Kitabı oku: «Батырша», sayfa 31
Уналтынчы бүлек
Гыйсъянчы мулланың тотылуы уңае белән гомер сөргән урыннарыннан кубарылучылар Батыршаның гаиләсе һәм көрәштәшләреннән башка да байтак иде әле. Августның егерме алтысында Оренбургка өлкән углы Давыт белән старшина Сөләйман Диваев килеп төште. Үзләре генә дә түгел, Батыршаны эләктерүдә гаярьлек күрсәткән Куштан Исхак, Бастырык Рәсүл һәм азанчы Куян Исмайлар белән. Старшинага хәтта кем явыз мулланы кулга алганны карап торучы Әбдек белән Бакыйны да ияртергә кушылган иде. Инде Мөхсингә килгәндә, түрәнең писаре буларак, ул мондыен тантаналы сәфәрдән читтә кала алмый да алмый.
Дөрес, Сөләйманның инде туйлары узган, туннары тузган. Мондыен ук ерак юлга чыгармын дип башына да китергәне булмады старшинаның. Җитмәсә, бу җәйдә нишләптер хәле бетеп, тәннәре авыртып йөдәтте.
Алланың рәхмәте диң, авыл табиблары, им-томчылар, хәтта тирә-юньдәге иң абруйлы муллалар да булдыра алмаганны Уфа кәнсәсеннән килгән бер кәгазь кисәге әйләндерде дә салды – старшина икенче көнне үк аягына басты. Әләге хикмәтле кәгазьдә иң «верный», иң баһадир мишәр старшинасы Сөләйман Диваевның, мәгълүм ярлыкаш акчасын алу өчен, Оренбургка барырга тиешлеге әйтелгән иде.
Шул көннән бөтенләй үзгәрде Сөләйман, тәннәре язылды, тыны иркенәеп китте, бизгәк шаукымының эзе дә калмады – кыскасы, гүя яшәреп калды старшина. Хәтта Оренбургка, кылыч-җәяләрен тагып, ат өстендә бармакчы булды. Ярый әле, вакытында акылына килде: көймәле арба әзерләтте һәм ерак юлны назланып кына үтәсе итте.
Ишле бер гаилә булып өммәткә урнаштылар.
Ни хикмәттер, губернатор аларны кабул итәргә ашыкмады. Кунаклар өчен игезәкләрдәй бертөсле зарыгулы көтү көннәре башланды. Мәгәр Сөләйман да, аның юлдашлары да зарланмадылар, төбәктә патшаның үзенә тиң олуг түрәнең бушавын сабыр гына көттеләр.
Неплюевта, чыннан да, ниткәндер өтек мишәрләр хафасы юк иде. Аның бөтен зиһенен, гакылын, гамәл-шөгыльләрен бер генә нәрсә били бу көннәрдә. Ул да булса, боладан соң кыргыз-кайсак далаларына качып киткән башкортларны кайтару. Дөрес, Иван Иванович ул олы мәшәкать белән инде елга якын шөгыльләнә, тик эшнең очы-кырые күренми шул әле.
Башта ул Батырша явында катнашучыларны ярлыкау хакындагы Указны ашыктырды. Аның таләбе буенча, Сенат әлеге Указны 1755 елның беренче сентябрендә үк игълан итте һәм ул, Идел буе вә Урал вилаятьләренә генә түгел, кыргыз-кайсак ханнарына да, хәтта озын колаклар җибәреп, кыр казахлары арасында посып ятучы башкортларга да ирештерелде. Губернаторның исәбенчә, ярлыкау хакындагы сүзне ишетүгә, башкортлар өерләре белән элек яшәгән җирләренә кайтырга тиешләр иде. Ни гаҗәп, тегеләре кайту турында уйламадылар да. Үз тауларына кайтып егылган һәркемгә берәр чикмән вәгъдә итүнең дә файдасы тимәде хәтта. Ул гынамы, әледән-әле кыргыз-кайсакларга һөҗүм иткәләп торуларында. Кыр казахлары да җавапсыз калмыйлар калуын, алары үз чиратларында еш кына башкорт җирләренә бәреп керәләр, авылларны пыран-заран китерәләр, бер уңайдан шунда яшәүче урысларны да талыйлар. Инде бу хәтлесе Неплюев планында күздә тотылмаган иде. Губернатор, бөтен эшен ташлап, башкортларны кайтару, яңа чикләрдә иминлек урнаштыру юлларын эзләде. Күпме генә баш ватмасын, казах йөзләренә акыллы һәм эшлекле илче җибәрүдән башка чара тапмады. Бу эшкә иң кулае, әлбәттә, морза Тәфкилев иде. Иван Иванович шул хактагы фикерен канцлер Бестужев-Рюминга язып җибәрде, Алексей Ивановичка генерал-майор чинын бирүне ашыктыруларын сорады.
Сенатта үзенең һәр сүзенә ләббәйкә дип торуларын яхшы белгәнгә, Неплюев бу юлы да башкалардан җавап көтеп тормады, морзаны кабинетына чакыртты һәм гадәтенчә тәкәллеф белән:
– Сезгә, Алексей Иванович, тагын бер җаваплы эш чыгып тора бит әле, хөрмәтлем, – дип башлады ул сүзен һәм, Тәфкилевнең моны ничек кабул кылуына игътибар итмәстән, башкорт-казах мөнәсәбәтләренә күчте, шул мәсьәләдә ниләр эшлисен аңлатып бирде.
Морзаны алмаштырып куйганнар диярсең. Үзенең түрәсенә гомер бакый «баш өсте» дип торган Алексей Иванович бу юлысында көйсез кияүдән ким кыланмады:
– Теләсәгез нишләтегез, Иван Иванович, мәгәр әмерегезне җиренә җиткерә алмаем, арыдым, картайдым, җаным ял сорый, – дип карулашты.
Юк, бу аның базар бәһасен күтәрүе түгел иде. Чыннан да, ул соңгы елларда үзенең бирешүен сизде, еш кына чирләштерә башлады. Аны инде төрле бүләкләр дә, дөнья малы да кызыксындырмый диярлек. Бөтен уе – җаны тарткан Тирсәдәге утарына кайтып, Барҗы буендагы заводына күз-колак булгалап кына тыныч-имин картлык кичерү, инде тәмам онытыла башлаган Коръән сүрәләрен укый-укый, йомшак түшәктә бу фани дөнья белән хушлашу. Шуңа да губернаторның озын-озак вәгазьләренә җавабы бер булды:
– Бигайбә, галиҗәнап, булдыра алмаем.
Әлеге сөйләшүдән соң карталары бутала башлаган Неплюев ярыйсы ук пошаманга төште. Аның кул астында кыргыз-кайсаклар янына җибәрерлек кенә башка ярдәмчеләре дә бар-барын. Барлык төрки халыклар өчен уртак татар телен белүчеләре дә җитәрлек. Мәгәр тел – бер нәрсә, баш исә – бөтенләй икенче әйбер. Тәфкилев морза башындагы хәйлә-мәкерне, этлекләрне каян аласы менә?!
Әнә шундый борчулары белән өч-дүрт көн үтте микән, Сенаттан язган хатына җавап килеп төште. Канцлер, Бестужев-Рюмин губернатор фикерен хуплавы белән бергә, морза Тәфкилевкә генерал-майор чины бирелүен хәбәр иткән. Шулай ук кыргыз-кайсаклар җиренә илче булып барачак Алексей Иванович өчен махсус инструкция юллаган, аның, чин алу уңае белән хәрби ант эчү тантанасын да калдырып торып, кичекмәстән юлга чыгуын таләп иткән.
Пакеттагы кәгазьләр белән танышып чыгуга, ул янә морзаны чакыртты, һәм, әлбәттә, сүзне картның күңеленә хуш килердәеннән башлады:
– Менә шулай, Алексей Иванович, көткән сәгатебез сукты – генерал-майор чины белән ихластан котлыйм үзеңне, кадерлем. – Йомшак кәнәфигә әле генә утырган Тәфкилев кабат торып басты, илтифатлы итеп башын иде, әмма Иван Иванович аңа авыз ачарга ирек бирмәде. – Бу вакыйганы без, әлбәттә, зурлап, бөтен офицерлар катнашында мәртәбәле итеп билгеләп үтәрбез, хөрмәтлем. Тик анысы соңрак. Хәзергә исә кичекмәстән юлга чыгарга кирәк, Алексей Иванович. Падишаһка тугрылыгыгызны тагын бер кат расларсыз дип ышанам.
Тәфкилев әллә нишләп китте, сырхауларын да, картлыгын да онытты, ризалык сүзенең авызыннан чыкканын тоймый да калды:
– Баш өсте, галиҗәнап. Тик бер шартым бар: крестьяннарым бөтенләй диярлек калмады минем, Иван Иванович. Җирләрем арта тора, ә эшләргә кешем юк.
Неплюев аңа карап алды. «Ах, карт төлке, шунда да үз ягына каера бит тәки. Нишлисең, ризалашмый ярамый».
– Алырсыз, Алексей Иванович, әлбәттә, алырсыз. Тик сез аларны башта кайтарыгыз әле.
Тәфкилев миссиясе кыргыз-кайсакларга гади шымчы яисә озын колак җибәрү генә түгел. Шулай ук ул бер башкортлар хафасы белән генә дә чикләнми. Ул казах йөзләренең Россия канаты астына керүләрен тәмам ныгытырга тиеш. Морза анда Урта йөз ханы Нурали, аның туганнары Эрали һәм Айчувак белән очрашачак. Димәк ки, бу эшкә акча-малны кызганып булмый.
Илченең кулына ун мең сум акча бирелде һәм ул дүрт йөз казак озатуында юлга чыкты. Әмма аның Нурали һәм энеләре белән Илек кальгасындагы беренче очрашуларыннан ук чыгымнарның тагын да күбрәк булачагы ачыкланды. Тәфкилев, кунакларны сыйлау һәм бүләкләү өчен, бер мең ике йөз унҗиде сум да алтмыш бер тиен ярым акча тотылуын хәбәр итте. Хәер, акчадан кем торган, тапшырылган эшне генә ерып чыксын: башкортларны кайтарсын да казах ханнары белән араны ныгытсын!
Гомере буена һәр эшне булсын дип, төпле итеп эшләүче Неплюев әлеге мәсьәләдә бер Тәфкилевкә генә ышанып ятмады, билгеле. Башкортлар шикләнмәсеннәр-икеләнмәсеннәр дип, Нугай юлындагы гаскәрләрне аннан ераккарак – Кичү һәм Зәй кальгаларына олактырды. Алай да дөнья хәлен белеп булмый дип, Бөрҗән тирәсендә күбесе татарлардан торган Җаек казахларын калдырды. Нурали һәм аның энеләренә үзе хат язды, башкортларны куып җибәрүдә ярдәм итүләрен сорады. Билгеле инде, коры кашык авыз ертканын һич онытмады губернатор, ханнарга бүләкләрнең асылларын озатып кына торды.
Болары да ярап куйды тагын: ханнар качак башкортларга гына түгел, аларны яшереп ятучы милләттәшләренә дә һөҗүм иттеләр, чакырылмаган кунакларны үз җирләренә куаладылар. Сүз, корал һәм акча кулланган гамәлләрнең кайсы үтемлерәк булгандыр, ниһаять, башкортлар туган төякләренә кайта башладылар.
Гаять мәшәкатьле һәм четерекле эшнең әйбәт кенә баруына күңеле булып, ниһаять, Неплюев та тын алды, аның кабул итүен көтеп яткан мишәрләрне исенә төшерде. Алай да ашыкмады, алар белән морзадан башка очрашу мәгънәсезлек иде.
Җае чыкты бит, берничә көнгә генә дип, Тәфкилев кайтып төште. Ул ерак юлдан соң аз-маз хәл алуга, губернатор Әҗик батырларын кабинетына чакыртты, бүләкләр тапшыру тантаналырак булсын дип, кәнсә тирәсендә буталып йөрүче офицерлардан янә биш-алты кеше дәшәргә кушты. Мәгәр әлеге вакыйга уңае белән зурдан кубарга исәбе юк иде аның, шуңа өстенә тантаналар өчен махсус саклана торган мундирын да кимәде. Нигә дисәң, Әҗик батырларының Батыршаны кулга алганда күрсәткән «каһарманлыклар» ы, бунтарь мулланың үз теләге белән килеп бирелүе аңа инде күптән мәгълүм иде. Әмма аны куертып торасы итмәде, восстание башлыгының бик ансат тотылуын фаш итү аның үз авторитетына да сугачак иде. Менә шуңа да ул Сөләйманны һәм аның юлдашларын бөтен шартына китереп кабул итәргә, ләкин артыгын кыландырмаска булды Неплюев.
Атналар буе өммәт ятагында аунап ялыккан әҗиклеләр губерна кәнсәсенә иртә таңнан барып җиттеләр. Тик алар килде дип сикереп төшүче булмады. Бихисап кәгазьләренә уралып утыручы секретарь аларга «Бу ниткән кыргыйлар тагын?» дигәндәй күз төшереп кенә алды да көтәргә кушты.
Губернатор дигәнеңнең эше ай-һай тыгыз икән. Аның янына бертуктаусыз кемнәрдер керде, кемнәрдер чыкты. Нигәдер гел йөгереп-чабулап йөргән түрәләр кочак-кочак кәгазьләрне, зур-зур кенәгәләрне, гөбегә охшатып төрелгән хариталарны бер аның бүлмәсенә ташыдылар, бер кире алып чыктылар. Әҗиктән ала килгән кунакларның барын-югын белүче дә юк, ичмасам.
Инде сәгатьләр үтте, инде кояш төшлеккә күтәрелде, алар белән кызыксынучы гына күренми. Әллә соң борылып кайтып китәргәме дип утырганда, аларга да бәхет елмайды – өстендәге мундирын бик пөхтә итеп кигән, җыйнак, ыспай секретарь исем-фамилияләрен, кем икәнлекләрен язып алды, аннан губернатор катына кереп китте. Менә-менә безнең мосафирлар да түрә галиҗәнаплары каршына басачаклар.
Әлеге секретарь дигәне исә керде дә батты, гүя анда йокыга талды. Әҗикләр тәмам чыгырларыннан чыгып гасабилана башлаган мәлдә, ниһаять, зур имән ишек ачылды, һәм теге купшы секретарь, елмаеп, аларны эчкә үтәргә чакырды.
Губернаторның үзеннән битәр зиннәтле биниһая зур бүлмәсе, түр буйдагы Әби патшаның ярым ялангач сурәте өннәрен алды кунакларның. Бусага төбендә үк туктап, авыз ачып калдылар. Ян буйга тезелешеп утырган «генерал» ларны күргәч исә, бөтенләй коелып төштеләр.
– Ягез, бөркетләр, батыррак булыгыз, түрдән узыгыз!
Яшьләрнекедәй яңгыравык ягымлы тавыш ишетеп, бу сүзләрне әйтүченең мөлаем нурлы йөзенә баккач, бераз тынычлангандай булдылар, әмма баскан урыннарыннан кузгалмадылар. Хәер, башкача кыстаучы да бул- мады. Әлеге купшы секретарь кулындагы кәгазь шүресен җәеп җибәрде һәм анда язылганнарны укырга то- тынды:
– Ата вор Батыршаны каптыручы мишәр старшинасы Сөләйман Диваев…
Үзенең исемен ишетүгә, старшина бер адым алга атлады, төлке бүреген салып, башын иде һәм шул хәлендә оеп калды.
– Аның углы Давыт…
Егет атасы үрнәген кабатлады…
– Мишәр Рәсүл… Исхак… азанчы Измаил…
Болары да, такыр башларын ялтыратып, олуг түрәгә баш ордылар.
Секретарь соңгылары итеп писарь Мөхсин һәм Әбдек белән Бакый исемнәрен атады. Алары икенче рәт ясап бастылар.
Губернатор дигәне мишәрләргә сөзеп карап-карап торды да секретарена борыла төшеп сорап куйды:
– Ә старшина Яныш Абдуллин кайда?
Тегесе бу сорауны көтмәгән һәм аңа җавап бирергә әзер дә түгел иде бугай, тотлыгып калды, кызарды, ык-мык итте, башы иелеп төште.
Неплюев генерал әллә урысча, әллә инде тагын нимесчә, янәшәсендәге кибәк тутырылган капчыкка охшаган, арыслан ялыдай озын аксыл чәчле бәндәгә нидер әйтүгә, тегесе аягына торып басты һәм саф татарча нотык сөйләргә тотынды:
– Мишәрләр! Сез изге Ватаныбыз каршында биниһая олуг батырлык кылдыгыз – халаекларны Батырша кебек явыз ворның яманлыкларыннан саклап калдыгыз. Сезнең батырлык…
Губернатор аңа карап алды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куйды:
– Покороче, Алексей Иванович.
Тәфкилев тотлыкты, аннан бөтенләй тынып калды. Алай да кыен хәленнән тиз чыкты, сүзен дәвам итте:
– Ие, шәрәфәтле мәликәбез, сезнең каһарманлыкны һич онытмаенча, үзегезгә олуг бүләкләр җибәргән. Рәхим итеп алың. – Ул өстәлдә яткан кәгазьләрнең берсен күтәрде һәм шуңа карап сөйләвендә булды. – Рәсүл, Исхак һәм азанчы Исмәгыйль, һәркаюгызга йөзәр сум акчалата. Писарь Мөхсин вә Давыт, мишәр Әбдек вә Бакый – сезләргә иллешәр сум…
Ыспай офицерларның кайсыдыр, әллә каян гына алып, кәгазь букчалар чыгарды һәм аларны губернатор алдына китереп куйды. Тегесе исә Әҗикләрне берәм-берәм өстәле янына чакырды, кулларын кысты, бүләк акча тулы букчалар бирде, шул арада, ниндидер шуклык әйтеп, җилкәләренә суккалап алырга да өлгерде.
Сөләйман исә бүләк алучы авылдашларының шатлыктан колакларына кадәр ерылган авызларына карый-карый боегып калды. Монысы ни дигән сүз була соң әле? Олуг бүләкне башлап аңа – команда башлыгына тапшырырга тиешләр иде ләбаса! Аның түрәлеген санга сукмауларымы, әллә инде, Ходаем, бөтенләй онытып җибәрүләреме?
Ул шулай борчылып торган арада, бүләкләү тәмамланды, бәхеттән үзләрен күкнең җиденче катында дип хис иткән мишәрләр, ни кылырга да белми, борыннарын мышкылдатып торуларында. Шулчак губернатор ярдәмчесенә ым какты, һәм янә Котлымөхәммәт морза телгә килде:
– Сәңа, Сөләйман ыстаршина, олуг бүләкне мәрхәмәтле падишаһымыз үзенең изге куллары белән тапшырырга булды. Сәңа, озын-озак сузмый, пайтәхеткә сәфәр чыгу лязим.
Әзерлеге озакка сузылса да, бүләкләү тантанасы бик тиз тәмамланды. Күктән төшкән бәхеттән куанышкан мишәрләр, шатлыклы шаулашып, өммәткә таба китеп бардылар. Сөенечле ыгы-зыгыга бер Сөләйман гына кушылмады. Нишләптер ул бүләк турында да, җәһәннәм астына кадәр сәфәр чыгу хакында да уйлый алмый, күңелен көнчелек корты кимерә иде. Алай, димәк ки, бүләкләү мәҗлесенә Яныш старшина да чакырылган булган. Тик нишләп килмәгән? Хәбәрен ишетми калганмы, чирләп-нитеп киткәнме? Анысы да булыр, теге шайтан суы белән мавыга, диләр.
Болай уйлап ялгыша иде Сөләйман. Яныш, әлбәттә, тантанага чакыру хәбәрен ишеткән һәм юлга күптән әзерләнеп куйган иде. Ул гынамы, Сөләйман старшина сыман, картларча көймәле арбада түгел, бәлки, ярсу айгырда, сугышчан кыяфәттә, кылыч-чукмарларын тагып барырга булды. Ләкин иртәгә юлга чыгасы көнне кире уйлады. Хикмәт шунда ки, тәүфыйклы булып кыланган астыртын мачыга тиң Сөләйманны соңгы вакытта җене сөймәс булды. Әлеге мең сум ярлыкаш акчасы дип Яныш йөзләрчә чакрым җирләр урады, урман-кырларны айкады, Себер салкыннарында туңды, юлда ачтан интекте – вәләкин максатына ирешә алмады. Сөләйманга исә бәхет дигәнең арты белән килеп керде. Батыршасына ни әйтим, барыбер биреләсе булгач, үз командасы старшинасына килеп егылса ни булган? Күзе тонган диярсең, Сөләйман катына барган бит, дивана. Юк, күктән төшкән бәхеткә авызын ерып торучы Сөләйманны күрәсе килми Янышның. Аның белән бергә ерак юл үтәргә, бигрәк тә тегенең җил белән килгән мең сумны алганын карап торырга гарьләнә ул. Көнчелеге шулкадәр көчле ки, менә хәзер башын чабарга әзер Сөләйманның.
Шунысы яман: беткә ачу итеп тунны утка ягып булмый. Бармый калсаң, гыйсъянчы мулланың иярченнәрен аулаган өчен, тиешле биш йөз сумнан да коры калуың мөмкин. Зурдан купмады, үзенә иптәшкә олы улы Солтанбәкне генә алды да ерак юлга чыкты.
Оренбургта ул, Сөләйман старшина белән очрашмас өчен, кала читендәге бер йортка фатир төште. Кәнсә тирәсендә уралмады, бар эше Сөләйман артыннан шымчылык итү булды. Губернаторның кабул итү көнен-сәгатен белмәде түгел Яныш, мәгәр тантаналы мәҗлескә махсус бармады, көндәшенең Оренбургтан китеп олагуын көтте.
Сөләйман исә һич ашыкмый иде. Губерна кәнсәсенә аны кабат өч-дүрт көннән соң гына чакырдылар. Мәгәр монысында эшне тиз тоттылар. Барын-барын губернаторның әлеге чос секретаре хәл итте. Пайтәхеткә аны үзенең писаре Мөхсин белән татарчаны су кебек эчүче капрал Пётр Ашмарин озата барачаклар, имеш. Юлына дип кулына ярлыкаш акчасы исәбеннән биш йөз сум акча бирделәр, ям станы саен өчәр олау алу өчен, юл кәгазьләре тоттырдылар.
Аларның кузгалып китүе Оренбург өчен вакыйга булмады: халаеклар җыймадылар, туплардан атмадылар. Биниһая ерак юлга билләрен буган өч юлаучы Яман каладан шау-шусыз гына чыгып китте.
Шуны гына көтеп, иреннәрен чәйнәп бетергән Яныш икенче иртәдә үк губерна кәнсәсенә килде, әмма тагын оттырды. Аны губернатор үзе түгел, ярдәмчесе Котлымөхәммәт морза да кабул итмәде, хәтта һәр икәве каядыр китеп олакканнар иде. Яныш белән әлеге дә баягы эшлекле елгыр секретарь сөйләште: кичекмәстән пайтәхеткә барып, олуг бүләкне патша кулыннан алырга кушты, Сөләйманныкы шикелле үк язулар бирде.
Юл газабы – гүр газабы. Кырыкмаса-кырык мәшәкать-кыенлыклар күреп, өшеп-күшегеп, Сөләйман юлдашлары белән октябрь ахырында башкалага барып егылды. Егылды дип, әүвәл Сенат ишеген какты. Монда исә аның белән юньләп сөйләшүче дә булмады. Алай да кулына янә бер кәгазь тоттырдылар һәм Баш полицмейстер кәнсәләренә барырга куштылар.
Аларны Адмиралтейство янындагы Икенче Мещан урамында яшәүче тол хатын Миллер йортына китереп керттеләр. Яңа фатирда Сөләйманның беренче сүзе «чәй» булса, икенчесе «урын» иде. Үзе алып килгән бал белән тирләп-пешеп чәй эчкәч, ялгызы бер бүлмәдә йомшак урынга ауды старшина һәм шуннан инде башкача кузгалмады диярлек.
Улын иярткән Яныш аларның үкчәләренә бастырып килде, тик куып җитәргә ашыкмады. Петербургка килгәч тә, фатирының Сөләйманныкыннан ераграк булуын үтенде.
Никадәр генә тырышсаң-тырышмасаң да, язмыштан узмыш юк шул. Ә язмыш дигәнең аларны гомердә төшләренә дә кермәгән җирдә – патша сараенда очраштырды. Әйе, ел ахырында, төгәлрәк итеп әйткәндә, декабрьнең егерме дүртендә, мишәрләрне Елизавета Петровна үзе кабул итте.
Хак, башта мондагы зиннәткә вә байлыкка акылдан язар чиккә җиткән Яныш берни хакында да фикер йөртер хәлдә түгел иде. Ул үзен җәннәт бакчасында дип хис итте, берни ишетмәде, кая төрткәләсәләр, шунда барды. Затлыдан-затлы бүлмәләрнең берсендә үзенең якташларын күргәч кенә исенә килде. Шунда гына җиде кат күктән җиргә төште, каһкаһәле елмаеп куйды. Нигә дисәң, мең сум ярлыкаш акчасына ия булачак Сөләйман бөтенләй бетерешкән, күзләре эчкә баткан, борыныннан кыссаң, җаны чыгар хәлгә җиткән. Писаре Мөхсин җилкәсенә таянмаса, итәк җиленнән дә авып китәр төсле.
Көндәшенең мөшкел хәленә шатланып торган арада, алларындагы чиркәү капкасы кадәр бизәкле ишек ачылып китте – юлаучылар, әллә каян гына килеп чыккан шамакайлар сыман киенгән бәндәләргә ияреп, җәннәтнең иң түренә – тәхет залына үттеләр. Биредәге зиннәт-хәзинәдән башлары әйләнеп, егылабыз дип торганда, каршыларында алтын тәхеттә утыручы патшабикәне күреп алдылар һәм аллы-гөлле келәмнәр түшәлгән идәнгә капландылар – падишаһка баш ордылар.
Башларын калкытырга да куркып күпме ятканнардыр, берзаман әллә каян, өстән, фәрештә авазы ишетелде:
– Торыгыз, әй сөеклеләр!
Алар аякларына баскан арада, императрица янәшәсендәге яраннарына баш какты, арадан берсе – адәмнән бигрәк күркәгә охшаганы – кулындагы кәгазь төргәген сүтеп җибәрде һәм нидер укый башлады.
Сөләйман, әлбәттә, берни аңламый. Хәер, аңа монда сөйләгән нәрсәләрне төшенеп торуның кирәге дә юк. Фатирына кайтып яткач, тылмачы Ашмарин барын бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәк аңа. Яныш исә урысчаны ярыйсы ук сукалый, һәрхәлдә, сүзнең ни хакында барганын аңыша ала. Әмма ул да башта берни тыңламады, патшабикәне урап баскан кайсы тутый кош, кайсы әтәч сыман яраннарга карап шаккатты – бу кадәр эшсезне ничек итеп туендырмак кирәк?!
Чү, теге күркә Сөләйман старшинаның ниләр белән бүләкләнүе хакында укый түгелме соң? Ие, шулай. Әнә бит ни ди: көмеш чүмеч, кылыч һәм аңа өстәп билбау, көмеш камәр, чикмән, кыска чикмән, бүрек…
Яныш, сулышын алырга да онытып, патша яранының сүзләренә йотылды. Тик эчендә кайнап дулаган ачуы гына аңа юньләп тыңларга ирек бирми, һаман җанын телгәли. Ярый әле, тегесе шулкадәр дә кычкырып, һәр иҗеген җиренә җиткереп укый иде ки, колагыңа бармагыңны тыксаң да ишетми калмассың, мөгаен: «Авырлыгы дүрт кадак та кырык алты мыскал булган, өстеннән алтын йөгертелгән көмеш чүмеч. Аны Санкт-Петербург цехы остасы Иван Фейрбах сиксән өченче сафлык дәрәҗәсендәге көмештән йөз сиксән сигез сум да унике тиен ярымга төшереп ясаган. Аның рәвеше озынча булып, зур булмаган дүрт яры аякта тора. Анда ике асылташ, вензель бар һәм дә түбәндәге сүзләр чокылып язылган: «Императрица галиҗәнапларына тугры һәм ихлас хезмәте өчен мишәр старшинасы Сөләйман Диваевка һәдия ителә».
Сөләйман Диваев өчен кылыч полковник Яков Шубскийдан ике йөз алтмыш сумга сатып алынды һәм дә, аны чарлаган-бизәгән өчен, патша сараеның алтын эшләре остасы Георг Экартка йөз кырык биш сум түләнде, димәк ки, ул кылыч казнага дүрт йөз дә биш сумга төште. Кылычның кыны кура җиләге төсендәге бәрхеткә алтын-көмеш куныгы төшереп ясалган, сабы – көмештән. Кыны да, сабы да затлы зәңгәр элпә, фирүзә, яшма һәм кызыл төстәге вак кына якут белән бизәлгән. Кылыч билбавының данәләре алтын-көмештән. Һәр данәсендә – затлы элпә. Перәшкә һәм очламнарны да исәпләгәндә, данәләр саны – җитмеш бер. Кылычка алтын сеңдереп, мондыен юллар язылган: «Алланың рәхмәте белән без, Елизавета, бөтен Россия императрицасы вә хөкемдары һәм башкалар, һәм башкалар, һәм башкалар ошбу кылыч белән мишәр старшинасы Сөләйман Диваевны тугры вә ихлас хезмәте өчен бүләкләдек»… Төрле төсләрдәге ефәктән тукылган көмеш камәр Мәскәүдәге ефәк тукымалар фабрикасы һәм завод тотучы беренче гильдия купец мещан Василий Макарович Хостатовтан кырык сумга сатып алынды. Барлык бүләкләрне төрүгә сиксән дүрт тиен тотылды. Димәк ки, Сөләйман Диваевның бөтен бүләкләре бер мең дә бер йөз унҗиде сум да кырык җиде тиен ярымга басты».
Яныш күркәдәй кабарганын тойды, тәне кызышып, битләре янып чыкты – шартлар хәлгә җитте. Бер аягы – гүрдә, икенчесе җирдә булган карт тәрегә шулкадәр хәзинә арты белән килеп керсен әле! Шартлау түгел, күккә ашарсың ачуыңнан. Көнчелек һәм гарьлектән ул калтырана башлады, менә-менә Сөләйман өстенә ташланачак һәм сөлдерәп беткән картны сытып-изеп ташлаячак. Әмма шул мәлдә могҗиза булып алды – күркә түрә авызыннан Яныш исеме яңгырады: «Батыршаның иярченнәрен тотуда губернатор Неплюевка ифрат зур ярдәм күрсәткән мишәр старшинасы Яныш Абдуллин мәрхәмәтле императрицабыз тарафыннан йөз илле биш сум да егерме ике тиенлек көмеш чүмеч, туксан дүрт сум да алтмыш тиенлек кылыч һәм йөз алтын белән бүләкләнә. Кылычка «Императрица җәнапларына тугры һәм ихлас хезмәт итүче мишәр старшинасы Яныш Абдуллинга» дип язылган».
Янышның аскы ирене ияге очына кадәр салынып төште, эчендә ут кынамы, янартау ялкынланды. Юк, барыбер буып үтерәчәк ул Сөләйман картлачны! Алай да патша яранын тыңлап бетерү кирәк иде. «Янә дә килеп, – дип дәвам итте тегесе, – аңа губернатор Неплюев җәнапларыннан – чикмәнлек постау, кыска чикмәнлек штоф».
Бу кадәр дә гаделсезлекнең ахырына кадәр чыдар идеме-юкмы Яныш, шул мизгелдә булып узган вакыйга аны Сөләйман өстенә сикерүдән тыеп калды. Писаре Мөхсингә асылынып диярлек басып торган Сөләйман кинәт гөрселдәп егылды – тәхет залын шомлы тынлык басты. Аннан инде ыгы-зыгы купты: патша ялчыларының кайсы табиб эзләп чапты, кайсы ашыга-кабалана су артыннан йөгерде. Әмма ни табибы, ни суы килеп өлгермәде – кемнәрдер Сөләйманны, күтәреп, аулак бүлмәгә алып киттеләр.
Яныш исә, шул ыгы-зыгыдан файдаланып, тышка чыкты. Кулыннан тотып, үзен зиннәтле фәйтунга өстерәүче ниткәндер адәмнәрдән көч-хәл белән котылып, бер тарафка китеп барды.
Атлый торган урамы бик олыдан булып, шау-гөр итеп тора, һәр ике ягында – кибет-хәрчәүнәләр. Ул, ямьсез уйларыннан һәм күңел газабыннан арынырга ниятләп, шул хәрчәүнәләрнең берсенә барып керде. Менә бәхет, монда бөтенләй диярлек кеше заты юк. Кереп өлгермәде, янына өрлектәй егет – половой килеп басты.
Ризыкның тәмен-ләззәтен белми иде Яныш, аңа дуңгыз ите ни дә, эт ите ни – нәрсә китерсәләр, шуңа риза. Аннан бит әле эш ашауда гына түгел, иң мөһиме – пайтәхет түрәләре генә эчә торган эчемлекләр белән тамак чылатуда. Алары исә монда – төрлесеннән, хет мичкәсенә чум да колач җәеп йөз.
Аллы-артлы ике чәркәне бушатып, әллә ниләр кыландырып кыздырылган калҗа капканнан соң, кәефе үзгәрде дә куйды Янышның, чыраена мөлаемлык чыкты, иреннәренә елмаю кунды – баягынак патша сараенда үртәлүләре чүп кенә бер нәрсә булып калды. Тукта, нигә дип үрсәләнә, ни дип көнләшә соң әле ул? Аңа бит мал-мөлкәт дигәнең болай да чамасыз кереп тора. Командасындагы томана типтәрләр генә исән-сау булсыннар, ясакны күпме әйтсәң, шуны китереп торалар. Ие, хикмәт малда түгел, кылычта. Ә бүләк кылычларның һәр икәвенә бер үк сүзләр язылган диярлек. Димәк ки, Сөләйман гына түгел, Яныш та каһарман! Ул да – патшаның тугрылыклы сакчысы! Мондыен да бәхет-мәртәбәне юмау гөнаһ, билләһи гөнаһ!
Тукта, нишләп әле ул сукбайлар гына керә торган ошбу хәрчәүнәдә утыра? Аның соң акчасы юкмы, урыс рестораннарына кереп утырырлык абруе, дәрәҗәсе юкмы?! Яныш санап-нитеп тормый гына өстәлгә бер уч бакыр ташлады да урамга чыкты.
Чирек сәгать тә үтмәгәндер, ул инде пайтәхетнең зиннәтле рестораннарының берсендә утыра иде. Берүзенә бер өстәл, анысының өсте тулы кырлы-сырлы шешәләр, поднос белән бөтен бер каз түшкәсе. Салды да эчте, салды да эчте Яныш. Бераздан инде ул үзен чын-чынлап җәннәттә итеп тойды. Яныннан туктаусыз япь-яшь хур кызлары узып тора, хәтта кем кайсылары кырыенда ук урала. Түзмәде, нәфис кенә берәвесенең арт саныннан тотып алды.
Чытлыклануын күр син бу зиначы марҗаның! Мыскалламаган ефәк диярсең, чистый тавыш чыгарды. Шуның чырылдавына өстәл янына берсеннән-берсе фырт ирләр, фәрештәләргә алыштыргысыз хатыннар җыелды. Китте тавыш, китте гауга. Бу кадәр мәсхәрәгә түзмәде Яныш, урыныннан сикереп торды да бик тә хәтәр әтәчләнүче яшь ирне сугып очырды. Тик болар команда типтәрләре түгел икән шул, бер яңакларына сукканда, икенчесен куеп тормыйлар. Кайсыдыр, арттан килеп, Янышның башына йодрыгы белән тондырды, болай да чайкалып торган старшина урындык аша мәтәлеп барып төште.
Ярый әле, каяндыр мундирлы ике бәндә килеп чыкты. Янышны дәррәү кыйнарга тотынган урыслардан шулар аралап алды. Рәхмәт төшкерләре, үзләре белән каядыр алып киттеләр дә җылы урынга йокларга салдылар. Иртә белән уянгач күрде старшина: урын дигәне каен тактадан ясалган коры сәке, өстендә кандалалар мыжлап тора. Әле шуның өчен акча түләттеләр бит, хәсисләр.
Ул көне шул рәвешле күңелсез тәмамланса да, ресторан дигән нәрсә күңеленә хуш килде Янышның. Аларга икенче көнне дә, өченчесендә дә, аннан соң да барды – башкаладагы бу исерек йортларның барысы белән диярлек танышып чыкты. Шунысы начар: типтергән көннәрнең берсе дә хәерле бетмәде. Йә күз төпләрен күгәртеп, йә башын тиштереп кайтты. Беркөнне исә ресторан тирәсендә буталып йөрүче марҗаларның берсе өендә кунып калгач, кесәсендә булган акчасын алдырды.
Атасының холкын-гадәтен яхшы белән Солтанбәк дәшмәде. Һәр мөселман йортындагыча, Абдуллиннарда да өлкәннәргә каршы сүз кату дигән нәрсә юк иде. Тик менә атасының акылга килере күренми дә күренми, көннән-көн чыгырдан чыга гына бара – инде айныганы да юк диярлек.
Ниһаять, сабырлыгы төкәнде Солтанбәкнең. Ул үзе, артыннан йөреп, юл кәгазьләре рәтләде, кием-әйберләрне, патша сараеннан китерелгән бүләкләрне төенләп куйды. Һәм беркөнне иртән махмырдан интегеп утырган атасына шактый каты итеп әйтеп салды:
– Атай, катаек!
«Күкәй тавыкны үрәтми», – дип кычкырмакчы, гайрәт ормакчы булды Яныш, ләкин дәшмәде. Чыннан да, хаклык малаенда иде. Нигә, монда инде эш калмаган, акча һәм бүләкләр алынган, ә хәмер дигәнең Рәсәйнең теләсә кайсы почмагында буа буарлык. Алай да юлга запассыз чыгу ярамас.
Петербургта соңгы көннәре итеп тулы бер чуман тутырып аракы шешәләре җыйдылар да бу ыгы-зыгылы һәм бик үк кунакчыл булмаган кала белән саубуллаштылар.
Кайту юлы ифрат ерак һәм салкын булса да, Яныш ялыкмады. Ул ям станнарында гына түгел, юлда да туктаусыз хәмер чөмерде. Исереп алгач исә ирәйде, гайрәтләнде, егетләнде, Оренбург ишәге тавышлары чыгарып, җыру сузды. Ялыгумы соң, күңелле иде старшинага. Шунысы начар: көймәле чанада гәпләшеп кайтыр кеше юк. Солтанбәк эчми, янә дә килеп, ни генә сүзләшәсең бу маңка белән. Яныш әледән-әле ямчыларга бәйләнде, аларны аракы белән сыйлады. Шулай типтереп кайта торгач, исереп ава, иләмсез гырлап йоклый торган булды.
Шулай бәйрәм итеп күпме кайтканнардыр, бервакыт старшина тынып, боегып калды. Аракыны да юлга чыккан көннәрендәгечә чамасыз эчми. Калтырана-калтырана тын гына бара-бара да чирекле шешәнең авызыннан гына берничә йотым аракы кабып куя, кайта-кайта да тагын шешәсенә үрелә. Тагын да гаҗәбе – бөтенләй йокламас булды.
Казанга җиткәндә, ул инде авыр чиргә сабышкан иде. Шуңа да монда юанасы итмәделәр, өммәттә төн кунып, аракы запасын тулыландырдылар да юлларына кузгалдылар.
Чулман иделен кичкәч, юлда беренче очраган ям станында Яныш янә үзгәреп китте. Көн әле өйлә узып кына баруына карамастан, шушында туктап кунарга ниятләде.
Иш – ише, дуңгыз түше белән дигәндәй, ямчы да хәмергә иман китергән кеше булып чыкты. Алар ям өендә тупас кына такта өстәл янына утырып сыйланырга тотындылар. Нәкъ шул мәлдә күзгә күренеп үзгәрде дә инде Солтанбәкнең атасы: ул янә күпләп эчә, күп сөйләшә, чамасыз мактана башлады. Аның бу кыланышларыннан тәмам туеп беткән егет тышка чыкты, станга терәлеп үк торган урман буйлап китеп барды.
Солтанбәк кичке эңгер-меңгердә генә кайтып керде. Атасы да, ямчы да исереп ауганнар, берсеннән-берсе иләмсез авазлар чыгарып йоклыйлар. Егет сәкенең бер ягындагы буш урынга чикмәнен ташлады да шунда үрмәләде.
Төн урталары булды микән, таң алдымы – Солтанбәк ниндидер тавышка уянып китте. Кайсыдыр, ач бүре улаган авазлар чыгарып, ишекле-түрле йөренә, нәрсәләргәдер абына, ниләрнедер аудара. Атасы бугай. Әйе шул, әнә, тавышына караганда, инде айнып җиткән ямчы аны тынычландырмакчы. Әмма Яныш аның сүзенә колак салмый, үзен тотып, кабат урынына яткырырга маташкан ямчыны этеп-этеп җибәрә.
– Уты гына да юк бит аның, – дип сукранды караңгыда ямчы һәм янә кунагын көйләргә-чөйләргә тотынды. – Утыр әле, Яныш агай, берәр чокыр эчеп җибәр!
Яныш исә аны ишетми дә. Ул, бәрелә-сугыла, каядыр мич арасына кереп китте, дөмбердәтеп лаканны аударды бугай, чылтырап су түгелгәне ишетелде. Менә атасы мич почмагын кочаклап алды да бәрелгәли-сугылгалый башлады.