Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр», sayfa 6
Шушының белән төгәллик.
СҮНМӘС УТ ЯНЫНДА УЙДА БЕЗ…
(«Сүнмәс утлар балкышы» китабы чыгу уңаеннан)
«Еракка китеп кара!» – дигән иде Мөдәррис Әгъләм, Шагыйрь.
«Казан утлары» журналының меңенче саны чыгу уңае белән 2006 елда нәшер ителгән «Сүнмәс утлар балкышы» китабы журналның сиксән еллык тарихына ерактан торып күз сала дисәк, хакыйкатьнең яртысын гына әйткән булырбыз. Чөнки бу мәһабәт Китап журналның үз эчендә кайнаучы кешеләр тарафыннан төзелгән, һәм алар, әлбәттә, хиссиятле субъективлыктан арына алмаганнар. Юк, юк, алар моңа омтылмаганнар да. Һәм дөрес эшләгәннәр, югыйсә Китапның күңелебезгә тәэсир итү көче бермә-бер ким булыр иде. Кичәге кайгылар да бүгенгеләре белән аваздаш бит…
«Вакытлы матбугат – тактика, китап – стратегия» диләр. «Сүнмәс утлар балкышы» исә айлык журналыбызны дәвамлы тәэсир көченә ия булган стратегик коралга әйләндерә.
Китапны дөньяга чыгаручылар барысы да – исемле-намлы затлар. Шунысын да әйтик: алар мактау-макталуга күптән инде мохтаҗ түгелләр.
Төзүчесе Рәфикъ Юныс, шеф-мөхәррире һәм проект авторы Равил Фәйзуллин белән мөхтәрәм редколлегия (Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин һәм Равил Фәйзуллин үзе) китапны гасырларга калачак әдәби һәйкәл һәм олы юлдагы маягыбыз итәргә тырышканнар.
«Татар әдәбияты тарихы»ның соңгы сәхифәләренә гаҗәеп матур иллюстрация килеп чыккан. Хәер, күмәкләшеп, кырыкмаса-кырык төрле яки кырык төсле каләм белән язылган әлеге чуар күптомлык тарих һәм кулыбыздагы җанлы Китап арасында әсәрләрне бәяләүдә мөһим аермалар да бар, һәм алар «Сүнмәс утлар балкышы» файдасына, ягъни тулаем журнал әһелләренең зәвыгы һәм гадел бизмәне файдасына сөйлиләр.
«Казан утлары»ның 2006 елгы 2 нче санында озакламый «Сүнмәс утлар балкышы» дигән китапның дөнья күрәчәге игълан ителгән иде. Анда: «Мең сан эченнән иң шәп хикәяләр, шигырьләр, истәлекләр, юмор-сатира әсәрләре, әле дә кызыклыгын җуймаган, бүгенге күп кенә хәлләргә ачкыч булырлык мәкаләләр һәм документлар сайлап кертелгән бу китапны татар тормышының көзгесе дип атарга мөмкин», – диелә.
Чыннан да, заманыбыз һәм язмышыбыз объектив чагылыш тапкан көмеш көзге бу Китап, әүвәлгечәрәк итеп әйтсәк, – миръат бу.
Әйе, хәтер көзгесе. Иннек-кершән сөрткән итеп, чибәрләп күрсәтә торган көзге түгел. Кәкре-бөкре көзге дә түгел. Булганын булганынча күрсәтә торган гап-гади көзге. Аның сихере дә шунда – чынлыкта инде, чөнки без җитмеш ел буена бөкре көзгеләр дөньясында яшәп, кәкрене төздән аермас хәлгә калган идек бит.
Бу Китап бөтен әдәбиятыбызга исән чагында ук куелган сәнгати һәйкәл, кабер ташы түгел! Кабер ташына гүр иясенең барлык эш-гамәлләрен теркәп калдырырга тырышканнар, ә сәнгати һәйкәл үз кануннары буенча торгызыла, барлы-юклы казанышларны ул кабул итми. Аннары бу Китап кемгә дә булса мәдхия җырлау белән дә шөгыльләнми.
Бу Китап гадәти елъязма яки хроника-мазар түгел, әлбәттә. Ул чын маякларыбызны калку итеп күрсәтә, ә уртакулларга карашы салкынча. Бу Китап «Казан утлары»ның йөзен һәм мәсләген чагылдыра дияргә мөмкин.
Киләчәккә хатыбыз ул безнең.
Пәйгамбәр Гаяз Исхакый алдан күргәнчә, «соңгы болгар» да вафат булгач, ерак оныкларыбыз, «Сүнмәс утлар балкышы»н актарып, Исхакыйның болгарына җан кертә алырлар…
Әгәр дә мәгәр бермәлне мине адәм заты яшәми торган утрауга озатасы булып, үзем белән ун Китап алырга рөхсәт итсәләр, шуларның берсе, һичшиксез, «Сүнмәс утлар балкышы» булыр иде. Алай-болай ерак йолдызара сәяхәткә чыгып китсәм дә, үзем белән алыр иде мин аны. Ул мине, зурдан кубып әйтсәк, туган планетама, тарихыбызга, рухиятебезгә, туган якларыма, кардәш-кордашларыма күзгә күренмәс рухи җепләр белән бәйләп торыр иде…
«Совет әдәбияты» журналының еллык тупламнарын ике тапкыр җыярга омтылып карадым мин. Затлы кызыл агачтан мәшһүр оста ясаган шкафымда тонык пыяла артында шушы журналның кәҗүл күн белән төпләнгән барлык саннары тезелеп торса иде дип хыялланганым бар. Йомшак, импорт кәнәфидә күмелеп утырам, тезләремдә нигәдер җылы плед, өстәвенә каршымдагы чынаяк кирпечле яшел каминда ялкын телләре уйный, бии, тибрәнә, имеш.
Төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында тормышка ашмады бу хыял. Заманында журналның илле еллык юбилей санында басылган әсәрләрне күздән үткәргәч, ниятемнән кире кайткан идем. Бу санга сирәк-мирәк килеп кергән нәфис әдәби үрнәкләр соцреализмның болганчык суы эчендә югалып ук калганын күрдем.
Әйдәгез, бу кимчелекләрне кырыс заманга япсарыйк. Чыннан да, инде 2006 елгы 2 нче юбилей саны бөтенләй башка, аек принципта төзелгән, һәм аның эчтәлегенә бүтәнчә карыйсың. Кулыбыздагы «Сүнмәс утлар балкышы» исә, төзүче вәгъдә иткәнчә, 1922 елдан алып чыгып килгән «Казан утлары» журналының төп-төгәл мең санының «каймагы», төше дип аталырга хаклы.
«Сүнмәс утлар балкышы» китабын, әйтик, авыру дәрәҗәсендә көнчел күршеләребез туздырган тузан кунмасын өчен, нәкышле супертышлыкка киендереп чыгарасы калган. Ә бәлки аны, килешле күлмәк кидереп, «Казан утлары»ның абунәчеләренә, шул исәптән китапханәләргә һәм мәктәпләргә, почта аша (яздырып) таратуны оештырып буладыр? Китапның тиражы бүгенге көн өчен аз түгел (2 мең данә), аның һәр данәсен укучыбызга җиткерәсе иде. Бусы инде – стратегия.
Һәм менә мин бүген уртакул американ төрмә бинасына тартым «хрущоба»ның кысан фатир-мәгарәсендә, һава җитмәгәндә, тәрәзә ачкалап утырам. Теземдә кызыл мәрмәрдәй саллы том – үзе бер китапханәгә бәрабәр «Сүнмәс утлар балкышы».
Мин бу утларның саллы җылысын тезләрем белән дә, күңелем белән дә тоям. Тәрәзә каршында ук үзебез – кооперативчылар утырткан каенлыкка ел саен сандугач килә инде. Быел икәү килде. Ганс Христиан Андерсен әкиятендәге кебек, адәмне савыктыра торган былбыл моңы китабымдагы олпат татар шигырьләренә һәм хикәятләренә аккомпанемент булып үрелеп бара, сарылып бара…
Дөрес, сабый күңелле сандугач мин Ф. Мөсәгыйть ишеләрнең «җәүһәр»ләрен укыганда да тынып калмый-калуын, вәзенле чут-чутларын тезә бирә. Ялаяп Мөсәгыйтьләрдә эше юк самими кошчыкның, куркуны белми, Аллага шөкер, башы яшь, аны өркетүче булмаган һәм өметләник, бәлки, булмас та.
Фатих Хөсни: «Казан утлары» журналы «безне үстергән «яшел бишегебез» булды», – дип язган иде. Бу сүзләрне һәр татар язучысы бүген дә кабатлый ала. Беләсезме, язучы гына түгел, һәр милләтпәрвәр әйтәчәк сүз бу.
Наҗар Нәҗми «Казан утлары»н юкка гына «милли ут» дип атамый! Ул утта Наҗар Нәҗминең үзенең дә якты чаткысы бар.
Китапның чорларга бүленеше табигый, ул бүлекләрнең һәрберсенә, оригиналь үк яңгырамасалар да, мәгънәле һәм килешле исемнәр (баш) табылган («Без тарихта эзлебез!», «Ил корабын җил сөрә», «Болгавыр еллар», «Без сугышта юлбарыстай көчлебез», «Торыгыз, Мусалар!», «Язмышлар ярында», «Без яшәргә хөкем ителгән»). Хәер, бәлки, исемнәре үтә оригиналь булса, укучы кирәксезгә маңгаен җыерып уйлап торырга мәҗбүр булыр иде, андый башваткыч монда кирәк тә түгелдер.
Беренче бүлек Нурихан Фәттахның «Тарих сәхифәләрен актарганда» дигән мәкаләсе белән ачыла. Яшь Нурихан, гыйшкы төшеп, бу заман турында роман да иҗат иткән ерак Болгар чоры:
Әтил суы ака торур,
Кыя төби кака торур.
Балык телим бака торур,
Күлең тәки күшәрир.
Татар күңеленә аерата якын бу борынгы дүртьюллыкны Идел суы агып торганда, без дә яшәп торырбыз, «Нурлы Казаныбыз» да яшәр дип аңлыйк.
Шигырьдәге соңгы ике юлны «Балыгының бакый бетәсе юк, Култыклары тулып торыр» дип яңача укырга җөрьәт итүемне берәүгә дә белдерергә ашыкмаган идем. Барча галим комментаторлар тешләрен кысып булса да кабул кылган прозаик җир-су хайваны баканы борынгы шигырьдән каерып алып атканым өчен, бәлки, әзрәк шүрләгәнмендер дә. Нурихан Фәттахтан, фәкать аңардан гына «Афәрин!» дигән сүзне бик ишетәсем килгән икән…
Китапны Фәттах ачып җибәрә дидек. Төзүче, аны алга куйганда, бу күркәм исемнең төп мәгънәсе «ачучы» булуын, бәлки, искәрмәгәндер. Искәрмәгән булса, тагы да әйбәт – ничектер серлерәк, бу хәтта илаһи бәхетле очракка ишарәли төсле, чөнки Фәттах – Аллаһның мактаулы исемнәреннән берсе дә бит әле. Нуриханга янә нур өстәгәч, балкыш килеп чыга инде…
Китапны актарам.
Шулай ук гыйбранига тартым үҗәтлек (максатчанлык) иясе мәрхүм Тәүфикъ Әйдинең «Яшерен васыять» дигән язмасы да керә беренче бүлеккә. Мәгълүм булганча, «Пётр патша васыяте»нең тексты Төркиядә чыга торган «Төрек культуры» журналының 1990 елгы 323 нче санында басылган. Аның Тәүфикъ Әйди эшләгән татарчага тәрҗемәсе «Казан утлары» журналының 1992 елгы 1 нче санында дөнья күрде. Васыятьнамә тексты «Сүнмәс утлар балкышы» мәҗмугасында да урын тапкан.
«Васыятьнамә»нең чын дөреслеге исбат ителмәгән булса да (күбәүләр аны фальсификация дип саный), Патша Россиясе һәм СССР империясенең тышкы (шулай ук эчке) сәясәте, аның нәкъ Пётр патша «васыяте»нең бөекмәмләкәтчел принципларына тәңгәллеге бу хакта безне җитди уйланырга мәҗбүр итә.
Бәләкәй генә белешмә.
Бөек фикер иясе Лев Толстой император Пётр патша турында: «Һәйкәлләр кую түгел, аны тәмам онытырга кирәк», – дигән. Ә чордашлары (мәскәүлеләр) Пётрны кеше дип түгел, «антихрист» дип атаганнар. Явыз Иваннан да кансызрак дуамал рус императорына төрекләр биргән кушамат дөреслеккә бик туры килә, алар бу залимне «тиле Петро» дип йөрткәннәр (моны Габделбари Баттал Таймас яза), чөнки, ул патшалык иткәндә, Рәсәйдә дар агачлары һәм җәллад балтасы ялны белмәгән… Татардан күзе кара булган өчен дә, җомга намазына йөргән өчен дә, инештәге яңа бәке өчен дә өстәмә салым каера башлаганнар. Халыкның йөрәк өзгеч «Лашман бәетләре» Пётр патша заманында чыккан. Менә шушы затка бүген яңа һәйкәлләр торгызып, исемен диварларда кабатлыйлар инде.
«Ил корабын җил сөрә» дип исемләнгән икенче бүлектә Г. Ибраһимовның «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» дигән әтрафлы мәкаләсе урнаштырылган. 1927 елда тезис-доклад итеп язылган бу мәкаләдә автор үзенең теоретик фикерләре белән уртаклаша, татар мәдәнияте үсешенең перспектив юлын, аның үсеш баскычларын, максудын билгели. Теориядә бик дөрес булган фикерләр белән янәшәдә без бөтенләй икенче Галимҗан Ибраһимовны да күрәбез. Кол-габид Ибраһимовны. «Минемчә, – ди ул, – моңа иң ачык һәм тулы җавапны И. В. Сталин иптәш бирде». Сталин тоткан милли сәясәтнең нинди җимешләр җитештерәсен, миллионнарча корбан сораячагын Галимҗан Ибраһимов белмәгән әле… Боларны ул берничә еллардан соң «мөлдерәмә тулы җамаягы белән» татыячак.
Кулыбыздагы Мәҗмуганы төзүче бу вакытта Галимҗан Ибраһимовның капма-каршылыклы шәхес булуын (моңа мәҗбүр ителүен) күрсәтүне дә күздә тоткан шикелле.
Шушы ук бүлектә Рәмзи Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиевнең «Болганчык еллар авазы» дигән мәкаләсен (1992) укучы кат-кат күздән кичерер дип уйлыйм. Бераз купшы беллетристикага тартымлыгы игътибарны тупларга комачауласа да, мәкалә укучыга нык тәэсир итә. Аны укыйсың да аптырашка каласың. Әдәбиятчылар әртилендә рәтле-башлы бер генә шәхес тә күренмәгән кебек… Киләчәктә бәйдә тоту өчен, «Черек күл» психологлары аларның һәркайсын нәҗескә буяп ташлаганнар. «Антисовет җидегәнче»ләргә нисбәтән язылган яла-әләкләр санап бетергесез, һәм аларны шушы «җидегәнче»ләрнең могтәбәр каләмдәшләре, көн саен кул кысышкан һәм президиумда янәшә утырган иптәшләре язган. Каләм ияләре арасында кыргый, хайвани паника купкан диярсең.
«Җидегән»нең бөтен трагедиясе Г. Минский хаты аркасында дип уйларга тулы нигез бар», – дип язалар Рәмзи Вәлиев белән Мөхәммәт Мәһдиев.
Авторларның фикере документлар белән дәлилләнә.
Мәкаләне укыгач: «Их, Минский, Синский, – дисең. – Их, Такташ, Такташым… Их, Туфан, Туфанкаем…»
Әйе, документлар белән танышканнан соң, «Кальбемне һәм тәнемне шакшы-пычраклардан арула» дип, белгәнеңне укый башлыйсың. Такташның вакытсыз үлеме дә, Туфанның һәм зәгыйфьлек күрсәтеп җәзадан котылып калган Минскийның язмышы да аңлашыла төшә. Исхакыйны кайсыдыр бер пьесасында «Качкинский» дип сурәтләп, авыз ерган «кәбестә төсле беркатлы» Нәкый ага Исәнбәтнең дә.
Шулай да чорны оныту ярап бетмәс. Черек күл буенда дәһшәтле төн үткәреп чыккан кешенең рухын совет җәлладлары какшаткан була инде. Андагы бөгелмәс билне сындыру осталарыннан урта гасыр инквизиторлары да көнләшерлек бит.
Кем әйтмешли, ул заманда җил-яңгыр тимәгән һәр әдипнең өендә – кием шкафында – каләмдәшенең скелеты басып торган. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, Ф. Мөсәгыйть кебекләрнең фатиры скелетлар коллекциясе тупланган тәшрихханәгә – анатомия театрына әйләнгәндер.
Мөсәгыйтьнең «Җидегән» исемле шакшы мәкаләсен Китапта кыскартып басканнар. Гаҗәп тә соң: мәкаләнең тулаем сәвадсыз-грамотасыз кеше тарафыннан язылганлыгы кычкырып тора. Күрәсең, бер кичтә әмәлләп ташланган нәмәрсәдер. Бәлки, моңа телефоннан әйтеп яздырганнардыр әле. Мисаллар китереп торуны кирәксенмим – вакыт әрәм. Һәм менә шундый лилипутның берничә еллар дәвамында әһле әдәбият гулливерларын дер калтыратып тора алуына күңел ышанмый.
Эзләп карыйсы иде, бу бәдбәхетләрнең шәхси архивы исән микән? Юктыр, исән түгелдер. ХХ съездда Хрущёв ясаган докладтан соң күп кенә кәгазьләрен утка атканнардыр. Хәер, бу дөньяда могҗизага да урын бар барын. Кем белә, бәлки, берәр татар сексоты, шымчы, җасус, тарихка арт ишектән булса да кереп калу нияте белән, хатирәләрен язып баргандыр?..
Менә без бүген Сара Садыйкованың «Җидегән чишмә» җырын (сүзләре прозаик Гомәр Бәшировныкы) әсәрләнеп тыңлыйбыз. Бу чын милли көйдә – бүгенге «Әллүки»дә диясе килә – авторлар безнең белән хушлашалар, бәхилләшәләр. Ә теге заманнарда «Җидегән» дигән сүзгә табу салынган була, аны кабатлап әйтергә дә курыкканнар…
«Сүнмәс утлар балкышы»на кергән кайбер әйберләргә яңа күз белән, хәтта шикләнебрәк тә карыйсың, ләкин беренче тапкыр укыгандагы кебек үк тәэсирләнәсең.
Ибраһим Газиның «Тургай картаямы икән?» дигән ике-өч битлек кенә хикәясе шушы ук авторның биниһая сузылган каучук романнарыннан көчлерәк икән. Каләмнәре Әмирхан Еники белән уртакка булган диярсең.
«Юмор-сатира» дигән баш астындагы «Шаян җырлар» кайчагында безгә зур гына мәкалә сыйдырган кадәр мәгълүмат бирә:
Кулымдагы йөзегемдә
Фатих Хөсни исме бар.
Булса да темалары тар,
Ошый торган име бар.
Кулымдагы йөзегемнең
Максуд иде исеме,
Элек язган нәсерләре
Хәзергесе ишеме!
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Әнәс Камал,
Дуэт-такмак язып кына
Йөрер микәнни һаман?
Хакыйкать тә, усаллык та җитәрлек бу такмакларда.
Шәйхи ага Маннурның «Тартай арбасы» дигән әкиятен хәзер бик белеп бетермиләр. Беренче тапкыр «Совет әдәбияты» журналының 1946 елгы 4 нче санында басылган ул.
«Ике тартай, бер бытбылдык юлга чыккканнар…» Әкият шулай башлана иде. Болар, ниндидер бер арбага җигелеп, Каф тау артына ук – батман алтынга дип баралар. Юлда төрле хәлләргә юлыгып, арбалары ватылып, сазга батып иза чигә болар. Бытбылдык: «Хур булдык, хур булдык!» – дип сөрән сала, имеш… Үзләре һаман баралар да баралар, ди, болар… батман алтынга.
«Инде коммунизм кыры күренә» дип, хыялый миражга алданган заман иде бу. «Тартай арбасы»н кайсы мөртәтедер «коммунизм арбасы» дип аңлый да, әләк язып, терек-терек өлкә комитетына йөгерә. Бүген бу көнчел бәндәнең кемлеген, ихтимал, әлегә ачылмаган архивлар гына белә торгандыр. Әлбәттә, әкият идеологик яктан зарарлы дип табыла, аның турында Партия өлкә комитеты бюросының махсус карары да булды шикелле. Авторны партиядән чыгарып маташканнар.
Шәйхи ага Мәскәүгә ВКП(б) Үзәк Комитетына тикле барып җитә, ничек итсә итә, әмма тәмам акланып кайта. Тешләгән җиреннән өзә торган зат иде ул. Нәселләре белән шундыйлар дип сөйли иде белгән кешеләр.
«Тартай – Коммунизм арбасы» – сугыш елларын күргәннәргә бик таныш «уфалла арбасы» кебегрәк «транспорт чарасы» була инде. Аны «Рәсәй арбасы» дип аңласак та әллә ни ялгышмабыз. Шәйхи аганың туганнары гафу итсен, ләкин бу юлы Ялаяповлар гел дә юкка тавыш куптармаган дип уйлыйм.
Ш. Маннур күмәкләшүдән соң язып ташлаган «Гайҗан бабай» кебек чат кызыл мәдхиянең (һәм аның дәвамының!) бу мәҗмугага да, шигырь антологияләренә дә керергә хакы юк, әлбәттә. Ә менә «Тартай арбасы»ның бар дияр идем. Һәрхәлдә, «Сүнмәс утлар балкышы» китабында әлеге әкиятне кайбер аңлатмалар белән биргәндә, укучы ул чорны яхшырак күзаллар, аның бумалы һавасын үзе сулаган кебек булыр иде. Текәлебрәк карасак, әдипләребезнең иҗатында шулай ак белән караның чиратлашканын күрәбез. Мондый ала-кола (аклы-каралы) иҗат, бәлки, әдипнең үзе дә аңлап бетермәгән эчке көчләр көрәшен чагылдыра торгандыр, кистереп кенә әйтүе кыен.
Бастилияләрне җимереп бетерәсе урында, без җитмеш ел буе яңа зинданнар гыймран итү5 белән шөгыльләндек. Ил такта-токтадан әмәлләгән бараклар һәм тулай тораклар белән тулды. Еллар үтеп, аларга панель «хрущёвка»лар алмашка килгәч, халык оҗмахка күченгәндәй булды… бер катка. Коммунист түрәләр, әлбәттә, кирпеч «сталинка»ларда яшәделәр.
Ә бүген илне кичәге Бастилия архитекторлары һәм назирлары идарә итмимени? Ил байлыгын өч тиен түләп хосусыйлаштыручылар шулар түгелмени? Фәнне күптән академик ялга китәсе партбилетлы тере мәетләр җитәкләве дә җанга тигән иде… Алар бит фән арбасын, мәсәлдәге кысла шикелле, артка өстерәделәр. Әдәбиятны да.
Без, ватансыз чегәннәр кебек, һаман юлдабыз. Безне һаман шул «батман алтын» белән алдыйлар. Бурлак-буралгылар шикелле, ватык-җимерек «тартай арбасы»н тартабыз.
«Каф тау алтыны» үз җирендә кала бирсен. Ул безнеке түгел! Безнең дә кара алтыныбызга тимәсеннәр!» – дияргә куркабыз.
Китапны төзүче һәм редколлегия, шигырьләрне сайлаганда, саран кыланганнар, муен артларын кашый-кашый, барчасын җиз иләк аша үткәргәннәр, күрәсең.
Ихтимал, кайберәүләр: «Нигә Китапка минем шигырь сыймаган?» – дип үпкәли дә торгандыр.
Алайга китсә, нигә даһилар даһие иптәш Сталин турында Мәҗмугада бер генә шигырь дә кабатлап басылмаган дип, яхшук «шаян» сорау китереп куя алам. Объективлык хакына. Әйтик, 1949 елны (Сталин бабаңа 70 яшь тулганда) гәзит-журналларда номер саен юлбашчы турында шигырь йә җыр басылмый калмый, ә Сталин исеме бер санда йөзләрчә тапкыр кабатлана иде.
Бу шаукымга бирелмичә калган шагыйрьне белсә Әбрар Кәримуллин гына белгәндер. Менә шушында янә Шүрәлем килеп кытыкларга тотына: «Ә бүген? – ди ул. – Әгәр дә мәгәр Сталин золымы әйләнеп кайтса (тфү!), кайсы гына куштан рифмачы шушы кавказлы башкисәргә дан җырламыйча калыр иде?» – «Пакь каләм ияләре икәү-өчәү генә булса булыр иде», – дип җавап бирә Шүрәлем үз-үзенә.
Олысын, кечесен җен алмаштырган һәм саташтырган заманнар бит. Әткәсен сатучы Павлик Морозовның, үзен коллыкка бушлай тапшырган самими Павел Корчагинның рәсемен ызбаның кызыл почмагына тәре урынына элделәр. Коръәннәр, шәмаилләр, Инҗилләр һәм тәре-иконалар яндырылган, мәчетләр «сөннәткә утыртылган» дәһшәтле еллар иде бу. Павел Корчагинны (Николай Островскийны) кызганам мин. Ә пионер Павликны кызганышлы түгел, соңыннан төпченә башлагач, Урал якларында андый тиле малайның бөтенләй булмаганлыгы беленде. Кызык бит, Аркадий Гайдарның кызыл галстуклы Тимуры (һәм аның командасы) – авторның хыял җимеше генә, ләкин укучыны бу малай яраттыра һәм ышандыра, пакьлеге һәм самимилеге белән алдыра ул. Ә безнең Гариф Гобәй белән Роза Хафизованың кызыл галстуклы курчак малайлары һәм кызлары ышандыру көченнән мәхрүм, чөнки алар буш хыялдан да сыеграк «куян шулпасының шулпасы» гына иделәр.
«Халык рухы тәмам зәгыйфьләнгән чорлар була… Шул чагында әдәбиятның да биле сынып, ул җиңүче сыйныфның мәгънәсез һәм канунсыз кыланышларына мәдхия җырларга тотына. Ә бит башка вакытта ул алардан җирәнеп йөз чөергән булыр иде».
Революцион-демократ Добролюбовның әлеге сүзләрен яшь чагымда истә калдырган идем. Фикере искермәгән дә, картаймаган да. Хәтеремдә яңартырга тырышып, шуны монда татарча язып куюым.
Журналыбыз тарихында караңгы сәхифәләр бар, чөнки сәяси зәхмәтләр берсе дә аны читләтеп үтмәгән. Ул берничә тапкырлар иманыбызга, динебезгә каршы көрәшкә кузгалып ала.
1963–1965 елларда журналда җаваплы секретарь булып эшләгән Әхсән Баяновның «Хыялда туган калам» дигән автобиографик әсәрен заманында укымый калган булганмын. Аннан бер өзек шушы Мәҗмугага да кергән. Өзекне укыгач, Гариф Гобәйнең шул 60 нчы елларда дөнья күргән «Коръән серләре» дигән пасквиленең журналда ничек басылу тарихын уку миңа да кызык тоелды. Урыны-урыны белән солдат анекдотына охшап кала торган бу әйберне, партиячел юнәлеш тоткан дәһри авторга күбрәк гонорар түләү өчен, журналның алгы өлешенә – нәфис әдәбият бүлегенә күчергән булганнар икән. Бу мәсьәләдә редакциядә әзрәк ризасызлык та булып алган.
Гариф Гобәйнең «Антикоръән»ен басу, һичшиксез, журналның хатасы иде.
Соңыннан исә журналыбыз, бу ялгышын танып, үзен реабилитацияли алды дип әйтәсе килә. Моңа да көч һәм тәвәккәллек кирәк булгандыр.
Без инде монысына да канәгать.
Узган гасырның 70 нче елларында, борынгы сугыш баһадирларының көбә күлмәге шикелле калай күкрәкле кашлач генсек Брежнев чорында, Коммунистлар партиясенә беренче чиратта эшчеләрне алганнар. Норма буенча тугыз эшчене кабул иткәч кенә, унынчысы зыялы интеллигент булган икән. Чөнки шуны аермачык күрәләр: аена 120 тәңкә алып эшләүче зыялылардан диссидентлар чыга, эшче халкы исә, «артык» тиеннәрен арзанлы сыраханәдә калдырып, бөтен ачуын аты-юлы белән сүгенү кебек «зыянсыз» эшләргә тотып бетерә…
«Болганчык еллар авазы» мәкаләсенең авторлары: «Эшченең станок янында басып торасы, машина йөртәсе, урман кисәсе, күмер чабасы бар. Идеологиягә катнашырга аларның вакыты калмый – җитәкчелек өчен нәкъ менә шул кирәк тә», – дип язалар. Дөрес. Ләкин, нечкәләбрәк карасак, монда милли мәсьәлә дә калкып чыга әле. Еврей мәсьәләсе. Урман егып яткан, ятып күмер чапкан, олау белән элеваторга икмәк ташыган, сабан сөргән еврей хезмәт иясен бик үк күз алдына китереп тә булмый. Һәм КПСС Үзәк комитеты әлеге сәясәте белән берьюлы ике куянны тота иде. 1917 елда большевикларны хакимияткә китергән зыялыларның милли составы беребез өчен дә сер түгел. Совет чорында идарә эшендә мондый зыялыларның кирәге калмаган кебек иде. Ликбез курсларын үткән җирле кадрлар – уртакуллар диктатурасы башланды. Әлеге зыялыларның Израильгә качып бетмәгәннәре берәр директорның урынбасары яки киңәшчесе булып калды-калуын, чөнки аларсыз эшнең алга бармаганлыгы һәм бармаячагы бик тиз күренде…
Ярар, кем әйтмешли, болары инде бөтенләй башка һәм, шик тә юк, берәүләр өчен бик кызыклы, берәүләр өчен бик тә кызыксыз тарих… Без монда юдофобиягә (ягъни яһүдне сөймәүчелеккә) катнашы булмаган битараф кешенең дә чәчләрен үрә торгызырдай рәсми фактларны һәм саннарны китереп тормабыз, чөнки темабыз моны сыйдырмый, ә арзанлы сәясәтбазлык белән шөгыльләнәсебез килми.
Йөзәр меңлек тираж белән чыккан китапларга да кытлык булган вакытларны хәтерлисезме? Затлырак китаплар махсус исемлек буенча гына кибетләрнең арткы ишегеннән таратылды. Ә гавамга дигән киштәләре большевистик макулатурадан сыгылып-сыгылып тора иде. Соцреализм ашаган кәгазь рулоннарын санап карасак, ул бөтен Җир шарын ничә кат кәфенләргә җитәр иде микән?
«Букинист» кибетенә еш йөрдем мин ул елларны. Кызыклы гына очраклар хәтердә. Шулай бервакыт кибеткә яшел рюкзак күтәргән таныш кеше килеп керде. Моны без әле былтыр гына баш редакторлыктан «лаеклы ял»га озаткан идек. Капчыгы тулы марксизм-ленинизм классикларының әсәрләре… Атна-ун көн генә үтсә үткәндер, шул ук кибеттә бу юлы инде элекке нәшрият директорының кызыл тышлы китаплар тапшырып торуын күрдем. Монысының да ярты «байлыгын» кире бордылар, – ниһаять, Карл Марксларның базары төшә башлаган иде инде. Директор чыгып киткәч, кызыксынып, моның бер «классикасын» актарып карадым. Сталин чорында ук басылган шактый калын бу китапның битләре дә киселмәгән булып чыкты. Шул килеш саргайганнар… «Мәжикнең мәжиге» булган нәшрият директоры кайчандыр кунак залындагы шкафын «бизәп» торган бу китапны әллә 30, әллә 35 тиенгә тапшырган иде.
Татар китабын дөньяга чыгару әнә шундый таш маңгайлы монафикълар кулында иде бит. Фаҗигаме? Фаҗига. Кәмитме? Кәмит. Сабакмы? Ала алсаң гына – сабак.
Безнең буын татар укучысы бестселлер дип аталырга хаклы бер генә әдәби китапны да күрми үсте. Хөр әдәбиятка бай Көнбатышта исә бестселлердан да уздырган мегаселлер дигән термин барлыкка килеп өлгерде. Беренчесе миллионер булса, бусы миллиардер шикеллерәк инде…
Сатлык әдәбият кибет киштәләрендә сатылмыйча ятты.
Ә бит татар әдәбиятының олуг тарихы бар. Тик бүген ул үсештә артта калды, чөнки эчке сәбәпләр генә түгел, тышкы сәбәпләр дә әдәбиятыбызның үсешен тоткарлыйлар, аңа үсәргә ирек бирмиләр.
Татар әдәбияты – Ганс Христиан Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» шикеллерәк. Без әдәбиятыбызның матур киләчәгенә – әкияти аккош булып җитлегүенә өмет итәбез, татар әдибе шуның өчен каләм тибрәтергә тиеш дибез.
Моннан егерме ел элек зыялыларыбыз төштә дә күрмәгән зуп-зур исем йөртүче бүгенге голәмәләребезнең корама тел белән көчәнеп язылган мәкаләләрен укыйсың да… җансыз җөмләләренең көпшәклеген тоеп, кәгазьгә төшкән арада искергән фикерләрен, урынлы-урынсызга кыстырган шәрык сүзләрен, шәкерт каләменнән туган зәвыксыз һәм күрексез чагыштыруларын укып гаҗәпләнәсең… Арада берсе бар, кырык ялгаулы дилбегә буе җөмләләр төзеп күрсәтергә маһир, аларның ахырына барып җиткәнче башын үзе дә оныта.
Чын белгечнең төшенә академиклык дәрәҗәсе һәм акчасы кереп йөдәтми. Академик Сергей Капица кебек хакыйкый галим яшь Рамзан Кадыйровлар әгъза булып торган әкәмәт академияне ташлап чыгу турында уйлап куйса гаҗәпмени?..
Хәзерге татар язучыларының күпчелеге оригиналь әдип түгел, алар – күчереп язучы хәттат кына. Мәймүннәрчә тәкълид, башкаларга иярү хасияте көчәя генә бара, һәм былтыргы «а»лар турында роман язучы әдипләр, асылда, милләткә аяк чалалар, аңа җәһәт атларга ирек бирмиләр. Деградация. Затсызлану. Токымсызлану.
Язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.
Бусын да Шүрәле-ярымтык «фөкере» дип кабул итегез.
Менә тагын Шүрәлемнең ифратчыл сүзе: «Әдәпсез әдипләрегез «Татар хатыны ниләр күрми» белән канәгатьләнмичә, «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дигән роман язып яталар… Эстрада йолдызларыгыз бәллүр башмак турында гына түгел, пыяла күлмәк турында хыяллана… Хәттин ашып шашканнары бөер-бөйрәкләрен үтәли күрсәтердәй крем уйлап табучы егеткә бүләк бирергә разый…»
Сыйдырыш ягыннан урта гасырлар фолианты белән чагыштырырлык бу Китап Зөлфәтнең «Яшәр безнең журналыбыз!» дигән шигыре белән тәмамлана.
Исән безнең кәрван башы, –
Яшәр газиз журналыбыз!
Нинди матур һәм мәгънәле сүз ул – «кәрван башы»! Бик борынгы заманнарда сәфәрчеләр кәрван башын имам дип йөрткәннәр, – шуны да әйтим әле. «Казан утлары» – безнең имамыбыз, һәм без аңа иярәбез, аңа ойыйбыз.
Нәфис әдәбият дибез.
Әдәби әсәрнең сыйфатын бәяләүдә төгәл критерийлар бармы соң? Гомуми критерийлар бар барын. Аларның иң беренчесе – әсәрдәге яңалык, беренчеллек, әлбәттә. Фәнни яки техник ачышка таныклык (патент) биргән вакытта беренче нәүбәттә аның яңалыгына игътибар ителә. Ләкин фундаменталь, әсасый фәндә яңалыкны билгеләү әллә ни кыен түгел, һәрхәлдә, мөмкин нәрсә. Монда тест дигән алымны да кулланып була торгандыр. Сәнгатьтә исә эш башка… Монда психологик фактор килеп кысыла. Монда яңалыкны замандашларының ничек кабул итүе дә, аның нәкъ кирәкле мизгелдә игълан ителүе дә мөһим. Гениаль әсәр өстәл тартмаңда озак ятса, ул сәнгать тарихына вакыйга буларак теркәлми кала, һәм мондый әсәрнең авторын инсаният күрми үтә («прозеванный гений» дигән төшенчә бар). Аңа тиешле урынны, бераз соңрак иҗат ителгән булса да, шундый ук кыйммәткә ия булган башка әсәр ала. Ә фәнни-техник ачыш ясаучы, беренчелекне дәгъва кылып, моннан соңгы тарихта танылырга да мөмкин…
Сәнгать прейскуранты исә үзгәрүне белми диярлек. Нефертити, Венера Милосская, Мона Лиза, Дауд сыннары, «Робагыйлар», «Илаһи комедия», «Гулливер сәяхәтләре», «Дон Жуан», «Евгений Онегин», «Ревизор», «Безнең заман герое», «Шыксыз үрдәк бәбкәсе», «Чия бакчасы» – болар барысы да мәңгелек маяклар булып хисаплана. Ул маякларга тиң әсәрләр санап бетергесез күп югыйсә, тик болары адәмнәргә хас каприз аркасында күләгәдәрәк кала… Мәңгегә.
Сәнгатьчә сурәтләүгә бәя бирүдән дә нечкәрәк эш юктыр. Монда да субъективлык һәм кайчагында сәясәт хөкем сөрә. Әйтик, соцреализм әсәрләренең күпчелеге ниндидер бер вакытлы прейскурант бизмәненә салып үлчәнде. Сталин премиясе алган йөзләгән әсәрләрне, аларның каһарманнарын хәзер кем искә төшерә? «Язгы җилләр»не, мәсәлән? Татар хәтере ул чорның «көзге ачы җилләр»ен генә белә.
«Хәлвә, хәлвә диеп кенә авызга татлы тәм керми», – ди таҗиклар. Дөрес, психологлар моның белән килешеп бетми. Ачы турында уйлаганда ук, ачы тәм тою кебек физиологик күренеш нормаль санала. Әмма таҗик мәкале аш кайнатуда катнаша торган реаль татлылыкны күздә тота… Соцреализм – сахарин кебек ялган татлы әдәбият ул, алдавыч җим ул. Әйтәсе килгән фикерем шул гына.
Сүзгә саранлык, җыйнаклык – сәнгатьчәлекнең мөһим билгесе. Мин монда юл арасына яза белү осталыгын гына күздә тотып әйтмим. Анысына өйрәтеп тә, өйрәнеп тә була торгандыр. «Кеше, Сәнгать һәм Табигать сүзсез генә сөйли беләләр» (Л. Салдадзе-ханым, «Әбүгалисина» / «Ибн Сина» китабыннан). Чиксез күпкырлы һәм күп мәгънәле сурәтең сөйләсен. Тыныш билгеләрең… «Күп сүз – юк сүз», – ди бит халык та. Әдәби осталык – күп нәрсәне әйтми калдыра белүдә ул.
Кирпеч калынлыгы роман – егерме беренче гасырда казылма мамонтка тиң. Анда сусыл һәм төче ялган күп, фальшь күп.
Язучының базары төште хәзер. Чөнки күп язалар, әштер-өштер язалар. Кибет киштәләре «абыстай романнары», башваткыч детективлар, һәртөрле уйдырма «фикшннар», тарихи фэнтезилар белән тулды… Телевизорны ачуың белән, сиңа алтатар көбәге карап тора… Әдәбиятны һәм сәнгатьне масскультура конвейерына әйләндерделәр – бөтен бәла шунда. Бу конвейер, «күмүшке аппараты» шикелле тамчылап, агуын берөзлексез җитештерә тора. Укучылар һәм тамашачылар нәрсәнең агу, нәрсәнең чәчәк балы икәнен аңламый башлады инде.
Кайбер китапны кулга аласың да бер-ике битен укып карыйсың. Шуннан ук авторның биографиясе сыек икәнлеге күренә: аяз күк, туп-туры юллары балалар бакчасыннан башлана да, әзрәк аң кергәч, ясле мисалындагы Мәскәү әдәби курсларыннан соң алар, шомарган каләм һәм катыргы калкан белән яракланып, олы юлга, хөррият ярминкәсенә дан-шөһрәт дауларга чыгалар…
Мәскәү курсларына тел тидергәнем өчен яратмаслар да, бәлки. Бу курслар безгә, кара гавамнан күтәреп алып, Рәсүл Гамзатовны, Виктор Астафьев кебек хакыйкать сөючене бирде диярләр. Ә бит заманында Евгений Евтушенконы аннан кудылар, башта комсомолдан да чыгарып маташтылар бугай. Сүз дә юк, анда укып кайтучылар роман язу техникасын яхшы гына үзләштергән була. Шома техникасын гына шул! Ә романның рухы, җаны да булырга тиеш бит әле. Фатих Хөсничәрәк итеп әйтсәк, аның Наташасы истә калырга тиеш. Боларына Мәскәү өйрәтми, өйрәтә алмый, чөнки бусы мөмкин эш түгел. Болары, чыннан да, «алладан һәм балачактан килә».
Әйтик, Муса Җәлилнең «Бригадир кыз Фәйрүзә»се истә калмый.