәдә бик шәп су станцияләре булыр инде.
Йөрәгем бөтенләй тибүдән туктаган кебек булды.
Шулай да үземне үзем тыеп кала алдым, сиздермәдем. Ышанасым килми. Берни белмәгәнгә салышып кына сораштырырга тотындым.
– Ничек бу өйләр калмый? Каян ишеттегез аны?
Шуннан кияү ап-ачык итеп әйтеп бирде:
– Кичә безгә Волгада салыначак зур гидростанцияләр турында лекция сөйләделәр, – ди. – Куйбышев янында Иделне бугач, безнең Казанда нинди үзгәрешләр буласын да әйттеләр. Казан янында бөтенләй диңгез булачак. Пристань бөтенләй Яңа бистәгә үк киләчәк. Казанкада пароходлар йөриячәк. Казанка буендагы бик күп йортларны, каралтыларны күчерергә туры килә, ди. Менә бу урамнар да эләгә. Бу йортлар, билгеле, калмый инде…
Үлмәсәң, әллә ниләр ишетерсең! Бөтенләй телсез калдым. Кияү һаман сөйли. Гөлбикә дә көлә-көлә аңа кушыла, Йолдыз да нәрсәдер мыгырдаган була. Берсе дә колагыма керми. Әллә бөтенләй авыруга ук сабыштым инде. Хәтта кызым миңа карап борчыла башлады:
– Әни, сиңа ни булды? – ди. – Син бөтенләй үзгәреп киттең, ди.
«Үзгәрерсең, мин әйтәм, эчтән генә. Бөтен Казан калаң шулай үзгәргәч, үзгәрми калып кара! Казан каласы бер хәл, мәңге елга булып яралган Идел диңгезгә әйләнә ди бит!» Шулай да тыштан белдерәсем килми.
– Белмим шул, – дигән булам. – Арыганмындыр. Мин бит инде сезнең кебек яшь кеше түгел.
– Әйдәгез, алайса, – ди кияү, – әкренләп кенә кайтыр якка борылыйк.
Әкренлән кенә кайтып киттек. Күңел күзе төшмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, диләр. Бик дөрес, кайсы урамнан кайтканыбызны да күрмим икән. Бервакыт Гөлбикә әйтә:
– Нигә бу урамнан киттең әле син, Илдус, – ди. – Туры трамвайга чыгарга иде бит?
Шунда гына күрдем: туры Карл Маркска менеп җитмичә, кайсыдыр урам буйлап уңга борылганбыз икән. Кияү әйтә:
– Әйдәгез, шушы матур урам буйлап бер генә квартал үтик, мин сезгә бер кызык нәрсә күрсәтәм, – ди.
– Кызык нәрсә күрсәтергә булгач, ярый. Әйдә…
5. Ояты ни тора
Бервакыт яңа гына салынып беткән биш катлы таш йорт турысына килеп җиттек. Кияү әйтә шунда:
– Карагыз әле менә бу йортка, – ди. – Бу йорт, сезнеңчә, ничегрәк?
– Абау матур, – ди Гөлбикә. – Бик бәхетле кешеләр керәдер инде мондый йортларга, – ди.
Ул арада Йолдыз да, әтисе кулында торган килеш, теге яңа йортка караган да елмаеп, телен шартлатып торган була. Үзенчә мактый. Тә-тә-тә… Кияү дә, Гөлбикә дә эчләре катып көләләр.
– Әнә, – ди кияү, – малайга да ошады. Ә теге Казанка буендагы өйне болай мактамаган иде бит. Вәт син аны белми диген? Син ничек дисең, әби, – ди, миннән сорый. – Синеңчә ничек бу йорт?
– Әйбәт йортлар күп булыр инде ул, кияү, – мин әйтәм.
Кияү әллә минем өй эзләп йөргәнне сизгән инде, юри мине кызартырга тели кебек.
– Шулай да, – ди, – бу йорт ошыймы сиңа? Әгәр, сиңа шунда бер квартира бирелә, дисәләр нишләр идең? – ди. Үзе көлә.
Шул, сизгән икән. Кызарып киттем. Үзем уйлыйм: нигә кызарам соң? Йөрсә, кем өчен йөрим соң мин!
– И кияү, – мин әйтәм. – Минем үземә кайда да ярый, ничек тә үтә. Йөрсәм, мин бит сезнең өчен тырышып йөрим. Аның ни гаебе бар?
Киявем аптырап калды.
– Чү, әби, сиңа ни булды? – ди. – Сине гаепләгән кеше юк бит. Бу йорт сиңа ошыймы дип кенә сорыйм.
Кияүнең гафу үтенгән кебегрәк тавыш белән сөйләгәнен ишеткәч, тагын да үпкәм кабара төште.
– Сизеп торам, – мин әйтәм, – тел төбегез кая тартканын. Өй сатып алырга йөрүем белән битәрләмәкче буласыз… – Бөтенесен сөйләдем дә бирдем. – Сез, яшьләр, дөнья көтү эшенә көлеп кенә карасагыз да, олы кеше шулай кайгырта шул ул, – дим.
Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, кияү дә, Гөлбикә дә шаккаттылар. Күрәм: ачуланырга да, көләргә дә белмиләр.
– И әни, әни, – ди Гөлбикә. – Безнең белән сөйләшмичә-нитмичә, нигә алай кыланып йөрисең? Кирәк булса, Илдус үзе чарасын күрмәс дисеңмени? Заводта да ул турыда кайгыртмаслар дисеңмени?
– Әни кеше шулай инде ул, – мин әйтәм. – Кешедән көтеп ятмый. Бигрәк ул турыда исегез китми бит…
– Алайса, тынычлан инде, әби, – ди киявем, – бу йорт ошыймы дип, мин синнән кызык өчен генә сорамадым. Әнә өченче этажда почмактан өч тәрәзәне күрәсеңме? Гөлбикә, син дә кара, улым, син дә, әнә ул – безнең яңа квартира.
– Булмас ла? – мин әйтәм.
Гөлбикәнең йөзе кояш кебек балкып китте.
– Чынлапмы, Илдус? – ди.
– Бер атнадан күчәбез, – ди кияү.
– Соң аны нигә моңарчы әйтми йөрдең?
– Әйтергә, – ди кияү, – әле бүген генә ачыкланып бетте.
– Әйдәгез, алайса, эчен дә карап чыгыйк.
– Бүген бикле әле ул, – ди кияү. – Күрерсез, менә дигән ике бүлмә. Берсе-берсе әле без торган бүлмәдән зур. Суы үзендә, ваннасы…
Берни әйтә алмадым. Күземә яшь килеп тыгылды шунда.
Нәкъ кияү әйткәнчә, бер атнадан күченә дә башладык. Тик квартираның эче кияү әйткәнчә генә булып чыкмады. «Ике бүлмә» дигән була. Кухнясын бүлмәгә дә санамыйлар. Ә ул үзе бер-ике кеше рәхәтләнеп торырлык. Шунда чәй эчәргә дә була, аш ашарга да… Ә ул прихожи дигәне! Үзе менә дигән бүлмә. Теләсәң, рәхәтләнеп бер карават, бер өстәл куярлык урын бар. Ванный бүлмәсе дигәне дә аптыраганда бер кеше торырлык бүлмә. Теге ике бүлмәсе турында әйтеп тә торган юк инде. Алары бүлмә генә түгел, зал. Теге квартирада чакта әйберне, мебельне кая сыйдырырга белми аптырый идек. Монда килгәч, бөтенләй юк булып калдылар. Бүлмәләрне нәрсә белән тутырырга белгән юк.
Квартираның иркенлеге, яктылыгы, матурлыгы бер рәхәт. Ә аның уңайлыклары! Мич ягып, утын ташып җәфаланасы юк. Ә пешереним дисәң, кухнясы менә дигән. Ул суы! Суы! Чиста су өеңә шабырдап агып керә, пычрагы агып чыгып китә. Ул ванна дигәне! Үз өеңдә мунча дигән сүз инде…
Менә, мин әйтәм, бәхет нинди була икән ул. Мондый бәхеткә тиенүчеләр берәү-икәү генә дә түгел бит. Моңарчы никадәр йортлар салынган да, тагын ничаклы салынып ята хәзер Казанда. Әле салынырга уйлана торганнары тагын ничаклы… Кияү әйтә иде шул, «заводның эше шәп булса, минем тормышым шәп» ди иде. Бик белеп әйткән икән.
Уйлап-уйлап торам да, тагын бер тапкыр уйга калам. Бәхетен бәхет тә бит, балаларымны бу бәхеткә ирештерүдә минем ни катнашым булды соң? Юкны кайгыртып йөреп гомер уздырдым бит. Хәзер инде менә ниндидер кара көнгә дип җыйган запасым да, хезмәтем белән тапкан акча булуга карамастан, кешегә күрсәтергә ярамый торган начар чир шикелле булып тоела…
Менә инде балаларым да бәхетле, барыбер күңелем тынычлана алмады. Юк, үз-үзеңне генә кайгырту юлы белән бәхеткә ирешеп булмый икән хәзер. Кайгы юктан кайгы чыгарып йөрү генә икән. Кысыр хәсрәт, кияү алдында ояты ни тора.
1952
Газизҗан
Газизҗан, ерактагы танышларыннан берәүнең туберкулёздан үлү хәбәрен ишеткәч, капыл гына үзен авыру итеп сизә башлады. Башта бераз аның күкрәге авырткандай итеп йөрде. Чынлабрак уйлана торгач, башы да авырткан кебек тоела башлады. Җитмәсә, тәннәре чымырдап, өшеп тә киткән төсле булды. Газизҗан болай да вәсвәсәле кеше иде, җитә калды бу моңа:
– Туберкулёз-мазар була күрмәсен, – диде, – Алла сакласын, – дип тә куйды. – Бәлки, миңа күптән өйдә ятарга кирәк булгандыр, – дип, ашыга-ашыга медпунктка чапты.
Медпункт врачы аны җентекләп караса да, больничный бирерлек сәбәп таба алмады. Шулай да авыруның күңеле булсын дигән төсле итеп кенә бер таблетка аспирин бирде.
– Кич ятканда менә шуны эчеп ятарсыз, берни булмас, үтәр, – дип куйды.
Ләкин Газизҗан әз генә дә тынычланмады. «Мондагы врачка гына ышанып йөрсәң, аяк сузганыңны да сизми калырсың, – дип уйлады ул. – Ярар, – дип куйды тагын, – даруын эчеп ятып карарбыз, ни күрсәтер…»
Өенә кайтып ашарга утыргач, дөресрәге, яртылаш ашап туйгач, аның исенә кылт итеп аппетит мәсьәләсе килеп төште.
– Тукта әле, – диде ул, кинәт ашавыннан тукталып, – ашап утырам утыруын да, аппетитым бармы соң минем? Ул турыда уйлап та карамыйм, юләр!
Уйлап карагач, ул үзен, чынлап та, бик тиз туя башлаган кебек хис итте. Ләкин, андый-мондый авыруларга бирешмәс өчен таза булу кирәк дип, таза булу өчен нык ашарга кирәк дип, бирешергә теләмәде. Туйган төсле булуын сизгән саен, умырыбрак ашарга тотынды.
Гадәттә, тәлинкә ярым токмач белән туя торган иренең өченче тәлинкәне ялтыратуын күреп аптырашта калган хатыны әйтә куйды Газизҗанга:
– Ни булды сиңа, атасы, белеп ашыйсыңмы болай, күрмәгәндәй булып?
– Нәрсә? – диде Газизҗан, куркынып. – Әллә мин бүген күбрәк ашадыммы? Нормальный түгел бит ул, алай булса! Димәк, мин авырыйм. Шулай бит ул: кайбер кеше авырса ашый алмый, ә кайберәүләр күп ашый башлый. Ятыйм мин, анасы, ятыйм!..
Урын җәелде. Газизҗан аспиринны йотты, култык астына градусник кыстырды да, үзен үзе бик нык кочаклап, өчкә бөкләнеп ятты. Хатыны аның өстенә калын сырган юрган япты. Унбиш минут үткәч, градусникны алдылар. Газизҗан, авыру кеше булгач, кузгалмый гына ятты, градусникны хатыны гына карады.
– Ничә градус булган? – дип сорады Газизҗан хәлсез генә тавыш белән.
– Куй, атасы, – диде хатыны, – синең үз авыруың түгелдер бу, берәрсе авырганга сырхап йөрисеңдер.
– Ничә градус дип сорыйм мин синнән! Эһ… эһ…
– Утыз алты да алты.
– Күрмисеңдер лә, машина рәтен беләсеңмени соң син?! Китер үземә! Эһ… эһ…
– Мә, алайса, үзең кара.
Газизҗан градусникны үз кулына алды.
– Утыз алты да алты икән шул. Нормальный булса, утыз алты да биш була түгелме соң ул?
– Бусы да нормальный инде, юкка борчыласың.
– Белеп булмый шул, бу градусникка ышаныч та юк. Әллә кайчангы градусник бит инде ул, искергән булуы да бик мөмкин бит аның. Сәгать тә бит әнә искерсә ялгыша башлый… Иртәгә үк яңа градусник алып кайтырга кирәк…
Шактый вакыт тыныч кына яткач, Газизҗан үзен бераз җиңеләйгән кебек хис итте.
– Әйткәндәй булмасын инде, анасы, – диде ул, – даруы килеште, ахры, йомшарып киткәндәй булдым. Шулай да минем өскә тагын берәр нәрсә яп әле. Сакланганны саклармын дигән бит…
Сырган юрган өстенә байковый одеял япкач, Газизҗан изелеп йоклап китте.
Таң алларында ямьсез тавыш чыгарып бастырыла башлады ул.
– Атасы, атасы, дим! Әйләнеп ят әле!
– Ә? Ә? Нәрсә? – диде Газизҗан, кинәт уянып. – Фу… Бу ни хәл? Шабыр тиргә батканмын лабаса мин! Төнлә тирләгәнмен бит, төнлә!..
Төнлә тирләү – туберкулёз билгесе дип ишеткәне бар иде Газизҗанның. Аның куркудан йөрәге дөп-дөп тибә башлады. Маңгайлары, күкрәкләре салкынаеп киткән кебек булды. Тукта әле, берәр җирем авыртмый микән дип, үзен үзе ишетергә теләгән төсле тын калды. Авырта шул. Әнә… Әнә күкрәгемне чәнчеп-чәнчеп ала. Оһһо!.. Оһһо!.. Йөткертә дә башлады… Оһһо!.. Барам, тизрәк таң гына атсын. Духтырга барам!
Һәм ул иртүк торып, үз урамнарындагы клиникага юнәлде. Эш сәгате җиткәнче приёмда да булып өлгерде.
Чәче шактый агарган булса да, төскә-биткә яшь, таза чырайлы доктор аны шактый нечкәләп карады: күкрәген дә тыңлады, аркасын да тыңлады, җилкәләрен дә тыңлады, кабыргаларын да тыңлады: тын алдырып та тыңлады, тын алдырмыйча да тыңлады… Кыскасы, торба белән тыңлау кирәкме, чүкеч белән дөпелдәтү кирәкме, караватка яткырып әвәләү кирәкме, камыр баскан кебек корсагын баскалау кирәкме – берсен дә калдырмады инде. Ахырда киенергә кушты һәм шактый көләч, шаян чырай белән Газизҗанны тынычландырып куйды:
– Юкка борчылгансыз, бик күп булса, әз-мәз салкын тигән булгандыр. Куркырлык бернәрсә дә юк. Сиксәнгә хәтле дәвалану турында уйлап та карамаска мөмкин сезгә. Рәхәтләнеп эшләгез.
– Ярый, рәхмәт, – диде Газизҗан, – югыйсә бик курыккан идем.
– Куркыр урын юк, хушыгыз…
Шулай итеп, Газизҗан ярыйсы гына кәефләнеп килеп чыкты. Ләкин бу хәл озакка бармады. Яхшы кәефенә бик тиз тап төшерделәр аның. Әле генә үзе белән бергә сөйләшә-сөйләшә чират көтеп утырган авырулардан берсе туктатып сорады бит:
– Йә, нихәл, нәрсә тапты? – диде.
– Таза дип әйтә, – диде Газизҗан шактый кәефле чырай белән.
Теге авыруның йөзенә ачыган чырай чыкты. Тирән өметсезлек күрсәтеп, кулын селкеп куйды.
– Белмиләр монда-а-а, белмилә-ә-әр, – диде ул. – Бесплатно караган җирнең рәте буламыни аның! Менә түләүле клиникада шәп, диләр, ичмасам. Мердиянов дигән бер профессор бар, ди. Бер аягы кабергә кергән кешеләрне дә циркта көрәшерлек итеп чыгара, ди, инде. Эләгү кыен, ди, шул аңа. Унбишәр көн чират торалар, ди, үзенә…
Газизҗанга тагын җитә калды бу. «Ах юләр, юләр, – диде ул үз-үзенә. – Миннән дә беркатлы юләр булмас! Уйламыйм да бит. Чын шул, бесплатно караган эшнең ни рәте булсын соң?.. Бернәрсә юк, имеш. Төн уртасында шабыр тиргә батып уяну! Күкрәкне чәнчү алу! Йөткерү! Бер дә юкка гына буламы соң? Ах юләр, юләр!..»
Аның күкрәге яңадан чәнечә башлаган кебек тоелды. Әле генә ягымлы булып күренгән ак чәчле, яшь чырайлы доктор хәзер аның каршында берни белмәгән малай булып калды… Утыра бит лыгырдап. Төсендә үк духтырлык юк. Духтыр кеше шулай көлеп тора димени, авызын ерып. Күзлеге генә дә юк бит, ичмасам. Бер порошок язып бирергә дә кулыннан килмәгәч, ни пычагыма дип йөргән була икән, адәм актыгы… Хәер, теләсә кемне потсыз кабул итәргә рәтле кешене җибәрәләрмени…
Шул минуттан башлап аның күңеленә профессор исеме кереп утырды… Мердиянов, диде бугай, әйе-әйе, Мердиянов… Һичшиксез, Мердияновка барырга кирәк. Барам. Унбиш көн йөрсәм йөрим, барам! Күпме сораса да жәлләмим. Акча кыйбат түгел, баш кыйбат! Әйе, Мердиянов… профессор…
Газизҗан шул ук көнне кич түләүле клиникага китте. Унике сум акча түләп, эчке авыруларны кабул итүче профессор Мердияновка чиратка язылды. Теге кеше дөресен әйткән икән: Мердияновны чыннан да унбиш көнгә якын көтәргә туры килде.
Бу унбиш көн эчендә Мердиянов турында ниләр генә ишетмәде ул!.. Мердияновның кодрәтенә бирешмәгән авыру дөньяда юк икән. Хәтта ул үлгән кешене дә, суынып җитмәгән булса, терелтә икән. Тик аңа чират бик зур булганга күрә, күрсәтә алмый калалар икән. Мердиянов янында бер булган кеше, башка духтырларны бар дип тә белми икән. Бер хатын әйтә икән, ди, әгәр дә, дип әйтә икән, ди, дөньяда профессор Мердиянов булмаган булса, мин авырып та йөрмәс идем, дип әйтә, ди. Ни өчен дип әйтеп әйтсәң, дип әйтә, ди, аның кебек дәвалаучы булмаса, авырып йөрүдән бер мәгънә булмас иде, – дип әйтә, ди…
Чынына караганда арттырылганы күп булган, вакыт-вакыт мәгънәсезлектә чиктән ашып киткән шундый хәбәрләр тәэсире астында профессор Мердиянов Газизҗан каршында бер кәрамәт иясе булып күтәрелде. Ул биргән даруларының шифасы тиячәгендә әз генә дә шиге калмаган иде аның. Шундый гаҗәеп кодрәткә ия булган кеше каршына барып басу көнен көтә-көтә, ул үзенең авырткан җирләрен дә онытты.
– Кара син аны! – дип уйлап куя иде ул кайчакта. – Әллә авыруым ул профессорның исеменнән үк куркып кача микән?..
Түземсезлек белән көтелгән көн килеп җитте. Газизҗан, бик яхшылап мунча кереп, чиста бельёлар киеп, түләүле клиникага килде. Ул килгәндә икенче номерлы авыру кереп киткән иде инде. Газизҗанның номеры бишенче. Үз номеры җиткәнче ул профессорга әйтәсе сүзләрен күңеленнән барлый торды. Нәрсә әйтергә соң? Хәзер инде аның, үч иткән төсле, бер җире дә авыртмый иде. Тик бераз каушау гына бар. Йөрәге гадәттәгегә караганда катырак тибә бугай. Тик аның зарланган нәрсәсе ул түгел бит. «Тукта, иң башлап кай җирем авырта диярмен соң? Менә, шайтан алгыры… Хәер, яхшы профессор булгач, ул кай җирең авырта дип сорап та тормас. Әйе, үзе табар. Күзгә карау белән белә, ди, бит ул…»
– Бишенче номер кемдә? – диделәр.
– Ә? Ә? – диде Газизҗан, каушап. – Әйе, миндә…
Кабинет ишеген ачып керү белән, күзләрен зур ачып, аптыраган хәлдә катып калды ул. Аның каршында әлеге, Газизҗанга күптән таныш булган, ак чәчле, яшь чырайлы, теге клиникада теләсә кемне түләүсез кабул итеп ята торган һәм Газизҗанга бер порошок язып бирергә дә кулыннан килмәгән «адәм актыгы» утыра иде.
– Рәхим итегез, якынрак килегез, – диде ул Газизҗанга, ачык чырай күрсәтеп. – Нәрсә әйтерсез. Нәрсәдән зарланасыз?
– Миңа профессор Мердиянов кирәк иде, – диде Газизҗан.
– Мин булам ул профессор Мердиянов, рәхим итегез. Сөйләгез…
Газизҗан ни дияргә дә белмәде. Бу минутта аның зиһене таралган иде.
1941