Kitabı oku: «Окна / Тәрәзәләр», sayfa 2

Yazı tipi:

– Исәнмесез, балалар. Йә энем Әхмәт, эчәбез инде аны чәйне әйбәтләп.

Өченче җөмлә Гафиятуллага әйтелә:

– Йә Гафиятулла, минем хатынны кочаклау рәхәт булдымы?

Кызарынган-бүртенгән Гафиятулла, ярылса, җир тишегенә кереп китәр иде дә, Сөембикәсе кисәтте:

– Рәхмәт, мәктәптән кумагач һәм дә бәреп үтермәгәч,  – диде.

Түзә, түзде, түзәчәк Гафиятулла. Ул Тәхиятулла абыйсында яши. Әти-әнисе үлде. Аның хыялы – укып бетерергә дә читкә, шахтага китеп, кеше булырга.

Саяф дилбегәне әз генә каккан иде, ат Ташлы Үзән елгасы борынлаган үргә менеп тә җитте. Борынгы зират күренде. Кече Кирмәнне түбәтәйләгән зәңгәр күкне Атлант кебек тотып торучы, һәр ботагы авыл урамнарындагы теләсә кайсы агачтан да юанрак булган, кәүсәдәге ярыкларына, качышлы уйнаганда, бала-чага кереп югала торган илаһи тал-тирәкне шәйләп, үзенең агач кайрысындагы ярыкларга ябышып, күккә үрмәләвен хәтерләде. Хәләмгөлнең абыйсы Габделбәр алып кергән иде зиратка, шул тирәк белән мактанырга инде, билгеле. Зираттагы серле язулы биек кабер ташларының күп булуына гаҗәпләнгән иде. Су-Елга зиратында юк андый ташлар, күмелгән кешеләр дә берничә генә, яңа авыл булгач, зираты да бәләкәй инде аның.

Әнә Кызыл армиянең 26 еллыгы исемендәге колхозның элекке кәнсәләре – Әхмәт өе. Бу өй турында әнисе менә нәрсәләр сөйләгән иде.

Кече Кирмәннең көлсу туфрагында ялкау кеше көлчә дә үстерә алмый, кая анда калач? Ә Әхмәт абый, көзләрен игенен җыеп алгач, басуына үз малын көтәргә алып килгән ярлы-ябагайга да икмәк өләшкән, чөнки көтү йөргән җирдә тирес калган, тирес калган җирдән Әхмәт мул уңыш алган. Юл өзелгәнче, ерак басуга тирес ташыган, арба юлы өзелгәч, чана белән китергән. Тиресе беткәч, су буеннан торф күчергән. Аннан кар тоткан.

Яз көнендә кар ерып, кем басу түрендә йөренә дисәң, Әхмәт көл сибәргә менгән була. Җирне дә ашлый, кар да тиз бетә, димәк, бар кешедән дә иртәрәк дым каплата, сукага чыга.

Күршеләре Әхмәтнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен бик җентекләп күзәтәләр, ләкин, барыбер, күздән ычкындыралар икән. Басуга киткәнен сизеп, башка кеше иярмәсен өчен, аның капка орчыклары, арба күчәрләре дә мул итеп дегетләнгән. Соңгы вакытта таң тишегеннән кузгалган Әхмәт ат тоякларына да чүпрәк бәйли башлаган. Шуңа күрә бар кешедән алда тырмаларын, сукаларын бетерә дә, орлыкны җиргә күмдерергә җылы җитәме дип, алача ыштан бауларын ычкындырып, буразнага утыра.

Төнлә кайта, бусагадан аягын өстерәп кереп ава, таң сызылганчы, тагын чыгып сыза. Ел әйләнәсендә үзенә дә, гаиләсенә дә бер рәхәт юк. Хыял йөртә, өмет теркелдәтә, ышаныч ыргылдыра Әхмәтне.

Ул үз гомерендә ничәмә-ничә янгын күрде. Иң зур фаҗигадә Кече Кирмәннең 440 өе көлгә әйләнгәнен дә белә. Туган җирне ташлап, авылдан китәсе дә килми, җибәрмиләр дә. Синең өчен салымны кем түләсен, өй башыннан җыела бит ул. Янган хуҗалык, авыз-борыныннан кан китсә китә, тырыша-тырмаша, тагын куыш әмәлли, җирне казып керсә керә, ләкин үз өендә үлә.

Уйланып йөрде Әхмәт, гаиләсе белән дә киңәште. Ел саен кем булса да яна, әллә кирпеч өй салып карыйсы микән? Нигезенә тутырырга басуда җыелган ташы, агач алырлык сәмәне бар. Кирпечне үзләре Бакырчы чишмәсе янында сугырлар. Ул бит – Алкин баена күпме кирпеч калыплап, яндырып биргән кеше.

Атналар буена аягыннан салынмаган, шуңа күрә уҗым тишелеп чыккан чабатасын чоланга элде. Пәнҗешәмбе көнне мунча яктырды, хәлдән тайганчы, тәнендәге соңгы күзәнәк «аһ!» дип сулап җибәргәнче чабынды Әхмәт.

Икенче көнне Сукыр урамдагылар башына бәрхет түбәтәй кунаклаган, аягына затлы читек кигән, ак күлмәге өстеннән затлы камзул эләктергән кешене танымадылар. Тануын таныганнардыр, ләкин ышанмадылар. Ямь-яшел бәбкә үләне каплаган урамның кыл уртасыннан баручы бу изге зат узганда, тәрәзә төпләрендәге барча гөл, башларын борып, аңа ияреп китәргә талпынды, шуңадырмы, пәрдәләрне шадралатып дулкын йөгерде.

Гомер буе алъяпкыч бәйләп, көрәк, сәнәк, себерке селтәп, тирес, печән, салам җилфердәтүче адәм белән Сукыр урамны балкытып, нурга коендырып атлаучы изге картны тәңгәл китерү авыр, бик авыр булгандыр, мөгаен. Ашыгып, кабаланып, кешедән калышмыйм дип чәбәләнеп яшәгән Әхмәткә бер дә ошамаган иде шул бу илаһи зат.

Ашыкмыйча гына, әссәламегаләйкүмнәрне ханнарга хас баш кагу ишарәсе белән ныгытып, нур балкыган күзләре белән Сукыр урамга йолдыз сибеп, мәчеткә менүче ир-ат чыннан да Әхмәт иде. Бүтән елларда да мәчеттән калмады анысы. Ә болай – затлы киенеп, төзәтенеп, чистарынып, мул итеп хәер алып, җомга намазына мәчеткә юнәлүе Ходай хозурына изге гозер белән килүе иде.

Олы эшкә тотынырга исәбе. Аяк асты кешеләрдән4 беренче булып, кирпеч өй салырга Ходай ризалыгын сорарга менә.

Ниһаять, ул Чегән тавыннан күтәрелүче тыкрыкка борылды. Кыйблага каратып салынган агач мәчетнең күккә омтылган манарасындагы ай, изге юнәлешкә ишарәләп, Әхмәтне үзенә чакырды. Мәчеткә якынайган саен, аяк астындагы җирнең катылыгын ныграк тоя барган карт ишеккә үрелде, уң аяктан атлап керү максаты белән, тоткага ябышты. Тотка яңа гына кайнап чыккан самавыр колагы сыман кайнар иде. Юк, кулны пешерерлек түгел, ә шулай да күңелдәге соңгы шикләрне эретерлек иде. Бисмилласын әйтеп, бусагадан узган Әхмәтне мәчет ишеге Алла хозурына озатты…

Борынгы Кирмән ханлыгының дәвамчысы булган авыл өстендә изге азан яңгырады. Ишектән беренче булып чыккан Әхмәтнең ашыгуын мәчет картлары да сизгәндер. Тәрәзә пәрдәләренең сизелер-сизелмәс кенә лепердәве Сукыр урамдагыларның Әхмәт абыйларын күз уңыннан ычкындырмауларын күрсәтте.

Күңелендә Ходайга ышануның олы балкышы кабынган Әхмәттән көлтә-көлтә нур сибелә. Йөзендәге елмаю бәрәңге бакчаларын каймалаган читәннәргә урала да шактый вакыт дертләп-дертләп янган шәм шикелле талпына, аннан кычытканнар арасына төшеп югала иде. Күз карашлары тәрәзәләргә борылса, пәрдә артында Әхмәт абыйларын күзәтүче кыз-кыркынның күзен сукырайта, гөнаһ түгел микән ул чит ир-атны качып-посып күзләү дип, шиккә төшерә иде.

Ә Әхмәт оча гына, ул атлаганда, бәбкә үләннәре бөгелми дә кала. Изге ният, изге фатиха аңа канатлар куйгандыр…

Әхмәт су буена ком ташыды, кызыл балчык китерде. Су агызып, көннәр буе измәне таптаган балаларга суык тиде, алар урын өстенә менде. Нәрсә булса булды, измә калыпларга тутырылды, аннан өсте ябулы төз лапаста кипте. Кибүе җиткәч, мичтә яндырылды. Изге догалар, хәләл хезмәт белән ныгытылгангамы, кирпечләр табынга куеп тамаша кылырлык матур, бармак белән чирткәндә чыңлап тора иде.

Ул арада нигез дә казылды, чокыр төбендәге балчыкны кыз балалар тәлинкә белән состы, читкә сипте. Басудан кайткан ташлар нигез чокырына тутырылды. Таш үзәннән алып менгән калын шакмак ташлар өй нигезенә ятты.

Җомга намазыннан кайткач, йөзеннән нур, теленнән гөлләр тамган әтиләре муенына ак киндер алъяпкыч киде дә биленә бәйләп куйды. Олы кызы Латыйфа, уллары Габдерахман белән Котдүс тә алъяпкычлар эләктерде.

Бисмилла әйтеп, дога укып, нигез почмакларына Аятелкөрси, көмеш акчалар салынды.

– Аллага тапшырдык, улым, – диде Әхмәт, Габдерахман кулыннан беренче кирпечне алганда. Шуннан китте. Бисмилла күбрәк әйтелдеме, әллә кирпечләр күбрәк салындымы – моны беркем дә аңлатып бирә алмас иде. Ашыкмыйча, тәмен белеп, читкәрәк китеп күз сала-сала эшләде Әхмәт. Үзенә бит, мәңгелеккә бит.

Үткән-барганнар сакалына чал йөгергән Әхмәт картның, ишле гаиләсе белән мәш килеп, яңа өй күтәрүенә соклануларын яшермәделәр, бер генә чит кеше дә ялламады бит!

– Алла куәт бирсен!

– Өегез изгелекле булсын!

– Хәвеф-хәтәрдән Ходай үзе сакласын! – дигән изге теләкләр сибелде генә.

Мең газап белән төзелгән өйнең түшәменә туфрак салынды, идәннәр җәелде. Өйләре бер якта гына булганга, «Сукыр» исеме алган урам юкә рамнарга пыяла салгач, диварларга беркеткәч балкып китте. Кызыл кирпечтән биек итеп салынган, тәрәзәләреннән нур сибүче, Латыйфа тезгән гөлләре белән елмаючы мәһабәт өй яши башлады. Су юлы алынган, шомартылган түбә такталарына сәерсенгән саесканнар беравык кунакламый тордылар. Ә аннан соң рәхәтләнделәр генә. Агартылган морҗасыннан төтен боҗралары чыгуга, яңа өй Җир шары белән бергә, Галәм буйлап, сәяхәткә кузгалды. Ниләр көтә икән аны бу тынгысыз, ышанычсыз гасырда?

Туган-тумача, күрше-күләнне чәйгә дәшеп, Коръән укытылды. Бәхетеннән эреп, изрәп утырган Әхмәтнең халәтен, маңгай тирен сыпырып, хәләл акчасына өй салган адәмнәр генә аңлыйдыр.

Октябрь инкыйлабыннан соң илнең Әхмәт сыман тырыш уллары шахталарда күмер чабарга, тайгаларда агач аударырга, заводлар, тимер юллар, шәһәрләр салырга кирәк булгач, алар маңгаена кулак мөһере сугылды, байлыклары тартып алынды. Алар газиз туган җирләреннән чит-ят төбәкләргә сөрелде. Шунда гомере киселгән Әхмәт картның кирпеч өе бүген дә авылдашларына файда китерә дип көрсенде Саяф. Ул Әхмәт картның Габдерахманы белән Котдүсе шахтада эшләгәнен, Тула өлкәсенең Богородецк шәһәрендә, башкаларны шаккатырып, көнләштереп, әтисе салган өйдән бик күпкә затлырак ташпулатлар салганын, әлбәттә, белми иде.

Саяфка авыл уч төбендәге кебек күренә. Югары оч урамы гына тау артына качкан. Бакырчы чишмәсе турыннан узуы икән. Бакыр базы казыганда бәреп чыккан чишмә бит ул. Саяфның борынына Бакырчы чишмәсен каймалаган бөтнекләр исе бәрелде.

Сул якта Казыган тау, XIX гасыр уртасында Кырым сугышына әзерләнгәндә төзелгән тау юлы күренә. Ул Әби патша салдырган Себер юлына чыга. Аны центнер ярымлы хатын-кыз инженер төзеткән дип сөйлиләр. Көнне төнгә ялгап эшләгән атчылар тәүлегенә илле тиен акча алган. Ә бит ул вакытта ат бәясе бары өч кенә сум торган. Менә ничек түләгәннәр! Саяф та йөри тәүлек буе, түләве дә юк, тамакка да такы-токы, өс-баш та үзе үргән чабатадан узмый.

Ат, теркелди-теркелди, сугыш чорында хәрби өйрәнүләр үткәрелгән окопларга килеп җитте. Хәләмгөлләрнең сөйкемле өен эзләде Саяф. Ни эшләп йөргән була икән ул кызыкай? Кулъяулык чигәдер, чиксә, кемгәдер бит әле?

Латыйфәттиләрне табу кыен булмады, капка төбендә керәчин мичкәсе салынган арба тора. Ат кешнәгән тавышка капкадан баһадир гәүдәле чибәр ир күренде. Аягында дегет белән чем-кара итеп буялган кирза итек, өстендә таза мускуллары йөгергәндә киерелеп шартлау хәленә килүче гимнастёрка, солдат чалбарыннан. Киң каешның җиз перәшкәсе кояшта ялт-йолт итә.

– Кәкә, син Саяф буласыңмы, Маһинур апа малаемы?

– Әйе.

– Күрешик, алайса, бергә сәфәргә чыгабыз икән.

Абыйның тимер келәшчәләре кулларымны шытырдатып кысты. Бармаклар гына сынмаса ярар иде. Капкада Латыйфәтти күренде. Ай-ваена карамыйча, өйгә алып керделәр. Табынга парлары түшәмгә тиеп бөдрәләнүче бер табак бәрәңге, ипи, коштабак белән катык килде. Катык шулкадәр салкын, бәрәңге шулкадәр кайнар. Басудагы уҗымнан да яшелрәк суган кыяклары. Булган хатын икән Латыйфәтти. Андыйлар турында минем әни: «Уңган хатынның ризыгы үзеннән бер чакрым алда йөри», – дип әйтергә ярата.

Ул Латыйфәттинең кыстаулары, минем оялып кына табакка үрелүләрем. Җиде чакрым килеп, әле Мамадышка кадәр теркелдәячәк Саяфка бик тә ярап куйды бу ризыклар. Әппәр итеп, рәхмәт әйтеп, урамга чыктык. Латыйфәтти: «Исән-сау йөрегез, балалар, бер-берегезгә күз-колак булыгыз. Ай, текә бит ул Саурыш таулары, Арташ үрләре!» – дип офтанды. Дога укып, хәерле юл теләде.

Киттек Минедохаттиләр янындагы таудан төшеп, каршыда Урыс Юлы күренде, инештә атларга су эчердек тә, аркалыкларны күтәреп, тауга таба кузгалдык.

Бу тауның ни өчен Урыс Юлы дип аталганын сез белмисез, билгеле. Әни аңлатмаса, мин дә белми идем. Йә, тыңлагыз, алайса.

Кече Кирмән бик зур авыл булган шул. Әле хәзер дә зур. Ә Яке авылы ягындагы ике урам янып, кешеләре ялланып читкә киткәч тә, Аръяктан Сәләхи тавына кадәр сузылучы урамда яшәүчеләр Су-Елга, Хәсәнша, Өләүкә авылларына күченгәч тә, йөзләгән йортлары калган. 1917 елда 1016 йорты булган Кече Кирмән, волость үзәге булу белән бергә, олы базары белән дә дан тоткан. Авыл базар көннәрендә корт аеручы умарта сыман гөжләп торган. Алабуга, Мамадыштан урыслар, Саба, Кукмарадан итекчеләр товар китергән. Урыслар авылга менә шушы таудан килеп-китеп йөргәнгә, тауга Урыс Юлы исеме бирелгән дә. Тау итәгендә киндер фабрикасы эшләгән.

– На, бахбай, – дип эндәшкәләп, Гаяз абый, арбасын этә-этә, тауга күтәрелә. Атны кызганамы, әллә гимнастёркасын уйнатучы мускуллары эш сорыймы?

Тау түбәсенә мендек тә арыш көшеленә туктадык.

– Бу безгә кирәк булыр, – диде Гаяз абый. Икешәр капчык арыш тутырдык та арба төбенә чумдырдык, өстенә салам салдык. Хәзер арбага утырып барулары да җайланды.

Саурыш тавыннан төшкәндә, арткы тәгәрмәчкә тимер тормоз киерттек тә, арба атны этеп борчымады.

Кеше аяк басмаган шомлы Бурсык урманы читеннән Арташ авылына борылдык, Гаяз абый бер сүз дә дәшми, минем сөйләшәсе килә дә, икебез ике арбада шул. Сугыш турында сөйләсә икән, бәлки, ул сугышта минем әтием Миннәхмәтне дә очраткандыр. Мин, Кече Кирмәнгә килгән саен, берәр таныш-белешне күрми калмыйм бит әле. Кече Кирмән дә бик зур, кешесе дә меңләп бардыр. Кайтканда булса да сорашырга кирәк. Миннегәрәй энекәш бик тинтерәтә, әтидән хат килми башлагач туган бала шул…

Гаяз абый минем әтине белергә дә тиеш, әти дә Кече Кирмәндә туып үскән, шунда икееллык мәктәп бетергән.

Арташ зиратының шомлы чокырыннан авылга төштек. Гаяз абый һәр кеше белән исәнләшә, мин дә шулай. Әнә бер кыз миңа ялт итеп борылып карады, кара күзләрендә ялтыраган яшен миңа китереп сукты. Мондый кызы булган авыл матур да матур инде ул.

Матур булса да, артта калды Арташ. Ат юлы үргә үрмәләде, куе урманга кереп югалды. Өләүкә авылында да коры куакны келәймәләп йөрүче Зәкиҗан урманчы бар иде. Җелеккә төште ул. Үз тормышы да авыр, ишле гаиләсе ачыга, намусы, ләнгәр5 сыман, хәерчелек чоңгылында тота иде.

Көннәрдән бер көнне урманчы Ивановка бара бу: «Ни хәлләр итим, ачыгабыз, эшли алмыйм бит, иптәш Иванов?» – ди. Иптәш Иванов әйткән моңа: «Зәкиҗан туган, син гел аяк башыңа гына карап йөрмә, вакыт-вакыт өскә дә күтәрелеп кара. Сезнең Өләүкә янында Кыз урманы бармы? Бар. Авылыңнан чыгып, юл Кыз урманына кергән урында бик мәһабәт имән үсәме? Үсә. Шул имән очында күн итек һәм бер тәпән бал эленеп тора. Хәзергә шуларны ала тор, кабат тагын килерсең»,  – дигән.

Килгәндерме Зәкиҗан абыйсы Иванов катына, Саяф анысын белми, соңыннан, Хәсәншага күченеп, таза тормышлы хуҗалыкта гомер иткәнен генә белә.

Дымлы урман һавасын ерып, озак барды атчылар. Ике урында җир мае исе дә сизде Саяф, вакыты булса, гөмбәне эзләп табар иде дә, үги әтисе Габделкаюмга алып кайтып бирер иде. Ул бит шул гөмбә белән дәвалана.

Кинәт юл урман аланына сикерде. Бу авыл аша узганы бар малайның. Демьян авылы сыңар күзе белән Озын Басуга карап тора. Саяфның үзәгенә үткән басу бит. Хәзер уналты яшьтә булса да, моннан ике ел элек йөз яшькә картайды ул бу басуда.

1951 елда җидееллык мәктәпне тәмамлады. Иптәшләре белән Түбән Ушма урта мәктәбенә укырга бардылар. Кем башлаган коткы булгандыр, шофёрлыкка укырбыз әле дип, мәктәпне ташлап кайттылар.

Бер урамлы авылда кеше авызыннан чыккан сүз өйдән өйгә кереп, колактан колакка, телдән телгә күчеп бәргәләнә дә ахырда, басу капкасы баганасына кыңгырау булып асылына дип, юкка гына әйтмиләрдер. Унҗиде ир-атын сугышта югалткан, аксак-туксак, ярты-йорты ирләренә дә колхоз нужасын өстерәткән авылга унбиш яшьлек үсмер укуын ташлап кайтсын да ди, шул хәбәр бригадир Нургалинең мыегына барып уралмасын ди.

Килде, керде, күрде, боерык бирде Нургали. Заманасы сатулаша торган замана түгел иде.

Арык, шуңадырмы юаш, мескен генә ат бирделәр Саяфка. Кар яумыйча, салкын җилләре белән җелекне суырган ноябрь аенда Саяфны Мамадышка керәчингә җибәрделәр. Иптәшләре дә бар иде. Алдылар керәчин белән солидулны. Озын Басудан кайтканда, Саяфның аты арыды. Тегеләй иттеләр, болай иттеләр, ләкин ат яткан җиреннән тормады.

Керәчинне вакытында алып кайтмасалар, тракторлар туктап каласын, эш рәшәткәле тәрәзәгә барып җитәсен белгән атчылар Саяфны бер ялгызы калдырып, кайтып киттеләр.

Яткан атны тарткалап та, сыйпап та карады малай. Кычкырырга, таяк күтәрергә намусы кушмады. Атның да, аның да кабыргалары бер чамада, тырпайган, үпкәләре шул кабыргаларга ябышкан иде.

Көньяк-көнчыгыштан исүче үзәккә үтә торган җилне каплап, ат янәшәсенә ятты Саяф, чикмәнен атына да, үзенә дә япты. Җил чикмәнне генә түгел, чабата белән чолгауны да, әтисеннән калган чалбарын да үтәли узып, шыр сөяктән һәм тиредән генә торган тәненә керә, калтырата иде. Аттан бәреп торган җылыга әле бер ягы, әле икенче ягы белән борылган малайның бар кайгысы – ат үлсә, үги әтисе Габделкаюм кебек, төрмәгә утыртырлар дип курку иде. Әнисе һәм ике баланы аннан соң кем туйдырыр?

Үги әти дигәннән. 1948 елда өйләре янды, урам уртасында утырып калдылар. Нәрсәгә үрелсәң, шул юк. Габделкаюм абый булмаса беткән иделәр. Әнисе, фәрештәләр, изгеләр дип авыз ачса, Габделкаюм абыегыз дип тә өстәргә ярата. Өйле дә, өйрәле дә итте күрше абый. Сугыш ятимнәрен урам уртасында калдырмады. Әлфия белән Миннегәрәй Габделкаюм абыйларына шулкадәр ияләштеләр, күрше абый тирбәтеп чыгып китмәсә йокламый башладылар. Сөйкемле сөяге бар иде бу кешенең. Балалар үзләре Габделкаюм абый бездә яшәсен дип хәл иттеләр.

Кулы терсәктән өзелгән Габделкаюмның. Күп кан югалтуына карамастан, сигез чакрым шуышып, үзебезнекеләр ягына чыккан солдат ул. Әле өзелгән кулын да дошманга калдырмаган, куенына тыгып алып чыккан. Гангрена башланган кулын култыктан ук кисәргә бирмичә әсәрләнгән чакта, Ходай аңа юньле врач насыйп иткән. Туган авылына кайтып ауган фронтовикны колхоз рәисе эшкә дәшкән: «Тамагың тук булыр, әвендә көлтә киптерергә куям», – дигән.

Габделкаюм олы йомры ташлардан мич әмәлләгән, шалаш корган, әвен ясаганнар. Әвенгә көлтә ташып, башаклы ягын эчкә каратып өйгәннәр.

Габделкаюм мичкә яга, җылы ташлар арасыннан чыга да көлтәләрне киптерә, көлтәләрдәге башаклар суктырырлык дәрәҗәгә җитә. Аннан көлтәләрне сугу машинасына ташыйлар. Көшелләр үсә тора, хөкүмәткә китә тора.

7 яшьлек Миннегәрәй белән 9 яшьлек Әлфиянең ачыгуын күрү Габделкаюмны гөнаһка этәрә. Арыш өлгерә башлау белән, башак уып алып кайта. Шуннан әнисе Маһинур Саяфны балалар белән су буена озата.

Ишектән чыгу белән, Саяф өйне тыштан, капканы эчтән бикли. Аннан, урамга чыгып, бау белән кечкенә капканы бәйләп куя.

Белә Саяф: өйдә калган әнисе базга төшәчәк тә кул яргычында арыш тартачак. Ә алар су буенда кәҗә сакалы, кукы, кузгалак, мәче борчагы, кычыткан эзлиләр. Балалар вакыт-вакыт өй ягына каерсалар да, тиз генә кайтырга ярамый. Зырылдасын әле баздагы кул яргычы, әйләнсен…

Бәла агач башыннан йөрми диюләре хак икән. Өйләре янып, бер ел үттеме-юкмы, үги әтисез дә калды Миннесаяфлар. Бермәлне үги әтиләре: «Норма тегермәненә ашлык тартырга төшәбез, рәистән ат сорадым», – дип, сөенче алган иде. Миннегәрәй сөенче бүләгенә Габделкаюм абыйсына ике кукысын да кызганмады.

Җыендылар тегермәнгә. Арбага җыйнак капчыклар салган ирләр ат артыннан теркелдәделәр. Габделкаюмга тамагың да тук булыр дип әйткән колхоз рәисе чакырткан милиционерлар, активлар авыл башында көтеп торган икән шул.

Арбадагы икмәктән башлаган милиционерлар бер уч йорты булган авылны йон теткән кебек тетеп чыктылар. Биш йорттан суктырылмаган башак табылды. Бу бәхетсезләрнең берсе хезмәт ударнигы, кулын Герман җиренә күмеп кайткан, өч ятим баланың ачыгуына түзә алмыйча, әвен эченә коелган берән-сәрән башакларны кесәсенә салган, «Су-Елга» колхозының бар ашлыгын киптергән сыңар куллы Габделкаюм иде. Аны кулга алгач, фронтта һәлак булган Миннәхмәтнең өч ятим баласына нәрсә буласын Сталин бабай уйламады да, күрмәде дә. Кремль ерак, үлем якын иде.

Шуның өстенә Маһинурның абзарыннан сыерын да алып чыктылар.

Әнисе ничә тапкыр Верховный судка язды, җавап бер иде: «Мамадыш судының карары гадел».

Рәхимсезлеге белән Гиннесс рекордлары кысасына да сыймаган совет суды Габделкаюмга 15 ел бирде.

– Миңа ничек тә ярый, сыер гына… – дигән икән соңгы сүзендә Габделкаюм абыйлары.

Әнисенә зур гәүдәле, күркәм холыклы, күп сөт бирүче сыерны Түбән Ушмага «Кызыл Флаг» колхозына төшеп күрергә генә калды. Сөтлебикәне суд карары белән шунда тапшырганнар иде.

Арган атның арык гәүдәсенә сыенып, шыр сөяктән торган тәнен җылытырга азапланганда, менә нәрсәләрне хәтерләде Саяф. Ул инде ничә сәгать, ничә тәүлек аты белән янәшә ятканын да хәтерләми. Әнисе үз авызыннан өзеп җибәргән күмәчне дә атка каптырды. Озак карашып тордылар бахбай белән малай. Икесенең дә күзе күктән аларга багучы түгәрәк ай сыман мөлдерәмә иде.

Торып басты ат, атлап та китте, нинди генә җылы сүзләр әйтмәгәндер аңа Саяф. Төне буе Демьян урманы, басулар, авыллар аша теркелдәделәр. Ачлыктан, арганлыктан, йокысызлыктан йончыган, күз аллары караңгылангач, арба кырыена ябышучы малай тик бер әйбер өчен генә шүрләде: мичкә арбадан тәгәрәп, керәчин агып, Габделкаюм абыйсы сыман төрмәгә генә тыкмасалар ярар иде.

Ходай Тәгалә ташламады! Арташ зираты янындагы шомлы чокыр да «бер сүз әйтмәде», ат аннан җиңелрәк тә менде, кем булышкандыр. Саяф эткән сыман итте инде анысы. Саурыш тавын да тезәнлекләп алдырды бахбай, тезләре канап беткәндер мескенкәйнең.

Урыс Юлына җиткәндә, таң сызыла башлады. Үз вакытында кайтмагач, әнисе бик өзгәләнәдер. Авыл башындагы кое сиртмәсенә тотынып көтеп торадыр. Шул якка күз салгач, ниндидер ак шәүлә шәйләгән сыман булды. Җеп өзәр хәле калмаган, күзләре әлҗе-мөлҗе килгән малайның, саташам, ахры, дип уйлавы булды, ак шәүлә очып килеп тә җитте, кочаклап та алды, кычкырып елап та җибәрде.

Малайны дөньялыкка кайтарган бу тавыш, һичшиксез, әнисе тавышы иде. Аның яңакларын учына салган кул Бөек Ватан сугышының бар михнәтен сеңдерсә дә, җылылыгын, назын югалтмаган, һәр күзәнәгеннән яшәү дәрте бәреп торган гүзәл татар хатынының кулы иде. Бу мизгелдә күктәге изге ай бар яктылыгын, таң җилләре бар сафлыгын шушы Анага биргәндер.

Авыр тормышның кара җәбере җанына үткән, күңеле менә сынам, менә сынам дип торган малай бу изгелеккә түзә аламы соң?! Елады да җибәрде Саяф, үзен тыеп кала алмады.

Ә ай, тау түбәсендәге бу манзарага карап, күккә кадакланды.

Онытма, тарих: үрә сулап торган үтә күренмәле ат. Улын күкрәгенә кысып, таң аттырган Ана.

Озын Басуда: «Исән калсам, кабат ат җикмим, хуҗалык көтүен алам», – дип ант иткән Саяф сүзендә нык торды. Бригадир Нургали абыйсы да аңлады аны, сатмады. Ат җигәргә атлыгып торучы малай-шалай да булгандыр.

Демьян авылын чыгып, Озын Басудан барганда, Саяф менә шуларны хәтерләде.

Хуҗалык көтүе алса да, башка көтүчеләр кебек, өй чиратыннан ашап йөрергә горурлыгы рөхсәт итмәде. Беренчедән, кешеләрнең үзенә дә юк, икенчедән, ул кунак сыенда йөзгәндә, әнисе, сеңлесе, энесе ач утырсынмы? Көз көне исәп-хисап ясарбыз, дип килештеләр.

Тагын бер ел узды. 1953 елның мартында Саяфның Сталин бабасы үлде. Ул чакта «Су-Елга», «Кызыл партизан», Совет Армиясенең 26 еллыгы исемендәге, «Яңа Юл» хуҗалыклары «Кызыл партизан» колхозына берләшкән иде.

Юлбашчыны юксынып елаудан бүртенгән март көннәре, теләсәң-теләмәсәң дә, язга таба тәгәрәде. Көтү алгач, тыныч яшим, Алла боерса, дип йөргән Саяфның антын боздырды Нургали абыйсы. Ни үткен әнисе дә кайгылы айда бригадирга каты бәрелергә кыймады.

Саяф тагын ат җигә, Сәрдәхуш елгасында каерылып-каерылып чалгы селти дә, җәйнең үзен төяп, ишегалдына апкайтып аудара. Җәйне Әлфия китап битләренә кыстыра, Миннегәрәй җиләк итеп чүпли-чүпли дә әнисенә чәй эчәргә алып керә, табын уртасына утырта.

…Менә тагын нефтебазада Саяф керәчин агыза. Әнә Гаяз абыйсы янына шәһәр марҗалары килгән. Урамга чыгуга, арба төбендәге арышны сатып та җибәрделәр.

Кибеткә кереп ашарга алдылар. Тамак ялгагач, чүмечләп аракы сатучы абзыйның да хәлен белделәр. Абзыйның хәле шәп иде, шәп абзый яныннан чыкканда, Гаяз абыйсының да, Саяфның да йөрәге шәпелдәп типте.

– Йә, нишлисең? – диде Гаяз абыйсы. Капкан нәрсәсе булмаса да, Гаяз абыйсы белән нәрсә эчәргә дә риза булган Саяф бер стаканны түнтәрде шул. Кыюлык өчен эчәләр аны дип ишеткәне бар. Әтисе турында сорашу өчен дә кыюлык кирәк булмагае.

Ошый Гаяз абыйсы Саяфка, Мамадышка кадәр сөйләшми килүе дә ошады. Ир кеше күбрәк эшлидер инде ул. Гадел дә, Саяф алып килгән арыш акчасын тиенгә-тиен үзенә бирде. Кибеттән алган ризыкларга, аракы чүмечләп торучы шәп абзыйга да түләде.

Саяф атының дирбияләрен тикшерде, тәгәрмәчләренә типкәләп карады, ат сыртына бер-ике суккан иде, чүгеп куйды хайван. Баһадир инде. Әнисе Маһинур аны артиллерист булган, туптан да аткан, тупны да тарткан ди.

Шәһәрдән чыгуга, Гаяз абыйсы мул итеп печән чапты. Бер селтәнә – бер кочак, икенче селтәнә – ике кочак. Ике арбага да мөлдерәтеп печән салдылар, керәчин исе бетте хәзер, чәчәк исенә күмелеп кайталар. Атлар да ашады, ял итте.

Гаяз абыйсы Саяфның атын үз арбасына әйбәтләп бәйләде дә малайны янәшә утыртты. Кибеттән алган ризыкларны капкаладылар. Тәненә аракы шаукымы таралган, кыюланган малай Гаяз абыйсына эндәшәсе итте:

– Гаяз абый, әтине очратмадыңмы син сугышта? – дип пышылдады.

Юк, күрмәдем, димәде Гаяз абыйсы, өметен өзмәде. Малайның хәлен аңлаган кеше буларак, иңбашына кулын салды. Нишләп аңламасын ул Саяфның хәлен? Беренчедән, үзе дә, әтисе исән килеш, ятим үсте. Җитмәсә, әтиләре белән өйләре терәлеп тора иде. Аның әтисе икенче хатын белән гомер итте. Ул хатыннан туган балалар: «Әт-т-т-и!» – дип кычкырганда, аның да бугаз ярып кычкырасы килмәдеме әллә?! Икенчедән, хәзер үзенең дә гаиләсе бар. Хатыны Миннур белән ике бала үстерәләр. Мәдинәсенә февральдә биш, Рифатына майда өч яшь тулды. Әти булган кеше ят кеше баласының да хәлен аңлый шул. Менә шуңа малайның җилкәсенә кулын салды, кочаклап утырды. Әтисенең мәңге кочаклыйсы юк ич бу ятимне.

– Саяф, кәкә, әтиең бик яхшы кеше иде, шуны онытма. Мин сугышта күргәннәремне сөйлим, бәлки, соравыңа да җавап табарсың.

Мине 17 яшемнән сугышка алдылар, кырык беренче елның көзендә үк. Гәүдәле идем, яшьне сорап та тормадылар. Бераз наводчиклыкка укыттылар да Сталинград далаларына ташладылар. Башта снаряд биреп тордым, көчле идем, снарядны уйнатып кына йөртәм. Боезапас бетә башласа, командир тылга җибәрә, буш әйләнеп кайтмасымны белә. Снаряд китерүче ездовойларны да, аш ташучыларны да мина теткәләп аткан көннәр булды.

Бер сугышта наводчик та, командир да үлде, кайсы яраланып тылга озатылды. Кукмара егете Сорокин белән икәү генә калдык. Туп артына мин бастым, наводчик икәнемне онытма. Җиде кеше булганда, ничек атты туп, шулай сугышырга тырыштык. Немецларның солдат-офицерларын күп кырдык, берничә танкны яндырдык. Сугыш тынгач, безнең позициягә генерал килде, сугыш кырын карады, икебез генә икәнне күргәч шаккатты: «Ребята, к ордену представлю, спасибо, хорошо воюете», – дип, икебезне дә кочаклап үпте, җирәнмәде. Тирдән сасып, балчыкка, канга буялып беткән идек.

Шуннан соң Сорокин, орден тагасы көннәр бар әле, дип җибәргәли иде. Соңыннан борынын салындырып килде бу. Орден вәгъдә иткән генерал шул ук көнне һәлак булган икән. Сталинградны саклаучыларның батырлыгына ияләнеп беттек. Адым саен бугазга-бугаз килеп сугышасың, үҗәтләнеп, Иделгә ыргылган немецларны прямой наводка белән чебен урынына кырган көннәрдә орден бирәм дип кәгазь тутыру түгел, тәүлек буе ашамаган чаклар да булды. Көн юк, төн юк, сугыш бара.

Ашау кайгыртып, трибуналга эләгә язган кеше әле мин бер гыйбрәт менә. Көне буе аш китерүче булмагач, сугыш тынып торган арада, Сорокин белән мине командир тылга озатты. Снарядлар да китерегез, ашарга да, ди. Киттек. Олаулар таптык, снарядлар төядек. Ашны термоска салып кузгалдык кына, безнең туп тирәсендә китте шартлау, китте атыш. Ничек кисәк башланса, шулай кисәк тынды да.

Сугышта иң куркытканы тынлык икәнне белмисең әле син, энекәш. Сугыш барганда, дошманның кайда икәнен чамалау җиңел. Ул тавыш чыгара: ата, гүли, кычкыра, ракета чөя. Тынып калгач шикләнә башлыйсың: нинди мәкер кора ул? Разведчиклар килеп, чәнчеп, йә булмаса әсирлеккә алып китүләре мөмкинме? Бик мөмкин. Йә сине саклаучы пехота кырылып бетә. Мөмкинме? Ничек кенә әле. Дошман чолгап алырга да күп сорамый. Круглый оборона тотып сугышкан чаклар да була.

«Тукта, мәйтәм, земляк, атларны шушы чокырда калдырыйк, агачка бәйлә. Что-то не то безнең анда. Син монда кал, мин позицияне карап килим әле».

Тауга мендем дә шуышып киттем, үткер тимер кисәкләре, эләгеп, гимнастёрканы тишә генә бит. Ул Сталинград җирендәге тимер-томыр бар дөньяга җитәрлек булгандыр. Чү, немецча сөйләшәләр түгелме? Безнең туп тирәсендә немец солдатлары йөри. «Гут, гут», – диләр. Киткәннәрен көттем дә шуышып бардым. Йөрәгем кысып алды, биш кешенең берсе дә исән түгел. Документларын җыйдым. Тупны карыйм – төп-төзек. Замогы да алынмаган. Замогын алдым да Сорокин янына кайттым. «Шундый-шундый хәлләр, мәйтәм, нишлибез? Трибуналом пахнет. Туп немец кулына төшсә, командир тылга җибәрде дип исбатлый алмыйбыз, командир һәлак булган. Безгә – вышка! Уйла, мәйтәм, земляк».

Җилле-давыллы төн иде. Бәхеткә күрә, җил немецлар ягыннан исә, сөйләшкәннәре, котелок кырган тавышларына кадәр ишетелә. Немец төнлә йөрми, тупны алып чыгыйк, мәйтәм. «Башта ашыйк-эчик, тәүлек буе авызда бер валчык ипи дә гулять иткәне юк бит», – ди Сорокин. Берәр стопка спирт та җибәрдек. Башлы нәрсә Сорокин. Кабат болай эшләдек. Атларны тугардык та тупны тартып алып кайтырга киттек. Ничек азапланганны, туп тәгәрмәче баткач, көрәк белән ничә тапкыр җир казыганны хәтерләрлек тә булмады. Аннан иптәшләрнең гәүдәләрен арбага төяп алып кайттык, снаряд чокырына күмдек. Исем-фамилияләрен язган такта куйдык.

Таң атар-атмас, особый отделдан килеп тә җиттеләр. «Тубыгызны дошманга биргәнсез, мин сезне подтрибунал», – дип җикеренә офицер, пистолетын тартып чыгарып, борын төбендә болгаган була. Маңгаена бер чиртүгә үтерәм инде мин аны югыйсә. Борча инде менә, аның да уртачадан бәләкәе әле.

Алып барып күрсәттек, башта иптәшләрнең каберен, аннан өстенә ботаклар япкан тупны. Гафу да үтенә белмәде, тыловая крыса!

Иптәшләрне искә алып утырдык земляк белән, аларның да менә синең кебек бер көтү балалары калгандыр. Аракы эчкән егет түгел идем сугышка кадәр. Сугыш бозып бетерде, энекәш. Атака алдыннан йөз грамм спирт эчертеп юләрләндереп кертеп җибәрәләр солдатны, исән калсаң, үлгәннәргә поминка. Көнаралаш шулай.

Сигез ел үтсә дә, сугыш һаман төшкә кереп саташтыра, җәфалый. Бергә сугышкан, күптән һәлак булган иптәшләр белән төннәрен кычкырып сөйләшәм икән, туп атканда кычкырып сөйләшмәсәң, бер-береңне ишетеп булмый бит. Менә мин шуңа кычкырамдыр. Миннур апаң да, балалар да куркынып бетте. Вакыт-вакыт чоланга чыгып йоклыйм, анда да күршеләр ишетә.

Мин сугышта үлемнән курыкмадым, гарипләндереп, кеше күзенә каратып яткырма дип, Ходайдан сорый идем. Аллага шөкер, гозеремне ишетте Ходай.

Сталинград сугышының бер көненә чыдаган һәр солдатка орден бирер идем. Тик чигенгәндә орден өләшмиләр шул. Сугышның соңгы ике елында ике Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» медале бирделәр. Сталинград янындагы сугыш белән берсен дә чагыштырырлык түгел шул, кәкә. Анда бит бер исән тау, бер исән агач калмады, кая ул кеше…

4.Аяк асты кешеләр (диал.) – гади кешеләр.
5.Ләнгәр (фарсы теле алынмасы) – якорь.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
07 temmuz 2023
Yazıldığı tarih:
2014
Hacim:
432 s. 5 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-02789-2
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre