Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 22

Yazı tipi:
Шайтаннарның идарә итүләрен инкяр итү

Ислам дине игълан ителмәстән элек бар милләтләр шайтаннарның адәм балаларына ирек куючы булуларына вә теләгәнчә идарә итүләренә ышаналар иде. Шуңа күрә, нинди генә авыру килеп чыкса да, аны әшәке җаннар тәэсиреннән дип хөкем кылалар иде. Шул сәбәптән бу заманнардагы халыклар ялгыш, бозык уйга дучар ителгәннәр иде. Берәр кеше бертөрле авыруга дучар булса, җеннәрне вә шайтаннарны качыру чарасы күрәләр, каберләргә барып, үлекләрдән ярдәм сорыйлар иде.

Ислам дине бу хәлне үзгәртте, адәм балаларына шайтан тәэсире ялгыз вәсвәсә кылу вә котырту гына булып, шуннан башкага йогынтысы юк икәнлекне катгый сурәттә игълан кылды. Бу тугрыда Коръән-Кәрим: «Колларыма теләгән эшеңне кылырга син шайтанның куәте вә ихтыяры юк, син ялгыз вәсвәсәгә иярү җайларын гына, вәсвәсәңне генә кабул иттерәсең», – ди. Шайтан сүзе болай: «Минем сез адәм балаларын җәберләргә вә сез теләмәгән эшләрне сездән эшләтергә кодрәтем юк иде, мин сезне бары котырттым гына, сез минем котырыгыма иярдегез, шулай булгач, сез миңа үпкәләмәгез вә мине шелтәләмәгез, миңа иярүегез өчен үзегезне шелтәләгез!»

Хатыннарның хәлләрен үзгәртү

Ислам дине игълан ителмәстән элек заманнарда Җир йөзендә булган өлкәләрнең һәрберсендә хатыннар хайваннар дәрәҗәсендә, хокуксыз вә ихтыярсызлар иде. Бу төркемгә башлап хокук бирүче вә үзләрен адәм балалары хисабында йөртүче дин ислам дине булды.

Коръән-Кәрим кыз балаларны үтерүдән катгый тыйды. Шул хосуста кыямәт көнендә хөкем булачагын алдан ук кисәтеп куйды. Шәригать тарафыннан йөкләнгәннәрнең һәммәсендә хатыннарның ирләр белән бер дәрәҗәдә икәнлекләрен белдерде. Хатыннарга ярдәм итү вә алар белән яхшы тормыш сөрү хакында әмер бирде. Ирләр белән хатыннар арасында салкынлык булганда, низаг чыкканда, ир кеше юлына ашыгып кермичә, һәр ике тарафның хәлен белүче вә үзен ихтирам итүче хөкем тарафыннан ике араны килештерү вә мәслихәткә китерү тиешлеге күрсәтелде.

Гарәпләрдә хатын алу бер сан белән чикләнмәгән иде, шул сәбәптән бер ир теләсә никадәр хатын җыеп тота ала иде. Ислам шәригате шуны бары дүрт кенә хатын җыю дөрес булуга калдырды. Әмма бу эштә гаделлек кылуга көч җитү шартын куйды.

Гаделлек итә алмаслыгы булмаганда, бердән артык вә дүрткә кадәр хатыннарны җыюда ошбу мәслихәтләр бар:

1. Хатын бертөрле авыру белән авырый торган булса, аны аерып җибәрү, – әлбәттә, мөрәүвәтсезлек. Чөнки ул хатынга башка никахланучы булачак түгел. Тәрбия кылучысы булмавы да ихтимал. Әгәр дә шул хәлендә аны никахында тотып та, ир булган кеше башка бер хатынга никах кылмаса, нәфесе үзен зинага мәҗбүр итүе мөмкин. Әгәр дә ир үзе шундый авыруга дучар булу сәбәбеннән хатынын талак итсә, бу талак бик мәслихәт буладыр. Чөнки ул вакытта әлеге хатынның, башка берәүгә никахланып, яхшы тормыш итүе мөмкин. Бу хәл – шәригатьчә талакның файдасыдыр.

2. Хатыннарның саны һәрвакыт ирләр саныннан күп була. Әгәр дә күп хатынга өйләнү мөбах булмаса, күп хатыннарның никахтан мәхрүм калып, бозык юлларга керүләре мөмкин. Хатыннар үзләре дә никахсыз калуны теләми.

Күп хатынга өйләнүне Тәүрат тыймаган иде. Инҗилдә дә бу эштән ачык рәвештә тыю күренми. Мәшһүр пәйгамбәрләрнең үзләрендә дә күп хатынга өйләнү булганлыгы мәгълүм. Әгәр дә бу эштән Аурупа халыклары тыелсалар, бу эш дин җәһәтеннән түгел, бәлки иске вакытлардан калган гадәтләргә күрә генәдер.

Шупенһауер хатыннар хакында язган рисаләсендә ошбу рәвештә сүз сөйли: «Күп хатынга өйләнү дөрес булган милләтләрдә хатыннар үзләрен тәрбияләрлек ирдән мәхрүм калмыйлар. Әмма бездә (Аурупада) ирсез калган хатыннарның исәп-хисаплары юк. Бик күп кызлар, үзләренә никахланучы ирләр булмау сәбәпле, шул хәлләрендә картаялар. Әмма юксыл хатыннар иң авыр хезмәтләрне кылып йөрергә мәҗбүр булалар. Шушы мәҗбүр вә мәзлум, ягъни рәнҗетелгән хатыннар булу сәбәпле, хатыннарның икенче бер төркеме шәригатьчә булмаган рәвештә ирләр тәрбиясендә рәхәтлектә гомер сөрә. Бер Лондон шәһәрендә генә үзләрен бозыклык диңгезенә батырган сиксән мең кадәр фахишә бар. Бу мәсхәрәлекнең сәбәбе, һич шөбһәсез, күп хатынга өйләнүне дөрес күрмәүчелектәндер».

Күп хатынга өйләнүне ислам дине бәгъзе бер шартларда дөрес күрә. Әмма аның белән ирексезләмичә, шушы ноктаны хәтердә тоту кирәк. Әлеге шартлар ихтирам ителгән тәкъдирдә, үзләре хакларында күп хатынга өйләнү дөрес булган шәхесләр күп булмаслар. Фахишәләр асрап гомер сөрүгә караганда, хатыны өстенә булса да хатын алу яхшырак булса кирәк. Гомерләре бозыклык дөньясында әрәм булган хатыннарның балалар анасы булып, картлык көннәрендә гомерләрен шул балалары тәрбиясендә тынычлык белән уздыруга лаеклы булулары мөмкин. Күп хатынга өйләнүнең шәригать кушкан эш булуыннан хатыннар үзләре файда күрәчәк.

Һәрхәлдә, күп хатынга өйләнүдә булган зарарлар белән булган файдалар кара-каршы куелып, кайсы тараф җиңгән вә кайсы тараф җиңелгән булуы дикъкать белән тикшерелсә, зарарына караганда файдасының өстен булачагында шөбһә юк.

Күп хатынга өйләнү дөрес булудан төп нәтиҗә нәсел арту вә нәсел-ыруны саклау булганлыктан, моңа каршы хатыннар күплеге сурәтен дәлил итү урынлы булмас…

Һәрхәлдә, ислам шәригатенең талакны шәригать кушкан[ча] эш итүе вә бәгъзе бер шартлар белән күп хатынга өйләнүне мөбах кылуы хатыннарның хәлләрен яхшы якка үзгәртүдер. Шуңа күрәдер исламның ошбу ярдәм итүләренә озак заманнар каршылык, дошманлык күрсәтүче Аурупа галимнәрендә гомуми фикерләр көннән-көн шушы мәсләккә якынлашып бара.

Хәмер, исереклек, дуңгыз ите

Коръән-Кәрим ачык рәвештә хәмер эчүдән, отыш уйнаудан, дуңгыз ите ашаудан тыйды. Бу тыюның һәр ноктадан караганда да мәслихәт икәнлегендә шөбһәләнергә урын юк.

Дөнья мәслихәтләре

Коръән-Кәрим яхшы ашауны вә эчүне, яхшы киемнәр киюне вә зиннәтләнүне мөбах кылды. Бәндәнең үзенә кирәк нәрсәләрне булдыру өчен тырышуын әмер кылды. Үзләре яраткан хезмәтләргә көч куеп эшләргә рөхсәте булды. Артык дәрәҗәдә тәкъвалык вә рәһбанияткә, тәнне газаплауга рөхсәте булмады. Хокук вә каза, фәтва671 вә мөгамәләләр мәсьәләләрен, хөкүмәт төзү вә аңа омтылу рәвешләрен тәшригъ кылды672. Кыскасы, үзгәртү ысулларыннан һәрбер ысулны вә яхшы холыклылык мәсьәләләреннән һәрбер яхшы холыклылыкны ислам дине бәян итте. Шуңа күрә дөньяда камил дин ислам дине генә икәнлегендә гакыллы вә тәгассыбсыз673 кешеләрнең шөбһәләре булмас. Мәдәниятле вә гыйлемле милләтләрнең көннән-көн ислам динендәге кагыйдәләргә якынлашып баруларының сәбәбе дә ошбу эш булса кирәк…

Ислам динендә мактаулы вә лязим вазифалар

Ислам динен кабул иткән вә мөэмин-мөселман булган кешеләрнең шул дин тарафыннан өйрәтелгән мактаулы вә бәгъзеләре лязим вазифалары бар. Шуларны башкаручыларга саваплар вәгъдә ителәдер. Әлеге вазифалар җөмләсендә ошбу эшләр бар:

1. Аллаһы Тәгаләгә кире кайту. Мөэмин-мөселман булган кешенең рухы вә бөтен тәне белән Аллаһы Тәгаләгә юнәлүе – изге вазифадыр. Шуңа күрә әлеге динне кабул итү сәгатенә кадәр дин хакында булган фикерләреннән вә фәлсәфәләреннән, гомумән, ислам диненә каршы булган гамәлләреннән вә гадәтләреннән – һәммәсеннән бизү вә буш хәтер хәлендә, ягъни зиһенсез калып, Аллаһы Тәгаләгә кире кайту һәм туры юлга керү, тәүфыйк бирүне Аннан сорау, ялыну вә ялвару, ислам дине боерган эшләрне эшләп, тыела торганнарыннан тыелу – Аллаһы Тәгаләгә кире кайту буладыр. Ислам диненең кешеләрнең нәфесләрен бозык уйлардан, бозык гореф-гадәт, тәгассыблардан, иске вакытлардан мирас булып калган начар гадәтләрдән саклавы ошбу хәлдән гыйбарәттер. Рәсүлуллаһның (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Һәрбер гөнаһсыз бала зиһенсез хәлендә дөньяга килә дә, аларны ата вә аналары яһүд, христиан, мәҗүси мәзһәбләренә кертә вә үзләренә ияртә. Әгәр дә ата-аналары шулай итмәсә иде, алар көннәрнең берендә ислам динендә булырлар иде. Ошбу сәбәптән дә ислам дине фитърый, ягъни табигый дин дип йөртелә», – дигән сүзләре бар.

2. Ихлас. Ислам диненең әһәмиятле нигезе – ихлас. Ихлас – әшәкелек вә икейөзлелектән сәламәт булып, чын күңел белән иман китерү ул. Аллаһы Тәгалә: «Шул көндә (ахирәттә) маллар вә угыллар файда бирә алмас, ялгыз сәламәт күңел белән Аллаһы хозурына бару гына файда бирә», – ди. «Ихлас» хакында Коръән-Кәримдә «Без сиңа хак Китап иңдердек. Аллаһыга мәҗүсилектән һәм икейөзлелектән сәламәт хәлдә гыйбадәт кыл, ап-ачык бел: чын дин – Аллаһы өчендер» дигән аятьләр бар.

Адәм баласы никадәр генә кимчелекле вә гөнаһлы булса да, аның чын күңел белән турыдан-туры Аллаһы Тәгаләгә кире кайтуы вә юнәлүе – мәслихәт эш. Гамәлләрен дә мөмкин кадәр ихластан кылырга тырышу лязим.

3. Ризалык, хәвеф вә үтенү, мөрабит, ягъни сакта тору. Мөселман булган кеше Аллаһы Тәгаләнең үзләре хакындагы хөкемнәренә риза булырга вә үз-үзен юатырга, күңелле эшләр булганда, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылырга тиешле. Мөселман булган кеше Аллаһы Тәгаләгә бәндәчелек итүдә җитешсезлеге өчен Аллаһы Тәгаләнең газабыннан куркып вә шуның белән бергә Аллаһы Тәгаләнең шәфкатьле вә мәрхәмәтле икәнлеген хәтерләп, өметен өзмәскә тиеш. Әмма газабыннан имин булу вә рәхмәтеннән өметсезләнү һич тә ярый торган эш түгел.

Ислам динендә булган кешенең вазифасы – ислам диненә кимчелек китерүгә сәбәп булачак эшләрдән вә сүзләрдән бөтен тырышлыгы белән саклану. Бу – мөрабит, ягъни сакта тору була.

4. Тәүбә. Тәүбә кылу – мактаулы вазифа гына түгел, бәлки Аллаһы Тәгаләнең: «Һай мөэминнәр! Аллаһыга эчкерсез тәүбә белән тәүбә кылыгыз!» – дигән әмеренә караганда лязим вазифа. «Эчкерсез тәүбә» дип Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы күздә тотылган башка ниятләр вә теләкләр катнашмаган тәүбәгә әйтеләдер.

Тәүбә – кабахәт вә гөнаһ эш булганлыгы сәбәпле, гөнаһ эшне кую, үткән вакытларда шуңа дучар булган өчен, чын күңел белән үкенү, яну вә көю һәм дә моннан соң киләчәк заманда шуны эшләмәү хакында ант итү, кискен карарга килү вә күңелне беркетү.

Динле булуның файдасы

Кеше, матди бер хайван булганлыктан, дөньяда яшәгән вакытында торыр урын һәм дә ашау-эчү, кию-салу кебек табигый хаҗәтләрен үтәүгә мохтаҗ. Ошбу табигый хаҗәтләре бик әһәмиятле булып, аларга игътибар бирмәү мөмкин түгел. Мәгәр кеше, башка хайваннар кебек, табигый вә матди хаҗәтләрен үтәү белән генә канәгать кала алмый. Аның рухани булган хаҗәтләре күп. Күңеле һәртөрле фикерләр белән сәяхәт итә, Мәгъриб белән Мәшрикъ арасында вә җир өсте белән күк астында, болардан да узып, бик ерак урыннарга да китә вә шул арада кайтып та килә. Әйтергә мөмкин: кеше рухында булган акыл вә күркәмлек күз белән күрелгән ошбу тереклеккә сыймый вә аңа канәгать итми, бәлки аның аръягына да чыгып китә. Аның каршында күзгә күренгән галәм бик кечкенә галәм булып кала.

Әгәр табигый хаҗәтләре вә матди шөгыльләре тыелмаган булса, кеше бу күзгә күренә торган тереклекне һичнәрсә санамас вә, шушы дөньяга сыя алмыйча, бер урында тора алмас. Ул үз фикере барып тоташа торган бер үзәк вә юаныч эзләүгә мәҗбүр булыр вә шуның өчен тырышып йөрер иде.

Хакыйкать хәлдә бу тереклектә кеше күңеле канәгатьләнеп туктарлык бер үзәк булмавы мәгълүм. Дөньялыктагы дәрәҗәләр вә хезмәт урыннары, гүзәллек вә зиннәтләр, байлык вә рәхәтлекләр – берсе дә ышанычлы вә күңел туктарлык дәрәҗәдә әһәмиятле түгел. Бу нәрсәләр бүген бар, иртәгә юк. Дөрестән дә, дөнья – бәла вә каза, һәртөрле мәшәкать вә михнәт, кайгы вә хәсрәт мәйданы. Адәм баласының гомере монда күбесенчә авыру белән, ризык вә кирәк әйберләр артыннан йөрү вә йөгерү белән үтә. Арада булган рәхәт заманнар йоклаганда күргән төш сыман үтә дә китә.

Дөньяда нинди мәртәбәле кешеләр вә ярты дөньяда хөкем итүче падишаһлар булды. Милекләре бер өлкә кадәр булган һәм дә, бурычка акча бирүләре сәбәпле, олуг вә көчле хөкүмәтләрне үз әмерләре астында тоткан байлар вә дәүләт хуҗалары булды. Дөньяның астын өскә китереп йөргән гаскәр башлыклары яшәде. Ләкин боларның соңгы көннәрендә хәлләре ни рәвештә булды соң? Алар ниләр эшләделәр?.. Кара туфрак астына күмелделәр дә тәннәре кортларга азык булды. Җисемнәре калмады вә исемнәре онытылды. Дөньяга килмәгәндәй вә йолдызларны һәм дә ай белән кояшны күрмәгәндәй булдылар.

Бөтен хәле вә тарихы шушы рәвештә булган урынга кешенең фикере, күңеле тукталу вә шуңа канәгатьләнү ихтималы юк, һич юк. Бу дөньяның хәле инде һәркемгә мәгълүм. Бүген бер якыныңа вә иртәгә үзеңә сырхаулык килә, кайгы соңында кайгы бер-берсенә тоташып дәвам итә.

Адәм баласының кыска гына гомере вә санаулы көннәре шушындый вакыйгалар белән уралу, һәртөрле мәшәкатьләр белән чолгану сәбәбеннән, аның берәр төрле юаныч табуга мохтаҗ булуы табигый. Ләкин нәрсә белән юансын да кайгыларын күңеленнән ничек итеп бушата алсын?! Чөнки дустының кайгысы моның үз кайгысыннан да зуррак. Кардәш башына килгән михнәт моның үз михнәтеннән дә әсәрле вә аянычрак. Әмма сөйләми вә эчен бушатмый тору һич мөмкин түгел. Чөнки хәсрәтләрнең күңелдә җыелуы, бер-берсе өстенә өелүенең адәм баласына иң зарарлы агулардан да зуррак зарар итүе мәгълүм.

Шундый вакытта адәм баласы бер ярдәмчегә мохтаҗ түгелме?.. Һич шөбһә юк, мохтаҗ! Шундый ярдәмчегә мохтаҗ ки, ул ярдәмче аңа кайдан килеп, кая барачагы хакында аңлатып бирсен, яз көнендә кояш кызуы белән эреп югалган кар төсле югалмаячагын, бәлки, тәне үлгәннән соң, дөнья белән бәйләнеше өзелгәннән соң, мәңгелек бер тормышка тоташачагын, әгәр дә бүгеннән чарасын күрсә, шул мәңгелек тормышта бәхет белән хөрмәтләнәчәген аңлатып, күңелен шуңа карарландырсын.

Шушындый ярдәмчене табу мөмкинме? Дөньяда моның кебек ярдәмче булачакмы? Дөньяның михнәтләре өскә төшкәндә, адәм баласының: «Мин бу дөньяга ни өчен килдем? Кая барачакмын? Үлү белән бөтенләй бетәмме, югаламмы? Нинди хәлләр күрәчәкмен?» – дип аһ оруын басарлык вә күңелен юатырлык бер чара табылачакмы?

Әлбәттә, бар һәм иң камилләшкән вә иң ышанычлы ярдәмче бар. Бу ярдәмче вә юатучы – диндер. Дин сәбәбеннән ошбу урап алган кайгыларның һәммәсеннән котылу табу, чын юану белән юану, хәтта күңелне тәмам тынычландыру һәм юату мөмкин.

Ошбу чиге беленмәгән, башы вә ахыры күренмәгән тереклекнең мөдире вә хуҗасы бар. Бөтен хәл Аңа мәгълүм. Адәм баласының кайгылары вә сызланулары, зар вә моңнары – һәммәсе Аның хозурында. Ул Зат адәм баласы өчен ата вә анасыннан да шәфкатьле. Дөньяда булган авырлыкларның киләчәк көндә хәерле нәтиҗәләре булачак. Дөньяның вакыты кыска булып, бер сәгатьтә үтәчәк. Адәм баласының асыл гомер сөрә торган урыны – ахирәттер. Дөньядагы мәшәкатьләрнең һәммәсе – ахирәт сәфәренә әзерләнүдер. Шуның өчен бу сәгатьтә сабыр итү, Аллаһы Тәгаләнең хөкеменә риза булу кирәк. Бу хосуста аның вәгъдәсе бар: «Иннәл-лаһә лә йәхлүфүл-йәгад»674.

Юаныч, 16 т.

Без – шималь (Болгар) төрекләрендә гыйлем тәхсил итү675 рәвешләре

Без – шималь төрекләрендә булган гыйльми әсәрләрне, гомумән, һәр хосуста булган китапларны вә кәгазьдәге рәсми вә рәсми булмаган язуларны – һәммәсен тәләф иттеләр676 вә язу исемендә бернәрсә дә калдырмадылар. Мәчетләр вә җамигълар, мәктәп вә мәдрәсәләр – һәммәсе харап ителде. Хәтта каберләр өсләрендә булган ташларга кадәр җыелып, чиркәү биналарына тотылды.

Шуның өчен Казан алынуга кадәр булган тарихымыз, сәләфләремез677 хосусларында булган хикәятләр вә хәбәрләр һәммәсе заегъ булды678, хөрмәтле бабаларымыз берлә берлектә каберләргә күмелде. Әгәр дә Ибне Фазланның Болгарга булган сәяхәтнамәсеннән бәгъзе бер фасыллар «Мөгъҗәмел-бөлдан» га кереп калмаган булса, Ибне Баттутаның Болгарга килүе хакындагы хәбәрләре үзенең сәяхәтнамәсендә сәламәт сакланмаган булса вә башка бер бәгъзе сәйяхләрнең хикәятләре мөнәсәбәте берлә Болгар төрекләренең хәбәрләре чит мәмләкәт исламнарына ирешмәгән, кыска төннәрдә ястү намазы хакында Болгар төрекләре истәфтә679 кылып, олуг ислам халыкларына мөрәҗәгать кылмаган булса иде, ихтимал ки, Болгарның үзе вә Болгар төрекләре хакындагы хәбәрләр тәмам онытылып беткән булыр вә «кянә ләм якүнү»680 сыйфаты алган булыр иде.

Бу дөньяда рус кавеме кадәр вәхши вә әхлаксыз, залим вә бәнү бәшәргә681 шәфкатьсез бер кавем булмаса кирәк. Боларны тәгъриф итәргә682 телләрнең вә каләмнәрнең көчләре җитәчәк түгел. Үзләренә мөнасиб683 юллар ачылу вә мөнасиб кораллар төзелү сәбәбеннән, бу эш җәннәт әһленә генә мияссәр684 булса булыр. Болар, ягъни Болгар төрекләре русларга вә үзләренә карата башка милләтләр тарафыннан күрсәтелгән мөгамәләләрен истәлекле вакыйгага охшатып аңлатсалар аңлатырлар.

Руслар Казан вә аңа табигъ булган өлкәләрне алганнан соң һәм дә тырнакларын бу олуг мәмләкәткә батырганнан соң, әһле ислам сахраларга, урман араларына качты вә бәгъзе берләре Дагстанга, хәтта Дагстаннан үтеп, Төркиягә китеп таралды. Руслар Казан шәһәрендә булган вә кулларына төшкән мөселманнарны көтү-көтү итеп, ирләрен, хатыннарын, бала-чагаларын алып китеп чукындырдылар вә үзләренең олугларына кол вә кәнизәк итеп өләштеләр. Бу бәхетсез җаннар байларда хайван урынына хезмәт иттеләр, кулдан-кулга сатылып, күчеп йөрделәр. Боларның нәселләре без яшь вакытта байларда кол булып гомер сөрәләр иде. Император Александр II фәрманы берлә азат ителделәр.

Руслар үзләренә каршы тору ихтималлары булган мөселманнарны бетергәннән вә әһле исламнан алган ганимәт малларына чумып рәхәтлектә гомер сөрергә керешкәннән соң, анда-монда таралган мәзлум ислам гаиләләре урманнарда вә тау араларында, әрәмәләрдә качып яткан урыннарыннан чыгып, авыллар төзергә вә ыруглар, кабиләләр булып җыелышып дөнья көтәргә керештеләр.

Беркадәр вакыт үткәннән соң, Кырым вә Дагстан, хәтта Төркия өлкәләренә качып киткән җәмәгатьләр арасыннан кайтучылар вә авылларда булган әкърибаларына685 сыенучылар да булды. Ошбу кайтучылар арасында бәгъзе бер гыйлем әһелләре үзләре йөргән вә гыйлем тәхсыйль иткән урыннарында бәгъзе бер рисаләләр686 вә китаплар күчереп, үзләре берлә бергә алып кайттылар. «Устуани», «Мөхәммәдия», «Әнварел-гашикыйн»687, «Алты бармак», «Мәгърифәтнамә», «Тарикате Мөхәммәдия»688, «Һәдиятес-Соглүк»689, «Нисабел-әхбар»690 кабиленнән691 әсәрләрнең шул вакытларда бу мәмләкәткә кайтканлыгы зыйнн ителәдер692.

Әмма «Шорутес-салат»693, «Тәгаллемес-салат»694 кабиленнән әсәрләр – Дагстан голямасының695 тәэлифләреннән696 булып, шунда укучылар тарафыннан китерелгән булса кирәк.

Бу мәкаләдән асыл максуд гыйлем тәхсыйль итү юлын бәян кыйлу иде. Монда кадәр булган сүзләр ошбу бәхәскә мөкаддимә697 рәвешендә генә язылды. Матбугат булмау өстенә, язма әсәрләр авылларда һәрвакыт янып торганлыктан, якын вә ерак бабаларыбыз заманнарында гыйлем тәхсыйль итү тәртипләре хакында ачык мәгълүматыбыз юк. Казан дәүләте мөнкариз698 булганнан соң, авылларда тереклек итүче бабаларыбызның беренче мәртәбә Дагстан голямасы тәртипләре рәвешендә вә аннан соң, кайсы гасырлардан башлаптыр, Бохара әхваленә699 ияреп гыйлем тәхсыйль иткәнлекләре беркадәр мәгълүм.

Дагстан әхвалендә булган тәхсыйль үз кавемебез өчен файдалы булган хәлдә, Бохара әхваленчә булганның файдасыз гына түгел, бәлки беркадәр зарарлы булганлыгы да күп затлар тарафыннан игътираф ителә700. Бу мәсьәләне тәфсил кыйлуга вакыт та вә әхваль дә мөсагыйд түгел701, шуның өчен мәсьәлә ачык хәлендә калдырыла.

Үземнең яшь вә башлап гыйлем тәхсыйленә керешкән вакытларыбызда (һиҗри белән 1281, милади белән 1864 еллар хөдүдендә702) үзебездә булган укулар вә укытулар күбрәк урында ошбу рәвештә буладыр иде.

Мәхәлләләрдә булган ир балалар «мәхәллә мәктәбе» исемендәге мәктәпләргә йөреп укыйлар, укытучылар шул мәхәлләнең имамы буладыр иде. Кыз балалар, имамнарның өйләренә сабакка йөреп, шул имамнарның хатыннарыннан (остазбикәләреннән) укыйлар иде. Дәресләр, күбрәк вакытта октябрь башыннан башланып, март ахырларында тукталадыр иде.

Зурлар өчен утыз-кырык, бәлки, йөз мәхәлләнең берендә бер мәдрәсә булып, боларда гыйлем белән шөһрәтләре булган мөдәррисләр укыта иде. Бу мәдрәсәләргә шәкертләр читтән җыела вә мәдрәсәләрдә торалар иде. Әмма кызлар өчен аерым мәдрәсәләр вә мәктәпләр булмыйча, мәхәллә остазбикәләреннән соң дәресләрдән тукталалар иде.

Мәктәпләрдә вә мәдрәсәләрдә дәресләр күбрәк ошбу рәвештә була иде:

1. «Әлифба», «Әбҗәд»703, «Иман шарты» рисаләсендәге «кәлимәтүн таййибәтүн» не704 иҗекләп, «Һәфтияк» не705 иҗекләп, соңыннан сүрәләп (иҗекләми уку), «Бәдәвам», «Йосыф», дәхи болардан башка төркичә әсәрләр, «Кәлимәтүн таййибәтүн», «Намаз ниятләрен», «Әт-тәхият»706 вә «Конут»707 догасын, намаз укыганнан соң кылына вә Коръән укыганнан соң укыла торган гарәпчә догаларны ятлау. Ошбу кадәр укулар өчен өч кыш вакыт үткәрелә иде. Болар арасында сирәк кенә язу танучылар булса да, күбрәкләре бернәрсә дә белмәгән хәлләрендә мәктәпләрдән аерылалар иде.

2. Гарәпчә-фарсыча китаплар вә рисаләләр. Күбрәк ошбу исемнәрдә әсәрләр укыла иде: «Шорутес-салат», «Кырык хәдис», «Әл-баб»708 (соңгы икесе мәүзуг709 хәдисләр710 берлә тулы), «Як хикәят» (шигалардан711 бере тарафыннан фарсыча мәнзумә712 ителеп язылган мәснуг713 бер кыйсса), «Тәгълимес-салат», «Төхфәтел-мөлүк»714 яки «Мәнийятел-мосалли»715, «Нисабел-әхбар» яки «Шәригател-ислам», «Мәнийятел-мосаллига Ибраһим әл-Хәләби шәрхе» яки «Төхфәтел-мөлүк» шәрхе – «Һидаятес-Соглүк», «Хәмед би хәд»716 (фарсыча), «Тәгълимел-мөтәгаллим тарикат-тәгълим»717, «Бидаятел-һидаят»718 (имам Газзалинеке) вә башкалар.

«Һәфтияк шәриф» тән бәгъзе бер сүрәләрне, хосусан «Ясин» вә «Тәбарәк» сүрәләрен ятлату үрнәге мөгаллимнәр тарафыннан күчергеч итеп язып бирелгән…

«Әүвәл алдым унбиш куян тиресе, һәрбере – бишәр тиеннән. Бөтенесенә бер сум түләдем. Янә алдым унбиш төлке тиресе, һәрбере – унбишәр тиеннән. Бөтенесенә ике сум түләдем. Янә алдым унбиш бүре тиресе, һәрбере – егерме тиеннән. Бөтенесенә өч сум түләдем. Янә алдым унбиш кәҗә тиресе, һәрбере – егерме биш тиеннән. Бөтенесенә дүрт сум түләдем» рәвешендәге язуны шәкертләр кыш буена күчерәләр иде. Бу эшләрнең һәммәсе өчен өч кыш үтә иде.

3. Мөдәррис үзе гарәп теленең сарыфын719 укыта башлап, соңыннан «Бәдан», «Шәрхе Габдулла» китаплары укыла. Моның өчен бер кыш үтә.

4. Гарәп теленең нәхусе720 башлана. Кавагыйд721 вә аның тәмамында фарсыча тәркибе722 белән «Гавамил Җөрҗани»723 укыла. Моның өчен бер кыш үтә.

5. «Кяфия»724 укыла вә укылган кадәр урыннары ятланып барыла. Ярымы кадәр укылганнан соң, Габдеррахман әл-Җаминең «Әл-фәваидез-зыяия»725 исемле шәрехеннән бәгъзе урыннары «Габделгафур» вә «Госаметдин» хашияләре726 вә бәхәсләре берлә укыла. Бәгъзе бер мәдрәсәләрдә шушы вакытта «Гайнел-гыйлем»727 һәм дә «Мохтасарел-викая»728 китапларыннан бәгъзе урыннары укыла торган булган. Болар өчен дүрт кыш сарыф ителә.

6. «Мантыйк» дәресе башлана вә «Ногман», «Мелла Садыйк» хашияләре берлә «Шәрех Исагуҗи»729, «Ысулел-фикъһе» дән730 «Зөбдәтел-әсрар»731, «Тарикате Мөхәммәдия» вә башкалар. Болар өчен ике кыш. Әхлак фәненнән булган «Гайнел-гыйлем», «Тарикате Мөхәммәдия», «Шәригател-ислам»732 кабиленнән әсәрләр мәдрәсәләрдә «Хәдис» фәненнән хисап ителеп истигъмаль кыйлына733.

7. Хашияләре белән «Шәрех эш-шәмсия»734, мәгъруф735 хашияләре белән «Шәрех гакаидин-Нәсәфи»736; болар өчен ике кыш сарыф ителә. Гомерләре мөсагадә737 итүчеләр вә мәгыйшәт738 сәбәпләрен күрергә яки гаскәрлек хезмәте үтүгә мәҗбүр булучылар һәрвакыт мәдрәсәләрдән вә дәресләреннән аерылып торалар. Әмма гомерләре вә вакытлары мөсагадә иткәннәр моннан соң да ошбу рәвештә дәвам кылалар.

8. Хашияләре белән «Сөлләмүл-голүм»739, «Шәрех хикмәтел-гайн» нән бәгъзе бер бәхәсләр, «Тәүзыйх вә тәлвих»740 китапларыннан бәгъзе урыннар. «Гакаиде Газдия»741 гә булган «Дәвани шәрехеннән вөҗүһ хәмсә»742 – һәртөрле хашияләре белән, «Шәрехел-викая» яки «Әл-һидая» дән743 бәгъзе урыннар, «Шәрех фараизес-Сәҗавәнди»744. Ошбу «Шәрех фараизес-Сәҗавәнди» укылган вакытта, сакаллы шәкертләрдән унга кадәр генә булса да җәмыгъ745 вә тәгъриф746, зареб747 вә тәкъсим748 кагыйдәләрен белергә мәҗбүр булалар вә башлап рәкым749 истигъмаль итүгә өйрәнәләр. Шуннан соң шәкертләр хәтем дәрес кыйлып750, мәдрәсәдән дә аерылалар. Бәгъзе берләре мөкәррир751 булып, үзеннән яшьләрнең сабакларын өйрәтеп, мәдрәсәдә беркадәр кышлар калалар. Һәрхәлдә, шушы сыйныф соңгы сыйныф була, моның шәкертләре мәдрәсәдән мәдрәсәгә моназарә кылышып752 йөриләр вә шөһрәт чыгаралар.

Ошбу рәвештә хәтем дәрес итүчеләрдән бер кыйсьме753 үзләренең барлык әһәмиятле фәннәрне бетергәнлекләрен, моннан соң тәхсыйль ителәчәк гыйлем вә фән калмаганлыкны, максудлар тәмам хасыйль булганлыкны игътикад итәләр754 вә үзләренә назыйр755 тапмый тәмам киерелеп йөриләр. Әмма аз гына фәрдләрдән756 гыйбарәт булган бер кыйсьме: «Безнең беркадәр укуларымыз вә тәхсыйль гыйлем өчен мөкаддимәләрне хәзерләү мәликә хасыйль итү, кабилият757 вә истигъдадны758 эшләтү булды. Асыл тәхсыйль вакытта вә әһәмиятле мәгълүматны кәсеп кыйлу заманы моннан соң буладыр», – дип беләләр. Ләкин боларның шушы эшләргә мөбашәрәт759 итүләренә, бердән, яшьләре артык зураю, икенчедән, истифадә итәчәк760 мәгърифәт сахибләре вә мөтәхассыйсларга761 кытлык вә, өченчедән, дөнья шөгыльләре манигъ булу762 сәбәпле, әхвапле әхваль мөсагадә итмичә, шул хәлләрендә калалар вә гомерләрен тәәссеф763 берлә үткәрәләр.

Монда кадәр сөйләгәннәребез яшь вакытларымыздан башлап һиҗри белән 1234, милади белән 1918 елларга кадәр булган хәлләр иде. Шуннан соң заман тарафыннан мәктәпләребез вә мәдрәсәләребез тәмам ябылдылар. Дин укыту җинаять саналып, низамнар764 игълям765 ителде, хөррияте матбугат766 бетте, милли хәрефләребез ташланды, халкыбызның олуг бер кыйсьме иртидад кыйлды767, хәзерендә төрки телебез беркадәр дәвам итеп киләдер, ләкин монысы да инкыйраз768 алдында.

Юаныч, 16 т.
671.Фәтва – нинди дә булса бер эшне эшләү, дини яктан дөресме-түгелме икәнен күрсәтеп бирү.
672.Тәшригъ кылу – законнар чыгару.
673.Тәгассыб – фанатизм.
674.Иннәл-лаһә лә йәхлүфүл-йәгад – Аллаһы Тәгалә Үзенә кире кайтучыны, чыннан да, игътибарсыз калдырмый.
675.Тәхсил итү – өйрәнү.
676.Тәләф итү – әрәм-шәрәм итү.
677.Сәләфләр – борынгы кеше.
678.Заегъ булу – әрәм булу.
679.Истәфтә – карар.
680.Кянә ләм якүнү – бар иде, хәзер юк.
681.Бәнү бәшәр – адәм балалары.
682.Тәгъриф итү – аңлату.
683.Мөнасиб – яраклы.
684.Мияссәр – насыйп.
685.Әкъриба – туганнар, кардәшләр.
686.Рисалә – мәкалә, кечкенә китап.
687.Әнварел-гашикыйн – гашыйклар нуры.
688.Тарикате Мөхәммәдия – Мөхәммәднең дини юнәлеше.
689.Һәдиятес-Соглүк – әс-Соглүк бүләге.
690.Нисабел-әхбар – хәбәрләр башлангычы.
691.Кабил – кебек; төр, төркем.
692.Зыйнн ителү – уйланылу.
693.Шорутес-салат – намаз шартлары.
694.Тәгаллемес-салат – намаз өйрәнү.
695.Голяма – галимнәр, укымышлылар.
696.Тәэлиф – китап.
697.Мөкаддимә – кереш.
698.Мөнкариз – юкка чыгу, бетү, һәлак булу.
699.Әхваль – хәл, торыш.
700.Игътираф ителү – кимчелекләрен, гаебен тану.
701.Мөсагыйд түгел – мөмкин түгел.
702.Хөдүд – чик.
703.Әбҗәд – борынгы гыйбрани (яһүд) әлифбасындагы хәрефләр тәртибен күрсәтү өчен ясалган мәгънәсез сүзләрнең беренчесе һәм шул сүзләрнең барысының исеме.
704.Кәлимәтүн таййибәтүн – яхшы сүзләр.
705.Һәфтияк – Коръәннең җидедән бер өлешен эченә алган китап.
706.Әт-тәхият – яхшы теләк.
707.Конут – биләмә.
708.Әл-баб – ишек.
709.Мәүзуг – монда: өйрәнелә торган.
710.Хәдис – Мөхәммәд пәйгамбәр сөйләгән сүзләр.
711.Шига – дүртенче хәлифә Галигә һәм аның балаларына тарафдарлык мәзһәбе.
712.Мәнзумә – дастан.
713.Мәснуг – төзелгән.
714.Төхфәтел-мөлүк – патшалар бүлеге.
715.Мәнийятел-мосалли – намаз укучы кеше язмышы.
716.Хәмед би хәд – чиксез мактау.
717.Тәгълимел-мөтәгаллим тарикат-тәгълим – укучының белем алып өйрәнүе.
718.Бидаятел-һидаят – туры юлга керүнең башлангычы.
719.Сарыф – морфология.
720.Нәху – грамматика.
721.Кавагыйд – кагыйдәләр.
722.Тәркиб – сүз тезмәсе; кушымта.
723.Гавамил Җөрҗани – Җөрҗанинең (Үргәнечле) сүз төрләнеше буенча кулланмасы.
724.Кяфия – канәгатьләнерлек.
725.Әл-фәваидез-зыяия – яктылыкның файдасы.
726.Хашия – бер китапның эчтәлеген ачыклаучы икенче китап, әсәр, китап читендәге язма.
727.Гайнел-гыйлем – гыйлем чишмәсе.
728.Мохтасарел-викая – «Саклау» га кыскача аңлатма.
729.Шәрех-Исагуҗи – борынгы грек философы Порфирийның логика буенча трактаты, ягъни «Аристотель категориясенә кереш» нең аңлатмасы.
730.Ысулел-фикъһе – ислам дине мәсьәләләре турындагы белем ысуллары.
731.Зөбдәтел-әсрар – серләрнең иң яхшысы.
732.Шәригател-ислам – ислам шәригате.
733.Истигъмаль кыйлыну – файдаланылу.
734.Шәрех эш-шәмсия – «Кояшлы» га аңлатма, гарәп телендә мантыйк китабы.
735.Мәгъруф – танылган.
736.Шәрех гакаидин-Нәсәфи – Нәсәфтәге дини ышануга аңлату.
737.Мөсагадә – үзара булышу, ярдәм итешү.
738.Мәгыйшәт – тормыш.
739.Сөлләмүл-голүм – гыйлем баскычлары.
740.Тәүзыйх вә тәлвих – ислам дине методологиясе һәм искәрмәләр.
741.Гакаиде Газдия – «Ярдәм» дә дингә ышанулар.
742.Вөҗүһ хәмсә – биш ысул.
743.Әл-һидая – туры юл.
744.Шәрех фараизес-Сәҗавәнди – Сәҗавәнди фарызларының аңлатмасы.
745.Җәмыгъ – кушу.
746.Тәгъриф – алу.
747.Зареб – тапкырлау.
748.Тәкъсим – бүлү.
749.Рәкым – сан, цифр, номер.
750.Хәтем дәрес кыйлып – дәресләрне тәмамлап.
751.Мөкәррир – өйрәтүче, кабатлаучы.
752.Моназарә кылу – сүз көрәштерү, бәхәсләшү.
753.Кыйсем – өлеш; бүлем, төркем.
754.Игътикад итү – ышану.
755.Назыйр – караучы, күрүче; башлык, мөдир.
756.Фәрд – бер, бер бөртек.
757.Кабилият – сәләтлелек, булдыклылык.
758.Истигъдад – зирәклек, үткенлек.
759.Мөбашәрәт – керешү, башлау, эш башлау.
760.Истифадә итү – файдалану.
761.Мөтәхассыйс – белгеч.
762.Манигъ булу – тыю, тоткарлау.
763.Тәәссеф – үкенү, кайгыру.
764.Низам – тәртип, режим.
765.Игълям – аңлату; аңлатма, хәбәр.
766.Хөррияте матбугат – матбугат иреге.
767.Иртидад кыйлу – диннән чыгу, мөртәт булу.
768.Инкыйраз – бетү, юкка чыгу.