Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 25

Yazı tipi:

Исерткеч эчүдән булган зарарлар

Исерткеч эчүнең зарарлы икәнлеген сөйләп вә язып торырга хаҗәт юк. Бу көндә инде моны һәркем белә вә күзе белән күрә. Шунысы гаҗәп: һәркем белгән вә күргән нәрсәне сөйләү вә язуга ихтыяҗ бар. Шул зарарлар җөмләсеннән бәгъзеләре болар:

1. Исерткеч эчүче кеше авыруларга барып тоташа, тәнендәге сәламәтлекне югалта. Табиблар шаһәдәтләренә караганда, бик күп авыруларның төп сәбәбе – исерткеч эчү вә шуңа гадәтләнү. (Өч мәртәбә эчү – гадәтләнү икәнлекне онытма!) Шул авырулар җөмләсеннән: мәгъдә (ашказаны) бозылу һәм үз хезмәтен итә алмау, ашау теләге зәгыйфьләнү, йөрәк вә үпкә эштән чыгу. Кирәк күп вә кирәк аз булсын, исерткеч ашказанына вә кан тамырларына зарар итә. Шуңа күрә исерткеч эчүдән сакланучылар авыр хасталыклардан да котылганнары хәлдә, исерткеч эчүчеләрнең җиңел авырулардан котылулары да авыр була. Эчүчеләрнең битләренең кызаруларын вә тәннәренең симерүләрен сәламәтләнү билгесе итеп санаулары – алдану ул. Чөнки болар – эч бозылудан вә низам сүтелүдән килгән нәрсәләр. Башка фәхеш һәм бозыклыкларның зарары тәнгә генә булган хәлдә, исерткечнең зарары исә тән өстенә гакылга да була. Исерткеч эчү арту вә кимү нисбәтендә мәдәни мәмләкәтләрдә диваналык арту вә кимү хисаплары бер чамада икәнлек мәгълүм.

2. Күңел төшү (боегу) вә дөньядан бизү, җан тынычсызлану вә картлык галәмәте иртә килү. Эчүгә гадәтләнгән кешеләрнең төсләре вә күзләренең рәвешләре бозыла, кырык яшьләрендә булганнары хәлдә, эчмәгән алтмыш яшьләрендәге кешеләрнең тәннәре белән бер рәвештә була.

3. Әхлак бозылу. Әхлакның төзек булуы һәм төзек хәлендә дәвам итүе, эчүгә карата күңелнең могтәдил булуы844 лязим. Күңел могтәдил булмаса, ифрат вә тәфрыйт845 юлларга кереп китә вә нәтиҗәсе зур үкенечләргә китерәчәк эшләрне кыла. Исерү үзе – күңелнең тиз кабынып китүдән чыгуы ул. Исергән вакытта бөтен нәрсәне оныту – күңелнең эш эшли алмавыннан килгән бер хәл. Гакылыннан аерылган кешегә тугры юлны күрсәтеп торучы калмый вә шул сәбәптән алдына килгән һәрбер эшне эшли. Бу хәлнең нинди нәтиҗәләргә сәбәпче булуы мәгълүм.

4. Гаилә әхвале, мәгыйшәт тәртипләре бозылу. Исерүгә гадәтләнгән кеше үзенең гаиләсе, йорт-җир вә әсбаплары хосусында кайгы күрә белми, тиешле чараларны кыла алмый, шуның өчен тәртип вә низам бетә. Хатыны кайгы диңгезенә бата вә дөньядан өметен кисә яки, иреннән күчергеч алып, аның юлына керә дә фәхеш вә бозыклык дөньясында гомер сөрә. Тиешле тәрбиядән мәхрүм калу сәбәбеннән, балалар әрәм булалар. Әхлаксыз, ахмак, ялкау вә угры адәмнәргә кушылалар вә шуларның берсенә әйләнәләр. Бу хәлләр һәркемнең күз алдында.

5. Бурычын түли алмау (юксыллыкка калу). Исерткеч эчү сәбәбеннән байлык исраф була. Дәүләт бетә вә кәсеп туктала. Мөгамәләләр бозыла вә ышаныч бетә, идарә зәгыйфьләнә вә эшләми. Өй әһелләре күздән төшә вә бөтенләй югала.

Өстәмә

Адәм баласының беренче дәрәҗәдәге кыйммәтле хәзинәсе вә дөньяда гомер сөрүдә төп нигезе гакыл икәнлегендә шөбһә юк. Гакыл киткәннән соң, никадәр бәһале, газиз булсалар да, башка дәүләтләрнең әһәмиятләре юк. Исерткеч эчкәч, кайгы вә хәсрәтләрдән бушану вә рәхәтләнеп утыру хакыйкатьтә кайгы вә хәсрәтләр бетүдән вә шатлыклар килүдән түгел, бәлки кешенең гакылы бетеп җүләрләнүеннән, уйлый белерлек көчтән мәхрүм калуыннан вә сабый балалар дәрәҗәсенә түбән төшүеннән генә.

Адәм баласы гакыллы вә гайрәтле һәм дә иҗтиһадлы булуга сәләтле хәлендә үсә. Ләкин күпләр, ир сыйфатына кергәннән соң, ошбу сәләтне тәрбияләү урынына аны үз ихтыярлары белән исерткеч эчеп бетерәләр, эштән чыгаралар. Эчү адәм баласындагы үлчәү коралларын бозганлыктан, аңа тоткын вә әсир булган адәм үлчәүсезләнә, һәрнәрсәне киресенчә күрә, яхшыны яман вә яманны яхшы дип белә.

Нинди генә нәрсәдән ясалган булса да, кирәк күп, кирәк аз булсын, исерткеч – адәм баласы өчен агу ул. Кайгыларны тарату вә хәсрәтләрне җиңеләйтү өчен, исерткеч эчүнең файдалы булмавы хакында шундый хәлләрне тикшереп шөгыльләнүче белгеч галимнәр бер фикергә килгәннәр.

Исерткеч эчүдән котылу чаралары

Дөнья көтү ысулын һәлак итү белән бергә, дини вазифаларны ташлауга да сәбәпче булган әлеге фаҗигадән вә коточкыч бәладән һәм бәхетсезлектән котылуның ышанычлы юлы – дин тәрбияседер. Мәктәпләрдә укучы бөтен шәкертләргә һәм аналарының күз уңында үсүче балаларның зиһеннәре ирешерлек булганнарына дин тәрбиясе бирү вә ошбу пычрак эштән Коръән-Кәримнең катгый чикләвен аңлатып, күңелләренә шуны сеңдерүдер. Бу – бер.

Икенчесе. Ошбу зарарлы эштә аталар үзләренең газиз балаларына, агалар үзләренең туганнарына күчергеч булмаска тиешләр. Һәрхәлдә, ошбу йогышлы авыру артыннан тиешсез урыннарда вә бозык кешеләр белән йөреп, хатын-кызны ут йоттырып утыртудан бөтен тырышлык белән саклану вә чакрымнарча ерак булу кирәк.

Өченчесе. Һәрбер ата вә ананың үзләренең аң кергән вә аңларлык булган балаларына исерткечнең пычрак нәрсә икәнлеген вә шуңа иярүчеләрнең түзалмый торган авыруларга юлыгуларын, өстәвенә исерткеч эчүчеләрнең гомерләре кыска, үкенечле булуын сөйләүләре вә күңелләренә сеңдереп тәрбияләүләре кирәк.

Дүртенчесе. Гыйлемнәре булган вә әсәрле рәвештә сүз сөйли белгән кешеләрнең, бигрәк тә дин хезмәтчеләренең, мөнбәрләрдә, михрабларда бу тугрыда ихластан вә ислам диненә хезмәт итү нияте белән нәсыйхәтләрен дәвам итүләре, йомшак вә мөлаем кыяфәттә сөйләүләре кирәк.

Бишенчесе. Карт кешеләр яшьләргә үз гомерләрендә үзләре белгән исерткеч эчемлекләрнең башларына исерткеч эчү аркасында килгән хәсрәтләр вә казалар, гаиләләре дучар булган мәшәкатьләр турында һәрвакыт сөйләп вә вакыйгаларны күзгә күрсәтеп, ачык аңлатып торырга тиешләр.

Алтынчысы. Хатыннар, бу эштән тыелу өчен, үзләренең ирләрен һәрвакыт димләргә вә аларның күңелләрен кайтарырга, мөбах булган эшләр белән күңелләрен юату чараларын күрергә тиешләр. Ирләр, никадәр генә гайрәтле вә баһадир булмасыннар, алдан күрүчән, йомшак сүзле хатыннарының сүзләрен тотарга вә аларның теләкләрен башкарырга мәҗбүрләр вә буйсындырылганнар.

Монда сөйләгәннәрдән башка чаралар да бар. Һәрхәлдә, бу урында сөйләнгән эшләрне гамәлгә ашыру авыр эшләрдән булмас, әмма шулар сәбәбеннән күреләчәк файда-табыш, һич шөбһәсез, күп булыр. Өммәтләр вә милләтләр шундый юллар вә җитди тырышулар аркасында үзләренең җыйнаулашып тырышуларының нигъмәтләре белән рәхәтләнеп гомер сөрергә яраклы булалар. Өммәт вә милләт гаиләләрдән җыела. Һәрбер гаилә үзен төзәтергә тырышса вә дөрес юллар белән йөрергә күңел куйса, күңелле максатларга ирешерләр вә төзәлерләр. Гаиләләрнең төзәлүе – милләт төзәлүедер.

Дөрес, мондый эшләр тиз генә булмый, бәлки акрынлык белән бара. Әмма ләкин бара. Акрын барган вә баруында дәвам иткән көннәрнең берендә үзе төбәгән урынга җитә. Сүзнең кыскасы шул: бу эшкә хезмәт итүчеләр, әһәмият биреп тырышучылар картайган көннәрендә үз мәшәкатьләренең җимешләрен үзләре күрерләр, чәчкән игеннәрен урырлар, яшьләргә файдалы күчергечләр булырлар. Яхшы исемнәре сөйләнеп торыр, артларыннан хәерле догалар барып, үзләрен рәхәтләндерер. Чөнки холыклары урыннарына утырган яшьләр ошбу әбиләре вә бабалары өчен ялгыз-ялгыз хәлләрендә дә, җыелышып-җыелышып та дога кылачаклар.

Исерткеч эчү дәвамы

Борынгы гасырларда кешеләрдә: «Исерткеч адәм балаларының тәненә көч кертә, сәламәтләнүгә сәбәп була, шуңа күрә эчемлек файдалы», – дигән бер фикер вә игътикад урнашкан иде. Шул замандагы табиблар тарафыннан да ошбу фикернең раслануын риваять итүчеләр бар.

Әлеге ышануның вә хәтта табиблар арасында да кабул ителгән фикернең башлап кем тарафыннан инкяр ителүе вә кире кагылуы турында хәбәребез юк. Әмма үз күзебез белән күреп вә колагыбыз белән ишетеп тору дәрәҗәсендә шөбһәсез булган бер вакыйгадан хәбәребез бар. Әлеге вакыйга ошбу: Тарикъ бине Сәгыйдь әл-Җәгьфәрнең дәва өчен дип хәмер эшләвен белгәч, Аллаһының илчесе – Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Иннәһү ләйсә бидаваин вә ләкиннәһү даэ»846, – дигән иде. Тәрҗемәсе: «Хәмер – дәва түгел, бәлки авыру китерә торган нәрсә».

Исерткеч эчү иске заманнан калган булса да, фән вә яңа кораллар иске заманнардагы фән вә кораллар түгел. Юл йөрү рәвешләре бу көндә йөз ел әүвәлдәге вакытларга караганда нинди дәрәҗәдә үзгәргән вә җиңеләйгән булса, фән вә кораллардагы үзгәрешләр дә бик көчле. Шуңа күрә иске заман халыкларына мәгълүм булмаган һөнәрләр соңгы заманнардагы галимнәргә мәгълүм, хәтта бөтенләй яңа серләр аңлана вә гамәлгә куела.

Үзебезнең тыйбб фәне белән танышлыгыбыз булмаса да, табиблар йөри торган мәйданнардагы хәзинәләрдән вә һәртөрле гаҗәеп эшләрдән өлеш алынмаса да, үз заманыбыздагы белгеч-галимнәр вә оста табиблар тарафыннан сөйләнгән сүзләр вә кабул ителгән фикерләр матбугат арадашлыгы белән беркадәр мәгълүм. Җиһан сугышы башланган вакытка кадәр гарәп вә төрек, иран вә әфган матбугатларының үзләрен, Аурупа матбугатының мәшһүрләреннән тәрҗемәләрен укып, хәтергә алып, хәтта кәгазьләргә күчереп вә язып тордык. Бу урында яза торган нәрсәләребез – шул кәгазьләрнең тентү вакытларында котылып калганнарыннан файдаланган вә кыскартылган җөмләләр.

Дәхи тәкрарлыйбыз, бу замандагы һәйәт гыйлеме847 әүвәлге вакытларга караганда ни дәрәҗәдә күтәрелгән булса, тыйбб гыйлеме дә шул нисбәттә күтәрелгән икәнлегендә шөбһә юк. Иске заман табибларының хәтерләренә кереп чыкмаган эшләр бу көндә гадәти нәрсәләрдән булып, гамәлдә икәнлеге мәгълүм.

Исертә торган эчемлекләрнең бу замандагы фән галимнәре тарафыннан кылны кырыкка ярырлык дәрәҗәдә нечкәләп тикшерелү вә адәм балаларының эчке вә тышкы әгъзаларына тәэсире мәртәбәләре яңа кораллар вә кабат тәҗрибәләр арадашлыгы белән танылу ошбу соңгы заманнарга хас булган өстенлекләрдән санала.

Бу көндәге белгеч табибларның исерткечне адәм балалары өчен «сары агу» дип хөкем итүләре мәшһүр. Шуңа күрә дәвалану вә тәнгә көч кертү нияте белән исерткеч эчү – үзеңнең авыруыңа вә һәлак булуыңа ярдәм вә хезмәт итә торган агуны авыз итүдер. Шуның өчен дә хәмер авыруларга бирелә торган дәваларга катнаштырылмый, кушылмый. Катнаштырылган сурәттә дә файдасы булмый.

Исерткеч эчүче

Хатыны вә бала-чагасы булган адәм, эчемлек салган кәсәсен күтәргәч, гаиләсе шул мәҗлестә булса-булмаса да, гаиләсенә мөрәҗәгать итеп сөйләгән сүзләрен беләсезме?.. «Һай, хөрмәтле гаиләм! Дөньяда ни генә тапсам да, шушы шешәләр вә кәсәләр һәммәсен бетереп килде. Сезгә калдырып китәрлек нәрсәләрем юк. Мин дә эшләдем, әнә теге байлар да тырыштылар. Арабыздагы аерма шунда ки: мин бар тапканымны эчеп бетереп бардым, әмма теге байлар тапканнарын асрадылар, җыйдылар вә бергә оештырып күбәйттеләр».

Менә эчәргә утырган кешенең хәле – теле сөйли торган сүзләр…

Адәм баласы гакыллы, гайрәтле һәм тырыш булып дөньяга килә, ләкин аның гакылын, гайрәт вә тырышлыгын эчемлек бетерә, үзен кешелектән чыгара.

Эчемлек – дөньяда һәр нәрсәне киресенчә күрсәтеп тора торган нәрсә. Ул яхшыны – яман, яманны – яхшы, зурны – кечкенә, кечкенәне – зур, азны – күп вә күпне аз күрсәтә.

Эчемлек адәм баласында булган үлчәмне (үлчәм коралын) бозганлыктан, эчүче кеше бизмәс булып кала, бизмәс булып дөнья көтә вә кеше көлкесе булып йөри.

Үзенең иптәшенә, дустына эчемлек салган кәсәне сузучы кеше кәсә түгел, бәлки агу суза, шул иптәшенең вөҗданын суя вә үтерә. Яшь егеткә эчемлек бирүче кеше өметле бер егетне эштән чыгара вә аның вөҗданын агулый, гаиләсенең өметен үтерә. Моннан да зур җинаять булмаса кирәк.

Исереклек атадан балага күчә, вә шул сәбәптән мең вә миллионлаган адәмнәр харап була. Чөнки атаның эчүе сәбәбеннән балаларның тәннәре вә гакыллары зәгыйфьләнә вә бозыла.

Исерткеч эчүче адәм кешегә ышанмый, әмма үзе бернәрсәгә дә карар кыла алмый. Омтылышы вә нияте бөтенләй бетә, фикере эшләми.

Җиде белән егерме яшь арасындагы яшьләрнең күз уңнарына исерекләрнең рәсемнәрен, үпкәләренең сыйфатларын куеп тоту кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исереклек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр. Аналарга балалары алдында исерек гаиләләрнең башларына төшкән фаҗигаләрне вә харап булуларны һәрвакыт хикәят итү вә кызганып сөйләү кирәк. Шул фаҗигаләр вә бәлаләр яшьләрнең вә балаларның күңелләрендә тамырланып калсын. Аналарның бу рәвештә сөйләгән сүзләре балаларга тәэсир бирә вә йөрәкләрендә урнашып кала.

Эчүдән тыючы хөкүмәтләр вә үзләре теләп, үз ихтыярлары белән тыелучылар

Исерткеч эчү аркасында бәхетсезлеккә төшкән кешенең һәртөрле яман эшләр кылуы вә зарарлы кешегә әверелүе күзгә күренеп тора. Гакылның китүе – адәм баласын адәм баласы булудан чыгарганлыктан, иң зарарлы вә ифрат дәрәҗәдә кабахәт бер хәл.

Белгеч табиблар тарафыннан сөйләнгән сүзләргә караганда, исерткеч эчүгә гадәтләнү аркасында, гакыл, әз-әз китә барып, ахырында китеп бетә вә әүвәлге урынында калмый. Шул сәбәптән исерткеч эчүче җүләрләр йортына салынырга мәҗбүри хөкем ителә.

Адәм балалары өчен куркынычлы бәла булганлыктан, бәгъзе бер хөкүмәтләр соңгы заманнарда, исерткеч эчүдән тыеп, кануннар төзеделәр, эчүчеләргә җәзалар бирү хосусында җәза маддәләре әзерләделәр вә шул канунны гамәлгә куйдылар.

Хәбәрләргә караганда, исерткеч эчүдән тыелган мәмләкәтләрдә ошбу тыю көненнән башлап урлау вә талау һәм дә үтерү җинаятьләре азаеп барган. Тилереп, җүләрләр йортларына керүчеләр дә елдан-ел кимеп торган. Кешеләрнең сәламәтлеге ныгыган вә, әүвәлге вакытларга нисбәт белән, гаиләләрнең иҗтимагый хәлләре искиткеч дәрәҗәдә төзекләнгән. Ирләрнең бөтен рәхәтләре үз өйләрендә хатыннары вә балалары янында табылу гомуми гадәт булып әверелгән. Байлык көннән-көн артып барганлык беленгән.

Ошбу хөкүмәтләрдән гыйбрәт алып вә үзләренең гакыллары вә вөҗданнары әмеренә буйсынып, Аурупада вә Америкада исерткеч эчүдән тыелу буенча җәмгыятьләр төзелгән. Бу халыклар үз ихтыярлары белән исерткеч эчүдән тыелалар вә кешеләрне үз мәсләкләренә дәгъвәт итәләр, ягъни чакыралар. Ошбу нәсыйхәтләрдән әгъзалары миллионнар белән хисаплана торганнары бар, диләр. Бәгъзе бер өлкәләрдә падишаһлык дәрәҗәсенә күтәреләчәк тәхет варисларын яшь вакытларыннан башлап исерткечтән биздерү ысулы белән тәрбияләү дә бар.

Һәрхәлдә, Аурупа вә Америкада хөкүмәтләрнең иҗтиһадлары белән дә, үзләренең ихтыярлары белән дә бозыклыкның анасы булган исерткечне эчүдән тыелу, шул эшне мәкрух күрү, адәм балаларын шул кабахәт эштән тыю, димләү вә өндәү гадәтләре башлана. Болар үзләре теләп керешкән эшләренең ахырына барып чыгалар. Бу хәл боларда гадәт вә вазифадыр.

Бу хәбәрне укып үтү вә сөйләп китү белән генә эш бетми, бу өлкәдә игътибарсыз булу ярамый. Беркадәр тукталып тору вә башны бөгеп фикерләп утыру, җитди рәвештә гыйбрәтләнү вә дәрес алу кирәк.

Христиан динендә булган вә шул дингә ике куллап ябышкан хөкүмәтләр үзләренең бәндәләрен исерткеч эчүдән тыялар. Карышучылар булса, җәза канунында булган маддәләргә нигезләнеп, хөкемнәр йөртәләр.

Христиан мәзһәбенә ияргән хисапсыз күп җәмәгать үз ихтыярлары вә үз теләүләре белән исерткеч эчүдән тыелалар вә бу эшкә якын бармау хакында, бер-бере белән кул тотышып, максатлар төзиләр. Шул хәерле эшкә үзләренең туганнарын да чакыралар, һич ялыкмыйча кызыксындырып, күңел бирдереп торалар. Хәлбуки бу хөкүмәтләрнең үз каршыларында изге милек, ата-бабадан вә бик борынгыдан килгән дәүләт, байлык саналган дин үз иярүчеләрен исерткеч эчүдән тыймый, бәлки мөбах бер эш итеп күрсәтә.

Диннәре тарафыннан чикләнмәгәне вә тыелмаганы хәлдә, бу кавемнәр үзләренең тырышлыклары вә гакылларының ярдәме һәм дә юл күрсәтүе белән исерткеч эчүдән сакланалар, нәфесләренә ия була алалар, аны тезгенләп тоталар, зарарлы эшкә үзләрен өстерәп алып баруга ирек бирмиләр. Бу шулай.

Коръән-Кәрим үзенә ияргән (иярү догасын кылган) адәм балаларын мәрхәмәтле вә әсәрле рәвештә өндәп тора: «Әй мөэминнәр! Хәмер эчү вә отыш уйнау, сыннарны һәм тәреләрне олылау, фал ачып, шуңа карап эш йөртү шайтан гамәленнән, сез бу эшләрдән сакланыгыз! Шаять, өстенлек табарсыз. Ошбу эшләр сәбәбеннән шайтан сезнең арагызда дошманлык тудыруны, Аллаһыны телгә алуыгыздан вә намаз укуыгыздан ераклашуыгызны вә шул гамәлләрдән мәхрүм булуыгызны тели. Сез шул шайтан котырткан бозыклыктан тыелмыйсызмы?»848

Ислам халкы ошбу өндәүгә каршы: «Ләббәйкә, Аллаһүммә, ләббәйкә849, тыелдык, тыелдык, тыелдык!» – дип, һәм сүзләре, һәм гамәлләре белән җавап биреп торырга, бигрәк тә гамәлләре вә фигыльләре белән үрнәк булырга тиеш иде. Ләкин нинди хикмәтләр бардыр, чит кавемнәр ошбу мөбарәк вә мөкатдәс өндәүгә телләре белән уңай җавап биреп, эшләре белән шуңа үрнәк булганнары вә итагать иткәннәре хәлдә, әһле ислам, хосусан үз өлкәбездә булган мөселманнар, ошбу һәлакәткә илтүче бәлагә дучар булдылар. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун850.

Оренбург шәһәрендә торган вакытымда Мисыр матбугатының берсендә Көнбатыш тарафы диннәрен тикшерү белән мәшгуль бер галимнең гарәпчәгә тәрҗемә ителгән бер мәкаләсен укыган идем. Мәзкүр мәкаләдә ошбу җөмлә хәтеремдә калган: «Әгәр дә бу көндәге мөселманнар булмаса иде, Җир йөзендәге бөтен халыклар ислам динен кабул итәрләр иде. Ләкин хәзергә мөселманнарны күрүләре сәбәпле, ислам диненнән мәхәббәтләре кайта».

Сүзнең кыскасы шул: безнең үз мәмләкәтебездә булган ислам җәмәгате ошбу рәвешле авыруга дучар булды вә шуның сәбәбеннән һәртөрле бәлаләргә очрады. Ләкин бу олуг бәхетсезлектән котылу тугрысында өмет өзү, «Беттек вә югалдык» дип, кайгыга чумып утыру яки «Минем ни эшем бар? Бу тугрыда чара табуга көчем җитми вә кулымнан бер эш тә килми» дип кул селтәү ярамый. Озын вә караңгы төннәр дә бервакыт яктыра. Тау-ташлар йөкли алмаслык кайгылар да, мәгълүм сәгать җитү белән, өстән күтәрелә, хәтта тәмам онытыла. Кыш көннәрендәге зәһәр суыкларга каршы җәй көннәрендә җылы вә кояшлы көннәр була. Давыллар вә бураннар, өермә вә тузаннарга каршы яхшы вә тыныч көннәр килә. Шул эшләр кебек, исерткеч бәласенең дә көннәрнең берендә милләтебездән вә мәмләкәтебездә булган ислам җәмәгатеннән күтәрелүе мөмкин. Ләкин моның өчен чара күрү вә кулдан килгән кадәр тырышу, сәбәбенә керешү, үз өстенә төшкән бурычны үтәү хосусында тырышу кирәк. Бәгъзе бер чаралар югарыда сөйләнде.

Исерткеч вә эчү хакында бәгъзе бер вакыйгалар

Гарәп шагыйрьләреннән мәшһүр Носайб падишаһ Габделмәлик бине Мәрван янында үзенең бер шигырен сөйләгән. Аш соңында эчемлек китертү ниятен белгәненнән соң, ул: «Әй мөэмин-мөселманнарның әмире! Минем тәнем күмер кебек кара, үзем ямьсезмен, йөзем шәкелсез851, шулай була торып, сезнең мәҗлесегезне күрү бәхете, үз яныгызда утырып, зыяфәтегез белән хөрмәтле булу насыйп булды. Моңа сәбәп – гакылымдыр. Сезнең илтифатыгызга сәбәп булган камиллегемне җибәрә торган нәрсә белән гөнаһка төшәсем килми, бу эшне вөҗданым кабул итми. Аллаһыны хурлый торган нигъмәт булыр дип куркам», – диде вә гафу үтенде (хакыйкать хәлдә гакыллы адәм).

* * *

Үзем туган вә үскән авылда халык арасында игътибарлы саналган, бала-чагалы вә зур гаиләле, хәтта бәгъзе бер угыллары мәхәлләдә имам булган алтмыш яшьлек бер карт адәм Кичү исемле авыл базарыннан эчеп-исереп, тәмам эштән чыгып, мәсхәрәлеккә калып кайткан (алып кайтканнар). Айныганнан соң, хатыны бу эшнең килешмәгәнлеген, халык арасында игътибары бетүгә, дәрәҗәсе төшүгә сәбәп булачагын сөйләп орышкан, шелтәләгән. Ак сакаллы карт: «Мин үзем теләп, үз акчамны түләп эчмәдем. Бу тугрыда гаебем юк, Иван Тимафиич кунак итте. Андый кешенең зыяфәтен кабул итмәү килешми, мин шуңа мәҗбүр булып кына эчтем!» – дип, үзен гаепсез итеп җавап сөйләгән.

Бу вакыйганы хикәят итүчегә: «Иван Тимафиич кем буладыр?» – дигән идем, «Волостной писарь», – диде. Әгәр дә бу ак сакаллы карт Носайб урынында булса – ни эшләмәс иде. Кеше белән кеше арасы – җир белән күк арасы кадәр.

* * *

Бер хәкимгә исерткеч эчемлек салып биргәннәр вә эчүен үтенгәннәр. Хәким эчемлекне түккән. «Ни өчен әрәм итәсең?» – дигәннәр. Хәким: «Мин аны әрәм итмәсәм, ул үзе мине әрәм итә», – дигән.

* * *

Бер адәм ни сәбәп беләндер эчүен ташлаган вә бизгән. Иптәшләре: «Мәҗлес бик шәп буладыр иде, ни өчен эчүне ташладың инде, эчмисең?» – дигәннәр. Бу адәм: «Мин аны эчмим. Шуны белдем: ул нәрсә минем гакылымны эчә икән, шуны сизеп өлгердем вә ташладым», – дип җавап биргән.

* * *

Падишаһлардан берсе, кызык итү нияте белән, бер җүләргә эчемлек биреп, эчәргә кушкан. Җүләр: «Әй падишаһ! Бу нәрсәне син минем кебек булыр өчен эчәсең, ләкин мин аны кем кебек булыр өчен эчим?» – дип, падишаһның теләген кире каккан, иллә гакыллы җавап биргән.

* * *

Бервакыт Вәлид бине Габделмәлик, мәшһүр вали852 Хиҗаҗны сыйлау өчен, эчемлек китерергә кушкан. Шулвакыт Хиҗаҗ: «Әй мөэмин-мөселманнарның әмире! Сезнең морадыгызга хилафлык итү бик авыр, шулай булса да мин үз кешеләребезне вә үз кул астымда булганнарны исерткеч эчүдән катгый рәвештә тыйдым, эчсәләр – мәрхәмәтсез рәвештә җәза бирәм, башкаларны тыя торган бер эшне үзем кылуны теләмим, мондый эшне кыласым килми», – дип гафу үтенгән.

* * *

«Аш сеңдерү өчен эчәм» дип исерткеч эчүче бер адәмнең дөнья күргән вә күп тәҗрибәләр үткәргән дусты: «Ул исерткеч ашны сеңдерми, син ялгыш сөйлисең яки сиңа ялгыш сөйләгәннәр дә, син шуңа ышангансың. Киресенчә, исерткеч ашказанын боза, шуның белән бергә, дин белән гакылны сүндерә, куәтләреннән төшерә, монысы дөрес!» – дигән.

* * *

Бер исерек урамда аунап, косып ятканда, бер эт, килеп, моның косыкларын ашаган вә шул уңайга исерекнең иреннәрен дә яларга керешкән. Исерек: «Әй иптәш! Иреннәремне сөрттең, шуның өчен шатланамын, бу хезмәтеңне онытмамын», – дип сөйләнеп яткан. Соңыннан эт моның йөзенә иркенләп сигән. Исерек: «Җылы су белән битемне дә юасыңмы, монысы инде артык якын күрүең булды», – дип калган.

* * *

Бер исерек үзенең кыз баласын яткырып суярга тотынган. Күреп, кулыннан пычагын тартып алганнар вә үзен тиргәргә керешкәннәр. Исерек, шул кешеләргә карап: «Үз сарыгымны суярга ирек бирмисез, бу нинди эш?» – дип сүгенгән.

844.Могтәдил булу – сәламәт, дөрес, тугры булу.
845.Тәфрыйт – чиктән тыш түбәнәйтү, кимсетү; кадерен белмәү, бәя биреп бетермәү; эшнең очына чыкмау.
846.Сахих-мөслим, 2 җилд, 25 б…
847.Һәйәт гыйлеме – астрономия фәне.
848.«Әл-маидә» сүрәсе, 90–91 аятьләр.
849.Ләббәйкә, Аллаһүммә, ләббәйкә – менә мин синең алдыңда, әй безнең Аллаһыбыз, менә мин синең алдыңда.
850.Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун – без, чыннан да, Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелгәнбез һәм без, чыннан да, Аның тарафына әйләнеп кайтабыз.
851.Шәкел – форма.
852.Вали – дәүләтнең бер өлкәсе белән идарә итү тапшырылган кеше, губернатор.