Kitabı oku: «Батырша», sayfa 25
Бу кадәр дә сансызлыктан каны кайнап чыкты Батыршаның, үзе дә сизмәстән, тавышын күтәрде:
– Хак сүзне әйтмәк тиешледер, Яныш агай. Сәнең хәлең хәйләсе беткән, йоны җиткән төлкегә охшаштыр. Артыннан эт басып җиткәч, койрыкны гаһ уңга, гаһ сулга салыр. Юк, сабыр гына утырып булмас, ыстаршина.
Ул эчелеп бетмәгән чынаягын этеп куйды, кисәк торып, урыныннан кузгалды, кайнарланып чыгып китте.
Иртәгәсен башка старшиналар белән киңәшергә тиеш булса да өлгерми калды Батырша. Мишәрләрнең байтагы, һәрвакыттагыча, бола кубарган халаеклар өстенә походка чыгып киткәннәр иде инде. Мулла, оясына ерткыч янаган ана кош мисалында, йорты белән мәдрәсәсе арасында туктаусыз йөренә-йөренә, Гъәйнәдән хәбәр көтте. Әмма хат-хәбәр күренмәде. Шик-шөбһә, борчылу-гасабилану эчендә сәгатьләр, көннәр үтте, ашкынулы уйлары ташкынында ялгызы шашынды Батырша.
Ихтилалның илһамчысы җибәргән дүрт кеше һәм аның яуга фатихасы Гъәйнә тарафларының кәеф-халәтләрен үзгәртте дә куйды. Моңа чаклы үзләренең уй-ниятләрен иң якыннарына да белдерергә шөбһәләнеп йөргән кешеләр, баштанаяк коралланган хәлдә, урам-мәйданнарга чыктылар, берсен берсе тиз үк, менә бүген үк кяферләр өстенә кузгалырга ярсыттылар. Бигрәк тә Чурагол һәм Исхак абызлар, ясаклы татар Акчура Яһутай углы әрсезләнделәр. Элегрәк вәгазьләрен аулак чокырларда, ерак урманнарда гына сөйли торган бу кешеләр, Батыршаның кыздырмак вә егетләмәк хатын кулларына тотып, мәчетләрдә, базарларда күренделәр. Бәндәләр, бәйге якынлашуын сизгән айгырлар кебек, алайларга тупланды, бүген үк дарга асылырга тиешле түрәләрнең исемнәре ачыктан-ачык яңгырады.
Анысы моңа хәтле дә тик ятмады Гъәйнә халкы. Алачык учакларында һич кенә дә ут сүнмәде: тимерчеләр, берсен берсе уздырып, кылыч койды, сөңге очлады, ук башаклары чүкеде, чукмарларны тимер белән тышлады. Башап, Солтанай, Түмгәк һәм Акколыш авылларында, – кыскасы, бөтен Тулва буенда бүген үк орышка ташланырга әзер атлылар тупланды, Сәгыйть Чубаркин алар белән чын сугыш уеннары уйнады.
Ул арада Гъәйнә иләвенә яңа хәбәр таралды. Имеш, ясаклы татарлар урыс авылы Медянкидагы Шәвкун бакыр заводына һөҗүм иткәннәр, имеш, Торговиж һәм Сокольск хәрби ныгытмаларын камаганнар, имеш, Быково авылы урыслары Ачит кальгасына качып китеп кенә котылганнар. Әмма бу сүзләрнең күбесе уйдырма иде. Мәгәр алар ният ителгән максатларына ирештеләр: халык тәмам кызды, ярсыды, шашты.
Ниһаять, яу дәртеннән алгысыган татарлар түзмәделәр, волость үзәге Кызылъярга таба кузгалдылар, 28 август иртәсендә монда җыелган җайдаклар, авылга гына сыешмыйча, ындырлар артына ук бүселеп чыкканнар иде. Урам-тыкрыкларда, базар мәйданында шау-шу, ыгы-зыгы, гауга, һәркайсы сөйли, кычкыра, кулларын бутый. Хәер, игътибарлырак тыңлаучыга аларның ни дәгъвалауларын, нәрсә таләп итүләрен аңлавы мөмкин иде. Әнә берсе – төп кебек тазасы, бөтен битен көрән сакал-мыек басканы – шашып-тилереп кычкыра:
– Әй халаек, бирән зәхмәтенә тарыган ыстаршина Абдул Хуҗагол углын тотып дөмектерергә кирәк!
Икенчесе аңа куәт өсти:
– Ие шул, үзебезне йотканчы, җанын җәһәннәмгә олактырырга тәренең!
– Тыгынганнарын коссын, мөртәт! – дип кушыла өченчесе.
Тик күпме генә кычкырышмасыннар, ниятләрен гамәлгә ашыручы күренми. Шау-шу исә артканнан-арта, бәндәләр шашына. Шул мәлдә халык иң күп тупланган базар мәйданында ат менгән ике кеше пәйда булды. Йодрыкларын бутый-бутый акырышкан бәндәләр, ләгънәт-каргышларын онытып, җайдакларга текәлделәр. Ул да түгел, берсеннән икенчесенә күчә-күчә, авыл буйлап сүз китте:
– Акбаш батыр! Акбаш батыр!
– Тегесе – Мостай баһадир.
– Әйа, болар булгач, эш пешә!
Чыннан да, әлеге бәндәләрнең яше, пәһлеван гәүдәлесе Акбаш батыр икән. Ул янына елышкан болачылардан гаярьрәк күренгән дистәгә якын егетне алды да, аларны ияртеп, иләү агасының моннан ук күренеп торган гүрничәсенә таба китеп барды.
Инде алты дистәне тутырып килүенә карамастан, яшьләрчә җитез һәм чос Мостай исә бер төркем ирләргә ниндидер эш боерды. Тегеләре базар мәйданы артында ук буралып ята торган бура янына ашыктылар. Гыйсъянчы татарлар башлыгы Мостай үзе исә кемдер туарып ташлаган арбага менеп басты, беләгенә чукмар аскан уң кулын күтәрде – шау-шу тынып калды:
– Гъәйнәләр! – дип кычкырды ул, карлыккан тавышы белән базар мәйданын күмеп. – Без бүген ялмавыз ыстаршина Абдул Хуҗагол углы белән аның ялганчы битекчесен хөкем итәбез. Ошбу ике сасык бер сүздә булып халаекларны талады, анларының канын эчте. Инсаннардан Указ кушканнан артык ясак җыйды, шул акчага баеп типтерде. Күреп-белеп тордыгыз, һәр икәве алым алмакка маһир, күпме каз-үрдәкне, акчаны, он-итне йотты ул капкорсаклар. Алар башкалар исәбенә кардәш-ыруларын салым-алымнан коткардылар. Шул хәсисләрнең туган-тумачалары өчен башкалар чираттан тыш чирү хезмәтенә барды, олау куды, хөкүмәтнең башка йомышларына чапты. Җитте, азгыннарга – үлем!
Базар мәйданы өстендә күк күкрәгәндәй булды – йөзләрчә бугаз берьюлы дәһшәтле сүзне кабатлады:
– Үлем! Үлем!! Үлем!!!
Аннан инде әле тегеннән, әле моннан аерым авазлар ишетелә башлады:
– Указдан артыгын җыйган акчаларын кайтарсын!
– Әй, тамагына таш булсынсана, кабыргасыннан асарга үзен!
– Кылыч белән турап, этләргә бирергә диген!
Кычкырыша торгач сизмәгәннәр исә. Бая гына бура янына киткән ирләр кайрысы каезланган өч бүрәнә алып килгәннәр дә, аның икесен багана итеп утыртып, өченчесен өскә аркылы салганнар – капка сыман нәрсә әмәлләп куйганнар икән. Ул да түгел, Акбаш төркеме күренде. Таза-таза егетләр старшинаның кулларын артка каерып тотканнар да артына тибә-тибә бире алып киләләр. Аны кулга алу имин генә узмаган, күрәсең, Абдулның авыз-борыныннан кан ага, күз төпләре күгәргән, өсте-башы таланып, күлмәк-казакилары ертылып беткән. Старшинаны җилтерәтеп дар агачы янына китерделәр. Кайсыдыр аркылы агачка дилбегә ташлады, аны бик оста элмәкләп тә куйды.
Әмма Абдулны асарга иртәрәк иде әле. Халык аны хөкем итәргә дип бердәм кычкырса да, мәйданның бер ягында аерым төркем булып торган аксакаллар үз сүзләрен әйтмәгәннәр иде. Мостафа, арбадан төшеп, алар янына килде:
– Әйа, аксакаллар, сез нә дисез?
– Безнең сүз ил сүзе булыр, – диде күрер күзгә аксакалларның барыннан да өлкәнрәк чал карт. – Халаекларны алдап, хәрәм мал җыйган, динебезне, шәригать-йолаларыбызны санламаган адәм имгәгенә элмәк фарыз. Ил-җиргә гыйбрәт улсын! Амин.
Ул соңгы сүзен әйтеп бетергәндә, Мостай инде дар агачы янында иде. Килә-килешкә бая гына үзе басып нотык тоткан арбаны эләктереп алды һәм аны, җиңел генә сөйрәп, элмәк астына китереп куйды.
Хөкемгә тартылган старшинаны шунда мендереп бастырдылар, муенына элмәк кидерделәр. Егетләр төркеме шаулашып аның аягы астыннан арбаны тартып алуга, Абдулла Хуҗагол углы һавада асылып калды. Старшинаның гәүдәсе бер-ике мәртәбә тартылып-тыпырчынып алды да катты. Чырае башта кызарды, аннан күгәреп каралды, аркылы тешләнгән теле авызыннан чыгып зәңгәрләнде.
Мәгәр аны кызганучы булмады. Киресенчә, шашынган халык һаман да ләгънәтле, нәфрәтле сүзләр кычкыруында:
– Теге йомраны, писареның да башын элмәккә тыгарга!
– Ие, тәмугның салым-алымнарын теркәсен!
Анысын асып тормадылар. Мостай тегенең җирдә аунаган гәүдәсен бер җилкенүдә аягына бастырды да чукмары белән такыр башына орды – тегесе эһ дияргә дә өлгерми җан бирде.
Ничә еллар буе үзен кан елаткан түрәләрдән үч алу ләззәте авылга җыелган халаекны тагын да гаярьләндереп, комарландырып җибәрде, яшьрәкләр баш өсләрендә йодрыкларын, камчыларын болгый-болгый кычкырышырга тотындылар:
– Акбаш батыр! Алып бар безне кальгалар өстенә!
– Усасын да, Көңгерен дә туздырып ташлаек!
– Дөрләсен бөтен Чулман буе!
Сүзгә бик үк оста булмаса да, Акбашка да арбага менеп басарга туры килде – халык гөжләүдән туктады.
– Ашыкмаек, егетләр, – дип башлады гыйсъянчылар башлыгы сабыр гына. – Беркадәр алайларны барлаек, башлыкларны җыеп сүләшәек. Тагы ике көннән, ягъни ашлык сугу аеның берендә Уса-Көңгер юнәлешендә кузгалырбыз. Җыелу урыны – шушы Кызылъяр авылы, базар мәйданы.
Волость үзәгендә ике көн буе тынлык хөкем сөрде. Старшинаның дар агачына асылган, каралып кисәү булган гәүдәсе, халаекның котын алып, җилдә чайкалып торды. Аны җирләргә дигән фатихасын мулла өченче көнне генә биргән, имеш. Алай да Абдулның мәетен зиратка кертмәделәр. Старшина үләт базы янындагы шайтан таягы баскан кысыр җиргә күмелде.
Сентябрьнең берендә базар мәйданы иртә таңнан гөрләп тора иде инде. Биш дистә чамасы егет атларына менеп алганнар да поход чыгарга дәртсенәләр. Менә алай башлыгы да күренде, мәгәр ул егетләрне куандырмады.
– Бераз көтәек, җыела төшсеннәр, – диде Акбаш һәм каядыр китеп югалды.
Яугир егетләр, чарасызлыктан тел кашып, ярсыган йөрәкләрен басар өчен усал сүзләр кычкырышып торган арада, авыл башында ниндидер атлылар күренде. Йөз иллеләп җайдак! Кулларында – кылыч-сөңге, иңнәрендә – янсадаклар. Болай коралланып атларга менгәннәр икән, димәк ки, үзебезнекеләр. Болачы егетләр аларны шатлыклы авазлар белән каршылады. Әмма яңа килүчеләрнең чырайлары нурсыз вә ачулы иде. Җитмәсә, башлыклары – базык гәүдәле ир уртасы кеше – мондагылар янына килеп җитүгә, дәһшәтле боерды:
– Коралларыгызны ташлагыз да өйләрегезгә таралыгыз!
Болачылар аның сүзен уенга алдылар. Ник дигәндә, алар инде яңа алай башлыгын танып өлгергәннәр иде. Күршедәге Барды иләве старшинасы Туктамыш Ишбулат углы! Ул бит моннан атна элек кенә болачыларның Тулва тугаендагы җыенында, Гъәйнә иләве старшинасы Абдул Хуҗагол углын үлтерергә кирәк, дип, халыкны үзе үк котырткан иде. Нишләп әле бүген үзенең кан дошманы Абдулны аскан егетләргә мондыен көфер сүз сүзли? Шаярта, билгеле.
Әмма Туктамыш старшина шаярмый иде. Ул болачы егетләргә өстән генә мыскыллы карап-карап торды да янә үкереп җибәрде:
– Йә, ни дип каттыгыз?! Ян-җәяләрегезне, сөңгеләрегезне әнә теге кибет буена ташлагыз да марш, марш өйләрегезгә!
Егетләр инде аның уйнап сөйләмәвенә төшенделәр. Мәгәр бу бәндәнең кинәт үзгәрү сәбәбен аңламадылар. Кая ул әлеге кызу көннәрдә икейөзле һәм мәкерле адәмнең эчендәге этлекләрен аңышу! Соңрак, восстание ялкыны сүнеп калган имин елларда да, күпләр чын йөзен танымадылар әле Туктамышның. 1755 елның кайнар уты сүрелеп унике ел үткәч, старшина Ишбулатов Әби патша Екатерина-Саниянең законнар чыгару комиссиясенә депутат булып сайлангач кына күрәчәкләр аның саф асылын. Батырша явында ихтилалга теләктәшлек итмәгән, бәлки, көндәше Абдул старшинаны болачылар кулы белән юк итү өчен генә кысылгалап йөргән икән ул хәсис.
Базар мәйданындагы хәлне җиткергәннәр, күрәсең, атын камчылап Акбаш килеп җитте, ярсу айгыры Туктамышныкы өстенә менә язып тыелып калды.
– Сән, сән нишлисең, ыстаршина?! – дип үкерде ул, уйнаклаган атын бер урында тота алмыйча. – Кит, хәзер үк югал күз алдыннан! Югыйсә…
Ул, зыңгылдатып, кыныннан кылычын тартып чыгарды, аны башы өстенә күтәрде. Шул мәлдә нидер сызгыргандай булды – Акбашның киң күкрәгенә тал саплы ук килеп кадалды. Алай башы гаҗәпсенеп як-ягына каранды, аннан кисәк чайкалды һәм гөрселдәп җиргә барып төште. Аны яклап кылычларын алган тагын биш-алты егетнең дә гомерләре шулай ук уктан киселде. Болачыларның калганнары, кинәт хәрәкәткә килеп, авылдан читкә ташландылар. Мостай аларны Кызылъярдан ике чакрымда гына куып җитте.
– Тукта, туктагыз! Кая барасыз?!
Егетләр әле кая баруларын да, ни кылачакларын да белмиләр иде. Мостайны күреп, исләренә килделәр, өркетелгән куяннардай чабуларыннан кызарышып куйдылар. Мостай исә тыныч кына әйтеп салды:
– Хаклык сездәдер, мөгаен. Туктамышныкылар шактый ишле күренә, булган көч белән генә кыйрата алмабыздыр үзләрен… Ярый, әйдәгез Карышбашка, Батырша хәзрәт катына. Нишләргә кирәклеген ул әйтер!
Гъәйнәгә дип юл чыккан егетләре киттеләр дә суга төшкәндәй юк булдылар. Бер көн көтте аларны Батырша, ике көн көтте, үзе читлектәге арысландай йөренде. Гаҗизлектән аптырагач, Яхъяга юлга җыенырга, Гъәйнә хәлләрен белеп кайтырга кушты. Әйа, анысы да китте дә батты. Көтү, көенү эчендә атна үткәрде, хәбәрсез-нисез, тулы билгесезлек шартларында янә ике көн узды. Ниһаять, капкасы төбендә таныш түгел җәяүле пәйда булды. Әлеге бәндә сәлам бирмәде, телсез кеше сыман, шым гына билендәге калтасыннан язу чыгарды.
– Бу мәктүп кемнән вә сән кемсең? – дип сорады мулла, теткәләнеп беткән хатны кулына алып.
Сәер юлчы шунда гына телгә килде һәм серле генә сөйләп китте:
– Әй хәзрәт, бәнем кем идекүм вә бу язу кемдән идүке сәңа хаҗәт дәгүл. Бу язу эчендә әгъләм ителгәнне үзенә хаҗәт эшкә җәһәтлән. Вәләкин бу дустлык мәктүбе Борай җәмәгатеннән дәю белгел.
Борай якларыннан, димәк ки, дусты Сөләйман старшинадан. Мулла язуга бакты, шуннан файдаланып, юлаучы юкка чыкты. Мәгәр Батырша инде аңа игътибар итеп тормады, ул бөтен барлыгы белән хат эченә кереп чумган иде. «Имам-әл-мөселман мөллә Баһадиршаһ хәзрәтләренә әгъләмдер, – дип укыды ул, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата. – Сән ислам дине хакында һиммәт итеп, Гъәйнәгә дүрт кеше җибәрдекеңне динебез дошманнары – монафикълар аңлап, ул дүрт кешенең артыннан тәкрар-тәкрар күп кешеләр җибәргәннәр. Анларны тоту өчен вә халаекларны алдаулар, куркытулар берлә күңелләрене чүктерер өчен. Әмма ул җибәрмеш дүрт кешенең хәбәренчә вә һиммәтенчә Гъәйнәгә табыйгъ халаеклар мотлак улуп, гъәйнәләр килүгә атларга атланып, аларга кушылырга торалар иде. Вә һәм Гъәйнә халаекларының ярымы атларга атланганнар иде. Шул хәлдә ул монафикъларның кешеләре барып, «ворлар» тотарга килдек, халаекларда андый «ворлык» ка һич киңәш юктыр дип, кешеләр өстенә кешеләр тәкрар-тәкрар барып, халаекларның күңелләрен чүктереп, бәндәләр ике яры бүленгәннәр һәм кешеләр дә үтерелгән. Тагы ни хәлләр булырын Ходай белсен, кашки, халаекларны куәтләндерү өчен, күп кешеләр җибәрегезче, дәхи үз хозурында кешеләр алып торган булсаңызчы?! Ул динсез монафикълар ошбу төндә үзеңезне һәлак итмәк касдында торалар. Бик тизлек вә һәм саклык берлә башыңызны коткаруга җәһәтләнегез!»
Хат уйланырлык иде. Мәгәр уй диңгезендә кайнаудан мәгънә юк, нидер кылырга кирәк. Әнә кояш та баюга таба бара, тизрәк чарасын күрмәгәндә, сукыр тавыктай, кяферләр кулына төшүең бар. Ул, кайнап-кайнарланып, Борһанны эзләп китте. Ярый әле, анысы өйдә икән – ук башагы чүкеп маташуы. Батырша аны туры түшәм астына чакырып кертте, шәкертләреннән һәм тарафдарларыннан Карышбашта булган кадәр бәндәләрне җыярга кушты.
– Барлык кораллары вә атлары белән мәдрәсә ихатасына килсеннәр, – дип өстәде ул китәргә җыенган егеткә.
Үзе исә өенә ашыкты. Кайтып керүенә чоландагы җәясен, садагы белән укларын барлады, яу купканнан бирле беренче мәртәбә остазбикәсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә булды, Зөлхәбирәне ак якка чакырып кертте. Анысы ике айлык кызы Зәнваны имчәгеннән аермый гына, түшен каплый- каплый килеп керде:
– Ни бар, атасы?
Батырша хатыны каршына килде, бер кулы белән йомшак кына сабыйны тотты, икенчесен Зөлхәбирәнең аркасына салды һәм сагышлы сүз башлады:
– Әй җәмәгатьләрем, күземнең нурлары, күңелем сорурлары, хәлләребез мөшкелдер, үземне һәм дә сезне саклый алмадым. Бүген төндә йортыбызны монафикълар камап алуы, орыш булуы ихтимал. Бәңа исә качып китәргә туры килмәгәе. Остазбикә, нә кылгайсың? Йортта каласыңмы, әллә бәнем берлә китәсеңме? Яисә берәр шәкертем берлә Урал аръягына, туган төбәгеңә озатыйммы?!
Зөлхәбирә бәләкәчен күкрәгенә кыса төште, баланың йөзенә текәлеп, байтак кына дәшми торды. Аннан инде кискен генә әйтеп куйды:
– Ни күрсәк тә – бергә, хәзрәт!
Ул арада мәдрәсәгә көрәштәшләре җыела башлады. Батырша алар янына чыкты. Кичке эңгер-меңгер куерганчы, ике дистә чамасы кеше килде монда. Җәя-уклары, сөңге чукмарлары үзләре белән. Атларны иярле килеш мәдрәсә кырыендагы таллыкка яшерделәр, үзләре исә дәресханәдә йокларга булдылар.
Батырша соңгы төнен хатыны вә балалары белән үткәрмәкче итте. Өенә кайтып, аларны юлга әзерләде, ризыклар, кирәк-яраклар төенләште. Мәгәр әле таңга ерак иде. Ул ятып алырга ниятләде, әмма күзенә йокы эленмәде.
Бар белгәнен укый-укый таңны аттырды. Тәрәзәләргә сыек яктылык сирпелүгә, урамнан тавышлар ишетелгәндәй булды. Батырша кабаланып урыныннан төште, тәрәзә буена килде. Нәкъ аның йорты каршында кораллы җайдаклар йөренә иде. Ул, тын алырга да шикләнеп, баскан урынында катып калды. Кемнәр вә күпме кеше булыр? Тик болай торып, урамдагыларның кемнәр икәнен дә, саннарын да белеп булмый иде. Кем белә, алар, бәлки, мәдрәсә артлап, Карыш суы буеннан да камаганнардыр. Шунысы хак: бу кадәр атлыларның таң тишегеннән йортын урап алулары тикмәгә түгел.
Мулла шикләнеп-шөбһәләнеп торган арада, урамдагылар алдыннан тузгыган яллы кара айгырда кирпеч чырайлы, кызыл сакаллы берәү узды. Батырша аны күрүгә танып алды – Яныш! Хәзер инде бар да аңлашылды. Мөртәт җан, аны тотып биреп, түрәләр каршында үзен акламакчы.
Батырша алдагы якка чыкты, бала кочаклап яткан Зөлхәбирәгә эндәште:
– Җыен, остазбикә! Балаларны киендер дә, мәдрәсәгә килерсез. Бән анда булам.
Ул ук-җәясен алып мәдрәсәгә килгәндә, егетләр инде бар да аякта, ни кылырга белми аптырашып торалар иде. Хәзрәтне күрүгә, аңа ташландылар:
– Әйа, хәзрәт, һәр тарафтан камап алганнар. Йөз илле чамасы булырлар. Ни кылаек, нишләек?
– Йә, ярар, бөтенләй үк хәвефкә төшмәгез. Ходайга тәвәккәл итеп, авылдан чыгып карарбыз.
Нәние Зәнваны күкрәгенә кыскан, Таҗик белән Зөләйханы җитәкләп, остазбикә килеп җитте. Егетләр дә атларын җитәкләп килделәр. Батырша хатыны белән төпчеген аерым атка мендерде, Зөләйханы иярдәге бер шәкерте алдына утыртты, Таҗикның үзен аерым атка атландырды, мәгәр егетләргә аны күздән яздырмаска кушты. Үзе җиңел генә сикереп атына менде, җәя-угын кулына алды да айгырын мәдрәсәнең ачык капкасына таба атлатып китте. Тарафдарлары аңа иярде.
Капкага җитәрәк, барысы да коралларын орыш хәленә китерделәр. Ләкин сугышырга туры килмәде – урамдагылар, аларга карап, тын гына кымшанмый торалар иде.
Бу яктагы йортларга сыена төшеп, авыл башына таба киттеләр. Дошман як һаман да шулай тораташ сыман хәрәкәтсез. Борчулы киеренкелек эчендә дүрт-биш йорт арасы үтүгә, алда Янышның давыл яллы аты күренде. Старшина юлны кисәргә ниятли иде булса кирәк, айгырын урамга аркылы атлата. Батырша төркеме якынлашуга, ул кыныннан кылычын тартып алды, гайрәтләнеп кычкырды:
– Әй хәзрәт, кан койма, орышсыз гына бирел!
Батырша садагыннан ук алды, аны җәясенә ипләп, керешен тартты. Яныш исә, атын кисәк борып, кораллы егетләре артына кереп посты, шуннан сүгенә-сүгенә җикеренгәне ишетелде:
– Анагызның… карап каттыгызмы? Атыгыз, ат!
Егетләре исә кымшанмадылар да. Шуннан файдаланып, Батырша күн итеге үкчәсе белән атының корсагына тибеп алды – чаптырып китте. Төркеме аңардан калмады.
Читән акулча капкасын чыкканда мулла артына борылып карады – аларны куа килүче күренми, мәгәр Янышның тозлап-борычлап сүгенүе монда ук ишетелеп тора иде. Мулла карашы белән балаларын, хатынын һәм башка юлдашларын барлап чыкты да ныклы вә гайрәтле итеп:
– Аллага тапшырдык, – диде.
Ике дистә чамасы җайдактан торган алай авылдан алты чакрымдагы урманга таба юыртып китте.
Бу вакыт исә тәмам чыгырыннан чыккан Яныш, эт җыймас сүзләр белән сүгенә-сүгенә, үзенең егетләре арасында бөтерелә иде. Шашынган старшина сүгенеп кенә калмады, берәвенең яңагына сукты, икенчесен атыннан сугып төшерде, өченчесенең башы өстендә кылыч уйнатты. Ниһаять, тыңлаусыз егетләрен күндерүгә иреште: отряд теләр-теләмәс кенә авылдан чыгып китте. Яныш үзе кырый йортларның берсенә борылды.
Карышбаш тынып калды. Бу тынлык шулкадәр шомлы иде ки, хәтта көтү куучылар да күренмәде. Бермәлне ишегалларында, абзар-курада сыерлар кычкырыша, сарыклар бәэлдәшә башлады. Икеләнә-шикләнә генә капкалар ачылды, урамда куркынган мал-туар күренде. Ниһаять, кояш тәмам күтәрелеп җиткәндә, көтү басуга таба юл алды.
Алай да авыл төнге вакыйгалардан айнып җитмәгән иде әле. Кешеләр исләренә килергә өлгермәделәр, кыр капкада янә атлылар төркеме күренде. Җайдаклар, ак күбеккә баткан атларын чаптырып, урам буйлап үттеләр дә, туп-туры Батырша мулла капкасына килеп туктадылар. Төркем алдында килгәне ияреннән атылып төште дә капкадан эчкә узды. Гаҗәп, ишекләр ачык, өйнең асты өскә килгән, җан әсәре күренми. Мостай ишегалдында аптырап йөргән арада, гъәйнәләр янына Солтан Акбалтыр углы килде. Сәлам бирмәде, авыр көрсенеп әйтеп куйды:
– Соңардыгыз шул, соңардыгыз!
Әйе, соңардылар гъәйнәлеләр. Әгәр Карышбашка һич югы иртә таңнан килеп җитсәләр икән, хәлләр бөтенләй башкага әйләнер, Гъәйнә илен ялкын урар, ул гына да түгел, бөтен Чулман буен, Чистай, Казан өязләрен ут алган булыр иде ләбаса!