Kitabı oku: «Болгар вә Казан төрекләре / Булгарские и казанские тюрки», sayfa 24

Yazı tipi:

Зыяфәт834, туй

Кунак булу вә кунак итү һәм дә әдәпләре

Рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Мин кәнә йүэминү биллаһи вәл-йәүмил-ахири фәлийәх-сүнү илә җариһи вә мән кәнә йүэминү бил-лаһи вәл-йәүмил-ахири фәлийәкрүмү зайфәһү вә мән кәнә йүэминү биллаһи вәл-йәүмил-ахири фәлийәкулү хәйран әү лийәскүтү»835, – ди. Мәгънәсе: «Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә иман китерүче кеше күршесенә яхшы булсын, кунагын хөрмәт итсен, сөйләгән вакытында яхшы сүз сөйләсен, мондый эшләрне булдыра алмаса, тик торсын!» дип әйтү.

Кунак сыйлау җөмләсеннән ошбу нәрсәләр әһәмиятле: кунак хозурында ачык йөз белән йөрү вә кунакны ихластан тәрбияләү, аның белән сөйләшү (тик тормау), кунакның хайваны булса – аны яхшы карау, кунакка фәкыйрьлектән вә тормыш тарлыгыннан зарланмау, аның хозурында башкаларны ачуланмау, кунакның башмакларын, киемнәрен, һәртөрле әсбапларын яхшы саклау, каралган керләрен вә пычранган кәвешләрен (аяк киемнәрен) юдырып кую, аларга тәһарәткә йөрү урыннарын, лампа вә шырпыларны күрсәтү, киткән вакытларында самими ризалашу вә дога кылышу, күңелле итеп озату.

Кунак булганда истә тотарга тиешле әһәмиятле әдәпләр җөмләсеннән түбәндәгеләрне атарга була: кыстатмау, хәрәм836 тарафына күз салмау, кыйбла һәм тәһарәт урыныннан, яктырту әсбапларыннан башканы сорамау, комсызланып ашамау, өйнең ишекләрен вә тәрәзәләрен, башка урыннарын гаепләп сүз сөйләмәү, хуҗа кеше рөхсәтеннән вә белүеннән башка чит кешеләрдә йөрмәү, гадәттән тыш озак тормау, иркенләп ятмау вә башкалар.

Кунакларны икегә – намуслы вә намуссызга бүләргә мөмкин. Йорт хуҗасының хәле, вакыты, тормышы белән хисаплашучылар – намуслыларга, болар белән хисаплашмаучылар намуссызларга керә. Рәсүлуллаһ хәзрәтләре: «Вә мән кәнә йүэминү биллаһи вәл-йәүмил-ахири фәлийәкрүмү зайфәһү837»1, – дигән икән, бу сүз мотлак түгел, бәлки намуслы кунаклар хакында әйтелгән. Рәсүлуллаһның: «Кешеләргә йөк булмагыз!» – кебек сүзләре шушы рәвештә хаслауга ишарә булса кирәк.

Моннан тыш, кунакларның бер өлеше туганлык багланышларында булган хатын-кыз карендәшләр, ата вә аның якын дуслары, үзеңнең һәрвакыт ярдәм күрә торган якын адәмнәрең булырга мөмкин. Боларны зыяфәт итү, аларга хөрмәт күрсәтү, – әлбәттә, тиешле һәм табигый бер эш. Икенче бер өлеше исә анда күрешеп сөйләшкән, монда очрашып исәнләшкән кешеләрдән гыйбарәт булыр. Дөрес, боларны да ихтирам кылу тиешле, ләкин форсат булганда вә заман мөмкинлек биргәндә.

Ошбу мөнәсәбәт белән дөрес сүзле бер адәмнән ишеткән бер маҗараны бу урында күчерүне муафыйк күрдем. Бу кеше ошбу рәвештә сүз сөйләде: «Шәһәргә азык кертү мөшкелләнгән, ризык хосусында һәркемгә нәфес кайгысы төшкән, кышлык азык әзерләүдә бәндәләр үз нәрсәләрен үзләре урлаган кебек качырып ташу юлына кергән айларның берсендә, бер ай эчендә, унҗиде җаннан гыйбарәт кунакны тәрбияләп гомер уздырырга мәҗбүр булдык.

