Kitabı oku: «Батырша», sayfa 30
Унбишенче бүлек
Моңа кадәр көн саен азмы-күпме юл үтеп һаман алга барган кәрван, Мәскәү губернасы җирләренә кергәч, чираттагы ям станында озаккарак туктап калды. Бөтен Рәсәй буйлап исемнәре «стационный смотритель» дип телгә кергән ям хадименең эчтәге өенә урнашып алган этап башлыгы капитан Болховский үзенең ярдәмчеләре поручик Левашов белән унтер-офицерны һәм капралны янына чакыртып алды. Сүз яшерен һәм бик җитди булганлыктан, татар казахлары сотнигын дәштерүне кирәк тапмады. Дөрес, башта ул унтер-офицер һәм капрал белән дә киңәшеп тормаска иде дә, уйлый торгач, башкача хәл итте – чакыртырга булды – яшерен пакетны ачканда, шаһитларның күбрәк булуы кулай иде аңа. Үзен генә фәрештәгә санамасын губернатор Неплюев. Кенәз Болховский да, аксөякләргә хас булганча, намус саклый белә. Мәшәкатьле һәм озын юлда ай ярым түзсә түзде, мәгәр «Мәскәүгә җитәрәк ачарга» диелгән пакетка ягылмады диярлек. Ялгызы гына аулак бүлмәдә калган кичләрдә аны кат-кат кулына алгалады алгалавын, берничә тапкыр ачарга да җыенды – серле пакет аңа һич кенә дә тынгы бирми иде. Тик, Аллаһ шаһит, букчаның сургычлы мөһеренә кагылмады.
Чакырылганнарның барысы да кереп, кайсы ян сәкегә, кайсы тупас агач эскәмиягә урнашып алгач, хуҗаның шомартмаган такталардан ясалган өстәле янында утыручы кенәз су үткәрми торган чүпрәкләргә кат-кат төрелгән кәгазьләрнең бавын чишеп җибәрде, алар арасыннан дүрт почмагы һәм, уртасы сургычлап мөһер сугылган җыйнак кына пакет чыгарды һәм барысының да игътибарын җәлеп итәр өчен, аны башы өстенә күтәрде:
– Игътибар, әфәнделәр! Бу пакетта идарә итүче Сенатның безгә кагылышлы Указы һәм мөхтәрәм Иван Ивановичның кыйммәтле күрсәтмәләре. Менә монда, тышына «Мәскәүгә җитәрәк ачарга» диелгән. Искә алдыгызмы, Мәскәүдә түгел, Мәскәүгә җитәрәк, диелгән. Һәм мин шулай эшлим дә. Поручик Левашов, пакетны ертып, фәрманны алыгыз да укып бирегез!
Оренбургтан Мәскәүгә кадәр сузылган мең чакрым ярым юл буенча хәмердән башка нәрсә турында уйламаган Левашов иренеп кенә пакетны кулына алды һәм, чыраенда дөнья белән алышы-биреше булмау билгесе саклаган хәлдә, аның сургычын угалады, урта бер җиреннән умырып ертты, писарьлар кулы белән сәйлән урынына тезелгән хәрефләргә текәлде.
– Кычкырып укы! – диде аңа Болховский.
– Ә монда укыр нәрсә дә юк, – дип мыгырданды поручик, үзалдына сөйләнгәндәй. – Императрица җәнапларының һәм Ватанның тынычлыгын бозучы явыз ворны Мәскәүдә тоткарламаска, турыдан-туры Петербургка илтергә һәм Яшерен комиссия кулына тапшырырга кушылган. Ә сез, кенәз, Рогервикка озатабыз, дигән идегез.
– Мин түгел, – дип акланды Болховский, дәрәҗәсен төшерәсе килмичә, – губернатор биргән инструкциядә шулай дип язылган. Хәер, монысы аңлашыла, әфәнделәр, саклык беркайчан да зыян итми.
Шулаен шулай дисә дә, әлеге яңалык күпне күргән капитан өчен дә көтелмәгән хәл иде. Ул бит инде ничә көннәр һәм атналар хыялланып килде: шушы такырбаш татарны исән-имин Мәскәү хакимнәре кулына тапшыргач, биредә, борынгы пайтәхеттә, асыл дамалар һәм бер дигән әфәнделәр белән типтерү иде исәбе. Болай булса… Капитан Указны, йолкып диярлек, Левашов кулыннан алды, йотардай булып кәгазьгә текәлде. Шулай, бар да дөрес – Батыршаны пайтәхеткә илтергә кала. Димәк, Мәскәүдә булырга тиешле күңел ачулар – коры хыял гына, кабат ерак юлга әзерлек мәшәкатьләре бөтен вакытны алачак.
Болховский яшерен Указ турында драгуннарга да, казакларга да, бигрәк тә тоткынның үзенә берни белдермәскә кушып, тегеләрне таратты да үзе утырган җирендә уйланып калды. Әйе, мәшәкать зурдан. Әнә ноябрь уртасы җитеп килә, көннәр тәмам суытты – озакламас, кар да төшәр. Алда исә ике пайтәхет арасы – алты йөз илле чакрымлы юл, егерме биш ям станы. Көн саен бер стан арасы узганда да, газаплы егерме биш көн! Ә бит алар кышкы юлга калуны башларына да китермәгәннәр иде.
Әмма болары коры хәсрәт кенә булган икән. Бәланең зурысы, башың Себер китәрлеге, икенче көнне булып узды.
Иртәгәсен кәрван көн яктыру белән кузгалды. Көзге көн ни – бер тотам, иртәнге сигезләрдә генә яктыра. Җитмәсә, юллар җәяүләп тә үтеп булмаслык хәлдә эштән чыккан. Төнен туңып укмашкан мәте кантарлары төшкә таба, эреп, сагыз хәленә килде – тәгәрмәчләргә күсәге-күсәге белән ябыша. Урыны-урыны белән алар бөтенләй әйләнми, чана табаннары шикелле шуып кына бара. Хак, Болховский үзе, драгуннар сыман саз ярып, арбалар артыннан теркелдәми, батып-батып калган олауларны этеп җикләнми, зиннәтле сиртмәле фәйтунда, көймә эчендә рәхәтләнеп бара бирә. Бүген йокламый йоклавын, уйлар сазлыгыннан аның да тынгылыгы җуелды. Кичә укылган Указ һич кенә дә башыннан чыкмады. Җитмәсә, инде икенче көн хафалы уйларыннан арындыра торган даруы юк – янәшәсендә дөңгердәп барган өсте ябулы тәпән бөтенләй буш. Аны тулыландырып торырга тиешле поручик Левашов исә күренми дә күренми.
Уйлары тагын әлеге сәер фәрманга, аңа бәйле рәвештә шушы бөтен бәлаләрнең, күңелсезлекләрнең сәбәпчесе Батыршага күчте. Кәефе тагын да кырылып, ачуы чыкты. «Каян гына килеп каптым соң мин бу мәрәкәгә?» – дип сукранды ул, ачынып, һәм кабат күзләрен йомды. Соравына җавап булып, каршына кояшлы сентябрь башы һәм тузанлы Оренбург килеп басты. Әйе, нәкъ әнә шул матур көнне – сентябрьнең тугызында башланды да инде аның бу авыр һәм тынгысыз юлы…
Губернаторга аны иртән иртүк чакырдылар. Кичә кичке буйда гына ике калмык кызын шәп бәягә сатып, шул уңышы шатлыгыннан әйбәт кенә сыйланган Болховский коелып төште. «Кай арада җиткергәннәр?» – дип уйланды ул, көрсенеп, һәм бөтен губернада иң намуслы һәм гадел кеше булып саналган Неплюев катына китеп барды. «Әйдә, ни булса – ул. Әллә ни зурдан купмас әле, шаять. Моңа кадәр үзебезнекеләрдән берәүне дә әрәм иткәне булмады Иван Ивановичның».
Шулай дип юатты үзен кенәз. Алай да, губернатор кабинетына барып кергәч, янә коелып төште. Неплюев аны, кыргыз-кайсак ханнары белән очрашкандагы кебек, тулы парад мундирында каршылады. Күкрәгендә хөкүмәтнең олы бүләге – Андрей Первозванный ордены таккан, губернаторлык билгесе саналган ал тасманы җилкәсе аша салган. Аксыл сары затлы париктан, яңак-иякләре шоп-шома итеп кырылган. Яшен яшәгән булуына карамастан, гәүдәсе төз, җете зәңгәр күзләре егетләрнекедәй янып тора. «Бу кадәр зурдан кубып каршылавы хәерлегә түгел», – дип шөбһәләнде капитан, шүрләвеннән тез буыннары калтырап куйды.
Әлеге дә баягы шул исерткеч зиһенен алган иде кенәзнең. Игътибарлы булса, Иван Ивановичның бүген генә түгел, инде айга якын тантаналы-мәгърур йөрүен сизми-тоймый калмас иде. Дөрес, бу көнгә кадәр парадтагыча киенгәне юк иде югын губернаторның, мәгәр шатлык һәм тантана йөзенә, күзенә генә түгел, бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Мондый тантаналы-горур халәте августның уникесеннән башланды аның.
Әйе, шул көнне Оренбургка, юлда берничә ат яндырып, Уфадан чапкын килеп төште һәм Неплюевка яшерен пакет тапшырды. Аның күптән көтелгән хәбәр икәнен сизенде Иван Иванович һәм ялгышмады – Уфа канцеляриясе атаклы коткычы Батыршаның тотылуын җиткергән иде.
Мондый сөенечле хәбәрләр губернаторга икеләтә көч-куәт, егәр өстиләр. Ул тиз үк подполковник Исаковны чакыртты, Уфага чапкын әзерләргә кушты. Үзе исә боерык-инструкция язарга утырды. Юк, Батырша эшенә ул шәхси сәркатибеннән башка кешене катнаштыра алмый иде. Мие гаҗәеп тизлек белән уйлый, каурый каләме кәгазь бите өстендә йөгереп кенә торды губернаторның: явыз вор Батыршаны бик көчле сак астында Оренбургка китерсеннәр. Аны губерна үзәгенә кадәр озату өчен, Уфадагы армия командаларындагы иң ышанычлы капитанны билгеләсеннәр, аңа ярдәмгә обер-офицер, үзләренең командирлары белән алтмыш драгун, кырык атлы казак (билгеле инде, сотниклары белән) бирсеннәр. Явыз бунтарьны бик тә яшертен алып килсеннәр, беркем берни сизәрлек булмасын. Шулай ук тоткын яныннан ялангач кылычларын әзер тоткан ике сакчы һич өзелмәсен, һәм дә вор кырыена һичкем аяк басмасын. Конвой башлыгы Батыршаның кул-аякларындагы богауларны шәхсән үзе карап-күзәтеп торсын, ә ул тукталган яисә кунган урыннарда махсус сакчылар һәм кораллы пикетлар булсын. Әлеге конвой башлыгы итеп билгеләнгән капитан явызның үз-үзенә ул-бу кылмавын дүрт күз белән күзәтсен. Ашаганда тамагына сөяк кадалмасын тагын – итнең йомшагын гына бирсеннәр.
Ул боерыгын сәркатибенә биреп, аны чистага күчертеп яздырырга ниятләде һәм урыныннан кузгалды. Шул мәлдә исенә тагын нидер төште, кабат урынына утырды һәм өстәп куйды: «Батыршаны тоткан Сөләйман Диваев, бүләк алу өчен, Оренбургка шәхсән үзе килсен».
Инструкциясен букчалап, чапкынны Уфага озатуга, губернатор янә өстәле артына утырды, Сенатка Батыршаның тотылуы хакында рапорт язды һәм шул ук көнне капрал Лукьян Мельниковны Петербургка юллады.
Августның егерме өчендә Батыршаны Оренбургка китереп җиткерделәр. Неплюев, бу гаҗәеп затны күрү өчен, төрмәгә чапты. Анда баргач исә, төптән юан чыккан әлеге бәндәгә байтак кына карап торды, аннан нибары бер сорау бирде:
– Уфа өязенең Себер юлы, старшина Яныш Абдуллин карамагындагы Карышбаш авылыннан мишәр мулласы Абдулла Мәзгытдин, кушаматың белән атасак, Батырша синме?
– Мин! – дип җаваплады тегесе горур гына.
Неплюев бүтәнчә сорау бирмәде, кисәк борылып чыгып китте. Кабинетына әйләнеп кайтуына, яңалыгын Сенатка хәбәр итәргә ашыкты. Бу көндә Оренбург төрмәсендә «явыз вор» белән очрашуын, аның, чыннан да, Абдулла Мәзгытдин, ягъни Батырша икәнен язды. Бераз уйланып утырды да: «Сездән рөхсәт булганчы, башкача берни дә сорамыйм», – дип өстәп куйды.
Августның егерме алтысында Сенат Батыршаны Петербургка китерү хакында карар кабул иткән икән. Нәкъ ярты айдан соң шул турыда Указ килеп төште. Анда «вор» ны һәм аның көрәштәшләрен Яшерен комиссиягә ничек итеп озату мәсьәләсе бәйнә-бәйнә язылган булып чыкты. Хәтта аны аулаучыларны да онытмаганнар, иң ахырга: «Аны тотучы старшина Сөләйман Диваевны, өметләр баглатып, идарә итүче Сенатка юллагыз», – диелгән иде. Менә ни өчен тантаналы һәм шат иде губернатор.
Бүлмәсенә өркә-шөрли генә килеп кергән капитанны күргәч, Иван Иванович урыныннан калкынып куйды һәм кулы белән өстәле яныннан урын күрсәтте. Кыланышына караганда, ул һич кенә дә ызгышырга җыенмый иде. Әмма Болховский утырмады, өстәлдән ике адым чамасында басып калды.
– Сезгә, кенәз, бик тә җаваплы һәм почётлы эш чыгып тора бит әле, – дип башлады губернатор гадәтенчә салмак һәм бастырып кына. – Бер тоткынны Рогервикка, безгә, Мәскәүгә хәтле диюем, озатып куярга кирәк. Болай карап торуга бик тә гади эш. Тик, зинһар, алай уйлый күрмәгез. Тоткын ифрат та явыз һәм куркыныч! Менә шуңа да әлеге бурычны сезгә йөкләргә булдык.
– Баш өсте, галиҗәнап. Олуг эшнең миңа тапшырылуына шатмын. – Шушы биш-алты сүзне әйткәнче, Болховский тирләп чыкты, кинәт йомшап, тынычлап калды. Шөкер, кичәге хәлләрне сизмәгән икән!
– Әлбәттә, сез ялгыз булмассыз, – дип дәвам итте Неплюев, якыны белән сөйләшкәндәй гади итеп. – Үзегезгә ярдәмгә бер унтер-офицер, поручик һәм капрал алырсыз. Каравылга утыз алты драгун һәм кырык кешелек казак сотнясы, билгеле, сотнигы белән. Инде азсынасыз икән, бер крепостьтан икенчесенә озату өчен, кальгалардан өстәмә рәвештә гаскәриләр ала аласыз.
– Аларның да кирәк булулары бар. Бигрәк тә бу кыргый азиатлар – татарлар һәм башкортлар яши торган җирләрне үткәнче диюем, – Болховский инде сүзнең Батырша хакында баруын сизенгән һәм җитдиләнгән иде.
– Менә монда мин махсус инструкция әзерләп куйдым. – Неплюев, кулына ниндидер кәгазь тоткан хәлдә, аягына басты. – Укырсыз, өйрәнерсез – әле вакыт бар. Хәзерлек эшенә исә бүгеннән тотынырга кирәк. Юл чыгымнарына биш йөз сум акча билгеләнде. Башлап сез вор өчен бөркәүле махсус арба ясатырга тиешсез. Пар ат җигешле булсын. Аннан инде атлар, «кадерле кунак» ка тун, чикмән, ыштаннар, бүрек, бияләйләр, җылы аяк киеме, күлмәк, уравычлар, астына салырга киез сатып алырсыз. Тоткынны ашату өчен, көненә алты тиен каралган. Туйганчы һәм тәмле ашарга җитәр дип уйлыйм. Барлык чыгымнарны менә шушы шнурлы кенәгәгә язып барырсыз.
– Әлбәттә, әлбәттә.
Губернаторның кәефенә караганда, ул инструкцияне тулысынча сөйләп бирергә әзер иде. Ярый әле, шул мизгелдә бүлмәгә секретарь килеп керде, Неплюевның колагына иелеп, шыпыртлап кына нидер әйтте. Хуҗа баш какты һәм Болховский белән саубуллашырга ашыкты:
– Хәзергә шул, кенәз. Ярдәмчеләр сайлап алыгыз да эшкә тотыныгыз. Ә саклык мәсьәләсендә без тагын һәм тагын сөйләшербез әле. Хушыгыз!
Әнә шул көннән башланды да инде тамаша. Болховский көннәр буе сәүдә рәтләрендә уралды, тимерчеләр, балта осталары янына барып чыкты. Батырша өчен (тоткынның кем икәне аңа тәгаен билгеле иде инде) өсте ябулы махсус арба ясатты, драгуннарга дип егерме биш олау юллады, атлар, җылы киемнәр сатып алды. Кичләрен исә әлеге инструкцияне ятлады – Неплюевның теләсә кайсы минутта шул хакта соравы бар иде. Янә дә килеп, ятламаслык та түгел, анда тоткынның ясаячак һәм ясавы ихтимал булган һәр адымы, шул чакта этап кешеләренең нишләргә тиешлеге тәфсилләп язылган. Әйтик, тоткынны туйганчы һәм тәмле ашатырга, аңа иркәләп, илтифатлы гына дәшәргә, үзеннән исә берни сорамаска, бигрәк тә бернәрсә дә вәгъдә итмәскә. Яки Батыршаны озата баручы конвойларның мылтыклары һәрдаим корулы булсын. Ул кунарга тукталган йорттан чит кешеләр генә түгел, өй хуҗалары да чыгарылсын, янында гел генә сакчылар торсын, төнозын шәмнәр янсын һәм башкалар, һәм башкалар. Иренмичә язып утырган бит губернатор.
Неплюевның эше аныкыннан да тыгыз һәм җитди икәнен белсә, аңа үпкә белдермәс иде Болховский. Чыннан да, губернаторның ял-йокыны оныткан чагы. Сенатның теге Указы нигезендә ул Батыршаның көрәштәшләрен дә Яшерен комиссия карамагына озатырга тиеш иде. Аларның тугры старшиналар тотып алган кадәресе Уфа төрмәсендә тупланган. Җәмгысы унбиш кеше: унысы – татар, бишесе – башкорт. Гыйсъянчы мулланың азгыннарын башка юлдан – Минзәлә, Казан аша һәм тизрәк, ягъни яу башы поезды кузгалганчы озатырга кирәк. Шул максат өчен Уфа канцеляриясеннән илле сум акча, уналты ат олавы бирелде. Болачыларны егерме дүрт җәяүле драгун һәм унике казак башында Мәскәү полкы капитаны Леонтий Львов озатачак, дип тәгаенләнде. Ниһаять, 1756 елның унберенче сентябрендә губернатор бригадир Фраундорф белән Уфа воеводасы Артемьевка боерык бирде – юлга чыгарга кушты.
Ул арада төп поезд да әзер диярлек иде инде. Алай да вак-төякләр кулны тотты. Шулай булмый ни, Батырша явызны исән-имин Яшерен комиссия кулына илтеп тапшыру – бик тә мөһим дәүләт эше.
Юлга сентябрь азакларында гына кузгалдылар. Алда – атларга атланган казак сотнясы, алардан соң пар ат җигелгән көймәле арбада – Батырша, аның янәшәсендә һәрдаим ике сакчы, офицер һәм капрал. Төп йөккә этап башлыгының шулай ук пар ат тарткан күн тышлы фәйтуны, аннан инде мылтыклы драгуннар төялгән егерме биш олау тагылган. Ай ярым дигәндә Самара, Арзамас, Муром, Владимир калалары һәм җирләре артта калды, инде менә Мәскәү губернасы буйлап баралар. Менә-менә соңгы ыргым дигәндә, әлеге яшерен Указ. Нишлисең, башны фәйтун тәгәрмәченә бәрер хәлең юк, санатлар кушканга буйсынырга кала.
Баштарак, бигрәк тә Оренбург белән Самара арасын үткәндә, губернатор инструкциясенең һәр сүзенә ябышып эш итте Болховский. Тоткын янында, ялангач кылычын тотып, көнен-төнен ике сакчы һәм офицер торды. Кәрванда кем һәм аның кая баруы хакында һичкем белмәде, хәтта драгуннар белән казаклар да томаланган авыр арбада баручының кемлеген чамалыйлар гына иде. Юлның бу өлеше, ягъни Оренбург далалары, – татар-башкортлар тупланыбрак яши торган җирләр. Шуңа да кенәз, олауларны саклау һәм озату өчен, крепость саен тагын уникешәр драгун, алтмышар казак алды. Янә дә килеп, инструкциядә капитанның шәхсән үзенә генә кагыла торган пунктлар да бар бит әле: Батырша кулдан ычкына күрмәсен, алай-болай үзенә зыян салмасын, елга-күлләр кичкәндә, суга ташланмасын! Кенәз баштарак фәйтунга утырмады, күбрәк ат менеп, Батырша олавы янәшәсеннән барырга тырышты, кичүләрдә исә тоткынның янына ук кереп утыра торган булды. Ә ит шулпасы ашарга туры килгәндә, муллага аны бүз аша сөзеп кенә бирергә кушты. Кыскасы, имчәк баладан болайрак карады-саклады аны Болховский.
Бара торгач, хәлләр үзгәрде. Татар һәм башкорт җирләре артта калды – сагышлы поезд белән кызыксынучылар бетте диярлек. Өстәвенә көннәр тәмам бозылды, туктаусыз яңгырлар койды, юллар ат, адәм үтә алмаслык баткакка әверелде. Драгуннарны һәм офицерларны сагыш, битарафлык басты.
Балык башыннан бозыла, диләр. Битарафлык үрнәген башлап үзе күрсәтә капитан. Ул инде атка атланмый, гел диярлек фәйтунда назланып бара. Җитмәсә, эч пошуын басар өчен дип, исерткеч капкалый башлады. Бераздан моңа күнегеп китте, эчеп-исереп алгач кына, дөнья ямен тапкандай булды.
Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, драгуннар белән бүтән офицерлар да күбрәк аракы эзләү, кәеф-сафа кору белән мавыктылар. Поручик Левашовны инде әйткән дә юк, ул юл чыкканнан бирле айнымый, көнен дә, төнен дә кызмача.
Берзаман юлның тынычлыгына, моңсулыгына шулкадәр күнегеп киттеләр ки, инструкция бөтенләй онытылды, аракы табылганда, җыелып, күмәкләшеп эчү гадәткә әйләнде.
Башын мендәренә салып изрәп барган кенәз йоклап ук киткән икән. Шыгырдап фәйтун ишеге ачылуга уянып китте, билендәге кылычына ябышты. Мүкәләп кереп килүченең поручик икәнен таныгач кына, буыннары язылды, Левашовның исерек икәнен күргәч исә, эченә җылы йөгерде.
– Биш йөз… ик… чиләкле завод… ик… аракы заводы, – дип сөйләнде поручик, икылдап. – Тулы мичкә… ик… китерергә куштым… ик. Җитәр бит?!
Болховский торып ук утырды. Иртәдән бирле пычрак ярып барган атлар да, олауларны этә-этә җәяү атлаган солдатлар да арыганнар, күшеккәннәр иде. Капитан тәрәзәгә карап алды – туктар урын чамалады. Юл буена шәм кебек төз наратлар тезелгән – урман. Монысына тагын да күңеле булды, йөзенә елмаю чыкты, Левашовны мактарга ашыкты:
– Молодец, поручик. Сезнең белән Һиндстанга сәфәр чыгарга да була.
– Рад стараться, – дип мыгырданды тегесе.
– Инде шәп кенә алан да тапсагыз…
Калганын сөйләп торасы юк иде. Левашов, аны ярты сүздән аңлап, кире җиргә сикерде.
Тагын чирек сәгатьтән кәрван ялга туктады. Урынны әллә Левашов үзе сайлап алган, әллә шулай туры килгән: юл буенда ук чабылмаган печәне иеп, пәҗеп беткән иркен генә алан, эчтәрәк тагын бер кечерәк ачыклык шәйләнә. Әйтерсең зур түрә аппартаменты: кабинеты да, кабул итү залы да бар.
Атларны олы аланга туарып, учакларны шунда яксалар да, офицерларга табынны теге бәләкәй ачыклыкта әзерләделәр. Бу исә аларга, драгуннарга күрсәтми генә, берәр кружка аракы салып кую мөмкинлеге бирде.
Каны язылып, тәне кызышып киткән капитан, мәш килеп чатырлар корып, аш әзерләп маташкан кешеләр янында басып торудан җиксенеп, тоткын арбасы янына китте. Чыннан да, аның инде байтактан Батырша катына сугылганы юк. Кинәт йомшап киткән аяклары белән төз басарга тырышып, кенәз олы алан читенә таба атлады.
Төрмә-арба янында ат тотучы драгуннар һәм сакчылар кыршавы чыга башлаган алгы тәгәрмәчкә яңа атлама куеп маташалар иде. Болховский аларга дәшми генә эчкә узды, караңгылыктан үртәлеп туктап калды. Күзе ияләшә төшкәч кенә, монда алай ук дөм караңгы түгеллеген, арбаны томалаган күн ярыкларыннан төшкән яктылыкның ярыйсы ук икәнен абайлады, арткы почмакта киез өстендә бөкшәеп яткан мулланы күреп алды.
– Нихәл соң, Баһадиршаһ?! – диде ул, татарчалатып, һәм үз сүзенең үткенлегеннән канәгать булып көлеп җибәрде. – Моң-зарың, жалуың юкмы? Сакчылар кыерсытмыйлармы үзеңне?
Батыршаның аяк очындагы карагай кискәсе селкенеп куйды, зынҗыр чыңы ишетелде. Әмма тоткын дәшмәде, икенче ягына борылып ятты. Аның өчен җавапны арба тәгәрмәче белән маташкан сакчыларның берсе бирде:
– Пычагым булсынмыни аңа?! Ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Яткан килеш бара да бара.
– Карагыз аны, – дип янады Болховский, урысчага күчеп. – Этлек исәпләп ятмасын ул вор. Андый-мондый хәл була калса, башларыгызның гәүдәләреннән аерылулары бар!
Сакчы драгуннар эндәшмәделәр. Алар инде моның ише куркытулардан гарык. Юлның башында тоткынны бик тырышып саклап та карадылар, аннан белделәр: Батыршаны коткарырга атлыгып торучы күренми, ә үзе исә качарга уйламый да, тук бурзай сыман, көймә түрендә ауный бирә.
Дөресен әйткәндә, бу мәсьәләдә капитан үзе дә шундыйрак фикердә. Әле сакчыларга әйткән сүзләр дә болай тәртип өчен генә. Шуңа да гамьсез генә кече аланга кире китеп барды кенәз.
Ул әйләнеп килгәндә, һәр ике алан шактый җанланган иде инде. Офицерлар һәм драгуннар аш пешкәнне дә көтмәгәннәр, аракыдан авызланганнар, һәр учак, һәр табын янындагы шау-шулы бәхәсләр әнә шул хакта сөйли иде.
Бераздан исә кәрван тукталган мәйданнарда кәеф-сафа кызды. Төртмә сүз, исерек мактанулары, берсеннән-берсе оятсыз такмаклар, юлбасарларча сызгыру авазлары ишетелде. Батырша арбасы янында маташучылары да эшләрен бетерергә ашыктылар. Алар да түзмәде, башта – берсе, аннан – икенчесе, өченчесе, ялманып, табын янына китеп бардылар.
Сакчыларның һәр сулышын тоеп, ишетеп яткан Батыршага шул гына кирәк тә иде инде. Ул, урыныннан торып, богау чылбыры җибәргән кадәр ишек янына килде, аны сыза гына ачып, учаклар ягына бакты. Гаскәриләрнең кызулары җиткән: бәхәсләшәләр, ызгыша- лар, ыгы-зыгы итәләр – берсендә дә дөнья кайгысы калмаган.
Монысы бигрәк тә ярады. Батырша көймәнең алгы ягына куелган талчыбык чуманнан чүкеч һәм чыра пычак табып алды, ашыгып, үзе беркетелгән карагай кискәсе янына килде һәм богавын таш кебек каты түмәр өстенә куйды да аны кисәргә тотынды.
Әлеге чүкеч белән пычакка күзе күптән төшкән иде тоткынның. Драгуннар бүгенге төсле өерелеп эчкән кичләрдә, аларны алып, берничә мәртәбә богавын өзәргә маташып карады. Чүкече белән пычак сыртына сугып кыйный торгач, зынҗыры шактый киселде, әмма өзелеп үк чыкмады. Ул, богаулы аякларын сакчылардан яшерә-яшерә, һаман җайлы вакыт көтте. Бүген менә, ниһаять…
Чакылдаган тавыш аландагыларга ишетелмиме дип туктый, тыңлап-тыңлап тора да янә эшенә керешә Батырша. Манма тиргә батып маташа торгач, богау тимере киселеп чыкты. Аяклары иреккә тиенгән тоткын, кабаланып, ишеккә килде, тышка күз салды. Аланда һаман да шул мәхшәр икәнен күргәч, ипләп кенә җиргә төште һәм наратлыкка кереп китте.
Ярый әле пычагы белән чүкечен үзе белән алган иде. Чакрым чамасы җир киткәч, таза гына имән төбенә тап булды һәм, инде каударланмый гына, кулындагы богауны ватарга тотынды.
Хәзер ул – ирекле кош, дүрт ягы кыйбла! Тик ул кыйбланың кая икәнен генә белми. Кайсы тарафка гына йөз тотмасын, аңа юллар ябык. Хәер, аңа бер генә юл кирәк – пайтәхеткә илтә торганы. Әйе, ул барыбер Петербургка, патша хәзрәтләре каршына барачак. Ләкин кул-аяклары богаулы мәхбүс булып түгел, үз ихтыяры, үз теләге белән бирелүче яу башлыгы булып!
Тагын бер ук атар чамасы җир киткән иде, алдында ниндидер ачыклык шәйләп алды. Ул да түгел, олуг бер елга ярына килеп чыкты. Суның киңлеге байтак, тирәнлеге дә юк түгел бугай – кайнап, бөтерелеп ага. Җәен монда кораблар да йөзә торгандыр, мөгаен. Ата-бабаларның Ука дәрьясы дигәннәре шулмы, әллә башка берәр елгамы?
Исеме – исем, анысы ничек аталса да ярар. Хикмәт шунда: бу алкын суны ничек кичәргә? Көн инде тәмам чиратты, аяк астындагы күлдәвекләр нәзек боз элпәсе белән капланды, елга өстеннән тоташ сил ага. Йөзеп кенә чыгар идең дә бит канә, кул-аякларны көзән җыеруы, су төбенә китүең бар. Яр буенда көймә түгел, такта-мазар да күренми, ичмасам.
Батырша шулай уйланып торган арада, ни беләндер җилкәсенә китереп суктылар. Ул чайкалып китте, ләкин егылмады, бөтен гәүдәсе белән артына борылды. Үзеннән ике адымда гына, шәрә кылычын тотып, озын буйлы, таза драгун басып тора иде. Кылыч сырты белән орган икән, имансыз.
Урман арасыннан һай-һаулап бер төркем исерек солдат килеп чыкты. Алар, килгән шәпкә, Батыршага ябырылдылар: аны сугып ектылар да тупас күн итекләре белән типкәли, таптый башладылар. «Әҗәлем шушы икән», – дип уйлап алды мулла, куллары белән башын тотты, иманын әйтеп калырга ашыкты. Шулчак кемдер гөрселдәтеп атып җибәрде, шуның артыннан ук кискен боерык яңгырады:
– Тукта, туктагыз! Тоткынга тырнагыгыз белән дә кагылмагыз! Югыйсә… – Тавышына караганда, бу – Батыршаны озатып баручы капрал иде.
– Туктаган, ди. – Инде бите-башы канга баткан Батыршаны һаман типкәләвен дәвам итүче драгун капрал белән әрепләште. – Шушы сасык аркасында поручик Селиванны атып үтерде әнә. Үзе дә дөмексен, вор!
Ашыга-кабалана, Болховский белән Левашов килеп җитте. Алар ерактан ук капрал әмерен кабатладылар. Кызып-кайнарланып җиткән драгуннар теләр-теләмәс кенә мулланы изүдән туктадылар.
Тәмам таптап ташлаудан котылса да, Батырша аягына басарлык түгел иде инде. Күпкән иреннәре яна, әллә ничә җирдән тишелгән башы чатный. Сул кулы үтереп сызлый: әллә сынган, әллә каерылган. Аягының да рәте юк: чатнаганмы, каймыкканмы?
Драгуннарның кайсыдыр иске япанча сөйрәп килде. Изелгән мулланы күтәреп шунда салдылар да, дүртесе дүрт почмагыннан тотып, кәрван тукталган урынга алып киттеләр.
Офицерлар төркем артыннан атладылар. Болховскийның йөзе киндер тукымасы булып калган, күзләре куркулы. Шүрләрсең дә, Батырша үлгән тәкъдирдә, аның үзен дә дар агачы көтә. Шуңа да ул ашыгырга булды. Хәзер үк кузгалырга да, төн буенча барып, Мәскәүгә җитәргә һәм бу бәлане төрмә хастаханәсенә урнаштырырга! Капитанның элмәктән котылып калу чарасы шул гына иде.
Дүрт почмагыннан тартылган япанчада талгын гына чайкалып баручы Батырша исә, кул-аяклары, тәне-башы сызланудан, саташулы-уяу хәлдә, ишетелер-ишетелмәс кенә ыңгырашып бара. Ул әледән-әле онытылып китә һәм йә берсеннән-берсе ямьсез төшләр күрә, йә әллә ниткән тузга язмаган нәрсәләр белән саташа, кычкыра, мыгырданып ала. Менә ул тынып калды, узган гомерендә һич кенә дә насыйп булмаган хәлләрнең берсен төшендә күреп, матур саташырга тотынды. Хатыны, улы һәм нәни кызлары белән Карыш буена сәйранга чыкканнар, имеш. Көн җылы, хәтта кызу. Менә алар шау чәчәккә күмелгән тау-тау шомырт куаклары янына туктадылар да дөнья матурлыгына хозурланып калдылар. Тик, ни гаҗәп, янында хатыны Зөлхәбирә түгел, ә япь-яшь Тутыя, имеш. Шуңа, балаларча шатланып, ихластан сөенергә өлгермәде, әллә каян гына теге, аны гомер бакый эзәрлекләүче имәнгеч Каракош килеп чыкты, Батыршаның башына кунды һәм миен чукый башлады…
Ул уянып китте һәм, башы сызлаудан бигрәк, матур төше өзелүгә гасабиланып, тешләрен шыгырдатты, авыр итеп ыңгырашты. Иреннәре, аның ихтыярыннан башка кыймылдап, акрын гына пышылдадылар: «Җаныкайларым, бәгырь кисәкләрем, кайларда гына зар-интизар булып йөрисез икән?»
Җиде яшьлек улы Таҗикның үзе Иске Нәдернең мәчет базында газапланып яткан чагында ук, мартның алтысында, Уфа төрмәсендә үлеп китүен, хатыны Зөлхәбирәнең өч яшьлек Зөләйха һәм ике айлык Зәнва белән, Нижгар гарнизон полкы прапорщигы Павел Потапов һәм драгуннар озатуында, үзеннән дә алда Мәскәүгә китерелүләрен һәм губерна кәнсәсенә тапшырылуларын белми һәм белмәячәк тә иде ул. Ә инде остазбикәсе һәм кызларының кадими башкалада чукындырылачаклары һәм урыс алпавытларына коллыкка сатылачаклары һич башына да килмәде.