Kitabı oku: «Батырша», sayfa 24

Yazı tipi:

– Акыллы, акыллы уйланган, галиҗәнап. Мондый ташламалар, татарларның күптәнге интересларына туры килгәнлектән, аларны көрәш юлыннан читләштерер.

– Кан кардәшләреңне яхшы беләсең, морза. Татарлар алар – коры дары базы. Әлеге чаралар гына аларны восстаниегә кушылудан тыеп калыр дип өметләнү – үтә беркатлылык. Шуңа да тегеләренә параллель рәвештә тагы берничә указ языла. Алары нигезендә татарлар керәшеннәр өчен салым түләүдән һәм хөкүмәткә рекрут бирүдән коткарылалар. Оренбург губернасындагы восстаниене бастырырга җибәрелгән татарларга ике айлык жалованья алдан бирелә, ә элек хөкүмәт гаскәрләре сафында хезмәт итү вакытында законсыз алынган ясаклар суммасы кире кайтарыла. Шулай ук быелдан башлап ясаклы татарлардан салым җыю туктатыла.

– Менә болары ичмасам…

– Тукта, морза, тыңлап бетер. Казан татарларының восстаниегә кушылып китү куркынычы шулкадәр зур ки, аларның ачуын соң чиккә җиткергән архиепископ Лука Канашевич һәм тагы берничә архирей бүтән губерналарга күчерелә. Хөкүмәт хәтта шуңа барачак ки, исламны христиан дине белән рәткә яшәргә хаклы дип, мәчетләр салырга рөхсәт бирәчәк.

Колагы ишеткән гаҗәп хәбәрләрдән Тәфкилев авызын ачып, тораташ булып калган иде. Неплюев сүзеннән туктап, бүлмә тынып калгач кына исенә килде морза һәм түрәсен мактарга тотынды:

– Ну баш та инде үзегездә, галиҗәнап! Әйтик, болар минем исемә дә кереп чыкмас иде. Кирәк, бик кирәк мондый чаралар. Әлеге ташламалар татарларны, урыслар әйтмешли, судан да тынычрак, үләннән дә тәбәнәгрәк итәчәк, ниһаять, ялгызлары калган башкортларны авызлыклауны җиңеләйтәчәк. Мондый акыллы фикерләр сезнең башка гына килә ала шул, галиҗәнап.

Неплюев ялагайлануны кабул итмәде, чыраен сытып, морзаны бүлдерде:

– Куштанланма, Алексей Иванович. Мактау ул, – беләсең килсә, кешегә начарлык эшләүнең иң нечкә ысулы. Күккә чөю белән теләсә кайсы хакимне юлдан яздырырга мөмкин. Минем исә хак юлдан, атакаебыз Пётр Беренче юлыннан тайпыласым килми әле. Чөнки алдагы эшләр ай-һай четерекле, ай-һай җитди! Восстаниенең монысы элеккеләре ише генә түгел, морза. Региондагы бөтен мөселманнарны тупларга маташа Батырша. Димәк, бу крестьяннарның гадәти баш күтәрүләре генә түгел. Ничек дип әйтим, э-э-э, әйе, Идел-Урал халаекларының милли-азатлык хәрәкәте дияргә кирәктер моны, мөгаен. Мондыен хәлнең әле Россия тарихында булганы юк иде, шуңа атамасын да ишетергә туры килмәде. Быелдан, ягъни 1755 елдан, тарихка «милли-азатлык хәрәкәте» дигән төшенчә кереп калыр, ахры, Алексей Иванович. Ярый, фәлсәфәне читкә куеп торыйк. Ә син яз, морза, яз!

– Барын да теркәдем, галиҗәнап.

– Ашыкма, без әле бөтенесен дә сөйләшмәдек, морза. Үтә мөһим чараларның тагын берсе – башкортлар белән кыргыз-кайсаклар арасын бозу, аларны пычакка пычак китерү. Ул гына да түгел, кыр казахларының үз араларында ызгыш-низаг кубару. Чапкыннарны кызганмагыз, тәмле телегезне, бүләкләрне жәлләмәгез! Кыргыз-кайсак солтаннары һәм ханнары үзләренең җирләренә качып килгән башкортларның малларын талап алсыннар, хатыннарын, балаларын бүлешсеннәр, фетнәчеләрне җыеп ятучы ыруларга һөҗүм итсеннәр. Бер үк вакытта башкортларны кыр казахларына каршы котыртырга кирәк: алардан кан үче алсыннар, таласыннар, суйсыннар, үтерсеннәр! Без сөрәсе буразналар әнә шундыйраклар, морза! Йә, билеңне бу, җиңнәреңне сызган, булачак генерал!

Бөрҗән иләве – әкиятләр иле, төрле риваятьләр иле. Моңа аның җыр-моңга, дастан-сөйләкләргә маһир халкы гына түгел, илаһи табигате дә сәбәпчедер, мөгаен. Чыннан да, төбәк пәйгамбәрләр заманыннан калган кыргый таулардан һәм дөнья яратылганнан бирле балта-пычкы күрмәгән серле урманнардан гына тора сыман. Урманнары нинди диген әле – нәкъ менә тылсымлы әкиятләрдәге карурманнар. Аларның куелыгы, караңгылыгы гына да түгел, алга барган саен өзлексез үзгәреп торулары – үзе бер тамаша. Әгәр мәшһүр Агыйделнең иң үрге агымында карагай, чыршы, нарат кебек ылыслы агачлар, хәвефле караңгылык хакимлек итсә, кояш баешына таба авышкан саен, шул хәтәр дулкынны кисеп-кисеп үткән яп-якты каенлыклар ешрак очрый башлый. Аннан инде юкә уйдыкларына тап буласың. Менә бервакыт тын алуың иркенәеп китә, бал исе белән төнәтелгән саф тау һавасы күкрәгеңә кереп тула, тирә-юнь кыргый бал кортларының безелдәвенә күмелә. Бу безелдәү шулкадәр куәтле ки, хәтта тау елгаларының ярсып-ашкынып агулары, мул сулы чишмәләрнең шарлаулары тынып калгандай була. Әйе, юлаучы ялгышмый – ул Бөрҗән иленә килеп чыккан. Мондагы кебек тоташ юкә урманнары, бал кортларының дәррәү гөжләве, тынга капланучан бал исе дөньяның башка бер генә почмагында да юктыр!

Шулаен шулай, тик бу яклардагы илаһи матурлык, рәссам остаханәсендәге сыман төсләр, күз яшедәй саф сулы чишмәләр, шифалы тау һавасы Урал заводларында тир түгүче күпләрнең төшенә дә кермидер. Табигатьнең әлеге искиткеч хәзинәсе Бөрҗән иле буйлап хөр сәяхәт итүче бәхетлеләргә генә насыйп. Мәгәр алар да еш кына бу гүзәллекне, төсләр балкышын күрми, байлык-нигъмәтләргә игътибар итми. Нигә дисәң, Бөрҗән урман-тауларын кичү – ифрат шомлы шөгыль ул. Авыллар монда сирәк, кайчак көннәр буе барсаң да, адәмнәр яши торган торак-тирмәләргә тап булмыйсың. Бар кадәре дә бәләкәй авыллар. Ә инде әнә шул халкы аз санлы авылны чыгып, карурманга кердеңме, күңелне шом баса, йөрәк нидәндер курка-өркә. Һәр агач, һәр ешлык артында мөгезле шүрәлеләр, елга-күлләрдә мәкерле Шүлгәннәр бардыр, якында гына, әнә теге балан куаклыгы артында, мәшһүр Урал, Бабчек, Чура батырлар, Мәсим ханнар, канатлы Акбүзатлар йөридер сыман. «Күсәк бай» белән «Акбүзат» риваятьләренең баһадирлары белән саташып йөри торгач, адашып китүең дә бик тиз монда. Ә инде адаштыңмы – беттем диген. Бу очсыз-кырыйсыз карурманнардан, яшел дулкын күмгән таулардан сине берәү дә эзләп таба алмаячак.

Хәер, адашу, илаһи таулар, шомлы карурманнар каршында шүрләп калу – шушы төбәктә туып үскәннәр өчен бөтенләй чит нәрсә. Башкортлар тоташ урманнардан торган Бөрҗән илендә үз тирмәләрендәгедәй шөбһәсез йөриләр. Монда аларга һәр тау, һәр үзән, һәр тарлавык таныш. Чит кеше күзенә күренер-күренмәс урман юлларын, яшерен сукмакларны күзләрен бәйләсәң дә таба алар. Әле хәзер – ил хәвефле чакта да – карурманнар уртасындагы серле юллардан ниткәндер җайдаклар узып тора. Хаклык өчен баш күтәргән халыкның юртавыллары алар. Бөгелчән янына тупланган болачыларга хәбәрләрнең хәерлесен вә хәерсезен шулар ташып торалар да инде.

Менә бүген дә атна буе гасабилыкта интеккән алай башлыкларына хәбәрнең өр-яңасын талчыгып хәлдән тайган юртавыл алып килде:

– Капитан Шкапский кулы астындагы әтрәт Әүҗән- Петров заводына таба бара. Граф Шуваловның хәзинәләрен сакларга инде…

Алай башлыклары әлеге яңалыкны хәерлегә дә, хәерсезгә дә юрарга белмәделәр – өнсез утыруларында. Бер Көчекбай гына утырган ташы өстендә борсаланып алды, аның күзләре очкынланды, кызыксыну билгесе булып, битенә кызыллык йөгерде.

– Тукта, утыр, – диде ул, таш кәндигә сабадан җылымса кымыз агызып һәм эчемлек тулы савытны юртавылга сузды. Тегесе йотлыга-йотлыга эчеп җибәрде. – Инде рәте белән сүлә: ничә кеше? Атлылармы? Кораллары күпме? Кайда һәм кайчан күрдең үзләрен? Хәзер кай тирәдә булырлар?

– Бән аларны кичә көндезен Зилаер суы башында күрдем, – дип, китапча төзек итеп сөйләп китте юртавыл. – Бик тә сак, акрын хәрәкәт итәләр. Агыйдел буена бүген кичкә генә җитәрләрдер, мөгаен. Яугирләрнең санын төгәл генә белмим. Солдатларга юл сабучы татарның әйтүенә караганда, бер дырагун ротасы, ул илле казак белән көчәйтелгән. Оренбур казакларының йөзбашы – Бирдебай. Барысы да атларда, кораллары баштанаяк: мылтыклары да, кылычлары да, казакларда сөңгеләр дә бар…

Көчекбай түзмәде, урыныннан сикереп үк торды:

– Шулаймы? Алай ук коточарлык түгел, алайса?! Һәрхәлдә, безнең теш үтәрлек. – Ул янәшәсендә таш өстендә утырган Елан-Эткол белән Яубасарга таба борылды. – Менә шулай, узаманнар, без әйткәннәр килә. Без урыс полкларын кальгаларга һөҗүм итеп җиңә алмайбыз. Тау-урман арасында, аерым-аерым урап, кыйратырга иде фасикъларны. Йә, ни дисез?!

Яубасар да, Елан-Эткол да кайтарып сүз әйтмәделәр. Бу исә Көчекбайны үртәде, ярсытты гына. Ул, баскан урынында таптана-таптана, тегеләргә очып кунуында булды:

– Куркасыз, алайса? Ярый, без сездән башка да… Әмин! Ишеттеңме сүзнең ни хакында барганын? Хәзер үк бер дистә егет ал да ул урыс әтрәтен эзләп тап! Караңгы тугай аръягында Тар үзәнне беләсең булыр. Солдатларны ирештереп-котыртып, шунда ияртеп китәрсең. Без исә сазламык аша салынган юлның ике ягында посып торырбыз. Калганы орыш башлангач күренер.

Атна чамасы эшсезлектән гаҗизләнгән Әмин алай башлыгының бу сүзләрен бәйрәм табынына чакыру кебек кабул итте. Ул шунда ук күңеленә хуш килгән егетләрне дәшеп алды, атларны тотып килергә кушты. Үзе исә кабат Көчекбай янына килде:

– Без кузгалдык, алайса?!

– Тукта! Әтрәтнең эзенә төшкәнче, бергә бару хәерле. – Көчекбай, артына борылып, таллар куелыгына кычкырды. – Әй Акбулат, атларны иярлә!

Яубасар белән Елан-Эткол әле һаман да ныклы бер карарга килеп җитмәгәннәр иде. Мәгәр орышка атлыгып торучы яудашларың алдында болай авызга су кабып торуы да оят. Елан-Эткол акланырга тырышкандай мыгырданды:

– Без сезне эзегездән куып җитәрбез.

Көчекбай дәшмәде, ачу белән җиргә төкерде дә аланлыкка таба китеп барды.

Алар капитан Шкапский отрядын, кояш баер алдыннан, Караңгы тугайда күреп алдылар. Талчыккан солдатлар бер хәвефсез кичке ашка әзерләнәләр, хәтта каравыллар да куймаганнар. Күзләре учаклар өстенә эленгән чиләкләрдә, байтагының авызларында тәмәке.

Көчекбай белән Әмин, дошман лагерен әйләнеп, бөтен яклап карап чыктылар. Юл сабучы татарның сүзләре хак: отряд артык зур түгел, мәгәр яхшы коралланган. Әнә кузлага куйган мылтыклары гына да әллә ничаклы.

Алай башы солдатларның ваемсызлыгыннан файдаланырга, аларны хәзер үк кыйратып ташларга дип кызды. Әмма тугайның һәрьяклап ачык булуы һәм куерып килгән эңгер-меңгер аның канын сүрелдерде. Тик барыбер драгуннарны һәм казакларны бераз кытыклап алырга булды Көчекбай.

– Күз бәйләнгәндә дәррәү генә якын киләбез дә кяферләр өстенә ук яудырабыз, – дип аңлатты ул Әмингә, кызып-кызып. – Бу хәл Шкапскийны ярсытачак. Ләкин төнгә каршы эзәрлекләмәячәкләр алар безне. Шуннан инде без Агыйделне кичәбез дә Тар үзәнгә китәбез. Ә син егетләрең белән монда каласың, Әмин. Иртән таң яктысы сирпелүгә, лагерь янынарак килеп, янә солдатларга ук атасыз, үзегез аларның күзенә күренеп-күренеп китәсез. Алар шашынып сезнең арттан ташланачак…

Бар да нәкъ Көчекбай әйткәнчә килеп чыкты. Лагерьны ярым алкага алып, явызларны ук белән коендыра башлауга, учаклар янында ыгы-зыгы купты. Ул да түгел, билгесез караңгылыкка төбәп, мылтык аткан тавышлар яңгырады. Болачылар Агыйдел буена чигенделәр, мәгәр аларны берәү дә эзәрлекләмәде. Яр кырыена җиткәч, Көчекбай тимерче дустын кочаклап саубуллашты да атын кичүгә таба куды. Йөз иллеләп сибайлы аңа иярде.

Әминнекеләр исә бу төндә йокламадылар. Табигать инде көзгә авышса да, төннәр әле һаман да кыска – тамак ялгап, бераз ял итеп алган арада таң беленде, Агыйдел буен куе томан басты. Монысы инде күктән төшкән бәхет иде. Шуннан файдаланып, лагерьга якын ук килделәр. Пыскып кына янган учаклар янында калгып утыручы каравылчыларның шәүләләре шәйләнә. Аларның берсе Әминнең беренче угыннан ук авып төште, әмма йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып өлгерде. Чатырлардан драгуннар атылышып чыкты, һәркайсы мылтыгына ябышты. Томан эченнән очып килгән уклар исә ешайганнан-ешайды – солдатларның биш-алтысы җиргә капланды. Ниһаять, юеш куе томанга төбәп, тәртипсез ату башланды.

– Әй сез, җанкоярлар, бирелегез! Сез камап алынган, – дип кычкырды Әмин, юрамалай.

Шул сүз җитә калды. Драгуннар, кай арададыр билгеле бер тәртипкә тезелеп, тавыш килгән якка ташландылар. Ләкин бу вакыт инде Әмин, егетләрен ияртеп, Агыйдел кичүенә кереп бара иде.

Аръякка чыгуга, болачылар туктадылар, Әмин исә, кулларын авызына куеп, бар көченә кычкырып җибәрде:

– Әй Шкап, әлегә ыштаныңны буямаган булсаң чык бу якка!

Солдатлар, мылтыкларын сугышчан әзерлектә тотып, Агыйдел кичүенә ыргылдылар. Алар елганы кичкән арада, Әминнекеләр тагын бер ук җитәрлек арага күчеп өлгергәннәр иде инде. Егетләр әле берәм-берәм, әле барысы бергә драгуннарга мәсхәрәле сүзләр яудырырга тотындылар:

– Солдат, әй солдат, нигә әкрен кыймылдыйсың, әллә бот буеңа җибәрдеңме?

– Дырагун, дырагун, акчаң булса, бездә кун!

Сәер качышлы уены башланды. Драгуннар, иреннәрен чәйни-чәйни ярсып, әле бая гына болачылар кычкырышкан җиргә җитүгә, тегеләре тагын бер-ике ук атар арага күчеп өлгерә.

Солдатлар, гарьләнеп-комарланып бара торгач, ике ягына да яшел дивар булып урман калыккан шактый такыр юлга килеп чыктылар. Алда, күз күреме җирдә, янә болачылар күренде. Алар, качып китәргә ашыкмый гына, берсеннән-берсе оятсыз, берсеннән-берсе хурлыклы сүзләр такмаклыйлар иде. Драгуннар һәм казаклар, уртларын чәйни-чәйни, бер төркем оятсыз «ворлар» артыннан ташландылар.

Кысан урман юлы карательләрне сөзәк үргә алып менә иде. Чагылның иң биек җирендә кабат пәйда булдылар болачылар. Монысында әшәке такмакларын такмаклап кына да калмадылар, берничә шугы, ыштаннарын төшереп, шәрә артларын күрсәттеләр, өстәвенә мундирлы бәндәләр ягына таба берничә дистә ук та җибәрделәр. Язымга – таем дигәндәй, бер хәлсез ук сотник Бирдебай атының маңгаена килеп кадалды. Көрән айгыр йөрәк өзгеч тавыш белән кешнәп җибәрде. Бирдебай атының маңгаена башагы гына кереп өлгергән укны тартып алды, аны җиргә атты да яшен тизлегендә җитәктәге атына күчте һәм, ачуыннан күзләрен кан баскан хәлдә, үр сыртына таба чаптырып китте. Казаклар йөзбашына тагылдылар. Шкапскийның драгуннары да атларын әйдәргә мәҗбүр иделәр. «Ворлар» исә түбәдә тагын бер күренеп алдылар да юкка чыктылар.

Бирдебай һәм аның казаклары, үр сыртына менеп җитүгә, атларын бер адымга күчереп тә тормастан, түбәнгә – Тар үзәнгә омтылдылар. Алда тап-тар ерганак булып туп-туры юл сузылган, аның ике ягына да мәгърур пәһлеван чыршылар баскан. Шунысы сәер: юл тын һәм аулак, хәтта бераз шомлы, солдатларны үртәп-ирештереп алдан барган «ворлар» дан җилләр искән. Әмма ярсыган-шашынган казаклар төркеме моңа игътибар итмәде – сукыр ачу аларны һаман алга әйди иде.

Менә үзәнгә дә төшеп җиттеләр. Төркем алдында ялангач кылычын уйнатып барган Бирдебайның аты, аяклары сумалага ябышкандай, кинәт туктап калды. Ул арада, драгуннарын ияртеп, капитан Шкапский килеп җитте.

– Ни булды, сотник? – дип кычкырды ул, килә-килешкә, һәм йөзбашы янәшәсендә тукталды.

– Сазлык, – дип сукранды тегесе, чыраен сытып. – Әнә бүрәнәләрдән түшәүлек салганнар. Юртсак, атларның аякларын сындыруыбыз бар.

– Да-а, әллә ниткән шөкәтсез урын, хәтта һавасыннан кабер исе килә сыман, – дип килеште аның белән капитан һәм, артына борылып, карашы белән кемнедер эзли башлады. – Әй такырбаш, бу юл кая алып бара?

Юлсабар татар алгарак узды, хуҗасына бирелгән эт сыман, Шкапскийга төчеләнде:

– Мондагы юлларның барысы да Әүҗән-Петров заводына илтәләр, галиҗәнап. Ике-өч күлемнән барып та җитәрбез, боерган булса.

– Яхшы, безгә шул кирәк тә, – дип нәтиҗә ясады отряд башлыгы һәм йөзбашы Бирдебайга карады. – Әйдә, бу җәһәннәм базын тиз генә үтик тә берәр хозуррак җирдә күлемгә туктарбыз, тамак ялгарбыз.

Күпердән чыккандай шакы-шокы килеп, түшәүлек өстеннән кузгалдылар. Агачлар сазламыкка күптән салынганнар бугай, күбесе черегән – атлар әледән-әле бот төбеннән үк бата, солдатларның әле берсе, әле икенчесе ияреннән егылып төшә. Алай да акрын гына алга бара отряд, инде түшәүлекнең урта бер җиренә җиттеләр.

– Чёрт, юл түгел, әллә нәрсә бу, – дип сукранды Шкапский.

Ул сүзен әйтеп бетермәде, нәкъ каршысына, юлга аркылы карт чыршы шатырдап авып төште. Ни булганын аңышып өлгермәделәр, һавада нәрсәләрдер сызгырды, ул да түгел, капитан чайкалып куйды һәм гөрселдәп түшәүлек өстенә барып төште. «Әмин угы» дип Бөрҗән кешеләре теленә кергән укларның берсе аның күкрәген тишеп чыккан иде. Бирдебай түрәсе янына ташланды. Мәгәр урман эченнән сызгырып килгән уклар да шулкадәр ишле иде ки, йөз башында капитан кайгысы калмады. Ул селәүсен җитезлеге белән ияренә менеп алды, атын кире борды. Драгуннар һәм казаклар аның үрнәгенә иярделәр. Борылып буталышкан арада, тагын алты-җиде гаскәри иярләреннән очып төште. Ат аягы хәсрәте калмады – түшәүлек буйлап кирегә чаптырып киттеләр. Тик ук атар ара үтәргә өлгермәделәр, бу яклап та юлга аллы-артлы ике агач авып төште. Чарасыз калган яугирләр бер урында бөтерелергә тотындылар. Нәкъ шул мизгелдә төркем өстенә гөрселдәп карт карагай ауды – дистәләп кешене һәм атны сытты. Аннан инде агачлар әле уңнан, әле сулдан егыла башладылар. Өстәвенә ук яңгыры көчәйгәннән-көчәйде – отряд күз алдында эреп бетә бара иде.

Шулчак әллә каян гына ярсу атында Көчекбай килеп чыкты. Кулында – имчәкләп ясалган саллы гына гөрзи. Шуның белән әле уңга, әле сулга кизәнеп, каушап калган каратларның башларын изә, тирә-якка канлы ми боткасы чәчри. Алай башлыгына тагылып ук килгән Әмингә һәм башка егетләрнең кылычларына эш тә калмый хәтта.

Ниһаять, солдатларның исән калганнары, исләренә килеп, мылтыкларына ябыштылар. Әнә берсе мушкетын Көчекбайга төбәде, тәтесен басарга чамалый. Шуны күреп алды да камчысы белән атына сукты Әмин, ыргып, Көчекбай алдына чыкты, әлеге драгун өстенә ташланды. Шул мизгелдә мылтык гөрселдәде – егет бер якка янтайды һәм лайлалы бүрәнәләр өстенә шуып төште. Драгун мылтыгын икенчегә корырга маташкан арада, Көчекбай аңа очып кунды һәм гөрзие белән бер сугуда башын белен итте. Әмма шул ук мизгелдә аркасында сөңге тимеренең салкынын тойды. Очлы тимер рәхимсез рәвештә йөрәгенә якынлаша иде.

Мәгәр инде отрядның да җыры җырланган. Гаскәриләр өстенә һәр тарафтан ташланган болачылар аларны чаба-кисә, сыта-изә – аяусыз кыйрата башлады. Һөҗүм шулкадәр көтелмәгән булды ки, драгуннарның күбесе мылтыкларыннан бер тапкыр да атарга өлгермәделәр.

Орыш башлануга чирек сәгать тә үтмәгәндер, түшәүлек өстен кан басты, ясалма юл үле гәүдәләр белән тулды. Болачылар, тәмам ярсып, орыш комарлыгыннан кызып җиткәндә, Тар үзәндә бер генә исән драгун да, казак та юк иде инде. Әлеге канлы мәхшәрдән нибары берәү исән калды. Ул да булса, беренче ук сызгыруын ишеткәч тә, атыннан егылып, юлга аркылы ауган чыршы ботаклары арасында үлгәнгә сабышып ятучы юлсабар татар иде.

Болачыларның аны эзләп торыр вакытлары юк иде шул. Алар Көчекбай белән Әмин һәм шушы орышта шәһит киткән тагын сигез кешенең үле гәүдәләрен җитәктәге атлары сыртына салдылар да килгән юллары белән кайтырга чыктылар. Хөкүмәт гаскәрләре үләксәләренә тотынучы булмады – козгыннар һәм бүреләр туй итсеннәр, әйдә!

Алар үр сыртына менеп җиткәндә, каршыларына, кара болыт булып, Елан-Эткол белән Яубасар алайлары килеп җиттеләр. Һай-һаулап күрешкәч һәм ашык-пошык кына исәнлек-саулык сорашкач, Агыйделгә таба төшеп киттеләр.

Урман авызына җиткәндә, каршыларына уктай атылып килүче җайдак күренде. Ул ерактан һәм бик ашыгып килә иде бугай, аты ак күбеккә баткан – төсен дә чамаларлык түгел. Чапкын, яугирләр янына җитүгә, шашынудан күзләрен кан баскан атын тыйды, тынына каплана-каплана, берәүгә дә төбәми генә кычкырып җибәрде:

– Ир-ләр! Оренбурдан… бихисап урыс… полклары килә. Кяферләрнең исәбе-хисабы юк!

Яубасар белән Елан-Эткол, чапкын каршына баскан хәлдә, башларын иеп сүзсез калдылар. Яугирләрдән дә тавыш бирүче, хәтта төчкерүче-йөткерүче юк. Шул рәвешле байтак торгач кына, ниһаять, Елан-Эткол телгә килде:

– Яудаш кустыларыбызны җирләек тә, өйләребезгә таралаек. Аннан инде хатыннарыбызны, бала-чагаларыбызны, күтәрә-куа алган кадәр мал-мөлкәтне алып, Җаекка таба кузгалырбыз. Кан кардәшләребез – кыр казахлары сыендырырлар әле безне.

Кич җитеп, кояш Бөрҗән карурманнары артына төшеп чумарга җыенганда, бөтен Нугай юлы купты. Хөкүмәт гаскәрләре якынлашудан өркеп, тәмам хафага төшкән халык – җәмгысы ун меңләп татар-башкорт, бала-чагаларын, хатыннарын атларга атландырып, елкы-сыерларын куып, Җаекка таба кузгалдылар. Анда – казах далаларында – үзләрен ни көтүен белми иде әле алар.

Унынчы бүлек

Карышбашка Батырша Сөмбелә йолдызлыгының, ягъни челлә аеның урталарында кайтып төште. Нә аяныч, өенә кереп, мондагы тын вә имин йортның һавасын сулауга, Бөрҗәндәге һәм кайту юлындагы кайнарлыгы сүрелеп калды. Ул бит, туган туфрагына аяк басуга ук, шәкертләренең һәм фикердәшләренең бер ишен – Гъәйнә-Уса якларына, икенчеләрен – Себер юлына, өченчеләрен исә Чистай вә Казан өязләренә чыгарып җибәрмәкче, халаекларны дәррәү күтәрелергә чакырып, чаң сукмакчы иде. Мәгәр ниятен җиренә җиткерергә ашыкмады. Юынып, ашап-эчеп алуга, кабат ак якка кереп бикләнде, намазлыгы өстенә утырып уйланды да уйланды.

Болай суынып-сүрелеп, шикләнеп-шөбһәләнеп калуының сәбәбе бөрҗәннәрнең артыннан куып җитеп тапшырылган хәбәрләре иде. Ие, Бөрҗән иләве тулысынча купмады, Себер юлыныкылар исә бөтенләй атларга да менмәде, хәтта гомерлек гыйсъянчы саналган Юлай булып Юлай старшина кымшанмады. Өстәвенә «Оренбур ягыннан бихисап урыс пулклары килә икән» дигән сүзләр йөри. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, кичә генә соңгы төнгелегендә аны куып җиткән чапкын болачы башкортларның йорт-җирләре белән кыр казахлары ягына качып китүләрен җиткерде. Димәк ки, ул ниятләгән, ул уйлаган дәррәү кузгалу барып чыкмады. Нишләргә? Мондый хәлдә Гъәйнә татарларын күтәрергәме? Татар-мишәрләрне җилкендерү аларны да күрәләтә тәмугка илтеп тыгу булмасмы? Уй-исәпләре шулкадәр дә буталчык, авыр иде ки, Батырша тәмам чиргә сабышты, урынга ятты.

Тән вә рух зәгыйфьлеге эчендә киң агач караватында атнага якын аунады мулла. Шул чарасыз көннәренең берендә капкасы төбенә дүрт сибайлы килеп туктады. Ул да түгел ишек шыгырдады, алгы якта мишәрчәрәк итеп: «Узарга ярый торгандыр бит», – дигәннәре ишетелде.

Бу көннәрдә ялгызы бәргәләнеп, шулкадәр йончыган иде ки, тавышка җиңеләеп киткәндәй булды, миһманнарына каршы чыкты Батырша. Йөрәге сизенгән икән, килүче Гъәйнә абызы Исхак мелла иде. Батырша аны кочагына алды, мәгәр сәламенә җавап кайтарырга теле тотлыкты. Кунагын җилтерәтеп ак якка алып керде, аны көчләп диярлек урындыкка утыртты да гаҗизлектән сары суккан күзләрен абызга төбәде:

– Сөйлә гел, Гъәйнәдә ни хәл вә ни хәбәр?

– Хальләр әүвәлгечә, – дип башлады Исхак, суза төшеп. – Халаеклар көтә-көтә көтек булдылар, мәгәр коралларын ташламадылар. Алай да үзлегеннән күтәрелеп чыгарга җөрьәт итүче юк, сән вәлинигъмәттән хәбәр вә фатиха көтәләр, хәзрәт. Бән беләмен, сәнең монда әзер чирү дә, кораллы яугирләрең дә юк. Вәләкин хикмәт анда түгелдер. Сән безгә өч-дүрт булса да кешеңне җибәр, хәзрәт, йорттагы мишәрләрнең инанмагы вә куәтләнмәге өчен. Гъәйнәләр үзләренең ялгыз түгеллекләрен белсеннәр.

– Хәердер, – дип җаваплады Батырша, бөтен йөзе белән яктырып. Ул инде, тәмам савыкканын тоеп, элеккеге шат вә куәтле хәленә килгән иде. – Кайтыңыз, әзер торыңыз, берничә кеше җибәрермез, инша Алла Тәгалә.

Шыгырдап ишек ачылды, һәм бусагада Зөлхәбирә күренде. Ул, әллә ире хафасыннан, әллә яңарак кына өченче оланыннан котылганга, тәмам суырылып, ябыгып калган иде.

– Сиңайтәм, табын әзер, – диде ул гадәтенчә сабыр гына.

– Хубдыр, – дип куйды Батырша зур канәгатьлек белән һәм кабат миһманына борылды. – Әй мелла Исхак, юлдашларыңны алып кергел, капкалап алсыннар.

Табында яу турында кабат сүз чыкмады. Кунаклар самавырда түгәрәк килеш пешкән йомырканы арыш ипие белән ныгытып, чәй эчеп алдылар да кайтыр юлларына кузгалдылар. Батырша исә үзе белән ерак юлдан кайткан Борһанны эзләп китте. Көтмәгәндә урамда Ибраһим атлы шәкертенә юлыкты. Ул егетне мәдрәсәнең тып-тын ихатасына алып керде һәм, як-ягына каранып алганнан соң, йомышын әйтте:

– Хәзер үк ат менеп ал да, Орыш авылыннан – Галәкәйне, Миргасыйм карьясеннән – Максудны вә Уразколны һәм дә Торнадан Йосыф мелланы алып килгел!

Ибраһим да, чакырылган бәндәләр дә атларын кызганмаганнар, күрәсең, өйләдән соң дәшелгәннәрнең дүртесе дә мәдрәсәдә иделәр инде. Мулла кунакларны һәм үзенең төп ярдәмчесенә әверелеп беткән Борһанны мәдрәсәнең караңгы һәм салкынча бүлмәсенә алып керде, озын-озакка сузмый, нотыгын сүзләде:

– Сезне аның өчен өндәдем, – диде ул Исхак абыз килеп киткәннән бирле ныгып, көрәеп киткән тавышы белән, – якшы атларыгызга менеп, Гъәйнәгә барыгыз. Әүвәл мелла Исхакка юлыгыгыз. Аннан ул күрсәткән Гъәйнә җәмәгатьләре берлән Урал, Ирәкте, Гәрәй иләүләре халаекларына барып, аларны алып килерсез. Сез кайтканнан соң, шул ук тәртип берлә Әй буйларына вә һәм Шайтан-Күдәиләргә – әлхасыйль барча Себер юллыларга вә һәм мөселманнарыбызга кушылып, хак җәл72 вә гъиллә73 хәзрәтеңдәй нәсрәт74 вә истиганәт75 теләп, безнең мөселманнарыбызны җәберләп вә хак динебездән чыгарып, батил76 дингә күндермәккә һиммәтләнүче чиктән ашкан залимләр илә, динебезгә вә дөньябызга мозарәт77 вә яралар ясаучы кяферләр илә каршы торышып җаваплашыйк, динемезне әгъла кылмакка һиммәт итәек.

Егетләр аның чакыруын беравыздан кабул иттеләр:

– Динебез хакына җаныбыз фида улсын, өебезгә кайтаек, юлга әзерләнәек, – диделәр.

Алай да Йосыф мулланың үз фикере бар икән:

– Вәлинигъмәт, бәне Гъәйнәгә җибәрмәгез, бәне Әй буена юллагыз, анда белешләрем күптер, – диде ул.

– Хәердер, бигрәк тә әйбәт, – дип, аның сүзен хуплады мулла.

Егетләрне өйләренә озатты да үзе урамга чыкты Батырша. Ул инде ябай халык белән очрашуны тансыклаган, алар белән сүзләшүне сагынган иде. Йортыннан ерак та түгел ихата киртәсенә таянып торучы ике адәмне күреп алды. Солтан Акбалтыр углы белән агасы Мостафа икән. Мулла килә-килешкә сүз катты:

– Ни сүзләшәсез?

Бераз дәшми торганнан соң, Солтан телгә килде:

– Гъәйнә иләве халкы атларга атланалар, бире таба киләләр дәю күптән ишетәбез. Әгәр ул тарафлар килсә, безнең мишәрләребез дә һич икеләнми атларга менәрләр иде.

Сүзгә йөнтәс кашлы, аз сүзле агасы Мостафа да кушылып китте:

– Анлар килүен көтмәс тә иек, шаять. Безнең мишәр халаекларын Яныш вә сотниклар туктатып торалар, – диде.

– Сабыр итегез, өметегезгә җитешерсез, – дип юатты аларны Батырша.

Ирләр шулай сөйләшеп торган арада, авыл башында ниндидер атлылар күренде. Кулларында сөңге, җилкәләрендә ян-садаклар. Кораллы бәндәләр күренүгә, Батырша тетрәнеп китте – халаекларның кузгалуы микәнни?!

Мәгәр аның өмете акланмады. Атлылар Карышбаш аша узучы арттагы авыллар булып, Бөрҗән башкортларына каршы поход чыкканнар, имеш. Бу хакта аңа әлеге дә баягы Галәкәй сөйләде. Батыршаны күрүгә, егет орышлылар төркеменнән аерылып чыкты да хәзрәтне бер читкә тартты, ашыга-кабалана тезәргә тотынды:

– Әй хәзрәт, Указ килгән. Нугай юллары кузгалганнар, ыстаршина Яныш командасы, атларга менеп, анлар өстенә барсыннар дип. Үгә кайтсам, бәне походка язып, чирү кешеләре өстеннән сотник итеп куйганнар. Гъәйнәгә бармак мөмкин түгел. Әмма, хәзрәт, күңелегезне хуш тотыгыз, бәнем Гъәйнәгә бармакымдан походка бармакым хубрактыр. Мөселманнар кузгалуга, бән үз кулым астындагы кешеләрне сезнең карамакка алып кайтырмын.

– Хәердер…

Батыршага яңа мәшәкать өстәлде: Гъәйнәгә бару өчен, янә ике кеше табарга кирәк иде. Ул, Борһанны табып, аңа Мөслим старшина командасыннан Әхмәрне, Казан өязле Исмәгыйльне алып килергә кушты. Ул арада Миргасыйм авылыннан Максут белән Уразгол күренде. Егетләр бар да җыелып беткәч, мулла баягы нотыгын кабатлады. Мәгәр көрәш дәртеннән алгысыган яшьләрне үгетләп торуның кирәге юк иде. Алар атлары кебек үк ярсу – көн кичкә авышкан дип тормадылар, шунда ук Гъәйнәгә карап юл чыктылар.

Инде бүгенгә ниятләгән эшләре эшләнгән, өенә кайтып тәһарәтләнергә, ахшам намазын укып алырга да мөмкин иде. Шул уй белән йортына ашыкты. Вәләкин башындагы дөнья хафалары намаз-гыйбадәттән өстенрәк иде. Уенда күргән-ишеткәннәре яңарды, шуларның берсе, нарат шырпысы сыман, миенә төртелеп калды: «Димәк ки, Яныш старшина Бөрҗән халаеклары өстенә поход чыга. Тукта-тукта, Указ хәтле Указ булгач, бер Янышка гына килмәгәндер бит ул, барлык мишәр старшиналарына юллангандыр. Сөләйман Дивай углы да, Шәрип Мерәк углы да, башкалар да ошбу мизгелдә Бөрҗәнгә походка җыеналардыр. Йа Хода, монысы ни була инде тагын?! Мөселман белән мөселман суешсынмы, хак дин кешеләре бер-беренең каннарын койсынмы?! Тукта, бәлки, бу хәлне булдырмый калырга мөмкиндер. Бит ул вирнай старшиналар да мөселманнар лабаса! Күңелләрендә аз гына иман заты булса да, үз кан кардәшләренә кылыч күтәрмәсләр. Тик үгетләргә кирәк үзләрен». Бүген Сөләйман старшина янына барып җитешмәс инде анысы. Ә менә Яныш Чуртанлыкүлдә генә. Бүген үк кузгалмаган булса өлгерә әле, өлгерә! Ул, капкасына җиткән җиреннән кисәк борылып, ике чакрымдагы Чуртанлыкүлгә китеп барды.

Авыл очында аңа Салих Мөкләй углы очрады һәм тынына каплана-каплана, тыңкышланып зарланырга тотынды:

– Чал сакалларыма карап тормаганнар, хәзрәт, пахудка язганнар. Шул хәсис Яныш этлеге инде… Мәгәр бән авылдашларга әттем: үз мөселманнарымыз илә сугышып, кыйрулашмагыз, дип. Ие, кылычымны мөселман канына буясым юк!

– Афәрин, Салихҗан, афәрин! – дип мактады аны Батырша җавабында. – Орышмау гына да түгел, мишәрләребезне явыз дошманнарыбызга каршы борырга кирәк. Тырышканда, иншалла, анысын да булдырырсыз.

– Әй вәлинигъмәт, сүземне авызымнан тартып алып әттең. Карышбашлар берлә нәкъ шулай дип сүзләштек тә без.

Хәерлегә булсын. Яныш бүген яңа туган сабыйдай аек, башына кәләпүш киеп, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде. Мәгәр чырае чытык, хафа-хәсрәте йөзенә чыккан. Алай да мулланы ачык каршылады, өстәле янына утыртты, чәй ясады. Батыршаның исә чәй эчкән булып иркенләргә, киерелеп сүзләшергә вакыты тар, теләге дә юк. Ул турыдан-туры төп йомышына күчәргә булды. Чәйне чынаяк астына бүлеп бер йотты да старшинага текәлде:

– Ни хәл вә ни хәбәр, Яныш агай?

Старшина Указ килүен, анда ниләр язылганын сөйләп бирде. Аннан авыр итеп көрсенде дә:

– Дәхи әллә нинди хәлләр булыр, һәр тарафтан төрле хәвефләр ишетеләдер, – дип, сүзен түгәрәкләде.

Әмма Батыршаның теле әле ачылып кына килә иде.

– Әй Яныш агай, – диде ул дустанә генә, – үзегезгә мәгълүмдер, җаһил урысларның гайәтдән кичкән золымлыклары вә җәфалары сәбәбендән мөселманнарымыз төрле бәлаләргә тарып торалар, дин вә дөнья көтешләре тарлыгыннан бичара вә битакәт булмаклары өчен, ерткыч бөркетләрдән өркеп очарга вә качарга әзерләнгән кошлар тик торалар. Ул мескен мөселманнарымызның бу рәвешле гаҗизлек хәлләрен күңелеңә китереп, анларны яклау хакында фәһем итмәймүсең? Мөселманларымыз илә бергәләп дин вә дөньямыз мәнфәгате хакына ул хәсис вә гайәтдин кичкән залим вә җаһил кяферләргә җавап бирик, аларның золымлыкларына каршы чыгыйк мәллә, дим.

Яныш авыр сулап куйды, дәшми-тынмый гына чынаягындагы чәен эчеп бетерде һәм кунагы кебек үк, әйтерсең гомерлек ахирәте, җылы һәм йомшак итеп сөйләп китте:

– Әй вәлинигъмәт, барча хәлләр мәгълүмдер. Беләбез кем, залимнәрнең җәфалары хәлдән кичкәндер вә көннән-көн артадыр. Әле менә тагы йортларымызда аз бәһагә эшләнә торган дегет кулланып күн ясау тыелып, халаекларыбызга балык мае сатып алырга боерылды. Бер-ике сум чыгарыр җирдә ун-егерме сум тотарга калабыз. Әй, нигә сүләп торырга?! Эшләгәнең эт җыяр, арка буен бет җыяр. Безнең хәлемез әнә шуңа охшаш. Әйләнер тәкатемез юктыр, тирә-ягыбыз уттыр… Сабырлык берлә өмидтә тораек. Ислам гаскәрләренең килү хәбәрләре көннән-көн күбрәк ишетеләдер. Әгәр Ходай ул өмидкә җиткерсә, иншалла, бертөрле хәл итәрбез. Вә иллә мондагы аз мөселманнарымыз илә һиммәтләнер улсак, туфрак тик бик күп гаскәрле кяферләргә каршы тора алмабыз вә йортларымызны ташлап качмый башка чара тапмабыз. Барча авырлык безнең өскә төшәр. Башкортларга нәрсә?! Бер-бер хәвеф ишетсәләр, һа дигәнче хатыннары, кызлары берлә айлык азык-төлек алып, атларына менәләр дә җил тик җиңел күчәләр. Бәс, безгә бу хәлдә сабырлык кирәктер. Карап тораек, кем алдыра төшсә, шул якка аварбыз.

72.Җәл – олы, бөек.
73.Гъиллә – һәйбәт.
74.Нәсрәт – ярдәм.
75.Истиганәт – булышлык.
76.Батил – бозык, дөрес түгел.
77.Мозарәт – сугышу, янау.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Средний рейтинг 5 на основе 3 оценок