Кунаклар арасында ирле-хатынлылар да, бала-чагалылар да бар. Һичбере дүрт кичтән дә ким кунмады, үзем бер генә кич кунуларын да көчләмәдем.

Бу кунакларның һичбере үземнең яки атам белән анамның, әбием белән бабамның һәм дә ошбу рәвештә хатынымның да, балаларымның да туган-тумачалары түгелләр. Арада бөтенләй белеш булмаганнары да бар, алары белеш булганнарга койрык булып кына безгә төшкәннәр.

Һәммәсе, читтән вә ерактан килүләре сәбәпле, килеп керүләре белән, үзләре кушып мунча яктыралар, үз керләребезне юарга сабын табудан гаҗиз булып йөргәнебез хәлдә, керләрен дә юдыралар. Йөз кызару бар бит, карышып булмый. Сабынын табарга мәҗбүр буласың, ләкин бу табу бик бәһале төшә. Дөрес, болар икътисадка бик игътибар итәләр, мал кадерен беләләр, ләкин боларның икътисады безнең икътисадсызлыгыбызга сәбәп була.

Килеребез күп түгел, үзебезгә дә көчкә-көчкә генә җитә, үзем карт, хатыным карчык. Чыгымнан куркып, хезмәтче вә асрау тотмыйбыз, сыерыбыз вә, гомумән, үз керемебез юк, һәммә нәрсәне акча белән алырга мәҗбүрбез.

Гаиләбезнең көнен үткәрү, кышка бераз гына булса да азык әзерләү өчен, байтак микъдарда бурыч алган идем. Ошбу кунаклар белән шөгыльләнеп, үз вакытым да үтте, бурычка алган акча да бетте.

Бу хәл өчен бәгъзе сәгатьләрдә күңелем тараеп китә, ләкин үз күңелемне үзем басарга тырышам вә «Мән кәнә йүэминү биллаһи вәл-йәүмил-ахири фәлийәкрүмү зайфәһү» сүзен искә төшерәм, аннары күңелем яхшы гына юана вә юашлана.

Арада бик иркә балалар да бар. Берсе килә дә: «Әни, күмәчкә май ягып бир!» – ди. Икенчесе килә дә, иптәшеннән арттыру өченме, никтер, икмәккә бал ягып бирүне сорый. Әмма аналар үзләре дә шәфкатьлеләр, бала тәрбиясендә күп вакытта балаларның сорауларына хаҗәт калдырмыйлар, һәрберсенә май сылап вә аның өстенә бал ягып бирәләр: «Шушылай итеп ашасаң, бик тәмле була ул!» – диләр. (Бәлки, бу дөрестер.)

Кунакларны озатып бетердем. «Инде кайсы яктан кунак килеп төшәр икән?» – дип, ике-өч көн йөрдем дә, бәлки, инде үтеп беткәннәрдер дип, кесәләрне хисап кылырга керештем. Ләкин кесәләр бөтенләй бушап калган, хисапларлык бернәрсә дә калмаган. Дөрес, бер кәгазь бар, ләкин ул кәгазь нинди нәрсәләр өчен кемнәргә акча түлисе калганлык турындагы кәгазь генә булып, моның саннары куелган, хисаплыйсы-нитәсе юк.

Кунакларның тәүлекләрен санасам, йөз егерме тәүлек булган. Моның мәгънәсе – йөз егерме кешене бер тәүлек буена кунак иткәнбез…» – диде.

Бездә халык бик намуслы вә хәтер олылаучан, үзен сорап килүче кешене кире борып җибәрүне үлемнән артык күрә. Бу – яхшы гадәт. Әмма шушы яхшы гадәтне усал итеп үзгәртүчеләр дә була.

Кайберәүләр, һавалар үзгәртү, ял итү теләге белән яки өендәге иркәлеккә, җитешлелеккә чыдый алмыйча, сәфәргә чыгып китә дә берәүгә кунак булып барып төшә. Әгәр йорт хуҗасы туганлык багланышлары тиеш булган туган-тумача, карендәшләрдән яки синең үзеңә кунак булып төшүеңне күңеле белән теләгән һәм дөньясы иркен кешеләрдән булса – бер сүз юк. Моннан башка сурәтләрдә исә кешеләргә йөк булмыйча, мосафирханәләргә, хосусый фатирларга төшү тиешле. Сыйлыйсы килгән кешеләр сине шул урыннардан да табарлар, теләсәләр – йортларына алып та барырлар.

«Мосафирханәгә яки хосусый фатирга төшсәм, фәлән кадәр чыгым чыгадыр иде, фәлән кешегә төштем дә шул чыгым кесәмдә калды», – дип фикерләүче кеше икътисадка игътибар бирүче түгел, бәлки икътисад исемен яман юлда үзгәртүче вә башка кешеләргә җәбер итүче. Үз кесәсен саклау теләге белән кешеләрне тыгызлыкка төшерүнең исеме – икътисад түгел, бәлки вөҗдансызлык вә намуссызлык. Рәсүлуллаһ (аңа Аллаһының хәер-догасы һәм сәламе булсын!): «Вә мән кәнә йүэминү биллаһи вәл-йәүмил-ахири фәлийәкрүмү зайфәһү», – дип әйтеп, мондый шартлар вә мондый хәлләр астында булган кунакларны күз алдында тотмагандыр, инша Аллаһ…

Зиярәт838

Дусларны вә карендәшләрне җай чыккан вакытларда зиярәт итү кирәк. Бу исә дуслык вә карендәшлек хакларын олылаудан була. Бер гарәп шагыйре: «Никадәр еракта булса да вә арада тоткарлыклар күрелсә дә, сөйгән кешене зиярәт кыл! Ераклык зиярәт кылуга тоткарлык ясамаска тиешле. Дус, әлбәттә, үзенең дустын зиярәт итәр!» – дигән.

«Минем яныма килмисең!» – дип шелтәләүчегә үзенең дусты ошбу сүзләр белән җавап биргән иде: «Зиярәт тугрысында мин кичексәм дә, мәхәббәт тугрысында иң алдан йөрим. Дуслык – өсте-өстенә зиярәт кылудан гыйбарәт түгел ул. Дуслык тугрысында иң әһәмиятлесе вә игътибарга алырга тиешле нәрсә – күңел!..»

Туй

Бер-беренә чит булган ир белән хатынның, егет белән кызның гаилә төзү, кайгы вә шатлыкларны уртаклашып гомер сөрү, һәрвакыт бер-беренә юаныч булу теләге белән ислам шәригатенә муафыйк рәвештә кушылулары турында халыкларга игълан итү вә шәригатьчә сүз бирешү вакыты «туй» дип атала.

Бу вакытта һәр ике тарафның – үзләре вә якыннарының – ошбу җыелуның хәерле булуын, никахта максат булган бәхетле тереклек өчен Аллаһы Тәгаләнең ярдәм итүен Аннан ихлас күңел белән сораулары лязим эш…

Ашау-эчү

Азык. Ашау-эчү әдәпләре

Хосусый яки гомуми сурәттә тыелган нәрсәләр фикъһе китаплары буенча мәгълүм. Шулардан башкаларны ашау вә эчү дөрес була. Рәсүлуллаһ хәзрәтләреннән «Күлү вәшрәбү вә тусаддийку вәлбәсу галимү йухалитуһү исраф әү мүхәййиләт» хәдисе күчереләдер839. Мәгънәсе: «Исрафтан һәм дә тәкәбберләнүдән саклану шарты белән ашагыз, эчегез, сәдака бирегез вә киенегез!..» – дию буладыр. Моңа караганда, хәләл вә мөбах нәрсәләрне ашау вә эчү ислам дине карашынча начар эш түгел.

Ит вә майлы нәрсәләрне ашаудан сакланучы вә шуны суфилык, тәкъвалык дип белүче кешегә олуг галимнәрдән бер зат: «Тәкъвалык белән бу эшләрнең нинди мөнәсәбәте бар? Син итне дә, майны да аша, ләкин Аллаһы Тәгалә кушкан эшләрне тәмамла, атаң вә анаңның, карендәшләреңнең вә мөселманнарның хакларын олыла, күршеләрең белән яхшы гомер сөр, сабырлык, гафу итү, ярдәм вә гаделлек кебек эшләрне җиренә җиткер, гаиләңне яхшы тәрбия ит, бу эшләр ит белән май ашамауга караганда әһәмиятле вә мәгънәле», – дигән иде.

Моның мәгънәсе: «Тәкъвалык – Аллаһы Тәгалә әмер иткән нәрсәләрне эшләү вә тыйганнарыннан саклану булып, үз белдегең белән эшли торган эш түгел», – дигән сүз була.

Әхлак галимнәренең өйрәтүләренә караганда, ашау вә эчү әдәпләре ошбу нәрсәләр: әүвәлендә «бисмиллаһи» вә ахырында «хәмед» әйтү, уң кул белән ашау вә эчү (сул кул белән ярдәмләшүдә зарар юк), як-якка каранмау, кешеләрнең ашау вә эчүләренә күз текәп тормау, олуг адәмнәрдән югары утырмау, төкеренмәү вә какырынмау, өрмәү, су эчелә торган савытны уң тарафка бирү, комсызланмау вә башкалар.

Табиблар әйтүенә караганда, ашау вә эчү әдәпләре болар:

1. Ашарга утырган вакытта зур кайгылар вә зур шатлыклардан һәм дә фикер хезмәтләреннән мөмкин кадәр күңел буш булу кирәк.

2. Аш янында иркенләп вә рәхәтләнеп утыру кирәк.

3. Акрын ашау, ашыкмау, тыгызланмау кирәк.

4. Авызга алынган нәрсә тәмам вакланып, үз-үзеннән йотылырлык дәрәҗәгә җиткәнче чәйнәргә кирәк. Чөнки авыздагы ризыкны чәйнәлеп җитмәс борын йотып җибәрү ашказаны өчен зарарлы. Әгәр кеше авыздагы нәрсәне үзе йотылып киткәнен көтмичә йотса, ул нәрсәнең чәйнәве җитмәгән була. Тиешле дәрәҗәдә чәйнәлмәгән нәрсәләр ашказаны өчен зарарлы, шул сәбәпле ашказаны бозыла вә эштән чыга. Моннан исә төзәлми торган хасталыклар пәйда булу мөмкин.

5. Күп ашауга гадәтләнмәскә кирәк. Ашыгып ашауга күп ашау ияреп килә. Чөнки ашыгып ашаган вакытта туйганлык сизелми вә ашыйсы килү дә үзенең куәтеннән юашланмый, комсызлык дәвам итә, шул сәбәптән күп вә тиешледән артык ашала. Акрын вә сабырлык белән ашаган сурәттә, ашыйсы килү бетә вә тую да сизелә.

6. Борыч вә серкә, горчица вә тоз кебек нәрсәләрне кирәгеннән артык итеп кулланмаска кирәк. Эзләп су эчүдә зарар юк. Шулай да авызда азык бар вакытта, су эчүдә файда юк. Чөнки авызда су булган вакытта авыздан төкерек чыкмый. Төкерек булмаганда, йотылган нәрсә ашказанында яхшы кайнамый. Болардан башкалар да бар.

Ризык эзләү, ризык табу

Бу дөньяда ашамый-эчми, кием кими, йорт әсбабы җитештерми гомер сөрү мөмкин түгел. Хосусан гаиләле кешеләр өчен бу нәрсәләр бигрәк тә зарур. Боларны эзләү вә табу кирәк. Бу эшләр (эзләү вә табу) ислам шәригатендә «кәсеп» сүзе белән тәгъбир ителә. Сату-алу, иген үстерү вә бакча тәрбияләү, хайван асрау, кул хезмәте кебек эшләрнең һәммәсе кәсеп төрләреннән санала.

Кәсепләр арасында хәрәм, мәкруһ, мөбахлары булган кебек, фарызлары да булырга мөмкин. Бу эшләр турында фикъһе вә әхлак фәненә караган китаплар тәфсилләп сөйли вә аларның аермаларын күрсәтә.

Һәрхәлдә, мөбах вә хәләл кәсеп ислам дине буенча буйсынган вә бәгъзе вакытларда саваплы эшләрдән исәпләнә.

…Сату итү, иген игү, мал асрау вә һәртөрле мөбах һөнәрләр вә хезмәтләр белән ризык хасил итүне хуплаган могтәбәр китаплардагы хәдисләр риваять ителә. Сәхабәләрнең вә, гомумән, бабаларның юллары да шул иде.

Чәй. Каһвә. Тәмәке

Бездә чәй эчү халык арасында киң таралган. Ләкин Аурупаның бәгъзе мәмләкәтләрендә безгә нисбәт белән чәй күп эчеләдер, диләр. Чәйнең файдасы, бәлки, бардыр, әмма зарары «бәлки» түгел, шөбһәсез бар.

Мисырда тарала торган «Әл-һилал» мәҗәлләсе чәй белән каһвә хакында озын бер мәкалә язган вә Аурупа табибларының сүзләрен дәлил итеп китергән иде. Әлеге мәкаләнең эчтәлеге вә безгә кирәклесе түбәндәге сүзләр.

Чәй белән каһвәне күп эчү сәбәпле, адәм балаларында ошбу нәрсәләр хасил буладыр: мидә дулкынлану барлыкка килә, йокы кача, тиз кызып китүчәнлек килеп чыга, аш сеңдерү зәгыйфьләнә, эчәкләрнең вазифалары вә үзләренә махсус хезмәтләре көчсезләнә. Бу сүзләрнең эчтәлеге ошбу: чәй белән каһвә тәннең куәтен зәгыйфьләтә, аш сеңдерү гамәле көчсезләнә вә бозыла, тиз кызучанлык авырулары пәйда була. Әхлак бозыла (кеше юк нәрсә өчен ачуланучан, эче пошучан, кәефе бозылучан була).

Өстәвенә әле чин халкы чәйгә төрле нәрсәләр куша, хыянәт итә, бу эшне аерып белү дә күп кеше өчен мөмкин булмый. Каһвәнең һичнәрсә катышмаганы вә сафы сирәк туры килә840.

Каһвә Ямән мәмләкәтендә җитештерелә. Ул милади белән ХVII гасырда Ямәннән Аурупага килде вә кулланыла башлады. Ямәннән башка тагын эссе мәмләкәтләрдә каһвә җитештерелә. Хәбәш841 мәмләкәтендә бик иске вакытлардан бирле кулланыла.

Ямәндә каһвәне башлап кулланучылар тарикат842 шәехләре булды. Алар, йокламыйча, Аллаһыга мактау сүзләре, догалар һәм аятьләр әйтеп утыру өчен аны куллана башладылар. Иң әүвәл вә башлап кулланучы 875 елда вафат булган Җамалетдин әз-Зөбхани иде.

Каһвә Ямәннән беркадәр соңрак Мисырга күчте вә халык арасында таралды. Монда да йокыны качыра, ялкаулыкны бетерә дип эчәләр иде.

Әһле ислам арасында бик нык таралып киткәннән соң, бәгъзе бер фәкыйһләр: «Бу нәрсә исертә, шуңа күрә аны куллану (эчү) мөбах булмый», – дип, мәсьәлә чыгардылар. Мәккә хөкүмәте 917 елда моны эчүдән тыйды. Хәрәмме-түгелме мәсьәләсе озак заманнар дәвам итсә дә, ахырда тыю куәте йомшады, мөселманнар аны эчүгә гадәтләнделәр, күп мәмләкәтләрдә эчәләр843.

Тәмәке

Тәмәке – бу көндә әһле ислам арасына да инде тәмам җәелгән нәрсә. Файдасы вә зарары хакында язылган язулар вә сөйләнгән сүзләр күп. Моның мөбах вә тыелганлыгы хакында сүзләр ислам галимнәре арасында озак заманнар дәвам итте.

