Kitabı oku: «Батырша», sayfa 21

Yazı tipi:

– Хуш килдең, кем мелла Баһадиршаһ, түрдән узың, – диде ул, кәнәфидән урын күрсәтеп. Кунагы шунда үтүгә, үзе ишек янына килде, аны ачып, киң ераклыкка күз салды һәм янә ныгытып ябып куйды. – Бик зарык- тырдың, мелла. Бән, дөресрәге, без сәне күптән көтәбез.

Бераз серле итеп әйтелгән шул сүздән соң Габделсәлам туктап калды, почмакта торган калай тышлы сандыгы янына килеп аны ачты һәм кулына ниндидер кәгазьләр алды. Батырша исә, сүзнең ахунлык рисаләсе хакында барачагын чамалап, тыйнаклык күрсәтергә тырышты, дәшми-тынмый гына көтте. Мәгәр ахун һич уйламаганны әйтеп куйды:

– Әллә соң безнең хат сезләргә барып ирешмәдеме, мелла Баһадиршаһ? – Үзе исә кәгазьләр актаргаларга тотынды. Әйтерсең лә ул кунагы белән сөйләшми, әлеге кәгазьләр арасыннан бик кирәклесен эзли иде.

– Кәлчәр иләвенең Исмагул дигән бәндәгә тапшырылганы булса, алдым бән аны, хәзрәт, укыдым.

– Аяныч: нә җавабың юк, нә үзең килеп чыкмадың.

– Һаман да шул дөнья мәшәкате, вәлинигъмәт. Кыш өстеннән сәфәр чыга алмадым. Хат язып юлларга иде дә, хагын әйткәндә шикләндем. Үзегезгә мәгълүмдер: заманасы сычкан таякка таянып йөрер чак. Вирнайлар белән дөнья тулы.

Габделсәлам янә ишек янына узды, туктап, байтак кына нидер тыңлап торды. Аннан, кабат өстәле янына килеп, кәгазьләрен җәеп салды.

– Алар да шикләнәләр шул, мелла. Баһадиршаһ халаекларны кузгата кузгатуын да, үзе яу башлыгы булырга разый микән, диләр.

– Алар дигәнегез кемнәр инде, хәзрәт?

– Һай, Урал буенда бик күп алар: галим-голәмә, Коръән-Хафиз, ыстаршина вә башка камил кешеләр. Хак Тәгалә кушып тәвәккәлләсәгез, әлеге олуг эшкә җөрьәт итсәгез, үзләре белән күрешерсез, боерган булса.

– Һаман да шикләнеп-шөбһәләнеп торам шул, вәлинигъмәт. Бәннән яу башы чыгар микән, дим.

– Безнеңчә, мелла Баһадиршаһ, узаманлыкка иң кулае сән. Үзең – шөһрәте бөтен төбәккә таралган гыйлем әһеле. Безләргә гаярьлегең дә бик мәгълүм.

Мактау сүзеннәнме, әллә инде Габделсәлам кебек олуг кешенең ышанычын тоюданмы, Батыршаның йөрәге кысып куйды, тәненнән яшен ташы узгандай булды. Кинәт кенә бөтен гәүдәсенә көч-куәт, егәр иңгәнен тойды, йөрәге мәгъруранә бер ныклык белән өртелде. Алай да күңеленең әллә кайдагы тирән бер төпкелендә ниндидер икеләнү хисе башын калкытып-калкытып ала иде әле.

– Шулай димсез дә, вәлинигъмәт, нишләргә икән соң? Бик тә олуг вә җаваплы эш бит.

Ахун акрын гына урыныннан торды, шәкерте каршына килеп, аның күзләренә текәлде һәм, көйли төшеп, җыру әйтте:

 
Карчыга карап очар  –  тауны күрсә,
Ир-егет кылыч алыр  –  йауны күрсә!
 

Батырша сискәнеп китте. Габделсәламнең саллы сүзләреннән бигрәк, аларны шигъри юлларга салуы тетрәндерде аны. Аңлашыла ки, бу мизгелдә остазы, дин әһеле булудан элек, шагыйрь иде. Димәк ки, фатихасын шагыйрь буларак бирә. Ә шагыйрь сүзе – халык сүзе инде ул! Мулла үзен кинәт кенә тагын бер баш биеклеге үсеп киткәндәй тойды, аягына калкып, Габделсәламне кочаклап алды.

– Җыруыгыздан бихуш вә тәшәккермен, вәлинигъмәт. Аны фатихагыз дип аңларгамы?!

Габделсәлам аның кочагыннан арынды һәм, кулларын шәкерте җилкәсенә салган хәлдә, тагын җыру әйтте:

 
Илен дошман басса, халык кузгалыр  –
Хәер-дога безләрдән чын ирләргә.
Ир-егетнең сөяге җирдә черер,
Аты исә бакый калыр телләрдә!
 

– Сүзем улдыр: бездән фатиха, Баһадиршаһ. Олуг тәхәллүсеңне акларсың дип, хәер-догада калабыз. – Кинәт шыгырдап ишек ачылды, бүлмәгә хәлфәләрнең кайсыдыр килеп керде. Габделсәлам борылып карамады, берни булмагандай үрелеп, кәгазьләре арасыннан берсен кулына алды һәм аны Батыршага сузды. – Ахундлык рисаләсен кабул итеп алгайсыз. Мөселманнарны Хак Тәгалә кушуы вә шәригать өйрәтүләре буенча гадел хөкем иткәйсез. Амин!

Икәүләп дога кылдылар. Ул арада теге хәлфә шкафтагы калын китапларның берсен алды да кабат чыгып китте. Аның артыннан ишек ябылгач, Габделсәлам шыпыртлап диярлек өстәп куйды:

– Күргәйсез, монда сүз серләшеп утыра торган урын түгел. Кичкә бәнем өемә чәйгә килгәйсез, калганын шунда иркенләп сүзләшербез.

Ахун «иркенләп сүзләшербез» дисә дә, аларга кичен дә җәелеп серләшү насыйп булмады. Чәйгә галим-голәмә, мулла-мунтагайдан ике дистә чамасы кеше чакырылган иде. Табын янында гәп шәригать вә китап сүзе хакында куерды. Ник кенә берсе халаекларның хәле, алар арасындагы ризасызлык турында сүз кузгатсын да ник кенә берсе Бөрҗән вакыйгаларына, Брагин хәлләренә кагылсын. Моның сәбәбен ашка төрле халык җыелудан күрде Батырша һәм үзе дә авыз ачып дөнья хәлләре турында сүз дәшмәде.

Табындагы нигъмәтләрдән җилләр исеп, чәй эчелгәч, ястү намазыннан соң тарала башладылар. Габделсәлам, җаен чыгарып, Батыршага ым какты – намазлыгы өстендә утырып калырга кушты. Соңгы кунагын озатуга, үзе дә килеп намазлыгына егылды һәм, гыйбадәтен дәвам иткәндәй, көйли төшеп сүз башлады:

– Тагы ике-өч көн сабыр итәргә туры килер, мелла Баһадиршаһ. Безнекеләр узаманнарның сүзен алырга киттеләр.

– Хәер улыр, – дип җавап кайтарды кунак, кулындагы дисбесен тарта-тарта.

– Үзең бәнем тирәдә чуалмаганда әйбәтрәк улыр, – дип дәвам итте йорт хуҗасы, һаман да көйләп. – Хәбәр алынгач та, үзем эзләп табармын сәне.

Шуның белән «иркенләп сөйләшү» тәмамланды. Тагын бер-ике авыз сүз алыштылар да, Батыршага фатирына кайтудан да яхшысы булмас, дигән фикергә килделәр.

Бәләкәй генә Каргалы авылында ике-өч көн буена ничек тик ятармын, ничек итеп сәгатьләрне үткәрермен, дип борчылган иде Батырша. Вакыт дигәнең җитми дә калды. Аның килүен каян ишетеп, ничек белеп бетергәннәрдер, һич күрмәгән-белмәгән бәндәләргә кадәр ашка чакырып йөдәттеләр аны. «Вәлинигъмәт Батыршаһ хәзрәт» дип зурлап, иртән иртүк алып китәләр дә, табыннан табынга йөртеп, кич ут алгач кына кайтарып куялар үзен. Аның кәефе кунактан кунакка йөрерлек түгел иде югыйсә. Мәгәр ил-халык арасында уралуы ярап куйды. Әлеге мәҗлесләргә күбесенчә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр вә тагын әллә кемнәр җыела. Болар инде мулла-мунтагай сыман бер-берсеннән тел яшереп утырмыйлар, ишеткән-күргәннәрен, бәйнә-бәйнә сөйләп, теге яки бу вакыйганың төбенә төтен салып бетерәләр. Ике тәүлек дигәндә бу яклардагы хәлләрдән күп нәрсә белде Батырша, аларның сүзләрен тыңлый-тыңлый, байтак нәрсәне фараз итте, аннан да битәре – төпле бер фикергә килде. Әйе, мунчаның ташы кызып җиткән, шуннан да соңга калырга ярамый. Ие, ие, нәкъ вакыты. Тагын да сузсаң, бөтен эшне харап итеп куюың бар.

Ул шулай өзгәләнеп сый-хөрмәт эчендә уздырган икенче көннең кичендә аны Габделсаттар шәкерт болдырда ук каршы алды һәм ахунның мәдрәсәдә көтеп торуын хәбәр итте.

Көндезен шактый зур булып күренгән мәдрәсә кичке караңгыда кечерәеп, ятимләнеп калган сыман. Бары тик бер тәрәзәдә – әлеге дә баягы хәлфәләр бүлмәсендә генә ут яна. Батырша шунда юнәлде. Тирә-як тып-тын, мондагы һәрнәрсә остазының ялгызы ихтималын сөйләп тора. Алай да сак маташа Габделсәлам. Шәкерте килеп керүгә, сәламен алып, исәнлек-саулык сорашты да каядыр чыгып китте. Караңгы мәдрәсәнең авыр ишекләрен ача-яба байтак йөрде. Аннан янә хәлфәләр бүлмәсенә әйләнеп кайтты да бернинди керешсез-нисез әйтеп куйды:

– Агыйделнең аръягында, Бөрҗән иләвендәге беренче ям станыннан ерак түгел, Чаршау каен янында мул сулы чишмә булыр. Күрешү урыны улдыр. Кем алдан килсә, ул намаз укып ултырмыш. Әлхасыйль, сезгә иртә таңнан кузгалырга кирәк, Баһадиршаһ. Хәерле сәфәр, юлларың уң булсын.

Дәшмәс юлдашы Борһан белән билгеләнгән ям станына өченче көнне төш вакытында гына барып җиттеләр. Атларын урнаштырып, өммәттә үзләренә урын-җир көйләүгә, Батырша бер тустаган җылымса су эчте дә, тамак та ялгап тормастан, ишегалдына чыкты. Анысы биек кенә имән текмә белән уратып алынган – калкурак урынга менми торып, тирә-юньгә багармын димә. Мулла бер тарафка өеп куелган каен агачлары өстенә күтәрелде, Габделсәлам әйткән якка – дала киңлегенә текәлде. Күз күреме җирдә, вакыйган, чаршау сыман булып торган каенлык шәйләнә. Аннан астарак биредән караганда яшел билбау булып күренгән чишмә бормалана. Чакрым чамасы җир булыр. Ул иярендәге капчыгыннан намазлыгын гына алды да, аны култыгына кыстырып, Чаршау каенга таба ашыкты, үзе туктаусыз як-ягына каранды. Дала буш һәм сагышлы иде. Җитмәсә, якын-тирәдә генә җан иясе барлыгын белдергән бернинди билге күренми. «Нишлисең, көтәргә кала», – дип уйланды ул, тезеннән биегрәк булып дулкынлаган «әби чәчен» ярып атлый-атлый. Ап-ак кылганнары талгын гына искән җилдә «куян куып» утырган дала шундыен күркәм иде ки, Батырша, бар икеләнүләрен онытып, куе үлән арасында кычкырышкан ниндидер кошлар тавышын, йомраннар сызгыруын тыңлый-тыңлый, Чаршау каенга килеп тә җитте. Мулла җиләнен һәм чарыкларын салып атты, якасыз ак күлмәгенең җиңнәрен сызганды һәм, чишмә буена төшеп, ашыкмый-кабаланмый гына госел-тәһарәт алды. Аннан намазлыгын юри ачыклыктагы калкурак урынга җәйде дә намазга оеды.

Беренче рәкәгатен укып бетермәде, җир астыннан чыккандай, әллә каян гына дүрт җайдак күренде. Алар сөйләшми-нитми генә чишмә янына килеп туктадылар да ашык-пошык тәһарәт алдылар, намазлыкларын Батырша янәшәсенә үк җәеп, гыйбадәткә тезләнделәр.

Аллага сыгынулары чын күңелдән түгел иде бугай, Батырша соңгы тапкыр «Аллаһы әкбәр» ен әйтүгә, арадагы өлкәнрәге, мәгәр таза бәдәнлесе, гөрләтеп сәлам бирде, саф мөселманча күреште вә сорап куйды:

– Әй мосафир, кем буласың вә кай тарафларга юл тотасың?

Батырша, башын күтәреп, аның йөзенә бакты. Каратут битле, кыска сакалы эт талаган сыман ала-кола булып торган бу бәндәне һәм аның юлдашларын танымый иде ул. Аларның нишләп йөрүләре хакында да хәбәре юк. Шуңа да чишелеп китмәде, сүзенең очын яшеребрәк җавап кайтарды:

– Ил кыдырып йөрүче Гали дигән булырмын, – диде ул тыныч кына.

– Кайсы галимнең мәдрәсәсендә торып укыдың? – Әлеге ала-кола сакаллы табак бит төпченүендә булды.

– Карышбаш мәдрәсәсендә сабак алдым.

– Әйа, мулла Баһадиршаһ хуш торамы?

Монысы инде ачыктан-ачык сөйләшүгә ишарә сыман иде. Батырша чаршауның бер читен күтәрергә ният итте:

– Бик хуш тора, үзегез күргәнчә, – диде.

Әллә аңламадылар, әллә чишелеп китәсе итмәделәр, җавабы беркатлы булды таланган сакаллының:

– Безнең аны күргәнебез юк шул, ишеткәнчә генә беләбез.

Шуннан сүз киселеп калды. Башкортлар бу сәер мосафирның Батырша хәзрәт булуыннан әле һаман да шикләнәләр иде бугай, тапталмаган кылган өстенә ашъяулык җәйделәр, төен-капчыкларын алып килделәр һәм ашарга утырдылар. Юлаучыны да табынга чакырдылар. Инде сүзнең очын ялгау Батыршага калды:

– Үзегез кайсы иләүләрсез? Ни йомыш белән йөрисез? – дип, барына берьюлы мөрәҗәгать итте мулла.

Җавапны өлкәнрәкләренең икенчесе – карчыга борынлы, тәвәккәл чырайлысы бирде:

– Бөрҗән халкы буламыз, ыстаршиналык эше белән йөримез.

Монысы инде тегеләрнең чаршау ачулары иде. Мулла форсаттан файдаланып каласы итте:

– Сезнең Бөрҗән халаеклары посып беткәннәр дип ишетәмез. Инде сезләр дә качып барасызмы?

– Ие, ворлар посып китделәр, ә берчә халык калдык. – Сүз дилбегәсе янә әлеге таланган сакаллы табак биткә күчте.

Инде Батырша да кемнәр белән эш йөртүен төшенеп алды һәм, тегеләргә акланырга бирми, һөҗүмгә күчте:

– Ни өчен «ворлар» диеп әйттегез? Ни-нәрсәләрегезне урлап киттеләр?

Барысы исеменнән дә һаман да шул табак бит сөйләшә иде:

– Һичнәрсәмезне урламадылар. Падишаһка ворлык итеп, әмереннән баш тартып китделәр.

– Падишаһның кайсы әмереннән баш тарттылар вә ни ворлык кылдылар?

– Завут башлыгын юлдашлары илә үлтерделәр.

– Ни өчен үлтерделәр?

Төркемнең узаманы саналырга тиешле таланган сакал, кулына алган кортны авызына капмыйча, торып тезләнде, Батыршага таба борылды һәм кайнарланып тагын сөйләп китте:

– Ул завут башлыгы бик усал вә залим бәндә иде. Куркытып вә талап, малларыбызны алды, җиремездән-суымыздан ирексез итте. Хәтта кем хатыннарымыз вә кызларымызны күзебез алдында көчләп зина кылды. Бәндәләр шундыен җәфаларга чыдасыннармы?! Үлем хак, инде тәкатемез юкдыр дип, ул эшне кылдылар, Брагин атлы ул залимне күл төбенә олактырдылар.

– Падишаһ ул завут башлыгына шундый эшләр эшләргә әмер иткәнме? Халаекларыгыз падишаһның шул әмереннән баш тарттылармы? Ә сез, калган башкортлар, падишаһның шундыен явыз түрәләреннән урдырамысыз, катыннарыгызны шул хәсисләр кулына калдырамысыз?!

Чишмә буенда берьялгызы Аллага сәҗдә кылып утыручы бу бәндәнең гади бер мосафир түгеллегенә инан- дылар бугай, ашауларын да онытып, җиргә төбәлделәр – дәшмәс булдылар. Батырша исә, туры сүзе белән аларны һаман саен бөгә баруын күреп, урыныннан купты, намазлыгына тезләнде:

– Сакалларыгыз агарган, сурәтләрегез хуш. Ә гакылларыгыз һәнүз агармаган вә сүзләреңез нәхешдер69. Чын сүзегезне яшерәсез. Мөселман – мөселманның ярдәмчеседер. Әлхасыйль, бәне үзегез дип белегез. Бән – мелла Баһадиршаһ!

Кинәт өермә китереп бәрдемени, башкортлар кисәк җиргә капландылар. Тик әлеге мәгърур чырайлысы гына һаман да шулай тәкәббер килеш утыра иде. Инсаннарның каршында тубыклануларына кыенсынды Батырша һәм бу хәлдән чыгарга ашыкты:

– Торыгыз, әй сөекле бәндәләр, – дип боерды ул тегеләргә, – вә сүзнең хагын әтеп бирегез!

Башкортлар, берәм-берәм башларын калкытып, кайсы намазлыгына, кайсы кылган япмасына тезләнде. Мәгәр сүзне әлеге дә баягы узаманнары дәвам итте:

– Әй вәлинигъмәт, рас әйтәсең: сүзләргә базмый торабыз. Безнең тарафларымыз арзу кылып торадыр, дүрт даруга халкы берьюлы хәрәкәтләндек дип… Ничә мәртәбә халкымыз Котлымбәт морзага бардылар, ничә тапкыр Ниплүй янаралга ялварып карадылар. Ул мәлгунь завут башлыгының җәфасы сәбәбендән һич файда табылмады. Безләр вә халаеклар бергә кузгалаек, дип тора ирдек. Вә ләкин чыдарга мөмкин булмады, сабыр итмәк тәкатемез калмады. Ата-бабаларыбыз биләп торган оҗмахтай хуш җирләремезне, суларымызны ташлап китәр хәлгә җиттек.

– Ташларга түгел, якларга кирәк кем… Ә, ие, башлап танышыйк, булмаса.

– Бән Бөрҗән иләвеннән Елан-Эткол буламын, – дип, сүзенең башына кайтып төште узаман. – Теге хәсис түрәне олактыруда башлап йөрүчеләрнең берсемен. Кыр казахлары даласына посып барган җирдән кире туган төягемә кайттым менә. Сән вәлинигъмәт сүзләгәнчә, илем-җиремне яклау вә саклау өчен…

Моңа чаклы уңга да, сулга да дәшми аксакалларны тыңлап утырган чагыррак күзле егет кинәт аягына калыкты, җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

– Алар бәнем бәхетем тамырына балта чаптылар, япь-яшь бикәчемне үлтерделәр. Соңгы кяфернең җанын җәһәннәмгә җибәргәнче сугышырга дип ант эчтем бән – тимерче Әмин!

Аның әйтеп бетергәнен дә көтмәде, өнсез егетләрнең икенчесе – ыспай гына сакал-мыеклы чибәре телгә килде:

– Посып киткән Байбул йортавай урынына тәгаенләнгән яңа ыстаршина – мишәр Абдул Ваһап кяферләрдән гайре залим булып чыкты, кыргыз-кайсак йөзенә качып киткәннәрне аклап сүз каткан атаемның чыраена камчы белән сукты. Халаекларның гаеплесен-гаепсезен солдатларга тотып бирә, нахакка кан коя. – Егет, утка пешкәндәй, сикереп аягына басты, саллы гына йодрыгын башы өстендә болгарга тотынды. – Канга – кан! Җир йөзеннән юк итәчәкмен бән ул кабахәтне! Шуны эшләмәсәм, Яубасар Аздуров исеме хәрәм булсын!

Кыска, мәгәр үтә кайнар нотыклары белән үзләренең кем икәнлекләрен ачып салдылар болар. Батырша эзләгән, алар белән күрешүне теләгән бәндәләрнең нәкъ үзләре. Тик нишләп әле дүртенчесе һаман да берни дәшми, шул ук тәкәббер-горур карашын ерак-еракка төбәп, таш балбал сыман утыра бирә?

– Сүзләрегез хакдыр вә мактаулыдыр, – дип куйды Батырша, һаман дүртенче юлаучы турында уйлап. Аның исә әле дә сүзгә кушылырга исәбе югын күргәч, мәгърур башкортка үзе дәшәсе итте: – Хуш инде, тәкъсир, сәне кем дип белик?

Горур бәндә җавап бирергә ашыкмады, һич селкенми, таш сын сыман, утырган җиреннән ачулы төкереп җибәрде, аннан исә төксе генә сөйләп китте:

– Кыпчак иләвеннән Көчекбай атлы булабыз. – Ул янә туктап калды һәм байтак кына дәшми утырды. Аннан янә төкереп куйды, күкрәген киерә төште һәм вәкарь белән сүзен дәвам итте: – Сән, ахун, юкка битәрлисең безне. Посып бетәргә дә, бичәләребезне урыс түрәләре куенына салырга да җыенганыбыз юк! Тау халкы – яу халкы. Нугай даругасыныкылар орышка атлыгып торалар. Бөрҗән вә Кыпчакныкылар гына да түгел, Тамьян, Үсергән, Тангауыр вә башка иләүләрнең халаеклары да ияргә менәргә әзерләр. Атларымыз дагаланган, кылычларымыз кайралган, сөңгеләремез очланган, ян керешләре тартылган. Без инде Себер даругасыннан шайтан-күдәйләр ыстаршинасы Юлай вә башкалар белән дә сүз беркеттек. Әй буена, янә дә килеп, кояш баешындагы Уран, Гәрәй, Ирәктә вә Гъәйнә вулысларына да атчабарлар җибәрдек. Әлхасыйль, дүрт даруганыкылар дәррәү кубарга дип торабыз. Алай да, хәзрәт…

– Без әз дип шикләнәсең инде, кем, Көчекбай?! – дип бүлде аны Батырша. – Хафаланма! Нугай юлы кузгалу белән, дала вә урман тарафындагы бар халаеклар күтәреләчәк яуга. Уса юлында, ягъни Гъәйнә ягында, биш йөз мишәр вә мең типтәр атларга менәргә әмер генә көтә. Чуваш-мукшылар вә чирмеш-арлар да форсатны кулдан ычкындырмаслар. Алар да нәсара динен яратып тотмыйлар бит. Янә дә килеп, бөтен Казан татарлары һәм дә кыр казахлары безне яклап яу чыгачак! Боларны бән белеп вә ышанып әйтәмен, Көчекбай! – Сүзләре саллы булса да, боларына гына ышанмаслар булып тоелды Батыршага һәм ул хыялындагы якты өметләрен дә эшкә кушты. – Шунысын да исегездән чыгармагыз, узаманнар: Кырымның куәтле вә кодрәтле ханы да безнең якта, күп меңле чирүе Хаҗитарханга килеп төшкән, дигән хәбәр бар. Әлхасыйль, көч-куәт җитәрлек безем. Тик бер сүздән вә дәррәү хәрәкәтләнергә генә кирәк.

– Әнә шунысы тормышка ашмас дип куркам да инде бән, хәзрәт!

– Андый шигең нидән?

– Анысы үзеңә дә мәгълүм түгелме, хәзрәт? Халаекларга язган кыздырмак хатыңда бөтен урысларга каршы ябырылырга котыртасың, диләр. Ахун хәзрәт фатихасы диеп, анау завутлардагы кол урысларны да кыйратыйкмы инде, йә?! Аларның йорт-җирләрен яндырып, барлы-юклы малларын талаекмы? Ул бичаралар төрле золымлыкларны безгә карый да күбрәк татыйлар бит, мескенкәйләр!

Инде Батыршага борсаланыр чак җитте, ул, капыл калкынып, аягына басты һәм Көчекбайны үткер карашлары белән бораулап сөйләп китте:

– Әйа, кем, Көчекбай, ниткәндер хата бу! Эш урысларын рәнҗетергә чакырганым юк. Киресенчә, аларны үз ягыбызга аударасые дим. Вә әй хәсрәт, тәгъризнамәне шулай ялгыш шәрехләүчеләр дә бар микәнни?!

Халаеклар әүлия дип йөрткән әлеге зат каршында утыруны килештермәде, Көчекбай да урыныннан кузгалды.

– Аңлаучылар гына түгел, шуны әләм итеп, Батырша хәзрәт урысларны кыйратып бетерергә чакыра, дип оран салып йөрүчеләр дә җитәрлек. Ыстаршина Сатлык Йәүкәев, аның тарафдарлары Йомахуҗа Бирдегол углы, Аптырак вә Ишалы Көлембәтовларны әйтәмен бән. Алар авылдан авылга, җәйләүдән җәйләүгә йөреп сөрән салалар: «Баһадиршаһ дигән әүлия пәйда булган: заводларны җимерергә, урысларның җәмгысын чабарга өнди», – диеп, халаекларны котырталар. Исәпләре – яу кубу белән, завод-кальгаларны вәйран итеп, анда яшәүчеләрнең малларын талау.

– Алла сакласын диң, Көчекбай. Андыен монафикъ эшкә бүгеннән чик куярга кирәк. Кайда ул Сатлык ыстаршина? Торган җире еракмы? Бән бүген үк күрешергә тиеш аның белән!

– Анысы кыен эш түгел, вәлинигъмәт, – дип, сүзгә янә Елан-Эткол кушылып китте. – Хаҗәт бар икән, бүген кич үк очрашырга була Сатлык белән. Әнә, Яубасар озатып ук куяр. Вәләкин барын уйлап эшләү фарыз, хәзрәт. Исеме җисеменә хас Сатлык йортавайның. Сән вәлинигъмәтне тотып, кул-аягыңны богаулап, янараллар кулына тапшырырга да күп сорамас ул. Ярлыкаш акчасын алу өчен, тәмуг төбенә дә төшәр, хәсис. Ие, озата баручы егетләрдән башка очрашу һич ярамас.

– Үзем барам! – дип кычкырып җибәрде Әмин һәм билбавыннан чукмарын тартып алды.

– Сәнең гайрәтле егет икәнеңне беләбез, – диде Көчекбай, егетнең салпы ягына салам кыстырып. – Вәлә- кин никадәр генә гаярь булсаң да, ялгызың гына саклый алмассың яу башын. Бәнем егетләрем белән бергә иртә таңнан кузгалырсыз. Хәзер исә, әйдәгез, бәнем җәйләвемә рәхим итегез!

Ихтилал башлыгын, Борһан белән Әминнән тыш, Көчекбайның өч дистә егете озатып барды. Сатлык старшинаның ике тау арасындагы җәйләвенә килеп җиткәч, бу чараның һич кенә дә артык булмавы ачыкланды. Мул сулы инеш ярына сыенып утырган тирмәләр янында көтүче ише ябай башкортларга караганда ян-сөңгеле егетләр күбрәк иде. Җәйләүдәгеләр кораллы кунаклар көтмәгәннәр иде, билгеле. Ат менгән яугирләрне күргәч, аптырап-йөдәп калдылар. Алай да сер бирәсе итмәде Сатлык старшина, байтактан көткән хөрмәтле кунагының каршына килеп, аны ияреннән күтәреп алды:

– Төкле аякларың белән, вәлинигъмәт, хуш киләсең, – дип, үзенең ак тирмәсенә таба җитәкләп алып китте.

Сатлыкның озын колаклары әйбәт эшли, күрәсең, җәйләүдә инде олы кунакны каршылау өчен бар да әзер: казан-казан ит пешкән, саба-саба кымыз тирмәгә үк кертеп куелган. Аннан да гаҗәбе шул: бирегә хәйләкәр йортавайның бөтен тарафдарлары җыелган. Әлеге Батырша исемен ишетеп кенә белгән Йомахуҗа белән Аптыраш та, Көдәкәй белән Көдәйкол да, Ишалы Көлембәтов белән Тәүлембәт Яугачтин старшиналар да мондалар икән. Димәк ки, мулланың киләсен белгәннәр, көтеп торганнар.

Әнә шул хәл, ягъни Сатлыкның кунакларны кораллы егетләр вә фикердәш старшиналары белән каршылавы, шулай ук яу башлыгының да монда коры кул белән килеп чыкмавы, күрешүнең баштагы мизгелендә уңайсызлык һәм салкынлык тудырса да, чая хуҗа әлеге кыенлыктан чыгу җаен тапты. Озын-озакка сузмый, аксакалларны табынга утыртты, җамаякларга үтә тәҗел очраклар өчен генә саклап тоткан иң каты балны салдырды һәм, сүз башлап, төчеләнеп кенә тезеп китте:

– Ниһаять, узаманнар, без дә, куәт алган яшь шоңкардай, аягыбызга ныгытып бастык, канатыбызны бик тә ышанычлы җәйдек. Безнең хәзер әүлияга тиң гакыллы, Гали батыр күк гайрәтле башлыгыбыз – Баһадиршаһ хәзрә- тебез бар. Әнә ул каршыгызда утыра. Дан вә хөрмәт аңа!

Табындагылар бердәм баш ордылар, сихерләнгәндәй, хәрәкәтсез калдылар. Әмма җәйләү хуҗасы аларны тиз үк җиргә төшерде:

– Әйдәгез, яу башлыгының исәнлеге хөрмәтенә шәрабтан авыз итегез!

Кыстатып торучы булмады: җамаяклар бердәм күтәрелде, табаклар өстендә куллар биеште. Мәгәр хуҗаның төп сүзе аннан соңга калган икән. Ул чем-кара сакал-мыегын кул аркасы белән генә сөрткәләп алды да нотыгын сөйләвендә булды:

– Ие, күптән көткән көнебез килде. Югыйсә кылыч- хәнҗәрләребез тутыга, ян-җәяләребез языла башлаган иде инде. Кодрәтле яу башы әмерен бирүгә, туган төбәгебезгә сөлек күк ябышкан завутларны кыйрата, чакырылмаенча килгән урысларны чаба башлыйбыз. Яздырган җирләребезне вә югалткан малларыбызны кайтарып алыр сәгать сукты, узаманнар!

Табынның төрле ягыннан дистәләгән тавыш аңа куәт биреп куйды:

– Хак әйтәсең, Сатлык, афәрин! Балыкны болганчык суда тоткан яхшы.

Озатучылары күп булса да, мәҗлестә ялгызы диярлек иде Батырша. Янәшәсендә Әмин бар-барын. Мәгәр ул сүзгә катнашмый, җансакчы вазифасын гына үти. Башбаштак старшиналар белән бәхәсләшү ялгызына калды яу башының. Алай да ул аларның йоннарын уңайгарак сыпырырга тырышты:

– Олы яуга әзер торуыгыз да, гайрәтегез вә дошманга нәфрәтегез дә әйбәт анысы әйбәтен, аксакаллар. Тик бер-беребезне аңлап җиткермәү дә бар икән бит әле. Яуның мәсләге завутларны кыйрату да, урысларны суеп бетерү дә түгел бит, узаманнар. Сүз ил-җиребезне явызлыктан, золмәттән азат итү, үзебезнең асабалыкны, хөрриятебезне яклау, саф динебезне саклау хакында бара. Завутлардагы кол урыслар вә кара халыклар рәнҗетелмәсеннәр иде, азаматлар!

Ул әйтәсен әйтеп бетермәде, мәҗлестә тавыш купты, әле аннан, әле моннан ачулы авазлар яңгырады:

– Тел төбең аңлашылмый, хәзрәт. Кяферләрне кыйратырга диеп, үзең оран салдың лабаса!

– Сүләмә дә. Мәгыйшәтебез вә динемезнең иң явыз дошманы шул урыслар бит инде!

– Ие, ие, ул кара йөрәкләр җирләребезне тартып алдылар, малларыбызны таладылар, кыз-хатыннарыбызны хурладылар.

Тавыш-гауга шулкадәр зурга китте ки, берәү дә башканы тыңламый, һәркайсы теленә килгәнне кычкыра иде. Ниһаять, Батырша кулын күтәрде – табын тынып калды. Ихтилал башлыгы һаман да шул тыныч тавышы белән яуның мәсләген шәрехләргә тотынды. Әмма Сатлык яклылар һич кенә дә аны аңларга теләмиләр иде. Мулла тагын һәм тагын сөйләде – халык кузгалышын олы максатка бору зарурлыгын тәкрарлады.

Бәхәс дип табындагылар үз эшләреннән туктап тормадылар: җамаякларга бал вә кымыз салына торды, тулы савытлар бушатыла барды, изелеп пешкән ит тулы табаклар бушаганнан-бушады. Мәгәр сүзнең очы-кырые күренми иде. Менә Сатлык янындагы фикердәшләренә күз кысты һәм буйсынулы тавыш белән сөйләп китте:

– Ярый, хәзрәт, ярый. Сән вәлинигъмәт әйткәннәргә разый без. Түрәләрне вә мөртәтләрне генә кыйратырбыз, ил-җирне дәҗҗал кавеменнән тазартырбыз. Тик боланың көнен-сәгатен генә әйт син безгә.

– Анысын инде, узаманнар, бән ялгызым хәл итмәем, – диде Батырша, чыраена канәгатьлек билгеләре чыгарып. – Якын арада күп халаеклар катнашында корылтай җыярбыз, шунда инде барын да хәл итәрбез.

– Бәрәкалла, анысы өчен иң җайлысы бәнем җәйләү инде, – дип кычкырып җибәрде Сатлык. – Иртән иртүк иләү-җәйләүләргә атчабарлар җибәрәм, хәзрәт.

– Кайнарланма, ыстаршина. Уралның һәр ике битләвен- дә бездән гайре дә азаматлар барын онытма. Барчасы белән киңәшү кирәк. Көнен вә урынын хәбәр итәрбез, боерган булса, – диде дә утырган урыныннан кузгалды мулла.

Алдан ниятләү буенча, ул Сатлык старшина җәйләвендә калмаска, күрешү-сөйләшү тәмамлануга, Көчекбай авылына кайтырга тиеш иде. Әмма, ниндиен генә булмасын, хуҗаны төн уртасында ташлап китү бернинди әдәп кагыйдәләренә дә сыймый иде. Ул гынамы, мәҗлес беткәнче үк китеп бару Сатлык яклыларны ярсытачак, болай да бик үк җылы булмаган араны тәмам суытачак. Әнә олуг кунакка дип махсус ак тирмә корып куйганнар. Аңа кереп тә карамау ашка каршы таш ату инде ул.

Мулла куна калырга булды. Үзеннән-үзе аның җансакчысы булып киткән Әмин, Батыршаның карарын хупламаса да, кайтарып сүз әйтмәде, алай да Көчекбай егетләрен әлеге ак тирмә тирәли урнаштыруны кирәк тапты. Кыскасы, муллага шөбһәләнерлек әллә ни юк иде. Тик барыбер йокы алмады Батыршаны, йомшак түшәктә борсаланып уздырды төнен. Никадәр генә иминлек сыман тоелса да, Сатлык старшина җәйләвендә куну, бигрәк тә монда корылтай үткәрү хәтәр иде. «Вирнай» йортавайның теләсә кайчан урыс түрәләренә хәбәр җиткерүе, яуның бөтен узаманнарын генераллар кулына тотып бирүе бик мөмкин иде. Өстәвенә ул үзенең күптәнге дусты Мөслим старшина җәйләвенә барып җитәргә тиеш. Хәбәренә караганда, Батыршаның бәләкәй адашы Апуш өйләнә, имеш. Иртәгә кичкә никах мәҗлесе, ди.

Шуларны уйлап ята торгач, таң беленде. Мулла җәһәт кенә тирмәдән чыкты һәм пыскып янган учак янында утыручы Әмингә атларны иярләргә кушты. Тояк һәм өзәңге тавышына хуҗа да торып чыкты, хәлне аңлап алуга, үпкә-рәнҗү сүзләре яудыра башлады. Мәгәр Батыршаның карары ныклы иде.

Сатлык старшина җәйләвеннән дүрт-биш чакрым җир китүгә, җайдаклар икегә аерылды. Көчекбай егетләре үз юллары белән китеп бардылар, Батырша исә, икесе ике канатына әверелгән Борһан һәм Әмин озатуында, күптән тансыклаган Мөслим авылына китеп барды.

Кичә генә аерылышкандай, тыйнак вә ыгы-зыгысыз күрештеләр.

– Йә, сезнең хәлләр ничек монда? – диде Батырша, атыннан төшүгә.

– Һаман да шул бер балык башы инде, хәзрәт. – Мөслим старшина кичен өзелгән сүзне дәвам иткәндәй сөйләп китте.

– Күбенә түзгәнне азына чыдарсыз. Әсәд70 аеннан да калмый кузгалабыз!

Ерактан килгән кунакны каршыларга дип, яннарына күрше-күлән, йөзбашлары вә башка куштаннар җыела башлады. Сүз үзеннән-үзе булачак туй, мәһәр вә бирнә ише дөнья мәшәкатьләренә күчте. Батыршаны никах мәҗлесенә килгән ябай бер мулла итеп күрсәтү кирәк иде.

Кайчандыр адашына биргән сүзендә торды Батырша. Егетнең яшь бикәче белән никахын үзе укыды. Мәгәр теге чактагыча Мөслим якларында туарылып ял итә алмады, туй мәҗлесе тәмамлануга, Мөслим старшинаның ерак урмандагы чолыклыгына китеп барды.

Баштарак монда аулак һәм тыныч иде. Ихтилал башлыгы янында Әмин белән Борһаннан башка кеше юк, тирә-якта хөрлек, хозурлык. Тик бу оҗмах көннәре озакка бармады. Атна да үтмәде, чолыклыкка килеп-китеп йөрүче җайдаклар ешайды. Моннан исә әледән-әле авыл-җәйләүләргә атчабарлар китеп торды. Ниһаять, көннәрнең берендә аулак чолыклык чал Уралның әллә кай төбәкләреннән килгән гайрәтле ир-егетләр, иярле атлар белән тулды. Кемнәр генә юк иде монда? Инде Батыршаны танып белгән Елан-Эткол белән Көчекбай да, кызу канлы Яубасар да, Юрматыдан – Моталлап Көлчекәев, Үсергәннән – Куәт Кинҗәголов, Тамьяннан – Качкын Самаров, Ямансары Җаббаровлар да, Сатлык һәм аның тарафдарлары да, янә бик күп арзаклы аксакаллар да.

Мөслим старшина гадәтенчә сер бирмәде – тулы бер яу кадәр кунакларга ашны мул әзерләтте. Әмма корылтайга җыелганнарның хафасы ашау-эчүдә түгел. Аларның һәркайсы яу дәрте белән яна, шуңа да телләрендә орыш кына.

Киңәш-табыш соңарганнар килеп җиткәнче үк башланып китте. Сөйләүчеләрнең телләрендә бер генә сүз – кичекмәстән кузгалу. Бигрәк тә Елан-Эткол белән Көчекбай ярсу, тавышлары нык, таләпчән:

– Иртәгәдән калмый кузгалабыз!

Мәгәр бу олы җыенда алар сыман кайнар башлар гына түгел, салкын акыл белән эш итүче дөнья күргән аксакаллар да байтак иде. Алары һәрнәрсәне җиде кат үлчәп, бер мәртәбә кисү ягында. Кораллар вә атларның әзерлеге хакында озаклап киңәштеләр, хөкүмәт гаскәрләренең кайда вә күпме икәнен төпченделәр. Шул рәвешле ярты төн буе бәхәсләшкәч кенә, әсәднең унында атларга атланырга булдылар.

Мәҗлес халкы аксакаллар сүзен бердәм кабул итте. Җыелган халыкның күбесе табынга китерелгән иттән вә кымыздан да авыз итми атларын кузгатты – һәркайсы, тизрәк туган төягенә кайтып, яуга әзерлекнең соңгы чараларын күрмәкче. Әнә кайберләре инде китә дә башлады. Шулчак кыпчаклы Көчекбай аягына басты һәм бөтен урам аланын тутырып оран салды:

– Тагы бер киңәш бар бит әле, узаманнар. Ниплүй янарал кыр казахлары йөзенә шымчы җибәргән. Кыргыз-кайсакларны безгә каршы котырту өчен. Нишлибез?

– Нишлибез дип, озын-озак баш ватасы юк монда, – дип кычкырды аңа каршы Елан-Эткол. – Хәзер үк артыннан куа чыгарга вә һәм, чүл бүресен баскандай, чукмарга алырга үзен. Аксакаллар фатиха бирсәләр, бән үзем алынаем бу эшкә.

Алан аңа бер тавыш белән гөрләп җавап бирде:

– Афәрин, Эткол, бар, башын чап шул мөртәтнең!

Җыен төн уртасында гына бетсә дә, болачылар көн яктырганны көтмәделәр, дөм караңгылыкта эреп юкка чыктылар. Иртәгәсен кояш чыкканда, чолыклык әүвәлгечә тын вә аулак, тик тапталган-изелгән үлән-чәчәкләр генә монда күптән түгел бәндәләр тупланганлыгы турында сөйләп тора иде.

Инде Батыршаның үзенә дә чолыклыкта эш калмаган иде. Өстәвенә хәзер инде биредә посып, чышын-пышын гына киңәшеп ятуда мәгънә юк иде. Аның тукталган урыны бик күпләргә, хәтта сатлык-мөртәтләргә дә билгеле – теләсә кайчан килеп басулары, урап алулары бар. Күләгәдә посып үлгәнче, ат өстендә шәһит китүең хәерле. Ул Мөслим старшина китергән кара-туры айгырга атланды. Ияргә менеп алган Әмин белән Борһан аның янәшәсенә бастылар. Өч җайдактан торган ошбу отряд чал Урал киңлекләренә чыгып китте. Алар, алны-ялны карамый, авылдан авылга, җәйләүдән җәйләүгә томырылдылар, халаекларны җыеп, һич шикләнми-шөбһәләнми яуга өндәделәр. Коткычылар тукталган ил-җирдән исә төрле тарафларга яңадан-яңа атчабарлар ашкынды. Күк Уралның һәр ике битләвендә ат дагалары астыннан очкыннар чәчелде, сугышка өндәгән оран авазы әллә кайлардагы ерак аймакларга кадәр барып яңгырады:

69.Нәхеш (нәхуш) – хуш булмаган, яман, начар.
70.Әсәд – челлә чак, июль.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 1, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre