Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)», sayfa 11

Yazı tipi:

Бу кеше Наҗарның больницага кергәнен, Фәнүзәнең үзе генә, ялгыз гына калганын һәм зәһәр белән агулау өчен иң җайлы вакыт икәнен белеп эшли. Кешегә төркем эчендә кул күтәрү җайсыз, шуңа күрә әшәке җан кешенең ялгыз калганын көтә һәм үзенең пычрак гамәлен кыла – почмакта сагалап торып, арттан килеп һөҗүм итә. Кинәтлек өстенлеге аркасында синнән көчлерәк булып чыга. Бу исемсез хатын да әнә шундый мәлне көткән. Үзенә күрә аның планы бардыр. Беренче өлеше инде үтәлде…

Икенче өлеше: Фәнүзә, хыянәт җәрәхәтеннән зиһене зәгыйфьләнгән хәлдә, үлем түшәгендә яткан иренең битенә көнләшү зәһәрен бөркиячәк.

Өченчесе: көтелмәгән чукмардан Наҗарның хәле тагын да авыраячак. Нихәтле начарланса, шулхәтле яхшы.

Дүртенчесе: хыянәт авырлыгыннан һәм Наҗарның ихтимал һәлакәтеннән, ә киметеп әйткәндә, аерылышу авырлыгыннан Фәнүзә үз ихтыярын да югалтачак һәм… диссертациясен яклый алмаячак. Конференц-зал тулы халыкка үзенең фикерләрен баштанаяк сөйләп, аңлатып чыга алмаячак. Алган хәлдә дә бик интегәчәк мескенкәй! Иң ихтималы – яклауга бара да алмаячак, ә барса, чыгыш ясарлык көч тапмаячак.

Бер атуда ничә куян?! Бер атуда! Менә бит әшәкелекнең көче. Бер җиңүгә ирешкәч, аның ул уңышын рәтле кешеләр мәңге тартып ала алмаячак бит. Менә бит нинди стимул! Нинди матур чишелеш!

Күңелдәге буталчык уйлар һәм тойгылар ваннадагы кер каралыгы белән буталып чайкалдылар. Ваннага гына түгел, күңелгә генә түгел, дөньяга, галәмгә сыешмас дәрәҗәдәге рәнҗү җилкәне сыгып төшергәч, Фәнүзә, ванна төбенә таянып, чак егылмыйча калды. Бөтен рәнҗүе тамак төбенә тыгылып, аннары кулына, бармакларына, күзләренә күчеп, күкрәкне, чигәләрне кыскач… авыртуга чыдый алмыйча кычкырып җибәрмәс өчен, тәндәге барлык әрнүләрен җыеп, аларны Наҗарның юеш күлмәге белән бергә ияк астына кысты. Шул-вакыт болай да суга манчылган күлмәккә Фәнүзәнең күз яшьләре өстәлә башлады. Күз яшьләре шыбырдап түгеләме, әллә сабынлы кара сумы – белүе дә кыен иде.

Бер мизгелдә Наҗар кайтып керер дә аның башын тотар, маңгаен, чәчләрен сыйпар төсле тоелып китте. Көтте. Ләкин тирә-як тып-тын иде… Тынлыкны ишетү бераз айныткандай булгач, Фәнүзә тураеп басты. Күлмәк әле һаман аның кулында икән. Аңа күзе төшүгә, Наҗарның нинди хәлдә ятканы хәтеренә килеп, кызгану хисе яңаргач, ул, өнсез ачыргаланган хәлдә, инде аңлы рәвештә юеш күлмәкне күкрәгенә кысты һәм тагын елап җибәрде. Тик бу юлы инде ул яшьләрен тыярга да тырышмады – үкседе дә үкседе хәлдән тайганчы.

Күпмедер вакыттан соң, юасы керләрен ваннада калдырып, залга чыкты һәм мендәр салып йокларга ятты. Наҗар янына барырга вакыт җиткәнен тоеп, яңадан торса… бүген анда бара алмаячагын, телефоннан чаккан гайбәтченең беренче максатына инде ирешкән булуын аңлады. Ярый әле Энҗе кайтып җитте. Әнисенең чырайсыз-хәлсез калганын тиз үк күрсә дә гаҗәпләнмәде – әтисенең авыр хәленә юрады. Ул, әлбәттә, бераз хаклы иде.

Такси чакырып китеп тә барды.

Кызының ягымлы сүзләреннән бигрәк, тыныч карашыннан һәм ышанычлы хәрәкәтләреннән көч йоккандай булгач, һәм битләрен-күзләрен әйбәтләп югач, җанга, чынлап та, бераз булса да сабырлык иңде. «Ярамый, ярамый жебеп-таралып төшәргә. Алар кушканны һәм көткәнне үтәмәскә, башкачарак, үзебезгә файдалы булганчарак тырышырга кирәк. Менә шулай, нинди эш башлаган идең әле? Чистарту, юу? Дөньяны чистартырга алыну, бәлки, дөрес булмагандыр, иллә, һич югында, үз өеңне чиста тотарга тиешсең. Дәвам ит».

Унбиш-егерме минут дигәндә, Фәнүзә барлык керләрне сабынлады да чиләккә шабырдатып су агызганнан соң, иелеп-бөгелеп, үрмәли-мүкәли идән юарга кереште. Өч бүлмәнең өчесен дә юып чыккач, йокы бүлмәсенекен һәм Энҗе бүлмәсенең форточкаларын ачып, кухня ягында аш әзерли башлады. Кызы кайтып кергәндә, өйгә инде күңел көрлеге һәм тәмле аш исе тәмам таралган иде.

– И-и, әллә нинди тәмле исләр чыгаргансың, әни, – дип кайтып керде Энҗе. Нәкъ элеккечә шат үзе.

– Ничек соң, кызым?

– Әйбәт. Әти үз аягы белән минем янга төште.

– Кит аннан! – Фәнүзәнең дә йөзе яктырып китте.

– Кочаклаштык, сөйләштек. Температурасы утыз җидегә төшкән. Саташмыйча йоклый башлаган.

– Менә әйбәт, кызым. Син барганга күрә ул шулай.

– Сиңа сәлам. Авырый, дигәч кенә бераз кәефе китте. Син инде, әни, чирләмәскә тиеш, болай булгач.

– Аңладым, кызым, менә бит ничек, син мине хәзер алмаштыра алырлык яшькә җиттең.

– Үстем инде, әни, зур булдым.

Шунда кыз белән ана гадәттәгечә кочаклашып куйдылар һәм, Энҗе тиз-тиз чишенеп юынгач, тәмле итеп кичке аш ашадылар.

Болай булгач, бер кайгы икенчесен җиңәргә ярдәм итте һәм тормыш тукталмады түгелме соң?

Әмма кич барыбер борчулы булды. Телефон шалтыраган саен, Фәнүзә дертләп куя. Энҗе сөйләшкәндә сагаеп тыңлый һәм трубка рычагка куелгач кына тынычлана иде.

Гадәттәгедән аермалы буларак, төн дә шулай кабат-кабат бүленде. Берничә мәртәбә тәрәзәгә җил кагып уятты.

Әмма җиңелмәслек фаҗига юк сыман иде.

Иртән эшкә баргач кына, хәл тагын начар якка үзгәреп, сынавын дәвам итте.

Директор урынбасары яки гыйльми секретарьның нинди дә булса сүзләре юкмы икән дип, кабул итү бүлмәсенә керүгә, Алсу Наҗар абыйсының хәлен сорашырга кереште. Аннары кичә дә, бүген дә Фәнүзәне сорап кемнеңдер шалтыратканын әйтте.

– Хатын-кыз тавышымы? – дип сорады Фәнүзә, кичәге ямьсез авазны кылт искә төшереп.

Алсу нидәндер уңайсызланып кызарды. Ник? Аның тавышы түгел иде бит, югыйсә Фәнүзә таныган булыр иде… Шулай да…

– Юк, ирләр тавышы. – «Ирләр» дигән сүзен Алсу сизелерлек ихтирам белән кабатлады. – Наҗар абыйның өйдә юклыгын белгәндер инде.

Урынсыз шаяртуы да уңайсызлану галәмәтедер. Ләкин кыек атып туры тидергән булуы ихтимал. Кичәге хатын чынлап та бит Наҗарның өйдә юклыгын белеп шалтыратты. Тик ул арада кайдан белгәннәр диген?

Садир Хәкимович та, гыйльми секретарь да килеп җитмәгәннәр иде. Соңыннан керермен, дип, Фәнүзә үз кабинетына, аннары исә лабораториягә үк төшеп китте. Садир Хәкимович бу көнне Наҗарның хәлен белешергә үзе төште. Больницага күчтәнәчләр белән барырга җыенуын искәрткән иде, шулвакыт кинәт үзгәргән Фәнүзә:

– Барсагыз, үзегез генә барыгыз, зинһар, башкаларга әйтмәгез, адресны да бирә күрмәгез, – дигән үтенече белән җитәкчене шактый гаҗәпләндерде. – Гафу итегез! Чөнки соңгы вакытта әллә нинди шикле хәлләр күбәйде.

Үзе больницаның кайда һәм нинди икәнлеген хәл сорашучыларга да әйтмәде.

Көннең икенче яртысында ясалачак чыгышын кабат күздән үткәрде. Карамыйча укырлык хәлгә җиткәнче ятлады. Текст белән Александр Иванович та, Садир Хәкимович та күптән таныш, аны алар да «әйбәт» дигәннәр иде. Борчылырлык нәрсә юк та кебек… Ләкин йөрәк барыбер ашыгып тибә, бөтен тән кыза. Шуңа Наҗар борчуы өстәлә…

Җитмәсә, әнә ишек ачылды.

Алсу елмая:

– Фәнүзә Кадыйровна, сезне телефонга. Иртәнге тавыш. – Кызның күзендә мут ишарә.

– Фәнүзә Кадыйровнамы бу?

– Әйе. Сез кем?

– Мин… мин… Эш миндә түгел. Эш Наҗар Зәбировичка кагыла.

– Ә ник мине чакырттыгыз?

– Сезгә бик кызыклы бер әйбер тапшырасым бар. Ул… Ул – Наҗарның фоторәсемнәре.

– Бирерсез… үзенә.

– Ул карточкалар сезнең өчен кызыклырак булачак. Чөнки… чөнки анда сезнең ирегез атабыз Адәм кыяфәтендә.

– Ничек?

– Адәм инде, җирдәге беренче кеше. Ул ялангач булган бит.

– Сез… гафу итегез… Сез – кабахәт кеше!

– Ә сезнеңчә, шәрә килеш сурәткә эләккән бәндә нинди кеше була!

– Сез, сез…

– Ашыкмагыз, хәбәрем кызыклы бит, чөнки ирегез ул сурәттә берүзе генә түгел, анда бүтән кеше дә бар… Анысы да шәрә. Ник сорамыйсыз кем икәнен? Анысы – хатын-кыз… Анабыз Һава. Мин сезгә ул сурәтләрне тапшыра алам. Кайчан дисәгез, шулчак. – Фәнүзәнең шаккатып калганлыктан тиргәшә дә, телефон трубкасын да куя алмавыннан файдаланып, исемсез кеше үзенең уен тузын чыгарып чәпәде: – Монда бер унлап сурәт, хакын кыйбат сорамам. Йөз тәңкәгә негативы-ние белән бирәм. Ризамы соң? Свидание билгеләсәгез очрашырбыз. Кайда? Сез ничек теләсәгез, шулай булыр.

Фәнүзә сурәтләрне инде күз алдына китереп калтырый ук башлады һәм, бөтен көчен җыеп, ишетелер-ишетелмәс кенә ике-өч сүз укмаштыра алды:

– Бераз… уйлыйм… Бер сәгатьтән шалтыратыгыз.

– Ярый. Шалтыратырмын бер сәгатьтән.

Әмма, ярый, килештек, дисә дә, бер сәгатьтән соң шалтыратырмын, дисә дә, ул тавышны бүтән ишетергә насыйп булмады. Алсу бүлмәсенә Фәнүзә үзе кереп утырса һәм тагын бер сәгать көтсә дә, кара хәбәр китергән ак телефон дәшмәде. Эш көне тәмам. Алсуга китәргә вакыт. Эх, аңа гына түгел, Фәнүзәгә дә китәргә кирәк ләбаса. Бүген Наҗар янына ул барырга тиеш, чөнки Энҗе ике көн рәттән барды инде. Фәнүзәнең өч көн рәттән хәл белешмәве Наҗарны каты рәнҗетәчәк. Ләкин барып ничек сөйләшергә?

Эш беткән чакта транспортның хәле билгеле – барысы да шыгрым тулы. Этеш-төртеш, кычкырыш-талаш. Чират тору юк, һәркем алданрак өлгерергә азаплана. Фәнүзәгә дә тиз барырга кирәк, соңласа, кабул итү бүлмәсе бикләнәчәк. Ләкин ул, беренчедән, хатын-кыз, икенчедән, Наҗар хатыны. Ул көтә генә ала. Әмма көтеп тә уңышка ирешмәгәч, тере дәрья эченә керә һәм, троллейбус килгәч, теләсә-теләмәсә дә агым белән вагонның нәкъ уртасына уза. Бер троллейбуста шулай, икенчесендә, һәм бераз җәяүләп барасы.

Артык интекмичә генә тапты больницаны. Наҗарга язу да менгереп җибәрде. Кызы янына төшсә дә, хатыны янына ире төшмәс сыман тоелды – Фәнүзә әйтерсең үзе гаепле. Аның күңелендә әллә нинди алама уйлар, пычрак хәбәрләр. Шикләнүләр, рәнҗүләр, әрнүләр һәм тагын әллә нинди исемсез хисләр тулы. Шундый хәлдә ничек инде бернәрсә белмәгән, уйламаган кеше янында басып торырсың? Төшмәсә, күрми китсә хәерлерәк төсле. Ләкин күрмичә китәсе дә килми. Көтәргә генә кала.

Наҗарның йөзе ап-ак булса да, күзләрендәге күрешү шатлыгы бәхетнең үзе төсле очкынланып тора.

– Фәнүзә!

Фәнүзә елмаерга тырыша.

– Йә, күрешмибезмени?

Җавап көтмәстән, Наҗар Фәнүзәнең кулын үзе ала һәм кысып-кысып тотуы белән сагынып өлгергәнлеген аңлата. Ә Фәнүзә җансыз. Наҗар шуны сизә.

– Терелеп җитмәгәнсең, ахры, – дип, Фәнүзәнең башын тоткач, тагын сүзгә үзе керешә. – Болай кайнар түгел дә. Ничек соң?

– Температура юк.

– Авыртуын авыртамы?

– Күз аллары караңгы, буталчык.

– Болай ярамый, һич тә. Кайт та томаланып ят. Грелка куй, кайнар нәрсәләр ашап эч. Берсекөнгә бит… үзең беләсең. Шуны белеп тор: әгәр син җиңеп чыксаң, мин дә тиздән терелеп өйгә кайтачакмын. Җиңелсәң, үз аякларым белән чыга алмам. Менә шулай, хатынкаем. Үзең нидер әйтергә дә җыенган кебек. Нәрсә бар соң? Ә?

Фәнүзәнең тагын елыйсы килеп китә. Елап, кеше көлкесенә калмасам ярар иде дип, иреннәрен тешли, күзләрен киереп ача һәм башын Наҗар кулбашына терәп тынып тора.

Шулай күпмедер вакыт узса да, сүзләр ябышмый. Инде Наҗарның аякларына салкын үрмәли. Башкалар тыныч кына, матур гына гөрләшә, гәпләшә, ә ул аягына тигән салкынны сизә. Аның калтыраганын абайлаган Фәнүзә кайтырга кирәген чамалый:

– Ярый, өзлегә күрмә, бар, кит инде менеп.

– Башта син…

Тагын бераздан соң Фәнүзә чынлап та кузгала һәм ишек төбеннән хәтта елмайгандай итеп кул изи. Наҗар ихлас теләк теләп, кул болгап озата:

– Исән йөр! Авырма!

* * *

Фәнүзә, гадәттә, иртәрәк торып, чәйләр әзерләгәч кенә кызын уята. Ә бу көнне киресенчә килеп чыкты. Бераз соңгарак калып уянган Энҗе шактый вакыт әнисенең адымнарын һәм кухняда савыт-саба шалтыратуын ишетергә тырышса да, ни өчендер шылт иткән аваз да килмәде. Көннең яктыруын күргәч, хәлнең көйле түгеллеген чамалап, үзе торырга мәҗбүр булды. Сагаеп кына йокы бүлмәсенә күз ташлады. Әнисе, күзләрен ачкан килеш, бернәрсәгә дә игътибар итмичә ята иде.

– Әни, хәлең ничек?

– Ярыйсы, кызым.

Кызы, тиз генә килеп, әнисенең башын тотып карады.

– Болай әйбәт кебек. Берәр җирең авыртамы?

– Бер җирем дә авыртмый, кызым, борчылма.

– Алайса, нигә тормыйсың? Нинди көн икәнен беләсең бит.

– Беләм шул, кызым.

– Шулай булгач?

– Әле сәгать икедә бит ул.

Энҗегә әнисенең искитмәүчәнлеге бөтенләй яңа һәм ят тоелганга, мондыйга һич тә күнекмәгәнгә күрә гаҗәпләнә калды.

– Менә инде, әни, икедә дип… Көтелмәгән нәрсә килеп чыкмасын… Килеп чыкса, чарасын күрергә кирәк булса… Соңыннан борчылмас өчен алдан ук тикшереп куярга кирәк булса… Тулы ышаныч белән залга керер өчен… Каушамыйча чыгыш ясар өчен… – Җөмләләрен очлап бетерә алмаса да, фикере төгәл иде кызның.

Фәнүзә сизә, Энҗе, әлбәттә, әнисеннән ишетеп-тыңлап күнеккәнчәрәк, «нотык» укый. Әмма кайгырта, борчыла белүе әни кешегә җан кертә – ул хәтта елмаерга тырыша.

– Ярый, кызым, мин тиз… Чәйләр куя тор, бар.

Гадәттә әнисе башкара торган иртәнге вазифаларны кыз үз өстенә алып, чәйнеккә су агызырга кереште һәм тагын өйгә җан керде.

Телефон.

Кухнядагы шалтырауларын бүлеп, Энҗе трубканы ала.

– Әйе. Юк, ул түгел, бу – аның кызы. Сез кем соң? – Трубкада шуннан соң кыска гудоклар. – Менә кызык. Кем дип сораган идем, әйтәсе килми. Бүгенге көндә син теләсә кем белән сөйләшә алмыйсың бит инде, ә? Шулай бит, әни?

Кызы тәки олы кешегә әйләнгән икән. Кай арада! Фәнүзә инде беркайчан да ялгыз булмаячак, яклаучысыз калмаячак икән. Шуңа күрә күңеле тагын да ныгый төште. Кичке якта сөйләшергә туры килсә, чак кына иртәрәк кайткан булса, бәлки әле, төн йокысы да әйбәтрәк булыр иде. Ә болай йокы шәп үк була алмады шул. Уенда төн буе Наҗар мең сораулары белән күз алдына килде дә басты, килде дә сүз кушты. Хәзер иренең авыруыннан һәм аны кызгануыннан бигрәк, әллә нинди аңлата алмаслык рәнҗү хисләре җанга тула башлады. Беркайчан булмаган авыр хис хәзер барлыкка килде. Ник? Ник болай?

Чын гөнаһ табып шаулата алмаган гайбәтче максатына барыбер ирешә түгелме соң? Ник болай? Әллә?.. Әллә бераз гына хаклымы «яхшылык теләп» шалтыратучылар? Әллә хыянәт чынмы? Юк-юк, чын түгел хыянәт, монысы көн кебек ачык. Әмма ник соң йөрәк телгәләнә? Юк икәнен белгән килеш, ник ярсыну яңара?

Әйе, шик туды, шик мәгънәле сорау булып укмашты. Димәк, ул ачыклау таләп итәчәк!

Шалтырау. Трубканы алмадылар. Тиз-тиз капкалап, Энҗе үз эшенә китте.

Әмма телефон тагын шалтырады. Трубканы алмаска карар кылган Фәнүзә бу юлы, үзе дә сизмәстән, телефонга ташланды. «Шулар гына булса ярар иде».

Теләге кабул килде. Шулар! Ике көн элек ишетелгән тавыш.

– Фәнүзә Кадыйровнамы бу?

– Әйе.

– Без сөйләшеп бетермәгән идек бугай бит. Теге фотокарточкаларны нишләтәсез? Аласызмы? Әллә…

– Фотокарточкалар? Әйе, хәтерлим. Күпме акча кирәк сезгә?

– Кичә булса, йөз сум иде, бүген – йөз илле. Иртәгә… анда инде соң булачак.

– Сез ни әйтмәкче буласыз?

– Йөз илле сум. Матур сурәтләр үзегезгә дә ошар дип уйлыйм. Ирегез, гафу итегез, чибәр кыз кочагында.

– Нинди түбәнлек!

– Мин сезнең белән килешәм. Йә? Ничек?

– Килегез, алып китегез йөз илле сумыгызны.

– Әллә очрашыйк кынамы?

– Кайда?

– Соцгородны беләсез бит? Шунда Мәдәният сарае янында. Мин сезне сәгать икедә көтәм.

– Сәгать икедә? Көндезге?

– Әйе, көндезге.

Кайбер нәрсәләр шунда яшен тизлеге белән ачыкланып китте, һәм сүзе дә табылды: «Шантаж! Юк, бернинди сурәт тә юк!»

– Әгәр чынлап та фотогыз булса, акча кирәк булса, сез бер сәгатьтән Чернышевский белән Профсоюз урамнары почмагына килегез. Минем бүтәнчә мөмкинлегем юк.

– Ярый, алайса, карарбыз, хәлегезгә керергә тырышырбыз! Булмастай булса, ярты сәгатьтән тагы шалтыратырбыз.

Менә нинди гуманистлар! Әмма ничек исән котылырга бу гуманистлардан? Һәм аларның ярдәменнән? Нишләргә? Кем белән киңәшергә? Менә ничек бит – күңелдәген актыгынача бушатырлык бер генә кеше дә юк икән. Наҗардан һәм Энҗедән башка. Нинди ялгыз икән Фәнүзә! Ә аралаша торган кешеләре, хезмәттәшләре кичә генә нихәтле күп иде! Ә бүген шушы олы бер дөньяда, бөтен бер галәмдә Фәнүзә япа-ялгыз! Һәм нинди көндә!

Әчеткән күзләрен ышкып, тагы бер туйганчы еларга теләсә дә, бу юлы күзләренә яшь килмәде – йөрәк кенә тигәнәк кадалгандай тоташ бер авырту белән авырта: «Кем? Кем белән киңәшим? Кемгә таяныйм, кем иңенә башымны куйыйм?»

Уйлый торгач, бер кеше табылды да, Фәнүзә ашыга-кабалана номерлар җыйды.

– Садир Хәкимович? Сезме? Садир Хәкимович, исәнмесез?! – Фәнүзәнең тавышы нишләптер шат кешенеке сыман әйбәт яңгырады.

Һәм җитәкче аны шулайдыр дип кабул итте дә:

– Исәнмесез, Фәнүзә Кадыйровна! Тавышыгыз көр чыга, хуплыйм. Кәеф бик тә шәптер инде, димәк?

– Кәеф бик тә шәп, Садир Хәкимович. Сугышка баручы солдат итеп тоям үземне. – Башка бөтенләй кереп тә карамаган сүзләр каян чыга икән?

– Молодчина! Шулай тиеш тә! Тырыштык бит инде, ни сучка, ни задоринки – бөтенесе хәл ителгән, принципта сөйләшенгән. Хәзер инде матур киенеп, кунакларны гашыйк итәрлек кыяфәт белән кил дә бернәрсәдән курыкмыйча чыгыш яса.

– Курыкмаска, каушамаска сүз бирәм. Сезнең йөзгә кызыллык китермәскә.

– Менә рәхмәт, шәп сүз әйттең!

– Сезгә теләктәшлегегез өчен рәхмәт! Пока, Садир Хәкимович!

Зарланырга, мескенләнергә, ярдәм сорарга диебрәк, дөресрәге, ник икәнен белмичәрәк кенә шалтыраткан Фәнүзә шул рәвешле үзе җитәкчене тынычландырып куйды. Директор урынбасары моңа үзе дә шундый бәя биргән булырга тиеш. Менә бит ничек, көтелмәгәндә хәл үзгәрә дә куя. Димәк, хәрәкәттә – бәрәкәт. Димәк, курку, борчылу урынсыз. Теге яман адәм сурәтләрне китергән хәлдә дә Фәнүзә инде бирешмәячәк – коелып төшмәячәк. Иренең хыянәте фашланса да, көч табачак. Садир Хәкимович белән сөйләшүдән әнә шундый ышаныч туды. Димәк, шалтырату дөрес булды. Димәк, киңәшер кеше бөтенләй юк түгел икән – акыл, ихтыяр яңадан кайтты.

Ярты сәгать үтте. Телефон шалтырамады. Шулай да Фәнүзә иренең сурәтләрен сатып алырга әзер иде. Ире алай очсыз ук тормый икән, ни әйтсәң дә, йөз илле тәңкә бит ул кемнеңдер айлык хезмәт хакы!

Ләкин аны сөйләшенгән почмакта беркем дә көтеп алмады. Биш, ун минут узды. Матур киенгән хатынга гадәти кызыксынулы карашлардан башка игътибар итүче булмады. Туп-тулы бер сәгатьтән соң да килүче күренмәде.

Тагын бер кабат расланды: юк, бернинди әдәпсез сурәтләр була алмый, Наҗар шундый алама хәлгә төшә алмый һәм беркайчан да төшмәячәк! Менә шул. Ә соң, алайса, Фәнүзә ник ышанды, ник килде?

Ярый әле килде. Мөгаен, ул шушының белән шантажчыларның карталарын бераз гына булса да бутады. Алар, мөгаен, килмәс, куркыр, сөйләшмәс, кешелеген җуеп, өйдә генә ятар дип уйлаганнардыр. Озакламый сезнең үзегезгә куркыныч килүе ихтимал. Сезнең тавышыгызны, пычрак тавышыгызны тану – язып алу мөмкинлеге барын һәм тиешле төштә үзегез казыган базга үзегезнең төшү ихтималы барын онытмагыз.

Күренергә курыктыгызмы? Килмәдегез! Бу инде көч билгесе түгел. Әшәкелек куркак! Әшәкелек мәңге куркак булган һәм үз куркаклыгыннан калтырап яшәгән. Бүген дә шулай, иртәгә дә шулай булачак.

Сәгать унике. Институтка шушыннан гына барырга мөмкин. Шулай уйлаган иде Фәнүзә. Тик… Тик чыгышының тексты өйдә калган бит. Кайтмыйча булмый, димәк. Ашыга төшәргә туры килә. Шулай да зыянсыз. Өйдә нишләргә белмичә калтырап утыруга караганда, алама булса да, шөгыль табылу хәерлерәк. Пычрак бәндәләрнең явыз нияте тагын әйбәткә әверелде. Гел шулай булачак – кемдер начарлык кылам дисә, чынлыкта ул һаман ярдәм итү генә булып килде һәм шулай булачак.

Өенә кайтты. Бая ашык-пошык эчкән кофены яңадан кайнатып, бая ашый алмаган ризыгын өр-яңадан ашарга, аннары үзенең тышкы кыяфәтен кабат рәтләргә дә вакыт табылды. Садир Хәкимович теләгәнчә, үзенең тыйнак та, матур да булган киемен киде.

Бөтенесе әзер. Газларны, суларны өченче кат тикшергәч, аякларына, өсләренә киде, һәм… тагын шалтырау. Алыргамы? Әлбәттә, алырга.

– Әйе!

– Фәнүзә, исәнме?

– Наҗар!

– Йә, кәефләрең шәпме?

– Наҗар!.. Наҗар! – Кинәт күкрәкне тагын түзеп булмаслык авырту каплап алды – тавышы еламсырагандай чыкты.

Зәгыйфь тавыш, яфрак шыбырдавыннан чак кына көчлерәк аваз:

– Фәнүзә, мин ышанып көтәм, хәтта таләп итәм – нык бул, ишетәсеңме, Фәнүзә? Фәнүзә!

«Хәбәр аңа да барып җиткән! Ничек? Нишләп?!» Битләрен, күзләрен сыйпап торгач кына, Фәнүзә һушына килгәндәй булды. Наҗар бит авыруын да, фаҗигане дә җиңеп, инкяр итеп шалтырата һәм аның тавышы да бар, йомшак булса да.

– Фәнүзә, хәлең ничек?

– Синеке ничек?

– Минеке ярый, бүген – синең көн. Дөньяда син генә бар. Син җиңеп чыксаң, мин дә исән булырмын. Ишетәсеңме, бөтенесе синнән тора.

– Ишеттем, Наҗар! Әйе. Тырышырмын, бигрәк тә синең өчен!

– Сиңа ышанам, сагынам, җиңү көтәм!

– Рәхмәт, Наҗар!

– Исән бул, мине онытма!

– Хуш!

Сәгать бер. Китәргә чынлап вакыт. Болай булгач, Фәнүзә инде һәр тарафтан әзер. Нәрсә генә онытыла? Менә сиңа, кара, чыгыш тагын онытыла. Ярый әле кире керәсе булмады, вакытында искә төште.

Китте Фәнүзә үзенең җиңүенәме яки җиңелүенәме таба. Әлбәттә, җиңүгә! Бүгенге низаглардан чыккан нәтиҗә: нәрсә эшләнсә дә, файдага була икән. Вольтер каһарманы дөрес уйлаган.

Институтта ул башта Садир Хәкимович бүлмәсенә керде. Анда Фәнүзәнең башкаладан килгән җитәкчесе, оппонентлар… Барысы да аягүрә бастылар. Хәерлегә, әлбәттә, хәерлегә!

Кичә аларны каршыларга поездга төшәргә кирәк булган икән дә… хәтереннән чыккан. Шуның өчен ул күрешкәндә үк гафу үтенде. Кунаклар үзләре:

– Зыян юк, соңгы килү булмас әле, – дигән булып шаяртсалар да, барыбер хатаның хата икәнлеге аңлашылып калды.

Анда да Садир Хәкимовичның ярдәме тиде. Ул:

– Аның каравы ул әйбәт итеп озатачак, – диде.

– Чынлап та, күңелем сезгә рәхмәт хисләре белән тулы. Тик… өйдә безнең җайсыз, авыр чак туры килде. Бөтен хаталарым шуның аркасындадыр, – дип акланырга туры килде Фәнүзәгә. – Мин барча хаталарымны төзәтергә сүз бирәм. Бүген үк. Аннары – иртәгә.

– Аннары – гомер буе.

– Дөрес сүзегез өчен рәхмәт, Садир Хәкимович!

Елмайган була Фәнүзә Габбасова, ә йөрәге – дөп-дөп, дөп… Минутлар, секундлар дөпелди. Дөнья тагын караңгылана, кешеләр, үзләренең чынлыкларын җуеп, тагын шәүләләргә әйләнә. Ниндидер сүзләр ишетелә, сөйләшәләр, ә зиһен – җилсез кич рәвешле. Бөтен нәрсә эңгер эченә керә бара.

– Вакыт, киттек!

Садир Хәкимович, аның терсәгенә кагылып, кая барырга икәнен сиздермәсә, нишләр иде икән Фәнүзә?

Вакыты шундый вакыт ки, әйтерсең эшафотка алып баралар. Нишләп болай соң? Болай булмаска тиеш ләбаса. Авырлыкны югалту дигән нәрсә җирдә булырга тиеш түгел. Зиһен нихәтле генә таркалса да, яңадан оешырга тиеш. Инде әнә утырыштылар да. Гаҗәпкә каршы, конференц-зал шыгрым тулы. Шушы хәтле игътибарны нәрсә белән аңлатырга? Әллә яклауга куелган тема мөһимлеге беләнме? Әллә аның бүгенге көндә буталчыклыгы, хәл ителеп бетмәгәнлеге сәбәпме?

* * *

Садир Хәкимович, совет утырышын ачып, көн тәртибен игълан иткәч, һәм вакытлыча гыйльми секретарь вазифаларын башкаручы Вәкил залда утыручыларны диссертантның фәнни һәм биографик документлары белән таныштырганнан соң – кай арада! – сүзне Фәнүзә Кадыйровна Габбасовага биреп тә куйды. Тик ул берни аңламыйча утыра биргәнлектән, кабатларга мәҗбүр булды:

– Сүз сезгә, Фәнүзә Кадыйровна!

– Миңа?

Аның гаҗәпләнүеннән зал көлеп куйгач, үзе дә көләргә тырышкан булды да… тик көлүе каушаганын яшерә алырлык түгел шул, көчсезлек дәлиле генә иде.

– Зыян юк, зыян юк, – дип куярга мәҗбүр булды башкаладан килгән җитәкче.

Шуннан соң гына Фәнүзә трибунага барып җитәргә көч таба алды. Тынычланыр өчен, ашыкмаска тырышып кына кәгазьләрен җайлап куйды һәм бу эшне башкарганда беркемгә дә күтәрелеп карамады. Бер җөмләне тавышсыз укыгач кына, залга карады. Зал тыныч, карашлар җитди. Мыскыл сирпүчеләр күренми. Шулай булгач, башларга мөмкин.

Фәнүзә язылганны укырга кереште. Тавышы йомшак, көчсез, вак кисәкчекләргә кисәкләнгән һәм ышанычсыз иде. Әмма аның хәленә кергәндәй, ризасызлык сиздерүче булмады. Югыйсә бит мондый вакытта астан «кычкырыбрак!» дип кисәтергә дә күп алмыйлар.

Фәнүзәгә биш минут чамасы үз тавышы чит кешенекедәй, каяндыр киләчәктән ишетелгәндәй һәм аны башкалар да шулайрак кабул иткәндәй тоелды. Шулай булгандыр да ул. Чөнки тере организмның картаю механизмы тәгаен процесс буларак бер илдә дә беркем тарафыннан да тасвирланмаган бит. Күп нәрсә әле дә бәхәсле. Дөресрәге, кайбер төгәллекләргә үтеп керергә әле өлгереп җитмәгәннәр. Әмма күренеш, принципта контурлар рәвешендә булса да, тасвирланган һәм кайбер тотрыклы галәмәтләре табылган инде. Алар рефератта да, диссертациянең үзендә дә җентекле күрсәтелгән һәм эксперименталь күзәтүләр белән ныгытылган.

Шул фикерләр укылганнан соң, Фәнүзә үзенең бераз гына булса да эш башкарганын сизеп, тагын кешеләргә күтәрелеп карады. Башлангандагы кебек үк иминлек. Монысы әйбәт. Әмма урта бер җирдә ниндидер сәер хәрәкәт. Күн куртка кигән симез бер егет үз янәшәсендәге иптәшеннән ниндидер кәгазьләр алды да алдарак утырган кызларга бирде. Кызлар кулына күчкән кәгазьләрнең фотокарточкалар икәнлеге аермачык иде. Фәнүзә «ә» дигәнче төшенде: йөз илле сумлык фотолар! Шулар! Алгы рәтләргә җибәрде аларны симез егет – кыйбатрак түләтмәкче, диссертация һәм язмыш бәясе белән. Әмма син, егет, күбрәк өмет иттең һәм, күпне өмет итеп, мөмкин булганнан мәхрүм калдың. Аның өчен ул сурәтләрнең бүгеннән соң әһәмияте бетәчәк. Чөнки ул инде төп фикерләрне әйтеп өлгерде – аны ишеттеләр, аңладылар да, мөгаен. Өстәмәгә әнә фотоларны һәр кеше ким дигәндә биш минут карый. Шулай булгач, кулдан-кулга күчә барган серле бозыклык президиумга менеп җиткәнче, Фәнүзә язмышы хәл ителәчәк. Ул үзенең язмышын сезнең әдәпсез сурәтләр өчен генә яраклы булган шакшы кулларыгыз белән тотарга ирек куймас! Көтмәгез!

Фәнүзәнең беразга тотлыгуын залда утыручыларның бераз җанланып, пышылдашып алуыннан күреп бугай, гыйльми совет рәисе буларак, Садир Хәкимович ручка башы белән өстәл шакып куйгач, сурәт караучылар да берни булмагандай башларын күтәреп, чыгышны тыңларга мәҗбүр булдылар һәм, димәк, сүзсез көрәш аның чираттагы тактик отышы белән төгәлләнде, һәм ул, үзе дә сизмәстән, тәмам тынычланды. Дөресрәге, аның таркау күңеле сурәт караучыларга нәфрәт аркасында көтмәгәндә усаллашып ныгыды. Тавышы тиз арада көчәеп китте. Залның күзенә туп-туры караган хәлдә, артист күптән ятлаган сүзләрен кыю рәвештә халыкка сипкән шикелле, бернинди абыну-сөртенүсез сөйләргә кереште Фәнүзә. Алда яткан текстны ул әйтерсең бармаклары белән укый иде. Бармаклары кәгазь өстеннән шома гына шуган кебек, сүзләре дә залга тоткарлыксыз сибелә торды.

Кешеләрнең күзләрендә күптән түгел генә җемелдәгән кызгану хисе соклану, җөпләү галәмәтләре белән алмашынды һәм зал үзе дә яктырганнан-яктыра барды. Куркыныч хәл Фәнүзәгә тел ачкычы бирде. Ә кемнәрнеңдер исәпләре бүтән иде. Инде күн курткалы симез бәндә дә авызын ярым ачкан да шашкан кебек шаккатып калган. Ә син кара, күр: әнә синең төннәр буе утырып кара уйлар белән ясаган пычрак сурәтләрең бая тукталган җирдән ары китә алмады. Ә Фәнүзә инде чыгышының ахырына җитте.

– Тыңлаганыгыз өчен сезгә рәхмәт! – дигәч, хәтта кул чабып куйдылар.

Курткалы егет үзе дә ике кулын бер-берсенә ярты кабат булса да чәпәп куйды. Монысы аптыраганнан булмагае. Бу аптырау йөз илле тәңкәнең генә түгел, зуррак максатның юкка чыгуы, чәлпәрәмә ватылуы дигән сүздер. Кемнәрнеңдер яман нияте шушы мизгелдә кырылып төшкәндәй булды, һәм Фәнүзә, гүяки пыялаларга баса-баса, үз урынына узды, аннары, оппонентларга сүз бирелгәч, шулай ук алар да Фәнүзәнең зур эш башкарган булуын әйткәч, теоретик фаразларның үстереләчәгенә өметләр белдергән чакта ул инде кайбер фикерләрне ишетер, аңлар дәрәҗәгә килгән иде. Ләкин җитәкче сүзләрен, Садир Хәкимович сүзләрен ул үзенең чын яклаучылары икәнен белеп, тоеп кына утырды, мәгънәләренә төшенә алмады. Сораулар башлангач кына, зиһен үзлегеннән кайта язды. Көтелгәнчә, беренче кеше булып, кара курткалы симез адәм торып басты.

– Сезнең формулаларда, – дип, «әшәке» карточка тоткан кулы белән түрдәге таблицага ишарәләде «кара куртка», – күзәнәкләр яралышында аерым компонентларның шул эштән үзләрен-үзләре азат итүе, читләшү механизмы ышандырырлык күрсәтелгән. Экспериментлар белән дә ярыйсы ныгытылган. Сез шушы күренешне табигатьнең хатасы дип исәплисезме? Монысы – бер. Икенчедән, шул процессны уңай якка үзгәртерлек чара инде тәмам табылган дип саныйсызмы?

Кара курткадан провокацион сорау ишетелмәве гаҗәбрәк иде. Шуңа күрә, кискен отпорга әзерләнгән нервылар киеренкелеген бераз бушатыр өчен, Фәнүзә берара сүзсез торды. Тавышына мөмкин кадәр җылылык өстәп, Кара курткага ягымлырак карарга үз-үзен мәҗбүр итте.

– Беренче сорау. Әйе, табигать хатасы дияргә мөмкин. Шулай да иң әүвәл вакыт белән тере организмның мәңгелек бәхәсе төенләнгән күренеш дияр идем. Табигатьнең әле тиешле үсеш дәрәҗәсенә җитмәве белән аңлатыла торган камилсезлеге, кимчелеге дип атау дөресрәк булыр. Без, кешеләр, шушы процесста табигатькә ярдәм итәргә алындык. Икенчедән, формулалары күрсәтелгән синтезларны бу максатка ярдәм итә торган беренче табыш дип исәплим. Эзләнүләр дәвам итәчәк. Ихтимал, проблема киләчәк буыннар тырышлыгы белән хәл ителә барыр.

Фәнүзә бу сүзләрдән соң җитәкчесенә карады. Сак җаваптан җитәкче риза иде. Шулай да ул укучысының бүтән сорауларга җавап биргәндә, сәхнә түрендәге таблицалар, диаграммалар күрсәтү беләнрәк чикләнүен тулыландыру өчен, шактый сорауларга җавап бирүне үз өстенә алды.

Чыгышларны тыңлаганда исә, аның зиһене аңлау функциясеннән үзен тагын азат итте. Сизми дә калды, ниһаять, инде аны котлар вакыт та җиткән икән! Ничәмә елдан соң!

Шулай кемнәрдер аның кулларын кыса, ниндидер теләк белдерә. Ә ул үзе ишетми, һәртөрле сүзгә «рәхмәт» тән башканы әйтә дә алмый. Ә күзләре һаман аста, бая кемнәргәдер карточкалар күрсәткән курткалы егеттә. Ул симез кеше, Фәнүзәнең аерым игътибарын шәйләгәндәй, үзе дә бу якка текәлебрәк карый башлады һәм, кыюлыгын җыеп булса кирәк, сәхнәгә менде дә аңа йөз тапкыр әйтелгән сүзләрне кабатлады:

– Котлыйм сезне, университет әһелләре исеменнән, бигрәк тә биофак исеменнән. Сезнең өчен шатбыз!

Кулында – күптән түгел генә Фәнүзәне чыгырыннан чыгарырга тиеш булган, әмма, киресенчә, дәртләндерә генә төшкән карточкалар. Әмма бернинди әдәпсез сурәт юк. Алар кулдан язылган картотека карточкалары икән!..

Бу минутта, әгәр мөмкин булса, хәлсезлектән Фәнүзә баскан урынында җиргә утырырга тиеш иде. Әдәп рөхсәт итсә, симез егетне бөтен көченә кысып кочарга тиеш иде. Ярый әле оят дигән нәрсә бар – шул саклады. Әмма ул барыбер шушы егеткә рәхмәтне җитәкчеләренә әйткәнгә караганда да ихласрак белдерде:

– Рәхмәт яусын, сез мине зур бәладән коткардыгыз. Ярый әле мендегез, котладыгыз.

Егет, әлбәттә, бу пайпылдауның мәгънәсенә төшенеп бетмәгәнлектән, аймылыш сүзләр сәбәбен каушаганлыкка юрап:

– Ярый, ярый, зыян юк, әйбәт! – дип, баш ия-ия китеп барды.

Сурәтләрнең юклыгы тәмам исбат ителде. Әгәр дә алар булса, чынлап та, кулдан-кулга күчә-күчә, президиумга тиз арада менеп җитәр иде, һәм астыртын мыскыллы хихылдаулар залны иңләп-буйлап аяк асларыннан шуышыр иде. Сирәк кенә шундый көлү болай да үрмәләргә азапланды бит. Ләкин моның өчен явыз бәндәләр кулына җинаять дәлилләре эләкмәгән икән шул. Ә эләккән булса? Сурәтләре чынлап та булса! Күрер идең син аларны! «Молодец, Наҗар, харап иттермәдең! Мин сиңа, синең затлы кеше булуыңа ышанып яшәдем, һәм менә ышанычым ныклыгы тагын яңарды. Дошманнар синең кешелегеңне мыскыллый алмадылар. Моның исә хәтта матди отышлы ягы да ачылды – синең шәрә кыз белән төрле рәвештә анадан тума төшкән фотоларны сатып алырга дигән акча янга калды».

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2021
Hacim:
281 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04229-1
İndirme biçimi:
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 4,5, 2 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Ses
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre