Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 13

Yazı tipi:

XXVIII

Шул вакыйгадан соң Таквә Сәхәүләр, мөтәвәллиләр ягыннан безгә карата андый ачык төстә чыгыш ясаулар күренмәде. Ләкин аңа карап безнең эш җиңеләймәде. Алар, ачыктан-ачык көрәштә җиңәрлек көчләре юклыгын яхшы белгәч, без башлаган эшләргә аяк чалуны яшерен төскә, астыртын төскә күчерделәр. Аларның нинди корал белән эш итүләрен, безгә каршы көрәштә нинди чаралар куллануларын белә алмый идек без. Тик, үзебез башлаган зур-зур эшләрнең һаман да нәтиҗә бирмичә бер үк хәлдә торуларын күреп, бездә шик туа, аптырашта утырган минутларда Низамый кебекләрнең безгә чәнчеп елмаюларын сизеп ачу килә – дошманнарны табасы, оялары белән туздырып ташлыйсы килә. Тик ачу килү белән генә дөнья төгәлләнми, башта җанлы гына башланган эшләр һаман да барып чыкмагач, күпләрдә дәрт сүрелә башлый. Аңламыйбыз: артельгә оешып эшләргә теләүчеләр исеменнән җир кисеп алырга сорап җибәрелгән гариза, кантон җир бүлегенә терәлеп, җавапсыз ята; Артыкбикәгә һөҗүм иткән өчен безнең тарафтан судка бирелгән Әлимгулның эше дә, Күчәрбайның Таквә Сәхәүгә биш ел эшләгән өчен хезмәт хакын даулап биргән шикаяте дә һаман нәтиҗәсез буталып йөриләр. Күңел сизә: бу эшләрдә шул ук Таквә Сәхәүләрнең, Низамыйларның кулы уйный. Нинди махинацияләр аркылыдыр авыл советы тирәсендә генә түгел, шактый зур урыннарда да шуларның үз кешеләре барлыгы сизелә. Шуларның фикерләре өстен чыга. Ләкин ничек ул алай? Аны кай җиреннән тотып алып селкеп салырга? Кыен, чиксез кыен. Дошманыңның барлыгын, кем икәнлеген күңелең сизеп тә, аны кай җиреннән тотарга белмичә, үзеңнән көлдереп, иркендә йөртү кыен.

– Эх! – дип куябыз Гаяз белән. – Имәли әйтмешли, бөтен кулакларны тотарга да Себер җибәрергә дигән закон чыксын иде. Кантон җир бүлеге шушында – Базарлы авылында гына булсын иде!..

Без тагын Аязгулов янына бардык. Ул, әлбәттә, бу хәлләр белән таныш иде. Безне бик яхшы каршы алды. Күңелләребезне күтәрергә тырышты. Тик кантон үзәге күләмендәге учреждениеләр белән бәйле эшләргә карата ул үзе дә җитәрлек көчкә ия түгел иде. Тел төбеннән шуны аңладык: кайбер эшләргә карата ул үзе дә без кичергәнне кичерә иде булса кирәк. Хәтта бераз ачылып та куйды ул безгә: «Кантком күләмендә дә, үзебезнең волость оешмасы тирәсендә дә фаш ителеп бетмәгән кулак агентлары бар. Шулар аяк чала», – диде. Ләкин безгә өметсезләнмәскә, башлаган эшебездә батырларча алга барырга, Ленинны күбрәк укырга, шуларга нигезләп, халык арасында аңлату эшләрен дәвам итәргә кушты. Без, бернинди күңелсезлеккә дә карамыйча, эшебезне дәвам иттердек…

Ләкин бу тынлык давыл алдындагы тынлык булган икән. Ул озакка бармады, минем өчен телгә алуы да авыр булган бер күңелсез вакыйга белән шартлап, авыл өстенә күтәрелде.

Гает көнне булган вакыйгадан соң Күчәрбай, Имәлидә тора башлап, Таквә Сәхәүгә кайтмаса да, аның өендә булган вакыйгалар белән хәбәрләшеп, танышып тора иде. Каян ишеткәндер, кем аркылы ишеткәндер: Таквә Сәхәүләр гаиләсендә ниләр бар, ниләр сөйлиләр – аларның бик күбесе Күчәрбайга вакытында мәгълүм була бара иде.

Көннәрдән бер көнне ул безгә мондый хәбәр китерде:

– Шәфыйк сәүдәдән зур файда итеп кайткан. Иртәгә, дус-ишләрен җыеп, мәҗлес уздыра икән, – диде ул һәм әзрәк торгач болай дип өстәп куйды: – Мин аның андый мәҗлесләрен күргәнем бар. Андый вакытларда алар эчәләр дә йөрәкләрендә булган серләрен сөйләшәләр, төрле кешеләргә карата үз хөкемнәрен чыгаралар. Тыңлап торсаң яхшы булыр иде.

Күчәрбайның бу фикере безне дә уйга төшерде.

– Тыңлап булса, бик яхшы булыр иде, ләкин ничек тыңлыйбыз? – диештек без.

Моңа Күчәрбай да җавап бирә алмады:

– Хәзер кыен шул инде, алар хәзер мине йортларына да якын җибәрмәсләр. Ә тәрәзә төбендә тыңласаң, ишетелми. Андый вакытларда бикләнеп утыралар алар.

– Ә менә миңа аларның өйләренә кереп калырга булмыймы? – дип сорады Гаяз.

Күчәрбай уйлап тормыйча ук җавап бирде:

– Батырлыгың җитсә, була. Алар көндез кунак өйләренә кереп тә әйләнмиләр. Этләреннән үтсәң, чоланнарыннан үтү ул тикле кыен булмас.

– Этләре бик усалмыни?

– Ишегалларына чит кеше кергәнне әллә каян сизә.

– Бәйләгәнме?

Күчәрбай бу гади сорауга туры гына итеп җавап бирә алмыйча уйга калды.

– Әллә оныттың дамы? – дип көлде Гаяз. – Этнең бәйдәме, түгелме икәнен дә оныту өчен тавык хәтерле булу кирәк, Күчәрбай.

Ләкин Күчәрбай, Гаязның бу шаяртуын бөтенләй ишетмәде, ахрысы, аны искә дә алмыйча, үз башында туган фикерне әйтеп бирде.

– Була, эттән дә котылып була, – диде ул. – Минем ул эт белән дуслык шәп, мин аны Шәфыйкның бәләкәй малаеннан чакыртып чыгарам да кая теләсәм, шунда алып китәм. Ә ишегалдында кеше юк чакны туры китерү кыен түгел. Чоланнарыннан үткәндә, әзрәк бәхетеңне сынарга туры килер. Шулай булмаса, батырлык та кирәк булмас иде. Аннан үтсәң – сәке астында үз өеңдә яткан төсле тыңлап тик ят.

– Барып чыга бу, мин тәвәккәллим, – дип куйды Гаяз.

Мин аңа каршы төштем:

– Андый тәвәккәллеккә исәпләп эш итү, минемчә, дөрес түгел. Зур аңлашылмаулар килеп чыгуы бар, – дидем.

– Куркаклык бар, Ильяс, синдә, куркаклык, – диде Гаяз. – Башлаган эшне ахырына кадәр алып барырга кирәк. Без аларның йөзен ача башладык. Халык безгә иярде. Шушы килеш тәмам итмичә ташлап китсәк, без дошманның көчен генә ныгытып калдырабыз бит.

– Ярый. Барып чыкса бик әйбәт. Әгәр дә эләксәң, шунда өйләрендә ятканда тотып алсалар?

– Үтерерләр, – диде Гаяз.

– Бу акыллылык түгел, бу геройлык түгел. Син ничә ел совет мәктәбендә укып белем алгансың, ләкин тәмамламагансың әле. Аны да ярты юлда калдырырга ярамый бит, тәмамлап, алган белемеңне эшең белән кайтарырга кирәк.

– Тукта әле, – диде Гаяз, тавышын әкренәйтеп, миңа якын килде, – нигә соң син мине һаман үләргә тиеш итеп кенә саныйсың?

– Чөнки син тагын да яр якасына якын барырга чамалыйсың.

– Ярдан егылып та исән калдым бит әле.

– Һәрвакыт астыңда тирән су туры килмәве мөмкин.

– Инде, Ильяс туган, – диде Гаяз, тавышын нечкәртә төшеп кычкырып җибәрде, – бүредән курыксаң, урманга бармыйсың. Шул гына. Ә мин тәвәккәллим. Күчәрбай, керештек без бу эшкә, син мине иң туры юллар белән таныштыр.

– Мин сине җибәрмим, Гаяз.

Гаяз миңа җавап бирәсе урында Күчәрбайга борылды:

– Болай булса, Күчәрбай дус, безнең юлда тагын бер киртә булды бит әле.

Аның бу сүзе миңа бик каты тоелды.

– Гаяз! – дип ачуланып кычкырдым мин. – Син мине аңларга теләмисең!

– Ә минемчә, син – мине.

Тартыш шактый озакка сузылды. Шул нигездә бер-беребезнең бөтен үткән юлын, кемнең кайчан нинди мәсьәләләрдә ялгышлары булганын санап чыктык. Бер-беребезгә каты сүзләр әйтештек. Ахырда, йокы түшәгенә ятып, бик озак тартышканның соңында гына килештек без.

Гаязның бу мәсьәләдә ялгышуын күңелем ачык сизсә дә, иптәшемә тәэсир итә алмадым мин. Гаяз үзенең хата фикерен минем дөрес фикеремнән өстен чыгара алды. (Эштә, практикада сизенү генә җитмәгәнлеге, белем, тәҗрибәнең никадәр кирәк булуы фаҗигале мисал белән расланды. Тик соң иде инде.)

Төп җиңеш Гаяз ягында иде. Мин, бөтенләй җиңелүче булып калмаска теләп, Гаязның үзен генә җибәрергә риза булмыйча, аның белән бергә үзем дә барырга булдым.

XXIX

Күчәрбайның өйрәтүләре өстенә җомга көнгә дә туры килү берәүгә дә сиздермичә Таквә Сәхәүнең кунак өенә үтеп керергә зур җиңеллек ясады. Йорт эчендәге ирләр заты һәммәсе дә җомгада, бала-чагалары, этләре белән бергә Күчәрбайның алдавына ияреп, Идел буена чыгып киткәннәр иде. Хатын-кызлар, ирләре өйдә юклыктан файдаланып, эчке өйләрендә ләчтит сатып утырдылар булса кирәк, ишегалдында, чоланда берсе дә күренмәделәр. Койма буендагы күләгәдә күшәп яткан зур кызыл бозау безгә әйләнеп тә карамады. Сарай астында җиңел тарантаска бәйләнгән зур кара айгыр гына солы сораган тавыш белән әкрен генә кешнәп куйды. «Кунаклары килә дә башлаган», – дип уйлап алдым мин. Күчәрбай әйткәнчә, парадный ишеге дә ачык булып чыкты. Кунак килгән чакларда гына ачыла торган бу ишек безнең юлыбызны тагын да куркынычсызландырды. Ул ишектән без бик иркен кереп киттек. Тик йөрәкләр генә гадәттәгедән ешрак тибә иде. Кунак өенең авыр ишеге тавышсыз ачылды. Өй эчендә безнең кебек качып йөрүчеләрне яшерү өчен махсус әзерләнгән кебек тынычлык: тәрәзә капкачлары һәммәсе дә ябылган, өй эче дөм караңгы. Башта без бу караңгылыкта аптырап калдык. Тик аптырау озакка бармады, күзләребез тиз ияләште: тәрәзә капкачларының кечкенә ярыкларыннан төшкән аз гына яктылык торган саен көчәя барган төсле тоелды – без инде уң яктагы зур мичне, сул як стена буендагы биек шкафны һәм каршы стена буйлап сузылган сәкене бик ачык шәйли башладык. Безгә шунысы җитте, тыныч вакытта урнашып калу яхшы дидек тә сул як стена буйлап сәке астына үрмәләдек. Бернәрсә күренмәслек караңгы сәке астында бер-беребезгә сүз кушмыйча шактый вакыт хәрәкәтсез яттык. Мондагы караңгылыкка күз ияләшә алмады, бер-беребезне дә күрә алмый идек без. Өйгә һаман да бер кеше дә кермәгәч, тәмам тынычланып җиттек. Саклык белән генә сөйләшү дә зарар итмәс төсле тоелды, һәм мин пышылдап кына Гаязга сүз куштым:

– Гаяз, шырпы сызыйммы әллә, берәү дә юк бит?

– Нигә кирәге бар аның?

– Тирә-ягыбызда нәрсәләр барлыгын күреп кую яхшы булыр иде. Берәр шатырдый-нитә торган әйбер булып, соңыннан уңайсыз хәлдә калмыйк.

– Әз генә сабыр ит, – диде Гаяз, ә үзе сабыр итәргә ирек бирмәде, шунда ук тиз генә яктыртып, тирә-якны карап алырга кирәклекне яклап куйды. – Сыз шырпыңны тизрәк, – диде.

Мин, чалбар кесәмнән шырпы чыгарып, сак кына сыздым. Шырпы яктысында мин иң элек Гаязның тузанга буялган ак күлмәген күрдем. Үзебезнең шактый тузанлы идәндә ятканлыгыбызны уйлап алдым. Аннан соң Гаяз яткан стена буенда ялтырап күренгән түгәрәк тимер кисәге минем дикъкатемне җәлеп итте.

– Артыңа борыл әле, Гаяз, теге ялтыраган әйбер нәрсә икән?

Гаяз, артына әйләнеп, мылтык кисентесе күтәреп алды.

– Обрез бит бу, Ильяс! – диде ул, тавышы күтәрелә төшкәндәй булды.

– Шаулама.

Шырпы сүнде, яңадан яндырмадык. Караңгылык эчендә Гаяз әкрен генә азапланып мылтыкның затворын ачып япты.

– Корулымы?

– Юк, коры мылтык кына.

Ята-ята без сәке асты «тормышына» тәмам ияләшеп җиттек. Өйгә берәүнең дә кереп әйләнмәве безне тынычландырганнан-тынычландыра барды. Гаяз: «Монда ашарга-эчәргә алып киләсе бар икән, рәхәтләнеп утырыр идек», – дип шаяртып куйды. Төрле кызык сүзләр сөйләштек. Кирәк була-нитә калса, чыгып йөрергә мөмкинлек булмас дип, зуррак идән ярыгын чамалап куй- дык.

Урам яклап өй эргәсеннән сөйләшә-сөйләшә ирләр үткән тавыш ишетелде. Җомгадан кайттылар бугай. Тик алар да бу өйгә кермәделәр. Бакчаларына чыгып чәй эчәләр булса кирәк дип чамаладык без…

Шактый вакыт узганның соңында безгә тынарга туры килде. Әкрен генә ишек ачылды. Үзалдына үзе сөйләнеп, «Аллаһу», «лә хәүлә» сүзләрен кабатлый-кабатлый, Таквә Сәхәү килеп керде. Авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана сәкегә узды һәм, почмактан мендәр алып, сәке өстенә сузылып ятканлыгы сизелде. «Монда әйбәт икән, салкынча икән…» дип, һаман сөйләнеп ятты ул. Өй эчендәге тирән тынлык аның һәрбер хәрәкәтен безгә аермачык китереп җиткерә иде.

Ул кереп сәкегә сузылуга ук, ишектән тагын берәү керде. Ишеген ачык калдырып, мич алдына таба уза башлады. Ачык ишектән төшкән яктылыкта мин аның хатын кеше булуын чамалый алдым.

Сәхәү карт, ишек ачылу белән, үзалдына сөйләшүеннән туктап, бер генә секундка тын калды да ишектән керүчегә сүз кушты:

– Килен, синме бу?

– Сиңа кем кирәк соң? – диде хатын, шаян иркә тавыш белән дәште ул.

– Ишегеңне ябып йөрчәле, – диде Таквә Сәхәү, – чебен-мазар тулмасын.

Килене әкрен генә барып ишекне япты да туп-туры Таквә Сәхәү янына килде.

– Чебен-мазар тулмасын димә, картлач, әби-мазар сизмәсен диген, – дип көлеп җибәрде.

– Юкны сөйләмәсәнә, киленкәй, тагын бер мендәр алып бир әле миңа, баш астым тәбәнәк булды.

– Нәрсә бирерсең, алып бирәм? – диде килене.

– Ташласана шул сатулашуыңны, күгәрченкәем, нәрсә сорап алып бирми калганым бар соң?

Киленнең без яткан турыдагы почмактан үрелеп мендәр алганлыгы, аны Сәхәү карт янына илтеп салганлыгы ишетелде. Сәхәү карт: «Менә шулай, рәхмәт, менә шулай…» – дип өзлексез такылдый башлады һәм кинәт кенә ярты сүздә тукталып калды. Күп тә үтмәде, «чүп» иткән тавыш ишетелде, һәм Сәхәү карт яңадан сөйләнә башлады: «Ай килен җаным, урының җәннәттә булгыры, әле дә син бар, югыйсә мин картны кем кайгыртыр иде». Аның сүзе тагын бүленде. Карт тагын ашыга-ашыга килененә рәхмәт укый башлады: «Рәхмәт, килен, хәзергә җитеп торыр, әби-мазар килеп кермәсен».

– Картлач, – диде килене, Сәхәү картның кайсы җиренәдер шапылдатып сукты да тиз-тиз атлап чыгып китте.

Ул чыгып киткәч, Сәхәү карт тагын үзалдына үзе сөйләнә башлады: «Ах, шайтан килен, тәһарәтемне боздырып чыгып китте бит, нәгъләт! Истихарәле төш күрермен дигән идем. Хәерле булсын инде. Уңган килен булып чыкты… Кайда китте соң әле үзе?..»

Тагын ишек ачылды. Керүче кеше, хәрәкәтләренә, тын алуларына караганда, карчык кешегә охшый иде. Ишек ачылуга тынып калган карт, ишектән керүченең кем икәнен сизү белән, гырылдап-гырылдап «йоклый» башлады.

Бервакытта да безнең башыбызга килүе мөмкин булмаган бу күренешләрдән алган тойгыларны үзара уртаклаша алмау минем өчен авыр иде. Андый вакытларда мин берәр иптәшем белән сөйләшеп көлешмичә түзә алмыйм. Ялгыз гына уйласам да көләсем килә. Ә ялгыз көлү бик уңайсыз. Чит кешеләр күреп, юләр диярләр төсле тоела, оялдыра. Ә бүген монда, сәке астында, Таквә Сәхәү йоклаганга салынып яткан сәке астында, бигрәк тә ярамый. Көлү – харап булу дигән сүз. Тик шулай да минем көләсем килде. Гаязга ничек булгандыр, белмим. Әмма миңа бу минутта көлмичә чыдау иң каты җәза иде. Андый вакытларда мин иң кайгылы-хәсрәтле уйларны башыма китереп карыйм, үлем турында уйлап карыйм: мин үләргә тиеш бит, бәлки, ул үлем бүген үк килер, дип, аны күз алдыма китерергә тырышам, ләкин берсе дә файда итә алмый, һаман да көләсе килә. Менә хәзер, менә хәзер шартлыйм диярлек хәлгә җитәм. Ул вакытта инде мин, көлүем шартлап чыкмасын дип, авызымны зур ачам да йодрыгымны кабам. Анда да чыдап булмаса, йодрыгымны бөтен көчем белән тешлим…

Сәхәү картларның сәкесе астында шундый җәза белән сәгатькә якын җәфаландым. Ләкин үземне җиңдем – сиздермәдем. Хәтта янымда яткан Гаяз да минем үз-үзем белән шундый каты тартышуымны сизә алмады.

Сәхәү карт кергәннән башлап безгә иркен тын алырга туры килмәде. Өйгә кереп-чыгып йөрүчеләр өзлексез диярлек булып торды. Без зур түземлек белән җәйге озын көннең кичен көттек. Ләкин шактый озак хәрәкәтсез ятарга туры килсә дә, күңелсез булмады. Безне күңелсезләндермәс өчен күрсәтелгән махсус номерлар төсле, бу караңгы өй эчендә кызык-кызык хәлләр еш кына булып торды.

Өй бушап калган араларның берсендә, шыпырт кына ишек ачып, бер малай килеп керде. Ул тиз-тиз генә тәрәзә төпләрен, мич алларын каранып узды да шкаф янына утыргыч китереп куйды. Утыргыч өстенә басып, шкафның өске катына үрелде. Ниндидер пыяла савыт, идәнгә төшеп, шалтырап ватылды.

Ишегалдыннан Сәхәү килененең ачуланып кычкырган тавышы ишетелүгә, малай утыргычтан егылып төште. Ул арада өйгә килеп кергән килен аны эләктереп алырга өлгермәде, малай сәке астына үрмәләде (бәхеткә каршы, без яткан урынга туры килмәде). Ләкин килен аны сәке астында тыныч кына калдырырга теләмәде. «Чык, каһәр суккыры малай, сәке астында күп йөрсәң, үзеңне пәри буып алыр әле, әнә әллә нәрсә шытырдый», – дип, малайны куркыта башлады. Малай, киленнең алдавын сизеп, сер бирмәскә азапланган иде, Гаяз бер усаллык эшләп шүрләтте: әкрен генә идәнне тырнап куйды ул. Малай ничек атылып чыкканын сизми дә калды. Сәке астыннан чыгуга, килен аны эләктереп, кычкырта-кычкырта, өйдән алып чыгып китте.

Тагын бер өй бушаган арада, каты-каты басып, Шәфыйк килеп керде.

– Тиз бул, – диде ул ачулы тавыш белән. Аның артыннан инде хәрәкәтләре белән безгә таныш булып өлгергән килен кереп килә иде. Шәфыйк аны тартып алды да ишекне ябып куйды: – Кайсы җирең кычыта, корчаңгы, китер әле үзем кашыйм, – диде.

Килен өзелеп-өзелеп сызлана башлады: «Алла, Алла, үтерәсең, җибәр, җибәр, Алла, Алла!» – дип үрсәләнде. Нишләтте аны Шәфыйк, кай җирен авырттырды – анысын белә алмадык. Тик аның соңгы сүзләре генә эшнең нәрсәдә икәнен бераз аңлаттылар: «Икенчеләй кеше алдында корчаңгы шикелле култык асларыңны кашып утырма, кәнтәй, талагыңа сугармын да җаныңны алырмын», – диде. Сугу тавышы чыгармыйча гына тагын хатынын сызландырды: «Мә, кәнтәй, онытмаска яхшырак булыр». Ул чыгып киткәч, хатыны сәкегә ятып бик озак үкседе. Аның үксүе басыла төшкәндә, тагын ишек ачылды. Хәрәкәтләренә карап, өйгә керүченең әби икәнен чамаладык. Ул әкрен генә ишекне япты. Саклык белән генә мич башына күтәрелде. Бик зур азап белән мыштырдады-мыштырдады да ниндидер сыек әйберне шыбырдатып агызды. Аннан соң авызын чәпелдәтеп-чәпелдәтеп эчә башлады. Бу минутта тычкан күзәтеп яткан мәче шикелле тавыш-тынсыз гына сәкедә яткан килен кинәт атылып сәкедән төште һәм, өйне яңгыратып каргана-каргана, мич башына таба омтылды.

– Ах, бирән өзгере, убырлы карчык! – дип башлады ул. – Ярты җаның кабергә киткән, намазлык өстендә генә утырасы чакта, урлап бал эчеп йөрисең бит, җир җирәнгән нәрсә. Төш хәзер, ботыңнан өстерәп төшермәс борын…

– Ай Алла, ай Алла, – диде карчык. – Сынап кына карыйм дигән идем, килен, кунакларга дигән нәрсәләрен әйбәт әзерләгәннәр микән дип белеп кенә төшим дигән идем.

Ләкин килен йомшармады, ахрысы, әбинең кай җирендер чеметеп алды.

– Абау, нәгъләт, кулыңны озайтмасана, шулкадәр борып алмасаң, кулың чергере!

– Карганма, карт убыр, каргышың кара башыңа капланыр! Төш, тиз бул, карт бирән! Бал эчәсе килгән бирәннең. Бик әчеләсәң, эчерер нәрсә табармын мин сиңа…

Әби үз хәлен үзе сизгәндер, ахрысы, килененә артык каршылык күрсәтмичә, тавышсыз гына чыгып китте…

Әледән-әле шундый күренешләрне күзәтеп тору һәм өй бөтенләй бушап, тыныч калган араларда үзара пышылдашып алулар белән көнне җиңел үткәрдек…

Килен үзе генә кереп, ишегалды ягына караган бер тәрәзәне ачты. Шул бер тәрәзәдән төшкән тонык яктылыкта өй эчен бераз тәртипкә китерде: сәкедә тузып калган мендәрләрне кабартып, почмакларга өйде. Шкафны рәтләде, мич тирәләрендә себеренгәләде. Аннан соң, ачкан тәрәзәсен яңадан томалап, өстәл өстендә торган аяклы лампаны кабызды. Нәкъ шул вакытта өйгә кереп әйләнгән Шәфыйк: «Асмалы лампаны да кабыз», – дип чыгып китте. Асмалы лампа да кабызылды.

Килен эшен бетереп чыгып китүгә, өч ир ияртеп, Шәфыйк килеп керде. Бу өч ирнең берсе – безнең авыл потребитель җәмгыяте правлениесенең председателе, калган икесе безгә таныш булмаган икенче авыл кешеләре иде. Алар көлешә-көлешә керделәр. Берсенә берсе чиксез зур хөрмәт күрсәтергә тырышканлыклары һәр хәрәкәтләреннән, һәр сүзләреннән сизелеп тора иде. Алар кемнеңдер сәүдә итә белмәве турында сөйләштеләр. Безгә таныш булмаганнарының олырак тавышлысы үзенең үткәндә күргәннәреннән мисаллар китерә башлады.

– Була ул сәүдәнең рәтен белми торган кешеләр, – дип көрсенеп куйды ул һәм, тавышын түбәнәйтә төшеп, үзе күргән бер вакыйга турында сөйли башлады: – Теге елларны сәүдә бик шәп иде бит. Шәбен шәп тә, рәтен белгән кешегә генә шәп. Сезонына карап авылга нәрсә кирәген, шәһәргә нәрсә кирәген белмәсәң, алтыга ал, бишкә сат, исемең булсын сәүдәгәр. Бервакытны шулай минем күрше – Елак Сәләхи – сәүдәгә тотынды: «Адәм сәүдә итә дә байый, менә дигән итеп өй салдыра, акча җыя, нигә миңа сәүдә итмәскә», – диде бу, сыерын, кәҗәсен сатып, әзме-күпме сума ясады да базарга чыгып карап тора: кем нәрсә сата, кем нәрсә күбрәк ала. Янәсе, шәһәргә барып, үтемле товар алып кайта була инде. Берзаман бер шәһәргә китәбез. Күкәй төягәнбез, май, бал кебек әйберләр төягәнбез – шәһәргә бару белән йолкынып алына торган әйберләр. Ә теге акчасын кесәсенә салган да буш бара, дурак. Аңар, имеш, каладан товар алып кайтырга акча кирәк. Дворга төшкәч, мыскыл итә-итә җанын алдык мескеннең. Берзаман бүрек, киез итек кебек әйберләр төяп кайткан бу. «Нигә кирәк алар?» – без әйтәбез. «Безнең авылда иң үтә торган товар ул», – ди. Эндәшмәдек. Берзаман үзебезнең базарда күз салам тегеңә. Тора мескен агач кебек катып, янына да килеп әйләнүче юк. Килгәннәре дә товарын тотып карыйлар да: «Ни хак?» – диләр. Сатулашырга туктап та тормыйча, ташлап китәләр бит. Кем алсын, ул арада яз якынлап килә инде. Аның өстәвенә шәһәрдән үк каптырып җибәргәннәр үзен, кыйбат сылаганнар. Шул товарлары белән базар арасында йөреп, әллә ничаклы расход чыгарып, ярты сумасын киметте бу. «Ташла, – мин әйтәм, – Сәләхи абзый, бөләрсең генә, – дим, – сәүдә итү уен түгел ул», – дим. «Тагын бер сынап карыйм әле», – диде. Берзаманны шәһәрдә аптырап йөри бу. Бөтенләй балтасы суга төшкән тегенең. «Ни булды, Сәләхи абзый?» – дим. Акчасын урлаткан икән, мескен. «Куй инде, күрше, – ди, – хәерчегә җил каршы дигәндәй, бәхет булмады, күрәсең, – ди, – хет берәр җирдән йөк төяп кайтырга табып булмасмы икән, буш кайтканчы, атка ашатырлык рәте булыр иде, бәлкем», – ди. «Тукта, – мин әйтәм күңелдән генә, – кызык итим әле моны, башта әйткәндә үк акыллылар сүзен тотмаса, танысын әле ул сәүдәгәрнең кем икәнен», – дим. Ул бер авыз да русча белми бит тагын, шунысы кызык. «Ярый, – мин әйтәм, – Сәләхи абзый, бер яхшы күрше икәнсең, ярдәм итим үзеңә. Бер җирдә йөк бар. Төяп кайт», – дим. «Нәрсә бар, нинди йөк?» – ди. «Колокольный звон» дип йөртелә торган товар», – дим. (Кунаклар йөткерә-йөткерә көлешә башладылар.) «Нәрсә соң ул?» – ди. «Төягәндә күрерсең», – дим. «Кайда соң ул?» – ди. «Хәзер атыңны җик тә чиркәү янына бар, – дим, – шунда бай үзе килеп әйтер, мин аның белән сөйләштем», – дим. Рәхмәт укып китте бу. (Кунакларның көлүләре тагын да көчәйде, «Шуннан, шуннан?» дип, сөйләүчене ашыктырдылар.) Шуннан соң авылга кайткач ишеттем. Тегене күргән кешеләр сөйләделәр: кичкә кадәр чиркәү какканны тыңлап торган икән, бичара. Ахырда берәү килеп, «Нишләп торасың?» дип сорашкач кына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып, кайтарып җибәргән. Шуннан соң ел буенча миңа дәшми йөргән булды.

Әкият сөйләнеп беткәч, һәммәсе дә рәхәтләнеп көлештеләр.

Шәфыйк, кооператорга төртеп, акыл сатып куйды:

– Бу совет та дурак, кооператив дигән булып, товарын бер дистә кеше кулына тапшыра. Бер дистә кеше ничек файда итсен инде. Бирсен иде совет әнә шул ЕПО кибетендәге товарны минем берүземә дә, файда уртак дисен иде. Валлаһи газыйм дип әйтәм, сезгә караганда күбрәк файда бирер идем, һи-һи-һи, нигә сез файданы унга бүләсез, ә без аны совет белән икегә генә бүләр идек…

Кунаклар тагын көлештеләр. Шуңа ялганып кемнәрнең яши белеп, кемнәрнең үз кадерләрен үзләре белмәүләре турында сүз китте. Шәфыйк сүзнең агышына уңайсызлык китермичә генә өстәлгә эчемлек чыгарды. «Киләсе кунаклар күп түгел, әзрәк башлап куйсак та була», – диде ул. Аңа каршы төшүче сизелмәде. Һәркайсы җанлана гына төштеләр. Сөйләргә теләүчеләр дә күбәйде. Безнең өчен тирән сер саналырлык сүзләр бу компаниядә көндәлек эштә очрап тора торган гади сүз булып сөйләнәләр иде.

Бу башлангыч кунаклар озак утырырга өлгермәделәр, ишегалдында эт өргән тавыш ишетелде. Шәфыйк, «Килделәр!» дип кычкырып, ишеккә атылды. Эт өрү тавышы миңа Күчәрбайны хәтерләтте. «Нишләп шушы вакытка кадәр бер дә эт өргән тавыш ишетелмәде? Күчәрбай аны шулай озак йөрттеме икәнни?» – дип уйлап куй- дым.

Ул арада ишектән таза буйлы ике ир килеп керде. Чоланда хатын-кыз тавышлары ишетелеп калды, алары бу өйгә кермәделәр әле. Керүче ирләрнең берсе безгә таныш түгел иде, икенчесе әлеге Артыкбикәгә һөҗүм иткән Әлимгул булып чыкты. Бу юлы саф татарча сөйләшә иде ул.

– Сез безне, кунакларны, көтеп тә тормагансыз күренә.

– Сез көттереп йөрергә яратасыз, без көтеп утырырга яратмыйбыз шул, – дип җавап бирде бер кунак.

Шул сүзнең нәрсәсеннәндер көлешеп алган булдылар. Мәҗлес җанланганнан-җанланды. Сөйләнгән сүзләр күбәйгәннән-күбәйде. Хатыннар да чыгып кушылгач, өй эче бөтенләй базарга әйләнде. Бу шау-шу арасында без үзебезне иркенрәк сиздек. Үзара пышылдап сөйләшеп алу безнең өчен берни түгел иде, хәтта ара-тирә йөткергәләп кую да шау-шу арасында сизелми үтә бирде. Ул мәҗлестә сөйләнгән сүзләрнең, ул сүзләр арасына кысылган әшәке әйтемнәрнең, җырланган җырларның һәммәсен телгә ала китсәң, бик озак итеп мәгънәсез сүз сөйләп тору булыр иде. Ләкин шул сүзләр аркылы безнең өчен бик әһәмиятле булган фактлар ачылдылар. Безнең өчен сер булып күренгән күп кенә хәлләрдә кемнәрнең кулы йөрүе безгә бик ачык фаш булды: артельгә оешырга теләп унбиш кеше тарафыннан бирелгән гариза Низамыйның кантон җир бүлегендә эшләүче абзыйсы Садрый тарафыннан томаланылуы, Низамыйның үзенең кооперативка эшләгән исем астында сәүдәгәрләргә товар ташып ятуы, Күчәрбайның Таквә Сәхәү өстеннән судка язып биргән гаризасының һәм безнең Әлимгул өстеннән биргән гаризабызның суд тарафыннан каралмый ятуы шушы ук кешеләрнең этлеге икәнлеге һәммәсе дә шушы мәҗлестә үзара сөйләнгән гади сүзләр аркылы ап-ачык булып күз алдыбызга килеп бастылар.

Бу хәл ачылгач, Гаяз, кирәгеннән артык батырланып китә язып:

– Күрдеңме, Ильяс? Нәрсәләр белдек. Ә син… – диде.

– Тукта, тукта, кызма, сәке астында ятканыңны онытма, кая шулчаклы кычкырасың.

Гаяз миңа нәрсәдер дип җавап кайтара башлаган иде, кунакларның минем исемне телгә алуларын ишетеп туктаттым:

– Чү, тыңла, безнең дә исемнәр чыкты.

Шактый нык кызган Шәфыйк сөйли иде.

– Анавы малайлар ачуымны китерә, – диде ул.

– Нинди малайлар? – дип сорады Әлимгул.

– Әнә безнең авылның студент Ильясны әйтәм. Аның бер иптәше бар тагын, сабакы. Бөтен эшне бутыйлар шул малакасуслар. Алар әйткәнчә барып чыкса бит, әти, беләсеңме, бәгърем… – Ул ишектән кереп килә торган Сәхәү картка мөрәҗәгать итте. – Беләсеңме, әти бәгърем, ул малакасуслар теләгәнчә эш барып чыкса, безгә капут бит. Имәлиләр, Тешсез Ибрайлар безгә көн күрсәтә торган кешеләрмени? Әнә Күчәрбай нишләде бит! Шулар аркасында бит, үзеңә кул күтәрә бит!

Сәхәү малаен тынычландырырга теләде:

– Чү, улым, кызма, акыл белән эш итәргә кирәк. Әнә кунакларыңны кара.

– Әти бәгърем, – диде Шәфыйк, – мә әле. Безнең бүгенге шатлыгыбызны хөрмәтләп, бер яшь чагыңны исеңә төшер әле.

Кунаклар, Сәхәү карт кергәнне яңа күргән төсле, бары да аяк өсте басып картны зурладылар. Бөтенесе беравыздан аны эчәргә кыстадылар:

– Йә, бабай, йә, безнең соравыбызны кайтарма инде.

Сәхәү карт өстәл янына килеп җитмичә генә туктады. Үзен бик эре кыяфәттә тотып, сүзсез эчеп җибәрде.

– Мә, бабай, мә! – дип, аңа төрле яктан закуска суздылар.

Шәфыйкның безнең турыда сөйли башлаган сүзен Әлимгул дәвам иттереп китте:

– Ул малайлар минем өстән дә судка биреп маташалар бит әле. Бөтенләй эшне бутыйлар алар. Судья әйтә, алар биргән эш булгач, карамый яткырсаң да хәтәр, усал егетләргә охшыйлар, ди, штраф-мазар булса да салып котылырга туры килер, ди. – Ул кинәт каты итеп өстәлгә сукты, ямьсез кыргый тавыш белән кычкыра башлады: – Беләсезме, алар мине ничек мыскыл иттеләр, алар минем кулымнан бичәмне тартып алдылар. Хәзер Артыкбикә, аларга иркәләнеп, анда авылның астын өскә китерә. У-у… ул кыз! Юк, ул минем эчкән чагыма туры килгәне юк әле. У-у… мин аны! Юк, бу хурлыкка чыдый алмыйм мин, бүген таң алдында ул матур мәткә минем куенымда булыр. Ант итәм, йә минем куенымда булыр, йә кабер куенында булыр ул… Ә бу малай актыкларын… бу малай актыкларын нишләтеп тотасыз сез үз авылыгызда? Шуларны тыгар тишек табалмыйсызмыни сез? Шәфыйк дус, кая синең егетлегең?

Хатыннар арасыннан берәү чырылдап аңа каршы күтәрелде:

– Матур мәткә кирәкмени һиңә, елан?..

Ул хатынга сүзен әйтеп бетәргә ирек бирмәделәр. Сәхәү карт үзе сүз алды:

– Туктагыз, энеләрем, – диде ул һәм, кунаклар шаулашудан туктаганны көтеп, бер сүз дә дәшмичә торды. Шау-шу басылгач, тагын бер генә сүз әйтеп куйды: – Хатын-кызлар җәмәгате, барыгыз, теге якка чыгып, һава алмаштырып керегез… – Ул тагын, хатын-кызлар чыгып беткәнче, бер сүз дә әйтмичә торды һәм, бүлмәдә ирләр генә калгач, әкренрәк тавыш белән сөйли башлады: – Ул малайлар – безнең өчен куркынычлы малайлар. Беләсезме сез, егетләр, безнең тормышның бәхетле булуы нидән тора? Берәүнең бәхетле булуы өчен, икенче берәүләрнең бәхетсез булуы кирәк. Бу – пәйгамбәр сүзләре кебек хак сүз. Ә ул малайлар бөтен ярлы-ябагайны бәхетле итәргә азапланалар. Үз артларыннан гына чыгарып азапланмыйлар алар, аларның юлы бар. Безнең өчен бик куркыныч юл ул. Әгәр дә хәзер шунда, артель оештырып, авызын ачса үпкәсе күренергә торган Имәлиләр адәм рәтенә кереп китсә… Ә ул бик мөмкин, совет андыйларны бишкуллап күтәреп алырга тора; машина биреп куйса, атлар биреп торса, менә сиңа… Беләсеңме моның төбе кая бара? Бездән башка гына дөнья көтәргә омтылалар алар. Ул малайлар менә шуны чамалыйлар. Шуны төшендерергә маташалар алар халыкка. Әле дә яхшы, тәҗрибәләре юк, яшьләр, тиз төшендерә белмиләр. Югыйсә аларның кулында бик куркыныч көч бар…

– Соң, әти, нәрсә әйтергә итәсең моның белән, нишлик ул сабакылар белән?

– Без аларга каршы халыкны күтәрергә тырышып карадык – булмады.

– Соң, нишлик, дим, әти?

– Аларга көч алырга ирек бирү – үзебезне үзебез үтерү дигән сүз…

– Нишлик соң, дим, әти?..

– Шәфыйк, – диде Таквә Сәхәү, – менә бу турыга, сәке астына иел әле! – диде, нәкъ без яткан урынга төртеп күрсәтте.

– Нишлим мин анда? – диде Шәфыйк.

– Анда ул малай актыкларыннан гына түгел, аларга караганда усалраклардан да котылдыра торган әйбер бар.

– Ә, беләм, беләм, – диде Шәфыйк, лампа алып, сәке астына иелә башлады.

Мин ни эшләргә кирәклекне уйлап бетермәдем, Гаяз, кулына тоткан обрезын алга сузып, сәке астыннан атылып чыкты:

– Менә ул әйбер, безнең кулда! – дип кычкырып җибәрде ул.

Өй эчендәгеләр кинәт шашып, катып калдылар.

Сәхәү карт тавышын үзгәртмичә генә улына дәште:

– Улым, каушама, корылмаган мылтык бит ул… Син шушы егетне эзли идең түгелме соң?

Шәфыйк мич алдында яткан балтага үрелде һәм күз иярмәслек җитезлек белән Гаязга табан атылды. Мин, сәке астыннан яртылаш чыккан килеш «Тукта!» дип кычкырып, аның өстенә ташландым. Шәфыйк туктамады, шул ук кызулыгы белән кизәнеп, балта түтәсе белән Гаязның башына сукты. Миңа әйләнеп өлгермәде, шул ук секундта урам яктан берьюлы өч тәрәзәне бәреп ваттылар: берсеннән Имәли, берсеннән Күчәрбай, берсеннән Искәндәр өй эченә атылдылар. Алар артында тагын берничә комсомолец күренде.

– Кеше үтерәсезме? – дип кычкырып җибәрде Имәли.

Күчәрбай керә-керүгә Шәфыйкны бәреп екты.

Бу көтелмәгән хәлдән шашып калган кунаклар каршылык күрсәтә алмадылар.

Мин идән уртасында канга манчылып хәрәкәтсез яткан Гаяз өстенә капландым.

Yaş sınırı:
16+
Litres'teki yayın tarihi:
15 eylül 2021
Yazıldığı tarih:
1969
Hacim:
520 s. 1 illüstrasyon
ISBN:
978-5-298-04226-0
İndirme biçimi: