Kitabı oku: «Батырша», sayfa 32

Yazı tipi:

– Мичне, мичне ишә! – дип кычкырып җибәрде хуҗа.

Тавышы тәэсир итте бугай, Яныш артына борылды һәм диварга үрмәләргә алгысыды.

Хәлнең уен-муен гына түгеллеген аңышып, Солтанбәк сәкедән төште, атасы янына килде һәм, аны иңеннән алып, сәкегә таба өстерәде:

– Адә, атай, ятаек! Таңга…

Сүзен әйтеп бетермәде, маңгаена Янышның зур йодрыгы килеп төште, күзеннән утлар чәчелгән егет сәке буена тәгәрәде. Шуннан инде бөтенләй кулдан ычкынды атасы, ул гөрселдәтеп өстәлне әйләндереп каплады, чалтыратып тәрәзәне коеп төшерде.

Солтанбәк белән ямчы аңа ташландылар. Акылыннан яза башлаган старшинага җен көчләре кергән диярсең, үзен тыярга маташучыларның берсен тибеп екты, икенчесен, бөтереп, сәке астына тыкты, үзе исә, чылбырдан ычкынган аюдай, һаман йөренде. Менә ишеккә килде, тик аны ачуның җаен таба алмады бугай, каен такталарга дөп-дөп типкәләде дә янә мич почмагына барып ябышты. Байтак мышкылдаганнан соң, анысын ишеп төшерде.

Өйдәгеләр, бөтенләй ерткычка әверелгән Янышның янына барырга куркып, сәке астында тын гына яттылар. Тыючысыз калган старшина тәмам азынды, ниләрнедер ватты, сытты, изде. Урын-җирне идәнгә атты да сәке такталарының берсен суырып алды һәм шуның белән өй бүрәнәләрен кыйнарга тотынды. Кулындагы такта чәрдәкләнеп, ярылып бетте. Чыра гына булып калган такта кисәген бер почмакка томырды да тагын ишеккә ташланды. Дөмбердәп килеп бәрелүе булды, үзе дә чалкан әйләнеп төште, әллә ниткән чык иткән аваз чыгарды һәм тынып калды.

Ямчы белән Солтанбәк әле аннан соң да, шашкан кеше янына барырга шүрләп, сәке астында байтак яттылар. Юк, Яныш башкача селкенмәде. Алар, аллы-артлы мүкәләп, яшеренгән урыннарыннан чыктылар һәм курка-өркә ишек катына килделәр. Исәпләре – йокыга киткән старшинаны күтәреп сәкегә салу иде. Шулай дип Янышка тотынулары булды, икесе беравыздан кычкырып җибәрделәр:

– Әбәү! Куллары боз кебек!

Атасының үле гәүдәсен ям чанасына салып, калган юлына чыкты Солтанбәк. Ул, дугадагы шөлдер чыңын һәм ямчының вакыт-вакыт сузган зар-моң тулы җырын тыңлый-тыңлый, авыр уйларына чумып бара, урталыкта яткан мәеткә карамаска тырыша.

Әрнү һәм сагыш дөньясында онытылып күпме кайткандыр, бервакыт зиһене яктырып китте Солтанбәкнең, йөзенә елмаю чыкты. Бәй, бүгеннән ул иләү агасы – старшина икән ләбаса! Егет, кискен генә урыныннан кубып, чананың алдын каплап торган күнне күтәрде һәм ямчыга кычкырды:

– Әй ямчы, атларыңны ку! Тизрәк кайтарып җиткерсәң, түләү – икеләтә. Моны бән – ыстаршина Солтанбәк Абдуллин әттем!

Тәмам бетерешеп, Петербургтагы фатирында ятучы Сөләйманның да хәле шәптән түгел иде. Ул әледән-әле һушыннан яза, исенә килгәндә дә берни сөйләшми, тиле кеше кебек, бер ноктага карап ята бирә. Инде тамактан язуына да байтак. Ашмарин белән Мөхсин аны ялгызын калдырмыйлар, гел диярлек янында утыралар, урын-җирен рәтләштерәләр, каз каурые белән иреннәренә су тидерәләр. Хәер, сырхау янында һәрдаим диярлек Мөхсин иде. Мондагыларның телен белүче Ашмарин исә көннәр буе кайдадыр йөри, Петербургның иң зур табиблары янына бара, әллә ниткән дарулар алып кайта. Ләкин көн саен диярлек килеп-китеп йөргән табибларның да, әллә кайсы мәмләкәтләрдә ясалган даруларның да файдасы юк, Сөләйман көннән-көн шиңә, сула, кибеп бара.

Февральнең ундүртенче төнендә Сөләйман старшина җан тәслим кылды. Ярый әле, кесәсендә йөз илле сум акчасы калган икән. Шуның кырык сумын сарыф итеп, Мөхсин аны Выборг ягы зиратына саф мөселманнарча җирләде. Хәерсез хәбәр Сенатка ук барып иреште. Обер-прокурор Трубецкой, атаклы мишәр старшинасының әйберләрен барлап, опись язарга һәм аларны, имзалык яздырып, Мөхсин писарьга тапшырырга кушты. Сенат ротасыннан поручик Афросимов фатирга килеп, бу эшне бик төгәл итеп җиренә җиткерде.

Апрель азакларында Оренбургка кайтып егылган Ашмарин белән Мөхсин, старшинаның әйберләре һәм бүләкләре белән бергә, губернатор Неплюев исеменә бер пакет та алып кайтканнар иде. Сенатның Указын укыгач, шул мәгълүм булды: Сөләйман әле хәле әйбәт чагында ук васыятен әйтеп калдырган икән – үзе үлә-нитә калганда, урынына өлкән углы Давытны куярга дип. Патша хәзрәтләренә бик тә тугрылыклы картның васыятенә ничек каршы киләсең, ди. Давытны старшина итеп билгеләделәр.

Анысын сөйләп калдырса да, бүләкләрне нишләтү хакында ләм-мим әйтмәгән икән Сөләйман. Уйлаштылар-киңәштеләр дә описьта язылган бар мөлкәтне Давытка бирергә булдылар. Әйе, мал-мөлкәт үлгәннәргә түгел, исән калганнарга кирәк. Нишлисең, Батырша башы хисабына кергән мең сум ярлыкаш акчасы үзенә насыйп булмаган икән мәрхүмнең.

Унҗиденче бүлек

Мәскәүдән Петербургка кадәр сузылган озын һәм ялыктыргыч юлда телгә алып сөйләрлек әллә ни булмады. Көнозын баралар да чираттагы ям станнарының берсендә туктап төн үткәрәләр. Ашау-эчү һәм башка тәртипләр дә нәкъ Оренбургтан чыккандагыча. Батырша әйтерсең лә солтан, аны һәрчак аерым өйгә урнаштыралар. Шунысы әйбәт түгел: аяк-кулларда богау, янда исә һәрчак кораллы сакчылар. Җитмәсә, төне буена шәм яна. Хәер, мулла инде аларына да, тоткынлыктагы язмышына да күнегеп килә. Әнә шул җайсызлыклары булуга карамастан, артыгын өзгәләнми, тынычлап диярлек йоклый. Ни әйтсәң дә, ул бит, алга барган саен, максатына якынлаша – шәрәфәтле патшаны күрү һәм ул бөек затка Идел-Урал буйларындагы халаекларның аяныч хәлен сөйләп бирү сәгате җитә, боерган булса. Нә аяныч, патша әгъзам хәзрәтләре каршына үзе уйлаганча азат вә горур ир булып түгел, мескен тоткын хәлендә басачак ул. Әйа, ничек басса басар, мәгәр гомере буена күңелендә йөрткән ниятенә ирешер.

Ул һәм аны Оренбургтан бирле озата килүче драгуннар вә казаклар инде Мәскәүдән соң да ике атна юлдалар. Ие, Батыршаны карау-күзәтү тәртибе элеккечә калса да, аның юлдашлары – офицерлар һәм драгуннар – күзгә күренеп үзгәрделәр: Ука суы буендагы теге вакыйгадан соң эчү-исерү дигәнне бөтенләй оныттылар. Инде үз-үзләрен тотышлары ук башкача: гамәл-шөгыльләре хәрбиләрчә төгәл, фәрманнар кальгадагыча ачык-кыска, солдатлар исә аларны үтәүдә йөгереп кенә торалар. Офицер һәм драгуннарның мундирларын чиста һәм пөхтә итеп киюләре үк моңсу кәрванның пайтәхеткә якынлашып килүе хакында сөйли иде. Тик татар казаклары гына һаман да шул: бик сикереп тә төшмиләр, тик тә тормыйлар.

Кыскасы, бар да әйбәт, бар да губернатор инструкциясендә язылганча. Тик көннәр генә сизелеп суытты. Ләкин Батырша өчен монысы да хафа түгел, аның туны да, бүреге дә, киез итекләре дә бик җылы, астындагы киезе йомшак. Мәскәүдә чанага күчереп утыртылган көймә дә хәзер инде элеккечә талкымый, йомшак һәм җай гына сыптыра.

Алай да бүген көндәлек тәртипкә әллә ни булды әле. Өйләгә кадәр ике ям арасын уздылар да чираттагы станда туктап калдылар. Анысы төшке ашка һәрчак шулай өйлә тирәсендә туктый торганнар иде. Бүген исә, ашап-эчеп алганнан соң да, кабат кузгалырга ашыкмадылар.

Батырша бу хәлне нәрсәгә юрарга да белми, үзенә билгеләнгән өйдә ваемсыз гына яткан арада, кышкы кыска көн үтеп тә китте, кичке эңгер-меңгер булмыйча ук диярлек караңгы төште. Монысына да исе китмәде мулланың, тунын башы очына салды да чираттагы төнен үткәрергә җыенды.

Ул ипләп ятарга да өлгермәде, ишегалдында фәрман авазлары ишетелде. Батыршаны җилтерәтеп киендерделәр дә тышка алып чыгып киттеләр. Бакса, атлар җигүле, капка ачык. Аны, гадәттәге урынына кертеп, авыр карагай кискәсенә чылбырлап куюга, озак тик торудан ялыккан атлар, урыннан ук юыртып, кузгалып та киттеләр.

Бу серле төнге сәяхәтнең дә асылына төшенә алмады Батырша. Хәер, бүгенге сәер хәлләр аны һич кенә дә пошындырмый иде. Әйдә, ашау – байдан, үлем – Ходайдан, барысы да аның зобанилары кулында – тиешле урынга илтеп җиткерәләр бер. Үзен шулай юатып, тынычлап йокламакчы булды тоткын. Тик айлар буе күнегелгән тәртипнең бозылуы сиздерде – күзенә йокы эленмәде. Тунының якасын күтәреп, киезе өстенә җайлап ятты да, чана табаннарының нәрсәгәдер ризасызлык күрсәтеп ыңгырашуларын тыңлый-тыңлый, уйга батты…

Ие, Мәскәүдә нишләптер байтак – бер ай чамасы тоттылар аны. Кышкы юлга әзерләнүләре шулай сузылдымы, әллә инде мәхбүснең җәрәхәтләре төзәлүен көттеләрме? Соңгысы дөресрәк булды бугай, Батыршаның тәнендәге яралары җыелып, кул-аяклары рәтләнгәч кенә янә кузгалдылар бит.

Аңа хәтле исә төрмә хастаханәсенең ятагында аунады мулла. Баштарак аны борчучы булмады диярлек. Мәскәү марҗаларының йомшак куллары белән тәнен капшаштырулары һәм дарулар эчерүләре чутка керми, билгеле. Шул рәвешле, ике атна чамасы «оҗмах» та ятканнан соң, аны шул ук хастаханәдәге бүлмәләрнең берсенә допроска чакырдылар.

Сорау алучы гаять тә купшы, алтынланган погонлы гаскәри түрә иде. Генерал ук булмаса да, полковниктан ким түгелдер, мөгаен. Вәләкин орды-бәрде кыланмады, «Садись, садись», – дип, көйләп-чөйләп каршына утыртты да исәнлек-саулык сораштырырга тотынды.

Урысчаны аның бу сүзләрен генә аңларлык сукалый иде Батырша. Әмма әлеге купшы һәм нигәдер гел елмаеп торган түрә белән сөйләшәсе килмәде:

– Низнай, нипанимай, – дип җаваплады.

Хәйләсе ниятенә бик тә туры килә иде. Тегенең сүзен аңламаганга сабышып, җавап бирүдән бөтенләй баш тартты.

Юк, моның белән генә котыла алмады Батырша. Икенче көнне аны шул ук бүлмәгә кабат чакырттылар. Бу юлысында аны шулай ук көяз, ләкин япь-яшь офицер каршылады һәм, мулланы гаять гаҗәпләндереп, саф татарча әйтеп куйды:

– Утыр, мулла, һәм сөйлә: кәефең-исәнлегең ничек?

– Шөкер, – дип әйткәнен сизми дә калды Батырша. – Аллаһның рәхмәте киңдер – үземне сау-сәламәт дип беләм.

Тегесе аның җавабына бик тә шатланган сыман булды, һәр икәве өчен һич кирәге булмаган нәрсәләр сораштырып, байтак утырды. Аннан исә төп сүзгә күчте:

– Мин Сенатның обер-секретаре Хрущов буламын, – диде түрә, тоткынга хәерхаһ карап. – Үзеңнең бунтарьлыгың, аның сәбәпләре турында чын дөресен сөйләп бирүеңне сорыйм. Аһ, әйе, алдан ук шуны кисәтеп куярга тиешмен: синең алдагы язмышың – үз кулыңда. Никадәр дөресен сөйләсәң, үзеңә шулкадәр үк җиңел булыр.

Батырша байтак кына дәшми утырды, аннан исә тегенең күзләренә туры карап ярып салды:

– Бән рәхмәтле мәликәбездән башка берәүгә дә берни әйтмәймен. Шәрәфәтле падишаһымызга олуг серем бар бәнем.

Түрә мондыен җавапны һич кенә дә көтмәгән иде бугай, аптырап-йөдәп калды, шактый гына сүзсез утырды, аннан сүрән генә әйтте:

– Ярый, киңәшербез. Барыгыз, ял итегез.

Атна буена аны борчучы булмады. Беркөнне исә төрмә-хастаханә хадимнәре мулланы янә теге бүлмәгә алып киттеләр. Анда Батыршаны әлеге дә баягы татарча белүче офицер көтә иде. Илтифатлы каршы алды, йомшак урынга утыртты һәм шунда ук эшлекле сүз башлады:

– Менә нәрсә, мулла Батырша, без императрица җәнаплары белән хәбәрләштек. Кызганыч, алар сезне кабул итә алмый. «Безгә җиткерәселәрен кәгазьгә язып бирсен», – диделәр.

– Ә ул төркине укыймы?

– Үзләре укымый укуын, ләкин аларның бик шәп тылмач-тәрҗемәчеләре бар.

– Бән серемнең берәүгә дә фаш булуын теләмим.

– Соң, мулла, барыбер падишаһка бөтен кәгазьләрне дә кем дә булса укып бирә бит. Хәтта урысча язылганнарын да. – Тагы ни дисен Хрущов, Елизавета Петровна еш кына чирли, аңарда синең ише такырбаш кайгысы юк, дип әйтә алмый бит инде ул ошбу тискәре беткән муллага.

Батырша уйланып калды, әмма килешергә ашыкмады:

– Кәгазьгә язылганнарны первутчиктан башкалар да укый ала ич. Әйтик, сән…

– Шту син, мулла, башкалар серен укырга кем дип беләсең мине?

– Сән булмасаң, хатны тапшыручы башкалар укыр.

Мулланың кирелегенә кәефе кырылса да, ачуын йөзенә чыгармады Хрущов, һаман да ягымлы булырга тырышып, сүзен дәвам иттерде:

– Алайса, без болай итик, мулла. Язганнарыңны букчага салыйк та сургычлап куйыйк. Янә дә килеп, хатны мин императрица җәнапларына үз кулларым белән тапшырачакмын.

– Букчаны ачмыйм, хатны укымыйм, дип ант ит.

– Валлаһи ачмыйм, мулла.

– Юк, сән үзеңчә, урыс Алласы белән ант ит.

– Ей-богу ачмыйм, мулла.

Шул сөйләшүдән соң ул төрмә хастаханәсендә үзенең беренче таныкнамәсен язды. Әмма барын да ачып салмады. Батырша әле һаман да мәрхәмәтле мәликә белән очрашасына өметләнә иде.

Хәбесханә хастаханәсендәге хәлләрне күз алдына китереп бара торгач, йоклап киткән икән. Олауның каядыр убылуыннан уянып китте. Чана, чыннан да, текә үрдән төшеп бара иде. Алай да үре бик кыска булды. Ул да түгел, атлар өстәл өсте кебек тигез җирдән, әллә инде боз өстеннән атладылар. Вакыйган, елга кичтеләр, ахры, чана баягысы кебек үк текә үргә күтәрелде һәм озак та үтми туктап калды.

Олау алдында ниндидер чыраглар яна, кычкырышкан авазлар ишетелә. Тик бәхәсләшү озакка бармады, авыр шыгырдап, тимер капка ачылды һәм алар ниткәндер калагамы, кальгагамы килеп керделәр.

Батыршаның чылбырын шомарып беткән кискәдән ычкындырдылар, чанадан төшерделәр һәм, кәмитче аю мисалында, җитәкләгән хәлдә каядыр алып кереп киттеләр. Атлар баскыч төбенә үк килеп туктаган бинаның таштан салынган шактый зур бер катлы йорт икәнен генә абайлап калды Батырша. Ул әле моның башкаладагы иң әшәке урыннарның берсе – Петропавел крепостендагы Яшерен комиссия кәнсәсе икәнен белми иде.

Яңа «фатиры» ның бихисап бүлмәләрендә тоткынга урын табылмады. Аны таш баскычтан аска – дымык исе килеп торган караңгылыкка алып төштеләр. Бер кысан гына урында тарткалап-йолыккалап өске киемнәрен салдырдылар да саран яктыртылган аралык буйлап арырак алып киттеләр. Һәр ике яктагы сыңар «күз» ле ишекләрне күрүгә, төшенде мулла – хәбесханә!

Туктадылар. Тупас тимер ишекнең йозаклары шалтырады, күгәрә башлаган иләмсез зур күгәннәр шыгырдады. Аны җиңелчә төртеп җибәрделәр дә, шул ук имәнгеч тавышларны чыгарып, өстеннән бикләп алдылар.

Батырша дөм караңгыда берни аңламый, баскан урынында таптанып шактый торды. Аннан инде капшана-капшана түргәрәк үтте, ишеге сыман ук тупас сәкегә килеп абынды, утырды һәм авыр сулап куйды. Янә зиндан!

Яптылар да оныттылар. Ник кенә бер исләренә төшереп, янына керсеннәр дә ник кенә бер чакыртсыннар. Көнгә өч мәртәбә ишектәге күгәнле зур тишектән калай кәнди белән кәбестә шулпасы бирмәсәләр, дөньяда тере җан иясе калмаган диярсең, билләһи. Чыннан да, онытулары шулмы, әллә Мәскәү зинданында аннан-моннан язылган таныкнамә белән канәгатьләнделәрме? Вә әй хәсрәт, бусагасына җиткәч барып ирешә алмас микәнни ул сөекле падишаһына?

Ул әнә шундый шөбһәле уйлар диңгезендә кайнаган көннәрнең берендә хәбесханәнең авыр шыксыз ишеге иләмсез шыгырдап ачылды, һәм янына ике төрмә фәрештәсе килеп керде.

– Җыен, допроска, – диде аларның капралга тартымы.

Сакчыларның берсе – алдыннан, икенчесе артыннан барган хәлдә, тупас ташлар белән кысалап алынган җир асты патшалыгыннан күтәрелделәр дә якты озын аралык буйлап Батырша төнен генә күреп калган бинаның аргы башына атладылар. Монда тәрәзәләр күп, үзләре тимер челтәрле булсалар да, шактый киң, иркен – мулланың башта күзләре чагылып йөдәтте. Аннан инде, күзе күнегә башлагач, һәр тәрәзә яныннан узган саен, комсызланып, тышка карады. Анда зур, иркен мәйдан, тирә-ягында ниткәндер ташпулатлар. Аларына исе китмәде мулланың. Аны шаккатырганы – мәйдан уртасындагы биеклеге утыз-утыз биш сажиннар чамасындагы без сыман очлы манара иде. Аның янәшәсендәгесе, тәбәнәгрәге, башында алтынланган кач булуына караганда, чиркәү, ахры. Ләкин ул Батырша моңа кадәр күргән чиркәүләргә охшамаган иде. Алай да анысы түгел, башы күккә ашкан теге шөпшә сыман манара тартты күңелен мулланың. Ул, тәрәзәләр турыннан үткән саен, каерылып-каерылып шул могҗизага карады. Булса да булыр икән затлылык, булса да булыр икән мәгърурлык! Тик нишләптер «без» нең очы сынган да, калган өлеше кара көйгән – янган бугай. Җитмәсә, тирәли әйләндереп, агачтан баскычлар әмәлләгәннәр – төзәтәләр, димәк.

Тар, озын аралыктан атлаган уңайга, аз-маз күз төшергәләп кенә алса да, дөресен чамалый иде Батырша. Рәсәй империясенең олы диңгезгә чыгуы хакында бөтен Европага сөрән салып һәм илнең куәтен кычкырып торган бу манараны – Петропавел соборы каланчасын – шул 1756 елның утызынчы апрель төнендә яшен суккан иде.

Яшерен комиссиянең кырыс бүлмәләренең берсендә иске танышы – обер-секретарь Хрущовны күргәч, күңеле күтәрелеп китте Батыршаның, бу очрашуны хәерлегә юрады. Ник дигәндә, Хрущов аның олуг теләген белә һәм ул аны, әлбәттә, шанлы мәликә белән очраштырачак.

Вә әй хәсрәт, обер-секретарь ул хакта сүз кузгатмады. Хак, күптәнге танышын очраткандай, илтифатлы гына хәл-әхвәл сорашты, аннан, маңгайга шапылдатып суккандай, кисәк әйтеп куйды:

– Ярый, мулла, шаярмадык түгел, шаярдык. Инде явызлыкларың турында барын да сөйләп бир!

– Без сүзләштек, түрә, – диде Батырша горур гына. – Сән әйттең, бән яздым. Башкача сүзем юктыр.

– Кстати, императрица җәнаплары хатыңны тыңлап бактылар, мулла, вә һәм канәгатьсезлек белдерделәр. Аз, бик аз язган, диләр.

– Азсынса, катына чакыртсын – барын-барын сүзләрмен. Ә сәңа сүзем юктыр, түрә.

Хрущов нәзек аскы иренен тешләп тынып калды. Ни дисен инде бу киребеткән татарга?! Елизавета Петровнаның әледән-әле чире тотып егылуын бәян итмәссең бит инде. Аңарда әле син сасык кайгысы юк, дип тә әйтеп булмый. Ярый соң, ташкапчыкта суынсын, такырбаш. Алексеевский равелин казаматларының салкыны җелегенә төшкәч, үзең мине чакырырсың, барын бәйнә-бәйнә сөйләп бирерсең, йолкыш!

Батыршаны шул көнне үк чын мәгънәсендә таш ләхет булган казаматларның берсенә күчерделәр. Күчерделәр түгел, мәңгелеккә шунда ташладылар бугай. Аның янына керүче-чыгучы түгел, хәлен белүче, хәтта бер авыз сүз катучы да юк. Әлеге дә баягы, көнгә өч тапкыр ишектәге тишекне ачып, котырган эткә ташлагандай, ашарга бирәләр дә – вәссәлам.

Ялгызлыкта атналар, айлар үтте, аны искә алучы булмады. Төшенде Батырша: явыз түрәләр аның рәхимле патша янына барып җитүен өнәмиләр, мулланың максатына төрлечә аяк чалалар. Пайтәхет түрәләре гомере буе омтылган изге хыялында соңгы манигъ-киртәләр икән, һәм дә ошбу соңгы ныгытмаларны аша үтмәк юктыр. Димәк, алда бер генә нәрсә – шушы таш ләхеттә сызып үлү.

Шул уеннан йөрәге жу-у итеп китте Батыршаның. Юк-юк, аның үләсе килми! Нинди генә михнәтләр, җәбер-золымнар, каһәрләүләр күреп булса да, якты дөньяда яшисе килә әле аның. Тик бу тар, салкын ләхеттән ничек котылырга да хөр, иркен дөньяга ничек чыгып егылырга? Хак, ялыну-ялварулар ярдәм итмәс монда. Качу турында да уйлыйсы юк. Ошбу таш диварларны, күгәргән тимер ишекләрне, калын рәшәткәләрне арысланнар да, хәтта филләр дә вата алмаслардыр. Нишләргә соң, нишләргә? Башны шушы дымык ташларга орып, мәгыйшәт белән бөтенләйгә бәхилләшергәме?

Ул инде шуннан башканы уйламас булды. Кайгы-хафасы шундыен зур иде ки, ашаудан язды – кипте, корыды. Инде үзен әрвах итеп тоя башлады. Тик уйлары агышыннан кайнарланган башы гына әле тормышының дәвам итүен сөйли иде.

Инде өмете бөтенләй киселеп, шәм сыман сүнәргә генә калды дип яткан көннәрнең берендә миендә аҗаган уйнап алгандай булды Батыршаның. Ул тупас һәм пычрак сәкесендә аунаган җиреннән сикереп торды, шашкан кешедәй, ишекле-түрле йөренә башлады, иреннәре кайнар пышылдады: «Ә бит котылу юлы бар, бар! Тик тәвәккәлләргә генә кирәк».

Бу кабердән котылуның бердәнбер чарасы булып күз алдына килгән нәрсәне күрергә теләп, бармак калынлыгындагы тимерләр белән рәшәткәләнгән тар тәрәзә янына килде, аның өске буыннан аз гына күренеп торган яктылыктан тышка бакты. Әмма каршында төрмә дивары сыман ук әзмәвер таш коймадан башка әйбер күрмәде. Хәер, аңа инде күрүнең кирәге дә юк, күзләре алдында – гөмбәз өстендәге алтынланган тәре. Аны ошбу таш ләхеттән коткарачак нәрсә – нәкъ әнә шул инде.

Оренбург губернасында әледән-әле булып торган чуалышларның, бола-фетнәләрнең байтагы Батыршаның күз алдында булып үтте. Яулар кубуын гына түгел, халык кузгалышларын башлап йөрүчеләрнең кулга алынуларын, коточкыч җәзаларга тартылуларын үзе күрде, үзе ишетте. Оренбург, Уфа, Минзәлә зинданнарында кыйналу, изелү, интегүләрдән тәмам гаҗизләнгән бәндәләрдән кайберәүләрнең муеннарына тавык тәпие асу бәрабәренә котылып калуларын, ул гынамы, шуннан соң берни булмагандай иректә гомер сөрүләрен белә, бик белә. Һәй, болага катнашу нәрсә ул, гомере буена юллар басып, халаеклар талап, гөнаһсыз адәмнәрне үлтереп, куллары җилкәләреннән үк канга баткан башкисәрләр дә урыс диненә күчеп, дар агачыннан ансат кына котылып килделәр моңа хәтле. Башкаларга яраган икән, аңа ярамасмы булыр? Хак, ул үзе иман китергән ислам динен сатмас. Ошбу җәһәннәмнән котылу шарты белән муенына тавык тәпие асса асар, мәгәр күңеленнән саф мөселман булып калыр.

Миенә ачыклык иңгән шул көнне үк ниятен ныгытып бетерсә дә, ошбу уен янә атна буе чарлады Батырша, котылуның башка әмәлләрен эзләп карады. Инде башка чара юклыгына инангач, салкын төрмә ишеген йодрыгы белән дөмбердәтергә тотынды.

Тавышка сакчы килеп җитте, ишектәге «күз» дән эчкә күз салды һәм йозакка тотынмый гына кычкырып сорады:

– Нишләп ишек җимерәсең, гололобый?!

– Әфисәрне чакыр, сүзем бар.

Ул әйтә дип сикереп төшүче булмады булуын. Алай да өч-дүрт көннән соң озак ябулы торган зиндан ишеге шөкәтсез шырыйлап ачылды, ике сакчы озатуында яшь кенә офицер килеп керде.

– Сүзең ни? – диде ул, мыскыллы елмаеп.

– Сүзем улдыр, бән урыс диненә күчәргә ният иттем.

– Кызык, бик тә кызык. Ярый, без киңәшербез.

Шуннан соң күпме вакыт үткәндер, аны кәнсәләргә чакырып алдылар. Бу юлысында бүлмәдә кеше байтак иде. Бар да мундирлы бәндәләр, алтын укалы офицерлар. Барысы да, аю күргәндәй, аңа карыйлар. Мәгәр сөйләшүне һаман да шул обер-секретарь Хрущов алып барды:

– Ниятеңне безгә җиткерделәр, мулла. Тик ни… ышанасы килми. Син бит… Впрочем, сүзең чынмы, мулла?

– Бән ялганлап сүзли белмәем.

– Христиан диненә күчәм дисең, алайса?

– Ие, нәсара диненә күчәм. Вәләкин бер шартым бар: гыйлемле генә побыгыз берлә сүзләшәсем килә. Әгәр дә ул урыс диненең исламнан өстен вә яхшы икәнен исбатлый алса, вакыйган, күчәм бән сезнең дингә.

– Уйларбыз, мулла.

Әлеге сөйләшүдән соң нәкъ бер атна үтте дигәндә, Батыршаны тагын каядыр алып менеп киттеләр. Беркөнге бүлмәгә түгел, икенчесенә – яктырак, зиннәтлерәк вә зуррагына алып керделәр. Мулланың күзенә иң әүвәл ташланган нәрсә затлы өстәл-урындыклар да, идәндәге йомшак келәмнәр дә, патшабикәнең диварга эленгән олы сурәте дә, әллә кайсы мәмләкәтләрдә ясалган хикмәтле биек сәгать тә түгел, каршындагы киң, иркен вә рәшәткәсез тәрәзәдән күренеп торган теге әкияти манара һәм көяз чиркәү иде.

Рәсәйнең бөеклеге булып алдына баскан шул илаһи күренешкә ымсынып торган арада, әллә каян гына, әйтерсең лә түшәмнән, ягымлы вә садә бер аваз килде:

– Узыгыз, утырыгыз, мулла, – диде аваз саф төрки тел белән.

Сул як почмакта, өстенә кура җиләге төсендәге постау ябылган өстәл янында, бер бәндә утыра, имеш. Йомшак кәнәфигә чумуына карамастан, буеның озын, тал чыбыгыдай зифа икәне сизелеп тора, чырае яшь, Батырша күзенә Яшерен комиссия бүлмәләрендә әледән-әле чалынып торган сурәтләрдәге сыман чиста, шома, әйтерсең мәрмәрдән шомартып ясалган. Йөнтәс сүс көнҗәләсен хәтерләткән сакал-мыеклары чем-кара, бөдрәләнеп тора. Аларны гел карап-тәрбияләп тора булса кирәк, ияге, авыз тирәсе бик тә купшы, үзенә гаять килешле. Өстендә озын кара җилән, затлы алтын чылбыр белән муенына асылган зур тәресе корсагына төшеп тора. Шунысы булмаса, фәрештә диярсең бу затны.

– Менә биредән рәхим итегез, мулла, – дип кабатлады «фәрештә», янәшәсендәге үзенеке сыман ук кәнәфигә ымлап.

Инде Батырша да мәсьәләне төшенеп алды – бу адәм ул үзе сораган урыс побы булырга туры килә. Мулла өстендәге нәҗес киемнәренә карап алды, беравык икеләнеп торды, аннан инде, кыю гына барып, поп күрсәткән урынга утырды. Әлеге илаһи манара нәкъ каршысына килеп баскандай булды. Мәгәр аңа карап сокланып утырырга туры килмәде, әлеге сурәт сыман бәндә янә сүз катты:

– Мин ошбу Рәсәйдәге иң олуг Пётр вә Павел соборының ключаре Стефан Левицкий буламын.

– Клучар ни-нәрсә ул?

– Нәрсә түгел, мулла, кем, – дип дәвам итте теге, һаман да шулай ягымлы итеп. – Ключарь ул – дин әһеле, әрхәрәйләрнең гыйбадәт кылганда кия торган киемнәрен, чиркәү кирәк-яракларын саклап, барлап-карап торучы адәм.

Батыршаның кинәт күңеле сүрелде, чырае сытылды:

– Бәнем поп ише урыс гали-голәмәсе берлә сүзләшәсем килгәние шул, мелла кем…

– Стефан дип кенә эндәшегез. Без кордашлар бугай.

– Ие, мелла кем Ычтапан.

– Мине нәкъ үзегезгә кирәкле галим-голәмә дип кабул итә аласыз. Хәзерге атым-исемем зурдан булмаса да, чит илдә дини семинария бетердем мин, мулла. Христиан динен һәм аның кануннарын гына түгел, Коръәнне дә ныклап өйрәнергә туры килде. Без бит иноверецлар белән дә эш итәргә тиеш әле, Батырша әфәнде!

Мулла аңа эчке бер җылылык һәм хөрмәт белән карап алды, ак та, кара да димәде, каршындагы манараның иң очында маташучы осталарга бакты. Левицкий исә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, бүген теләсә кайсы мәмләкәткә илче итеп куярлык гыйлемле вә мәдәниятле, нәзакәтле вә хәйләкәр иде. Үзе белән таныштырып, сүзнең керешен бетергәч, җай белән генә үгезне мөгезеннән алырга булды:

– Батырша әфәнде, сез христиан диненә күчәргә теләк белдергәнсез, дип җиткерделәр безгә. Әгәр шулай икән…

– Сәңа хагын әйткәннәр, кем Ычтапан. Күчәм. Вәләкин нәсара диненең исламнан яхшырак вә өстенрәк икәненә инандыра алсагыз гына.

Стефан җавап бирергә ашыкмады, кара бөдрә сакалын учлап, байтак уйланып утырды, аннан инде, үзалдына фикер йөрткәндәй, тыныч һәм тигез сөйләп китте:

– Кайсы да булса диннең, тәгълиматның һәм фикриятнең асылын ачыклау, аның уңай якларын исбатлау өчен, айлар димим, еллар кирәк, Батырша әфәнде. Инде бу нәрсә сезне бүген, хәзер кызыксындыра икән, динебезнең кайбер үзенчәлекләре, сез әйткәндәй, өстенлекләре белән таныштыра алам. Христиан диненең сафлыгын, хаклыгын һәм бөеклеген шул нәрсә ачык күрсәтәдер ки: ул исламнан борынгырак. Сез, әлбәттә, беләсез: Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өйрәтүләрен яңа эраның алтынчы гасыры азакларында гына башлап җибәрә. Сезнең һиҗри ел исәбе әнә шуны бик ачык күрсәтеп тора. Безнең дин исә шушы заманның үзе белән бергә барлыкка килә, ягъни христианлык исламнан биш йөз еллар алда туа, мулла.

Левицкийның борынгы хакимнәргә охшый төшеп, үтә белдекле булып кылануы көлке тоелды Батыршага. Нигә дисәң, ул укыган тәварих китапларында болгар бабаларыбызның исламны, урыслар үз диннәрен тапканчыга кадәр күп еллар элек кабул итүләре хакында язылган. Аның остазлары Габделрахман белән Габделсәлам дә шулай дип сөйли торганнар иде. Шуңа да ул әңгәмәдәшенә каршы төшәргә булды:

– Сән, Ычтапан, боларны каян алып сүлисеңдер, белмәем. Мәгәр бар халаекларга мәгълүмдер ки, сезнең урыс бабаларыгыз аю өннәрендә яшәп, потларга вә карурманнардагы төрле кирәмәтләргә табынып, саташып йөргәндә, безнең болгар бабаларыбыз пакь таш мәсҗедләрдә Аллага сәҗдә иткәннәр.

– Хәзерге Россия җирләренә нисбәттә сез хаклы, Батырша әфәнде. Тик, мәгълүм булганча, дөнья рус мәмләкәте белән генә чикләнми бит әле. Ә бөтен җир йөзен истә тотканда, христиан дине – беренчел, ислам – икенчел.

Болай да сөйләшергә тансыклап беткән Батыршада бәхәсче комарлыгы кузгалды. Ул бүгенге сүзнең ни өчен һәм нигә башлануын онытты, кайнарланып, үзенекен тукырга тотынды:

– Әйа, яһүдләрне күз уңында тотасың икән, Ычтапан. Хак, Изге китаплар Коръән-Кәримгә кадәр дә булганнар. Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәр аша – Тәүратны, Даут аркылы – Зәбурны, Гайсә ярдәмендә Инҗилне җиргә иңдергән. Ие, сәхабәләр яһүдләрне «китаби диниләр» дип йөрткәннәр. Вәләкин шунысы аяныч ки, яһүдләргә хакыйкатьнең бер өлеше генә җиткерелгән. Алар үзләренең гафиллекләре берлә Аллаһ васыятьләренең байтагын онытканнар, эчкерлелекләре вә хөсетлекләре илә кайберләрен гавамнан яшергәннәр яисә бозганнар-үзгәрткәннәр. Менә шуңа да Хак Тәгалә, динне Ибраһим пәйгамбәр заманындагы хәленә китерү һәм халаекларга хаклыкны төшендерү өчен, Мөхәммәд хәзрәтләрен илче итеп җибәрә. Ие, хак дин Рәсүлулла хәзрәтләреннән генә башлана. Исламга хәтле халаеклар ярты-йорты дин тотып, саташып йөргәннәр. Нәсара динендәгеләр исә әле дә шул томаналыкларында.

Надан татар мулласы бәхәскә бу кадәр дә маһирдыр дип көтмәгән иде Левицкий. Батыршаның үзен үзе онытып, ялкынланып сөйләвен ирен чите белән генә елмаеп, игътибар белән тыңлады. Беркатлырак фикер йөртсә дә, мантыйксызлыкта гаепләп булмый бу азиатны, дип уйлап алды һәм мулланың раславын күмеп китәрлек дәлилләрен барлады. Җир йөзендәге барлык диннәр хакында Европадагы иң зур галимнәрдән сабак алган кеше буларак, бер мокыт татар мулласын гына сыртына салырлык гыйлеме бар аның. Тик кызмаска гына кирәк, һәм ул, баштагы басынкылыгын саклаган хәлдә, Батыршаны чәнчеп аласы итте:

– Менә-менә, үзегез үк икърар итәсез, Батырша әфәнде. Тәүрат, Зәбур, Инҗилләр – борынгы китаплар, Коръән исә шактый соң барлыкка килгән. Шуннан инде мондыйрак нәтиҗә килеп чыга: Коръән, үзенчәлекле, мөстәкыйль китап булмыйча, Инҗилнең бер юнәлеше, тармагы гына, Мөхәммәд исә яңа дингә нигез салучы түгел, бәлки, Гайсәнең шәкерте генә!

Коръән-Кәрим турында бу кадәр үк көфер сүз ишетү Батыршаны чыгырыннан чыгарды. Ул кайда һәм нишләп утыруын һич уйламастан, зынҗырын чыңлата-чыңлата сикереп торды, Стефанның өстенә очып кунардай булып тезеп китте:

– Хаталанасың, Ычтапан. Коръән-Кәримнең Тәүрат белән охшаш урыннары юктыр, димим. Алар, бая гына әйтүемчә, төрле чорларда барлыкка килсәләр дә, бер Алла тарафыннан иңдерелгәннәр. Вәләкин Коръән һич тә кабатлау түгел, ул – үз мәгънәсе, үз фикрияте, үзенең гыймарәт кылучысы булган төзек вә мәһабәт бинадыр. Ул бит Рәсүлулла үзе уйлап чыгарган нәрсә түгел, Аллаһ сүзләре. Аның төп нөсхәсе Хак Тәгаләнең тәхете астында саклана. Коръән – Аллаһ тарафыннан егерме ел дәвамында Мөхәммәд галәйһиссәламгә рух әл-Котдус, ягъни изге рух Җәбраил фәрештә аша өлешләп иңдерелгән хакыйкатьтер, Коръән – Ходай Тәгалә кануннарын халаекларга ирештерү өчен күктән җибәрелгән иң изге китаптыр. Урысларның Тәүрат-Инҗилләре хөсет адәмиләр тарафыннан бозып язылган булсалар, Коръән – Хак Тәгалә сүзләренең хәрефе дә үзгәртелмәгән вәхидер. Әгәр дә ул иңдерелмәгән булса, халаеклар әле бик озак җәһаләтлектә торып калган булырлар иде.

– Туктагыз, артыгын кайнарланмагыз, Батырша әфәнде, утырыгыз, – дип туктатты аны Левицкий. Чөнки ул бу дуамал бәндәдән чын-чынлап курка калган иде. «Богаулар белән башыңа тондыруы да бар фанатикның», – дип уйлап алды ул һәм мулланың кәнәфигә утыруын, тынычлануын көтте. Әйтәсе сүзен барлады. Әйе, бу «ата вор» ны суыту өчен, аның салпы ягына салам кыстыру кирәк иде. Ниһаять, тиешле сүзен тапкандай булды һәм сак кына дәвам итте: – Сез дөрес әйтәсез, мулла, дин булмаса, кешеләр әле күп еллар буе кыргыйлыктан чыга алмаслар иде. Бу – хакыйкать. Ләкин ул хакыйкать ислам өчен генә түгел, христиан диненә, буддизмга һәм башка диннәргә дә дөрес. Чөнки җир өстендәге барлык диннәрнең дә максатлары уртак – халаекларны буйсынуда тоту. Шуңа да алар игезәкләр сыман бертөсле, барында да уртак сыйфатлар бар. Безнең диннәрне генә алыйк, пәйгамбәрләр шул ук: Адәм, Нух, Ибраһим, Муса һәм башкалар. Исемнәренең әйтелешләре генә төрлечәрәк. Дөнья яратылу, беренче кеше барлыкка килү, җир өстен су басу, оҗмах һәм тәмуг, башкалар, башкалар…

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1992
Hacim:
621 s. 3 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04233-8
İndirme biçimi:
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 3,7, 3 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 1, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 3 oylamaya göre