Шиһабетдин әл-Хафаҗи әл-Мисрый үз иптәшләре белән тәмәке тартып утырган бер мәҗлестә шәехзадә боларга шәригать исеменнән каршы төшкән иде.

Исерткеч эчү

Исерткеч эчемлекне ясый вә куллана башлау тарихы мәгълүм түгел. Кайсы кавемнәрдән вә нинди өлкәләрдән күчерелеп дөньяга таралганлыгы да ачык беленми. Бөтен Җир йөзендәге адәм балалары арасында таралганлыгы вә һәрбер кавем вә һәрбер милләтнең шуның белән бәхетсезлеккә төшкәнлеге мәгълүм. Бик иске вакытта, адәм балалары бергә җыелып гомер сөргән заманнарда башланган булуы мөмкин. Берәр хәбәргә таяныпмы, әллә мәзәк юлы беләнме: «Исерткеч ясауны вә эчүне адәм балаларына Иблис өйрәтте», – диючеләр бар.

Исерткеч эчүләр бу көндә нинди рәвештә кулланылсалар, борын заманнарда дөньяның һәрбер өлешендә булган адәм балалары арасында да шул рәвештә кулланыладыр иде, диләр.

Күктәге казаларның ирешүе сәбәпле, адәм баласының диваналануы вә дүрт аяклы хайван дәрәҗәсенә төшүе дә була. Ләкин бу хәл бәндәнең үз ихтыярыннан башка булганлыктан, гаеп эш саналмый, бәлки һәркем тарафыннан гозерле күрелә вә кызганыла, көч җиткән кадәр мәрхәмәт вә шәфкать күрсәтелә. Әмма, вакытлы гына булса да, үз теләве вә үз ихтыяры белән кыйммәтле хәзинәсе булган «гакыл» исемле камиллегеннән аерылуы, хәтта сабый балалар каршында көлке булуы – тиңдәше вә охшашлыгы булмаган хурлык, мәсхәрәлек. Хәлбуки исерү әсәре белән киткән гакыл бөтен хәлендә түгел, бәлки кадере кимеп вә җиңеләеп кайтадыр, диләр. Исерткеч эчүгә гадәтләнгән кешеләрнең ахырдан җүләрләнүләренең сәбәбе дә шушы хәл.

«Исерү» дигән сүзгә урамнарда кычкырышып вә сугышып, җырлап вә сүгенеп, авып вә косынып йөрүчеләр, балчыкларга егылып вә аунап ятучылар гына түгел, үзләренә күрә әдәп вә тәрбия белән эчүчеләр, һичкемгә белгертмичә аулак урыннарда сыйланучылар һәм дә аз-аз гына эчеп кызмача йөрүчеләр, дус-иш хәтере вә мәҗлесләрне күңеллеләндерү өчен эчүчеләр дә керә. Боларның һәрберсе – эчүчеләр вә исерүчеләр.

Исереклек – йогышлы авырулардан бертөрле авырудыр. Ләкин бу авыру, корчаңгы авыруы рәвешендә, авырудан йокмый. Бәлки исерек вә эчүче дуслардан вә юлдашлардан йога. Исерү авыруы чахотка түгел, әмма чахоткага караганда күп мәртәбәләр зарарлы, куркыныч вә яман.

Исерткеч эчү белән артык дәрәҗәдә бәхетсезлеккә юлыккан халыклар мәҗүсилек вакытындагы гарәпләр иде. Болар бу яктан чиктән чыктылар вә ифрат дәрәҗәләргә барып җиттеләр. Йөз вә мең урыннарында җитешеп тә, бик күп булып үрчүләренең дә бу эштә беркадәр катнашы булуы мөмкин. Шуның белән бергә, ислам дине килеп чыкканда вә, исерткеч эчүдән тыеп, эзлекле рәвештә Коръән-Кәрим хөкеме игълан ителгәндә бу эштән кисәктән берьюлы туктаучылар да ислам кабул иткән гарәпләр булды. Боларның билгеле бер дәрәҗәдә гадәтләнгән эштән бу рәвештә берьюлы туктаулары фикер әһелләрен гаҗәпкә калдырырлык. Әгәр адәм баласы бер эшкә җитди рәвештә керешсә, үз-үзенә хуҗа була вә үз-үзен теләгәнчә йөртә ала икәнлеге гарәпләрнең хәлләреннән ачык аңлашыла.

Исерткеч эчүдән тыелучылар

Исламның исерткеч эчүдән катгый вә кискен рәвештә тыйганлыгы мәгълүм. Әһле исламның исерткечкә «өммел-хабаис» (бозыклыкларның анасы вә нигезе) дип исем бирүе уңаеннан мөселманнар каршында исерткечнең икенче исеме – «исм» (гөнаһ – язык).

Мәҗүсилек заманнарындагы гарәпләрдә хәзерге чәй эчү дәрәҗәсендә исерткеч эчү гадәти бер эш иде. Шулай булса да, үз ихтыярлары белән бу эштән тыелучы вә моны үзләре өчен хәрәм дәрәҗәсендә тыелган бер нәрсә дип санаучы, эчүче якыннарыннан да сакланучы адәмнәр бар иде. Шул җөмләдән ошбу затлар телгә алыналар:

1. Габдулла бине Җәдман. Бу – гарәпләр арасында юмартлык вә сәедлек белән мәшһүр бер зат. Ул, исергәндә, үз иптәшенең күзенә суккан иде. Әлеге сугу әсәре белән иптәше күз авыруын чикте вә аз гына сукыраймый калды. Шушы вакыйга соңында Габдулла моннан соң эчмәскә ант итте вә үлгән көненә кадәр эчмәде.

2. Кайс бине Хасым. Эчеп исергәннән соң, үз кызына ябышкан вә айга карап сүз сөйләгән иде. Айныганнан соң, үзенең шул диваналыкларын белеп, эчүне үзенә хәрәм кылды. Ошбу сүзләр Кайс бине Хасымга нисбәтле: «Хәмердә күңелле эш бар. Шуның белән бергә, гакыллы вә сабыр адәмне эштән чыгара торган нәрсә ул. Сәламәт хәлемдә хәмер эчсәм, авыру хәлемдә аның белән шифалану өчен тырышып, хәмер өчен акча тотмам. Иптәшемне хәмер янына чакырмам».

3. Габбас бине Мәрдас. Ул: «Үз кавемемнең сәеде вә аксакалы булганым хәлдә, исереп вә тилмереп йөрүне вөҗданым күтәрми, мондый әшәкелекне ихтыяр кылуны үз дәрәҗәмә лаек күрмим», – дип, бу эшне ташлады.

4. Гамир бине әз-Зарбел-годвани. Гарәпләрнең мәшһүр табибларыннан вә хәкимнәреннән иде. «Дөньяда үз-үзеннән булган нәрсә юк. Үлекләр бер тереләчәкләр» дигән сүзләр аңа нисбәтле. Хәмер эчүне үз-үзенә хәрәм кылучылардан иде. Хәмер хакындагы шигырьләре җөмләсендә ошбу сүзләр бар: «Исерткеч егетнең кулында вә милкендә булмаган нәрсәләрне сорый, кавемнәрнең гакылларын вә байлыкларын әрәм итә. Килешү вә дуслашу мөмкин булмаган дошманлыкларны сала, хөрмәтле вә игътибарлы егетне хурлыкка төшерә. Аллаһы белән ант итеп әйтәм: хәмерне кешегә эчермәм вә үзем дә эчмәм, каберемдә буыннарым таркалганга кадәр антымны бозмам вә сүземдә торырмын».

5. Сафуан бине Әмит бине Мөхәррәс әл-Кенәни. Кайс бине Хасымга нисбәт ителгән сүзләрне моңа нисбәт итүчеләр дә бар.

6. Гафиф ибне Мәгъдикәрәб әл-Кинди. Мәшһүр Әшгас бине Кайсның дәү абыйсы була. Бу зат хәмер эчү белән берлектә зина кылуны, отыш уйнауны да үзе өчен хәрәм кылган иде.

7. Әслүм әл-Ләяли. Бу адәм зинаны вә хәмерне үзе өчен хәрәм итүе хакында ошбу сүзләрне сөйләде: «Озын вә авыр мәшәкатьләрдән соң кабиләм халкы белән солых кылыштым. Низагны бетерү, килешү – һәрвакытта да яхшы эш, адәм баласының үз-үзен сарыф итүенә түрәлек итүче хәмер белән зиначы хатынны мин инде ташладым. Боларны ташлау – адәм баласы өчен изге эш. Әй анам! Хәмер белән зиначы хатынны һичкем тарафыннан мәҗбүр ителмичә вә ирексезләнмичә, ялгыз үземнең теләвем вә вөҗданым һәм дә сыйфатым теләве сәбәбеннән ташладым. Гакыллы вә саф күңелле кешеләр һәрвакытта ошбу рәвештә булырлар».

Бу урында телгә алынганнардан башка затлар да бар. Сүзләре вә шигырьләре хәтер китапларында.

Исерткеч эчү дәрәҗәләре

Исерткеч эчү гадәте ошбу дәрәҗәләргә аерыла:

Беренче дәрәҗә. Гадәтләнү вә өйрәнү. Бу дәрәҗәдә булган кешеләр үзләренең бүгенгә кадәр дәвам итеп килгән хәлләренә вә гадәтләренә хилаф бер эш булды исә эчәләр. Кайгы булса да, шатлык булса да эчәләр, туй мәҗлесен хөрмәтләп тә, дус хакын хаклап та эчәләр. Берәүгә ачулары килсә дә эчәләр вә күп вакытта кызмача йөриләр. Ошбу эчүләре сәбәбеннән боларның нервлары көннән-көн зәгыйфьләнә. Сабыр итү вә түзү, гомумән, гүзәл холыклар боларның кулларыннан ычкына. Шуңа күрә кечкенә генә эшләр өчен дә чиктән чыгып борчылалар, ачулары килә. Үзләренең якыннарын вә тирәләрендә булганнарны җәфалыйлар. Алар өчен бәла вә афәт булалар.

Икенче дәрәҗә. Монысы комсызланып эчү. Бу дәрәҗәдә булганнар байтак вакытлар эчми йөриләр дә бервакытта бер сәбәп белән эчәләр вә шунда комсызланып китәләр. Бу хәлләре хәтта бәгъзе вакытларда берәр айга сузыла. Үзләрендә ихтыяр калмый. Оят вә намус кебек эшләр югала. Бөтен акчаларын вә малларын бетерәләр, хәтта өсләрендәге киемнәрен сатып эчәләр.

Шулай булса да бу ике дәрәҗәдә булган халыкларны дәвалау вә сәламәтләндерү мөмкин. Әмма мәшһүр табибларга тапшыру кирәк. Әгәр оста табиблар үзләренең гайрәтләрен сарыф итсәләр вә ихлас белән тырышлык куйсалар, бу бичараларны сәламәтләндерә алырлар.

Өченче дәрәҗә. Болар – эчүләре сәбәбеннән гакылларыннан язучылар. Боларны җүләрләр йортына озатудан башка чара юк.

Беренче дәрәҗәдәге «гадәтләнү» дигәнне халыкларның чәй эчүләренә охшату ярамый. Үз гомереңдә өч мәртәбә эчү инде ул гадәтләнү була вә беренче дәрәҗәгә керә.

834.Зыяфәт – кунак итү, сыйлау, хөрмәтләү, кунакчыллык.
835.Сүнән Ибне Маҗә, 2 җилд, 204 б.
836.Хәрәм – тыелган әйберләр; бу очракта: хатын-кызлар.
837.Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә иман китерүче кеше кунагын хөрмәт итсен.
838.Зиярәт – күрергә-күрешергә, хәл белә бару.
839.Сүнән Ибне Маҗә, 2 җилд, 197 б.
840.Әл-һилал, 13 җилд, 296 б.
841.Хәбәш – Эфиопия.
842.Тарикат – ишанлык юлы, дини юнәлеш.
843.Әл-һилал, 13 җилд, 257 б.