Kitabı oku: «Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)», sayfa 9

Yazı tipi:

Фәнүзә әлеге сүзе белән, әлбәттә, әнә шул бәхәскә әйләнеп кайтты. Алай гына да түгел, теорияләрне читтәрәк калдырып, мәсьәләне үткен ягы белән куйды:

– Бездә бит… Тәҗрибә дәрәҗәсендә дисәк тә, кайбер препаратлар инде эшкә керешерлек, ә? Карт организмга ярдәм итә торган. Безнең әнкәйгә нәкъ шул кирәк тә. Сазуленны әйтәм. Декамевит төсле үк гади нәрсәгә әйләнәчәк бит ул бервакыт.

– Ә хәзергә…

– Хәзергә ярамыймы? – дип, Фәнүзә ирен бүлдерергә ашыкты. – Ләкин ул бит инде бар. Нигә файдаланмаска?

– Ә кем рөхсәт итә?

– Мин. Үзем синтезлаган…

– Акылыңдамы соң син? Бу бит… бу наркотик урлаган төслерәк булачак, башың бармы?

– Бар.

– Ничәү?

– Берәү.

– Шулай булгач?

– Әни дә берәү генә.

Трамвайлы урамга җиткәч, Наҗар хатынын җитәкләмәкче иде, тик Фәнүзә кулын тиз генә ычкындырды: урамны тотынышмый узу дөресрәк. Тукталышка җиткәннән соң, иренең кулын ике куллап каты гына кысты һәм, үпкән кыяфәт ясап, битеннән сыйпап куйды да, хәерле юл теләп, эшенә китеп барды.

Юк, Наҗар, башы авыртканчы уйласа да, тәгаен бер фикергә тәки килә алмады. Бернәрсә ачык: кайбер нәрсәләр хакында ул, әгәр әнисенең зиһене томаланмаган булса, кайткач, аның белән киңәшергә тиеш булачак.

Наҗар – авылда нибары уналты ел яшәп, балалык, үсмерлек елларын гына шунда кичергән кеше. Дөньяга мөнәсәбәте авылда чакта ук абайланса да, аның белән күзгә-күз карашып сөйләшү, бәхәсләшү студент елларыннан башланды һәм һаман кискенләшә барды. Өлгергән акыллы олы Наҗар – каланыкы, ә яланаяклы малай, яшел урман, яшел болынны таптап йөргән гөнаһсыз үсмер – авылныкы.

Наҗар үзенең бәләкәй чакларын төштә күбрәк күрә. Кая гына барса да, кышкы суыкларда боздай салкын идән әле дә ул малайның аякларын әрнетә. Малай шуңа күрә бугай бәрәннәр белән бергә сикеренә, йөгерә, морҗа кырыена менеп куна. Урамда кар көри, чана белән тауда шуа. Куян сукмаклары буйлап, озын колакларны күрәчәгенә ышанып, көннәр буе карга бата-чума йөри.

Ә җәйләр бөтенләй бүтән. Җәй – яшел әкият, аны гомер буе сөйләп тә бетерә торган түгел.

Ләкин моңарчы беркемгә дә сөйләнелмәгән. Наҗарның балачагы, үсмерчагы булганмы-юкмы – беркемгә дә билгеле түгел. Хәтта үзенә дә… Әйе, сөйләү түгел, бу хакта уйланырга да вакыт күп калмаган, барча хыяллар белән бергә, бөтен зиһенен фән – микробиология, микродөнья биләп алган да үз эчендә бикләп тоткан икән. Фәнүзә шактый хаклы шул.

Гомеренең бер өлеше, бәлки, иң изге, иң матур кыйтгасы бәяләнмичә калган… Моның өчен озын юл да җитми калды. Поезддан төшеп, автобуска утыргач, аннан да төшеп, алты-җиде чакрым җәяү атлагач исә, сораулы фикер күз алдына аермачык булып килеп басты. Таныш юл, таныш басулар, таныш урманнар. Алар инде бигүк таныш та түгел икән. Чик-чамасыз ераклыкларга сузылган басуларны яңа урман тасмалары бүлгәләгән. Яшеллекләр, зәңгәр төсләр дә бүтәнчәрәк кебек.

Бу кырлар, бу урман-болыннар, караганда күзне яшьләндергән күк кебек, күңелнең иң тирән төшләрен дә әлҗе-мөлҗе китерә икән. Күңел төпкелендә изге бер дөнья сиздермичә генә, тын гына, тыныч кына яшәп яткан икән. Наҗар үзе моны белмәгән, бәлки әле, юк дип, бушлык дип уйлап йөргәндер.

Ләкин табигатьнең үзе кебек үк, күңел бушлыкны яратмый, ул үзен фикерләр, уйлар, хыяллар, истәлекләр белән тутыра. Ә менә Наҗар… Наҗар үз тормышын, чынлап та, бераз тарайткан, ахрысы.

Бәясез калган көннәр һәм елларны югалтмаска – тикшереп, бәяләрен биреп, яңадан барып алырга, кире кайтарырга һәм, бүгенге көн хыянәт итсә, шулар ярдәмендә кабат яшәргә мөмкин, ахрысы.

Кабат яшәргә? Әйе, моңарчы яшьлеккә кайтуның бердәнбер ысулы хәтер иде. Ә хәзер? Ә сазулен? Фикернең генә түгел, тәннең дә яшьлеккә кайтуы әкияттән реаль тормышка күчә дигән сүз түгелме? Халыкның шаян җыры аклана түгелме соң?

 
Әҗәлгә дару бар, диләр,
Мәхәббәткә бар микән?
 

Табигыйме, һәм, әгәр дә табигый дисәк, кирәклеме ул?

Монысы хакында Наҗар әнисе белән киңәшәчәк. Тик әнисе нинди хәлдә икән?

Йөрәк лепелдәп куйды да, бөтен уй-фаразларны бер кеше – әни алмаштырды. Бөтен нәрсә, бөтен табигать, бөтен тормыш әни кыяфәтенә керде. Әни!.. Исәнме икән? Исәнме?

Наҗар соңгы ике чакрымны тирә-юньне күрмәгән, бернәрсә ишетмәгән хәлдә йөгерә-атлый узды. Һәм менә, ниһаять, туган җир, туган урам, туган өй, ихата!

Наҗарның кайтуын әллә кайдан күреп, каршыларга чыктылар. Димәк, исән.

Каршылаучыларның иң алдан чыкканы – Наҗарның апасының улы, шахтёр егет Фасил. Ярым елмайган хәлдә килә. Бу, әлбәттә, сагыну галәмәте. Шулай ук әни дә әле исән дигәнне күрсәтә. Кул биреп күрештеләр, әмма… бу нәрсә? Ник Фасил болай сулагай күрешә? Уң кулы… уңы – кап-кара протез… Шахтада, күмер төялгән вагоннар озатканда, кулын өздергән… Тагын бер кайгы… Шулай да егетнең кыяфәтендә һич мескенлек сизелми, хәтта шушындый көндә.

Артык баш ватып, моңаеп торырга вакыт калдырмас өчен диярсең, тиз арада Наҗарның бертуган энесе, башка энеләре һәм сеңелләре килеп җитә. Алар йөзләрендә дә, кырысрак булса да, тыныч гамь. Исән!

– Исәнме?

Сорауның кем хакында икәне ап-ачык.

– Исән әле.

Эх, «әле» се дә булмаса!

Ак өйнең керешли уң ягында – чаршаулы бүлем. Кереп, ике-өч минут үткәч үк, Вәзимә апасы чаршауны тартып куйды. Чаршау эчендәге караватта ул ята…

– Исәнме, әни, хәлең ничек? Мин кайттым менә. Сине күрергә. Ә син сынаткансың икән.

Наҗар, әнисеннән сүз ишетергә өметләнеп, һәр сүздән соң бераз тукталып көтеп торды. Тагын шундый кизү сүзләр дәвам итәчәк иде. Тик әнисе чак кына ыңгырашып куйгач та телгә килде:

– Наҗар… балам… таныдым.

– Әйе, кайттым, әни, хәлеңне белергә. Болай ук каты чирләргә ярамый бит инде.

– Таныдым… улыңны гына танымыйм…

Наҗарның янында Фасил басып тора икән. Авыру зиһен шуны Наҗарның улы итеп күрергә тырыша иде бугай. Нишлисең бит, Наҗарның улы юк, ул инде була да алмастыр. Ә ана нәселнең дәвамы турында уйланган булса кирәк. Әйе, нәсел үләргә тиеш түгел, үсәргә тиеш. Ә менә бер улың аны дәвам итә алмас, ахры, – ул малай белән кайта алмады. Шулай булгач, ана кеше, син үзең үлмәскә тиеш – мөмкин кадәр озак яшәргә тиеш – исән калырга тиеш. Наҗар өчен дә, аның була алмаган малае өчен дә үзең яшәргә тиеш. Фәнүзә тагын хаклы булып чыга – сиңа әҗәлне җиңә торган дару кирәк булачак.

– Ничек соң, әни, бик авырмы хәлең? Кай төшең авырта? – Шул сүзләрне әйткән мәлдә Наҗарга урындык бирделәр һәм ул, әгәр мөмкин булса, әнисе һушы-акылында чакта бөтен сүзне әйтеп, сорыйсын сорап калырга тырышачак.

– Бер җирем дә авыртмый, балам, хәлем генә юк.

«Фәнүзә хаклы. Нәкъ сазулен кирәк…»

Шулай уйлап, ул икенче төрле әйтте:

– Алай булгач, ярый әле, тиз терелерсең.

– Терелү анысы булмас инде ул.

– Бераз дәвалана төшкәч.

– Монда әллә ни… әйбәт врач та юк.

– Шәһәргә барырбыз, бераз ныгый төшкәч.

– Берәр профессорны монда гына чакыртып булмыймы соң?

– Бер дә таныш кешем юк, китертеп булмас, әни.

– Ярар инде, барыбер ярдәм итә алмас – әҗәлдән дару юк.

– Бар, әни! – Сүзнең шулай үзе курыкканрак темага табигый борылуына Наҗар хәтта сөенеп куйды. – Хәзер әҗәл даруы булырга тора, әни.

– Алладан юктыр, бүтәннән булса гына – иблистән…

– Менә мин, синең киленең, шундый дару ясарга җыенабыз. Болай табылган да инде ул, тикшереп, сынап кына бетерәсе калган. Бераз гына сабыр итсәң… Нәкъ менә сез әйтә килгән әҗәл даруы. Шуны эчсәң, яңадан яшьлегеңә кайта язасың. Гомер озыная, һәрхәлдә.

– Мең яшәгән Локман кебекме?

– Әйе, шулайрак.

– Мең яшәгән Локманны да җир үз куенына алган шул. Барыбер үләсе, барыбер килеп җитә икән ул көн.

– Әни, беләсеңме, яңадан бер йөз елдан кешенең, гомумән, Локман кебек яши башлавы ихтимал.

– Миңа тәкъдир икенче төрлене язган – теге дөньяда мәңге яшәүне. Миңа шул бик җиткән, балам. Ясалма гомер – гөнаһ ул, көферлек. Гадел дә түгел. Минем яшьтәшләрем әллә кайчан үлеп бетте. Болай да оят алардан. Үзебезнең чишмә суын күп эчтем шул. Шул суда андыз кайнатып та эчә торганыем. Бүтәннәр ышанмады, тиз киттеләр. Ә мин… Шуның сихәтенә гел ышандым. Чишмәбезнең андызлы суын әйтәм.

– Алдагы заманда ул чишмәнең борынгы куәте тагын кайтачак.

– Кайтса да, балам, сезнеке генә булыр ул.

– Әле бит син бер дә бәхетле булып яшәмәдең…

– Йөз елдан соң мин, надан кортка, яңа затлы кешеләргә чит-ят булырмын. Кеше арасында ким-хур булып яшәгәнче, үлгәнең артык. Күңелсез булыр анда миңа, яшәү җәзага әйләнер.

Әнисе үзенең уен, теләген аермачык әйтте дә бирде шулай. Аңарга кешедән, яшьтәшләреннән артыгы кирәкми. Аларга караганда дөньядан күбрәкне алса, вөҗдансызлык булачак. Кешеләргә ничек, аңа шулай.

Наҗарның әнисе югары әхлак кагыйдәләре турында беркайчан сөйләмәде, бәхәсләшмәде. Ләкин ул гомер буе шул кагыйдәләрдән чыкмый яшәде һәм шулар белән үләргә әзер. Аның тәрбиясе кан аша нәсел-нәсәптән, ыруг-токымнан киләдер, әгәр әйтергә яраса, бәлки әле, Наҗарга да күчкәндер. Ул да бит шул матдәләрдән ясалган… Күзәнәкләр бер үк, генетик программа… Аюдан чыпчык яралмый, дуңгыздан сандугач тумый. Наҗар бүген үзенең дә кем икәнлеген дөресрәк төшенә башлады кебек. Күпме укып, тикшереп белә алмаганны, бүген берьюлы һәм ачыграк аңлады бугай, мәңгелек дөреслекне әйтерсең ялангач хәлендә күрде…

Һәм әнисе белән бәхәскә керүнең акыллы эш түгелен чамалап, тыңлап кына утырасы итте. Әнисе исә тиз арада бөтенләй башка юнәлештә фикерли башлады:

– Мин сине укыта алмадым, балам. Үзеңне үзең укыттың. Әле үзең безгә ярдәм итеп килдең. Җәй көне ел саен кайтып печән әзерләдең. Малларга. Сыердан өзелмәгәч, сыйлы булдык. Гомерне шулай Ходай кушканча сакладык.

– Шулай булды шул, әни, дөрес хәтерлисең.

– Миннән фатиха, балам. Барыгызга да миннән хәер-дога. Инде үз балаларыгыздан игелек күрегез. Үзегезгә дә тыныч вөҗдан белән дөнья куярга язсын.

«Бәхилләшүе шушы түгелме соң?» Наҗар сискәнеп киткәндәй булды. Һәм бүтән сүз дә әйтә алмыйча калды. Әнисенә тынычлык кирәк иде инде – ул әллә йокыга талды, әллә һушыннан язды. Дөресрәге, йокысы-һушсызлыгы бергә булгандыр.

Әнисе уянган, теленә килгән саен, Наҗар аның янында булырга тырышты. Вәзимә апасыннан юдырып, кала күчтәнәчләрен биреп карады:

– Шушы җимешләрне ашасаң терелерсең, әни. Яле…

Әфлисун телеме калтыранган иреннәрдән ары узмады. Анар бөртекләре узгандай тоелган иде, анысы да кире чыкты. Мескен ана! Бу чакта ул әле ашарга да өйрәнә алмаган сабый кыяфәтендә иде. Шулкадәр хәлсез, шулкадәр ярдәмсез. Аерма тик шунда гына: әгәр бала ризыкны чәйни алмыйча кире чыгарса, ул моның өчен үзендә бернинди гаеп сизми һәм кәефе бозылмый. Ә менә өлкән кеше үзенең хәлсезлеге-көчсезлегеннән шулхәтле кыенсынды, күзләре шулчаклы кызганыч карады ки, ул оялудан башын читкә борып кына котылырга тырышты, ләкин барыбер котыла алмагандыр.

Әнисен тынычлыкта калдырыр өчен, Наҗар тышка ук чыгып китте. Бакчаларны, су буйларын карап әйләнде. Тик анда да һаман бер мәгънә, бер үк таныш авазлар ишетелә иде.

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, ни дип кычкыра икән? Кемнәр аңлый аны, кем ишетә, ә кемнәр ишетми, аңламый икән?

Мәңгелек аваз: «мин бит монда, син мине эзлисең, мин сиңа кирәк һәм син – минем язмышым!» – хатын-кыз ир-егеткә эндәшә, җенес – җенескә. Ата-ана – балага, ә бала үткәннәргә һәм киләчәккә сүз куша. Берсен берсе мәңге эзлиләр кешеләр. Берсен берсе алар йә таба, йә тапмыйлар.

Кеше кычкыра: «Галәмдәге ерак җан һәм акыл ияләре, сез кайда? Мин сезне эзлим. Бу зур бушлыкларда – йолдыз сахраларында исән калу өчен сез кирәк миңа һәм, бәлки, мин дә сезгә кирәкледер. Бергәләп исән калыйк – саклап калыйк акылны һәм шәфкатьне!

Елга буенда – казлар. Әгәр алар тавышсыз калсалар?

Әгәр кеше телсез һәм өнсез калса, ниләр булыр иде, нинди мәгънә калыр иде галәмдә?

Җаваплар эзлә, тап, хәбәр ит».

Инеш һәм сазлык кырыеннан арырак атлады Наҗар. Чишмә тавына җитте. Көн шактый суык булуга карамастан, изге су белән кулларын юды, эчеп карады. Мондый да тәмле суның булуы мөмкин түгелдер. Наҗар – вакытны да, дөньяны да шактый күргән кеше, моннан да тәмле һәм саф суның хәзергә бер җирдә дә юклыгын белеп яши. Юкка гына «Яшьлек чишмәсе» дип атамаганнар бит аны!

Чишмә төбендә – таныш сурәт… Наҗарның яшь чактагы сурәте бугай. Аны бүгенге көнгә чыгара башласаң, чишмә рәнҗемәячәк, сызланып, яшь төсле түгеләчәк кенә… Яшь кыз төсле, беренче мәхәббәт төсле…

Чылтыр-чылтыр, чылтыр-чылтыр…

Суларның һәм чыңнарның башы да юк, азагы да…

Халыкның иң саф уйлары, җырлары, ниятләре – барысы-барысы шул сулар чылтыравы рәвешендә аваз алуга ирешә. Ә элегрәк заманда кешеләргә тормыш итү өчен көндәлек көч кенә биреп калмыйча, аларның аккан сулардай кире кайтмас яшь гомерләрен кире кайтарып торган бөек кодрәткә дә ия булган, имеш, бу чишмә. Бик бәләкәй чакта Наҗарга әнисе сөйләгән кебек, ул хәзер дә, чылтырап, шул риваятьне кабатлый сыман.

Элек заманда бер генә өйле бу авыл кара урманның сихерле дәвамы гына булган һәм бүтән авылныкылар чишмәнең нинди икәнлеген белмәгән дә, ишетмәгән дә. Бервакыт әти кеше үзенең өч малаен башка чыгара икән. Биләмәсен балаларына туганнарча үзбаш бүлешергә боера бу. Малайларның иң зурысы иген игелә торган басуларны сайлый. Икенчесе, моңа бераз кәефе китсә дә, нишләсен, беренче булып тумагач, беренче булып сайлау хокукы аңа бирелмәгән. Шулай да алданып ук калмас өчен, биләмәнең икенче зур өлешен – урманнарны сайлый ул. Ә төпчек малайга эш бөтенләй җиңеләя – абыйларыннан соң аңа бары тик тау итәкләре һәм сазлы-болынлы җирләр генә кала. «Нишләп алар миңа караганда күбрәкне эләктерергә тиеш икән?» – дип аптыраса да, күңелен төшерми: «Анда бит чишмә бар – шуның чылтыравын тыңлап гомер итәрмен әле», – дип, үзен юата.

Төпчек бала чишмә буенда әкияттәге төсле матур, челтәр-челтәр тәрәзәләр белән бизәп, сарылы-яшелле коймалар, зәңгәр капкалар белән уратып, әйбәт кенә өй салдырса да, абыйлары кебек куәтле була алмый. Җәй көне печән чаба, балык тота. Көзләрен ауга йөри – вак җәнлекләрдән тыш, бүре, хәтта аюны җиңгән чаклары була. Бер аюны, борынчак кидереп, авылдан авылга хәтта биетеп тә йөртә.

Аудагы уңышлары аркасында һәм саз буенда ялгыз яшәгәне өчен Аю Әббәс кушаматы алган егет күп гомерен чишмә аһәңнәрен тыңлап, үзе дә шуңа кушылып-җырлап моңая, бахыр. Җырына-моңына сокланган бер чибәргә өйләнгәч, балалары туа. Аларга тамак туйдырырга рәт калмаганлыктан, үскәне бере читкә китә тора.

Шулай тагын байтак ара яшәгәч, хәл белергә дип, олы туганнары килеп чыга болар янына. Картайганнар, тешләре төшеп беткән… Ә энеләре егет чакта ничек булса, һаман шул ук чибәр кыяфәттә икән. Гаҗәпләнәләр, сорашалар – булган бөтен биләмәләрен бирмәкчеләр, тик матурлык-яшьлекнең серен генә ач, янәсе. Ә ул нинди сер белсен, нәрсә әйтсен? Шуңа күрә абыйлары аларның ничек яшәгәннәрен үзләре күзәтергә карар кылалар.

Таң белән, чалгысын иңенә салып, печән чабарга китә ир-егет. Яшел үләннәр рәт-рәт булып тезелеп кала. Бәхетле Әббәс янаганда чалгысы шундый итеп чыңлый, нәкъ менә яшь өмет, яшь дәрт шикелле инде.

Ярты көн буе кулларын уңга-сулга селтәп арыган иргә хатыны ашарга китерә. Ризыктан бераз авыз иткәч, тау буендагы әлеге җырлы чишмәгә нәкъ яшьләрчә көлешә-көлешә төшеп китә болар. Карап-күзәтеп тора абыйлары: килде болар чишмәгә, утырдылар шунда такта басмага. Чишмә тавышын тыңлап тын гына тордылар. Аннары исә әкрен генә, мөгаен, чишмәдән откан якты моңнарын көйли башладылар – нәкъ яшьләрчә. Яшь чакта Әббәснең хатынына багышлап чыгарган көен әүвәлгечә ихлас җырлый болар. Күпмедер вакыттан соң икәүләп кулларын, битләрен юалар. Юалар да чиста кулларына агызып кына, рәхәт чигеп, су эчәләр. Бер йотым, ике йотым, өч йотым…

Ә торып бассалар, күзләре кичәгедән дә нурлырак, йөзләре кичәгедән дә чибәррәк һәм яшьрәк. Аңлап алды абыйлары боларның серен: бөтен хикмәт чишмәдә икән, чишмәдә!

Әнә бит Әббәснең бичәсе кыз чагына кайтты куйды: кулындагы чәчәк бәйләменә һәм иренә чытлыкланып карый-карый биегән була. Көлә, шаяра – гүяки яңа чыккан кияүгә! Тегесе дә, әле генә гашыйк булгандай, ничәмә ел гомер сөргән кортканы сөеп кочаклый!

Шушыны манзара кылган туганнар инде нишләргә кирәкне белгәннәр. Энеләре икенче килүгә ни күзләре белән күрсен: чишмә биек койма белән уратып алынган, ә капкасы төбендә эт белән сакчы тора. Әббәснең үзе булып үзенә мылтык төзи:

– Әй, кем анда? Киләсе булмагыз, атып үтерәбез! Өс, өс!

Каравылчы сүзләрен куәтләп, бозау хәтле эт һау да һау Әббәс өстенә ташлана. Ул егылгач, аның аякларын чәйни. Чишмә тирәсе кан белән чуарлана. Күз яше кебек саф суга кушыла кан һәм чишмәнең элекке төсе күзгә күренеп үзгәрә – тоныклана…

Ниһаять, этне яңадан үз янына чакырып алган каравылчы соңгы тапкыр акыра:

– Бу чишмә сезгә ялгыш бирелгән булган – атагыз хатасы. Бу чишмә, асылда, синең уртанчы туганың урманында – әнә кара, бу җир, бу урман аныкы. Моңарчы аның киң күңелле булганлыгы аркасында гына рәхәт күргәнсез. Кеше малы белән кеше көн күрмәс – бетте, бар, юлыңда бул, бүтән бу тирәгә аяк та басмагыз.

Нишләсен Әббәс: «Хәрәм ризык белән әллә кая җитеп булмый, бик тиз арада чукынышып катарсыз әле, Алла боерса», – дип, карчыгы янына баш иеп кайтудан бүтән чара тапмый шул.

Инде шунысын өстәү кирәктер: чишмә олы туганнарга бигүк озак шифа кыла алмаган, имеш. Кеше авызыннан өзеп чөмерсәләр дә, ияк очларындагы сакал, авыз, күз тирәләрендәге җыерчыклар һич тә шомарырга чамаламаган һәм, киресенчә, тиз арада картаеп, ике олы туган берьюлы диярлек аякларын сузгач, алар корган биек коймалар да, нихәтле генә биек булмасын, барыбер череп ауган һәм чишмә нәкъ әүвәлгечә үз ирке белән чылтырарга керешкән. Әмма аның элеккеге куәтле шифасы кире кайтмаган. Карчык беркөнне, картның маңгай сырларын шомартырга теләгәндәй, үзенең шундый ук буразналы куллары белән сыйпый-сыйпый, авыр сулыш алган:

– И картым, син дә бирештең ләбаса.

– Үзең дә әллә кем үк түгел, кортка: аркаңа тау кунды, төрлесен күрдең, рәнҗегән чакларың да булгандыр. Мәгәр кичер, бәхиллек бир!

– Ә чишмә… чишмә кемгә калыр икән? Малайга хәбәр җибәрик – кайтсын.

Шәһәрдә тормышын әллә ни көйли алмаган малайлары, ата-ана сүзен тыңлап, нигезне корытмаска ризалык бирә. Әнә шуннан башлана Габбасовларның нәсел чишмәсе.

Туган чишмәнең югалган шифасын һәм серен эзләү легенда хәлендә Наҗарга да килеп иреште.

Фәндә һәм табигатьтә даими үсешне һәм кинәт сикерешләрне инкяр итү дә, берсен икенчесенә каршы кую да ярамый. Бөтен бер лаборатория күзәтүләрен тән картаюына организм эшчәнлегенең яраклашуын өйрәнүгә туплау яки картаюның сәбәпләрен һәм аңа юл куймау ысулларын эзләүне киләчәккә калдыру шулай ук дөрес булмас иде. Шушы фикер ачыклангач, Фәнүзә белән Наҗар икесе ике якка тайпылды: берсе – урманга, икенчесе сазлыкка, чишмәләргә таба… Фәнүзә тизрәк тапты – моңарчы булмаган биоген стимуляторы синтезлауга кадәр барып җитте. Бу табышмак, риваятьтәгечә, яшәүгә кирәкле матдәләр нәкъ менә саз үләннәрендә күбрәк булып чыкты – тормыш әүвәлгечә, бөтен каршылыклары белән бергә һаман суда яралырга тырыша икән. Шуңа күрә булачак стимуляторны, сөйләшкәндә, җай өчен «сазулен» дип атый башладылар да, хәзер исә шул атамага телләр күнегә дә язды инде. Бик тә табигый бит: агуы да, даруы да саз үләннәре булган андыз һәм аксыргак шикелле янәшә яши…

Фәнүзә, күп кенә үсемлекләр һәм хайваннар табигатен өйрәнә килеп, тереклек итү барышында организмның яшәү процессыннан үз-үзен читләштерү күренешен ачыклады. Хәзер шул күренешнең тәгаен механизмын билгеләргә тырыша. Нәрсәдер табыла да язды дияргә кирәк. Тәҗрибәләр, эзләнүләр, күзәтүләр соңгы өч елда шулхәтле күбәйде ки, Садир Хәкимович аларны диссертация итеп язарга тәкъдим итте. Александр Иванович каршы килмәде. Фәнүзә, әлбәттә, көчен дә, вакытын да кызганмады. Ул инде бөтен кешелек хыялланган ачышка якынлашты дияргә мөмкин.

Наҗар, әнисенең каты авырып киткәнлеген ишеткәч, сазуленнан файдалану хакында да сүзне башлап Фәнүзә кузгатты.

Изге нияте сизелеп торгач, мөмкин булмаганны вәгъдә иткәндә дә күңелгә ничектер җиңел булып китә бит. Гамәлдә, авылның изге чишмәсе шикелле үк, сазулен да легенда рәвешендә генә яшәсә дә… инде ниндидер өмет уята лабаса!..

Әнисенең чын хәлен улы менә хәзер генә бөтен җитдилеге белән аңлады бугай. Әнисен хәзер әҗәл даруы гына коткарса коткара алачактыр. Ә болай… соңгы чик якын, бик якында гына инде. Наҗарның үзен дөньяга китергән, күкрәк сөте һәм көче белән үстергән ана җир йөзендә бөтенләй булмаска тиешмени? Бик теләсәң, бик каты теләсәң дә, бүтән һич күреп булмаска тиешме? Гаделме бу? Табигатьнең шушы хәтле дә рәхимсез катылыгы белән кеше килешергә тиешме? Юк, моның белән адәм баласы гомере буе бер генә көн, бер генә сәгатькә дә килешә алмаган һәм килешмәс тә. Юккамыни, алайса, дөньяда барча акыл ияләре адәмнең җаны һәм тәне чиксезлегенә һаман тирәнрәк, эчкәрәк керергә омтыла? Юккамы Наҗар кешенең нәсел хәбәрен укырга һәм, кирәк булса, яңадан төзәтеп язарга хыяллана? Хыялдан узып, моңарчы акылга да сыймаган «язма» ларны кулына тотып, үз күзләре белән карый? Юккамы геннар хирургиясе чирле геннарны сәламәт геннар белән алмаштыру дәрәҗәсенә ирешергә тырыша? Юкка гынамыни профессор Бетфорд, имин киләчәккә өметләнеп, үзенең рак ябышкан гәүдәсен тере килеш түбән температуралы анобиоз хәленә куйдырып, герметик кабергә салдырды? Юкка гынамыни?

Ә әни? Ул риза түгел андыйга. Наҗар исә бу нияте белән әнисе тәненә мәңге кагыла алмаячак. Әнисе аның өчен артык изге. Изге әйбергә кул белән кагылу мөмкин түгел! Әйе, кеше күңелендә икенче төрле тойгы, икенче төрле караш та бар икән әле. Кеше үзенә табигать биргәннән артыграк алуны иблистән килгән гөнаһ дип саный. Бәлки, андый хиснең табигыйлегенә Наҗар ышанмас та иде, ләкин үз әнисенә аның беркайчан да ышанмыйча караганы булмады. Әнисе аңа шикләнер өчен әчмуха хәтле дә сәбәп бирмәде. Баланың анага табигый ышанычы һәм ихтирамы аркасында гына түгел, гомумән, алдаусыз дөреслекне үз колагы белән ишетеп, үз күзләре белән күреп торганга, шикләнергә хакы юк Наҗарның. Һич тайчанмыйча нәтиҗә ясарга туры килә. Аның әнисе кешелек мәңге хыялланган әҗәл даруыннан баш тартты…

* * *

Хушлашканда, әнисе «бәхилмен» диде һәм үзе дә бәхиллек сорады.

– Бәхил, әни, әлбәттә, бәхил. Тик, әле син терелгәч, тагын бер кабат иркенләп сөйләшербез. Кеше чирләми тормый бит, – дигән булды Наҗар.

Әмма ул әнисенең терелмәячәген күреп тора иде һәм үз хәлен ана үзе дә яхшы тойган булып чыкты.

Каратун дигән станциягә Наҗарны автомобиль белән ике энесе озата килде. Ә билет алу дигәндә, монысы шәһәрдәгедән дә җайсызрак икән. Узган кичтән үк чират тезелгән. Күпме билет сатылачагын Ходай да белмидер. Кечкенә вокзал шыгрым тулы. Болай да беткән кәеф, үз шкаласының иң түбәнге сызыгына төртелеп, бүтән төшәр җае булмаганга күрә генә тукталгандыр. Чырайдан гына түгел, чыгырдан ук чыгарган яңа үзгәреш – касса ачылды һәм чын мәгънәсендә мәхшәр купты. Чиратка Наҗардан соң беркем дә басарга җыенмый. Аннан алдамы, әле генә килгәнме, барысы-барысы алга узарга, билетны чиратсыз алырга азаплана – этеш, төртеш, кычкырыш һәм кәгазь түзмәс сүзләр. Димәк, Наҗар Каратунда утырып кала. Ике көннән – командировка. Әйе, җәнҗал… Менә ул күз алдында, хәзер үк башланды лабаса. Этеш һәм төртеш! Син дә эшкә кереш!

Абыйсының нәрсәләр уйлавын чамалап бугай, энесе Фасил, «Сабыр ит, Наҗар абый» дип, кесәсеннән ниндидер таныклык алып кулына тотты да, адәм урманын аралый-аралый, кызыл касса авызына якынлаша башлады. Аның кулындагы документны күргәнгә, ахры, махсус рәвештә каршы килүче булмаса да, барыбер юл бирергә дә ашыкмадылар. Шуңа күрә Наҗарның олы энесе Фасилны эчкәрәк этәргә кереште. Этеш-төртеш Фасил өчен кулай түгел. Аның кулы авыртадыр, протез кулның төшеп калуы ихтималдыр. Авырту, көзән җыерган рәвешле булып, Фасилның йөзенә үк чыккан да инде – төркем арасыннан кызганыч йөз күренеп, бәгырьне әнисе янында торган чактагы кебек үк кисеп-кисеп куя. Ләкин нишләргә? Читтән карап күзәтергә генә кала. Ә бүтәннәр?.. Бүтәннәр көрәшә!

Ни өчен? Нәрсә хакына? Кечкенә нәрсә өчен, билет өчен генә болай ук тартышмас-этешмәсләр иде. Зуррак, әһәмиятлерәк нәрсә өчен булырга тиеш. Кассадан билет түгел, барча авырлыклардан берьюлы котылдыра торган хикмәтле әйбер бирә торганнардыр. Нәрсә? Ни? Ах, ничек әле зиһене шуны төшенми торган. Ул хикмәтле әйбернең исеме дә бар бит, ул «сазулен» дип атала. Әйе, кешене яшәртә торган… Картларча әйткәндә, әҗәл даруы. Мөгаен, шул даруны аптекадан барып алырга рөхсәт язуы бирәләр кассада. Шул даруны башкалардан тизрәк һәм күбрәк эләктереп калу өчен сугыша адәм балалары… Шуның өчен, шуның өчен!

Читтәрәк, тыныч почмакта, җимеш әрҗәләре катлы-катлы тезелгән төштә, көньяктан килеп чыккан сатучы икәнлекләре күренеп торган өч ир кеше тыныч кына басып тора. Аларның берсе инде поезд тукталышына, платформага да барып килде һәм аңлашылмаган телдә нәрсәдер әйткәч, каршыдагы иптәше кесәсеннән билетлар чыгарды һәм, аларның тәгаен кайсы вагонга икәнлеген яңадан барлап, кесәсенә салып куйды. Болар теге җәнҗалга катнашмадылар, димәк. Билетны башка ишектән – җайлырак ысул белән һәм чак кына алданрак алганнар… Монысы бәхәссездер ки… Димәк, елгырлардан да өлгеррәкләр бар. Яшәү өчен тырыша барчасы – тизрәк һәм күбрәк булдырырга: ризыкны, чишмәдәге суны, билетны, данны, бәхетне, тормышны, даруны… әҗәл даруын…

Адәм балалары! Бар бит менә шундыйлар да. Барча бәндәләр Наҗарның әнисе кебек түгел ләбаса! Баш тартмыйлар, даулыйлар, сугышалар!

Ул арада Фасил да, плащ төймәләре өзгәләнгән һәм үзе тирләгән-пешкән, бердәнбер кулына зәңгәр кәгазь (зәңгәр кош) тоткан хәлдә, адәм дәрьясыннан атылып чыкты. Шатлануы – чамасыз.

– Булды, Наҗар абый, менә!

Наҗар үзе дә баш тартмады…

Баш тартырга җае да, хакы да юк, союз күләмендәге әһәмиятле командировканы өзәргә беркем дә рөхсәт итмәячәк. Ә башкаларның? Менә тарткалаш-төрткәләшне уңышлы рәвештә әле дә дәвам иткән гражданнарның? Бәлки, аларның да Наҗарныкы кебек үк «кичермәслек сәбәпләре» бардыр? Югыйсә нишләп үзен-үзе суккалап та тарткалап мыскыллатсын һәм миңгерәтсен ди кеше? Аның да тәне авырта, җаны сызлый беләдер бит? Шул ук материалдан ясалган бит алар да… Күгәрчен һәм әрлән төсле, тургай һәм аю төсле, кабан төсле үк!

Һәркемнең гомере бер генә. Үзенә бирелгән вакытның минутын да әрәм итмичә яшәргә, ашарга, ләззәт кичерергә, мунча керергә, опера тыңларга ашыга адәм баласы. Билет, билет, билетлар кирәк кешегә. Магазиннарга барырга, акча, акча һәм акча кирәк, күбрәк, мөмкин кадәр күбрәк һәм тизрәк. Шул вакытта гына ул үзенең тулы хокуклы, бүтәннәрдән һич ким дәрәҗәдә булмавын сизәчәк. Өстенлек сизсә, шуңа җай туры килсә, тагын да шәбрәк. Шәбрәк! Матди һәм әхлакый капитал – өстенлекнең алшарты, нигезе һәм түбәсе. Нык ит шуны, биек ит. Башкаларның кулы һәм теше үтмәслек, җитмәслек булу хәерлерәк. Хәерлерәк! Яшәргә кирәк! Мөмкин кадәр озаграк. Берничә гомер бирелсә дә, баш тартмаска кирәк.

Кояшка һәм әҗәлгә туры карап булмый – күзләр тиз яшьләнә. Кояш шуңа күрә үзе безгә туры карасын, ә әҗәлнең күзләре сукырайсын!

Поезд китәргә сәгать чамасы гына калгач, инде борчылыр сәбәп булмагач, энекәшләр, башка ашыгыч вазифаларын үти торыр өчен, авылга кайтып киткәч, Наҗарга ямансулап йөрергә тагын бераз вакыт бирелде. Кызганыч та бит, нишлисең?

Наҗар Фасил энесе калдырып киткән билетның дөреслегенә ышаныр өчен җентекләбрәк карыйсы иткән иде, кимчелек тиз көттермичә үк килде-чыкты. Энесе аңа очсызлы билет, инвалидларга бирелә торган билет алган лабаса. Кулга тоткан удостоверениесе шундый булгач, шуны биргәннәр. Ә Наҗар, билетны башкалардан алдарак алу белән беррәттән, әле очсызгарак та эләктергән икән… Тагын бер ялган катнашачак…

Уф, ихтыяр көче бир, түзем бир, Ходай! Нишләргә?

Инде билетның булганы сатылып беткән, булмаганны таптыра алмаганлыктан, җәнҗал да басылган, касса ябылган. Шакысаң, ачуланулары мөмкин.

Тук, тук, тук.

– Минем билетны алмаштырып булмас микән?

– Ничек, ничек?

– Миңа льготалыны биргәнсез… ялгыштыр инде… – (Тагын ялган!) – Тулы хакы белән бирсәгез, әйбәт булыр иде.

– Ниндие эләккән, шуның белән китегез.

Тик, хәерсез, бүтән сүз ишетү мөмкинлеген шунда ук харап итеп, касса капкачы шап ябылды. Тагын шакып карасаң, әдәпсезлеккә, тинтәклеккә охшаячак. Шулай бит? Шулай, тынычлан.

Наҗар, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышкан хәлдә, поездга юнәлде. Купеда ниндидер командировкадан кайтып килүче слесарь-монтажникларның көн-төн эчеп кайтуын исәпләмәгәндә, хафаланырлык сәбәп чынлап та сизелмәде. Әйбәт кенә кайтып җителде.

* * *

Әмма таңда тагын юлга чыгарга кирәк. Ә күз алдында – һаман әнисе, чаршаулы карават. Инде ни хәлдә икән? Соңгы сәгатьләрен кичерәдер ана.

Сизенүнең чынлыгын раслап, кич белән… телеграмма…

Наҗар, хәлне аңлатып, Садир Хәкимовичка шалтыраткан иде, көтелгән һәм ишетелгән таныш җавап: «Үз үлемеңнән башка уважительный сәбәп була алмый. Командировка иң югары инстанцияләрдә хәл ителгән».

Катылыкның ниндидер мәгънәсе төсмерләнә кебек. Кешелек тарихында терелтү мөмкин булган мамонтның табылу очрагы бүтәнчә мәңге кабатланмаска мөмкин. Ләкин әни? Наҗарның әнисе кабатлана алачакмыни?

Тик Наҗар командировкага бармый булдыра алмады.

Һәм күңелендә гомер буе җуелмаячак төссез сурәт белән кайтты.

Мамонт баш сөяге эченнән «яхшы сакланган» дип табылган ми матдәсен илнең иң күренекле һәм ышанычлы белгечләре бергәләп алдылар. Сыекча эчендәге күзәнәкләрнең кайберләре тере кебек, ара-тирә селкенеп куйгандай итте. Микроскоп астында импульс кабатлангандай тоелды. Ләкин озак та үтмичә тынды. Сыекчага кушылып, аның үзәк өлеше юкка чыкты. Шул рәвешле түгәрәк, контурлы сызык – боҗра барлыкка килде. Ягъни ноль сурәте пәйда булды. Нәтиҗә – ноль! Соңынтын исә ноль үзе дә эреп, шул рәвешле мамонт бу дөньядан тәмам китте… бетте…

Наҗар моны чын фаҗига итеп кичерде. Өстәвенә әллә юлда, әллә тундраның үзендә үк салкын тиеп, тагын тамагы үзен сиздерә башлады. Шулай да өйгә исән кайтып егылды дияргә кирәк.

Ике кулы белән маңгаен, чигәләрен кысып диванда утырганда, Фәнүзә авылдан килгән хәбәрне җиткерде. Тундрада илнең могтәбәр белгечләре белән бергәләп мамонтны кабат бар итәргә җыенган чакта, Наҗарның әнисен соңгы юлга озатканнар. Нинди генә көчле логика белән дә аңлатып, аклап була алмаслык үкенеч: соңгы чиктә Наҗар үзенең бала булу бурычын, табигать, әхлак, кешелек бурычын үти алмады – соңгы сәгать-минутларында әнисенең баш очында була алмады.

Мәңгелек үкенеч булыр төсле һәм аны беркайчан да төзәтеп булмас кебек. Мәңге кайтарып булмаслык югалту. Ул әнисен югалтты һәм аны гына да түгел бугай…

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
20 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
2021
Hacim:
281 s. 2 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04229-1
İndirme biçimi:
Metin, ses formatı mevcut
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Joseph Haydn
Frank Huss
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 5, 1 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre
Metin PDF
Ortalama puan 0, 0 oylamaya göre