Kitabı oku: «Батырша», sayfa 28

Yazı tipi:

Унөченче бүлек

Булган кадәр ризык белән хитланып, өннәрендә тагын бер атна чамасы аунадылар. Мәгәр башкача чыдар әмәлләре юк иде инде. Беркөнне таң алдыннан кузгалдылар да, гамәлгә ярашлы алам-саламнарын алып, урманга таба киттеләр.

Яткылрак урыннарда зәңгәрләнеп кар яисә көзгедәй ялтырап су ятса да, түбән җирләрдә инде аяк асты җилләгән, яшь үлән борынларга өлгергән иде. Беренче эшләре шул булды: хайван мисалында дүртаякланып күке башы һәм сәрдәгә ябырылдылар. Ашый-ашый корсаклары тулды, әмма тамаклары туймады. Адәм мал түгел шул, аңа ипи яисә ит кирәк.

Бер-бер авылга тап булу нияте белән урман буйлап атладылар. Күп тә үтмәделәр, алларында мал-туар көтүе күреп туктап калдылар, тиз үк урманга яшеренделәр. Алай да янәшәләрендә генә ишле көтү йөрүе качакларга һич тынгы бирми иде. Җитмәсә, шул тарафтан төтен исе килеп, күңелләрне алгысыта. Аңлашыла ки, көтү булгач, аның көтүчесе дә бар. Көтүче исә кырга ризыксыз чыкмас. Шулаен шулай да, ашауга алданып, инде исән-сау котылдык дигәндә, кабып куюлары да бар.

Шик-шөбһәләре көчле иде. Әмма тамак үзенекен итте – бөреләре бүрткән шәрә куакларга яшеренә-яшеренә, көтү турына якынлаштылар. Баксалар, сыер-сарыклар былтырдан калып иегән үлән чемченеп йөриләр, урманнан аерылып калган ялгыз туйра төбендә учак төтенли, ә көтү хуҗасы шуның янында рәхәтләнеп йоклап ята.

Нишләргә дип уйланып торган арада, Батыршаның күзе туйраның коры ботагына элеп куелган төенчеккә төште. Киҗеле ашъяулыкка пөхтә итеп төрелгән бу төендә, әлбәттә, көтүченең көнлек азыгы иде. Мулла шәкертенең янбызына төртте һәм күзләре белән генә туйрага ишарә ясады. Тегесе исә аны шунда ук аңлап алды, кыю гына урыныннан чыкты да учак янына томырылды, күз ачып йомганчы төенчекне эләктереп, кире йөгерде.

Урманның эченәрәк үттеләр. Тик сабырлыклары төкәнгән иде, көтү күздән югалуга, юлларында беренче очраган ауган агачка утырдылар да кабалана-кабалана төенчекне чиштеләр. Ашъяулыкта, чыннан да, ризык һәм ул шактый ук мулдан иде: йодрык-йодрык пешкән ит, ярты ипи, биш йомырка һәм корт. Бу кадәр нигъмәт ач качаклар өчен чын хәзинә иде – ризыкка ябырылдылар. Алай да комсызлыкларын җиңделәр, йомыркаларны һәм бераз ипи кыерчыгын кара көнгә калдырдылар.

Инде көтүче уянганчы ашъяулыкны илтеп, урынына элеп куярга кирәк иде. Эшнең монысына да Яхъя алынды. Әмма китеп озак тормады, атыла-бәрелә кабат килеп җитте. Ул көтүченең уянып, тамак ялгап алырга әзерләнгән вакытына тап булган икән. Тегесе, туйрага эленгән төенчеген тапмагач, алан-йолан як-ягына карап алган һәм, тиз үк урыныннан кубып, көтүне авылга таба куып киткән.

Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Көтүченең учагы янып торган килеш калган иде. Урманнан коры-сары ташып, аны дөрләтеп җибәрделәр. Аннан инде анадан тума чишенеп, сәләмә киемнәрен ялкын өстендә тота, кыздыра башладылар. Бар нәрсәне чистарта торган ут үзенекен итте – күлмәк-ыштан җөйләрен сарган бихисап бет, ялкын өстенә коелып, шартлап ярылырга тотынды. Урман буенда байтак вакыт чарт-чорт иткән тавышлар гына ишетелеп торды.

Инде монда бер генә мизгелгә дә артыгын калу ярамый иде. Гадәттән тыш ябык, пычрак һәм сәләмә, чәч-тырнаклары җитеп ашкан Яхъяның хәер эстәп йөрүләре тирә-юньдәге авыл халкын сискәндерми калмагандыр. Әлеге көтүченең дә өенә кайтып, ниткәндер «биглый» ларның үзенә һөҗүм итүләре, бар кадәре ризыгын талап алулары хакында сөйләве бик ихтимал. Ни генә булмасын, инде ис чыкты, шуның эзе буйлап арттан килеп каптырганнарын көткәнче, күз күргән тарафка таюың хәерле.

Аталы-уллы булып беткән мулла белән шәкерт зур урманга кереп югалдылар. Аларны инде базда үлем көтеп яткан Батырша белән Яхъя димәссең: чырайларына бераз кот кунды, аяк-кулларында егәр артты. Учак янындагы «мунча» да бик ярап куйды – тәннәрендәге кычыну басылып, җәрәхәтләре тын алды. Алай да, хагын әйткәндә, кыяфәтләре әле һаман да ат өркетерлек иде: чәчләре колак-маңгайларын күмгән, хәтта ки калак сөякләренә кадәр төшкән, кап-кара тырнаклары җир сукаларлык. Яхъяны һич кенә дә егет кеше димәссең: сирәк мыегы шыксыз тырпайган, сыек сакалы эт көнҗәләсе булып тәпәрләнгән. Батыршада сакал-мыек хәсрәте юк-югын, аның бите-ияге хатын-кызныкыдай шоп-шома. Бары тик сирәк-мирәк тырпаешкан бала йоннары гына кырау суккан басудагы берән-сәрән калган туры үсентеләре сыман акаешканнар. Боларга өстәп, кием-салымнарының усал эт талаганнан калган сәләмәләрне хәтерләтүен, яннарыннан авыр ис килеп торуын да искә алсак, килеш-килбәтләре теләсә кемне сагайтырлык иде шул качакларның.

Үзләренең исә бу хәлләреннән хәбәрләре юк. Алар көн-кояш яктылыгыннан, талгын гына искән язгы җилдән, сафлыкның үзе кебек яшәреп килгән дөньядан, ирек, хөрлек исеннән исергәннәр. Өстәвенә хәзер инде аларга ач үлем янамый: аяк астындагы үлән көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелә, адым саен булмаса да, кош оялары очрап кына тора. Аларда исә әлегә чебешләнергә өлгермәгән йомыркалар. Шуларны чи килеш эчкәндә генә дә җан сакларга була.

Лапылыклар арасында шомлы булып торган тирән чокырлар, хәвефле баткаклар үттеләр, әледән-әле очраган чишмә буйларында туктап ял иттеләр, корырак һәм җайлырак урыннарда кунып-кунып та калгаладылар. Калын гына катнаш урманда урала торгач, дүрт көн үтте. Бишенчесендә аларны үлән баскан ташландык юл чем-кара буразналары белән ымсындырып торган басуга алып чыкты. Моннан исә яткыл гына урында тал-тирәкләр арасына сыенган бәләкәй генә авыл күренеп тора иде.

Ихатасыз кырый йорт янында таратып ташланган каен бүрәнәләре, усак киртәләре арасында кулына балта тоткан берәү йөренә иде. Күренеп тора: нидер бурарга, абзар-кура салырга җыена бу. Тик нишләптер ялгызы. Ахры, шуңа эшкә тотынмый, нидер исәпләп, иркен чирәмлекнең бер башыннан икенчесенә уза. Башындагы кара кәләпүше, җилфер җибәргән озын итәкле киндер күлмәге һәм буй-буй алача ыштаны аның үз кеше, ягъни мөселман икәнен әйтеп тора.

Шикләнерлек ул-бу күренмәгәч, әлеге бәндәнең янына килделәр, пардан сәлам бирделәр:

– Әссәламегаләйкем!

Кәләпүшле кулындагы балтасын бүрәнәгә чапты, күтәрелеп, юлаучыларга бакты. Тегеләрнең сәләмә киемнәре, җитү чәчләре, әрвахныкыдай көлсу, үтә ябык йөзләре – адәм куркытырлык кыяфәтләре аны шөбһәгә салды бугай, сәламне кабул итмәде. Бары тик төксе генә итеп сорап куйды:

– Сез кемнәр вә кая барыш?

Узган көздә үк күңелгә ятланып беткән җавапны Батырша бирде:

– Тайсуган мәдрәсәсе шәкертләре буламыз, азык-төлек эстәп йөримез.

Сүзнең ахыры болай да аңлашылып торса да, авыл агае аның баш өлешенә ышанмады булса кирәк, хәйләле елмаеп, мосафирларга янә баштанаяк карап чыкты, гаскәри түрә сыман кистереп әйтте:

– Алайса, менә нәрсә, шәкертләр. Анау чокырда бәнем мунча бар: суы кайнар, себеркесе парлаган, селтесе чуен белән мичендә. Барыгыз, юынып чыгыгыз!

Юлаучылар, күктән иңгән бу бәхеттән шашар хәлгә җитеп, хуҗа күрсәткән тарафка ашыктылар. Дүрт-биш адым ясарга өлгермәделәр, артларында агайның яңа әмере яңгырады:

– Тукта, сабыр. Бүрәнә өстенә утырып торыгыз әле, – диде дә үзе ашыгып өенә кереп китте. Бераздан исә, кызыл башлы сөлге белән тотып, потлы чуен алып чыкты, аны «шәкерт» ләр алдына, йомычкалар өстенә китереп куй- ды да алача ыштаны кесәсеннән ике чаган кашык алды:

– Ашагыз!

Шушы гомергә тиклем яшәп, тары боткасының тәмен белмәгәннәр икән. Баксаң, шуннан да тәмле, шуннан да татлы ризык юк икән дөньяда. Комсызланып, бер-берсенә комачаулый-комачаулый, боткага ябырылдылар. Хуҗа кулындагы сөлгесен үреләчәк читән казыгына элеп маташкан арада, потлы чуен бушап калган иде инде. Агай, ялманып утырган «шәкерт» ләргә карап, тагын серле елмайды һәм:

– Инде барыгыз, юыныгыз, – дип кабатлады, әллә каян гына алып, кулларына калай кайчы тоттырды.

Мунча дигәне тау битләвен казып ясалган баз икән. Алай да шактый иркен, читәннән үрелгән алды исә җир өстенә үк чыгып тора.

Чишенеп ташладылар да бар булган сәләмәләрен корымлы мунча ташлары өстенә җәйделәр, мул итеп пар салдылар, үзләре исә мунча алдына чыктылар.

– Утыр, – диде Батырша шәкертенә, монда махсус куелган имән агачына ымлап.

Тегесе утырып алуга, мулла сарык йоны ала торган кайчы белән Яхъяның тәпәрләнеп беткән пычрак чәчен кыркырга тотынды.

Үзләре өчен чын бәлагә әверелгән «арыслан ялларын» жәлләп тормадылар, кыркылган урыннарның киртләч-киртләч калуында да хәбәрләре юк – көлешә-көлешә, бет ояларыннан арындылар.

Озак каңгырап йөргәннән соң, оҗмахка килеп кергән гөнаһлылардай сөенешә-шатланыша ничә кат чабынганнардыр да селтеле су белән мунчалалап ничә тапкыр юынганнардыр. Анысын санамадылар, тәннәренең берничә кат тиресен салгандай булып калуын тойдылар да төзәлмәс җәрәхәтләренең рәхәт сулкылдавына ләззәтләнеп утырдылар.

Берзаман мунча алдында хуҗаның көр тавышы ишетелде:

– Күмер исенә исермәгәнсездер бит, шәкертләр?!

– Юк, берни юк, – диеште мунчадагылар. – Рәхмәт инде, агай.

– Ярый-ярый, иркенләп юыныгыз. Менәтерәк, чиста күлмәк-ыштаннар калдырам.

Хуҗа үзе «иркенләп юыныгыз» дип торса да, болай ярты көн буе мунчада пычтырдау оят иде. Ашык-пошык коендылар да хуш ис килеп торган киндер күлмәк-ыштан киделәр.

Тагын чирек сәгатьтән үзләрен әле генә кәүсәр чишмәсендә коенып чыккандай хис иткән Батырша белән Яхъя чиста һәм җыйнак өйнең сәке йөзлегендә, олы җиз самавыр янында утыралар иде. Бөтен өйгә тәмле булып мәтрүшкә исе таралган – күңелләр хуш. Киҗеле ашъяулык җәелгән табында таш савыт белән бал, акмай һәм кышозын төшләргә кереп йөдәткән, каерып киселгән арыш ипие телемнәре. Почмак якта чартлап-шартлап мич яна, табада нидер чыжлый – бавырсак пешә бугай.

Чистарып, пакьләнеп калган Батырша мул нигъмәтле табын янында үзен кабат кеше итеп тойды, ул гынамы, дан-шөһрәтле чагындагыча, үзен галим-голәмә таифәсендәгедәй хис итте, хәтта бүген аның сөйләшүе дә башкача иде.

Юмарт вә кешелекле хуҗа үзе дә сүзчән һәм мәзәкчән бәндә икән – табын гөрләп торды. Ул үзе Хәсән атлы булып, Куак суы буендагы ошбу Куакбашы авылына әле узган җәй генә Ык буеннан мал-туарын куып күчеп килгән икән. Ашык-пошык шушы өен өлгерткән, бая гына мосафирлар юынып чыккан мунчасын әмәлләгән. Әмма ихатасын киртәләп алырга да, абзар-кура салырга да өлгермәгән, мал-туарын ачык кутанда ничек кирәк алай кышлаткан. Балалары яшь, булганы да кызлар гына, бер хатын ярдәме белән генә әллә кая китеп булмый, ди. Җитмәсә, чәчү кулны тота.

Хуҗаның тел төбендә ни ятуын төшенүе кыен түгел иде – «шәкертләр» гә абзар-кура торгызуны, ихата киртәләүне йөкләмәкче. Бу исә мосафирларның ниятләренә туры килә, күңелләрендә яшәү дәрте уята иде. Эшне тамак хакына килештеләр.

Ике атна буе бөтенләй диярлек бушка маташсалар да, Батырша белән Яхъяның күңелләре тыныч, хөр, йөзләре шатлыклы иде. Нигә, Хәсән үзе иртә таңнан кара төнгәчә кырдан кайтып кермәсә дә, түгәрәк ак битле хатыны Маһруй һәм ике кызы гел өйдәләр. Аш үз вакытында пешкән, мәтрүшкә чәе кайнаган, мунча ягылган була. Хәсәннең тормышы матур гына, шуңа аш-суы мул. Мосафирларга күзгә күренеп кот кунды, тәннәрендәге җәрәхәтләре җыелды.

Мәгыйшәтенең чигенә җиткәндә, бәндә дигәнең берни уйламас, борчылмас бер мәхлукка әйләнә икән. Ул инде дөньяга кул селти, үзе өчен менә хәзер иң тәҗел нәрсәләр: ашау-эчү һәм вөҗүденең иминлегеннән башканы кайгыртмас хәлгә җитә. Ярым үлеккә – ике дөнья, бер морҗа. Иске Нәдернең мәчете базында кышның соңгы көннәрен үткәргәндә, Батырша да шул хәлгә төшкән иде. Инде Куакбашка килеп егылгач, монда ашап-эчеп, чистарынып тернәкләнгәннән соң, ул еш кына алдагы көннәре хакында уйлана башлады. Тик күпме генә исәпләмәсен, киләчәге караңгы, алдагы юллары ябык. Кайсы гына тарафка китсәң дә, юллар сине бер нәрсәгә – дар агачына алып киләчәк. Димәк ки, барыннан да элек, әнә шул үлем элмәгеннән котылу хакында баш ватарга кала. Тик ничек? Болай качкынлыкта яшәүнең мөмкин түгеллеге инде ачыкланды. Авылга борылып кайту яисә башка бер-бер иләүгә барып урнашу турында да уйлыйсы юк. Барыбер танырлар, тотып, җәлладлар кулына тапшырырлар.

Уйлана-уйлана да каршында бер генә яктылык күрә мулла – ул да булса, түрәләр каршына барып, үзең баш ору, ярлыкау сорау. Нигә элегрәк, болаларда катнашып, җиңелгәннән соң, татар-башкортлар шулай итмиләр идемени? Хак, аларның да башларыннан сыйпамаганнар. Алай да каеш камчы «ашау» яисә атлар белән түләнә торган штраф исәбенә башларын саклап калганнар. Инде кыенның иң зурысын алганнары сөргеннәргә сөрелгәннәр, мәгәр анда кол хәлендә булса да тереклек иткәннәр. Ие, мөселман дөньясында гомер бакый шулай булган. Ата-баба башыннан үткән аңа ярамасмыни соң? Мәгълүм ки, аны – тулы бер олы төбәк халаеклары күңеленә коткы салып, аларны түрәләргә каршы яуга күтәргән адәмне – кочак җәеп каршыламаслар, суктырып кына да калмаслар, калудник итеп озатырлар. Мәгәр бу әле барыбер муенга үлем элмәге кию түгел. Коллыкта булса да, кояш астында тереклек итү, дөнья яктысын, җир өстендәге үлән-чәчәкләрне күреп яшәү. Әйе, аның үләсе килми, килми!

Көн дә бер үк уйлар диңгезендә кайный торгач, Батырша ниятен беркетте – Казанга барып, язмышын патша түрәләре кулына тапшырырга карар итте. Моңа ирешү өчен, Оренбургтан Казанга бара торган олы юлга чыгу, кайда тәпиләп, кайда ям атларына эләгеп, өч йөз чакрымнар ара үтәргә кирәк иде. Шулхәтлесе ачыкланса да, юлга аз-маз булса да акча һәм ризыкны каян алырга икәнен белми иде әле ул.

Башында өзлексез биешкән сорауларга җавапны дөнья үзе ашыктырды. Килешенгән абзар-кура инде өлгерде, ихата читән һәм киртә белән уратып алынды. Хәсәннең кунакчыл өендә инде тагын да егылып ятуы оят, кая да булса олагырга кирәк иде. Ярый әле, тамак хакына гына дип сөйләшсәләр дә, эшне ошаткан, күрәсең, хуҗа аларга аз-маз бакыр акча да бирде.

Иртәгә юлга чыгасы дигән төндә Батыршаның миенә бер ачыклык иңде – Габделрахман мулла мәдрәсәсе буенча шәриге Иштирәк исенә төште. Әйе, әйе, кайчандыр бергәләп мулла-мөдәрриснең чолыклыгын саклаган Иштирәк. Ул Тайсуганнан унбиш-егерме чакрымдагы Бигәш авылыннан булып, ике кыштан соң мәдрәсәне ташлап, атасы янына кайтып киткән иде. Хак, мәгърифәт кыясын кимерә алмады, җиргә тартылды. Шул Иштирәк исән-аман булып, авылында яшәп ятса, бик канә дә бит. Ни генә әйтсәң дә, сабакташың – сатмас. Янә дә килеп, Бигәш ям юлы өстендә бит әле ул.

Хак Тәгалә аларны бәхеттән бөтенләй үк мәхрүм итмәгән икән әле – Иштирәкнең мәрхүм атасы йортында бер җайга яшәп яткан көне. Тәмам олыгаеп, ир уртасы булып җитешкән, әмма әлегә буыннары нык, егәре куәтендә. Мәгәр төнге кунакларны салкын каршылады. Инде Батырша берничә җөмлә белән генә үзенең теге еллардагы шәкерт Абдулла икәнен исенә төшергәч, бөтенләй куркып калды. Ир булып, Батыршага әверелгән атаклы мулланың гамәл-шөгыльләре, халаеклар күңеленә вәсвәсә салып, аларны яуга күтәрүе Казан юлындагы һәммәсенә мәгълүм, имеш.

Алай да качакларны бөтенләй читкә тибәрмәде Иштирәк, Зәйнең текә ярындагы мунчасына ымлады:

– Анау мунча, шунда урынлашыгыз, – диде ул битараф кына. – Тик бән сезне, сез бәне белмәйсез. Янә дә килеп, зинһар, дип әйтәм, озакка исәп тотмагыз.

– Хәердер, – дип куйды Батырша гадәтенчә тыныч кына. – Рәхмәтләр яусын, сәңа зыян-зәбрәт китермәбез.

Шулай сүзләштеләр: Яхъя, тирә-як авылларга йөреп, азык-төлек теләнә, Батырша исә, кешеләр күзенә күренмәенчә, җыелган кадәр ризыкны кояшта киптерә, кош-корттан саклый.

Фал китабына язылган диярсең, эшләре шул киңәшләре буенча барды. Яхъя көн дә иртән, биштәрле капчыгын асып, хәер сорашырга чыгып китә, Батырша әрәмәдәге бәләкәй генә ачыклыкта кайткан бер ипи кисәкләрен җилләтә-киптерә. Әлеге шөгыле башта мавыктыргыч кына булып тоелса да, тора-бара мулла ялыкты, аны сагыш басты. Ул әледән-әле тал-шомырт араларыннан, Зәй буеннан урап килер булды. Мәгәр ялгызына ошбу хозурлыкта да күңелсез иде. Шундый сагышлы көннәрнең берендә, эче пошуга чыдый алмый, яр башына күтәрелде, малайлар комарлыгы белән мунча башына ук менеп китте.

Кабыгы мурып-череп беткән кыектагы тишектән башын тышка тыкты Батырша. Артык биек булмаса да, моннан тирә-юнь хәйран яхшы күренә. Әнә купшы өянкеләр төбенә Бигәшнең аз санлы йортлары сыенган. Алар тын, моңсу, кызганыч хәлдәләр. Сагышлы өйләр арасыннан бераз дугайлатып олы юл үтә. Аның буйлап әле тегеләйгә, әле болайга дөмбердәшеп атлы олаулар узып тора: ябай авыл арбалары, бөркәүле ям повозкалары, бишекле фәйтуннар… Батырша, дөньяның матурлыгына кинәнә-кинәнә, кояш чыгышы тарафына күз салды. Алда, дүрт-биш чакрым чамасы ераклыкта, Бигәшнеке сыман ук бөдрә өянкеләр, башларындагы саламнары каралып беткән өй кыеклары күренә. Күрше авылны танудан битәр, йөрәге белән тойды мулла – Әлмәт!

Кинәт йөрәге какты, башы әйләнде Батыршаның, бәгырен чәнчеп, ниндидер дуамал көч узгандай булды. Әйе, Әлмәт. Гомер бакый аңа тынгы бирми, йөрәген тырнап торган карья. Анда аның Тутыясы, анда аның яшьлеге!

Мунча түбәсеннән кайчан вә ничек төшкәнен хәтерләми Батырша. Исенә килгәндә, ул инде Зәй ярындагы таллар ешлыгында басып тора иде. Аяк астында гына узган гомере булып аның яшьлек елгасы агып ята, моңсу тавышлар чыгарып чупылдашкан дулкыннар исә: «Тутыя, Тутыя», – дип җырлыйлар. Әйе, Тутыя. Ул – гомерлек йөрәк җәрәхәте – моннан кул сузымы җирдә генә. Шул илаһи затка тагын бер генә күз салса да, калган гомерендә ни генә күрсә дә үкенмәс Батырша! Ә нишләп күрмәскә, ди?! Барыбер бөтенесе хәл ителгән – бүгенме, соңракмы, зобанилар каршына барып басачак. Аннан инде дар агачына асыламы яисә, кул-аяклары богауланып, катор китәме – барыбер мәңгелек йөрәк ярасы – Тутыясын бүтән күрә алмас. Димәк, бүген яки беркайчан да. Әлмәткә, Әлмәткә!

Иртәгәсен Яхъяны кәсебенә озаткач, ул болай да сәләмә киемнәрен аннан-моннан гына киеп алды, көн шактый эссе булырга вәгъдә итсә дә, башына мескен бүреген элде, кулына таяк тотты, беркадәр алам-саламнары арасыннан бер капчык тапты, бераз бөкресен чыгарып атлый-атлый, ындыр артлап кына Әлмәт юлына төште. Бигәштән бераз китүгә, өс-башын карап алды, үзенең кыяфәтен күз алдына китерде. Хак, ул бөтенләе белән саилчегә охшап калган. Шунысы начар: сакал-мыегы юк. Бу исә аның гомерлек шәхси тамгасы. Батыршаны таныганнар, хәтта ишетеп кенә белгәннәр дә, бер күрүдә аның кем икәнен сизәчәкләр. Әйе, тәвәккәллек зур, тик аңа инде барыбер. Бар теләге – Тутыясын тагын бер күреп калу.

Кайчандыр Әлмәтнең яшь мулласы дип аты чыккан имамның өен табуы кыен булмады. Ул мәчет каршында ук икән. Батырша, йорттан йортка кереп хәер эсти-эсти, олы урамның бу турыдагы бердәнбер урыс капкасына якынлашты, йөрәге исә күкрәгеннән сикереп чыгарлык булып тибә иде.

Менә хыялында йөрткән капкага да җитте, бәхетенә, ул терәтелмәгән иде. Кече капканы ачып, эчкә күз салды. Җиргә төшкән энә ялтырап ятарлык итеп себерелгән ишег- алдында, кулына себерке тотып, ак киндер алъяпкычлы берәү аксаклый-аксаклый абзар-кура ягына үтеп бара иде. Батырша күләгә кебек кенә ишегалдына узды һәм такталары сары гәрәбә итеп юылган болдыр баскычына таба атлады. Әйа, Тутыяның кулы тигән бәхетле такталар! Ул инде шуларга басарга дип аягын күтәргән иде. Шулчак әлеге бәндә, кисәк борылып, аны күреп алды һәм чакырылмаган кунакка таба ташланды:

– Әй саилче, мулла өйдә юк, җеназада, – диде ялчы, Батыршаның юлына аркылы төшәргә чамалап.

Әмәл башына яшен тизлегендә килде Батыршаның. Ул уң як җилкәсенә салган капчыгын кулына алды һәм аны тегенең борыны турында селти-селти, бугазыннан мәгънәсез авазлар чыгарды:

– Иә-ә, әпә-пә…

Ялчы каршысындагы хәерченең телсез-чукрак икәненә инангач, кулын селтәде, кире борылып, үз юлына китеп барды. Батырша исә ишек бавына омтылды.

Зур, чиста һәм якты өй эче яңа пешкән ипинең хуш исе белән тулы, әмма түр якта берәү дә күренми иде. Батырша бусага төбендә туктап калды һәм, йортка чит кеше кергәнен белдереп, тамак кырды. Почмак якта савыт-саба шалтырап алды, ул да түгел, түргә чыга торган аралыкта өстенә киң итәкле күлмәк кигәнлектән юантыграк булып күренгән хатын-кыз күренде. Мич почмагында кисәк туктап өнсез калды, аннан канаты каерылган аккоштай талпынды, кинәт йөзен читкә борды, битен яулык чите белән каплады һәм өйне ярып кайнар пышылдады:

– Апуш абый!

Батырша да аңа омтылды, әмма баскан урыныннан кузгала алмады, капчык тоткан кулын алга сузып катып калды.

– Тутыя!

Әйе, бу аның гомере буе йөрәгенең түрендә саклап йөрткән Тутыясы иде. Шул ук нурлы ак йөз, янып торган чем-кара күзләр, ымсындыргыч иренле уймак авыз. Аңа әйтерсең замана җилләре бөтенләй кагылмаган, аз гына буйга калыккан да, кулбашлары тулышып, түгәрәкләнеп киткән. Гүя ул әле һаман, теге чактагыча, Тайсуган болынында арба янында басып тора.

Бер-берсе кочагына омтылган ике йөрәк ниндидер тылсым көче белән кавышмый калды, ниткәндер сихри төш булып үткән мизгел һәр икәвенә мәңгелек булып тоелды. Ниһаять, Тутыяның бәгыреннән сыкрап чыккан пышылдавы янә бөтен өйне ярды:

– Кит, Апуш абый, нәмәхрәм кылма!

Инде Батырша да исенә килде, үзенең шашынулы хисләрен җиңеп, ишеккә борылды. Тик аны ачарга өлгермәде, артында Тутыяның көмеш тавышы теге чактагыча кыңгырау булып чыңлады:

– Тукта, юлыңа ни бирим, Апуш абый?!

Юк, йөрәгенең тыелгысызлыгыннан арына алмады Батырша, янә борылды һәм, сихерләнеп, яшьлек мәхәббәтенең гөнаһсыз саф йөзенә текәлде. Бу юлы Тутыя да битен яшермәде, шомырт күзләрен томрайтып, аңа карап торды. Шул хәлләрендә бер-берсе белән сихерләнеп, күпме вакыт уздырганнардыр, ниһаять, Батырша аңына килде, авыр сулап куйды һәм әйтте:

– Рәхмәт, берни кирәкми, Тутыя. Хуш, бәхил бул!

Әлмәтнең яшел бәбкә үләне каплаган киң урамына чыкканда, ул инде бөтенләй башка Батырша иде. Башы горур күтәрелгән, чырае алсуланып янып чыккан. Атлавында, килеш-кыяфәтендә мескенлекнең эзе дә юк. Таягы каядыр калган. Күкрәген киереп, урамның нәкъ уртасыннан бара, күзенә ак-кара күренмәгән хәлдә, ярсый-ярсый, Бигәшкә таба атлый иде.

Хәзер инде аны монда берни тотмый. Юллык азыгы, кесәсендә азмы-күпме акчасы бар. Бүген үк, менә хәзер үк үзенең соңгы юлына чыгарга әзер.

Алар җыеп киптерелгән сынык-саныкларны Бигәш әрәмәсендә, тал куышында саклыйлар иде. Иртә таңнан юлга чыгарга ниятләп, кичке буйда әлеге үзләренә генә билгеле тал янына барырга, тупланган ризыкны мунчага алып кайтырга һәм капчыкларга тутырып куярга булдылар. Көн инде тәмам кичкә авышкан булса да, саклану чарасын да онытмады мулла. Чабып алырлык булып үлән үскән тар гына юлдан шәкерте алдан атлый, Батырша үзе исә ук атар чамасы артта, Яхъяны күрә-күрә бара.

Әрәмә эченә таба йөз сажин чамасы үтмәгәннәрдер, уң кулда, таллар арасында, коры чыбык-чабык чытырдады, шуның артыннан ук Яхъя өстенә дистәгә якын яугир ташланды. Каршында кулына ялангач кылыч тоткан әзмәвердәй егетне күрүгә үк, Яхъя эшнең нидә икәнен аңлап алды һәм тын әрәмәне ярып кычкырып җибәрде:

– Әйа, хәзрәт, качың, кач! Алар монда күбәү.

Егетнең авызын тиз томаладылар бугай, ул тынып калды. Батырша исә, һәр ягын ут чорнаган урмандагы киек-җәнлектәй атыла-бәрелә, таллар арасына ыргылды.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 1, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre