Kitabı oku: «Батырша», sayfa 26
Унберенче бүлек
Атында горур һәм гайрәтле утырса да, артыннан шиге куа килә иде Батыршаның. Чыдамады, тезгенен тарта төшеп, артына борылып карады. Яныш мишәрләре олы бер өер булып басу капкасыннан чыгып киләләр иде. Ул камчысы белән атына сыдырып алды һәм чаптырып китте. Яудашлары аңардан калышмады.
Ниһаять, урман авызына җиттеләр. Аерым булып алгарак чыгып торган карт каен күләгәсенә кергәч, Батырша кайнарланган атын туктатты, әле генә узган юлларына күз салды. Анысы тыныч һәм аулак иде. Мулла канәгатьлек белән битендәге тирен сөртеп алды, йөзенә елмаю чыкты:
– Шөкер, оланнар, котылдык бит мөртәтләрдән.
Туктаудан файдаланып, карашы белән юлдашларын барлап чыкты. Азайганнар бугай. Әйе, кимегәннәр: әле Карышбаштан чыкканда гына төркемдә ике дистәләп атлы бар дип чамалаган иде. Хәзер исә җәмгысы – дистә ярым. Димәк, башкалары ычкынган. Ә болары да ташлап китсә?! Батырша, үткер күзләре белән яудашларының һәркайсы йөзенә бага-бага, аларны кабат барлады. Юк, качмаслар! Монда аның иң якын шәкертләре, көрәштәшләре. Һәркайсы сыналган, кат-кат тикшерелгән. Ул дигәндә утка керергә дә, суга төшәргә дә әзерләр. Менә үзенең якташлары – Себер юлы мишәрләре Максут Аксин һәм Уразгол Исламов, Казан өязенең ясаклы чая татары Исмәгыйль Алкин, аның якташы – Мөслим Ибраһимов. Әнә мишәр егетләре Миррәхмәт Аксәетов белән Тимергазин, Көнгер өязе татары Дәүләтбай Кәҗәголов. Провинциянең төрле юлларында туып үссәләр дә, инде бертуган булып беткән башкорт егетләре Көчекбай Иманколов, Нури Басканов, Чурагол Миңлебаев. Җәмгысы – ун татар, биш башкорт. Алар берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе гаярь. Аннан да мөһиме – тугрылар. Бу бөркетләр белән теләсә нинди дошманга каршы торырга да, яманнан-яман бәлане ерып чыгарга да була. Алай да шатланасы урында көрсенде Батырша – арада аның үз улы булып беткән фикердәше Яхъя юк иде.
Инде борылып, урманга кереп китәргә дип торганда, дала түрендә ялгыз җайдак пәйда булды. Ул юлсыз-нисез җирдән, кылганнары котырып утырган тау битләреннән мондагыларга таба томырыла иде. Батырша җәясенә үрелде һәм шул мизгелдә атлыны танып алды. Чаптарын ак күбеккә төшереп, мулла артыннан ашыгучы бу бәндә Яхъя иде.
Аны кочып алырга әзер булса да, башкалар алдында хисен тышка чыгармады Батырша. Бары тик битараф кына:
– Менә Яхъя мелла да килеп җитте, – дип куйды.
Егеттән Гъәйнә хәлләрен сорап тормады мулла – болай да билгеле. Канәгатьлектән комарланып, атын урманга борды һәм кисәк йөрәге чеметеп, күңеле йомшарып китте. Әйа, урман, мәрхәмәтле урман! Сән үзеңнең бакыйлык гомереңдә кемнәрне генә җылытмаган да, кемнәрне генә ач үлемнән саклап калмаган. Рәхимсез бәла-казага тарыган күпме адәмиләр сыенмагандыр сәнең куеныңа, шәфкатьле урман! Йә, казага юлыккан оланнарыңның тагын бер төркемен кабул ит, яшел дәрья!
Мәгәр урман авызы шәрә һәм шыр иде. Куаклар юк, эре агачларның да байтагы киселгән – сирәк. Монда калу иләк белән каплануга тиң. Батырша тезгенен какты, атын урман ешлыгына әйдәде. Егетләре, аңа тагылгандай, артыннан кузгалдылар.
Күп тә үтмәделәр, юкә кисендеге лапылыгына килеп керделәр. Ял итү өчен урынның моннан да кулаен махсус эзләсәң дә тапмассың. Батырша туктады, атыннан төште һәм ян-җәясен кара-кучкылланып утырган юкә үрентеләре төбенә ташлады.
– Ягез, ял итеп алаек, оланнар!
Йокысыз төн үзенекен иткән – барысы да талчыкканнар иде, муллага кайтарып сүз әйтүче булмады. Атларын тагын да эчкәрәк кертеп, билдән үлән үскән бәләкәй генә ачыклыкка тышауладылар да, тамакларын ялгап та тормастан, кайсы кая җиргә аудылар.
Мәрткә киткәндәй күпме йоклаганнардыр, якында гына ир-атлар сөйләшкән тавышка уянып китте Батырша. Елан чаккандай өтәләнеп аягына басты, яшь юкә ботакларын кулы белән аралап, урман авызындагы ачыклыкка күз салды. Йөздән артыграк булыр җайдак бер тегеләйгә, бер болайга узгалап нидер эзли, ул да түгел, кабат бер урынга җыелып, нидер киңәшә. Сизелә: урманны тарарга җыеналар болар.
Батырша шулай күзәтеп торган арада, егетләр дә уяндылар. Мулла янына башлап Яхъя белән Казан өязле Исмәгыйль килеп җитте:
– Нәрсә бар, хәзрәт?
– Янышныкылар, ахры, безне эзлиләр, – дип җаваплады Батырша, тегеләр сыман ук шыпыртлап. – Вәләкин ыстаршина үзе күренми, хәсис…
– Нишләйбез соң, хәзрәт?
Сорау шыпыртлап бирелсә дә, аны егетләрнең барысы да ишеттеләр бугай, куркышып-шикләнеп калдылар, юкә куелыгына ышыкланып шым булдылар. Батырша исә бу мизгелдә уйларын кыл иләктән үткәрә, нинди дә булса карарга килергә тырыша иде. Әйе, эзәрлекләүчеләр аларны авылда ук камап алганнар иде бит. Мәгәр өсләренә ташланырга ашыкмадылар. Мәдрәсә капкасыннан чыгып, басу ягына китүләрен карап-күреп тордылар, ләкин ук атмадылар. Хәтта кем сасык җан Яныш әмереннән соң да урыннарыннан кымшанучы булмады. Аңлашыла ки, әлегә кораллы мишәрләрдә Батыршага карата яманлык касдлары юк. Монда исә Яныш үзе бөтенләй күренми. Орыштан курыккан хәшәрәт җанын сакламакчы, явыз.
Ничек кенә булмасын, бу хәлдән файдаланырга, кан коймый гына эзәрлекләүчеләрдән арынырга кирәк. Үзе яннарына барса, мәчеттәгечә вәгазь-нотык сөйләсә, аны аңларлар, хәерхаһлык күрсәтерләр, бәлки. Әйе, әйе, катларына килергә дә, сүзләшеп, үгет-нәсыйхәт ясарга мөселманнарга!
Ул инде, әнә шул карарына килеп, урыныннан ук кузгалган иде. Кисәк туктап, кире борылды, җирдә яткан ян җәясен, садагын алды, егетләргә эндәште:
– Мелла кем, Яхъя, һәм дә сән, Исмагул, бәнем берлә барамсыз?
Ике егет ияртеп, урман ешлыгыннан чыгып килүче Батыршаны күргәч, җайдаклар тып-тын калдылар. Ян җәясенә яисә кылычына үрелүче түгел, кыймылдаучы да юк – бар да тораташ булып катканнар. Аптырау вә гаҗизлектә калган атлыларга килә-килешкә кычкырды мулла:
– Әйа, мөэмин-мөселманнар…
Мәгәр дәвам итә алмады, сүзен кабахәт җикеренү авазы күмеп китте:
– Ни дип ат мылтыгы булып каттыгыз?! Атыгыз, чабыгыз шул уйнаштан туганны!
Тавышына караганда – Хәйбуш сотник. Әнә үзе дә күренде. Кипкән кабыктай чандыр Хәйбуш төркемдәгеләрне этә-ега алга чыкты, кулындагы мылтыгын гыйсъянчы муллага төбәде. Тагын бер мизгел генә тоткарлансаң да соң булачак иде. Батырша җәя керешен тартты, төзәми-нитми атып җибәрде. Сотник кинәт чайкалып куйды, кулындагы мылтыгын төшереп җибәрде һәм шуның артыннан ук үзе дә җиргә егылды. Ук аның, уң колагы яныннан кереп, башын үтә тишкән иде.
Бу хәл төркемдәгеләрне айнытып җибәрде, әмма коралга тотынучы булмады. Арадан кайсыдыр:
– Хәзрәт, безне атма, – дип ялварды. – Сәңа яманлыгыбыз юктыр, Яныш куганга гына килдек.
– Хәердер. Өйләрегезгә кайтыгыз, мөселманлар.
Эзәрлекләүчеләр белән очрашу болачылар өчен хәерле тәмамланды. Ләкин тагын да монда калу турында сүзнең булуы мөмкин түгел. Атларын тотып алдылар да урманның эченәрәк үттеләр. Лапылык баскан караңгы бер чокырга җиткәч туктадылар, ботак-сатакны кылычлары белән турап, куышлар ясадылар, аларның эченә үлән һәм яфрак түшәделәр.
Торлактагы тәүге көннәрендә үк атларның берсен суярга туры килде. Тамак тук, урын-җир көйле. Өстәвенә тирә-юньдә әбиләр җәе тантанасы. Пошынмаган җанга ни кирәк тагын? Вафасыз иркенлек һәм хөрлек егетләрне алдый, юата иде. Алар һич сәбәпсез көләләр, шаяралар. Бер Батырша гына, иреннәрен чәйни-чәйни, туктаусыз уйлана, алдагы көннәрен күз алдына китерергә тырыша. Ярый, хәзергә җылы, суеп ашарга атлары бар. Килер бер көн: салкын җилләр исәр, кар күренер, атлар да бетеп китәр. Җаен-әмәлен табып, базлар казыдың, – салкыннан котылдың да ди. Ә тамакны ни белән туйдырырсың? Дистә ярым ир-егеткә күпмегә генә җитәр ул атлар? Күр, әнә атна да үтмәде, инде икенчесен бугазларга туры килде. Юк, ризык хәстәрен хәзердән, кар төшкәнче күрергә кирәк. Егетләр, пар-пар булып, авылларны урап килсеннәр, тамакка кабардай ни дә булса юлласыннар.
«Сунарга» әүвәл, шушы төбәк кешеләре азык-төлекне тизрәк табарлар дип, Максут белән Уразголны озаттылар. Ләкин тегеләре шул китүдән суга төшкәндәй юк булдылар. Әллә карат отрядына барып каптылар, әллә… Юк, качтылар дип уйларга берәү дә җөрьәт итмәде. Дошман кулына төшүләре хактыр. Шуңа инанган хәлдә икенче парны – башкорт егетләре Сәфәр белән Чураголны юлга әзерләде хәзрәт, сак булу хакында кат-кат тукыды.
Бер көн көттеләр егетләрне, ике көн көттеләр. Әмма «сунарчылар» ның болары да хәбәрсез югалды. Шул хафага төшеп уздырган төннең таңында качаклар станында хыянәт мәгълүм булды – ясаклы татар Акчура аты, коралы-ние белән качып китте.
Монысы инде һич көтелмәгән вә башка сыймас бер хәл иде. Батырша хафага калды, сүрелде, сүзсезләнде. Ул, йөрәгендәге ачу-сагышларны басар өчен, урманны урап-урап килде һәм тагын бер рәхимсез ачыш ясады – урман алларында вә юлларында ниткәндер кораллы бәндәләр мыжлап тора иде. Чираттагы күзәтүеннән әйләнеп кайтканда, үзләренең станнары кырында ук өч кеше басып торганын күреп алды. Алар, качакларның куышларына төртеп күрсәтә-күрсәтә, үзара нидер сөйләшәләр иде. Әйа, эзәрлекләүчеләргә күптән мәгълүм икәннәр ләбаса! Батырша тегеләрнең кире киткәннәрен көтте, аннан ашыгып торлакка кайтты, егетләрен күтәрде. Юлга, фәкать юлга!
Бер көнлек җир китеп, Чирмеш урманына керделәр. Монысы инде Карышбашның үтәдән-үтә күренә торган вак-төяк агачлыклары түгел, чын мәгънәсендә карурман. Ул Чулман иделе буйлап ерак-еракларга сузыла – бер кереп адашсаң, исән-сау чыгармын димә. Хәер, монысы читтән караганда гына шулай тоела икән. Баксаң, адәм дигән азгын җан иясенең кулы ошбу карурманга да җиткән – кая карама, анда чирмешләр утын-бүрәнә кисеп яталар.
Аулаграк җир эзләп йөри торгач, сазламык уртасындагы калкулыкка, куе наратлыкка урнаштылар. Инде төннәр сизелеп суытты – аннан-моннан гына корыштырган куышларда тереклек итешле түгел. Янә дә килеп, урман чагыштырмача аулак, утынчы чирмешләрдән башка җан иясе күренми сыман. Качак башы тагын кая барсын да ни эзләсен? Сөңге очлары һәм куллары белән чокырлар казып, өсләрен ботак-сатак белән томаладылар.
Мәгәр көтелгән иминлек килмәде. Утынчы чирмешләр, әллә юри, әллә ялгышып, биш-ун кешелек төркемнәр булып, әле аннан, әле моннан стан янына килеп чыга торалар. Ярый әле аны-моны дәшмиләр, качакларны күрмәмешкә салышып, борылып китә торалар. Монысы бер бимаза булса, икенчедән, азык-төлек ягы хөртиләнде. Атлар инде бер кулдагы бармаклар белән генә санарлык калды. Ә калган егетләрне ризык артыннан җибәрүдә мәгънә юк – киткәне берсе кире кайтмый. Нидер уйларга, нидер хәл итәргә кирәк иде. Ахыр моңа сәбәп тә килеп чыкты.
Шулай беркөнне, Батырша карт нарат төбендә үзләренең киләчәк язмышлары хакында уйланып утырганда, торлакта чит-ят кешеләр пәйда булды. Өс-башлары сәләмә, аякларында – чабата, кулларында – балта-пычкы. Хак, утынчы чирмешләр. Тик ни калган аларга монда, ни даулаулары?
Янәшәсендә яткан ян җәясенә үрелде Батырша, чакырылмаган кунакларга каршы күтәрелде.
– Нә йомыш, знакумнар?! – диде ул, сүс сыман сакалы кендегенә җиткән, бераз бөкре чирмеш картына карап.
Тегесе чал мыегын сыпырып алды, кызарган күзләрен сөрткәләде, дустанә тавыш белән сүз катты:
– Сесне пик күп кораллы кешеләр эслиләр – ераккарак китегес, – диде ул, билендәге калтасыннан трубка чыгарып. – Каптырырлар, тәки катыр җиппәрерләр үсегесне.
Кайтарып дәшми генә, чирмеш картына озак карап торды Батырша. Тегенең чыраенда яманлык та, хәйлә-мазар да сизелми – дусларча ярдәм итмәкче, күрәсең, бахыр.
Урманчыларның башка сүз-йомышлары юк иде бугай, үз телләрендә нидер сөйләшә-сөйләшә китеп бардылар. Батырша исә әле һаман да баскан урынында уйланып тора иде. Әйе, чирмешләр хаклы: станның инде күптән каратларга мәгълүм булуы ихтимал – монда төпләнүләренә егерме биш көн үтте ләбаса. Мулланың фикере яктырып китте, баядан бирле янында уралган Яхъяга эндәште:
– Җыеныгыз, күчәбез!
Көн ярымлык юл китеп, очсыз-кырыйсыз урманның икенче бер төбәгенә төштеләр. Яңа урында да шул ук хафа, шул ук уй. Кешеләргә җылы урын, ризык кирәк. Алар исә юк. Инде атлары да икәү генә калды әнә. Батырша качакларны янына чакырып алды:
– Нишлибез?
Күпме генә баш ватсаң да, егетләрне азык эзләргә җибәрүдән башка чара юк иде. Хәзинәдә калган ике баш атта дүрт егет «сунарга» китеп бардылар. Батырша дүрт яудашы, хатыны һәм өч баласы белән торып калды.
Егетләр кичкә әйләнеп кайтмадылар. Ашык-пошык корыштырган салкын куышларда ачка бөкшәп кунарга туры килде. «Сунарчылар» исә иртән дә күренмәделәр. Ачлыкка үзе түзә иде әле Батырша. Ә менә балаларның өзгәләнүләренә чыдар чама юк. Чарасызлыктан гаҗизләнгән мулла, җәясен-угын алып, урман арасына кереп китте. Берәр киек атып булмасмы дип, ярты көн йөрде, мәгәр көзге урман, киек-җәнлекләре кырылып беткәндәй, тын вә аулак иде – утынчы чирмешләрдән качып беткәннәр бугай.
Башын салып кайтып килгәндә, кечерәк бер аланда поши күреп алды. Җәясенә ук элде, керешен тартты. Инде атам дигәндә, аландагы җанварның тышаулы ат икәнен шәйләп алды, җәясе үзеннән-үзе түбән төште.
Ул кыйналган-изелгән хәлдә куышына кайтып егылды, күзләрен йомды. Әмма тынгылык тапмады: имчәктәге Зәнва туктаусыз елый, өч яшьлек Зөләйха, әледән-әле шыңшып, ашарга сорый, җиденче яшенә чыккан Таҗик та өзлексез анасын йөдәтә.
Бу хәлдә ата йөрәге ничек түзсен?! Батырша ашкынып куышыннан чыкты, Яхъяны ияртеп, теге аланга таба китте. Бәхетләренә, ат һаман да шул урында кырау суккан үлән сабаклары чемченеп тора иде. Тышавын чиштеләр дә атны җитәкләп станга таба алып киттеләр.
Алашаны чалгач, тунап, эчен ачканны да көтмәделәр, муен өлешен чабып алдылар да корымлы чиләккә салдылар. Тагын сәгать ярымнан инде торлакта бәйрәм тантанасы иде. Әмма шатлыклы бәйрәм түгел иде бу.
Икенче көнне төш вакытында аларны ике дистәгә якын чирмеш урап алды. Кулларындагы чукмар-күсәк, балта-сөңге булуына караганда, ниятләре изгедән түгел. Башлыклары – әлеге дә баягы бөкре чирмеш карты. Тик ул теге көндәгедән нык үзгәргән – кызгылт күзләрендә хәтәр очкыннар.
– Пес сесне, – дип башлады ул кыю гына, – пер айдан пирле урманыпызда асырыйпыз, сесгә һич яманлык итмәенчә һәм дошманыгыска мәгълүм итмәенчә. Ахыр сес песгә яманлык иттегес, атымысны суйдыгыс. Инде куркамыс, үсемесне үлтерерсес дип. Коралларыгысны пирегес, үсегес китегес!
Батырша җәясенә ук элде, чирмешләр каршына басты.
– Атыгызны түләмәк безнең өстемездә булсын. Вәләкин бүген үзегез якын килмәгез, атармыз, – дип гайрәт орды ул, угын чирмеш картына төбәп.
Тегесе дә төшеп калганнардан түгел икән, җилкәсенә эл- гән җәясен алды, аңа ук элдереп, Батыршага төзәде, ләкин атмады. Мулла да угын очырып җибәрергә базмады.
Рәнҗүле булсалар да, бәгырьләре катмаган икән – чирмешләр борылып киттеләр. Әмма инде качакларга да монда калу мөмкин түгел иде. Булган кадәр әйберләрен төенләделәр дә кузгалдылар. Җәя-сөңге белән коралланган Батырша һәм Яхъя алдан юл сабып баралар, башкалар исә кырык-илле адым чамасы артта. Егетләр хәзинәдә бар кадәр әйберләрне һәм дә Зәнва белән Зөләйханы алмашлап күтәреп киләләр.
Үлән баскан сизелер-сизелмәс урман юлыннан әнә шул рәвешле ике чакрым чамасы үттеләр. Батырша инде, кулайрак урынга туктап, төн уздыру хакында уйланып бара иде. Кинәт артта Зөлхәбирәнең җан ачысы белән кычкырганы ишетелде:
– Сиңайтәм!
Борылып карауга шаккатты мулла. Урман юлында ниндидер җайдаклар айкала, кемнәрдер кычкырыша, балалар чырылдый. Башта ул ук атмакчы булып җәясен күтәрде. Әмма бу эшнең мәгънәсезлеген абайлап, ян җәясен җиргә атты, Яхъя кулындагы сөңгегә ябышты, үзе гаиләсе ягына ыргылды. Шәкерте исә сөңгесен кулыннан ычкындырмады, өстәвенә мулланы иңеннән тотып алды:
– Чү, хәзрәт, кызма! Аларны коткару мөмкин түгелдер. Үзең генә харап булырсың. Күрәсең ич, атлыларның исәбе юк.
Батырша баскан урынында катып калды, ике күз төбендә дә энҗе бөртеге булып яшь күренде, калтыранган иреннәре арасыннан йөрәгенең ярасы саркып чыкты:
– Җәмәгатьләрем, күземнең нурлары! Сезне һәм үземне яраткан бер Ходаема тапшырдым, бәхил булыгыз!
Яхъя исә, җан талашып, аны агачлар арасына сөйри иде:
– Әйа, хәзрәт, соңарабыз!
Чыннан да, җайдаклар инде болайга таба борылганнар, атларын камчылап, урман юлыннан киләләр иде. Җан саклау тойгысы җиңде – остаз белән шәкерт урман ешлыгына кереп югалдылар.
Өркетелгән боланнардай ярсып-шашынып төн ката күпме юл үткәннәрдер, яктырып килгәндә, бер чишмәгә тап булдылар. Туктап ял итә-итә, озаклап салкын су эчтеләр һәм чишмә башындагы зирекләр төбенә утырдылар. Шунда ничек туры килсә, шулай авып, йоклап киткәннәр, имеш.
Ниндидер тавышка сискәнеп, икесе берьюлы уянганда, дөнья ап-ак – тын гына утырып, тәүге кар ява иде. Искәрмәстән бер-берсенә карадылар, икесе бертавыштан кычкырып җибәрделәр:
– Әйа, нә кылаек?!
Хәл, вакыйган, ачыргаланырлык иде. Өс-башлары юка, авызга алырга бер локма ризык юк. Җитмәсә, үзләренең кайда икәнлекләрен дә белмиләр. Якын-тирәдә авыл яисә бәндәләр яши торган берәр урын бармы? Ошбу карурманда адашып, өшеп-туңып җан тәслим кылмаслармы? Бер-берсенә карарга уңайсызланып, әнә шул хакта уйландылар. Мәгәр күпме генә баш ватма, әлеге сорауларга җавап юк. Ни кылырга, нишләргә белми зар-интизар булып утыра торгач, Батыршаның чырае яктырып китте, колагына остазы Габделрахманның сүзләре ишетелгәндәй булды: «Башыңа бәла-каза килсә, үземә килеп егыл!»
– Әй мелла Яхъя, кузгал, китәбез, – диде ул, аягына калкып, – Казан юлына – Тайсуганга. Остазым Габделрахман ярдәменнән ташламас!
Шулаен шулай да, тик кай тарафта соң ул Тайсуган? Уңдамы, сулдамы, әллә әнә теге ястык болытлар артындамы? Алай да чарасыз катып торуда мәгънә юк. Олуг диңгездә бөтерелгән йомычкалар сыман, аклыкка төренгән агачлар арасына кереп киттеләр.
Кыйбланың да кай тарафта икәнен белмәгән хәлдә, тамырыннан кубарылган агачлар төбендәге чокырларда йоклаштырып, яп-якты булып калган карурманда атна чамасы уралдылар. Ачлыктан хәлсезләнеп, нәүрүз бүресе мисалына җиткән бу ике бәндәгә егылып үлүдән башка чара калмаган иде. Һич көтмәгәндә, шактый киң урман юлына килеп чыктылар. Яңа яуган карны арба тәгәрмәчләре ергалаган. Димәк, моннан кемнәрдер йөри, димәк, якын-тирәдә авыл бар!
Әҗәлләре җитмәгән икән әле – юл аларны бәләкәй генә татар авылына алып төште. Ярлы гына агайның җылы өе, таралып пешкән тары боткасы алар өчен фәрештә канаты булды.
Качаклар юл сораша-сораша, бер уңайдан хәер эсти-эсти Нәдер волостена килеп чыкканда, дөньяга инде кыш хуҗа булган иде. Туңудан тешләре тешкә тисә дә, Тайсуганга якты күздә керергә базмадылар, кайсыныңдыр ындырында саламга чумып, караңгы төшкәнне көттеләр.
Ниһаять, тирә-юньне эңгер басты, Батырша, оясыннан чыгып, аякларын язды һәм күптәнге таныш йортка таба кузгалды. Яхъяның аңа иярүдән башка чарасы юк иде.
Габделрахман аларны ачык каршылады, мәгәр чыраенда һәм үз-үзен тотышында ниндидер шик-өркү сизелеп тора иде. Табынны мулдан әзерләтте, әмма хатын-кызларга урам як тәрәзәләрне томаларга кушты. Аннан инде кунакларны өстәл янына утыртты һәм алар сүз башлаганны да көтми әйтеп куйды:
– Бән сәнең хәлләреңне беләмен, Баһадиршаһ.
– Белүең бигрәк тә әйбәт, хәзрәт, – дип, шатлыгын белдерде гыйсъянчы мулла. – Без бичараларны мәдрәсәңә сыендыра күр, шәкертләр сылтавы белән.
– Әй Баһадиршаһ, – дип өзгәләнде Габделрахман, кашыгын кулына алып, – инде өч-дүрт тапкыр пыр туздырдылар мәдрәсәне. Һәр шәкерттән пашпурт таптыралар, ата-бабасы хакында төпченәләр. Монда сыгынсагыз, үзегез дә кабарсыз, бәне дә хур иткәйсез. Ягез, аштан үрелегез.
Сөйләшми генә шулпага ябырылдылар. Батырша, үпкәләгән баладай, дәшми-тынмый ашавында. Тик ни дисең инде монда? Бәлки, чыннан да, хәл шулайрактыр. Хак, Тайсуган олы юлдан ерак түгел, узып-китеп йөрүче өзелмидер. Димәк, аулаграк авыллар ягына авышырга кала. Андый тыныч җир исә Шушма суы буенда гына.
Уйларын Габделрахман бүлде:
– Ачуланма, Баһадиршаһ, һич кенә дә сыендыра алмыйм. Мунчада йоклап чыгыгыз да иртүк кузгалырсыз, боерган булса. Анасы, мосафирларга ипи, җылы киемнәр әзерлә!
Итле токмач тансыклаткан иде. Алай да ашы аш булмады Батыршаның. Бар дөньяга рәнҗеп, теләр-теләмәс кенә тамагын туйдырды да, Яхъяны ияртеп, мунчага китте.
Алар, йокыларыннан торып, Зәй буе әрәмәсенә төшкәндә, көн әле яктырмаган иде. Елгага җитәрәк, Батырша туктады һәм кайчандыр үзе кинәнеп печән чапкан аланнарга карап уйга калды. Колагына Тутыяның көмеш тавышы ишетелгәндәй булды – дөнья яктырып китте. Әмма рәхәт мизгел күз ачып йомганчы юкка чыкты, каршына мең сораулы карлы юл килеп басты.
– Йә, мелла Яхъя, нә кылаек? – диде ул янәшәсендә моңаеп торган егеткә.
Тегесе уянып киткәндәй булды, беренче кар күренгәннән бирле уйлап йөргәннәрен сыгып чыгарды:
– Әй хәзрәт, Алланың язмышыдыр имди. Әнә теге таллыкка керәек тә, кар өстенә ятып, ачлыктан вә суыктан туңып үләек!
– Юк, – диде мулла кискен генә, – үземезне үземез үлтермәк – шәригатебезгә хәрәмдер. Терек җанда өмид бар, диләр. Хак Тәгаләнең рәхмәтенә өмид өзмәек.
Сүзен әйтеп бетерде дә, кисәк борылып, тар сукмактан Зәйгә таба төшеп китте Батырша. Адымнарының ныклы һәм ышанычлы булуына караганда, ул инде нәрсәдер ният иткән иде.
Авылдан авылга уздылар, йорттан йортка кереп, азык-төлек эстәделәр. Салкын мунчаларда, салам эскертләрендә төн үткәрделәр. Бик тә кызыксынучыларга үзләрен: «Нәдер иләве Габделрахман мулла шәкертләремез», – дип белдерделәр.
Ниһаять, Сагышлы суының Шушма елгасына кушылган җирендә утырган Нәдер старшинаның иске авылына килеп чыктылар. Билгеле, аларны монда да һичкем көтми иде. Шунысы өметле – Иске Нәдер олы юллардан читтә, хөкүмәт кешеләренең күзеннән еракта. Халкы да үз мөселманнарың: ипи кыерчыгы булса да бирерләр, ачтан үтермәсләр. Авыл өстенә ишелеп торган тау башындагы урман авызына җиткәч, Батырша туктады һәм ничә көннәрдән соң беренче тапкыр хөр итеп әйтеп куйды:
– Шушында төпләнәбез, мелла Яхъя!
Шәкерте сагышлы күзләрен аңа төбәде, гаҗизлеге ярылып яткан сүзен авызыннан сыгып чыгарды:
– Өйләре бик бәләкәй күренә, хәзрәт, фатир төшермәсләр.
Батырша елмайгандай мөлаем карашы белән ошбу бәләкәй авыл өстенә карап-карап торды да кулын алга – Шушма ярындагы үрдә ялгызы моңаеп утырган манарасыз мәчеткә таба сузды:
– Безнең фатир анау Алла йорты булыр, мелла Яхъя!
Кич булганчы агачлар арасында таптандылар да, күз бәйләнүгә, кыю атлап, авылга таба киттеләр. Мәгәр урамга кермәделәр, ындырлар артлап мәчеткә уздылар. Бәхетләренә, мәчет чоланының ишеге бикле түгел иде. Аны ачып эчкә үттеләр, караңгыда кармаланып, идәнен ачтылар һәм аллы-артлы сикерешеп базга төштеләр. Бүгеннән, менә шушы мизгелдән, аларның йорты да, гаиләләре дә, мәгыйшәт иткән дөньялары да ошбу караңгы баз иде.