Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 30

Yazı tipi:
IV

Ул туңган тәрәзәләр аркылы якты шәүләләре чагылып кала торган фонарьларга игътибар итте, һәм ул шунда ничектер бүген аңа бөтен нәрсә дә бүтән төсле булып күренүен сизенеп сәерсенеп китте. Кинәт кенә аңа инде бик озак утырып барган кебек тоела башлады.

– Бу ни хәл, – диде ул, – әллә, уйланып бара торгач, төшәргә онытып, кире борылып киткәнменме? Алай дисәң, юк, халыкның төшеп беткәне юк. Ә нигә болай бик озак? – Ул, тәмам шикләнеп, бик мәшәкатьле эш булса да, калын кышкы киемнәр астында калган чалбар кесәсендәге сәгатенә тыгылмый булдыра алмады. Сәгатен карагач, аның чәч төпләре кымырҗып китте (хәтта, әгәр дә башында бүреге булмаса, чәчләре үрә торды дияргә дә булыр иде), чөнки сәгать сигез тулып килә иде.

– Бу ни хәл, – диде Әхмүш, утырган урыныннан сикереп торып, – кайчан барып җитәбез соң без соңгы остановкага?!

Аның болай ярсуыннан курыккан сыман, трамвай туктый да башлады. Кондуктор да, нәкъ аңа җавап биргән төсле итеп:

– Килеп җиттек, – дип куйды, – шуннан ары китми. Кире борыла.

Әхмүш, бер минутны да әрәм итмәс өчен, мөмкин кадәр тизрәк чыгарга тырышты. Кемнәрнедер ачуландыра-ачуландыра, тыгызланып, төртешеп, алга – ишеккә омтылды.

Ләкин бу ашыгу гына эшне төзәтерлек булып чыкмады. Трамвайдан төшүгә, Әхмүш беравык акылын башына җыя алмыйча миңгерәүләнеп торды.

– Акылдан шашаммы икән әллә мин? – дип, чын-чынлап шикләнеп куйды ул. Бу коточкыч тойгының дәһшәтеннән аның тәннәре эсселе-суыклы булып китте. Ул килеп төшкән җир яп-ялангач кыр иде. Алда – шактый еракта бик күп булып электр утлары күренә, уңда да, шулай ук арт якта да еракта-еракта күренгән электр утларыннан башка нәрсә юк.

Әхмүш, шактый вакыт аптырашта торганнан соң, үзенең иң ышанычлы якын дустына үпкәләгән кеше сыман, «нишләттең син мине?» дигән чырай белән әле генә үзе утырып килгән вагонга борылып карады. Ул арада вагон түгәрәк ясап кире борылган да нәкъ маңгае белән Әхмүшкә төбәлгән, ә маңгаенда, Әхмүшне гаҗәпләндереп, «2» ле номеры түгел, «5» ле номеры балкып тора иде. Әхмүш, үзенең нинди хәлдә калуына хисап биреп тормастан, тизрәк кире борылып кайту өчен, вагонга йөгерде. Ләкин, ул килеп җитүгә генә, тоткасыз ишекләр, Әхмүшне мыскыл иткәндәй, шап итеп ябылдылар да, вагон кузгалып та китте.

Әхмүш, ерагая барган вагон артыннан бик-озак карап торганнан соң, тирән көрсенеп:

– Бишенче номер?! – дип куйды.

Үзенең шушындый ахмак хәлдә калуына гарьләнү белән бергә, аңарда бу көтелмәгән яңалыктан канәгатьләнү тойгысы да кузгалды. Трамвай юлының икенче ягында тезелешеп торган өчәр катлы яңа йортларны күргәч, аңа тагын да күңеллерәк булып китте. Ул арада аның янына трамвай көтүче кешеләр җыела башлады. Әхмүш аларга нинди генә сорау бирмәсен, үзенең һәр соравына күңелне күтәрә торган, шатландыра торган, Казан кешесе буларак, аны горурландыра торган җавап ала иде…

Ул сугышта йөргән елларны аның хатыны шәһәрдән читтә, ерактагы бер урман буенда бәрәңге чәчкән иде. Әхмүш сугыштан кайткан елны хатыны белән бергәләп ул җиргә үзе дә барган иде. Бик ерак иде ул җир: бара-бара, барып эшләгәннең соңында, кайта-кайта тәмам күзләре тонып беткән иде… Менә хәзер Әхмүш шул җирләргә килеп чыккан икән. Күптән инде шәһәр үзәгеннән Мамадыш трактына кадәр яңа трамвай юлы уздырылган икән, монда да нәкъ икенче линиядәге шикелле матур яңа вагоннар йөри икән. Берничә километрга сузылган бу юл буйлап яңа йортлар, яңа тораклар күтәрелә бара икән. Ул алда күренгән утлар яңа салынып ята торган зур клубның утлары икән. Озакламый бу җирләр гөжләп торган шәһәр уртасына әвереләчәк икән…

Трамвай көтүче пассажирлар Әхмүшнең, бу яңа салынган юлны белмәве аркасында, шулай кызык хәлгә калуын күргәч, тагын да дәртләнебрәк сөйләргә тотындылар.

Казан трамваеның инде Кокушкино посёлогына кадәр йөри башлавын әйттеләр. Соңгы ике ел эчендә Ленин районындагы Караваево посёлогыннан Свердлов районының чигенә кадәр троллейбус салынып, ул юлда берсеннән-берсе комфортлырак 35 машина йөрүе өстенә тагы шәһәр үзәгеннән Киров районына яңа троллейбус юлы салынып ятуы турында белдерделәр.

Сүздән сүзләр чыга барды. Соңгы өч ел эчендә шәһәребездә дистәдән артык яңа мәктәп салынуы турында да белде Әхмүш; шәһәрдәге предприятиеләр тарафыннан салынган торак йортларның гына да исәбенә чыгарлык түгел икәнлеген ишетте. Яңа көтепханәләр, дәвалау йортлары турында сөйләделәр. Казан завод-фабрикаларының эшләп чыгарулары ничек үсүен әйтеп мактанучылар да табылды. Әхмүш бик яратып ала торган кондитер товарларының хәзер, моннан өч ел элек булганга караганда, дүрт тапкыр күбрәк эшләнүе турында да әйтелде.

– Ә яңа ачылган магазин һәм ларёкларның саны күпмегә җитә, беләсеңме? – диде берәү, үзе шунда ук җавабын да биреп куйды тагы: – Йөз алтмыш алты…

Кыскасы, һәркем үзе белгәнне әйтеп калырга тырыша иде.

Мондый яңалыкларны ишетү Әхмүшнең адашып йөреп, өенә кайтырга кичегү кайгысын күңелле көлкегә әйләндерде. Сафа дустына сөйләргә бик кызык хәбәрләр бит!.. Тукта, бу ни?..

Әхмүшнең күзләре трамвай көтүче төркемгә яңа гына килеп кушылган бер чибәр ханымга төште. Юк, ханымның мөлаем йөзенә түгел, менә дигән кара-көрән төлке тиресен тураклап, якаларына, җиң очларына, хәтта чабу читләренә дә мех тотып тегелгән затлы пальтосына да түгел, ә ханымның кулындагы кәгазь капчыкка төште аның күзләре: төбе очлы итеп эшләнгән кәгазь капчыкның киңәеп килгән авызыннан эре-эре, кызыл-кызыл алмалар күренеп тора иде…

Тукта. Кайдан тапкан ул мондый шәп алмаларны?! Монда магазин да бармы әллә югыйсә?.. Нишләп булмасын, бар икән шул. Яңа магазин барлыгын белгәч, Әхмүш аңа кереп чыкмый түзәме соң?! Трамвай ул килер дә китәр, китәр дә тагы килер… Шушы кадәр җиргә килгәч инде… Кичегәсе барыбер кичегелгән. Аның каравы Сафага сөйләргә никадәр күңелле яңалык… Сафага гына да түгел…

1950

Кысыр хәсрәт

1. Кыз бала анасы

Кыз бала анасы булу бик сәер икән ул. Белмим, бүтәннәр ничектер, әмма мин, әллә инде үзем утыз бишкә кадәр иргә чыкмаганга, кызым биләүсәдә чагында ук аны кияүле итү турында хыяллана башладым. Кызым үскән саен, шул хыялым да үсә барды. Хыял дигәч тә, мин үзем болай кысыр хыял кешесе түгел. Чарасына да керештем. Приданга кирәк булыр дип, тегесен-монысын алып куйгалый торырга булдым. Инде кыз булгач, әтисе белән дә аяк терәбрәк сөйләшә башладым. Әтисе дигәннән, әтисе, илленең теге ягына чыккан кеше булса да, болай дөнья көтү өчен ярарлык кеше иде, мәрхүм. «Һөнәр» артелендә ат йөртүче булып эшли иде. Эшендә дә яраттылар үзен, яманлар хәлем юк, өйгә дә акчаны әз алып кайтмый иде. Иргә чыгуыма бер генә ел булса да, бик яшь кеше булмагач, тартынып тормадым, әйбәтләп кенә тегү машинасы алдырдым үзеннән, менә дигән ак самовар алдырдым. Әйдә, янәсе, берсе дә әрәм буласы түгел, үз кызыбызга кала.

Әтисе мәрхүм булган вакытта, Гөлбикәм ун яшендә иде инде. Ятим бала диярлек итмәдем. Мин үзем дә һөнәрсез кеше түгел. Артельдә эшләү өстенә өйгә алып кайтып та тегү тегә башладым. Кара көнгә дип, картым исән чакта җыйган запасымны да һаман өсти бардым. Үземнән бигрәк, шул кызым өчен тырышам инде. Шуны адәм арасында күрекле итәсем килә. Дөресен генә әйткәндә, үзем шикелле, утыз бишкә кадәр кыз килеш йөрмәсен дип куркам.

Тик кызым үземә ошамады. Кыю булды, менә дигән итеп һөнәр мәктәбен бетереп чыкты инде. Заводка эшкә кереп тә өлгерде. Тот та кияүгә бир, урыны гына чыксын. Йоклап яткан чакларында озак-озак карап торам үзенә: шундый таза, шундый матур, миңа калса, сокланып туя алмаслык кыз да бит, егетләр күзенә ничек күренә торгандыр? Ай-һай, дим, матурлыгы белән бик алдыра алмас шул. Кемгә охшап ул тикле матур булсын соң? Кияү күзе төшерү өчен, янына байлык та кирәк булыр…

Ә кызым үзе бу турыда уйлап та бирми. Әйтеп тә карыйм үзенә. Әйтәм дигәч тә, егет турында уйла дип үк әйтмим инде, дөнья көтәргә генә өйрәтмәкче булам. Беркөнне шулай эштәй кайткан да китап укып утыра. Әллә нинди машина сурәтләре төшкән китап, русча китап. Карап торам, шундый бер эшлекле чырай үзендә, әллә ни кыра диярсең. Бөтенләй дөньясын оныткан. Күңелемнән жәлләп торам үзен. Кыз бала бит. Бәхете кеше кулында. Ипләп кенә үземчә үгетләргә тотындым мин моны.

– Кызым, – мин әйтәм, – һәркем үзен үзе кайгырта. Китап укып утыру ярый торган эш анысы. Заводта эшләвең дә әйбәт, тамагың ач, өстең ялангач булмас, әлбәттә, – дим. – Тик дөнья аның белән генә төгәлләнми бит…

– Нәрсә әйтмәкче буласың син миңа, әни? – ди.

Шул соравы белән аптырашта калдыра бит үземне. Чынлап та, нәрсә әйтмәкче булам соң мин аңа?

– Ни бит, кызым, – дим, ык-мык итә башлыйм инде, – дөнья көтү турында кайгыртырга кирәк, дөньяң бөтен булса, бар да була. Кеше матурлыкка гына карамый…

– Үтерсәң дә аңламыйм, әни, – ди. – Нәрсә кирәк соң сиңа?

– Әллә ни кирәкми анысы, үзем исән чакта хур булмассың булуын, – дим. – Тик менә бер дә өй җанлы түгелсең, шунысына борчылам. Тегене-моны тегәр идең, чигәр идең дигәндәй. Менә мин, һөнәрем булгач, үзеңә дә сер түгел, җефәген дә киясең, йонын да…

– Ә минем һөнәрем юкмыни? – ди. Станокта эшли белүен әйтә инде.

– Анысы бер хәл, мин әйтәм, анысы әйбәт. Исән-сау чакта, яшь чакта, заманалар әйбәт кенә торганда беленмәс тә ул. Дөнья булгач, төрле вакыт була. Башлы-күзле буласың да бар. Кара көнеңне дә уйларга кирәк.

– Юк инде, әни, – ди бу. – Син минем заводка булган мәхәббәтемә тел тидермә. Нинди кара көн турында уйлыйм мин? Ил өстенә, завод өстенә кара көн килә икән, мин үз өемә бикләнеп кенә аңардан котыла аламмыни? Ил өстенә кара көн килмәсен, менә шуның өчен тырышырга кирәк. Минем бөтен бәхетем хәзер шул заводка бәйләнгән. Эшләсәң, кадерең бар. Хәзер бездә гади эшче дә, күңел биреп эшләсә, инженер белән бер дәрәҗәдә кадерле.

– Андыйлары да бардыр барын, – дим. – Дөнья булгач булыр. Тик ул һәркемгә эләгәмени. Анда да шул, агай-эне, дус-иш дигәндәй…

– Бер дә алай түгел, – ди кызым. – Әнә Илдус! Нәрсәсе бар? Кеме бар?

– Илдус? Нинди Илдус?

– Эшче. Токарь. Беркеме юк. Япа-ялгыз бер егет. Хәзер инде үзен бригадир иттеләр…

«Япа-ялгыз! Егет!» Ана күңеле дигән нәрсәне беләсез, бик нечкә була бит ул. Нәрсәдер сизенгәндәй булдым.

– Тукта әле, – мин әйтәм, – кызым. Япа-ялгыз дисеңме? Егет дисеңме? Кем белән тора соң ул?

– Иптәшләре белән.

– Кайда тора? Иптәшләре кем?

– Үзе кебек егетләр – эшчеләр. Гомуми торакта торалар.

– Ә син аны кайдан белдең?

– Үзе сөйләде.

Күз алдыма менә дигән, урта бармак кебек бер кияү килде дә басты инде. Үзе турында кыз кешегә шуларны сөйләп торгач, зерәгә генә булмый инде ул. Нечкәләбрәк сорашасым килә – куркам. Нәрсәнедер килештермәс кебек, эшне бозармын кебек. Яшьләрне аңлау бик кыен бит ул. Күңелемдәген сиздермәс өчен, битәрләгән булам тегене:

– Сез соң шулай эштә үзегезнең өй хәлләрегез турында сөйләшеп утырасызмыни? – дим.

– Ә эштән кайтканда? Ә ял сәгатендә? Ул әле мине үзе белән бакчага да чакырган иде. Кинога…

Йөрәгем тибәргә үк тотынды.

– Ә син нәрсә дидең?

– Бармыйм, дидем. Нишләп йөрим мин аның белән икәүдән-икәү?

«Әй, аңгыра бәрән, мин әйтәм, күңелемнән генә. Барып кына да калмаска, үзен кунакка чакырырга кирәк иде» димәкче булам. Ярамас кебек… Ул арада капыл гына бүлмәбез бик бәләкәй булып күренә башлады. Дөрес, үзебезгә бик ярап тора иде. Ике тәрәзәле якты гына бер бүлмә. Үзенә күрә кухня кебек бер алгы бүлмәсе дә бар. Үзебезгә генә булса, бик шәп иде. Ә кияү кертергә кирәк булса… юк, кечкенә. Кеше кызыгып килерлек түгел. Хәзерге егетләрне бик назлы диләр…

Өстәвенә урамы тагы… Болак буе. (Хәзер менә ал да гөл итеп куйдылар да бит, ул вакытта кем белгән аны…)

Шул көннән башлап бер уй төште бит башыма: әйбәт квартирабыз булса, кызга кияү табу җиңелрәк булыр иде, дим. Табарга кирәк. Мәшәкатьле эш тә бит, ни хәл итәсең. Үзең кайгыртмасаң булмый. Кыз кеше үзе ни белә соң ул? Ике дөнья – бер морҗа аңар. Беләбез, баштан үтмәгән хәл түгел…

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга дигәндәй, чарасына керешкәч табылды тагы: алыштым. Кызның да бәхете бар, күрәсең. Шәһәрнең нәкъ уртасында Бауман урамында. Зур йорт та түгел болай. Яңа йорт та түгел. Шулай да иркен генә бер бүлмә. Ширма белән бүлеп, ике бүлмә итеп тә була. Кирәк икән, өч ит. Кухня кебеге дә бар. Йә, мин әйтәм, күңелдән генә, булды. Хәзер кияүне чакырып китереп күрсәтергә дә ярый. Үзем кыздан көн саен сораштыра торам инде. Эшең ничек бара да, фәлән. Теге Илдус дигән егет ничек? Бик каты бригадир түгелме? Бәйләнмиме?.. Кыз бер дә начар сүз әйтми тегенең турында. Яхшы эшли, ди. Шәп мастер, дип мактый. Тора-бара кыз минем сорашканны да көтми башлады. Кайта да шул: Илдус турында сөйләргә тотына. «Бүген мине Илдус әллә нинди яңа станокта эшләргә өйрәтте» дисенме. «Бүген Илдус мине үз урынына калдырып торды» дисенме. «Бүген Илдусны бүләкләделәр» дисенме. «Бүген Илдусның доклады» дисенме… Таба инде шунда. «Бүген без әллә кем бригадасын ярышка чакырдык» ди. «Илдус әйтә…» дип сөйләп китә – туктатыр хәл дә юк…

Беркөнне бу кайтып керде, битен-башын, дигәндәй, юды да сорамаганга-нитмәгәнгә әйтеп тора:

– Бүген мине Илдус тагын бакчага барырга чакырды, – ди.

– Ә син нәрсә дидең?

– Бармыйм, дидем.

«Ишкәнсең икән, мин әйтәм эчтән генә, менә ачык авыз». Ә үзенә сиздермим. Артык исем китмичә генә әйткән булам тегеңәр:

– Бәлки, ул яхшы ният белән чакыра торгандыр, – дим.

– Кайтырга ерак, дидем.

– Ә ул?

– Үзем озатып куярмын, дигән була.

– Ә син?

– Озатып килгәнеңне әни күреп калса, мин әйтәм…

Ай, бу кыз чактагы юләрлек!

– Күрсә соң, – мин әйтәм, – әниеңне бүре дип белдеңме әллә? Тешләр дисеңме?

– Оялмыйча, – дигән була.

– Адәм рәтле егет булса, яхшы ният белән йөрсә, аның ни ояты бар?

Кызым көлә.

– Аңарда нинди начар ният булсын? – ди.

Хәзер квартира булгач, мин дә иркенрәк сөйләшәм инде:

– Яхшы ният белән йөри торган булса, бакчагамы, киногамы, театргамы алып барасы килә икән, өеңә килеп алсын, өеңә китереп куйсын. Өйгә алып кер үзен, әйе, яхшы нияттә булса, миннән дә качып йөрмәс.

Гөлбикәнең үзенә дә шул гына кирәк булган, күрәсең. Бөтенләй җиңеләеп, көләчләнеп китте. Икенче көнне үк чакырып та кайткан. Ут чыккандай атылып-бәрелеп кайтып керде дә:

– Әни, – ди, – Илдус бүген безгә килә!

Әллә нишләп киттем. Күк капкасы ачылганны көткән шикелле каушап, кабаланып, Илдусны каршы алырга әзерләнә башладым. Әйтерсең инде менә кызымның да, үземнең дә бөтен язмышыбыз шул Илдус килеп китүгә бәйләнгән. Йә шунда өебез дә, үзебез дә егетнең күңеленә ошап калабыз да бәхетле булабыз. Йә егетнең күңелен кайтарып, аны үзебездән биздерәбез дә, яңадан безнең өчен бәхет ишеге бер дә ачылмый…

Ә Гөлбикәнең артык исе китмәгән була. Мин алып-биреп хәзерләнәм: агач мае сөртеп, буфет шкафын ялтыратып куйдым. Самоварны агартып, күз алдына чыгарып утырттым. Аш өстәленә өр-яңа клеёнка җәйдем. Сандыкта гына саклана торган челтәр пәрдәләр дә, челтәр япмалар да чыкты. Карават өсләрендә дә, мендәр өсләрендә дә, тәрәзәләрдә дә челтәр. Тегү машинасын да күзгә бәрелә торганрак урынга алып, өстенә чигүле япма каплап куйдым. Гөлбикә көлә:

– Нигә шулкадәр тырышасың, әни? – ди. – Кем дип беләсең син Илдусны?

Шулай дигән була, ә үзе, ашыга-ашыга, ефәк күлмәген үтүкли.

– Ярар, – мин әйтәм, – кем булса да, гаеп итеп китмәсен. Тәмле генә итеп чәй эчерергә дә кирәк булыр үзен. Әллә кибеткә чыгып керәсеңме? – дим.

– Китсәнә, – ди Гөлбикә. – Әллә шуны чәй эчеп утырыр дип беләсеңме?.. Соңгарак калып килсә, бәлки, әле ул өйгә дә кереп тормас. Театрга барышлый, мине алып чыгарга гына керә ич ул.

– Юк-юк, – мин әйтәм, – килгәч керми китмәс. Бер дә булмаса, юри эшең бетмәгән булып кыланырсың. Керер…

– Керер-керер, – ди Гөлбикә, мине тынычландырырга тырышкан кебек итеп әйтә. – Тик алай озаклап чәй эчеп утырмас дип кенә әйтәм.

Чынлап та, Гөлбикә әйткәнчә булып чыкты.

Бервакыт килеп ишек какты бу. Үзем кадерләп каршы алыйм дип сикереп торган идем дә, Гөлбикә миннән җитезрәк булып чыкты: үзе йөгерде. Кызым «әйдә, әйдә» дип, алып кереп килә, мин «әйдүк, әйдүк» дип, каршы алып торам. Чак-чак кына «әйдүк, кияү» дип ычкындырмадым, юләр. Хәер, ычкындырган булсам да, әллә ни зарары булмыйсы икән, тик үземә генә әзрәк ояты булса булыр иде.

2. Кызым сиңа әйтәм, кияү, син ишет

Егет килеп керү белән, өебезгә бөтенләй үзенә бертөрле яңа ямь кереп китте. Искиткеч чибәр егет дип әйтер идем инде мин аны, тик белмим, чынлап та шулайдырмы, әллә алай ук түгелдерме? Ни өчен дисәң, мин үзем егет кешенең ямьсезе барлыгын белмим. Җен алмаштырган гына булмаса, егетнең ямьсезе юк дип беләм мин. Ә мондый яшьләре турында әйтеп тә торасы түгел. Бигрәк яшь инде. Өстәвенә минем алдымда оялып, кызарып та тора. Бөтенләй бала диярсең. Өстендә менә дигән зәңгәр костюм, кепкасы да шундый ук. Галстугы, да бар. Ефәк.

Йөзе оялган булса да, үзе сер бирергә теләмәде, ахрысы. Кыю гына итеп исәнләште бу:

– Исәнмесез, Мәликәбикә апа, – ди.

Ә мин олы башым белән аңардан битәр оялып, каушап торам.

– Рәхмәт, бик исән, үзең исән-сау гынамы? – дим. – Уз түрдән, утыр. Чәй эчәрбез.

– Рәхмәт, чәй эчеп тормыйм, – ди.

Ул арада, егетнең тыйнаклыгын күреп, каушавым бетте. Кыюланып, гайрәтләнеп киттем.

– Эчми теге, – дим. – Башлап өебезгә кергән көнне чәй эчми чыгарга ярыймы соң!

Егет тә, йөзендәге кызыллыгы китмәсә дә, ык-мык итеп тора торганнардан түгел.

– Зарар юк, Мәликәбикә апа, – ди. – Башлап керү азаккы керү дигән сүз түгел бит, – ди. – Тагын килермен әле.

Кара син аның акыллылыгын! Бер-ике авыз сүз әйтте, шуның белән әллә ничек бөтенләй үз кеше булып күренә дә башлады. Мин дә күптәнге танышым белән сөйләшкән кебек сөйләшергә тотындым. Кызым турында сорашам:

– Гөлбикә ничегрәк эшли соң? – дим. – Бригадиры булгач, сиңа күренәдер инде?

– Эш ягыннан сүз әйтерлек түгел түгелен дә… – диде бу. Диде дә, серле итеп тукталып тора. Кырын гына күз салып, Гөлбикәгә карый. Үзе тагын шунда, мутланып, миңа күз кысып ала. Янәсе, юри шаяртып сөйли, янәсе, Гөлбикә моңа ни әйтер?

– Әйтеп бетер инде, алай булгач, – дим. – Кайсы ягы ярамый?

– Эш ягыннан сүз әйтерлек түгел, – ди егет, көрсенгән булып. – Тик менә сүзне тыңламый.

Сизеп торам, мутлана. Ә Гөлбикә аның тел төбен күптән аңлап тора икән.

– Йә-йә, Илдус, әни алдында алай бик телеңә салынып китмә, – ди. – Нишләп тыңламасын, менә бүген тыңладым бит.

– Бетте алай булса, – ди егет. – Болай булгач, әниеңә әйтмим инде, – ди. Ә үзе, миңа борылып, һаман сөйли. – Югыйсә менә, Мәликәбикә апа, кызыгыз бигрәк мәрхәмәтсез: бакчага чакырсаң да бармый, кинога чакырсаң да…

Шаянлыгын кара син аның! Болай булгач, нигә миңа да шаярмаска?

– Кыз кеше шулайрак булыр инде ул, – дигән булам. – Өеннән килеп алсаң, өенә китереп куйсаң, әнисенең дә күңелен тапсаң тыңлар…

– Мин анысына рад кына инде, – ди теге. – Моннан соң көн дә киләм…

Гөлбикә аны төзәтеп куя.

– Җыелышка бармасам диген, утырыш булмаса, киңәшмә булмаса диген, – ди.

– Анысына аптырамагыз, мин вакыт табармын, – ди егет.

Ул арада Гөлбикә белән чыгып китәргә дә җыеналар.

– Ай, – мин әйтәм, – бигрәк тиз булды, – дим. Үзем, ничек тә сүз җае китереп, егетнең колагына күбрәк ишеттерәсем килә. Кызым, сиңа әйтәм, киявем син тыңла дигән кебек инде. Гөлбикәгә карап сөйләнгән булам: – Зәңгәр крепдешиныңны кисәң матуррак булмас идеме? – дим. – Лутчы бәрхетен киясең калган, – дип куям тагын, – җәй булса да, кичен салкын булуы бар.

– Юк ла, шушылай әйбәт.

– Аягыңа да кич белән кара лаклы туфләңне кимәгәнсең икән, – дим…

Инде, күрә белә торган күзе булса күргәндер, ишетә белә торган колагы булса ишеткәндер. Тырышкан чаклы тырыштым. Иллә мәгәр болай үзен тотышына караганда, бүлмәбезгә дә, бүлмәдәге җиһазга да, кызның киемнәренә дә бер дә игътибар итмәгән шикелле тоелды. Йә чынлап та исе китми, йә бөтенләй нарасый. Ул турыда әле бернәрсә дә аңламый.

Тора-бара беленде: чынлап та, йорт-җиһазга, кием-салым запасына исе дә китми, ул турыда аңламый да торган кеше булып чыкты. Гөлбикәнең ризалыгы гына кирәк икән аңа, өсте-башы фәкыйрь булса да, бөтенләй торыр урыны булмаса да, аласы икән кызны. Юкка гына өтәләнеп йөргәнмен.

Өйләнештеләр. Балалары булды. Һаман икесе бер заводта эшлиләр. Акчасын да ярыйсы табалар. Кыскасы, яхшы торалар. Хәтта пар сандугач кебек сайрашып торалар дисәң дә була.

Шулай булгач, теләгемә ирештем, күңелем тынычланды дияргә дә булыр иде инде дә, юк, ана күңеле тынычлана белми икән ул. Белмим, бүтән кеше ничектер тагы, ә мин, әйтергә дә оят, кызым белән киявемнең артык яратышып торуларына карап борчылам. Бигрәк яхшы торалар бит. Борынгылар әйтмешли, үтә кызыл тиз уңмагае иде дим, үкенечкә булмагае дип хәсрәтләнәм. Хәсрәтләнергә дә урыны бар кебек. Өй эшләре турында, дөнья көтү турында бигрәк бер дә кайгырта белмиләр бит. Исләрендә дә юк. Бар белгәннәре шул заводлары, эшләгән эшләре. Күңел ачулары дисәң – клуб та театр, кино да бакча…

Үзем гаепле. Үзем бозып бетердем. Миңа салыналар. Хәер, нужа күреп үскән балалармыни соң? Нәрсә беләләр алар? Бүген дөньялары төгәл булса, аларга шул җиткән. Гөлбикәгә әйткәннәремне кияүгә дә әйтеп караганым бар. Анысы да шул.

Аңламый, көлә генә.

– Завод исән икән, заводта эшләр шәп икән, минем тормышым да шәп дигән сүз, – ди. – Шуңа күрә мин дә, Гөлбикә дә бөтен көчебез белән завод интересы өчен тырышабыз, – ди.

– Әйе шул, – дип куя тегесе.

Белмим, әллә үзем дә аңлап бетермим микән?..

Шулай икеле-микеле йөри торгач, бервакыт озын колактан ишетәм: без торган өй урынына яңа йорт салына, имеш, ди. Зур йорт, ди. Безнеке кебекләрне сүтәчәкләр, имеш, ди. Җентекләбрәк сорашып белдем, дөрес хәбәргә охшый. Мехкомбинат салдыра, ди. Шундый план бар, ди. Булыр, нигә булмасын. Күз алдында бит: кая карама, анда яңа йорт салалар.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi:

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu