Kitabı oku: «Батырша», sayfa 27

Yazı tipi:

Уникенче бүлек

Гөнаһына кереп булмый, посып калу дигәнең аның гамәлендә түгел, ниятендә дә юк иде. Барына да шул махмыр шаукымы сәбәп булды. Исәбе – отрядны Хәйбуш сотник карамагында Карышбаштан чыгарып җибәрергә дә, бер-бер аулак почмакка сугылып, ияре бавындагы күн капчыкта чупылдап, күптән күңелен кытыклап йөргән хәмерне шәпләп авыз итмәк вә егетләрен куып җитмәк иде. Әллә инде төнне йокысыз үткәрү галәмәте, әллә кичен, Карышбашка кузгалыр алдыннан, шул шайтан суын күбрәк җибәргән, кырый йортларның берсенә кереп, йомры тутырып эчеп куюга, башы әйләнеп китте, күңеле болганып йөдәтте, озак та үтми мәлҗеп төште. Юк, бу хәлендә урамга чыгасы килми иде Янышның. Егетләренә генә түгел, дөнья хәлен белеп булмый дип, янында калдырган Хәчтерүш Карабашка да күренәсе итмәде. Хәрәм ризык җыюны карап-күреп торудан җиксенеп, каядыр чыгып олаккан йорт хуҗасының сәкегә өеп куелган урын-җиреннән киндер тышлы ястык сөйрәп төшерде һәм, хәл алырга дип, шунда таянды. Шул хәлендә йоклап ук киткән икән.

Яныш уянганда, кояш кыйбла янтәрәзәсенең карындыгын алсуга манган иде инде. Ул, үзенең озак йоклавына һәм шуңа да карамастан башының һаман да рәтләнмәвенә кәефе кырылып, сәке буендагы бәләкәй сабасына үрелде, янә бер чокыр тутырып эчемлек салды, аны үзенә бер олуг канәгатьлек белән эчеп җибәрде. Дөньясы түгәрәкләнеп, тын алуы иркенәеп китте, сабасы белән камчысын кулына алды да чыгарга ашыкты.

Алларындагы солыны ашап бетергән атлар иртән калдырган урында, туры түшәм астында, аягүрә черем итәләр, койрыкларын ялкау гына буташтырып, үзләрен борчыган чебен-черкине кугалыйлар. Алары урынында, тик шул хайваннарны саклап калган Карабаш кына күренми. Эчендәге җене кузгалып, хәсрәт сакчысын караштыра башлады старшина. Бакса, тегесе, дөньясын онытып, таралып, нигез буендагы чирәм өстендә йоклап ята. Яныш ике сикерүдә егет янына килеп җитте һәм сигезәрләп үргән камчысы белән Карабашның арт санына сыдырды.

Тегесе утлы кисәүгә баскан аю сыман үкереп җибәрде, яшен ташы булып урыныннан купты, атлары янына торып чапты.

– Уйнаштан туган, сасык, – дип сүгенде Яныш, аның артыннан җирәнүле карап. – Тиз үк атны китер!

Шулай дип кайнарланса да, урамга чыккач ашыкмады старшина, атын акрын гына атлатып, басу капкасына таба китте. Аңа тагылып диярлек җансакчысы кузгалды. Кая һәм нигә дип ашыксын соң Яныш? Егетләренең кай тарафта икәнен белми. Алай да чамалый, отряд Карышбаш урманын тарый булыр. Әмма урман кадәр урманга ялгыз башың дигәндәй ничек бармак кирәк. Ул Батыршаның этлеген кем белгән – әллә, шаять, агачлар арасында яугирләре өелеп ятадыр. Юк, анда бару һич кенә дә акыллы эш булмас.

Акулча капкасын чыгуга, айгырын Чуртанлыкүлгә борды Яныш, үч-ачуын басарга тырышып, камчысы белән атына сыпырып алды һәм җилеп юыртып китте. Әмма аның чаптырып кайтуы бушка иде. Авыл тын, егетләр күренми. Аларны эзләүдә мәгънә юк. Сабыр итәргә, үзләре кайтканны көтәргә кала. Ул атын йөгәне-ние белән ишегалдына җибәрде дә ак өйгә узды, йомрыны мөлдерәтеп тагын берне салып эчте, караватка чалкан ятып, хәл алмакчы булды.

Төшкә кадәр озак йоклагангадыр, күзләре эленмәде, оеп кына изрәп китә алмады. Үзенә үзе ачуы килеп, ишегалдына чыкты, сукыр ат сыман дапы-дөпе йөрергә тотынды. Әмма егетләрнең үзләре түгел, хәбәрләре дә юк иде.

Отряд кичкә таба гына кайтып төште. Яугирләрнең чырайлары сытык, күз карашлары боек. «Үзләренең гаепләрен сизәләр тагы», – дип уйлап алды Яныш һәм, аларга җикерергә дип, сүзләрнең иң усалларын, кешене кимсетә торганнарын сайлады. «Маңкалар, җебегәннәр, шул этне дә тота алмадыгыз!» – дип кычкырырга өлгермәде, Хәйбуш сотникның ат сыртына аркылы салынган гәүдәсен күреп алды. Бу ни дип, ничек булды дип сорамады, күңелендә ниндидер бер канәгатьлек бөреләнде. «Ярый әле, үзем бармаганмын, – дип сөенде старшина, шатлыклы йөзен егетләрдән яшерә төшеп, – югыйсә Хәйбуш сотник урынына үзеңнең үле гәүдәңне сөйрәп кайткан булырлар иде. Ә Хәйбуш нәрсә ул, дөмеккән икән дөмеккән – урынына башкалары әзер».

Ул әле баярак кына егетләре кайту белән, аларны ял да иттереп тормастан, янә алып чыгып китәргә, Батыршаның эзе суынганчы тотып, урыс түрәләре каршында дан казанырга ниятләгән иде. Хәйбуш сотникның кан каткан башына кырын-кырын карап алгалый торгач, суынып-сүрелеп калды. Әйа, Батырша белән шаярырга ярамый! Янә дә килеп, ни пычагыма аңа ул күсә78 мулла?! Әйдә, йөри бирсен, ни әйтсәң дә, үз мишәрең, гомер бакый күчәр башлары орынгалап, телгә килеп яшәсәләр дә, бергә кайнаган бәндә бит әле ул Батырша. Ирәйсен, мәгәр артыгын сикерә алмас, эзләгәнен табар. Әйе-әйе, Яныштан башка да хөкүмәт яклылар кулына төшәр, боерган булса. Кабар, капмый калмас. Әнә ич, тирә-юнь патша гаскәрләре, чирү кешеләре белән мыжлап тора.

– Ярый, өйләрегезгә таралыңыз. Кирәк була калса чакыртырмын, – диде ул моңаешып торган егетләргә.

Каргау вә каһәрләү, җикерү вә сүгенү көтеп, башларын иеп торган яугирләр басынкы һәм хәерхаһ тавыш белән әйтелгән бу сүздән соң җиңел сулап куйдылар. Старшинаның бер караганда – Фәттахым, икенче бакканда – фәлән нәрсәм дигәндәй, холкы үзгәргәнче дип, шыпын-шыпын таралдылар. Кайсыдыр Хәйбушның каткан гәүдәсен сотникның өенә алып китте.

Яныш исә ял итәргә, йокларга җыенмады. Теге шайтан суыннан тагын бер авыз итеп куйды да болдырга чыгып утырды, әйле-шәйле башы белән булып узган хәлләргә йомгак ясарга, алдагы көннәргә ниятләрен ныгытырга булды. Ие, бушка ияр туздырып, ат аягы бетереп йөрисе юк. Дар агачына аңардан башка да менәр саташкан мулла. Алай да… Алай да бөтен вирнайлар кубып, ду килеп, фетнәчеләрне аулаганда, өйдә яту килешмәс. Аллага шөкер, шушы яшенә кадәр патшага тугры хезмәт итте, олуг түрәләр кушканны җиренә җиткереп үтәде. Шуңа да «вирнай» дигән ат алды, хөкүмәт кешеләре каршында күз өстендә каш булды. Инде килеп, җиденче дистәне тутырганда, сынату һич тә ярамас. Батыршаны тотмаса тотмас, мәгәр бик тә тырышып эзләгән булып кыланыр. Хәер, болачыларны эзлим дип, әллә кая чабасы юк. Гыйсъянчы мулланың иярченнәре Карышбашның үзендә дә, тирә-як авылларда да җитәрлек. Шуларның берсен генә каптырганда да, «вирнай» дигән атына тап төшмәс, абруе абруй булып калыр, боерган булса.

Шул ниятенә тугры калып, Яныш иртәгәсен егетләрен җыйды һәм барыннан элек нотык тотасы итте. Егетләрен таш келәт күләгәсенә җыйды да әйтте:

– Күбегезнең Батырша муллага хәерхаһ икәнегез бәңа мәгълүм, – диде. – Шул явызны әүлия урынына күреп, олуг хата ясадыгыз, башкисәрне кулдан ычкындырдыгыз. Ярый, бән кинә кумыйм, ачу сакламыйм. Гафур рахман, узган эшкә – салават. Янә дә килеп, алда гөнаһыгызны юар, гаебегезне аклар эшләр чыгып тора. Анысы – гыйсъянчы мулланың иярченнәрен, инде Ходай кушып, җае чыкса, ата ворның үзен тотып, кул-аякларына богау салмак. Бүгеннән шул изге эшкә тотынабыз, насыйп итсә.

Куллары кылычтан бигрәк чалгы-сәнәккә күнеккән мишәр егетләрен каты кисәтсә дә, старшина үзе фетнәчеләрне тотарга атлыгып тормый иде. Алай да кызмача кызыл чыраена мәһабәтлек бирергә тырышып, арысланныкыдай чал яллы азау айгырына атланды, отряд алдына басты, гаскәрилекнең бөтен шартына китереп, ялангач кылычын болгап алды һәм, алаен ияртеп, поход чыкты.

Карат отряды имин игенчеләрнең котын алып, авылдан авылга күчте, вак урман-әрәмәләрне, кола-яланнарны айкады. Аннан-моннан җыелган сүзләргә караганда, болачыларга мөнәсәбәте бар дип фаразланган бәндәләрнең йорт-каралтылары асты өскә китерелде, әйбер-каралары ватылды, урын-җирләре туздырылды, ындыр-әвеннәр тентелде. Әмма ни Батырша үзе, ни тарафдарлары табылмады.

Шул рәвешле, атна чамасы дуамалланып йөргәннән соң, карат отряды Миргасыйм авылына килеп чыкты. Ошбу карьядән ике егетнең Батырша әтрафында уралганлыкларын тәгаен белгәнгә, старшина монда озаграк юанды. Гаҗәбе шул: куштаннар куйган балдан авыз итмәде, кыргый гадәтләрен дә оныткандай булды – егетләрне йорттан йортка йөртеп, болачыларны эзләтте. Калмады чорма-түшәм, калмады әвен-нәүрәп. Ләкин кара исемлеккә теркәлгән Максут белән Уразголның үзләре түгел, эзләре дә юк иде.

Өйләрне тенти-айкый, аларның берсеннән икенчесенә узгалап торган егетләренә карый-карый, Яныш йөзбашы Әбделмән капкасы төбендә озак уйланды. Ходайдан вакыты җиттеме, бүген авызына хәмер капмау галәмәтеме, зиһене ачылып китте, төпле уй йөртер хәлгә килде. «Юк, болай җил куып, вакыт үткәреп йөрү ярамас, – дип фикер йөртте старшина, чын аекларча. – Басуларда эш бетсә дә, ындырда сугылмаган кибәннәр өелеп тора. Аларны чабагач белән таптатып, бөртеген җилгәрәсе, Оренбур ярминкәсенә әзерлисе, сатарга дигәннән калганын амбарларга салып куясы бар. Амбар димәктән, яңасын бурарга дигән бүрәнәләре таралып ята – анысын да кышка калдырырга ярамый. Ә бер дигән аяз көннәр пүчтәк бер эш артыннан йөреп үтә. Янә дә килеп, поскан фетнәчеләрне болай һай-һаулап эзләүдә мәгънә юк, отряд якынлашуга ук, авылдан чыгып таялар булыр. Ул мәхлук болачыларның туннары тузган, җырлары җырланган бит инде. Хәзергә урман-әрәмәләрдә качып ятсалар да, кыш керүгә, ачлык аларны өйләренә куып кайтарыр. Эләгерләр, барыбер кабарлар. Алай да кем йөрде – Яныш йөрде дигәнне раслау өчен, әлеге ач әрвахларның берсен булса да аулау кирәк. Иң шәбе – кайда да булса яшеренеп, «ворлар» ның кайтуларын саклап яту. Урманнар һәм яланнар инде шыр һәм буш – ансат кына ризык табармын димә. Димәк ки, авыллары белән очлары өзелмәгән ул башкисәрләрнең, азык-төлек алырга кайткалап торалар булыр».

Ул шулай уй-исәбенә чумып торган арада, капка шыгырдады һәм артында Әбделмән йөзбашының ялагайлануы ишетелде:

– Токмач утыра, Яныш агай. Әйдә, өйдән рәхим ит!

Табын янына үзе якын иткән егетләреннән берничәсен юри чакырды старшина һәм, сәкегә утырып алуга, болай җил куып йөрүне ташлап, авылга кайтып китү хакында сүз кузгатты. Монысы юкка түгел иде. Белә Яныш: янында бер алдына, бер артына төшеп йөрсәләр дә, ул сотникларда сукыр бер тиенлек тә ышаныч юк – болачылар белән бер чыбыктан сөрелгәннәр. Карат отрядының кайтып китүе турында тиз үк урманга җиткерәчәкләр.

Ниятенең ныклыгын раслап, ул аштан соң ук атына менде һәм, егетләрен ияртеп, авылдан чыгып китте. Әмма Миргасыймның кырый йортлары күздән югалу белән, уңга – көз җитүгә карамастан ямь-яшел булып утырган таллыкка борылдылар. Әрәмә зурдан булмаса да, бәләкәй отрядны атлары белән бергә сыйдырышлы иде. Янышның исәбендә – егетләрне бишәрлекләргә бүлеп, алардан кизү торуны җайга салу, үзе исә, өенә кайтып, тынычлап ял итү, хуҗалык эшләрен карау.

Шул эш белән маташа торгач, көн тәмам кичкә авышты, кояш инде ерактагы урман артына төшеп бара иде. Старшина, тиешле фәрманнарны биреп, беренче бишлекне әрәмәдә калдырды да, калган егетләре башында кайту юлына кузгалды.

Алар, әрәмәдән чыгып, тузанлы юлга борылырга өлгермәделәр, үр сыртыннан каршыларына төшеп килүче ике җайдак күзләренә чалынды. Әлеге мескеннәр, андый-мондый хәвеф сизмичә, җай гына юыртып киләләр иде. Каршыларында пәйда булган атлыларны күрүгә, кисәк туктадылар, ул да түгел, борылып кирегә элдерделәр.

Яныш камчысы белән атына сыпырып алды һәм, корбанына ябырылган карчыга сыман, үргә томырылды. Егетләре дә, табыш барын сизгән бүре өере мисалында, старшина артыннан төштеләр.

Офыкта күренеп торган урманга хәтле шактый ара бар иде әле. Җитмәсә, качакларның атлары хәлсез, чабуларының юне юк. Яныш камчысын тагын бер селтәп алды һәм, җил канатында очкандай, качып баручыларга отыры якыная башлады. Егетләре исә, аңардан калышмаска тырышып, һай-һаулап атларын куалар.

Менә старшина качакларны басып җитте, аларны бер якта калдырып узды да айгырын юлга аркылы куйды, кылычын кыныннан тартып чыгарды.

– Тукта, туктагыз! – дип үкерде ул инде болай да туктап калган атлыларга. – Сез кем вә кай тарафларга юл тотасыз?! Пашпуртларыгыз бармы?

Көтелмәгән очрашудан куркышып-бөрешеп калган качаклар өнсез иделәр. Берсеннән-берсе таза, гаярь егетләр чолганышында калгач, бөтенләй нәүмизләнделәр. Шул мизгелдә каратларның берсе хихылдап көлеп җибәрде:

– Хи-хи-хи! Болар бит, Яныш агай, без эзли торган асыл кошлар – Миргасыйм авылыннан Максут белән Уразгол!

Искитмәле ганимәткә тап булдылармыни, бердәм шаулашырга, ыгы-зыгы итәргә тотындылар. Барыннан битәр шатланганы Яныш иде бугай. Ул, сөенеченнән хәтта каушый төшеп, ияре капчыгыннан чылбыр һәм богау йозаклары алды, качакларны бер-берсенә бәйләп, кул-аякларына зынҗыр салды һәм шөкәтсез итеп шаркылдап көлеп җибәрде.

Көләрлек тә иде шул: моннан ары болачылар аулыйм дип чабулап йөрисе калмады, түрәләр алдында «вирнай» лыгын раслаучы «дәлил» ләр кулына үзләре килеп капты. Җитмәсә, берьюлы икәү! Кем тотты – Яныш тотты! Башка старшиналар һәм урыс отрядлары бер башкисәрне булса да эләктереп карасыннар, әйдә!

Максут белән Уразголны Уфага ун гаярь егете белән үзе озата барды. Юк, мондыен җаваплы эшне берәүгә дә тапшыра алмый Яныш. Олуг түрәләр күзенә чалынырга шундыен җай чыксын әле! Бер уңайдан ил-җир хәбәрләрен дә ишетеп кайтыр, аннан инде иркенләп үзенең йорт эшләренә тотыныр.

Әмма хыялындагы тынгылык килмәде. Ул инде фетнәчеләрне Уфаның атаклы зинданына олактырып, үзен бөек яугир Искәндәрдәй хис иткән хәлдә Чуртанлыкүлгә кайтып китәргә җыенган иде. Уйламаганда-көтмәгәндә аны провинция кәнсәсенә чакырып алдылар һәм кулына гарәп хәрефләре белән нәкышләнгән кәгазьләр тоттырдылар. Әлеге кәгазьләр Сенатның Батырша явы уңае белән чыгарылган махсус манифесты һәм Оренбург губернаторы Неплюев җәнапларының грамотасы, имеш.

Провинция түрәләренең документларны үзенең ана телендә шәрехләүләренә карамастан, Яныш аларны юньләп тыңламады. Ие, бу кәгазьләрнең инде аңа кирәге юк. Ул үз эшен эшләде. Ул – җиңүче! Старшинага хәзер фәкать бер нәрсә мөһим: тырышлыгын күрсеннәр дә тиешенчә бәһаләсеннәр!

Алай да «биш йөз сум» дигәннәрен ишетүгә, ул тетрәнеп китте, тотлыга-тотлыга, әлеге җөмләне кабатлауларын үтенде. Пөхтә сакаллы, сары чырайлы түрә исә иренмәде, тагын бер кат, Яныш аңларлык итеп шәрехләп бирде:

– Да, да, старшина, Батырша явызны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билгеләнә! Дөрес, аның азгыннарын тоту да ифрат мактаулы эш. Ләкин падишаһка восстаниенең идеологы һәм башлыгы Батырша башы кирәк, господин Яныш.

Ул түрәнең соңгы сүзен ишетмәде, тәненә кисәк кенә керпе тиресен энәле ягы белән яптылармыни, тартышып-куырылып алды, тешләрен шыгырдатты.

– Би-и-иш йөз-з-з! Бу бит… бу бит тулы бер хәзинә! – дип кычкырды ул, тәмам шашып.

Уфадан ничек кайтканын хәтерләми Яныш: әллә очты, әллә әфсен канатында җилдерде. Юл буенча йөрәген талап кайткан кайнар уйлары, Чуртанлыкүлгә җиткәндә, әмер-канун булып миенә беректе. Бүгеннән хәмерне авызга да алмаска, яугирләргә йомшаграк булырга, көн вә төн йокламый, бөтен тирә-юньне айкарга! Нишләп якын-тирәне генә, ди, барлык Идел-Урал аймакларын актарырга, җирнең өстеннән табылмаса, астыннан табарга ахмак мулланы!

Этлеккә-әшәкелеккә килгәндә, Яныш сүзендә торучылардан иде. Дөньяда исерткеч барын онытты, егетләренә җикермәде. Мәгәр аларны тагын вә тагын куркытып куюны кирәк тапты: гыйсъянчы мулланы эзләүдә тырышлык күрсәтмәүчеләрнең үзләрен хәбесханә көтә! Монысы инде акыру-җикерүдән болайрак тәэсир итте – егетләр җитдиләнделәр, походларда иҗтиһад һәм чослык күрсәттеләр.

Яныш ашыга иде. Шулай булмый ни, биш йөз сум ярлыкаш акчасына кызыгучы бер ул гына түгел. Ишетүенә караганда, әнә «вирнай» старшиналарның барысы да атларга менгән, егетләрен күтәргән. Өстәвенә губернада урыс полклары мыжлап тора. Алар акылдан язган бер мулланы махсус эзләп йөрмиләр йөрүен, мәгәр очраклы рәвештә каптырып куюлары бар. Шуңа да ул көн вә төнне, ял-йокыны онытты, атна дигәндә үз командасындагы бөтен авылларны, урман-әрәмәләрне, чокыр-ерганакларны айкап чыкты. Әмма Батырша төтен булып очкандай югалган иде.

Күз алдына ат башыдай алтын булып килгән биш йөз сум хакында уйлана-уйлана шашынып йөргән көннәрнең берендә башына бик шәп бер фикер килде. Батырша ахмак түгел – якын-тирәдә посып ятмас. Ие, ие, ул инде еракта. Тик кайда? Урал ягында булмас – анда урыс гаскәрләре кайнап тора. Гъәйнә, Уса якларында да шул ук хәл. Оренбургка яисә Казан ягына барып чыкмый да чыкмый. Ихтималы – мулланың үз фикердәшләре – галим-голәмә, шәкертләр арасында яшеренү. Тукта, ул бит Нәдер иләвенең Габделрахман мулла мәдрәсәсендә гыйлем алган бугай. Ә Габделрахманның үзен дә дәһри дип сөйлиләр. Халаекларны аздыручы шунда гына, башка беркайда да түгел!

Тайсуганга алар төш аугач килеп җиттеләр. Ләкин Яныш авылга керергә дә, мәдрәсәне камап алырга да ашыкмады. Якындагы урманда кичне көттеләр. Әмма анда да кузгаласы итмәделәр. Төнге караңгылык тәмам куерып, этләр тынып калгач кына, авылны һәм тау буендагы мәдрәсәне камап алдылар.

Таң яктырып килгәндә, Тайсуган инде олы яу узган урынны хәтерләтә иде. Мәдрәсәнең һәм йортларның асты өскә килгән, төнге кунакларны һау-һаулап каршылаган этләр үтереп ташланган, мал-туар туздырылган, биш йөз сум дәртеннән тәмам кайнарланган старшина егетләре кулы астына туры килгән дистәләгән ир-ат кыйнап-изеп ыргытылган иде. Ярый әле, Алла саклады – ут белән шаяручы булмады. Бөтенләй өтәләнгән Тайсуган халкы шунысына да бик шөкер иде.

Яу башы Яныш зур өметләр баглаган Нәдер иләвендә дә табылмады. Шул уңышсызлыктан гарьләнгән һәм ярсыган старшина туган ягына әйләнеч юл белән Минзәлә яклап кайтасы һәм юл уңаеннан Чирмеш урманнарын тараштырасы итте.

Алар инде каратлык шөгыле белән тәмам комарланып, бу эшкә остарып җиткәннәр иде. Хәтта ки отрядта гаскәри тәртип һәм чаралар урнашты. Биредә инде үзләренең сардавыллары, юртавыллары һәм дә башка хәрби алым-әмәлләр бары да бар иде.

Юк, ни генә димә, Хак Тәгалә бәхеттән мәхрүм итмәгән иде Янышны. Калын урманны тараштырып, акрын гына Гъәйнә ягына авышып барган көннәрнең берендә алдан баручы юртавыллар эчкәредәге ташландык юлдан җәяүлеләр төркеме хәрәкәт итүен хәбәр иттеләр. Күзәтчеләр төркемгә якын ук килеп караганнар: качаклар ачлар-ялангачлар, тагы да гаҗәбе – кулларында бала-чага, имеш.

Сүзнең ахырын ишетүгә, Яныш өнсез калды, сабырсызланып калтырана башлады. Хак, бу ул – Батырша! Карышбаштан сабыйлары белән чыгып китүен үзе күреп торды ла.

Старшина алай ук ярсымаса, салкын акыл беләнрәк эш итсә, алар, әлбәттә, Батыршаны бик ансат эләктерә алачаклар иде. Бөтен эшне Яныш үзе харап итте: куанычлы хәбәрне ишетүгә, иярендәге сабасын алды, капчыкның авызыннан гына голт-голт итеп хәмер чөмерде, аннан инде авызына ризык та кабып тормастан, егетләрен әлеге серле урман юлына ашыктырды.

Юртавыллар зирәк егетләр икән: үткән юллары кырыендагы агачларга кылычлары белән тамга сала кайтканнар. Качакларның эзләренә тиз төштеләр. Мәгәр аларны ничек каптырып алу хакында берәү белән дә киңәшмәде Яныш. Биш йөз сумлык башның якында гына икәнен абайлап алуга, юха еланы сихерләгән куяндай, качаклар артыннан ташланды һәм шул сабырсызлыгы, кабалануы белән эшне бозып куйды да инде.

Тын урманда Зөлхәбирәнең ачыргаланып кычкырып җибәрүе төркемнән алда баручы Батырша белән Яхъяны сискәндерде. Мулла хатынын һәм балаларын якларга талпынды, әмма шәкерте аны тотып калды. Аннан инде ул бу эшенең мәгънәсезлеген үзе дә аңлап алды. Каратлар өсләренә ябырылып килә башлагач, ихтилал башлыгы шәкерте белән чаганнар ешлыгына кереп качты.

Карат егетләре әле аннан соң да урман юлында озак уралдылар. Әмма як-якка тезелгән чаганнар шулкадәр куе иде ки, араларыннан ат белән түгел, җәяү дә үтәрмен димә. Дөрес, егетләр инде тәмам комарланган, аларны урман куелыгы түгел, тимер диварлар да тоткарлый алмас сыман иде. Эзәрлекләүчеләрне Яныш үзе сүрелдерде. Мулланың гаиләсе кулына эләгүгә ул шулкадәр шатланган иде ки, Батыршаны куу мәсьәләсенә кул гына селтәде.

– Хафаланмаң, – диде старшина, тавышын бөереннән чыгарып, – хәзер инде ул үзе бәне эзләп киләчәк. Һәр тарафка сүз җиткерегез: Батыршаның хатыны вә балалары Яныш старшина кулында дип.

Ни аяныч, Янышның өмете бу юлы да көзге үрмәкүч пәрәвезедәй өзелде – Батырша гаиләсен эзләп килмәде, киресенчә, күккә ашкандай юкка чыкты. Мәгәр үкенечнең олырагы алда икән әле. Чуртанлыкүлгә кайтса, Кузьма писарь аны капка төбендә көтеп тора. Старшина югында Уфадан һәм Оренбургтан кәгазьләр килгән – шуларны җиткерүе. Тик атналар-айлар буе Батыршаны эзләп чапкан Яныш арыган-талчыккан, кәнсә күселәре буяган кәгазьләрне карап, аларны укытып торыр хәлдә түгел иде. Аны әллә кайдагы, һавадагы торналар түгел, кулына керә язган чыпчык кызыксындыра. Алай да сорашмый булдыра алмады – арада бик тә мөһим күрсәтмәләр булуы мөмкин иде:

– Нә язалар?

– Һаман да бер балык башы, – дип, иренеп кенә җавап сүзен башлады Кузьма. – Батыршаны һәм аның иярченнәрен тоту, восстаниенең эзен себерү һәм дә башкалар. Кызыгы шул: Батырша башына ярлыкаш акчасы элеккеге биш йөз урынына мең сум итеп билгеләнгән. Иярченнәрен тотучыларга – бишәр йөз! Так шту, ыстаршина, акчаны көрәп аласыларың бар әле.

Яныш башта авызын ачып катып калды, җәрәхәтләнгән ерткычтай еш-еш сулады, аннан, кулындагы тезгенен ташлап, йодрыклары белән башын кыйнарга тотынды, үзе туктаусыз карганды-сүгенде:

– Эт орган дивана, тавык мие эчкән ахмак! Кулга килеп капкач ычкындырдым чукынганны. Мең сум бит, мең сум!

Егетләре аны урап алдылар, тынычландырырга тырыштылар, көйләп-чөйләп өенә алып кереп киттеләр. Аның әшәке тел белән каргануы, буынлы-буынлы итеп сүгенүе урамга әле озак ишетелеп торды.

Ак өйгә узып, бугазына аллы-артлы берничә йомры хәмер койгач кына басыла төште старшина. Алай да сукрануыннан туктамады, үзалдына мыгырдый-мыгырдый ятагына авып төште һәм тузанлы өс-башын да салмыйча ук йоклап китте.

Иртәгәсен ул инде бөтенләй башка кеше иде. Аягына басуга, ныклы һәм ышанычлы адымнар белән тышка чыкты, келәте алдындагы каравылларны барлады. Батыршаның гаиләсе исән-сау икәнен белгәч, нигез буендагы такта өстендә бөкшәеп яткан Карабашка кычкырды:

– Бар, тиз үк егетләрне күтәр!

Әйе, йокы-ял, ашау-эчү кебек иркәләнүләргә вакыты юк иде старшинаның. Азгын мулланың ошбу калдыкларын Уфага илтеп тапшырасы, аннан ерак төбәкләргә юл чыгасы бар. Инде кар тәмам тирәнәеп, көннәр салкынайтып килүгә карамастан, монысында сәфәре ерак, нияте зур Янышның – чал Уралны, аның аръягын, хәтта кем Тубыл губернасын айкау. Әйе-әйе, бөтен дөньяның астын өскә китерер, мәгәр гыйсъянчы мулланы эләктерми калмас! Ул киң, иркен ишегалдында бер тегеләйгә, бер болайга чабулап каударланды, үзе туктаусыз сөйләнде:

– Мең сум бит, мең сум!

78.Күсә – сакалсыз.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 1, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre