Kitabı oku: «Батырша», sayfa 22
– Әй халаек, яу-га! Яу-га-а-а!
Тугызынчы бүлек
Батырша атланган кара-туры урманны яңгыратып кешнәп җибәрде – үзенең аунап үскән төягенә кайтуын сизде хайван. Дөрестән дә, купшы юкәләр артында Мөслим старшинаның чолыклыгы урнашкан ачыклык шәйләнде – айгыр әйдәгәнне дә көтми алга ыргылды. Атларын кара-туры эзенә бастырып килүче Әмин белән Борһан да тезгеннәрен йолыккаладылар, Батырша артыннан чаптырып киттеләр.
Кечерәк кенә аланга килеп чыгуга, мулла атын тыйды – ярсый башлаган кара айгыр кадаклангандай туктап калды. Аның кырыена җитүгә, юлдашлары да атларын туктаттылар. Ихтилал башлыгының болай төртелеп калуы мондагы серлелек белән бәйле иде. Әле кайчан гына яу дәртеннән кайнарланган кешеләрнең ярсулы авазларыннан гөр итеп торган алан бүген тып-тын.
Чолыклыктагы кабер тынлыгы гаҗәпләндерде Батыршаны. Ә бит сөйләшү буенча бүген биредә олы яу алдыннан соңгы тапкыр очрашырга, киңәшергә булганнар иде. Баксаң, җан ияләре бөтенләй күренми монда. Нәрсә бу? Бер-бер көтелмәгән хәл килеп чыкканмы, әллә соң Талкыш күлендә булып узган хәлләрдән бирле төбәктәге кальгаларда торып калган солдатлар эзгә төшкәнме?
Шөбһәле уеннан йөрәге жу-у итеп китте Батыршаның, гасабиланып, як-ягына каранып алды, нигә икәнен дә абайламастан, янәшәдәге агач башларына бакты. Шунда гына күрде – тып-тын гына булып утырып яңгыр ява. Спасс башлануы микәнни, дип уйлап алды мулла, кайнарланган битенә тамгалаган вак тамчыларны җиңе белән сөрткәләп. Әлбиттә, спасс – сөмбелә керде ләбаса, урыс исәбе белән августның җиденче көне бугай бүген.
Ни кылырга белмәгәнлектән юк-барны уйлап торган арада, якында гына коры чыбык-чабык шартлап сынганы ишетелде – аланның теге ягындагы каен төбендә бер карачкы пәйда булды. Батырша иңендәге җәясенә үрелде, юлдашлары исә кылычларын кыннарыннан тартып чыгардылар. Мәгәр шикле бәндә куркаклардан түгел икән, ул, кулындагы камчысын бөкләп тоткан хәлдә, һич икеләнү-шикләнүсез, җилләнеп, болынга таба килә иде. Юлаучылар аны ашкынулы адымыннан танып алдылар. Карачкы дигәннәре ярсу болачы Елан-Эткол иде.
Очрашу шулкадәр дә көтелмәгәнчә килеп чыкты ки, ни тегесе, ни болары сәлам бирмәде, бер-беренә карашып өнсез калдылар. Ниһаять, башлап Батырша исенә килде һәм сүз юктан сүз дигәндәй сорап куйды:
– Халаеклар кая?
Елан-Эткол атлылар янына дүрт-биш адым килеп җитми туктап калган иде. Башындагы төлке бүреген салып, аны кат-кат селтәп алды һәм үпкәле карашын ихтилал башлыгына төбәде.
– Кешеләр көтә-көтә көтек булдылар, Батыршаһ!
– Нихәл итмәк кирәк, юлы бик мәшәкатьле булды, – дип акланды мулла.
Аның тыныч тавышы Елан-Этколны ярсытты гына:
– Бүгенгесен генә әйтмим, – диде ул, тагын да дорфаланып. – Һаман көтәбез, һаман мәрәлибез – сүз дә сүз. Ә җәй үтеп бара әнә!
– Соң бит, кем, Елан-Эткол…
– Соң шул, соң, Батыршаһ! Бүген-иртәгә дә кузгалмасак, тәгаен соңаруыбыз бар. Кальгалардагы солдатлар нидер сизенәләр сыман. Әнә инде көз дә хәбәр сала.
– Шул хакта киңәшергә дибез ләбаса…
– Тагы сүз! – Елан-Эткол, ачуын селкеп атарга тырышкандай, ярсып җиргә төкерде. – Юк инде, Батыршаһ, юкка тел кашудан туйды халаеклар. Без иртәгәдән кузгалабыз! Әйдәгез!
– Бәрәкалла, хәерле сәгатьтә!
Батырша атын килгән юлыннан кабат китеп баручы Елан-Эткол артыннан әйләде, юлдашлары аңа иярде. Юкә ешлыгына җитәрәк, Елан-Эткол сулга каерды һәм каралып торган куелыктан акбүз ат җитәкләп чыкты, егетләрчә җитезлек белән аңа атланып алды һәм, чаптырып, үзе генә белгән сукмакка таба борды. Барысы да тавыш-тынсыз гына аның артыннан киттеләр.
Караңгы лапылыкларда кулларын-битләрен тырнатып, киемнәрен талатып байтак бардылар. Менә алда ниндидер ачыклык яктырды – йөгерек сулы инеш ярына килеп чыктылар, су буйлап үргә таба тагын бераз бардылар да каралып торган йөзьяшәр карагайлар төбендә төрлесе төрле яры бәйләп куелган ат өеренә тап булдылар.
– Айгырларыгызны шунда калдырыгыз! – дип боерды Елан-Эткол, үзе исә тезгенен каяндыр кинәт кенә пәйда булган егеткә тоттырды. Батырша белән Әмин атларын Борһанга калдырдылар да һәрвакыттагыча җил-җил атлап киткән Елан-Этколга иярделәр.
Инешне чыгуга текә үр башланды. Туктаусыз сибәләп торган яңгырдан битләү ярыйсы ук җебегән – аяклар таеп-таеп китә. Ярый әле үрне миләш белән балан куаклары каплаган. Сыек ботакларга тотына-тотына өскә күтәрелә башладылар. Мәгәр атлаган саен үр текәләнде, алга бару кыенлашты. Батырша, күн итекләре белән капшанып, калкып-калкып торган ташларны эзләде – шулар саклап калды таеп егылудан. Алай да текәлек хәттин ашты – мулла буылырга тотынды. Ул, бер мизгелгә генә туктап, башын күтәрде һәм каршында түбәсе болыт томанына ашкан дивар сыман таш кыя күреп алды. «Кая алып бара бу шашкан җан?» дип уйларга өлгермәде, әллә каян өстән Елан-Этколның тынына каплана-каплана әйткәне ишетелде:
– Бәнем арттан мүкәләп керегез!
Эндәште дә үзе юкка чыкты. Батырша, эт сыман дүртаяклап, алга үрмәләде һәм, һич уйламаганда, бүре өнен хәтерләткән тишеккә тап булды. Кызгылт комташ арасында баз авызы кебек түгәрәкләнеп торган «өн» нең тирә-ягы шомарып беткән, димәк ки, бер Елан-Эткол гына шуышмаган моннан. Алай да салкынча һава бәреп торган серле тишек ничектер имәнгеч, күңелне чиркандыра. Тик сайланып-сырпаланып торыр ара юк: отыры шәбәя барган яңгыр да, мулланың бу аралардагы киек-җанвар мисалындагы халәте дә аны җир астына әйди иде.
Батырша, дүртаякланып, башын мәгарә авызына тыкты, эченнән генә бисмилласын әйтте дә караңгы куышлык буйлап мүкәләп китте. Каяндыр алдан ишетелеп-ишетелеп киткән саңгырау авазларга караганда, Елан-Этколның маҗаралы юлны дәвам итүе аңлашыла, артында мыш-мыш килеп авыр сулыш алулары Әминнең дә үзеннән калмый үрмәләве хакында сөйли иде. Әлеге әкияти юл күпмегә сузылгандыр да, никадәр вакыт үткәндер, берзаман алда адәми затлар гөрләшкән тавышлар ишетелде, ул да түгел, күзгә зәгыйфь кенә яктылык чалынды. Тагын бер талпынуга, саран гына яктыртылган шактый киң вә иркен мәгарәгә килеп чыкты мулла.
Башта ул көрәнсу диварларның төрле ягындагы ярыкларга кыстырып-кыстырып куелган чырагларны гына күрде. Агач ботакларына уралган чүбек сумалагамы, җир маенамы манчылган бугай, алар, ярыйсы ук әшәке ис чыгарып, чыртлый-чыртлый яналар, мәгәр каядыр еракка китеп сузылган тау куышын ярыйсы ук яктырталар иде. Батырша каршындагы иң якты чырагка карап хәл алган арада, каяндыр күләгәдән берьюлы берничә тавыш ишетелде:
– Әйа, вәлинигъмәт, исән-аман икәнеңне күреп хуш булдык. Рәхим итең!
Мәгарә тулы ир-егетләрне шунда гына күреп алды Батырша. Әмма мондагылар ул уйлаганча ук күп түгел, ярым караңгыда серле биешкән шәүләләре генә аларны ишле итеп күрсәтә иде. Кемнәрдер аны ике ягыннан култыклап алды һәм каршыдагы иң зур утка таба алып китте. Сөремләнеп янган чыраг күләгәсендә шактый зур һәм шомарып беткән таш ята икән – тансык кунакны шуның өстенә утырттылар. Хас мөселманнарча сәлам алышу, исәнлек-саулык сорашу башланды.
Алай да бу серле төн бәндәләрне ашыктыра иде. Җитмәсә, алларында мәҗлесләрдәгечә ит тулы табаклар да, кымызы уйнап торган җамаяклар да юк. Гадәти булмаган урындагы сәер җыен һәркайсын эшлекле сөйләшүгә этәрә иде. Ләкин ахун хәзрәтне узып сүз катарга берәү дә җөрьәт итмәде. Батырша исә хәлне тиз абайлап алды һәм эңгер-меңгергә ияләшеп җиткән күзләрен мондагыларга төбәп сорап куйды:
– Чакырылган кемсәләр бар да җыелганмы?
Мәгарә беравык тын торды, бераздан гына каяндыр, караңгы почмактан, карлыккан тавыш ишетелде:
– Себер юлының Шайтан-Күдәй иләвеннән Юлай ыстаршина күренми.
– Гаярь узаман, атаклы яучабар Юлай булып Юлай шундыен җыеннан калыр икән?!
– Өченче угланы туган. Шуңа бик тә зурлап Салават дип ат куя, имеш.
– Бәрәкалла, бик тә мөбарәк эш, – дип, читкәрәк киткән сүзне үзәненә кайтарырга тырышты Батырша. – Угланнар туа торсын – яугирләр бик тә кирәк булачак әле безгә. Кем белә, явыз Каракошның канатларын ботарлау нәкъ әнә шул угланнар – Салаватлар өлешенә тияр, шаять… Әйа, ни хәл вә ни хәбәр?
Яшьләрдән киң күкрәкле, карчыга борынлы, бөркет карашлы егет уртагарак чыкты, ихтилал башлыгына туры карап ярып салды:
– Хәбәр-хәтерләрдән, сүз боткасыннан тәмам гарык инде, хәзрәт. Эш кирәк, гамәл!
Моңа кадәр бер читтә тын гына торган Елан-Эткол, халыкны этә-ега, теге гаярь егет янына килеп басты:
– Яубасар хагын әйтә, Батыршаһ. Артыгын түзәр чамабыз юк – таңнан кузгалабыз!
Мәгарә кабат тынып калды. Таш диварлардагы ярыкларга кыстырылган чырагларның чатырдап янулары гына ишетелеп торды берара. Менә тамак кырган аваз ишетелде, басынкы, салмак итеп Качкын Самаров сүзгә кушылды:
– Сез ярсуын ярсыйсыз да, яшьләр, к-хым, ни бит әле… Ян-җәясен вә кылычын тотып яу башына басар узаманыбыз ачыкланмаган һаман. Көтүчесез көтү таралып бетмәсме, йә?!
Һаман да сүзгә кушылмый иренен чәйнәп утырган Сатлык старшинаның сабыры төкәнде. Качкын сөйләп бетергәнне дә көтмәстән кычкырып җибәрде:
– Кем әйтә безне яубашсыз диеп?! Әүлияга тиң гакыллы, Гали батыр күк гайрәтле Баһадиршаһ хәзрәтебезгә ни булган? Алып барсын безне кара йөрәкләр өстенә!
– Хак, саф алдына бас, вәлинигъмәт! Чал Уралны селкетәек бер.
– Атларга, ирләр, атларга!
– Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр…
Тау куышындагы адәмнәр тәмам кызып, берсен берсе тыңламыйча үкерешкән шушы мәлдә, шәүлә булып кына урталыкка Көчекбай узды, күк күкрәгәндәй итеп кычкырып җибәрде:
– Тукта, шашмагыз! – Аның куәтле тавышыннан әллә каян гына шыбырдашып ташлар коелды. – Озак тупланудан бәнем дә кылычым тутыга башлады югыйсә. Алай да бән әйтәм: эшне орды-бәрде хәл итүдән мәгънә юк, дим. Сез менә, вәлинигъмәт яу башына бассын, дисез. Сүз дә юк, моңа гаярьлеге дә, гакылы да җитә аның. Вәләкин Баһадиршаһ хәзрәтнең үз шөгыле бар. Ул – сүздер. Мәгълүм булганча, сүз – кылычтан үткердер. Әйа, вәлинигъмәт, тыңлама шул кайнар башларны! Үз юлыңа кит, күтәр халаекларны – бөтен Урал, Идел менсен атларга! Бусын, ягъни эшнең иң олысын – халаекларны кыздырмакны – сән генә булдырасың, хәзрәт. Ә кылыч, чукмар тоту нәрсә ул? Үзен ир-егет дип чутлаган һәркайсыбыз алыр аларын. Әлхасыйль, төбәктәге яу башына басарлык мөрәүвәтле егетләр җитәрлек монда. Әйа, ирләр, Баһадиршаһ китсен, кузгатсын бар халаекны, ут салсын, янгынны дөрләтсен!
Елан-Эткол белән Яубасар тарафдарлары сикерешеп аякларына бастылар. Мәгарә түшәменә таба йөнтәс бүрекләр очты, берсеннән-берсе кырыс, берсеннән-берсе ярсулы авазлар яңгырады:
– Көчекбай хагын әйтә!
– Вакыйган, бер тарыдан ботка пешми, татарын-типтәрен дә күтәрергә кирәк!
– Бар, вәлинигъмәт, кузгат бар мөселманны!
Башкаларга ияреп, Батырша да аягына калыкты – шау-шу тына төште. Шуннан файдаланып, ихтилал илһамчысы гадәтенчә басынкы гына сүз катты:
– Үзем дә хаклык Көчекбайда диеп уйлаймын, ирләр. Ялгыз учак ялкынланудан дөньяны ут алмый. Янгынны Агыйдел вә Каридел ярларында да, Чулман вә Идел буйларында да дөрләтергә кирәк безгә. Киңәшебез берегүгә тәшәккермен. Сездән фатиха икән, ошбу таңда ук Гъәйнә вилаятенә карап сәфәр чыгам. Әлхәмделиллаһи-раббил-л-галәмин!
Сатлык һәм аның тарафдарлары, сүзләре аста калуга үртәлеп, кисәк урыннарыннан кузгалдылар, мәгарәнең бер тарафына ташландылар. Ул якта тау куышының тагын бер авызы булса кирәк, киткәне берсе караңгыда эреп юкка чыга торды. Батырша янында кечерәк бер төркем генә торып калды. Шул хәлдән кыенсынып, беравык сүзсез тордылар. Тынлыкны ярсуы басылып бетмәгән Яубасар бозды:
– Әйа, хәзрәт, ашыга күр, кузгат гъәйнәләрне вә һәм дә башкаларны!
Сөйләшә-сөйләшә, чыгар юлга кузгалдылар. Көчекбай иң зур һәм иң якты чырагны кулына алды һәм юл күрсәтеп алдан китте.
Алар кыя-тауны әйләнеп, кармалана-кармалана инеш буена төшеп җиткәндә, төн таңга авышкан иде инде. Мәгәр йокы-ял хакында сүз булмады. Гомумән, нинди дә булса сүз артык иде монда. Алай да кара-турысына менеп атланган Батырша әллә үзенә, әллә биредә калучыларга төбәп әйтеп салды:
– Ярый, хәерле сәгатьтә. Бисмиллаһи…
Аның тонык кына әйтелгән сүзеннән барысы да айнып киткәндәй булдылар, бердәм теләк теләделәр:
– Хәерле юл, хәзрәт!
– Сәфәрең уң булсын!
– Утның зурысын дөрләтергә насыйп әйләсен!
Кара шәүлә булып инеш буйлап китеп барган ике җайдакны күз карашы белән озатканнан соң, карагайлыкны галәм тынлыгы басты. Шул хәлдә күпме торганнардыр, әүвәл әлеге дә баягы кылбырдык Яубасар телгә килде:
– Безгә дә йоклап ятуы оят, егетләр, кузгалаек?
Җавап көтмәде, кулын авызына куеп, боҗыр тавышы белән кычкырып җибәрде. Аңа караңгыдан «тәкәрлек» җавап кайтарды. Шулчак Көчекбай яудашының беләгеннән тотып алды:
– Тукта, егетләреңне чакырмый тор, Яубасар! Кая һәм кем өстенә бармак буласың?
– Бәнем юлым сызган, угым төзәлгән. Атаемны мәсхәрә кылган мишәр Абдул-Ваһап ыстаршинаны басу капкасына асмый торып…
– Кызма, Яубасар. Карымта, ие, кан үче алу өчен генә купмадык без. Бәнем уемча, барчабызның егетләрен туплап, Зилаер кальгасына һөҗүм итү, андагы дырагуннарга кыргын салу лязим.
Мәгәр Яубасарның нияте нык һәм катгый иде. Ул кызып-кызып Көчекбай белән бәхәсләшергә тотынды:
– Абдул-Ваһапны юк итү карымта гына түгел, Көчекбай. Беләсең килсә, яу мөртәтләрне кыйратудан башланырга тиеш тә. Батырша хәзрәтнең сүзе исеңдәдер, кустым. Мөртәт хас дошманның үзеннән да хәтәррәк. Нигә дисәң, ул – сатлыкҗан!
– Ялгышасың, Яубасар. Сәнең үчең бар диеп, үз мөселманнарыбызның канын кою ярамас. Янә дә килеп, алардан битәр кальгадагы солдатлар куркынычрак.
– Үзең саташасың, Көчекбай. Дошман ул – мылтыклы гына түгел, туплы булса да, дошман. Анысы таныла, димәк ки, хәтәрлеге дә чамалы. Мөртәтнең исә кулы буш, куенында – таш. Әнә шул таш җитә дә инде ир-егетләр башына. Юк, бән Япанга, Абдул-Ваһап өстенә барам!
Бәхәс кызды. Алай башлыкларының һәркайсы, үз сүзенең хаклыгын расларга тырышып, берсеннән-берсе саллырак дәлилләр селкеп чәчте. Сүзгә Елан-Эткол кушылуы гына көзге әтәчләрне сүрелдергәндәй итте:
– Җитәрегезсәнә! Бән хаклык Яубасар ягында диеп беләм. Вакыйган, башлап үз мөртәтләребезне дөмектерү фарыз. Нигә дисезме? Тәүгедән урысларны сугып, кайберәүләрнең хата фикерен расламыйк. Без аерым халаекларга каршы яу чыкмадык, бәлкем, ил-җир өстендәге золмәткә каршы күтәрелдек! – Елан-Этколның төпле сүзе һәр икәвен айнытып җибәрде – бәхәс тынды. Форсаттан файдаланып, тегесе әйтәсен әйтеп бетерергә ашыкты. – Алай да ялгыз башың кузгалырга киңәш итмим, Яубасар. Безне көт. Кайда тупланабыз?
Кымызны берничә муртайга үзеннән иртәрәк эчкән Елан-Этколның соңгы сүзе Яубасарны уйланырга мәҗбүр итте. Мәгәр нияте какшамады егетнең:
– Ыстаршина Абдул-Ваһап вә аның берничә куштаны белән үзебез генә дә сүләшәбез без, – дип гайрәтләнде ул, тавыш-тынсыз гына үзләрен урап алган егетләренә ымлап. – Был егетләр белән бер түгел, ун Япанның астын өскә китерергә була! Ә сез… ә сез яугирләрегезне кичкә Агыйдел буена алып килегез. Очрашу – Караңгы тугайда… Әй Акбулат, айгырны китер!
Шуннан гайре сүз булмады, Елан-Эткол да, Көчекбай да үзләренең җансакчылары белән күгелҗем караңгылыкта эреп юкка чыктылар. Вакыйган, урманга инде сыек яктылык сирпеп килә, мәгәр күк йөзен болыт каплаганлыктан, таң атуы әлегә сизелми диярлек иде әле.
Ниһаять, Яубасарның дулкын яллы тимеркүк айгырын китерделәр. Егет, селәүсендәй сикереп, аның сыртына менде, озак тик торудан ялыккан ат ыргып алды. Тик шунда ук җайдакның кулы ныклыгын сизде, сабырлана төшеп, авызлыгын чәйнәде. Җайдак исә, егетләрен барлап, аларга карап бераз торды да:
– Мөртәтләргә – үлем! – дип кычкырып җибәрде һәм тезгенен бушатты.
Юеш эңгер-меңгергә ташланган алай башлыгының артында кайтаваз булып яңгыраган авазлар дулкын сыман аңа иярделәр:
– Үлем! Үлем!! Үлем!!!
Алай урманны чыгарга өлгермәде, яңгыр көчәйде. Ул да түгел, Урал сырты буйлап дөңгердек арбасында Иблис чаптырып үтте – дөньяны ишәрдәй итеп дәвамлы күк күкрәде. Шул дәһшәтле аваз табигатьне уятып җибәрде – карурмандагы йөзьяшәр нарат-карагайлар башларын чайкый-чайкый шауларга тотындылар – кан коярга дип таң сарысыннан юлга чыккан егетләрне нидәндер кисәтергә иде исәпләре.
Әмма яугирләр инде нинди дә булса ырым-юрау ише хорафатларга игътибар итүдән узганнар, алар тәмам адарынган, җилкенгән һәм ярсыган алай башлыгы Яубасар утка дисә – утка, суга дисә, суга керергә әзерләр. Егетләр инде коеп яуган яңгырны да, бөтен күк йөзен телеп-телеп алган яшенне дә сизми-ишетмиләр сыман.
Ә табигать торган саен шашына: яңгыр инде гүя яумый, бәлки, куе кара болытлар үзләре җир өстеннән ага кебек. Урманнар каядыр чигенеп, бар тирә-як Сусылу патшалыгына әверелде, елгалар ярларыннан ташып чыкты, һәр тарафта – су, су, су! Күк исә гүя котырынган: ул чатнап-чатнап ярыла, иләмсез гөрелди, әйтерсең мәңгелек чал Урал ишелә.
Алай тукталмый, ул шушы шашынган гарасатның бер җисеме булып алга ыргый: ажгырып аккан тау елгаларын кисеп чыга, диңгез төбендә калган урман кулкаларын уза, су баскан үзәннәргә килеп төшә – аны туктатырлык көч юк һәм булмас та кебек.
Япан авылына әнә шул рәвешле зилзиләнең үзе булып килеп керделәр яугирләр. Авыл үзе һәм мондагы хәлләр бик тә таныш иде Яубасарга, ул юртавыллар – алдан карап-белеп йөрүчеләр җибәреп торуны кирәк санамады. Алты дистә җайдактан торган алай томырылып килгән шәпкә урталыкка – мәчет янына үтте. Ләкин анда тукталмады, шуннан ерак түгел бер тарафта үзе бер кальга булып утырган старшина йортына ябырылды.
Шушы җәйдә генә өлгертелеп, башы дранча белән ябылган, мәчеттән дә зуррак бу өй, чыннан да, тулы бер хәрби ныгытманы хәтерләтә иде. Ихатасы очлары үткер итеп очланган имән текмә белән уратылган – ишегалдына кеше-кара түгел, чыпчык та очып керә алмас. Текмә белән берочтан сугылган биек урыс капка старшина йортының куәтен раслап тора.
Алай да болачыларның ният-тәдбирләре текмә вә капка имәннәреннән ныграк иде. Яубасар, чаптырып килү уңаена, былҗырап кесәлгә әверелгән җиргә сикереп төште, ике сикерүдә дивар-капка янына килеп җитте, кай арададыр билбавыннан суырып алган чукмары белән каралырга да өлгермәгән капкага ике тапкыр каты итеп орды – имән такта чәрдәкләнеп ярылып чыкты.
– Әй эттән туган Абдул-Ваһап, ач! – дип җикерде егет, яңа хасил булган ярыктан эчкә карап. – Әҗәлең килде.
Аваз бирүче булмады, өй һәм лапас кыекларыннан аккан суның чупырдавы гына ишетелә иде. Яубасар, ярсып, чукмары белән имән такталарны төйде. Эчтән, каяндыр лапас ягыннан, ярсып-буылып эт өрергә тотынды, мәгәр ишегалдында башкача җан иясе бары сизелми иде. Ниһаять, кайдадыр ишек ачылып ябылды, пычтырдаган авазлар ишетелде, ул да түгел, йокылы саңгырау тавыш яңгырады:
– Кем йөри? Пыцагым бармы төн өстеннән?
– Әй ыстаршина куштаны, мишәр Сабир, башым сау калсын дисәң, ач капкаңны! – дип ябырылды Яубасар, кызып.
– Тот капчыгың – мулла булырсың!
– Әх, шулаймы? Ябырыл, ват, сыт, егетләр! – Яубасар шашып үкерде, үзен үзе белештерми, чукмары белән имән такталарны кыйнарга тотынды.
Яугирләрдән берише ныгытмага сөңгеләре белән ташландылар, икенчеләре каяндыр калын киртәләр, бастырык ише нәрсәләр сөйрәп килделәр – гөнаһсыз капканы җимерү башланды. Тоташ яңгырда күшегүләре җиткән иде, күрәсең, вату ниндидер бер дуамал ләззәт белән башкарылды. Ниһаять, имән такталар чыдамады – капка чәрдәкләнеп уалып, коелып төште.
Ачык тишектән башлап Яубасар эчкә ташланды, аның артыннан Әмин вә башкалар ябырылды. Алай башлыгы керә-керешкә мишәр Сабир өстенә ташланды һәм чукмары белән бер сугуда тегенең башын изде. Абзарлар ягыннан атылып килүче икенче җансакчыны исә Әмин сөңгесенә күтәрде – ишегалдын кыргый чырылдау күмде.
Старшина йортын саклаучылар тагын да юкмы дип, як-якка каранганда, лапаслар рәтендә янә бер тәбәнәгрәк һәм бәләкәйрәк өй күреп алды Яубасар. Шунда ташландылар. Әмма әле бая гына икенче җансакчы чыгып килгән ишек эчтән бикле булып чыкты. Димәк, анда тагын кемдер бар.
Хәер, фаразлап тормады алай башлыгы. Старшинаның писаре мишәр Айдукның Абдул-Ваһап ихатасында яшәп ятуы билгеле иде аңа. Ах хәсис битекче, бикләнеп алган бит. Яубасар каударланып тәрәзәгә килде, бер тибүдә аның пыяласын коеп төшерде. Мәгәр үзенә эчкә үтәргә туры килмәде – ике-өч егет, өр-яңа рамнарны ватып-сытып, өйгә томырылдылар. Ул да түгел, ишектән килеп чыктылар. Үзләре белән ак күлмәк-ыштаннан гына булган писарьны да өстерәгәннәр. Алып чыктылар да аны утын сыман итеп баскычка ташладылар.
– Йә битекче, ясак кенәгәләрен чыгар! – дип җикерде аңа Яубасар. – Тиярдән артыгын җыйганны косар көнегез җитте, кабахәт!
Айдук мүкәли-мүкәли аягына басты һәм һич көтмәгәндә алай башлыгының битенә төкерде:
– Менә сиңа кенәгә, вор! Без вирнайларны падишаһыбызга хыянәткә этәрәсең, бәдбәхет!
– Һа, шулаймы?! – Яубасар писарьны пычракка сугып екты, егетләрдән биш-алты кеше ярдәмсез калган битекче өстенә ябырылды, аны таптарга-изәргә тотындылар.
– Җанын җәһәннәмгә олактырмый торыгыз, егетләр! – дип боерды алай башы һәм, корбанын бөркетләреннән аралап, канга баткан Айдук өстенә иелде. – Йә, чыгар кенәгәләрне!
Писарь эшнең уен-муен түгеллеген төшенде бугай, авызыннан канлы күбек агыза-агыза, авыр ыңгырашты:
– Кенәгәләр… Абдул-Ваһап агайда. – Әмма үч һәм ачу үзенекен итте, ул, янә үрсәләнеп, аяусыз кунагына ыслады. – Моның өчен… Моның өченме… понимаешь, нә көтә сәне, вор?!
Яубасар аны тыңлап тормады, кисәк борылып, төп өйгә таба китеп барды. Ике-өч адым ясауга, артына борылды һәм аптырашып торган болачыларга тыныч кына әйтте:
– Теге җиреннән асарга үзен!
Писарьны, кычкырта-кычкырта, лапаска таба сөйрәп киттеләр.
Алай башы болдырга килеп менгәндә, баш күтәрүчеләрнең бер төркеме старшина өен урап алган иде инде. Баскычта аны Әмин каршылады:
– Ачмый, явыз.
Яубасар аңа җавап кайтармады, ашыгып ишеккә килде, аны тартып карады. Авыр имән ишек эчтән ныгытып терәтелгән иде. Егет болдыр рәшәткәсе аша җиргә сикерде, киң иркен ян тәрәзәгә килде һәм чукмары белән аның буяулы рамына орды – пыяла чалтырап коелып төште.
– Әй сатлыкҗан, чык! – дип кычкырды Яубасар, караңгыланып торган уемны гаҗәпсенеп карый-карый – тәрәзәгә эчке яктан завод кәнсәсендәге кебек ныклы тимер рәшәткә куелган иде. – Кылганнарыңа җавап бир!
Кайтарып дәшүче булмады. Яубасар, каты кизәнеп, рәшәткә тимеренә китереп сукты. Шул минутта эчтә гөрселдәп мылтык атылды – алай башлыгы янында кайнашучы егетләрнең берсе эчен тотып җиргә чүкте. Бар да тәрәзә яныннан читкә чәчелде.
– Яхшылык белән чыгасыңмы сән, уйнаштан туган Абдул-Ваһап?! – дип кычкырды Яубасар, тәрәзә буендагы диварга ышыкланып.
Җавап урынына янә мылтык шартлады, тик инде ул бу юлы берәүгә дә зыян китерә алмады.
– Ут, ут китерегез! – дип үкерде алай башы, үртәлеп. – Каен тузы, печән ташыгыз, ишекне тыштан боргычлап куегыз!
Абзар ягында берьюлы берничә урында чакма чаккан тавышлар ишетелде, тирә-юньгә ак чаткылар очты. Берәүләре кура тирәсеннән коры-сары күтәреп килде, икенчеләре имән ишекне аркан һәм бастырык белән боргычлады. Ул да түгел, ишегалдына көек исе таралды, Айдукның йөрәк өзгеч итеп ыңгырашуы ишетелде.
Болдырдан ерак та түгел өй бурасыннан калган йомычка өеме бар икән. Күз ачып йомганчы аны нигез буена китереп өйделәр. Кайсыдыр пош-пош итеп ут тергезергә тотынды. Әмма төн буе яуган яңгырда һәм әле һаман басылып җитмәгән давылда үтәли чыланган йомычка да, дым тарткан коры-сары да ялкынланып китә алмый, пыскып көйри генә иде. Шулчак Яубасар кырыенда уралган бәләкәй буйлы чандыр егет шатланып кычкырып җибәрде:
– Бәнем ат сыртында җир мае бар ич!
Чаптырып, бер турсык җир мае алып килделәр, аны яңа өйнең диварына һәм йомычка өеменә сиптеләр. Калганын инде ут үзе хәл итте. Башта ул авыр гына ялкынланып китте, бераздан инде бөтен йортны ялмап дөрләде. Бу вакыт инде болачыларның күбесе урамга чигенгән, абзар өрлегенә урта бер җиреннән асып куелган писарь да тынып калган иде.
Авыл әйтерсең берни белми, берни күрми иде. Ник кенә бер капка ачылсын да, урам-тыкрыкларда ник кенә бер җан иясе күренсен. Этләренең абалап-котырынып өрүләре генә Япан кешеләренең нидер көтүләре турында сөйли иде. Алай да старшина йорты дөрләп яна башлауга, өй түбәләрендә, абзар-кура кыекларында үзләрен саклау хафасы. Мәгәр үз мәнфәгатьләре белән кайнаган ир-атлар күренгәли башлады – кешеләрдә үз мөлкәтләшучыларның күбесе карт-коры икән. Урамда баштанаяк коралланган атлылар күренде – яшьләрдән ике дистә чамасы кеше баш күтәрүчеләргә кушылды.
Старшина йорты һәм аның хуҗасы тулысынча янып беткәнен күзәтеп тору, Япан авылындагы шул кальга-йортны камаганда шәһит киткән егетне күмү өчен, тимерче Әмин җитәкчелегендә биш егет калдырдылар да, үзләре Агыйдел буена таба кузгалдылар.
Давыл тынды, яңгыр басылды. Алай Караңгы тугайга килеп җиткәндә, әйтерсең табигатьтә берни дә булып узмаган, күк йөзе бөтенләй ачылып, сөмбелә кояшы бар куәтенә кыздыра башлаган иде. Агыйдел ярына чыгуга, атларын үләнгә җибәрмәс борын, анадан тума чишенеп ташладылар. Тирә-юньдәге тал-тирәкләр, шомырт-куакларының ботаклары юеш җиләннәр авырлыгыннан сыгылып-сыгылып төште, елга буендагы ташлар суы тамып торган күлмәк-ыштаннар белән тулды. Сәгате-минуты белән ишәя барган шәрә болачылар алае борынгы кыргый кешеләрнең торлагын хәтерләтә иде. Мәгәр үзләренең сәер-мәзәк кыяфәтләренә игътибар итүче күренмәде: берәүләр учак ягып җибәрде, икенчеләре тамак ялгау хәстәрен карады, күпчелек исә йокысыз һәм тынгысыз төннән соң Агыйделнең алкын дулкынында назлана иде. Бераздан инде өер-өер булып учаклар янына бөялделәр. Әле тегеннән, әле моннан курай моңы, чичәннәрнең дәртле тавышлары ишетелде.
Өйләдән соң йөзләп егете белән Елан-Эткол килеп җитте, шатлыклы ыгы-зыгы, төртмә сүз белән сәламләшү, танышу башланды:
– Йоклап та күрсәтәсез соң, егетләр, – дип каршылады аларны Яубасарныкылар. – Болай булса, яу беткәнне дә сизми калырсыз әле.
– Йоклаган диярләр. Без инде Сапсал ям ыстанының астын өскә китердек, дистәдән артык урыс драгунын теге дөньяга озаттык.
– Ә без…
– Беләбез. Яңа ыстаршина Абдул-Ваһапның җаны кара төтен булып күккә ашып барае.
Кичке буйда болачыларга Көчекбай алае килеп кушылды, Әмин егетләре кайтып төште. Караңгы тугай кысрыкланып калгандай булды, тирә-юнь кычкырып сөйләшкән, һай-һаулаган тавышка күмелде. Көчекбай егетләренең һәркайсы җитәктәге ат белән килүләре яңа купкан ыгы-зыгының төп сәбәпчесенә әверелгән иде. Көчекбай егетләре граф Сивересның Ыргыз тамагында төзелеп ята торган Вознесенский заводына һөҗүм иткәннәр икән. Заводчыга кәнди тотып йөрүче вирнай башкортларны куып таратканнар, йөз утыз дүрт баш атларын ганимәт итеп алганнар, яңа завод өчен әзерләнгән бихисап туз һәм бүрәнәне яндырганнар, мәгәр кара эшкә дип куып китерелгән урыс крәстияннәренә тимәгәннәр.
– Һай аяныч, урыс түрәләреннән берсен дә эләктереп булмады, – дип уфтандылар Көчекбайныкылар. – Ничектер сизенеп тайганнар, бәдбәхетләр.
Тугайда уен-көлке, мәзәк, төртмә сүз көчәйде, учаклар янында коралын яисә атын мактаучылар күбәйде, көч сынашулар башланды. Олы яуның тезгенен кулларына алган алай башлыкларында гына тиктомалдан тел кашу, юктан да көлешү кайгысы түгел. Алар карт тирәк төбендәге учак тирәли утырышып алганнар да яуның киләчәк язмышы хакында бәхәсләшәләр. Барыннан битәр Көчекбай сүзендә нык тора:
– Ни генә димәгез, башлап Зилаер кальгасын урап алырга кирәк безгә, – дип кабатлый ул, ярсый-ярсый. – Ие, камарга да бригадир Бахмәтнең дырагуннарын кырып салырга. Шунсыз көн булмас безгә, егетләр.
Яубасар белән Елан-Этколның үз туксаннары туксан. Алар башта ук зур кораллы көч белән бәрелешмәү, әүвәл вак-вак отрядларны, бигрәк тә мөртәтләрне юк итү, башка иләүләрнең дә кузгалганнарын көтү ягында.
– Ашыкмаек, башта көч туплаек. Аннан инде Бахмәт кенә түгел, Ниплүй янарал үзе дә берни тормай безгә, – дип каршы килә Яубасар, ярсынып.
Елан-Эткол исә сабыр гына аның сүзен җөпли:
– Ие, әүвәл берегеп бетү кирәк.
Ярты төн узганчы бәхәсләшсәләр дә, бер фикергә килә алмадылар. Алай да, таңнан Зилаер кальгасына таба кузгалырга булып, тирәк төбенә ятып йокладылар.
Тыелгысыз ташкын булып кузгалган халык явына нинди дә булса юнәлеш бирү турында юкка гына төн ката гәпләштеләр. Ул моңа кадәр гомер бакый булганча барыбер үз агымында, оешмаган һәм тәртипсез рәвештә барачак иде. Мондыен кузгалышлар, гадәттә, салам ялкыныдай кинәт кабынып китә, урыны-урыны белән дөпләп ала, кай төбәктә кизәк ягулык сыман пыскый, аннан инде аллы-артлы сүнә яисә сүндерелә. Ошбу яуның да шулай булачагы котылгысыз иде. Чыннан да, ул үткән төндә коеп яуган яңгырда кабынып, дөрләп китте. Япан авылындагы ялкын һәм явыз старшина Абдул-Ваһапның, аның яраннарының рәхимсез үтерелүе, күптән көткән оран-чакыру булып, яшен тизлегендә авылдан авылга, җәйләүдән җәйләүгә күчте – халаекларны кулларына корал алырга, атларга менәргә дәште. Бөрҗәнлеләр белән бер үк вакытта диярлек күршеләре – Тамьян, Тәнгәүер, Үсергән иләүләренең халаеклары күтәрелде, тагын бер-ике көннән аларга Бошман-Кыпчак һәм Чәнкем-Кыпчак волостьлары да кушылды. Мәгәр баш күтәрүчеләр берегергә, бер кул астына басарга ашыкмыйлар иде. Нигә дисәң, һәр иләүнең, хәтта һәр бәндәнең уртак максаттан да элек «үз» дошманы бар. Һәркайсы шулардан үч алырга ашыкты: заводлар кыйратылды, ям станнары пыр туздырылды, мөртәт «вирнай» лар үтерелде. Саташулы төшләр күрә-күрә тапталган үлән өстендә йоклап ятучы Бөрҗән алайларының башлыклары алары хакында белмиләр иде әле.
Иртәгәсен походка кузгалган болачылар төркеме өстендә чайкалучы берничә йөз сөңгенең кояшта ялтырауларын күргәч, башлыклар үзләре дә әллә нишләп киттеләр. Бу инде шаяру түгел, олы бер чирүнең кузгалуы иде. Башлап Көчекбай үзен кулга алды:
– Болай сукыр килеш бару ярамас, – диде ул янәшәсеннән баручы Елан-Эткол белән Яубасарга, – юртавыллар юлларга кирәк!
Атлы күзәтчеләр җибәрүләре ярап куйды. Каны елгасы буйлап күп тә күтәрелмәделәр, юртавыллар башы Әмин ике егете белән борылып килеп тә җитте. Алда – зур гына болында – «вирнай» башкортлар завод хуҗаларына, дөресрәге, заводчы Мосоловларның атларына печән чабып яталар икән. Атларын, тышаулап, чирәмгә җибәргәннәр, имеш. Әлеге хәбәрне ишеткәч, Яубасарның күзләре ялкынланды, Елан-Эткол да кулына ганимәт малы төшәсен чамалап сабырсызланды. Бер Көчекбай гына әле һаман да үз ниятендә нык тора иде:
– Көчне вак-төяккә сарыф итмәек, Зилаерга бараек, – дип үҗәтләнде ул.
Әмма Яубасар белән Елан-Эткол аны тыңламыйлар иде инде. Алар егетләрен печәнчеләр янына ашыктырдылар.
Тугай, чыннан да, гөр итеп тора иде. Чалгы янаган, сузып-сузып җырлаган тавышлар ерактан ук ишетелә. Димәк ки, куркыныч турында хәбәрләрендә дә юк. Шуңа нык ышанган хәлдә, аланлыкка ташландылар. Мәгәр тегеләр дә чос булып чыктылар. «Ур-р-р!» дип өсләренә ябырылуга, әллә каян гына аллы-артлы мылтыклар шартлады – болачыларның икәве атларыннан егылып төште. Тик бары берничә кешенең генә каршылык күрсәтүе ташкын булып килгән алайны туктатырлык түгел иде. Печәнчеләр өстендә сөңгеләр, чукмарлар айкалды, камчылар сызгырды – шырыйлап-ялварып кычкырышкан авазлар ишетелде. Түшәктәй күпереп торган пакуслар арасына канлы гәүдәләр авып-авып төште.