Kitabı oku: «Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы», sayfa 14
XXX
Гаязга сугылган балта тавышы еракларга ишетелде.
Кунакларның яшерен төстә алып барган бик күп кара эшләре фаш ителде. Тик Таквә Сәхәүләр төркеме тартышмыйча гына бирешергә теләмәде. Алар Гаязның үлемен дә үз файдаларына борырга азапландылар. Хәтта миңа бераз вакыт комсомол билетымнан аерылып торырга да туры килде. «Кеше өенә кереп, яшеренеп ятарга сиңа кем хокук бирде? – дип бәйләнделәр миңа. – Бәлки, сез анда явыз ният белән кергәнсездер», – дип, безне караклыкта гаепләмәкче булдылар, башыбызга да килмәгән бәлаләрне тагарга теләделәр. Мәсьәләнең шушы ягын куертып, сыйнфый ягын томалап калдырырга маташтылар алар. Тик миңа – артында Коммунистлар партиясе, совет власте һәм киң масса кебек таянычы булган кешегә – бу көрәштә җиңеп чыгу артык читен булмады. Гаяз белән бергә башланган изге эшне тормышка ашыру омтылышы өстенә иң якын иптәшемнең каны өчен үч алу тойгысы да килеп өстәлгәч, мин бөтенләй икенче кешегә әверелдем. Гаяз корбан булу белән аңарда булган батырлык, аңарда булган кыюлык үземә дә сиздермәстән миңа күчте; миңа гына да түгел, авылыбыздагы бөтен комсомолларга күчте. Гаяз башына сугылган кулак балтасыннан чыккан имәнеч тонык тавыш Таквә Сәхәү бүлмәсендә генә калмады, безнең активлык белән көчәйтелеп, еракларга яңгырады. Тиз арада волость, кантон оешмаларын үтеп, үзәккә ишетелде. Газеталарда язылды. Моңарчы күтәрелеп тә томалана килгән мәсьәләләр яңарып калкып чыктылар. Нәтиҗәдә Таквә Сәхәү, аның улы Шәфыйк, Әлимгул һәм алар компаниясеннән тагын берничә сәүдәгәр кулга алындылар.
Зоя үзе үк безнең авылны ташлап каядыр китте, Маһибикә урамда очраган чакларында да миңа күренмәс булып калды.
Ниһаять, безнең авылда егерме дүрт хуҗалыкны эченә алган авыл хуҗалыгы артеле оештырылды, ул артельгә «Агыйдел» исеме бирелгән иде. Артельнең председателе Ибрай булды.
Шундый зур җиңүләргә ирештек. Ләкин көрәш бетмәгән, дошман коралын ташламаган иде әле. Бу шау-шулы вакыйгалар чорында төрле нечкә хәйләләр белән исән калган Низамыйның коточкыч кабахәтлекләрен күрергә, хезмәт ияләренең актив көрәшчеләре сафына баскан Күчәрбайның тормышын корбан итә язып калу хәсрәтләрен дә кичерергә туры килде безгә.
Соңгы вакытларда Күчәрбай совхозга кереп эшли башлаган иде. Ул инде үзе бөтенләй совхоз эшчесе булып киткән булса да, безне онытмый, безнең белән һәрвакыт багланыш тота, «Агыйдел» артеленең совхоздагы вәкиле хезмәтен дә үти иде.
Августның ахыргы көннәреннән берендә безнең артельгә совхоздан трактор килергә, артельнең Яшел Елга тамагындагы чирәмен сөреп бирергә тиеш иде. Без – комсомоллар – бу көнне түземсезлек белән көттек. Авылыбызга беренче тапкыр трактор килү вакыйгасына бәйрәм төсе бирергә әзерләндек. Иртәгә трактор киләсе көннең кичендә мин комсомоллар белән озаклап әңгәмә уздырдым. Без бергәләп тракторны каршы алу, бу вакыйгага халыкны оештыру планнарын сыздык.
Беренче әтәчләр кычкыруы басылган вакытта гына кайтып йокларга яттым.
Иртәгесен мин трактор гөрләвен ишетеп уяндым. Көн яктырып җитмәгән иде әле. Башымда «Ах, без көткәннән иртәрәк килде, каршы алырга җыелып та өлгерә алмадык» дигән уй чагылып узды. Безнең авыл өчен яңа булган трактор тавышына башкалар да уянганнар иде. Алар белән сөйләшеп тормадым, аннан-моннан киендем дә тизрәк урамга чыктым.
Ул көнге иртә авылыбызда булган башка көннәрдәге иртәләрнең берсенә дә охшамаган иде. Гадәттә тонык күл кебек тыныч була торган авыл иртәсенең тирән тынлыгын бүген яңа тавыш, көчле тавыш – мотор тавышы җимерә; бу тавышка сискәнеп, гадәттәгедән иртәрәк уянган халык берәм-берәм капка төпләренә чыга. Бөтен җирне, бөтен өйләрне тетрәткән бу яңа тавыш астында миңа әллә кайчаннан бирле бик якыннан таныш булган урамнар да, кешеләр дә әллә ничек яңа булып күренәләр; бу яңалык кызык та, күңелле дә, шуның белән бергә бераз куркыныч та булып тоела иде.
Шундый тойгылар белән чолганган хәлдә, трактор тавышы килгән якка – авылның көньяк очына таба йөгердем. Күп тә үтмәде, көчле трактор үкерүенә аралашып, кешеләр кычкырышкан тавышлар ишетелә башлады. Һәлакәт алдында калып, котлары алынган кешеләр кычкыруына охшый иде ул тавышлар. Бөтен тәнемне билгесез курку чолгады. Куркыныч тавышларның Имәлиләр өе ягында ишетелүе миндәге куркуны тагын да көчәйтте. Үземне үзем онытып, барлык көчемә чаба идем мин.
Имәлиләр йортына таба борылуга, минем күзләремә бөтен тирә-якны томалаган ниндидер төтен болыты күренде. Трактор тавышына аралашып ишетелгән куркыну авазлары бу болытның дәһшәтен тагын да арттырдылар. Янгын дип уйладым мин. Ләкин миңа янгын булып күренгән нәрсә төтен түгел, тузан болыты булып чыкты.
«Нәрсә бу? Нинди кайнашу? Нинди ыгы-зыгы? Нинди давыл күтәрелгән анда?»
Шушы сорауларга тизрәк җавап табарга теләп, алга – давылның эченә атылдым.
Күземә беренче ташланган нәрсә трактор булды. Тракторчысын югалткан ялгыз трактор, өч төрәнле сабанын өстерәгән хәлдә, кайдандыр – ындыр араларыннан үтеп, кибәннәрне аударып, читәннәрне, киртәләрне җимерә-җимерә, авылга кереп килә иде. Мин килеп җиткәндә, ул кемнеңдер кара мунчасын җимереп үтеп (тузан болыты күбрәк шул мунчадан күтәрелгән булган икән), Имәли каралтылары өстенә килә иде. Бу минутта котырган үгезгә охшаган трактор, Имәлинең тотылып бетмәгән килеш искергән арт читәнен сытып узып, юкәгач белән балчыктан гына әтмәлләп ясалган өенә һөҗүм итә иде. Тирә-якны сырып алган халык, аптырашта калып, нишләргә белми чәбәләнә, йөгергәли, берсе әйткәнне берсе тыңламыйча кычкырыша. Колак тондыргыч шау-шу арасында:
– Күсәк белән, күсәк белән!..
– Якын барма!
– Тәгәрмәченә, тәгәрмәченә!
– Борып җибәр, борып! – дигән авазлар гына аңлашылып кала иде.
Үзе бер кат эчке күлмәктән генә булып, тәненең ачык җирләре комач кебек кызарган Имәли, кулына тоткан озын күсәге белән тракторны туктатырга, өе өстенә җибәрмәскә азапланды да, эш чыкмаслыгын күреп, күсәген трактор өстенә ыргытты һәм, кулын селкеп, төкереп куйды. Йөзендә ачулану да, елмаю да күрдем мин аның. Иреннәре кызу-кызу хәрәкәтләнделәр, ул нидер әйттеме, сүгендеме – трактор тырылдавы арасында бер сүзе дә ишетелми калды.
Мин ни булганын да төшенеп өлгермәгән идем әле. Һичнәрсә белән исәпләшергә теләмәгән көчле машина, үче бар төсле, туп-туры Имәлинең өен сөзде. Шактый өлеше җиргә сеңгән черек каралты машинага каршылык күрсәтә алмады, шатырдап җимерелде. Трактор, аның стенасын тишеп, эченә керде. Трактор өстенә балчык өйнең черек салам түбәсе ишелде. Түбә өстендә морҗа хезмәтен үтәп утырган иске төпсез чүлмәк, атылып төшеп, урам уртасына кадәр тәгәрәп китте. Беркем бер сүз әйтергә өлгермәде, трактор өйнең икенче як стенасын ишеп үтеп чыкты. Аның өсте салам белән, чүп-чар белән капланган иде. Ләкин ул аңа карап кына тукталырга теләмәде, өстен каплап алган чүп-чарны үз дырылдавы белән селкеп төшерә-төшерә, алга омтылуында дәвам итте. Унбиш-егерме адым чамасы алда торган икенче бер агач өйгә турылап бара иде ул.
– Трактористы кайда? – дип кычкырдым мин.
– Беркеме дә юк, үзе генә килде.
Бу җавапны кем биргәнен дә белмәдем, туп-туры котырган машинаның өстенә атылдым. Совхозда булган вакытларда мин аны ничек ходка җибәрү, ничек туктату юллары белән танышкан идем, ярап калды. Артыннан җитеп, ике тәгәрмәч арасыннан өстенә үрмәләдем дә күз ачып йомганчы утыргычына килеп утырдым. Бер үк вакытта сул кулым белән рульгә тотындым, уң кулым белән сузылып, маятканы аска бордым һәм ике аягым белән берьюлы ике педальгә бастым.
Трактор кемнеңдер эт оясы өстенә басып туктады. Әле генә кот очырган ерткычка охшап үкергән машина, күсәкләр белән коралланган унлап кешегә бирешмичә өйләр өстенә һөҗүм иткән сукыр батыр, кинәт юашланып, бөтенләй куркынычсыз булып калды. Хәзер инде һәркем, аның янына килеп, кулы белән тотып карый. Хәзер инде балалар да аның өстенә менә ала.
– Әләләй, кулны пешерә.
– Җен көчләре бар икән үзендә, әй.
Мин машина өстеннән сикереп төшүгә, бер карчык муеныма килеп асылды. Аркамнан сөеп, елый-елый рәхмәт укырга тотынды:
– Ай рәхмәт, балам, гомерең озын булгыры. Өйсез калдыра язды бит монавы, каһәр суккыры нәстәкәй. Балалар белән урам уртасында калсаң, кая барыр идең.
Әле генә акырып елашып, күз яшьләре белән битләрен чылаткан балалар көлешә-көлешә трактор тирәсендә уралалар, аның тәгәрмәчләренә бармак очларын тидереп-тидереп алалар иде.
Мин, аларны калдырып, Имәли янына килдем.
Имәли, җиңе белән маңгай тирләрен сөртә-сөртә, җимерелгән өенә карап тора, ике баласын ике яклап үзенә кыскан хатыны нәрсәдер әйтеп-әйтеп елый иде.
– Әйт әле, Имәли абзый, нәрсә булды бу? – дип сорадым мин.
Имәли башта хатынын тынычландырды:
– Елама, карчык, кеше көлдермә шул карга оясы өчен елап. Өй түгел иде бит ул, кабер иде. Ничек котылырга белми идем ләгънәттән, рәхмәт тракторга. Моңардан да начар өй салмабыз. Без хәзер артель кешеләре.
– Нәрсә булды соң бу, Имәли абзый, ничек булды? – дип соравымны кабатладым мин. – Кем алып килде ул тракторны безнең авылга?
– Җен алып килгәндер. Кеше алып килсә, күзгә күренер иде.
– Шаяртма әле, Имәли абзый, монда бер сер булырга тиеш.
– Белмим, җанкисәгем, ничек килгәндер. Читәннәрне сындыра-сындыра, кибәннәрне аудара-аудара, киртәләрне җимерә-җимерә берүзе килде.
– Алай булгач, аның кешесе нинди дә булса бер бәхетсезлеккә очрап төшеп калган.
Имәли сискәнә калды.
– Белмим шул, ни булыр икән?
Бу арада безнең тирәгә җыелып өлгергән зур төркем халык арасыннан безнең алдыбызга Ибрай килеп чыкты. Күңел тыныч вакытта аның мөлаемлыгын арттырып күрсәтә торган озын мыеклары бу минутта Ибрайны куркыныч кешегә охшаталар иде.
– Бер явызлык бар монда, егетләр, – диде ул. – Дошман кулы бу. Эзләргә кирәк трактористны.
– Әйдәгез, – дидем мин, – трактор эзе буйлап барабыз.
Мин трактор эзе буенча, ауган читәннәр, җимерелгән киртәләр аркылы үтеп, ындырлар артына – яланга таба йөгерә башладым. Тирә-якны капларлык күп булып җыелган халык, җепкә тагып тартылган төсле, минем арттан өстерәлде. Шулчаклы күп халык бергә җыелган булуга карамастан, беркем сөйләшми, тик камылларны кыштырдатып баскан тонык аяк тавышлары һәм ашыгып атлаудан күкрәкләренә сулышлары капкан кешеләрнең мышнаулары гына ишетелә иде.
Трактор эзе буйлап без шактый җир киттек. Бик күп ызаннарны, чокыр-чакырларны, әле урылып алынырга өлгермәгән тары җирләрен аркылы кисеп үткән сырлы тәгәрмәч эзләре безне һаман югарыга алып бардылар. Яшел Елга тамагындагы зур чирәмлекне узып бераз баргач кына ат юлына барып чыктык без. Юл белән аз гына баргач та, юлның урман кырына якынлашкан турысында җирдә яткан кеше гәүдәсе күренде. Аны күрүгә адымнар да, йөрәк тибешләре дә ешайдылар. Якыная төшкәч, җирдәге гәүдәнең акрын гына кыймылдаганлыгы сизелде һәм, нидер әйтергә теләп, авыр ыңгырашуы ишетелде.
Шактый еракка сузылган юлсыз җирне йөгерә-атлый узып арыган кешеләр, барлык көчебезне аякларыбызга биреп, ыңгыраша-ыңгыраша җирдә аунаучы бу бәхетсез кеше янына ашыктык.
Бите-башы канга, тузанга буялып, адәм кыяфәтен югалткан бу кеше янына килеп җитүгә, бөтен кан тамырларым буенча чирканчык салкын йөгерде, чәч төпләрем кызып кымырҗый башладылар.
– Күчәрбай бит бу! Күчәрбай!
– Әйе, шул икән, мескен!..
Күчәрбай үз янына авыл халкы җыелып килгәнне дә сизмәде булса кирәк, беребезгә дә күтәрелеп карамады. Ул, терсәкләре белән җиргә таянып, авыр гәүдәсен көч-хәл белән өстери, үзе, авыр ыңгырашып, канга күбекләнгән авызы белән нидер әйтергә азаплана иде.
– Күчәрбай, – дидем мин йомшак тавыш белән, – ни булды сиңа? Нишләттеләр сине?
Минем бу соравым аңа ишетелмәдеме, әллә ишетелеп тә Күчәрбай аны аңлый алмадымы, ул һаман да күтәрелеп карамады. Тик бу юлы аның сүзләре бераз ачыграк булып чыктылар.
– Юк, еланнар… Күчәрбай үлмәс… Күчәрбай рабочий ул…
Мин аның башы янына тезләндем:
– Күчәрбай, сиңа ни булды? Нишләттеләр сине?
Күчәрбай беразга хәрәкәтсез калды. Аннан соң җиргә караган кара күзләрен акрын гына миңа күтәрде.
– Ильяс?
– Әйе, мин. Нишләдең син, Күчәрбай?
– Һу! Һу эсәм…
– Су? Хәзер су табарбыз. Кем тиде сиңа?
– Белмәем. Фар яктыһында Пуләнгә охшаган шәүлә…
Ул башка сүз әйтә алмады. Җиргә таянган терсәкләре хәлсезләнеп, бушап киттеләр. Ул сөяксезгә әверелгән төсле ишелеп төште.
Мин сикереп тордым. Гадәттә, салмаграк хәрәкәтләнергә ярата торган уйларыма ул җитезлек кайдан килгәндер, үзем дә аңламаган кызулык, ачыклык белән янымдагыларга эшләр куша башладым.
– Имәли абзый, син хәзер авылга кайтып ат җик тә Базарлыга чап. Милиция белән врач алып кил.
– Хәзер була, – диде Имәли, яшь малай җитезлеге белән күздән югалды.
– Искәндәр, син хәзер Сәләхи белән авылга кайт та Пуләнне эзләп тап. Беркая җибәрмәгез.
– Ибрай абзый, әйдә тот!
Без Ибрай белән икәү саклык белән генә Күчәрбайны җирдән күтәреп алдык. Аны ипләп кенә беләкләребезгә яткырдык. Тагын берничә кеше, безгә кушылып, хәрәкәтсез яткан Күчәрбайны күтәрешергә ярдәм иттеләр. Без аны, мөмкин кадәр селкетмәскә тырышып, авылга таба алып киттек.
Мин Күчәрбайны туп-туры үзебезнең өйгә алып килмәкче идем, Ибрай ирек бирмәде. Ул, мәсьәләне күптән хәл кылып куйган төсле кырт кисеп:
– Миңа алып барабыз! – диде.
– Юк, Ибрай абзый, мин аны үземә алып кайтам, үз кулым белән тәрбиялим, – дип каршы төштем.
– Юк, энем, – диде Ибрай. – Син минем хәтле тәрбияли алмассың. Минем үзем ясаган аптекам бар. Врачларда булмаган дарулар бар миндә. Үзем ясаган дарулар – ышанычлы дарулар. Күчәрбайны мин өч көндә кеше итәм.
Бу эштә Ибрайның кодрәтенә ышана идем мин. Чөнки аның һәр елны җәй башлану белән төрле үләннәр җыюы, шул үләннәрдән ясалган дарулары белән авылдагы бик күп авыруларга ярдәм күрсәтеп килүе миңа яхшы билгеле иде. Каршы тормадым. Авыруны аның өенә алып бардык.
Ибрай чыннан да дөресен әйткән булып чыкты.
Ибрайның дарулары һәм абзыйсының бәхетсезлеккә очравын ишетү белән безнең авылга килеп җиткән Артыкбикәнең тәрбияләве нәтиҗәсендә Күчәрбайның сәламәтләнүе бик тиз алга барды. Өч көн үтүгә, ул үзен шактый яхшы хис итә, безнең белән озак-озак сөйләшеп ятарга хәленнән килә иде инде.
Бу өч көн эчендә безнең авылда тагын да зур-зур вакыйгалар булып алды. Күчәрбайның шик тотуы буенча кулга алынган Пулән бу җинаятьнең аның кулы белән эшләнүен һәм бу пычрак эшкә аны Низамый мәҗбүр итүен ачып биргән иде. Алар икесе дә Таквә Сәхәүләр артыннан җибәрелделәр.
Күчәрбай урынына яңа тракторист килеп, Яшел Елга тамагындагы күп еллар буенча сөрелмичә яту аркасында чирәмгә әверелеп беткән җирне сөреп ташлады. Бу хәлгә хәйран калган халык арасыннан тагын берничә кеше артельгә керергә теләк белдерделәр.
XXXI
Көзге аяз көн. Зәңгәр күк җилегендә тезелеп-тезелеп кыр казлары, кыр үрдәкләре оча. Тонык саф һавада ап-ак мамык төсле пәрәвезләр йөзә. Җәен ямь-яшел булып күпереп утырган урманлы тау сары, кызыл, соры төсләргә кереп алаланган. Тугайлыктагы зелпе куаклыклары яшел әле. Куаклар тирәсендәге үләне чабылып алынган җирләргә, яңадан чабарлык булып, бөдрә курпы үскән. Һава җиләс. Тын алырга рәхәт. Чебен-черкиләр дә уңайсызламыйлар…
Кучерда минем абзый утыра. Түрдә, тарантас читәненә арка терәп, Артыкбикә белән мин. Без күптән түгел булып үткән яңгырдан соң тузаны басылган такыр, ялтыр юлдан, җирән атны акрын гына йөгертеп, шәһәргә укуыбызны дәвам итәргә китеп барабыз.
Минем йөрәгемдәге басыла башлаган яра бу юлга чыгу белән яңадан кузгалды.
– Ах, Гаяз да булса, нинди күңелле булыр иде, – дип куйдым.
Артыкбикә тирән итеп көрсенде.
– Үзенең җиңешләрен үзе күрә алмады, мескен! – диде ул.
Аның күзләрендә күренгән яшь бөртекләре мине дә йомшарттылар.
Бу вакытта инде мин Артыкбикәне Гаяз исән вакыттагы яратуым белән яратмый идем: Гаязны яраткан ярату белән ярата идем мин аны. Аның да миңа булган әүвәлге шаян карашлары беткән, алар урынына гади, ачык – көрәштәш иптәшлек мөнәсәбәте урнашкан иде. Исән вакытында бу кызга карата мине көнләштергәләп куйган иптәшем Гаязны югалту кайгысы безне шулай тигезләде. Артыкбикә белән мин егет белән кыз булып түгел, ике тигез иптәш булып калдык.
Яшел Елга тамагын үтеп, кечкенә тауга күтәрелүгә, безнең каршыбызда кап-кара диңгез төсле җәелеп яткан киң сөргән җир ачылды. Күп еллар буенча сөрелмичә чирәмгә әйләнеп, Ибрайның күзен кыздырып яткан җир иде ул.
Шактый еракка җәелгән бу җирне үтүгә, урман буенда, өелеп-өелеп утырган куаклыклар арасында таралган вак-вак басуларны бергә кушып, сөреп йөрүче сабанчылар күренде. Алар – «Агыйдел» кешеләре – үзләренә бирелеп тә, агач араларында булу сәбәпле, совхоз тракторы сөрми киткән җирләрне туңга сөреп калдырырга чыкканнар иде.
Без өчебез дә алардан күзебезне ала алмадык. Бөтенесе бер тирәгә җыелып, алар өмәгә охшап күренделәр. Сабанчылар арасыннан кемдер аерылып читкә чыкты һәм, кулын болгап-болгап, безгә кычкыра башлады. Тавышы яхшы ишетелсә дә, сүзен аңлый алмадык.
– Әйдә, абзый, бор, булмаса, атыңны. Шулар яныннан узыйк. Югыйсә саубуллашып та булмады.
Артельдә бергә эшләгән «иптәшләре» н танып өлгергән җирән ат җанланып китте – кешни-кешни, сабанчылар янына юыртты.
Безгә кычкыручы кеше Имәли иде.
– Безнең белән күрешмичә дә китеп барасыз, ай-яй, – дип үпкәләде ул. – Ә безнең монда беребездә дә шырпы калмаган. – Ул, төреп колак артына кыстырылган тәмәкесен авызына кабып, минем янга килде. – Кабыз әле, Ильяс.
Без килеп җитүгә, икешәр төрәнле яңа сабаннар берәм-берәм сөрүдән туктадылар. Сабанчылар әкренләп кенә безнең янга җыелдылар. Куыш тирәсендә маташучы Ибрай озын мыеклы кешеләргә генә хас булган киң елмаюы белән каршыбызга килеп басты.
– Киттегезме инде, балалар? – диде ул. Үзе җавап биргәнебезне дә көтмичә кайгырып куйды. – Яхшылап озатып та булмады бит, китүегез эш вакытына туры килде.
Имәли, авыз тутырып тәмәке төтенен суыргач, авыр эштән соң тынычлап ял иткән кеше төсле, көр, иркен тавыш белән сөйли башлады:
– Киткән вакытта сезгә шуны тагын бер кат әйтеп калыйм, алтыннарым, безнең өчен башыгызны кызганмадыгыз, рәхмәт. Тик минем теге сүзләрне онытмагыз. Кулаклар бетмәгән әле. Алар менә хәзер безнең «Агыйдел» не буарга азапланырлар. Башка авылларда яңа артельләр төзергә комачаулыйлар. Менә шуны әйтәм мин, хөкүмәт алар турында ни уйлый икән? Шуларны, кеше үтергәннәрен көтеп тормыйча ук, Себер җибәрергә ярамый микән? Аннары килеп, кантон бик ерак, кирәк вакытта барып әйләним дисәң, әллә ничаклы гомер кирәк. Крестьянга уңайсыз бит. Хөкүмәт шул турыда ни уйлый икән? Шул кантоннарны күбәйттереп, авылларга якынрак китереп булмый микән?
Башкалар Имәлинең бу сүзләреннән көлештеләр:
– Иптәш Калинин урынына куйсаң нишләр иде икән бу Имәли?
– Нигә? – диде Ибрай җитди тавыш белән. – Калинин безнең кебектән Калинин булган кеше ул.
Мин дә аларның фикерен куәтләдем:
– Дөрес әйтәсез, абзыйлар. Ләкин Совет хөкүмәте партия хезмәт ияләренә нәрсә кирәкне беләләр.
– Әйтсәң дә зарар итмәс бит, үзебезнең хөкүмәт, – диде Имәли.
– Дөрес әйтә ул безнең партизан! – диделәр башкалар.
Барысы белән дә саубуллаштык. Хат язышып, хәбәрләшеп торырга сүз бирештек.
Саубуллашкан вакытта Артыкбикә үз авылларын да искә төшерде:
– Безнең Кинҗәне дә онытмагыз. Анда Рабига җиңгә – яңа председатель. Ярдәм кирәк булганда ташламагыз.
– Һа, Рабига җиңгә – үзе безнең кебекләрне өйрәтерлек җиңгә ул, – диде Имәли.
Бөтенесе белән күрешеп кузгалып киткәч, безне тагын туктаттылар. Артыбыздан Ибрай йөгереп килде:
– Кая, бер-ике шырпы калдырып китегез инде, утыбыз беткән. Куна ятып эшлибез бит. Шуның өчен генә кайтып йөреп булмый.
Мин аңа шырпы калдырдым:
– Мә, Ибрай абзый, сүндерми саклагыз, ут кирәк булыр.
Ибрай аз гына уйланып торды да елмаеп куйды, һәм, бөтен тирә-якка ишеттерергә теләгәндәй, көчле тавыш белән кычкырып калды:
– Тыныч булыгыз, сез калдырган утны сүндермәбез!
1935
Безнең авыл кешесе
I
– Мин ялгыштым. Мужикны эт белән тиңләп ялгыштым. Кем икмәк күрсәтсә, шуңа ияләшә ул мужик, дип уйладым мин, ялгыштым. Эт булып чыкмады мужик, бүре булып чыкты. Икмәкне дә, икмәк сузучы кешенең үзен дә ашый торган усал бүре булып чыкты ул…
Бу сүзләрне Миргали әйтте. Кулына аракы салынган кечкенә рюмка тоткан килеш, өстәл өстендә торган түгәрәк көзге каршына басып, үзенә үзе әйтте ул бу сүзләрне. Көзгедә күптәннән кырынмаганга күрә басып киткән сирәк сакал белән ямьсезләнгән яңакларын, авыр хәсрәт сөреме белән каралып, тирәнгә баткан күзләрен күргәч, аңарда үзен үзе кызгану тойгысы көчәйде. Тирән итеп көрсенде. Кулындагы рюмкасын, бушатмаган килеш, әкрен генә өстәлгә куйды:
– Их, Миргали, – диде ул, көзге эчендә күренгән үз шәүләсенә карап башын чайкады, – беттең син, егет. Хәзер синең баскан эзләреңнән ут чыкмый. Авызың белән кош тота алмыйсың син хәзер. Барасы юлларың караңгы, хурлыклы, мыскыллы синең! Җиңелдең, Миргали, җиңелдең! Бикташев җиңде сине. Бөтенләй тискәре ягың белән әйләндереп салды сине Бикташев.
Ул тормыш көймәсенең ничек итеп бүгенгә кадәр батмый килүен, нинди текә борылышларда да койрыкны кирәк якка борып өлгерә алуларын башыннан кичерде.
Аның тормыш юлы, чыннан да, карак юлы кебек катлаулы булды. Совет хөкүмәте төзелгәннән бирле чыгып килгән законнарның һәммәсе дә аның тоткан юлына, аның максатларына каршы төштеләр. Теләгенә ирешү өчен ул законнарның йә астыннан, йә өстеннән үтеп китәргә, йә закон куйган ярыкларга сыярлык булып нечкәрергә, йә булмаса, законның үзен кулга төшереп, аның ярыкларын зурайтырга кирәк була иде аңа.
«Кемнең кулында мал – шуның кулында власть» иде аның лозунгы.
«Бу дөньяда зур дәүләткә ирештерә торган юлларның иң турысы, иң хәләле – сәүдә кылу», – ди торган иде аның әтисе, исән чагында.
Миргали әтисенең сүзен тотты. Мал табу өчен иң туры юл дип, сәүдә юлына керде. Тик аның бу юлы совет власте тоткан юл белән килешә алмаганлыктан, аңа бик нечкә борылышлар ясарга, тышкы кыяфәтне бик еш үзгәртеп торырга туры килә иде. Һәм ул бервакытта да сәүдәгәр исеме күтәрмәде. «Мин хөкүмәт кешесе», – дип кенә җибәрә иде ул. Кирәк булган вакытта үзенең «хөкүмәт кешесе» икәнлеген документлар белән дөресләргә дә кулыннан килә иде. Чөнки ул күп вакытта «агент» булып гомер уздырды. Шәһәр өчен тире җыю, эчәк җыю, күкәй җыю, чүпрәк-чапрак җыю кебек эшләрнең берсе дә калмады аңардан. Ул яллаган атларга шәһәргә барган чакта чимал төялсә, кайткан вакытта да буш булмый торган иде аның йөкләре. Авыл өчен иң кирәк әйберләрне үз акчасына алып кайта да аларны, базарга чыгармыйча гына, вак сәүдәгәрләргә бүлеп бирә иде ул. Шулай итеп, аның шәһәр белән авыл арасында һәр уравы өч-дүрт йөз саф файда китерә торган иде. Бу уңышларга карап, бервакытта да акылын югалтмый, киләчәген уйлый, йорт-җиһаз арттыруның да чиге барлыгын сизә; яхшы сбруйлар белән җигелгән бердәнбер ат, ике сыер, ике бүлмәле, зур чоланлы, калай түбәле бер өй, бер келәт белән канәгатьләнә иде аның нәфсесе. Тормышның тәмен белеп яши иде яшәвен. Кигәне килбәтле, ашаганы ләззәтле, эчкәне гайрәтле булсын иде аның. Зур файда итеп кайткан чакларында агай-энене җыеп сыйларга, этажерка өстендә утырган граммофонны борып җибәреп, аңа кушылып җырларга, кечкенә малаен «Әпипә» көенә биетергә ярата торган иде.
Шул тормышыннан риза иде ул. Шул тормышны кулыннан ычкындырмаска, аны гомер буена җитәрлек итеп ныгытырга тырыша иде. Күрше-тирә хассынмасын дип, Алла сораган бар изгелекләрне эшли, вакыты булганда, намазын да калдырмый, ятим карчыкларга сәдака өләшә, аптырап килгән ярлы-ябагайны да буш җибәрми иде. Шуның аркасында күрше-тирәдә аның исәнлегенә дога кылмаган карчык, аңа бер-ике сум бурычлы булмаган ярлы юк иде. Шул ук вакытта үзен хөкүмәт каршында файдалы кеше итеп күрсәтү кирәклекне дә исендә тота, үз акчасына клуб өчен флаг алып бирә, газеталар яздыра, хәтта, вакыты туры килгәндә, яшьләр белән спектакльләрдә дә катнаша иде ул… Шәп иде ул чакта аның тормыш…
Болар һәммәсе дә күптән күрелгән төш шикелле генә булып тоелды Миргалигә. Ул тагын бер тапкыр озын итеп көрсенде. Аннан соң кинәт шап итеп маңгаена сукты да ашыгып рюмкага үрелде. Рюмка күз иярмәслек җитезлек белән авызга күтәрелде, һәм аракы күз ачып йомганчы ялт итеп юкка чыкты. Миргали башындагы уйларын таратмакчы, аракы белән бераз күңелен тынычландырмакчы булган иде. Ләкин булдыра алмады. Уйлар аны калдырмадылар. Аның хәтерендә яңадан үткән юллары терелде. Авыл хуҗалыгын социализм нигезендә яңабаштан кору чоры башланып, сәүдә эшләренең киләчәге начарга киткәч, койрыкны бөтенләй икенчегә борып җибәрүе: авылда үзе башлап колхоз оештыруы, бу эштә хөкүмәт һәм партия каршында ышаныч казанып, партиягә кандидат булу дәрәҗәсенә барып җитүе, шуның аркасында колхозның башында утырып, үзенә уңайлы формада эш алып барулары, тормышның тезгенен ычкындырмас өчен, кемнәрне май белән, кемнәрне кан белән юулары, бу эшләрнең һәммәсенең дә искиткеч шомалык белән үтеп китүләре бер-бер артлы аның хәтерендә җанландылар…
Ул тагын бер тапкыр көрсенде:
– Нишләдем мин? Ничек итеп болай буласын алдан сизеп өлгермәдем соң? Ничек мин бертөрле дә юл таба алмадым? Эләктем, яңадан ычкына алмаслык булып эләктем…
Ул әле үзенең күптән түгел генә партия кандидаты булган килеш колхозда председатель булып торуын, яшерен юллар белән күпме икмәк озатуларын, калган икмәкне колхоз эчендә бүлеп бетереп, хөкүмәт заданиесенең яртысын да үтәмәүләрен, «мужик ул эт белән бер, икмәк бирсәң, кулга ияләшә ул, теләсә нинди куркынычлардан да саклап алып калырга тырыша ул сине» дип уйлауларын башыннан кичерде:
– Мин эшләгән махинацияләрнең барысын да белмиләр бит әле; озатылган икмәкләрнең күпме булуы да, завхоз үтергән атның кая китүе дә, эшләмәгәннәргә язылган трудоденьнәр дә тикшерелмәгән бит әле. Алар тикшерелер. Миңа бер чакрымнан сәлам биреп китә торган, миңа булган ике-өч сум бурычыннан куркып, һәрвакытта телләрен тешләп килә торган сәләмәләр дә телгә килерләр. Алар әйтмәгәнен калдырмаслар, әллә кайчан онытылып беткән эшләрне искә төшерерләр. Әйе, төшерми калмаслар. Башланды шул инде. Ә башланган эш төбенә хәтле җитми тукталмый. Тамырыма чаклы казырлар… Их, Миргали, алдагы юлларың караңгы синең хәзер, бүген-иртәгә хурлыклы төрмә көтә сине! Ә чыгарга юл юк. Минем өчен барлык юлларның да башы бикләнгән. Миңа нишләргә? Юлсыз калган кешеләр нишлиләр?!
Ул, үз шәүләсеннән үзе җавап көткән төсле, озак итеп көзгегә карап торды. Тик көзге эчендә дә шул ук аптыраштан башка билге күренмәде. Миргали кинәт өстәл астына иелде дә яртыга төшкән литрны өстерәп чыгарды. Аны ашыга-ашыга рюмкага бушатып эчә башлады.
Рюмкалар берсе артыннан берсе аның авызына менеп төшкәндә, бүлмә яктан хатыны килеп чыкты да, тиз-тиз адымнар белән Миргали янына атлап, аның кулларын тотты, каты текәлеп күзләренә карады:
– Нишлисең син? Акылдан яздыңмы? Кунакларың килгәнче аяктан егыласың бит!..
Миргали кулындагы рюмкасын сүзсез генә өстәлгә куйды. Хатынына йөзе белән әйләнеп, бөтен авырлыгы белән аның күкрәкләренә капланды:
– Исереп булмый, Фатыйха, исереп булмый… Чәчләрем агара минем, Фатыйха, күзгә күренеп агара…
– Ятып тор син, тынычлан бераз, артык борчыласың, кирәгеннән артык. Әйдә ятып тор, кунакларны болай каршы алу килешмәс.
Фатыйха аны, күкрәгенә яткырган килеш кочаклап, сәкегә таба өстерәде. Тик Миргали ятарга теләмәде. Фатыйхадан аерылып, гәүдәсен турайтты. Бернәрсә дә булмаган төсле, тыныч тавыш белән бритва сорады:
– Кая, Фатыйха, бритваны алып бир әле, кырынып алыйм, чыннан да, кунакларны болай каршы алу ярамас.
– Тиз килерләрме соң алар, ашны өлгертимме?
– Өлгерт, өлгерт. Маеңны кызганма, Фатыйха, майламыйча бернәрсә дә шумый. Кая, миңа бритваны алып бир дә өлгерт!
Фатыйха сәке өстендә торган сандыкны ачты. Сандык йозагының сәгать суккан төсле тавыш чыгарып шаң-шаң килүе Миргалигә тагын үткән көннәрен хәтерләтте. Ләкин ул инде уйларга бирелмәде. Бритваны алып чалбар кесәсенә тыкты да ишек төбендәге җиз таз эчендә утырган комганга үрелде.
– Сабын белән җылы су әзерләп куй әле, Фатыйха, мин тышка чыгып керәм…
Фатыйха сандыкны шаңгырдатып бикләде дә бүлмәгә керде. Миргали тышка чыкты…
Тышта тәнгә рәхәт биреп торган салкынча яз һавасы каршылады аны. Ул батып бара торган кояшка ка- рады:
– Бата минем кояшым, бата. Яңадан чыкмаска ба- та…
Ул тиз-тиз адымнар белән караңгы лапас астына атлады. Лапас астында аны мәче туе каршылады. Мәчеләрнең бәхетле тормышыннан көнләште Миргали:
– Аларның өметләре бар, алар үрчергә йөриләр әле, ә мин?..
Ул, комганын җиргә утыртып, кесәсеннән бритваны чыгарды. Әкрен генә ачты. Бармагына каптырып, үткенлеген карады. Аннан соң аны әкрен генә югары күтәреп, йөзе белән бугазына куйды. Җинаять өстендә тотылган караклар төсле икесе ике почмакта акаешып утырган соры мәчеләр, куркыныч тавышлар белән мыраулашып, лапастан тышка атылдылар…
Бик зур эшләрне, бик зур җинаятьләрне тирән тынычлык белән эшли ала торган Миргали бу урында тынычлыгын югалтты. Үткен бритваны йөзе белән бугазына куйган килеш уйга чумды. Аның башына тынгысыз сораулар килде: «Белеп ашыгасыңмы, Миргали? Эшлисе эшләреңне эшләп бетердеңме? Синең бу кыланышың Бикташевны артык зурлау түгелме? Шулай бик җиңел биреләсеңмени? Бөтенләй ялгыз ук калдыңмыни соң син? Дошманыңнан үч алырлык кына да көчең калмадымыни синең?!»
Бу сораулар аның йөрәген өзгәләделәр. Үлгәч тә тынгы бирмәс төсле тоелды аңа бу сораулар. Һәм ул бугазына куйган бритваны җәһәт кенә кире алып кесәсенә тыкты да, комганын онытып, яңадан өенә ашыкты.
«Юк, мин бөтенләй ялгыз түгел. Минем кулдан икмәк ашаган кешеләр бар әле…» – дип сөйләнә иде ул үзалдына үзе.
