Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 23

Yazı tipi:

Уфа шәһәрендә губернский исполнительный комитетка сайланган котлуг татар егетләренә һәм, гомумән, бүген эш башында торучы иптәшкәләргә ачык мәктүб769

I

Русия мәмләкәтендә яшәүче төрле милләтләр һәм төрле халыкларның иң борынгыларыннан саналган төрек кавеменнән бер җәмәгать бар. Монлар туфаннан соң770 Идел вә Җаек һәм Урал буйларында Кыпчак даласында урын тотканнар һәм үз теләкләре белән Габбаси хәлифәләр заманында771 ислам дине кабул иткәннәр. Русиядә «Русия мөселманнары» дип йөртелә торган халыклар – шушы төрекләр.

Башкорт, мишәрләр, типтәрләр, нугайлар, кыпчаклар, казахлар (кыргызлар) һәм дә ялгыш исемләнеп йөри торган татарларның турыдан-туры шушы төрекләрнең тармаклары икәнлеге тарих каршында дөрес.

Үткән заманнарда куәтләре зур һәм тарихлары якты булган ошбу Урал һәм Идел төрекләренең соң вакытлардагы тарихлары үзләре тарафыннан язылмады, гореф-гадәтләре, тел һәм әдәбиятлары хакында кагыйдә булырлык бер әсәр дә чыкмады. Иҗтимагый һәм икътисади хәлләрне яхшы аңлап, үзләренә мөнасиб рәвештә язылган бер генә китап та нәшер ителмәде дисәк, дөрес булыр. Моның сәбәбе мәгълүм. Мәскәү кенәзлеге Казан хөкүмәтен җиңеп тар-мар итү белән генә канәгать итмәде, бәлки моның өстенә мөселманнарның бөтен гыйльми әсәрләрен, хәтта Һәфтияк һәм Коръәннәренә кадәр җыеп, Мәскәүгә алып китте. Казан шәһәре алынганнан соң, руслар, бөтен авылларда йөреп, байлыкны басып алдылар, мәктәп, мә-

четләрне һәм мәдрәсәләрне җимерделәр, яндырдылар, бик күп мөселманнарны чукындырдылар («керәшен нугае», «мәкруһ» дип йөри торган халыкларның күбесе – шул вакытта чукындырылган халыклар). Язу исеменә караган бер генә нәрсә дә калмады. Бүгенге тарихчыларның Казан ханнарыннан калган һәм Казан хөкүмәте вакытында язылган кәгазьләрдән хәтта бер генә кисәк нәрсә дә таба

алмауларының сәбәбе ошбу булганлыкны сөйләп торырга да хаҗәт юк.

Казан хөкүмәте бетү белән, мөселманнарның үз араларында бер-берсенә баглану һәм катнашу дигән нәрсә калмады. Гыйлем әһелләре Кавказга һәм Төркестанга качты. Монда калган фәкыйрьләр, китәрлек хәлләре булмаган гаҗизләр, кырларда, урманнарда качып яттылар да күп заманнардан соң үзләре анда-монда җыелып, вак-вак авыллар булып гомер сөрергә керештеләр. Кайбер авылларда кечкенә генә һәм күбесе яшерен рәвештә гыйбадәтханәләр ачылды, муллалар барлыкка килде. «Абыз ага» дип йөртелә торган бу муллалар ир һәм кыз балаларга, үз өйләренә җыеп, иман һәм намаз да өйрәтәләр иде.

Шулай итеп, бу мазлумнарның772 бөтен максатлары һәм бөтен өметләре диннәрен һәм милләтләрен саклаудан гыйбарәт булды, алар бу юлда авырлыкларны күтәрделәр, һичкем түзә алмаслык фаҗигаләрне башларыннан кичерделәр, Мәскәү хөкүмәте, яхшы кырлар һәм яхшы урманнарын Мәскәү, Владимир һәм шул тирәдәге губерналарда торучы русларга өләшеп, аларны күчерде. Фәкыйрь мөселманнарның вак авыллары зур, бай рус авыллары арасында бүленеп калды. Налоглар һәм башка авырлыклар буенча күчеп килүче русларга имтиязлар773 һәм льготалар бирелү сәбәпле, мәмләкәтнең бөтен авырлыгы шушы мазлум һәм ярлы мөселманнар җилкәсенә төялде. Ошбу сәбәптән мөселманнар арасында галимнәр һәм мәшһүр адәмнәр җитешүгә, гыйлем, мәгърифәт үсүгә, тәрҗемәи хәлләр һәм тарихлар язылуга зәмин774 булмады. Меңьеллык әкиятләр, табышмаклар картлардан – яшьләргә, аналардан балаларга сөйләнү юлы белән генә бу көнгә кадәр килеп җиткән хәлдә, Казан дәүләте русларга бирелү, батырларның сугышлары, Казанда мөселман гаскәрләренең уен өйрәнүләре хакында мөселманнар арасында хәтта әкиятләр генә дә калмады. Чөнки мондый нәрсәләрне сөйләү хөкүмәт тарафыннан мәныг ителгән775 иде.

Шулай булса да бу бичара мөселманнар үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен беркадәр саклый алдылар. Бу эш алар өчен гадәттән тыш зур бер һиммәт һәм гайрәт санала.

II

Русиядә Урал һәм Идел буйларындагы мөселманнарның диннәре, имам һәм мөәззиннәре, гыйбадәтханәләре һәм Русия хөкүмәте тарафыннан тасдыйк776 һәм игътираф777 ителү тарихы – бик соң һәм яңа бер нәрсә. Бу да хөкүмәт тарафыннан яхшылык итү һәм адәмчелек күрсәтү нияте белән түгел, бәлки зур тәгалләкадән778 котылу һәм куркыныч бер наҗиядән779 качып калу өчен генә булды.

Бу кыйсса бик озын булганлыктан, сүзләремне бер-беренә ялгау өчен, ишарәт белән генә язып китәргә мәҗбүрмен.

Зур бер сугыш һәм кырылыш сәбәбеннән тәмам арыган һәм йөдәгән Русиянең төшлек тарафындагы күршеләреннән бер хөкүмәт белән арасы бозылды, бу эш зурга китеп, фетнә көчәйде. Мәскәүнең хәлдән тайганлыгын һәм җаны бугазына килгәнлеген, башка кавемнәр кебек үк, бу мәмләкәттәге мөселманнар да белделәр. Хәлне форсат санап, хөкүмәт дошманнары мөселманнар арасында йөрергә керештеләр. Бөтен Урал-Идел буйларының хакиме булган наместник тарафыннан мәркәзгә яман хәбәрләр бара башлады. Әбинең780 йокысы ачылып, ямьсез һәм куркыныч төшләре хафага салды. Орлов һәм Потёмкин, фәлән һәм фәләннәр белән сохбәт кылуга781 ихтыяҗ туа башлады. Ахырда бу фаҗиганең чарасы һәм бу бәланең дәвасы мөселманнарны көйләү икәнен аңлап, аларга берәр төрле яхшылык күрсәтү кирәк икәнлегенә карар бирелде. Шуңа тигезләнеп, Русия эчендәге «ислам» исемле бер динне рәсми дин итеп тасдыйк кылу, мөселманнарны да мәшруг782 бер дингә иярүче халык итеп тану һәм үзләренә күрә дини бер мәхкәмә ачарга һәм гыйбадәтханәләр тотарга мөсәгыйдә итү783 тиешлелек аңлашылды.

Ошбу сәбәптән Оренбург, Омск, Верх. Урал шәһәрләрендә мәчетләр салынды, Казан шәһәрендәге мәчетләр рәсми мәчетләр итеп тасдыйк ителде, Уфа шәһәрендә дини бер мәхкәмә ачылды (1789 елның 4 декабрендә).

Русия хөкүмәте ошбу эшләрне көймәсе комга утырганнан, картузы култыгыннан төшеп киткәннән, йомгагы чуалганнан соң, теләр-теләмәс кенә эшләгән иде. Хәле әз генә төзәлү белән, бу мәхкәмәне кысарга, муллаларны җәфаларга һәм алардан эт җиктерергә кереште. Иске заманнарда христиан руханилары нигъмәт эчендә яшәгәннәре хәлдә, мөселман муллалары һәртөрле сәфаләт784 һәм хәкарәт785 астында яшәделәр. Әмма бер көндә бер фирка786 халык мөселман муллаларын христиан руханилары белән бер сафта йөртергә һәм тәкрар тәхкыйрь кылырга787 кереште. Болар белән әлеге муллалар инде үткән хөкүмәтнең ләгънәте астында гомер сөргәннәр иде, бу хөкүмәт заманында да рәхмәт ишетә алмыйлар. Хөкүмәт кешеләренә бу мәсьәләне аңлату кирәк иде, лязим иде. Бу турыдагы вакыйгаларның, исбатлауларның очы-кырые юк. Һәр ел башында синод хозурында обер-прокурор булып торучы әфәнде тарафыннан императорга бирелеп килгән мәгърузәләр788, докладлар гына да мисал булырга яраса кирәк.

«Оренбургское Могаметанское Законное Собрание» исеме белән ачылып, «Оренбургское Могаметанское Духовное Собрание» исеменә алмаштырылган ошбу дин мәхкәмәсе бу көндә 135 яшендә булып, моңа ияргән мәхәлләләрнең саны 7000 һәм мөселманнар үзләре 6 миллион чамасында. 26 губернага таралган шушы 6 миллион мөселманның дини мәркәзе Уфа шәһәрендә әүвәл дә «Оренбургское Могаметанское Духовное Собрание» исемендә йөргән. Бүген ул – мөселманнарның үзләре тарафыннан «Диния нәзарәте» исеме бирелгән мәхкәмә. Моның үзенә хас йорты, кирәк кадәр биналары һәм иске язулар җыела торган архивы бар.

III

Диния нәзарәте архивында 135 еллык кәгазь һәм эшләр булырга тиеш күренсә дә, башта бу мәхкәмәнең үз йорты булмыйча, фатирдан фатирга күчеп йөрүе һәм бер мәртәбә Оренбург шәһәренә барып, беркадәр еллар гомер сөреп кайтуы сәбәпле, иске эшләрнең һәм борынгы кәгазьләрнең күбесе тәләф789 булган. Шулай булса да беркадәр иске язулар бу көндә дә бар.

Диния нәзарәтенең архивында булган эшләрне, язуларны (бик ваклап тормаганда) ошбу бүлемнәргә аерырга мөмкин:

1. Диния мәртәбәләргә билгеләү буенча имтихан эшләре.

2. Шәригатькә бина кыйлынган хөкемнәр һәм фәтвалар.

3. Дини хезмәтләрдә булучыларның дини һәм әхлакый яктан кимчелекләре хакында тәгаенләр һәм җәзалар.

4. Ир белән хатын арасында никах һәм талакка мөтәгалликъ790 шәргый791 дәгъвалар.

5. Духовное Собрание яки мөфтиләр тарафыннан һәрвакыт таралып торган дини һәм әхлакый үгетләр һәм нәсыйхәтләр.

6. Шәргый мәсьәләләргә мөнәсәбәтле рәвештә министр һәм губернаторлардан, губерна правлениеләреннән килгән язулар, фәрманнар һәм җаваплар.

7. Мөселманнарның дини мәктәпләре һәм мәдрәсәләре хозурында рус класслары ачу хакында һәртөрле кәгазьләр.

8. Мөселманнарның үз араларында һәрвакыт һәм һәр урында булып торган шикәр, чүпрә, колмак, намазда ишарәт кылу, бәдәлхаҗ792, ысуле җәдидә берлә уку, рәсем төшертү, русча уку, тәмәке тарту, тәмәке сату дөрес булу-булмавы кебек мәсьәләләргә караган язмаларны боларга мисал итеп күрсәтергә мөмкин.

9. Духовное Собраниедәге канцелярия эшләре, мөфти, казыйлар һәм хәдимнәргә мөнәсәбәтле эшләр, акча хисаплары.

10. Яңа тәэлиф ителгән793 китаплар, рисаләләр хакында дин ноктасыннан шикаятьләр, тәфтишләр794 һәм хөкемнәр.

11. Коръән һәм Һәфтиякләрне, гомумән, дини китапларны матбагаларда бастыру һәм аларга төзәтүчеләр тәгаенләү хакындагы эшләр.

12. Мөкәрриһләр795 көчләп чукындырган мөселманнарны «муллалар котырталар һәм аздыралар» дип, поплар, архиерейлар тарафыннан булган шикаятьләргә күрә муллаларны хөкемгә бирү һәм аларны сөргенгә җибәрү турындагы эшләр.

13. 1869 елдан башлап җыелган метрикаларның – бүген Диния нәзарәте архивында булган эшләрнең 10 проценты Уфа губернасыннан җыелган булса, 90 проценты башка губерналардагы мөселманнарның эшләре икәнлеге мәгълүм.

IV

Иске заманнарда, ислам дине һәм мөселманнар хөкүмәт каршында рәсми дин һәм рәсми дингә табигъ796 халык дип танылмаган вакытта, муллалар һәм мөдәррисләр мөселманнар арасында булган дини эшләрне үзләре башкарып торганнар һәм шул хосустагы хаҗәтләрне, актларны хосусый дәфтәрләргә, күбрәк китап читләренә язганнар. Шул язулар үз араларында рәсми (официальный) дәлил, шәргый хаҗәт булып йөргән, һәм, шуларга нигезләнеп, дини дәгъвалар хәл ителгән. Бу эшләр иске язулардан һәм иске китапларның кырыйларында булган кәгазьләрдән, ата-бабалардан ишетелеп калган риваятьләрдән мәгълүм. Соң вакытта бу эшләрнең һәммәсе указлы муллалар һәм метрика дәфтәрләре белән алыштырылды. Рәсми муллалар тарафыннан язылганлык һәм Духовное Собрание карамагында булганлык игътибарга алынып, метрикалар ислам галимнәре тарафыннан шәргый хаҗәт буларак кабул ителде. Шуңа күрә дини исемнәрне язу турында хосусый кәгазьләргә һәм аерым дәфтәрләргә игътибар бетеп, метрикаларга гына ышаныч булды һәм шуңа карар бирелде.

Духовное Собрание тарафыннан һәр елны мәхәлләләргә таратылып килә торган метрикаларның милки (гражданский) җәһәте булган кебек, дини җәһәте дә бар. Духовное Собрание тарафыннан таралган метрикаларга язу дөньяви низамнарга797 түгел, бәлки саф дини кагыйдәләргә нигезләнә иде.

Бу эшне хөкүмәт белеп торды. Шулай булса да бу хакта эндәшмәде, бәлки бөтенләй сизмәгәнгә салынды. Көннәр узды, архивтагы метрикаларда Духовное Собраниенең фәлән номерлы әмеренә нигезләнеп шулай язылды. «Бу никах яки бу талак, яхуд бу баланың нәсәбе исбат кылыну фәлән ахун фәтвасына күрә кыйд ителде798» кебек сүзләрнең сәнәд799 урынында фикъһе800 китапларыннан гыйбарәләр күрсәтүнең сәбәпләре – ошбу нәрсә.

Сүзнең кыскасы шул: христиан руханилары, дини мәрасимне801 язар өчен аерым бер рәсми дәфтәр тотканда, кулларында булган метрикалары дөньяви дәфтәрләр генә булганда, муллалар кулындагы метрикалар, дөньяви дәфтәр булу белән беррәттән, дини дәфтәрләр дә булып хезмәт итәләр. Бүген урталыкта бер мәсьәлә бар: сүз мөнәсәбәте килү сәбәпле, без моны арага кыстырып китәргә мәҗбүр булдык. Мәсьәлә шуннан гыйбарәт: бүгенге хөкүмәт кешеләре муллалар кулында булган метрикаларны җыеп алалар да дөньяви хакимнәргә бирәләр. «Хөкүмәт белән дин аерылды, шуның өчен дөньяви дәфтәрләр булган метрикалар дин кешеләре кулында түгел, бәлки дөньяви кешеләрдә тотылырга тиеш», – диләр. Мөселманнар: «Дин белән хөкүмәт бер-береннән аерылгач, ни өчен безнең дини дәфтәрләребезне дөньяви кешеләргә алып бирәсез? Әгәр дә хөкүмәт өчен метрикалар кирәкле булса, сез үзегез берне түгел, хәтта ун метрика бирегез. Безнең дини дәфтәрләребез үзебезнең дини кешеләребез кулларында торсын», – диләр. Шулай итеп, ике арада яхшы гына аңлашылмаучылык һәм тәмсез үпкәләшү чыга.

Хөкүмәтне яклау нияте белән, кайбер кешеләр: «Мөселманнар – фанатиклар, муллалар – контрлар, аларны тимер кулда кысып тотарга кирәк, шаярмасыннар!» – диләр. Мөселманнарны кызганучылар исә: «Метрикалар муллалар кулыннан алынгач, мөвахат802 мәсьәләләрен нәсиб803 һәм мөсаһирәт804 җәһәтеннән булган мөхәррәматны805 һәм башкаларны моннан соң инде ничек итеп татбигъ кыйла806 алсыннар, бу эшләрнең күбесе Коръән белән сабит807 булган дини эшләр бит», – дип сукраналар. Әгәр дә эш башында булган яшьләр теләсәләр иде, бу мәсьәләне съездларда, гомуми мәҗлесләрдә сөйләшүгә, гәзитләрдә язуга хаҗәт төшү түгел, бер чәй мәҗлесендә 10–15 минутта хәл итәрләр, юк урында халыкларның шаулауларына, дини хисләрнең җәрәхәтләнүенә юл калдырмаслар һәм хакыйкать хәлдә үз урыннарына муафыйк бурычларын үтәгән булырлар иде. Моның юлын язарга хаҗәт күрмим, җәгърафия укучыларга әлифбадан дәрес бирергә теләмим, үземнең иске сүзләремә кайтам.

V

Казан, Урал һәм Идел буйлары руслар тарафыннан алынганнан соң, Русиядәге мөселманнарның (төрекләр) соңгы вакыттагы тарихлары язылмауның сәбәбе монда кадәр сөйләп килгән сүзләребездән аңлашылса кирәк. Бу көндә Газзали, яки Ибне Рөшд, яхуд Ибне Сина һәм Фарабиларның тәрҗемәи хәлләрен язу лязим булса яки госманлы төрекләре хакында тарих китабын тәртип кылырга хаҗәт төшсә, мөәррих һәм мөәллиф808, бу турыда күп мәшәкать чикми генә, үз эшен башкара алачак. Әмма Русия мөселманнарының (татарлар, мишәрләр, башкортлар) тарихларын, ягъни Мортаза хаҗи һәм Мансур ахун, Ибраһим әфәнде һәм «кара сакал» кабиленнән борынгы галимнәрнең һәм баһадирларның тәрҗемәи хәлләрен тәртип итү лязим килсә, нинди генә киң мәгълүматлы кеше булса да, бик зур авырлыклар күрәчәк. Яки шул эшне эшләүдән гаҗиз икәнлеген икърар итәчәк. Моның сәбәбе бик ачык: госманлы төрекләре һәм исемнәре зикер ителгән809 иске галимнәр хакында матбугат дөньясында иске китапханәләрдә мәгълүмат күп табылыр. Әмма мишәр һәм татарлар, башкорт һәм типтәрләрнең тарихлары һәм мәшһүр адәмнәренең тәрҗемәи хәлләре хакында матбугатта мәгълүмат табылмау, иске китапханәләр булмау һәркемгә билгеле.

Дин эшләрендә Оренбург Духовное Собраниесенә ияргән мишәр, татар, башкорт һәм типтәрләрнең соңгы вакыттагы тарихлары җыелмаган һәм тәртип кыйлынмаган, аны җыю һәм тәртип итү өчен әзерләнгән бик бай бер хәзинәләре бар. Әлеге хәзинәләре сәламәт булса, алар да башка кавемнәр кебек тарихлы, хәтта ки телле һәм әдәбиятлы халыклар белән бер сафта тезеләчәкләр. Бу хәзинә исә – Духовное Собрание (Диния нәзарәте) архивында туксан ел тоташтан җыелып барган метрикалар.

Бу мәмләкәттә яшәүче мөселманнарның элекке галимнәре һәм мәгъруф810 затларының тәрҗемәи хәлләренә маэхиз булу811, гомумән, нәсел-нәсәпләрен тәртип итү, язу үрнәкләреннән мисаллар алып халыкларга күрсәтү һәм клишелар ясату өчен ошбу метрикалар иң кыйммәтле һәм шул нисбәттә иң дөрес мәнбәгъләрдер812. Чөнки әүвәлге еллардагы метрикаларда язылган маддәләрдән 1735–1740 елларда туган галимнәрнең яшьләрен һәм могасыйрларын813, ата-бабаларын, хәтта ана һәм әбиләренең исемнәрен һәм нинди гаиләдән булуларын белергә мөмкин һәм шушы баскыч белән 1700 елларгача күтәрелергә имкян814 табылачак. Моның әһәмияте янында Америка табылу әһәмияте безгә нисбәт белән бөтенләй юк нәрсә булып калачак. Шул җәһәттән безнең нәсел һәм нәсәбебезне белү турында бу метрикалар – оҗмах ачкычлары. Моннан тыш, ошбу архивта берәр төрле мөнәсәбәт белән яки берәр төрле дәгъваны исбат итү урынында тегелеп калган кәгазьләр арасында илле-алтмыш, хәтта йөз ел элек язылган язулар һәм бик иске шәҗәрәләр булырга мөмкин. Болар васитасы815 белән Касыйм ханнары заманында булган эшләр хакында бик бәһале хәбәрләр табарга, хәтта Казан хөкүмәте вакытында булган иҗтимагый һәм сәяси хәлләрне аңлау өчен юл ачарга мөмкин. Моның аркасында бу көнгә кадәр кап-караңгы торган иске вакытларны яктыртачак бик күп билгесез нәрсәләр өстеннән пәрдә ачылачак.

VI

Милләт хадимнәре, гыйлем әһелләре һәм каләм сахибләре арасында шундый бер фикер бар иде. Духовное Собраниедә дини җәһәттән ияргән мөселманнар үз араларыннан мөтәхассыйс816 галимнәр һәм тарих сөйләүчеләрдән гыйбарәт гыйльми бер һәйәт817 төзесеннәр, аларга шушы хезмәтне тапшырырга кирәк, һәйәт әгъзалары Духовное Собрание архивын җентекләп тикшереп чыксыннар, әһәмиятсез нәрсәләрне ташларга һәм бетерергә карар бирсеннәр, башкалардан аерсыннар. Бик әһәмиятле хаҗәтләрне (документ), олуг мөдәррисләр кулы белән язылган метрикаларны фотограф һәм клише ысулы белән табигъ кылдырсыннар. Бу нәрсәләр басылачак журналны «Русия мөселманнарының тарих чишмәсе» исеме белән атап, һәр айда бер мәртәбә нәшер итеп торсыннар. Шулай итеп, ун ел, ниһаять, егерме ел мөддәтендә архивтагы әһәмиятле һәм бик әһәмиятле нәрсәләр гыйлем әһелләре һәм тарих сөючеләр арасына таралып бетәр. Яшь буыннар һәм яңа каләмнәр, шулардан җыеп, бу милләтнең тарихын, мәшһүр галимнәрнең тәрҗемәи хәлләрен язарлар.

Моннан биш-алты ел элек мөселманнарның аңлы сыйныфлары һәм җәмәгать хадимнәре, каләм сахибләре арасында йөргән фикер шушы булып, бу эшнең юллары ачыла һәм нигезләре салына башлаган иде. Ихтимал, берәр почмакта бу эш бу көндә дә эшләнеп ята торгандыр. Мәгәр ачыктан-ачык рәвештә гыйльми, милли һәм мәдәни хезмәткә керешүне Аурупа сугышы тоткарлады.

Әгәр дә архив сәламәт калса, мәмләкәт эче беркадәр тынычланса, бер һәйәт сайланып үз эшенә керешәчәк. Бик шәрәфле һәм мөкатдәс булган хезмәтне җан һәм тән белән эшләячәк. Моның өчен бик күп куллар сызганып һәм бик күп бил багланып әзер торалар. Бу адәмнәр арасында акчага һәм вазифага кызыгудан яки шөһрәт һәм исем өчен хезмәт итүдән бик югары торучы фидаилар818, милләт һәм гыйлем гашыйклары да бар. Диния нәзарәте архивы (метрикалар шунда керәләр) саф дини архив булганлыктан, декретлар буенча да сәламәт торырга, һичбер партиянең моның белән эше булмаска, бәлки, мөселманнарның үз кулларында сакланырга тиешле булса кирәк. Хөкүмәт архивлары һәм милки (гражданский) архивлар белән моның мөнәсәбәте юк. Хөкүмәт каршында һәм башка халыклар назарында819 моның әһәмияте дә, кыйммәте дә, кирәге дә булмаска кирәк. Башка халыкларның бу архивтан файдаланулары да өметле түгел. Бу архивта булган язулар – мөселманнарның үзләренә генә гаид булган820 дини һәм милли нәрсәләр. Икенче төрле әйткәндә, мөселман булмаган халыклар күзендә бары ташландык кәгазьләр, чүп-чарлар гына. Ташландык кәгазьләрнең руслар һәм руслашкан халыклар каршында өлешләре нинди икәнлеге мәгълүм. Шуңа күрә бу архивның сәламәт саклануына, яшь буыннарга һәм көчле каләмнәргә тапшырылуына, аның үз урынында тәртибе бозылмый, анда-монда күчерелми, гыйлем әһле булмаган адәмнәргә бирелми торуы гына ярдәм итәчәк. Моңа шуннан башка чара юк.

Архивларны, музейларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү, төзелгән тәртипне үзгәртү, хәтта нәрсәнедер урыныннан гына булса да кузгату шул архивны һәм шул музейны ап-ачык рәвештә эштән чыгару һәм файда бирми торган хәлгә китерү була. Бу дәгъваны исбат итү өчен озын сөйләргә хаҗәт юк. Хөкүмәтнең тимер капулы, корыч кораллы һәм гыйфрит шикелле солдатлары белән саклана торган Оренбург генерал-губернатор архивы башына килгән хәлне күрү яки искә алу җитсә кирәк.

Мөселманнар бу көндә ятим бала кебек хамисезләр821. Ислам дине гариплектә822 яши. Алты миллион мөселман алты миллион кабер ташы кабиленнән катып калды. Киң далада адашып йөрүче сарык көненә төште. Ләкин дөнья бер генә хәлдә тормый, замана тәгәрмәче бер генә эздән йөрми, бизмәннең бер генә башы басып тормый.

Шаять, бу хәлләр мөселманнар өчен хәерле булыр. Тарих дәресе, заман китабында гыйбрәтләр бик күп. Авырлыкларны күрми генә ир-егет булып булмый. Бу көннәрне дөньяны тулгак тота, ул ыңгыраша һәм сукрана.

Әлбәттә, бер нәрсә туарга тора. Шаять, Хава балалары өчен бу көнгә кадәр мисле күренмәгән һәм уйга килмәгән, колак ишетмәгән һәм хыялга төшмәгән хәерле бер нәрсә туар. Хыялыбыз – мөселманнар шушы хәлдән файдаланырлар һәм үзләренең бу мәмләкәтнең төп варислары булганлыкларын башкалардан тасдыйк иттерерләр, һәрхәлдә, бу көндә җансыз һәм хәлсез, тавышсыз һәм тынсыз гомер сөрүче мөселманнарның киләчәк бер көндә хәлләнү ихтималлары юк түгел. Милләт никадәр сәфаләткә823 төшсә һәм никадәр зәгыйфь булса да, ул һәмишә824 – Милләт. Аны кимсетү, санга санамау, «инде бу кеше булмас» дип хөкем йөртү ярамый. Алты миллионлы җәмәгать тарихы булган ошбу архивны Духовное Собрание бу көнгәчә саклап килде. Кәгазьләрен черетмәү, көядән ашатмау хакында кирәкле чараларны күрде, бу көндә һәм күрә, милләтнең газиз сәрмаясе825 итеп саклый. Үткән җәйдәге сугыш вакытында бөтен халык подвалларда җыелып, өелеп ятканда, «Снаряд төшмәдеме?» дип, архив тирәсендә йөрүче кешене, «Архив кәгазьләре янмыймы?» дип йөгереп чыгучы адәмне һәрвакыт үзем күрә идем. Яшь егетләр җитешү, яңа буыннар өлгерү белән, Духовное Собрание бер асар кадимәне826 аларга тапшырыр һәм аларга ярдәмләшер дигән өмет белән яши идем. Әгәр дә бу өметем урынына җитешсә, Диния нәзарәте үз вазифасын бөтене белән үтәгән, өстендәге бурычын төшергән, мөкатдәс вазифасын җиренә җиткереп, мәсьүлиятьтән827 бушанган булачак…

Диния нәзарәте биналарында, милекләрендә, архивында Русиядә яшәүче мөселманнарга башка милләтләр һәм халыкларның әз генә дә катнашлары һәм бер тиен дә акчалары кергәне юк. Монда хөкүмәт акчасы кергән булса, ул ун өлеш арттырып түләнгән инде. Шуның өчен бу архивны губернское правление, судебная палата һәм окружной судларның архивлары белән бер юлдан йөртү ярамый. Бу архив хәтта христианнарның катисторияләренең828 архивларына да охшамый. Чөнки христиан руханилары һәм голямалары хөкүмәт хәзинәсеннән файдаланып тордылар. Руханилар да тәгаен ысулы белән билгеләнеп, хакыйкый чиновниклар белән бер сафта йөрделәр. Шул ук вакытта мөселман муллалары халык белән бергә сука сукалап йөрде. Фәкыйрь халык тарафыннан сайлануларына күрә, аларга духовный тәрбия бирәләр иде.

Мөселманнарның соңгы мөфтиләре егерме биш ел гомерендә бер генә йомышны да патшага җитештерә алмаганы хәлдә, Сәвәләй авылындагы керәшен поп Ильминский үзенең теләгән йомышын Победоносцев аша патшага ирештереп тора иде. Шулай булгач, бүген инде муллаларны поплар белән бер эскәмиягә утырту муллалар хакында золым булмыймы? Һәм: муллаларны гына түгел, хәтта рус попларын да хезмәткә чакырабыз диюдә нинди мәгънә бар? Өч йөз елдан бирле чиновниклык итеп, мөселманнар өстенә бәла яудырып, муллаларны төрмәләргә яптырып, сөргенгә җибәртеп торган христиан руханилары белән йөз елдан бирле фәкыйрь халык тарафыннан сайланган һәм фәкыйрь халыкларга хезмәт итеп торган пролетариат муллаларны бер сафта йөртү ничек ярый?

Без попларның да мәшәкать күрүләрен, җәзалануларын эстәмибез. Безнең вазифабыз исә таш белән атканга аш белән атудан гыйбарәт. Адәм баласы өчен иң авыр җәза – вөҗдан газабы. Вөҗдан газабы янында башка җәзалар берни дә түгел.

Егетләр! Зар һәм моңны сезгә чиштем. Гөман итәмен829 ки: әйтергә теләгәнемне аңлаттым. Әгәр дә ачык аңлатмаган булсам, янәдән кабатлап, кыскача әйтәм: Диния нәзарәтенең биналары, архивы әүвәлгечә мөселманнарның үз вәкилләре кулларында әманәт рәвешендә сәламәт торсыннар, таралмасыннар, туздырылмасыннар, чит кулларга бирелмәсеннәр иде, машинасы туктатылмасын иде. Һичбер төрле исем белән һичбер җиргә күчерелмәсеннәр, ишекләренә мөһер салынмасын, миллионнар белән саналган мөселманнарның кәгъбәләренә сәяси партияләр яки санаулы гына кешеләр хуҗалык кылмасын иде. Мәзлум мөселманнарның морадларына хилаф эш эшләнмәсен иде. Бу көндә хөкүмәт башында торганлыгыгыздан, боерыкларыгыз йөргәнлектән, сез шушы зәгыйфь тавышка, сөннәт каләмен йөрәк канына манчып язган сүзләргә колак салсагыз иде.

Архивның таралмавын, иске кәгазьләрнең үз урыннарыннан кузгалмавын тәэмин итсәгез иде. Үзегезне тәрбияләп үстергән, сөтен имезеп, һәрвакыт сөйгән ата-аналарыгыз ияргән бер дин әһеленең тарихын, асар кадимәсен саклау турында һиммәт кылсагыз830 иде. Мөселманнар сездән моны үтенәләр. Адәмчелек күрсәтүегезне өмет итәләр. Бу сезнең өчен авыр бер эш түгел. Монда Ленин белән Сталинның 1917 ел, 24 ноябрьдә мөселманнарның дини мөәссисләре831 һәм милли эшләре хакында кылган вәгъдәләрен җиренә җиткерергә сораудан артык бернәрсә дә юк.

Бу язуны мин Диния нәзарәте исеменнән яки Диния нәзарәтендә бер әгъза булуым җәһәтеннән язмадым. Бу биналарның тарихын һәм архивның хәлен аз гына булса да белүче, үз кавемемне, үз нәселемне, үз милләтемне сөюче ак сакаллы бер агагыз булуым җәһәтеннән язарга, хакыйкатьне бәян итәргә мәҗбүр булдым. Сөйләгән сүзләрем артыгы белән сезгә мәгълүм, мин яңа бер нәрсә аңлату нияте белән түгел, бәлки үз эчемне бушату касды832 белән генә яздым. Хәзер биналарның, архивларның тәкъдире сезнең кулыгызда. Шуның өчен бөтен мәсьүлиять тә сезнең өстегездә. Хәлифә Гомәр, мөнбәргә чыгып: «Әгәр дә Фурат нәһре833 буенда бер дөя угырланса, мин мәсьүлмен», – дип кычкырган иде һәм меңнәр белән саналган җәмәгатькә шуны игълан итте, диләр. Бу вакытта Мәдинә белән Фурат арасы аздан бер айлык юл иде. Эш башында торучыларның һәммәсе үзләрен мәсьүл дип белергә тиешлеләр. Әгәр дә мөселманнарның тарих чишмәләре кипсә, шул сәбәптән бердәнбер өметләре тетелсә, белеп торыгыз: күктәге кояш шикелле, Иван Грозный вакыйгасы икенче мәртәбә кайтып килер!

Мөселманнарның ана телләре онытылса, төрек һәм турчанка ата-аналарның балалары урынына рус белән марҗа балалары утырса, һич шөбһә юк, моның өчен сез мәсьүл булырсыз: мөселманнар белән турыдан-туры үзегез хисаплашырсыз. Картайганыгыздан, урыныгызны яшьләргә биргәнегездән, угланнарыгыз һәм кызларыгызны үз күзегез белән күргәнегездән соң, үзегез дә вөҗданыгыз каршысына җавапка барырсыз. Ләкин инде форсат үткән, эшләр кулдан киткән булыр…

Коммунистлар булгач, мөселманнар кирәкми, милләт һәм дин әһелләре белән эшебез, тарих белән йомышыбыз юк, димәсәгез иде. Төлкене чанага салу белән, колакчынны утка якмасагыз иде. Вакытыгыз бәһале икәнлекне, эшегез муеныгыздан булырга тиешлекне беләм. Шулай булса да бу язуны бер мәртәбә укып чыксагыз иде. Мәсьүлиятьне үз арагызда бүлсәгез иде.

1925 ел, 11 гыйнвар
769.Бу ачык хатны Р. Фәхретдин Уфа губерна башкарма комитеты тарафыннан Диния нәзарәтенә килгән һәм нәзарәт бинасын һәм аның күршесендәге нәзарәт архивы саклана торган бинаны кичекмәстән бушатырга боерган фәрманга каршы 1925 елның 11 гыйнварында яза. Шул хатны язып һәм бик күп хөкүмәт оешмаларына мөрәҗәгать итеп, ул халкыбызның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнү өчен бәяләп бетергесез кыйммәтле чыганак булган Диния нәзарәте архивын коткарып кала. – Ә. X.
770.Туфаннан соң – дини мифологиядә: кешеләрнең гөнаһлары өчен барлык җан иясен һәлак иткән зур су баскыныннан соң, бик борынгы заманда.
771.Габбаси хәлифәләр заманында – VIII гасырда.
772.Мазлум – изелгән, җәберләнгәннәр.
773.Имтияз – өстенлек.
774.Зәмин – җирлек, нигез.
775.Мәныг ителү – тыелу.
776.Тасдыйк – раслау, дөреслеген тану.
777.Игътираф – үзенең гаебен тану.
778.Тәгалләка – бәйләнеш.
779.Наҗия – котылу.
780.Татарлар арасында «Әби патша» дип танылган императрица Екатерина II.
781.Сохбәт кылу – киңәшү.
782.Мәшруг – шәригать кушкан һәм шәригать каршында дөрес булган эш.
783.Мөсәгыйдә итү – ярдәм итү.
784.Сәфаләт – хурлык, түбәнлек.
785.Хәкарәт – кимсетү, сүгү, хурлау.
786.Фирка – төркем.
787.Тәхкыйрь кылу – хурлау.
788.Мәгърузә – тикшерү өчен җыелышка куелган мәсьәлә, доклад.
789.Тәләф булу – әрәм-шәрәм булу, бетү, бозылу, һәлак булу.
790.Мөтәгалликъ – бәйле.
791.Шәргый – шәригатькә бәйле, дини.
792.Бәдәлхаҗ – кеше урынына ялланып хаҗга бару.
793.Тәэлиф итү – язу.
794.Тәфтишләр – тикшерүләр.
795.Мөкәрриһ – көчләп чукындыручы.
796.Табигъ – иярүче, буйсынучы.
797.Низам – тәртип.
798.Кыйд ителү – туктатылу, өзелү.
799.Сәнәд – ышандыргыч дәлил.
800.Фикъһе – ислам дине мәсьәләләре турындагы белем.
801.Мәрасим – рәсмиләшкән гадәтләр, йолалар, рәсми мөгаләмәләр.
802.Мөвахат – туганлашу.
803.Нәсиб – якын туган.
804.Мөсаһирәт – ир яки хатынның якыннары арасындагы кардәшлек.
805.Мөхәррәмат – хәрәм ителгән, тыелган.
806.Татбигъ кыйлу – яраштыру, килештерү, яраклаштыру, чагыштырып карау.
807.Сабит – шиксез, ачык.
808.Мөәррих һәм мөәллиф – тарихчы һәм китап язучы (төзүче).
809.Зикер итү – телгә алу.
810.Мәгъруф – танылган.
811.Маэхиз булу – ия булу.
812.Мәнбәгъ – җирлек.
813.Могасыйр – гасырдаш.
814.Имкян – мөмкинлек.
815.Васита – арадаш, ике әйберне бер-беренә бәйләү чарасы.
816.Мөтәхассыйс – белгеч.
817.Һәйәт – комиссия.
818.Фидаи – фидакяр.
819.Назар – караш.
820.Гаид булу –…га карау….га бәйләнешле булу.
821.Хамисез – яклаучысыз.
822.Гарип – монда: ятим.
823.Сәфаләт – хурлык, түбәнлек.
824.Һәмишә – һәрвакыт.
825.Сәрмая – төп капитал, бәя.
826.Асар кадимә – борынгы истәлек.
827.Мәсьүлиять – җаваплылык.
828.Катистория – консистория, революциягә кадәрге рус православие чиркәвендә епархиаль архиерей каршындагы чиркәү идарәсе органы.
829.Гөман итү – уйлау.
830.Һиммәт кылу – тырышлык күрсәтү.
831.Мөәссис – башлап нигез салучы.
832.Касд – теләк.
833.Фурат нәһре – Евфрат елгасы.