Kitabı oku: «Батырша», sayfa 18
Монысы инде чеп-чи ялган иде. Мәгәр халаекларны кузгату вә егетләндерү өчен анысы да кирәк. Изге максаттан чыгып ялганлауның гөнаһы юк, диләр бит…
Алтынчы бүлек
Чал Уралны Урал иткән тәкәббер-мәһабәт сыртларның берсе – Ирәндек тавының һәр ике ягына дөя йоныннан сугылган паластай тыгыз кылган япмасы ябынган чагыл-кашлакларга Нугай юлы авыллары сибелгән. Алар Ирәндек итәгенә сырпаланып аккан Таналык буенда да, таулар арасыннан ургып-ашкынып чыккан Сакмар, Елаер үзәннәрендә дә, Кызыл һәм Исән суы ярларында да, җырларда һәм дастаннарда макталган Җаек яны тугайларында да. Һәркайсы үз мәшәкате, үз шөгыль-хафасы белән мәш килүче эреле-ваклы карьяләр күп монда. Мәгәр һәркайсында тормыш-мәгыйшәт агышы бертөрле диярлек. Кар-бураннарына мохтаҗлык булмаган кышкы айларда нәсел-ырулары төпләнгән авылларда ничек кирәк алай җан саклаган башкортлар, җирләр кибеп, үләннәр мал авызына эләгерлек булуга, аяусыз салкыннардан саклаган өйләрен, каралты-кураларын калдырып, бала-чагаларын, мал-туарларын, урын-җирләрен, савыт-сабаларын төяп, тау араларындагы җәйләүләргә таба кузгалалар. Шуннан инде авыллар кара көзгә хәтле ташландык мазарга охшап кала: урамнарны, капка төпләрен, ишегалларын чирәм баса, иясез абзар-кура тирәсендә шөкәтсез саесканнар хакимлек итә.
Алай да тома ятимләнеп, бөтенләй иясез калмый авыллар. Җәйнең теләсә кайсы вакытында морҗаларның берничәсеннән булса да сыек төтен күтәрелә, тизәк янган әчкелтем ис сизелә, берән-сәрән калган этләр өрүе ишетелә. Кайбер йортларда егәре беткән карт белән карчык яисә нәсел-нәсәпсез, чирләшкә-гарип бабулны очратсаң гаҗәп түгел. Әнә шул бармак белән генә санарлык җан ияләре авылда учакны сүндерми, аны уттан-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклап торалар.
Шәрә маңгайлы Ягалча тавы итәгенә сыенган Ташавыл – әнә шундыйларның берсе. Хәер, алай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Авыл кырыеннан ук башланып киткән иске таш базлары, кылган арасына ял итәргә яткан куйлар сыман, әле анда, әле монда күзгә күренгәләгән ташлар аны башкалардан үзгәрәк итеп күрсәтә. Янә дә килеп, ятим калган этләр өрүеннән тыш, Ягалча тавы астындагы кизләү буеннан көнозын тимер чыңы ишетелә. Алачык – татар-башкорт авылларына хәрәм нәрсә. Шуңа да мондагысы тирә-юньдәге халаекларга үтә тансык, тәҗел. Менә шуңа да Ташавылның урам-юлларын җәйләрен дә үлән басмый, килеп-китеп йөрүче өзелеп тормый монда.
Яшь булса да, исеме бөтен Нугай юлына таралган, хәтта Иртышның теге ягына – кыргыз-кайсак урдасына барып җиткән корыч куллы, киң күкрәкле, ару-талуны белми торган тимерче Әмин эшли биредә. Алачык – аңа моннан дүрт ел элек вафат булган атасыннан мирас. Текә ярны уеп, аның куенына кертеп салынган, кизләүгә караган ишеге генә күренеп торган бу алачык теркә малы рәвешендә ата-бабадан калса да, осталыкны, бигрәк тә тимер эшенә маһирлыкны мираска алып булмый. Ул кешегә ана сөте белән керә дигәндәй, остаз-ата янында күнегеп үскән тәкъдирдә генә буыннан-буынга күчә ала. Әмин белән дә шулай булды. Егет үзен шушы сөремле алачыкта туып, киң иркен дөньяга шуннан атлап киткән дип белә. Бала чагының бөтен уеннары, беркатлы шөгыль-мавыгулары мул сулы кизләү буендагы шушы урын белән бәйле. Малай, атасының кул арасына керә башлауга, күрек басты, ун-унике яшеннән кулына чүкеч алды, ир-егетләр гайрәте белән тимер чүкеде. Комган, савыт-саба төпләү, ук башагы ясау кебек садә эшләрне дә шул елларда башлады бугай.
Хәер, бәндәнең үз күңелендә булмаса, бер түгел ун останың аягы арасында уралып үссә дә, аңардан рәт чыкмый. Бөтен хикмәт – кешенең йөрәгендә, аның ата-баба һөнәренә ихласлыгында. Әмин исә нәкъ әнә шундый малай иде, атасының һәр хәрәкәтен, осталыгын үз итте. Балигъ булып җиткәндә, ул инде тимерче осталарның мәңгелек сере булган булат кылычлар коя, алмаз очлы дип даны чыккан ук башаклары ясый иде. Хак, әле атасы исән чагында ук, аның даны авылдан авылга, иләүдән иләүгә таралды. Әнә шул дан, егетнең осталыгы тарта да инде халаекларны Ягалча тавы астындагы алачыкка.
Анысы тимерлек шундый урын инде ул, авылда аңа йомышы төшмәгән кеше юк диярлек. Тимерчесе нинди генә булмасын, хаҗәте барлар шунда бара. Әмма Әмин янына еш кына болай гына килүчеләр дә өелеп ята. Алай икән шул, хикмәт осталыкта гына да түгел, хуҗаның якты йөзе, тәмле сүзе, гаделлеге вә инсаниятлеге дә тарта кешеләрне. Күрер күзгә әллә ни сөйкемле булмаган егетнең әнә шул күркәм сыйфатлары да сихерли иде халаекларны. Янә дә килеп, алачык бит әле ул – адәм балаларының очрашу, тел кашып, күңел ачу, фикер алышу, дөнья хәлләрен ишетү урыны да. Сүз дә юк, әнә шул ихтыяҗ да алып киләдер монда кешеләрне.
Алай дигәч тә, тәүлек әйләнәсенә халык өелеп ятмый монда, бәндәләрнең үз эшләре, үз мәшәкатьләре дә җитәрлек ич. Байтак вакыты ялгызлыкта үтә тимерченең. Сагышын җыр белән куа егет. Тимер чүкегәндә, Әмин туктаусыз нидер көйли, моңлы итеп сызгыра, һәрхәлдә, былтырга хәтле көннәре әнә шулай бep җайга уза иде аның.
Узган ел исә кисәк кенә әллә ни булды: алачыкка килеп-китеп йөрүчеләр бермә-бер артты. Тагын да гаҗәбе – бәндәләрнең йомышлары үзгәрде. Элегрәк килүчеләрнең хафасы – чиләк-көрәктер, авызлык-иярдер булса, хәзергеләрнең гозере – кылыч та сөңге, чукмар да ук. Мәгәр әле монысына да әллә ни исе китмәде Әминнең. Җәя-уксыз, кылыч-сөңгесез ир-егет була димени?! Кирәктер, шуңа ясата торганнардыр. Аның өчен әһәмиятлесе – эш артты, димәк ки, килере күбәйде. Ялгызы гына өлгерә алмагач, күрек басарга, зур чүкеч белән тимер таптарга агасы Чурашны да чакырды. Инде икәүләп тә өлгерә алмый башладылар. Сизенде егет: Бөрҗән башкортлары яуга әзерләнәләр иде. Анысыннан да битәр, шул ук узган җәй булып үткән башка хәлләр сәерсендерде егетне.
Язгы ташудан соң елгалар ярларына кайтып, юллар төшә башлаган чак иде. Ирәндек буенда әллә каян гына Брагин дигән түрә пәйда булды. Үзе генә дә түгел, утызлап солдаты, төрле яраннары, пешекчеләренә хәтле бар, имеш. Берәүләр аны Оренбургтан килгән дип сөйләсә, икенчеләре Петербургтан ук икән дип бәхәсләштеләр. Халык теленә кергән төрле имеш-мимешләргә караганда, таулардан асылташлар җыеп, аларны эшкәртмәкче-шомартмакчы, кальгалар салу өчен таш чыгармакчы, чынаяк заводы өчен ак балчык эзләмәкче икән түрә.
Бу көннәрдә алачыкка килүче-китүчеләрнең телендә әнә шул Брагин гына булса да, Әмин моңа әһәмият итмәде. Килгән икән килгән. Беткәнмени Уралдан алтын-көмеш, тимер-бакыр мәгъдәннәре, кыйммәтле ташлар эзләп йөрүче әкәмәт җаннар?! Имеш-мимешләргә кул селтәп, эшендә булды егет.
Мәгәр алачыгына көн саен ишелеп-ишелеп килеп торган шомлы хәбәрләр агалы-энеле тимерчеләрнең дә колакларын торгызырга мәҗбүр итте. Имеш, Брагин түрә, ниткәндер мәкерле язулар күрсәтеп, халаекларның кайсын куркытып, кайберсен юмалап, тирә-яктагы Тимәш, Куян, Анык вә башка авылларның күп кенә җирләрен үзләштергән. Бөрҗән иләвендәге Байбул, Алкаш һәм Бикбулат старшиналар белән дуслашкан булып, аларга вак-төяк бүләкләр өләшеп, көтүлекләргә хәтле ия булып алган.
Әмингә ни, аның җире юк – хәбәрләрнең болары бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Тик үзләренең Ташавыл янындагы Ягалча тавына кемнәрдер килеп, борынгыдан калган таш базлары тирәсендә казынып йөрүләрен, анда кабат эш башларга җыенуларын үзе күргәч кенә, Брагин турындагы сүзләрне шигәеп тыңлый башлады. Хәбәрләр исә вакыйган шөбһәләнерлек иде:
– Брагин түрә, нәмәгәдер ачуланып, Елан-Этколның сакалын йолкып аткан!
– Теге явыз Буранголның дүрт атын талап алган!
– Килмешәк түрәнең солдатлары Атнаголның ике яшьлек үгезен суеп ашаганнар!
Шуңа охшаш хәвефле хәбәрләр алачыкка килеп кенә торды ул көннәрдә. Мәгәр болары түрә явызлыкларының чәчкәсе генә булган икән. Көннәрнең берендә Бөрҗән иләвенә генә түгел, бөтен Нугай юлына көне-сәгате белән таралган сүз халаекларны өнсез итте:
– Килмешәк Моратшаның күз алдында хатынын көчләгән. Солдатлары Моратшаны тотып торган, теге хәшәрәт исә үзенең әшәкелеген эшләгән!
Монысы инде ата-баба күрмәгән кыргыйлык, мөселманнарның ишеткәне дә булмаган ерткычлык иде. Бөрҗән иле гөж килде. Әминнең агасы Чураш кулыннан эш төште. Ул, ашыга-кабалана, каяндыр табып алган богау йозагын төзәтте, тиз генә авылга кайтып, хатынын келәткә бикләп куйды. Әминнең хатыны юк-югын. Әмма һич кенә дә башка сыймаслык хәбәр аны да гаҗиз итте. Егет еш кына эшен ташлап, уйланып утыра торган булып китте. Алай да хәл кул кушырып утыра торган түгел иде. Йозак мәсьәләсе бер Чураш башына гына килмәгән икән. Әлеге вакыйгадан соң алачык җылысына таракан җыелган казан тактасына охшап калды. Ике-өч тәүлек буена кеше өзелмәде моннан. Шушы гомергә тиклем өйләрен бикләүнең ни икәнен белмәгән башкортлар һәм татарлар, бер-бере белән ызгыша-ызгыша, йозак ясатырга тотындылар.
Әмингә килгәндә, ул әлеге төшкә дә кермәгән кыргыйлыкны түрәнең исереклеге галәмәтедер дип уйлады. Ләкин аңа бик тиздән Брагинның зилзилә кебек үк һич көтелмәгән афәт икәненә инанырга туры килде.
Йозак шаукымы тына башлаган көннәрнең берендә алачыкка Ходайбирде мулла килеп чыкты. Шушы җәйгә хәтле башкалар кебек үк мал асрап, кара эшне сөреп көн күргән озын буйлы, какча гәүдәле бу бәндә быел гына Таш- авыл мәчетенең имамы булуга ирешкән иде. Хәер, аңа чаклы да ул үзенең тәкъвалыгы, гаделлеге, инсафлылыгы һәм туры сүзлелеге белән изгеләр рәтендә йөри иде инде. Ходайбирде ялган сөйләмәс, гайбәткә бармас. Мулла алачыкка кереп сәлам бирде һәм ярылып-чәрдәкләнеп беткән ишек яңагына сөялде. Аңа хөрмәт йөзеннән Әмин чүкечен куйды. Чураш та, күрек басуыннан туктап, учакны сүрелтте. Ходайбирдедә дә әлеге дә баягы йозак хәсрәте икән. Шуңа бәйле рәвештә сүз Брагинга күчте:
– Бән ул шакшы бәндәне байтактан беләм, – дип башлады мулла бераз тыңкышрак тавыш белән. – Уралда беренче җәе түгел инде аның. Моңа хәтле дә Йөрүзән буенда шул ташлары белән җенләнеп йөрде. Бер җәй таш ваттым бән аңарда. Шунда күргәннәремне Ходай Тәгалә берәүгә дә язмасын. Яшь хатыннарга вә кызларга кул сузып, халаекларны кан елатты явыз. Бән белгән кадәре генә дә дистәдән артык кыз-хатынны мыскыл итте, хәшәрәт.
Пәһлеван гәүдәле Чураш, мулланың авызына керердәй булып, аның каршына килеп басты, Әмин дә алар янына тартылды. Ходайбирде исә, керфексез соры күзләрен учак янындагы күмер чуманына текәгән хәлдә, хикәятен дәвам итте:
– Ханкилде атлы берәүнең кәләше кызганыч булды бигрәк тә. Егетнең өйләнәсен ишеткәч, Брагин аңа кәләшен өч көнгә үзенең тирмәсенә китереп куярга боерган. Билгеле инде, Ханкилде ризалашмаган, ул гынамы, түрәгә камчы белән янаган. Шуннан бөтенләй майлагандай булды түрә, яхшатланып туйны укмаштырып йөрде, мәҗлеснең түрендә иде. Туйда ул, Ханкилденең мәңгелек дусты булырга ант эчеп, кияүне хәмер белән кыстады да кыстады. Тегесе исә, Брагинның үч алуыннан куркып, әллә инде аңа хөрмәт күрсәтәсе килеп, балны эчте дә эчте. Төн урталарында тәмам исереп егылды, бахыр.
Ходайбирде туктап калды, авызына җыелган суны лач иттереп җир идәнгә төкерде. Әмин белән Чураш икәү бердәм аңа тартылдылар:
– Соң, соң? Шуннан?
– Исерек кияүне келәткә кертеп салдылар. Мәҗлес таралды. Брагин исә кияүнең вә киленнең ата-аналарын, карендәшләрен солдатлары белән куркытып, кәләшне үз тирмәсенә алып киткән.
– Әйа, шул эш хакмы?! – дип, беравыздан кычкырып җибәрделәр агалы-энеле тимерчеләр. – Йә, йә, шуннан?
– Шуннан шул, кияү кабул итмәде кызны. Ата-аналары да аны өйләренә кайтарып кертмәгәннәр. Ике-өч көн буе саташып, чәчен-башын туздырып, тауларда, су буйларында йөргән, бичара. Дүртенче көнне үле гәүдәсен Йөрүзәннең иң тирән җиреннән табып алып кайттык.
Алачыкны авыр тынлык басты. Чураш, алпамша гәүдәсе белән алпан-тилпән килеп, өенә торып чапты. Әмин исә тышка чыкты, кизләү янына килеп чирәмгә утырды да тирән уйга талды. Әйе, ул әле тормышын хатын-кыз белән бәйләмәгән. Мәгәр ниндидер бер килмешәкнең төбәк назлыларын мыскыл итүе аның да намусын җәберли иде. Әле теге чакны, Моратша хатыны белән булган хәлне ишетүгә, егетнең күз алдына алтын чәчле Асылбикә килеп басты. Дөрес, ул аңа насыйп яр түгел. Ләкин Әмин аны бөтен күңеле белән сөя, аңа дөньяда башка кызлар бар сыман да түгел. Бөрҗән иләвенең гүзәле саналган Асылбикә үзе дә егетне якын итә сыман иде. Әмин аны беренче тапкыр, Байбулныкылар бөтен нәсел-ырулары белән җәйләүгә күчеп барганда, ат өстендә күргән иде. Асылбикә һич кенә дә башкорт кызларына охшамаган: алтын-сары чәч ике калын толым булып биленә хәтле төшкән, күзләре – җитен чәчәге. Гәүдәсенең һич кенә дә килмәгән җире юк, ат өстендә ул алиһәдәй утыра иде. Чишмә буеннан узып барганда, Асылбикә үзе күреп алды егетне. Күрде генә түгел, бер мизгелгә туктап калды, кояш балкыгандай елмайды һәм, атына кисәк селтәнеп, сикертеп чабып китте.
Асылбикә күздән югалып, байтак вакыт үткәч кенә, Әмин кыяфәтенә ат чырае биреп, очлаеп алга чыгып торган ияген тотып карады, аз гына чагырланып караучы коңгырт күзләрен исенә төшерде – кызарып куйды. Юк, мондыен асыл зат Әмин өчен яратылмаган! Һәм ул Асылбикә белән очрашуны берни вәгъдә итми торган матур төш итеп күңелендә саклап йөртте, үзе исә кыз турында уйламаска тырышты. Әмма Асылбикә һич уйламаганда янә алачык янына килеп чыкты. Атыннан төшми генә ишек төбенә туктады да, искиткеч бер мөлаемлык белән елмаеп, егетнең тимер кыйнаганын карап тора башлады. Әмин аңа карады, чүкечен сандал өстенә ташлады, гаепле кеше сыман елмайды һәм:
– Асылбикә! – дип пышылдады.
– Телсез. Телсез егет, – дип чыркылдап көлде кыз. Тавышыннан кизләү чылтыравы оялгандай булды.
– Асылбикә! – дип кычкырып җибәрде Әмин һәм аның каршына атылды. – Сиңа сүзем бар, Асылбикә!
Кыз, тезгенен кисәк кенә тартып, атын кинәт борды һәм тауга ыргылды. Аның «Сүзең булса, куып җи-и-ит!» дип кычкырганы һәм баягыча чишмә тавышы белән көлгәне генә ишетелеп калды.
Әмин кызның бу кыланышын шаяртуга да юрады, үзен кимсетү дип тә сыкранды – анык кына ничек аңларга да белмәде. Шуннан инде Асылбикәнең чыркылдап көлүе тимер чыңы арасында да ишетелгәндәй тоела башлады. Ул кызны юксынды, төннәр буе, кайчак көннәрен дә шул чибәр хакында уйланды. Тик уеның соңы һәрчак күңелсез була торган иде. Хак, Асылбикә – аның буе җитмәслек асыл зат!
Кыз башкача очрамаса, әнә шул аек фикере йөрәген авызлыклаган да булыр иде, бәлки. Асылбикә, үч иткәндәй, Ягалча тавы буена тагын һәм тагын килеп чыкты. Әмма һич кенә дә тоткарланмады. Егетне ымсындырып, бер-ике шаян сүз әйтә дә, канатланып очып киткәндәй, янә юкка чыга.
Ул инде кызны күңеленнән бөтенләйгә чыгарып ташларга җиткән көннәрнең берендә Асылбикә алачык янында тагын күренде, шулай ук атыннан төшми генә эчкә кычкырды:
– Әй егет, алтын балдак ясый беләсеңме?
Әмин аның каршына атылды:
– Беләм, Асылбикә!
– Беләзек тә коясыңмы?
– Коям. Синең өчен беләзеген дә, чулпысын да, йөзеген дә тау итеп өеп куярга әзер, Асылбикә!
– Яратасың, алайса?!
– Яратам, Асылбикә!
Кыз гадәтенчә, атын бер урында борып, атылган уктай чабып китте. Аның көмеш чыңы белән көлгәне һәм «Яратсаң, яучы җибә-ә-рр!» дип кычкырганы гына Ягалча тавы буенда кайтаваз булып яңгырап торды.
Әмин, ярлы булса да, горур егет, шулай ук тимерне кызуында сугарга күнеккән. Озын-озак сузмый, Ходайбирде мулланы үгетләп, Исәнбай авылына, Байбул старшина өенә юллады.
Күңеле, җәрәхәтләнгән кош сыман, юкка гына сыкранмаган икән егетнең. Ходайбирде «Авызын ачса, үпкәсе күренгән йолкышка бирердәй кыз юк миндә» дигән җавап алып кайтты. Могҗиза булмый калды.
Егет, бар сабырлыгын җыеп, олы газаплар белән кызның исемен йөрәгеннән чыгарып атты. Тик аның җисеме күз алдына килеп, аны үрти, ымсындыра, газаплый иде. Алай да соңгы вакытта Әмин үзен мәхәббәт сагышыннан арына барган сыман хис итә. Мәгәр Моратша хатыны турындагы хәбәр бәгырен айкап алгандай булды. Брагин Моратша хатынын түгел, нәкъ менә Асылбикәгә кулын суза сыман тоелды аңа. Йөрәге белән елап, кизләү ярында озак утырды Әмин. Байбул старшина белән Брагинның дуслыгы, бергәләп бал чөмерүләре исенә төшкәч кенә җиңел сулап куйды, алачыгына ашыкты.
Ходайбирде мулланың Йөрүзән буендагы хәлләрне беренче һәм соңгы сөйләве булмаган, күрәсең. Хәер, Брагинның монда, Ирәндек буена килгәч кылганнары гына да уйлый белгәннәргә уйланырлык иде. Бөрҗән халкы тәмам куркуга төште – яшь хатыннар һәм кызлар келәтләргә бикләнде.
Тик болай хатын-кызны биктә тотып яшәү яисә, аңа тагылып, гел саклап йөрү тузга язмаган хәл бит инде. Ир-ат халкы, аулакта очрашып, киңәш-уңаш итәргә тотынды. Яшерен сүз өчен иң кулай урын, әлбәттә, Әмин алачыгы иде. Башта Брагин түрәдән иң зур җәбер күргәннәрдән сакалы урынында кара кутыр йөрткән Елан-Эткол, хатыны мыскылланудан кара шәүләгә калган Моратша һәм Атногол килде, алар янына башка ир-атлар җыела торган булды. Олы хафага тарыган халык Ходайбирде мулланы үзе чакырып алды. Билгеле ки, киңәшнең асылы бер генә: нишләргә, ничек котылырга бу Ходай орган бәндәдән?
Бәрхеттәй йомшак, куе кара сакалыннан колак какканына ахыр чик хурланган Елан-Этколның сүзе бер булды:
– Җир йөзеннән юк итәргә кирәк ул бәдбәхетне!
Көчләнгән хатыны өчен Елан-Этколдан да болайрак үртәлгән Моратша урыныннан ук сикереп торды:
– Үзем дөмектерәм мин ул кабахәтне!
Башкалары дәшмәде, мәгәр Елан-Эткол белән Моратшаның гаярьлеген хуплаулары чырайларына чыккан иде. Бу хәлне төшенеп алган Ходайбирде мулла аларны сүрелтергә ашыкты:
– Алай ук кайнарлану ярамас, ирләр. Үзе дөмегеп кенә калса, чукынып бетсен иде дә бит. Җәфасы бөтен Бөрҗән халкына төшәчәк. Драгуннар китереп кырачаклар халаекларны, кол итеп алачаклар.
– Ие шул, кан кою ярап бетмәс, – дип куйды аз сүзле Чураш.
– Ә нишләргә? Явызның хатыннарыбызны, кызларыбызны көчләп бетерүен көтәргәме?! – дип кызды Моратша.
– Без болай итеп караек. – Ходайбирде мулла салмак сүзе белән барын үзенә каратты. – Котлымөхәммәт морзага шикаять язып, тамгалар җыяек, Оренбурга чапкыннар җибәрәек.
Мулланың сүзе иң зур гаделлек булып тоелды җыендагыларга. Шул көнне үк шикаять язылды, тамгалар җыелды. Иртәгәсен таңда исә шайтан каласына чапкыннар чыгып китте.
Әйа, бу җиһанда кайчан әле карга күзен карга чукыганы бар?! Атналар буе көтсәләр дә, морзадан җавап килмәде, иләү халкына ярдәм-мазар күренмәде. Үз корсагы, үз мәнфәгате хакына иманын саткан Тәфтиләүдән игелек иңәр димсең?!
Ир-егетләрнең җыелып киңәшүләрен дәшми-тынмый гына тыңлап йөргән, аннан инде жалу вакыйгасының ни белән бетәсен сүзсез генә көткән Әмин әнә шулайрак фикер йөртте. Ялгышмаган икән, аннан соң булып узган хәлләр аның хаклы икәнен расладылар.
Иләү халкы тәшвишләнеп һәм шомланып Тәфтиләү морзадан җавап көткән көннәрнең берендә Әмин алачыгы янына өсләре елкылдап торган атларда биш җайдак килеп туктады. Тимерченең чираттагы кылычын киндер маенда чыныктырып маташкан чагы иде. Шөбһәләнеп, ишек ярыгыннан тавышлар килгән якка бакты. Килүчеләрнең берсе – тимеркүк айгырга атланганы – ияреннән җәһәт кенә сикереп төште, тезгенен янәшәсендәге солдатка ыргытты да болайга таба атлады. Өстенә көзге үлән төсендәге япанча кигән мәһабәт гәүдәле кеше иде бу. Кичә генә төзәтелгән чем-кара мыек, ыспай гына сакал һәм аксыл кашлары астындагы күкташ сыман зур күзләре аны ничектер олпат һәм мөлаем итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта ниндидер әрсезлек һәм тәкәбберлек бар иде аның чыраенда. Әмин аны башкалар сөйләве буенча чамалады – әлеге бәндә, һичшиксез, Брагин түрә иде. «Сизенгән, кабахәт, – дигән уй үтте егетнең башыннан һәм күңелен хәвеф басты, – халаекларның монда җыелып киңәш-табыш итүләрен белгән. Димәк, мәрхәмәт көтәсе юк».
Ул шулай борчылып, ни кылырга белми торган арада, гөрселдәп ишек ачылды, Брагин, бер-ике атлауда, сандал янына ук килеп басты, кулын сузды. Әмин, аны-моны уйлап тормастан, яңа гына киндер маеннан алынган кылычын түрәгә сузды. Тегесе аны алды, кулларында әйләндереп-әйләндереп карады да кылычны ишек катына, артыннан ук өерелеп кереп килгән солдатлар аягы астына ташлады.
– Так-с, кылыч коябыз, корал чүкибез, ә, чибәр егет?! – диде ул, тыныч кына тимерчегә карап. Аннан солдатларга борылып кычкырып җибәрде: – За-абра-ать!
Драгуннар алачык хуҗасына ташландылар. Әмин карышмады – үзен алырга килгәннәрен белә иде ул. Хәер, Асылбикәдән язганнан бирле, үзе белән ни генә булса да, барыбер иде аңа.
Аны, ат сыртына салып, Сапсал ям станына таба алып киттеләр. Брагин түрәнең тирмәләре һәм солдатларның аннан-моннан корыштырган казармаларының шунда икәнен белә иде Әмин. Егетне, чыннан да, Брагин торлагына алып килделәр һәм, аны-моны сорашмый гына, караңгы дымлы базга ябып куйдылар.
Асылбикәнең үзенә яр булмаячагын белгәннән бирле, дөньяда яшәсәм ни, яшәмәсәм ни диебрәк йөргән егет, дөм караңгы баз почмагына чүмәшеп, соңгы айларда беренче тапкыр чын-чынлап үз язмышы турында уйлана башлады. Бетте, аны, болачыларга теләктәш дип, калудник итеп озатачаклар. Биш елгамы, ун елгамы, әллә гомерлеккәме? Күпмегә генә булмасын, ул инде үзе туып үскән Ирәйдек буйларына әйләнеп кайта алмас, сөякләре Петербург сазлыкларында югалып калыр. Моннан әүвәл каторга озатылганнар турында картлар шулай дип сөйлиләр ич. Эх, бер егетлек кенә дә эшли алмады, ичмасам! Ни дип инде, кулында кылыч була торып, шул шакшының башын чабып өзмәскә иде аңа?! Аннан, үзе дарга асылса да, иләү халкы котылыр, Асылбикәләр иркенләп яшәр иде дөньяда. Булмады шул, булмады, курыкты. Юк-юк, һич кенә дә өрекмәде Әмин, бәлки әле, Брагин барын да белмидер, болай юлы төшеп кенә килеп чыккандыр, дип уйлады ул. Юк шул, үләсе килми икән әле Әминнең!
Салкын базда әлеге уе тәмам ачыкланып, бөтен чынлыгы белән каршына басты. Әйе, үләсе килми аның. Бу дөньяда кыз югалту – бер нәрсә, ә менә башны югалту бөтенләй башка нәрсә икән. Ни аяныч, хәзер инде котылу өчен бер әмәл-чара да юк, Хак язганны күрергә кала. Йөрәге әрнеп-сыкранып, төнозын юеш балчык диварларга бәргәләнде егет. Мәгәр үзен үзе өзгәләүдән башкасын булдыра алмады.
Иртәгесен аны баздан чакырып чыгардылар. Караңгыда ятып сизмәгән дә: көн инде тәмам кызып җиткән, шәүләләр шактый кыскарган икән. Каравыл солдатлар аны туп-туры түрәнең тирмәсенә алып киттеләр.
Брагин ак күлмәк-ыштаннан гына тәбәнәк ятагында ниндидер хуш исле тәмәке пыскытып ята иде. Кереп килүчеләрне күргәч тә, урыныннан кузгалмады, башын яктыга борып, саф татарча сорап куйды:
– Димәк, корал коям димсең?
– Мин – тимерче, галиҗәнап.
– Татар-башкортларга тимер эше белән шөгыльләнергә ярамаганын беләсеңдер бит?!
Белмиме соң, анысын гына белә Әмин – атасы мәрхүм гел әйтә килде: «Бу бик хәтәр эш, улым, диде, урыс патшасы чүкеч тотарга кушмый безгә». Алай да егет башын диванага салырга булды:
– Минем бабам да, атам да тимер чүкеп көн күргәннәр, галиҗәнап. Бу эштән тыючы булмаган безне…
– Так-с, аңлашыла. Караңгы бер авылда рәхәтләнеп корал коеп яттыгыз, алайса?! Моның өчен, егеткәем, мәңгелек каторга сиңа. Ха-ха-ха! Йә, ни дисең?
– Ни диим. Аллаһы Тәгалә шулай язган икән…
– Болван! Алла түгел, патша хәзрәтләре шулай язганнар аны. Әй, солдатлар, кулына богау салыгыз!
Драгуннар, тыз-быз чабышып, тимер чылбыр һәм богау йозагы табып китерделәр. Әминнең кулларын тышаулап куйдылар.
– Инде ни дисең?
Нәрсә генә әйтсен соң ул? Бу мизгелдә Әмин үзе турында түгел, башкалар кайгысын кайгыртып тора иде. Җыен хакында белми бугай бу хәшәрәт. Әйе, белми. Димәк, егетләр исән-сау калачаклар. Бәлки әле, аның өчен дә үч алырлар алар?!
Брагин ятагыннан торды, аягы очындагы сандык өстеннән чалбарын алды, аны киде дә тирмә буйлап йөрергә тотынды. Аннан кырыс кына солдатларга кычкырды:
– Кулларын чишегез!
Драгуннар, богау йозагын ачып, егетнең кулларын чиштеләр.
– Чыгыгыз! – дип боерды түрә, чылбыр чылтыратып маташкан гаскәриләргә. – Тимерчегә ашарга бирегез!
Солдатлар күз ачып йомган арада юк булдылар. Ул да түгел, берсе өстәл сыман нәрсәгә салкын ит белән ипи кыерчыгы кертеп куйды, калай кружка белән су китерде дә үзе янә күздән гаиб булды.
– Утыр, аша! – диде Брагин дустанә тавыш белән. Үзе исә, артсыз урындыкларның берсен алып, «өстәл» янына утырды.
Әминнең ачыгуы җиткән иде – табын янына узды, баскан килеш кенә капкаларга тотынды.
– Ә син утыр, тартынма! – диде Брагин аңа, икенче урындыкка күрсәтеп. Егет шунда чүккәч, янә тәмәке кабызды, сүзен дәвам итте: – Менә шулай, егеткәем, алачыкта корал ясап ятучыларны гомерлек колодник язмышы көтә. Мин исә ул җәһәннәмнән коткарырга булдым сине. Тик иртәгәдән кәйләләр, зур чүкечләр, ломнар ясый башлыйсың! Аңлашыламы?!
Бу хәтлесен бөтенләй көтмәгән иде Әмин. Ашавыннан туктап, авызын ачып калды. Әлеге мизгелдә аңа дөньяда Брагиннан да яхшырак кеше юктыр сыман тоелды. Ул аның Моратша хатынын көчләвен дә, башка явызлыкларын да гафу итәргә, хәтта аягына егылырга әзер иде.
– Ясыйм, галиҗәнап! – дип кычкырып җибәрде егет, шатлыгыннан елмаеп.
Аның үзен генә кайтарып җибәрделәр. Мәгәр артыннан ук коралсыз-нисез драгун килеп җитте. Үрнәк өчен кәйлә, чүкеч һәм лом китергән икән. Аларның кирәге булмаса да, кайтарып сүз әйтмәде Әмин. Аларны алып калды да шул көннән башлап Брагин өчен кирәкле эш кораллары ясарга тотынды.
Әминнең кулга алынуын ишеткәч, котлары очкан ирләр, зилзилә булмый калуын абайлап, кабат алачыкка җыела башладылар. Алар инде Тәфтиләү морзадан бернинди дә ярдәм тимәячәгенә инанганнар, шуңа да Брагиннан ничегрәк котылу хакындагы сүз яңа куәт белән кабынып китте. Тик берсе дә бу җәһәттән төпле генә фикер әйтә алмады.
Тәфтиләүдән өмет өзсәләр дә, чарасыз калган бәндәләр һаман да Оренбургтан бер-бер яхшы хәбәр көтәләр иде әле. Шул рәвешле, зарыгып көтү, шик-шөбһә, якыннары өчен курку һәм үч алу теләге белән айлар үтте, көз җитте. Экспедиция, үзенең быелгы эшен тәмамлап, Оренбургка кайтып китте – халаеклар җилкәсеннән тау төште, барысы да җиңел сулап куйды. Иләү авылларында гадәттәге имин-тыныч, мәшәкатьле һәм ярым ач тормыш дәвам итте.
Юкка сөенешкәннәр, ашыгыбрак шатланышканнар икән – яз җитүгә, Бөрҗән иленә янә афәт килде – Брагин үзенең солдатлары һәм яраннары белән кабат әйләнеп кайтты. Дөрес, бөтен җир өстеннән, елга-күлләрдән һәм ачык зәңгәр күк йөзеннән сафлык бөркелеп торган бу язгы мәлдә явызлык вә әшәкелек дигән нәрсәләр бәндәләрнең башына да килми иде. Брагин түрәнең дә быел- гы килүен яхшыга юрадылар, инде, шаять, акылына килгәндер дип өметләнделәр. Чыннан да, хәзер аның гамәл-шөгыльләрендә начарлык юк кебек. Җирләр кибеп, аяк астына сукмак төшүгә, түрә Ягалча тавыннан таш чыгартырга тотынды. Шул тарафтагы олы-олы базлардан таш ваткан авазлар тәмам көчәеп җиткән көннәрнең берендә Брагин, ике солдат ияртеп, Әмин янына килеп чыкты.
– Тырышлыгыңны мактыйм, егеткәй, – диде ул, алачыкка керә-керешкә. – Коралларны күп ясыйсың. Ләкин ни бит, кәйләләрнең чыныгуы начар, дип зарланалар таш ватучылар.
– Начар?! Минем кәйләләремме начар?! – Әмин җилтерәп алачыгының почмагына килде һәм агасы Чураш саплап куйган кәйләләрнең берсен өемнән тартып алды.
Брагин агарынып китте һәм солдатлары артына сыенды. Мәгәр тимерчедә түрә кайгысы юк иде бу мизгелдә. Аның намусына төкерделәр, һәм ул акланырга тиеш. Егет ишекне тибеп ачты да тышка ыргылды, атлый-йөгерә бер тарафка китеп барды. Ун-унбиш адым да узмагандыр, сандык кадәр таш янына туктады һәм артына борылып кычкырды:
– Карап тор, түрә!
Ул, иләмсез кизәнеп, чуерланып торган ташка кәйләсе белән китереп орды – таш дүрт кисәккә аерылып китте. Тик анысын карап тормады Әмин, кәйләсен кочаклап диярлек, Брагин каршына йөгерде:
– Менә, күрең!
Брагин кәйләне кулына алды, аны әйләндерә-әйләндерә, йөзен карады. Кәйләдә әз генә дә яньчелгән урын юк иде. Түрә коралны җиргә ташлады, тимерченең янына ук килеп, аның җилкәсенә сугып алды.
– Егет икәнсең!
Әминнең йөрәге тантана итте ул көнне. Тик юкка горурланган икән. Кичкә таба аңа кәйләләргә тел тидергән Таһир картның кыйнап ташлануын хәбәр иттеләр. Аһ, белгән булсамы? Белгән булса, камчы астына үзе ятар иде Әмин.
Шул көннән соң Брагинга багланган өмет сабын куыгы сыман шартлады. Аның яманлыклары турындагы хәбәрләр кабат калкып чыкты. Өстәвенә ул үзенең әшәкелеген өр-яңа гамәле белән раслады. Солдатлар кичен тотып, түрә тирмәсенә китергән ундүрт яшьлек ятим кыз Халидә иртәгәсен аты болай да бөтен төбәккә таралган Моратша абзарында күгәреп беткән иске чалгы белән суелып үлде.
Бөрҗән иле бу хәлгә аһ! итте. Мәгәр бу хакта бер-бер киңәшкә килергә өлгермәделәр, урыс атнасының икенче көнендә солдатлар тирә-як авыллардагы бар халыкны Сапсал ям станыннан ерак булмаган Талкыш күленә куып йөри башладылар. Агач чиләкләр күтәргән бәндәләр белән юллар тулды. Тик әле берәү дә берни аңламый, ям станында янгын чыккандыр дип фараз гына итә иде.
Ташавыл кешеләре дә «янгын сүндерергә» кузгалдылар. Кулларына чиләкләр тоткан зур гына төркем, үрдән төшеп, Сапсал юлына борылды. Алачыгы янында басып торган Әмингә аларның сөйләшүләре килеп иреште:
– Кичә, якшәмбе көн, сәрхуш хәлендә күлдә балык аулап, кәеф-сафа корып йөргәндә, Брагин түрә алтын балдагын суга төшереп җибәргән, ди. – Тавышына караганда, монысын Торна Хәсән әйтте бугай.
– Ул балдакны аңа Әби патша үз кулы белән биргән, йөзеккә шәрәфәтле мәликәнең илаһи исеме язылган булган икән. – Болай ук күп белеп, төбенә төтен салып сөйләүче, әлбәттә, лыпырый Мәчтүрә.
– Шуңа да бик кайгыра, имеш, Брагин. Халаекларга күлнең суын сосып алырга боерган, – диде Саескан Җәгъфәр тавышы.
Соңгы сүздән Әминнең чирәмгә тәгәрәп көләсе килеп китте. Мәгәр көлмәде, ярым чын, ярым әкият сүзнең мәгънәсен аңларга тырышып, бераз басып торды да, кулын селтәп, алачыгына кереп китте. Авыл халкы ни. Сөяксез тел ни сөйләмәс. Сүзләре дөрес булса да, гаҗәбе юк. Көнозын, аннан соң төн буе эчеп чыккан түрә ни боермас?! Айныгач, акылына килеп, барын куып кайтарыр әле.
Юк, кайтмады халык. Әминнең узган-барганнан ишетүенә караганда, күлнең бөтен яры тулы бәндәләр шуннан ерак булмаган ерганакка су ташып чиләнәләр икән. Гомер бакый кешеләрнең өннәрендә түгел, төшләрендә дә күрмәгән бу әкәмәт мәшәкатьтән читтә калса да бер Әмин генә калгандыр. Тимерченең эшен өзәсе килмәде бугай түрәнең.
Ходайбирде мулла бар икән тагын. Кичке буйда, көн сүрелгәч, мулла үзе алачыкка килеп чыкты. Ниндидер куркынган, гаҗизләнгән сымак иде ул. Алачыкка керүгә, артыннан ишекнең келәсен элеп үк куйды, шыпыртлап кына сорады:
– Үзең генәме, Әмин?
– Кем белән булыйм соң инде? Чурашны иләк белән су ташырга алып киттеләр.
Мулла әлеге җаваптан соң да тынычланмады. Ишеккә барып, ярыктан тышка күз салды, аннан, як-ягына карана-карана, тимерче янына килде һәм куеныннан кәгазь төргәге чыгарды.
– Менә, – диде ул үзенә сәерсенеп карап торган егеткә, – тәзкирнамә. Абдулла Мәзгытдин, ягъни мәсәлән, мулла Батырша язган.
Әллә аңлап җиткермәде, әллә төшенергә теләмәде, Әмин һаман да шул битараф кыяфәттә басып тора иде. Ниһаять, болай, сүз өчен генә дигәндәй әйтеп куйды:
– Соң, ни язган?
– Яуга чакыра хәзрәт!
Әмин, кисәк кузгалып, ике кулы белән кәгазь төргәгенә ябышты, аны алып җәеп җибәрде, әмма укымады, кире төреп куйды һәм Ходайбирдегә сузды: