Kitabı oku: «Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну», sayfa 3

Yazı tipi:

– Синең фамилияң Абдуловмы? дип сорадым мин аннан. Чөнки жюри әгъзасы нәкъ Абдулов исемле кеше булган һәм мин аны аңа охшаттым.

– Юк, Хабибуллин, – диде ул.

Бер сүз дәшми югалып калдым һәм концертны тыныч кына карап утырдым. Чөнки мин уйладым – ул жюриның сүзе үтүле әгьзасы дип. Концерт ахырында ул әйтте: Әйе, мин шул Абдулов булам. Ярый, димәк мин ялгышмадым.

Концерттан бергә чыгып киттек. Ул мине озата китте. Барабыз шулай, бер ресторанга керергә тәкъдим итте. Кердек. Ул сыра алды, ә мин бер стакан сок алдым. Акчаны ул түләде. Әзрәк утырдык та, чыктык. Ул мине озатып куярга булды.

– Беләм инде, кешеләрне сыныйсыз, дидем мин.

– Әйе, дөрес. Һәм ул миңа интернеттагы шәхси һәм эш адресын да бирде.

Безнең күңелләр очрашкан кебек булды. Бер- беребезне аңлаган кебек тоелды миңа. Без иртәгә сәгать кичке 5 тә очрашырга сөйләштек. – Әйдә, чәй эчеп чыгасыңмы соң? дип тәкъдим ясадым аңа. Аның шатланудан күзләре йөгерә башлады. Ул риза булды. Без мендек, ишекне әни ачты. Мин әйттем, без чәй эчергә килдек, дип. Ә әни: “Бүген соң инде, башка вакыт булыр әле”,– диде. Бу егетнең дә өенә кайтасы бар бит әле, транспорт туктар бит, диде. Чынлап та сәгать төнге 12 нче ярты иде. Әнвәр ничектер үзенең эченә йомылган кебек булды да, – ярый, мин киттем, – дип, чыгып та китте. Шул вакыт әниемнең шулай коры гына әйткән сүзеннән, мин коелып төштем. Гадәттә, ул һәрвакыт кунакчыл була торган иде. Мин сиздем Әнвәрнең үпкәләп чыгып киткәнен. Ә әнием ничектер аңлаган аның интернеттагы мин танышырга сүз куешкан егет түгел икәнен. Әнвәр турында әнинең беренче калган тәэсире: кепкасын күзләренә төшереп кигән бандит бит бу, яшь егет түгел, ул. Буе бәләкәй генә.

– Нишләп шундый егетләргә күзең төшә синең. Үзең менә дигәнсең шикелле. Киеме дә шалапайныкы кебек. Кем белән таныштың син, кызым, диде.

Ә мин әйттем: “Әни, беләсеңме бу кем? Бу бит мин җыр бәйгесендә,кастингта баш булган жюри рәисе”. “И, ния чыгарып җибәрдең син аны. Алай булгач, кыстарга кирәк иде. Нәрсә соң җебеп торасың?!” диде ул.

* * *

Икенче көн.

Бу көнне мин эштән сорап киттем аның белән очрашырга. Аның белән күрешер өчен алданырак кайтып бизәнергә ашыктым.

Матур кара итәгемне һәм ак модный блузкамны кидем. Итәк тезләрдән югарырак иде.

– Сәлам!

– Сәлам!

– О-о, синең нинди матур итәгең, – мин елмаеп күземне төшердем. Без урам буйлап киттек.

– Әйдә, сөйләп җибәр. Син кайдан, сиңа ничә яшь?

– Бер үзең торасыңмы? Кем белән торасың?

– Әйдә, син үзең турында сөйләп җибәр башта, – бүлдердем мин аны.

– Мин… Алдауны ул тезеп китте. Аңа үзенең информациясен мин белеүе бер дә кирәкми иде. Чөнки холкы да, эше дә шул: кешедән соратырга, үзеннән чыгартмаска. Бу кешенең намусы юк икәнлеген шунда ук игътибарлы укучы аңлап алыр.

Минем холкым бигерәк бер катлы булганнан, самими булганнан:

– Минем әти әни белән аерылганнар, абый, апа бар. Кастингга бер дус кыз белән килгән идек, Ләйсән исемле. Ул үттеме? сорап алдым.

– Белмим, аны карарга кирәк видеодан, юк бугай.

Шул вакыт ул мине кулдан алды. Куллар очрашса, күңелләр канатлана. Бер тукталыш алга атлап куллар тотышып барырга булдык. Яратам бит мин аны, берничектә оныталмам, чөнки миемнең иң нечкә җепләренә ябешкән аның белән булган хәтирәләр, хисләр. Аннан миңа көзге җилләрдән салкын булганын сизеп, ул ресторанга керергә тәкъдим итте. Мин ризалаштым.

Аннан китте кияүгә чыгасың киләме дип сүзләре, үз профессиональ җырчы юлың нәрсәдән торырга тиеш дип сораулары, нәрсә ул миңа булыша алуын дигән сүзләре.

Күп сүзләр сөйләнелде. Шушы көн мәңгегә истә калыр сыман. Кайтыр юлында ул минем кулларымнан алды. Шул чак минем бөтен тәнемнән әллә нинди ток узган кебек булды. Әйтерсең лә, ул мине үзенә магнит белән тарта. Миңа бик кадерле булган бу мизгелдәге хис – тойгылар, мәңгелек исемдә калды. Үбештек!!!!!!!

Ләкин мондый мизгел кызганычка каршы бер дә кабатланмады. Төш кенә минем коткаручым.

* * *

Тагын бер ничә көннән соң, очраштык. Ул миңа татар җыры дискларын тоттырды. Матур йомшак уенчык бүләк итте. Мин алдым, бу уенчык минем иң яраткан уенчыгыма әверелде. Ул гаҗәпләнде минем тиз генә бүләкне кабул итүдән, тик күрсәтмәде, йөзен дә чыгармады.

Бу көнне без Бауман урамын айкап чыктык. Без бер кафедә ипләп кенә сөйләшеп – гөрләшеп утырдык. Монда мин танышларны күрдем – алар артистлар иде. Ул аларга диск калдырып, бүләк итте. – Теләсәң, менә фәлән – фәлән җырчы кыз аранжировчикның сөяркәсе, кемнеңдер акчасы бар, кемнедер ирләре йолдыз ясый.

– Мин синең сөяркәң булмыйм!!! – аның тел төбен аңлап кырыс әйттем мин аңа. Бөтен жаным – тәнем белән каршы булам мин бу карашка.

– Дура.

Мин эндәшмәдем. Ул миңа тагын сорау бирә:

– Айның ахырында Үзбәкстанга поездка була, барасыңмы?

– Карарбыз.

“Мин әле саф, гыйффәтле кыз” дидем аның колагына тавышланган Бауман урамында оялчан тыныч тавыш белән.

– Ничек алай, сиңа бит 21 яшь түгелмени? Ә, мин үзем дә беренче тапкыр 20 яшьтә 16 яшьлек кыз белән булган идем, диде ул гади бер нәрсә турында сөйләгән кебек.

– Әйдә, арена дискотекасына барабыз, дип мине алып китте. Арена дип аталган бөтен шәһәрнең яшьләре бии торган күңел ачу үзәгендә минем кызганычка каршы булганым юк иде әле. Бу бина чынлап та бик матур икән шул. Кып – кызыл йомшак итеп эшләнгән калын диваннар, бильярд заллары, заманча музыка һәм сыра, сок, аракы, төрле шәрабләр тулы “бар” лары белән һәрбер монда кергән кешене үзенә тартып тора.

Анда килеп керү белән ул миңа болай диде: “Бөтен егетләр синеке, ә кызлар – минеке”. Җавабымда – көлү, елмаю булды. Тик бер – беребездән китә алмадык. Аренадан чыккач, өй янына кадәр ул мине озатып куйды. Без тагын шашып – шашып кочаклашып үбештек. Алдагы көннәрдә очрашырга сүз куештык.

Мин өйгә кергәч тә әле, бу хисләр эчендә йөздем. Төннәр буе йоклый алмыйча, аны гына уйлап уздырган татлы мизгелләр әле дә онытылмый.

* * *

Бер көнне ул мине үзенең эшенә чакырды. Бу эш урынына гади генә кеше керә алмый. Анда керер өчен телефонын белеп сәркатип кыз белән сөйләшеп ниндидер тәкъдим ясарга кирәк. Эшеннән икебез бергә чыктык та, ул миңа сыраханәгә иптәшкә барырга тәкъдим итте. Киттек.

Бармен белән икешәрләп кыстадылар мине вино эчәргә. Ул үзенә туп – тулы кружка сыра салдырды. Мин ризалашмагач, Әнвәр миңа мин сораган чәй китерде: мин аны яратуга тагын бер адым булды. Кинога барып, анда “Мәхәббәт тарихы”дигән кино карадык. Без инде яшьләрчә иң соңгы рәтләргә утырдык. Кино караган чакта, күзләргә яшь чыгарды. Шунда ул үзенең ирләр коралын күрсәтте, мин гаҗәпләндем, кыскача-дура булдым да куйдым шул вакыт! Мин курыктым, чөнки мин хәзер тагын да күбрәк аның колы буласын сизә идем…

Кинодан чыккач ул миңа минем белән барасыңмы диде үзенең каты, башымны әйләндерергә юлын алып барды. Мин инде аннан бер генә секундка да аерыласым килми иде. Без бер машинаны туктатып, ул чакырылган җиргә киттек. Миңа барыбер иде ул кая алып барса да. Тик калдырып кына китмәсен иде мине. Килеп җиттек медицина университетыннан янындагы кафега. Анда безне бер ир белән хатын каршы алдылар. Шуннан Әнвәр 1,5 литрлы сыра сатып алды да без барыбызда медицина университеты бинасының артыннан бер подвалга кереп киттек. Ул мунча булып чыкты, аның саунасы һәм 2 коену кабинасы бар. Мунчада безне тагын урта яшьләрдәге бер ир каршы алды. Мунча алдында имәннән эшләнгән зур түгәрәк өстәл тора иде. Әнвәр сыра шешәсен шунда утыртып куйды. Урамдагы киемне салып, өстәл артына утырдык. Өстәлгә урта яшьтәге ир -

мунчаның бүгенгә чакыручы стаканнар, закуска китереп утыртты. Ирләргә стаканнарга сыра салып куйдылар, ә безгә аларда булган виноны салдылар. Әкрен генә сөйләшү китте. Бишәү утырабыз. Минем иң беренче күзгә чалынган нәрсә шул булды, бу ирнең бөдрә чәчләрендә бер урынында чал чәчләре күренә иде. Үзе озын буйлы. Безнең белән килгән Николай түгәрәк өстәлнең икенче ягында утыра иде. Теге хатын аның янында утыра. Әнвәрдән башка егетләр җиңел наркотик иснәргә тотындылар. Миңа кызык иде: туганнар авылында абыйларның апаларның алар үзләренең авылларында мәкне чиләк- чиләк җыеп, рәхәтләнеп ашап, колхозга тапшырулары турында сөйләгәннәре искә төште. Ә балачагында җәй көннәрен бергә үткәргән энекәшләр әйткәннәр иде анашаны ашау турында.

Әнвәр миңа әйтте: “Мунчага егетләр – егетләр белән; кызлар кызлар белән керә диде”. Мин ышандым. Тик мунча керер вакыт җиткәч, Николай теге яшь хатын белән кереп киттеләр икесе бергә. Мин шаккаттым, Әнвәр дә шаккаткан кебек булды. Әммә без бер сүз дә дәшмәдек. Өстәл артында өчәү утырып калдык. Альберт сорады Әнвәрдән:

– Сиңа ничә яшь?

– Әнвәр – 28 диде.

– Балаларың бармы соң?

– Юк диде.

– Син бу кыз янында гына булганга шулай дип әйтәсеңме?

– Юк, диде Әнвәр.

– Ә минем инде ике балам бар, диде ул. Мин аларның нәрсә турында сүз алып баруларын игьтибар белән тыңламадым да. Миңа әйткән алдау бер үк.

Без әле вино эчеп утыра идек, мунчадан теге ир белән хатынның җенес мөнәсәбәткә кергән вакытта була торган ләззәтләнгән, иркәләнгән тавышлары ишетелде. Без озак кына аларны көтеп, көлеп утырдык. Алар чыккач, Әнвәр миңа: “Анда ак җәймә бар, бар кереп чишен”, диде.

Әнвәрне чынлап та җайсыз хәлдә калдырмыйм инде дип, мин дә кердем мунчага, тәнемә җәймә ябып. Әммә Әнвәр тәнемә ябылган җәймәне куллары белән ипләп – ипләп шудырып төшерде… Калганын да… (Кыскасы, бөтен нәрсәне, яман – татлы төш сыман хәзер таныйсы килә.) Ләкин мин бирелмәдем аңа. Кем кемне күбрәк назлагандыр үзе аңлар һәм үз намусында калсын.

* * *

Өйгә кайткач Әни юеш чәчләремне күреп, миңа җанҗал ясады. Шунда ук миннән аның инде онытып алган телефон номерын сорап алды. Бу шимбә көн иде. Берсе көннән үк әни аңа шылтыратырга булды.

Дүшәмбе көнне, мин эштән кайткач- җиделәрдә, өстәлләрдә пироглар, тәм – томнар, җимешләр тора иде. Тик өйдә беркем дә юк. Мин компьютер янына утырдым, тагын танышулар сайтын ачтым. Ишек йозагы ачылган тавыш ишетелде. Кергәч, әни әйтеп өлгерде бездә кунаклар диеп.

Әни әле тышкы өс киемен дә салып өлгермәде, ә Әнвәр инде зал ишегендә күренде. Мин тиз – тиз интернет сайтларын ябырга тырыштым. Тик җитешмәдем. Ул инде минем алдымда булды, күрде нинди сайт ачылганын.

Әнвәр шул мәлне әнигә әйтте:

– Ул әле егетләр эзли, каян ул бездәгеләргә.(Имеш, аның тел төбендә мине яулап алу мөмкин дә түгел.) Ашадык, эчтек. Мин аны озатырга чыктым.

– Ярый. Бу безнең эштәге роман булыр, күзләрне сикертә-сикертә, диде ул миңа. Мин бу сүзләргә нәрсә әйтергә дә белмәдем. Үземә бикләндем. Ул үзенә кайтып китте.

* * *

Берсе көннән икебез татар дискотекасына барырга җыендык. Килдек кичке 9, анда ишек ябык, кешеләр юк иде. Без уйлаштык та, ул мине вокзал ягына таба алып китте. Мин билгеле, каршы килмәдем. Без кая? Каядыр китәбез?сорап кына куйдым мин. Ул елмайды. “Бәлки икенче клубтагы дискотекага барабыз?” Мин билгеле андада булмадым. Шатлык белән: “Әйдә!”. Бу көнне ТИСБИ университетының беренче курслар кичәсе булып чыкты. Миңа әллә ничек кызык булмады үзем чыгарылыш курсларында булганга. Ул монда үзләренең электәге хезмәт-танышларын очратты. Минем китәсе килә башлады. Тик ул диде: “Китсәң – бер үзең китәсең”. Аннан әзерәк торгач, бергә кайтып киттек- мин үз өйемә, ул зур апасы һәм песие булган өйенә.

Иртәгәгә концертка барырга сөйләштек. Мин яраткан кара чалбарымны кидем. Институттан йөгердем бар“ Beerloga”га. Шул чакта минем чалбар теккән җиреннән сүтелеп китте. Анда ул мине көтә иде. Тәрәзә кырында чәчкә – кызыл роза ята. – мин “коры” гына “Рәхмәт!” (Бер дә кирәкми иде уйларым, йөрәгем киресенчә-җанланып китте) Тирәдә берсеннән берсе матур кызлар утыралар иде. Әнвәр дә, мин дә күзләп чыктык барысын.

Yaş sınırı:
18+
Litres'teki yayın tarihi:
24 temmuz 2020
Yazıldığı tarih:
2020
Hacim:
38 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-532-04727-3
Telif hakkı:
Автор
İndirme biçimi:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Bu kitabı okuyanlar şunları da okudu