Kitabı oku: «Батырша», sayfa 19
– Мә, яшер. Халаеклар Талкыш күле буенда җил куып йөрүдән бушагач, ирләр белән бергәләп укырбыз.
Тагын ике көннән дуамал түрә, акылына килеп, бәндәләрне күл буеннан куып таратты. Кичке буйда исә алачык янына бер төркем ир-ат җыелды. Егет-җилкенчәкләрдән икәвен Ягалча тавына мендереп җибәрделәр, кеше-кара күренсә, өстән таш тәгәрәтергә куштылар. Монда калганнар алачык буендагы чирәмгә түгәрәкләнеп утыруга, Ходайбирде җиләне җиңеннән Батырша хатын чыгарды һәм, керешсез-нисез, бераз көйләп укырга тотынды: «Бән, Абдулла Мәзгытдин, бар вә бер Алланың һәм пәйгамбәребезнең мәрхәмәтенә өмет итеп…»
Алачык янын кабер тынлыгы басты, кылган сабакларындагы камкаларның кыштырдаулары ишетелгәндәй булды хәтта. Ходайбирде хатның соңгы юлын укыгач та, тынлыкны бозарга җөрьәт итүче табылмады. Шулай байтак утыргач кына, Моратша:
– Әйа, гайрәтле ирләр бетмәгән икән әле дөньяда, – дип куйды.
Берничә тавыш аның сүзен җөпләргә ашыкты:
– Афәрин, мелла Баһадиршаһ!
Ниһаять, Елан-Эткол яшь сакал баскан очлы ияген өскә күтәрде:
– Бары да аңлашыла, ирләр, – дип башлады ул, гадәтенчә гайрәтләнеп. – Әйдәгез, гәп куертып тормаек. Күп сүз – юк сүз. Иртәгәдән һәркем булган кадәр коралын барлап, булмаганы ясатып алсын. Хәзрәтнең сүзе хак – башкача чыдап булмый, ирләр. Ут-үлән күтәрелеп, атлар көрәюгә кузгалырбыз. Тик артыгын лыгырдамаска, узаманнан хәбәр килми торып, кылыч-ук белән уйнамаска кирәк.
– Амин! – дип, аның сүзен куәтләп куйды Ходайбирде.
Тәзкирнамәне һәм дә Елан-Эткол сүзләрен туплап, бер дога кылдылар да өйләренә таралдылар.
Иртәгесен исә Әмин, алачыгына килеп, учагын кыздырып җибәрергә өлгермәде, тышта ат тоягы тавышлары ишетелде. Ул да түгел, ишек ачылып китте, һәм бусагада Байбул старшинаның кызгылт сакал-мыек баскан борчулы чырае күренде. Егет тетрәнеп куйды, ләкин аны-моны сиздермәде. Ә башыннан яшен тизлегендә «Чистый эт икән, кичен җыелганны белеп тә алган» дигән уй үтте. Йортавайның тавышында исә усаллык та, мыскыл да сизелми иде:
– Саумы, кияү, – диде ул, йөзен мөлаемлык белән тутырып һәм Әмингә ике кулын сузды.
Исәнләшүен исәнләште Әмин, мәгәр кунакның сүзенә игътибар биреп җиткермәде. Аның барлыгын Байбул старшина чыраендагы таныш чалымнар җәлеп иткән иде. Менә кемгә охшаган икән Асылбикә. Шул ук кызыл бакыр сыман чәч вә сакал-мыек, шундый ук зәңгәр күзләр. Ә чыраенда ниндидер нур һәм мөлаемлык. Байбулның «кияү» дип эндәшүе аның миенә бераздан соң гына барып иреште, һәм ул иләү агасының күк чәчәктәй күзләренә текәлде. Нәрсә, шаяртамы?! Мәгәр старшинаның сүзләре самими иде:
– Теге чактагы җавабым өчен кичер, кияү. Хата миндә. Әлеге дә баягы комсызлык боза адәм баласын, һаман да бай кияүләрдән яучы көткән булдым…
Әмин янә берни аңламады, тәмам гаҗизләнеп, ни дияргә дә белмәде. Хәлен сиздермәскә тырышып, күмер чуманына барып ябышты, аны учак буенарак сөйрәде.
– Ташла әле сән эшеңне, кияү! – Байбулның сүзләрендә ялвару чалынып китте. – Күмер вә тимер кайгысымыни бүген дөньяда?!
– Соң, нәрсә бар ул кадәре, Байбул агай? – Әмин, кулына кисәү агачы алып, учак күмерен бутап җибәрде.
– Ташла, кияү! Әйдә, әзерлән, берсекөнгә – туй!
Егет аңа, бу әллә, чыннан да, ычкына башлаганмы дигәндәй, сынаулы карап торды да көлеп җибәрде:
– Нинди туй, Байбул агай? Бәне үләндерергә җыенсаң, хәзер, язгы буйда, бетем дә юк бәнем. Хода кушып, Җәен Чураш агамның маллары ишәйсә, көзгә туй сыман нәрсә ясап та булыр иде әллә. Хәзергә исә, бигайбә, Байбул агай, ашарыбызга да такы-токы.
– Бән сәннән туй ясарлыгың бармы дип сорамыйм, кияү, – дип кызды старшина. – Бар мәшәкать-чыгымны үзем күтәрәм. Анлык кына рәтем бар анысы. Озын сүзнең кыскасы, берсекөнгә никах. Югыйсә Асылбикәгә кулын суза башлады теге битсез.
– Брагин сәнең дустың бугай бит, Байбул агай?
– Андый дуслардан Ходай сакласын, кияү. Кем белгән аның ашаган табагына тәрәт иткәнен. Мунчага су ташып йөргән кызны чишмә буендагы карамага китереп кыскан, хәшәрәт. Тиз арада никах укытып, саклап калырга кирәк Асылбикәне.
– Соң бит бәнем үз өем дә юк, Байбул агай. Чураш агам берлә киңәшми торып…
Старшина чынлап торып кызып китте, түбәтәен салып, сандал өстенә ташлады:
– Сән нәрсә, «соң» да «соң»? Үзенең нә сүләгәнен колагы ишетмиме әллә Байбулның? Үземдә яшәрсез! Башка чыгабыз дисез икән, атна эчендә йорт салып бирәм!
– Йортка кергәнче утка кер, дигәннәр борынгылар. Өй өлгергәч, никахны яңа нигездә уздырырбыз, Байбул агай.
Йортавай ярсый ук башлады, тынычсызланып, баскан урынында таптанырга тотынды, тавышын шактый күтәреп әйтеп салды:
– Аңламасаң да аңламассың икән, кияү! Сүз Асылбикә намусы хакында бара. Брагин түрәнең кул уйнатуы бүген генә түгел ләбаса. Бел: сайланып-сырланып тору юк. Йә берсекөнгә никах, йә мәсхәрәләнгән Асылбикә!
Байбулның тәкъдименә күнүдән башка чарасы калмады Әминнең. Алай да хәле хәл иде егетнең. Адәмчә итеп туй ясарга ни малы, ни акчасы юк. Шуңа да никахка әзерлек өс-баш яңартудан узмады. Күлмәк-ыштанны үзе юнәтсә, җилән, күн итек ишеләрен агасы Чураштан алып торды. Ләкин никахны тынычлап уздыру язмаган икән аларга. Икенче көнне икенде намазыннан соң, атын кара тиргә батырып, Байбул старшина янә алачыкка килеп җитте.
– Ишетеп тә өлгергән теге сасык, – дип кычкырды ул Әмингә, атыннан төшә-төшә. – Ходай орган да бәндә икән: Асылбикәне тирмәсенә китерергә кушып, ике солдат җибәргән.
Егет катып калды. Бармаклары кысылудан чүкеченең сабы чытырдады хәтта. Ходайбирдедән теге Йөрүзән буендагы хәлне ишеткән булса да, андыен ук кыргыйлыкның чынлыгына ышанып җитмәгән иде. Баксаң, шул ыстырам хәл үз башына язылган икән. Ул, нишләргә белми, старшинага таба атылды:
– Нишлибез соң, Байбул агай?
– Бән Асылбикәне келәткә бикләп куйдым.
– Кораллы солдатлар йозакны ватмаслармы димсең?
– Бүген-иртәгә генә ватмаслар. Кызны дүшәмбе көн үзем китерәм диеп әйтергә куштым бән солдатларга. Ә сән бүген кичкә үк ирләрне җый! Түрәләрдән Бикбулат вә Алкаш ыстаршиналарны, Исмай сотникны, башкаларны үзем дәшәрмен.
Чирек сәгать тә узмагандыр, авылдан авылга, җәйләүдән җәйләүгә чапкыннар чапты. Яшерен оран авазы бөтен Бөрҗән иләвенә таралды. Кичке ахшам вакытына Әмин алачыгы янына ике йөзләп ир-егет җыелган иде инде. Күбесенең җилән-чапаннары астында кораллар.
Шушы көч-куәттән тагын да гайрәтләнеп киткән Елан-Эткол алачык түбәсенә үк менеп басты һәм, һич куркып-өркеп тормастан, кычкырып сөйли башлады:
– Ирләр! Ишеткәнсездер, теге кабахәт иләүнең гүзәле Асылбикәне рисвай итмәкче. Ие, Брагинның әшәкелеге хәттин ашты. Шул хәлгә дә түзеп торабызмы, ирләр?! Юк, булмый. Шакшыга – үлем!
Аның кыюлыгы башкаларга да күчте – барысы бер тавышка үкереп җибәрде:
– Үлем! Үлем!! Үлем!!!
Куәтле үч авазы әллә кая тау араларына таралды, аннан, кайтаваз булып, кизләү буена әйләнеп кайтты. Үзләренең оран тавышын тыңлагандай, беравык сүзсез тордылар. Шулчак Моратша сикереп диярлек аягына торып басты:
– Фатиха бирсәгез, бән ул дуңгызны бүген үк… – дип кайнарланды һәм җиләне астыннан хәнҗәр тартып алды. – Әйтегез генә.
– Ашыкма, әүвәл бән аның сакалын йолкырга тиеш, – дип каршы төште Елан-Эткол. – Һәр төген берәмтекләп чүпләп бетерәм дә аннан сасык җанын сөңгегә күтәрәм.
Җыендагылар тәмам кызды, әле бер, әле икенче тарафтан нәфрәт авазлары ишетелеп кенә торды:
– Үзем суям бәдбәхетне!
– Тереләй тиресен туныйм!
Салмак чайкалып, Байбул старшина торып басты. Шулай ук тыныч кына әйтте:
– Бүген монда иң нык җәберләнүче кеше – минем кияү Әмингә тапшыраек без бу әманәтне.
Эшләр болай ук тирәнгә киткәч, моңа кадәр аны-моны дәшми бер читтә утырган Бикбулат белән Алкаш старшиналар үзара чышын-пышын нидер сөйләшеп алдылар. Бикбулат, мәртәбәле булырга тырышып кына, мәҗлес уртасынарак узды, көмеш төсенә кергән сакал-мыегын сыпыргалап алды да вәкарь белән сүз башлады:
– Туктагыз әле, җәмәгать, кызмагыз! Барын уйлап, үлчәп эш итәргә кирәк монда. Укны анысы кем дә атар, ягъни мәсәлән. Аннан соңгысын кем җыеп алыр, йә?! Төягебезгә чирү килер: йорт-җирләребез туздырылыр, үзебезне дарга асарлар, хатыннарыбызны, бала-чагаларыбызны кол итеп, урыс алпавытларына сатарлар. Йә, шул да булдымы егетлек?!
Елан-Эткол, аңа очып кунардай булып, каршысына килеп басты:
– Сән халаекларны куркытма, Бикбулат! Без соң яу күрмәгәнме?! Һәркайсыбызда корал, атлар да җитәрлек.
– Патшаның чирүе кара болыттай, – дип карулашты Бикбулат. – Ил-җиребезне саранча урынына басып алырлар.
– Анысыннан да шүрләгән юк, – дип, Елан-Этколга ярдәмгә чыкты Байбул. – Кыр казахлары белән былтырдан бирле юкка гына мәслихәтләшәбезмени?
– Ие шул, кысрыкка килә башласа, далага – әллүр! – дип, узаманнарының сүзен җөпләде җыендагылар.
– Бала-чага булмагыз, туган төяк… – дип, Бикбулат нидер сөйли башлаган иде дә, аның авызын тиз томаладылар. Тегесе, кулын селтәп, урынына ук китеп барды. Мәгәр элек утырган җиренә туктамады, кизләү буендагы атлар өеренә таба атлады. Алкаш старшина, Исмай сотник һәм тагын байтак кеше аның артыннан кузгалдылар. Бераздан инде җайдаклар төркеме төн караңгылыгына кереп эреде.
– Китсеннәр. Куркакларның кирәге юк безгә, – дип калды алар артыннан Елан-Эткол һәм, монда калганнарга аны-моны уйларга ирек бирми, сүзен дәвам итте: – Димәк ки, менә болай, ирләр. Иртәгә – якшәмбе. Брагин түрә, гадәте буенча, Талкыш күле буена сәйранга төшәчәк. Монысы – рас, бән белештем инде. Иртүк күлне камап алабыз да…
Ниятен ул шактый озак аңлатты. Сөйли торгач, Елан- Эткол тәмам комарланды. Бу хакта күптән уйлап йөргән, күрәсең, әйткәннәре төпле, ышанычлы иде. Ахры, шуңа каршы килүче булмады, күпчелек аның сүзен бердәм хуплады. Тик бер Чураш кына тәртәгә тибәргә җөрьәт итте:
– Кузгалуын кузгалабыз да, җәмәгать. Батырша хәзрәт ут-үлән күтәрелгәч, дигән бит. Ялгызыбыз кубып, авыр хәлдә калмабызмы?
Елан-Эткол аны тиз кисте:
– Юк, сабыр итәрлегебез калмады. Хәер, бу этне дөмектерик әле, аннан күз күрер.
Җыен төн урталарында гына таралды. Мәгәр түшәккә ятучы булмады бу төндә, һәркайсы сөңге-кылычны, ук-җәясен барлый-карый иде. Итәгенә томан сырпаланып торган Ирәйдек тавына таң яктысы төшкәндә, баштанаяк коралланган йөз егерме ир күл буенда иделәр инде. Елан-Эткол кайсы тарафка күпме кеше яшеренәсен билгеләде, аларга камыш уйдыгының куерагын, кулайрагын үзе күрсәтеп йөрде. Брагинга иң зур үч саклаучылар төркемен түрә тукталырга тиеш дип фараз ителгән урынга якынрак урнаштырды.
Күл өсте тулы каз-үрдәк, үзләрен бимазалап йөргән төнге кунаклардан үртәлеп, берара каңгылдашып, бакылдашып алдылар да акрын гына тындылар. Кояш чыгып килгәндә, Талкыш күле гадәттәге мәһабәтлеге белән тын гына изрәп ята иде.
Бу вакытта исә Бикбулат яклылардан сигез дистәгә якын кеше ашыгыч рәвештә Исмай сотникның Сакмар буендагы җәйләвенә җыелды. Чакырылганнар килеп бетүгә, Бикбулат старшина үзе сүз алды һәм берәүгә дә бәхәсләшер урын калдырмыйча сөйләргә тотынды:
– Барыгыз да ишеттегез булыр, ирләр, теге ахмаклар бүген кузгалмакчылар. Бикбулат ыстаршина әйтте диярсез: муеннарын сындырачаклар алар. Безгә нишләргә дип аптырашып торасы юк: яуга кушылмайбыз – вәт шул. Коралга тотынган тәкъдирдә дә, урыслар, үзебезнең авыл-җәйләүләргә килеп, безнең бәндәләргә, йорт-җирләребезгә кул сузганда гына тотынырбыз. Аң булың, җәмәгать, ниндидер Батыршаһ вә Елан-Этколлар коткысына карап, харапка чыга күрмәгез.
Монда килгәннәр Бикбулат белән Алкашның фикерләрен сүзсез дә аңлыйлар иде. Алай да кайсыдыр:
– Аерылганны аю ашар, – дип кычкырды.
Башкача каршы килеп торучы булмады. Ул арада табынга кымыз чыкты, кай арада пешереп өлгерткәннәрдер, табагы-табагы белән ит килде – җәйләүдә шау-шулы, уен-көлкеле мәҗлес башланды.
Талкыш күле буенда һаман да әкияти тынлык иде әле. Алай да дымлы җирдә озак ятып, куллары күшегә-ойый башлаган болачылар Елан-Этколның кат-кат кисәтүен дә оны- тып борсаланырга тотындылар. Камышлыкның әле бер, әле икенче җиреннән пыштырдашкан авазлар ишетелде.
Кем белә, ваемсызлыклары үзләрен бик кыен хәлгә дә китергән булыр иде, бәлки. Ярый әле түрәнең тилелеге ярдәм итте. Берзаман ям станы ягыннан дөңгер какканнары ишетелде, бер төркем җайдак күлгә таба төшеп килә иде. Бераздан алар сөзәк ярдагы чирәмлеккә килеп туктадылар да ат сыртларындагы йөкләрен бушата башладылар. Күл буе ыгы-зыгы белән тулды. Солдатлар, ут чыккандай чабышып, тирмә куйдылар, аяк астыннан коры-сары җыеп, ут ягып җибәрделәр. Урта яшьләрдәге кыска чәчле, ялангач ботлы марҗа, су читенә үк килеп, савыт-сабалар белән маташырга тотынды. Күрәсең, ул тотылачак балыкны кыздырырга җыена иде.
Ул арада солдатларның икесе каяндыр, камышлар арасыннан, зур гына көймә алып килделәр, аны ярга терәп үк куеп, түрәне көтә башладылар. Брагин исә көймәгә утырырга ашыкмый иде. Ул гадәтенчә төнозын эчеп чыккан бугай, күңеле һаман да шул шайтан суында, имеш.
– Әй Сидоркин, аракы китер! – дип кычкырды ул тирмә янында кайнашучыларга.
Солдатларның берсе, кулына чынаяк кувшин һәм йомры тотып, атлый-йөгерә Брагин янына килеп җитте, кулындагы йомрысына аракы койды һәм түрәгә сузды.
Иртәнге өлешен эчеп алгач, кәефе күтәрелеп китте бугай, Брагин, авыз эченнән генә нидер көйли-көйли, көймә янына килде. Солдатларның икесе, кармак-ятьмәләрен алып, хуҗалары артыннан ташландылар. Болар кереп утыруга, көймәдәгеләре ишкәкләрен кулларына алдылар һәм җай гына кузгалып киттеләр.
Көймә инде күл уртасына якынлашып килә. Бу як ярда исә монда калган солдатларның иренеп кенә мыгырдануларыннан башка нәрсә ишетелми. Шулчак алардан ерак та түгел куе камышлыкта яшеренеп яткан Елан-Эткол йодрыгы белән Әминнең янбашына төртте һәм кайнар пышылдады:
– Вакыт, бик вакыт!
Әмин аягына басты, садагыннан үзе ясаган иң яхшы угын алып, әдернә җәясенең керешенә кидерде. Аннан озаклап төзәде һәм җәясен каты киереп атып җибәрде. Бер үк вакытта диярлек аның колак төбеннән генә выжт-выжт итеп тагын ике ук очып үтте. Борылып караса, Моратша белән Чураш, бушап калган җәяләрен иңнәренә салып, бөтен буйга торып басканнар.
Кайсының угы тигәндер, аркылы тактага утырган Брагин кисәк тартылып куйды, ни өчендер аягына басты, аркасында, нәкъ йөрәге турында, өч укның да «койрыклары» тырпаеп тора иде. Түрә чайкала-чайкала борылды һәм күзенә күренмәгән дошманнарына йодрык янады, аннан көймә читенә гөрселдәп ауды. Көймә капланды, Брагин белән бергә аның дүрт солдаты да суга чумды. Берсе йөзә белми иде, күрәсең, кире калкып чыкмады, калганнары исә җитез генә өчесе өч якка таба йөзеп киттеләр.
– Берсен дә ярга җиткермәгез! – дип боерды Елан-Эткол, үзе исә күл уртасына таба аллы-артлы ук яудыра башлады. Башка урыннарда яшеренеп ятучылар да йөзүче солдатлар өстенә ук атарга тотындылар. Аларның өчесе берьюлы диярлек юкка чыкты.
Укчылар, үзләренең гаярьлекләреннән канәгать булып, масаешып торган арада, Елан-Эткол «Ур-р-р!» дип үкереп җибәрде һәм үзе башлап түрәнең ярдагы станына ташланды.
Бичара солдатлар, түрәнең хәмер чүлмәге тирәсендә ялманып, хәтәрлекне бик соң сизеп алдылар. Әмма кайсы кая ташлаган кораллары янына барып җитү насыйп булмады аларга. Һавада кылычлар айкалды, сөңгеләр чайкалды – чырыйлап кычкырышкан авазлар ишетелде. Бераздан инде бар да тынды – ярда канга баткан үле гәүдәләр генә аунап ята иде. Болачылар солдатлар белән әвәрә килгән арада, су читендәге кыска чәчле марҗа юкка чыкты. Аның авызына курай кабып күлгә чумганын берәү дә абайламый калды.
Беренче уңыштан башлары әйләнгән болачыларның аны-моны карап торыр вакытлары юк иде. Исән калганнары-юкмы дип, канлы гәүдәләрне типкәләп чыктылар да җәяүләп кенә Сапсал ям станына таба кузгалдылар.
Тирә-юньнең тынып калуын ничек сизенгәндер, пешекче марҗа, судан башын чыгарып, яр буена күз салды, һәм йөрәге жу-у-у итеп китте. Анда кан күлдәвеге эчендә үле гәүдәләр ауный да, алардан арырак иясез калган йөгәнле атлар йөренә. Хатын, шашынган кабандай атылып, күлдән чыкты, хуҗасыз атларның берсен тотып атланды һәм Оренбургка таба элдертте.
Көткәннәренчә, солдатларның казармада калганнары изрәп йоклыйлар иде әле. Елан-Эткол канлы кылычын болгап алды һәм башлап казармага кереп китте. Калганнар аның артыннан ташландылар.
Ярым караңгы казарма эчендә ата улны, ана кызны белерлек түгел. Җитмәсә, кысрык, казарма ике катлы сәкеләр белән тулы. Монда инде ике ягы да үткер хәнҗәрләр худка китте. Болачылар, үзләренекен ничектер танып, ялангач килеш казарма буйлап атылып-бәрелеп йөргән драгуннарны кадарга-суярга тотындылар. Казарма акырышкан, ыңгырашкан тавышлар белән тулды, аяк астында кан пычтырдады.
Кинәт дөнья тып-тын булып калды. Тик казарманың аргы башыннан гына чак-чак итеп чакма чакканнары ишетелә иде.
Ул арада казарманы ялкын чолгап алды. Болачылар бәрелә-сугыла тышка чыктылар һәм, канлы өрәкләр сыман, Сапсал ям станы башлыгының өенә ташландылар. Башлык исә эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алган – ишеген ачмады. Мәгәр аны ачтыруны кирәксенүче дә булмады. Кулына кисәү тотып, Моратша килеп җитте, өйнең дранча кыегына ут салды.
Бу вакыт исә ярсыган кешеләрнең икенче төркеме өмәт ишеген каерып атты. Өмәттә төн уздырган сәүдәгәрләр тәрәзәләрдән сикерешеп төштеләр дә, Елан-Эткол каршына килеп, аның аягына егылдылар:
– Мәрхәба, узаман, җаныбызны сакла, товарларыбыз сезгә булсын!
Казарма сымаграк озын агач йорттагы ямчыларга тимәделәр, авылларына таралырга куштылар. Алар ашыга-кабалана чыгып бетүгә, ямчылар торагын да ут алды – стандагы бар нәрсә шартлап-чытырдап яна иде.
Кояш төшлеккә җиткәндә, элек Сапсал ям станы дип, зурдан кубып аталып йөртелгән урында тау-тау булып күмер өемнәре генә калган, ә көчәеп киткән җил кайнар көл буранын дала буйлап куа иде.
Болачылар исә янгыннан шактый читтәге кылганлы түбәгә басканнар да үзләре майтарган эшнең нәтиҗәсенә карап катканнар, һич кенә дә сүз катучы юк, йөзләрендә газап һәм үкенү. Шул рәвешле күпме басып торганнардыр, ниһаять, Елан-Эткол телгә килде:
– Йә, инде нишлибез, ирләр?
Барысы берьюлы уянып киткәндәй булдылар, мәгәр җавап бирергә ашыгучы күренми иде. Үлем тынычлыгын Байбул старшина бозды:
– Бәй, нишлибез дип, бәңа кайтабыз. Никах мәҗлесен үткәрергә кирәк ләбаса. Аннан инде калганын күз күрер.
Җиденче бүлек
Сәгать көндезге икеләр булды микән, ишетелер-ишетелмәс кенә шыгырдап ишек ачылды, аяк очларына гына басып, бүлмәгә улы Николай килеп керде. Барын сизеп-белеп торса да, күзләрен ачарга ашыкмады Неплюев. Йоклый дип чыгып китсен әйдә, борчылып йөрмәсен. Әмма улы борылып китәргә җыенмады, атасының арзанлы кәгазь сыман аксыл-сары йөзенә карап торды да торды. Ниһаять, түзмәде Иван Иванович, иренеп кенә сорап куйды:
– Ни бар, Никола?
Тегесе авыр гына көрсенде, аягында таптанып алды, әмма берни дә әйтмәде. Тагын ниндидер хәвеф барын сизенеп, Неплюев күзләрен ачты һәм нурсыз карашын улына төбәде:
– Нәрсә? Татьяна Фёдоровна…
– Юк-юк, – дип бүлде аны Николай, – киленегез исән-сау. Тик…
– Йә, йә, сөйлә, мин тыңлыйм.
– Без башта сезгә белдереп тә тормаска идек тә, – дип башлады Николай авыр гына, – хәл бик җитди булгач, әйтергә кирәк дигән карарга килдек.
Неплюев, ятагыннан күтәрелеп, терсәгенә таянды, күзләренә гамь иңде:
– Сузма, Никола, сөйлә!
– Нугай юлында башкортлар кузгалган, атай. Экспедиция начальнигы Брагинны үтереп ташлаганнар, солдатларны суйганнар, Сапсал ям станын тар-мар иткәннәр. Калганы хәзергә мәгълүм түгел.
– Хәбәрне кем китерде?
– Ниндидер бер хатын шунда.
– Кая ул, еракмы? Хәзер үк бирегә чакырыгыз үзен!
– Атай, бәлки, сез ятып кына торырсыз. Гаскәри начальниклар җитәрлек лә.
– Юк-юк, Никола. Хәзер үк кертегез теге хатынны!
Атасы белән бәхәсләшүнең мәгънәсез эш икәнен белә Николай – башын иеп чыгып китте. Неплюев исә, торып, ятагына утырды, билдән түбән ягын атлас юрганга төрде. Ул да түгел, Николай чәче-башы тузган, күлмәге теткәләнеп беткән бер хатын ияртеп килеп керде.
– Сез кем буласыз? – диде Иван Иванович, сәламгә җавап та бирмичә.
– Брагинның кухаркасы мин, – дип җавап кайтарды хатын шактый батыр итеп.
– Сөйләгез, ни бар анда сезнең?
– Ворлар Брагин җәнапларын, үтереп, күлгә салдылар, солдатларны кырып бетерделәр…
– Рәте белән генә тәфсилләп сөйләгез!
Хатын һич көтелмәгәнчә телгә оста бер чәтнәби булып чыкты. Уйлавы-фикерләве дә төзек кенә икән – майның унбишендә Талкыш күле буенда булып узган хәлләрне бәйнә-бәйнә тезеп бирде, хәтта вакыйгаларга бәя куюны да кирәк тапты.
Аның хикәяте тәмамланганнан соң, Неплюев беравык уйланып торды, аннан, берни булмагандай, тыныч кына улына эндәште:
– Менә нәрсә, Никола. Бар, әйт: хатынны ашатсыннар, эчертсеннәр, адәм рәтле киемнәргә киендерсеннәр!
Бу сүзгә үтә сәерсенсә дә, кайтарып берни сорамады Николай Иванович – атасының күрсәтмәләрен сүзсез үтәргә гадәтләнгән иде ул. Хатынны ияртеп, ишеккә таба кузгалды. Тик бусагага җитә алмады, артында губернаторның яшьләрчә саф тавышы яңгырады:
– Тукта! Комендант Бахметьевка җиткер: кичекмәстән хәрби совет җыйсын.
Бүлмәдә ялгызы калгач, Неплюев чайкала-чайкала аягына торып басты, мундирына үрелде. Башында исә уй ташкыны кайный иде. Әйе, хәбәр күңеллеләрдән түгел. Инде байтактан, алты-җиде елдан бирле булганы юк иде мондый хәлнең. Губернадагы татар-башкортлар тәмам авызлыкланды, крайда тулы тәртип урнашты сыман иде бит. Диңгезнең болгануы микәнни? Әллә соң бер төркем ворларның болай кан таратып алулары гынамы бу? Соңгысы дөресрәк булырга охшый. Алай да кул кушырып утыру ярамас. Ялкын һәрчак чаткыдан кабына ич. Ә инде янып киттеме, ансат кына сүндерермен димә. Ай-һай күп шул янар нәрсә бу якларда! Губернада ясаклы башкортлар гына да 8395 йорт санала. Ул явызларга һәрчак кушылып китәргә әзер торган типтәрләре тагын. Алары да 5655 хуҗалык! Мишәрләр ышанычлы ышанычлысын. Мәгәр азлар – нибары 1511 йорт. Хәер, ышанычлылар дисәң дә, мишәрләре дә шул ук типтәр-башкортлар белән әвәрә килә бит аның. Дөнья болганып китсә, кем ягына авасыларын белгән юк. Уһу, шулкадәрле халык бердәм кузгалсамы?! Юк, яралгы хәлендә буарга кирәк бунтны!
Ул инде чыкмакчы булып тоткага үрелгән иде. Ишек үзеннән-үзе ачылып китте, һәм каршында купшы полковник Исаков пәйда булды.
– О-о, сәламәтләнүегезгә бик шатмын, Иван Иванович, – дип төчеләнде ул, бүлмәгә керергә дә, кермәскә дә белми торган хәлдә, һәм, кабаланып, губернаторга кәгазь төргәге сузды. – Һич кенә дә борчырга исәбем юк иде, галиҗәнап, Ватанга тугрылык…
– Бу нәрсә? – дип бүлдерде аны Неплюев.
– Ниткәндер коткы. Татарлар өмәттә җыелышып укып утырганда, драгуннар кулларыннан йолкып алганнар.
– Ярый, калдыр, – диде Иван Иванович салкын гына һәм кире бүлмәсенә таба борылды. Әлеге кәгазьне өстәленә ташлап чыкмакчы иде дә, соңгы мизгелдә аны бөтереп кесәсенә тыкты, хәлсезлектән чайкала-чайкала, киңәшмәгә ашыкты.
Ул губерна канцеляриясенә килгәндә, гаскәри начальникларның барысы да җыелган иде инде. Алай да ашыкмады губернатор, вестибюльдә туктап хәл алды. Аннан инде сау-сәламәт кешедәй җитез генә икенче катка менеп китте.
Аллы-артлы кабинетына керүче хәрбиләрне барлап, үзалдына уйланып утырды Иван Иванович. Барысы да купшы мундирдан, билләренә шпагалар такканнар. Генераллар да полковниклар, подполковниклар да капитаннар. Шушы көяз бәндәләр үзләре генә дә төбәктә зур гаскәри көч тупланганны сөйләп тора. Әмма шунысы да мәгълүм Неплюевка: мин кем дигәндәй кукраешкан әлеге офицерларның берсендә генә дә өмет юк. Хәрби осталыклары чамалы булганга, сугыш театры фараз ителгән урыннардан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Оренбургка килеп бөялгәннәр дә инде алар. Нишлисең, башкача сайларлыгы юк губернаторның, шушы калай әтәчләр белән эш итәргә туры килә. Берсеннән бер адәм рәтле сүз ишетмәсәң дә, шулар белән киңәшкән булып уйнарга кала. Һәм шулай итте дә губернатор, офицерлар урыннарына урнашып бетүгә, мәсьәләне бөтен кискенлеге белән ачып салды:
– Бөрҗән волостенда, ягъни Нугай юлында бунт, әфәнделәр. Шул җәһәттән кемдә нинди тәкъдимнәр бар?
Соравын барына төбәп бирсә дә, карашын янәшәсендәге акыллы, аек фикерле Тәфкилевкә төбәде Неплюев. Юк, бу аның ярдәмчесенә өмет баглавы түгел иде. Морза инде кибәк тутырган чыпта кабына охшап бара, аңардан нинди дә булса эш көтү – суга таяну белән бер. Алай да Тәфкилев – үзенең кан кардәшләре белән көрәштә акыл туплаган карт бүре. Баш күтәрүчеләрнең көчле якларын да, йомшак җирләрен дә яхшы белә, аларны пыр туздыру, сыту-изү, асу-кисү остасы. Бәлки, ул нинди дә булса акыллы сүз әйтер, кулай киңәш бирер?
Бүлмәдә мәгарә тынлыгы урнашты, каяндыр кереп, тәрәзәгә бәргәләнүче бал кортының усал безелдәве генә ишетелеп торды. Сүз алырга, сикереп төшәргә ашыгучы күренми иде, хәтта гайрәтле морза Тәфкилев тә йодрыгына таянып йоклап киткән сыман.
Неплюевның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә булып мәсхәрәле елмаю чыкты. Таныш хәл – мондый киңәшмәләрне беренче уздыруы түгел лә. Җавап көтеп күпме генә утырсаң да, адәм рәтле сүз ишетмәссең. Димәк, һәрвакыттагыча үзенең уй-исәбе белән таныштырудан башка чара юк. Ярый әле килешли кайбер нәрсәләрне билгеләп куйган иде.
– Уйланып утырыр вакыт түгел, әфәнделәр, – дип башлады ул җитди итеп. – Бунтны бастыру эшенә бүген үк керешергә кирәк. Подполковник Исаков!
Купшы Исаков сикереп торды һәм ни үле, ни тере хәлдә катып калды.
– Сез, – дип дәвам итте губернатор, аңа карап, – бүген, менә хәзер үк, махсус команда башында Сапсал ям станына чыгып китәсез. Максат: явызларны исләренә китерү, бунтка катышмый калганнарны куркыту. Чаралар элеккечә кала: ворларны эзләп табарга һәм аларның тамырларын корытырга. Явызларның үзләрен һәм аларга ярдәм итүчеләрне тотып, монда озатыгыз! Беркемне һәм бернәрсәне кызганып тормагыз: ватыгыз, җимерегез, сындырыгыз! Соравыгыз булмаса, мин сезне тотмыйм.
Подполковник, үлемгә хөкем ителгән әсирдәй, өметсез чырай белән чыгу юлына таба китте. Бүлмәдәгеләр иркен сулап куйдылар. Әмма иртәрәк шатландылар бугай: губернатор киңәшмәне ябарга ашыкмый иде әле. Әнә тавышы кабат яңгырады:
– Бригадир Бахметьев! Үрге Җаек һәм шул тирәдәге башка крепостьларга чапкыннар җибәрегез, андагы мишәр һәм башкорт старшиналарына һәм регуляр командаларга минем фәрманны җиткерегез! Баш күтәрүчеләрнең арт ягыннан һөҗүмгә күчсеннәр. Сапсалга таба хәрәкәт итүче барлык хәрби көч белән җитәкчелек итү сезгә йөкләнә, бригадир. Бурычыгызны уңышлы үтәү өчен, бүген үк Воздвиженск крепостена чыгып китегез!
– Баш өсте, галиҗәнап. – Бахметьев, Оренбург коменданты буларак, горурлык саклап, эре генә урыныннан кузгалды. Мәгәр чыгып китәргә өлгермәде, артында губернатор тавышын ишетеп туктап калды, борылды һәм үрә катты.
– Экспедицияне әйбәт башкарып чыгарсыз дип ышанам, бригадир, – дип сүзен дәвам итте Неплюев. – Шуңа да бунт бастырылганнан соң нишләргә кирәклеге хакындагы киңәшләремне дә тыңлавыгызны үтенәм. Беренчедән, кулга алынган яисә үтерелгән старшиналар урынына яңаларын куегыз. Тик, зинһар, дип әйтәм, андагы кешеләр булмасын. Старшиналарның яңаларын читтән китерегез. Мишәрләр куелса, бигрәк тә әйбәт. Икенчедән, баш күтәргән Бөрҗән волостеның урта бер җиренә яңа крепость салдыра башлагыз. Әйтик, Зилаер крепосте. Анда Казан драгун һәм пехота полкларының алты ротасын урнаштырырбыз. Уңышлар телим, комендант. Шуның белән киңәшмә ябык, әфәнделәр.
Кинәт барысының да теле ачылды. Тавышларын бөердән чыгарып сөйләшә-сөйләшә таралыша башладылар. Соңгы кеше булып Тәфкилев тә урыныннан кузгалды.
– Син кал әле, Алексей Иванович, – диде аңа губернатор бераз серле итеп.
Бөтен тәнен йокы баскан морза сискәнде, айнып китте һәм, хуҗасына тугрылыклы эт сыман, Неплюевка бакты:
– Тыңлыйм, галиҗәнап.
– Тыңлама, мә, укы һәм тәрҗемә ит! – Иван Иванович аптырабрак калган Тәфкилев алдына кәгазь төргәге чыгарып салды.
Морза шигәеп кенә төргәкне кулына алды, күңеленнән ниндидер бер ләззәтле хис дулкыны узды. Шөкер, яшь, гайрәтле чагындагы һөнәре һаман да ярап куя бит әле. Әлхәмделиллаһ, әлегә күзләре дә әйбәт күрә. Ул серле кәгазьнең беренче юлларын эченнән генә укып чыкты да шома гына тылмачларга тотынды:
– Я, Абдулла Мазгутдин, уповая на Бога и милость пророка, и следуя стезям потомков его учеников, воспоминаю и вразумляю высшее повеление вам, в Российском государстве живущим и от невернях россиян разными нападками и коварствами обидимым и пришедшим во изнеможение и не состояние, и в том пребывающим следующим образом…
Тәфкилев туктап калды һәм, әлеге көфер сүзләрне үзе язгандай куркынып, губернаторның күзләренә карады, калтырана-калтырана әйтеп куйды:
– Бу бит… Бу бит…
Неплюев исә тыныч һәм сабыр иде. Ул морзаны дәртләндерергә теләгәндәй баш какты:
– Әйе, халыкка мөрәҗәгать бу, морза. Кстати, кем ул Абдулла Мазгутдин?
– Ниндидер бер мулла булса кирәк. Ялгышмасам, Себер юлыннан. Ибраһим хәзрәтнең аңа ахунлык рисаләсе әзерләп йөргәнен хәтерлим. Ие, ие, расы шулай. Халыкта Батыршаһ дип йөртәләр үзен.
– Кызык. Яле, йә, нәрсә ди икән ул Батырша?
Морза янә үзалдына гына мыгырданып укыды да, мөрәҗәгатьне үзе язгандай, иркен генә русчага аудара башлады:
– Знайте и чувствуйте каким мы со стороны неверных россиян крамолам, бедам, печалям и горестям и раскаяниям повержены…
Губернаның иң зур ике түрәсе вакыт дигән нәрсәне оныттылар. Әйтерсең ниндидер бер мулла язганны түгел, патша хәзрәтләренең гаять мөһим указын укыйлар. Неплюев мөрәҗәгать белән шулкадәр кызыксынган иде ки, хәтта донесение белән керергә теләүчеләрне дә кабул итмәде. Әнә шундый киеренкелектә ике сәгатьләп вакыт үтте. Ниһаять, Тәфкилев соңгы җөмләне тылмачлады:
– На сих днях и султана турецкого из Туркии сильные войска на Астрахань пришли для воспротивления и умерщвления оных неверных россиян, да и ещё как слышно и мнительно идут. – Морза кәгазьне өстәлдәге яшел постау өстенә ташлады да, пайтәхет театрындагы драма артисты сыман, хисләнеп кычкырып җибәрде: – Ах кабахәт, ах явыз! Халаекларны яуга өнди бит, әшәке җан!
Неплюев исә һаман да кытай алласы сыман тын вә мәгърур утыра иде. Ниһаять, ул телгә килде һәм гадәтенчә сабыр гына сүзен әйтте:
– Да, барысы да логично. Юк, берни әйтеп булмый, акыллы баш.
Тәфкилев аны шаярта дип уйлап алды һәм кабалана-кабалана үзенең ватанпәрвәрлек хисләрен чәчәргә тотынды:
– Буламы соң инде, галиҗәнап?! Ялганчы һәм вор диегез. Сүзләре тагы, ташка үлчим!
– Дошманны ахмакка санарга ашыкма, морза! – Неплюев урыныннан ук торып китте һәм бүлмәсен бер әйләнеп килде. – Әйе-әйе, алар без уйлаганча ахмак та, көчсез дә түгелләр. Күрдеңме, без әле кыргыз-кайсаклар белән татар-башкортлар арасын катлауландыру хакында уйланып кына йөрибез. Ул исә безнең ниятләрне белеп тә алган, халыкка да җиткергән. Акрын кыймылдыйбыз, морза, акрын! – Губернатор өстәле артына килеп басты һәм Тәфкилевнең күз алдында канлы сугыш белән җитәкчелек итүче генералга әверелде. – Менә нәрсә, Алексей Иванович, бүген ук кыргыз-кайсакларның Кече йөз ханы Нуралигә, урта йөз ханы Аблайга хат языгыз: ырудашларын башкортларга ярдәм күрсәтүдән, аларны яннарына сыендырудан тыйсыннар! Сүз уңаенда ханнарның бездән алтышар йөз сум еллык жалованья алып торуларын да исләренә төшерергә кирәк. Хәер, аларын үзем язам. Сез исә улым Николай Иванович белән бергәләп кыргыз-кайсакларның старшиналарына, батырларына, халыкка сүзләре үтәрдәй башка күрекле кешеләренә махсус мөрәҗәгать әзерләгез! Бүләкләрне һич кызганмый вәгъдә итегез, ләкин сүз арасында куркытып, йөрәкләренә шом салырга да онытмагыз. Да, Ибраһим ахунны чакыртыгыз. Кыргыз-кайсакларга татарча итеп өндәмә язсын, башкортларны Коръәнгә хилафлык эшләүдә гаепләсен. Иртәгәдән дә калмый һәр ике йөзгә илчеләр чыгып китәргә тиеш. Бу эштә тылмачлардан Матвей Араповны һәм Усман Арслановны файдаланыгыз. Кыскасы, морза, кыргыз-кайсаклар белән – башкортлар, соңгылары белән татарлар арасын ныгытып бозарга кирәк. Үзара суешсыннар – уңышка юл шунда гына, Алексей Иванович. Инде теге Батыршага килсәк, аны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билгеләргә булыр. Хәер, монысы падишаһ Указыннан башка хәл ителмәстер. Мин менә, хәзер үк утырып, мәрхәмәтле Елизавета Петровнага хат язам, Батырша башының биш йөз, хәтта мең сум торуына ышандырам. Әйдә, эшкә тотыныйк, морза!