Kitabı oku: «Батырша», sayfa 29

Yazı tipi:

Ундүртенче бүлек

Йа Хода, бу урманнарның да чиге бар икән. Батырша төн караңгылыгында да яктырып торган сирәк каеннар арасыннан үтте дә дугалы атларны күмешле арыш басуына килеп чыкты һәм иген арасында бормаланып яткан юл буйлап китеп барды. Тирә-юнь тын, сулышка иркен. Төн таңга авышкан бугай, як-яктагы арыш шушы сыек кына эңгер-меңгердә дә саргылт булып күренә, ә һава пешеп килгән башак исе белән төнәтелгән сыман. Әйа, урак өсте җитеп килә ләбаса! Ие, челлә ае керде. Ялгышмаса, төн уртасыннан соң сөмбеләнең сигезенче көне башланды. Шулай, һиҗри 1169 ел сөмбеләсенең сигезе. Рахман рәхим, аның Карышбаштан качып китүеннән соң елга якын вакыт үткән. Күрәсен күрде, әмма тагын ниләр генә кичерәсе бардыр. Бигәш әрәмәсендә каратлар кулыннан ычкынганнан бирле, ул инде айдан артык каңгырап йөри. Көндезләрен урман ешлыкларында, былтырдан калган салам эскертләрендә яисә әвен базларында качып йоклады. Төннәрен исә ялангач аякларын каната-каната барды да барды. Тик юлы Казанга түгел, бөтенләй башка якка – кояш чыгышына таба иде.

Бигәш әрәмәсендә яудашларының соңгысы Яхъяны да югалткач, нияте нык үзгәрде Батыршаның. Күптәнге губерна үзәге Казанга, чит-ят урыс түрәләре каршына барып басканчы, Борай якларындагы Әҗик авылында яшәүче Сөләйман старшина катына килүне кулайрак дип тапты. Сөләйман – ни әйтсәң дә үз кеше: үз мишәрең, үз мөселманың. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: теге елларны, Карышбашта мәдрәсә гыймарәт итү дәрте белән йөргәндә очрашкач, алар дуслашып киттеләр. Әҗик белән Карышбаш икесе ике командага керсәләр дә, аралары ерак түгел, күп булса унбиш-егерме чакрым. Йомышлары төшкәндә, бер-беренә барып-килеп тордылар, инде мәшәкать чыкмаганда, берсен берсе ашка-чәйгә чакырыштылар. Фикер уртаклыклары якынайтмаса, әлбәттә, мөнәсәбәтләре ул кадәр үк җылы, дустанә булмас иде. Хикмәт тә шунда шул: сүзләре пеште, серләре килеште – бер-берсенә хөрмәт-ихтирамнары зур, дуслыклары самими иде. Соңгы елларда сирәгрәк очрашуларына карамастан, аралары кан кардәшләрнекедәй якын булып калды.

Сөләйман старшинага бармый, тагын кемгә барсын, ди, Батырша. Аның инде башка дус-ишләре, туган-тумачалары, якыннары калмады диярлек. Сөләйман агай исә мулланың абруе, гыйлемлеге алдында баш ия, аны санлый, олылый. Сүз дә юк, старшина дустын кочагын җәеп каршылар, мунчасын яктырыр, бар булганы белән сыйлар. Тугры, гадел һәм кешелекле булып бөтен тирә-юньгә танылган аксакалның хыянәт итү, аны сату ихтималын башка китерергә дә ярамый. Менә бүген таңда ук очрашырлар, чәй янында киңәшерләр-серләшерләр. Шунда инде Батырша аңа бөтен эчен ачып салыр: «Сән Сөләйман агай, – дияр ул кунакчыл старшинага, – ипләп кенә Уфага баргыл, җае белән генә сүләгел: Батырша исән, дип, үз ихтыяры белән түрәләр кулына бирелә, дип». Түрәләр, урыс булсалар да, аның ихласлыгын бәяләми калмаслар, мөгаен. Сөләйман белән икәвен яхшы атларда Оренбургка озатырлар, Неплюев генерал белән күрештерерләр. Шунда инде губернаторның үзенә генә әйтер Батырша: «Бәнем патша хәзрәтләрен, шәрәфәтле мәликәбезне күргем килә, аның үзенә генә әйтә торган сүзләрем бар», – дияр. Шундыен дәлилдән соң аны, әлбит, пайтәхеткә алып китәрләр, Аллаһның җирдәге күләгәсе катына илтерләр. Шулчак барын-барын әйтеп бирер Батырша! Аның сүзләгәнен тыңлаганнан соң, рәхмәтле патшабикәнең, шиксез ки, күңеле нечкәрер, Батыршаның үзен дә, яуга катнашкан башкаларны да ярлыкар, мөселманнарын җәберләүче залимнәрне, әлбит, хөкем итәр, суктырыр.

Әйа, юлындагы бихисап манигъ-киртәләр аша үтеп, ул олуг зат катына барып җитсәме?! Сүзен әйтә белер, боерган булса! Юк, ул күп сүзләмәс, мөселманнарның күңелләренә, бәдәннәренә уңа алмас җәрәхәтләр ирештерүче хәлләр – хадисән хәбисәләр хакында гына әйтер. Алар турында ул инде кыш буе Иске Нәдернең мәчет базында тилмереп ятканда, аннан яз-җәй Нәдер иләвендә вә Әҗик юлында каңгырап йөргән көннәрендә күп уйланды, сүзләрен сайлады, чарлады, әлеге сәбәп-хәлләрне өч төркемгә туплады:

«Ул өч хадисән хәбисәнең берсе улдыр, – дияр Батырша илтифатлы мәликәгә, – кайсы мөселманнардыр кем, аларның теләмәке вә ризалыкы улмаенча, ислам динене терәк итеп, урыс диненә кермәккә вә һәм теләмәк вә риза улмак кебек чирканыч вә күңел кайтаргыч эшләргә әкраһ79 кылынганнар ирделәр. Шул мөселманнарны әүвәлгечә ислам динендә торырга ирек куймаучы ул әкраһ залимнәрнең үзләрен хөкемгә вә җәзага тарту кирәктер.

Вә дәхи ул хадисән хәбисәләрнең икенчесе улдыр кем, кадими падишаһларымыз чорында вә шартында лязим ителмәгән хезмәтләрне мөселманнарымыз өстенә йөкләмәктер: ислам диненнән әкраһ ителүчеләрнең хезмәтләрен калган мөселманнарымызның өстенә йөкләмәк тик, чирүле мишәрләр өстенә егерме бишәр тиен ясак салмак тик, ясаклыларның ясагын арттырмак тик, чирүле мөселманнарга чирү хезмәтеннән башка ике баш эшен эшләтмәк тик. Ике баш эше дидекемез улдыр, һәр елда указ киләдер: чирү кешеләре, походка чыксынлар, билгеле урыннарында каравыл тору өчен дәю. Ул Указ кушуынча, чирү кешеләре походка барып, каравыл тормак эшен башкаралар вә һәм, Указдагы каравылчылык эшләреннән башка, бөтен җәй буенча төрле башка эшләр эшләмәккә ирексезләнәләр: бүрәнә кисмәк вә такта ярмак, дыранча ярмак вә бура бурамак. Вә һәм атлары берлә бу санагыннарны ташымак вә атларын олауларга алмак тик. Шундыен сәбәбтән атлары һәлак булып, үзләре михнәт вә иза чигеп җәяү кайталар, без, чирү хезмәтебездән башка, атларымыз берлә ике баш булып, ике лапатник микъдары эш эшлибез дәю.

Вә дәхи ул хадисән хәбисәләрнең өченчесе улдыр кем, Хак Тәгалә хәзрәтнең тагларда вә күлләрдә яраткан тоз хәзинәләрен, ирекле вә кызганыч бәндәләрне мәхрүм итеп, кальгаларга бикләмәктер. Өч хәдис-хәбисә, ягъни яңа пәйда булган бозык эшләр ошбулардыр».

Ие, ул шуларны сүзләр, падишаһны гаделлеккә өндәр, залимнәрнең хөкем ителүләрен сорар. Гомерлек хыялы, өмете һәм нияте хакында уйлана-уйлана атлый торгач сизми дә калган: арыш басуын кичкән, сөзәк үрне төшкән икән. Каршында, сыек томан эчендә, авыл шәүләсе төсмерләнде. Ялгышмаган – Әҗик! Алай да турыдан-туры Сөләйман старшина йортына барып керәсе итмәде Батырша. Кем белә, бәлки, өендә юктыр, аннан да яманы – түрә кешедә кунаклар булуы ихтимал. Иң шәбе – кайчандыр үзендә шәкертлектә торган Ишназарларга сугылу. Үзе юк икән, атасы Йосыф өйдәдер. Инде айдан артык тамагына юньле ризык капканы, тәмләп чәй эчкәне юк. Адәмчә бер ашар, бал белән чәй эчәр, әйбәтләп йоклап алыр, Сөләйманның исәнлеген, йорт хәлләрен белешер. Аннан инде өйләдән соң дус старшинасы янына барыр. Калганын исә бер Ходай үзе генә белә…

Шул ниятен ныгытып, авыл уртасына, мәчет ягына борылды – Ишназарлар өе гыйбадәт йортыннан егерме сажин чамасы гына арырак иде. Җилкапканы ачып, эчкә үтте, ишегалдына караган сукыр тәрәзәнең карындыгына шакыды:

– Ишназар үдәмү-ү-ү?

Уйламаганда-көтмәгәндә, эчтән бер хатын җавап бирде:

– Үдә юк, кырда кунып, печән чабалар, кичкә кайтырлардыр, – диде хатын йомшак кына. Аннан исә тавышын күтәрә төште: – Кем сән, ни хаҗәтең бар?

Батырша аны тавышыннан таныды. Бу – Ишназарның анасы Фәризә иде. Алай да кайтарып сүз әйтмәде, дәшми-тынмый гына урамга чыгып китте.

Ул инде хәлләрнең мондыйларына гына түгел, аннан болайракларына да тап булгалады, мәгәр беркайчан да аптырап калмады, әмәле шул мизгелдә үк башына килә торган иде. Бу юлы да шулай булды.

Мулла туп-туры мәчеткә таба атлады. Бәхетенә, анысының ишегендә йозак юк иде. Ул артына борылды, як-ягына карап алды – кеше-кара күренми, шикләнерлек нәрсә юк иде. Сакланып кына ишекне ачты – тегесе, күгәннәре күптән дегет күрмәгән бугай, иләмсез шыгырдады. Әмма Батырша моңа игътибар итмәде. Җиңел атлап эчкә үтте, түбә такталарын ачып, чормага менде, остазы Габделрахман һәдиясе – биле бөрмәле кыска чикмәнен салып, коры яфрак катыш балчык өстенә җәйде, мескен бүреген башы астына салды да чалкан ятты. Ярый, төшкә тиклем хәл алсын, өйләдән соң Сөләйман катына барыр. Шулай дип уйлап бетермәде, йоклап та китте – атналар, айлар буе эзенә сунарчы төшкән киек-җәнлек сыман, курка-өркә качып, иза чигеп йөрүләре галәмәте иде бу.

Батырша мәрткә киткәндәй каты йоклады, берни ишетмәде, авылда ниләр барын белмәде. Ул шулай «хәл алган» арада исә, Әҗиктә сирәк очрый торган хәлләрнең берсе булып алды. Дөресрәге, төп вакыйга Батырша авылга кергәнче, төнлә булып узган, ул йоклаган арада исә, әнә шуның нәтиҗәсе калкып чыккан иде.

Ирен һәм улын печәнгә озатып, ялгызы төн үткәргән Фәризә, таң алдыннан тәрәзә шакудан коты алынып, хафага төшкән иде. Шуннан инде бүтән йокламады, көн яктырып җитүгә, курка-өркә тышка чыкты, ашыгып абзарга үтте, малларын, тавык-казларын барлады. Шөкер, барысы да исән-аман. Алай да күңеле тынычланмады, кара камыш чәчләрен шәльяулыгы белән томалап, күлмәген бөрмәсенә кыстырды да, җилләнеп, ишегалдын урап чыкты, келәтне ачып, анысын карады. Шик-шөбһәләнерлек нәрсә күренми иде. Каратут йөзенә гадәти мөлаемлыгы чыкты – тынычлангандай булды. Комганы белән су алып килде, җиңнәрен сызганып юынды, сыерын сауды, көтүен куды – шуннан инде хатын-кызның тавык чүпләп тә бетерә алмаслык эшләренә чумды. Тик нишләптер эч пошуы басылмады. Кояш тәмам күтәрелгәч кенә, бихисап эшләреннән арынгандай булды, камзулын салып атты да янә ишегалдына чыкты, бакчага узды. Керсә эш харап: миләш һәм балан куаклары арасындагы чолыклар, ягъни бүкән умарталар җирдә аунап ята, бал кортлары пыр туздырылган, сытып-изеп бетерелгән, тулы кәрәзләрдән җилләр искән. Менә син әй, бүген-иртәгә бал аертырга дип торганда бит. Аһ явыз, таң тишегеннән тәрәзә кагучы тиктән йөрмәгән икән!

Фәризә – чая хатын, мондыен рисвай хәлләрдән соң ире һәм улы кайтканны көтеп утыра аламы?! Ул бөрмәсенә кыстырган күлмәген төшерде, камзулын һәм шәльяулыгы өстеннән кырпу бүреген киеп алды да, җил-җил атлап, Сөләйман старшина йортына таба китте. Шулай кызуланып барганда, борчулы төне кабат исенә төште һәм чак кына кычкырып җибәрмәде. Әч-әч, теге бәндә тәрәзә какканнан соң күп тә үтмәде, иләмсез итеп мәчет ишеге шагырдады. Ие, угры шунда – мәчеттә! Үзе посып киткән икән, баллы кәрәзләрне Алла йортына яшергән!

Хатын, өне-көне бетеп, старшина йортына барып керде. Бәхетенә, Сөләйман өендә иде. Кабалануыннан битен капларга да онытып, тынына кысыла-кысыла, Фәризә чолыкларын басулары хакында сөйләп бирде. Күршеләрендәге мәчет ишегенең шагырдавын әйтергә дә онытмады, бал кәрәзләренең вә угрының мәчеттә генә икәнен исбатлап шау итте.

Сөләйман исә аны тыңлап бетермәде, ак өенә узды, тәрәзә ачып, кемгәдер кычкырды:

– Керең!

Ашыгып, елгыр писарь Мөхсин Әбделман углы килеп керде. Старшина аңа авылда булган кадәр халыкны тиз үк мәчет янына җыярга, өйләрендә булмаганнарның кайда вә нишләп йөрүләрен ачыкларга кушты. Тегесе атыла-бәрелә чыгып китте. Писарь артыннан ук, Фәризәне ияртеп, Сөләйман да урамга ашыкты.

Чатта Куштан Исхак, Бастырык Рәсүл һәм кәҗә сакаллы азанчы Куян Исмай басып торалар иде. Сөләйман, җиңел читекләре белән йомшак кына басып, ашыкмый-кабаланмый гына тегеләр янына килде, сәлам биреп тормастан, бүген төнлә авылда булып узган искитмәле хәлне сөйләп бирде. Аннан Куян Исмайга борылып әйтте:

– Азанчы, мәчеткә кергел, карагыл: угры анда посып ятмыймы, бал кәрәзләре күренмиме?

Исмайның чырае яңа баскан туладай агарды, авызы ачылып калды, баскан урынында катты.

Ул арада мәчет янына кулларына сөңгедер, күсәктер тоткан ирләр, әрсез алабай мишәр хатыннары җыелды – ыгы-зыгы башланды. Сүз, әлбәттә, авылда гомер бакый булмаган искитмәле хәл турында иде:

– Сүз юктыр ки, угры Әҗик кешесе түгелдер!

– Сүлисең тагы! Әлбит, бу – урыс эше. Угрылыкка, юлбасарлыкка алар маһир.

– Ие, ие, теге шайтан суын чөмерәләр дә әллә нинди хилафлыкларга баралар. Мәсҗедне яхшылап карарга кирәк!

– Җәмәгать! Күп сүз бозау имезә. Угры манарада гына! Әй азанчы, тазарт манараңны!

Болай да коты алынган Куян Исмай бөтенләй үләр чиккә җитте. Алай да монда гавамның зурлыгы, ирләр кулындагы сөңге-күсәкләр аңа дәрт-дәрман бирде бугай, ул, камырга әйләнгән аякларын көчкә сөйрәп, мәчеткә таба китте. Ишеген курка-өркә генә ачып, уңга-сулга, аска-өскә бакты, түшәмдәге каерылган такталарны күреп алды, кәҗә тавышы белән шәрран ярып чыелдап җибәрде:

– Угры – мәсҗеттә!

Батырша халык шаулашканга уянып китте, яткан урыныннан кымшанмый гына тыңлап торды. Нишләптер үзенә янаган куркыныч турында түгел, кай вакыт икәнлеге хакында уйланды. Мәчет башындагы кабыклар ярыгыннан төшкән кояш нурларына карап чамалады – өйлә узган булса кирәк. Шулчак колагына аермачык «Угры – мәсҗеттә!» дигәннәре ишетелде. Ул киеменә ут капкандай сикереп торды, мәчет кыегындагы череп беткән кабыкны аергалап, аска күз салды. «Сөләйман ыстаршина монда булса, төшеп, яннарына барам, ул юк икән – качам», – дип ниятләде, мәйдандагы халыкны күзәтеп. Әмма, әллә каударлануы белән, старшинаны күрмәде. Батырша җилтерәтеп чикмәнен киеп алды, бүреген башына чәпәде дә такталары алынган тишектән аска сикерде. Дуңгыз тәпие булып беткән яланаяклары белән гөрселдәп идәнгә килеп төште – бусага төбендә иелеп-бөгелеп маташкан кәҗә сакаллы кеше йөрәк өзгеч чинап авып китте. Мулла, сикереп, тәрәзә тупсасына менде, аның рамына китереп типте – чылтырап, пыяла коелды, Батырша мәчет буендагы кычытканлыкка томырылды.

Пыяла тавышына сискәнгән халык, эчтән атылып чыккан яланаяклы сәер бәндәне күргәч, бер мизгелгә өнсез катып калды – хәлләре Куян Исмайныкыннан ким түгел иде.

Башлап Сөләйман старшина исенә килде, аннан Куштан Исхак, Бастырык Рәсүл, башкалар ни булганын аңлап алдылар, мәйдандагы халык бердәм телгә килеп кычкырышырга тотынды:

– Тот, тот!

– Урысны ычкындырма!

– Башына, башына күсәк белән!

Беренче булып угры артыннан старшина ташланды. Тик сиксәнгә җиткән аксакал әллә ни алдыра алмады. Аны Исхак белән Рәсүл узып китте, аларга башкалар иярде. Ике дистә чамасы кеше каракның артына төште.

Бастырык Рәсүлнең ботлары озын – ул качып баручыга отыры якынайды. Тегесе исә йөгергән уңаена чикмәнен, бүреген салып атты һәм моннан бер чакрым чамасындагы каен урманына таба элдертте. Рәсүлнең аяклары озын, гәүдәсе җиңел булса да, тыны иркен түгел икән – качактан сиздереп калыша башлады. Җирдә аунаган чикмән белән бүрекне кулына алып маташкан Сөләйман да артта калды. Куштан Исхак исә, аңа булышкан булып, хәтәрлектән читтә калу ягын карый иде. Башкалар шулай ук билгесез угрыга якынлашырга базмыйлар иде – кем белгән, бәлки, аның мылтыгы бардыр!

Батырша эзәрлекләүчеләрдән нык аерылды, каенлыкка якынлашты. Каракның күрәләтә кулдан ычкынуын сизеп алган Сөләйман, туктап, артына борылды, тынына каплана-каплана кычкырды:

– Ат-лар, китер-е-гез, ат-лар!

Аның әмерен көтеп торганнар диярсең, сөлек сыман җитез, яшь көрән айгырда старшинаның олы углы Давыт килеп җитте. Чаптырып килгән уңаена җиргә сикерде. Бастырык Рәсүл гүя атланмады, айгырны озын ботлары арасына кыстырды гына кебек. Алай да елдам чаптырып китте, калганнар аның артыннан җәяү теркелдәделәр.

Менә артларыннан икенче ат тоягы тавышлары ишетелде. Рәхмәт төшкере, Сөләйманның кече углы Килмөхәммәт икән. Килеп тә җитте, ияреннән төшеп, тезгенен атасына бирде. Бар икән куәт, бар икән дәрт-дәрман – Сөләйман һич ярдәмсез атка үзе сикереп менде һәм Бастырык Рәсүл артыннан юыртып китте.

Старшинаның күзләре дә ярыйсы ук үткер иде әле. Ул угрының юлына аркылы төшкән Рәсүлне, тегесенең исә аңа пәке белән кизәнүен һәм ычкынырга маташуын ерактан ук күреп алды, авылдашына кычкырды:

– Тот-тот, ычкындырма!

Җәяүләп кенә йөгерсәләр дә, Куштан Исхак, булачак старшина Давыт, башкалар вакыйга кайнаган урынга Сөләйман белән бер үк вакытта диярлек килеп җиттеләр. Давыт йөгереп килү уңаена камчысы белән Батыршаның пәке тоткан кулына сукты. Тегесе, нык авыртудан сызланып, бер мизгел генә хәрәкәтсез торган арада, бердәм өстенә ташландылар, җиргә егып салдылар да кулларын артка каердылар.

– Җибәрегез, бән үзем! – дип карулашты Батырша.

– Нә кеше сән? – дип сорады Бастырык Рәсүл, аның өстенә атланып.

– Мөселманмын.

– Атың ничек?

– Сөләйман өендә танышырбыз.

Качакны җирдә әвәләп маташкан арада, яннарына писарь Мөхсин килеп җитте һәм гомергә тыныч кеше урман буен ярып кычкырып җибәрде:

– Ирләр, бу бит Баһадиршаһ хәзрәт! Яу башлыгы, шөһрәтле ахуныбыз!

Монда инде байтак кына халык җыелган, җирдә әүмәкләшүчеләр җанлы боҗра эчендә калганнар иде. Мөхсиннең гаҗәпләнүле сүзен ишеткәч, барысы да аһ итте. Кайсыдыр көйләп диярлек такмакларга тотынды:

– Әй хәзрәтемез, вәлинигъмәтемез, динемезнең олугы, күңелләребез чырагы, сән идүкеңне белмәдек. Әй Ходайның тәкъдире, гөнаһларымыз шомлыгы, – дип көрсенде.

Инде Батыршаны күпләр танып алды, аңа аягына басарга булыштылар, өсләрен каккалагандай иттеләр. Әмма өс-башы сәләмә, пычрак һәм үзе мәхбүс хәлендә булса да, мәшһүр мулла горур иде. Ул теге такмаклаган бәндәгә борылды һәм әйтте:

– Бән Ходаемның хөкеменә вә казасына разый булып, бу рәвешле тоткын ителгәч хәсрәтләнмимен. Бәс, сезнең морадыгыз хасил улган икән, ни өчен хәсрәтләр җыясыз? Коры тел хәсрәте!

Батыршаны старшина өенә алып кайттылар. Сөләйман гадәтенчә кунакчыллык күрсәтте – мулланы нигъмәттән сыгылып торган табын янына утырттылар.

– Сән аша, вәлинигъмәт, тамагыңны туйдыр, – диде хуҗа һәм, йомыш тапкан булып, тышка чыкты.

Ишегалдында таптанучы бер төркем халык арасыннан улы Давыт белән писарь Мөхсинне чакырып алды, аларны абзарлар артына алып китте, аулакка – мунча алдына чакырды һәм шыпыртлап сүз башлады:

– Егетләргә әйтегез: йортны уратып алсыннар, берәүне дә кертмәсеннәр вә чыгармасыннар. Үзегез исә иң яхшы атларга атланыгыз да Уфага чабыгыз. Провинсә кәнсәсен беләсез. Түрәләрнең иң олысына кереп әтегез: Сөләйман ыстаршина ата бур Батыршаны тотты, дип. – Инде өчәүләп чыгып барганда, ул улы Давытның җиңеннән тартты һәм колагына пышылдады: – Сән анда мең сум хакында исләренә төшерергә онытма!

Ашыгып, өенә керде, ит шулпасы белән булышып утырган Батыршаның каршына килеп утырды, гаять тә хәсрәтле кыяфәттә сүз катты:

– Әй хәзрәт, вә илла, сәне беләмез вә һәм сәңа касд итмеш дәгүл ирдек. Вәләкин бер кешенең умарталарын ватып, балын урлаган сәбәбле, авылымызны тикшереп, тәмам интеккәннән соң, кешеләрне мәсҗедкә җибәргән ирдем. Ходайның тәкъдире икән, сәнең грифтарлыкыңа сәбәб улубдыр.

Старшинаның хәерхаһлыгына күңеле булды Батыршаның, хәтта күзләреннән яшь килде. «Дуст дуст инде, бәла килгәндә ташламый», – дип юанды ул эченнән һәм өмет, ышаныч тулы сүзен бәян итте:

– Әй ыстаршина, сәңа мәгълүм итәмен ошбуны кем, бәнем олуг падишаһымыз хәзрәтләренең үзенә әйтергә тиешле сүзем вә йомышым бардыр. Ул сүземне вә йомышымны падишаһымыз хәзрәтләренә җитештерүгә һич- бер хәл илә җай таба алмаканлык өчен сәңа килгән ирдем, сән бәне үз ихтыярым вә теләмәкем илә Уфа кальгасына илтер өчен. Бәнем нә рәвешчә качтыкымны вә тотылдыкымнан соң падишаһымыз хәзрәтләренә кирәкле сүзем барысын сезләр камиллек берлә Уфа приказына мәгълүм иткәйсез.

Мулланың әлеге сүзләре Сөләйманның яшерен ниятенә бик тә туры килә иде. Старшина, тагын да ачыла төшеп, сүзен дәвам итте:

– Сезне тоткан кешегә, хәзрәт, мең сум ярлыкаш тәхсыйс кылынгандыр, – диде ул, куанычлы хәбәр әйткәндәй шатланып. – Бу кадәр сезнең падишаһка кирәклегез барлыгы һәм дә бу кадәр күп халаеклар арасында тотылмакыгыз фаш ителгәч, бәна сезне яшереп калу мөмкин дәгүл. Әлбиттә, сезне Уфага илтермен. Анда үз сүзегезне үзегез камилрәк сүләп мәгълүм итәрсез.

Батырша әле һаман да старшинаның тел төбен вә ниятен аңлап бетерми иде. Сөләйманның уенда изгелек дип юанды һәм килешергә ашыкты:

– Хәердер.

Сөләйман исә бүлмәдә һаман үз янында уралырга маташучы Куштан Исхак белән Бастырык Рәсүлгә ым какты – тегеләре аллы-артлы чыгып китте. Аулакта күзгә-күз калгач, старшина артыгын сузмаска булды:

– Вәлинигъмәт, күңелегезгә рәнҗү китермәгез, – диде ул, өстәлгә карап, – безнең сезгә яманлык касдыбыз юктыр. Сез үзегез фәһем иясе – аңлыйсыз булыр: «Сән үзе килде», – дип мәгълүм итмәкемездән, безгә файда юктыр вә сезгә дә булмас. «Үзебез тотып алдык», – дидек исә, безгә мең сум ярлыкаш акчасы насыйп булыр, Алла бирсә.

Батыршаның яңагына суктылармыни, ул сискәнеп китте, тәне кызышып чыкты, йодрыклары кысылды, бөтен вөҗүде үч һәм ачу белән тулды, менә-менә дус старшинасы өстенә ташланып, аны буып ташлар хәлгә җитте. Алай да түзде, сабыр итте. Сөләйман уйнап кына әйтәдер, менә хәзер көлеп җибәрер, кызарыр һәм тупас шаяртуы өчен гафу сорар дип көтте. Әмма тегесе пошынусыз һәм тыныч иде. Ул, урыныннан торып, бүлмә түренәрәк үтте һәм, ике тапкыр шапылдатып, учын учка сукты. Ак якка, кулларындагы чылбырларын чылтыратып, әзмәвердәй ике егет килеп керде. Сөләйман аларга ым какты. Тегеләре Батыршаны эләктереп алдылар да күз ачып йомганчы кулларына һәм аякларына богау салдылар. Старшина исә һаман да тыныч вә ягымлы иде:

– Әй хәзрәт, хафаланмагыз, өметегезне өзмәгез, падишаһымыз рәхмәтледер, – дип сөйләнде ул әле дә шул хәерхаһ тавышы белән. – Бәнем командадан Сәлимҗан берлә Гайнулла да катыр киттеләр. Ун ел микъдары буладыр, тәмугтан оҗмахка чыккандай, рәхәт сөреп йөриләр, һәрбер зарлары вә яман хәбәрләре ишетелмидер…

Кулындагы богавына хәйран калып карап торган Батырша Сөләйманның чыраена төкерергә дип башын күтәрде, әмма старшина инде ишек катына җитеп бара иде. Бусагадан аның:

– Ә сән, хәзрәт, аша, тамагыңны ныгыт, – дигәне генә ишетелде.

Бу хәлгә ни дияргә дә белмәде Батырша, капкынга эләккән бүредәй бәргәләнде, тешләрен шыгырдатты. Әмма ике ягыннан ике әзмәвер аны ныклап тотканнар иде. Бераздан мулла суына төште һәм, иреннәрен чәйни-чәйни, үзалдына әйтеп куйды:

– Алтын күргәч, фәрештә дә юлдан язган, диюләре хак икән.

Калганы төштәге сыман бик тиз булып үтте. Әлеге әзмәвер егетләр тоткынны тышка алып чыктылар. Ишегалдында аны күн бөркәүле көймә арба һәм дистәләп кораллы яугирләр көтеп тора иде. Батыршаны эчкә кертеп утырттылар, әлеге ике егет тә аның янәшәсеннән урын алды. Ул да түгел, шомлы фәйтун моннан йөз илле чакрымдагы Уфага таба кузгалды.

Инде төн таңга авышуга карамастан, урамның ике ягын тутырып, халаеклар бөялгән, әмма алар көчсез вә чарасыз. Бары сагышлы вә хәсрәтле авазлары гына ишетелгәләде:

– Хуш, хәзрәткәемез!

– Бәхил бул, вәлинигъмәт!

Ә офыкта 1756 елның тугызынчы август таңы яктырып килә иде.

79.Әкраһ – бик чирканыч, күңел кайтаргыч.
Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 1, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre