Kitabı oku: «Батырша», sayfa 23
Алай да «вирнай» ларны күп кыйрата алмадылар – тегеләрнең күбесе куе әрәмәлек арасына кереп юк булдылар. Хәер, болачыларга аларны кырып салуның кирәге дә юк – ни дисәң дә, үз башкортларың. Ә менә атлары шәп каһәрләрнең. Көчекбай алае янына барысы да диярлек җитәктәге ат белән кайтты.
Беренче уңыш болачыларны канатландырып җибәрде, шатлыктан чыркылдашып-адаланып дөньяларын онытканнар икән, хәтта алга таба юртавыллар да юлламаганнар. Урман юлындагы борылмадан кисәк кенә бер төркем кораллы атлылар килеп чыккач кына исләрен җыйдылар. Әмма соң иде инде – аларга дистәләрчә ук төбәлгән.
Киеренкелектә үткән бер мизгел тулы бер гомер булып тоелды. Мәгәр уклар атылмады: билгесез алай яугирләре аларны садакларына салдылар, кылычларын кыннарына тыктылар да, шаулаша-кычкырыша, болайга таба килә башладылар:
– Әйа, үз мөселманнарыбыз лабаса!
– Курыкмагыз, егетләр! Сезгә каршы җибәрелгән мишәрләрбез. Алаебыз белән сезнең якка аварга булдык.
Урман авызын кочаклашып күрешү, шатлыклы шаулашу авазлары күмеп китте. Шул ыгы-зыгы эчендә кайсы сизеп өлгергәндер, кемдер бөтен тавышларны күмәрлек итеп үкереп җибәрде:
– Качты! Шәрип ыстаршина ычкынды!
Чыннан да, сөлектәй акбүз аттагы берәү килгән юлыннан кирегә томырыла, менә-менә борылыштагы агачлар арасына кереп югалачак. Мишәрләрдән икәве, атларын борып, камчылары белән кизәнделәр дә качак артыннан ташландылар. Аларга Әмин белән аның ике егете кушылды – һич көтмәгән бәйге башланды.
Качак, дөрестән дә, баш күтәрүчеләр әллә кайчан үлемгә хөкем итеп куйган сатлык старшиналарның берсе – Шәрип Мерәков иде. Ул әлеге хөкем карарын үзе дә белә, шуңа да атын аяусыз куа. Өстәвенә айгыры да төшеп калганнардан түгел. Җайдак, бер күренеп, бер күздән югалып, алга – Мосоловның Каны-Никольский заводына таба томырыла иде. Халаекларның кан дошманын эзәрлекләп килүчеләр дә кемне һәм ни өчен кууларын яхшы беләләр, атларын кызганмыйлар. Әмма ике аланның очрашуы вакытында Шәрип старшина байтак юл алырга өлгергән иде шул. Җитмәсә, заводы да моннан ерак түгел. Булса ни, болачыларга барыбер ич – бер урыс түрәсенең башкорт җирләренә китереп салган заводын кыйраталар икән, моның ни гөнаһы булсын. Баш күтәрүчеләрнең калганнары да, атларын чаптырып, Каны-Никольскийга ыргылдылар.
Әминнең йөрәге очып китәрдәй булып талпына, каны кайный иде. Ул шашынып атын куды, кайнарланып, алдындагы ике мишәр җайдагын узып китте, Шәрип старшинаның эзенә төште. Алай да качакка якынлаша алмады – аты бер дигән чабышкы иде старшинаның. Егет, ярсуыннан нишләргә белми, яшен ташыдай атылып чапкан шәпкә дошманына ук арты ук атты. Мәгәр тырышуы нәтиҗәсез иде.
Завод диварлары көтмәгәндә һәм кинәт пәйда булды. Манарадагы каравыллар әлеге сәер бәйгене карап-күзәтеп торганнар булса кирәк, авыр имән капка шыгырдап ачылды – Шәрип старшина атында очып килгән шәпкә заводка кереп шылды. Әминнең дә аты тыяр чикне узып ярсыган иде. Ул тыелгысыз ачык капкага томырылды. Ләкин тегесе шул мизгелдә иләмсез шыгырдап ябылды, җайдак, дәһшәтле киртәгә килеп бәреләм дигәндә, атын читкә каерып өлгерде. Ул арада аллы-артлы мылтыклар шартлады, Әминнең күзләрен кан баскан айгыры гөрселдәп җиргә ауды, егет үзе тигәнәкләр арасына тәгәрәп китте.
Бераздан исә болачылар алае тулысы белән завод дивары янына килеп җитте. Ныгытмалар артындагы драгуннарның саны шактый иде бугай, алар имән текмәгә ышыкланып, гөрс-гөрс атарга тотындылар. Җәя-уклар кулларга алынды, ян керешләре зыңлады – завод ягына безелдәп уклар очты. Әмма алар филгә һөҗүм итүче черкиләрне генә хәтерләтәләр иде. Болачылардан инде өчәве яраланып та өлгерде.
– Туктагыз! Укларыгызны юкка әрәм итмәгез! Чигенегез! – дип кычкыра-кычкыра, алай алдыннан Көчекбай чаптырып үтте һәм үзе башлап урманга кереп югалды.
Инде яугирләр дә завод-кальгага ук атуның иләк белән су ташу кебек мәгънәсез бер эш икәненә инандылар, теләр-теләмәс кенә урманга чигенделәр.
– Күрдегезме?! Дошман куәтле, аны коры кул белән алырмын димә, – дип каршылады аларны Көчекбай. – Хәйлә кирәк монда, әмәл-мәкер…
Бер авызың пешкәч, салкын суны да өреп кабасың. Елан-Эткол белән Яубасар да яудашларының хаклыгына инандылар. Вакыйган, дошман көчле, тәҗрибәле, аны маңгайга-маңгай килү белән генә җиңәрмен димә. Арттан китереп сугарга, искәрмәстән башына чукмар белән орырга кирәк явызның.
Карурман эчендәге аланга ялга тукталгач, сүз әнә шул хакта барды. Ничектер мескенләнеп, шомланып калган Елан-Эткол белән Яубасар кичәгечә бәхәсләшмәделәр, сүзсез генә Көчекбайны тыңладылар, карулашмый гына аның һәр сүзенә ризалык белдерделәр. Бу инде аларның Көчекбайны болачы бөтен алайларның башлыгы итеп танулары иде. Монысын Көчекбай үзе дә сизде: чыраена олпатлык чыкты, хәрәкәтләрендә башкаларны кайгыртучанлык күренде. Ул бастырып кына артабан ничек хәрәкәт итү хакында сөйли башлады.
Ничек кенә итсәң дә, әүвәл дошман ыстанын күзәтү, аның көч-куәтен, ниятен белү кирәк иде. Ишләренең сүзсез ризалыгы белән яу башы булып танылса да, бу эшкә үзе алынды Көчекбай. Тамакларын туйдыруга, ул, Әминне һәм аның ике егетен ияртеп, төзелеп ята торган Зилаер кальгасы юлы өстендәге Преображенский заводына таба җәяүләп кенә китеп барды.
Күзәтүчеләр кич йолдызлар калыккач кына әйләнеп кайттылар. Арыганнар, талчыкканнар. Алай да чырайларында канәгатьлек. Салкын ит кабып, мәтрүшкә чәе эчә-эчә, Көчекбай күргәннәрен һәм ниятен сөйләп бирде:
– Чукынган татар Иван Тәвердәшевнең Урман-Зилаердагы заводында дырагуннар күп түгел – нибары биш-ун солдат. Мәгәр низамсыз71 чирү кешеләре – татарлар вә башкортлар шактый күренә. Әлхасыйль, сукыр чебен кебек күзләренә керүдән мәгънә юк. Безнең бөтен өмет – төн караңгылыгында вә завут кальгасының кыр яклап корылып бетмәгән текмәсендә. Ул төш әлегә утыртма читән белән генә коршылган. Төн таңга авышканда, шуннан бәреп керсәк…
Өрәкләр сыман җиде төн уртасында кузгалдылар. Көчекбай барын уйлап, исәпләп бетергән икән: заводка якынлашуга, атларын урман ешлыгында калдырдылар да артабан җәяүләп киттеләр. Караңгыда шомлы шәүлә булып завод диварлары шәйләнгәч, Көчекбай туктарга әмер бирде, үзе исә, күзәтүдә булган егетләрен алып, заводка таба шуышты.
Монда аларны көтмиләр иде. Завод үлем йокысы белән йоклый. Алай да Көчекбай кинәт ябырылырга тәвәккәлләмәде. Алар Әмин белән икәүләп утыртма читәнне кеше сыешлы итеп сүттеләр дә аралыктан эчкә үттеләр. Ур кырыенда ук чатыр сыман нәрсәдә кемнеңдер гырлап-гырлап йоклаганы ишетелде. Көчекбай хәнҗәрен кулына алды, чатыр авызына килде, мыштым гына эчкә үрмәләде. Кисәк төнге тынлыкны бозып, берәүнең әче ыңгырашуы ишетелде. Шуның артыннан ук чатыр эчендә ыгы-зыгы купты – кемнәрдер көрәшә, әүмәкләшә иде. Әмин, чукмарын кысып тоткан килеш, чатырга атылды. Әмма соңарды, ул кергәндә, каравылларның икесе дә кан эчендә аунап яталар иде инде.
Калганы, май белән ипи ашагандай, тиз һәм ансат башкарылды. Утыртма читәндәге тишекне зурайтып, алайлары белән заводка кереп тулдылар. Казарма сыман ике корылманы урап алдылар да ишек-тәрәзәләрдән дәррәү эчкә ыргылдылар. Йоклаган драгуннарны, чирү кешеләрен рәхимсез сую башланды – идән-сәкеләр кан белән тулды, аяк астында җилем сымак ябышкак сыеклык пычтырдады.
Таң яктырып килгәндә, заводтагы кораллы кешеләрнең иллесе бугазланган, дистәгә якыны гына Зилаер кальгасына качып котылган иде.
Бөрҗән иләвендәге төп кораллы көч тупланган Зилаер кальгасына бүген үк һөҗүм итмәскә уйлаган иде Көчекбай. Дөрес, кальганың диварлары нык түгел – алар әле салынып кына ята. Ләкин анда драгуннар күп, мылтык-дарылары җитәрлек, өстәвенә өч данә туплары да бар. Янә дә килеп, мондагылар инде низамсыз чирү кешеләре түгел, бәлки хәрби тәртипкә өйрәтелгән, утны-суны кичкән солдатлар. Зилаерны камау һәм алу өчен, зур әзерлек һәм дә болачыларның башка алайлары килеп җитүен көтәргә кирәк иде. Заводтагы гаскәриләрнең берише качып, кальгага кереп бикләнүе Көчекбайның ниятен бутады, ул булган кадәр көч белән крепостьны камап алды.
Инде эш бу кадәренә җиткәч ашыгырга кирәк иде. Яубашы төрле тарафларга чапкыннар чаптырды, яуга купкан һәр алайны, хәтта һәр кешене Зилаер кальгасы янына юлларга кушты.
Чапкыннарның берсе Әмин иде. Аларга төгәл генә юнәлеш күрсәтелмәде, кем кая теләсә, шунда барырга тиеш иде. Күзәтче ике егетен ияртеп, үзенең туган төягенә – Талкыш күле буена юл тотты егет. Мәгәр авылына кайтып җитә алмады, Бәрәкол суы буенда урыс драгуннарының атларына печән чабып ятучы халаекларга тап булды. Башта ул тегеләрне урман эчләп кенә күзәтте: җиде дистә чамасы ир-егет баш күтәрми эшлиләр иде. Әмин озын-озак уйлап тормады, ялангач кылычын болгап, ярсу атында печән чүмәләләре белән чуарланган аланга килеп чыкты.
– Нишләп ятасыз, әй?! – дип кычкырды ул, елга буен ярып. – Бар мөселман дөньясы купты, бөтен ир-егет атларга менде. Ә сез… Ташлагыз сәнәкләрегезне! Әйдәгез!
Печәнчеләр сәер җайдакка һәм аның урман эченнән чыгып килүче ике иптәшенә таба йөгерделәр. Араларыннан берсе, әзмәвер гәүдәле булса да, җитез хәрәкәтлесе, килә-килешкә агач сәнәген җиргә сугып сындырды, Әминнең каршына ук килеп басты:
– Әйдә, батыр, алып бар безне! Әй Моталлап, атларны китер!
Һич көтмәгәндә, болачылар янына зур бер төркем егетләр ияртеп кайтты Әмин. Башка чапкыннар да буш кул белән борылмаганнар. Зилаер кальгасын камап алган баш күтәрүчеләр саны көнләп түгел, сәгатьләп ишәйде. Крепостьтагылар да бу хәлне күреп-белеп торалар иде. Алар ашыга-кабалана читән диварларны ныгыттылар, тупларын калкулыкка мендереп куйдылар. Мәгәр үзләре башлап һөҗүмгә күчмәделәр.
Сизә Көчекбай: болачылар да әлегә мылтык-тупларга каршы ташланырлык түгелләр. Ул тагын өстәмә көчләр көтте, кальганы ансат кына кыйрату әмәлләрен эзләде. Тик гыйсъянчы алайларның башкалары күренми, ныгытманы юк итү хәйләсе башка килми иде. Төрле тарафка әледән-әле китеп торган чапкыннар гына берсеннән-берсе сөенечле һәм шул ук вакытта көенечле хәбәрләр ташыдылар:
– Тамьяннар купкан!
– Үсергәннәр кузгалган!
– Болачылар Бәрәкол ям станын туздырып ташлаганнар!
– Урал ямын тар-мар иткәннәр!
Әлеге хәбәрләр, бөтен Урал буеның яуга күтәрелүен раслап, Көчекбайның йөрәгенә сары май булып ятсалар да, берәүнең дә үзенә ярдәмгә ашыкмавы аны талый-газаплый иде. Хәбәрләрнең соңгысы аның күңелендәге шик-шомны тәмам тутырып, чайпалдырып чыгарды. Кичке буйда гына әйләнеп кайткан чапкын һич көтелмәгәнне әйтте:
– Сатлык ыстаршина алае вә аның тарафдарлары граф Шуваловның Покрау заводын баштанаяк кыйраткан- нар!
Көчекбай чапкынны куышына алып керде һәм тәфсилләп төпченергә тотынды. Хак, Сатлык яклылар этлекләрен эшләгәннәр: заводны тулысынча яндырып, чиркәүне вәйран иткәннәр, андагы алтын-көмешне талаганнар. Болары ярасын да ди. Ә менә андагы кара эштә эшләүче урыс крәстияннәрен суеп бетерүләре белән һич кенә дә килешеп булмый. Юк, булмый!
Ул Елан-Эткол белән Яубасарны һәм йөз башларын янына чакыртты, аларга тирә-юньдәге хәлләрне, Сатлык старшина ерткычлыгын сөйләп бирде, узаманнардан киңәш сорады:
– Йә, нишлибез?
Анык һәм төпле генә җавап бирүче табылмады. Көчекбай, өметен өзеп, аларны егетләре янына озатты да төн ката ялгызы уйланып чыкты.
Иртәнгә ул инде ныклы бер карарга килгән иде. Болачыларның барын бер төбәккә җыеп, киңәш-табыш итәргә, Сатлык ише явызларны хөкемгә тартып, акылга утыртырга, көчләрне туплап, артабан бердәм һәм дәррәү хәрәкәт итәргә. Туплану урыны итеп Агыйдел буендагы Бөгелчән авылын сайлады Көчекбай.
Чапкыннар янә атларга менде. Алар алай башының фәрманын чал Уралның бөтен төбәкләренә алып киттеләр. Көчекбай үзе исә, кальганы камауны ташлап, булган кадәр яугирләре белән Бөгелгәнгә ашыкты.
Болай да үзен Алла колы, чиркәү улы дип санаган Неплюев язын Бөрҗән волостенда булып узган хәлләрдән соң төннәрен гыйбадәт кылып үткәрә торган булып китте. Ярым караңгыда ялгызы укына-чукына да, бүлмәсен яңгыратып: «Шөкер, бүгенге көн дә тыныч үтте», – дип куя. Аның диндарлыгы көчәеп китүгә бу җәйдәге чире дә сәбәпче булгандыр анысы. Ул әле һаман да мантымый, вакыты-вакыты белән әйләнеп кайткан бизгәктән интегә. Мәгәр хәлен берәүгә дә сиздерми, һәрвакыттагыча эшен төгәл һәм җиренә җиткереп башкара, өендә назланып ятмый. Инде кич җитеп, бүлмәсендә ялгызы калуга, губернатор почмактагы Алласына сыгына, үз карамагындагы вилаятьнең иминлегенә, анда кырыкмаса-кырык төрле халык тереклек итүгә карамастан, эшләрнең бер җайга баруына шөкер итә.
Догалары кабул булды, күрәсең, июнь һәм июль айлары аман үтте. Менә август керде – губернада иминлек. Озак та үтмәс, кара көз башланыр. Ә кышка каршы кузгалмый ул татар-башкорт халкы. Иншалла, язгы көндә Талкыш күле буенда кабынган ут дөрләп китми генә сүнәр кебек. Әйе, сүнәр-сүнәр, боерган булса!
Бүген дә ул эшенә, Алласына шөкрана кыла-кыла, зур өметтә килде. Кабинетына үтәргә өлгермәде, секретаре Конбяжев, бөтен гадәт-тәртипләрне бозып, алдагы якта ук каршына килеп басты:
– Бригадир Бахметьевтан ашыгыч депеша, галиҗәнап!
Анысы, Бөрҗәнгә киткәннән бирле беренче язуы түгел бригадирның. Башка офицерлардан аермалы буларак, хезмәтенә җитди карый Бахметьев: сораганны да көтми, барын хәбәр итеп тора, хәтта хәрби әһәмияте булмаган тормыш-көнкүреш ваклыкларына хәтле тәфсилләп яза. Кыргый тау-урманнар арасында сагыштан интегә бугай, бичара. Ярый соң, укып карыйк чираттагы хикәятен.
Иван Иванович, секретарена кырыс карап, пакетны кулына алды, җилләнеп бүлмәсенә узды. Шундый ук җитезлек белән барып, өстәле артындагы урындыгына утырды. Аннан инде ашыкмады: каударланмый гына пакетны ачты, теләр-теләмәс кенә язуга бакты һәм… тетрәнеп китте. Анда бригадирның эре, гаскәриләр сыман тигез тезелеп торган хәрефләре белән түбәндәге сүзләр язылган иде: «Волостьның Агыйдел буенда яшәүче башкортлары Мосолов заводыннан үрдәрәк үзләренә яңа җибәрелгән старшинаны (Абдул-Ваһап), писарьны һәм ике мишәрне үтереп ташладылар. Аннан исә, илле-алтмыш чамасы кеше тупланып, Мосолов заводында эшләүче тугры башкортларга һөҗүм иттеләр. Тегеләре каршылык күрсәтеп карадылар, мәгәр атларыннан яздылар. Күренекле старшина Шәрип Мерәковны русларга тугрылыгы өчен үтерергә дип уңышсыз маташып караганнан соң, хатыннары һәм балалары белән Сакмар башына таба китеп бардылар».
Язылганнарны аңламагандай, хатны тагын һәм тагын укып чыкты Иван Иванович, ахырына карап, датасын ачыклады – 9 август. Нәрсә бу? Восстаниенең кабат кабынуы, дәвам итүеме? Алай дисәң, татар-башкортлар яуга, гадәттә, җәй башында – үлән күтәрелеп, атлары көрәйгәч кенә кузгалалар, көзге буйда мондый хәлләр булмый торган иде. Әллә соң әлеге вакыйга бу кыргыйлар арасында әледән-әле булып торган кан үче алу галәмәте генәме? Әллә тагын бер-бер очраклылык кынамы? Алай дисәң дә, яңа куелган старшинаны үтергәннәр бит. Димәк… юк-юк, мөмкин түгел, Бөрҗәндә байтак кына гаскәр дә өелеп ята бит әле. Алардан курыкмаган тәкъдирдә дә бераз шикләнергә тиешләр иде ул явызлар. Юктыр, восстание түгелдер, бер-бер аңлашылмаучылык кынадыр.
Губернатор урыныннан торды, киң һәм иркен бүлмә буйлап йөреп китте. Кабат борылып килде һәм императрица Елизавета рәсеме каршына тукталды, аның, азгын хатыннарча, ирләрне ымсындыру өчен махсус шәрәләндерелгән күкрәк алмаларына карап алды, аннан инде патшадан киңәш сорагандай әйтеп куйды:
– Нишләргә соң? Кичекмәстән чарасына керешергәме, әллә яңа хәбәрләр көтәргәме?
Мәгәр патшабикәнең тук чыраенда һич кенә дә борчылу, пошыну чалымнары юк, мутлык һәм канәгатьлек билгеләре генә. Әйе, мондый чакта җансыз сурәттән түгел, тере яраннарыңнан да адәм рәтле киңәш алырмын димә. Алай итсәң дә, болай итсәң дә – үзең. Аннан инде, уңсаң да, туңсаң да, җавабын да ялгызың бирәсе. Шуңа да ашыкмаска, өстәмә хәбәрләр көтәргә кирәк.
Ул әле туктап, әле ишекле-түрле йөренә-йөренә озак баш ватты. Торган саен, фикере үсте, ныгыды. Шулай, хәзергә чаң какмаска, яман хәбәрне берәүгә дә әйтми торырга!
Ниятен ныгытса да, күңеле тыныч түгел иде Неплюевның. Аның кулыннан эш төште, менә-менә бизгәк өянәге кузгалыр сыман тоелды. Алай да сер бирмәде губернатор, һаман да Алласы белән серләште, аңа тагын да сыгына төште.
Шул халәтендә янә ике көн үтеп китте. Бригадир Бахметьевтан тагын чапкын килде – фетнәчеләр төркеме барон Сивересның Вознесенский заводына һөҗүм иткәннәр, шунда эшләүче тугры башкортларның атларын алып киткәннәр, бүрәнә-туз ише нәрсәләрне, урман биләмәсен яндырганнар.
Димәк, ул ялгышты. Димәк, ул Ходай орган Бөрҗән волостендагы вакыйга бернинди дә очраклылык түгел, ә яздан бирле көйрәп яткан утның дөрләп кабынып китүе. Шундый нәтиҗәгә килергә өлгермәде, өстәленә янә бер пакет кертеп салдылар. Губернатор аны бер шөбһәләнеп, бер өметләнеп ачты. Хәбәрнең монысы да хәерсез иде: Стравин дигән бер прапорщик, Үрге Җаек крепостеннан бригадир Бахметьев янына кайтканда, бер генә станциядә дә ни ямчыларны, ни драгуннарны тапмаган, бер җирдә исә солдатларның үле гәүдәләренә тап булган, икенче бер урында патроннары тулы патронташка юлыккан…
Шул көннән инде Неплюевның эше аллы-артлы килеп торган депешаларны укуга кайтып калды. Воздвиженский заводыннан секунд-майор Зеленский хәбәр итә: «Ворлар купец Твердышев заводына һөҗүм иттеләр, илле кешене үтерделәр».
Күлле кальгасыннан капитан Коптев яза: «Үсергән волосте башкортлары, алты йөзләп кеше, Куәт Кинҗәголов кулы астына тупланганнар».
Ильин крепостеннан капитан Фомин рапорты: «Сакмар белән Җаек арасында, Карачин елгасы буенда, билгесез кешеләр нарядтагы башкортларның атларын урлап киттеләр».
Менә тагын бер хәбәр! «Фетнәчеләр Бәрәкол елгасы буенда эшләүче тугры башкортларны котыртып, үзләренә ияртеп киттеләр».
Калганнарын укып тормады Иван Иванович, мәсьәлә болай да ачык иде: зур мәйданда олы көч белән восстание башланган! Хатлар укып мавыгырга түгел, чарасына керешергә кирәк. Ул, урыныннан калкынып, Көнбатыш мәмләкәтләрнең берсендә ясалган дивар биеклеге сәгатькә күз салды, аннан ашыгып ишеккә килде һәм кабул итү бүлмәсендәгеләргә эндәште:
– Конбяжев, кичекмәстән Хәрби советны җыярга кирәк!
Әйтәсен әйтте дә ничектер боегып калды Иван Иванович, күңелсез генә өстәле артына әйләнеп кайтты. «Юкка гына җыям, – дип уйланды ул үзенең яраннары турында, – барыбер ул болваннардан акыллы сүз ишетермен димә. Һаман да шул үзең селкенсәң генә».
Неплюев каударланып кәгазьләрен актарырга тотынды. Ярый әле ике айдан артыграк имин вакытта Алласына ялварып кына тормады, яу чыга-нитә калса дип, исенә килгән барлык уйларын кәгазьгә төшерә барды – нәтиҗәдә гөман ителгән восстаниегә каршы тулы бер чаралар җыелмасы барлыкка килде. Тукта, кая куйды соң әле ул аларны? Ә, әйе, янмый торган тимер сандыкта. Ул таянып йөрерлек зур ачкыч белән сейфын ачты, моңа кадәр кирәк булу-булмаулары шөбһәле булган кәгазьләрне, затлы бәллүргә кагылгандай, сак кына кулына алды. Менә бит, запас кесә тишми, диюләре хак. Әлегә каралама хәлендәге бу кәгазьләрдә татар-башкортлар бердәм күтәрелгәндә аларны бастыру, ул гына да түгел, баш күтәрү очракларын киләчәктә бөтенләй булдырмауны күздә тоткан чаралар комплексы бәйнә-бәйнә язылган, кайберләре инде Сенат белән дә мәслихәтләшелгән. Димәк ки, офицер мундиры кигән әлеге туң күчәннәр белән киңәшкән булып, вакыт уздырасы юк, һәркайсының ни эшлисен ачыклап фәрманнар бирергә дә… Әйе-әйе, иркенләп сөйләшеп утырыр чак түгел.
Стенадагы сәгать тыңкыш тавыш белән уникене сукты. Шуны гына көткәннәр икән, биек киң ишек ачылып китте, күз ачып йомганчы кабинет офицерлар белән тулды. Губернатор, керүчеләрне барлап, барына да сөзеп карап чыкты – махсус задание белән командировкага китүчеләрдән башкалары бар да биредә иде. Неплюев, гаскәриләрнең урнашып бетүләрен көтеп, өстәле артында тын гына басып торды да, гаять талчыккан кешедәй, саңгырау тавыш белән әйтеп куйды:
– Губернада восстание, әфәнделәр…
Бүлмәдә кабер тынлыгы урнашты. Әлеге өч сүз артында нәрсә ятуы барына да мәгълүм иде. Җылы урыннарыгызны, йомшак түшәкләрегезне, затлы эчемлек һәм нигъмәт тулы өстәлләрегезне калдырыр чак җитте, әфәнделәр, дигәне иде бу. Һай, шулай гына булсачы! Юк, йомшак кына әйтелгән өч сүз артында тынгысыз көннәр һәм йокысыз төннәр, шыксыз ачлык һәм зәмһәрир салкыннар, курку вә өркү, кан һәм үлем. Кемгә кайсы насыйптыр – анысын бер Алла гына белә.
Иван Иванович, сүзем барына да барып җитәме дигәндәй, беравык тын торды да бастырып кына сөйләп китте:
– Мәгълүм булсын: бүгенге көндә безнең карамакта унөч полк, ягъни егерме дүрт мең ярым чамасы гаскәри бар. Шуның унбиш меңнән артыгы – регуляр армия солдатлары. Төп өмет, әлбәттә, әнә шуларда – өч кыр драгун полкы, өч гарнизон драгун полкы, атлы һәм җәяүле дүрт ландмилиция полкларыннан торган регуляр армиядә. Дөрес, болардан тыш губернада дүрт меңгә якын Җаек казагы, бер мең тирәсе чукынган калмык, шул ук чамада татар, мишәр һәм башкортлардан торган регуляр булмаган кораллы кешеләр бар. Әмма, восстаниенең бөтен төбәкне чолгап алу ихтималын күздә тотканда, бу көч аз, бик аз, әфәнделәр. Кичекмәстән өстәмә көчләр сорауны иң мөһим эшебез дип саныйм.
Неплюев туктап калды, эчкә баткан күзләре белән кемнедер эзләде. Ниһаять, тапты һәм, стена буена тезелешеп утырган гаскәриләргә карап, сүзен дәвам итте:
– Полковник Пальчиков! Бүген үк, менә хәзер үк Донга, Җаекка һәм калмыклар ханы Дундук Дашега чапкыннар җибәрергә кирәк. Оренбургка кичекмәстән мең Җаек казагы һәм дә шул ук күләмдә калмык җибәрсеннәр!
Премьер-майор Кублицкий! Чапкыннар әзерме? Көн-төн туктамый Петербургка чапсыннар, Сенат үзе вәгъдә иткән өч драгун полкының килүен ашыктырсын. Сүз Пензадагы Владимир, Шацкидагы Әстерхан һәм Алатырьдагы Азов полклары турында бара. Болары буладыр янә дүрт-биш мең штык! Кирәге чыга калса, аларга өстәп тагын Вятка, Себер, Курск, Ярославль һәм Ростов драгун полкларын да далага таба җибәрү турында киңәшелгән иде. Кирәк, бик кирәк. Тиз үк Оренбургка таба кузгалсыннар! Болары – үзләре генә дә сигез-ун мең регуляр армия дигән сүз. Пальчиков! Мин сезгә әйтеп бетермәгәнмен. Бая аталганнардан тыш тагын ике мең Дон казагы, биш мең Казан татары китерүне тәэмин итәргә кирәк! Шулай итеп, әфәнделәр, шушы ике-өч атна эчендә безнең кулда утыз мең регуляр армия һәм егерме мең регуляр булмаган сугышчы тупланырга тиеш… Иванов, ник көләсең?! Тирмәләреннән чыгып җитмәгән, кулларына мылтык тотып карамаган восстаниечеләр өчен бик күп дисеңме? Димәк, хәлнең җитдилеген аңламыйсың, майор. Татарлар әйтә: ашаган белми, тураган белә, ди. Санап күрсәтим, булмаса: Мәскәү, Троицк һәм Ревель драгун полклары бүген үк Уралга, Агыйдел һәм Ык буйларына таба кузгалалар. Тимашевның ландмилиция полкы бер мең Җаек казагы, шул ук санда Оренбург казахлары һәм биш йөз калмык белән көчәйтелә һәм көньяк чиккә – кыргыз-кайсаклар һөҗүме көтелә торган участокка җибәрелә.
Юк, көлке түгел, әфәнделәр. Төбәктәге татар-башкортлар һәм кыргыз-кайсаклар – боз тавының күзгә күренеп торган өлеше генә. Күбегезнең башына да килмәгән иң зур куркыныч – Волга һәм Кама буйларында яшәүче Казан татарлары. Дөрес, алар әле коралга ябышмаганнар. Алай да фетнә ялкынының менә-менә Казан һәм Сембер өязләренә сикерүе бар. Димәк, Казан һәм Оренбург губерналары арасындагы Чирмешән, Кичү, Зәй, Чишмә кебек крепостьларда күп меңле гаскәр тотарга туры килә. Арифметика бик гади, әфәнделәр, – солдатлар күп булган саен, иминлегебез гарантияләнә бара.
Сөйләгәннәрдән төшенгәнсездер дип уйлыйм: чираттагы татар-башкорт восстаниесе безнең алга өч зур бурыч куя. Беренчесе – губернада кузгалган татар-башкортларны бастыру, икенчесе – баш күтәрүчеләрнең кыргыз-кайсаклар белән коалициясен булдырмау һәм өченчесе – восстаниенең Волга – Кама буйларына күчмәвен тәэмин итү. Мәсьәләнең уен түгеллеге аңлашыладыр, әфәнделәр. Сүз белән мавыгып вакыт үткәрмик, кузгалыйк. Алла юлдашыгыз булсын!
Офицерлар, дәррәү кубып, ишеккә ташландылар. Бер Котлымөхәммәт морза гына, төркиләр яшәгән далаларда очраштыра торган таш балбал сыман, йокымсыраган кешедәй һич кымшанмый утыруында. Ул белә, гадәтенчә губернатор аңа аерым эш кушачак һәм, билгеле ки, анысы бурычның иң зурысы һәм катлаулысы, серлесе һәм мәкерлесе булачак. Артында карт бүре дип көлеп йөрсәләр дә, Тәфкилевтән башка көймәләре комга терәлә шул әле.
Тәфкилев ялгышмады, бүлмәдәге офицерлар чыгып бетүгә, Иван Иванович аның каршына килеп утырды һәм, маңгайга шапылдатып суккандай, керешсез-нисез әйтеп куйды:
– Менә шулай, Алексей Иванович, янә көрәшкә!
Морза уянып киткәндәй булды, шешенгән күзләрен ачты һәм, чытык көлемсерәп, губернаторга карады:
– Көләсез, Иван Иванович. Нинди яугир инде мин хәзер?! Мич башы хакында уйланыр чак җиткән.
– Эй-ей, Алексей Иванович, шаяртмасаңчы. Татарлар әйтмешли, карт ат буразна бозмый ул.
– Һәм тирән дә сөрми.
– Менә монысы белән һич кенә дә килешмим, морза. – Неплюев, ризасызлыгын күрсәткәндәй, урыныннан торып китте, барып тәрәзә буена басты һәм, үзенә бик тә таныш яшь шәһәр манзарасына карап, сүзен дәвам иттерде: – Иң тирән буразнаны нәкъ менә без картларга – синең белән миңа сөрергә туры киләчәк тә инде.
Тәфкилев тә тәрәзәгә таба авышты, губернаторның какча җилкәсенә текәлеп, үзенекен тәкрарлады.
– Юк инде, Иван Иванович, элеккеге гайрәтле Тәфкилев үлде дип сана. Миңа хәзер иярдә түгел, фәйтунда йөрүе дә кыен. – Ул авыр итеп көрсенде. – Кая ул карательный отряд белән бер чыгуда йөзләрчә авылны тезләндергән чаклар?!
– Син мине тыңлап бетермисең, Алексей Иванович. Ярдәмчемне ерак походка чыгарга димләвем түгел. Анысына яшь офицерлар да җитәрлек безнең. Заманалар үзгәрде. Баш күтәрүчеләрне кылыч белән генә түгел, төрле хәйлә-мәкер белән тынычландыру мөһим хәзер. Әнә, – Неплюев өстәленә таба иелде һәм, кәгазьләрен актарып, арадан берничәсен тартып алды. Ул да түгел, аларның берсен морза алдына китереп салды. – Менә монысы – быелның 20 июнь Указы. Сенат әһелләре восстаниеләрне бастыруда, гомумән, халык белән эш итүдә кансызлыктан качып, крестьяннар белән саграк эш итәргә боералар. Бусы исә, – ул икенче кәгазьне кулына алды, – 24 июльнеке: шул ук җыр – гаеплеләргә җәза бирү политикасында ифрат сак булырга кушылган.
Морза чыраен сытты:
– Ворларны башларыннан сыйпарга, алайса?!
– Сыйпарга да туры килер, Алексей Иванович. Минем тәкъдим белән Сенатта императорның махсус манифесты әзерләнә – үзләре теләп тәүбәгә килгән ворлар тулысынча гафу ителәчәк. Әйе, аларны ярлыкау көтә. Ә менә тәүбәгә килмәгәннәрнең бөтен милекләре тугры башкортларга һәм татарларга өләшенәчәк. Кстати, язып куй әле: шул манифест дөньяга чыгу белән, аны, рус һәм татар телләрендә күпләп яздырып, губернага таратасы булыр.
Тәфкилев, түшендә капшана торгач, тәпәрләнеп беткән куен дәфтәре чыгарды, аны ачып, кыска гына карандаш кисәге белән нидер тырмаштырды һәм, кенәгәсен ашыкмый гына ябып, янә кесәсенә яшерде. Аның ялкау хәрәкәтләрен карап торган Неплюевның йөзеннән кара шәүлә узды.
– Юк-юк, дәфтәреңне ябарга ашыкма, хөрмәтле Алексей Иванович. Сүз башкисәрләргә каршы коралсыз сугышның тулы бер комплексы турында бара. Дәфтәреңне кабат ач та үзеңә кагылганнарны яза бар. – Неплюев, семинариянең һавалы укытучысы сыман, горур гына бүлмә буйлап йөрергә тотынды, бастырып-сеңдереп кенә, үзе күптән уйлап йөргәннәрне һәм Сенатка язып җибәргәннәрен тезәргә тотынды: – Эш манифест белән генә чикләнми, морза. Мөселманнарга минем исемнән, әлбәттә, аларның бары да аңлый торган татар телендә махсус грамота язып таратырга, боларга катнашулары өчен үкенеч-уфтану белдерүчеләргә һәртөрле байлык-игелекләр вәгъдә итәргә кирәк. Аннан да мөһиме – Оренбург ахунының халыкка мөрәҗәгать итүе зарур. Кешеләрне тынычландырырга чакырсын. Батырша – явыз җинаятьче һәм фетнәче. Шуннан башка беркем дә түгел, ул дөнья болгатучы, аның болага чакыруы ахуннар фатихасыннан мәхрүм, шуңа да Коръәнгә каршы, дисен. Билгеле, монысы да явызларның ана телендә язылсын!
Морзаның карандашы ташка төртелгәндәй туктап калды, карашы түргә таба атлап барган губернаторга текәлде:
– Ай-һай, язар микән?! Дөрес, минем кешеләр иснәнүе буенча, Оренбург ахуны Ибраһим Бутчеев болачылар белән турыдан-туры элемтәдә түгел. Восстаниегә фәтваны да ул түгел, Каргалы ахуны Габдессәлам биргән, диләр. Ләкин хәтерлисездер, баш күтәрүчеләрнең идеологы Батырша үзенең мәгълүм хатында халыкны ислам дине өчен көрәшкә чакырган була бит. Губернадагы бөтен мөселманнарның башлыгы булган ахун ничек инде аның мөрәҗәгатенә каршы чыксын?! Булмас, язмас Бутчеев.
Неплюев басынкы гына көлеп җибәрде.
– Картайган саен, наивлана барасың, морза, – диде ул, ниһаять, көлүеннән туктап. – Ахунның язуы ни пычагыма сиңа?! Гарәп хәрефләрен онытмагансыңдыр, шаять. Үзең яз!
– Ә ул кул куймаса?
Губернатор бу юлы шактый тавышлы шаркылдады.
– Эх, Алексей Иванович, ха-ха-ха, Алексей Иванович. Тач бала син. 1735–1740 еллардагы Тәфкилев андый гына хәрәмләшүләргә бардымы, йә?! Кстати, морза, мин сине генерал-лейтенант чинына тәкъдим итеп документлар әзерләгән идем. Сенатка җибәрергә икеләнеп кенә тордым. Җае юк иде, аңлыйсыңмы?! Хәзер исә… Бөрҗәндәге болганчыктан гына котылыйк та… Кыскасы, иңнәреңне генерал лентасы бизәячәк, морза. Ә мөрәҗәгатькә килгәндә, хафаланма: ахырында ахунның кулы бармы-юкмы, анысына берәү дә игътибар итмәячәк. Фамилиясе һәм титулы язылганмы – язылган.
– Аңладым, галиҗәнап. – Тәфкилев ашыга төшеп язарга тотынды. Губернатор исә, аның теркәп өлгерү-өлгермәвенә игътибар итмәстән, һаман да ишекле-түрле йөри-йөри, этләшү ниятләрен тезүендә булды.
– Исемә төшерүеңә рәхмәт, морза. Ул Батырша дигән бунтарьны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билгелисе булыр. Ә бәлки, мең сум ук итәргәдер? Минем исемнән язылган грамотада шул хакта да әйтерсең.
– Бер такырбаш өчен бик күп булмасмы соң ул мең тәңкә?
– Һич күп түгел. Моның еракка китә торган тамырлары бар, морза. Безгә, һич кичекмәстән, татарлар белән башкортларны ызгыштырырга, Батыршаның восстаниене Идел-Кама буйларына күчерү хыялын юкка чыгарырга кирәк. Бу эш ике юнәлештә барырга тиеш. Беренчесе – губернада яшәүче татарлар белән башкортларны бер-беренә каршы кую. Батырша башына тәгаенләнгән акча – шушы юлдагы беренче адым. Татарлар, бигрәк тә аларның мишәр дигәннәре, – акчага хирыс халык. Ярлыкаш акчасы турында ишетүгә, мишәр старшиналары ул явызны аулауга керешәчәкләр һәм типтәр-башкортларның нәфрәтенә дучар булачаклар. Кстати, хөкүмәт бу уңайдан шул ук татарларга багышланган махсус манифест әзерли. Фетнәчеләрне тотып биргән татарларга ворларның бөтен милкен, шул исәптән хатыннарын һәм балаларын да, үзләренә алырга рөхсәт ителәчәк. Сенат, мишәрләргә аерым мөрәҗәгать итеп, башкортларның аларны күралмауларын, җиңә-нитә калганда, мишәрләрне кол итәчәкләрен кисәтәчәк.
– Бик хуп, бик хуп, галиҗәнап…
– Мин сөйләп бетермәдем әле, морза. Эшнең моннан да әһәмиятлерәге бар – Казан татарларын фетнәгә кушылып китүдән саклап калу. Бу җәһәттән дә берсеннән-берсе хәйләкәррәк дүрт-биш указ әзерләнеп ята. Кыскача эчтәлекләре менә болайрак: йомышлы татарлар һәм морзаларның теләкләрен үтәп, алар Казан губерна канцеляриясе карамагыннан алыначак һәм Казан адмиралтействосы кулына тапшырылачак. Янә дә килеп, лашманчы татарларга төннәрен урман кискәннәре өчен махсус түләү каралачак. Христиан динен кабул иткән татарларны керәшеннәр яшәгән җирләрдән күчереп утырту вакытлыча туктатылачак. Тагымы? Тагы мөселманнарның дини эшләрен архирейлар түгел, Казан губерна канцеляриясенең бер бүлеге тикшерәчәк…