Kitabı oku: «Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну», sayfa 2

Yazı tipi:

– 12 яшкә… А монда 12 яшь генә түгел, шактый күбрәк.

– Күбрәк булса ни! Мине бу курткытмый. Никахтан соң без "воскресный брак" төзи алабыз.

– Ничек була инде ул?

– Син үзенең фатирыңда яшисең, мин үземнекендә. Атнага бер-ике мәртәбә синдә яки миндә сагынышып очрашабыз. Миңа шул җитә.

– Шулай дисеңме?

– Шулай дим.

Мин тагын уйга чумдым…

– Юк, җан кисәгем, алай булмас.

– Нигә? – Җәмилә миңа аптырап карап куйды.

– Син әле яшь, чибәр хатын. Тәүбә итсәң, Ходай гөнаһларыңны да кичерер дип уйлыйм. Иһ, кемдә юк ул гөнаһлар.

– Бәлки миңа да намазга басаргадыр?

– Ниятең булса.

– Кызым өчен бик күркам.

– Курыкма! Иманым камил, Аллаһы Тәгалә рәхимле, шафкатьле, ихлас күңелдән тәүбә итсән, кичерер. Тик туры юлыңнан читкә чыкма.

– Мин ант иттем.

– Рамиләдән читтәрәк торырга тырыш.

– Нишләп? Фахишә булгагамы? Ул бит минем ахирәткәем. Мин аны барыбер яратам. Җитмәсә, ул тиздән үләчәк.

– Син аны ничек сизәсең?

– Сизәм инде, – аның күзләрендә кабат яшел сихер уты балкыды.

– Ярый, үзең беләсең. Әйдә, без болай итик. Син теге төрек малае белән никахлаш. Аны начар кешедер дип уйламым. Сез әле яшьләр, сезнең әле уртак балаларыгыз булырга мөмкин. Ә теге гардинны мин да җүнләп беркетә алмыйм.

– Әй, гардинда мыни хикмәт… Мин аны ярсып, каударланып кына орышкан идем. Бәлки син хаклыдыр да. Дениз да еш шалтыратып тора, – Жәмиләнең яшел, сихери күзләре тагын ялтырап китте.

– Ярар, инде мин китим. Тик бер шартым бар.

– Нинди?

– Никахка мине дә чакырырсыз.

– Әлбәттә, рәхмәт сиңа, – дип елмайды Җәмилә, маңгаемнан үбеп.

Әй, ятсыз хатын…

Эпилог

Яшәгән, ди, борын-борын заманда бер суфи-остаз. Аның бик күп шәкертләре булган. Аның даны, шөһрәте бөтен дөньяга таралган, ди. Солтаннар да, падишаһлар да моның яныңа сөхбәтләшергә, киңәшергә килгән.

Бер төнне бу суфи төш күргән. Төшенә хур кызыдай бер матур, гүзәлләрнең гүзәле – Алтын Баш падишаһның төпчеге кергән. Шунда ук суфи аңа гашыйк булган, күзларенә багып мәхәббәтен аңлатасы килгән.

Шәкертләре, бара күрмә, хур булырсың, бик куркыныч, хәтәр эш, дип үгетләгән. Ләкин ул беркемнең сүзенә дә колак салмаган. Көнбатыш тарафларына сәфәр чыккан.

Күпме баргандыр – бер Алла белә. Ниһаять, Рум иленең башкаласына килеп җиткән. Менә теләгенә ирешергә дә берничә адым калган. Бик зур, бик матур, өч катлы сарайның балконында теге асылъяр басып тора икән. Сары чәчле, зәнгәр күзле сылу шул биеклегеннән барча җиһанга нур сирпеп, елмаеп карап тора. Тик суфины гына күрми чибәркәй.

Бер көн көтә суфи, ике, өч… көн.

Ниһаять, бервакыт моңа да елмаеп куя. Янына чакырып ала. Көлемсерәп тыңлый да, аңа шәригатькә сыймый торган эш куша. Шушы эшне башкарып чыксаң, мәхәббәтеңә ышанырмын, ди шаян кыз. Ул аңа дунгыз абзарын чистартырга боерган икән. Тик суфи озак та уйлап тормый: патша кызның бу шартын кабул итә. Көннәр буе дуңгыз абзарында мәш килә. Шулай итеп байтак вакыт үтә.

Көннәрдән бер көнне суфиның шәкертләре остазын эзләп таба. аңа сәлам бирәләр. Тик алар дунгызларны күргәч, "әстәгыфирулла! тәүбә! тәүбә" дип, остазларын ташлап, үкчәләрен ялтырата. Тик бер ышанычлы шәкерте генә остазы янында кала, абзар чистартырга булыша.

Көннәр үтә, патша кызына кияүгә чыгар вакыт җитә. Бик көяз, елгыр шахзадә дә табыла. Күрәсең, Чибәркәй бу яшь, кара мыеклы егеткә үзе дә гашыйк була. Түй көне билгеләнә.

Моны ишеткәч, суфи патша кызы катына хушлашырга килә. "Әйткәннәрең үтәлде, бәхил бул", – дип туган иленә кайтып китәчәген җиткерә.

Иртә Чибәркәй икенче көнне иртән торып караса, чынлап та, суфи урынында юк икән. Шул минутта күңелен сәер сагыш биләп ала, күзләреннән яшь ага башлый. Элек картрак күренгән суфи хәзер инде аңа бер тирә яшьтәге, матур гына егет кебек тоела башлый. Тик артыннан чыгып йөгерсә дә аны куып җитә алмый. Кайсы гына шәһәр базарына кереп, мосафирны күрмәдегезме, дип сорашса да, һаман бер җавапны ишетә. "Әй, Чибәркәй, ул суфи кичә генә монда иде, бүген иртүк юлга чыгып китте", – дигән җавап ишетә. Шул рәвешле бер кайда да очрата алмый ул эзләгәнен.

Бичара кыз әй кайгыра, кайгыра. Шулай кайгыга төшеп, көннәрдән бер көнне ахирәткә күчә.

Суфи исә яшәгән шәһәренә кайтып җитә. Шәкертләрен җыеп, бәйрәм ашы үткәрә. Моңланып сазында уйный. Теге иң ышанычлы шәкертен үз янына чакырып васыятьләрен җиткерә. "Мин бу дөньядан арыдым, ял итәсем килә. Урыныма менә шушы иң сабыр, иң тырыш ярдәмчемне калдырам. Аны мине яраткан кебек яратыгыз. Ул хәзер сезнең Остазыгыз", – дип шәкертләре белән хушлаша. Юк, суфи үлми.

Сазын чиртеп, әле озак еллар яши.

Патша кызы да үлмәгән икән. Аның эчке дөньясы үзгәргән. Ул тәүбә итеп, кыйблага юнәлеп, ислам динен кабул иткән. Теге шахзадәгә күяүгә чыккан. Бер-бер артлы балалары туган. Шулай бергә гөрләшеп гомер иткәннәр.

Раф Гази

Мәхәббәтә абыну

Пролог

Минем китабым – сихри, күп сораулар, татлы мизгелләр һәм авыр газаплар китергән мәхәббәтем турында.

Күңелемә сыймаслык хәлләр булды. Озак язмый тордым, язмамдыр, сөйләмәмдер, үземнең генә дә көчем җитәр кебек тоелды. Әммә көчем җитмәде шул: кешеләргә ишеттерәсем килә, җәмгыятькә җиткерәсем килә гайбәт өчен түгел, бер гыйбрәт өчен. Менә күңел авырым шул мәхәббәтәндер.

Аерылышканнан бирле көн дә яшь кипмәде күзләремдә. Көчем җитсә үләр идем, ходайга тапшырып. Беләсезме ни өчен, нәрсәдер мине тота яшәүдә, әллә бу көчсезлектән; әллә инде бер яхшы әхлак, әллә бер сәбәп, кешеләр өчен яшәү, – әни өчен яшәү!

Бу чынлап та язмыш булды. Минем сул кулда акыл сызыгы йолдыз шикелле 5 сызыкка бүленә. Ә ул, акылдан язу билгесе, дип әйтәләр. Тик менә уң кулда акыл сызыгы икегә бүленә. Ә андый сызык урысча әйткәндә “гибкость ума” – сыгылмалылык һәм хәйләкәрлекне аңлата диләр. Бәлки, ул мине коткарыр да.

Әйе, сиңа коткарыр? Психушкага әниең белән абыем салып куймасыннармы?

* * *

Бу мәхәббәтнең башлануы да көз көне иде. Бу очрашу 1 октябрь көнне булды. Гадәттә, язгы мәхәббәт бәхетле була диләр, ә көзге мәхәббәтне өзелеп төшкән саргайган яфрак белән чагыштыручылар да бар. Минем мәхәббәтем дә күктәге янып торган йолдызларны каплап, күкне урап алган бүген – иртәгә явам дип торган карлы болытлар чоры иде. Әммә каплый аламы соң бу көзге җил, көзге карлы яңгыр Казан шәһәренең мәдәният сарайларында залларны шыгрым тутырып татар җырын карарга килгән тамашачы күңелен! Соңгы 5 елда татар эстрадасы концертларының кызганнан – кызган чагы. Монда инде Салават та, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова концертлары турында сөйләп тә торасы юк. Салават август аеның буеннан буена җырлый. Июнь аенда Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловка халык чәчәк китереп бетерә алмый. Менә октябрьдә дә чираттагы Нәфкать Нигъматуллин концерт биргән көне иде.

Шушы көндә сәгать алтынчы яртыда безнең өйдә телефон шылтырый. Әнием телефонны ала, анда таныш булмаган тавыш ишетелә:

– Алло, исәнмесез. Сезнең кызыгыз Нурсиләме?

– Әйе.

– Ә мин Әнвәр. Кызыгыз өйдәме? Чакырыгыз әле аны телефонга.

– Ул өйдә юк бит әле. Ә сезгә минем кызым нәрсәгә кирәк соң?

– Ул кайчан кайта соң?

– Җиделәр тирәсендә кайтырга тиеш.

– Бик кызганыч, мин аны концертка чакырмакчы идем.

– Нинди концертка?

– Н. Нигъматуллинның концертына.

– О-о. Аның концертына бу вакытта билетләр сатылып беткәндер, дип әйтте әни кеше.

– Ә минем чакыру билетым бар. Алай булгач, мин телефон номерын калдырам, ул кайткач миңа шылтыратсын. Шуның белән аларның сөйләшүе тәмамлана.

Мин ул көнне музыка мәктәбеннән укытып кайткач, хорда җырлаган өчен шәһәрнең үзәгендә урнашкан университетка барып акча аласы бар иде. Кайтып керү белән, әни сөйләп бирде телефоннан Әнвәр исемле егет белән сөйләшүен.

Мин университетта укып йөргән гади бер кыз. Ике ай алдан егетләр белән танышырга теләп, интернеттан егетләр исемлеге белән таныша башладым. Һәм бер Әнвәр исемле егетне сайлап алып аның белән хат алыша башладык. Шулай бик озак интернетта танышып, хат аша сөйләшкәннән сон, Әнвәр белән очрашырга сүз куештык та очраштык, сөйләштек. Ул миңа бик үк ошап бетмәде, әллә нинди – селәгәй дә әйтеп булмый, тыныч темпераментлы егет булып чыкты. Аннан очрашырга теләк белгертмәде, мин үзем дә әзер түгел идем, шуңа күрә алдагы очрашуларга көнен билгеләмәгән идек. Кайчан җай чыга-алдагы көн нәрсә күрсәтер.

Ә бүген әнинең: “Кызым, сиңа бер Әнвәр исемле егет шылтыратты, сине, УНИКС концертлар залына Н. Нигъматуллинның концертына чакырды” сүзе мине бик аптыратты. Чөнки әни аңлавынча ул бик конкрет таләпле кешегә ошаган, ди. Әнинең аның сөйләшү рәвеше турында әйткән фикере мин интернеттан танышкан егетнең сөйләшү рәвешенә бик туры килмәсә дә, мин уйладым, бу Әнвәр, – дип. Ләкин икенче сиземләү тойгысы да бар иде, кире хис. Ул Әнвәр, алдан әйтеүемчә, кыюсызрак егет бит тоелган иде дә миңа. Шулай булса да, без әни белән киңәшләштек тә, әни абыйның телефонын биреп торды да, мин киттем очрашырга. Ә ул ахырда, мин интернеттан танышкан Әнвәр булып чыкмады. Сиземләү дөрес булып чыкты. Ул Син булып чыктың. Тик исемнәрегез бер булды. Син мине чынлыкта таптың һәм без карусельдә әйләнгән кебек тормыш ямендә бергә әйләндек. Үзебез дә тоймадык иң бәхетле чакларыбызны.

Мин соңга калып булса да, мәдәният сараена килеп җиткәндә, тамашачы тәнәфескә чыккан иде. Күтәрмәсеннән үк ул мине каршы алды һәм болай диде:

– Мин Әнвәр!

– Сәрвәр?! – кеше күп булганлыктан аңлашырлык итеп исемен ишетмәенчә калганнан һәм теге егетнең дусты дип уйлаганнан – Ә Әнвәр кайда? дип сорадым.

– Мин – Әнвәр. Әйдә киттек. Бәлки, бу язмыштыр? диде ул.

Минем күңелемә келт итеп бер вакыйга искә төште. Узган елны “Татар җыры” Пирамида мәдәни үзәктә үткән иде. Мин ул концертта булган идем. Һәм бу кешене мин инде шунда беренче тапкыр күргән кебек булдым.

Ә икенче тапкыр мин аны узган шимбәдә күргән идем. Җырчылар арасында “Барс- рекордс” татар җырына бәйге үткәргәннәр. Мин шунда катнашкан идем. Ә ул жюридә утыра иде. Ә алар катнашучыларга әйтеп җибәргәннәр иде, телефоннан без сезне чакырырбыз, дип. Минем менә шуның нәтиҗәсен көтеп йөргән чак. Җыр белән мавыккан чагым иде бу. Әй, мин җыр белән бөтен гомере буена мавыгучылар санындадыр.

– Ярар, әйдә, дидем мин, карышмыйча гына.

Менә шундый ике төрле уй башымда чуалды.

Ишекләрдән кергәндә, әлегә яшь тә, атаклы да кеше белән бергә хатын очрады юлыбызга, алар чыгарга җыендылар. Әнвәр шул дустына әйтте: “Беренче партиясе китә, икенчесе хәзер керә”. Мин инде уйладым, болар безне – кызларны тормышта сынап карыйлардыр диеп. Ләкин сынап карау дигән төшенчәне әле аңлап бетермәгән идем.

– Ә син ничек шулай курыкмыйча килдең? – дип сорады ул миннән.

– Минем Әнвәр исемле бер егет – танышым бар. Без аның белән интернеттан таныштык, әле бер очрашып, башка очрашмаган идек. Мин уйладым ул Әнвәр дип, шуңа килдем аның белән очрашам, дип.

– Ә-һа, димәк, кыюлык. Син бер нәрсәне дә югалтмадың, рисковать итсәң дә, минем күңелемне юатып җибәрде.

– Ә миңа синең әниең әйтте сине телефонсыз дип.

– Миңа аны кайчакларда абый бирә.

Икенче күренеш башлануга без аның белән залга кереп утырдык. Җырчының җырлары берсе дә истә калмады.

– Сиңа ничек бу Н. Нигъмәтуллин җырчы? – дип сорады ул, беләсе килеп минем фикеремне.

– Ә… болай… ярыйсы ла, дидем мин, артык игьтибар итмичә. Чөнки мине инде андый концертлар белән генә шаккатырып булмый. Нинди генә булсам да, мин әле музыкант.

Yaş sınırı:
18+
Litres'teki yayın tarihi:
24 temmuz 2020
Yazıldığı tarih:
2020
Hacim:
38 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-532-04727-3
Telif hakkı:
Автор
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu